ТЫЛСЫМЛЫ АКСАКАЛ


акый ага Урманче — татар сынлы сәнгатенең корифее, безнең милли горурлыгыбыз. Аның
яше дә, Алып батырдай сәламәтлеге дә, озак еллар күрсәткән хезмәте дә, бер-берсе белән
ярыша-ярыша дигәндәй, бергә дәвам итеп килә.
Ул сынлы сәнгатьнең төрле жанрларында үзен тиңдәшсез талант итеп, киң ко лачлы, көр
авазлы халыкчан художник итеп танытты. Скульптурада булсын, җанлы язуда, графикада булсын,
бизәү сәнгатендә монументаль композицияләр төзүдә булсын, Бакый ага Урманче—җиң сызганып
армый-талмый эшләүче, безнең чагыштырмаслык тырыш, гаять зур ихтирамга лаек рәссамыбыз. Ә
аның тарихта, әдәбиятта, тел гыйлеме мәсьәләләрендә гаҗәп күп белүенә, татар халкы мәдәнияте
белән тирән кызыксынуына, шуларга сәнгатьтә нык бәйләнеш габып фикер йөртүенә, киң эрудицияле
галим булуына сокланмыйча мөмкин түгел!
Мин Бакый аганы инде ярты гасырдан артык беләм. 1928 елда, ерак Казахстаннан, сәнгать
мәктәбендә укырга дип, Казанга килдем. Анда мине сынауларга Ба кый ага кабул итте. Ул вакытта
аның вазифасы укыту эшләре мөдире иде. Шул сәнгать мәктәбендә мин өч ел буена аның шәкерте
булып уку Шәрәфенә ирештем.
Нык һәм зур гәүдәсе, пөхтә киеме, матур һәм ир-егетләрчә йөзе, ирен киңлегендә генә итеп
кырылган, тырпаеп торган көрән мыегы әле дә җанлы кебек күз алдымда. Килсшле-килбәтле,
кешеләр белән ягымлы мөгамәләле Бакый ага. күренгән саен, безнең барыбызга да бик әйбәт тәэсир
калдыра иде.
Аннан, тормышта күп үзгәрешләр булды. Фин һәм Бөек Ватан сугышы еллары узып китте. Мин
фронтлардан исән-сау әйләнеп кайттым. Бакый ага да, Казахстан һәм Үзбәкстан җирләрендә күп
иҗади эшләр башкарып, Казанга кайтты. Шулай итеп, озак еллардан соң, безгә тагын очрашырга
насыйп булды. Ләкин инде бу юлы ул остаз, мин шәкерт булып кына түгел, ә ул — РСФСРның халык
художнигы, зур рәссам, мин исә урта яшьләрдәге шагыйрь булып очраштык.
Кол Гали, Тукай, Дәрдмәнд, Мусаларның һәм башка бик күпләрнең скульптур портретларын
ясау белән бергә, Бакый Урманче иҗатында Тукай темасы, минемчә, аеруча зур һәм к үренекле
урынны алып тора. Кырлайда музей-йорт мемориал комп лексындагы бөек шагыйребез Тукай
һәйкәленнән алып, Тукай әсәрләренә төрле елларда ясалган сыннар, рәсемнәргә кадәр шул хакта
сөйли.
Билгеле, әле мондый иҗат җимешләре чикләнмәгән, аларның алда эле яңа язлары, җәйләре бар.
Әле Бакый ага һәр иртәдә кояш белән бергә торып үз мас терскоена төшә, әкияттәге серле тылсымчы
шикелле, я күмер-карандаш, я пумаласын алып, илһамланып, рәхәтләнеп, үзенең инде Локман Хәким
яшенә җитә язуын да онытып, иҗади серләре белән бүлешә башлый. Гаҗәп матур тормыш бит бу!
Иҗат тылсымы нәфасәт хадимен яшәртә дә, яшәтә дә.

Реклама