Г. ИБРАҺИМОВ ҺӘМ КАЗАХ ӘДӘБИЯТЫ


атар әдәбияты күгендә балкыган якты йолдызларның берсе — Галимҗан Ибраһимов. Ул ялгыз татар совет язучыларына гына түгел, бөтен Урта Азия һәм Казахстан каләм ияләренә дә остазлык итте. Сәнгатьчә осталыгы, укы- мышлылыгы белән барлык Совет Көнчыгышы язучыларына үрнәк булды.
Совет Көнчыгышы күренекле язучыла- рыннан кайсысы иҗатын гына алсак та, Г Ибраһимов әсәрләренең чагылыш-тәэси- рен күрергә мөмкин. Мәсәлән, таҗик язучысы С. Айни, үзбәк язучысы Г. Кадыйри, ка зах язучысы Б. Маилин, кыргыз язучысы А. Токымбаевларның иҗади осталыгы үсүендә Галимҗанның күренекле өлеше бар. Моны заманында югарыда саналган язучылар үзләре де раслый
Галимҗан шәкерт чагында казах җирен, аерым алганда, Кустанай далалары белән Кызылъяр тирәсен күп гизгән. Кайвакыт, казах авылларында озакка тукталып, балалар укыткан. Шунлыктан ул казах иленең тормышын. гореф-гадәт, йолаларын яхшы белгән. тарихын, телен һәм әдәбиятын иркен үзләштергән.
Соңрак Г. Ибраһимов. үзенең казах даласында үткәргән яшьлек елларын искә алып, болай яза; -Казах җыры, казах үләңе — гаҗәп!.. Казах халкы — үтә сәләтле, талантлы халык. Киң җәйләүдә, җәйнең тымызык кичендә чиртелгән думбыра авазы нинди тамаша!» («Җолдыз». 1962. 4 сан. 159 6.)
1914 елны Уфадагы татар мәдрәсәсе •Галиямдә сабак биреп йөргән дәверендә Г Ибраһимов казахның Б. Майлин. Җ. Теләпбиргә- нев. Н. Манаев, Габдрахман Мостафин шикелле булачак акын-язучыларына да остазлык итә. Алар белән фикердәш, сердәш була. Шул шәкертләрен исенә төшереп, ул соңыннан. -Миннән укыган, фикердәш булган казах шәкертләре үтә зиһенле, зирәк иде».— дип яза (шунда ук, 160 б.).
Г. Ибраһимов казах даласында булган чакларында халкыбызның бай авыз иҗаты белән, язма әдәбияты белән Абай башлаган яңа әдәбияты белән танышкан, аны югары бәяләгән, аның чын дусты, ялкынлы танытучысы булган. Мәсәлән, ул әлеге 1914 елда казах теле белән әдәбиятын санга сугарга теләмәгән татар шәкертләренә каршы чыгып: «Казах әдәбияты инде булган бер факт Бөтен казах сахрасына әдәби азык булып килгән үләң вә җырлар, безнең хәзерге шагыйрьләремездән күп элек яшәп, киң далада авазы яңгыраган Ибраһим Конан- байлар. соңгы Сералин вә Дулатовлар, «Казахстан», «Казах». "Айкап»лар. казах мәктәпләренә кереп тамыр җәеп барган «уку кораллары»— гомумән, казах телендә баш күтәргән әдәбият хәзер инкяр итәргә мөмкин булмаган бер факттыр» («Аң». 1916, 5 сан, 88 б.).
1928 елда бөтен илебез Г Ибраһимовның язучылык хезмәтенә егерме ел тулуын билгеләп үтте. Шул елларда казах язучысы Б. Майлин. Г. Ибраһимов юбилеена багышлап, махсус мәкалә яза «Революциядән элекке татар язучыларының күренеклесе Галимҗан булып килде. Сүзгә осталыгы, зирәклеге, китабының чын тормыш көзгесе булуы аркасында, укучыларны үзенә әсир итеп килде»,— ди ул «Иңбәкче казах» газетасының 1928 елгы 11 март санында. Икенче бер казах әдәбиятчысы Әхмәт Байторсын исә Г Ибраһимов турындагы мәкаләсен «Төрек-татар белгече, төрек-татар язучысы, төрек-татар уйчысы» дип атый («Безнең юл». 1928, 2 сан. 27 6.). Г. Ибраһимов турындагы мондый югары фикерләрне башка казах язучылары чыгыш- ларыннан да. хосусан. Аскар Тукмагамбитов- ның «Галимҗанның егерме еллык бәйрәме» («Ленинчыл җае», 1928, 16 март). Таир Жаро-коеның «Татар әдәбиятчысы» («Иңбәкче казах-. 1928, 11 март), Җакан Сыздыкоаның «Атаклы татар язучысы Галимҗан Ибраһи- мов» («Бустандык туы». 1928, 28 март) Рәхим Сүгерулының «Галимҗан иптәшкә юлыкканда» («Казах әдәбияты», 1936. 12 февраль) исемле мәкаләләреннән дә күрергә мөмкин.
Галимҗанның төп әсәрләреннән берсе — «Казакъ кызы» романы. Ул 1909—1911 елларда языла Ләкин бу әсәрне революциягә кадәр бастырып чыгару әмәле табылмый. Ул бары тик 1924 елда гына дөнья күрә, 1934 елда Гайшә Шәрипова тәрҗемәсендә рус телендә дә чыгарыла. Роман татар әдәбиятына гына түгел, бөтен совет әдәбиятына кушылган кыйммәтле хәзинә рәвешендә кабул ителә.
Г Ибраһимов «Казакъ кызы» романында казах халкының революциягә кадәрге иҗтимагый тормышын, андагы ыру талашлары белән төркемнәр көрәшен, казах хатын-кызларының аянычлы авыр хәле белән аның азатлыкка омтылу хыялын әтрафлы сурәтли. Язучы шуның белән бергә казах халкының әхвәлен. гореф-гадәт, йолаларын да мәхәббәт белән гәүдәләндерә. Бу әсәр соңрак казах әдәбиятында Б. Майлинның «Азамат Азаматович», С. Мукановның «Бутакүз», М. Ауэзов- нең «Абай юлы» роман-эпопеяларының тууына юл ачты, өлге булды. Нәкъ менә шуның өчен академик язучыбыз С. Муканов Галимҗан Ибраһимовны «үз язучыбыз, үз әдибебез» дип атады («Литературная газета», 1962, 13 март).
Г Ибраһимоаның «Казакъ кызы» романы турында егерменче елларда ук «Ак юл» (Ташкент) газетасы белән «Яңа әдәбият» (Кызыл-Урда) журналында берничә мәкалә бастырыла. Билгеле, галим Шамгали Сары- баев әсәр турында: «Үтә күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимоөның романында казах тормышының эчке һәм тышкы дөньясы бердәй гәүдәләндерелгән. Бу роман ка-захларны татар халкына таныштыру максатында язылган. Галимҗан казахларның тарихы белән тормышын бик яхшы белә икән. Шунлыктан ул аларны үтә оста һәм җанлы күрсәтә алган. Бу романны казах теленә тәрҗемә итү кирәк. Үтә хаҗәт китап».— ди («Яңа әдәбият». 1929, 7 сан). Бу уңайдан. Р. Нургалиевнең «Казах әдәбияты» (1962. 26 октябрь) газетасында бастырган мәкаләсендә дә роман хакында игътибарга лаек фикерләр барлыгын искәртү урынлы булыр.
Казахның бик күп акын-язучылары заманында Г. Ибраһимов белән дуслаша, очрашып. серләшеп, үзара хатлар алышып яши. Бигрәк тә Галимҗан белән Сәкен Сәйфуллин- нең дуслык багланышлары истәлекле. Гомер юллары, фикер уртаклыгы, иҗади эзләнүләре охшашлыгы бу дуслыкның нигезен тәшкил итә. Икәве дә иҗтимагый хәрәкәт, әдәбият мәйданына егерменче йөз башында килә, әсәрләре дә бер дәвердә басыла башлый. Икесе дә Октябрь революциясе җиңүен шатланып каршы ала, үз туган якларында Совет хакимлеген ныгытуда актив катнаша, милли культуралары аякка басуына ялкынланып хезмәт итә. Аларның соңгы язмышлары да, ике тамчы судай, бер-берсенә охшый.
Совет чорында Сәкен дә. Галимҗан да. Совет органнарында җаваплы эшләр башкару белән бергә, байтак күренекле әсәрләр иҗат итә. Г. Ибраһимоаның «Безнең көннәр» романы белән С. Сәйфуллиннең «Тар юл, тайгак кичү» әсәрендә әллә никадәр уртаклык табарга мөмкин. Боларның икесендә дә Совет хакимлеген урнаштыру өчен көрәшүче большевикларның каһарманлыгы тасвир-лана. Патшаны, байгураларны яклаучылар һәм милләтчеләр фаш ителә.
Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлекле- се Бәембәт Майлинның «Галия» мәдрәсәсендә Г. Ибраһимовтан укуы да, беренче әдәби сабакны татар остазыннан алуы да укучыларга мәгълүм. «Галимҗанның егерме еллык бәйрәме» дигән мәкаләсендә ул остазының иҗатын гаять югары бәяли.
М. Ауэзев, С. Муканов, М. Җомабаев. Җ. Сыздыков, Р. Сүгеревләр Галимҗанның һәр әсәрен укып барган, яраткан, Мәскәүдә һәм Кырымда күрешеп, бер-берсенә әсәрләрен бүләк итешеп, өлкән каләмдәшләренең киңәшләрен тыңлаганнар.
Галимҗан Ибраһимов әсәрләре бездә озак еллар асыл нөсхәсендә укыла, аннары үзе тере чакта ук казах теленә тәрҗемә ителә башлый. Утызынчы елларда «Кызыл чәчәкләр» повестеннан аерым өзекләр бастырган Җакан Сыздыков. соңрак «Казакъ кызы» белән «Алмачуар»ны туган телебездә аерым китап итеп чыгарды. Бахтияр Минде- газин «Тирән тамырлар» романын. Ә Атыга- ев «Безнең көннәр»не казах укучыларына тәкъдим итте.
Язучыга йөз яшь тулу — Казахстан җәмә-гатьчелеге өчен дә зур вакыйга. Бу бәйрәмне казах халкы да мәхәббәт һәм ихтирам белән билгеләп уза.
Алма-Ата шәһәре.

Реклама