И, КАДЕРЛЕ ЯК!


• Яратам мин үзебезнең авылны, бигрәк тә яратам авылның төньягын каплаган зур тауларны' Аңардан да бигрәк яратам шул таулар өстендә мең еллар буенча шаулап утырган зур карт урманны-
Г Ибраһимовның һәр әсәрендә туган авылына, аның кырларына-тугайларына, елгалары-күлләренә. үзәннәре-тауларына мәхәббәте әнә шулай кайнар сурәтләнгән Бәлки аның туган авылына нигез салган гаярь егет Солтанморат та бу тирәләргә шулай сокланган булгандыр Патшага хезмәт иткәндә күп батырлык күрсәтүе өчен аңа шушында буш яткан урманлы-тугайлы җир бүләк ителгән Монда ул 1761 елда якыннарын да күчереп алып килгән, һәм тиздән Авыргазы суы буенда яңа татар авылы барлыкка килгән. Аңа монда беренче казык каккан Солтанморатның исемен кушканнар
Авыл әкренләп үскән, ныгыган Тора-бара. ил-көннең йоласын, гореф-гадәтләрен барлап, күзәтеп тоту, өлкәннәргә үгет, яшьләргә белем, тәрбия бирү өчен, тәҗрибәле, укымышлы бер кешенең җитмәве сизелә башлаган Дөнья булгач, тумыш бар. үлмеш бар. картларны соңгы юлга озату, балаларга ата-баба рухын сеңдерү, сабыйларны тормыш итәргә өйрәтү вазифасы бар. Менә шул эшләрне башкару өчен Солтанморат халкы бер заман Бөре өязеннән Әхмәт ахунны чакырып китергән. Ул монда йорт-кура гына түгел, үзенә ияреп килгән шәкертләрен һәм шушы авылның балаларын укыту өчен, мәдрәсә дә салдырган
Әхмәт ахуннан — Нурмөхәммәт. Нурмөхәммәттән — Гыйрфан. Гыйрфаннан инде сөекле әдибебез Галимҗан туган
Солтанморат туфрагына аяк басканда, әдипнең әсәрләрендә чагылдырылган күренешләрне ирексездән шушы авыл табигате белән чагыштыра башлыйсың, очраган кешеләрдән яраткан каһарманнарының чалымнарын күрергә ашкынасың
Кайда гына яшәсә дә. Галимҗан Ибраһимов онытылмаслык итеп тасвирлаган •Зәңгәр чишмә не. -Әшкүл елга сын. -Ялгыз каен-ны. -Яманташ» тавын. -Кондызлы күл»не. Закир. Шаһи карт. Гөлбану кебек дистәләгән каһарманнарны күңелләрендә саклаган күпләр әдипнең туган җиренә аяк басарга талпына. Хыялында Авыргазы. Түрсәгәле буйларына килеп җиткән укучыларга олуг улыңның язмыш йомгагын сүт. аның кайнар эзләрен саклаган урамнарыңны, яланнарыңны күрсәт, безне бөек улыңның замандашлары һәм оныклары белән таныштыр, и кадерле Солтанморат авылы'
Заманнар уза — бер буынга алмашка икенчесе килә. Буыннан-буынга кешелекнең хәтере күчә, үткәннең тәҗрибәсе, казанышлары бүгенгә хезмәт итә Язу дигән могҗиза. чал тарихтан иң кирәкле нәрсәләрне безгә тапшырып, хисләребезне баета, акылыбызны камилләштерә Әмма шулай да тере үткән белән йөзгә-йөз очрашасы килү теләге сүнми дә. сүрелми дә!
1901 елда туган Фәсахәт әби Бигелдина — күпләр өчен аяклы тарих. Солтанморатта бүген инде аңардан өлкәнрәк кешене табу бик кыендыр Тик ул безгә өлкәнлеге аркасында гына түгел гомеренең зур өлеше сөекле язучыбызга бәйләнгән булганлыктан да кадерле Фәсахәт әби — Ибраһимовларның орынып торган күршесе
Галимҗан Ибраһимов туып-үскән йорт инде күптән юкка чыккан без хәзер шунда әйләнеп-тулганып гомер иткән Фәсахәт әбидән генә аны тасвирлата алабыз
• Галимҗан абыйларның өе зур. ике катлы иде —ди ул миңа — Аның асты— таш. өсте бүрәнә Буе ун метрдан озынрак, иңе алты чамасында иде Өске каты өч бүлмәле Аларның vH яктагысы мичсез, җәйге ханә санала, урам якка бер генә куш
тәрәзәсе карап тора Гыйрфан бабай нәкъ менә шунда вафат булды Уртадагысы да бер тәрәзәле Аның түрендә иркен сәке шуңа орынып диярлек уң стена буенда — өстәл, сул якта — мич Мичнең аркасы яртылаш олы як бүлмәгә чыгып тора Урта бүлмәнең ишек катында уң якта табак-савыт шкафы аш-су әзерләү өстәле, сул якта — кием элгечләр Сул як һәм урта бүлмәләргә коридордан ишек уелган, бу ике бүлмә үзара да мич буендагы ишек аша тоташкан Уң яктагы салкын бүлмәгә урта бүлмә аша гына кереп була, сул як бүлмә арада иң зурысы. аның уртасында — озынча өстәл, тирәсендә—урындыклар, түрдә, мич буенда—карават Түрдәге ике тәрәзә арасында — көзге, сул почмакта — сәгать Сул стена буенда, ике тәрәзә арасында һәм түрдә — китап шкафлары Ишек катында кием элгечләр,
Аскы каттагы бүлмә өй буеның яртысын гына алган, калган өлеш — биек нигез рәвешендә иде. Ул якта — бәрәңге базы Аскы бүлмәдә кечерәк мич бар, анда гадәттә мал азыгы әзерләнә. Нәни тәрәзәсе бар. ишеге коридорлы якка чыга Икенче катның буеннан-буена такта коридор аңа буйдан да. яннан да ишек уелган иде
Бүлмәләрнең идән-түшәмнәре буялмаган сап-сары такта иде
Артта — бәрәңге бакчасы, аның уң буена мунча салынган Бакчада суган, чәчәк түтәлләре дә бар Агачлардан канәфер, сәрви куаклары утыртылган. Шулар арасына җәен өстәл, карават куела, боларның өстенә түбә дә ясала иде Галимҗан абый шунда китап укый, яза-сыза. ятып ял итә иде
Хәсәнә әбекәй дә бүгенгедәй исемдә Кызлары Нәгыймә апа Тәпәреш авылына кияүгә чыккач һәм уллары берәм-берәм читкә укырга киткәч, ул берүзе генә торып калды Шул елларда мин аның янына гел иптәшкә керә идем Бервакыт, тарантас җигеп. Хәсәнә әбекәй белән икәү ерак басудагы игеннәрен карап кайттык. Кунаклар килсә, әбекәйгә аш-су әзерләшү, мунча ягу. су ташу да минем өстә иде
Хәсәнә әби ябык, кара тут йөзле, озынча буйлы иде Укымышлы Иске китапларны кулыннан төшерми Галимҗан абый әсәрләрен дә күздән кичереп бара, аннары сагынып ирен искә ала, сәгатьләр буе балаларын хәтергә төшереп утыра иде
Галимҗан абыйның җиңел атлаулары, болдырдан җилбердәп менеп китүләре әле дә күз алдымда Безнең бер тәрәзәбез алар ягына карый, бакчалары да. ишегаллары да шуннан уч төбендәгедәй күренеп тора иде Җәен Галимҗан абый ак күлмәк, ак чалбардан, яланбаш йөри Туган йортына аяк басуга, җиң сызганып хуҗалык эшләренә тотына — әнисенә булыша иде
Галимҗан абый авылга кайтуга, өйләренә иптәшләре агыла башлый Кайдан белеп өлгерәләр1 Корманайдан Гыйбадулла Алпаров. Сәмәннән төркемнәре белән егетләр килә, аларга бүтәннәр ялгана Мин кунакларга табын әзерләргә керешәм.
Галимҗан абыйның кайтуы бәйрәм кебек була иде Күчтәнәчләрен авыз итәбез, яңалыкларын тыңлыйбыз— күңелле Аннары ул өйдәге өч өстәлне бер итә дә зур якта эшкә утыра Бөтен өстәлләрне китап, гәзит-журналлар белән күмә Бик тиз яза, кулына күз иярми
Өйләрендә китап күп. ике шкаф та туп-тулы Аларны алып укуга берзаман мин дә ияләштем Бу һәвәслегемне белгән Галимҗан абый миңа бервакыт'
— «Әлфе ләйлә вә ләйлә» китабын да җибәрермен әле үзеңә, анда пәри кызлары турында бик кызык язылган.— диде
Ул миңа Шакирҗан абый артыннан Казаннан да ике китап биреп җибәргән иде. • Көлке капчыгы дигәне әле дә исемдә Башка җирләрдән дә салгалады. Шунысы гына кызганыч бер елны төнге уникедә әти йорты кинәт янып китте, шул йорттагы бөтен китапларыбыз, җөмләдән. Галимҗан абый әсәрләре дә әрәм булды»
Бөек әдип Г Ибраһимовны күреп белүчеләр Авыргазы буйларында елдан-ел азая бара Шуларның берсе—арада иң өлкәне—Мостафа бабай Мөсәлләмевтер (1895)
• Безнең якларда белем тарату өчен көрәшүчеләр шушы Ибраһимовлар иде инде.— дип сүзен башлый Мостафа бабай — Аларның мондый даны Солтанморатта гына түгел, тирә-як авылларда да чыккан иде Безнең Кешәнледә. мәсәлән, балаларга Мотаһар Ибраһимов — Галимҗанның туганнан туган абыйсы сабак бирде. Соңрак Галимҗанның бертуган абыйсы Шакирҗан абый белән дә аралашырга туры килде
Галимҗан абый белән бердәнбер очрашуым исә 1912 елда булды Мин инде авылыбызда мәдрәсәне дә. өч класслы русча земство мәктәбен дә тәмамлаган идем Моның белән генә каласым килми, тик кая барырга’
Июль ахыры, август башлары иде бугай Көне эссе Тәвәккәлләп. Ибраһимов- ларга килеп кергәч, мине сул як бүлмәләрендә өстәл янына утырттылар. Галимҗан абыйның авылга кайткан чагы икән
Аның төсен-кыяфәтен оныттым инде Хәтердә калганы — Галимҗан абыйның бик хәрәкәтчән булуы Ут кебек иде Өздереп сөйләшә, тавышы артистларныкы кебек Кеше ярата икән, бик ачылып гәп кора Җирәнрәк кәчтүм кигән Белемле, төпле кеше икәнлеге әллә кайдан сизелеп тора Ышанычлы, батырып сөйләшә
Мин. яшьлегем беленые, әллә шундый мәшһүр мөхәррир белән очрашуымнан дулкынланыпмы, исәнләшүне дә -онытканмын- икән. Галимҗан абый шундук шәкерт кешегә моның килешмәвен искәртеп куйды Кызарындым Галимҗан абый сүзен дәвам итеп:
Дөньяви гыйлемне нинди дәреслекләрдән укыдың соң? —диде
«Шура-ны да. башка гәзит-журиалларны да су кебек эчәм инде Сезнең мәкалә- хикәяләрегезне дә
Галимҗан абый көлемсерәп тыңлап торды да сүземне бүлде:
һәй. туган, гәзит-журнал укып кына белем алып булса иде. Сабыйлык лабаса бу! Унҗиде яшьлек егетне -сабый» дип атап, икенче кимчелегемне дә фаш иткәч, гарьләнгән һәм колак яфракларыма кадәр янган хәлдә урынымнан сикереп тордым
— Чү, чү. утыр! —дип боерды Галимҗан абый
Бу әңгәмә ике сәгатьләр дәвам итте Сораштылар, белемемне капшадылар.
— Уку бик әйбәт эш. тик иң әүвәл кая барасын үтә җитди уйлап хәл итәргә кирәк. диде Галимҗан абый.— Оренбургның Вәли мулла мәдрәсәсе кебек сөрсегән бер җирдә ми черетергә дә мөмкин Казанның Татар учительләр мәктәбенә барып чын белем диңгезенә чумарга да була Бер җыенгач, синең инде әнә шул соңгысын сайлавың хәерле Тик анда керү уен эш түгел, имтиханына әйбәт хәзерләнүең фарыз.
— Әгәр ярдәм итсәгез
— Соңрак килгәнсең, энекәш Бүген-ирәтәгә уракка төшәргә торабыз: андый җиргә кергәндә, атна-ун көн әштер-өштер әзерләнүең генә җитмәячәк, җиңел-җилпе карама. Моның өчен, актык сарыгыңны сатып булса да. махсус үчител яллау лазем. Шунсыз һич тә ерып чыга алмассың!
Галимҗан абый ашыкмый-кабаланмый сөйләште, миңа төрле уку йортлары, алар- ның программалары, белем бирү дәрәҗәләре турында иркенләп сүз алып барды, төрле дәреслекләр тәкъдим итте Халыкның күзен ачарга, милләтне караңгылыктан чыгарырга йөрәкле, чын мәгънәсендә тирән укымышлы егетләр кирәклеген кат-кат төшендерде
— Алган юлыңнан чигенмә, энекәш Теләсә нинди корбан бир. тик максатыңа ирешми ярты юлда туктама! — дип озатып калды
Солтанморатта кич утырабыз Мин Ибраһимов томнарын ачам да берничә юл укыйм, тыңлаучылар өзекнең кайсы әсәрдән икәнлеген әйтергә һәм шуңа аңлатма бирергә тиеш Барысының да игътибары миндә Рәисә ханым гына учак тирәсендә таба чыжлатып йөри, әмма ул һәрбер сүзебезне колагына элеп барырга да өлгерә, җавапны беренче әйтергә чәчрәп тора
«Әнә безнең алдыбызда — барачак юлыбызда, киң яшел ялан белән биек һәм урманлы тау уртасында, зур. түгәрәк сихерле күл ялтырый . Авылдан өч чакрым ераклыкта булган бу зур күлгә миңа балачактан ук бик күп йөрергә туры килә иде».
— Кондызлы күл бу. Кондызлы күл!
— Синең географиядән көчле икәнеңне беләбез.— дип елмая Үзбәк абый.— тик башта әсәрнең исемен әйтергә кирәк, әнисе
Ул арада Гарифулла абый Хәкимов телгә килә.
— Яз башы» хикәясеннән бу. Ибраһимовның монда Кондызлы күлне тасвирлавы ачык Тик бу күл чынлыкта авылдан ярты чакрымда гына Без балачакта бик зур иде. балыкка да бай иде. Тора-бара яңгыр сулары белән агып килгән балчык басты үзен. Күлне саклар өчен буа будык хәзер.
«Төш якынлый. Көн кыза башлый, кыза башлый Кошлар авызларын ачып, елга буйларына төшәләр. Балыклар, хәлсезләнеп, камыш төпләренә яталар^
Бу юлы беренче булып Солтанморат мәктәбенең укыту бүлеге мөдире Фәүзия Рәхмәтуллина җавап бирә
— -Табигать балалары » бу
-Юлымда «Яманташ» дигән бер тауны үтәсем бар Моннан мендерү көн коры чакта да бик җиңел булмый Хәзерге кебек явым-чәчемле вакытларда бу инде сират кичүдән бер дә ким саналмый
— «Карт ялчы».—ди Зәлифә Шәйхетдинова - «Яманташ» шунда телгә алына.
— Әшкүл елгасы буенда ул.— дип аны тулыландыра Гарифулла абый — Авылдан бер-ике чакрым төньякта Яманташ - агачль.к эчендәге бик текә таш кыя Шуның астыннан куыш аша уза торган су юлы бар Әшкүл елгасы, суы бик мул чакта гына өстән ага Берничә тапкыр сыерлар югалгач, куыштагы юлны төшеп тикшердек озын икән, чыга торган тишеге тар икән.
-Монда өч яктан өч елга килеп кушыла Болар кушылалар да. ул җиргә чаклы кечкенә бер «кул. гына булып агып яткан Өзән елганы берьюлы зурайтып җибәрәләр
Таулар, болыннар буйлап килеп, безнең авылның буеннан аккан бу елга — Өршәккэ Өршәк— Димгә. Дим Агыйделгә коя»
— «Алмачуар»дан укыдыгыз, моны мин беркайчан да бүтән әсәр белән саташтырмыйм инде,—ди Хәкимов — Балачактан ук кат-кат укып киләм мин аны «Өзән елга- дип Ибраһимов Авыргазыны тасвирлый Солтанморат янында гына аңа Түрсәгәле белән Әшкүл килеп кушыла
— Авыргазы Өршәккэ койса да, Өршәк Димгә кушылмый ич,— дип аваз бирә Рәйсә'ханым — Өршәк белән Дим янәшә агып киләләр дә икесе дә туп-туры Агыйделгә коялар.
— Юк. юк. Өзән елга» — барыбер Авыргазы’ Андагы бөтен табигать, геройларына кадәр шушыннан алынган бит. «Алмачуар-да сурәтләнгән Закир. Садыйк абзый бүтән әсәрләрдәге дистәләгән каһарманнар да үз исемнәре белән кертелгән Солтанморат кешеләре'
— Нигәдер Гарифулла абый гына җавап бирә әле.— дим мин
— Анысы дөрес инде.— дип килешә Рәисә ханым — И. энем Салават Рәхмәтуллин бар иде ич әле монда Менә ул йөрде инде Галимҗан Ибраһимов өчен көрәшеп «Мулла малае бит ул. ник чабасың шуның өчен”» —дип битәрләсәләр дә. туктамады Эстәрлетамакта хәзер, әле дә кайткалап йөри .
Мин Зәңгәр чишмәгә җәяүләп, аркама әйберләремне асып килеп кергәндә, кояш батып бара иде инде»
— «Алмачуар- .
— Юк. юк. Гарифулла абый, бу өзек Кызыл чәчәкләр»дән.— дип бүлә Хакимовны Зәлифә Шәйхетдинова
— Зәңгәр чишмә әле дә бар.— ди бераз уңайсызланган Гарифулла абый — Авылдан өч чакрым чамасы төньяк-көнбатышта тибеп тора.
— Үзебезнең мәктәптә эшләгәндә. Салават Рәхмәтуллин әдәби түгәрәк оештырган иде — ди Фәүзия ханым.— Ул да Галимҗан Ибраһимовка илһам биргән «Зәңгәр чишмә» исемен йөртә
• Ул чабышкыларга якынрак килде дә:
— Вакыт җитте, китә башлагыз, алдан китүчеләр «Ялгыз каен» янында көтәрләр.— дип кычкырды
Ялгыз каен бездән унбиш чакрым •
— Менә бу юлы «Алмачуар» инде.— ди Гарифулла абый көлемсерәп.—Ибраһимов монда да тормыштагыны бераз үзгәртеп алган. Авылдан бер чакрым чамасы басуда үсеп утыра иде ялгыз каен Хәзер юк инде Урынына былтыр яшьләр ике төп каен утыртты, берсе китмәсә. икенчесе үсәр, дип Әмма икесеннән дә юнь чыкмады Җәрен- гә яңаны утыртырга җыенабыз, басуның Галимҗан абый заманындагы төсе саклансын әле.
Коймак өлгергәч, китапларны бер якка куеп торырга туры килде Табын янында без инде барыбыз да күбрәк Гарифулла абыйны тыңладык.
Ул 1914 елда туган, бик яшьли комсомолга кереп, спектакльләр, концертлар куюда катнаша башлаган. Солтанморатта күмәк хуҗалык оештырганда да алгы сафта йөргән Аннары Авыргазы профессиональ театрында уйнаган Фронт юлларын азагы- нача кичкән. Кызыл йолдыз һәм икенче дәрәҗәдә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән Укыткан, райкомда инструктор. Солтанморатта партоешма секретаре, авыл советы председателе булып эшләгән, әле дә колхоз, авыл тормышына катнашып
— Галимҗан Ибраһимов әсәрләре белән яшьтән үк азыклана киләм.— ди ул.— Чагылдырган һәр кешесе, һәр вакыйгасы бик таныш, бик тансык безгә Әйтик, менә Әпсәләм Дүртөйле Карамалы—барысы да күршедә генә Авыргазы елгасы буена утырган авыллар Ә -Татар хатыны ниләр күрми»дә тасвирланган хәлләр’ Балык- лыкүл кызы Хәтимәнең язмышы күрсәтелә бит анда' Мин аның белән очраштым да 1946 елда «Чулпан- авылына пионер лагере башлыгы итеп җибәрелгәч, балдызым белән Хәтимә әбиләргә (повестьта — Гөлбану) фатирга төшкән идек без. Мин — «Татар хатыны ниләр күрми»нең беренче басмасын укыган кеше Соңгы варианты эл- гәресеннән шактый аерыла Тормыш вакыйгаларыннан читкә чыгыла Сәнгать әсәре өчен шулай отышлырактыр. күрәсең Ә чыны болай Хәтимәне Дүртөйле авылына көчләп кияүгә бирәләр. Каенанасы явыз, ире эчкече булып чыга бичараның Тормыш түгел, җәһәннәм башлана Хәтимә өчен Эшкә уңган, төскә-биткә, гәүдәгә дә күркәм шулай да ярый алмый ул яңа гаиләгә. Беркөнне суга дип китә дә көянтә-чиләген елга буенда калдырып, авылдан кача Арбага яткырып, киез белән каплап Агыйдел буендагы — таулар арасындагы бер авылга алып кайткан юлаучылар, чибәрлегенә, уңганлыгына кызыгып. Хәтимәне үзләренең унөч-ундүрт яшьлек улларына кияүгә бирәләр Гарьләнә Хәтимә Ир-ат киеме әзерли дә урман эченә кереп киенә, аннары, сал агызучыларга барып, иптәшкә алуларын үтенеп ялына Үзен -Миңлеяр» дип
таныта Шулар белән бераз эшләп йөргәч. Сәмән авылы баена хезмәтче булып керә бала чактан мал асрап үскәнлектән, ат карарга да оста икән Бай ярата моны, кучер итеп йөртә Ялгыз кызлары бар икән, карчыгы белән уйлашалар да аны ипле Миңьярга (Миңлеярга) кияүгә бирмәкче булалар, чакырып, хезмәтчеләре белән сөйләшәләр. *Ярар. тик мин әти-әни белән дә киңәшим инде*.— ди егет һәм туган авылына барып килергә рөхсәт ала
Балыклыкүлдә ул атасына Агай, мин бер мосафир, юлым ерак, кич кунарга кертмәссезме икән'• — дип мөрәҗәгать итә
Әти кеше кызын танымый, шулай да кертә. Чәй эчеп утырганда, әни кеше шикләнә «Бигрәк Хәтимәмә охшаган, сул яңагында миңе дә бар».— дип уйлый Шуннан ул юлаучыны мунчага җибәрә, бераздан үзе дә күрше киленен ияртеп, өстенә барып керә Сер ачыла, елашып күрешәләр
Хәтимә шуннан соң авылдан-авылга йөреп, тегү тегүче бер Казан ягы кешесенә кияүгә чыга, өч бала үстерә.
Безнең бер туганыбыз Сәмәнгә кияүгә чыккан иде. бай кучерының тарихын миңа шул сөйләде Аннары Габдулла Ильясов дигән бер танышым Әпсәләм авылында кучер йөрде. Сәмән бае кучерын заманында ул да белгән булган икән. Бездә базарлар чиратлашып уздырыла иде. Бүген — Солтанморатта, иртәгә — Карамалыда. берсекөнгә— Корманайда Сәүдәгәрләр һәркайсына бара, Сәмән баен йөртүче Миңьяр да йөри, бергәләшеп ат сугаралар, гәп куерталар Әмма Миңьяр. егетләр су коенган чакта, яннарына да бармый, * Сусыз якта үстем мин. куркам .— дип кенә җибәрә. Кайвакыт юлда аңа. ясаган чабаталарын сатарга дип базарга баручы элекке ире дә очраштыргалый Андый чакта Миңьяр «ялгыш» кына хәләл*енә сыдырып китә торган була. 1967 елда мин Казанга. Г Ибраһимов юбилеена барганда. Хәтимә (Миң- леяр-Гөлбану!) исән иде әле. сиксәннәр тирәсендә иде Аны олы улы Урта Азиягә алып китә, тәрбияләп тота.
Фатирга кергәч. Хәтимә ападан әлеге хәлләрне бик сөйләтәсем килде, әмма телен чишә алмадым. Үткәндәге михнәт-газапларны искә төшереп, йөрәген бозасы килмәгәндер инде
Ибраһимов әсәрләренең һәммәсендә дә дип әйтерлек солтанморатлыларга таныш болыннарда чәчәкләр үсә. сулар ага. кошлар сайрый, урамнарда, өйләрдә алар әле дә онытмаган вакыйгалар бара.
«Бик сагындым инде.— ди әдип 1933 елда Ялтадан М. Гафурига язган хатында — Мәскәү. Казан. Уфа якларына, үзебезнең Солтанморат. • Урак» колхозына табан да кайтып килү беренче планда тора»
Ләкин аңа 1920 елдан соң туган авылына кабат аяк басу насыйп булмый Монда аның сәлам хатлары, әсәрләре генә килеп ирешә.
— Революция алдыннан авылыбызда биш йөздән артык хуҗалык булган.— ди миңа Гарифулла Хәкимов.— Өч мәчет, ике мәдрәсә Мәдрәсәләр тәбәнәк, җиргә сеңеп беткән
Гектарыннан уртача алты-җиде центнер уңыш алганнар Авылда фәкыйрьләр күп булган. Аларның хәле инде бигрәк тә мөшкел
Мин бүгенге Солтанморатның асфальт җәелгән озын урамы буйлап уздым Очтан-очка ике яклап рәшәткә тотылган матур итеп бер төскә буялган, агачлар утыртылган Коелар, курчак өе шикелле, матур чатыр эченә алынган. Мескен куышлар. черегән, янтайган, җиргә чүккән йортларны күрермен димә — көлеп торган ташпулатлар, бүрәнә өйләр генә тезелеп киткән Каралты-курага кадәр калай, шифер башлы
— Яңа оешкан чакта Урак^ колхозына унсигез хуҗалык кергән иде.— ди Гарифулла абый — Беренче рәисебез Хәкимҗан Ибраһимов ун чакрымдагы яланда кунып эшләүчеләр янына, чабатасын киеп, иртүк килеп җитә иде Яшелчә үстерү буенча республикада беренче урынга чыктык, бүләккә радиоалгыч бирделәр
Ул еллардан соң күп сулар аккан, игенчелек чагыштыргысыз дәрәҗәдә алга киткән. Җирне ашлау, корткычларга, үсемлекләрнең авыруларына каршы фән казанышларын кулланып көрәшү, туфрак эшкәртү, чәчү һәм урып-җыюда куәтле техника— утыз трактор, унсигезәр комбайн һәм автомобиль файдалану, һәр эшне вакытында һәм тиз башкару аркасында, былтыр һәр гектардан егерме алтышар центне: борчак, утызар центнер бодай. илл«- берәр центнер арыш уңышы алынган Элекке замандагыдан биш-алты тапкыр артыграк! Колхоз дәүләткә планнан тыш унҗиде мең центнер бөртекле ашлык саткан
' Солтанморат алдынгы игенчеләре белән дә мактана ала Былтыр Гаяз Сәетов, мәсәлән. «Нива» комбайны белән җиде йөз тоннадан артык иген суктырган Фәнис Мөхәммәдиярев исә бер улын бишенче класста укыганда ук комбайнчы һөнәренә өйрәтә башлаган. Уртанчылары Фәних белән Фәһим дә аталары һөнәрен сайлаганнар
Үз эшен яратып башкаручылар исәбеннән Хәмит Бигелдин Бари Шәфиев. Әнвәр Идрисов, Рәшит Моратовларны да санап китәргә мөмкин.
Соңгы дәвердә алты йөз баш савым сыерына исәпләп төзелгән һәм өр-яңа техника белән җиһазланган ферма терлекчелекне алга җибәрергә этәргеч биргән — бер ел эчендә генә дә сыер башына сөт саву уртача дүрт йөз литрга арткан Монда мал асрау шартлары байтак яхшыртылган, авыр эшләр киметелгән. Әйбәт кызыл почмагы, алтмыш урынлы ашханәсе булган терлекчеләр йорты корылган Шушында ук урнашкан профилакторийда колхозчыларның сәламәтлеген кайгырту да юлга салынган.
Колхоз белгечләр, мехнизаторлар һәм терлекчеләр өчен ел саен өч-дүрт йорт сала, колхозчыларга өй кору өчен материал, транспорт бирә Авылда культура йорты, шифаханә. кибет, идарә бинасы, бүтән хуҗалык корылмалары да төзелгән Киләчәктә сәүдә үзәге, кунакханә, көнкүреш хезмәте йорты, кафе булдыру планлаштырылган. аларның кайберсенә инде нигез дә салынган Хәзер ике йөз илле хуҗалыктан гына гыйбарәт авыл өчен бу инде бер дә аз түгел
Солтанморат авыл советына Бакай. Чишмә. Чобайтал авыллары да керә. Шушы авылларда һәм Солтанморатта җәмгысе 1154 кеше (1 1 1986). шул исәптән, соңгысында 831 кеше яши Аларның унҗиде яше тулмаганнары — егерме ике. унҗиде-утыз яшь- тәгеләре — шулай ук егерме ике. утыз бер-кырык яшьтәгеләре — җиде, кырык берилле яшьтәгеләре — унбиш, илле бер-алтмыш яшьтәгеләре—унбер, шуннан өлкәнрәкләр егерме өч процент тәшкил итә Илле сигезе — коммунист биш йөз бише — профсоюз әгъзасы, егерме бише — авыл, өчесе — район советы депутаты. Дүрт йөзләп кеше колхозда эшли, йөз илле дүрт бала мәктәптә укый, аларга егерме өч укытучы һәм тәрбияче белем бирә Балалар бакчасындагы егерме сабыйга дүрт кеше хезмәт күрсәтә Колхоз җитәкчеләренең дүртесе югары, икесе урта махсус белемле. Сәүдәдә— унике, почтада — биш. нефть чыгаруда биш. сәламәтлек саклауда дүрт фельдшер һәм акушерканы күрәбез Шуларга культура учакларында, авыл советында һәм парткомда. профкомда һәм колхоз бухгалтериясендә егермеләп хезмәткәрне кушсак, Г Ибраһимовка йөз яшь тулыр алдыннан, авылдашларының социаль портретын абайларбыз.
Солтанмораттан Бөек Ватан сугышында өч йөз илле кеше катнаша, шуларның бер йөз җитмеш сигезе яу кырында һәлак була Дошманны җиңеп кайтучылар арасында ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Хәмәт Нуркиев. Дан ордены кавалерлары Вәлиҗан Мәгъдәнев. Зәйнулла Фәизуллин. Кызыл Йолдыз ордены казанган Батырхан Мөхәммәтшиннар да бар Мәшһүр Шаһбазлар. Солтаннар каһарманлыгын дәвам итүчеләр болар
Авыл совет председателе Мәдинә Рәхмәтуллина белән партком секретаре Вәкил Гыйльметдиновлар мине Солтанморат халкының рухи казанышлары белән таныштырды
— Матур яшәргә омтылабыз һәр елны март аенда кул эшләре күргәзмәсе, аш әзерләүчеләр конкурсы уздырабыз, җиңүчеләргә бүләкләр бирәбез
— Китапханәбездә ун меңнән артык басма бар Культура йортыбызга эстрада музыка кораллары, ике немец баяны сатып алдык Районыбызда беренче эстрада ансамблен нәкъ менә без оештырдык Бию кичәләребезгә тирә-як авыл яшьләре дә атлыгып тора.
— Үзешчән сәнгать гомумән җанлы бездә Спектакль, концерт белән күршеләргә дә барабыз, смотрларда гел алдынгы урында. Вәкил үзе дә гармунчы, аның җитәкчелегендә яшьләребез Кырмыскалы. Уфа сәхнәләрендә дә әйбәт чыгыш ясады
Мәктәп директоры Зөфәр Сәйфуллин — аккордеончы, пионервожатый Зөлфия Әлимбәкова. шофер Ринат Кәримов. терлекче Рәмил Нуркиевлар — җырчы Үзешчән сәнгать түгәрәгенә егермеләп кеше даими йөри икән
Г Ибраһимов туган авылда китап җене кагылган затлар да булу табигый Келәтче Хәмит Шәрипов. комбайнчы Бари Шәфиевлар — нәкъ менә шундыйлардан Хисапчы Вәли Шәмсетдинов укытучылардан Мөбәйнә Әлимбәкова. Наил Галләмов. Галимҗан Галиәсгаров, Зөфәр Сәйфуллиннар-шулай ук шәхси китапханәгә ия Аларның һәркайсы Ибраһимов әсәрләрен дә булдырырга тырыша Бу яктан Вәкил Гыйль- метдинов үзе дә сыната торганнардан түгел
Солтанморат авыл советына караган 360 хуҗалык быел да күп санда көндәлек матбугат алдыра Туган телдә чыга торган республика газетасы «Кызыл таң- — 296 район газетасы «Ватан юлы 322 данә тарала. Татарстаннан 29 «Казан утлары. 45 «Ялкын». 110 «Азат хатын- журналы килә Рус һәм башкорт телендәге басмаларга да язылучылар ишле
Туган телгә, туган әдәбият-сәнгатькә ихтирамлы мондый авылның данлы улы Галимҗан Ибраһимовны һәрвакыт күңел түрендә тотуы, аның белән горурлануы табигый Әдипнең әсәрләре яңадан укучылар кулына кайтарылу белән, Солтанморат
халкы аеруча канатланып китә: тантаналы кичәләр уздыра, мәктәптә музеен ача, укытучылардан Салават Рахматуллин. Галимҗан Кәримовлар колхозга язучы исемен бирүне күтәреп чыгалар Бу теләк 1985 елның икенче февралендә тормышка аша Аннары Солтанморатта — Галимҗан Ибраһимов исемендәге колхозның үзәгендә әдипнең махсус музей-иорты корыла, һәйкәле куела
Март ае Авыргазы буйларына ел саен бәйрәм алып килә. Донья халыкларының фашизмга каршы көрәшен сурәтләгән Без үлемебездән өлкәнрәк- китабының авторы, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Вәли Бикташов. композитор Бәхти Гайсин, филология фәннәре докторы Үзбәк ГЫймадиев — шушы тирәдә үскән егетләр — тантаналарда катнашырга ашкына Очучы Мидхәт Бүләкколов. биолог галим Венер Вахитов, драматург Фәрит Богданов та туган авылларына шушы айда кайтырга тырыша Күрше районнардан, шәһәрләрдән. Уфадан һәм Казаннан кунаклар җыйнала — ал арның һәммәсен дә монда боек әдипнең нигезе тартып китерә. Шуларның барысы алдында Солтанморатта туып-үскән шагыйрь Салават Рәхмәтуллин'
Сиңа кайттым юллар, еллар узып.
(Кайтам диеп күпме җыендым1. )
Авыргазым минем. Авыргазым.
Чал Иделдә су коенган чакта. Синең суың, диеп коендым.—
дип шигырь укый.
Әгәр бер генә минутка терелсә, туган авылын өзелеп яраткан, ләкин гомеренең соңгы өлешен Идел буенда уздырган Галимҗан Ибраһимов бу юлларны, мөгаен, бик рәхәтләнеп кабатлар. Солтанморатның яңа казанышларын, бүгенге йөзен, үзенә алмашка дәртле-дәрманлы күп яшь көчләр җитешүен күреп куаныр иде
Солтанморат — Казан.

Реклама