Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘКИЯТ ЧЫНЛЫГЫ


ылтыр «Казан утлары* журналында
(6-7 саннар) Батулланың «Алып батыр
маҗаралары» исемле по- весть-әкияте
день я күрде. Батул- ла — терле
жанрда кызыклы әсәрләр язып,
әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен яулаган автор.
Беренче тапкыр әкият язуы да түгел. Ләкин,
укып чыгуга ук, «Алып батыр маҗаралары»
турында язмый калырга ярамый дигән фикер
туды. Бу әсәр Батулла иҗатында аерым, мөһим
урын алып тора, аның зур уңышларының берсе
дип уйлыйм. Ни өчен дип әйтсәң, бу әсәрне
укыганда үзеңне туган телебезнең, халкыбыз
тарихының бәйрәмендә йөргән кебек хис итәсең,
һиҗри ел исәбенә таянган шаян хронологиядән
башлап, йомшак юмор белән сугарылган
маҗаралы вакыйгаларга кадәр, безне бу хистән
әкият беткәнче аермыйлар. Ул кечкенә, тарихи,
милли детальләр дисеңме, ул килешле, серле,
шигъри исемнәр дисеңме — барысы да бу
әкияттә табигый рәвештә кушылып, бөтен бер
ямьле бизәк хасил итәләр.
Әдәби әсәрдә, бигрәк тә әкияттә, ишарәләр
хакыйкате күзгә ташланып, ярылып ятмаска
тиеш. Беренче сүзләрдән үк юнәлеше, адресы ап-
ачык булган, серле, тирән акыллы, читләтеп
әйтелгән аллегорик маҗаралар зирәклеге
җитешмәгән әйберләрне уку кызык түгел.
Чөнки, кем әйтмешли, без үзебез дә — ярыйсы
гына китаплар укыган кешеләр, бөтен илебез
белән белемлеләр. Без үзебез рухи көч куеп,
уйланып, икеләнеп, шикләнеп, үз акылыбыз
һәм уз карашларыбыз аша. һәр нәрсәнең
асылына үзебез барып җитәргә тырышабыз .
Батулланың әкиятендә акыл эшчәнлеге
өчен азык җитәрлек, хәтта артыгы белән
Артыгы белән дигәннән, Иблиснең Яхур пат-
шаны алыштыруы безнең өчен әллә ни гаҗәп
хәл түгел, чөнки кечкенәдән әби-карчыклар-
ның «җен алыштырган» дип пышылдаулары
колакка кергәләде Үсә төшкәч, кызганычка
каршы, тормышта да күргәләдек андый сәер
үзгәрешләрне. Башта «җүнле генә» җан иясенә
охшаган Җантык кандаланың җиңелгән явыз
зат Ялмавыз кабыгына кереп, корткычлык
кылып йөрүе дә аңлашыла, андый хәлләр белән
дә таныш без. Инде килеп, менә Алып Бәргән
белән Гыйфрит бер-берсен алмаштыралар.
Булсын, алмашсыннар да ди Әкияттә ниләр
булмас. Ләкин, шул урынны берничә тапкыр
укып чыктым, ә кайбер сорауларга җавап
тапмадым; «Кем кем булды да ни кылды? Ни
өчен шулай булды дә, бу нигә кирәк булды?»
Батулла үзе бу алмашынып беткән геройларны,
төрле этаптагы башваткыч әверелешләрне
классификацияләп бетерде микән? Бәлки ул
шушы урындагы вакыйгалар катлаулыгына
тиз генә аңлашылмаслык олы мәгънә
салгандыр? Мондый очракта әдәбият
белгечләреннән шушы темага фәнни хезмәтләр
көтеп калабыз Ә миңа калганда, ямьле болын
буйлап сикергәлән, уйнаклап аккан чишмә
шикелле килгән әкият барышы бу урында әллә
нәрсәгә әйләнә. Ярый әле. бу алмашыну озакка
бармый, әкияттәге кебек, кире үз җаена, үзенең
матур агымына кайта, ягъни яңадан үз- үзенә
әверелә.
Төп герой — алып Бәргән — идеаль герой
түгел. Ул безгә — гади халыкка якын. Ялгыш-
лар да җибәргәли, көлке хәлләргә дә кал- галый,
җиңелүләр аша да үтә. Анда күпмедер өлеш Дон
Кихот чалымнары да бар. Аты да аның «чәндер
сыйраклы, кыска торыклы...» Юыртканда,
«егетнең итеге башы юл кырыендагы
чәчәкләргә тиеп-тиеп китә». Менә шундый,
карап торышка, бераз елмаю тудыра торган
батыр ул Алып Бәргән. Шулай шул — шәфкать,
игелек эшләргә, җирне явызлыктан азат итәргә
тырышкан фидакарьләрдән, кайвакыт, адәм
көлкесе дә ясыйлар бит... Ләкин Алып Бәргән,
күңеле төшеп, өметсезлеккә күмелеп, елак
кәйсезлеккә бирелми, ә үз юлын, батырлыгын
дәвам итә. Ул—халыкның үзе.
Әсәрдә шигъри моң да, фәлсәфи югарылык
та бар. Алып Бәргән сөтле арыш башагы белән
тукланучы Ачәрвахка каршы сугыша. Ул
бәрәкәтле, тыныч тормыш өчен мәңгелек көрәш
символына әйләнә. Офыктагы Аҗаган безгә
һәрвакыт шуны искәртеп торырга тиеш.
Арышлар серкәләнә, Аҗаган уйный. Димәк,
халык көрәшә, яши, тормыш дәвам
Мәкалә журналда басылып ятканда.
«Алып батыр маҗаралары» китап булып та
чыкты. Ләкин, тышлыктагы рәсемне күргәч,
мин гаҗәпсенеп калдым. Анда Алып Бәргән
урынына монгол йөзле бер егет ясалган. Ул
безнең татар кешесенә бер дә охшамаган.
Художник 8 Павловның татар кешеләрен
бөтенләй күргәне юк микәнни соң? Татарстан
китап нәшриятының җаваплы хезмәткәрләре
нәрсә караган7 Шушындый яхшы эчтәлекле
китапларны матурлабрак би- .әп чыгарасы иде
бит