КАДЕРЛЕ ЯДКАРЬЛӘР

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ БИОГРАФИЯСЕНӘ МАТЕРИАЛЛАР
БЕРКЕТМӘ N9 1
Үземә тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирәм:
Миңа күрсәтелгән «Знамя труда» газетасының унөч саны һәм «За народ» газетасының бер саны минем фатирымнан алынды («Знамя труда» газетасының 1912 елгы 41 саны — 1 данә. 42 саны — 1 данә, 43 саны — 1 данә. 44 саны — 2 данә, 45 саны — 2 данә, 46 саны — 2 данә, 47 саны — 2 данә. 1913 елгы 48 саны — 2 данә һәм «За народ» газетасының 1912 ел, октябрь саны күрсәтелгән иде). Бу газеталарны мин урамда, өч йөз еллык юбилей бәйрәм ителгән вакытта тапкан идем.
Миңа күрсәтелгән «Дом Самозвановых» дигән брошюра «Знамя труда» һәм «За народ- газеталары яткан төргәктә иде (С. р. партиясе нашир иткән № 8 «Дом Самозвано- вых» брошюрасы күрсәтелде). Студент Хәлиулла Еникиевны беләм, ул минем белән бер губернадан Аның белән ул Уфада гимназист чагында танышкан идем. Киевта аның белән 1912 елда, монда килгәч очраштым.
Документлар матбугатта беренче тапкыр басыла.
Аларны редакциягә өлкән язучыбыз Афзал ага Шамов әзерләп гапшырды
1913 елның 18 апрелендә, мин. Аерым жандармнар корпусы подполковнигы Вах- нин. Дәүләт тәртибен һәм җәмәгать тынычлыгын саклау чаралары турында 1881 елның 14 август көнендә Патша Галиҗәнаблары раслаган Положение нигезендә түбәндә аталучыдан сорау алдым; ул болай аңлатты:
1. Фамилиясе, исеме, атасының исеме
2. Туган вакыты һәм урыны
4. Килеп чыгышы, кайсы халыктан, под-данныйлыгы һәм шәхси дәрәҗәсе
5. Даими торак һәм гаскәри хезмәт үтү буенча теркәлгән урыны
6. Шөгыле һәм мал табу чыганагы
7. Гаилә хәле (хатыны яки иренең исеме һәм атасының исеме, балаларының исеме, аларның шөгыле, яшәү урыны)
8. Туганлык элемтәләре: ата-аналары, ир һәм хатын-кыз туганнарының исемнәре, аларның тору урыны, шөгыле, ата- аналарының экономик хәле
9. Ата-аналарын яки опекуннарын алыштыручы туганнарының даими тору
10. Уку йортларында (түбән, урта, югары) тәрбияләнүе. Күпме вакыт укыган, ни сәбәпле ташлаган, кайчан кергән, кайчан һәм ни өчен киткән һәм кем хисабына тәрбияләнгән
11. Чит илләрдә булганмы, кайларда һәм нинди максат белән
12. Сорау алуга тартылганы бармы, булса. кайчан һәм сорау алу нәрсә белән тәмамланган.
Ибраһимов Галимҗан Гыйрфанович 1887 елда, Уфа губернасының Стәрлета- мак өязе, Солтанморат авылы ислам татар, россияле, Уфа губернасы Стәр- летамак өязе крестьяннарыннан Солтанморат авылы, шунда ук теркәлгән, гаскәри хезмәткә 1908 елда чакырыла, сәламәтлеге йомшак булу сәбәпле азат
әдәбиятчы, газеталарга язышам, Киевта дәресләр бирәм буйдак
Әтисе—Гыйрфан Нурмөхәммәтов, 65 яшь тирәсе, әнисе Хәсәнә Заһит, 56 яшь тирәсе, ир туганы Шакирҗан 28 ләрдә, өйдә яши. Габделхәким 15 яшьләрдә, өйдә, хатын- кыз туганнары Нәгыймә. Хәйрия Махмудова 30 яшьләрдә, авылда яши (танып булмый)
Солтанморат авылы
Солтанморат авылында рус-татар мәктәбен тәмамлаган. Оренбургта мәдрәсәдә (дини мәктәп) җиде ел. Уфада шундый ук мәктәптә өч ел укыган
булганы юк
Тартылмаган һәм тентелмәгән
Миңа күрсәтелгән «ст. медик Хәлиулла Еникиевка» дигән адреслы конверт минем фатирымнан алынды, кәгазь салынган бу конвертның миңа канчан һәм нинди хәлләрдә килеп эләккәнен белмим, элек аны күргәнем юк иде.
Бу конвертка мин тимәдем, андагы язмаларны алмадым һәм укымадым, шунлыктан аларның эчтәлеге буенча аңлатма бирә алмыйм (адресына Киев, Университет, ст. медик Хәлиулла Еникиевка дип язылган конверт күрсәтелгән иде). Мөселман студентларның җыенга яки җыелышларга җыелулары элек миңа мәгълүм түгел иде, кичә мине кулга алгач, участокта полициянең мөселман студентлар һәм курсисткаларны кулга алганлыгын белдем, әмма ул җыелышның максаты нинди булу миңа билгеле түгел. Мөселман студентлар белән очрашканда, аларның үз түгәрәкләрен легальләштерергә рөхсәт сорарга теләүләре турында ишеткәнем бар иде. Өстәп әйтәм, «Знамя труда», «За народ» газеталары һәм «Дом Самозвановых» брошюрасы салынган төргәкне, София соборы янында бугай, кемдер толпага ыргытты, төгәл кайчан икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм.
«Хәлиулла Еникиевка» дип язылган адреслы конвертның миннән алуынын кире кага алмыйм. Аны элек үземдә күргәнем юк. Студент Еникиевның кайбер китаплары миндә («Җенес һәм характер», «Сүзлек» һ. б.) һәм, бәлки, конверт алар арасында булгандыр.
Еникиев миндә якынча 12 яки 13ендә булды, ләкин нәкъ кайчан икәнлеген төгәл әйтә алмыйм — хәтерләмим.
«Миндә түгел», «студент Еникиев онытты», «берничә тапкыр» дигән сүзләр сызылган, «өч», «...дан», «эләккән» сүзләре төзәтелгән, өскә «минем тарафтан» дип язылган
Күрсәтмәләр минем сүзләрдән дөрес язылган һәм миңа укып чыгылды.
Имзалар: Галимҗан Гыйрфанович Ибраһимов
Подполковник Вахнин.
Украина ССРнын Узеи даүләт архивы. 274 ф. I таеа . 31 51 эш. 318—319 66
СУД ТИКШЕРҮЧЕСЕНӘ
Унсигезенче апрельдә сорау алу вакытында әйткән сүзләремә өстәп, түбәндәге сорауларга аңлатмалар бирәҗ:
Мин хөкүмәткә каршы булган бер оешмада да тормыйм һәм торганым юк Быел (1913 ел) январь аенда Еникиев фамилияле таныш бер студент, Уфа шәһәре буенча якташым, Киев мөселман студентлары үзләренең якташлык җәмгыятен легальләштерергә телиләр дип. миңа бер сөйләгән иде. Аннары бераздан соң ул миңа студентларның әлеге якташлык җәмгыяте уставын раслатыр өчен губернаторга җибәргәннәр икән, ә губернатор аны расламыйча кире кайтарган икән дип тә әйткән иде. Февраль аендамы, әллә марттамы, анысын ачык хәтерләмим, Еникиев миңа: «Мөселман студентлары съездын җыяр өчен үткәреләчәк киңәшмәне әзерләү комиссиясе сине үзенең утырышына чакыра», диде Комиссия утырышында мин ике тапкыр булдым. Мин катнашкан беренче утырышта, көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе булып, съездның йөзен билгеләү мәсьәләсе каралды. Мин: «Съездда бары политик мәсьәләләр генә каралырга тиеш», дигән тәкъдим керттем («Төзү» дигән сүз сызылган — Ред.) Комиссия съездда каралачак мәсьәләләрне билгеләү эшен Еникиев белән икебезгә тапшырды. Аиың белән икәү бергә кайбер мәсьәләләрне билгеләвебезне хәтерлим. Мәсәлән, без съезд көн тәртибенә: руханиларга мөнәсәбәт, Дәүләт Думасындагы мөселман фракциясенә мөнәсәбәт; башка халыкларга мөнәсәбәт мәсьәләләрен кертергә кирәк дип яздык. Ләкин анда хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән бер нәрсә дә юк иде, — хәтеремдә шулай калган. Ул язуны мин комиссиягә бирмәдем («мин» дигән сүз сызылган. — Ред,). Еникиев («үзенекен» дигән сүз сызылган. — Ред.) биргәнме, юкмы, — анысын белмим. Ул миңа үзе: «Без билгеләгән мәсьәләләрне бер утырышта тикшерделәр», —дигән иде Ләкин анда ул мәсьәләләрне, җентекләп тикшереп, кабул иткәннәрме, юкмы икәнен әйтә алмыйм. Икенче утырышта да булдым мин. Тик аның кайсы айда һәм кайсы число- да булуын хәтерләмим, шулай ук анда нинди мәсьәләләр каралганы да хәтеремдә калмаган. Еникиев ничектер бер вакыт миңа: «Син катнашмаган бер утырышта сине дә, мине дә съезд программасын әзерләү подкомиссиясенә член итеп керттеләр», дигән иде; ләкин ул эштән мин баш тарттым (тентү вакытында алынып, 18 нче номерлы беркетмәгә теркәлгән гаепләү әйбере күрсәтелә). Миңа күрсәтелгән бу хатны
5- 67
мин Хәнәфи Кайбышев исемле бер таныш студентка язган идем. Ул чатны шул студентка тапшыру өчен Еникиевкә бирдем Ул рождество вакытында өенә, ягъни Уфага, Казан аркылы кайтачак иде. Ул хатта мөселман студентлары җәмгыятен легальләштерергә теләү факты киләчәктә булачак вакыйгаларның берсе рәвешендә әйтелә. Шуңа күрә мин Казан студентлары бу эшкә ничек карарлар икән дип кызыксындым, чөнки мин. әдип буларак («һәм» дигән сүз сызылган, аның өстенә «яшьләрнең» дигән сүз язылган. — Ред.). яшьләрнең рухи халәтләре һәм аларның иҗтимагый мәсьәләләргә булган мөнәсәбәтләре белән кызыксынмыйча булдыра алмыйм. Квартирамда тентү вакытында, рус газета-журналларыннан тыш, шулай ук татар телендәге күп кенә кулъязмаларым белән бергә газеталар һәм китаплар да алынды. Ләкин матбугатка бирергә әзерләнгән яисә әзерләнү хәлендә булган ул материаллар киләчәктә цензура аркылы үтәргә тиешләр, аларда хөкүмәткә каршы бернәрсәнең дә булуы мөмкин түгел. Шуннан артык бер төрле дә аңлатма бирә алмыйм. Показаниене үз кулым белән яздым. ■Төзү», «мин», «үзенекен», «һәм» дигән сүзләрне сыздым, -яшьләрнең» дигән сүзне юл өстенә яздым. Аларның шулай язылуына ышанырга. Галимҗан Гыйрфанович Ибраһи-РКП (б)ның ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНА
ИПТӘШ ӘХМӘДИЕВ ТУРЫНДА I. Иптәш Әхмәдиевне мин 1901 елдан бирле беләм. Шул елны ул үзеннән өлкәнрәк яшьтәге бер иптәше белән бергә Оренбургтагы кадим мәдрәсәсенә, кесәсендә бер тиен акчасы булмаган хәлдә, яланаяк килеп керде.
Соңыннан мин аның өеннән качып килгәнен белдем. Чөнки әти-әниләре. ярлы булганлыктан, аны укытырга теләмәгәннәр.— дөресрәге, укытырга хәлләре булмаган.
Кечкенә Шәһит Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсе барлыгын, анда мәшһүр Әхмәт байиың шәкертләрне үз акчасына, бер тиен түләтмичә укытуын, ашатып-эчертеп, бөтен яктан тәэмин итеп торуын каяндыр ишеткән булса кирәк. Шәһит, шул мәдрәсәгә килеп, керү имтиханнарының барысын да бирә, аны укырга алмакчы булалар, ләкин аның белән бергә килгән иптәше керү имтиханын бирә алмый. Иптәше алынмагач. Шәһитнең дә ул мәдрәсәгә керәсе килми. Шуннан соң алар мин укый торган мәдрәсәгә килделәр. Икесе дә чамасыз ярлы иде. шулай да укырга теләкләре бик зур иде. Шул көннән башлап Шәһит безнең мәдрәсәдә бик зур мохтаҗлыкта яшәп укыды. Оренбургта укыганда, ул, тамагын туйдырыр өчен, бай шәкертләргә аш пешереп, самовар куеп тора, шуның өчен алардан ай саен утызар тиен ала һәм шуның белән яши иде.
Бераз үсә төшкәч. 1910 елга чаклы, ул укуын дәвам иттерү өчен һәр җәйне, берәр хезмәт эзләп, мәдрәсәдән 3-4 айга чыгып китә башлады һәм шулай эшләп тапкан акча белән яшәде. II. Иптәш Әхмәдиев 1905 елдан башлап шәкертләр арасындагы ислахчылык хәрәкәтенә актив катнашып килде, кадим, схоластик мәдрәсәләргә каршы көрәште һәм шуның өчен Оренбург мәдрәсәсеннән куылды. Шуннан соң ул Уфадагы җәдит мәдрәсәсенә барып керде. Аннан да ул шәкертләр җыелышларында муллаларга һәм байларга каршы чыгып сөйләгәне өчен куылды.
Шул вакыттан башлап ул журналистика һәм җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә башлады, реакция елларында тантана иткән татар буржуаз милләтчеләр хәрәкәтенә һәрвакыт оппозициядә булып килде. III. Февраль революциясеннән соң ул татар буржуазиясенә каршы ачыктан-ачык көрәшә башлый, социалистик мәсләкле «Аваз» газетасын чыгара, приказчикларның революцион оешмаларына җитәкчелек итә. иптәш Вахитов белән бергә Мөселман социалистлар комитетында эшли, аның җитәкчеләренең берсе була, «Бетсен сугыш!» «Бөтен власть Советларга!» һәм башка шуның кебек лозунгларны тормышка ашыра. IV. Октябрь революциясе көннәрендә Казанның революция штабы Советларында актив эшли. Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәшә.
1918 елның январенда без иптәш М. Н. Вахитов белән бергә Милләтләр Советы янындагы Үзәк мөселман комиссариатын оештырганда, төрле губерналарда да җирле комиссариатлар оеша башлады. Иптәш Әхмәдиев Казанда шундый комиссариатны оештыручыларның беренче сафында булды.
Аның эшчәнлеген күрсәткән тагын бер моментны искә алып китәргә кирәк: 1917 елның ноябрендә Уфада төрек-татар милли парламенты дип аталган Милләт мәҗлесе җыелды. Без, Милләт мәҗлесенең сул канатында торучылар, баштагы утырышларның берсендә Петроградка, В. И. Ленин җитәкчелегендәге Халык Комиссарлары Советына котлау телеграммасы җибәрергә дигән тәкъдимебезне гомуми утырышка куйдык. Безнең бу тәкъдимебезне утырышка иптәш Әхмәдиев кертте һәм аның әһәмиятен аңлатып бирде. Моны ишетеп, буржуаз делегатларның котлары очты, бөтенләй каушап калдылар (тәкъдимебез тормышка ашмады, бары 17 тавыш кына алды). V. Шул чактан башлап Әхмәдиев көрәшнең иң авыр моментларында һәрвакыт беренче сафта булып килде, массаның да. революцион хәрәкәт җитәкчеләренең дә ышанычын казанды. Ул 1917-1918 елларда, максималист чагында ук большевик иптәшләр тарафыннан һәрвакыт иң җаваплы эшләргә билгеләнде. Мәсәлән. 1918 елның сентябрендә. Казанны ак чехлардан азат иткәч, иптәш Пестковскин (Сталинның урынбасары) аны. комиссиягә член итеп кертеп. Казанда совет учреждениеләрен аякка бастыру һәм контрреволюциягә каршы көрәшү өчен Татарстанга командировкага җибәрде.
1919 елның башында ул Урта Азиягә бара торган «Шәрык поезды»ндагы җаваплы политик эшкә билгеләнде. Аңа кадәр ул. максималист чагында ук әле. РКП(б)ның Казан губерна комитеты тарафыннан татар телендәге «Кызыл Армия» газетасына
редактор булып билгеләнгән нде. Болар барысы да партия оешмасының аңа ышанганлыгын исбат итәләр.
Гомумән, ул революциянең беренче көннәреннән башлап, РКП(б) сафына рәсми рәвештә кергәнче үк, һәр эштә, һәр мәсьәләдә, хәтта аерым детальләрне хәл иткәндә дә өзлексез рәвештә большевик иптәшләр белән бергә барды.
Мин аның үзен һәм эшләрен яхшы беләм. Ул эше белән дә, фикере белән дә большевик иптәшләрдән беркайчан да аерылмады. Шуңа күрә дуслары да, дошманнары да аны большевик дип исәплиләр иде.
Биографиясенең дә шуннан соңгы өлеше бөтенебезнең күз алдында узды, шунлык-, тан мин аның ул өлешенә туктауны артык саныйм.
Иптәш Әхмәдиев бары җәмәгать эшләре белән генә кызыксынып яшәде, бөтен көчен, белемен шуңа багышлады.
Ул — партия юлыннан һич тә тайпылмыйча баручы иң тотнаклы һәм иң революционер татар большевикларының берсе.
Иптәш Шәһит Әхмәдиевне мин менә шундый кеше итеп беләм.
8 Г. Ибраһимов.
Текст КПССның Татарстан Өлкә Комитеты архивындагы теп нөсхәдән алынды: 292 ф.. 1353 эш. Рус чадан тәрҗемә.
Оренбургтагы кадим мәдрәсәсенә...— Вали мулла мадросәсено.
• Хөсәения. — Оренбург шәһәрендәге җәдит мәдрәсәсе (1905—1918). Беек Октябрь революциясеннән соң аның бинасына укытучылар институты урнашты.
Әхмәт бай — Хөсәенов Ә (1837 — 1906). Оренбург сәүдәгаре.
. алар мин укый торган мәдрәсәгә килделәр.— Г. Ибраһимов Оренбургта кадимлеге, якалыкка, прогресска каршылыгы белән дан тоткан Вәли мулла мәдрәсәсендә укыган.
...Оренбург мәдрәсәсеннән куылды.— By мәдрәсәдән шулай ук Г. Ибраһимов та куыла. Әдип үзе бу турыда: >Яна фикерле булуым һәм уку-укыту эшендәге көнчыгыш схоластикасына каршы керешүем өчен куылдым».— ди
...Уфадагы җәдит мәдрәсәсе. —Мәдрәсәң .Галия. Г. Ибраһимов та шунда укый.
...Аннан да... куылды.—Бу мәдрәсәдән шулай ук Г Ибраһимов та куыла.
• Аваз. — 1917—1918 елларда Казанда чыккан социалистик юнәлештәге татар газетасы.
Вахитов — Мулланур Вахитов (1885—1918)
Мөселман социалистлар комитеты — 1917 елның апрелендә Казанда Мулланур Вахитов җитәкчелеген дә оештырылган комитет Бу оешмага большевиклар һәм 1917—1918 елларда рәсми рәвештә яшәп килгән башка вак буржуаз партияләр членнары да кертелгән. Комитет 1918 елның августына чаклы яши.
Милләт мәҗлесе — төрек-татар вак буржуаз элементларыннан тупланган бу мәҗлес (парламент) үзе нең .эшчәнлегеи. 1917 елнын 20 ноябрендә башлап. 1918 елның 11 февраленә чаклы дәвам иттерә. Мәҗлес Илел-Урал штатлары тезелүен игълан итә һәм Милли идарә сайлый.
Пестковский — Пестковский С. С Совет хөкүмәтендә Милләтләр эше халык комиссариаты урынбасары.
-Шәрыь поезды» 1918-1920 елларда Совет хөх>мәтс тарафыннан оештырылган агитпоездларның берсе Лекторлар, агитаторлар, газеталар, китаплар, типография, кинофильмнар белән тәэмин ителгән бу поезд Мәскәүдәи Төркстаига ике рейс ясады, шул өлкәләрдә яшәүче халыклар арасында Совет хөкүмәтенең һәм Коммунистлар партиясенең политикасын аңлату эшләре алып барды, җирле халык телләрендә .Кызыл Шәрык» исемле газеталар чыгарды һәм башка шуның кебек эшләр башкарды.
«Кызыл Армия. — 1918—1921 елларда Казанда һәм берникадәр вакыт Мәекәүдә чыгып торган татар совет гаэетаеы.
26 март, 1926.
ГӘЖУР МӨДИРЕ СЭЛАХ АТНАГУЛОВ ИПТӘШКӘ
ӘДӘБИ КОМАНДИРОВКА ТУРЫНДА
Гыйльми үзәк яшь әдәби көчләрне эшче-крестьян районнарына мәгълүм вакытка әдәби максудлар өчен командировка бирү ысулын кулланырга карар бирде. Буның өчен бераз матди ярдәм кыйлачак. Беренче нәүбәттәгеләрдән берсе Һади Такташ
билгеләнде. Ул апрельнең 15еннән июль башына (2 у ай) кадәр йөриячәк. Гәжур
идарәсенә үтенеч: шагыйрь Такташны шул эш вакытына Гыйль[ми үзәк]гә җибәрсәгез иде. Аның [хезмәт] урыны, әлбәттә, сакланырга тиеш.
Гыйльми үзәк рәисе: Галимҗан Ибраһимов.
Текст Татарстан Берлаштерелгәи доүлат музее архивымдагы топ носхолан алынды. Гыйльми үзәк рәисенең грифлы рәсми кәгазенә язылган.
Гәжур — яңалифне тормышка үткәрү чорындагы газета журналлар нәшрияты (егерменче елларның икенче яртысы, утызынчы елларның ахыры).
Гәжурга язылган ву когазьнең чнтено түбандаге резолюция салынган *һадн Такташны ике ай ярымга Гыйльми үзакка командировать итеп торырга Гәжур каршы килми. Салах Атнатулов. 26.111.1826.
9
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ. КАЗАН
ВКП(б) ЧЛЕННАРЫН ҺӘМ КАНДИДАТЛАРЫН ТИКШЕРҮ ҮЗӘК КОМИССИЯСЕНӘ
ВКП(б)ның Казан Югары Шәһәр оешмасындагы 11 иче номерлы ячейка (Татарстан Мәгариф Халык комисса-риатында) члены, коммунист язучы Галимҗан Ибра- һимовтан; партия билеты № 0979217. партия стажы 1917 елның 15 апреленнән
ГАРИЗА
1927 елның апрелендә Татарстан республикасының Югары партия-совет органнары мине, каты авыру булуым сәбәпле. Кырымга — Ялта шәһәренә дәваланырга җибәргәннәр иде. Мин куркынычлы, күп кан килеп тора торган каверналы. 3 нче стадиядәге туберкулез белән авырыйм. Кырымда үпкәмнән тагын бер тапкыр кан килде. Шуның өстенә 1928—1929 елның кышында тамагым авырый башлады. Хәлемнең шундый булуына карамастан, климатның яхшылыгы, пневмоторакс, бик нык режим белән яшәү һәм дәвалануның башка шартлары нәтиҗәсендә сәламәтлегем системалы рәвештә рәтләнеп килә иде. Мин инде быел җәй көне вакытлыча Казанга да кайтып килермен дип ниятләнгән идем. Ләкин апрель-май аенда яңадан өзлектем — туберкулезлы үпкәмдә экссудативлы плеврит хасил булды.
Кризисның әле узганы юк һәм шуңа күрә якын арада Казанга кайту сәламәтлегем өчен зарарлы һәм куркынычлы.
Татарстан республикасы Үзәк тикшерү комиссиясенең миңа бу хәлдә нишләргә икәнен күрсәтүен үтенәм: сәламәтлегем өчен зарарлы булуга карамастан, якын арада тикшерүне узу өчен Казанга кайтыргамы яисә экссудативлы плевритым узып киткәнче. Комиссия миңа көзгә чаклы кайтмый торырга рөхсәт итәме?
Иптәш Ярославскийның 16 нчы Конференциядә ясаячак докладының тезисларында. 12 нче пунктында, авыру коммунистларның тикшерү вакытында аерым шартлар белән файдаланачаклары турында бер ишарә бар. Инструкциядә (32 нче пункт) түбәндәге сүзләр әйтелә:
«Әгәр партия члены яисә кандидаты тикшерелүне үтү өчен билгеләнгән вакытка мөһим сәбәпләр аркасында килә алмый икән, бу очракта ул. терелгәннән соң. тиешле контроль комиссия тарафыннан үз ячейкасында тикшерелергә тиеш. Кагыйдә буларак, тикшерелә торган иптәшне үзе булмаганда тикшермәскә тиешләр. Тикшерү комиссиясенә чакырылган партия членнарының һәм кандидатларның килүләре мәҗбүри».
Оптимист идем мин. бер-ике айдан терелеп. Казанга эшкә кайтырмын дип уйлаган идем. Шуңа күрә Кырым оешмасына күчмәдем, һаман да ВКП(б)ның Казан Югары-шәһәр оешмасына кергән. Татарстан Мәгариф Халык Комиссариатындагы 11 нче номерлы ячейкада член булып торам; алар белән даими багланышта яшим, аларга үзем турындагы информацияне системалы рәвештә җибәреп торам.
Ничек кенә булмасын, каты авырып ятуым сәбәпле, мин Кырым оешмасында да эшли алмаган булыр идем: Ялта шәһәре һәм шулай ук Мәскәү Вричебно контроль комиссиясе тарафыннан да мин 1 нче группа инвалиды булып табылган кеше һәм
Г. Ибраһимов. Кырым. Ялта. 1930 еллар тирәсе
(Фоторәсемнәр матбугатта беренче тапкыр басыла)
11 нче номерлы ячейка бюросында минем хакта белешмә булырлык материаллар бар,— мин аларга аны күптән түгел генә жибәргән идем. Әгәр кирәк икән, тиешле материалларны, документларны һәм шулай ук аңлатмаларымны да сезгә теләсә кайвакыт җибәрә алам.
Үтенечемне йомгаклыйм:
Әгәр мөмкин булса, тикшерү Үзәк Комиссиясенең миңа нишләргә икәнен ачык итеп күрсәтүен бик үтенәм;
1. Сәламәтлегемә зарар килүенә карамастан, якын арада миңа Казанга кайтыргамы, юкмы?
2. Яисә-Татарстан Үзәк Комиссиясе тикшерелүемне, кимендә, көзгә чаклы кичектереп торырга мөмкинлек тапмасмы? Көзгәчә хәлем яхшырыр дип өметләнәм.
3. Яисә инде комиссия каты авырып ятучы коммунист язучы Ибраһимовны, үзе кайтмаса да, тикшерергә мөмкинлек табармы?
• Коммунистлык сәламе белән: Галимҗан Ибраһимов.
16 июнь, 1929 ел, Ялта, ул. Халтурина, 5.
Текст КПССның Татарстан Өлкә Комитеты архивындагы топ иосхаяан алынды 1378 ф.. 1987 эш. 147 б.
Г Ибраһимов һәм Батыр Гозәеров (сулда). Кырым. Ялта. 1930 ел.
10
КАВИ НӘҖМИГӘ
1 март, (?), Ялта.
Сайланма томнарымны бастырып чыгару өчен Татгосиздат белән ике арадагы договорга кул куюны сиңа тапшырам.
Ибраһимов.
Топ носхасе А Шамовнык шохси архивында саклана
11
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӨЛКӘ КОНТРОЛЬ КОМИССИЯСЕНӘ
ВКП(б)ның Казан Югары-шәһәр оешмасындагы 11 нче номерлы ячейка (Татарстан Мәгариф Халык комисса риатында) члены, коммунист язучы Галимҗан Ибра »• һимовтан; партия билеты № 0979217, партия стажы 1917 елның 15 апреленнән
ГАРИЗА
Партия үзәкләренең карары нигезендә ВКП(б) членнарын һәм кандидатларын тикшерү, чистарту эше партиянең XVI съездына чаклы тәмамланырга тиеш. Аңа вакыт бик аз калган, һәм шуңа күрә мин, партия тарафыннан тикшерелүне мин ничек үтәргә тиеш икәнен аңлатып бирүегезне үтенеп. Сезгә мөрәҗәгать итәм (беренче гаризамны 1929 елның июнендә җибәргән идем). Сезгә, бәлки, мәгълүмдер: 1927 елның апрелендә партия-совет органнары мине, каты авыру булуым сәбәпле, Кырымга дәваланырга җибәргәннәр иде. Шул көннән бирле мин Кырымда, Ялтада дәваланам. Төп авыруларым: 1) 3 нче стадиядәге туберкулез; 2) тамагымда туберкулез процессы; 3) каты дәрәҗәдәге үлекле плеврит. Мин хәзер хезмәткә яраклы кеше түгел — 90 процентка ятып авыручы. Хәлемнең шундый булуы аркасында, мин узган елны Казанга кайта алмадым. Бу турыда Сезгә хәбәр иттем, гариза җибәрдем (шулай ук ячейкага да). Шулай да мин 1930 елның язында партия тикшерүен узар өчен, Казанга кайта алырмын дип, бик нык ышанып тора идем. Ләкин хәзер, бигрәк тә быел яз башында яңадан кан төкереп авырганлыктан, андый ерак сәяхәтнең авыру организмым өчен бик зарарлы булачагы ачыкланды. Хәзер һәр ике атнага бер тапкыр плеврларым- дагы үлекне суыртып алалар, юдырталар. Сәламәтлегемнең шундый хәлдә булуы партия тикшерүен узар өчен Казанга кайтырга мөмкинлек бирми.
Минем партия тарифыннан тикшерелүем мәсьәләсен хәл итүегезне үтенәм. Бәлки, соң дәрәҗәдә каты авырып ятучы коммунистка ташлама ясау рәвешендә, аны мин терелгәч үткәрергә мөмкинлек табарсыз. Коммунист буларак, бу мәсьәлә мине бик борчый һәм шуңа күрә мин Сезнең бер билгеле фикергә килүегезне — җавабыгызны көтәм. Бу үтенечем белән мин Үзәк Контроль Комиссиясенә мөрәҗәгать иттем.
Сәламәтлегемнең ни дәрәҗәдә икәнлеге турында соңгы вакытта алган белешмәне җибәрәм.
Коммунистлык сәламе белән: Г. Ибраһимов.
18 май. 1930 ел.
Р.Ч.ВКП(б) Өлкә Комитеты агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире Г. Касыймовта һәм ВКП(б) Өлкә Комитеты партия тарихы бүлеге мөдире иптәш С. Гафуровта минем
турыда түбәндәге материаллар бар: 1) Автобиография, 2) документларымның копияләре; оригиналлары үземдә.
Югарыда күрсәтелгән материалларга тагын «Кызыл Татарстан» газетасының 85 нче санында басылган мәкаләләремне ости алам. Ул мәкаләмдә мин культура мәсьәләләрендәге хаталарымны тануым турында язам. Шул ук газетаның [19J28 ел, 13 маенда чыккан санында яңалиф мәсьәләсенә багышланган икенче мәкаләм дә басылган.
Адресым: Ялта, ул. Халтурина, 5.
Текст КПССныц Татарстан Өлкә Комитеты архивындагы тип носхэден алынды. 1378 ф.. 1987 эш. 146 6.
12
ВКП(б) ҮЗӘК КОНТРОЛЬ КОМИССИЯСЕНӘ
Кырымда, Ялтада дәваланып ятучы, Казаннан килгән коммунист язучы Галимҗан Ибраһимовтан; партия билеты № 0979217, партия стажы 1917 елның 15 апреленнән
ГАРИЗА
1927 елның апрелендә Татарстанның партия-совет органнары мине, каты авыру булуым сәбәпле, Кырымга дәваланырга җибәргәннәр иде. Хәзергә кадәр, беркая китмичә, Ялтада дәваланам. Сәламәтлегем бик начар: 1) күпләп кан килә торган актив формадагы, 3 нче стадиядәге үпкә туберкулезы; 2) тамагымда туберкулез процессы; 3) авыр формадагы үлекле плеврит. Чама белән һәр ике атнага бер тапкыр плеврларымнан үлекне суыртып алырга, юдыртырга кирәк-
Мин 90 процентка ятып авыручы кеше. Гәрчә кайчак, хәлем бераз яхшыланып китеп, урамга чыккалыйм, ләкин андый хәл бик сирәк була. Сәламәтлегем шундый начар булу сәбәпле, никадәр теләсәм дә, партия тикшерүен үтү өчен, Казанга кайта алмадым.
Минем белүемчә, бөтен тикшерү эшләре партиянең XVI съездына чаклы тәмамланырга тиеш. Вакыт бик аз калган. Сәламәтлегем хәзерге хәлдә булганда мин, партия тикшерүен үтү өчен, съездга чаклы Казанга кайту мөмкинлегеннән бөтенләй мәхрүммен. Каты авыру булуым (ул миңа барыбер Кырым оешмасында эшләргә мөмкинлек бирмәс иде) һәм Т[А]ССР партия-совет органнары белән иҗтимагый һәм материаль багланышта торуым сәбәпле, мин шушы көнгә чаклы Казан оешмасындагы учеттан чыкмаган идем һәм. шулай итеп. Кырым оешмасына күчмәдем. Шуңа күрә мин, билгеле, партия тикшерүен Татарстан республикасында. Мәгариф Халык комиссариаты янындагы үзебезнең ячейкада үтәргә тиешмен. Бу турыда мин узган елны үзебезнең ячейкага һәм шулай ук Татарстан республикасының ВКП(б) Өлкә Контроль Комиссиясенә гариза җибәргән идем.
Сәламәтлегем начар булганлыктан, тиз арада (съездга чаклы) Казанга кайта алмавым хәзер тәмам ачыкланды.
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, мин Сездән, каты авырып ятучы коммунистка ташлама ясау рәвешендә, партия тарафыннан тикшерелүемне сәламәтлегем беркадәр яхшырганга чаклы кичектереп торуыгызны үтенәм. Коммунист буларак, бу мәсьәлә мине бик борчый. Шуңа күрә мин аңа Сездән рөхсәт алырмын дип өметләнәм.
Коммунистлык сәламе белән Галимҗан Ибраһимов
18/V—1930 ел.
Сәламәтлегем турындагы кайбер документларның копияләрен гаризама терким.
Адресым: г. Ялта, ул. Халтурина, 5.
Текст КПССнык Татарстан Өлке Комитеты архивындагы несходен алынды. 1378 ф.. 1987 эш. 143 6.
13
КАВИ НӘҖМИГӘ
Кави. Сочи хатыңны алдым. Нык тазар. Үзеңә дә, Сәрвәргә дә теләк шул.
Бездә исәнлек, дөресрәге, исәнлек өчен үпкәдәге микробларга каршы туктаусыз көрәшү! Башка юк!
Элманах килде, шәп чыккан. «Кояшлы яңгыр»ны бик яратып укыдым.
• Атака» чыккан, гәзиттә аның турында Мобарның зур мәкаләсе басылды.
Сочидан Ялта аркылы кайтып, безгә керсәгез, күңелле булыр. Гөлсем дә Сәрвәрне бик сагынып көтә.
Туры безгә төшегез! Сыярбыз, ачыкмабыз. Кудаш белән Булат андалар икән, үзләренә сәлам әйт. Ялтага килсеннәр! Кудашның бик күптән хат-хәбәре дә юк.
Хәзергә башка нәрсә яза алмыйм, үзегезне Ялтада көтеп калам.
Сәлам белән: Галимҗан.
Тал носхасе А. Шамовиын шохси архивында саклана.
Элманах — .Ук ел эчендо татар матур адабияты. (Кааан. 1930) исемле альманах. Шул альманахта 1930 елда К Нәҗминең «Кояшлы янгыр. понесте басыла.
Мобар... Фазыл Мебарәкшин (1903 елда туган) — журналист
Кудаш.. Сәйфи Кудаш (1894 елда туган) — Башкортстаи халык шагыйре.
Булат Булат Ишемгулов (?) - журналист.
14
ТАТОБКОМ, СЕКРЕТАРИАТ
КАДЕРЛЕ АБДУЛЛИН ИПТӘШ!
Татобком исеменнән җибәргән телеграмыңны алдым. Ялта райкомы ул турыда тиешле чарасын күрде. Монда ризык эшләренең гадәттән тыш авырлыгына карамастан, мөмкин була торган дәрәҗәдә булышлык күрсәтү өчен, райком кирәкле җитәкчелекне итә тора.
Татобкомның телеграмы бу юлда, әлбәттә, бик таяныч булып төште.
Бу уңай белән Разумов иптәшкә һәм сиңа иптәшләрчә рәхмәт әйтүне үземнең бурычым саныйм Минем дәвалануым, гомумән, алга бара. Мин инде туберкулез микробларын җиңдем. Тамагым да төзәлә. Миндә актык фронт: эренле-сулы плеврит калды. Бу да үзенең куркыныч стадиясен үтте. Алты ай бөтенләй бетеп торды Бу ел яз тагын бераз кузгала кузгалуын, ләкин үткән тәҗрибә буенча аны җиңүе мә нык ыШанам, бөтен көрәшем хәзер менә шуңа юнәлгән. Бу дәвалануда ризык эше беренче планда торганга, Татарстан организациясенең үзенең авыру солдатын онытмау моменты минем каты режим белән бу чиргә каршы көрәш алып баруыма бик зур ярдәм булып төшә. Үземне тизрәк терелтеп, эшкә тотындырасым килә. Әле дә кәефем яхшырак чакта эшли башлау дәрте нык уяна, «Атака» белән «Кызыл Татарстан»™ ара-тирә язгаларга өмет итәм.
Мин монда Электровод ячейкасына теркәлгәнмен. Хәлем килгәндә барам. Ләкин алегә нагрузкалар үти алмыйм. Ячейка бюросы шуңа риза булды.
Минем бу җавап хатым бик кичекте. Аның сәбәбе шул: улым үлде. Бу эш белән байтак борчылдым. Аннан эрен суырттырганда хирург-докторның бер уңышсызлыгы аркасында бераз җәфаландым.
Абдуллин иптәш! Сез анда ВКП(б)ның Казан оешмасы солдатын — авырып, дәваланучы солдатын онытмагыз; терелермен, Татобком карамагына, эш-көрәш фронтына кайтып, кулдан килгәнчә хезмәткә җигелермен.
Коммунистлык сәламе белән: Галимҗан Ибраһнмов
19 31 ел — Ялта.
1930 ----
VIII
Текст КПССның Татарстан Өлка Комитеты архивындагы носхэдан алынды. 15 ф . 12 таен.. 282 эш. 1 6. Абдуллин.. Абдуллин Бари Габлулловнч (1899-1937) 1930-1985 елларда ВКП(6)нын Татарстан 0лкэ
Комитеты икенче секретаре
Разумов. Разумов М О. (189*1—1938) — Ул елларда ВКП(б)ныц Татарстан плка комитеты беренче секретаре
15
ВКП(б) ҮЗӘК КОМИТЕТЫНЫҢ ТАТАРСТАНДАГЫ УПОЛНОМОЧЕННЫЕ
ЯНЫНДАГЫ ПАРТКОЛЛЕГИЯГӘ
Хөрмәтле иптәшләр. 1937 елның 8 февралендә язылып, иптәш Динмөхәммәдов кул куйган. 101 нче номерлы хатыгызны алдым.
Сезгә кирәк булган мәгълүматлар турында түбәндәгеләрне хәбәр итәм:
1. ВКП(б) членлыгына мин 1920 елның декабрендә Болак арты-Пеләтән районы оешмасы тарафыннан кабул ителдем.
Большевикларның Коммунистлар партиясенә керүем уңае белән мин Казандагы татар газеталарында («Кызыл Армия». «Эш», 1920 ел, ноябрь, декабрь айлары) «Редакциягә хат»ымны бастырдым; анда сул эсерлар партиясеннән кайчан чыгуымны һәм коммунистик оешмалар кул астында даими рәвештә эшләвемне күрсәттем.
2. Иптәшләрнең киңәше белән мин башта гаризамны, мине партиягә кабул итүне үтенеп. Өлкә Комитетына биргән идем. Ләкин аннан гаризамны үземә кире кайтарып бирделәр һәм миңа: бу мәсьәләне Өлкә Комитетында махсус карауның кирәге юк, ВКП(б) сафына сез гомуми нигездә гомуми тәртип буенча кабул ителә аласыз диделәр. Шуннан соң мин гаризамны Камил Якубов исемендәге типографиядәге эшчеләр ячейкасына бирдем. Мине партиягә шунда кабул иттеләр. Бу мәсьәләне район комитеты да карады. Соңыннан Болак арты-Пеләтән районы оешмасының гомуми җыелышында мине ВКП(б) члены итеп расладылар.
Күрәсез, мин, партия Өлкә Комитетының күрсәтүе буенча, партиягә гомуми нигездә гомуми тәртип белән кабул ителдем, гомуми исемлек белән гомуми тәртиптә партиянең югары оешмалары тарафыннан расландым.
Стажымны билгеләгәндә, минем Бөек Октябрь социалистик революциясенең беренче айларыннан ук көчемнән килгән һәм мөмкинлегем булган хәтле Коммунистик оешмалар җитәкчелегендә эшләвемне, шуның өстенә тагын 1918 елның январенда ук партиянең һәм пролетариатның бөек юлбашчылары иптәш Ленин һәм иптәш Сталин кул куйган махсус декрет белән Ленинградта Совет төзелеше фронтындагы җаваплы эшкә билгеләнүемне һәм башка, һәм башка шуның кебек хезмәтләремне искә алдылар.
Партия сафын чистартуларның барысында да һәм партия документларын алмаштырганда, боларның һәммәсе искә алынды һәм тикшерелде.
Коммунистлык сәламе белән: Галимҗан Ибраһимов.
19.11.1937. Ялта.
Текст КПССнын Татарстан Олка Комитеты архивындагы нөсхадон алынды 1378 ф.. 1987 эш. 17 6

Реклама