МАТБУГАТ ТЕОРЕТИГЫ ҺӘМ ТАРИХЧЫСЫ


алимҗан Ибраһимов эшчәнлегендә публицистика белән журналистика аерым бер урын тота. Ул үзе дә күп тапкырлар зур горурлык белән: «Мин — журналист»,— дип белдергән. Аның журналист һәм публицист буларак эшчәнлеге И. Рәмиев, М. Гайнуллин, Г. Халит, X. Госман, А. Шамов, Т. На- сыйров, С. Поварисов, Р. Мөхәммәдиев, Р. Гайнанов, Й. Гәрәй, Р. Хисмәтов һәм башкаларның хезмәтләрендә аерым яклары белән чагылыш тапкан. Бу игелекле эшкә М. Хәсәнов, Ү. Гыймадиев, Р. Нуруллина аеруча зур өлеш кертәләр. Әмма Г. Ибраһимовның журналистлык эшчәнлеген тикшерүдә әлегә беренче адымнар гына ясалган. Аның матбугатны оештыручы һәм җитәкләүче буларак хезмәтләре (мәгълүм ки. ул «Аң», «Ирек». «Безнең юл», «Чулпан», «Мәгариф» һ. б. органнарны оештыручы булган), матбугатка, аның тарихына карашлары, публицистик иҗаты махсус тикшерүгә лаек.
Г. Ибраһимовның турыдан-туры матбугатка караган хезмәтләре үзе генә дә — үтә бай, күпьяклы һәм колачлы мирас, һәрхәлдә аны өч юнәлештә карарга мөмкин: 1) матбугат теориясе; 2) матбугат тарихы; 3) матбугат практикасы. Әлбәттә, бу — шартлы бүленеш. Әлеге өч тармак бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән, һәм, гомумән, Г. Ибраһимов хезмәтләренең үзенчәлеге шунда, аларда теоретик мәсьәләләр практика ихтыяҗларыннан чыгып карала, шул чор матбугаты күренешләре һәм тарихи фактлар җирлегендә тикшерелә (мәсәлән, «Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яңа куәтләр», «Яңа мәдәният төзү юлында гыйльми-әдәби коллективлар») һәм, киресенчә, матбугат тарихи фактлары, күренешләре. аерым әдип-журналистларның иҗаты теория күзлегеннән үткәрелә, аларның хәзерге дәвер өчен әһәмияте ачып бирелә («Революция тарихына материаллар (кыска бер фиһрист)», «Урал» бәйрәменнән гыйльми яктан файдалану», «Урал» һәм «ураличылар). Бу җәһәттән Г. Ибраһимов әйбәт сабак бирә. Югыйсә бит бездә матбугат теориясен бәян иткән хезмәтләр еш кына декларатив, абстракт, фәнгә охшатылган, тарихи җирлектән аерылган булып чыга. Тарихны теория белән сугара, теорияне практик ихтыяҗларга бора, бүгенге һәм тарихи тәҗрибәгә таяндыра белү әле һаман да зур әһәмияткә ия. Зурдан кубыбрак әйткәндә, сүз гыйльми тикшеренүнең бик мөһим бер принцибы—теоретик һәм эмпирик, логик һәм тарихи башлангычларның, теория белән практиканың диалектикасы, аларның берлегенә ирешү турында бара.
Г. Ибраһимовның матбугатка карашларын барлаганда, без аларның үсеш-үзгәрешен, ягъни эволюциясен күз уңыннан төшерергә тиеш түгелбез. Аның матбугатка революциягә кадәрге карашлары — бер баскыч, ә инде Октябрьдан соң марксистик-ленинчыл методологиягә, В. И Ленинның матбугат турындагы тәгълиматына нигезләнгән карашлары— икенче, югарырак баскыч. Алары фәннирәк тә, эзлеклерәк тә.
Революциягә кадәрге хезмәтләрендә Г. Ибраһимов матбугатны белем чыганагы, мәгърифәт чишмәсе итеп карый. «Уфа йоклый» исемле мәкаләсендә ул шәһәр җәмәгатьчелегенең йокы хәлен, политика һәм культурадан читтә торуын матбага, газета-журнал- лар. нәшир һәм нәшрият җәмгыятьләре, язучылар булмавы белән аңлата, һәм публи- цист-галим матбугатны, газета-журналларны милли үзаң формалаша башлау, рухи яктан уяну, революцион яңарыш күренеше һәм шуның бер куәтле чарасы дип саный. «Телләре башка булса да, күңелләре бер» дигән хезмәтендә ул төрки халыкларның төрле төбәкләрдә бер үзәккә туплана баруының хәлиткеч шартлары рәтендә матбугатны да ассызыклап күрсәтә Чөнки «һәр халык үзенең рухын матбугатта чагылдыра»'.
Г Ибраһимов матбугатның барлыкка килүендә һәм тернәкләнеп үсеп китүендә янә бер закончалыкка игътибар итә. Бик күп милләтләрнең тарихи тәҗрибәсе раслаганча, матбугат сыйнфый бәрелешләр, халык массаларының революцион күтәрелеше, азатлык хәрәкәтенең көчәюе чорында аеруча киң колач ала. Татар матбугатында да шул ук закончалык күзәтелә. Моны күздә тотып, Г. Ибраһимов «Татар матбугаты» исемле күзә-
Маркс К.. Энгельс Ф Соч., 2-е ихд.. т. 1 44 6.
Г
туенда үк (1910 ел) болай дип яза: «Хөррият һәм хәрәкәте гомумиядән соң, язгы ташкын кебек, безнең матбугат бик кызу мәйданга атылган иде» (5, 5).'
Әдип-публицист матбугат белән җәмәгатьчелек фикере диалектикасын яхшы аңлый. Мәгълүм булганча, ирекле матбугат, бер яктан, җәмәгатьчелек фикере продукты булып тора, икенче яктан, ул үзе шул җәмәгатьчелек фикерен тудыра. Г. Ибраһимов теге яки бу иҗтимагый ихтыяҗны матбугатта күтәрелгән проблемалар белән билгели. Мәсәлән, «Мәктәптә әдәбият дәресләре» дигән рецензиясендә ул милли әдәбият укытуны заман ихтыяҗы дип санап, моны җәмәгатьчелек фикере, аны чагылдыручы матбугат чыгышлары белән нигезли (5, 47).
Әдип-публицист прогрессив журналистиканың халыкка хезмәт итәргә тиешлеген яхшы аңлый. «Куәт — халыкта»,— дип белдерә ул. Аның карашынча, революция җәелә барган җаваплы дәвердә матбугатның бурычы — «кулдан килгән кадәре хезмәт итү, халкыбызның иң караңгы җирләрдә калган өлешләренә дә безнең хәлләрнең әһәмиятен аңлатырга тырышу» Халыкның аңлавына, үз теләкләрен белдерүенә ирешү өчен аңлы рәвештә, гайрәт һәм каһарманлык күрсәтеп көрәшү кирәк, ди ул.
Г. Ибраһимов журналистиканың һәм журналистларның бертөрле түгеллеген ачык күрә. Ул социалистик революциягә кадәр үк инде аларның сыйнфыйлыгын һәм партия- лелеген аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә бара. «Өченче социалистик гәзитә» дигән мәкаләсендә, мәсәлән, «Кызыл байрак» газетасының чыгуын хәбәр итеп, аның үз юнәлешен социалистик дип билгеләве белән генә чикләнергә ярамавын әйтә. Кайсы партиягә кара-вын батырып әйтүне зарури итеп куя, моны дәвер ихтыяҗы белән аңлата (6, 127).
Ул. каләмдәшләре кебек үк, матбугатка һәм аның эшлеклеләренә карашларын теге яки бу уңай белән аларга таләпләр рәвешендә бәян итә, һәм ул әлеге таләпләрне матбугат практикасыннан чыгара. Менә ул таләпләрнең кайберләре. Башка милләтләр тәҗрибәсенә таянып. Г. Ибраһимов каләм эше белән шөгыльләнү — тормыш, әдәбият һәм фәннән хәбәрдар булган талант иясе эше, дип раслый (S, 5). Тормышны, аның проблемаларын яхшы белгәндә, аларны фән күзлегеннән чыгып, әдәби яктан камил яктыртканда гына журналист, нәшир үзенең вазифасын уңышлы үти ала
Әдип-публицист журналистларның тормышны тирәнрәк гәүдәләндерү мөмкинлекләрен киңәйтү юллары турында уйланды, һәм шуларның берсен аларның специальләшүендә күрде. «Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр» дигән хезмәтендә Г. Байм- битоа һәм И. Биккуловларның иҗатына күз ташлап, берсенең авыл, икенчесенең шәһәр журналисты булырлык мөмкинлекләре барлыгын һәм шул мөмкинлекләрне файдаланырга кирәклеген ассызыклый. Ул Г Баймбитовның авыл кешесенең яшәү рәвешен тирәннән белүен, гомумән, авыл хуҗалыгы белән яхшы таныш булуын искәртә. «Менә аңардан, әгәр дәвам итсә, «авыл журналисты» (шундый тәкъбир булса) чыгар өмиде бик куәтле иде. Чөнки ул авылны белә генә түгел, авыл йөрәгенең тибүен сизә һәм шуны бер дә боргаламыйча яза иде» (5, 215). И. Биккуловның исә Казан хәятының эченә кереп язуын күреп, аның шәһәр журналисты була алуы ихтималын әйтә.
Г. Ибраһимов журналист иҗатының бер үзенчәлеген ассызыклап күрсәтә: ул тормыш турында фикер сөйләргә түгел, ә шул тормышны фактлар аркылы ачарга тиешле (5, 216). Ул бу фикерне киңәйтеп тормый торуын, әмма анда журналистиканың методына кагылышлы ифрат әһәмиятле мәгънә ята.
Әдип-публицист журналистның кыйбласы, иманы, позициясе мәсьәләсен бик җитди куя. Аның фикеренчә, бу — үзәк мәсьәлә. Ул «үз йөрәгеннән килгән тәэсиргә, үз рухыннан килгән тавышка колак салырга» (5,216) куша. Журналист И. Биккуловның, кулга каләм алгач, як-ягына карануын, кайсы идарә өчен язганын дикъкатькә алуын, ничек язганда кемгә һәм кемнәргә ничек тәэсир итүен уйлавын, каләмне шул нокталарга каратып йөртүен гаепли (5, 26). Монда сүз укучылар ихтыяҗын исәпкә алып эш итү турында түгел, ә мәсләкнең, позициянең тотрыксызлыгы, борынны җилгә тоту турында бара.
Шул рәвешле, революциягә кадәрге хезмәтләрендә үк Г. Ибраһимов матбугат теориясе һәм практикасының әһәмиятле мәсьәләләрен күтәрә, аларны позитив хәл итү юлларын күрсәтергә омтыла.
Әмма аның матбугатка эзлекле марксистик-ленинчыл карашлары, әйткәнебезчә. Октябрь социалистик революциясеннән соң формалашты. Ул яңа матбугатның яңа җәм-
гы ять төзүдәге урынын, эш принциплары һәм алымнарын, совет матбугатының беренче адымнарын, Россиядәге революцион матбугатның, бигрәк тә татар коммунистик матбугатының үсеш юлларын, реакцион прессаның тарихын, халыкка каршы асылын, эш «принципларын» һәм «методларын» ейрәнеп, шуның нәтиҗәләрен фәнни хезмәтләрендә, публицистик мәкаләләрендә бәян итте.
Революцион көрәштә актив катнашу, журналистлык тәҗрибәсенең артуы. В. И. Ленин әсәрләрен өйрәнү аны матбугатның сыйнфыйлыгын һәм партиялелеген. аның яңа җәмгыятьтәге вазифасын фәнни аңлавына китерде. Г. Ибраһимов матбугатны сугыш көннәрендә— штык, парламентлар чорында — оратор, университетта — профессорның лекциясе. баррикада вакытында шрапнель белән тиңләде. Әдип-публицист партия-совет матбугатының социалистик революциядән соңгы вазифаларын билгеләгәндә дә В. И. Ленин идеяләренә таянды. Мәгълүм булганча, юлбашчы бу вазифаларның иң мөһимен эшчеләр сыйныфының һәм ярлы крестьяннарның социализм төзү коралы булуда күрде. Кызыл каләмгә «искене җимереп, яңа азат тормыш төзүдә кызыл штык, чүкеч һәм урак беләк бер дәрәҗәдә хезмәт йөкләтелгән» (5, 237).
Г. Ибраһимов сыйнфый җәмгыятьтә ике культура, димәк, ике матбугат барлыгын, шуларның берсе хакимлек итүче булуын аңлап эш итте. Аның хезмәтләрендә без реакцион, ягъни клерикаль-феодаль һәм буржуаз журналистикага төгәл сыйфатламалар, аның халыкка каршы юнәлгән асылын, эш «принципларын» һәм алымнарын фаш иткән тирән фикерләр очратабыз. Ул барыннан да элек реакцион матбугатның гомерен кичергән. тарих үзенең чүплегенә себереп түгәчәк сыйныф һәм социаль катлауларга хезмәт итүен ачып бирде
Феодаль-клерикаль һәм буржуаз журналистиканың һәм аның эшлеклеләренең халык мәнфәгатьләрен санга сукмавы, сатлык һәм алдакчы булулары аларның хаким сыйныфларга экономик, политик һәм идеологии бәйлелегеннән килә. Г. Ибраһимов боларга өстәп тагын буржуаз журналистларның вәгъдәсезлек, аумакайлык, мактанчыклык, тотнаксызлык кебек сыйфатларын саный «Халыкны саташтырмаңыз!». «Дошманнар арасында дүрт ай», «Революция тарихына материаллар». «Бөек Октябрьның беренче елларында». «Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар» һ. б. әсәрләрендә ул югарыда саналган сыйфатларның конкрет матбугат органнары һәм журналистлар эшендә ничек гәүдәләнгәнен ачып бирде.
«Бөек Октябрьның беренче елларында» исемле хезмәтендә Г. Ибраһимов буржуазиянең пролетариатка каршы өч төрле корал-гаскәр, «дини-милли» оешмалар, матбугат белән көрәшүен билгеләп үтә. татар капиталының өченче коралдан оста файдалануын күрсәтә (6. 493).
Югарыда бәян ителгәннәр Г Ибраһимовның матбугат теориясенең әле бүген дә актуаль һәм кызып-кызып бәхәсләшә торган проблемаларын тикшергәнлеген раслыйлар Моңа өстәп, аның яңа матбугат алдында торган практик мәсьәләләрне һәм аларны хәл итү юлларын күтәрүен, көндәлек матбугатка кайнар эздән күзәтүләр, репликалар бирүен дә әйтеп узыйк.
Г. Ибраһимов татар матбугатының киң колачлы тарихчысы иде. Аның бу өлкәдәге мирасы аеруча бай. Без бу мираста аерым чорлар, сыйныфлар матбугатына, аерым газета-журналларга, әдип-публицистлар иҗатына кагылышлы хезмәтләр, матбугат тарихын өйрәнүнең актуаль мәсьәләләрен куйган мәкаләләр очратабыз.
Ул чын мәгънәсендәге татар матбугатының барлыкка килүен хаклы рәвештә 1905 елгы революция, ул алып килгән азатлык җиле белән бәйләп карады. Әмма ул аның эл-әрләрен дә онытмады. Аны иң элек Каюм Насыйриның журналистлык эшчәнлеге кызыксындырды. Чирек гасыр буе чыгарып килгән календарьларын күздә тотып, аны көндәлек татар матбугатына нигез салучы дип санады («Башлангыч», «Каюм бабайның йөз еллыгы»). «Беләсез, бездә татар гәзитләре тик 1905 елда гына чыга башлады,— дип язды ул.— Ләкин Каюм Насыйри бу эшкә иң башлап керешүче иде... Ул ярым гәзит, ярым журнал, ярым календарь булган мәҗмугаларын, бик мәшәкать белән булса да. ел саен алып барды» (5, 487). Монда безне, беренчедән, К. Насыйрига бирелгән бәя, икенчедән, аның календарьларына карата әйтелгән сыйфатлама кызыксындыра. Әлеге тезисны фәнни нигезләү өчен (һәм, гомумән, матбугат тарихын булдыру максатында) К. Насыйри календарьларын җентекләп өйрәнәсе бар'
’ Бу җоһо>тон беренче '»>крибә ясалды Карегыз. Ә. Коримуллин. Каюм Насыйр» календарьлары. К-пта* Әйд.э галыкка хезхатка. Казан. 1985. И—26 66
Г. Ибраһимов 1905 ел тәэсирендә барлыкка килгән татар матбугатын тикшеругә аеруча зур игътибар бирде. Ул төрле сыйныф һәм социаль катлауларның мәнфәгатьләрен чагылдырып. Россиянең байтак шәһәрләрендә барлыкка килгән татар газета-журналла- рын типларга аерып өйрәнде. Гомумән, революциягә кадәрге матбугатның типологиясен эшләү Г Ибраһимовның зур теоретик һәм тарихи өлеше булды.
Г. Ибраһимов типологиянең нигез критерийларын эшләде. В. И. Ленинның матбугат турындагы тәгълиматына таянып, ул типологияне азатлык өчен көрәш тарихы белән бәйләп карады һәм иң мөһиме — сыйнфый-икътисади бүленүдән һәм шул җирлектә туган өч политик хәрәкәттән китереп чыгарды. Атап әйткәндә, сыйнфыйлык һәм партиялелек Г. Ибраһимов типологиясенең нигез ташын тәшкил итте. Галим-публицист сыйнфыйлык һәм партиялелекнең конкрет чагылышларын да игътибардан читтә калдырмады. Менә алар матбугат органының политик партия белән элемтәсе; программасы, эчтәлеге, җитәкчеләре һәм авторлары составы.
Г. Ибраһимовның типологиясе, эволюция кичереп, камилләшә барды. «Иҗтимагый революция вә татар зыялылары», «Революция тарихына материаллар (кыска бер фиһ- рист). «1905 ел революциясе эчендә татарларның хәрәкәтләрен өйрәнү өчен материаллар җыю турында» исемле хезмәтләрендә ул татар матбугатын өч төркемгә бүлсә, «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре». «Урал» һәм «Урал»чылар» исемле капиталь хезмәтләрендә аны дүрт төркемгә аерып карый: 1) большевистик матбугат; 2) реак- цион-клерикаль матбугат; 3) либераль матбугат; 4) эсерлар матбугаты (7. 448).
Әлбәттә, бу типологиянең тулы ук булмаганлыгын да икърар итәргә тиешбез. Әйтик. Г. Ибраһимов, профессор М. Хәсәнов хаклы рәвештә искәрткәнчә, милли матбугат ташкынында революцион-демократик юнәлешне аерып чыгармый Аерым алганда, сүз «Азат», «Азат халык». «Карчыга», «Әлгасрелҗәдит» һәм башка газета-җурналлар турында бара. Бу органнарның кайберләрен Г. Ибраһимов урынсызга вак буржуаз социализм юнәлешенә кертә' Ләкин, ничек кенә булмасын, хәзерге тикшеренүчеләр дә Г. Ибраһимовның нәтиҗәләренә таяналар.
Галим-публицист бу юнәлешләрнең һәркайсын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Өйрәнүнең төп принциплары итеп ул күтәрелгән мәсьәләләрне киң документаль җирлектә һәрьяклап тикшерү, аларны колачлы социаль-политик фонда карау, сыйнфый-партнячел якын килү, тарихилык, сүз белән эшнең берлеге кебек таләпләрне ала.
Г. Ибраһимов саналган агымнардан коммунистик матбугатны төп тикшеренү объекты итә. моның зур әһәмиятен ассызыклый. Бер яктан, бу матбугатның тарихы большевикларның ул чорында көрәшләре белән халкыбызны таныштыру, шул яктан тәрбия кылу өчен кирәк, икенче яктан фән өчен зарур (6, 465).
Галим-публицист беренчеләрдән булып татар телендә чыккан листовка әдәбиятының бер өлешен өйрәнде, «Урал» газетасын, шул газета редакциясе нәшер иткән брошюраларны анализлады.
Ул «Урал» газетасының партия комитетлары җитәкчелегендә һәм алар ярдәмендә чыгарылуына аеруча басым ясый, аның большевиклар партиясе программасы буенча эшләвен ассызыклый. Ул, газетаның эчтәлеген өйрәнеп, андагы материалларны ике төркемгә аера. Беренчесе — гомум мәсьәләләргә кагылышлылары. икенчесе — татар тормышына караганнары.
Галим-публицист большевистик татар матбугатын Россиядәге коммунистик матбугатның состав өлеше дип карады Шуңа күрәдер ул гомумән Россиядәге коммунистик матбугат белән дә кызыксынды. «Русиядә пролетариат матбугаты тарихыннан» дигән хезмәтендә ул бик белеп һәм шактый җентекләп рус телендәге пролетар прессаның юлын яктыртты.
Г. Ибраһимов революциядән соң партия-совет матбугатының һәр адымын күзәтеп барды; үз вазифаларын уңышлы үтәүче матбугат органнарын хуплады, җитешсезлек- ләрне күзгә карап әйтте, аларны бетерү юлларын күрсәтте («Пролетариат сүзе», «Дүртенче елга кергәндә». «Идеология фронтының ышанычлы көрәшчеләреннән берсенә» («Яшь эшче» журналының 1 еллыгы уңае белән һ. б.).
Галим-публицист тәүге пролетар журналистларга, аларның иҗатларына, журналистлык эшчәнлекләренә беренче бәя бирүче булды, корбан булганнарының изге ядкаре, исәннәренең иҗаты, яшәү шартлары турында кайгыртты.
Г. Ибраһимовның матбугат тарихын өйрәнүнең методологик һәм методик принциплары. алымнары исә — бүгенге тарихчыларыбыз өчен ышанычлы ориентирлар алар.

Реклама