Г. ИБРАҺИМОВ ҺӘМ ДАГСТАН ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ


Ибраһимовның күпмилләтле Даг- стан әдәбияты, дагстанлылар белән бәйләнеше мәсьәләсе махсус тикшеренүгә лаек.
Мәгълүм булганча, Г. Ибраһимов 1906 елның көзендә Уфага килә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә Кыш үтеп, укулар тәмамлангач, ул җәйге каникулын Кавказда үткәрә, анда мөгаллим булып эшли. Г. Ибраһимовның дагстанлы нугайлар арасында укытучылык итүе хакында замандашларының истәлекләре безнең көннәргәчә килеп җиткән. 1937 елда Ялтада Г Ибраһимов үзенең күптәнге танышы. комык галиме, Баку университеты укытучысы Мөхәммәдкәрим Садуллаев белән очраша. Садуллаев истәлекләренә караганда,' ул Г. Ибраһимов белән 1926 елда Бакуда I Бөтенсоюз тюркология съезды барган көннәрдә танышкан. Ялтада исә алар арасында дустанә мөнәсәбәт тагын да җылырак төс ала. Г Ибраһимов дагстанлы дустына «Безнең көннәр» романын бүләк итеп бирә Садуллаев Ибраһимов янына еш кереп йөри башлый, кайвакытларда бергәләп Кара диңгез буена йөрергә чыгалар. Кардәш халыкларның үткәне, бүгенгесе турында, телләрнең үзара бәйләнеше, гореф-гадәтләрнең якынлыгы һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алышалар- Шундый әңгәмәләрнең берсендә Г. Ибраһимов Садуллаевка халык мәгарифе өлкәсендәге беренче адымнарын Кавказда ясавы хакында сөйли. 1907 елның көзендә Дагстаннан китсә дә. ул гомеренең соңгы елларына кадәр дагстанлылар белән аралашып яши. «Галия» мәдрәсәсендә белем алучы Дагстан шәкертләре Г. Ибраһимовтан сабак алалар, икенчеләре аның талантлы әсәрләре аша тугандаш татар әдәбияты белән таныша, әдәби осталыгын чарлый, өчен-челәре исә эчтәлеге белән социалистик формасы милли булган культураны һәм әдәбиятны үстерүдә аның белән кулга-кул тотынып эшли. Тауларга сыенып утырган ерак Унчу- катль авылыннан ике туган Корбаналиевлар — Г. Ибраһимовның үзеннән дәрес тыңлау бә-
' М -К Седу КМПИМ Мвшиниеда басылган нсчлеи- лоре анык дусты, Дагсганиың «апыи шагыйре Аткай Аңа- матоанын шекси арлиаында саклана хетенә ирешкән дагстанлылар. Аларның берсе, ул чакта яшь шагыйрь, ә хәзер инде лак поэзиясенең аксакалы Ибраһим-Хәлил Корбанали улы Корбаналиев була Элекке Казикумух округындагы дини мәктәпләрнең берсендә башлангыч белем алган Корбаналиев 1914 елда, 23 яшендә Уфага килә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә «Галия»дә укыган еллар авыр булса да, иң бәхетле еллар булды, дип яза шагыйрь үз истәлекләрендә. Монда ул илнең төрле төбәкләреннән җыелган төрле милләт яшьләре белән аралаша. Алар арасында булачак карачай галиме, революционер һәм дәүләт эшлекле- се Умар Алиев та була. «Галия» чорында Корбаналиев татар әдәбиятын тырышып өйрәнә. Ул хәзергә кадәр 3. Кәмали, Г. Шна- си кебек укытучыларын искә ала. Әмма Корбаналиевның хәтеренә иң сеңеп калганы «уртачадан аз гына калкурак буйлы, кара- кучкыл йөзле, озыч чәчле» кеше — Г. Ибраһимов була.
Г Ибраһимов һәм татар культурасының башка вәкилләреннән алган белем, аларның әсәрләрен уку. өйрәнү И.-Х. Корбаналиевның эшчәнлегенә һәм иҗатына бәрәкәтле йогынты ясый. Бөек Октябрь революциясеннән соң ул Дагстанга кайта һәм таулар иленең иҗти- магый-мәдәни тормышына актив катнашып китә. Кызыл партизаннар сафында сугыша, соңыннан югары уку йортын тәмамлый, төрле культура оешмаларында эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша, революцион рух бөркелеп торган, хезмәт кешесенә дан җырлаган шигырьләр иҗат итә. Корбаналиевның поэзиясе — публицистик рухлы поэзия. Аның иҗатына дагстанлы революционер шагыйрьләрнең генә түгел, беренче остазы Г. Ибраһимовның да тәэсире зур булган, әлбәттә Егерменче елларда иҗат ителгән «Күңел түрендәге хыял», «Иптәш» шигырьләрен. «Беркөн вакыйгалары» очеркын Г Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми». «Яз башы«, «Табигать балалары» һ. б. әсәрләре белән чагыштырсак, Корбаналиевның күренекле татар әдибенең реалистик традицияләрен дәвам иттергәнлеген ачык күрербез Корбаналиев та Ибраһимов кебек үк хатын-
Г
кыз азатлыгы мәсьәләләрен алгы планга куйган. Г. Ибраһимовның дагстанлы шәкерте И.-Х. Корбаналиев хәзер дә сафта. Ул хәзер дә иҗат итә, әле дә үзенең беренче остазы, классик әдип, галим һәм җәмәгать эшлек- лесе Г Ибраһимовны сагынып искә ала. Г. Ибраһимов иҗаты Манай Алибәков, Мө-хәммәт Казанбиеә, Әбүсуфьян Акаев һ. б. комык әдипләренең язучылык осталыгын чарлауда саллы өлеш кертте. Хәзерге заман комык әдәбиятына нигез салучы мәгърифәт- че-демократ, ялкынлы шагыйрь Нухай Батырморзаев та Г. Ибраһимов иҗатыннан өлге алды, аннан өйрәнде Билгеле булганча. Г. Ибраһимовның беренче әсәрләре матбугатта дөнья күргән чорда. Н. Батырморзаев Казанда яши һәм бертуган Кәримовлар типографиясендә эшли. Бу хәл үз нәүбәтендә аның иҗатында да чагылыш тапкан, әлбәттә. Н. Батырморзаевның «Нухай җавабы» (1910) поэмасы, «Һарун белән Зөбәйдә, яки бәхетсез Җанбикә» (1914) повестьларын Г. Ибраһимовның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» (1907), «Татар хатыны ниләр күрми» (1908) һ. б. хикәяләре белән чагыштырып өйрәнү татар классигы әсәрләренең Н. Батырморзаев иҗатына тәэсирен бик ачык күрсәтә. Г Ибраһимов кебек үк Батырморзаев та үзенең әсәрләрендә мөселман хатын-кызларының авыр хәле турында ачынып яза, дини мәктәпләрдә уку-укытуны кискен тәнкыйтьли. «Һарун белән Зөбәйдә, яки бәхетсез Җанбикә» повестеның герое — Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендәге Гөлбануга аваздаш. Көн саен төрле кимсетүләрдән, кыйнаулардан гаҗиз калган Җанбикә үз-үзенә кул сала, ә Гөлбану залим ире йортын ташлап кача.
Типологик планда караганда. Батырморзаевның «Давылда» (1917) һәм Ибраһимовның «Диңгездә» (1911) хикәяләрендә дә охшаш моментлар аз түгел. Ике әсәрдә дә вакыйгалар табигать кочагында — диңгездә бара, һәр ике әсәрдә дә лирик геройлар — үзләрен чолгап алган тирәлектән бизгән шәхеслар Алар капитализм алып килгән газаплы тормыштан риза түгелләр.
Бөек Октябрьдән соң, Г. Ибраһимовның иҗтимагый-политик эшчәнлеге һәм иҗаты чәчәк аткан чорда, Дагстан белән Татарстан арасындагы мәдәни һәм әдәби багланышлар тагын да куәтләнеп китә, яңа баскычка күтәрелә. Дагстан әдипләре татар язучылары ирешкән иҗат тәҗрибәсеннән теләп файдаланалар. Татар культура әһелләре дә Дагстан белән элемтәләрне ныгытуга зур игътибар бирәләр.
Югарыда искә алып үтелгәнчә. 1926 елда Бакуда терки халыклар өчен яңа алфавит төзү мәсьәләсен караган I Бөтенсоюз тюркология съезды була. Съездга Мәскәүдән, Ленинградтан һ. 6. шәһәрләрдән. Урта Азия республикаларыннан галимнәр. язучылар җыела. Партиянең Татарстан өлкә комитеты карары белән Г. Ибраһимов Татарстан делегациясенең җитәкчесе итеп
2 А.-Х Җбиибакоаимң Г Ибраһимов турындагы «ть п»«ларей без аны» улы Әнвар Җеннбановтвн авып «лдыа
җибәрелә. Дагстан делегациясе җитәкчесе Җәләлетдин Коркмасов була. Съезд делегаты, нугай мәгърифәтчесе А.-Х. Җанибәков2 (1879—1955) истәлекләреннән күренгәнчә, фикер алышулар съезд утырышлары арасындагы тәнәфесләрдә, кунакханә бүлмәләрендә дә дәвам итә. Татар халкының борынгы һәм хәзерге әдәбиятын, культурасын яхшы белгән һәм яраткан Җанибәк ирексездән Казаннан килгән кешеләр янына тартыла.
Съезд барган көннәрдә Җанибәков Г Ибраһимов белән якыннан таныша һәм күп тапкырлар әңгәмәдәш була. А.-Х. Җанибәков истәлекләренә караганда. Г. Ибраһимов сүзгә оста, талкыр була, Җанибәковның якташлары — нугайлар арасында укытучылык иткән вакытларын искә төшерә, нугай халкының тарихы, халык мәгарифенең торышы белән кызыксына. Ул Җанибәковның нугай алфавитын төзү, нугай этнографиясе һәм шулай ук үз ана телендә әдәби әсәрләр иҗат итүен хуплый, моңа чын күңеленнән куана. Ибраһимов нугай халкының бай авыз иҗатын җыю һәм өйрәнү мәсьәләсенә аеруча нык игътибар бирә. Җанибәковның халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән бай коллекция туплавын ишеткәч, сөенеченең чиге булмый. Җанибәковның Г. Ибраһимовка булган ихти-рамын ул чорларда Дагстанда дөнья күргән мәктәп дәреслекләре дә ачык күрсәтеп тора. Мәсәлән, «Аз белемлеләр мәктәбе өчен нугай теле дәресләре» исемле хрестоматиядә Г. Ибраһимовның гыйбрәтле тормышы, күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый-политик эшчәнлеге яктыртыла. Бу китапка шулай ук әдипнең фоторәсеме һәм «Чехлар килгәндә» исемле хикәясе дә урнаштырылган. Дагстан дәүләт нәшриятында беренче тапкыр 1934 елда басылып чыккан бу дәреслек Г. Ибраһимовның соңгы елларына, ягъни 1938 елга кадәр берничә кабат дөнья күрә.
Г. Ибраһимовның дагстанлылар белән элемтәләре, күпсанлы әсәрләренең Дагстан халыклары әдәбиятына бәрәкәтле йогынтысы мәсьәләсе югарыда телгә алынган мәгълүматлар белән генә чикләнми, әлбәттә. Алар әле киләчәктә тагын да җентекләбрәк тикшерүгә, өйрәнүгә лаек.
 

Реклама