Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХЫ БАИ, КИЛӘЧӘГЕ ЯКТЫ

И. X. Мәүлетхуҗин
КПССның Баулы райкомы беренче секретаре.

...Ерак-еракларга ага Баулының нефтьләре Җир астыннан алтын таба К ызлары-егетләре.
АГ 1Г әгьлүм җырдан китерелгән әлеге юллар журнал укучыларының күбе- 1% /II сенә таныш, әлбәттә. Җыр сүзләрен куәтләп, шуны да әйтергә кирәк: Jt V J|_ районыбыз аша салынган «Дуслык» нефть үткәргече Баулы нефтен Туган илебез чикләреннән дөнья киңлекләренә алып чыкты. Республикада иң өлкәннәрдән исәпләнгән «Баулынефть» идарәсе бүгенгә кадәр «озын гомер- леләр» исәбендә һәм «Татнефть» берләшмәсендә иң тотрыклы эшләүче коллективларның берсе булып кала бирә. 1980 елда Баулының нефть ятмаларыннан 100 миллионынчы тонна нефть чыгарылды һәм ул вакыйга тантаналы төстә билгеләп үтелде.
Безнең төбәктә нефть табылганнан соң булган үзгәрешләр гаҗәпләндерә дә. сокландыра да: кыска гына вакыт эчендә Баулы, аның белән бергә Әлмәт, Ленино- горск, Азнакай, Актүбә шәһәрләре һәм эшчеләр поселоклары калкып чыкты. Нефть республикабызның көньяк-көнчыгышында урнашкан районнарына ныклап үсү өчен уңдырышлы җирлек булды.
Баулының аңа кадәр булган тарихы да кызыклы. Язма әдәбиятта ул, XVII гасырда рус миссионерларының чукындыру политикасына каршы патша хәзрәтләренә халык исеменнән язылган шикаять аша билгеле. Төп баулыларның нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү исә бу төбәккә нигез салучыларның бик борынгы кабиләдән булуын күрсәтә. Шәҗәрәгә 31 баба кертелгән һәм аларның иң борынгыларын мәҗүсилек чорындагы исемнәр тәшкил итә Баулыга нигез салучыларның типтәр дип аталулары исә аларны башкорт җирендә яшәгән татарлар булган дип фикерләргә мөмкинлек бирә. Районда Хансүәр. Бәйрәкә, Шалты, Кәрәкәшле, Иске Урыссу. Исергәп, Татар Кандызы кебек борынгы авыллар бар.
Борынгы заманнардан бирле татар авыллары белән янәшәдә Удмурт Ташлысы. Урыстамак кебек удмурт, Потап-Томбарлы, Васькино-Туйралы кебек чуваш, Дмитриевка кебек мордва авыллары яшәгән Узган гасыр башларында бирегә Курск губернасыннан да берничә авыл күчерелә һәм шул чорда Поповка. Фоминовка. Кы- рым-сарай (элекке исеме Большая Епифановка) авылларына нигез салына, соңрак рус авыллары саны ишәя төшә. Бүген бездә 21 милләт вәкиле, зур интернациональ гаилә булып, тату һәм дус яши
Баулы районының хәзерге территориясендә элекке берничә волость кертелгән. Алар башта Самара губернасының (хәзерге Куйбышев өлкәсе) Бөгелмә өязенә караганнар. Баулы авылы волость үзәкләренең берсе була. Биредә барлыгы биш башлангыч земский һәм чиркәү-приход мәктәбе, мәчетләрдә халык хисабына асралучы мәдрәсәләр эшләп килгән. Культура-агарту учреждениеләре булмаган 74 мәчет һәм ике дистәгә якын чиркәү кешеләргә даими рәвештә дин хезмәте күрсәткән. Баулы волостенда 87 эре һәм вак торак пункт исәпләнгән Промышленность предприятиеләреннән Петербургта яшәүче патша советнигы Бутлеровның Акбуа һәм Алек-сандровка авылларында ике спирт заводы һәм алпавыт Ждановның кирпеч заводы булган, 1912 елда Волга-Бөгелмә тимер юлы һәм Ютазы станциясе салына. Халык
игенчелек белән шөгыльләнгән Революциягә кадәр һәр крестьян хуҗалыгына уртача 1—1,5 дисәтинә (казенный дисәтинә 0,96 гектарга тиң) җир туры килуе мәгъ-
Бүгенге көндә районда 103618 гектар сөрү җире, 29529 гектар урман исәпләнсә, революциягә кадәр сөрү җирләренең яртысыннан күбрәге һәм урманнарның барысы да диярлек алпавытлар кулына тупланган. Күпчелек авылларда крестьян хуҗалык- ларының 25—30 проценты җирсез дә, атсыз да булып, алар нык изелүгә дучар ителгәннәр. Хәерчелектә һәм рухи изелүдә яшәгән крестьяннарның югары катлам даирәләргә каршы баш күтәрү очраклары билгеле. Районыбыз территориясе аша урган Пугачев гаскәрләренә бабаларыбызның да катнашкан булуы турында ри-ваятьләр бар. Крестьян күтәрелешләренең иң күренекле һәм документларга теркәлеп калганы — беренче рус революциясе елларында Бәйрәкә авылы крестьяннарының алпавыт Ждановка каршы баш күтәрүләре Әмма крестьяннарның стихияле бу күтәрелеше канга батырылып бастырыла. Яхшы коралланган стражниклар отряды крестьяннарга каршы ут ача, берничә кеше үлә. Бик күпләр яралана, байтагы аңнарын җуйганчыга кадәр суктырыла. 68 кеше төрле срокка төрмәгә ябыла, фетнә җитәкчеләре каторгага хөкем ителәләр.
Совет власте урнаштыру һәм гражданнар сугышы елларында бу төбәктә дә давыллы вакыйгалар булып уза. Баулылар «сәнәкчеләр» фетнәсен бастыруда, күп җирдә булдырмый калуда актив катнаштылар. Ак чехлар корпусы һәм Колчак бандаларына каршы көрәшкә дә Баулы кешеләре өлеш кертә арада легендар Чапаев дивизиясе сафларында дошманны җиңеп, авылларыбыз аша тантаналы марш белән узучы якташларыбыз да булган. 1919 елның җәенә территориябез дошманнан тулысы белән азат ителә. Әле дә Баулы тауларында гражданнар сугышы елларының истәлекләре — окоп калдыклары, туп урнаштырылган корылма эзләре, каберлекләр очраштыргалый.
Унтугызынчы елның ноябрендә Исергәп авылында — беренче комсомол ячейкасы. декабрьдә Ташлы авылында РКП(б) ячейкасы оеша
Совет власте урнаштыруда, аны ныгытуда коммунистлар һәм комсомоллар керткән өлеш чиксез зур. Революция эше, бүгенге киләчәгебез өчен тормышларын корбан иткән Кәрәкәшле авылы укытучылары комсомолкалар Сәрби Ишмәкәева, Гайшә Батыршина, Бәйрәкә партия ячейкасы члены Мияссәр Набиуллин, Мортазадан Мотыйгулла Фәрукшин. Каразиректән Мөгәллим Гәрәев һәм башкаларның мәңгелек истәлеге һәйкәлләрдә, язма истәлекләрдә, халык күңелендә саклана. Бүгенге буын кешеләре районыбыздагы Исергәп, Бәйрәкә. Баулы һәм Поповка большевикларының батырлыгы белән горурланалар, аларны рәхмәт хисе белән искә алалар.
Егерменче елларда авылда культура революциясе үткәрү, мәктәпләр, культура- агарту учреждениеләре ачу. үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештыру буенча бик күп эшләр башкарыла
1928—29 елларда авыл яңадан революция елларындагыдай гөж килә. Ярлылар җыелышларында да. авыл җыеннарында көн тәртибендә бер мәсьәлә тора — күмәкләшү. Авылларга унбиш 25 меңче килә Алар партиянең авыл комитетлары белән бергә крестьяннарны колхозга тарту буенча нәтиҗәле эш башкаралар.
1930 елда Баулы районы оештырыла. Аның составына 43 авыл Советы керә. Халык саны 48000 була, шуларның 29 меңе татар, 11 меңе рус һәм 8 меңе башка милләт вәкилләре.
Шушы ук елның 25 августында партиянең районкүләм I конференциясе була Шул көннән башлап партиянең Баулы район оешмасы Бөгелмә кантоны оешмасыннан бүленеп, коммунистлар партиясе эстафетасын мөстәкыйль дәвам итә.
1931 ел ахырына Баулы районы коллективлашу буенча республикада беренче урында бара Бу вакытка районда яшәүче барлык крестьян хуҗалыкларының 94.7 проценты күмәк хуҗалыкка керә Бу зур җиңү райондагы партия һәм комсомол оешмаларының никадәр көчле икәнлеген ачык күрсәтә. Шушы ук елны Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ЦИК) президиумының 26 октябрь карары нигезендә, республикада беренчеләрдән булып, икмәк хәзерләү планын срогыннан алда үтәгәне өчен районга махсус премия бирелә Бу — Октябрь революциясенең 14 еллыгына баулыларның лаеклы бүләге була.
Утызынчы еллар уртасында Баулыда һәм Ютазыда кирпеч җитештерү буенча промышленность һәм азык комбинатлары, Ютазы элеваторы үсеп чыга, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсенең беренче цехлары да шул елларда эшли башлый.
1940 елга районда 86 колхоз, бер совхоз һәм дүрт МТС исәпләнә. Шул ук елда районда 228 мең сумлык промышленность продукциясе җитештерелә
Немец-фашист илбасарларының илебезгә вәхшиләрчә бәреп керүе нәтиҗәсендә тыныч төзелеш туктала Районның 18 меңгә якын кешесе Бөек Ватан сугышына 158
КИТ.- Шулердан 7 меңләбе яу кырларында ятып кала Ватаныбыз бәйсезлеген саклауда 100 дэн артык хатын-кыз да катнаша. 45 кеше Халхин-Гол. Хәсән күле бәрелешләрендә һәм ак финнарга каршы сугыша. Якташларыбыздан дүрт кеше— Иаан Зиновьев. Фатих Шарипов, Гавриил Евсеев. Михаил Панарин — Советлар Союзы Герое
Беек Ватан сугышының иң авыр чорында. 1942 елда Урыссу ГРЭСы тезелә башлый һәм 1944 елда ук аның беренче турбина агрегаты энергия бирә
1946 елның 17 сентябрендә районыбыз һәм бөтен республикабыз тарихында әһәмиятле вакыйга була — мастер Степан Баклушинның девон катламына җиткәнче бораулаган скважинадан бик көчле нефть фонтаны бәреп чыга
Нефть чыгару һәм электр энергиясе бирү арткан саен, районда промышленность предприятиеләре саны күбәя бара Хәзер алар кырыктан артты. Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты. Урыссу тимер-бетон эшләнмәләр заводы, «Газспецмашремонт» заводының филиалы, Урыссу бемит заводлары продукциясен илебезнең күп өлкәләрендә яхшы беләләр. Үз вакытында Баулы ятмаларын үзләштергәндә ныклы чыныгу алган нефтьче якташларыбызны хәзер илебездә нефть чыккан барлык төбәкләрдә дә очратырга мөмкин. Баулы нефтьчеләре Көнбатыш Себер ятмаларын бораулауда да югары күрсәткечләргә ирешә
Промышленность белән бергә, авыл хуҗалыгы да яхшы үсеш алды. Кырыгынчы елпар уртасында бирегә нефть ятмаларын үзләштерергә илнең төрле төбәкләреннән җыелган нефтьчеләр, җирле халыкның да. колхоз-совхозларның да бик зур бәрәңге плантанцияләре булуына гаҗәпләнеп, безнең якны «бәрәңге иле» дип атый башлаганнар иде. Чыннан да, бәрәңге игү белән безнең якта күптәннән шөгыльләнәләр. Акбуа һәм Александровка авылларында урнашкан спирт заводлары өчен бәрәңге төп чимал була. 1921 елда Урта Идел буендагы корылык нәтиҗәсендә булган ачлыктан да Баулы халкын бары тик бәрәңге коткарып кала. Хәтта тирә-якта «Баулыларның шунысы яхшы, чәй янында — бәрәңге»,— дип җырлау гадәте таралган. Кайбер крестьян хуҗалыклары бәрәңгене бүлбедән утыртып түгел, алмасыннан алынган орлыкны чәчеп, бик тәмле яңа төр бәрәңге алган. Күрәсең, шул вакытлар истәлегедер, халык бүген дә «бәрәңге утыртабыз» диясе урынга «чәчәбез» дип сөйли Бездә бәрәңге ярыйсы гына уңыш бирә. Әмма игенчелек өчен табигать шартлары уңайсыз. Район республиканың иң көньяк-көнчыгыш өле-шенә төньяктан көньякка 89 километрлап сузылган тар һәм озын мәйдан булып урнашкан Көнчыгыштан ул барлык озынлыгы буенча Башкортстан, Ык елгасы һәм бихисап тау тезмәләре белән, көньяк-көнбатыштан Оренбург өлкәсе, көнбатыш һәм төньяктан Бөгелмә һәм Азнакай районнары белән чиктәш. Рельефы борынгы тау җыелмалары белән юмарт ергаланган.
Елның һәр фасылында районыбыз территориясендә җилләр өзелеп тормый. Шуны гына да әйтү җитә: ел әйләнәсенә искән җилләрне тәүлекләргә күчереп исәпләгәндә, секундына 15 метр тизлектәге җил республикабызның Арча районында 8 тәүлек иссә, бездә 25 тәүлек һәм аннан да озаккарак сузыла. Төньяк Казахстан һәм Оренбург далаларыннан искән коры җил. яз башлануга. Ык үзәгенә ташлана һәм районның зур-зур мәйданнары озак вакытка «җилләр тозагы»нда тора Багана булып тузан өерҗәләре күтәрелә. Туфрактагы дым бик тиз кими. Халык телендә «Оренбург торбасы» дип атала торган әлеге җил капкасы аша яз көннәрендә, үсемлекләрнең вегетация чорында вакыт-вакыт 20—35 әр көн дәвамында коры җил исә. Җир өстендәге уңдырышлы катлам туздырыла, җил аны чокырларга, Ыкка илтеп ташлый. Җил һәм су эррозиясеннән район авыл хуҗалыгы ел саен уртача ярты миллион сумлык зыян күрә.
Җитмешенче еллар башында районыбыз республикада беренчеләрдән булып сугарулы көтүлекләр булдырды. Кайбер хуҗалыкларда сугарулы басулардан 500 центнер һәм аннан да күбрәк яшел масса алына. Сугарулы тамыразык һәм бәрәңге кырлары да уңышны мул бирә. Бу юнәлештә әле тагын да зуррак эшләр тора. Хәзер бездәге авыл хуҗалыгы елына уртача 30—35 миллион сумлык продукция Җитештерә, шуның яртысыннан күбрәге терлекчелек җилкәсенә төшә
Район агропромышленность берләшмәсе составында 23 колхоз-совхоз, «Гос- комсельхозтехника» һәм «Сельхозхимия» берләшмәләре бар Аларның экономикасы елдан-ел ныгый, куәте арта. Танылган иген үстерүчеләребез һәм терлекчеләребез бар. Киров исемендәге колхозның сарык фермасы мөдире Т Зарипова һәм «Баулы» совхозы механизаторь- X. Зәйдуллин Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртәләр Авыл хезмәтчәннәреннән 32 кешегә мактаулы исемнәр бирелде Шулар арасыннан колхоз төзелеше ветераннары К Маркс исемендәге колхоз председателе Г йосыпов һәм «Коммунизмга» колхозының элекке председателе М. Абдуллин— РСФСР һәм ТАССРның атказанган агрономы. «Урал» колхозының элеккеге ме ханигы М. Хайруллин РСФСРның һәм ТАССРның атказанган механизаторы ди
гән югары исемнәргә лаек булдылар. Җитмешенче еллар башында өчмеңче савымчыларыбыз бармак белән генә санарлык булса, бүгенгә өчмеңче һәм дүртмеңчелә- ребез йөздән артты. «Правда» колхозы сыер савучысы Зәйтүнә Хәләфиева 1985 елны һәр сыердан 5200 килограмм сөт савып алуга иреште Бу — районда иң югары күрсәткеч. Хәзер терлекләрнең отышлы токымнарын үрчетү, дуңгызчылык һәм сарык үстерү тармакларын камилләштерелгән технологиягә күчерү буенча шактый эшләр алып барыла. Авыл хуҗалыгын үстерүдә унберенче бишьеллыкта гына да 44 миллион сум капитал салынды. Авылның социаль үсешенә КПСС Узәк Комитетының май (1982 ел) Пленумы карарлары аеруча зур йогынты ясады. Соңгы ике елда гына да авылларда 7904 квадрат метр торак мәйдан, дүрт мәктәп, ике мәктәпкәчә балалар учреждениесе, авыл культура йорты һәм клуб, 13 кибет һәм башка социаль-көнкүреш объектлары төзелде. Соңгы ун елда районыбыз өч мәртәбә Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыкты.
Районда автомобиль юлларының киң челтәре булдырылды. Хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклау буенча да шактый эшләр башкарыла. Район кешеләренә 121 врач һәм 612 урта медицина работнигы хезмәт күрсәтә. Нефтьчеләребез өчен — «Иволга», колхозчылар һәм совхоз эшчеләре өчен «Березка» санаторий-профилак- торийлары эшли. Аларның һәркайсы 200әр урынга исәпләнгән, заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Күптән түгел 150 урынлы яңа санаторий ачылды, анда авырулар кымыз белән дәваланалар.
Халык мәгарифе ирешкән уңышлар да шактый. 51 мәктәптә 8016 укучы белем ала, төп фәннәрдән керүче укытучыларның 99.3 проценты югары белемле. 13 педагог РСФСРның һәм ТАССРның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемне йөртә. Дүрт укытучыбызга — СССР Мәгариф отличнигы. 42 укытучыга Халык мәгарифе отличнигы исеме бирелде. Профессональ-техник училищеда 412 егет һәм кыз автоматика һәм контроль-үлчәү приборлары слесаре, электромонтер, киң профильле тракторчы-машинист кебек һөнәрләргә өйрәнә
Культура-агарту эшендә дә уңышларыбыз байтак. Районның культура-спорт комплексы 171 культура-агарту учреждениесен берләштерә, алар арасында 61 культура йорты һәм клуб. 49 китапханә, 58 кино күрсәтү җайланмасы, ике музыка һәм рәсем мәктәбе, сәнгатьчә бизәү остаханәсе, спорт корылмалары, парклар бар. Алар хезмәт ияләренең культуралы ялын оештыру буенча күпкырлы эш алып баралар.
Районыбыз халкы якташларыбыз, бүгенге көндә фән, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә танылган галимнәребез, язучыларыбыз һәм артистларыбыз белән чын күңелдән горурлана Шулар арасында профессор, филология фәннәре докторы М. Зә- киев. Казан ветеринария институты ректоры, профессор, ветеринария фәннәре докторы Н. Хаҗипов, Новосибирск шәһәрендә эшләүче профессор, физика-математика фәннәре докторы Н. Ибраһимов. Уфадагы профессор, техник фәннәр докторы Ә. Биккулов, 15 фән кандидаты бар. Аларның икесе Баулыда эшли.
Күренекле татар язучылары Сирин Батыршин, Мөсәгыйть Хәбибуллин. Рафаэль Мостафин, Фәнис Яруллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Миргазиян Юныс. Әнисә Ибраһимо- ва, чуваш язучысы А Афанасьев, удмурт язучысы Е. Самсонов, рус язучылары Ми- тряшкин-Тимин, Виктор Зиновьевка, Татарстанның атказанган артисты Ганс Сәйфуллин- га, артист Илдус Әхмәтҗановка халыкчан галант булып өлгерер өчен Баулы туфрагы уңдырышлы җирлек ролен уйнады
Баулы эшчеләр поселогы үзенең матур урынга салынуы белән күпләрне сокландыра. Безнең якта ял иткән кунаклар яңадан Баулыга килүне сагынып көтеп алалар. Поселок урамнары да елдан-ел матурая бара. Баулының борынгы исеме Баллы Елга булган. Исеменә җисеме, дигәндәй, баулылар тәмле телле булулары өсте- нә кунакчыллар да. Кунакка килегез, үкенмәссез.