Г. ИБРАҺИМОВ ҺӘМ М. ҖӘЛИЛ


Г. Ибраһимов — татар әдәбияты тарихында зур фигура.
r уса Җәлилнең музей-квартирасында минем игътибарны бер китап җәлеп I итте (Галимҗан Ибраһимов Пролетариат әдәбияты турында. «Нәшрият» I кооперативы нәшре. 1924, М 62 б.). Битләрен актарам. Минем күземә иң әүвәл матур итеп, гарәп хәрефләре белән китапның эчке тышлыгына күренекле әдип Галимҗан Ибраһимов язган сүзләр чагылды. Ул сүзләрне дулкынланып укыйм: «Яшь шагыйрь Муса Җәлил иптәшкә ядкарь итәм. Галимҗан Ибраһимов. 1925. Февраль».
М. Җәлилнең 1922—1925 елларда Казанда «язучылар белән күрешә», аралаша башлавы, Г. Ибраһимов, Ф Бурнаш шикелле җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуы аның иҗатында кискен борылыш тудыра. «1924 елда мин бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башладым. Революцион көрәш, эшчеләр тормышы, завод-фабрикалар, яңа авыл темалары миндә реаль төстә чагылдылар,»—дип язды М. Җәлил. (Муса Җәлил Әсәрләр Дүрт томда. 3 т. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. 451 6 )
М. Җәлил китапханәсендә сакланган «Пролетариат әдәбияты турында»гы әлеге әсәрендә Г. Ибраһимов яшь әдипләр арасында тарала башлаган «элекке шигырь калыпларына каршы ачык сугыш игълан кыйлынды». «композиция мәсьәләсен, шигырьне сөйләү рәвешенә тарту мәсьәләсен кузгаттылар».— дип әйтә «Яшь шагыйрьләребез эчендә форма үзгәртүне тагы да киңрәк куярга теләү тәҗрибәләре булды.— дип яза Г Ибраһимов.— Футуризм, символизм, имажинизм хәрәкәтләре менә шу-ның бер мисаллары иде». Аннары ул «яшь көчләребез форманы китаптан яки үзләренең миләреннән эзләмәсеннәр, буның өчен массаның үзәгендә булсыннар, нинди калыпка салганда яхшы булачагын шунда өйрәнсеннәр!— һәммәбез шунда өйрәник, шуннан «илһамланыйк!»— дип киңәш итә.
Муса Җәлил, үзенең остазлары Г. Тукай. Г Ибраһимов һәм Ф. Бурнаш йогынтысында иҗат итеп, формаль эзләнүләр юнәлешеннән бармый Шагыйрь моны гаепләп, соңга таба, 1931 елны «Ударниклар» журналында басылган бер мәкаләсендә ул «чорда футуризмнан башка әдәбият юк» дип лаф орып. «Сулф- айгырлары кешнәп чыктылар. Бөтен залларны яңгыратып, диспутлар ачыл, башка язучыларга ук атып, футуризмга гегемонлык алырга теләделәр» дип язды (Муса Җәлил. Әсәрләр Дүрт томда. 3 т., 30 б ).
Шул рәвешле, Казанда «Татарстан» газетасы редакциясендә эшләү. Татар рабфагында уку (1922—1925 еллар), күренекле язучылар, публицистлар, бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнаш кебек дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре белән якыннан аралашу, киңәшләр алу, матбугатта басылган әдәбият тарихына, проблемаларына караган материаллар белән танышып бару, Муса Җәлилнең әдәбият, культура дөньясына карашын киңәйтә, иҗат мөмкинлекләрен ачып җибәрә.
М. Җәлил белән бергә укыган, анда комсомол ячейкасы секретаре, ә соңыннан Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән 3. И. Муратов Мусаның әдәби түгәрәк оештыруын, аңа җитәкчелек итүен, анда татар әдәбияты классиклары әсәрләрен укуларын. М. Горькийның «Ана». В. Маяковскийның «Владимир Ильич Ленин» әсәрләрен өйрәнүләрен искә төшерә («Советская Татария». 1986. 13 август)
M
Муса Җәлил I Ибраһимовның яңа пролетариат поэзиясе турында җәмәгатьчелек алдында сейләгән лекцияләрен тыңлаган, аның «Тирән тамырлар», «Кызыл чәчәкләр» әсәрләрен укыган 3. И. Муратов түгәрәктә Г. Тукай иҗатын тикшерүгә игътибар аеруча зур булды, матбугатта халык шагыйре турында басылган Г Ибраһимов белән Ф Бурнаш мәкаләләре әдәбият түгәрәге членнары арасында кызу бәхәсләр тудыра торган иде дип сөйләде.
Мәскәүдә эшләгән елларда да М. Җәлил Татарстан матбугаты, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясе, әдипләр, культура эшлеклеләре һәм Галимҗан Ибраһимов белән багланышын өзми
Без 1986 елның октябрь аенда Г. Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем апа Мөхәммәдова белән очраштык. Ул хәзер Казанда яши.
Гөлсем Даутовна; «Г. Ибраһимов яшь көчләрне тәрбияләү эшенә бик зур әһәмият бирә, аларга ярдәм итә. хатлар яза, әсәрләрен укый, хаталарын төзәтә, кирәк җирдә аталарча шелтәли, уңышлары өчен шатлана иде. Муса Җәлилнең иҗатташ иптәшләре— Һади Такташ, Кави Нәҗми, Гомәр Гали. Гомәр Толымбайский кебек үсеп килгән яшь язучылар безнең өйгә — Галимҗан янына бик еш киләләр иде»,— дип сөйли.
«1929 елны тугандаш республикаларга сәяхәткә чыккан бер төркем татар язучылары. культура эшлеклеләре,— дип дәвам итә аннары Гөлсем ала,— Галимҗанны күрел сөйләшү өчен Кавказдан Ялтага килгәннәр иде. Алар арасында Ш. Камал. К. Тинчурин, Г. Кутуй. К. Нәҗми. М. Әмир, С Әдһәмова, Г. Иделле, С. Сәйдәшев һ. б. бар иде. Аның янына илебезнең төрле төбәгеннән—Татарстаннан, Башкортстаннан, Кырымнан, Мәскәүдән, илебезнең башка урыннарыннан татар, башкорт, рус һәм төрле милләт әдипләре, аны ихтирам итүчеләр хәлен белергә, киңәшергә килеп торалар иде... Хәтеремдә нык сакланган 1928 елның көзендә Ялтага, Галимҗан Ибраһимов торган йортка, ике яшь егет — Муса Җәлил һәм удмурт шагыйре Аркадий Клабуков килгән иде. Мәскәү университеты студентлары буларак, путевка белән алар Севастопольгә ял йортына килгән булганнар. Яшүсмерләр Галимҗан абыйлары белән бик озак сөйләшеп утырдылар».
Муса Җәлилнең Ялтада Г Ибраһимов янында булуы турында аның иң якын дусты, каләмдәше Мәхмүт Максуд, уз истәлекләрен язып, матбугатта бастырган. Мәхмүт Максуд үзе дә 1928 елның җәендә Ш. Камал, Ш. Госманов белән бергәләп Г. Ибраһимов янында була. Сүзне М. Максудка бирик:
«1928 ел иде. көз көне Муса Кырымнан кайтып килде, — дип яза М. Максуд.— Ул Севастопольдән Ялтага хәтле (80 километрны) үз адымнары белән санаган.
Мусаның Кырым сәяхәтеннән алып кайткан тойгылары арасында Кырымның үзенә дә, диңгезенә дә турыдан-туры һич тә бәйләнмәгән көчле бер тойгы бар иде. менә шул минем дә хәтер сандыгында сакланган.
Ялтага барып җиткәч. Муса, ни сәбәптәндер, беренче эше итеп диңгезгә дә чуммый. өс-башын да алыштырып тормый, туп-туры Галимҗан ага Ибраһимов квартирасына юнәлә, диңгездән читтәрәк тауга таба үрмәләгән тар урамнарның үзенә кирәклесен эзләп таба. Яшь туристны авыру өлкән мастер якты чырай белән каршы ала. үзенең иң яраткан энесе килгән шикелле шатлана...
Муса, онытылмый торган бер истәлек итеп, шуларның барысын да миңа сөйләде.
— Я, үзең уйлап кара инде,— ди ул,— мин кем аның каршында. Бер малай бит! Ә шундый хөрмәт, шундый кайгыртучанлык! Бик уңайсыз булды булуын, ә шулай да җаным рәхәтләнде. Көч җыйдым мин анда...
Үзенең яшь каләмдәшен карт мастер иң самими, Мусаны да таң калдырырлык бер самимилек белән каршы ала. Табын янында ике иптәш арасындагы әңгәмә, авыру Галимҗан аганың һәрвакыттагы гадәтенчә, бик җитди әдәби мәсьәләләр турында бара һәм өзлексез агыла» (Мәхмүд Максуд. Сагынган минутларда (Муса Җәлил турында истәлекләр һәм уйланулар). Казан, 1963, 20—23 бб.).
Г. Ибраһимов 1930 елны Татарстан АССР төзелүгә ун ел тулу уңае белән «Ерактан сәлам» дигән мәкаләсен төгәлли. Ул анда: «Яшьләр тормышыннан, иң соңгы яшь буынның пролетариат революциясе казанында кайнап, алдагы зур сугышларга хәзерләнүләрен. чыгуларын үзенең пьесасында чагылдырган яшь каләм Минскийлар. мәскәүле Муса Җәлилләр... тагы башка әллә ничаклы яңадан-яңа исемнәр, көчләр, талантлар үсеп чыга торалар... Татарстан җөмһүрияте һәм башка туфраклардагы татар әдәби иҗаты да тик менә шул гомуми пролетариат революциясенең масса хәрәкәте һәм Коммунистлар партиясенең тугры юлбашчылык тәэсире генә мондый зур иҗади кайнашны күрергә насыйп итте»,—Дип яза (Ибраһимов Г. Әсәрләр. Сигез томда. 5 т„ 503—504 бб ).
«Мәскәүле Муса Җәлилләр» кебек яңа талантларның үсеп чыгуын күреп шатлана әдәбиятыбызның күренекле вәкиле, өлкән коммунист Галимҗан Ибраһимов. Шатла- нырлыгы да булган шул!
Максим Горький традицияләрен дәвам иттереп. А. Фадеев һәм Э. Багрицкий редакциясендә. М. Җәлил катнашы белән 1930 елны Мәскәүдә рус телендә «Татар әдәбияты альманахы» басылып чыга.
Альманахта О Тархановның -хәзерге татар әдәбияты турында» зур гына мәкаләсе бирелгән. Анда татар әдәбиятының Октябрь революциясенә кадәрге һәм совет чорына кыскама күзәтү ясала, шактый әдипләр иҗатына, шул исәптән Галимҗан Ибра- һимов иҗатына да. характеристика бирелә «Г. Ибраһимов — татар халкының иң зур художнигы", -иң кызыклы колоритлы фигурасы-, аның иҗаты революциягә хэ’ле дә бик куәтле демократик тенденцияләр белән нык сугарылган иде" дип яза автор мәшһүр әдип турында (Альманах татарской литературы М.. 1930. 3 6.)
Г Ибраһимов «Татар әдәбияты альманахы- белән танышкач, бер хатында үз карашын белдерел болаи ди русча Мәскәүдә АПП. Фадеев карамагында басылган «Алманах татарской литературы»ның мәҗмугасында Тарханов тарафыннан язылган сүз башында, тагын Казанда Татарстанның ун еллык бәйрәменә чыгарылган әдәби альманахның ахырында, библиография бүлегендә бераз исемлек бар. Боларда төрле фикер, төрле караш үткәрелә. Мин үз турымда булган ул әдәби анализларның кыйммәтенә керешмим, шулай ук күп әсәрләремдә чәчелгән күл типларымны тикшереп торырга да мондый хатта мөмкин түгел» Аннары Г. Ибраһимов хатында реализм үзе ечен төп лозунг булуын әйтеп: «Ансыз әдәбият та юк, әдәби сәнгать тә юк мин үземнең бөтен әдәби иҗат юлыма ул формуланы маякларның берсе, ерактан күренә торган итеп куйганмын- (Галимҗан Ибраһимов Әсәрләр. Сигез томда 5 т . 1978, 521 — 522 бб ).
Шулай итеп. МАППның татар язучылар секциясе секретаре Муса Җәлил. А Фадеев белән бергәләп альманах-җыентык чыгарып. Галимҗан Ибраһимов һ 6. язучыларның иҗатын рус телендә пропагандалады.
ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында»гы карарына бер ел тулу уңае белән М. Җәлил редакциясендә 1933 елны Мәскәүдә рус телендә Хәзерге татар әдәбияты» исемле җыентык басылып чыга. Ул революциягә хәтле һәм Октябрь социалистик революциясеннән соң совет әдәбияты позицияләрен ныгытуга шактый зур өлеш керткән кайбер әдипләргә кыскача характеристика бирә «Г. Ибраһимов,— дип яза М Җәлил.— татар әдәбияты тарихында иң зур фигура. Ул революциягә кадәр берничә роман, хикәяләр язды. Аларда ул күп очракта шәһәр интелегенциясе һәм татар авылы тормышын чагылдырды. Үзенең әсәрләрендә ул капиталистик хуҗалык системасында каршылыкларның көчәю шартларында вак буржуаз интеллигенциясе рухын гәүдәләндерде Ибраһимов авылны төсле бизәкләрдә сурәтләде»
Галимҗан Ибраһимов «Октябрьдан соң 1905 ел революциясенә багышланган «Безнең көннәр» романын (зур трилогиянең беренче кисәген), Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы турында «Кызыл чәчәкләр», казахлар тормышын чагылдырган «Казань кызы» повестьларын һәм «Тирән тамырлар» романын язды. Ибраһимов соңгы әсәрендә пролетар реализмы позициясенә бик нык басканын күрсәтте».
Галимҗан Ибраһимов Ьелән Муса Җәлилнең яңадан күрешүләре, әдәбиятыбыз турында фикер уртаклашулары Казанда. 1933 елның көзендә була Республикабыз башкаласында 1933 елның сентябрь ахырында колхозчы-ударникларның икенче Бөтен- татарстан съезды ачыла. Съезд эшендә М. И. Ульянова (В. И. Ленинның сеңлесе) катнаша Съездга партия өлкә комитеты, Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан язучылар союзын Оештыру комитеты тарафыннан Галимҗан Ибраһимов та чакырыла.
Галимҗан Ибраһимов, колхозчы-ударникларның икенче Бөтентатарстан съездына катнашу өчен, Казанга юнәлә. Ләкин ул башта Мәскәүдә туктала. Шунлыктан съезд утырышына соңга калып килә Аның хөрмәтенә 1933 елның 29 сентябрендә Мәскәүдә «Коммунист- редакциясендә язучы, журналистлар белән очрашу кичәсе үткәрелә Газетада бирелгән отчеттан күренгәнчә Г Ибраһимов очрашуда язум- аеның Беренче Бөтенсоюз съездына әзерлек, рус язучылары белән аралашу. А Фадеев җитәкчелегендә төзелгән комиссиядә катнашу, социалистик реализм методын куллану, яшь язучылар белән эшләү кебек җитди мәсьәләләрне күтәрә
«Очрашу кичәсенә,— диелә отчетта,— Мәскәү татар язучылары, журналистлар, хәбәрчеләр һәм берникадәр татар эшчеләр активы җыелган иде Г Ибраһимов үзенең кыска гына речендә татар совет язучылары алдында торган конкрет бурычларны санап үтә.
- Хәзерге иң мөһим мәсьәлә,— ди иптәш Ибраһимов,—совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съездына хәзерләнү. Бу эшкә бөтен язучылар, бигрәк тә коммунист язучылар бик нык катнашырга тиешләр Съездның көн тәртибенә бик күп, бик мөһим мәсьәләләр куелды Шул җөмләдән татар әдәбияты турындагы докладны күр- сәгеп үтәргә була. 1ик татар язучылары үзләре, үзләрен читтә тотмыйча, эшкә бик нык катнашырга тиешләр».
Аннары Г Ибраһимов чыгышы турында отчетта болай дип әйтелә «Мәскәү язучылары өчен, теория белеме ягыннан үсү өчен зәмин (җирлек) зур. Тик аны файдалана белергә кирәк. (... ) Шагыйрьләрдән Ә. Ерикәй, М Крымов, Ә Фәйзи һәм М. Җәлил иптәшләр, А. Фадеев җитәкчелеге астында төзелгән проза комиссиясендә эшләсәләр, үзләренә зур теоретик һәм практик белем алачаклар» («Коммунист- 1933, 3 октябрь)
Галимҗан Ибраһимов Казанга килеп, 1 Октябрьдагы кичке утырышта колхоэчы-
ударниклар съезды делегатларының алкышы астында ялкынлы чыгыш ясый. Ул Татарстан хезмәт ияләренең Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә промышленность, авыл хуҗалыгы, культура, мәгариф өлкәләрендә зур уңышлаога ирешүе белән котлый.
Г Ибраһимов республиканың кайбер завод-фабрикаларында. Арча районы колхозларында була Казанда язучылар, сәнгать, фән работниклары белән очраша. Аны шагыйрь Нур Баян озатып иөри, Ул мехкомбинат каршындагы әдәбият түгәрәге членнары белән сөйләшә, киңәшләр бирә
Икенче Бөтентатарстан съезды эшләгән көннәрдә Галимҗан Ибраһимов Муса Җәлил белән дә очраша. Ул елларда ВЛКСМ өлкә комитетының бүлек мөдире булып эшләгән, шагыйрьне якыннан белгән, хәзер Лаеш районының Атабай авылында яшәгән Фатих ага Исхаков болай дип искә ала:
М. Горький җитәкчелегендә СССР азучыларының беренче съездына хәзерлек башлана. М Горькийга Оештыру комитеты президиумы беренче номерлы билет бирергә карар чыгара. Татарстаннан СССР Язучылары союзына беренчеләрдән булып Галимҗан Ибраһимов. Шәриф Камал, Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан. Муса Җәлил һ. 6. кабул ителә.
1934 елның 25 июлендә совет азучыларының беренче Бөтентатарстан съезды ачыла. Почетлы президиумга Максим Горький һәм Галимҗан Ибраһимов сайлана. М. Җәлил съездда катнаша һәм чыгыш ясый.
Язучыларның беренче Бөтенсоюз съездына делегат итеп Татарстаннан М. Горький, Г. Ибраһимов. шулай ук А. Новиков-Прибой. К. Нәҗми, К. Тинчурин, И. Гази һ. б. сайлана. М. Җәлил Бөтентатарстан һәм беренче Бөтенсоюз съездын үткәрү, аның эшен татар матбугатында яктырту эшендә актив катнаша. Шулай итеп, Татарстан Язучылар союзының тууы М. Горький. Г Ибраһимов, М. Җәлил исемнәренә килеп тоташа
Съезддан соң А Фадеев, Максим Горький кебек үк, татар язучыларының иҗаты белән, шул исәптән Г. Ибраһимов һәм М Җәлил иҗаты белән даими кызыксынып
1943 елның октябрь аенда үткән СССР Язучылар союзы президиумы утырышында А. Фадеев председательлегендә һәм аның тырышлыгы белән «Бөек Ватан сугышы көннәрендә татар язучыларының эше» турында мәсьәлә карала. А Фадеев утырышта Муса Җәлилне «танылган зур шагыйрь^ дип атый, аның шигырьләрен бастыру өчен чаралар күрүне таләп итә. Аннары А. Фадеев Г. Ибраһимов һәм башка татар әдипләре турында болай дип әйтә «Мин өлкән буын татар әдипләре иҗаты белән танышмын, алар фәкать үзләренең политик биографияләренә бәйле рәвештә генә басылмыйлар, мәсәлән. Ибраһимов. Мин әйтергә телим: татар классикларына үз хезмәтләренә карата тәнкыйтьчел мөнәсәбәт хас. Алар художестволы әсәр өстендәге хезмәтнең нәрсә икәнлеген яхшы төшенеп эш итәләр» («Казан утлары». 1966. 2 сан. 16 б. Нил Юзиевның «А Фадеев һәм Җәлил» турындагы мәкаләсе). Мәскәү һәм Казан архивларында сакланган бу тарихи документны дулкынланып укыйсың...
Әнә шулай итеп, Максим Горькийның күркәм эшләрен дәвам итүче, ВКП(б) Үзәк Комитеты члены, СССР Язучылар союзы җитәкчесе Александр Фадеев татар халкының сөекле уллары Галимҗан Ибраһимов белән Муса Җәлилгә ихлас күңелдән ышаныч белдерә Галимҗан Ибраһимов белән М. Җәлилнең үлемнәреннән соңгы язмышын хәл итүдә дә рус әдибе А. Фадеевның роле әйтеп бетергесез зур.
Әйе, культурабыз, сәнгатебез маяклары Галимҗан Ибраһимов белән Муса Җәлил йөргән эзләрдән үткәндә, үзеңне бәхетле итеп сизәсең. Бу бөек шәхесләрнең иҗат, хезмәт, көрәш батырлыгы алдында баш иясең.
Галимҗан Ибраһимов үз заманының сулышы белән яшәп, үз заманының иң актуаль мәсьәләләре турында шәһәр тормышыннан да. авыл тормышыннан да искиткеч осталык белән әдәби җәүһәрләр тудырган.

Реклама