ГАЙРӘТ, АКЫЛ, ГЫЙБРӘТ


r өсәгыйт Хәбибуллинның «Кубрат I
хан» романы безнең татар со- |_ вет
әдәбиятында көтелмәгән вакыйга
булды. Халык ябырылып укый шул
әсәрне! Бәхәсләр, рәхмәтләр... Көтелмәгән түгел,
бик табигый хәл бу. Халкыбызның күптәнге
рухи ихтыяҗы бу. Чөнки аның канына, җанына
сеңгән: гыйбрәт, сабак алыр өчен, соңрак үзенең
нәселен белер өчен халык әледән-әле үткәннәргә
борылып карый. Гадәти көндәлек тор-
мышыбызда да «җиде бабаңны белү» йоласы
зарур әдәп кагыйдәсе буларак яши. Әмма
кызганыч, ватан җанлы, үзенең шөһрәт- ле-
мәртәбәле тарихына тугры җанлы шушы
халык, мәгълүм сәбәпләр аркасында, шә-
җәрәсен, ерак бабалары кылган данлы, шанлы,
игелекле зур эшләрне, дәһшәт-фаҗи- галарны
озын-озак чорлар буена юньләп белә алмаган.
Реаль тарихи елъязмалар, чыганак
документлар исә киң халык массаларына
тиешенчә җиткерелмәгән. Әйтик, Шәрыкнең,
болгар-татар халкының зур прогрессив эшләр
кылган вәкилләре, гамәлләре турында Шиһаб
Мәрҗани Риза Фәхретди- нов, Газиз
Гобәйдуллин кебек тарихчы галимнәр язган
хезмәтләрне уку бәхетенә ирешүчеләр әле дә күп
түгел...
Дөрес, халкыбыз үзенең тарихын, аның
гыйбрәтле вакыйгаларын, үзе яраткан, идеал
иткән шәхесләрнең язмышларын җырларда,
бәетләрдә, дастаннарда, риваятьләрдә бик
кадерләп сакларга тырышкан. Лә-
Хәбибуплин м Кубрат хан Казан Татарстан китап
нашринты, 1985. кин шул үткәннәрне конкрет
дәлилләп, гомумиләштереп, тиешле нәтиҗә-
хөкем чыгарылган фәнни хезмәтләргә дистә-
дистә буыннар мохтаҗ булган...
Бәлки татар әдәбиятында тарихи жанрның
бары XX йөз башында гына «тәпи йөреп
киткәнлеген» югарыда әйтелгән сәбәпләр белән
аңлатырга кирәктер?! Европада һәм рус
әдәбиятында исә тарихи жанр XVIII йөздә үк үсә
башлый, ә XIX гасырның беренче яртысында
инде безне әле дә сокландырырдай гүзәл әсәрләр
дистәләп тудырыла. В. Шекспир, В. Скотт,
Стендаль әсәрләрен яки А. Пушкинның «Борис
Годунов»- ын гына искә төшерик.. Тарихи
жанрның кагыйдә-кануннары, теоретик
таләпләре дә Европа һәм рус әдәбиятында шул
чорда ук күп акыл ияләренең хезмәтләрендә
язылган. Безгә Шекспирның ук «всякому веку и
сословию — его подобие и отпечаток», дигән
чакыруы, Буалоның, Дидроның бу жанрга
карашлары, Гегельнең «Эстетикапсы, Стен-
дальнең «Мәхәббәт турында»гы трактаты, В.
Белинскийның В. Скотт. А. Пушкин иҗат иткән
тарихи әсәрләргә сокланып, олы бәя бирүе
билгеле. Ә татар әдәбиятында бу жанр, кабатлап
әйтергә мәҗбүрбез, соңлап, шактый соңлап
үсенте чыгарган шул. Нишләмәк кирәк,
халкыбызның «Соң булса да — уң булсын»
дигән сабыр киңәшен тотыйк...
Тарихчыларыбыз хезмәтләрендә Идел-
Кама буендагы Болгар дәүләтенең тарихы
халкыбызга шактый тәфсилле һәм дәлилле бәян
ителде. Әмма болгарлар каян килеп чыккан соң
бирегә? «Кубрат хан» романында сурәтләнгән
географик киңлекләрнең, төбәкләрнең ерак
үткәннәрен генә искә төше-
W
pen уйлансак тарихның политик-экономик,
социаль көрәшләр дулкыны, йолалар, әхлаклар,
телләр, диннәр өчен газават дулкыны булуына
и нанырбыз.
«Кубрат хан» романы, минемчә дә, язучы
Мөсәгыйт Хәбибу л л инның чын-чынлап иҗат
фидакарьлеге! Күп кенә әдәбиятчы, тарихчы
галимнәр һәм шулай ук укучыларыбыз
бәяләгәнчә. «Кубрат хан» — чынлап та
заманыбыз культурасы таләпләренә җавап
бирердәй киң полотнолы роман Әсәрнең
нигезендә тарихи, политик-иҗтимагый, әх-
лакый дөреслек, конкретлык ята. Язучы Бөек
Болгар илендәге сәясәтне, халыкара һәм
дипломатик мөнәсәбәтләрне шактый объектив,
дөрес сурәтли. Төрки халык белән Византиянең
шул чордагы прогрессив та, хәйләкәр-мәкерле
дә булган мөнәсәбәтен. Кытай һәм Византия
императорларының төрки халыклар көчәюдән
куркып, аларны бер-берсенә каршы котыртып,
яшәүләрен, һәр дәүләтнең куәтле идея-иман
коралы булып әвереләчәк диннәр өчен
газаватларның (көрәш-сугышларның) нәкъ
менә VII гасыр башында көчәеп китүен без
башка чыганаклардан да укып беләбез.
Яки менә романда телгә алынган башка бер-
ике тарихи дәлилгә генә игътибар итегез. Автор
Бөек Болгариянең башкаласы булган Фәнәгүргә
яки хәзәрләр иленә яһүд- ләрнең килеп
тулуларын хәбәр итә. Диннәр тарихында да
билгеле бу хәл. Чөнки бу чорда инде (аеруча
Византиядә) шактый куәтләнеп җиткән
христиан дине яһүдләрне хыянәттә гаепләп
кыса, илләрдән сөрә, аса, кисә, яндыра башлый.
Янәсе, яһүдләр изге Мәрьям ана белән алланың
үз улы булган Гайсаны, башта ук әле аларның үз
патшасы, үз яклаучысы булырга ниятләгән
Иисус Христосны властьларга сатып, тәре
баганасына кадаклатканнар
Менә автор Хорезм шаһының хәзәр-тө-
рекләргә булышуын хәбәр итә. Дипломатия
тарихында монысы да билгеле Гомумән, әдип ул
чорның катлаулы, чуар тарихын, илләрнең
ыру-кабиләләрнең этнографиясен бик
тырышып өйрәнгән, әлеге искиткеч бай
хәзинәдән үз идея-максатына яраклысын
сайлап алып, кыю рәвештә ышанып иҗат
Тарих һәм шәхесләр мәсьәләсендә автор. В.
Скоттның, А. Пушкинның. А. Толстой- ның һәм
башка тарихчы-әдипләрнең матур
традицияләрен онытмыйча, бик аек, ма-
териалистик һәм диалектик карашта тора.
Көчле шәхес белән халык арасындагы мө-
нәсәбәт, көчле шәхеснең җәмгыятьтәге, та-
рихтагы роле мәсьәләсендә дә әдип дөрес
позициядә тора. Гайрәтле кырыс та. зирәк
акыллы да хөкемдар, юлбашчы, нечкә политик-
дипломат, батыр һәм тәвәккәл яу башы Кубрат
хан «һәр мәзәктән, тәм табып, күңел ачып
яшәгән, дәүләт эшләрен тулысы белән
логофетына тапшырган», икейөзле.
шәфкатьсез, азгын, үзсүзле император
Ираклийдан бөтенләй аерылып тора. «Муенга
тавык тәпие тагып кына халыкны буй-
сындырып булмый, философ... Халкым үз итсә,
миңа беркем дә куркыныч түгел»,— ди Кубрат
хан. Яки менә бер өзеккә генә игътибар итик.
— Философ, әйт әле. кем ул кол?
— Борынгы греклар колны сөйләшә белгән
ике аяклы хайван дигәннәр, олуг хан.
— Иоанн Фасиан, бабаларың бик яман кеше
булганнар. Кол ике аяклы хайван, имеш...
Төркидә кол зур хокукларга ия, философ. Ул
өйләнә, җәйләү ала. алып булып орыша ала.
Мин үземне халкымның колы итәр идем,
философ.»
Икенче бер урында Кубрат хан:
«— Мин тәңре дә. пәйгамбәр дә түгел.
Философ. Тәңре — күктә, мин — җирдә, халкым
белән».— ди. һәм Кубрат ханның бар кылган
гамәлләрендә без аның сүзе эштән аерылмавына
ышанабыз. Әйе, бу көчле шәхес беренче чиратта
нәкъ менә иле, халкы мәнфәгатен кайгыртуы,
дәүләтнең куәтен, бердәмлеген ныгытырга
тырышуы белән көчле. Шул шәхес
йогынтысында хәтта император шымчысы
Фасианның да тирән уйларга бата-бата. якты
эволюция кичерүенә ышанабыз без. Щул
халыкчан хөкемдар үстергән Аспарух. Балкыр,
Код- рак илханнарның да көрәш-орышларның
һәрвакыт хәлиткеч алгы сызыкларында бу-
луларына ышанабыз. Әнә, ил-көн язмышы хәл
ителәчәк хәтәр чакта, хәтта Кубрат- ның сөйгән
хатыны Аппак та Бөек Болгар әләмен күтәреп
яу кырына ташланды, халыклар язмышы
хакына гүзәл кызы Чәчкә һәлак булды...
Без дистә еллардан артык инде әдәбия-
тыбызда олы җанлы, киң карашлы, кө- рәшче-
каршылыклы дәү, монументаль образлар
тумавыннан зарланабыз шикелле, һәм бу хаклы
да иде. Әмма, шөкер, шул еллар агымында, әнә,
драматург Туфан Миңнуллин үзенең легендар
карты Әлмәндәрне сәнгать мәйданына, халык
күңеленә чыгара алды. Прозаик Мөсәгыйт
Хәбибул- лин исә бу романында, гомумән,
монументальлеккә омтылган, әле озак еллар
ерактан ук күренеп торачак ныклы кыялар
яулый алган дисәк, ялгышмабыздыр. «Артык
дәү гәүдәле, чәч-сакалы агара башлаган, алтын
җепләр белән аралаштырып тегелгән рум
чапаны кигән Кубрат хан торып баскач, барысы
да үзләрен кечерәеп калгандай хис иттеләр».
Әмма Кубратның монументаль образ булуы
аның портретында гына түгел, әйткәнебезчә,
әсәрдә бик дәлилле һәм якты сурәтләнгән
гамәлләрендә. Язучы хәтта Александр
Македонский да бәйләнергә курыккан
амазонкалар нәселеннән булган кыю. акыллы
ханша Аппакның, гаҗәп җегәрле- булдыклы да.
бар төркиләр бердәмлегенә, аларның кояшына-
күгенә фанатик тугры да,
хәй ләкәр-мәкерле дә булган йола башы
Ирсанның, гыйлем-акыл иясе Фасианның,
шымчылар башы — алостаз-Даянның инди-
видуаль портрет-образларын тудыра алган.
Якты монументализмга омтылып, автор хәтта
байтур Илбарысның героик образын кай ара
идеаллаштырып та җибәрә сыман.
Безне ерак бабаларыбызның әдәпле, эшкә
уңган, һөнәргә оста аек акыллы, киң күңелле
интернационалистлар булуы аеруча сөендерә Бу
тарихи чынбарлык әсәрдә дә матур һәм дәлилле
чагыла, башка ыру, башка халыкларның
вәкилләре булган укытучы Константинның,
грек уты остасы Симокатта-Симай атаның,
тимерче-шымчы Агасикеның, төрки мәргәне
Ташбулатның, тәвәккәл, елгыр, әмма бик тә
хисле-самими һөнәрче Дәниснең образлары
озакка хәтердә
Басым ясап әйтәсе килә язучы Ме- сәгыйт
Хәбибуллин персонажларның мәхәббәтен,
психологиясен сурәтләгәндә дә. Стендаль таләп
иткәнчә, «тарихчы һәм политик» булып
калырга тырыша, һәм шуңа ирешә дә алган.
Әсәрдә тарих сабакларын бүгенге көн- нең-
җирнең иң актуаль проблемалары белән бик
табигый бәйләгән идея-фикерләр дә аз түгел.
Әйтик, менә байтур Илбарысның орыш-
сугышлар турында ачынып уйланулары...
«Орыш һәрчак баланы анадан, туганны
туганнан, атаны улдан, улны анадан, сөйгәнне
сөйгәннән, хатынны ирдән аерды. Кеше дөньяга
кылычтан, уктан үләр өчен килми, ямьле кояш
астында гомер итәр өчен килә. «
Яки менә грек философы Фасианның уй-
кичерешләр нәтиҗәсе - Болгарга килгәч, мин
бер нәрсәгә инандым, олуг хан нинди телдә генә
сөйләшмәсен, нинди йолага гына табынмасын,
һәр халыкта акыл ияләре бар, һәр халыкның
мөстәкыйль дәүләт төзергә хокукы бар « Кубрат
аңа болай дип җавап
«— Син хаклы, философ. Кеше нинди генә
телдә сөйләшмәсен, нинди йолага гына
табынмасын, аның күңеленә ышаныч, бары тик
ышаныч аша гына якынаеп була, ышанычның
теле бер — дуслык».
«Кубрат хан» романындагы тарихи-мил- ли
колорит, аның тел хәзинәсе, структурасы
турында киләчәктә дә бәхәсләр булыр.
Мөсәгыйт Хәбибуллин кайчандыр төркиләр
телендә булып та, заманнар йогынтысында
төшеп калган дистә-дистә сүзләрне тарихи
контекстта янә ялтыратыл-балкы- тып җибәрә
яки үзе үк «алостаз», «алимче». «истәлекче».
«каравылбаш», «илтотар», «албагар» кебек күп
кенә яңа атамалар ясый. Арада гаҗәп кулай,
тәэсирле, матурлары бар Ләкин әсәрне башка
телләргә тәрҗемә иткәндә «төптәңре» атамасын
үзгәртергә кирәк. Чөнки хәзәр-болгарларда
төптәңре. Хан Тәңре — ходай ул үзе. ә аның
җирдәге илчесе дип саналган йола башы
«бахши« дип йөртелгән Хәзәр-болгарларда- гы
әләмнең төсе дә башка күчмә халыклардагы
кебек зәңгәр булмавын, бәлки тарихи
документлар раслаганча, аланнардан калган
төстә — кызыл булуны истә тотыйк
Әсәр уйларны аргы тарихи чор. вакый-
галарга да алып китә. гүя. романда гәүдәләнгән
акыл ияләре — философ Фасиан белән бахши
Ирсанның юраганнары юш килә. Кубрат хан
үлгәч тә аның, автор ишарәләгәнчә. «тәңре...
акылын кимрәк иткән, кызганган» улы Батбай
үзенең энесе — «кара сакаллы, тутсылрак йөзле
зәңгәр күзле» илхан Аспарух белән җәйләү-
биләмәләр өчен талаша башлый, атасының
«бердәм булган — береккән» дигән васыятен
тотмый Ә хәзәр-төрекләргә исә шул гына кирәк
Беренче Бөек Болгар иле таркала.
Әмма Аспарух илхан нәсел горурлыгын
җуймый, янә куәт туплап, Дунай буйларына
юнәлә. Византия императоры Константин
Погонатның гаскәрен тар-мар итеп. Доброд- жу
каласын ала, славяннарны румнар изүеннән
коткара. Хәзерге социалистик Болгариянең
шәҗәрәсе әнә шуннан башлана, мөгаен
«Акылы кимрәк» булган Батбай исә үз җир-
биләмәләре, алае белән хәзәрләргә баш иеп яши.
Илтуар бәкнең уз ризалыгы белән үк албан
епископы Исраил җитәкчелегендә хәзәрләрне
шәфкатьсез чукындыру башлангач, болгарлар
дулкын-дулкын булып Кубрат ханның икенче
тугыр улы Кодрак биләмәләренә — Иделнең
өске агымына Кама-Чирмешән буйларына
күтәреләләр. Тарихта мәгълүм яңа дәүләт —
Идел- Кама буендагы икенче Бөек Болгар иле
күтәрелә...
Шул олы вакыйгалар, чорлар турында да, бу
дәүләт-илнең казанышлары һәм фа- җигасы
чагылдырылган яңа әдәби әсәрләр язылыр әле
дип өметләнәбез.

Реклама