ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВНЫҢ АВТОГРАФЛЫ КИТАБЫ


к у - № 3.
Атаклы каләм осталарының һәрбер язмасы, алар турындагы истәлекләр әдәбият сеючеләр тарафыннан кызыксынып кабул ителә Бу шулай булырга тиеш тә. Зур. традицияле әдәбиятларда эш нәкъ шулай тора Бик еракларга китеп тормастан. рус әдәбияты һәм укучылары арасындагы хәзерге мөнәсәбәткә күз төшерсәк, бу фикернең дөреслегенә ышану кыен булмас Татар әдәбияты да борынгы һәм зур традицияле әдәбиятларның берсе. Йөзләгән әдип-ша- гыйрьләребезнең гасырлар дәвамында халык кулында сакланып килгән әсәрләре безнең замангача килеп җиткәннәр Соңгырак гасырларда яшәгәннәренең автограф кулъязмалары, китаплары да бар (мәсәлән. Батырша Габдерәхим Утыз Имәни, Г. Кан- далый. Гали Чокрый һ. б.) Алар турында халык телендә төрле риваять-легендалар. мәзәкләр дә сакланган Мондый характердагы материаллар белән кызыксыну бездә соңгы елларда аеруча көчәйде Моңа мисал итеп фәнни үзәкләргә әдипләребезнең иҗат мирасларын туплау, аларның биографик материалларын өйрәнү, истәлекләр бастырып чыгару һ. б шушы җәһәттән башкарылган эшләрне күрсәтергә мөмкин
Татар әдәбияты классигы, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына йөз ел тулу уңаеннан да аның иҗатын һәм тормышын өйрәнүдә шактый зур эшләр башкарылды: әдипнең сигез томлык әсәрләр җыелмасы бастырылды, биографиясе буенча капиталь хезмәт дөнья күрде, аның хакында истәлекләр җыентыгы чыкты Ләкин шуңа да карамастан, әдәбиятчыларыбыз аның шәхесе алдында бурычлы булып калалар сыман Әдипнең мирасын һәм үзен пропагандалау җитешми әле Архивларда, шәхси кулларда кызыклы материаллар саклануы шөбһәсез Шундый әйберләр табылу— Г Ибраһимовның иҗатын өйрәнүне тагын да үстерүгә этәргеч булыр иде Эзләнгәндә ни булса да табылу мөмкинлегенә үрнәк итеп, әдипнең автографлы бер китабы хакында язып үтмәкче булабыз. Г Ибраһимовның бай архивы, китапханәсе булса да, безгә килеп җитмәгән, шун
лыктан аның анда-санда гына калган аз санлы автограф язмалары да безнең өчен кыйммәтле.
Бөтен гомерен Казанда үткәргән финанс хезмәткәре Зөфәр ага Абдуллин безгә үзе тапкан бер төргәк төрле иске китаплар биргән иде Шул төргәктәге бер китапка күзем төште Бу Галимҗан Ибраһимовның «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» исемле әсәре (Казан. 1922). Китапның тышлыгы юк. беренче битенә «Бу хезмәт Шәрыкның вакытсыз һәлак булган бөек революционеры Мулланур иптәш Вахитов хатирәсенә багышлана» дип зур итеп басылган Ул язудан өс- тәрәк коңгырт кара белән кулдан «Г Газиз иптәшкә ядкарь итәм буны Галимҗан Ибраһимов 1922—май 26. Казан».— дип язып куелган Әлеге язма китапның кызыклы тарихы булуы хакында сөйли Г Ибраһимов аны күренекле тарихчы һәм язучы Газиз Гобәйдуллинга (Г Газиз) биргән булган Зөфәр ага Абдуллин аны Казандагы Нариман урамы тирәсендәге бер ташландык сарайдан тапкан Анда. Ватан сугышына китеп, вакытсыз һәлак булган татар әдәбиятчысы Мөхәммәтша Мамин- ның да кайбер китаплары булган Ихти-мал. автографлы китапны башта М Мамин тапкан булгандыр, ләкин аның саклануы өчен без Зөфәр агайга бурычлы Бу китап күп нәрсәләр хакында сөйли ала. Шулар- ның берсе Г Ибраһимов һәм Г Газизнең үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсе Алар арасындагы мөнәсәбәтләр, чыганакларга караганда. төрле төсмерләр алган. Мәсәлән, егерменче еллар ахырында Г Ибраһимов Г Газизне кискен тәнкыйтьләп чыгышлар ясый Әгәр без татар культурасының бу ике күренекле вәкиленең үзара мөнәсәбәтен егерменче елларның ахырларында булган халәткә нигезләнеп кенә билгеләсәк. аны берьяклы хәл иткән булыр идек Яңа табылган автограф әлеге мөнәсәбәт-ләрнең иптәшләрчә булуын да күрсәткән бер документ буларак әһәмияткә ия

Реклама