Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Сакта
Йолдызлар да. ай да кечкенә бер Тау артына төшеп сыйдылар. Вика иңнәренә борын төртеп, Тыныч кына йоклый солылар.
Күл буенда борчылусыз гына Утлап йөри пошый ялгызы. Бер хәвефсез, тыныч-имин генә Бүген дә бер җәйге төн узды.
Коңгырт ефәк себеркәчен җәеп, Фикерләрен җуйган тарылар. Юл янында баскан ак каеннар. Бөдрәләре яшькелт-сарылар.
Бишек янындагы ана кебек, Тургай оясына иелгән...
Шушы матурлыкка хуҗа булып, Басып торам соры шинельдән...

Концерт бара.
Татар кызы бии —
Июнь төнендәге серле ялкын:
Дүрт төс булып балкый ак калфагы, Өч төс көмеш, дүртенчесе алтын.
Концерт бара.
Тальян гармун чыңлый.
Авыл көе йөрәкләргә якын:
Бу гармунны көмеш телле диләр — Өч тел көмеш, дүртенчесе алтын.
Концерт бара.
Шигырь укый бала.
Кызыктыра шигырь яшен-картын: Тукай шигырьләрен тыңлый халык — Өч юл көмеш... юк, һәммәсе алтын!
РОБЕРТ РӘКЫЙПОВ (1936) — шагыйрь. •Яшьлегем башкаласы». ‘Җилкәннәрдә
зәңгәр җи.мәр» һ.б. шигырь китаплары авторы, Әлмәттә яши.
Диңгездә
Кар түбәле салкын кыялардан, Саубуллашып, утлар күз кыса. Күңелләргә никтер җылы кебек Шул кыядан утлар балкыса...
Юлларыбыз кара-яшел дулкын. Өстә инде тоташ кук пәрдә. Яр утлары булып күренмәкче Шук йолдызлар гына күкләрдә.
Әллә кайчан санын югалттык без Яныбыздан чапкан төн-көннең. Зәңгәр төсен күреп җылындык без Офыктагы ялгыз төтеннең.
Яшермимен, очрашулар көтү һәммәбезне бераз арытты. Юк. сүнмәгән әле, сүнмәгән тик Безне озатучы яр уты...

Баскан җирем, туган җирем — сагышларсыз, Баш өстемдә йолдызларның шат яктысы. Мин тоямын бәхетемне хезмәтемдә Йөрәгемдә мәхәббәтнең саф чаткысы.
Карда, чүлдә, җирдә калсын минем эзем, Йөзләремә каршы иссен яшен җиле: Мин Җир улы, Җиргә читен миннән башка, Белеп яшим... димәк, юкка яшиммени?
Әлмәттә КӨЗ
. .. Зәңгәр күктә эри аккошларның Ерагаеп барган чылбыры...
«Мин дә сезнең белән»— дигән кебек Канат җилпи нефть чыгыры.
Чыпчык
Болытлардан төньяк исе килә. Тиздән ахры, тиздән кар явар. Сыерчыклар инде күптән китте, Саубуллаша кара каргалар...
Чыпчык китми... Салкын, эссесе дә Рәхәт аңа, кары-ләйсәне...
Туган җире өчен җаны фида — Чын рәсәйле чыпчык, рәсәйле...