СОҢГЫ КИТАП


Таш кала.да
Казан каласы — таш кала.
Күп калага баш кала.
Борынгы «ырЛ1н.
ин аптырауда, хөрмәтле укучым: исемне зур итеп н.уйдым. әмма китапны ничек итеп төгәлләргә — ачык кыма белмим. Китапның баш өлешләрен язарга керешклндә үк инде, аның ахыры мине бик уйландырган, бик борчыган иде Чынлап та. күпләрдә шик уяткан сәер исемле бу китапны ничек дәвам итәргә дә ничек кенә очлап чыгарга?.
Без менә ике Дәүләкән егете, онытмаган булсагыз. 1925 елның август урталарында Казан туфрагына аяк бастык Бабайлар к аны сеңгән изге туфракка зур өметләр белән дип әйтәсем килә. Шуннан соң алтмыш ел вакыт узып китте. Мин һ аман да әле шушы туфра кта яшим.
чагым, яшәү өчен көрәшә-көрәшә, ниндидер максатларга ирешергә тырышып, елдан-ел әкренләп олая барган һәм үзем дә сизмәстән, ниһаять, картлыгыма килеп житкән чагым Бу озын гомер эчендә нинди вакытларны (кичерергә дә нинди генә хәлләрне күрергә туры килмдде. Ләкин аларның барыс ын да «кучасы» белән өеп салу бер дә урынлы булмас гөсле Кагыйдә буларак, язучының үткән юлын кыска итеп, кирәклесен генә чүпләп алып язалар түгелме соң?! Бәлки, миңа да шулай гына итәргә кирәктер ? Мин инде шактый ук танылган язучы, күпмедер уңышларга ирешкән кеше. С>әс шулай булгач, нигә шушы ирешелгән дәрәжә һәм уңышлар белән генә чикләнмәскә, нигә, әйтик, бу ирешүләрнең озын юлын, авырлыкларын, газаплармын язып торырга? . X әзерге укучы бит зарланганны бер дә яратмый, ә мин ’/зем ни сәбәптер макта нырга яратмыйм
ӘМИРХАН ЕНИКИ (1909) — прозаик ТАССРның Г Тукай ис емендәге Дәүләт пре миясе лауреаты «Саз чәчәге* «Рәшә*. «Без дә солдатлар идек*. «Гемәндәм туташ хатирә се*. «ЮЛЧЫ* һ. б китаплар, күпсанлы хикәяләр һәм сәнгать турындч.гы мәкаләләр авторы Казанда яши
шуның каты асфальтына басып йөрим, ә Фәтхелислам дустым куптән инде дөньяда юк Казанга килгәндә, миңа унал ты яшь иде. хәзер исә жит'чеш алты Уналты яшькә кадәр күргәннәрне һәм ишетеп белгәннәрне язу биш елга сузылса һәм чама белән 20 табакка жиггсә. Казан белән бәйләнгән алтмыш ел гомерне язып чыгуга күпме вакыт китәчәк тә күпмегә сузылача'к ул? Дүрт тапкыр артыграккамы-* Юк. бу мөмкин гүгел. Моңа көч тә. нхтим ал. вакыт та житмәс иде. Ләкин моңардан тыш тирәндәрәк яткан икенче бер житдирәк сәбәп тә бар Бу таш калада күпне күрергә, күпне татырга туры килде. Менә шулардан нәрсәне сайларга һәм ничек сайларга?.. Әле гөннһсыз бала — үсмер чакларны язганда да илаһи-уптым һәммәсен дә тутырып булмады Ә Казан дәвере бит инде ул минем балигъ булган чагым, үз көнемне үзем күрә башлаган
Икенче яктан, уйлап торам да, үземә әйтәм: минем язмышымда бәлки заманның башкалар үрнәгендә ачылмаган яклары чагылып куяр — нигә, бу кызыклы түгелмени?.
Кыскасы, әнә шундый икеләнү-уйланулар Әмма ләкин китапны дәвам иттерергә һәм соңгы ноктасына ничек тә барып җитәргә кирәк. Язу эшенең бер [ хосусияте шунда ки. кайчагында каләм үзе авторны тиешле ноктасына илтеп җиткерә Без дә шуңа таяныйк әле булмаса: «Әйдәле, әйдәле. алып бар әле!» — диеп карыйк сыналган каләмебезгә
.Хуш, шулай итеп, без Казан туфрагына аяк бастык.
һәм татар каласына аяк басуыбызны шунда ук тойган шикелле дә булдык. Килеп төшкән җиребез «Үсия» дип атала икән — бик җанлы урын, халык = күп, бик чуар, нинди генә милләт кешесе юктыр монда, ә шулай да татар агай-энесен ерактан ук танып була. Кырмыскалар шикелле барысы да хәрәкәт- _ тә — килүчеләр, китүчеләр һәм нидер эшләп йөрүчеләр белән яр башы мыжгып < тора Әнә аркаларына «ияр» кигән, кыска-киң балаклы крушниклар аллы-артлы х тезелешеп пароходтан тюклар, капчыклар, әрҗәләр чыгаралар. Яр өстендә билен = кызыл билбау белән буган төптәй таза ломовойлар крушниклар чыгарып өйгән ' йөкләрне сәкедәй арбаларына төниләр. (Атларының сырты да ястык кебек- ' ятып йокларлык). Ярдан бераз читтәрәк тезелешеп киткән лареклар, ишекләре киңенчә ачык чәйханәләр, озын лапас астында азык-төлек сатып утыручы хатын- кызлар — монда ниләр генә сатылмый да нинди генә исләр аңкымый. Ул заманда су юлы Казанны күп шәһәрләр белән бәйли торган бердәнбер юл булган һәм Казан халкы ак пароходта Нижнийга менәргә. Әстерханга төшәргә, Кама- Агыйдел буйларына кайтырга бик яраткан. Хәзер дә ярата ул бу өч елга буйлап сузылган күк юлны, әмма елга буйлары үзләре соңгы елларда бик нык үзгәрде. Безнең Үсиябез дә күптән инде су астында калды һәм «Үсия» дигән сүз үзе дә тәмам онытылды диярлек.
Пароходтан төшеп, тирә-юньне әнә шулай бераз күзәткәч һәм Үсиягә генә хас су исе белән тозлы балык исен дә күпмедер сулагач, без калага таба юл тотарга булдык. Ул чакларда Үсиядән шәһәргә, Бишбалта аша, трамвай йөри иде. Минем бу трамвай дигән нәрсәне Самарада күргәнем бар иде инде, ләкин утырганымны бер дә хәтерләмим... Казан үзе моннан шактый ерак булгач, без аллага тапшырып дигәндәй, шул вагонга утырырга булдык. Халыкка ияреп, тукталышына бардык та сары трамвайларның берсенә эләгеп тә киттек. Сәер дә, кызык та икән... Вагон, шалтырап һәм селкетеп, кызу гына алып бара, йөртүчесе идәндәге бер йомры тимергә басып, тышындагы кыңгыравын да «чың-чың» суктырып ала, ә без акыллы этләр сыманрак вагонның тар, ачык тәрәзәләреннән әле уңга, әле сулга каранып барабыз. Ниндирәк кала, нинди урам, нинди йортлар монда — гүя шуларны белеп, отып калырга тырышабыз Минем куен кесәсендә Казан докторы Әбүбәкер абзый Терегулов исеменә атакай язып биргән хат — без менә шул абзыйны эзләп табарга тиешбез.
Трамвайдан кайда төшүебез, кайсы урамнар буйлап эзләп йөрүебез, билгеле, күптән онытылган, ләкин артык озак җәфаланмыйча гына без үзебезгә кирәк йортны эзләп таптык. Бу шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Проломный белән Телеграфный урамнары чатындагы. Казан халкына бик билгеле һәм бик матур йорт иде. Менә шуның өченче катында Әбүбәкер абзыйлар торырга тиеш (бу йортны кайчандыр «Тум» дип тә йөртәләр иде. чөнки аның беренче катында ул чагында ук инде «Тум» дигән зур универсаль магазин урнашкан иде)
Фәтхелисламны әйберләр белән түбәндә калдырып, мин тәвәккәлләп һәм бераз гына каушабрак, карана-карана, югары күтәрелдем Менә биек, таза, кызгылт-көрән ишек, аңа «Доктор А. Г Терегулов» дип язылган кечкенә генә эмаль такта кагылган Ишек яңагындагы ак төймәгә сакланып кына бастым. Аз гына көттереп, миңа ишекне юка гына, пөхтә генә бер татар хатыны ачты (хадимәләре икән). Мин. кереп. Әбүбәкер абзыйга килүемне әйткәч, ул каршы дагы зал ишеген ачып, кемгәдер дәште. Залдан марҗаларча киенгән бик төз буйлы, озын-мәһабәт ханым чыкты. «Сезгә кем кирәк?» — дип сорады ул мин нән ирләрчә калынрак, әмма ягымлы күкрәк тавышы белән Мин Дәүләкәннән килүемне әйтеп, кесәмнән хатны чыгарып, аңа суздым. Ул хатны алып,- адресын укып карады да мина: «Аз гына көтеп торыгыз»,- дип, залга кереп китте. Бу мәһабәт озын ханымның Әбүбәкер абзый җәмәгате Әминә апа икәнлеген мин шунда ук аңлап алдым Ул ят бер малайның килеп керүенә ризасызлык 7,.к.у..«э. 97
сиздермәде, шулай ук якты чырай да күрсәтмәде — ничектер бик гади генә мине каршы алды.
Бераздан. Әминә апа белән бергә, кулына ачык хатны тотып Әбүбәкер абзый үзе дә чыкты Урта буйлы, тулырак тыгыз гәүдәле, карарак йөзле, куе жыйнак кына мыеклы, чал куна башлаган чәчен дә кыска гына (русча әйтсәк, под ежик) калдырып алдырган, кырыклар чамасындагы бер кеше иде ул Безнең өчен зур кеше — татар докторы Каргалы өлешендә язганымча, ул да шул авылдан чыккан морзалар нәселеннән, атакай аны яхшы белгән. Әбүбәкер абзый үзе дә минем атайны хәтерләргә тиеш иде. һәм. чынлап та, иң элек ул миннән
— Нигъмәтҗан абзый малаемы? — дип сорады.
— Ийе,— дидем мин.
— Укырга дип килдеңме’
— Ийе. бер иптәшем белән.
— Та-а-ак. Ә кая кермәкче буласыз?
Мин. буталыбрак булса да, әлеге рәссамчылык-һәйкәл-тараш мастерскойларын атадым Әбүбәкер абзый бераз гына дәшми торды да русчалап:
— Ну что же!—дип куйды, аннары Әминә апага карап -Атасы Нигъмәтжан абзый бездән шәкертләрне вакытлыча кабул итүне сораган. Керсеннәр булмаса,— диде дә, үзе шунда ук борылып, эчкәре кереп тә китте.
Инде Әминә апа миннән сораша башлады
— Исемең ничек?
— Әмирхан.
Ул гаҗәпләнде.
— Әмирхан?! Сездә дә бармыни бу исем?
— Бар. ник булмасын...
— Алай икән... Ә ипдәшең кем?
— Фәтхелислам
— Кайда соң ул?
— Түбәндә... Әйберләр янында.
Шуннан соң Әминә апа миңа сынабрак карап торды да ничектер өздереп кенә:
— Ярый, туганым, вакытлыча кереп торырсыз Укырга урнашканчы.. — диде, аннан ишек ачкан асрау хатынга борылып әйтте: — Эчке бүлмәгә керт үзләрен!.
Шулай итеп, Әбүбәкер абзыйлар безне кабул иттеләр Мин тиз генә төшеп, Фәтхелисламны әйберләре белән алып мендем Асрау хатын безне кухня аша бер кечкенә бүлмәгә кертте.
— Шушында торып торырсыз, ятарыгызга урын-җир бирербез,— диде
Без әйберләребезне идәнгә куйдык, үзебез урындыкларга утырдык Бу инде безнең урнашуыбыз иде Ләкин шулай да без әле үзебезне кул-аякларыбыз бәйләнгәндәй читен бер хәлдә хис итә идек Шәп йортка, мөхтәрәм дәү кешеләргә килдек тә мәшәкать ясадык — ярыймы, килешәме бу?!. Икебез дә шулай уйлый идек бугай, һәм. шәкертләрчә кулыбызны тезләребезгә салып, селкенмичә дә тик кенә утырабыз Хәтта сөйләшергә дә кыймыйбыз... Беренче минутлар әнә шулай үтте Аннары мин карана башладым вакытлы торагыбыз — бер генә тәрәзәле жыйнак кына бүлмә, кечкенә өстәле, ике урындыгы, комод кебек нәрсәсе дә бар. Стена буенда пөхтә итеп җыештырган тар гына тимер карават тора — бу әлеге асрау хатын бүлмәседер ахрысы Торып, тәрәзәдән тышка да карадым «Безнең» йорт күрше йортлардан биегрәк икән — аларның кызыл түбәләре бер-берсенә тоташып киткән, тик биеклекләре генә бер түгел Шулай да шәһәр кызыклы — күпме халык аслы-өсле салынган читлекләрдә тора Без дә бер заман «читлектә» торучы кала кешесенә әйләнербез микән’ Ләкин күңел нигәдер әле моңа ышанып бетми иде.
Шулай каранып, яңа урынга әзрәк ияләшкәч тә без чыгып китәргә булдык Әдбәттә, бүген үк күз төбәп килгән мәктәбебезне эзләп табарга кирәк — бу һич кичектермәс беренче эшебез Ләкин кузгалырга өлгермәдек, асрау хатын безне кухняга чакырды.
— Әйдәгез, тамак ялгап алыгыз! — диде ул безгә.
Без икеләнебрәк калдык — монда ашап-эчеп алуны бер дә уйламаган идек Кыюсыз гына рәхмәтебезне әйттек, ә асрау хатын авыз да ачтырмый:
— Әйдәгез, әйдә, бүген ашаганыгыз юктыр бит әле. Кыстатып торырга, язмаганны!.
Шулай дигәч, чыктык инде, ак клеенка япкан зур гына өстәл янына утырдык Кухня иркен, бик чиста, бөтен җире тәртиптә — монда чебеннең заты да юк
иде. Өстәлдә ак самавыр, бизәкле чынаяклар, сөт. шикәр, май, тәлинкә тулы ап-ак күмәч Асрау хатын үзе безгә чәйне ясап, сөтне салып бирде Бик ачыккан булсак та. без. әдәп саклан, кабаланмыйча гына ашарга тырыштык Ак май да. күмәч тә бик тәмле иде. Беренче Казан ризыклары!
Ул да булмый, безнең яныбызга саф татарча киң җиңле, озын күлмәк кигән, башына ак батист яулык бәйләгән, кулына тәсбих тоткан, бик пөхтә, бик * мөлаем йомры гына бер карчык килеп керде Бу — Әбүбәкер абзыйның анасы 5 икән (Бәлки әле Каргалыча «анакай» дип дәшә дә торгандыр). t
Без аты кешегә хөрмәт йөзеннән тормакчы да булган идек, ләкин карчык кулы белән генә ишарә ясап, утырырга кушты «Ризыгыгыз бүленмәсен».— £ диде ул безгә. Аннары бер читкә үзе дә утырып һәм көтә төшеп, бездән § җайлап кына исемнәребезне, ничек килеп җитүебезне, әти әниләребезне, кая ф укырга кермәкче булуыбызны сораша башлады Мөлаем карчыкның тавышын- = нан һәм күз карашыннан ук безне чын-чынлап кызгануын, кайгыртуын, ярдәм * итәсе килүен сизеп була иде. һәм. әйтергә кирәк, бу йортта тору дәвамында ходай бнрмеш һәр көн безне ашатып-эчертеп, хәлләребезне белешеп, озатып һәм - каршы алып торучы шушы ике изге җан — хадимә хатын белән Әбүбәкер - абзыйның әнисе карчык булды Төп хуҗалар Әминә апа белән Әбүбәкер абзыйны * без бик сирәк күрә идек 2
Чәйдән соң үзебезгә кирәк әлеге мәктәп-мастерскойны тизрәк эзләп табарга булдык. Кулыбызда адресы бар. аннары хуҗалар да бераз өйрәтеп чыгардылар: шушы аркылы урам белән тауга менәсез, анда Чернышевский урамы булыр, менә шуның белән уңга борылып, бер квартал барырсыз, университетка җитәрәк. сулга борылып, әзрәк түбән төшәрсез, башта бер бакчаны, аннан икенче — «Бакыр бабай» бакчасын үтәрсез дә нәкъ сезгә кирәк урам өстеиә барып чыгарсыз, диделәр Шактый ук буталчык иде бу безнең өчен, ләкин юнәлешне бер белеп алгач, тел үзе дә илтеп җиткерер әле дип уйладык без чыгып китешли...
Шул рәвешчә, тау менеп, уңга һәм сулга борылып, ике бакчаны да үтеп, без, ниһаять, үзебезгә кирәк урам өстенә килеп чыктык. Ләкин башта «Бакыр бабай» һәйкәле янында тукталмыйча китә алмадык. Әкрен генә әйләнеп, башны каерып, авызны да ача төшеп, бу безгә әле юньләп билгеле дә булмаган озын чәчле кешенең һәйкәлен игътибар белән тамаша кылып чыктык. Әйе. зур, мәһабәт, бик шәп һәйкәл, чынлап та бакырдан икән үзе. тик «бабайның» утырып торган күтәртмәсе генә шома кара таштан. Казан халкы аңа «Бакыр бабай» дип. бик дөрес исем биргән икән1
...Ярый, мәшһүр «бабайны» да күрдек, мәмнүн булдык, инде бакча алдыннан гына узган урамның кайсы очына таба китәргә? Узып баручы бер чибәр туташтан сорарга туры килде. «Әнә уңга таба барыгыз».— диде туташ, нәфис кулын селкеп... Киттек, карана-карана барабыз, ләкин никтер һаман җитә алмыйбыз Бу элек Грузинская дип йөртелгән, хәзер исә Карл Маркс исеменә күчерелгән Казанның иң озын һәм иң төзек урамы иде. Барысы да диярлек таштан салынган, әмма бер-берсенә охшамаган, зур. таза, бай йортларга карый карый бара торгач, без менә ахырда Дәүләкәннән үк уйлап килгән, тик әле күреп кенә өлгермәгән бинабыз алдына килеп чыктык. Шушымы соң? . Шушы икән шул!.. Әмма бу хәтле үк мәһабәт матур булыр дип һич тә көтмәгән идек Мондый бинаны «мастерской» дип атарга мөмкинмени?! Бу бит иң шәп уку йорты булырга тиеш ләбаса! . Хәер, ул чынлап та рәссамнар укытып чыгарыр өчен гасыр башында ук махсус салынган бина икән без моны озак та тормыйча белдек, әлбәттә.
Урам капкасыннан да тазарак, ләкин бик пөхтә итеп, матурлап эшләнгән авыр имән ишегеннән эчкәре кердек. Аз гына узып, берничә мәрмәр баскычтан күтәрелгәч, безгә тагын шундый ук таза-нәфис бер ишекне ачарга туры килде, һәм безнең нәкъ каршыбызда түргә таба сузылган киң генә коридор ачылды Бер ягында тезелеп киткән бүлмә ишекләре, икенче ягында исә төрле төстәге пыялалардан зур тәрәзәләр иде. Әмма безне тәмам хәйран иткәне яшел-зәңгәр пыялалы тәрәзәләрдән дә бигрәк коридорның ике як мөешендә басып торган
' Бу рус шагыйре Г. Державинга куелган һәйкәл иде. Хәзер аның бакчасы урынында Татар дәүләт опера һәм балет театры
ике арыслан сыны булды (хәзерге вакытта бу мәетләрнең берсендә В И Ленин, икенчесендә М. Горький сыны басып тора) Ак таштан эшләнгән, нкесе дә бер төсле үк арысланнар туп-туры ишеккә карап, гүя сакта торалар Моның әллә берәр төрле мәгънәсе дә бар микән? Ягъни син. кеше, кая килеп кергә - ненне белеп кер. һәм лаек булсаң гына атлап үтәргә җөрьәт ит! һәм без моны, акыл белән уйлаудан элегрәк, күңелләребез белән тоеп өлгердек. Юк. чынлап та без гади бер уку йортына гына килеп кермәдек бугай. Инде тагын бер хикмәтле нәрсәне күргәч, бездәге бу тойгы аеруча көчәйде Коридорның түренә таба, нәкъ уртада, сәке сыман агач күтәрмә өстендә йөзтүбән капланып, галәмәт бер адәм сыны ята иде Без әкрен генә шуңа якынлаштык кем бу. нәрсә бу’ Адәм гәүдәгә гади кешедән ике-өч мәртәбә зуррак, аңардагы көчкуәт тә чамасыз булса кирәк — кулы, аркасы, ботындагы мускуллар эре-йомры ташлардай буын-буын калкып торалар Мөгаен, борынгы әкияттән алынган берәр пәһлевандыр дип уйладык Әмма аның коточкыч бер киеренкелек белән аягын җиргә терәп, бармакларын куе чәчләренә батырып йөзтүбән ятуында әллә ярсу-ачудан. әллә көчсез-гаҗизлектән шундый бер дәһшәтле газап сизелеп тора иде ки. аңа карап, ирексездән тетрәнмичә һәм сихерләнмичә калу мөмкин түгел иде Яныннан китә алмыйча хәйран булып торганда, без бу пәһлеванның кем икәнлеген ачык кына белмәсәк тә, аның кеше хыялы белән тудырылган сәнгать әсәре булуын шулай да аңладык Әнә нәрсә икән ул «һәйкәл тараш»! Шушында өйрәтәләр икән бу гаҗәеп сәнгатькә! Без. ике Дәүләкән малае, моңа һичшиксез балаларча сөендек, һәм шул ук вакытта ирексез туган шик-шөбһәдән ныграк каушый да төштек Насыйп булыр микән керүләре’ Әмма чигенү юк. чигенергә һич тә ярамый, тәвәккәл таш йоткан диләр Пәһлеван яныннан кире борылып, туры кәнсәләрия бүлмәсенә киттек — ул тышкы ишек-тән кергәч тә уң кулда иде Хуш. инде кем башлап ача бу кәнсәләрия ишеген?! Фәтхелислам миңа төртә — мин — өйдән чыкканнан бирле — алдан йөрүче Ачтым — кердек, алдан ук язып куйган гариза белән документларыбызны кемгәдер бирдек Хәзер инде ул кешенең кем икәнен дә. бездән нәрсәләр сорашканын да хәтерли алмыйм Килеп, белешеп торырга кушты бугай Шуның белән эш бетте, һәм без. ниндидер бер җиңеллек хис итеп, артык юанмыйча шәһәр гизәргә чыгып киттек
Без килгән чактагы Казан — ул кадимче Казан иде әле. ягъни анда бернинди үзгәреш юк. бернинди яңа салынган бина-мазар да юк. әйтик. 1915 елны ул нинди булган булса, ун елдан соң да шундый ук иске шәһәр иде Дөрес, күптән түгел үтеп киткән сугыш еллары, революция вакыйгалары, ачлык- бөлгенлек вакыты шәһәрнең урам һәм йортларында үзенең ниндидер эзләрен калдырган Безгә, яңа килүчеләргә дә. моны күрү әллә ни читен түгел иде Мәсәлән, урам тротуарлары күп җирдә ватык, чокыр-чакырлы, күп кенә йортларның штукатурлары купкан яки керләнеп беткән, фанер белән капланган тәрәзәләр дә күренгәли. хәтта кайбер йортлардан лазарет исе дә килә иде Шулай да Казан безгә бик ошады Мин яхшы гына белгән Уфадан ул зуррак та. җанлырак та. зур-зур таш биналар да күбрәк, трамвайлар да йөри, аннары, әнә. калкулык өстендәге таш диварлар белән әйләндерелгән, эче эреле-ваклы чиркәүләр белән тулган һәм шулар арасыннан ялгыз гына күккә сузылган нечкә-нәфис манаралы мәһабәт ак Кремле дә аның борынгы кала булуын әллә кайдан ук күрсәтеп тора Гомумән, чиркәүләр бик күп. мәчетләр дә аз түгел икән — унсигез дип ишеткәнем хәтердә калган
Менә шул көннәрдән соң алтмыш ел гомер узды да китте. Бу вакыт эчендә Казан берничә мәртәбә зурайды һәм искиткеч үзгәрде. Ләкин шулай да калабыз үзенең борынгы йөзен югалтып бетермәде Шуның белән кадерле дә бит ул безгә һәм, заманнар узу белән, аның кадере тагы да артачак кына.
Ә алтмыш ел элек безгә иң элек шәһәрнең үзәген күрергә туры килде, чөнки йөри торган юлыбыз хәзергә Бауманнан Карл Маркс урамына чаклы иде Урамнарның да күбесе иске исемнәрен саклыйлар иде әле Бауман урамы ул чакта Большая Проломная, янәшәсендәге Профсоюзная — Малая Пролом ная. Куйбышев урамы Рыбнорядская. Бутлеров урамы — Старо-Горшечная дип йөртелә иде Әзрәк ияләшә төшкәч, татар ягына — Печән базарына да. Кабан күле буена да баргалый башладык Нэп дигән «хөрлекнең» бу иң көчәйгән, иң котырган чагы иде Проломныйдагы искедән калган бөтен кибетләр ачык. Гостинный дворның (Татарстан музее урнашкан йортның) бик күп бүлекләре сату итеп ята. хәзерге Кольцо дигәнебез ул чакта вак кына кибетләр белән 100
шыгрым тулы иде Инде Печән базарына барсаң, анда сату-алу эшләре «Кисекбаш» заманындагы шикелле гөрләп тора Тнмер ишекле таш кибетләр барысы да ачык, товарлары урамга ук чыгарылган — өлгер хуҗалары урамнан узучыларны чакырып дәшеп торалар Мәскәүский (хәзерге Киров) урамындагы бакча урынында толчок иде Шунда бер читтәрәк зур чуеннарда аш пешереп сатучылар моны «бирәннәр» (обжора) рәте дйп атыйлар иде. Тирә-юньдәге _ йортларда чәйханәләр, сыраханәләр — аларда кызарган, бүртенгән «агай-эне» = шау-гөр килеп утыра «Болгар», «Амур», «Сарай» номерларында татар ресто- 2 раннары, татар музыкантлары, татар жырчылары (дөресрәге, шансонеткала- 5 рыI — монда инде кичләрен нэпманнарның кәттәләре типтерәләр булса кирәк з Урамнарда даңгыр-доңгыр узган ломовойлар, тротуар буйларында сала агай- 5 ларының ат арбалары - кыскасы, нэп тудырган чын базар, чын сәүдә оясы! 8 Ихтимал. Тукайлар. Камаллар заманында да ул шулайрак булгандыр, бары * тик «Көфер почмагы» гына юкка чыккан булырга тиеш
Мәчетләрнең дә барысы да эшлиләр иде шикелле Манаралардан иртә- = кич азан тавышлары ишетелә, бүрек, жилән кигән агайлар, ашыга-ашыга. ® намазга баралар Минем әле хәтеремдә шул замандагы рамазан ае да _ Кичкырын икенде ахшам вакытында мәчет аллары муеннарына сай тартма асып, кәләвә, как төш, чәк-чәк, балда катырган мәк сатучы малайлар белән '■ шыгрым тулы була торган иде Мәчеттән чыгучы агай-энене бу малайлар яшел-зәңгәр тавышлар белән: «Кәләвә! Кәләвә!», «Как төш!» — дип кычкыра г кычкыра каршы алалар, һәм мөселман ни дә булса алмыйча китми — күрәсең. ' изге айның бер йоласы булгандыр инде бу. Тагын бер нәрсә мине бик гаҗәплән дергән иде — хәер сорап утыручы гарип-горабаның күплеге Бәлки мәчет алла рында гына барысы бергә җыелып утырганга күрәдер Алай дисәң, урамнарда да төрле гарипләр — зур башлы кәрләләр, бөкреләр, сукырлар еш кына очрап торалар Ә кәкре аяклыларны әйткән дә юк — болары аеруча хатын-кызлар арасында еш очрый. Бичара Казан кызларына мондый бәхетсезлек кайдан, нәрсәдән килә икән дип уйлаганым да бар иде Ишетүемә караганда, Казан халкының эчә торган суында ниндидер матдә җитешми икән Шунлыктан рахитик балалар күп, шулар кәкре аяклы булып үсәләр имеш. Белгечләр бу хакта ни әйтә торгандыр, ләкин татар ягында торучылар суны чынлап та күбрәк Кабаннан эчкәннәр Шулай да эчкәннәр, чөнки акмый яткан ябык күл элек-электән үк Казан халкының бердәнбер төп су чыганагы булып килгән.
..Күл һәм Болак дигән сусыз, тирән чокыр, билгеле булганча. Казанны нәкъ уртасыннан икегә бүлеп узган Без килгән чакларда каланың югары һәм түбән ягы дип йөртелгән бу ике өлеше бер-берсеннән шактый нык аерыла иде Татарлар тыгызланып утырган түбән якта яшеллек бик аз, зур бакчалар юк. күп җире сазлык, урамнарда һәрвакыт тузан Иске бистә белән Яна бистә арасындагы зур сазлыктан таралган үзе әче, үзе яман сасы ис җәйнең бөркү көннәрендә Болакка хәтле үк килеп житә иде.
Иске Казан, иске заман . Монда диннең көчле булуын әдәбияттан да укып белә идек Әнә бит бер катлы, ике катлы агач йортларны да кыйблага каратыр өчен урамга кырынрак итеп салып куйганнар — бу безнең өчен яңалык иде Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә, Казанда элек мәшһүр байлар күп кенә булса да', алардан калган зур. матур йортлар бик сирәк күренә иде Тукай урамындагы Шамил йорты белән аркылы урамдагы Апанаев- лар йортын исәпләмәгәндә, Казанның татар ягы архитектурага ярлырак булган икән Байлык җитмәгәнме, әллә вакытмы?
Татар ягында йөргәндә тагын бер нәрсә күзгә ташланмыйча калмады Монда саф мөселман агай хатынын артыннан ияртеп йөри икән Кызык! Хәер, безнең Дәүләкәндә дә Әхмәтвәли исемле Казаннан килеп чыккан бер абзый хатыныннан гел бер-ике адым алдарак йөри иде. Ул үзе кечерәк буйлы, вак- вак кына атлап, кызу гына тыраклый, ә хатыны озын-таза, аякларын салмак кына эре-эре итеп сала Кешеләр күреп алсалар
— Әнә Әхмәтвәли агай дөясен җитәкләп килә! — дип көлә торганнар иде . Әмма Казан урамнарында Әхмәтвәли ишеләр шактый ук икән әле
Ләкин барыбер чал Казан — иске Казан түгел иде инде Яңа заман галәмәтләрен дә таш каланың һәр җирендә ачык күрергә мөмкин Иң элек бик табигый рәвештә без моны уку йортлары тирәсендә күрдек. Безнең ише ерактан, мәсәлән. Уралдан. Ырынбурдан, Әстерханнан. Донбасстан, Себердән һәм мишәр якларыннан укырга дип килгән татар егетләре, татар кызлары кая гына барсаң да очрап кына торалар Алар бик төрле, бик чуар - өстеннән әле шинелен дә салмаган «картлары» һәм өеннән беренче мәртәбә генә чыгып киткән бик яшьләре дә бар Күпчелеге авылдан — боларны кыяфәтләреннән
үк танып була Ләкин төрле шәһәрләрдән килүчеләр дә аз түгел һәммәсе дә зур өмитләр белән килгән — беренче мәртәбә бит аларга барлык уку йортларының ишекләре киңенчә ачык’ Кер, укы, белем гранитын кимер!. (Бу сүз ул чакта модада иде). Бәлки барысы да кереп бетә алмас — шуңа күрә аларның йөзендә шатлык белән бергә каушау да чагыла Тик ни сәбәптер алар арасында Казанның үз яшьләре сирәк күренә — моңа да нэп гаепле булмады микән?!
Урамнарда йөргәндә без һәр очраган вывесканы укымыйча үтмибез. Әлбәттә, барысы да ике телдә — татарча һәм русча Ләкин татарчасы хәзергегә караганда башкачарак, мәсәлән, дәүләт биналарына куелган такта яки калайга: «Татарстан автономияле социалистик шуралар җөмһүрияте» дип язылган.. Бу яңа, бу горурлык уята, «Татарстан шуралар җөмһүрияте» — димәк, безнең үз дәүләтебез!
Халык комиссариатларының да кайберләре бүтәнчәрәк атала иде финанс- ныкы — малня, юстициянеке — гаделия халык комиссариаты дип язылган була иде Хәтта университетка да «дарелфөнүн» дип язылган иде ул чакта Инде татар ягындагы кибетләр арасында йөрсәң, монда әллә кайдан ук татарча гына язылган зур-зур вывескалар күзеңә ташлана: фәлән ширкәт тә төгән ширкәт’ Ләкин арада бик хөртиләре дә очрый — болары вак сатучы яки һөнәр- , ченеке булырга тиеш Мәсәлән, шундый хөрти вывесканың берсе әле дә хәтеремдә: ' Тукай урамындагы бер капкада «галуш җамыйм» дип язылган калай кисәге эленеп тора иде.
Тагын нәрсә? Урамнарда йөк ташучы ломовойлар, чатларда резин ходлы извозчиклар Ат-арба заманы Акчаң булса, утыр да кит — үзләре үк чакырып торалар Ә кичләрен бу извозчиклар спектакль бетүгә театр алдына килеп тулалар Тамашадан чыккан бай нэпманнарны утыртып, бер-бер артлы, таш урамнарны шакылдата-шакылдата җилдереп алып та китәләр Аның каравы, безнең ише «люмпеннар» өчен ул елларда «барабыз»лар бар иде. Чана юлы төшкәч, алар Дөбъяз тирәсеннән киләләр иде бугай. Үрәчәле чанага алашасын җиккән чикмәнле агай 10—15 тиенгә сине теләсәң кая илтә дә ташлый торган иде
Ярый, сүзгә мавыгып, әзрәк читкә дә чыктым Безнең бит әле яңа гына килгән чагыбыз, кала белән бары тыштан гына танышып йөрибез Эчендә аның ниләр бар — хәзергә билгесез Әгәр калырга язган булса, «эче» дә әкренләп ачылыр
Килүебезгә берничә көн үтеп китте. Документлар бирелгән, имтиханнар башлануын көтәбез, ә хәзергә урам таптаудан башка эшебез юк Әбүбәкер абзыйлардан иртән чыгып китәбез, кич кенә кайтып керәбез. Хуҗаларга артык мәшәкать ясамас өчен көндез кайтмаска тырышабыз Кесәбездә юлдан калган күпмедер акчабыз бар, арзанлы ашханәләрнең берәрсенә кереп, тамак та ялгап чыгабыз Кольцодагы хәзерге «Чулпан» рестораны ул чакта әнә шундый аш-ханәләрнең берсе иде. «Нарпит» дип атыйлар иде аны Бу нарпитта 10 тиенгә бер тәлинкә аш алсаң, шуны дүрт-биш телем икмәк белән әйбәт кенә сеңдереп чыгасың Икмәк түләүсез иде шикелле, өстәлләрдә өелеп ята иде — теләсәң күпме аша!
Ләкин. «Фатир»га соң гына кайтсак та, безне көн дә диярлек аш белән көтеп алалар иде Асрау хатын безнең соңлап кайтуыбызга әз генә үпкәсен белдереп, шунда ук ашын да, ите белән бәрәңгесен дә җылытып бирә Без, ашап кайттык, тамагыбыз тук, рәхмәт дия башласак, ул чын шелтә белән «Нигә, акчагыз әтәч булып кычкырамыни?» — дип әйтә торган иде Әбүбәкер абзыйның әнисе миһербанлы мөлаем карчык та, гаҗәпләнүен яшермичә «Ннк читтә ашап йөрисез, килешми ич ул, кунак бит сез безгә!» — ди иде Шуннан соң инде без. ике сантый, алдыбызга китереп куйган сыйларны, кызарынып, сүзсез генә ашарга утырабыз.
Аларның безне шулай кайгыртулары, көтеп алулары, хәлебезне дә сорашып торулары безгә, әлбәттә, бик ошый иде Чит-ерак җирдән килгән безнең ише кеше, ничек дим, беркадәр ятим кеше, шуңа күрә ул һәрвакытта җылы сүз, яхшы мөгамәләгә мохтаж Ләкин дә бит ике таза малай урын биләп ятабыз! . Көн дә кайтып-китеп, мәшәкать ясап йөрибез Шушы нәрсә безне һаман борчый, шушы нәрсә җаныбызга тынычлык бирми иде..
Әбүбәкер абзый ул елларны Казандагы бармак белән генә санарлык татар докторларының иң таны аганы иде' Бөтен татар ягы аңа йөри иде дисәм 102
дә хата булмас Иртәрәк кайткан чагыбызда, аңа килгән авыруларның каршыдагы залда көтеп утыруларын күрә торган идек. Әбүбәкер абзыйның зур гына кабинеты ишектән кергәч тә сул кулда — авыруларны ул көн дә диярлек шунда кабул итә иде Болан үзендә кабул итү ул электән үк килгән законлы бер эш, шуңа күрә һәрбер врачның тышкы ишегендә исем-фамилиясе язылган кечкенә генә бакыр яки эмаль такта була торган иде. Кабул итү, әлбәттә, түләү белән — ф аны гонорар дип кенә әйтәләр иде . Минем үземә дә соңыннан әнә шул ка- с бинетта Әбүбәкер абзыйга бер-ике тапкыр күренергә туры килде — билгеле, f түләүсез генә, чөнки мнн аңа үз кеше.. 5
Авырулар кабул итмәгәндә дә алардан кеше өзелми иде диярлек — кич- з ләрен еш кына зур залда үзләре кебек интеллигент кешеләр җыелышып утыра- = лар. Алар арасында медицина әһелләре генә түгел, художниклар, артистлар 8 да була икән Бик жанлы мәҗлес, өзлексез сөйләшү, көлешүләр — шулар * арасыннан мәһабәт-төз буйлы Әминә апаның көр тавышы ап-ачык ишетелә .. Менә шундый чакта кайчак без звонок биреп кайтып керәбәз һәм, җилкәләребезне = җыерып, мыштым гына кухня аша үз бүлмәбезгә үтеп китәбез. Дөрес, кунаклар безне күрмиләр, ләкин шулай да уңайсыз Мондый чакта кайтмый тору яхшырак 2 та бит, әмма нишлисең, бүтән чараң булмагач! Житмәсә әле, мәрхәмәтле асрау < хатын кунакка әзерләгән сыйлардан безгә дә өлеш куя Менә шулай, кәбәм'.’ *
Тагын бер мәртәбә кабатлап әйтәм, бу йортта ике атнадан артыграк торып, s без хуҗалар тарафыннан бернинди ризасызлык сизмәдек. Кайчанрак күчәрсез г икән дип, читләтеп кенә булса да, бездән теш елтыратып сораучы булмады ° Бер караганда, төп хуҗаларның бездә эшләре юк шикелле тоелса да. безгә булган игътибарның, әлбәттә. Әминә апа ризалыгы һәм боерыгы белән эшләнгәнен аңлавы читен түгел иде. Мондый гаиләдә башкача була да алмый торгандыр инде ул... Әмма ләкин бу изгелекне нәрсә белән кайтарырга?.. Әгәр аларга берәр төрле эш эшләргә, әйтик, су китерергә, утын ярып кертергә кирәк булса, без «эһ» тә димичә рәхәтләнеп эшләгән булыр идек. Ләкин аларда безгә яраклы бер төрле дә эш юк иде.
Хәер, бер эш шулай да табылды. Әбүбәкер абзыйның салпы колаклы, аклы-сорылы, бер чуар ау эте бар иде. (Без аны икенче көнне генә күрдек, чөнки аның урыны ишек төбендә түгел, каядыр түрдә иде бугай...) Менә шушы акыллы эт. кемнәр икәнебезне белгәч, безгә бик тиз ияләште. Кайтып керүебезгә, чабып яныбызга килә, бүлмәгә дә: «Әйдәгез, әйдә»,— дигәндәй, алдан үзе кереп китә, куанычыннан нишләргә белмичә бөгелә-сыгыла, бертуктаусыз әле миңа, әле Фәтхелисламга сырпалана... Аннары бераз тынычлангач, башын теземә сала да туп-туры күзләремә карап тора башлый, Адәм баласыныкыдай күзләре аның нидер сорый, нидер көтә. Ах, әйтә дә алса иде ул!.. Ахырда без сиздек, аның, мөгаен, йөрергә чыгасы килә торгандыр. Асрау аша Әминә ападан алып чыгарга рөхсәт итүен сорадык. Әминә апа үзе безгә, пажалысты, алып чыга күрегез. Әбүбәкер абзагызның аны йөртергә бер дә вакыты юк, диде Шуннан соң. Фәтхелислам белән икәү, һәркөнне диярлек чуар этебезне алып чыгып. Болак буйларында күңеле тәмам хушланганчы йөртә торган булдык. Каешыннан ычкындырмый идек ычкындыруын, әмма аның өчен бу чыгулар барыбер гаять зур хөрлек иде. Хәлдән тайганчы безне сөйрәп чаба иде, бөтен җирне исни- тырный иде, һәр очраган багананы «тамгалап» китә иде Бу иреккә чыгуларны ул озак оныта алмагандыр, безне бик юксынгандыр, бәлки әле боегып, җылап та йөргәндер
Сүз җаеннан әйтмичә үтә алмыйм, этләрне мин үзем бик яратам. Алар үзләре дә миңа һәрвакытта шәфкатьле булдылар. Чылбырдагы усал эт янына барганым бар — карады, иснәде, тимәде. Эт гаять сизгер ул, акыллы ул, инсафлырак та ул. Начар белән яхшы кешене әллә кайдан ук сизеп тора. Начарга якын да бармый, ә яхшыга үзе үк килә. Мәкерле алдау гына аны харап итәргә мөмкин.. Яхшылыкка каршы ул бервакытта да начарлык эшләмәс. Адәм баласыннан «этлекне» күп күрдем, әмма этләрдән — юк Хәзер дә әле мин очраган бер эткә, ышанычлы дуска дәшкәндәй, «нихәл син!» дип дәшмичә узмыйм
Әйткәнемчә, без Әбүбәкер абзыйларда ике атнадан артыграк - укырга керү мәсьәләсе хәл ителгәнчегә чаклы тордык. Кайчан, кая китүебезне түбәндәрәк язармын, ә хәзер исә бер үкенечемне әйтеп үтәсем килә күргәнебезчә, безгә шундый яхшылык эшләгән һәм күпмедер дәрәҗәдә миңа нәселдәш булган шушы бик әйбәт, бик хөрмәтле гаилә белән мин ни өчендер соңыннан элемтәмне югалттым. Дөрес, моның минем үз хәлем белән бәйләнгән җитди сәбәпләре булды Хәлбуки, сугыштан соң авыр еллар узып, тормышлар да бер эзгә төшкәч, үзем дә инде олаеп, язучы да булып киткәч, өзелгән элемтәне яңартырга
бик мөмкин иде Әбүбәкер абзыйның үзен дә, Әминә апаны да якыннанрак белергә, алар күреп уздырган заман, тормыш һәм кешеләр турында сорашырга бик кирәк иде Зур кызганычка каршы, «кирәклеген» белеп йөргән хәлдә, мин аны да эшли алмадым Әллә урынсыз тыйнаклык, әллә ваемсызлык, әллә тормышның ваклыклары — нәрсәдәр мине чабуымнан тоткандай тыйды да торды
Ә бит мин, килгән елларны, авыр чакларда аларга баргалый идем. Мәрхәмәтле карчык белән асрау мине үз итеп каршы алалар, хәлемне сорашалар, кухняда гына ашарга да утырталар Инде Әминә апа өйдә булып, түр бүлмәләрдән чыкса, аз гына сөйләшүдән дә хәлемне аңлап, берәр сум акча да биреп җибәрә иде.
Ике-өч тапкыр Әбүбәкер абзыйга да күрендем. Үпкәләрем таза түгел иде ул чакта Язга чыгу белән, кәефнең начарлануын сизеп, беренче мәртәбә аңа баргач, ул мине әйбәтләп карады, тыңлады да: «Сиңа саф һава, таза ашау, кымыз эчү кирәк, монда тузан йотып йөрмә, тизрәк өеңә — Дәүләкәнеңә кайтып кит!» —диде, һәм бу бик дөрес киңәш иде.
Икенче мәртәбә белешмә алу өчен аңа күренергә туры килде (нинди белешмә һәм ни өчен—бу хакта вакыты җиткәч). Ә өченче мәртәбә күренүемнең сәбәбе болай булды: мин ат казылыгы ашап агуландым Төн буе күз дә йома алмыйча газапланып чыктым, укшудан бөтен эчем актарылды, берни дә калмады. Иртән көч-хәлгә торып Хәбибрахман янына киттем — аның медфак- ның дүртенче курсында укыган чагы иде. Ул, мине ияртеп, хәзерге Вишневский клиникасына алып китте Алар курсы шул көнне анда практика үтәләр икән. Хәбибрахман курс җитәкчесе врач-ассистенттан мине каравын үтенде Ассистент бик рәхәтләнеп риза булды һәм бөтен группа алдында мине чишендереп өстәлгә салды. Әзрәк сорашканнан һәм үзе караганнан соң, студентларның да барысына карарга кушты Ну. шул чактагы хәлемне белсәгез иде! Студентка кызлар җылы-йомшак куллары белән минем бушап калган эчемне әле уңнан, әле сулдан басып-басып карыйлар, җитди генә нидер әйткән булалар, үзара сөйләшкән булалар Шунда берәрсе шырык-шырык көлеп тә куя Ә мин ыштан изүен тотып, сикереп торырдай булып ятам
Карау-сорашулар беткәч, врач-ассистент нәтиҗә ясап, үземнең диагнозны куйды.
— Картина ачык. Авыруның сәбәбе — аппендицит. Приступ шуңардан... Егетнең сукыр эчәген кисәргә кирәк! — һәм миңа озакка сузмыйча, берәр атнадан операциягә керергә кушты.
Киенеп урамга чыккач та мин тиз генә тынычлана алмадым Бу операция дигән нәрсә мине чынлап торып хафага салды. Кисү-ярүны моңарчы бик сирәк ишетергә туры килә иде, һәм бик сирәкләр генә исән калалар да иде шикелле .. Белмим, бәлки болай курку-шикләнү урынсыздыр да, ләкин нишләмәк кирәк, хәвефле уйлар күңелгә килә дә тора Соңрак миңа Хәбибрахман да сукыр эчәкне кистерүнең бик җиңел операция булуын аңлатырга тырышты. Юатырга оста инде ул, аның сүзләреннән соң бераз тынычланган кебек тә булам, тәвәккәллек тә кайткан шикелле була, ләкин озакка түгел — тагын төрле шик шөбһә күңелне әкрен генә кимерә башлый. Нишләргә инде? Күзне йомып, ятарга што ли?.. Әмма аяк тартмый гына бит Инде бер атна вакыт та узып китте, врач биргән срок та килеп җитте. Ә мин үземне, үч иткәндәй, бик әйбәт хис итәм, ашау-эчү дә элеккечә шәп бара, бер генә җирем дә авыртмый — йә, шушы хәлдә бар да пычак астына ят имеш! Туктале, дидем, «асылынсаң асыл — алмагачның асылына» дигәннәр — тоттым да Әбүбәкер абзыйга киттем Кабул итте Әйбәтләп карады һәм әйтте:
— Пока операциягә керми тор,— диде.— Әгәр приступ яңадан кабатланса, килерсең, карарбыз!..
Менә шул Әйтерсең, авыр ташны өстемнән алды Әбүбәкер абзый. Рәхмәт кенә аз аңа! Шулай да баштарак яңа приступны көтебрәк йөрдем, ләкин ул килмәде, һәм мин бик тиз тынычландым — сукыр эчәкнең барын да оныттым Шуннан соң менә, әйткәнем булсын, алты дистәгә якын гомер узып китте, бер генә тапкыр да приступка охшаган нәрсә кабатланмады һәм моннан соң да Хәер, моннан соң ни буласын юрамый тору яхшырак.
Инде югарыда әйткән миндәге үкенү хисе ул Әбүбәкер абзыйның яхшылыгын онытудан гына туган нәрсә түгел, әлбәттә (хәлбуки, бу да зур үкенеч) Сәбәп тирәндәрәк ята хикмәт шунда ки, Әбүбәкер абзый да, Әминә апа да — тарихи шәхесләр Татар халкының чын зыялылары, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм кешеләр 1885 елны Уфада туган Әбүбәкер Батыргәрәй улы Терегулов 1911 елны Казан университетының медицина факультетын бетереп чыга Совет вакытында Германиягә барып белемен арттыра, докторлык диссертациясен
яклый Татарлардан беренче атаклы доктор һәм медицина профессоры. Сугышка чаклы һәм сугыштан соң да Татарстан Верховный Советына депутат булып сапланган иде Күрәсез, игътибарга бик лаек кеше
Ахрысы, шуңа күрәдер дә язучы Габдрахман Әпсәләмов үзенең мәшһүр «Ак чәчәкләр» романындагы карт доктор Әбүзәрнең прототибы итеп Әбүбәкер абзый Терегуловны алган булган һәрхәлдә шулай дип сөйләделәр Ләкин ♦ әсәрдәге образ белән тормыштагы прототип күп очракта төгәл туры килеп < бетми - аерма һәрвакытта була һәм шактый зур да була. Менә бу очракта S да аерма, минемчә, зур иде. Озак еллар дәвамында мина да бит Әбүбәкер абзыйны күрергә, күзәтергә, сөйләшкәләргә туры килде һәм мин аны үз бәя- сен яхшы белгән, һавалырак. әм.Ма ачык йөзле, бөтен торышы-тотышы белән р чын бер интеллигент кеше дип таный идем. Йөргәндә ул бик пөхтә киенеп, эшлә- * пасен яки бүреген яшьләрчә кырынрак салып йөри торган иде. Эт ияртеп ауга = йөрүче, китап җыючы, сәнгать әһелләре белән утырырга яратучы, кыскасы. тормыштан тәм табучы иде ул. мина калса, һәрхәлдә, кешеләргә мораль укып, х акыл сатып йөрүче резонер түгел иде. “
Миндә иске бер фоторәсемнең Срур тутакай күчертеп биргән копиясе = саклана. 1911 — 1912 елларда булса кирәк. Дим буена кымызга килгән бер төркем татар зыялылары авыл кырындагы яшел чирәмдә фотога төшкәннәр d (Авылы «Кара Якуп» түгел микән?). Рәсемдә Мәҗит Гафури. хатыны Зөһрә = ханым белән, Сәгыйт Сүнчәләй. Гаяз, тагын кем булулары ачылып бетмәгән 5 берничә кеше — һәм шулар арасында Әбүбәкер абзый белән Әминә апа да бар Әнә шундый бәйләнешләр. .
Моңа артык гаҗәпләнергә дә туры килми Әминә апа бит ул — Ибраһим Терегуловның өлкән кызы Ә Ибраһим Терегулов культура тарихыбызда мәгълүм кеше — мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе . Күп еллар Учительская школада эшләгән, рус классикларын татар телендә бастыра башлаган. «Шәрык клубы»н оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе булып торган Жәмәгате Бибигайшә ханым да мәдәни эшләрдән читтә тормадан — русчадан татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән (аның хакында «Азат хатын» журналының 1984 ел, 10 нчы санын карагыз) Димәк, бу гаилә үз заманының мәдәни хәрәкәтендә якыннан катнашып, барлык алдынгы кешеләре белән аралашып яшәгән. Әдипләрне, шагыйрьләрне, артистларны да алар яхшы*белгән- иәр Билгеле инде, җитеп килгән кызлары да бу даирәдән читтә тормаган Әминә апа. мәсәлән. 1905-06 нчы елларда ук йорт спектакльләрендә катнаша башлый. Моны мин Шәриф җизни Сүичәләйдән ишеткән идем — ул да бит шул елларны Учительская школада укый һәм демократик яшьләр хәрәкәтенә якыннан катнаша Шагыйрь Сәгыйт Рәмиевнең Әминә апага мөкиббән гашыйк булуы турында да ишеткәнем бар. Чын булса, шагыйрьнең «Сызла, күңелем!» шигыре турыдан-туры Әминә апага атап язылган
Сызла, сызла, сызла, күңелем!
Сызла бер туктамыйча.
Сызла айлар, сызла елЛар, Сызла төн йокламыйча!
Сызла, сызла, син мәхәббәт Ялкынын гөлләр яса.
Мәңге хәсрәт һәм кара төн Елларын көннәр яса!
.Кызыклы заман, таң вакыты (шагыйрь әйткәнчә), әмма татар йокламый татарның уянган чагы Әбүбәкер абзый белән Әминә апа да нәкъ шул заман яшьләре —' йөргәннәр, күргәннәр, эчендә кайнаганнар. Бигрәк тә Әминә апаның хәтерендә һәм күңелендә күп нәрсәләр сакланган булырга тиеш иде. Ләкин ни кызганыч — барысы да үзләре белән китте. Хәзер инде үкенүдән мәгънә юк - мин үз гаебемне өстемә алдым Әмма мондый үкенү бер миндә генә микән? Без бит озак вакытлар тарихыбызның иң кызыклы, иң гыйбрәтле дәверенә игътибарсыз булып кала бирдек һәм шул вакыт эчендә ул дәвернең Әминә апа кебек җанлы шаһитлары аз киттемени бу дөньядан Юк. үкенүчеләр дә аз булмаска тиеш
Без кабул итү имтиханнарын көтеп йөрибез Башка эшебез юк. көн дә Карл Маркстагы чибәр йортка барабыз (хезмәткә йөргән шикелле) Барган саен анда үзебез кебек читтән килгәннәрне очратабыз Барысы да егетләр.
кызлардан ни өчендер берәү дә юк. Егетләрнең һәммәсе Дә диярлек төрле шәһәр-ләрдән Ырынбурдан. Әстерханнан. Самарадан — ә менә Стәрлетамактан берьюлы өч егет килгәннәр. Болар инде безнең якташлар, алар белән бик тиз дуслашып киттек Мортаза Абдуллин дигәне белән минем дуслык даими төс алып, мәрхүмнең үлгән көненә кадәр дәвам итте Аның хакында сүз булачак әле..
Иөри торгач, имтиханнар көне дә килеп /китте. Читтән килгән, гариза биргәннәрнең барысын да үткәргәннәр Беренче имтиханга керүебезнең тәгаен числосын күптән онытканмын, һәрхәлдә, августның егермеләре тирәсендә булды шикелле Шулай ук нәрсәләрдән имтихан бирүебез дә истә калмаган, әмма берсе, иң куркытканы, хәтердә әле булса саклана. Бу—рәсем буенча иде. ягъни рәсем ясап күрсәтергә тиеш идек без... Ә миндә рәсем ясауга бер дә сәләт юк. булса да бик зәгыйфь.. Бала чакта кеше башы белән песи башын (болар бер-берсенә бик охшаганнар) алама гына сызгалап маташуны исәпләмәгәндә. мин рәсем ясау белән юньләп шөгыльләнмәдем дә һәм чынлап мавыкмадым да... Ләкин шунда ук сездә: «Алайса, ни пычагыма монда килеп кердең?» дигән сорау үзеннән-үзе туа торгандыр бит инде Нәрсә дип әйтим?. Махсус уку йорты булгач, рәсем ясарга да өйрәтерләр әле дип ышанганмындыр ахрысы. Әмма мине барысыннан элек уку йортының исеме, дәрәҗәсе, сәнгать белән бәйләнгән булуы тартып китерде бирегә.. Аннары, керә алсам, архитекторлыкка укырмын дип тә уйлаган идем Тик менә архитекторның да рәсем ясый алырга тиешлеген белми идем. Хәзер инде чигенеп булмый, егетләр!.. Ни булса шул. тәвәкәлләргә туры килә.
Иркен генә бүлмә, төрлечәрәк куелган мольбертлар, биек кенә өстәл сыман нәрсәдә гипстан эшләнгән адәм башы. Безгә берәр табак каты-калын кәгазь, йомшак кара карандашлар бирделәр. Кәгазьне кнопкалар белән мольбертка беркетергә куштылар Ярый, монысын да эшләдек Инде хәзер әнә шул ходай орган адәм башын ак кәгазьгә төшерергә тиешбез Егетләр кыю гына эшкә дә керештеләр Ә мин торам әле. күршеләремә караштырам: ничегрәк сызалар? Шуннан мин дә бик сак кына сыза башладым Иллә мәгәр шәп төшми* дөрес төшми сызыкларым!.. Бозам да тагын сызам Ярый әле. безнең эшләгәнне карап йөрүче рәссам бик рәхимле кеше булып чыкты, бер-ике мәртәбә яныма килеп, карап, менә болайрак кирәк дип. минем эшне үз кулы белән төзәт- кәләп тә китте. Башкаларга да әнә шулай күрсәткәләде ул. Күрәсең, зәгыйфьләр бер мин генә түгел Бу исә минем хәлне бераз гына җиңеләйткән кебек тә булды
Кыскасы, без барыбыз да кайсыбыз алданрак. кайсыбыз соңрак — бу адәм башын тирләп-пешеп булса да төшереп бетердек. Безгә әле ошап та китте бу азаплану яхшымы-начармы. ак кәгазьдә үзебез ясаган сурәт калды. Рәссам булырга теләүнең сере дә бәлки шул cypai ясау белән сихерләнүдәдер’!
Имтиханнар бетте, хәзер инде нәтиҗәне 'көтәргә кирәк иде. Минем үтә алуыма өмитем аз. ә менә Фәтхелислам һичшиксез үтәчәк. Бөтен имтиханнарны да шәп бирде, хәтта рәсем буенча да... Сәләте дә зуррак, хәзерлеге дә көчлерәк иде шул аның!
Күпмедер борчылып, көтеп йөргәннән соң. ниһаять, укырга алынучыларның исемлеге чыкты Барыбызда шуңа ябырылдык Иң беренче исем — Мортаза Абдуллин Гаҗәп түгел, ул рәссам булачак егет Бераз түбәнрәк минем фамилия дә тора, шайтан алгыры1 Бу мин. әлбәттә, чөнки бүтән «Еникеев» юк керүчеләр арасында Я. хода!. Мин алынганмын, мин укыячакмын, мин — студент, мәтәлеп китим' Их-ма! Арада Фәтхелислам да бар. Фәтхелислам да’ алынган, ләкин ул тыныч, ул алынасын алдан ук белеп торды. . Әмма бу безнең икебез өчен дә бик зур бәйрәм' Әле бит бер ай элек кенә Дәүләкәннең тузанлы урамын таптап йөргәндә Казан нинди ерак иде бездән, ә бирегә килеп, рәссамнар мәктәбенә укырга керә алу тагы да ераграк иде -инде менә (әвәккәл.зәгәч. шәйлә генә булды да куйды, мин сиңа әйтим!
Болай ансат кына үтүебезнең сәбәбе нәрсәдә дип уйласак, моны татар яшьләренә укырга керү шартларының җиңеләйтелгән булуы дип аңларга да ярый торгандыр. Чынлап та. яңарак кына автономия алган милли республиканың һәр тармактан кадрлар җитештерү өчен уку йортларының ишекләрен киңенчә ачып куюы бик табигый иде Нәкъ шушы елларда инде татар яшьләренең төрле яктан Казанга агылып килүе дә башланды.
Менә без дә. ике Дәүләкән егете, махсус уку йортының — рәссамчылык, һәйкәлтараш. гыймарәт мастерскойларының (Архумасның) студентлары булдык
Безнең язмышыбызда моның нинди әһәмияткә ия булуын аңлап беттек микән әле без шул чакта, әллә ул хакта уйлан та тормадык микән? Юк, уйлаганбыздыр, һичшиксез, уйлаганбыздыр бу бит безнең киләчәгебез, д киләчәк турында уйламыйча торып буламыни?' Ләкин безне шунда ук башка уйлар, башка мәшәкатьләр билән алган иде инде. Без тизрәк Әбүбәкер абзыйлардан китәргә һәм башка студентлар белән бергә кайдадыр тора башларга тиеш идек Ул ф елларда Казанда студентлар өчен торак йортлар аз иде Күп кенә хәллерәк с студентлар хосусн йортларда бүлмә яки почмак алып торалар иде. Архумасның н торагы бармы-юкмы икәнен без әле белми дә идек. Ләкин имтиханнар бетен. 2 кабул ителгән студентлар үзләренә торыр урын сорый башлагач, безнең барыбыз- 3 ны кемгәдер ияртеп, бер йортка җибәрделәр Бу ике катлы, ал төскә буялган j кирпеч йорт хәзерге Ирек мәйданы артында. Касаткин белән Бассейпный урам- 8 нары чатында иде (соңгы елларда гына. Обкомның икенче бинасы салынгач. ♦ андагы йортларны рәте белән сүттеләр) Ниндидер байдан калган чибәр генә = йортның икенче катына барып кердек. Бншме-алтымы тәрәзәсе урамга караган. = шар тәгәрәтерлек шыр ялангач бер зур зал иде бу.. «Менә шушында урнашы- = гыз». - диде ияртеп килүче безгә Без күп түгел идек, уникеләп кенә кеше. х барыбызга да урын җитәрлек иде. х
Шул ук көнне без. Фәтхелислам белән икәү, берничә атна буена безгә * җылы урын биргән Әбүбәкер абзыйлардан, һәммәсенә дә рәхмәтебезне әйтеп. - шушы шәрә залга күчеп тә килдек. Берәм-берәм башка егетләр дә капчык- 8 кәрзиннәрен күтәреп килеп җиттеләр. Ләкин безгә уку йортыннан бернинди ~ урын-җир нәрсәсе бирмәделәр Карават та юк, матрас та.одеал да юк.— үзегез табыгыз, диделәр Әйтергә кирәк, безнең Архумас укучыларын тәэмин итү ягыннан бнк хәерче булып чыкты. Без моны бик тиз татый башладык .. Ә хәзер исә һәркем үзенә яту урыны әмәлләргә кереште. Ул чакта Бассейнный урамында кечкенә базар бар иде (аны яһүдләр базары дип тә йөртәләр иде шикелле) Шунда ук тагын бер ташландык бакча да бар Безнең егетләр менә шул базардан төнлә белән бер-ике буш әрҗә күтәреп яки бакча рәшәткәсен каерып алып кайтып үзләренә тончан кебек нәрсә әмәлләделәр. Фәтхелислам белән без дә каяндыр зур гына бер ишек күтәреп кайттык. Ике кузла ясап, шуның өстенә ишекне салдык... Менә икебезгә бер «карават» та булды Таррак инде, ләкин җылырак булыр дидек. Соңыннан шул ук базардан ике капчык «табып», аларны сүтеп, яңадан икесен бер итеп һәм шуңа әйбәт кенә печән-салам тутырып, матраслы да булдык. Шулай итеп, һәркем үзе белгәнчә һәм тапканча әкренләп үзенә ятар урын әзерләде. Тик Самар егете Гата Юсупов кына әрҗә урлап, тончан ясап тормады, каяндыр тапкан озын капчыкка салам тутырды да. шуны стена буена сузып салып, өстенә менеп ятты. «Бердән, иркен, икенчедән, ишелеп төшү куркынычы юк», диде ул... Гаҗәп ваемсыз егет иде бу Самар мишәре Ә менә икенче бер иптәшебез байларча дип әйтерлек урнашты Бу Ырынбурдан килгән Рәхмәтуллин фамилияле, барыбыздан да яшькә шактый олы бер абзый иде Ул инде хатынлы да. бала-чагалы да кеше икән, ләкин шуңа да карамастан, аның укып, рәссам буласы килгән. Күрәсең, үзендә ниндидер оеткы барлыгын сизгәндер инде Өеннән дә ул нык хәзерләнеп чыккан кием-салымы да бик бөтен, өстәвенә мамык мендәре белән кызыл тышлы сырган юрганы да бар иде. Каяндыр тимер карават та табып китерде. Урынның да әйбәтен сайлап алды Кыскасы, төпле урнашты бу абзый!..
Әмма без үзебезгә ничек кирәк шулай урын хәстәрләсәк тә. зур залыбызның җитешмәгән җирләре бик күп иде әле Бер урындык заты юк. бөтенебезгә бер өстәл юк. су алып керергә чиләгебез юк — әлхасил. юктан башка берни дә юк' . Бигрәк тә нык борчыганы — залыбызны яктырту белән җылыту мәсьәләсе иде Көннәр бит һаман кыскара, әкренләп суыкларга таба бара Заманында нәрсә белән яктыртылгандыр инде бу зал. хода белсен, хәзер исә түшәм урта сындагы калкытып эшләнгән түгәрәк эченнән таза тимер ыргак кына тырпаен тора (хуҗалар вакытында аңа зур якты лампа эленгән булгандыр, мөгаен) Димәк, гади генә булса да «кәрәчин» лампасы табарга кирәк. Залның бер почмагында, зур голанка миченең биек аркасы чыгып тора Авызы баскычка чыга торган алгы бүлмәдә.. Рәхмәтуллин абзый мичне җентекләп карагач, бу. егетләр, безгә ярый торган мич түгел диде. Моны җылытыр өчен көн дә ярты йөк утын кирәк булачак имеш Хуш. ә нишләргә соң?. Зал уртасына бәләкәй генә бер мич салмыйча булмас ахрысы диде Рәхмәтуллин абзый, бераз башын кашып торгач. Ә материалын кайдар табарга- кирпеч, балчык, комын?.. Әмма, чынлап еласан. сукыр күздән яшь чыга дип. белмичә әйтмәгәннәр икән. Эзләнә- йөри торгач, барысы да табылды ахырда. Кирпечне, мәсәлән. Архумасның үзеннән табып китердек.
Мичне Рәхмәтуллин абзый үзе салырга булды Калагын да. чүкечен дә каяндыр тапкан Киндер алъяпкычын бәйләде, җиңен сызганды һәм эшкә дә
тотынды Без аңа измә ясап, кирпеч биреп тордык, ә ул зал уртасына бәләкәй мичне җыйнак кына иттереп, ике көндә салып та куйды Өстенә карап кына торырлык «Болай ук кирәкмәс иде'* — дигән була хәйләкәр абзый үзе дә.
Хәзер безнең мичне теге зур мичкә илтеп тоташтыру өчен калай торбалар табу мәсьәләсе алдыбызга килеп басты Искергәннәр ярамый, таза булырга тиешләр Ләкин бит торбалар җирдә аунап ятмыйлар, кайдан аларны табарга? Хәер, унике кеше эзләргә тотынгач, табыла икән анысы да.. Берничә көннән егетләр табып китергән торбаларны Рәхмәтуллин абзый бер-берсенә ялгап, әлеге зур мичнең аркасына илтеп кертте Аннары бисмилласын әйтеп, ягып та карады Бәләкәй мичебез күңелле генә гөрләп яна да башлады Ни әйтәсең оста кешенең эшенә31 Димәк, җылы булачак Шулай итеп, гаять мөһим бер мәсьәләбез хәл ителде Икенче бик мөһиме — утын мәсьәләсе иде. Утынны безгә беркайдан да бирмәячәкләр иде Без аны бары үзебез табарга тиеш идек һәм без һәркайсыбыз барган-йөргән җиребездән ягарга ярарлык бөтен нәрсәне күтәреп кайта торган булдык Бигрәк тә каршыбызда гына базар булуы безнең хәлне күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтте Әнә шулай торып киттек без байлардан калган таш йортның зур залында!
Без унике кеше идек дидем мин .. Кемнәр иде алар? Уникегә туламы? Алтмыш елдан соң берәмләп искә төшерүе дә бик читен һәрхәлдә, күпчелек татарлар иде.
Арабызда яшькә олырак тагын берәү — бу Мәсәгутов фамилияле Әстерхан егете Исеме Зиннур иде бугай — шулайрак истә калган Бик чибәр егет иде ул. Уртадан калкурак бик төз буйлы, ак чәһрәле. коңгырт чәчле, озын керфекле — аның бу матурлыгында әз генә Христоска охшашлык та бар иде кебек Тик менә хәрәкәткә сүлпән, сүзгә саран, беркемдә дә эше юк. бары узен генә белә — шулайрак тоелды ул безгә баштарак Хәер, без аны сирәк күрә идек, чөнки иртә тора да каядыр китә, кич кенә кайтып топчанына сузылып ята торган иде (Мич киртләчендәге калай лампаның яктысы бик зәгыйфь, зал ярымкараң- гы. укып яки язып утырырлык түгел иде) Ләкин тора-бара бу егет безгә күп яклары белән ачылды. Иң элек шуны белдек—ул Татар коммунистлар университетында (мәшһүр ТКУда) даими художник булып эшли икән Плакатлар. лозунглар яза. стена газетасы чыгара, көне дә. ашау-эчүе дә шунда үтә. Мохтаҗлыкны белми диярлек. Әмма болардан да бигрәк, безнең матур егетебез, хәзергечә әйтсәк, күпкырлы талант иясе дә булып чыкты Рәссамчылыктан башка тагын шнгырь-поэмалар да яза. скрипкада да чибәр генә уйный, шуның өстенә ул бик оста сөйләүче дә икән әле Әстерхан тормышын, татарларның ничек яшәүләрен, балык, җиләк-җимеш байлыкларын, аннары шуларга ялгап, даладагы бакчаларда карбыз саклап ятканда марҗа кызларының аңа сагыз булуларын, әтисенең «малайны харап итәләр бит» дип һа.ман борчылуын бик кызык итеп кичләрен безгә сөйли торган иде Тәрәзәләр зур. лампа зәгыйфь, бөтен әйләнәдә су эчен хәтерләткән серле ярымкараңгылык — шунлыктанмыдыр аның әкиятләрен күпме генә тыңласаң да ялыктырмый иде Кыскасы, без Мәсә- гутовны яраттык Ачык. гади, ягымлы, өстенлекләре белән масая да белми
Ләкин унике кешенең һәркайсы турында болай язып китсәм, артык озынга сузылыр дип куркам Тизрәк уртак мәсьәләләргә күчәсе килә. Тик шулай да бер егет — Мортаза Абдуллин турында кыска гына әйтеп китмичә булмас ахыры Без - якташлар — яшьләребез дә бер чама, билгеле, без тиз якынайдык Дөрес, башта талаштык, сугыша да яздык (ул минем язып маташуымнан көлгән иде), ләкин барыбер дуслашып киттек, һәм бу дуслык бервакытта да өзелмәде Архумаска бергә кергән егетләрнең бөтенесен дә диярлек мин әкренләп югалтып бетердем, тик ике кеше — Фәтхелислам белән Мортаза белән генә якын бәйләнеш аларның соңгы гомерләренә чаклы дәвам итте
Ар.хумасны (соңыннан техникумны) тәмамлаучылардан бары Мортаза гына Ленинградтагы Художество академиясенә укырга киткән иде Шунда дүрт ел укып кайткач, ул Татар академия театрында әүвәл художник декоратор, аннары баш художник булып эшләде. Менә шул чакларда без аның белән тагы да ныграк дуслашып киттек. Мортаза, ничек дим. кабатланмас кеше иде Кыяфәте үк башка, сәнгать әһеле икәнен әллә кайдан ук күрсәтеп тора: бик матур тарап куйган чем кара бөдрә чәч, куе кара кашлар, ә йөзе кершән яккандай ап-ак! Үзен ул зәвыклы ханымнар шикелле карый иде. бик көяз иде. иң соңгы мода белән бик пөхтә киенергә ярата иде Шуның өстенә Мортаза гаять үзсүзле, бик принципиаль бер кеше дә иде Аңа җайлашуы җиңел түгел Шул кискен характеры аркасында еш кына кешеләр белән бозылыша да торган иде. Әмма эчкерле түгел, ачу сакламый. яңадан берни булмагандай дуслыкны яңартырга әзер Асылда ул нечкә- йомшак күңелле иде — аның шулай икәнен миңа күп күрергә туры килде Малай чагыннан ук уйнарга өйрәнгән скрипкасын ул бер вакытта да үзеннән калдырмады Әйтергә кирәк, татар көйләрен Мәсәгутовка караганда нечкәрәк тоеп, дөресрәк, үтемлерәк итеп уйный торган иде
Сугыш алдыннан Мортаза, ни өчендер Казанны ташлап, Мәскәүгә китте (МИН дә бу вакытта читтә идем) Сугыш башланып, армиягә алынгач, ул Фрунзе академиясендә художник булып эшләде 1943 елның көзендә, кыска гына вакытка фронттан Казанга кайтышлый, без Мәскәүдә очраштык. Төне буе аның бүлмәсендә, каяндыр тапкан «күчтәнәч»ен әз-әзләп кенә эчеп һәм салкын бәрәңге, әче суган капкалап, керфек тә какмыйча сөйләшеп чыктык. Бу безнең иң соңгы очрашуыбыз булды .художник Мортаза Абдуллин 1945 ел- * нын. ялгышмасам, көзендә саркомадан үлеп китте — бары утыз биш яшендә! £ ...Ә хәзер яңадан үлемнең нәрсә икәнен дә белмәгән тап-таза, япь-яшь = чакларыбызга кайтыйк әле Караңгылы-яктылы залыбызда шаулап ятабыз, дәрт- з теләк, уен көлке хәттин ашкан, әмма Әмма ләкин хәлләребез дөресен генә х әйткәндә, шәптән түгел иде Менә инде сентябрь үтеп бара, ә безгә әле булса 3 стипендия биргәннәре юк Бик кысып кына тоткан акчаларыбыз чыгып бетте ♦ диярлек Ашау яклары бик хөртиләнде Жылы ашны атналар буенча күрмибез. s бөтен ашаганыбыз пеклованный икмәк белән көйгән касмаклы кайнаткан сөт i Икмәкне чаттагы яһүд кибетеннән, ә сөтне йорт каршында гына сатып утырган х марҗалардан алабыз Күпме ашасаң да биздерми торган тәмле, туклыклы ш ризык Ара-тнрә мич авызында гына чәй кайнатып эчәбез х
Лекцияләргә йөргән булабыз, мастерскойга барган булабыз, ләкин ачлы- * туклы хәлдә укып маташуның бер дә кызыгы юк иде Аптыргач, эш эзли а башладык Берәүләр каядыр йөк бушатырга китәләр, буявы, пумаласы булганнар s вывеска-мазар язу кебек эш табалар, кыскасы, берәү дә тик ятмый, тамак ® кайгысы һәркемнең дә башына төшкән иде. Арада иң тук яшәгән безнең Рәхмә- ' туллнн абзыебыз да Архумасның үзендә үк бер зур мичне сүтеп салу турында сөйләшеп кайткан иде (оста кешегә эш аяк астыннан да табыла икән) Үзенә ярдәмчеләр итеп ул Фәтхелислам белән мине алды Атнадан артык без шул пычрак эшкә йөрдек Башта сүтелгән мичнең ватыгын носилка белән ташый-ташый, аннары зур ялгашта көрәк белән бутап, измә ясый-ясый, куллар кабарып бетте Минем мондый авыр эшкә беркайчан да жигелгәнем юк иде әле Акчасы күпме генә булгандыр инде, әмма тәмам ватылып, тузан-пычракка батып эшләү бик туйдырды мине
Стипендия мәсьәләсендә берничә тапкыр кәнсәләриягә кереп, сөйләшеп тә карадык Эш бездән тормый, Наркомпростан тора, ул һаман суза бу мәсьәләне диделәр безгә. Шуннан соң бер кичне җыелышкач, укучылар исеменнән Наркомпроска вәкил җибәрергә кирәк, дигән фикергә килдек Ләкин кемне? Берәүнең дә ни өчендер барасы килми Рәхмәтуллнн абзыйны, син олы кеше дип. кыстап карыйбыз, юк. якын да килми — янәсе, ул нәчәлниклар алдына барып, соранып йөрергә яратмый (тамагы тук, шуңа күрә яратмый торгандыр) Ахырда Мамлеев дигән берәүне кыстый башладык Дөрес, ул безнең зиннәтле залыбызда тормый, килеп китеп кенә йөри, ләкин шома егет, русчасы да шәп, кыяфәт тә шәһәрчә — башында эшләпә, өстендә киң путалы сары пальто Риза булды, тик иптәшкә кеше сорады — «Ату бер үземә генә скучно!» — диде Шуннан иптәшләр миңа ябыштылар: Давай да давай, син җиңел сөякле, син йөрергә иренмисең имеш Минем чынлап та җәмәгать эшләре белән йөрүдән тәм таба торган чагым иде — артык кыстатмыйча, теләп диярлек риза да булдым
Мамлеев белән без Наркомпроска ике тапкыр бардык. Наркомның үзенә үк. билгеле, керә алмадык Ләкин шулай да. коридорда күпмедер таптанганнан соң. зуррак кешеләрнең берсенә кереп, авыр хәлебезне сөйләдек. Зур абзый безне тыңлады тыңлавын, әмма сүзен бик кыска тотты. «Юкка килеп йөргәнсез, егетләр, мөдирегез барысын да белә, кайтыгыз да аңардан сорагыз, ул аңлатыр»,— диде. Әлбәттә, мондый киңәш белән кайтып, иптәшләрне тынычландырып булмаячак иде, шуңа күрә без икенче көнне үк Кремль тарафларына юл тоттык һәм 6v юлы инде туп-туры Наркомпросның бухгалтериясенә барып кердек Хәле безнең никадәр авыр булуын сөйләп биргәч, андагы баш кеше безгә кыскача гына аңлатты: «Стипендия мәсьәләсе карала, тикшерелә, хәл ителергә тора, көтегез, тиздән алырсыз» диде Волокита дигән нәрсә ул заманда ук шактый тамыр җибәреп өлгергән иде инде, шулай да карала, тикшерелә, тиздән алырсыз дигән сүзләр безне беркадәр тынычландырды. Торактагы көтеп ятучылар янына кайткач та без аларны шул ук өметле сүзләр белән куандырырга тырыштык
Тагын күпмедер көткәннән соң, ниһаять, стипендия мәсьәләсе хәл ителде. Тиздән исемлек игълан ителәчәк диделәр безгә Анысын гына көтәргә була һәм, берничә көн үтүгә, ул исемлекне дә чыгарып элделәр Барыбыз да шуңа ябырылдык Озак зарыгып көтүдәндер инде, берәү' дә стипендиясез калу ихти- малын, билгеле, күңеленә дә китерми иде. Әмма, бу ни хәл? — исемлектә бары минем генә фамилиям юк Кат-кат исемлек буйлап карап төшәм - юк кына бит! Тәмам аптырадым, бер читкәрәк киттем, ни уйларга да белмим Әллә ялгыш төшереп калдырдылар микән?!. Кәнсәләриягә кереп, әдәп белән
генә ни өчен исемлектә минем фамилиям юк икән дип сорадым һәм мина әйттеләр: комиссия сезгә, хәлле кешенең баласы булганга күрә, стипендия бирүне кирәк дип тапмады, диделәр Менә шул Ә уку? Укырга .хакыгыз бар, ләкин стипендиясез генә.
Моны ишетеп чыгу мина бик авыр булды. Минем җылынсым килде, ә бәлки җылаганмындыр да, хәзер инде искә төшерүе дә бик читен Хикмәт монда бер мине мәхрүм итүдә генә түгел иде — стипендиясез калу минем хәлемне бик нык читенләштерәчәк тә иде. Укуны, ихтимал, ташларга да туры килер, чөнки өйдән мин ай саен акчалата ярдәм көтә алмын идем Өйдәге хәл мина ачык, атакай сәүдәсен ташлады, әйтергә кирәк, бөлеп туктады, шуңа күрә дә тимер чыбыктан элгечләр, таба аслары үрергә тотынды. Я, мондый хәлдә мин өйдән нинди генә ярдәм көтә алам2 Юк, булмас, ышаныч бик аз... Әйе, төште башка авыр хәсрәт
Көне-сәгате белән аңлап җиткермәсәм дә. бу минем социаль чыгышым арка-сында күргән беренче бәхетсезлегем иде. өмитләремнең беренче мәртәбә как шавы иде
Егетләр беренче стипендияләрен алып кайттылар Торакта бүген бәйрәм Әмма ләкин эчү юк, бары тик ашау гына (эчәргә акча әрәм итүдән бигрәк, аның «тәмен» белгән-татыган кеше дә юк ) Ип мөһиме — туйганчы бер ашап калу һәм төрлесеннән авыз итү.. Ак калач, ак май. каймак, хәлвә, ат казылыгы — моңарчы бик сирәк эләгә торган әнә шундый ризыклар Әлбәттә, болай сыйлану бары бер генә тапкыр, чөнки бу стипендиянең һәр тиене исәптә (ялгышмасам, ул аена 9 сум иде шикелле). Ә студент, ач утырасы килмәсә, исәпли белергә тиеш
Фәтхелислам да үзенең кадерле стипендиясен алып кайтты Моңарчы безнең бөтен нәрсәбез, өстәге киемнән башкасы, һәрвакытта уртак булды. Бергә таптык, бер табактан ашадык. Хәзер дә ул шулай булып калды Ләкин күпмегә кадәр? һәрхәлдә, бер стипендиягә икәү яшәп булмаячак Моны икебез дә беләбез, тик Фәтхелислам бу хакта бер сүз дә әйтми, димәк, минем үземә үз хәлем турында чынлап уйларга кирәк булачак.
Тукай урамы белән Париж коммунасы чатында таштан салган ике катлы зур гына күк йорт тора кайчандыр ул «Бәраларән Кәримовлар» матбагасы булган диләр, ә хәзер ниндидер төзү фабрикасының бер цехы бугай Каршы чатта Галимҗан Баруди мәчете, аның күршесендә генә элекке «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кирпеч биналары Хәер, мин боларны соңыннан гына белдем. Ә менә чаттагы күк йорт белән тиз танышырга туры килде. Әллә ишетеп, әллә йөргәндә туры килеп, шул йортта китапханә барлыгын белдем Билгеле инде, мин аңа кермичә уза алмадым, һәм вакыт тапкан саен баргалап йөри дә башладым «Шәрык» китапханәсе дип атала иде ул. Көзге кыска көннәр, озын күңелсез кичләр, барыр жир юк, эч поша, торак салкын һәм караңгы — менә мин якты эзләгәндәй шул китапханәгә барып, аның икенче катындагы тыгызрак, әмма бик тыныч, җылы залында утырырга ярата идем Миңа калса, бу китапханә бик бай иде, бөтен иске һәм яңа әдәбият бар иде. революциягә хәтле чыккан барлык газета-журналлар анда саклана иде Нәрсә генә сорасаң да. бирәләр - ярамый, тыелган дип әйтү юк иде. Яңа килгән газеталарны карап чыккач, мин әнә шул иске журналларны ала торган идем Бигрәк тә «Аң»ны карарга ярата идем. Яхшы кәгазьгә бик ачык басылган, рәсемнәре дә ачык төшкән — укырга кызыклы, күңелле, жиңел иде Гарәп хәрефләре өйрәнү өчен бәлки авыр булгандыр, әмма бер өйрәнгәч, үзеннән-үзе гажәп тиз укыла иде Укый идек барсын да — искесен дә, янасын да.
Китапханәгә йөрүчеләр әллә ни күп түгел иде Берничә бабай, берничә кыз. тагын минем кебек яшьләр Шушы соңгылар арасында мин барган сае.; 7 егетне күрә идем Ул да даими йөрүче, шулай ук иске гәзнт-журналларны актарырга ярата Ихтимал, шуңа күрәдер, минем игътибарымны жәлеп итте бу егет Миннән берничә яшькә олырак булыр, таза төз гәүдәле, озынчарак зур битле, күз кабаклары төшебрәк тора, кыскасы матур түгел әмма чын ирләргә генә хас ниндидер бер тарта торган көч бер үзендә Очрашып, бер беребезне күргәләп йөри торгач, без ахырда танышып киттек Рабфак студенты икән, фамилиясе Ярмиев икән (исемен ни өчендер әйтмәде) Беренче сөйләшүләрдән үк аның татар әдәбиятын - искесен дә. яңасын да бик яхшы белүе ачыкланды Гомумән генә түгел, жентекләп белә: кем кайчан нәрсә язган, кем-кемне тәнкыйтьләгән яки кем кем белән бәхәсләшкән, кыскасы, күп нәрсәдән хәбәрдар булып чыкты. Бу хәл мине аңа бик тиз якынайтты, ешрак күрәсе килә башлады, ә анын белән сөйләшүе ничектер бер күңел ихтыяҗына әйләнде Әнә шулай
очрашып, сөйләшеп йөри торгач, без ансат кына дуслашып та киттек. Бу 1925 елның шыксыз көзендә булды Менә шуннан бирле бу ДУСЛЫКНЫҢ өзелгәне юк Алтмыш ел гомер Япь-яшь егетләр идек, инде карт бабайлар булдык. Шушы озын гомер эчендә без бары сугыш вакытында гына бер-беребезне күздән югалтып тордык Сугыш беткәч тә. янә табыштык Ләкин арабыз ерак, ул Ташкентта, мин Казанда Әмма бу нәрсә безнең дуслыкны һич кенә дә ф киметмәде, киресенчә әле саф итеп, нык итеп саклады. Мин Ташкентка барсам. = аны күрер өчен барам, ул Казанга кайтса, иң элек мине күрер өчен кайта -
Кем соң ул минем шундый озын гомерле дустым? Таныш булыгыз Габ- 2 дерәхнм Каюм улы Ярмиев, элекке Зөя өязе. Олы Урсак авылында 1906 елны з туган. Казанда Госрабфакны бетерә. Иваново шәһәрендә энергетика институ- х тын тәмамлый Инженер-электромеханик. Казанның яңа электростанциясендә 8 4 -5 ел эшләгәч. Ташкентка күчеп китә 1941 елдан партия әгъзасы Тирән * белемле, киң эрудицияле, шуның белән бергә, бик гади, үтә гадел, намуслы s кеше. Тик. кызганыч, бөтен гомерен ул өйләнмичә, ялгыз буйдак булып уздырды i Болан «утырып» калуының сәбәбе, әйтүенә караганда, чынлап торып ярата х алырлык хатын очрата алмаган. . Менә сиңа характер, әйтсәм әйтим! Картай- ш гач та күнегеп беткән шул ялгызлыгыннан котылырга теләмәде. Бу хакта 1 бәхәсләшеп киткән чакларыбыз да булгалады. Әлбәттә, мәхәббәтнең зарурлы- J гын мин дә инкарь итмим, ләкин картлыкның да үз таләпләре бар бит әле Картлык өчен иң хәтәре — ялгызлык! 5
«Вөҗдан» дигән әсәремне язганда, төп геройның прототибы итеп берка с дәр аны. Рәхим дусны күздә тоткан идем Чөнки минем героем Ташкентта яшәүче ялгызак кеше булырга тиеш иде Аннары алдауны, хыянәтне без икебе дә бер үк дәрәҗәдә яратмыйбыз.
...Теге чакта «Шәрык» китапханәсендә бары ике кеше эшли иде. Берсе аның, олырагы — озын гына буйлы чандыр кеше — китапханә мөдире Икенчесе — тәбәнәгрәк буйлы, түгәрәк битле, зур соры күзле егет — китаплар биреп торучы Баштарак мин аларның исем-фамилняләрен дә белмәдем, ләкин алар мине, еш килеп йөргәнгә күрәдер инде, таныйлар иде бугай Чөнки көннәрдән бер көнне әнә шул китап биреп торучы үзе минем белән сүз башлады.
Әйтергә кирәк, минем хәлләр шәптән түгел иде Матди ягым бик начарланды. Өйгә язып карадым Аннан күпмедер акча килде, ләкин бу юлга дип җибәрелгән акча иде. Хатларында бик үтенеп, миңа кайтырга кушканнар: «Өйгә кайтуның ояты юк. кайт, балам, насыйп булса, киләсе елда тагын барырсың», дигәннәр. Әмма минем Дәүләкәнгә һич тә кайтасым килми, ничек кенә юатмасыннар, оят бу Андагы иптәш малайларга кайтуның сәбәбен ничек аңлатырга? Дөресен әйтергә көчем җитмәячәк, алдашырга телем бармаячак. Аннары малай халкы ышанмаячак та.
...Бик аптыраган көннәрдә Әбүбәкер абзыйларга да кереп чыга идем. Ник кергәнемне юньләп аңлата да алмыйм, дөресен генә сөйләргә көчем дә җитми, ләкин алар, өстемә карап дигәндәй, хәлемне аңлыйлар иде шикелле. Миһербанлы асрау апа шунда ук мине кухняга алып кереп, ашарга утырта, ә Әминә апа чыгып киткән чагымда: «Йә. укулар ничек бара соң?» — дип. юри сынагандай сораган була, мин исә башымны читкә борып кына: «Ярый, хәзергә әйбәт кенә бара»,— дигән булам Шуннан ул башта ук учында тоткан берничә көмешне мина тоттырып җибәрә иде. «Рәхмәт».— ди идем мин көчкә генә, ә баскычларыннан төшкән чакта яшьләремне тыя алмый идем
Юк. ярамый болай. оят болай. Каңгырып йөрүне ничек тә бетерергә кирәк. Бердәнбер чара — тотарга да эшкә керергә! Башкача булмый, башкача мөмкин түгел Уку кала икән — калсын (барыбер миннән рәссам чыкмас инде), җәйгә чаклы эшләрмен дә башка берәр уку йортына керергә тырышырмын Әле вакыт узмаган, солдаттан кайтып та укыйлар хәзер.
Ниһаять, әнә шул карарга килдем мин һәм шул максат белән берничә мәртәбә хезмәт биржасына да бардым. Хәзерге укучыга, бәлки, сәер дә тоелыр, ул елларда Казанда эшсезләр күп иде. Алар өчен хезмәт биржасы дигән нәрсә дә бар иде Аның урнашкан җире Некрасов урамы чатыннан аз гына югарырак, хәзерге Куйбышев урамындагы өч катлы таш йортта иде. Эшсезләр һәр көнне иртән менә шул йорт каршына җыела торганнар иде. Тәгаен бер сәгатьтә биржадан кулына кәгазь тоткан кеше чыга да. кай җиргә нинди эшчеләр кирәклеген кычкырып әйтергә тотына һөнәре туры килгәннәр шунда ук кулын күтәреп, башкаларны этә-төртә. тизрәк дәшүче янына барып басалар. Ләкин моның ише «бәхетлеләр» аз була иде — йөзләгән кешедән бер ун-уп- бишләп кенә Биржа кешесе кулындагы кәгазен укып бетергәч, үзенә яраклы эш-урын чыкмаганнар сүлпән генә тарала һәркөпне иртәнге якта шушы хәл кабатлана Эш көтүчеләрнең күбесе дәү агайлар, минем кебек «мыексызларга» таләп бөтен l ai юк диярлек. Барган саен, мин аннан бик өметсезләнеп кайта
Әнә шулай бик аптырап йөргән чагымда, әлеге китап биреп торучы абый үзе минем белән ипләп кенә сүз башлады Кайдан килүемне, кем булуымны сорашырга тотынды Ул ахрысы минем авыр хәлемне чамалагандыр. Шуңа күрә мин аңа, үзе башлап кызыксынгач, барысын да яшермичә сөйләдем дә бирдем «Инде ни эшләргә уйлыйсың3» - дип сорадыул миннән Эшкә керергә теләвемне, көн дә эш эзләвемне әйттем мин аңа Хәзер инде тәгаен генә искә төшерүе дә читен — әллә шул ук көнне, әллә икенче килүемдә бу абый мине теге өлкәнрәк абзый янына алып керде дә, кыскача гына нинди хәлдә калуымны аңлатып, егеткә ничектер ярдәм итәргә кирәк иде бит диде Шуннан алар тагын бераз үзара сөйләшкәч, өлкән абзый миңа сынабрак карап, исем фамилиямне сораганнан соң кулыма записка язып бирде «Энем,— диде ул, бик ачык итеп, менә бу записканы Проломный урамындагы китап магазинының мөдире иптәш Рәжәиовка илтеп тапшыр Магазинның кайда икәнен беләсеңме3 Белсәң, сыздыр. Рәжәпов абзаң сиңа бәлки берәр эш табар»
Мин чын ихластан рәхмәтемне әйтеп, тизрәк урамга ашыктым Ләкин вакыт соң иде инде, кибетләр ябылган, караңгы торакка гына кайтырга туры килде Нинди өмитләр белән кайтуымны берәүгә дә сиздермәдем, хәтта Фәтхелисламга да. Булып бетмәгән эш турында алдан кычкырудан мин инде саклана башлаган идем Төне буе адашып йөрүләр белән бәйләнгән буталчык төшләр күрә-күрә үткәргән начар йокыдан соң, иртә генә торып, бозлы су белән битне чылаттым да канатлар үскәндәй магазйнга йөгердем Билгеле, ашыкканмын, магазин тирәсендә әле бер жан иясе юк. аның ачылганын урам таптый-таптый көтеп алырга туры килде
Хәзерге китап магазины белән бутамас өчен әйтергә кирәк: ул чактагы китап кибете Проломный (Бауман) белән Лобачевский урамнары чатындагы таш йортның беренче катында иде Барлык йортларның аскы катлары шикелле үк, бу да ниндидер купецлардан калган кибет булырга тиеш — эче тулы шүрлек, тәрәзәләре тоташ пыяла Күптәннән инде монда беренче номерлы гастроном, ләкин аның китап кибете булган чакларын белүчеләр бардыр әле Утызынчы елларның башларына чаклы яшәде ул Ә урам аша чатта (хәзерге Татар ашлары йорты урынында) канцелярия һәм уку әсбаплары белән сату итә торган икенче бер кечерәк кибет бар иде
Аның эченә кергәч, сатучыларның берсе миңа Рәжәповны күрсәтте. Янына бардым, исәнләштем, записканы бирдем Һәм карап торам, көтеп кенә түгел, беркадәр гажәпләнеп тә. сокланып та. Ничектер бигрәк пөхтә, чиста, көяз кеше икән. Өстендәге киемнәре дә элеккеге яшь купшы байларныкы шикелле — бик килешле утырган кара-зәңгәр бостон костюм, кардай ап-ак күлмәк, зур гына кара бантик, ә аякларында ялт иткән шиблетлар (болай киенүчеләр ул елларда бик сирәк очрый иде) Мин шунда ук: «Бу абый электән үк китап сәүдәсе белән шөгыльләнгән белгечтер»,— дип уйлап куйдым. Шундый фартовый кеше булуына карамастан, ул минем белән бик гади сөйләште. Башта, записканы укыгач, үзалдына бераз «Так, так'» дип торды, аннары «Вафаның туганымы3» дип сорады Юк, дидем мин кыюсыз гына «Ну ярар әләсә»,—диде ул гүя игътибарсыз гына, һәм мин аның мишәр икәнлеген сизеп алдым Тагын сорады грамотаң ничек, эшләгәнең бармы3 Юк, дидем мин янә. бу юлы инде шүрли дә башлап Ахырда абзый кеше аз гына уйланып «Курьер булып эшләргә ризамы?» дип сорады. Гөнаһ шомлыгына каршы, мин курьерның нәрсә икәнен белми идем Нәрсә дим. тоттым да, «нинди эшкә дә риза» дип кенә жавап бирдем Шуннан соң бу әйбәт кеше: «Ну, ярый, брат, иртәгәдән курьер булып эшли башларсың, сәгать 10 га килеп жнт».— диде һәм шуның белән сүз дә бетте Абыем үз юлы белән китте дә барды Нинди эш, нидән гыйбарәт, айлыгы күпме — ул хакта әйтеп тә тормады Хәтта гаризаны да эшли башлагач кына яздырып алды.
Мин, әлбәттә, бик шат идем, бигрәк тә китап кибетенә эләгүемә шат идем Мина калса, китап сәүдәсеннән дә яхшырак, мәдәнирәк бүтән сәүдә юк иде Монда идән себерүче булып эшләсәң дә оят түгел иде кебек (хәлбуки, идәнне миңа еш кына себерергә туры килде)
Хуш. ә шушы яхшы урынга мине юнәлдергән, миңа шундый зур игелек эшләгән кешеләр кемнәр иде соң? Записка язып бирүчене башта ук белдем — ул китапханә мөдире Вафа Бурнаш дигән кеше иде Күпмедер вакытлардан соң мин аның атаклы шагыйрь Фәтхи Бурнашның бертуган энесе икәнен дә белдем Ә менә Вафа абзый янына мине житәкләп алып кергән егетнең исемен озак кына белмичә йөрдем (үзе әйтмәгәч, мин сорарга кыймаганмындыр инде). Ләкин йөри торгач барыбер белдем — ул Габделхәй Хәбиб дигән кеше булып чыкты «Шәрык» китапханәсендә күпме эшләгәндер анысын әйтә алмыйм, әмма соңыннан ул татар матбугатында эшләп, журналист булып танылды. Ватан сугышында да журналист буларак, фронт газеталарында эшләде. Сугыштан соң 112
«Чаян» журналында жаваплы секретарь булып эшләгән чагында без Хәбиб абый белән шактый ук якынаеп та киткән идек Куп кенә әйберләрем аның КУЛЫ аша узып, журнал битләрендә басылып чыкты Гади, ачык, шат күңелле әйбәт кеше иде мәрхүм
Кибет сәгать унда ачыла эшкә гонга калу куркынычы юк. Ләкин инде кич сәгать сигезләрдә генә кайтырга туры килә. Архумас белән арам өзелде. Жан сыкранды, билгеле, әмма өмит дигән нәрсә калды — тагын көзләр килеп ♦ җитәр. насыйп булса! 5
Торуым исә һаман шул торакта. Фәтхелислам белән бергә. Син хәзер сту- s дент түгел, монда торырга хакың юк дип. ичмасам, юри генә дә әйтүче булмады, t Бу торакка бергәләп түккән көч һәм бергә кичергән нужа безне тәмам бертигез = иткән иде инде □
Минем эшем нидән гыйбарәт? Иң элек мин контора яки бухгалтерия әзерләп куйган төрле рәсми кәгазьләрне таратып йөрим Моның өчен миңа - искереп беткән бер брезент портфель белән кызыл тышлы зур гына контор * кенәгәсе бирделәр Башта әзерләнгән кәгазьләрне шул зур кенәгәгә тәртип белән = язып чыгам да. аннары барысын портфелемә салып, тиешле жирләргә илтеп, ц. кул куйдырып тапшырам Бу минем төп эшем, һәм курьер дип аталуым да шул эшем өчен икән Ләкин кәгазь таратып йөрүем озакка бармый — бер J ике-өч сәгатьтән бетә торган иде Калган вакытны инде мин. кичкә кадәр. х ни кушсалар, шуны эшләп үткәрәм. Мәсәлән, приказчиклар өчен самавыр куям, i идән себерәм. түбәннән (магазин астындагы подвалдан) югарыга китап ташыйм. J яки подвалдагы упаковщикларга түкләр тегәргә булышам Читкә озатыласы китапларны түкләр итеп ике татар абзые тегәләр иде Мин шуларга киндерлә рен жәешеп. шпагатларын сүтешеп, китапларын өешеп булыша торган идем.
Әнә шулай уза иде минем эш көннәрем Тик тотмыйлар иде мине, ләкин шулай да бернинди эш кушмаган чаклар да булгалый иде Мондый чакта мин берәр аулак урында, шүрли-шүрли генә булса да. китап укып утырырга тырыша идем Бу жәһәттән магазинның файдасын шактый күрдем дияргә дә ярый — теләгән китапны алып кантын укырга да рөхсәт итәләр иде.
Әмма ничаклы тырышсам да. бик мөһим бер нәрсәне исемә төшерә алмыйм: күпме хезмәт хакы алдым соң мин? Егерме дигән бер сан башымда әйләнә- әйләнүен. әллә 21. әллә 23 сум. һәрхәлдә шуннан да артык булмагандыр, мөгаен Ул заманда хезмәт хаклары зур түгел иде. ләкин арзанчылык аркасында бәрәкәтле иде.
Беренче хезмәт хакын калтыраныбрак санап алу һәм шуны эчке таза кесәгә салып кую ул үзе ниндидер бер тылсымга ия дияр идем. Син үсә д.» төи1к HI 1>и бу 1асың. у з у зеи.> ышаныч га арта, киләчәген.• дә курыкмыпчарак карый башлыйсың Аннары ул көнне, ягъни беренче мәртәбә кесәгә акча кергән көнне, нидер гадәттәнтышрак нәрсә эшлисе килеп китә. Мәсәлән, кинога керергә, циркка барырга яки инде бик тәмле, бик күп итеп ашап чыгарга!
Мин әле туларның кайсын сайларга белмичә. Рыбнорядский (хәзерге Куйбышев) урамы буйлап әкрен генә кайтып барам Шул чакта бер йортның ачык ишегенә күзем төште Борыныма тәмле ис тә килеп бәрелгәндәй булды, һәм мин уйлап та тормыйча шул ишектән кереп тә киттем (Бу өч катлы таш йорт Кольцодан менгәндә сүл якта. Татсоюзның яңа кибетен үткәч тә — түбәнге катында хәзер дә әле кечкенә кафесы бар) Кердем, агач баскычтан туры югары катка менеп киттем. Кечкенә зал. беркем дә юк диярлек, беренче буш өстәлгә утыруым булды — ак алъяпкыч бәйләгән официант яныма килеп тә житте. Ул минем бик яшь булуыма карап ахрысы, ышанмыйчарак
— Сезгә нәрсә кирәк? — дип сорады
— Ашарга кердем,- дидем мин
— Бездә ресторан
— Булсын Ашарга бардыр бит?
— Ә нәрсә телисез?
— Нәрсә бар соң?
Официант аш исемнәрен әйтә башлады Ләкин алар барысы да миңа ят. берсенең дә исемен отып алырлык түгел иде
Первый белән второй' - дидем мин тиз генә аның сүзен бүлеп. Официант көлемсерәп, иңбашын жыерып куйды
— Третий да кирәкме?
- Давай анысын да!
Шулай аңлашканнан соң, официант минем алдыма көмеш чәнечке, пычак, кашыклар тезеп куйды да кухняга таба китте Менә мин дә ресторанда утырам, имеш' Күреп белсәм дә. моңарчы бер тапкыр да керергә туры килгәне юк иде әле. Нарпит дигән жиргә кергәләгән бар иде. Аңа күбрәк безнең ише һәр тиенен 8 «К. У-> № 3. 43
исәпләп тотучылар керәләр иде бугай- Арзан. 15—20 тиенгә кәбестә шулпасы белән тары боткасы яки кәтлит алып, тамакны әйбәт кенә туйдырып була иде. Хуш. инде булмаса. ресторанныкын авыз итеп карыйк.
Официант кечерәк миски белән аш китереп, минем тәлинкәмә бушатты. Исе дә тәмле, куе да икән үзе Әчкелтемрәк бу ашны бик яраттым, рәхәтләнеп, хәтта кәефләнеп ашап бетердем (акча түләгәндә белдем, солянка булган икән ул) Шуның артыннан зур гына тәлинкәдә, әйләнәсенә бәрәңге һәм төрле яшелчәләр салып, бияләй хәтле кыздырган ит китерде. Бу нигъмәтнең исем- шәрифләре ничек булгандыр, әмма мин аны да бик яраттым, бөртеген дә калдырмыйча ялтыратып куйдым Шуннан сон инде фәкыйрегез алдына кечкенә генә көмеш чәйнек белән каһвә дә килде. Сөте де. шикәре дә бик кечкенә аерым савытларда, хәтта эчә торган кечкенә генә чәшкәсе дә уенчык кебек кенә иде Кызы-ык! Тик ничегрәк итеп эчәләр икән бу каһвәне? Бәлки әз-әзләп кенә озаклап эчәргә кирәк булгандыр мин инде ике салып, ике йотуда бетереп тә куйдым.
Казанга килгәч, бу минем беренче мәртәбә шулай туйганчы сыйлануым иде. Ярый, аш булсын, актыгы булмасын! Хәзер инде һәммәсе өчен дә түләргә кирәк иде Әлбәттә, бу 15 тиенлек кенә ашау түгел иде. бәлки ике мәртәбә кыйммәтрәк түләргә туры килер, ну черт с ним' Официант кечкенә счетында шалт-шолт салды да. «Сездән җәмгысы 60 тиен!» — диде.. Энекәем, алтмыш тиен?' Мин бер мәлгә, ни әйтергә дә белмичә, телсез калдым. Кем уйлаган шул хәтле түләргә туры килер дип?.. Әмма берни эшләр хәл юк түләргә кирәк, түләмичә булмый..
Сез минем болай хафага төшүем өчен бер дә гаҗәпләнмәгез. Чөнки 60 тиен ул минем өч көнлек мәгыйшәтем дигән сүз. Онытмагыз, ак калачның кадагы 3 тиен иде ул чакта!.. Шушы сыйланудан соң мин бер биш ел ресторан тирәсенә аяк та басмадым..
Язмышны алдан юравы бик читен Укырга дип. ашкынып килеп, менә йомыш-юлга йөрүче малай булып киттем. Кайчагында уйлап куям: Казанда калмыйча кире Дәүләкәнемә кайтып китсәм, нәрсә булган булыр иде икән? Бер елдан тагын әйләнеп килер идемме икән, әллә бүтән тарафларга (мәсәлән. Урта Азиягә) китеп барыр идемме, яки бөтенләйгә Дәүләкәндә утырып калыр идемме икән? . һич әйтә алмыйм, әмма Дәүләкәндә утырып калу минем өчен иң аянычлы язмыш булыр иде Бу кечкенә җирдә укырга да. эшләргә дә перспектива юк диярлек, күп булса берәр волость (соңыннан район) оешмасында счетовод-мазар булып калыр идем Юк. түзмәс идем мин мондагы шартларга. Дәүләкән үзе. Днмнәре-тугайлары җаныма никадәр якын булса да. башымны барыбер берәр якка алып чыгып китәр идем. Димәк, хәзергә, эш табып. Казанда калуым, һичшиксез, дөресрәк булгандыр — шулай юатам мин үземне киләчәк турында өмитләнеп уйлаган чакларымда..
Без үзебезнең шыксыз торагыбызда кәефле генә яшәп ятабыз Егетләр торалар да Архумаска йөгерәләр, ә мин эшкә. (кайберәүләр ни өчендер урыннарыннан тормыйча ятып та калалар) Кич.халык җыелгач, торак җанлана. Мичне ягып җибәрәбез, кәтилүкләрдә чәй кайнатып, ашап-эчеп алабыз Егетләр ишеткән-күргәннәрен сөйлиләр. Уен-көлке, сүз-бәхәс — барысы бергә.. Әйтергә кирәк, егетләр бик ярлы яшиләр. 9 сум стипендия аларның ашарларына да җитми, шуңа күрә һәркайсы нинди дә булса эш табып, акча эшләп алу ягын карый. Әгәр шуңа ирешсә, ул инде тук һәм шат. Байлык турында уйлау да. сөйләү дә юк. Ач булмаса. өстендә бер кат кием булса, студент шуңа’ бик канәгать. Ул чактагы аңлавыбыз буенча, байлык буржуйда гына булырга мөмкин, акча да әнә нэпманнар кулында гына!. Хәтта зур урыннардагы совет работниклары да байлыкның нәрсә икәнен белмиләр дип уйлыйбыз һәм аларга көнләшеп карау да юк иде. Бәлки дәрәжә-авторитетларына гына кызыгу булгандыр.
Кыскасы, ашау такы-токы, өс-баш юка булса да. күңел көр, зарлану юк. барысы да бик табигый, шулай булырга тиеш’ тә кебек иде. Яшьлекнең өстенлеге һәм кодрәте бу. Уйиау-көлү. кызык сөйләү, бер-берен үртәү һәм шаярту — менә арып кайткан егетләрнең бөтен эше шул дияргә дә ярый (китап уку. хат язу. ертык-сүтекне тегүдән кала) Шаярту дигәннән, егетләрнең хыяллары бу юнәлештә бик шәп эшли иде. Бер генә’ мисал. Безнең арада һәркөнне диярлек бик соңга калып кайтучы бер иптәшебез бар иде. Бәшәр дип йөртә 114
идек без аны Менә шул Бәшәр барыбыз да йокыга киткәч кенә кайтып керә io кыштыр кыштыр йөрергә тотына, һәм шуның белән ачуыбызны бик китерә иде Ахырда егетләр моны кызык итәргә булдылар Каяндыр таза бау табын, аның тончанын шул бау белән түшәм уртасындагы әлеге тимер ыргакка күтәртеп, асып куйдылар Бер заман егетебез, гадәтенчә, бөтенебез ятып беткәч, караңгы торакка кайтып керде, шак-шок басып, ята торган урынына барды һәм туктап. ф тынып калды Ә без. йоклаган булып, тын да чыгармыйча тынлап ятабыз = Бәшәр әкрен генә капшанып, тончанын эзли башлады, шырпы яндырып та | карады, ә тончан юк кына бит Бик аптырады малай, «ый-й» дигән рәнҗүгә * охшаш бер аваз чыгарды, аннары сүгенеп, бәрелә-төртелә зал буйлап йнрергә J тотынды Егетләр исә уянган булып, кычкыра башладылар: «Нәрсә йөрисең ? мунча пәрие шикелле, көн дә йокы бозып, безобразие! Ят хәзер үк. югыйсә үзеңне дә тнпкәләп чыгарабыз' » (кайберәүләр тәкатьләре бетеп, юрганнары _ астында буыла-буыла көләләр) Бәшәр тагын бераз сукранып, әрле-бирле йөрде 2 дә. 1 >пчаны торган буш жиргә бишмәтен җәеп, ахырда йокларга ятты. Ә егетләр = һаман аны үртиләр «Ияләшеп алды бер нэпман кызына, понимаешь! Ә без ? монда аның каннар пәрәмәч белән сыйланып кайтканын көтеп ятыйк.имеш' х Булмый болай. хватит!..»
Хәлбуки. Бәшәрнең хатын-кыз яныннан кайтуы бик мөхәл иде Үзе ул буе-сыны белән бәләкәй — арык кына, шуның өстенә кыюсыз-мокыт кына бер = егет — белмим, нәрсәсе белән генә хатын-кызга ошый алыр икән?! Мөгаен. J берәр жирдә эш табып, берәүгә дә әйтмичә, шунда эшләп йөрүе булгандыр
Бичара, бу төнне ул ихтимал юньләп йоклый да алмагандыр, әмма иртәгесен тәмам яктыргач, күзен ачып җибәрсә, ни күрсен моның топчаны сәләмә матрасы белән ак түшәмгә терәлеп үк асылынып тора! Егет шаккатудан телсез калды диярлек, бары тик «ый-й» дигән шатлык авазы гына чыгарды, аннары инде үзе дә тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде
Моның ише кызыклар безнең «ночлежка»да әледән-әле булып тора иде. Тик кайчагында шаулап көлү белән генә чикләнеп калмыйча, бик нык үпкәләшеп, хәтта тәпәләшүгә дә барып җитә идек. Бер жирдә өелешеп яшәгәч, шунсыз булмыйдыр ахрысы...
* * *
Бу хакта хәзергә сүзне бүлеп, күптән үз чиратын көткән яңа бабка күчәргә вакыттыр ахрысы Минем бит әле һаман да әдәбият дөньясы турында бер сүз дә әйтә алганым юк сез дә. ихтимал, шуны көтә торгансыздыр. Мин бит башта ук кая. нинди тарихи жиргә. нинди хикмәтле калага килүемне белеп килдем. Белеп кенә түгел, зур өмитләр баглап килдем. Казан — ул татар мәдәниятенең үзәге. Казан — ул татар әдәбиятының бишеге, шушында инде аның бөтен атаклы әдипләре һәм шагыйрьләре Тукай үлгәнгә дә әле күп еллар узмаган, анын бөтен замандашлары исән-сау диярлек, шушында яшиләр һәм эшлиләр Алардан башка монда хәзер күпме яңа әдипләр, яңа шагыйрьләр калкып чыкты Мин аларның да кайберләрең, мәсәлән, Шамил Усмановны. Такташны укып та. ишетеп тә белә идем Билгеле инде, минем Казанга килүдән беренче максатым уку булса, икенчесе һичшиксез, шул әдип, шагыйрьләрне күрү, шулар арасына әкренләп булса да керү иде Язып үткәнемчә, мин бит инде үзем дә Дәүләкәндә чакта ук каләм «тибрәтә» башлаган идем, шулай булгач, мондагы әдәбият дөньясының мине үзенә никадәр тартып торганын әйтеп тору бәлки артыктыр да Кыскасы, шул ук елның көз ахырында яки кыш башында булса кирәк, миңа бу мавыктыргыч дөньяның бусагасыннан, ниһаять, атлап керергә дә туры килде
Мәгәр башта тере әдипләрдән кемне һич көтмәгәндә генә күрү бәхетенә ирешүемне язып үтим әле Китап кибетенә барганда-кайткаида. еш кына Ленин бакчасы аша үтеп йөри идем. Көннәрдән беркөнне менә шул бакча аша үтеп барам Көз ахыры, агачлар инде шәрә, бакча юллары сары яфраклар белән түшәлгән Тын-буш юлларның берсеннән ак сакаллы кечерәк бер бабай тәгәрмәчле креслоны әкрен генә этәреп килә Креслода пенсне кигән бер кеше утыра Каршыма килеп житмәс борын ук мин ниндидер бер күңел сизенүе белән креслодагы кешенең Фатих Әмирхан икәнен танып алдым «Я, хода!»— дидем ирексездән эчемнән I еиә һәм шунда ук адымнарымны әкренәйттем Әнә шулай бик әкрен генә без кара-каршы якынлаштык Ип мәшһүр әдип, бөек Тукай замандашы, укып беләм. рәсемнәрен күреп беләм. гарип булуын да ишеткәнем бар иде - бәлки шуңа күрәдер, мин ниндидер изге бер затка очрагандай эчке киеренкелек һәм дулкынлану белән бөтен дикъкатемне җигеп, аның йөзенә карап уздым Ахрысы
шунадыр, өстендәге киемнәре хәтеремдә дә калмаган, тик башында фетр эшләпә иде бугай. Әмма йөзен яхшы хәтерләп калдым Протретларына бик охшаган--озынча ак йөз. калын гына иреннәр, калын пенсне аша караган коңгыртрак зур күзләр Тагы кунелгә кереп калганы — анын карашы да. чырае да мина ни өчендер бик уйчан-житди булып күренде Соңыннан, еллар узып искә төшергән чагымда да минем күз алдыма гел генә аның әнә шул уйчан- житди кыяфәте килә торган иде Димәк, хыялым эше генә булмаска тиеш бу. Бабай белән әдип минем яннан, корган яфракларны кыштырдатып, сөйләшмичә әкрен генә уздылар Бер арык кына егетнең, туктый язып, йотылып карап китүенә дә алар игътибар итмәделәр шикелле. Әллә тагын каршыларына чы гыйммы икән дип уйлаган идем дә. ярый әле андый әрсезлектән тыелып кала белдем
Фатих Әмирханны икенче тапкыр күрүем «Сания» операсында булды Өч кеше Солтан Габәши. Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградовлар тарафыннан язылган беренче татар операсы «Сания», мәгълүм булганча. 1925 елның июнендә, ягъни Татарстан республикасының 5 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә беренче мәртәбә куелган булган. Казанның мәдәни тормышында ул зур вакыйгадан саналган, ул хакта гәзитәләр дә күп язган. Галнмжан Ибраһи- мов премьера көнне пәрдә ачылыр алдыннан нотык та сөйләгән. Фатих Әмирхан үзе дә анын хакында, әсәр әле сәхнәгә чыкмас борын ук. моңарчы хыялларда гына йөргән опера сәнгатенең, ниһаять, бездә дә тууына сөенеп махсус мәкалә бастырган
Менә шул «Сания» яңадан 1926 елның январенда уйналачак иде Афишаларын күрүгә, миндә бик табигый рәвештә көчле теләк туды — ничек кенә булса да барырга, карарга! Бу теләк сәнгатебез өчен күңелләрдә үзеннән-үзе уянган милли горурлык белән бәйләнгән иде. Аннары бит минем опера дигән нәрсәне күргәнем дә юк әле. ишетеп кенә беләм. ничек инде аны - үзебезнең саф татарча операбызны күрмичә калырга мөмкин ди5! Әмма аңа эләгүе ансат булмаячак, хәзер кышкы театр сезоны. «Сания»нең икенче тапкыр гына уйналуы, халык, әлбәттә. ябырылып киләчәк. Хәер, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга диләр, мин дә йөри торгач билетның арзанлысын, ниһаять, кулыма төшердем Аның каравы, минем урыным иң югарыда булачак
Ләкин бер кимчелек шатлыгымны бозып, эчемне гел пошырып тора иде Театрга киеп барырлык юньле киемем юк. Чиста ак күлмәгем бар, ә менә пннжәгем бик хөрти — жиң очлары сүсәргән, житмәсә. бер терсәге дә тишелгән. Бу кисм белән ничек итеп бармак кирәк? Оят бит' Ярлылыкка күнеккән кеше дә театрга ертык кием белән бармый торгандыр инде Терсәкне ямарга, ичмасам, ямаулыгы да юк Нишләргә соң. егетләр? Ахырда уйлана-борчыла торгач, үземчә бер хәйләсен таптым пинжәкне эчтән киеп, аның өстеннән ак күлмәкне кидем дә. билемне каеш белән кысып, буып куйдым Бу чын. монда бернинди арттыру да. ялган да юк. Торактагы иптәшләр көлеп, мине тынычландырдылар да әле «Сиңа болай кию килешә дә икән, әзрәк тулыланып киттең».— диделәр Әйе. бар иде. бар иде. «талдин нечкә» сылу чаклар!
Шулай итеп, мин пинжәк өстеннән күлмәк киеп, беренче татар операсын ка-рарга бардым Ә театрда халык — үзе бер тамаша1 Кемнәр генә юк. Укымышлы зыялылар, әдипләр, шагыйрьләр, төрле дәрәжәдәге җитәкчеләр һәм хәрбиләр, шулай ук укучы яшьләр — кыскасы, шәһәри Казанның бөтен каймагы җыелган булырга тиеш һәм шулар арасында килеш-килбәтләре белән үк аерылып торган шактый зур бер төркем — яңа байлар (нэпманнар) белән аларның тулы хатыннары Ирләре иске заманча бик шәп тройка костюмнан һәм кара кәләпүштән, ә хатыннарының өстендә атлас та бәрхет, энже-мәржән дә асылташ Болар, әйтерсең, опера караудан бигрәк үзләрен күрсәтер өчен килгәннәр 1 Шул зиннәтләре белән алар күз явын алып, хуш исләр таратып, зур фойеда әкрен генә әйләнеп йөриләр Әйе, гаҗәеп бер чуарлык һәм аермалык бүген монда Әмма беренче татар операсы уяткан хисләр уртак һәм кәефләр дә бер төсле иде. минемчә
Үз ишләремне дә караштырдым Ләкин алар бик аз иде бугай. Ә менә элеккеге студент формасындагы яшел тужуркалы, жиз төймәле җитү егетләр күренгәләде Шулай ук кечкенә калфаклы зифа туташлар да күзгә чагылмыйча калмады. Мин аларга бик кызыксынып һәм ирексездән сокланып карадым — гүя
Күптән түгел Исмәгыйл абзый һилалов сөйләде: шул заманда алар белән бер йортта торган тегүче хатыннан нэпман бичәләре «Сания» операсына махсус киеп барыр өчен 70 күлмәк тектергән булганнар.
алар үтеп киткән, инде яңадан кайтмас заманның сирәк кенә сакланып калган соңгы яшьләре иде Кыскасы, үзем кебек өтекне һәм арыкны мин монда очратмадым Мәгәр моңа бер дә көенмим Мине биредә этем дә белми, урыным да каядыр өченче катта, ичмасам, тыныч җан белән уенны карый алачакмын
Хуш, инде «Сания»не тамаша кылыйк. Иң әүвәл, пәрдә ачылмас борын, сәхнә алдындагы чокырда утыручы музыкантлар, бер куе чәчле, какча гына . кешенең нечкә генә таягын селкүгә, төрле уен коралларында дәррәү генә уйнап е җибәрделәр. Операның башымы, керешеме булса кирәк бу (увертюра дигән ? сүзне ишеткән юк иде әле) Оркестр күпмедер уйнаганнан соң пәрдә әкрен 5 генә ачылды. Сәхнә бик түбәндә булгач, андагы бөтен нәрсә ничектер ерагаеп, 3 кечерәеп күренә икән. Уйнаучыларның да мин иң элек баш түбәләрен генә күрәм 5 Әнә кырпу бүрек кигән егет, әнә кечкенә калфак кигән туташ, тагын әнә кама S читле б\рек кигән бер агай да йөри (бусы Солтан Габәши уйнаган староста * булып чыкты). Алар барысы да оркестр уйнаган көйгә ияреп, үзара җыр * белән генә сөйләшәләр, җыр белән генә аңлашалар. Мәсәлән, гап-гади «Исәнме, х абзый!» — дигән сүзне дә җырлап-сузып әйтәләр Опера шулай булырга тиеш = тә инде ул — бу кадәресен генә без дә беләбез. Мин дикъкать белән тыңлыйм Операның үзәгендә мәхәббәт вакыйгасы торуын мин башта ук аңладым дияргә * була Музыка өзлексез уйный, геройлар да өзлексез җырлыйлар, җыр-музыка- ж нын миңа ошаган урыннары күп, ошап бетмәгән урыннары да юк түгел, әмма никадәр бирелеп тыңласам да, бер нәрсә мине һаман борчыды да торды: җыр s белән сөйләшүне мин юньләп аңлый алмыйм икән. Нәрсә хакында сүз бара, п бер-берсенә нәрсә дип әйтәләр — менә шуны тота гына алмыйм бит. Гаҗәп! Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне мин күбрәк хәрәкәтләренә, чырайларына, тавышларына карап кына чамалыйм. Ә сүз юк, сүз миңа килеп җитми, шуның аркасында күп нәрсәне аңламыйча калам. Бу хәлгә аптырадым да, пошындым да. бәлки урыным начарга күрәдер дип тә уйладым. Ләкин ничек кенә булмасын, операдан чын ләззәт алдым дип әйтергә телем бармый. Хәер, минем яшьтә һәм беренче мәртәбә генә карауда бу. бәлки, мөмкин дә түгелдер. Ә шулай да беренче татар операсын күрә алуыма бик шат булып, халык кичергән горурлыкны мин дә чын ихластан кичереп, мактанып та йөрдем.
Моңа инде күп еллар узды. «Сания» операсы күптән онытылды, әмма гаҗәпкә каршы, бер хакыйкать шулай да сакланып калды. Соңыннан, тәмам дәү абзый булып җиткәч караган опералар белән дә шундый ук хәлне татырга туры килә иде Нинди генә операга барсам да мин, билгеле, музыкасын тыңлыйм, бай декорациягә, зиннәтле киемнәргә карап утырам, ә менә җырлап әйтелгән сүзләрнең уннан берен дә аңлый алмыйм Шулай итеп, операга салынган фикер, мәгънә миңа килеп җитмичә кала. Бу бик зур оттырыш, чөнки мәгънәне мин сүздән табарга гадәтләнгәнмен. Ахрысы шуңадыр, опера мине бервакытта да чынлап торып җәлеп итә алмады. Ихтимал, бу минем бик зур кимчелегемдер, наданлыгым, мокытлыгымдыр, ләкин «культурный» булып күренер өчен генә аңлыйм, яратам дип ялганлыйсым килми. Ә бит мин балачактан ук җыр ишетеп, җыр белән сихерләнеп үскән идем. Алайса, хикмәт нәрсәдә?
Бәлки һәр сәнгатьнең үз вакыты бардыр. «Сания» операсы язылган елларда безнең татар тамашачысы бу бик катлаулы, бик нечкә сәнгатьне тиешенчә аңлап, кабул итү дәрәҗәсенә килеп җитмәгән иде әле. Операны заказ белән яздырып булса да, аны аңларлык тамашачыны махсус хәзерләп булмый, билгеле. Димәк, икесе дә бергәрәк өлгерергә тиештер инде. Тагы да ачыграк әйткәндә, һәрбер сәнгать халыкның мәдәни үсеше белән бәйләнгән рухи ихтыяҗыннан туса гына, аны җиңел аңлап та, табигый кабул итеп тә була торгандыр Моның шулай икәнен безгә шул ук елларда үсеп киткән һәм беренче нәүбәттә Салих Сәйдәш исеме белән бәйләнгән музыкаль сәхнә әсәрләре бик ачык күрсәтте. Халык бу әсәрләрне бердән яратты, бердән кабул итте, чөнки ул инде «Галия- бану»дан соң җыр-музыка кергән драма әсәрләрен көтеп кенә тора иде Димәк, андый әсәрләргә ихтыяҗ тәмам өлгереп җиткән булган һәм шуннан соң инде операга да ерак калмый кебек. Ихтимал, аны тудыручылар шулай уйлаганнардыр да, әмма кайчагында якын араны да бик авыр үтәргә туры килә. Ләкин нихәтле генә авыр булмасын, революциядән соң опера сәнгате союздагы төрки халыклар арасыннан иң элек бездә туды. Мәдәни тормышыбызда бу зур вакыйга иде. һәм халык аны шулай кабул да итте. Инде операны аңлау, ярату мәсьәләсенә килгәндә, бу төрле кеше өчен төрлечә — монда уртак кагыйдә булуы мөмкин түгел. Әгәр шулай икән, гаепләштән булмасын Ә менә операның үзен беренче булып, тәвәккәллек белән фидакарьлек күрсәтеп иҗат итүче Габәши, Әлмөхәммәт, Виноградовларны без истән чыгармаска һәм тирән хөрмәт белән, һичшиксез, яд итәргә тиешбез.
Сүзем бит минем Фатих Әмирханны икенче тапкыр күрүем турында иде Нәкъ менә «Сания» операсында, кайчандыр үзе хыял иткән милли опера тамашасында' Антракт вакытында мин түбәндәге фойега төштем - читтән генә булса да шунда әйләнеп йөргән Казан публикасын әзрәк күзәтәсем килгән иде Карасам, залга үтә торган ике ишек арасындагы стена буена Фатих Әмирханны креслосы белән чыгарып куйганнар Минем игътибарым шунда ук ана күчте. Якынрак бардым, ләкин инде әдипне аның үз геройларына охшаган студент формасындагы егетләр һәм калфаклы туташлар урап алганнар иде Мин. билгеле, алар арасына кысылып керергә кыймадым, тик шулай да түгәрәкнең әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан килеп, әдипнең йөзен күрергә тырыштым Егетләр һәм туташлар аңа комплимент һәм мактау сүзләре әйтәләр, ә ул саран гына елмаеп, башын селеккәли. нидер әйтә дә шикелле, ләкин миңа ишетелми иде Ә менә чырае, бакчада күргәндәгечә, һаман шулай җитди- уйчан иде (хәтта боеграк та кебек иде) Шулай торып калды әдипнең йөзе-чырае минем хәтердә һәм шулай гына сакланды да хәзергә кадәр Вакыт-вакыт хыялым эше түгелме икән бу дип шикләнеп тә куям, әмма барыбер Фатих Әмирханны башкача күз алдыма китерә алмыйм Чөнки ул минем өчен бер үк вакытта гаҗәпләнү. кызгану һәм соклану катыш тирән ихтирам уяткан бөек әдип кеше иде (хәер, еллар узу белән, кызгану тойгысы үзениән-үзе диярлек бетте, чөнки рухи көчле фидакарь затларны гариплеге өчен генә кызгану мөмкин түгел икән) Менә шул затны мин тере чагында күреп калу бәхетенә ирештем!
Ә нәкъ ике айдан инде Фатих Әмирхан дөнья белән дә бәхилләште («Сания» операсы 16 январьда уйналган иде. Ф Әмирхан 13 мартта вафат булды) Зур үкенечкә каршы, мин әдипне озату вакыйгасын күрә алмадым Нәкъ шул көнне мине кибет хезмәткәрләре исеменнән ниндидер бер профсоюзлар жыелы- шына җибәргәннәр иде. бөтен көнемне бик гадел рәвештә шунда утырып үткәрдем. Хәлбуки, күрүчеләр Фатих Әмирханны озату шактый хикмәтле булды дип сөйләделәр Бер яктан совет жәмәгатьчелеге Йрек мәйданында митинг ясап, нотыклар сөйләгәннәр, икенче яктан.әдипнең якыннары, мәрхүмнең васыяте буенча дип. муллалардан аңа женаза укытканнар, һәм бу ике төрле озату каршылыксыз, шома гына узмаган булса кирәк
Ул көннәрдә матбугат Фатих Әмирхан турында күп язды Тукайдан соң татар әдәбиятында бу иң зур югалту иде. Моны һәркем диярлек шулай аңлады. Әмма Фатих Әмирханның нинди язучы булуына килгәндә, монда инде бик тиз катгый бер караш өстенлек алды Фатих Әмирхан — буржуа язучысы' Үлүенә багышланган беренче мәкаләләрендә үк (мәсәлән. Г Сәгъди мәкаләсендә) ул караш ачык әйтелгән иде. аннары, күп тә узмый, андый караш әдипкә, көйдереп суккан тамга шикелле, кырып та бетермәслек итеп ябыштырылды Бу эштә Г Толымбайский аеруча зур тырышлык күрсәтте. Әдипнең үлүенә бер ел тулу уңае белән ул болай дип язып чыкты.
— Фатих Әмирхан, буржуа сыйнфы сәнгатьчесе буларак, буржуа сыйнфы алга барганда алга барды Буржуа сыйнфы бетүгә йөз тоту белән бергә, ул да зәгыйфьләнде, төшенкелеккә йөз тотты («Безнең юл». 2 сан, 1927 ел)
Бусы әдипнең иҗатына карата әйтелгән сүзләр. Ә менә әдип үлгәннән соң ике ай да үтмәгәндер, аның әсәрләре турында ул. Толымбайский, мондый карар чыгарырга да өлгерде:
— Бу китапларның хәзерге вакытта эшче-крестьяннәргә бер тиенгә дә кирәкләре юк Шулай булгач, хәзерге көндә боларны бастырып тарату сәяси җинаять булачак («Безнең юл». 5—6 саннар. 1926 ел)
Күрәсез, нинди рәхимсез хөкем' Әйе, төрлесен ишетергә, төрлесен күрергә туры килде Ярый әле. моның ише хәлләр саташулы авыр төш шикелле үтте дә китте. Мең шөкер, без Фатих Әмирханның исемен дә. бай мирасын да баш очындагы мәрмәр ташын да югалтмадык1 Без аңа һәрвакытта баш неп узабыз Күптән юкка чыккан буржуазия түгел, ә татар халкы чын хуҗа аның үлемсез мирасына!
Г Толымбайский үзе дә бик кызганыч. Әдәбият күгендә I Нигъмәти ачкан биш йолдызның берсе иде бит Әмма язмыш дигәнең аны да аяп тормады Күктән җиргә сөрелгәндәй, бичара, юкка чыкты Каберен дә белмибез Тагын
Бу таш әдипнең каберенә 1927 1928 елларда куелган Кара мәрмәрне Яңа бистәдә Әмирхановлар гаиләсе белән якыннан аралашып яшәгән Исхак Карташев Ленинградтан барып алып кайткан Ташка «Әдип Фатих Әмирхан» дигән сүзләрне бик матур итеп К 11матов фамилияле кеше язган булган Болар барысы да җәмәгатьчелектән җыелган акчага эшләнгән.. Моны мина Исхак абзыйның улы. сугыш һәм хезмәт ветераны Заһид Карташев сөйләде (Ә. Е.)
бер шекер итик, язганнары югалмады, ичмасам! Малай чагымда кеше кулында гына бер китап күргән идем. Исеме — «Үзеңә кайта». Ни хикмәттер, укылмаган китапның исеме шушы көнгә кадәр күңелдә сакланган Нидер аңлаткан булса кирәк ул мина... Үзеңә кайта! — бик гыйбрәтле сүз бу, минемчә.
Әдәбият дөньясы. Ниндирәк икән ул?.. Бик мавыктыргыч та һәм куркыныч 2 та кебек бу дөнья1 Бигрәк тә минем ише ерактан килгән, үзенә әле бик үк s ышанып та бетмәгән бер үсмер егеткә Хәер, миннән соңрак килеп тә. әдәбият 5 дөньясына ансат кына кереп киткән һәм тиз арада түренә үк узарга өлгергән 3 егетләр дә булды булуын Ләкин мондый уңышны кешенең акылы, таланты. * булдыклылыгы белән генә аиллуы чтен — монда заман белән бәйләнгән HIIIUH- дер объектив сәбәпләр дә булырга тиеш иде Минем максатым исә. хәзергә бик = тирәнгә кермичә, үзем күргәнне һәм үземә кагылганны сөйләү белән генә чик- = ләнү — калган яклары тора-бара шулардай да бәлки беркадәр ачыкланыр
Хуш. ничек таптым соң мин ул әдәбият дөньясының ишеген? Ирек мәйданын- - дагы хәзерге Әфисәрләр йорты без килгән елларда комклуб дип атала иде. Көн дә 5 яныннан үтеп-сүтеп йөрибез, ләкин эченә кергәнебез юк, анда ниләр барын “■ белмибез Күпмедер вакыттан соң әлеге ТКУда эшләп йөрүче Әстерхан егете Z Мәсгуттән ишеттек: ул клубта атна саен татар язучыларының жыелышы була икән ләбаса! Бу хәбәр миндә шунда ук зур кызыксыну уятты: кемнәр, нинди язучылар жыела, нәрсәләр сөйлиләр анда, язучы булмаган кешегә дә керергә ярый микән? Мәсгут үзе дә ара-тирә ул җыелышларда булгалаганга күрә, миңа бик белеп: «Бернинди тоткарлык юк. пажалысты, барасың да керәсең!» — диде Бу инде ноябрь ахырлары булгандыр. Җыелышлар була торган нәүбәттәге җомганың киче килеп җиткәч тә мин. Фәтхелислам белән Мортазаны кыстый- кыстый ияртеп, әлеге шул комклуб дигән жиргә, ахшам кичәсенә ашыккан шәкертләр шикелле, шагыр-шогыр атлап киттек. Бардык, кердек, кемнәндер язучылар жыелышы кайда монда дип сорадык. Җыелыш бара иде инде — безгә юньләп игътибар итүче дә булмады. Таза имән урындыклар монда рәткә тезеп куелмаган, һәркем үзе теләгәнчә куйган да утырган (кайберләре н» .• атланып та). Ишек төбеннән ерак түгел безгә дә урын табылды - мыштым гына узып, без дә шунда чүгештек. Кеше әллә ни күп түгел, шулай да бер утызлап булыр. Минем чамадагылар да әзрәк күренә, күпчелеге исә 20 белән 25 ләр арасындагы житү егетләр Шулардан да олыраклар берничә кеше генә Өс-башлары да бик чуар. Юка пальто, бушлат, шинель, башларында кепка да фуражка — кыскасы, ни тапсалар, шуны кигәннәр, кием-салымга гүя полный талымсызлык! Тик менә кашне дигән нәрсә бик модага кереп бара икән. Өсләреннән салсалар да. кашнены муеннан алу юк. Аның бер башын алга, икенчесен артка салындырып куялар — моны кайбер язучыларның фоторәсемнәрендә дә бәлки күргәнегез бардыр
Ярый, болары кайбер вак-төякләрне искә төшерү генә... Мине иң кызыксындырганы кемнәр монда һәм нәрсә турында сүз алып баралар? Берсен дә әлегә танымыйм. Сөйләүченең фамилиясен әйтсәләр генә белеп калам Ләкин монда трибуна юк. һәркем утырган җиреннән генә тора да сөйли башлый, күбесенең фамилиясен әйтеп тә тормыйлар Менә кара бер егет ялкынланып гүя нотык сөйли — кем ул. хода белсен!
Хәлбуки, мин әле Дәүләкәннән ике яңа язучыны белеп дигәндәй килгән идем. Болар — Шамил Усманов белән Һади Такташ Соңгысының «Җир уллары» дигән китабы безгә дә килеп җиткән иде. Элегрәк шигырь белән язылган сәхнә әсәре яки озын шигырьләр бездә сирәк укыла иде. без әле, дөресен генә әйткәндә, аларның «тәмен» дә белеп җиткерми идек. Әмма «Җир уллары» һәм аның ахырындагы «Үтерелгән пәйгамбәр». «Таң кызы», «Бакчачылар» кебек шигырьләре безнең әдәбият сөючеләрне берьюлы әсир итте дә куйды. Кайберәүләр аларны яттан да шашынып сөйләп йөри башладылар... Мин үзем дә. билгеле, ул шигырьләрдән бихуш булган идем.. Менә шуларны язган Такташ дигән кеше бармы монда, булса, кайсысы, ничек итеп танырга?
Шамил Усманов исеме дә миңа яхшы таныш иде Хикәяләрен укыганым бар. аннары «Канлы көннәрдә» дигән драмасы бездә кат-йат уйналган да иде. Ул абый да биредә булырга тиештер инде
Соңгы вакытларда колакка тагын Нәҗми белән Кутуй дигән исем бик еш керә башлады Бик зәһәр шагыйрьләр булса кирәк Алар да мондадыр, әлбәттә. Тик бераз көтәргә генә кирәк, ачылмыйча калмаслар, явыллар. мишәр әйтмешли
Әмма сүз. бәхәс нәрсә турында соң монда — башта шуны белик әле Алай, баксаң, монда күбрәк берәр әсәр — шигырьме, хикәяме — укып, шуның хакында кызу сүз алып баралар икән Әйтергә кирәк, сөйләшү бик хор бара Торып сөйләүче әсәрне чөеп мактаса да. бетереп ташласа да әйтергә теләгәнен яра да сала Тыйнакланып, хәтер саклап тор> юк Мәгәр еш кына укылган әсәрне онытып, бөтенләй башка мәсьәләгә күчеп, үзара талашыр дәрәҗәдә бәхәсләшеп тә китәләр Бер-берсен шулай ук аяп тору юк. теленә ни килсә, шуны тота да чәпи Тыңлавы бик кызыклы, тагын ни ишетермен дип көтеп кенә торасың, һәм шуның белән бергә үзеңне ничектер энәләр өстендә утыргандай итеп тә тоясың
Беренче килүебездә мин кемнәрне күрүемне дә. ниләр ишетүемне дә хәзер инде ачык кына исемә төшерә алмыйм Әмма комклубтагы бу шау-шулы җыелышларга бик теләп йөри башладым Әле беркемгә билгесез үсмер егет кенә булсам да. бу инде минем әдәбиятка якынаюым, язучылар арасына керә башлавым иде. Хыялның әкренләп чынлыкка әйләнүе Озак та үтми, мин инде монда Такташны да. Кутуйны да. Кави Нәҗмине дә. Гомәр Галине дә. Хәсән Туфанны да. Толымбайскийны да күрдем, танып калдым сөйләгәннәрен дә ишеттем Болар — атаклылар, базарны тиз белеп була, ләкин алардан да яшьрәк, танылып өлгермәгәннәр дә аз түгел — миңа беренче нәүбәттә менә шундыйлар белән әкренләп танышырга кирәк булачак иде Билгеле, бу җыелышларга йөрүчеләрнең иң зур күпчелеге укучы яшьләр иде Үзләре язалармы юкмы, әмма мондагы бәхәсләрне тыңларга да. кирәксә бәхәскә кереп китәргә дә яраталар Алар арасыннан үзләрен өстен тотулары һәм кискен чыгышлары белән бигрәк тә ТКУ студентлары аерылып тора иде
Дәүрәк язучылардан Шамил Усманов. Фәтхи Бурнаш. Кәрим Әмириләрне мин монда очратмадым Шулай ук Галимҗан Ибраһимов. Фатих Сәйфи-Казан- лы. Кәрим Тинчурин кебек зур язучыларның да килеп чыкканнары булмады. Бу. әйткәнемчә, бары яшьләр җыелышы гына иде Төп ядрәсе дә аның Такташ. Нәҗми. Кутуй кебек 25 тән узмаган язучылар иде Шул ук елнымы, әллә соңракмы. ул җыелышлар «яшь язучылар түгәрәге» дигән исем белән йөртелә дә башлады
һәр җыелыш кемнең дә булса берәрсенең күтәреп килгән әсәрен укудан башлана. Аны бик игътибар белән тыңлыйлар Аннары инде сүз китә, сүз кыза, бәхәсләр кабына. Ул чакта ни сөйләсәң дә ярый иде кебек. Ягъни шул заманның әдәбиятындагы төрле агымнарга иярүчеләр һәркайсы үз юлын аклый, яклый һәм башкаларга да тагарга тырыша Тарихтан мәгълүм ки. бездә ул чакта Кутуйны футурист. Нәҗмине имажинист..Такташны символист дип йөртәләр иде Мәгәр агымнары төрле булса да. максатлары бер: иң элек аларның һәркайсы иске әдәбияттан баш тарта, иске язучыларның берсен дә үзе өчен авторитет дип санамый (хәтта Тукайны да) һәркайсы иске буржуаз әдәбияты урынына яңа. пролетариат әдәбияты булырга тиеш дип бара, шуны кайгырта, шуның өчеи җаны-тәне белән көрәшергә әзер тора Аннары инде һәркайсы яңа эчтәлекле яңа форма кирәк дигән карашны алга сөрә. Ә нинди форма пролетариат әдәбиятына яхшырак туры килә менә бу мәсьәләдә инде алар кылычларын уйната башлыйлар һәркайсы үзенекен мактый, башкасын яманлый, бары үз «агымы» өчен сугыша Хәер, сугыша дип әйтү артыграк булыр, чөнки алар үзара бик дуслар, бер-берсенә сәяси гаеп тагу юк әле ул чакта, кызып бәхәсләшәләр дә көлешә-көлешә таралышалар
Күп нәрсәдән хәбәрсез булганга күрәдәр инде, мин ул җыелышларда сөй ләгәннәрнең барысын да аңлап та бетерми идем Мәсәлән, нәрсә ул имажинизм? Кайдан килгән нинди җәнлек?. Күпме ишетсәм дә. ачык кына белә алмадым мин аны. Мәгәр җыелышларның барышы, кабатлап эйтәм. бик кызыклы иде Катнашучыларның «исемле» яки «исемсез» булуларына карамастан, үзләрен бер тигез итеп тотулары, берәүдән дә курыкмыйча иркен-кыю сөйләүләре, авторитетлар белән дә артык хисаплашмаулары миңа да ошап киткән иде (дөрес, мин моңарчы күбрәк иске әдәбиятны укып үскәнгә күрә, иске язучыларның. Галимҗан Ибраһимовтан кала, һәммәсен дә диярлек себереп түгүләрен ничектер күңелем белән кабул итеп бетерә алмый идем Ләкин моны барысы да пролетариат әдәбияты хакына эшләгәч, бәлки шулай кирәктер, шунсыз булмыйдыр дигән уй да нрексездән башка килмичә калмый иде).
Җыелышларның әнә шул хөрлеге белән мавыгып булса кирәк, мин дә бер килүемдә кул күтәреп сүз сорарга җөрьәт иттем. Дәүләкәндә яза башлап та Казанга килгәч бетергән бер әйберем бар иде — менә шуны мондагы дәү абыйларга, әйдә ни булса ул дип. тәвәккәлләп укырга булдым Миңа рөхсәт иттеләр, исем-фамилнямне сорадылар Тордым, кулымдагы озын кәгазьләрне калтырата биреп, кызу гына укый башладым Бик ашыкканга күрәме, мин
үземнең ничегрәк укуымны да, хәтта тавышымны да юньләп ишетмәдем дә диярлек Ләкин мин тотлыкмыйча тиз укырга күптән өйрәнгән идем инде Бәлки шуңадыр, мине тынлык саклап, игътибар белән тыңладылар кебек — һәрхәлдә, шулай тоелды миңа укыган чагымда Ә менә укып бетергәч, кемнең дә булса сорау бирүен якн торып берәр төрле фикер әйтүен белмим, юк, һич кенә дә хәтерли алмыйм. Әмма бер нәрсә бик нык хәтеремдә торып калды Гомәр Гали дигән язучы кулымдагы кәгазьләрне «Кая. энекәш, бу нәрсәңне миңа биреп җибәр әле»,- дип, миннән сорап алды Мин аның «Безнең юл»да эшләгәнен белми дә идем, ләкин абый кеше сорагач бирдем дә җибәрдем Ни өчен, нинди максат белән алганын сорап та тормадым Ә күпмедер вакыттан соң Гомәр Гали минем шул әйберемне, яртылаш кыскартып. «Озын көй тыңлаган да» дигән исем белән «Безнең юл»да басып та чыгарды (1926 ел. март саны) һич көтелмәгән гаҗәеп бер эш булды бу минем өчен Беренче тапкыр дөньяга басылып чыгуым, җитмәсә, «Безнең юл» кебек иң дәрәҗәле, иң күре некле бер журналда' Әгәр шул санны ачып карасагыз, сез анда Галимҗан Ибраһимов һәм Габдрахман Сәгъди мәкаләләрен, Такташ. Кутуй, Туфан шигырьләрен, Толымбай, Гомәр Гали хикәяләрен күрерсез — әнә кемнәр арасына килеп кергән бит без фәкыйрегез дә!
Билгеле, минем шатлыгым баштан ашкандыр инде, ләкин озакка бармагандыр днп уйлыйм Чөнки журнал битләрендә чыгу ничектер җиңел иде ул чакларда Әнә күрдегез, бер Гомәр Галинең теләге җитте минем әйберне журналда басу өчен һәм әнә шулай ансат кына чыгып, тиз арада танылып китүчеләр дә аз булмады — яшь көчләр өчен әдәбиятка киң юллар ачылган иде бу бик кызыклы һәм шау-шулы вакытта.
Инде минем әйбернең үзенә килгәндә, ул шәкертләрчә ияреп язылган нәсер сыман бер парча иде Эчтәлеге болай Шәйморат исемле башкорт агае кырын ятып, озын көй тыңлаганда, үзенең үткәнен — бишенче ел революциясе вакытын да җирле алпавытка каршы баш күтәрүен, шуның өчен төрмәләрдә утыруын. Себер җибәрелүен, анда күргән газап-михнәтләрен күз алдыннан кичерә Бу, әлбәттә, миңа китаптан күчкән (революциясен дә, алпавытын да, төрмәсен дә минем бит күргәнем юк). Әнә шул укып-белгәнемне озын көй белән бәйләп, аңа сыйнфый мәгънә салып, язып чыкканмын инде Бәлки шуның өчен ул журналга кереп тә киткәндер. Әгәр дә ки мин моңлы башкорт көен тыңлаганда үзем ниләр кичергәнемне язсам, ул нәрсә, ай-һай, болай ансат кына үткән булыр идеме икән әле?!
Кыскасы, уйламаган-көтмәгәндә генә мин әдәбият дөньясына беренче адымны атладым һәм, әйтергә кирәк, бу минем иң җиңел адымым булган икән Башка инде ул кабатланмады.
1926 елның июнь башларында без. өйләребездән бергә чыгып киткән ике егет, шулай ук икәү бергәләп Дәүләкәнебезгә кайтып китәргә булдык Фәтхелисламның укулары тәмамланды, ә мин эшләгән җиремнән расчет алдым Язга чыгу белән, үпкәләремнең начарлануын сизеп, Әбүбәкер абзый Терегуловка күренгәч, хәтерлисездер, ул миңа тизрәк Дәүләкәнемә кайтып китәргә кушкан иде. Ә законлы отпускага бик ерак иде әле, шул сәбәпле китап кибетеннән аерылырга туры килде Без инде болай да Дәүләкәнебезне бик сагынган идек. һәм. озын юлга күп вакыт әрәм итмәс өчен, әкрен йөзгән пароходка утырмыйча, кызу чапкан поезд белән кайтуны артыграк күрдек Рузаевкада Уфа якларына китүче поездга күчеп утырганнан соң, Самара аша тәүлек ярым дигәндә, үзебезнең кечкенә станциябезгә кайтып та төштек (ә пароход белән Уфа аша кайтканда, биш тәүлек киткән булыр иде)
Ахрысы алдан хәбәр иткәнмендер инде, каршы алырга атакай белән энем станциягә килгәннәр иде Беренче мәртәбә читтән, ерак җирдән кайтканга күрә, алар мине чак күтәреп кенә алмадылар Мондый сөенечле, мондый бәхетле каршы алуны мин бүтән татымадым да шикелле — хәтта сугыштан исән-сау кайтып кергән чагымда да! Мин әле Дәүләкәнгә беренче кайтуымда газиз бала идем, дөрес, буй җиткән, инде үз көнемне үзем күрә башлаган, әмма барыбер кадерле — газиз бала идем Ихтимал, атакайның бу хәтле шатланып каршы алуында сагыну гына түгел, мине егет итеп күрү горурлыгы да булгандыр . Инде өчәүләшеп өйгә кайтып кергәч, инәй бичара, сүзен дә әйтә алмыйча, юеш иреннәре белән минем битемнән үбеп алды Сабый чагымда үпкәннәрен хәтерләмим, соңыннан күпме җирләрдә йөреп кайткан Чакларымда да мине
болай үпкәне булмады — бердәнбер онытылмыйча сакланганы шушы беренче кайтуымда кабаланып, ыңгыраша биреп үбүе булды Тамгасы битемдә калмаса да. күңелемдә гомерлеккә җуелмаслык булып калды.
Мин Казаннан матурланып кайткан идем Буйга да сузыла төшкәнмен, чәчләрем дә алкаланып тора, битем дә чәчәктәй бнк чиста әлхаснл. малай чакның «кытыршылыклары» бетеп, нәфис кенә, нечкә генә егет булып киткәнмен Ә инәй. бичара, кечерәйгән, инәй. бер могҗизага караган шикелле, миңа түбәннән авыру күзләре белән исе китеп карый («Матурлык» хикәясен исегезгә төшерегез) Гүя ышанып та бетә алмый — арык, чирләш малайдан бер ел эчендә шушындый бер сылу үсеп чыгар икән?!
Мин әзрәк мактанып ташладым бугай Ләкин дөресе шулай, читтә уздырган елга якын вакыт минем егет булып өлгерүемне чынлап та тизләткән иде Тик шунысы аяныч Казан шикелле данлыклы бай каладан кайткан бу сылу егетнең кесә ягы бик такыр иде Хезмәт хакым бәләкәй булгач, расчет вакытында мина акча, билгеле аз тиде Шул акчадан мин әле үземә чалбар белән ботинкалар да алдым (югыйсә, өстем бик хөртиләнгән иде) Инәйгә бүләк итеп, бер батист яулык та алдым, энемә дә нидер алдым бугай, тагын нәрсә? — бәлки кәнфит, хәлвә кебек әзрәк кенә күчтәнәчем дә булгандыр инде. Ләкин шулай да акчамны бөтенләй үк тотып бетермәскә тырышкан идем Казан хәтле Казаннан бөтенләй үк буш кул белән кайтып керүнең оят булачагын мин. әлбәттә, аңлый идем һәм кесәмдә минем бер 7—8 сум акча да кайткан Ул чактагы арзанчылыкта бу вак-төяк расходка җитәрлек ярыйсы гына «сәмән» иде.
Июнь аеның тансык матур көннәре Тузып, искереп бетәргә өлгермәгән Дәүләкәнебез бер көе тын һәм тыныч кына яшәп ята Ни шәһәргә әйләнмәгән, ни чын авыл булып кала алмаган тузанлы бу зур саланы ни өчен без шулкадәр яраттык икән3 Беренче нәүбәттә бай табигате якты Диме, киң тугайлары, камышлы күлләре, ак балыклары өчендер инде Дәүләкәнгә кайту ул безнең өчен әнә шул байлыкка, гүзәллеккә кайту иде Әйе. без. читкә китүчеләр, барыбыз да ана гашыйк идек, аңа ашкына идек. Дәүләкән хакында мин куп яздым, яңадан кабатлыйсым килми, тик шулай да әйтмичә үтә алмыйм әгәр миндә шушы көнгә кадәр Дәүләкәнне азмы-күпме сагыну тойгысы сакланып калган икән, ул башлыча минем Казаннан кайтып йөргән әнә шул 1926—1928 елларга туры да килә инде Иң элек бу еллар Дәүләкәннең иң тук. иң тыныч, иң имин вакыты иде Базарлар бай. азык-төлек күп керә, шуның өстенә арзанчылык та. Билгеле, төрле кешенең хәле төрлечә, берәүләр таза, икенчеләр фәкыйрь тора, әмма ризыкка интеккән, хәерчелектә яшәгән кеше юк иде диярлек. Кечкенә урында аз гына хезмәт хакы алып эшләгән кешенең дә тамагы тук. өстенә киеме бар иде Холера вакытында йорт башын югалткан ятим семьялар да. базарчы кертеп, тегермәннәргә капчык ямап, ару гына торып яталар иде.
Шу лай ук безнең үз хәлебез дә бер дә зарланырлык түгел иде Бурабай сыерыбыз бар. тавыкларыбыз бар. су буеннан әпен төпен үрдәкләребез кайта Шулар өстенә безнекеләр күркә дә асрый башлаганнар Ишегалдында ата күркә яман кабарынып, «голдыр-голдыр» гайрәт чәчеп, озын сыйраклы котсыз чебиләрне саклап йөри Ә бу чебиләр зурайгач, җилдән симерер өчен коймага, хәтта абзар кыекларына очып менә башлыйлар Кыскасы, сөт. катык, каймак, йомырка — үзебезнеке, күпме ашасаң да җитәрлек, көн дә базардан берәр кадак яшь тәкә ите алып керәбез, шуның өстенә Акколайдан дус башкорт көн саен бер чирек кымыз да кертеп калдыра Шулай итеп, мин атам өендә курортник булып ятам
Бу имМГ. тыныч елларда Дәүләкәндә яшьләр дә күбәеп китте. Кичәге малайлар, үсмер кызлар бүген инде егетләр һәм туташлар булып җиттеләр дияргә дә ярый Искеләргә бу яңалар да кушылып. Дәүләкәнне бөтенләй җанландырып җибәрделәр, һәртөрле уеннар, күңел ачулар, концерт-спектакль куюлар шушы чакларда аеруча бер көчәеп алды Яшьләр арасында татулык бар иде әле. иҗтимагый нигездә дошманлашулар үзен артык сиздерми иде — мондый хәлләр соңрак, 28—29 еллардан башлап, кинәт бик куәтләнеп китте
Ярар булмаса Инде әлеге кайтып-китеп йөрүләрдән күңелдә ниләр генә сакланып калды соң? . Бу бит минем егет булып өлгергән, көч җыеп чибәрләнгән елларым иде Бер дә бетмәс-үтмәстәй булып тоелган, әмма очкан коштай үтеп киткән яшьлегем' Барысы да булып узды гомернең төштәй иң кыска шушы дәвере эчендә — татлы хыяллар, яшерен өмитләр, керсез дуслыклар, уңышсыз мәхәббәт, сызлану-сыкраулар. дөньяны бары якты, кешеләрне бары яхшы итеп күрергә теләүләр һәм шул ук кешеләр тарафыннан кагылу-сугылулар әйе. барысы да булып узды һәм шушы төрлесен татырга туры килгән бик кыска- тыгыз дәвернең Дәүләкәнгә тигән өлешендә минем өчен баштагы бер-ике елы
гына азмы-күпме искә төшерерлек һәм сагынып сөйләрлек булып калды. Хуш, нәрсә минем исемдә соң, нәрсәне мин хәзер дә сагынам?
Ике ел рәттән без, Дәүләкән яшьләре, «Ачлы күлгә» бардык. Сезнең <сәхрәгә чыгуны» ишеткәнегез яки укыганыгыз бардыр — элекке заманда ял итү. күңел ачу өчен табигатьнең иркен, матур бер җиренә аш-сулар белән чыгуны әнә шулай дип атыйлар иде Менә без дә мәшһүр күл буена өч көнгә сәхрәгә чыгарга булдык. Моны Дәүләкән тегермәннәре биргән акчага комсомол оеш- * тырды (Дәүләт кулына күчкән зур тегермәннәр акчаны комсомолга «агарту £ эшләре» өчен бирә торган булгандыр инде) Башта, билгеле, актив тарафыннан * зур гына хәзерлек үткәрелде Егетләрдән һәм кызлардан концерт программасы з да төзелде (бер-ике авылга да керергә тиеш идек). Шулай ук азык-төлек, х савыт-саба, балта-пычкы кебек кораллар да әзерләнде. Аннары «Ачлы күлгә» 8 кемнәрне алып бару мәсьәләсе хәл ителде Сайлаганда, иң беренче нәүбәттә * әдәп белән дисциплинага игътибар ителде Бигрәк тә әдәпкә таләп зур иде, чөнки * халык арасына чыгабыз, ә комсомол үзен бу җәһәттән бик сакларга тырыша х иде Инде соңгысы — ничек бару мәсьәләсе. «Ачлы күл» Дәүләкәннән кимендә 1 бер 25 чакрым булыр Әйбер күп, күтәреп кенә барырлык түгел. Ул елларда әле аркага таудай рюкзаклар асып йөрүне белми идек Димәк, атлар кирәк. * Аларны атлы кешеләрнең малайларыннан сорарга туры килде: җигеп килсәң, х барасын, килмәсәң — юк! диделәр аларга . Шулай итеп, унике җигүле ат Вол- комол йорты янына җыелды Бер-ике арбага бөтен әйберләрне төяп, шулар өсте- s нә зур казанны да каплап, калган арбаларга дүртәр-бишәр кеше утырышып, п җомга көн. сәгать уннар тирәсендә «Ачлы» тарафларына кузгалып киттек.
Кырга чыккач та алдагы арбаларның берсендә гармун тартып җибәрделәр. «Ж.омга»ны сиптерәләр генә Шунда ук арба тирәсенә җыр яратучылар җыелышып та алдылар, һәм китте җырлау, очынып-шашынып җырлау, ара- тирә өздереп сызгырып та җибәрү — һавадагы тургайлар тавышы да ишетелмәс булды.. Бар иде ул чакларда Дәүләкәннең тургайлар белән ярышырлык җырчылары!
Баручыларның иң күбесе минем чамадагы 17—18 яшьлек егетләр һәм кызлар иде Арабызда иң зурлар Зөфәр белән Сәетгали булгандыр — алар инде егермедән узган комсомоллар, безнең белән җитәкчелек итүчеләр Юл буенча диярлек гармун тавышы тынмады, җыр туктамады. Без, яшьрәкләр, арбаларга юньләп утырмадык та, кыр буйлап һаман куышып та чабышып бардык. Мин Гыйззетдин абзый кызы Мәрьямне куа-куа хәлдән таеп беттем Бөтенесен кычкыртып куып тотам, ә бу болан баласын һич кенә дә җитеп булмый бит... Кызганыч, спорт ярышлары булмаган без яшь чакларда Хәзер инде Мәрьям дә — 75 яшьлек карчык Шулай үтә икән ләбаса гомерләр! .
Төштән соңрак Корыятмаска барып җиттек. Бу «Ачлы күл» таулары артына, уйсурак җиргә урнашкан бер генә урамлы башкорт авылы — бәлки «Ко- рыятмас» дигән исеме дә шуңардан килә торгандыр Безнен җитәкчеләр шунда ук мондагы «активларны» эзли башладылар, кызларыбыз кайбер йортларга кереп, андагы кызлар, яшь бичәләр белән танышырга тотындылар Ләкин бу бәләкәй генә авылда бернинди «актив» юк иде бугай, эзләсәләр дә, андыйны тапмадылар, әмма бераздан кызыксынып, сүзсез-йомык кына егетләр һәм кыюрак кызлар безнең тирәгә җыелдылар. Арага керергә дә, кермәскә дә белмичә, күзләрен ялтыратып, бер читтә генә өелешеп торалар. Аларны, әлбәттә, тартырга кирәк иде. Безнең кызлар урам чирәмендә түгәрәк ясап, чаштор-чоштыр биергә дә тотындылар, аннары барыбыз бергә «сакчылы», «әйлән-бәйлән» кебек уеннарны да башлап җибәрдек Өелешеп, түземсезләнеп һәм чакыруны көтеп кенә торган авыл яшьләре, бер генә «әйдәгез!» дию белән, шунда ук уенга кушылып та киттеләр. Ул чакта әле авылның баерак кешеләрен ачыктан-ачык «кулак» дип атау юк иде һәм аларның кызларын, егетләрен дә арага кертәләр иде. Тәңкәле җилән киеп, озын чулпылар таккан кызлар, кара чалбар белән күн итек кигән егетләр әнә шундый хәллерәк йортлардан килеп кушылганнардыр ннде. Хәер, монда, өс-башы, торыш-кыланышы белән бер-берсеннән нык аерылып торганнар юк диярлек, барысы да һәр җәһәттән бер чамадагы шат күңелле тыйнак кына яшьләр иде Шул рәвешчә, урам уртасында Корыятмас яшьләре белән бергә уйнап танышканнан соң, кызлары — кызларыбызны, егетләре— егетләребезне бүлешеп, үзләренә чәйгә дә алып керделәр Читтән килгән үз ишләрен әнә шулай кунак итү — бу башкорт яшьләренең бер матур йоласы иде. Ә кичен, көтү кайтып, халык бушый төшкәч, кемнеңдер коймасы буенда, ачык һавада концерт та бирдек Тамашага яшьләр генә түгел, өлкән агайлар, җиңгиләр, хәтта иңенә тунын салып, бабайлар да килгәннәр иде Әйтергә кирәк, концертыбыз безнең шәп узды Арада Гөлсем һәм Маһирә кебек матур җырчыларыбыз, Зөфәр кебек
оста гармунчыбыз. Әпәләй кебек бик шәп биючебез дә бар иде Мондый концерт ның бу авыл тарихында беренче генә булуыдыр ахрысы, җыелган халык, хәтта тик тормас бала-чага да. бихуш булып, шылт та итмичә тыңладылар, һәм безнекеләр дә кечкенә авылның йолдызлар да тыңлап торган зәңгәр күге астында. читән койма буенда, бер-берсен алыштыра-алыштыра. бөтен белгәннәрен, бөтен дәртләрен биреп бетерергә тырыштылар Беренче әтәчләр кычкырып, тын гач кына, йортларга таралыштык Кызларыбызны өйләргә алып керделәр, ә без башкортның яшел «бесән» китереп өйгән абзар түбәсенә үрмәләдек Ару- талуыбыз шул дәрәҗәгә җиткән икән, хуш исле печәнгә бату белән сеңдек тә киттек Иртән «җитәкчеләребез» уятып йөрмәсә, бәлки төш җиткәнче дә йомшак абзар башыннан төшә алмаган булыр идек.
Атларны җиккәннәр, урам буена тезелешкәннәр Кырыклап кешенең җыелып беткәнен көтәләр Өлкәннәребездән Зөфәр белән Сәетгали дә әле күренмиләр, ниндидер эш кырып йөриләр ахрысы Чынлап та. бераздан алар таза гына бер йортның капкасыннан ике яшь тәкә күтәреп чыктылар Бу ни хикмәт дип көтеп торабыз Аяклары бәйләнгән тәкәләрне болар бер арбага китереп салдылар «Нәрсә, әллә конфисковать иттегезме?» — дип сорыйбыз. «Юк,—диләр көлеп,— сез бирәннәрне сыйлар өчен тегермән акчасына сатып алдык»,— диләр Алар моны Дәүләкәннән чыгып киткәндә үк уйлап куйганнар икән Бер арбага каплап салган зур казан да шушы тәкәләр өчен. имеш!.
Әйтергә кирәк, ул чакларда акча тоту мәсьәләсендә контроль йомшак булса да. гаделлек бик көчле иде Бер тиенне исраф итү юк. йомып калу да. әлбәттә, юк иде. Гомумән, акчага, байлыкка, зиннәтләргә табыну яшьләр арасында үзе бер начар эштән санала нде
Ниһаять, унике ат тезелешеп, бу сөйкемле, тын авылдан чыгЫп киттек Корыятмас яшьләре арбаларыбызга тотынып, авыл очына кадәр озата бардылар Әмма аларның берсе дә. чакырып карасак та. «Ачлы күл»гә хәтле барырга җөрьәт итмәде Күрәсең, алар «комсомолга ияреп» китәргә әле өлгереп җитмәгәннәр иде.
«Ачлы күл», таулар аша туры гына барганда. Корыятмастан ерак булмаска тиеш Ләкин ат юлы шактый урау булып чыкты Бара-бара төш вакыты җитә язды Ахырда бер калкулык өстеннән алдыбызда кинәт кенә күлнең бер башы ачылды. Без инде аңа килеп тә җитә язганбыз икән — түбәндә генә тип-тигез су өсте көмештәй тонык кына ялтырап ята
«Ачлы күл» түгәрәк түгел, ә озынча күл — буе сигез чакрым чамасы, иңе өч чакрым булыр Даны еракларга таралган бу күлне беренче мәртәбә күрүем Әмма шулай да «Ачлы күл» миңа бик таныш кебек, чөнки аның хакында күп ишеткәнем бар Аннары Мәҗит Гафуриның «Зыятүләк белән Сусылу» әкияте буенча да ул минем хыялыма нык кереп калган иде Халык арасында таралган даны исә. беренче нәүбәттә, бу күлнең шифалы булуына ышану белән бәйләнгән Якын тирәдән генә түгел, ерак авыллардан килеп тә аның комында күмелеп ятканнар һәм гаҗәеп саф, йомшак суында коенганнар
Күлнең көньягында да тау. төньягында да тау — гүя ул кайчандыр тоташ булган зур тауны икегә аерган да шуларның уртасына кереп яткан Әнә. каршыла гына «Нора» тауның күлгә киселеп төшкән текә кызыл яры да күренеп тора Мәгәр каршыдагы «Нора» белән бирге яктагы тау кайчандыр бер бөтен булгандыр дип күз алдына китерүе читен «Нора» — шәп-шәрә ялгыз тау. ә монда таулар өстендә таулар өелеп тора. Алар биекләр, аларның күл өстендә үк стенадай басып торганнары бар. шулай ук күлдән чигенеп, киң аланлык ясаган урыннары да бар Кыскасы, без килеп туктаган бу якның таулары да мәһабәт матур, иркен аланлыклары да куе үлән, әрәмәлек карт агачлар белән каплан ган һәм бары бу якта гына кайчандыр текә таулардан кубып төшкән зур өстәл, хәтта кечерәк келәт хәтле кызгылт ташлар да күл читендә генә яталар Шул ташларның суга кереп торган берсендә Сусылу чәчен тарап утырган имеш (аны хәзер дә «Сусылу ташы» дип йөртәләр икән) Күл асты патшасының бу сылу кызы шаһзадә. Түләкнең үзенә якынлашуын сизгәч, таштан тизрәк суга сикергән, ләкин озын кара чәчләре күпмедер вакыт су өстендә батмыйча торган, менә шул чакта егет тә тиз генә сикереп, кызның батарга өлгермәгән чәчләреннән эләктереп алган да Сусылу артыннан күл төбенә төшеп тә киткән имеш' Әнә шулай сакланып калган минем хәтердә Гафури кулы белән язылган әкиятнең кызыклы бер күренеше!
Хуш. ә без күлдән аз гына өстәрәк. тау итәгенең яшел чирәмле тигезрәк бер җиренә чегән табыры булып урнаштык. Әйбәт урын, су да якын, яр кырында куе әрәмәлек тә бар. читтәрәк ялгыз карт агачлар да үсеп утыра тагын ни кирәк?! Атларны тугардык, әйберләрне бушаттык Ләкин башка эшләргә тотын
ганчы, барыбыз бердән кубып, иң элек су керергә төштек
Күлнең чите буеннан-буена тыгыз ак комлык. Ул шундый чиста ки, адәм ташлап калдырган бер генә чүп тә тапмассың монда'
Әйткәнемчә, зур күлнең бөтен әйләнәсе ак комлык. Төбе тап-такыр Бер җирендә дә камыш үсми, бер генә төшендә дә мәте юк Чөнки күлнең бөте! әтрафы төрән кермәгән чирәм җир Туфрак та. чүп тә аңа агып төшмәгән Башкортлар күлне әнә шулай саклаганнар Үзләре дә аның ярына утырмаганнар * һәм читләрне дә жибәрмәгәннәр Мәгәр революциягә чаклы ук әле «Нора» S тау яклап, күлнең көнчыгыш очына бер рус авылы килеп утырган (рөхсәтсез 2 утырган дип әйтәләр иде). Исемен дә инде хәтерләмим, ләкин без барып йөргән з вакытларда шушы салам түбәле бик озын авыл гына «Ачлы күл» буен «бизәп» 5 тора иде 3
Су кереп чыккач, безнең барыбызны да яңадан «мәйданга» (яр башына) * җыйдылар. Килмичәрәк торганнарны кычкырып, дәшеп алдылар Сүз җитди " булды, җитәкчеләр тарафыннан таләпләр каты куелды. Бөтен эш — ашау-эчү. су = керү, уеннар оештыру, тауга менү, кырда йөрүләр — бары бергә, бары бер үк = вакытта гына булырга тиеш Таралышып йөрүләр, төркемнән аерылып китүләр, бигрәк тә парлап йөрү катгый рәвештә тыела. Бу соңгысы әллә ничек сәер х дә иде Ни өчен егет белән кызга кайчагында икәүдән-икәү генә сөйләшеп * йөрергә ярамый? Моның ни гаебе бар? Әмма юк, ярамый, бу коллектив, “■ коллективтан берәүнең дә аерылып йөрергә хакы юк. янәсе |
Без «Ачлы күл» буенда ике көн яттык Ничек ял итүебезне, ниләр эшләве- э безне тәфсилләп язып тормыйча, җыеп кына әйткәндә, вакытны монда гаять күңелле уздырдык. Безнең бәхеттән бу ике көн гел аяз, гел эссе булып торды Көне буе диярлек судан чыкмадык, җылы комда аунадык һәм шушында ята торгач, бер зур гына фәүкылгадә бер вакыйга да булып алды. Хөсәен исемле иптәшебез тоткан да күлнең аръягына ялгызы йөзеп чыгып та киткән. Егетнең чыгып киткәнен без соң гына шәйләп алдык — күл уртасына таба бер кара нокта бара да бара: нәрсә бу, кем бу? Хөсәен күренми, Хөсәендер, мөгаен, диделәр Аптырап калдык, курка калдык, ә башлыкларыбызның гаять ачуы килде Йодрыкларын төйнәп, авыз эчләреннән генә сүгенеп, су читендә арлы- бирле йөрергә тотындылар Ләкин егетне кычкырып та, сызгырып та туктатып булмаячак — ул инде бик ерак киткән иде. Бөтенебез су читенә тезелешеп, һаман ераклаша барган «кара ноктага» карап торабыз Кайбер кызларыбыз шыңшый да башладылар Бер дә кызыклы тамаша түгел шул, күңелгә төрле шомлы уйлар да килә — ни булып бетәр моның ахыры?
Ике егетебез аның артыннан йөзеп китмәкче дә булганнар иде, ләкин баш лыкларыбыз җибәрмәделәр: берәү урынына өчәү батсагыз, бик күпкә китәр диделәр Мәгәр Хөсәен арабызда яшькә олырак та, тазарак та һәм тыйнаграк та егет иде Үз хәлен, үз чамасын белмичә, башбаштакланып кына ул мондый хәтәр эшкә бармаска тиеш иде, югыйсә. Башына тай типмәгән булса!
һәм менә бервакыт «кара нокта» күздән дә югалды. Кая китте, ни булды — без хәтта тын алудан туктадык Күп тә калмаган шикелле иде бит. күп тә Ә бераздан күлнең аргы читендә нечкә генә бер карачкыл күренде Әнә безгә карап, кулын да күтәрде бугай Бу ул. бу Хөсәен! — шатлыктан без дә кулларны күтәреп, аңа «ура» кычкырдык. Бер мизгелдә курку, шомлану, ачу — барысы да юкка чыкты Алар урынына һәркайсыбызда ирексездән соклану, горурлану, хәтта «аның урынында нигә мин түгел» дигәнрәк көнләшү дә туган кебек булды
Ә кичкырын бөтенебезне җыеп, Хөсәеннең бу кыюлыгын бик каты хөкем итү булды Әгәр дә мәгәр яңадан мондый башбаштаклык эшләсәң, белеп тор, беркая да алып чыкмыйбыз, ияртмибез диделәр аңа Хөсәен тезләрен чәнчеп җиргә утырган килеш бөтен шелтә-тиргәүләрне ничектер иренеп кенә тыңлады Үзен аклап, бер сүз дә әйтмәде. Әмма күпме генә шелтәләмәсеннәр, аңа сокланып карамыйча мөмкин түгел иде. һәм соңыннан да барысы онытылып, тик Хөсәеннең «Ачлы күл»не иңләгән» дигән даны гына торып калды
Монда бик мөһим бер нәрсәне әйтәсе калган икән әле Теге Корыятмастан алып килгән ике яшь тәкәне беренче көнне үк Сәетгали белән ике егет читтәге карт имән төбенә илтеп суйдылар, әйбәтләп тунадылар, түшкәсен бүлгәләп, кыз ларга бирделәр. Ә кызларыбыз ике көн рәттән зур казанда ашын пешерделәр Ачык һавада, яшел чирәмдә әкрен генә кайнап пешкән тәкә итенең һәм шулпасының тәмлелеген әйтеп кенә бетерерлек түгел иде Торыпша җәйгән зур табын әйләнәсенә аяк бөкләп яки кырын ятып ашаган бу ашны соңыннан да берәү дә тиз генә оныта алмагандыр Әле шуны да әйтергә кирәк монда бернинди эчү дигән нәрсә юк Аны уйлаган, теленә алган кеше дә юк Комсомол
абыйлар тыйганга күрә генә түгел, ә эчүнең тәмен, нәрсә икәнен белмәгәнгә күрә Без яшь чакта аракыны өйгә дә кертмиләр иде Агудан сакланган шикелле аңардан сакланалар иде Эчкән кеше — беткән кеше дип әйтә торган иде минем атакай да Шуның өстенә мәдрәсәдә укыганда хәмер эчүнең шәри гать тарафыннан катгый рәвештә тыелганын, «билкөллн харам» икәнлеген, аны истигъмал итүчеләрнең туп-туры җәһәннәмгә озатылачагын безгә тукып кына тордылар Шулай итеп, ата-ана тәрбиясе, шәригать куркытуы һәм комсомол тыюы безнең дәвердә бер вакыткарак туры килде. Шуңадыр ахыры, без озаграк «бозылмыйча» тордык. Безнең арада бер генә тәмәке тартучы да юк иде әле — әнә нинди саф чакларыбыз булган икән ләбаса!
Өченче көнебездә кояш белән бергә торып, сулар кереп, чәйләр эчкәннән соң. кайтырга җыена башладык. Атларны җиктеләр, әйберләрне арбага салды лар 1>. эшләрне бетергәч, г\я саубуллашыр өчен, барыбыз да күл читенә җыелыштык Кызларыбыз суга тәңкә дә ташладылар. «Хуш инде. Ачлыкай. үпкәләп калма».— диделәр аңа. тере җан иясенә дәшкәндәй. Кузгалып кит кәч тә. без һаман әле артыбызга борылып карый-карый бардык. Тик серле, тын күлебез тау артына күмелгәч кенә аерылышуыбыз белән килешкәндәй булдык
Кайтканда да юл буе җырлаудан, уйнаудан, төшеп йөгерешүләрдән тук-тамадык һәм шунысы кызык кайткач, тәмам сеңеп йоклавыма карамастан, минем колагымда берөзлексез әкрен генә гармун тавышы һаман чыңлап торды Гүя су өстендә чайкалган шикелле музыка кочагында тибрәнеп йоклыйм, имеш! Өч көн буена тыңлаган җыр-гармун тавышы кешегә бу кадәр дә сеңәр икән?!
Еллар узды, күп хәлләр онытылды, ә менә «Ачлы»га барып кайтуыбыз онытылмый, хәтерләрдә һаман да саклана Хәзер инде ул «баруларга» катнашкан. уйнаган көлгән, җырлаган биегән яшьләрнең күбесе юк. үлеп беттеләр. Мин исән дә. тагын өч кенә кешене беләм Маһирә. Мәрьям һәм Гөлсем карчык ны Тик менә Гөлсемне егерменче елларның ахырыннан бирле күргәнем юк Төсе-бите белән чибәр, японкаларга охшаганрак. бик сөйкемле һәм нечкә җанлы кыз иде ул Бик матур җырлый да иде Спектакльләр куйганда, беренче героинябыз иде Күпләр аңа гашыйк та иде Чәчәктәй нәфис, нечкә хисле кы зыбыз ниндирәк икән менә хәзер . Күрәсе дә килә, күрергә дә куркам. Бәлки минем үземә дә күренергә кирәкмидер инде Барысы да искечә. «Ачлы» буйла рында йөргәндәгечә генә саклансын — шулай кадерлерәк.
Яшьлек, саф. пакь, гөнаһсыз яшьлек таң алдыннан күргән кыска төш кебек кенә булып калды. Әмма яшьлекнең үзен сагынудан да бигрәк, минем өчен иң мөһиме яшьләр арасындагы татулык иде Без әле бер-беребездән чит ләшергә. ятлашырга, хәтта дуслык җепләрен дә өзәргә өлгермәгән идек Тик нихәл итәсең, озакка бармады бу дәвер Ике-өч ел да үтмәгәндер, яшьләрнең шактый өлеше, көчле җил туздыргандай, төрле якка чәчелеп тә бетте. Кайбер- ләренең кая киткәнен дә белүче булмады
Ахыры бар.

Реклама