Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОКУШКИНОДА, 27 АВГУСТ КӨННЕ


ладимир Ильич Ленинның шахмат уйнарга яратуы һәм бик оста уйнавы турында мәгълүматлар байтак. Ульяновлар гаиләсендә, гомумән, бөтенесе дә шахмат белән дус булганнар. Ленин шахматка эш итеп түгел, уен итеп карый, ләкин ихтыяр һәм игътибар тәрбия ли торган, логик фикерләүне, каршы якның йөрешен алдан күрү осталыгын үстерә торган, ягъни политик эшлеклегә дә бик кирәкле сыйфатлар тәрбия ләргә сәләтле уен итеп карый.
Ленинның бу мавыгуы турындагы һәр яңа факт игътибарга лаек дип уйлыйбыз, чөнки алар юлбашчы образын тагын да тулырак итеп күз алдына бастырырга мөмкинлек бирә.
Мәсәлән, «Пулемет» дигән сатирик журналны чыгарган Н. Г. Шебуев- ның иҗатын өйрәнү Володя Ульяновның тормышындагы тагын бер сәхифәне ача, «Ленин һәм шахмат» темасына яңа мәгълүматлар өсти.
В. И. Ленин исемендәге СССР Дәүләт китапханәсендә журналистның • Җиде җидееллык. Н. Шебуев тормышыннан мозаика 1881—1887» дигән басылып чыкмаган истәлекләре саклана. Анда Н. Г. Шебуев 1887 елның 27 августында (яңа стиль белән) патшага һөҗүм ясаган өчен җәзалап үтерелгән Сембер егете Ульяновның энесе белән очрашуын искә ала. (Кулъязмалар бүлеге, 384 ф., 11 эш. 32 б.) В. И. Ленинның Биографик хроника сында бу көн турында мәгълүматлар юк. шунлыктан ул көнне Владимир Ильичны күргән кешенең язганнары игътибарга лаек.
Заманында танылган язучы һәм журналист Николай Георгиевич Шебуев турында белүчеләр хәзер күп түгелдер. Революцион 1905 елда ул гадәти булмаганча «Пулемет» дип аталган мәшһүр сатирик журнал чыгара баш лый. Пулемет ул вакытта яңа һәм дәһшәтле корал санала Рус-япон сугышы аның өстенлекләрен ачык күрсәтә. Сугыш башланганда Япониянең 147 пу леметы була, ул бу яклап Россиянең Ерак Көнчыгыштагы көчләреннән күпкә узып китә.
Н. Г. Шебуев (1874—1937) Казанда туган. Ул 1 нче император гимна зиясендә укый, аннары Казан университетының юридик факультетын тәмамлый. Ул яшьтән үк журналистикага тартыла, газеталарда көндәлек фельетончы, театр һәм сәнгать тәнкыйтьчесе булып эшли, берничә газета журналга редакторлык итә.
Университетны тәмамлагач, Шебуев Мәскәү Суд палатасына эшкә керә, аннары адвокатурага присяжный поверенный ярдәмчесе булып күчә. Ләкин нигездә әдәби эш белән шөгыльләнә, хәер, иҗатында да суд эшләренә якын тора.
Революция алдыннан. 1905—1907 елларда Н. Г. Шебуев «Негативлар» дип аталган берничә җыентык чыгара, аларда ул төрле вакытта «Новости Дня», «Русское Слово» һәм «Русь» журналларында басылган сайланма фельетоннарын урнаштыра. Фельетоннарында автор капиталистик шәһәрнең чирләрен тәнкыйтьли, киң политик гомумиләштерүләргә кадәр күтәрел мәсә дә, социаль гаделсезлекнең хосусый күренешләренә каршы хәл кадә ренчә көрәшергә тырыша.
Ул самодержавиенең зур һәм тутыгып беткән механизмының вак-төяк түрәләрен генә тәнкыйтьләп калмый, зур дин башлыкларына. Синодның обер-прокуроры К. П. Победоносцевка, юстиция министры С. С. Макухинга да үрел», аларны да фаш итә. шуның өчен 28 тапкыр суд эзәрлекләвенә тартыла. Судлар һәммәсе дә Шебуев файдасына тәмамлана Беренчедән, ул фаш иткәндә документлар белән расланган фактларга таяна, икенчедән, аны оста адвокатлар. А И. Ульяновны яклаган И. П. Каляев һәм башка лар яклый. Газета журнал битләрендә урын алган җәмәгатьчелек фикере дә аның ягында була, журналист һәм публицист буларак сиземләве, тәҗрибәсе, юридик хәзерлеккә ия булуы да файда ит».
Шул рәвешле. 1905 ел җиткәндә Н. Г. Шебуев тәмам формалашкан, танылган, тәҗрибәле журналист, берничә шигырь һәм проза китабы авторы була, чит илдә корреспондент булып та эшләп ала. Болар һәммәсе дә аңа профессиональ тәҗрибә ген» түгел, социаль тәҗрибә дә бирә. Ул чын поли тик сатира белән, шөгыльләнергә, югарыда рак утыручыларны фаш итәргә хыяллана. Сугышчан журнал турында хыялланп.
В
Кыю һәм демократик фикерле журналист Шебуев яңа революцион шартларда читтә калырга мөмкин түгеллеген, язучыларга эшкә тотынырга, һөҗүмгә ташланырга кирәклегенә ышана. «Ротация машинасы пулемет кебек атарга тиеш», ди ул (Шебуев Н. Дело об его рабочем величестве пролетарии российском. М., 1931. 12—13 бб.). Әнә шулай итеп көтелмәгән һәм усал исем туа, аның артыннан журнал үзе дә озак көттерми. Ул революциянең иң югары күтәрелеш чорында, пролетариат һәм крестьяннарның массакүләм сугышчан хәрәкәтләре нәтиҗәсендә патша матбугат иреге бирергә мәҗбүр булгач, барлыкка килә.
Пулеметның самодержавиегә төзәп җибәргән беренче пулялары туры тия. Николай II нең үзенең дә ачуын чыгара. Журналда «Яз турында» әкият басылып, анда 17 октябрь конституциясе аллегорик формада яз итеп сурәтләнә. Ләкин чын түгел, ясалма, өтек яз, «хәрби хәл дә, еврей погромнары да, юньсез казаклары да. карагруһлары да булган яз. һәм бөтен җирдә ыңгырашу-сыкрау башланды» («Пулемет». СПб.. 1905, 13 ноябрь, №1.3 б.). 'Социал-демократлар бу әкиятне башка пропаганда әдәбияты белән бергә тарата. аны Англия, Франция. Германия һәм Польша газеталары да күчереп баса.
Беренче санның тышлыгында кулын сузып «Долой!» дип кычкырып торучы студент-оратор рәсеме ясалган була, ә соңгы биттә — «самодержавие конституциясенә» үтергеч сатира — 17 октябрь Манифестының тексты, аның астына «Бу кәгазьгә император галиҗәнәпләре свитасының генерал- майоры Трепов кул куйды» дип язылган һәм текст өстенә канлы кул эзе басылган. Шебуев үзе ясаган бу рәсем-прокламация манифестта мул итеп бирелгән вәгъдәләрне һәм аларны революцион хәрәкәт палачының ничек итеп тормышка ашыруын гәүдәләндерә. Ул бөтен Европада таныла, безнең аңыбызга ул Беренче рус революциясе вакытындагы царизмның график символы булып бик хаклы рәвештә кереп калды.
Үзенең журналын чыгарган өчен Н. Г. Шебуев кулга алына һәм төрмәгә ябыла, шулай итеп ул патша манифесты биргән «матбугат ирегенең» беренче корбаны була. «Пулемет» исә беренче саныннан ук 1905—1907 елларда чәчәк аткан актуаль политик сатираның иң югары казанышларыннан берсе булып әверелә («Пулемет»ның беренче санын В. И. Ленин Үзәк му-зеенда, Мәскәү һәм Ленинградтагы башка тарихи-революцион музейларда күрергә була, ул башка шәһәрләрдәге музейларда да бар. Аны 1905 — 1907 еллар революциясе турындагы һәр китапта диярлек күрергә мөмкин). «Пулемет» ның аягы җиңел була, революция елларында Россиядәге 34 шәһәрдә мең ярымлап исемдәге журналның гомуми тиражы 40 миллионлап булган 2,5 меңнән артык саны чыга.
Н. Г. Шебуев Октябрьдән соң совет басмаларында хезмәттәшлек итә, СССР Язучылар союзы төзелгәннән алып аның члены була. Рус совет журналисты, язучы, рәссам Николай Георгиевич Шебуев Мәскәүдә, Новодевичий зиратында күмелгән. Аның каберенә «1905 ел сугышчысы» дип язылган.
Язучының әтисе Георгий Николаевич Шебуев (1850— 1900) Казан реаль училищесында математика һәм физика укытучысы, Казан университетының математик физика кафедрасында приват-доцент була. Ул һәр җәйне гаиләсе белән Казаннан 27 чакрымдагы кечерәк кенә Шигали имениесендә үткәрә. Ул кышын гадәттә темасын, белешмә материалларын табып куя, ә җәй көне имениесендә мәкаләләре өстендә эшли. Аңа җәйләрен генә шулай иркенләп укырга, фәнни хезмәт белән шөгыльләнергә мөмкинлек туа. Ул аналитик механика, математик физика, теоретик оптикй, физик география һәм җир магнетизмы буенча ике дистәдән артык хезмәт язып калдырган.
Айның егермеләрендә барлык чиновниклар да жалованье ала, Георгий Николаевич та Шигалидән Казанга барып йөри. Чираттагы баруында, 1887 елның 20 августында, реаль училищедагы хезмәттәше, рус теле тарихын укытучы II. С. Кукуранов аны имениесенә чакыра. Кукурановның Кокуш- кино тирәсендәге имениесе Шигалидән 15 чакрым ераклыкта була.
Казаннан кайткач, Шебуев хатынына бу чакыру хакында әйтә һәм Казан университеты ректоры, Рим хокукы профессоры Н. А. Кремлевтан сәлам тапшыра. Шебуев белән яхшы мөнәсәбәттәге Кремлев бер үк вакытта асылзат кызлар институтының инспекторы да була, ә ул институтка Георгий Николаевичның туганы 3. Н. Урусова җитәкчелек итә.
Г Н. Шебуев сүзләренә караганда, Кремлев «бик аптырашта калган» була, чөнки «быел университетка керергә теләүче яшь кешеләр арасында патшага һөҗүм ясаган революционерның энесе дә бар икән.
• — Кремлевка нәрсә уйлап торырга! Мин шунда ук кире кагар идем.— ди хатыны өзеп.
— Кремлев та... баш тартыр иде. Эш бик гади булып тоелса да. алай түгел шул. Дурново үзе (ул чагында полиция департаменты директоры — В. Ж.) Ульяновның әнисенә улы провинциаль университетларның теләсә кайсысына кабул ителер, дип вәгъдә иткән... Ә шуның өстенә Кремлев Сембер гимназиясе директоры Керенскийдан (Вакытлы хөкүмәтнең булачак башлыгы А. Ф. Керенскийның әтисе — В. Ж.) яшь Ульяновның искиткеч сәләтле булуы турында хат алган. Алтын медальгә тәмамлаган. Тәртибе тел- теш тидерерлек түгел. Андыйны кабул итмичә мөмкин түгел» (Н Г. Шебуев мемуарлары, 2-3 битләр).
Мемуарларның авторы, ул вакытта ундүрт яшьлек гимназист. «Кремлев* ның кәефен бозган шул яшь кеше анда булуын ишеткәч», әтисеннән үзен дә Кокушкинога, Кукуранояларга алып баруын үтенә.
♦ — Әти. Кокушкинога мине дә алып бар әле!
— Башыннан чьи арып ташла шул Кокушкиноны! Студентка синең бе лән... икенче ел утыручы белән кызык булыр дип уйлыйсынмы әллә!.. Урядник әнә ул укый яисә шахмат уйный дип сөйли...
— ...Мин аңа күз генә салыр идем... бик күрәсем килә.»— һәм без киттек» (Шунда ук, 5. 7, 8 битләр)
Н. Г. Шебуев үзенең балачакта В. И. Ульянов белән очрашудан калган тәэсирләрен болай тасвирлый: «...скәмьягә атланып җитен корткалы бер бик яшь егет утырган иде... Минем йөрәгем дерт итеп китте. - Юк. моның ул булуы мөмкин түгел! Геройга охшаган бер нәрсәсе юк. Ә каешы нәкъ ми неке кебек... гимназист каешы. Курткасы да гимназист вакытыннан калган кебек. Мин озын буйлы, мәһабәт, кояшта янган каратутлы, «бөркеттәй профильле кеше» күрермен дип көткән идем. Безнең гимназиядәге икенче ел утыручы Пронин белән Бутягин моңа караганда күпкә гайрәтлерәк һәм. минем уемча, герой террористка ныграк охшаганнар... Ә минем алдымда шомарткан булса да бөдрәрәк чәчле («әле генә су коенгандыр», дип уйладым) блондин басып тора. Шахмат тактасына иелгән дә. кыен йөрешен уйлый.
Кукуранов безне шатланып каршылады
— Ә менә минем күршем Владимир Ильич, аның турында сөйләгән идем бит... Студент..
...Әти дә минем кебек егетнең артык яшь булуына аптырабрак калды ахры.
— Сезгә ничә яшь соң?.. Сез. һичшиксез, бөтен университетта иң яшь студент булырсыз.
— Унҗиде тулып үтте инде!— дип елмаеп җавап бирде егет һәм фигурасын күчерде: Петр Сергеевич, сезнең йөреш .• (Шунда ук. 8. 9 битләр).
Тактадагы хәлне тиз генә бәяләп ала да. П. С. Кукуранов бирелә. Гому ми исәпләре — ике ничья һәм Кукуранов тарафыннан сигез оттырыш.
— ...Кайчан ачуын кайтарырсыз соң?— дип сорый В. Ульянов - Чон ки берсекөнгә мин Казанга китәм... университетка . бөтенләйгә.
— Сезгә минем белән уйнауның кызыгы юк.- дип җавап бирә Кукуранов.— Георгий Николаевич белән уйнагыз. Аның да комбинацияләре профессорларча... (Шунда ук,9 б.).
Шебуевның әтисе белән Владимир Ильичның партиясе чиксез озын була. Уенчыларның икесе дә һәр йөрешен бик җентекләп уйлый
• Ниһаять В. И. Ленин бөтен уенга беренче тапкырмы икән, партнерына карады:
— Ничьямы?
— Ничья!» — дип җавап бирә тегесе (Шунда ук. 10. 11 битләр).
Бөтенесен дә төшке ашка чакыралар. Ульянов рәхмәт әйтеп баш тарта, үз өеидәгеләрнең аннан башка ашарга утырмаячагын әйтә «Һәм. хушла шып тормыйча, бер җитез малай кебек, капкага таба йөгерде»
Өстәл артында П. С. Кукурановның хатыны Георгий Николаевичтан сорап куя:
— Ничек соң. күршебез сезгә ошадымы''
— Бик тә. бик тә кызыклы кеше.— дип җавап бирә Г Н. Шебуев җан ланып — Без аның белән бик әйбәт сөйләштек.
Кайчан сөйләшергә өлгердегез әле?—дип көлә Петр Сергеевич — Киресенчә, сез аның белән ике авыз сүз сөйләшергә дә өлгермәдегез.
— Булмас!.. Беләсезме Кайчакта кеше белән бер әйбәт шахмат партия*
се уйныйсың да, аның белән һәммәсе хакында да сөйләшкән кебек була сың... Менә бу егет белән уйнадым да, гүя ул үзе турында бөтенесен сөйләп бирде... Әйбәт итеп... акыллы... эчтәлекле итеп.
— Нәрсә сөйләде соң ул сезгә үзе турында?
— Үзенең инде җитлеккән акыл булуын сөйләде... Максатына ирешә торган... сыгылмалы... Комбинацияләрне ничек анализлый!.. Нинди ачыклык. кыюлык, кискенлек... Мин ышанам, ул математика факультетының бизәге булыр!
— Сез инде артыгын мавыгып киттегез. Георгий Николаевич! Ул беркайчан да математика факультетының бизәге булмас, чөнки өченче көн юридик факультетка алынды... (Шунда ук, 11. 12 битләр).
Булачак студент белән университет галиме шулай очрашалар. Мемуарчы Н. Г. Шебуев болай яза: «Минем әтиемнең бик күренекле математиклар— Пороцкий, Дубяго, Громеко, Гольдгаммер. Васильев. Бугаев, Некрасов, Жуковский, Чаплыгин белән уйнаганы бар иде һәм ул яшь Ульянов бу профессорларның күбесеннән көчлерәк уйный дип тапты» (Шунда ук. 32 бит).
Казанда туып-үскән кеше буларак, Н. Г. Шебуев «Ленин Казанда» дигән китап язарга хыяллана һәм материаллар да туплый башлый. Бу китап шулай да язылмыйча кала. Ләкин аның истәлекләре В. И. Ленинның шахмат уенын яратуы турында тагын бер дәлил булып тора.
Н. Г. Шебуевның югарыда өзекләр китерелгән истәлекләре 1933 елдан да иртәрәк язылмаган булса кирәк. Мондый сорау куйыйк: мемуарчының хәтере ялгышмыймы, чөнки вакыйгалар булып үткәнгә ярты гасыр чамасы, ә язган чакта Н. Г. Шебуевның яше алтмышка якын булган бит. Һәм, гомумән, тасвирланган очракның булуы мөмкинме?
Беренче сорауга болай җавап бирергә кирәк: юк, ялгышмаган. Психологларның күптән инде ачыклавынча, олы яшьтәге кешеләр яңарак кына булып үткән түгел, ә нәкъ менә күптәнге вакыйгаларны хәтердә яхшырак саклыйлар һәм яңарта алалар. А. Ф. Кони кебек танылган юристның кешеләр белән күп еллар эшләү практикасы да шуны раслый, ул болай дип яза: «картлар хәтере яңарак булган вакыйгаларга карата йомшара һәм яшьлегендәге, хәтта балачактагы бик күптәнге истәлекләрне ачык итеп саклый. Күп кенә картлар кичә яки берничә көн элек кайда булганнарын, кемне кайда күргәннәрен бик кыенлык белән генә искә төшерәләр, ә дистәләрчә ел элек нәрсә күргәннәрен һәм кичергәннәрен бик тәфсилләп сөйләп бирә алалар» (Кони А. Ф. Сайланма әсәрләр, 2 томда, I т., М-, 1959, 157 б.).
Шунысын ачыклау мөһимрәк: В. Ульянов 1887 елның 27 августында Кокушкинода була һәм Г. Н. Шебуев белән очраша алганмы? Алгандыр, диясе килә. Моны раслау өчен В. И. Ленинның Биохроникасына мөрәҗәгать итик. Анда В. Ульяновның 1887 елның 10 августына кадәр (биредә һәм алга таба барлык даталар яңа стиль белән алынды) Кокушкинодан университетка керү өчен Казанга килүе әйтелә. 10 августта ул Казан университеты ректоры Н. А. Кремлевка үзен юридик факультетның беренче курсына алу хакында үтенеч язуы бирә, 25 августта студентлыкка кабул ителә. 25 августтан 6 сентябрьгә кадәр арада керү билеты ала һәм шул хакта кул куя. 31 августта Ульянов Казан университетының адреслар китабына үзенең адресын язып куя: Беренче Тау урамы, Ростова йорты.
Н. Г. Шебуев В. Ульянов Кокушкинодан Казанга ике тапкыр килгән дип раслый. 10 августта — үтенеч язуы бирү өчен һәм 25 августта — кәгазьләр алу өчен. 1887 елның 30 августында ул Казанга бөтенләйгә күчкән һәм Беренче Тау урамындагы Ростова йортында бүлмә алган. Аталы-уллы Шебуевлар Кокушкинога 27 августта барганнар (Шебуев истәлекләре, 31, 32 битләр).
Минем уемча, ике тексттагы мәгълүматлар бер-берсенә каршы килми. Биохроникада. әлбәттә, Владимир Ильичның 10 августтан соң Кокушкинога кайту-кайтмавы турында ачык әйтелмәгән. Ләкин «кайтмый» дигән сүз дә юк. 25 августта ул студентлыкка алынган, ә керү билеты өчен 25 август белән 6 сентябрь арасында кул куйган. Монда В. Ульянов керү билетын шул көнне үк (25 августта) яисә икенче көнне (26 августта) кул куеп алган ә аннары Кокушкинога кайткан һәм 27 августта Г. Н. Шебуев белән очрашкан аннары. 30 ы- көнне. Казанга бөтенләйгә киткән дип уйларга мөмкинлек бар.’ Ульянов керү билетын 30 ыннан соң да кул куеп алган булырга мөмкин. Биохроникада 25 августтан 6 сентябрьгә кадәр арада ала, диелгән бит.
Н. Г. Шебуев П. С. Кукурановның әтисенә Ульянов «өченче көн юридик факультетка алынды» дип әйткәнен искә төшерә, ягъни 25 августта була. Монда каршы килү юк.
В И. Ленин тормышындагы фактларны анын фәнни Биографиясеннән карап дөресләргә мөмкин бит әле. Аныц 5—7 басмаларыннан мондый юлларны укыйбыз: «1887 елнын июнь ахырында Ульяновлар гаиләсе Сем- бердән китә. Ул бер ай Кокушкино авылында яши. аннары Казанга барып урнаша* (I том. 11 бит). 1918 елның 14 февралендә григориан календаре кертелгәнгә кадәр Россиядә булган барлык фактлар Биографиядә иске стиль белән бирелгән. Яңа стильгә күчергәндә. Ульяновлар гаиләсе Сембер- дән июльнең беренче декадасында киткән була, ә бер айдан, ягъни августның 10 сы тирәсендә алар Казанга килеп урнаша.
Шулай укыганда даталар Биохроникада күрсәтелгәнгә туры килер (10 августта «үтенеч язуы бирә»). Ә мәгънәсе ягыннан караганда дөрескә охшамый: чыннан да, дәресләр башланырга бер ай кала диярлек (В. Ульянов университетта 6 сентябрьдә укый башлый) яшь егет, авылда өйләре була торып, тузанлы шәһәрдә нишләп ятсын? Владимир Ильич. 10 августтан бирле Казанда яшәгән булса, кайда торган? Биографияне болай аңлату Ленин ның якыннарының истәлекләре белән дә расланмый. Шуларга мөрәҗәгать итик.
A. И. Ульянова-Елизарова болай дип искә ала: «Казанда 1887 елның август ахырында Беренче Тауда, Ростова йортында квартира алынган иде» (Ленин турында истәлекләр. 3 басма. I том. 29 б.). Шунысын әйтик. Анна Ильиничнаның кайсы стильне күздә тотуына карамастан, квартира алу факты август ахырына туры килә. Чыннан да. Биохроникада әйтелгәнчә. Ульянов университеттагы адреслар китабында үзенең адресын 19 (31) ав густта язган. Истәлекләр гади сөйләм телендә язылган, гади телдә бу дата ларның икесе дә август ахыры дигәнгә туры киләчәк.
Владимир Ильич апасының бу мәгълүматларын туганнан туган энесе Н. И. Веретенников та раслый, ул Н. Г. Шебуев кебек үк Казандагы беренче гимназиядә укыган, ике класска арттарак кына. Веретенниковның әнисе Казанда стенографистка булып эшли һәм һәр җәйне улы белән Кокушкино- да үткәрә. Веретенников болай дип искә ала: «Уку елы башында Маша апа (М. А. Ульянова Владимир Ильичның әнисе һәм Веретенниковның ту тасы.— В. Ж.) гаиләсе белән Кокушкинодан Казанга күчеп килде. Володя Казан университетының юридик факультетына язылды» (Веретенников Н. И. Володя Ульянов. В. И. Ленинның Кокушкннодагы балалык һәм яшьлек еллары турында истәлекләр. Горький, 1969, 30 б.).
Безнең уебызча. В. И. Ленинның апасы һәм туганнан туган энесенең истәлекләрендә Ульяновларның авылдан нәкъ менә август ахырында китүе ышандырырлык итеп әйтелгән. И Г. Шебуев та Владимир Ильичка карата шуны ук раслый. («30 ында... ул Казанга бөтенләйгә күчеп к^тте»). һәм бу Биохроникага каршы килми (31 августта «үзенең адресын язып куя»).
Ләкин. Биографиядә күрсәтелгәнчә. Ульяновларны Кокушкннода бер ай тора дип югарыда әйтелгәнгә туры килми. Юлбашчы Биографиясе нең беренче дүрт басмасын ачып карыйк һәм бөтенесе үз урынын алыр: «1887 елның июнь ахырында Ульяновлар гаиләсе Сембердән китә. Ул ав густка кадәр Кокушкино авылында яши ә августтан Казанга күчә» (В И. Ленин. Биография. I басма. 10 6: 2 һәм 3 басма. 9, 10 б.; 4 басма. М 1970. 12 б.). Мондый контекст әлеге фразаны болай дип аңларга мөмкинлек бирә: Кокушкннода ике айлап яшәгәч. Ульяновлар 18 августта (иске стиль белән) Казанга күчеп киткәннәр
B. Ульянов 1887 елның 25 августыннан 31 августка кадәр арада (яңа стиль белән) Кокушкинога кайткан. 27 августта анда булган һәм Г. Н. Шебуев белән очрашкан булырга мөмкин дигәнне нигезләү өчен мондый барып кайтуның мөмкинме икәнлеген күз алдына китерергә кирәк. А И Ульянова Елизарова Кокушкиноның Казаннан 40 чакрымда булуын яза. башка чыга наклар да шуны раслый. Н. И. Веретенников югарыда телгә алынган истәлекләрдә болай яза: «Хәтта Казаннан начар грунт юл буйлап кырык километр барырга кирәк булуы да безгә ошый иде»
Җәй көне бу юлны ат белән үтүнең әллә ни кыенлыгы булмый һәм ул. О. И. Ульянованың язуынча, өч сәгать ярымга сузыла Илья Николаевич исән чакта «хезмәте буенча Кокушкинода ике өч көнгә Казанга китеп тор галый» (Н. И. Веретенников истәлекләре, 6 б-). Яшь кеше өчен исә бу тагын
да җиңелрәк эш, һәм В. Ульяновка 1887 елны августның соңгы көннәрендә җәйнең калган өлешен үткәрү өчен Кокушкинога кайтырга берни дә кома чауламаган.
Ниһаять, шул ук Николай Иванович Веретенников истәлекләрендә Н. Г. Шебуев тасвирлаган фактның дөреслеген куәтләгән төп дәлилне табабыз: «Әле дә хәтеремдә, ул җәйне (1887 елда.— В. Ж.) Кокушкинога Казан университетында математика буенча лекцияләр укучы Г. Н. Шебуев килгән иде. Ул Володя белән озак, бик озаклап бакча буйлап йөрде һәм сөйләште. Сүзләре ни хакта булгандыр, анысын белмим, ләкин соңыннан Шебуев- ның Владимир Ильичка һичшиксез математика факультетына керергә кирәк, аңарда «шөбһәсез математик акыл* дип кабат-кабат бик мавыгып әйткәнен хәтерлим» (Шунда ук, 44 б.).
Бу юлларга караганда, галим Кокушкинодагы йортта яшәүчеләр белән таныш булгандыр, анда бер генә бармагандыр. Ике имениенең арасы бик ерак булмавын (15 чакрымлап) һәм Георгий Николаевичның инде ун елга якын һәр җәйне Шигали пүчинкәсендә үткәрүен исәпкә алганда, болай дип раслау нигезсез түгел.
Баштарак куелган сорауга әйләнеп кайтсак, ягъни В. И. Ульяновның Шебуев белән очрашу факты булырга мөмкинме. дисәк, бу сорауга уңай җавап бирергә бөтен нигезләр бар. Гәрчә Георгий Николаевичның фамилиясе В. И. Ленинның Биографиясендә дә, Биохроникасында да очрамаса да. яшь Ленин турында соңгы елларда чыккан хезмәтләрдә бу очрашу турында берни дә әйтелмәсә дә. Чөнки бит әле В. И. Ленинның Биохроникасы 1887 елның 27 августында Кокушкинода шундый очрашу булырга мөмкинлеген юкка чыгармый, ә Н. И. Веретенников истәлекләре мондый мөмкинлекне ышандырырлык итеп раслый.
Шул рәвешле, Владимир Ильичның туганнан туган энесенең 50 нче еллар ахырыннан бирле ун тапкырдан артык басылып чыккан истәлекләренә таянып, мемуарчы Н. Г. Шебуев тасвирлаган шахмат партиясен җитәрлек кадәр дөрес факт дип, журналистның истәлекләрен исә В. И. Улья новның Казан приват-доценты белән очрашуы кебек Ленинианада мәгълүм булган фактның детальләрен, срогын дөресли торган чыганак итеп танырга мөмкин.