Г. ИБРАҺИМОВ УКЫГАН ИСКЕ МӘДРӘСӘДӘ


Күренекле әдипнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү. билгеле булганча, егерменче елларда ук башланды Шул вакыттан алып әдәбиятыбыз классигының күпкырлы имотын һәм тормыш юлын чагылдырган дистәләрчә китап, мәкаләләр язылды, истәлекләр җыентыгы донья күрде Әмма Г Ибраһимов турындагы истәлекләрнең, документларның әлегә билгеле булганнарыннан барысы да басылып чыкмаган Журнал укучыларга шундый характердагы материаллардан Г Ибраһимов белән бер чорда Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә укыган Хөсәен Абушаев истәлеге һәм әлегә кадәр матбугатка чыкмаган документаль чыганаклар тәкъдим ителә Аларны редакциягә азак еллар буе Г Ибраһимовның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән өлкән язучы Афзал ага Шамов тапшырды Документларның кайберләре русча язылган. Аларның татарчага тәрҗемәләрен дә Афзал ага Шамов эшләде Бу материаллар классик әдибебезнең тормышы һәм иәңатының төрле дәверләрен яктыртулары белән зур әһәмияткә ия Алар киләчәктә Г. Ибраһимовның тәфсилле биографиясен язуда мөһим чыганаклар булып хезмәт итәр Кыскасы, бу документлар әдәбият белгечләре өчен генә түгел. туган әдәбиятыбыз тарихы белән тирәнтен кызыксынучы киң катлау укучыларыбыз эчен дә файдалы булыр
Түбәндә X Абушаев истәлеге тәкъдим ителә. Документаль чыганаклар журналыбызның киләсе санында дөнья күрәчәк
ызыл кирпечтән салынган гади генә ике катлы өйнең югарыгы катында тар гына коридор, коридорның ике ягында икедән — дүрт бүлмә бар. Дүрт бүлмәгә дүрт хәлфәнең аты бирелгән: Заһидулла бүлмәсе, Ахун бүлмәсе, Габдулла бүлмәсе, Җәмил бүлмәсе дигән кебек. Бу — Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсе
Егерменче гасырның икенче елыннан башлап җиденче елына кадәр мин шул мәдрәсәнең шәкерте булдым. Югарыда әйтелгән дүрт бүлмәгә урнашкан шәкертләрнең саны, чама белән әйткәндә, 100—150 ләр тирәсендәдер. Төрле губернадан килгән төрле яшьтәге шәкертләр булганлыктан, киемнәрендә дә. телләрендә дә, гореф-гадәтләрендә дә, йөреш-торышларында да үзләренә махсус аерымлыклары күренеп тора иде. Шәкертләрнең дәрескә әзерләнүләре дә, ашап-эчүләре дә. йоклый торган урыннары да, башка мәдрәсәләрдән килгән шәкертләр белән бәхәсләшүләре дә (моназара дип атала иде) шул үзләре яши торган бүлмәләрендә иде. Укучыларның көндәлек вакытлары ничек үткәнлеген искә төшерә китсәк, ул болай булыр иде.
Таң атар-атмастан торып, бозлы су белән юынабыз, ягъни калтырый-калтырый тәһарәт алабыз, чалмаларыбызны киеп, ашыга-ашыга. мәчеткә йөгерәбез Мәчеттән кайткач, ашханәдәге уртак казаннан су алып, чәй эчәбез. Чәйдән соң, бүлмәләребездәге шүрлекләрдән китапларыбызны алабыз да. идәнгә утырып, кычкыра-кычкыра, сабакларыбызны тәкрарларга керешәбез. Аннан соң ««намазга» дигән авазлар ишетелә башлый. Тагы тәһарәт алып, тагы мәчеткә йөгерәбез. Өйлә намазыннын кайткач, каткан ипиләребезне кимерә-кимерә, һәйбәтләп чәй эчәбез дә ял итәргә керешәбез. Ничек ял итү һәр шәкертнең үз ихтыярында: берәүләр йоклый, икенчеләр урамда йөреп, яисә базарга барып кайта, өченчеләр хат яза. дүртенчеләр, нәрсәдер пешереп, ашханәдә кайнаша, берәүләр яшеренеп ятып, әллә нинди китаплар укый...
Ял итү сәгатьләре үткәч, икенде, ахшам, ястү намазларын укыр өчен, кайта-кайта, мәчеткә барып киләбез дә, аннан-моннан капкалап, кичке сабакка керешәбез. Бу уку инде төн уртасына кадәр дәвам итә.
Вәли хәзрәт мәдрәсәсе шул чаклардагы иң иске әсаска корылган дини мәдрәсәләрнең бере булганлыктан, андагы уку-укыту ысулы сыйныфларга, ягъни классларга бүленмәгән ә һәрберен укып тәмамлау нәкъ бер елга сузыла торган билгеле унике китап буенча йөртелә иде. Гарәп һәм фарсы телләрендә язылган һәм берничә гасырлардан бирле төзәтелми, үзгәртелми килгән китапларның алдынгы бишесе гарәп теленең кагыйдәләре белән грамматикасы, алардан соңгы бишесе аять һәм хәдисләрнең тәфсирен таныту өчен, соңгы икесе мантыйк, ягъни формаль логика кагыйдәләре буенча дини моназарәгә (бәхәсләшүгә) остарту өчен укытыла иде
Дини мәдрәсәләрнең һәммәсенә диярлек уртак булган унике китапны, тел белән әйткәндә нәкъ унике елда укып тәмамлау шарт булып торса да, уку-укыту эшләрендә билгеле тәртип булмаганлыктан. кайбер шәкертләрнең шәкертлек дәверләре унбиш.
К
хәтта егерме, егерме биш елларга кадәр сузыла иде Шунлыктан укучылар арасында «кырау сакаллы», „карлы башлар» белән «сакаллы сабыйлар» да аз түгел иде.
Башка кадим мәдрәсәләрендәге шикелле Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә дә газета- журналлар, сәяси-әдәби әсәрләр уку катгый рәвештә мәмнүгъ. ягъни дөньяви фикерләр язылган кәгазьләрне кулга алырга да рөхсәт ителми иде. Бу хактагы тәртипнең чиктән ашканлыгы шулкадәр иде: әгәр дә берәрсенең газета-журнал укыганлыгы яисә шул елларда ачылган кыйраәтханәгә барып, җәдиди китап укыганлыгы, я булмаса, «народный дом»га барып йөргәнлеге, яки кинога барганы, тагы шундый «бозык» җирләргә аяк басканлыгы сизелә калса, аз дигәндә андый «азгынларга» берничә тапкыр аяусыз искәртү, икенче тапкыр суык сарайга ябу, өченче тапкыр хәзрәтнең бәддогасын йөкләтеп, мәдрәсәдән каңгыртып җибәрүгә кадәр чаралар кулланыла иде.
Ләкин гарәпнең «һәр Фиргавенга бер Муса» дигән мәкаленә, казахның «һәр асканга бер тускан» дигән мәкаленә охшаш, нәүбәте килгәндә, замана кемнәрне зир-зәбәр китермәгән?
Тарихи бишенче елда исә башлаган инкыйляб җиле безнең мәдрәсә бүлмәләрендәге тончыктыргыч зәһәрле һаваны да сизелерлек дәрәҗәдә үзгәртеп, күп кенә шәкертләрнең иркенләп тын алуларына мөмкинлек бирде. Бик сакланып кына булса да, китапханәгә барып, Казанда. Әстерханда, Уральскида чыга башлаган гәзит-журналларны уку, хәлфәләр тарафыннан мәмнүгъ ителгән кайбер китапларны алып кайтып уку. җәдиди «Хөсәения» шәкертләре белән танышу, йөрешү, дуслашу, «Галия» шәкертләре белән хат- Ьар-’ аркылы хәбәрләшү, фикер алышу, әллә кемнәр чыгарган хөррият җырларын җырлау шикелле «бер дә ярамый» торган гамәлләр көннән-көн күбәя, үсә башлады.
— «Кояш чыкты, нур җәелде.
Тәрәзәдән өйгә керде.
Ятма йоклап, уян. шәкерт. Файдаланыр вакыт җитте»...
— «Күп яттык без мәдрәсәдә.
Аңламадык бернәрсә дә, Селкенмәдек таш төсле без. Җилбер-җилбер җил бәрсә дә»...
дип башлана торган >инкыйляби» җырларны баштарак әкрен-әкрен генә, як-ягыбызга карана-карана гына җырласак та. бара-бара, кыза-кыза. үзебезнең кайда торганыбызны онытып, әллә нинди моңлы һәм күтәренке тавышка салып, түбәнге каттагы ашханәне, утынханәне, алар белән янәшә торган башка бүлмәләрне шаулатып, яңгырата башлый идек.
Болардан башка, тагы:
— «Ташлыйк, туганнар, иске тормышны.
Бу тормыштан безгә файда юк;
Булса, байлар илә тик түрәләр
Аркабызда рәхәт күрәләр...
Кирәкми, ташлыйбыз иске юлны.
Кирәкми... яңа юл башлыйбыз. Яңа юл, яхшы юл. бер җәберсез. Тигез рәхәт тора башлыйбыз!..»
дип башлана торган инкыйляби яки «Марсельеза» исемле җырны да бик дәртләнеп җырлый идек Бу җырны безгә «Хөсәения» шәкертләре өйрәткән иде. Аларның әйтүләренә караганда, аларга моны шул мәдрәсәдәге Сәгыйть Рәмиеа дигән яшь мөгаллим өйрәткән икән.
Беркөнне безнең «яшерен» бүлмәбезгә Сәгыйть Рәмиев үзе килде. Ул кыяфәтен үзгәртә төшкән шикелле иде.
— Әй. малайлар, әй. иптәшләр! — дип башлады ул үзенең ялкынлы сүзен.— Сез алданган икәнсез. Сез, валлаһи, харап булган икәнсез Сезнең чәчәк кебек яшь гомерегез бушка гына үтеп бара икән. Сез гыйлем һәм мәгърифәттән мәхрүм калган суфыйлар белән дәрвишләр юлына, димәк, теләнчеләр юлына төшкәнсез икән. Юк инде, әшнәкәйләрем. алай булмасын. Сезгә уз заманыбызга кирәкле гыйлем һәм мәдәният белән кораллану лязим Сез инде тузып беткән, әллә кайчангы сафсаталардан ваз кичегез. Сезгә тарих, җәгърәфия. хисап, гыйльме әшья. гыйльме кимия, гыйльме һәиәт кебек дөньяви фәннәрдән хәбәрдар булу, җәдиди мәдрәсәләрдә укып йөргән шәкертләрдәй
шәрык әдәбияты һәм ватандашыбыз урыс халкының телен өйрәнеп, Мохит диңгезеннән 1 дә тирәнрәк итеп әдәбияттан өлеш алу кирәк. Хасыйле кәлям, дәрвишләр юлын ташлап, гыйлем юлына төшүегез кирәк
Җәдид мәдрәсәнең бик җитез мөгаллиме тарафыннан әйтелгән бу сүзләр авыздан- авызга күчеп, күп кенә шәкертләр арасында әңгәмә тууга сәбәп булды.
Ләкин шулай да. мондый фикерләргә кул куючылар азчылык иде, ә каршы торучылар күпчелек иде әле безнең мәдрәсәдә Башкача әйткәндә, җәдидләр азрак иде, ә кадимиләр күбрәк иде әле...
Шуны да әйтеп китик әле.
Әгәр мәдрәсәдәге шәкертләрнең һәммәсе диярлек җәдидләрнең фикеренә кушылыр булса,— кушылып, үзләренең теләкләрен фанатик хәзрәтләр белән мөтәгассыйб (фанатик) хәлфәләргә белдергән булсалар, нәрсә булыр иде? Уку-укыту эшләрендә аз гына булса да үзгәреш булыр идеме? Ул ягы безнең өчен караңгы иде. Аның өстенә искелек белән даны чыккан дини мәдрәсәгә шәкерт бул дип, кем чакырды, кем тәклиф 2 итте беэне? Килгән икәнбез, кемнәр соң безне җибәрми тота? Әйе, кемнәр җибәрми тора?! Без аңгыра бәрәннәр аны да уйламадык.
Шулай итеп, җәдитләр белән кадимиләр арасындагы фикер каршылыгы көчәйгән- нән-көчәя барып, бу каршылык, ахры, кычкырышуга, талашка, бер-беребезгә кырын карап йөрүгә кадәр барып җитте
Җәдидләрнең мәдрәсәдән тыш җирләрдә кемнәр белән, кай мәдрәсәнең шәкертләре белән танышып, нәрсәләр хакында сөйләшкәннәрен, китапханәгә барып, кемнең нинди китап алып кайтканлыгын, кемнең сандыгында кайлардан, кемнәрдән килгән хатлар барлыгын инәсеннән җебенә кадәр тәфтишләп, хәлфәләргә, хәлфәләр аркылы хәзрәтнең үзенә җиткереп торучы җасуслар 3 да аз түгел иде шәкертләр арасында. Тора-бара беленде шундый монафикъларның берсе яшь ягыннан егерме бишләргә якынлашып барган Галләмхан Исламов дигән «җәдидче» юлдашыбыз икән. Ул зур буйлы, баһадир кыяфәтле, таза, матур һәм сүзгә оста гына бер егет иде. Кадимчеләр белән җәдитчеләр арасында булгалап торган мәсләк моназараларында ул, һәркайчан җәдитчеләрнең сүзләрен куәтләп, бәхәс кыза төшкән чакларда, үзенең комган кадәр йодрыкларын да күрсәтеп, янап-янап куючы иде Баксак, анысы аның хаинлык белән безне алдавы икән... Соңгы көннәрдә ул, бер дә оялмыйча, кадимчеләр белән дуслашып, йодрыклары белән инде безгә яный башлады
Онытмасам, январьның бишләре иде шикелле.
Кичке намаздан кайтып, кичке сабакка керешә башлаган чагыбызда дүрт бүлмәнең ишегенә икешәрләп, барлыгы сигез сакчы куеп, «шикле», «ышанычсыз» шәкертләрнең сандыкларын тентеделәр. Тентүне берничә «кырау сакал» белән хәзрәтнең «уң күзе» дип аталган Заһидулла үзе үткәрде Бу эш шактый озакка сузылды. Сандык һәм кәрзинкә- ләрнең астын-өскә китереп, андагы кәгазьләрнең барысын да күздән кичерделәр Ахыры нәтиҗәдә, дүрт бүлмәдәге җәдитләрдән дүрт кочак кәгазь «конфисковать» ителеп, тиешле хөкемне чыгару өчен, Вәли хәзрәтнең үз кулына тапшырылды.
— Бүгеннән башлап тәүбәгә килегез. Тәүбәгә килегез дә хәлфәләрнең һәм хәзрәтнең аягына егылыгыз. Әгәр шулай итмәсәгез, яхшылык көтмәгез! — дип. киңәш бирә башлады безгә Хан Исламов шикеллеләр. Ләкин без андый «тәүбәләргә» әйләнеп тә карамадык.
Берәр ай вакыт үткәч, «конфискацияләнгән» кәгазьләр үзебезгә кайтарылды да хәзрәтнең хөкеме игълан ителде:
— Әллә кайларга барып, әллә нинди китаплар укыган, әллә кемнәр белән дуслашып, әллә нинди хатлар язышкан, шулай итеп, безнең әмеребезгә итагать итмәгән, ягъни мәсәлән, дин вә шәригать юлыннан тайпылып, шайтан сукмагына төшкән җәдитләр белән безнең мәдрәсә арасындагы бәйләнеш бүгеннән башлап мөнкатыйг булды4 Бүгеннән башлап алар бу мәдрәсәнең шәкерте булып саналмасын. Куылсын!.
Аннан соң. бу хөкемгә эләккән утыз җиде шәкертнең аты һәм фамилиясе укылды. Кадимнәр бик куанды ахры — берәүләре: «Вәт сиңа!» — дип кычкырды, икенчеләре кул чапты.
Без, сафка тезелеп, телгә җиңел, җанга җайлы «Уян, шәкерт»не кычкырып җырлый башладык.
Кояш чыкты, нур җәелде...
Әйе. иң кыйммәтле елларыбызны ялмап йоткан Вәли хәзрәт мәдрәсәсе белән без менә шулай итеп
саубуллашкан идек.
Бик кыскартылып, күңел дәфтәреннән күчерелгән ошбу «Мәдрәсә белән саубуллашу» маҗарасы
бер мең тугыз йөз җиденче елның 19 февралендә булып үткән бер вакыйга иде.
Мәрхүм Галимҗан Ибраһимовның уз кулы белән язылган автобиографиясендә «Унбердән
унсигез яшькә чаклы Оренбургтагы иске схоластик типтагы мәдрәсәдә (кадим); аннан яңа фикерле
булуым һәм уку-укыту эшендәге Көнчыгыш схоластик нигезләргә каршы көрәшкән өчен
куылдым».— дигән сүзләр бар («Казан утлары», 1967, 2 сан). Галимҗан Ибраһимовның «иске
схоластик мәдрәсәпсен югарыда телгә алынган Вәли хәзрәт мәдрә сәсе дип төшенү кирәк. Чөнки мин
укыган елларда ул да шул мәдрәсәнең шәкерте иде Миннән өч ел элек килеп. Җәмил хәлфә бүлмәсенә
урнашкан иде Мин дә нәкъ шул бүлмәдә тордым Шунлыктан булса кирәк аның шул мәдрәсәдәге
күренешләре миңа зур көзгедәй ап-ачык. Мин мәдрәсәгә барып төшкән елның көзендә ул күп булса.
13 яки 14 яшендәге малай гына иде әле. ләкин шуңа карамастан, үзеннән әллә никадәр зур һәм. бәлки.
20-25 ләргә җитеп килгән Хатиф. Сәйфулла, Әхъяр шикелле мыекларын бөтергәләп йөрүче егетләр
белән шәрик булып укый иде Шунлыктан булса кирәк, без һәркайчан да ул малайга сокланып ,
гаҗәпсенеп карый идек.
...Зур гына бер мәдрәсәнең аерым бер бүлмәсендә бергә укып, бергә торган, кайчакларда бергә
йөреп, бергә урам гизгән бер малай хакында, укуда алдынгы, сүзгә оста, ләкин күрер күзгә бик юаш
һәм һәркайчан да кәләпүш урынына бүрек киеп йөри торган гади генә бер малай хакында, атап
әйткәндә, укыл җитешкәндә нинди мулла, нинди кеше булып чыгачагы әле ул вакытта билгеле
булмаган Галимҗан исемле яп-ябык бер малай хакында күп кенә истәлекләр язарга булыр иде
булуын. Ләкин бу юлларны язучы картның исенә гайре бер хатирәләр төшкәнлектән, күп-күп әсәрләр
язып калдырган Галимҗан Ибраһимов турындагы сүзне кыскартып, тик аның хакында түбәндәге
берничә сүзне әйтәсе килә.
Без мәдрәсә белән хушлашкан уку елының кышкы айларында Г Ибраһимовтаи (бу вакытта ул
«Галия» мәдрәсәсе шәкерте иде) еш-еш кына хатлар алгалап тордык Аның хатлары һәркайчан да
озын-озын кәгазьгә язылган булып килә иде. Ул хатларда «Галия» мәдрәсәсендә нинди фәннәр
укылганлыгы, ул фәннәрне укытучы мөгаллимнәрнең нинди сахибел гыйлем икәнлеге, Вәли хәзрәт
мәдрәсәсендәге шәкертләр белән чагыштырганда «Галия» шәкертләренең белем дәрәҗәсе әллә кайда
югары икәнлеге хакында төрле фикерләр язылган була иде.
Шуның белән бергә ул хатларда — схоластик мәдрәсәләрнең инде мәдрәсә түгеллеге, заманы үтеп,
туздыгы җиткән иске хәрабә икәнлеге, ул хәрабәләрдә сабак бирүче хәлфәләр белән хәзрәтләр замана
таләбеннән мәхрүм калган мөтәгассыйблар икәнлеге, шунлыктан, елардай яхшылык көтү —
шайтаннан иман көтү кебек акылга сыймаслык буш хыял икәнлеге, алай булса, киләчәккә өмете
булган яшьләр өчен бердәнбер маяклы юл — рус мәктәпләренә, я яңа типтагы мәдрәсәләрнең берсенә
кереп уку икәнлеге хакында гыйбрәтле, дәгъвәтле һәм ялкынлы сүзләр була иде
Әле күптән түгел, безнең мәдрәсәдә укыган чагында, андый-мондый сүзләргә ул кадәр күп
кагылмый, үз-үзе белән мәшгуль буларак, иске һәм яңа китаплар уку, төи буе шәм ягып, дәрес әзерләү,
әллә нәрсәләр язгалау. үзе белән үзе сөйләшкәндәй, •әй, валлаһи* - дип йөри торган юаш кына, оялчан
гына булган татар малаеның безгә язган мондый хатлары әкиятләрдә сөйләнә торган әфсенле догалар
белән хикмәтле таякларны искә төшерәләр иде.
«Минем иң кыйммәтле биш ел гомерем җәһәннәмдә үтте. Шундагы биш ел гомерем чалмалы
зобаныйларга итагать итү белән үтте. Инде аллага шөкер котылдым алардан Ә сез, иптәшләр?!» —
дигән сүзләр бар иде аның безгә җибәргән бер хатында.

Реклама