ЗУР ШӘХЕСЛӘРНЕҢ БЕРСЕ


Татар мәдәнияте һәм сәнгатенең революциягә кадәрге
тарихында иң артта калган бер өлкә булса, ул — рәссам-
лык сәнгате. Моның, билгеле, тарихи үз сәбәпләре бар. By
урында аларга тукталмыйбыз, әмма бездә — татарларда
бу өлкәдә беренче башлап эш күрсәткән, мәйдан тоткан
зур шәхесләрнең берсе кем дисәк, ул Вакый ага Урманче
булыр. Билгеле, иң элек бу күренеш Бакый ага
Урманченың үз шәхси талантына бәйләнгән.
Революциягә кадәр миңа да Казанда Бакый ага
Урманче укыган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укырга
насыйп булды. Ул миннән югары сыйныфта иде. Бакый
ага бик яшьли рәссамлык белән мавыга иде. Аның ясаган
рәсемнәре, портретлары, дусларча шаржлары ул чагында
ук шә кертләр кулларында йөри иде.
Бакый ага үзенең укымышлылыгы. хәзерлеге,
интереслары, дөньяга карашы киңлеге белән күпьяклы
бик әтрафлы, киң колачлы кеше Ул —жыр. музыка ярата
(үзе дә җырлый) Композиторлар белән еш ара лаша
Музыкаль кичәләргә, концертларга берсен дә
калдырмый йөри Көнбатыш классик музыкасы белән
кызыксына. Шулай ук ул әдәбиятны бик ярата, әдипләр белән аралаша, үзе дә шигырь яза. гарәп,
фарсы һәм барлык төрки телләрне белә һәм шул телләрдәге әдәбиятларны да укый Бакый ага
Урманче татар әдипләренең, галимнәрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренеп сыннарын гәүдәләндергән
кебек рус, калмык, казах, кыргыз, үзбәк, башкорт халыкларыннан мәшһүр кешеләрнең сыннарын да
мәңгеләштерде Бакый ага. 90 яше тулуга карамастан, әле һаман да үзенең остаханәсендә. аның чүкече
һәм рәссамлык каләме, палитрасы — кулында.
Шулай итеп, без татар рәссамчылык һәм сынлы сәнгать өлкәсендә беренче башлап нигез
салучылардан берсе булган Бакый ага Урманче- ны 90 яше тулуы белән котлыйбыз һәм һаман шулай
бирешмичә үзенең 100 еллыгын да иҗади көч белән каршылавын телибез

Реклама