Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУЛПАР АТНЫҢ ТОЯК ҖИЛЕ



Ничек уйланмыйсың?
Тере затың,
Кеше дигән атың булсын да — һәр күзәнәгең — уй, ә ул уйда Дөнья булып атом тулсын да?
Тамырыңда һәр тибешең сорый:
— Яшәү асылын син таптыңмы?! Әйләнә Җир — һәм һәр әйләнеше Үлчи, саный синең вакытыңны...
Уза гомер... Галәм белән тоташ һәрбер көне, хәтта мизгеле...
Ничек уйланмыйсың? Шул киңлектән Эзләрләрме синең эзеңне?
Нәтиҗәләр кирәк...
(Тәҗрибәләр
Чоры үткән...) Кайда ахыры?!
Лампада май кебек кими мәллә, Я артамы кеше акылы?...
Акыл арта микән?! Хәвеф арта. Кыл өстендә бу Җир язмышы...
Ничек уйланмыйсың? Афәт килеп. Харап итсәк аны ялгышып?..
Б^з галәмдә — бөртек.
Ләкин нинди?
Гади тузанмы, я алтынмы?
Барыбер, син алтын Яшәү өчен Җаваплы бит, Адәм акылы...
Уйный торган түгел, уйлый торган Атом белән җаның тулсын да, Уйланмассыңмыни?
Тере затың,
Кеше дигән атың булсын да!
РӘДИФ ГАТАУЛЛИН (1941) — шагыйрь. ‘Голлар су сорый‘. -Ирләр булыйк*. -Чакыру һ б. татар һәм рус телләрендә уннан артык шигырь китабы авторы. Татарстанның атказанган культура хезмәткәре- Казанда яши-
Кемдер, Хыял, бүгенгеңне мактый, Ә мин синең горур яшьлек яклы!— Көчле иде бит ул, югары...
Мин дә бурычлыдыр аңа: Рухны
Әйдәп, биеккә ул чыгарды... Яңа күтәрелеш дип танылган Алтмышынчы еллар Хыялын — Сине — яшьлек аша сагынсыннар... Тугры аңа минем уйларым...
Илдә күпме үзгәрешләр, җырда — Тулпар иде безнең, ирекле...
Еллар аша килә тояк җиле,— Юкса вакыт сабыр ир итте... Яну, ярсу түгел элекке: Бәйгеләргә ашкынган чак үтте! Кемнәрнеңдер һаман күрәсе Килә безнең җилеп узганнарны... Ә кемнеңдер килә: «...Үшәнләнде Күптән алар, күр!— дип көләсе.— Узган дан хакында бәхәсләшеп, Яши алар хәзер»,— диясе...
Аяусыз шул вакыт!
Тулпар түгел. Бездә, бәлки, чынлап йөк аты?! ...Яшьлегеңне сагынам — шул елларга Килик, Хыял, тагын бер кайтып?! Яңа йөрәкләрне биеклеккә Кемнең омтылышы чыгарыр?! Кабатланмасмыни андый яшьлек?! Күңелдә ул...
Сүнмәс чыраг ул!

Жңр — гаҗәеп...
Балкый кеше аңы, Йолдызларга хәтта юл алып; Якты нурга охшаш гомерләр бар. Кешеләргә охшаш — хыялы... Гомерләр бар — җирне шашып сөйгән, һәр карышын — туфрак, чирәмен Сөю тылсымында яшәртүче, Илһам итеп хезмәт, тир тәмен.
Күпме гомер — кешеләргә шатлык, Үкенечле түгел үтсә дә:
Ул җыр булып һәм нур булып калган, Жыр. нурны чор биек күтәрә — Чын мәхәббәт белән сугара ил...
Дөнья әнә шулай бара күк... Матур кебек... Ә соң каян анда Яман таплар?
Каян каралык?
Бар бит шундый җаннар:
Бар шөгыле
Кара ягу аклык, сафлыкка. Үч һәм мәкер белән сузылалар Дошман күреп, кемгә?— шатлыкка. Акылыма барып җитми — күрәм: Агу җыя алар гөлдән дә... Югарылык өчен Дошман күреп Өстериләр җырны түбәнгә, Яла, мәкер белән аулап аны... Балга дегет сала — болгата. Матурлыкка кушыла алмый, шуңа Ачуыннан яши ырлап ла...
Нинди ялгыш белән яралган ул, Нинди ләгънәт узган каныннан?— Туганда ук гүя, әмер булып. Изгелеккә ишек ябылган!
Тик каралык, явызлыктан әгәр Гөлләр үссә? Алар кем өчен?
...Дөнья камил кебек...
Тик кешеләр Аңлый белсен, дибез, бер-берсен! Уртак максат өчен яши белсен. Балкыр сөю — уртак бәрәкәт... Тик ул кояш түгел мәллә, Нурын Тигез сипми мәллә мәхәббәт?! Яхшылыктан мәхрүм, без белмәгән Ниндидер көч җирдә бар төсле — Каралыкны сөйгән явыз бер көч. Кара күрәлмидер ак төсне...
Кем гаепле моңа! Синме, акыл?! Нидән сәбәп? Ә ул — бар төсле...
«Үпкәнеңнән бирле»... Тукай сүзе Күңелемдә иде...
Сагынганда сине, әнкәй, хәзер Мин дә шулай димме?!
Ә бит үбәлмәдем, соңгы юлга
Озатканда сине,
Тартындым мин — кырык яшьлек улың! Инде кабатлыймын:
— Киткәнеңнән бирле...
Синең җаның күккә ашкан сәгать Гомеремне дә кыл урталай бүлде,— Элеккечә була алмам хәзер: Үзгәртте ул мине!
Элеккечә ярата алмам кебек
Кешеләрне:
Нидер ирек бирми Киткәнеңнән бирле!
Әнкәй!
Дөнья иминлеге гомер буе Күңелеңдә иде.
Иң изге ул догаң миндә бүген — Гүяки син васыять итеп бирдең:
— Сакла, дидең, Җирне!
Киләчәккә алып барыр — хәзер Шул яшәтер мине:
Дәвам итәр йөрәк синең уйны — Киткәнеңнән бирле...
Беләм:
Җир хәстәре күчкән маңгаема Беренче кат мине Үпкәнеңнән бирле!
Әтисезлек... Юк, ятимлек димим: Безне кеше иткән әнкәмнең Рәнҗер рухы—
Читләмәде Бәхет —
Язмышыма рәхмәт әйтәмен...
Ләкин бүген сәер бер хис миндә: Ятим хыял һәм моң... бар бугай... Көчле, матур, бәлки,
Ләкин боек:
Түрдә түгел урыны, Тар бугай...
Бәргәләнә очар өчен, гүя, Тели биеклеккә ашарга;
«Син — үксез бит...» дигән тойгы Бирми
Горур булып күкрәп яшәргә...
Нидер югалткан да, читләтелгән, Аерганнар Бәхет-әнкәсеннән, Тумыштан ук, гүя, ятимә, Төшенке бер рух яшеренгән аңа, Кимсенүле хис бер, хатирә... Башкалардан, юк, ким түгел: Тигез
Яратылышында...
Тормышта
Бер каһәрме төшеп арыналмый Гүяки, бер фаталь каргыштан. Сәбәп нидә? Кайчан ялгышкан?!
...Тарих! Дәвамында — бер сынса да. Югалса да, терәк-Ватанын Кабат табып күтәрелә алган
Хыял, моңнар азмы?
Көн саен
Калка алар барлык кыйтгаларда Язмышына каршы, мөгаен?!— Тулы хокук даулый алар үзенә. Бәхет яулый һаман...
Әнкәем,
Ятим моңлы түгел җырым, рәхмәт!
Бар дөньяга хасмы бу мәрхәмәт?!
Юкка мәллә уем,
әйткәнем?!
«Кайт, и нәфсе мотмәиннәм!...» 1 Рухым,
Кайтчы син дә тизрәк —
чынлыкка —
төп «тәңре «ңә!
Кире кайткан кебек
Шау-шудан соң гамьле Тынлыкка — Бабайларның туфрагына кайт син: Гөнаһ сарган тәнне, тезләнеп.
Өр-яңадан яңарырга кайтар. Ачылырга, соң кат үзгәреп...
Кайт чынлыкка!
Туфрагыннан башка
Кем соң уңган, булган канәгать?!
Зур бәхеттер — китсәң, кайта алу, Кайтыр урының булу — сәгадәт...
Бөек шагыйрь васыятеннән чынлык Бәлки шулдыр? Туфрак-тәңресе Яңарышка гүя чакыра җанны, Ишетелсәң аның әмерен син: Чакыра ул гомер чишмәсенә, Артта — диңгез, давыл, сәясәт. Болганган хис... Әмма алда — пакьлек. Изге, таза, рухи сәяхәт!
...Соң булганчы, аңла хакыйкатьне, Рухым!
«Тәңре»ң— Олы Гамьгә кайт!
Язмыш-каләм
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм — кайт, и тынычлык тапкан күңелем. Г. Тукайнын «Васыятем» шигыреннән.
Әллә саба җиле.
Әллә сәлам иде — Синнән килде иртән: Боекмаска кушкан, Онытмаска кушкан Сүзең килеп җиткән!
Илһам теләүче хат. Азрак көнләүче хат. Ялкын тулы мәгәр. Гади генә сүзләр, Әмма синең хисләр Күңелеңнән хәбәр!
Яшәү җыры
(СУРӘТ)
Бөтен гәүдәң рәхәтлектә талган — Оеп калган... Чәчләр таралган Тузгып, тетрәнүле күкрәкләргә — Алар хәлсез, читкә караган. Оялгандай... Каян яралган Бу халәтең? Ләззәт булып синнән Дулкынмы узган? Әллә нур яуган — Авырайткан бөтен вөҗүдеңне,— Бәхет мизгелеңнән ни калган?!
Бу хәлеңдә син тәхеттә кебек. Куллар әнә төшеп салынган... Аякларың көчсез, хәрәкәтсез... Тик елмаю йөзгә язылган: Җиңелү, юк татлы җиңү төсе! Сүзләр кая китеп югалган Наз кичерешендә?— ...Күзләр исә Ярым йомык... Рухың юл алган Бәлки күккә? Теләкләрдән азат Тәнең, арган... әллә армаган?!— ...Хавабыздан мирас халәт бәлки, Мәгълүм Данаядай сурәт бәлки?— «Алтын яңгырдан соң хәл алган...»
Хава-әнкә! Чынлап та син Адәм Кабыргасыннанмы яралган?!— Без бит синнән... Синнән — матурлыктан Яратылган! Яшәү, җан алган! Син һәр гүзәл җенес-оныгыңда Кабатланасыңдыр яңадан?!
Бөек мизгел! Әлмисактан күпме Җаннар синнән бәхет табалган,— Син һаман шул: гади һәм илаһи!— Яшәү җыры... Ә кем язалган Сиңа — мәхәббәткә лаек сүзләр? Мин дә гаҗиз...
Мин дә — табалмам.
Җырда кылларымның
Ерак яңгыравын Күптән көтәсең, яр!
— Язмыш каләмнәре,— Дисең,— безгә дә әле Тиңсез бәхет язар!
Сагынудан безнең
Уртак бәхетебезнең
Моңы шундый яңгырар!—
Язмыш каләм үзе Безгә язар сүзен Шул моңнарда табар...
И, яр, теләктә кал!