Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК КӨЧЕ


үп кенә халыкларда. «Агач — тамыры белән, кеше дуслары белән кемле-.— дигән
мәкаль бар Моны аерым кешегә карата гына түгел, бөтен- бетен халыкларга карата да
куллану урынлы Бүген. Бөек Октябрьгә 70 ел тулган көннәрдә. СССРда яшәүче
халыкларның үзара дуслыктан бетмәс-төкәнмәс көч алуы бигрәк тә тулы чагыла.
Кыргыз һәм татар халыкларының үзара тарихи мөнәсәбәтләре, уртак культура элемтәләре
дә ерак гасырларга барып тоташа. Архив мәгълүматларына караганда, революциягә кадәр
Казан. Уфа. Оренбург. Троицк уку йортларында укыган казах һәм кыргыз яшьләре рус. татар
иптәшләре белән кулга-кул тотынышып, револю- цион-демократик оешмаларда түгәрәкләрдә
катнашкан Татар театр труппалары гасыр башында Урта Азиягә гастрольгә барганда кыргыз
интеллигенциясе, яшьләре аларны кочак җәеп каршылаган, мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә
тырышкан Үз чиратында, кыргыз халкының да ирешкән уңышлары татарларда сөенеч уяткан,
хезмәттәшлеккә этәргеч биргән Мәсәлән, дөнья культурасының кабатланмас җәүһәре «Манас*
1896—99 елларда өлешләп-өлешләп Казанда басылган
Ул замандагы газета-журналларны актарсаң, эчкерсез дуслык чагылышларын күп табарга
була -Аң- журналының 1916 елгы 5 нче санында татарның олы язучысы, революционер Г
Ибраһимовның «Телләребез төрле булса да. күңелләребез бер» дигән мәкаләсе басыла Анда
язучы төрки телләргә карата буржуаз-реакцион карашларга кискен каршы чыга, казах, кыргыз
телләрен кыю яклый, аларның гасырлар буена үсә килүен үзенчәлекле булуын, тел
культураларының мөстәкыйльлеген нигезле итеп раслый Бер үк вакытта, татар әдәби мирасын
баету өчен, казах, кыргыз әдәбиятларын киң өйрәнергә кирәклеген күрсәтә Аның 1924 елда
атаклы «Казакъ кызы* романын язуы да тугандаш халыкларның тормышын, культурасын бик
якын күрүен искәртә
Чын дуслык — тел. культура һәм традицияләр уртаклыгы гына түгел ул. Бөек Октябрь
социалистик революциясе йогынтысы астында татар һәм кыргыз халыкларының үзара
элемтәсе, бер-берсен баетуы тагын да көчәя
Петербургта чыгып килгән «Вестник воспитания- журналы 1906 елда Урта Азиядә
Казахстанда наданлыкны бетерү халыкны укырга-язарга өйрәтү өчен гасырлар кирәк булачак
дип яза Ләкин буржуаз каләм әһелләре нык ялгышалар Урта Азиядәге Совет
республикаларының хәзерге тормышы шул хакта сөйли.
Кыргызстан экономикасы нык үскән республикаларның берсенә әверелде Аның
культурасы, әдәбияты, сәнгате дә зур биеклеккә иреште Әлбәттә, кыргызларның элек тә халык
талантлары. Туктагул. Т Мулда кебек шөһрәтле акыннары бар иде Әмма иҗат көчләренең,
милли талантларның чын чәчәк атуы Бөек Октябрьдән соң гына башланды Ул А Токымбаев Т
Сыдыкбәков. С Карачев. Җ Җамгырчиев. И Абдырахманов. К Баялинов. К Җунусов. С
Сасыкбаев. К Маликов. Н Байтиме- ров кебек бик күп талантлы акыннар, язучыларга юл ачты
Октябрь революциясе кыргыз һәм татар халыкларының күптәннән килгән куль тура
элемтәләренә дә шифалы йогынты ясый Социалистик Хезмәт Герое, Кыргыз- станның халык
шагыйре академик Аалы Токымбаев 1972 елда. РСФСРда кыргыз әдәбияты көннәрен
уздырганда болай дип искә ала «Беренче шигырьләремне язар өчен миңа эмоциональ көч иҗат
дәрте биргән шагыйрь Тукай булды Зур талантлы, чын халыкчан, әгәр шулай әйтергә яраса,
төбе-тамыры белән интернациональ шагыйрь иде ул Без. өлкән буын үзбәк, казах, кыргыз,
әзербайҗан. төрекмән, таҗик язучылары рус классикларының җәүһәрләре, хәтта бөтен дөнья
классик әдәбияты үрнәкләре белән дә аларның татар теленә тәрҗемәләре аша. күренекле
татар әдипләре. укытучылары ярдәме белән таныштык Яшь әдәбиятчыларыбыз, укучылары-
быз аерата Җәлил иҗатын якын кабул итәләр Җәлил иҗатында, бигрәк тә аның Моабит
төрмәсендә язган шигырьләрендә. Бөек Ватанга мәхәббәт, туган илгә карата олы хисләр көчле
патриотик кичереш белән бирелгәннәр» («Социалистик Татарстан». 1972 ел, 10 сентябрь)
К
Аксакал хаклы «Туктагул һәм Тукай— ике тугандаш әдәбият күгендәге сүнмәс йолдызлар
Муса Җәлил һәм Чулпанбай Түлебердиев — тугандаш ике халыкның ике Герое, үз гомерләрен
биреп, фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән ике батыр Чулпанбай үз күкрәге белән дошман
амбразурасын каплаган булса. Муса каләмен штык итте Монда герой шагыйрьнең поэзиясен
көрәш чаңына тиңләгән Ч Айтматов сүхтәрен китерү урынлы булыр «Ул алариы татар телендә
әйтте ә мин шуларны ук кыргыз һәм рус телләрендә ишетәм» ( Социалистик Татарстан-. 1975
ел. 24 август)
Ике халыкның интернациональ дуслыгын, культураларын үстерү өчен Татарстанның
язучылары җәмәгать эшлеклеләре дә күп нәрсә эшләде. Монда мәшһүр политик эшлекле, язучы
Галимҗан Ибраһимовның хезмәтләре зур Аның киң танылган -Тирән тамырлар- «Безнең
көннәр- Казакъ кызы- романнары һәм башка әсәрләре бөтенсоюз укучысының мәхәббәтен
казанды бик күп тапкырлар басылып чыкты Кыргыз әдәбияты классигй Касыймәлы Баял инеш
заманында болай дигән иде «Дөресен генә әйткәндә, мине әдәбиятка танылган татар язучысы
Галимҗан Ибраһимов әсәрләре алып килде Ул минем беренче мөгаллимем булды» (
Социалистик Татарстан- 1984, 8 декабрь)
Танылган галим-филолог Кәримкул Абдылбәковның 1982 елда «Кыргызстан-
нәшриятында чыккан -Яңалык чалымнары» дигән фәнни-популяр китабында СССР халыклары
әдәбиятларының үзара йогынтысына зур урын бирелә Ул кыргыз халкының культура үсешенә
тирән эз салган М Горький А Фадеев М Шолохов. М Әүэзов Д. Фурманов иҗатына җентекләп
анализ ясый Галим кыргыз һәм татар культураларының. бер-берсен баетып үсүе турында
сөйләүче күп санлы архив материалларына ди киң урын биргән Татар культурасының талантлы
вәкилләре- Гали Рәфыйков һәм Каюм Мифтаховка багышланган битләрне кызыксынып укыйсың
Бу кешеләр революциядән соң Кыргызстанда халык мәгарифен, полиграфия
промышленностен, матбугат эшен үстерү өчен зур көч куйганнар Г Рәфыйков. мәсәлән. 1909
елда Казан мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң. Кыргыэстанга килгән һәм бөтен көчен прогрессив
кыргыз культурасына хезмәт итүгә багышлаган Халыкның телен көнкүрешен өйрәнгән,
кыргызлар тормышыннан язган шигырьләре -Вакыт- -Аң» «Шура» журналларында чыгып торган
Шагыйрь Жума Җамгырчиев фольклорчы, аМанас» эпосын төзүче Ибрай Абдырахманов аның
шәкертләре, соңрак көрәштәшләре булалар Г Рәфыйков кыргыз әдәбиятында беренчеләрдән
булып татар язучылары- ның әсәрләрен кыргызчага тәрҗемә кылган Садыйк Карачев Касыймлы
Баялинов белән дә иҗади хезмәттәшлек итә
Шуның белән беррәттән К Абдылдабәков китабында тугандаш культураларның совет
чорындагы үзара мөнәсәбәтләре киң чагылыш табуын әйтеп үтәргә кирәк Мәсәлән, герой
шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган бүлекләр тирәнлеге дөреслеге белән игътибарны җилеп
итә Кыргыз азучыларының М Җәлилнең үлемсез шигъри мирасын тәрҗемә итүдә һәм
популярлаштыруда гомумән роле зур Монда олкән сүз осталары К Маликов. Т Байзаков. К
Җунусов, Т Шамшиев белән беррәттән яшь акыннар Р. Рыскулов. К Артыкбаен. Б Караголов. А
Күчәрбасв. тәнкыйтьчеләр К У каен. А СадыЙков. Н Жаркынбасн К Кудайбиргәнов. Г Касыймон
Р Шәмбет- сәитов. Т Касыймалиев, Ж Бешимов, тәрҗемәчеләр А Стамов А Мәдәтбәков. Т
Элеманов зур өлеш кертте Б Ашимбаев һам С Җигитовларның актуаль тикшеренүләре һәм
матбугатта чыгышлары киң иҗтимагый резонанс алды
Культураларыбыиныц тыгыз элемгәләрен гомумиләштереп Ч Айтматов шундый тирән
фәнни нәтиҗә чыгара -Татар халкы рус культурасын беренче булып үз итте, беренче булып
газета журналлар чыгара башлады, беренче булып үз театрын ачты Революцион идеяләр безгә
татар теле, әдәбияты аркылы үтеп керде» («Социалистик Татарстан- 6 май. 1982 ел)
Күрәсез. СССРдагы тугандаш халыкларның, шул исәптән кыргыз һәм тагар халыкларының
үзара элемтәләре фән. әдәбият сәнгать эшлеклеләренең. шулай ук киң җәмәгатьчелекнең
игътибар үзәгендә С Карачев К Баялином К Рахматуллин. А Убуксеп. А Токымбаев. Т
Сыдыкбаков. Ч Айтматов кебек Совет Кыргызстанының мәшһүр культура эшлеклеләренең
армый-талмый эзләнүләре күп рәхмәткә лаек Ош педагогия институтының кафедра мөдире
интернациональ дуслык җырчысы Николай Морадымов үзенең фәнни-тикшеренү һәм җәмәгать
эшчәнлеге белән олы ихтирам казанды, ул кыргыз, татар һәм СССРда яшәүче башка торки
телле халыклар арасындагы элемтәләрне ныгытуга сизелерлек олеш кертә
Безнең уебызча, татар культура эшлемеларе до кыргыз коллегаларыннан калыш мыйлар
Бу юнәлештә фәи докторлары, профессорлар М Гетманов Ә Кәримуллам язучылар Ә Исхак. Н
Арслан 3 Нури. Л Хәмнлулямн Т Әйди. С Шакир М Җосәен Р Даутон м Харисов актив ашлап
киләләр Безне Кыргызстан белән тарих кына түгел бүгеин көнебез дә баАлн Шуиы күздә ютмл,
Кыргызстан ССРның халык язучысы СССР Дәүләт премиясе лауреаты академик Түгелбай
Сыдыкбәкон болан Н» 163
дип язды -Татар халкының гүзәл традицияләргә бай. үзенчәлекле әдәбияты күзгә күренеп үсте
заманыбызның илебезнең зур бер әдәбияты булып җитлекте
Без, ягъни төрки әдәбиятлар язучылары, татар әдәбиятының нигезе булган ха лык иҗаты
үрнәкләре, бай фольклоры белән әдип һәм галим Нәкый Исәнбәтнең өч томлык хезмәте аша
яхшы таныш Габдулла Тукайдан башлап Муса Җәлил. Хәсән Туфан. Сибгат Хәким кебек татар
шагыйрьләрен. Галимҗан Ибраһимовтан башлап Кави Нәҗми. Гомәр Баширов. Гадел Кутуй.
Габдрахман Әпсәләмов кебек язучыларның әсәрләрен, романнарын, повестьларын кыргыз
укучылары яхшы белә Аерата Казакъ кызы- -Тирән тамырлар- Язгы җилләр». - Намус»
романнары -Тапшырылмаган хатлар- повесте безнең укучыларның сөйгән әсәрләренә
әверелделәр
Татар совет әдәбиятының үсешен, анда булган һәр яңалыкны кыргыз язучылары даими
күзәтеп баралар Моны бездән тормыш үзе таләп итә Шу лай булганда гына милли әдәбиятлар
үзара иҗади элемтәдә торалар һәм бу элемтә әдәбиятлар үсешенә нәтиҗәле йогынты ясый ала
Иҗади элемтәләрне тагын да үстерү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр, уңай шартлар бар-
(«Социалистик Татарстан». 1972 ел. 10 сентябрь)
1972 елда Татарстан хезмәт ияләре Совет иле тарихында беренче тапкыр кояшлы
Кыргызстан әдипләрен үзләрендә кабул иттеләр Көтеп алган кунакларның килүенә Татарстан
китап нәшрияты кыргыз язучылары әсәрләренең зур җыентыгын чыгарды Кыргыз
дусларыбызны Казанда. Әлмәт. Лениногорск. Түбән Кама шәһәрләрендә һәм авыл
районнарында якты чырай белән каршыладылар.
Шунысы игътибарга лаек, кунакчыл Татарстан җирендә булу кыргыз язучы ларына
шагыйрьләренә яңа әсәрләр иҗат итәргә көч бирде Мәсәлән. К Малиңрв үзенең Ленин Казанда
туган- Габдулла Тукайга-. -Үзем татар булмасам да- дигән танылган шигырьләрен иҗат итте Н
Байтимеров «КамАЗ канатлары- дигән поэма язды Т Адышева -Казан». Ж Абдыкалыков
«Сабантуй» дигән әсәрләрен язарга илһам таптылар Башка әдипләр онытылмас тәэсирләр
алып, күңелләренә яңа иҗат дәрте, илһам иңдереп киттеләр
Аннан соң унбиш ел үтте инде Шулай да күп санлы фоторәсемнәрдә, газета- журиалларда,
махсус чыгарылган китапларда Кыргызстан кунакларының котлаулары җылы сүзләре, кояшлы
елмаюлары саклана. Дусларыбызның автографлары, сувенирлары кыргыз әдәбияты декадасы
көннәрен хәтердә яңарта, шундый иҗади очрашуларны тагын да кабатлау теләге уята
Социалистик әдәбиятлар дуслыгы, рухи байлыклар алмашу — өзлексез процесс
Шунлыктан таләпчән укучыбыз үз әдәбиятында гына түгел, тугандаш әдәбиятларда да яңа
ачышлар ясалуын, яңа талантлы исемнәр дөньяга килүен түземсезлек белән көтә Китап
сөючеләребез кыргыз әдәбиятын туган телләрендә укулары белән горурлана Кыргыз китаплары
күптән инде бер культураныкы гына түгел, чөнки алар барыбызны да борчый торган гомуми,
актуаль проблемаларны кузгаталар Кыргыз әдәбиятындагы Гасырга тиң көн», «Ахырзаман»
(«Плаха»), «Сынган кылыч-. Бунтарь һәм сихерче» кебек танылган романнарның һаман зуррак
уңыш казануы шуның белән аңлатыла
Бездә Ш Абдырахманов. К Бобулов, М Гапаров. К. Каймов. Ж. Мәүленов. Ш Садыбакасов.
А Саспаев. И. Сөләйманов. О Даникеев. А Жакынбеков. X Жапа- ров К Жусубалиев. С
Сасыкбаев. К Жусуповның да татар теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен яратып укыйлар Кыргыз
шигырьләре һәм җырлары бездә шәһәр һәм авыл культура йортлары сәхнәсеннән, радио һәм
телевидение аша яңгырый Кыргыз әдипләреннән Т Мулда. Б Алыкулов А Җутәкеев. Н
Байтимеров, С Эралиев, К Акыев. А Усенбаев, М Элебаев, Ж Турусбеков. Ж Беконбаев. А.
Осмонов. Т Өметалиев, М Жангазиев. С Жусуев Б Сарнугаев. О. Сол танов. М
Әбелкасыймовларның шигъри әсәрләре -Социалистик Татарстан ^азетасында. «Ялкын»
журналында, шулай ук аерым җыентыклар булып та чыктылар
Татар укучылары кыргыз әдәбиятын оста тәрҗемә итүче Зәки Нури. Әхмәт Исхак Нури
Арслан кебек һәм башка каләм осталарыбызга бурычлы Кыргыз әдәбиятын бер яратып алган
укучыбыз яңа тәрҗемәләр турында мәсьәләне бик урынлы куя
70 еллык юбилеен каршылый торган күп милләтле Ватаныбызның көче — халыклар
дуслыгында Совет милли культураларының үзара аерылгысыз бәйләнеше — шуның нигез ташы