Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОСТАЗЫБЫЗ ИДЕ...


алим буларак Г Ибраһимов 1914—15 елларда татар мәдрәсәләрендә үзенең тел-әдәбият дәреслекләре белән таныла Без. шәкертләр. Г Ибраһимовның шул дәреслекләре буенча укыдык Шулай ук аның Табигать балалары һәм Алмачуар» кебек хикәяләрен дә бик яратып укый идек
1917 елдан үзем дә. тел һәм әдәбият укытучысы буларак. Г Ибраһимовның татар теле дәреслекләре буенча балалар укыттым (шулай итеп, бу фәннәр буенча мин үзем дә аның шәкертләреннән берсе булып чыгам) '
Г Ибраһимовның бу гыйльми әсәрләре мәдрәсәләр өчен зур табыш булды Чөнки элек бездә тел. әдәбият буенча язылган дәреслекләр күбесенчә, гарәп ысулы белән язылган булса. Г Ибраһимовның дәреслекләре татар теле нигезендә язылган иде
1927 елны кышның иң салкын көннәренең берсендә, без башкорт язучысы Давыт Юлтый белән Уфадан Казанга килгәч. Галимҗан Ибраһимовны күрер өчен, аның квартирына бардык Ул хәзерге Комлев урамында яши иде Безне алгы бүлмәдә хатыны Гөлсем ханым каршы алды Өйләре бик салкын иде Безнең кем икәнне һәм ни өчен килгәнне белгәч, эчке бүлмәгә кереп китте. Бераз торгач. Г Ибраһимов үзе килеп чыкты һәм шул чыккан ишеге янындагы урындыкка утырды Өстендә ак каракүл якалы кышкы бишмәт, башында шундый ук бүрек Ул бик ябык һәм авыру иде Исәнләшеп, танышып, хәл-әхвәл сорашып утырдык Ул безгә Кырымга дәваланырга китәргә җыенуын әйтте Шул вакыт татар театрының директоры Зәки Баязитский килеп керде Кулында бер төпләм гәҗит Ул Оренбургта бишенче елларда X Ямашев чыгарган "Урал газеталары иде Г Ибраһимов бу газета һәм уралчылар турында мәкаләме брошюрамы яза икән Баязитский бу гәҗитләрне Г Ибраһимовка тапшырды һәм аны тоткарламыйча чыгып китте. Без Галимҗан Ибраһимовның шушы авыр хәлендә дә һаман язуын күреп, аның бик тырыш кеше булуына гаҗәпләндек Әдип белән кайбер мәсьәләләр турында сөйләшкәч, аның авыру хәлен күреп. Юлтый белән без дә. аны борчымаска булып, тәмам терелүен теләп, чыгып киттек