Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨЕННӘРНЕ ЧИШКӘНДӘ


т капкан диярсең, ишекне дә шакып тормыйча, комсомол секретаре бүлмәсенә бер егет атылып керде Ул, кулындагы конвертын болгый-болгый. йөзенә чыккан шатлыгын уртаклашырга ашыкты
— Надяның әтисеннән хат килде'
Реактор бүлегенең машина залын төзүдә катнашучы Турбострой« участогының комсомол-яшьләр бригадасы җитәкчесе. Зәй егете Владимир Крылов кулында җавап каты иде Ә моңарчы утыз эшче Киев шәһәре белән үзләре элемтәгә керделәр -Комсомольская правда- газетасында басылган «Дусларын эзлим • дигән ун юллык хәбәрне уку белән Чернобыль атом электр станциясендәге янгынны сүндерүгә беренчеләрдән булып керешкән. үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Владимир Правикның хатыны Надяга утыз имза куелган хат салдылар Аида түбәндәгеләр язылган иде
«Исәнмесез. Над я'
Сезгә яңа төзелүче Татарстан атом электр станциясенең Советлар Союзы Герое Владимир Правик исемендәге комсомол-яшьләр бригадасы коллективы яза Сез. «Комсомолка» аша. Правик дусларының тавыш бирүләрен сорагансыз Дөрес, без хәзергә аның иптәшләре исемлегенә теркәлмәгәнбез Шулай да сезнең җавабыгыз безне дуслаштырыр дигән уйда калабыз
1986 елның октябрендә. АЭСның беренче блогын төзүдә катнаша башлагач. бригада егетләре Владимир Правикны үз сафларына алырга карар иттеләр Аның исеменә җыелучы хезмәт хакы Бердәмлек фондына күчерелә Правик — безнең өчен егетлек һәм батырлык үрнәге Күңелсез вакыйгаларның шаһиты булган Правик безгә «Мондый хәлгә бервакытта да юл куймагыз'»— дип әйтә сыман
Электр энергиясенең илгә һава кебек кирәклеген белгәнгә күрә без табигать кәйсезлеге, производство кыенлыклары белән исәпләшмичә эшлибез. Иң авыры — торак мәсьәләсе Дөрес, соңгы вакытта бу юнәлештә берникадәр алга китеш сизелә. 980 урынга исәпләнгән тулай торак. 20 ишекле биш катлы йорт салынды Ике балалар бакчасы төзелеп беткәч, нарасыйлар өчен дә уңайлыклар артачак Ә бал ат ар бездә күп Челтерәп аккан чишмә тавышы сыман, һәр ишегалдында сабыйларның яңгыравыклы һәм шат авазы ишетелеп тора
Украинадан. Кара туфраксыз зонадан. Урта Азия һәм Кавказ арты республикаларыннан төзелешкә бик күп егетләр-кызлар киләләр Турысын әйтик, барысы да яшәп китә алмый Аның каравы кыенлыклар белән көрәшергә сәләтлеләр. матур киләчәккә ышанучылар, чын хезмәт батырлары монда калалар Алар синең Володя кебекләр бүгенге кон каһарманнары*
Безнең чордашлар Володя турында күбрәк белергә тиеш, аның тормыш юлы белән тәфсилләбрәк таныштырсагыз без бик шат булыр идек»
Җавап <к»ак көттермәде Надяның әтисе Иван Андреевич язган иде хатны ■Хәзергә кызымны куанычлы хәбәрләр белән дулкынландырырга ярамыйдигән ул.— Шуңа күрә кулга үзем каләм алдым Бу көннәрдә безнең гаилә сезнең Володяга күрсәткән игътибарыгыз тәэсирендә яши. Карап торышка, киявебез тормышында искитәрлек бернәрсә дә булмады кебек, ә шулай да аның турында озын-озак итеп сөйләргә мөмкин Володя балачактан ук янгын сүндерү эше белән мавыкты, дәфтәренә Лев Ошанинның «Ут хуҗасы» исемле поэмасын күчереп язды Ул аны яттан сөйли иде. Ә берничә елдан шул ук шагыйрь Лев Ошанин Володя Правикның үзе һәм аның иптәшләре турында баллада язды»...
Менә ул баллада каһарманы! Киевтан җибәрелгән фоторәсем Татарстан атом электр станциясен төзүчеләрне Владимир белән күзгә-күз »очраштыра » Карточкадан гади генә егет карап тора: чәче янга таралган, түшенә Бөек Ленин сурәте төшерелгән комсомол значогы беркетелгән, карашы ниндидер билгесез биеклеккә төбәлгән. һәр совет кешесенә хас портрет Кирәксә. шушындый гади егетләр ил өчен утка керәләр! Саф күңелле, батыр рухлы Володя, планета иминлеге хакына, туганнарын, хатынын, ике баласын калдырып, ялкынлы боҗра эченә ташланган Менә нинди була ул патриот' М. С Горбачев ВЛКСМның XX съездында әйткәнчә, «патриот — Ватанга мәхәббәт турында матур сүзләр сөйләүче түгел, ә кыенлыкларны һәм хәл ителмәгән проблемаларны күргәндә сукранмаучы, төшенкелеккә бирелмәүче, үзенең эгоистлык дәгъвалары белән йөрмәүче, ә җиңнәрен сызганып киртәләрне бетерә баручы кеше ул» АЭС төзелешенә бүген нәкъ шундыйлар кирәк!
Татарстан атом электр станциясе төзелешенең комсомол комитеты секретаре Владимир Фомин батыр егетнең рәсеменә озак карап торды. Аннары түшенә Алтын Йолдызын тагарга өлгермичә арабыздан китеп барган Геройның фотосын Түбән Кама шәһәреннән Кама Аланына эшкә урнашырга килгән эретеп ябыштыручы Р Мингалиевка сузды:
— Менә кемгә охшарга тырышу кирәк. Ринат! Володя, әнә. утка кергән. ә кайбер яшьләр тыныч, җирдә дә юньләп эшләргә теләмиләр. Акча гына булсын аларга!
Секретарь'сынаулы караш ташлады
— Менә яшермичә әйт әле. бу төзелешкә нинди уйлар белән килдең?
— Минме? — Егет чатлатып әйтеп бирде.— Өр-яңа шәһәрне, шундый заманча станцияне төзүдә катнашасым килде Хатыным—тәрбияче
Егетнең сүзләре -Эшкә килүчеләр» кенәгәсенә теркәлде Ә янәшәдә — китүчеләр исемлеге Андыйлар да бар ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты 1985 елның январеннан «Республиканың иң мөһим комсомол төзелеше» дип игълан иткән АЭС төзелешеннән нигә китәләр соң? Дәфтәргә аларның китү сәбәпләре дә язылган Балта остасы Сергей Будин — гаилә хәле буенча, шофер Хәмис Хабибелханов — торырга урын булмаганлыктан. нормировщица Зөлфия Саматова тормыш шартлары ошамаганлыктан китү ягына борылган Ә менә Брежнев шәһәре кызы Зөлфия Шабановага нәрсә җитми? Бүлмәсе. эше булса да. ул берничә ай буе хезмәт урынына килеп тә күренми. Ни өчен болай кылана ул? Сорауларга ачыклык кертү ниятеннән, сылаучы- буяучыны комсомол комитетына чакырдылар. Әңгәмәне секретарьның идеология эшләре буенча урынбасары Николай Крюков башлады
— Чираттагы ялдан соң Зөлфия югалды. Исәптә бар. бригадада юк. Нигә эшкә чыкмыйсың, Зөлфия’ Барысы турында да ачыктак-ачык сөйлә әле!
Унтугыз яшьлек кыз дәшми Берни булмагандай, гамьсез карашын стенага төбәп, астыртын гына елмаеп утыра бирә Йөзендә оялуның әсәре дә юк! Япь-яшь килеш дөньяга битараф булырга кай арада өлгергән ул?!
Тынычлыгын саклап калырга, кызып китмәскә тырышып, сүзгә комсомол комитеты секретаре В. Фомин кушылды:
— Зөлфия, ничә бала үстегез?
— Сигезәү, мин төпчеге.
— Эшләмәгәч, нәрсә хисабына яшисең соң син? Кайберәүләр кебек, бүлмәдән-бүлмәгә йөрисеңме?
— Юк. әти-әниләр ашаталар. Иптәш кызым ашханәдә эшли
— Кеше җилкәсендә күпме яшәргә уйлыйсың’
Тагын тынлык Бу ни хәл’ Зөлфиянең Кама Аланыннан китәсе дә. эшлисе дә килми Җитмәсә, аны инде Виктор Менжарев бригадасына кабул итәргә дә теләмиләр «Безгә бер көн эшләп, өч көн ял итә торган кешеләр кирәкми!»—диләр Бары бер генә юл кала 3 Шабанованы хезмәт турындагы законнар кодексының 33 нче статьясы нигезендә эштән куарга' Хезмәт кенәгәсенә мондый тамга салынгач, кая барып урнашыр соң ул’ Эшче кулларга кытлык сизелсә дә. мондый җилкуарны Татарстан АЭСы төзелешенең бер генә участогына да якын жибәрмиләр бит Бөтен ил буенча таралган чакыру-игъланнарда бу турыда ачыктан-ачык язылган «РСФСР- ның хезмәт турындагы законнар кодексының 33 нче статьясы. 4 нче пункты нигезендә хезмәт дисциплинасын бозган өчен эштән чыгарылучылар, бер елда өч ай буе сәбәпсез хезмәттә катнашмаучылар, үз теләкләре белән эшләрен еш алмаштыручылар, жинаять кылган өчен жавапка тартылучылар паспорт режимын бозучылар эшкә кабул ителми»— диелгән Хезмәт биографиясен яңа гына башлап жибәргән кыз ни өчен моның белән исәпләшергә теләми?
— Зөлфия Брежнев шәһәренең 47 нче һөнәр училищесын тәмамлаган.— диде Н Крюков авыр сулап — Безгә бөтен группалары белән килделәр Күбесе монда төпләнә алмады Гариза яздылар да Брежневка сыздылар Бу кызларның кыланышлары кырга сыймый* Тарталар, эчәләр алар яшәгән тулай торакта шикле ампулалар, шприцлар да очраштыргалый иде
— Мондый юлдан язганнар бик күп икән дигән фикердә калмагыз тагын — Үз ризалыгы белән гаять катлаулы участокка «Татэнергострой» идарәсеннән килгән комсомол комитеты секретаре В Фомин шулай диде — Андыйлар бармак белән генә санарлык Төзүчеләребезнең җитмеш проценты утыз яшькә кадәрге егет-кызлар бит' Аларны торакка урнаштырып, эш белән генә тәэмин ит'
Сүзен дәлилләр белән ныгытырга теләп. Володя китап шкафы өстеннән калын альбомны алды
— Менә безнең нинди уңганнарыбыз бар'
Төзелеш барышын чагылдыручы фоторәсемнәр, тарихи фактлар теркәлгән альбом ВЛКСМның XX съезды уңаеннан -XX съездга — 20 удар атна'» девизы белән барган ярышны сурәтли Беренче атна Ул 1986 нче елның 10—17 ноябрь көннәре Атнаның җиңүчесе — йортлар төзү комбинатындагы 12 нче төзелеш-монтаж идарәсенең Надежда Макеева бригадасы Коллектив планны 128.9 процентка үтәгән' Егерменче атна Татарстан атом электр станциясе төзелеш идарәсенең 5 нче төзелеш участогындагы Артур Уразаев бригадасы беренче урынга чыккан Егерме атналык эшкә йомгак ясаганда А Галкин. У Наурбиев. Н Алимбәков җитәкчелек иткән комсомол-яшьләр бригадаларын билгеләп үткәннәр Шәхси беренчелектә монтажчылар Фәрит Хәсәншин Рәшит Хисамов Рафик Журманов. ташчы Самат Сәхәбиев сы- лаучы-буяучылар Галина Кулакова. Халидә Боргашева. Лиза Мельникова, скреперчы Николай Титков, бетончы Хәнәфи Сәләхетдиновка тиңнәр табылмаган Альбомда аларның хезмәт җитештерүчәнлеге. эш алымнары турында да байтак мәгълүмат тупланган Шәһәр тарихы музеенда урын алырлык елъязма бу'
Удар комсомол төзелеше штабы каршындагы стендны да шундый хәлдә күрәсе килгән иде Тик ул шып-шыр Анда ярыш нәтиҗәсен. эштәге кимчелекләрне чагылдырган ник бер -Яшен» яисә «Комсомол прожекторы» булсын” Монысы 900 гә якын егет-кызны берләштергән комсомол оешмасының бик матур эшләренә күләгә төшереп тора Бу хакта сораштыра башлагач
— Штаб председателебез Наил Туйкинны поселок Советына алдылар, шуңа күрә Анда да энтузиастлар кирәк бит'
Республиканың удар комсомол төзелеше штабын күпме хуҗасыз тотарга
мөмкин соң’ КПСС өлкә комитетының май аенда (1987 ел) узган бюро утырышында комсомол оешмалары алдына конкрет бурычлар куелды Анда билгеләп үтелгәнчә, «атом электр станциясе объектлары комплексын төзү директив сроклардан шактый артта калды Төп корылмалар буенча эш бер елга соңарып башланды. Узган ел бетон заводын, җибәрү-резерв котель- ныен һәм сигез километр озынлыктагы җылылык трассасын, кайбер башка объектларны файдалануга тапшыру тәэмин ителмәде Станцияне проектлау һәм яхшы сыйфатлы проект-смета документлары белән тәэмин итү канәгатьләнерлек алып барылмый Торак, социаль һәм культура-көнкүреш объектлары төзү темпының түбән булуы аркасында эшче көчләр җитми- Ә 1987 елда төзелеш производство базасының барлык объектларын салуны тәмамларга. 1989 елга кадәр 2. 3, 4 нче энергоблоклар коруда эшне киң җәелдерергә. 1990 елда беренче энергоблокны файдалануга тапшырырга кирәк. Алда менә нинди гигант бурычлар тора! Аларны хәл итүдә удар комсомол төзелеше штабының роле зур булырга тиеш!
Эшне нәрсәдән башларга7 Көннең мөһим бурычлары нинди7 Һәр атнаның чәршәмбесендә уза торган штаб утырышларында бу сорауларга төгәл җавап табыла Бу көнне Кама Аланында берничә җыелыш уза. Ленин орденлы Камгэсэнергострой» берләшмәсе начальнигы Евгений Батенчук — производство, аның урынбасары Надир Салихов көнкүреш мәсьәләләрен анализлыйлар Ике атнага бер мәртәбә берләшмәнең профсоюз комитеты председателе Юлия Пронина социалистик ярышка йомгак ясый. Комсомол комитетының эш алымына яңалыклар менә каян табыла?!
Комитет секретарена бигрәк тә Ю Пронинаның эш стиле ошый Юлия Сергеевна килү белән производство участокларында, социаль-көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларында, тулай торакларда йөреп чыга. Яңа салынган культура йортында эшлекле әңгәмә уздыра.
Беренче юлы килгәч, аны культура йорты директоры Сергей Бровкин туктаткан иде
— Юлия Сергеевна, бию залына күз салыгыз әле?!
— Әйдәгез, карыйбыз
— Яз-көзләрен бик эссе монда, вентиляция юк.
— Нәрсә эшләргә киңәш итәсең, Сергей?
Директор урындыклар янына килде, утыргычтан бармагы белән тузан сөртеп алды:
— Бию «сөреме» бу, Юлия Сергеевна, урын кысанлыктан, бөтен дөньяны тузан баса Мәйданчыкны киңәйтәсе, кая да булса урамда ясыйсы иде
— Яхшы. Сергей, уйлашырбыз.
Профком председателе вәгъдә сүзен биреп, залга керде. Анда аны профсоюз комитетлары председательләре, комсомол җитәкчеләре көтәләр иде.
— Я. кемдә нинди фикерләр, тәкъдимнәр бар7 — диде Юлия Сергеевна. Залдагылар бер-берсен бүлдермичә, тыныч кына, киңәш-тәкъдимнәрен әйтә башладылар.
— Альберт Сизов җитәкчелек иткән икенче ашханәдәге комсомол- яшьләр коллективы өстеннән дәгъвалар күп Икенче сменада эшләүчеләр өчен азык-төлекне җитәрлек хәзерләмиләр Тупаслар Тәкъдимнәр кенәгәсендәге кисәтүләр игътибарсыз калдырыла икән
— Тулай торакларда кайнар су юк График буенча җибәреп булмасмы7 Эшчеләр төзелештән тиргә батып, буялып кайталар бит
— Атом станциясен төзүчеләргә — 6, социаль-культура объектларын салучыларга 4 сотый җир бирәләр Кем чыгарган закон бу? Нигә коллективларны үзара талаштырырга7
— Ял йортларына путевкалар бирелү турында информация юк Ике атна алдан хәбәр итсеннәр иде! .
Татарстан атом электр станциясе төзелешенең координацион үзәге председателе урынбасары Тимер Сәфәргалиев та биредә Ул тәнкыйть сүзләрен дикъкать белән тыңлый һәм көндәлегенә язып бара Әледән-әле залдагы- ларга мөрәҗәгать итә:
— Тагын кемдә нинди сораулар бар’
Җыелышка үзтәнкыйть рухы биргәч, сөйләүчеләр табылып кына тора
— Николай Соловьев җитәкчелек иткән комсомол-яшьләр бригадасын эш киемнәре белән тәэмин итү начар. Үзенә 60 нчы үлчәмдәге костюм биргәннәр Өстенә карарга уңайсыз
— Матбугат үзәге оештырып булмасмы икән’ Ул вакытта ярышка йомгак ясау нәтиҗәлерәк булыр иде
— ГДР проекты белән эшләнгән тулай торакларда телевизорлар, суыткычлар юкка чыкты Кая китте соң алар’
— Урыннарда күчмә сатуның графигын белмиләр.
— Хезмәткә түләү мәсьәләсендә аңлашылмаучанлык бар Тракторчылар һәм шоферлар бер үк эшне башкаралар, акча алганда. 100 сумлап аерма чыга.
Җылылык үзәге предприятиесе профсоюз комитеты председателе Виктор Иванщенко канализация мәсьәләсенә тукталгач, аны бүлдерделәр:
— Производство киңәшмәсендә түгел ич без
Виктор Игнатьевич сүзен дәвам итте
— Түгел. Шулай да тормышчан мәсьәлә бу Торбалардан көнгә 1400 куб метр сыеклык узарга тиеш Чынлыкта 2800 әр куб метр су ага Чистарткыч корылмалар төзүне кичекмәстән тизләтергә кирәк Шунлыктан яңа йортларга су җибәреп булмый
Сораулар, кискен мәсьәләләр Күп алар һәрберсе чишелеш сорый Шуңа күрә дә профком председателе Ю Пронина киләсе очрашуга тармак җитәкчеләрен чакырырга булды Килсеннәр, эшләре турында отчет бирсеннәр, информация ясасыннар
— Безнең «Комсомол прожекторы»на эш җитәрлек монда,—диде җыелыштан чыкканда В Фомин —-КП- штабы председателе Рафис Мингалиевны бүген үк күрергә кирәк Комитет членнарын да эшчеләр янына чыгарып җибәрәм Очрашсыннар, сөйләшсеннәр, булышсыннар
Володя үзе төп объектка — АЭС төзелешенә чыгып китте Менә ничәнче мәртәбә инде аны биредә «Комсомоллар һәм яшьләр1 Төзелештә корчагин- нарча эшләгез!» дигән плакат каршы ала Чынлыкта егетләр-кызлар бу сүзләргә тугрымы соң’ Секретарь шундый уйлар белән япан кырда үсеп чыккан беренче энергоблокка таба атлый Шактый кеше эшли монда Өчтән бере илебезнең төрле якларыннан килгән яшьләр тәҗрибә тупларга өлгергән өлкәннәр дә бар Мәш киләләр' Мондагы тамашадан күзләр камаша* Әнә. кеше күтәрмәслек тимер-бетон плитәләргә таба кран муенын суза Якында гына, чың-чың килеп, чүкеч тавышы ишетелә Шунда ук бульдозер да эшли, балчыкның астын өскә китерә Эретеп ябыштыру агрегаты тир-юньгә утлы очкыннар чәчә. Машиналар узыша-уэыша ком ташыйлар Яз-җәйләрен алар артыннан гадәттә, тузан болыты күтәрелеп кала Юлга кон саен сибелә торган су гына «болытның» куелыгын бераз киметә төшә Ә яз-көзләрен’ ВЛКСМның Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре Рөстәм Бикмуллин сүзләре белән әйткәндә. • монда — пычракның классик формасы, озын балтырлы резин итексез төзелеш мәйданы янына якын килерлек түгел- Машиналар турында әйтәсе дә юк. объектка керә алмыйлар Шуңа күрә төзелеш материалларын көз өчен җәйдән яз өчен кыштан китереп куярга туры килә Юкса, эш туктала Дөресрәге. булгалады андый хәлләр Эшчеләр акчасыз калдылар, гариза язып китеп бардылар Производствода кеше җитмәүнең бер сәбәбе менә кая”
Секретарь шулай уйлана-уйлана ■ Аппаратурой- идарәсенең С Сидоров җитәкчелек иткән участогына таба атлады
— Сергей Александрович, көн саен биеккәрәк күтәреләсез бит ә”
— Бер урында озак таптандык бит инде.— диде участок начальнигы Тагын күпме сүгелергә мөмкин. Володя ’
' — Болай эшләсәгез, бирелгән вакытка сыешасыз сез
I — Сыешабыз1 Тик күңелне бер нәрсә борчый Төзелешнең барышын фотоларга төшереп бармыйбыз Киләчәк буынга истәлек калдырырга иде*
— Менә безнең төзүчеләр нинди актив.— диде В Фомин елмаеп — АЭС тарихы турында кайгырталар' Монысын хәл итеп була Ә кайбер вакытта менә Стенага китереп териләр Нәрсә дияргә дә белмисең Берсендә кабинетка Үзбәкстаннан килгән ике кыз керде Ульяна Субаева белән Лола Кулиева Әйдәгез, ат чабышы секциясен оештырып җибәрик әле».— диләр Уйлашырбыз. иртәгә керерсез- —дидем Ә үзем уйга калдым: моны ничек хәл итәргә ’ Аптырагач Сорау биргәндә тәкъдимең булсын1 > дигән ондәмә язып элдем
— Икенче көнне керделәрме соң ул кызлар9
— Керделәр Яннарында тагын бер иптәшләре бар иде Одессадан Эля Полковникованы иярткәннәр Күрешкәч, мин стенага таба ымладым укып карагыз әле?! Кызлар көлешеп алдылар Аннары манеж сызымын сорап, туган якларына хат язарга булдылар
— Сызым белән генә эш бетми бит әле?
— Урын мәсьәләсен хәл иттек Прикамский» совхозының яшьләрне яратучы директоры Тәлгать Кәримов Куйбышев районының «КИМ» совхозыннан атлар сатып алырга вәгъдә бирде. Ни дисәң дә. монда сүз спорт турында гына түгел, яшьләр күңелендә изге хисләр тәрбияләү турында да бара бит
Володя Кама елгасы буендагы төзелештә йөргәндә, аның оештыру эшләре буенча урынбасары Виктор Крулев яшьләр торак комплексына юл тотты. Бу — Түбән Кама районы өчен яңалык
— Монысы бик әйбәт,— ди яшьләр-торак комплексы комитеты председателе Саша Мартюшев — Тик менә хезмәтне оештыру начар. Без. утыз дүрт кеше, төп эшебездән соң төзелешкә атлыгып килсәк тә. юклык кулдан тота Я измә, я кирпеч юк Манаралы кранны куймый интектерәләр. Икенче торак төзү комплексы начальнигы Владимир Малофеев җыелышта чакта Эшегездә тоткарлык булмас —дигән иде. югыйсә. Үзара килешү дә төзедек, куллар куештык Вакыт уздыру өчен түгел, квартира кирәклеккә йөрибез бит без монда, гаиләбезне шатландырасыбыз килә, ә кайбер егетләр өйләнергә, яңа бүлмәдә туй үткәрергә җыеналар
Казан дәүләт университетын тәмамлагач. Татарстан атом электр станциясе төзелешенә комсомол путевкасы белән секретарьның идеология эше буенча урынбасары булып килгән Н Крюков профсоюз җыелышыннан соң чәчәкле болынны хәтерләтеп, ал. кызыл, яшел, зәңгәр өйләрдән торучы поселокка ашыкты Унсигезенче тулай торакта тәрбияче бүлмәсенең ишеген какты. Виктория Мингалиева -өенә кайтып киткән иде. икенче сменага эшкә Роза Петухова килгән
— Роза, анкеталар ни хәлдә’
— Тапшырып бетермәделәр әле. беразы бар Менә.
Түбәндәге сүзләргә җавап бирүегезне сорыйбыз. Сезнең эчкерсез җавап-ларыгыз поселок яшьләренең ялын оештыруны яхшыртырга булышлык итәр» дигән кереш сүз белән башланган анкеталар алты йөз егет-кызга таратылган иде Яшьләр сораулар чолганышында калдылар Сез АЭС төзелешенә ничек килеп чыктыгыз’ Кама Аланында ялны оештыруны ничек бәялисез’ Нинди түгәрәкләргә йөргәнегез бар? Беренче булып кайсы секцияне ачарга теләр идегез’ Нәрсә белән мавыгасыз’ Сезнеңчә, кайсы оешма ялны яхшыртуга күбрәк өлеш кертә партия, комсомол, профсоюз оешмаларымы. Совет органнарымы аеклык җәмгыятеме, культура йортымы. ДОСААФмы. ирекле спорт җәмгыятеме’ Барысы утыз дүрт сорау Алар тутырылгач, яшьләр күңелендәге уйларны өлешчә белергә мөмкин булачак1 Аннары инде эшне оештыру ягын карыйсың
— Ә диспутны кайчан үткәрәбез?
«Үзгәртеп коруның мөһимлеген мин ничек аңлыйм- дигән тема буенча сөйләшүгә әзерлекнең торышы белән кызыксынып Николай Розага шундый сорау да бирде
— Тарихи китапларны, партия карарларын караштырам инде.— диде тегесе — Сораулары бик четерекле бит Илдә нинди үзгәртеп корулар булды’ 152
Польша вакыйгалары дөньякүләм әһәмияткә ияме' Тулысынча хуҗалык исәбенә күчү өчен ничә ел кирәк булыр Идарә итү үзидарәдән нәрсә белән аерыла9 Социалистик идеологияне ныгытуны ничек күз алдына китерәсең9 Боларга җавап бирү өчен күп казынырга кирәк әле
Яшьләрне мондый әңгәмәгә чакыруга комсомолның XX съезды этәргеч ясады «Комсомолда, никтер, дискуссия аз.— диелгән иде анда — Ә бит комсомолда дискуссия — политик позицияләр, гражданлык формалаштыруның төп методы-
Кызып-кызып сөйләшеп утырганда, ишекне егетләр ачты
— Роза, теннис бир әле?
— Юк бит. егетләр. Брежневта. Түбән Камада кермәгән кибетебез калмады инде. Өстәлен ясатып куйсак та, уен коралларын таба алмый интегәбез
Николай кызыксынуын дәвам итте
— Тагын нинди кыенлыклар бар. Роза'
— Тулай торак җиһазларга бай. яшәүчеләргә бөтен шартлар тудырылды, тик стеналар буп-буш
— Төзүчеләр арасында рәсем ясый белүчеләр юкмы соң9
— Күргәзмә үткәреп, аларны ачыкладык Сергей Хижняк, Сергей Оку- тин — шәп рәссамнар Тик егетләр көне буе эштә бит Кич белән аларның плакат ясарлык кына вакытлары кала. Ә безгә холларны. ял һәм спорт бүлмәләрен бизәргә кирәк
— Идарә штатында рәссам бар бит
— Партбюро секретаре Владимир Судорев күптән вәгъдә итеп йөри инде
— Тагын9
— Тәрбия мәсьәләләре турында китаплар аз. Семинарлар үткәрелми Тәҗрибә уртаклашу юк Бездә тәрбиячегә тулай торакка тәртип салучы итеп кенә карыйлар Күтәрергә иде аның дәрәҗәсен Тәрбияче, минемчә, идеолог, художество җитәкчесе, оештыручы булырга тиеш Бу сүзләрне Комсомолның шәһәр комитеты секретарьларына җиткерсәгез иде
Тулай торак мөдире Тамара Ильинична Ошанина үзе янына менә нинди белгечләр туплаган1 Шуңа күрә биредә иҗади эзләнүләр хакимлек итә
— Әйдәгез, теләсә кайсына керәбез, диде Р Петухова
Монда бүлмәләрнең ишегенә шакырга кирәкми, кыңгырау төймәсенә генә басасы
г — Керегез, узыгыз.— дип каршыладылар 504 нче бүлмә хуҗалары слесарь Николай Усов белән электрик Константин Кереченко
Егетләрнең бүлмәсе ялт иткән табак-савыт шүрлектә, тәрәзә төбендә гөлләр үсә
— Тулай торакның һәр бүлмәсе шундый' — диде Роза шатланып Без Үрнәк тулай торак" исемен алу өчен көрәшәбез
Аны егетләр күтәреп алды
Г — Тәртип булыр, тулай торак советы яхшы эшли бездә, тикшереп кенә торалар Ә менә су белән нишләргә’ Бигрәк тә кайнар суга кытлык зур Ванналы бүлмәдә яшәп тә, эштән соң рәхәтләнеп юына алмыйбыз
Владимир Фомин, Николай Крюков, Виктор Крулсв кайда гына булсалар да. әнә шулай, эчкерсез әңгәмәләр үткәрәләр Очрашулар вакытында яшьләр аларга күңел сандыкларындагы бөтен уйларын ачып салалар
Комитет членнарының башкарган эшләре байтак Ә эшләнәселәре күпме” Проблемалар артканнан-арта бара Ни өченме Кама Аланында комсомоллар ел саен уртача оч йөзгә арта. Төзелеш темпы күзгә күренеп үсә 1981 —86 елларда барлыгы 102 мең квадрат метр торак төзелсә, бу күрсәткеч 1987 елда - 50. 1988 елда 100 мең квадрат метрга җитәргә тиеш Яшьләр яшәгән җирдә бала күп туа — быел 400 нарасый көтелә Алар өчен ясле-бакча өлгертергә кирәк. Ә иң мөһиме— 1990 елда беренче энергоблокны файдалануга тапшырасы бар Бу бурычларны үтәү өчен. АЭС төзелеше янына эленгән өндәмәдәге сүзләрне кабатлап «Комсомоллар һәм яшьләр* Төзелештә Йорчагиннарча эшләгез!* - дияргә генә кала