Культура тормышы көндәлеге


ЯШЬ
КОМПОЗИТОРЛАР
ФОРУМЫ
Казанда яшь
композиторларның
Бөтенсоюз фестивале
һәм СССР
Композиторлар союзының иҗат яшьләре
белән эшләү буенча Бөтенсоюз күчмә
комиссиясенең пленар утырышы булып узды.
Беренче пленар утырышта яшь
композиторларның Бөтенсоюз фестивалендә
катнашучылар алдында КПСС өлкә комитеты
секретаре Р. К. Беляев чыгыш ясады.
СССР Композиторлар союзы идарәсе
секретаре А В. Чайковский КПССның XXVII
съезды һәм СССР композиторларының VII
съезды карарлары яктылыгында яшь совет
композиторларының бурычлары турында
доклад белән чыкты.
Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән
йөзләрчә яшь талантлар — композиторлар,
артистлар, музыка белгечләре 11-15 декабрь дә
үзара аралашып, иҗат планнары белән
уртаклашып яшәделәр. Музыка сәнгатен та
гын да үстерү, аны халык массаларына
якынайту чараларын билгеләделәр. Казан
шәһәренең культура сарайларында үткән
дистәгә якын концерт программаларында
музыка сәнгатенең төрле жанрларына кара
ган күп санлы әсәрләр башкарылды.
Бөтенсоюз комиссиясенең пленар утыры
шы эшендә КПСС өлкә комитетының куль-
тура бүлеге мөдире Д. X. Зарипова катнашты.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
20 ноябрьдә узган ачык партия җыелы-
шында язучы Мәхмүт Хәсәновның иҗат
отчеты тыңланды.
Танылган язучының әсәрләре турында
тәнкыйтьче Фоат Галимуллин сөйләде. Фи кер
алышуларда язучылар Г. Бәширон, Л.
Ихсанова, Г. Ахунов, Г. Сабитов. Р. Хә мид, Ә.
Галиев чыгыш ясап, язучының иҗа тына
төпле анализ бирделәр.
ШАГЫЙРЬ ИСТӘЛЕГЕНӘ
10 декабрьдә Казанның Актерлар йор-
тында РСФСРның М. Горький. ТАССРның Г.
Тукай исемендәге дәүләт премияләре
лауреаты, Татарстанның халык шагыйре
Сибгат Хәкимнең тууына 75 ел тулуга ба-
гышланган шигырь кичәсе булды.
Әдипнең иҗат һәм тормыш юлы турында
язучы Гариф Ахунов сөйләде. Танылган
артистка Галия Кайбицкая үзенең истәлекләре
белән уртаклашты. Шагыйрьләр И. Юзеев, III.
Галиев. Р. Гатауллин, Р. Миңнуллин С.
Хәкимгә багышланган әсәрләр укыдылар.
Әдәби кичә республикабызның сәнгать
осталары концерты белән тәмамланды. Аиың
программасы С. Хәким әсәрләреннән төзелгән
иде.
Әдәби кичәдә КПСС өлкә комитетының
культура бүлеге мөдире Д. X. Зарипова кат-
нашты.
СИРИННЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
10 декабрьдә Баулының М Җәлил исе-
мендәге культура йортында татар совет ша
гыйре Сиринның тууына 90 ел тулуга ба
тышланган юбилей кичәсе булып узды.
Кичәдә Сиринның тормыш һәм иҗат юлы
турында язучы Сафа Сабиров сөйләде, шулай
ук шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанрв, язу чы А.
Хәсәнов, сынчы-рәссам Г. А. Зябли цев һәм
шагыйрьнең замандашлары, туган нары
Сирин турында истәлекләр сөйләделәр, аңа
багышлап язылган әсәрләрен укы дылар.
Шундый ук кичә шагыйрьнең туган авы
лы Кәрәкәшледә дә узды.
Шагыйрьнең Баулы зиратындагы кабере-
нә. аның сурәте төшерелгән обелиск куелды.
ИҖАТ КИЧӘСЕ
Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт фи-
лармониясе, Татарстан Язучылар союзы белән
берлектә, инде менә икенче сезон традицион
«Шигърият кичәләре» үткәрә. Әлеге циклдан
быелгы беренче очрашу 24 ноябрьдә Казанның
С. М. Киров исемендәге Культура сараенда,
танылган шагыйрь Нәби Дәү- ли иҗатына
багышлап үткәрелде.
Кичәне, шагыйрьнең иҗаты турында ке-
реш сүз белән, «Казан утлары» журналының
җаваплы секретаре Салих Маннапов ачты.
Н. Дәүли әсәрләрен тамашачыларга та
кылган сәнгать осталары — А. Арсланов, II
Шакиров, Э. Җәләлетдинов, Р. Шәрә- фиев, X.
Җәләлов, М. Галиев, Р. Сәхәбиев, X.
Тимергалиева, И. Биктаһиров, А. Фәйз
рахманов, И. Әхмәтҗанов һәм М. Ибраһи мов
тәкъдим итте. Кичәдә шулай ук күренекле
композитор, СССРның халык артисты Р. Яхин
катнашты һәм чыгыш ясады. Режиссер Т.
Юсупов әзерләгән бай әдәби музыкаль
программаны артистка А. Илһа мова һәм Р.
Сабиров алып барды.
БАШКАЛАДА ӘДӘБИ КИЧӘ
24 ноябрьдә Мәскәүнең Метро төзүчеләр
культура йортында татар әдәбияты кичәсе
үткәрелде. Ул яңа дәвер беренче татар романы
«Хисаметдин менла«ның (Муса
Акъегетзадә әсәре) язылуына һәм Мәхмүт
Галәүнең тууына 100, Кави Нәҗминең туу ына
85 ел тулуга багышланды. Әлеге язу чыларның
тормышы һәм иҗаты турында филология
фәннәре кандидаты Г. Хантиме рова, кранчы М.
Минһаҗев, студент Р. Фот таховлар сөйләде
Соңыннан биология фәннәре кандидаты Н.
Нәбиен, инженер В. За рипов. укытучы К.
Таһнроаа, стеногра фистка М. Таһирова һ. б.
катнашыңда концерт булды.
БРЕЖНЕВ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
17—26 ноябрьдә Татарстан Язучылар
союзы идарәсе председателе драматург Ту фан
Миңнуллин. язучылар Аяз Гыйләҗев,
Мөхәммәт Мәһдиен, Марсель Галиев Бреж нев
шәһәрендә һәм Тукай районында булдылар.
Алар районның «Гигант» совхозы тормышы
һәм эшләре белән таныштылар. 21 ноябрьдә
кунаклар Брежнев шәһәре • Энергетик»
культура сарае үзешчәннәре көче белән
үткәрелгән «Уйныйк әле гармуннарда» исемле
музыкаль кичәдә катнаш тылар. 24 ноябрьдә
Алабуга дәүләт педагогия институтының
Брежнев филиалы сту дентлары белән булган
очрашу да бик җан лы узды. 25 ноябрьдә
язучылар Брежнев шәһәренең Вахитов
исемендәге 2 нче номер лы татар урта мәктәбе
укучылары һәм укы тучылары белән, 26
ноябрьдә Тукай районы мәктәпләренең татар
теле укытучылары белән очраштылар.
27 ноябрьдә Брежнев язучылар оешма
сында «Ләйсән» һәм «Орфей» әдәби берләш мәсе
членнарының берләштерелгән җыелы шы
үткәрелде. «Казан утлары» журналы
редакциясе уздырган әлеге киңәшмәдә очерк,
публицистика жанры турында җитди сөйләшү
булды. Җыелышта «Казан утлары»
журналының баш редакторы Ренат Харис
катнашты һәм чыгыш ясады. Җые лышта
шулай ук Брежнев язучылар оешма сы
җаваплы секретаре Я Игәнәй. шагыйрьләр — К.
Сибгатуллин, Н. Мадьяров, Н. Алешков, X.
Хөснуллин, Л. Зөлкарнәев, прозаик Г. Кашапов,
публицист Ф. Дунай һәм башка иптәшләр
чыгыш ясады.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
24 ноябрьдә проза һәм тәнкыйть
секцияләренең берләштерелгән утырышы
булды.
Көн тәртибе итеп бүгенге роман турында
сөйләшү куелган иде. Кереш сүз белән
тәнкыйтьчеләр секциясенең председатель
урынбасары Мансур Вәлиев чыкты.
Г. Ахунов ясаган доклад буенча фикер
алышуларда язучылар һәм тәнкыйтьчеләр —
М. Хәсәнов, Н. Фәттах. И. Нуруллин, Ә. Баянов.
Ф. Миңнуллин, Р. Минга лимов. Р
Мөхәммәдиев, Р. Хәмид, Р. Низа- мнев һ. б.
катнашты.
Әдәби тәрҗемә секциясенең 1 декабрьдә
булып узган утырышында Фирая Зыятди-
нованың иҗат отчеты тыңланды. Фикер
алышуларда катнашкан К. Миңлебаев, Т.
Нурмөхәммәтов, Г. Сабитов, Р. Вәлиева, Р.
Миңнуллин, С. Шәмси һ. 6. иптәшләр яшь автор
хезмәтләрен таләпчән анализлап, иҗади
мөмкинлекләрен билгеләп үттеләр, киңәшләр
бирделәр.
Секция утырышы Ф. Зыятдинованы СССР
Язучылар союзына членлыкка тәкъдим итте.
МУЗАЛАР ТУГАНЛЫГЫ
19 ноябрьдә Актерлар йортында «Музалар
туганлыгы» дигән кичә үткәрелде. Ул
Татарстан Язучылар союзы һәм Бөтенроссия
театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге тара-
фыннан оештырылды. Кичә республикабыз-
ның яшь иҗат көчләренә багышланган иде.
Анда яшь шагыйрьләр — Р. Зәйдул- лин. Л.
Зөлкарнәев, Г. Моратов, Л. Леронов яңа
шигырьләрен укыдылар. Яшь башкаручылар
композиторларыбызның җырларын, төрле уен
кораллары өчен язылган әсәрләрен
башкардылар. Казан театр училищесы
студентлары спектакльләрдән өзекләр
уйнадылар. Биредә яшь рәссамнарның әсәр-
ләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.
Кичәне язучы Роберт Батулла алып барды.
ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР ТҮГӘРӘГЕНДӘ
«Казан утлары» журналы каршындагы яшь
тәнкыйтьчеләр түгәрәге үзенең эшен яңартты.
14 ноябрьдә булган аның беренче утырышын
кереш сүз белән журналның баш редакторы
Ренат Харис ачып җибәрде. Яшь
тәнкыйтьчеләр яңарыш чоры таләпләреннән
карап, татар әдәби тәнкыйте алдында торган
бурычлар турында фикер алыштылар.
Түгәрәкнең икенче утырышы 27 ноябрьдә узды.
ВОЛГОГРАД ӨЛКӘСЕНДӘ
20—23 сентябрьдә шагыйрьләр Нәби Дәүли
һәм Рг>шит Әхмәтҗанов Волгоград өлкәсендә
иҗади командировкада булып кайттылар. Алар
герой-шәһәр Волгоградта, Светлоярск
районында урнашкан татар авылларында
булдылар. Шул ук районның Чапурники
авылына нигез салынуга 200 ел тулуга
багышланган тантанада катнаштылар. Тантана
уңае белән авылның үзәк ура мына татар
халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме
бирелде.
Шагыйрьләр районның әдәбият сөючеләре,
яшь иҗат көчләре белән очраштылар, әдәби
кичәләрдә үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар.
ОНОМАСТИКАГА БАГЫШЛАНДЫ
23 — 25 сентябрьдә Фрунзеда төрки оно-
мастикасы буенча I Бөтенсоюз конференциясе
булып үтте.
Бу конференция эшендә илебезнең төрле
шәһәрләреннән (Мәскәү, Ленинград. Алма- Ата,
Ашхабад, Баку, Казан, Кызыл. Карачаевск,
Кишинев, Ташкент, Тбилиси, Уфа, Чебоксар һ.
б.) 180 ономастик-тюрколог катнашты.
Конференциянең пленар утырышында
атаклы совет ономасты В. А. Никонов
(Маскәү) «Ономастикада марксистик-ленин-
чыл принципларның сафлыг ы өчен», танылган
топонимист-географ профессор Э. М Мурзаев
(Маскәү) «Торки этнотопо- нимнар», күренекле
язучы, .Ленин премиясе лауреаты Чыңгыз
Айтматов (Фрунзе) • Географик атамаларда һәм
кеше исемнәрендә — халык тарихы һәм гореф-
гадәтләре» дигән һ. 6. темаларга тирән
эчтәлекле докладлар ясадылар.
Конференциянең секцияләрендә Татар-
станнан профессор Г. Сатта ров «Татар
фамилияләрен өйрәнүнең тел тарихын, ха лык
тарихын һәм этногенезын тикшерүдәге
әһәмияте», Л. К. Таҗиева «Татарларга гарәби
чыгышлы кеше исемнәренең керүе һәм
үзләштерелүе», А. Ю. Филькова «РСФСРда
төрки чыгышлы шәһәр атамалары» һәм Р. И.
Куряева «Урта Идел буендагы рус авыллары
атамаларында төрки сүзләр» дигән темаларга
фәнни доклад ясады.
ТАТАРСТАН КОМСОМОЛ!ЫНЫҢ
М. ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНД ӘГЕ
ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ
ВЛКСМ өлкә комитеты бюросы Татарстан
комсомолының М. Җәлил исемендәге
премияләре комиссияләренең тәкъдимнәрен
тикшергәннән соң, әдәбият һәм сәнгать
өлкәсендә түбәндәге кандидатларга лауреат
исемнәрен бирде:
Ибраһимова Р. М.— совет халкының Бөек
Ватан сугышында җиңүенең 40 еллыгына
багышланган концерт программасы һәм 1984—
86 еллардагы концерт эшчәнлеге өчен.
Казан дәүләт консерваториясе квартеты —
1984— 86 еллардагы концерт эшчән леге һәм
яшьләрне эстетик тәрбияләүдәге зур хезмәтләре
өчен.
Бохараев Р. Р.— шагыйрь һәм тәрҗемәче,
М. Җәлил һәм Г. Тукай әсәрләрен русчага
тәрҗемә иткәне өчен.
Казан шәһәренең А. Алиш исемендәге
Пионерлар сараеның балалар хоры — яшьләрне
эстетик тәрбияләүдәге зур хезмәтләре һәм
балалар хоры сәнгатен үстерүдәге уңышлары
өчен.
Казан шәһәре Вахитов районының «Факел»
техник иҗат клубы — яшьләрнең ялын
оештырудагы һәм яшүсмерләрнең техник
иҗатын үстерүдәге эшчәнлеге өчен.
Түбән Камадагы 16 нчы мәктәпнең со-
циаль-педагогик комплексы — яшәү урын-
нарында яшьләрнең һәм хезмәт ияләренең ялын
оештыру буенча нәтиҗәле эшләве
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре
өчен СССР Язучылар союзы члены, Әлмәт
районы. Түбән Мактаманың 2 нче урта мәктәбе
укытучысы Булатова Клара Тарифов нага,
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының 1986 ел, 30 октябрь Указы
нигезендә «Татарстан АССРның атказанган
культура работнигы» дигән мактаулы исем
бирелде.
һәвәскәр халык иҗатын үстерүдәге һәм
хезмәт ияләренә эстетик тәрбия бирүдәге
хезмәтләре өчен Сарман районындагы «Сарман
таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе
Габидуллин Әзһәр Сәмнгулловнчка, Татарстан
АССР Верховный Советы Президиумы ның
1986 ел, 30 октябрь Указы нигезендә. •
Татарстан АССРның атказанган культура
работнигы» дигән мактаулы исем бирелде.

Реклама