Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ИБРАҺИМОВНЫҢ В. И. ЛЕНИН БЕЛӘН ОЧРАШУЫНА БӘЙЛЕ ДОКУМЕНТЛАР


енин белән очрашу вакыйгасын Галимҗан миңа болай сөйләгән иде:
— 1918 елның җәендә Мулланур Вахитов Казанга киткәч. Комисса-риатта җитәкчелек эше минем өстемә йөкләнде Мин ул вакытта Коммунистлар партиясенә рәсми рәвештә кермәгән идем әле, сул эсер-интерна- ционалистлар партиясендә хисаплана идем Ләкин үземнең практик эшемә килгәндә, мин революциянең беренче көннәреннән үк Коммунистлар партиясе сызган юл белән бардым, шул юл өчен көрәштем. Сул эсерлар яшь Совет властена хыянәт иттеләр. Мәскәүдә кораллы восстание ясадылар. Алар башка шәһәрләрдә дә эш ташладылар. Советка һәм коммунистларга каршы күтәрелделәр. Ләкин мин Ленинның күрсәткән юлын дөрес дип таныдым һәм эсерларның бу эшләрен революциягә каршы турыдан- туры һөҗүм дип санадым. Шул сәбәпле, үзем рәсми рәвештә сул эсер булып хисаплансам да, Комиссариаттагы һәм газетадагы эшемне ташламадым, дәвам иттердем Шулай булса да. бик уңайсыз бер хәлдә калдым Юлым — коммунистлар белән бергә, партиям — коммунистларга каршы. Хәлемнең шулай булуы нәтиҗәсендә, эштә дә көтелмәгән уңайсызлыклар тууы ихтимал иде. Шуның өчен мин Владимир Ильичтан мине кабул итүен үтендем. Мин аңа Коммунистлар партиясенә, аның сәясәтенә, карарларына булган карашымны һәм «сул коммунист», «сул эсер-ларның оятсыз хәрәкәтләренә булган мөнәсәбәтемне, үземнең хәзер уңайсыз хәлдә калуымны — һәммәсен ачыктан-ачык сөйләп бирдем Ленин мине бик дикъкать белән тыңлады
Ленин миннән бу вакыткача кайда, нинди урыннарда эшләвемне сорашты, соңыннан, һич шикләнмичә, икеләнмичә, миңа. «Эшегездә дәвам итегез!» — дип, кисеп әйтте. Пролетариат революциясенең бөек юлбашчысы булган Владимир Ильичның миңа шулай ышануы минем күңелемне күтәрде, рухландырды һәм минем бөтен киләчәк язмышымны билгеләде...
Галимҗан үзенең Ленин белән бу очрашуын бик зур бәхет итеп саный, уңае туры килгәндә, бу турыда һаман сөйли иде
Гөлсем МӨХӘММӘДЕВА. Истәлекләрдән
Мөселман зшлэре комиссариаты председателе урынбасары Г Ибраһимовтан ип ЛЕНИНГА.
1 сентябрь. 1918 ел
Үзәк мөселман комиссариаты коллегиясе дөнья пролетариаты юлбашчылары ип Ленинга җинаятьчел һөҗүм һәм ип Урицкийны мәкерле үтерү уңае белән үтерүчеләргә, революциягә хыянәт итүчеләргә карата тирән ачу белдерә һәм мөселман пролетариатын революция һәм Совет власте юлбашчылары тирәсендә тыгызрак тупланырга, аларны үз яклавына алырга һәм контрреволюция белән аяусыз көрәшкә әзер булырга чакыра.
Комиссариат председателе урынбасары Г Ибраһимов. 1918 елның январь ахырлары В И Ленин Милләтләр эшләре Халык Комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариаты членнары Мулланур Вахитов. Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Манатов белән очраша В И. Ленин Казандагы Сөембикә манарасын һәм Оренбургтагы Кәрвансарайны халыкка тапшыру турында декретның проектын хуплый һәм аны Үзәк мөселман комиссариаты исеменнән бастырып чыгарырга киңәш итә Бөек юлбашчы, үз декретларын тормышка ашырып. Комиссариатның халыкта абруй казанырга тиешлеген дә искәртә.
Владимир Ильич Ленин. Биографическая хроника.
М.. т 5. 1974. 222 б.