Логотип Казан Утлары
Повесть

УРАК ӨСТЕ БОЛЫТЛАРЫ


Әти истәлеген)
1985 ел, сабан туе җитәр көннәрнең берсе, иртәнге як
орынгылар Кылык авылын уңайлы урынга хасиятләп утыртканнар аның өч ягыннан өч елга ага. сыртлар булып ике биек тау сузыла Авылга исемне дә хезмәткә бәйләп кушканнар.
Кылык кешеләре Мишә буендагы уентыкны аеруча кадерлиләр, элек-электән җыеннар һәм сабан туйлары урыны бу. Уентыкны язгы ташу басса да. су йортларга күтәрелми, кар күп явып, ташу тоташ купкан елларда гына инеш ярларындагы киртәләр күмелеп торгалый торуын Әмма монысына гына түзәрлек, су ташкыннарының авылга зыян- бәла китермәве хәерле
Туган нигезенә тугры кешеләр Кылык турында начар сүз әйтмиләр һәм әйттермиләр, авылны мактаганда, аңа гына хас үзенчәлеген таба беләләр Мисалга, авылның өлкәннәреннән берсе Газизҗан карт.
— Безнең Кылык тирәсендә җәйнең аяз иртәсе аерата колачлы була, бу җәһәттән аңа тиң юк. - дип тасвир итә. Моны исә Кылык, табигатен күңел биреп, үз итеп күзәткән һәм тыңлаган Газизҗан кебекләр генә тоя ала...
Гаҗәбрәк.—дип үзалдына әйтеп куйды Гаян Сәйфулов һәм. озын күперне чыгуга. «Уазик» машинасын дамба читенә туктатты.
Кылык авылы табигатенең серенә төшенмәкче булып, атап килүе иде аның. Югыйсә, моннан ничәмә тапкырлар узды, ләкин су буендагы сигез гектарлап уентык җирнең әрәм ятуы сәбәбен белми иде әле район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы. Бу турыда Сәйфулов колхоз җитәкчеләреннән сораштырып карады, тик аңлаешлы төгәл җавап ишетмәде. Район үзәгеннән Кылыкка унике чакрым, шуңа күрә ул шоферын гаражны караштырырга калдырды. Якын арага төзек машинада җилдереи барып кайту аның үзенә дә ял гына булачак иде.
— Гаҗәбрәк кенә түгел, хәтта гаҗәп!
МӘГЪСУМ ХУЖИН (1930) — прозаик вАвылым урамнары». яУрманлы \р» яӨч киен ышыгы» һ б. китаплар авторы Татарстан АССРның атказанган культура хезмәткәре Казанда яши
Сәйфулов уентыкларны җәяүләп карап чыгасы итте. Башта авылның Сул инеше тамагындагы мәйданга төште.
Ташу калдырган ләм шакмакланып ярыла, кояш кыздырудан гына түгел инде бу. үләннәр баш төртүе дә сиздерә. Атна чЗмасы терлектән таптатмасаң. монда үлән котырып үсәчәк, кабат килеп караганда, үз күзеңә үзең ышанмассың Язын су баса торган сугарулы болын- 2 нын ни тамашага сәләтле икәнен Гаян әйбәт белә Малай чакта, бер 5 җәй башында, кармак сала сала. елга буйлап шактый төшкән иде ул. 5 Бер тугайдан икенчесенә кистереп чыкканда, карасуланып торган ләмгә = карап хәйран калды, ялан тәпиләрен дым салкыны кымырҗыта, ләмгә з табан эзләре аермачык булып уела иде Ә былтыр бу төшләрдә печән S бил тиңентен иде. тугайдан тугайга турылаганда, кармак җебен чуалтып i бетерде. Быел тап-такыр, печән үсмәячәк икән монда <
Июнь урталарында тагын шушында килде Гаян һәм. күзләрем ял > гыш күрә бугай, дип хәйранга калды Печән былтыргыдан да коты- ♦ рыбрак уңган иде һәм. институтта имтихан тапшырганда, сугарулы = җирләр турында сорау эләккәч, малай чагындагы үзенең шушы күзә- 5 түен дә мисалга китерде.
Кылыктагы уентыкларны беренче тапкыр күргәч тә Сәйфулов шушы * вакыйганы исенә төшерде
Әрәм ята җирләр, шушыннан акча ясау, байлыкны арттыру берәү- х нең дә уена кермәгән, күрәсең. Юк инде, агайнеләр. Сәйфулов абыегыз мондый хуҗасызлыкка юл куймас, җаен-әмәлен табар, табышны тәгаен санарга да үзе килер Иренмәс. Бәлки, быел ук та берәр нәрсә чәчеп булыр, әйтик, шалкан чәчү вакыты узмаган, июнь уртасы Ат куз-галаклары тырпаешып утырмас монда быел, үги ана яфраклары да каплап алмас Боерган булса Юк. боеруын инде үзебез боерырбыз Ялвармыйбыз
Кырк-кырк!
Ямьсез тавыш Сәйфуловны сискәндерде Инеш тамагының вак ташлы читендә иләмсез зур карга. Гаянга башын борып, горур гына басып тора иде Сәйфулов җирдән ыргытырга әйбер алгандай итеп иелде.
Карр-р -р! — дип зәһәрен чәчте кара карга һәм. ава-түнә адым лагач, кушаяклап елгага таба сикергәләде дә очып китте Аргы ир дагы юан талның очына менеп кунаклагач, тагын да катырак каркылдады
Гаян кирегә борылды һәм тагын сискәнеп куйды Ничек сиз мичә калгандыр, артында ук ала бозау анын чалбар балагына үрелеп маташа иде Бозау сикереп читкә тайпылды да. Сәйфуловтан ризык өмет иткәндәй, тагын башын сузды
Бозау арканлау өчен сөрмичә тоталар икән моны. - диде Сәйфулов. нәтиҗә ясап Уентык эченә табан үлән әйбәт шул Ничәу сез. мүкләкләр? Алтау гына Азрак Теге яктагыларыгызны санап карыйк Крестьян агаен үз җаен каерырга гына тора, бармагы гомергә узенә кәкре Соңгы елларда исә крестьянны узындырып җибәрдек Абзары тулы терлек, кош корты исәпсез Колхозда эшләргә вакыты да кал мын анын Үз хуҗалыгында аруы ашкан кешедән ничек җитештерүчән хезмәт көтмәк кирәк? Бар. әлбәттә, арада алдынгыларыбыз да. тырыш колхозчыларыбыз да бар Шулар тарта авыл хуҗалыгын Пөкләп чәл дермәсәләр дә. кыеграк ятканны култык астына кыстырырга чамалаучы лар күбәйде.
Гаян Сәйфулов 6v мәсьәләләр турында еш уйлана иде Быел февральдә идарә начальнигы булып килгәч, яна җирдәге кимчелекләр аңа ачыграк күренде. Шулердан бер фикере ныгый барды
Крестьян үз хуҗалыгына ябышып ята. хәтта җитәкчеләр ара сында да очрый андыйлар Соң. шулай булмаса. меңләгән күз алдында сигез тугыз гектарлап җир буш ятмас иде Бу инде, сөргәндә кыйпыл
чыкланып, чи калган урын гына түгел Монысы, әйтәм ич, күз алдында, ә олы юллардан еракта, басу түрләрендә файдасыз яткан җирләр бик күп җыйналадыр — Сәйфулов, башына бүтән уй килеп, сүзеннән тукталып торды — Баш агрономны селкетергә кирәк, бер атнада барлык колхоз-совхозларның җирен тикшертсен. Бөтен районда күпмегә җыела икән мондый уентык-муентыклар, белик без моны. Чыгыш ясаганда, иң саллы мисал булыр бу.
Институтта Гаян Сәйфулов имтиханнарга үзалдына сөйләнеп әзерләнергә өйрәнгән иде. Болай эшләү аңа фәннәрне төплерәк үзләштерергә ярдәм итте. Шушы гадәтен совхозга агроном булып баргач та. аннары совхоз директоры булып күтәрелгәч тә ташламады. Хәзер, идарә начальнигы итеп күчерелгәч, әйтәсе фикерен кат-кат уйлау кирәклеген тагын да ныграк аңлады Уентык карап йөргәндә үзалдына сөйләнүе аның урып-җыюга хәзерлек тикшереләчәк киңәшмәдә сөйләргә тиешле докладын эзгә салуы иде.
— Санап карыйк,—диде ул, машинасы турыннан күтәрелеп,- бу якта ничә бозау арканлаганнарын санап карыйк
Әмма уң уентыкта бозаулар юк һәм монысында үләннәр шәбәебрәк үскән иде Уентыкка менмәкче казларны ян-ягына пар ак тасмалар тегелгән спорт чалбарлы кыз бала юкә пумала белән елгага таба кире куалап йөри иде.
— И-и, җыклар, монда менмәскә куштым ла мин сезгә, ә-ә-нә, болынга чыгыгыз,—дип аңлатырга тырышты кыз казларга.— Тагын бер атнадан гына ярый әле сезгә монда менәргә, дидем ич. Тиргәтмәгез миннән, ату белермен үзегезне нишләтергә, ямегез.
- Нигә хәзер ярамый? — дип сорады Сәйфулов. Ул кыз янына якынлашып килә һәм аның сүзләрен ишетеп алган иде.
— Ярамаганга ярамый!
Кыз Гаянны күреп торган, шуңа күрә таныш түгел кешенең эндәшүеннән куркып төшмәде.
— Ай-яй, усал икәнсең. Пумалаң белән мине дә куып җибәрә күрмә, яме,— дип шаяртты Сәйфулов.
- Пумаласыз да куармын - Кыз, җитди күренергә тырышып, юка кашларын җыерып алды — Әнә бу мәйданны таптасагыз.
_ — Мин мин яр читләтеп кенә килдем бит,— дип акланып кулларын җәйде Сәйфулов, кызның олылар кушкан эшне башкаруын абайлап алды Әмма башкалар боерганны үзгәртергә дәрәҗәсеннән килүен бала алдында сиздертәсе итте: — Мин кусаң да китмим
— Китәрсез! — диде кыз сузыбрак. Хакимият мәсьәләсендә ул үзен идарә начальнигыннан өстенрәк тота кебек тоелды.— Нибуч! Казлар да кертмибез ич монда, чиратлашып саклыйбыз. Быел сабан туе монда була Былтыр Сул Тамакта булган иде. Белдегезме инде? Каздан таптатмаганны сездән.. Олы кеше үзе үк таптамаска тиеш.
- Алаймыни әле ул, син каравыл торасыңмыни,—дип, кыз каты- нарак килеп чүгәләде Сәйфулов.
— Шулай шул.
— Исемең ничек соң синең?
— Җәүһәрия.
— Сезнең дә казлар бармы соң монда? Аларын кумыйсыңдыр әле,— дип астыртын гына әйтте Сәйфулов — Юктыр үзегезнекеләр
— Нишләп булмасын?! Әле генә куып төшердем ич әнә Бер ата, ике ана, унтугыз бәбкә. Мин аларга камыр алып төшеп ашата идем Шуңа ияләнеп калдылар да үскәч тә яныма кабаланып киләләр. Үр дәкләребез дә ике оя безнең Ә-әнә, инеш төбен актаралар. Аларына су булса — шул җиткән, кич якта өйгә алып кайта башласам, судан чыгара алмыйча аптырап бетәм.
Сәйфулов Җәүһәрия күрсәткән үрдәкләрне саный алмады, алар ерактарак та һәм бәбкәләр арлы-бирле йөзеп буталышалар иде Ишле 68
оялар, ишле, санамыйча да чамалап була. Гаян, кыз тирәсеннән китмичә, азык көтеп торучы казларга карады Көр үсә каз бәбкәләре Күкрәген киереп, муенын арткарак каерып баскан ата каз бер генә талкыр горур итеп каңгылдады, аннары, урыныннан кузгалмыйча гына, башын жиргә уелдырып ысылдады.
Ә кем кызы соң син?
Әти белән әни кызы, бабай белән әби кызы,—диде Җәүһәрия. Сәйфуловның баласытып сөйләшүен ошатып җиткерми иде ул
Кыз. күпер төбеннән мәйданга менеп килүче бер оя казны йөгереп барып суга куып төшергәч. Гаян янына әйләнеп килде
Ә се;» кем? Теге машинаның шоферымы’
- Минме?
— Сез. дим ич инде.
Идарә начальнигы мин
— Ә-ә. белдем инде алайса! Сәйфулов дигән кеше. Аңлашылмый торган кеше
Ничек? - Сәйфулов кулындагы вак ташларны суга чәчеп жи- бәрде.
— Әти әйткән иде әнигә, аңлашылмый торган кеше. юк. адәм. диде, идарәнең яңа начальнигы, диде, аңлый алмыйм әлегә. дигән иде
- Кемнәр сон синең әти-әниең?
— Әти - председатель, әни китапханәдә эшли
- Кайсы председатель, авыл советындамы?
— Юк. колхоз председателе минем әти — Сәйфулов ни әйтергә бел мичә торган арада Җәүһәрия тезеп тә китте - Әти өйдә хәзер, энемне дә карый, кичен яшелчәләргә сибәргә инештән су да ташый, өлгерсәм, карлыганнарны күтәртермен, диде. И и. өйдә эш бетәме сон? Әни районга семинарга киткән көнне мәйданны саклау сәгатьләре безгә туры килде бит менә Тагын егерме егерме биш минуттан безнең чират уза инде, дип масаеп алды Җәүһәрия, кулындагы сәгатькә карап Энемне уйнатырга үзем урамга алып чыгам аннары Өйдә бабай да бар безнең, ул авырып тора шул. энем аның белән генә дә калгалый иде Бабай тиз савыга ла минем, аның сырхавының сәбәбе бәләкәй Аннары без аның белән бөтен йортны карап торабыз. Рәхәтләнеп эшләсеннәр әти белән әни үз эшләрендә Әти өйдә, дим ич, барыгыз безгә Әнә безнең өй. Сул Тамак урамыннан менгәч, авылның урта төшендә зу-ур тупыл күрәсезме, безнең капка төбен дәге тупыл ул
Сәйфулов. торып басып, тез асларын сыпырды Ул кыска жиңле соргылт күлмәктән иде. беләкләре су жиле бәреп кымыржыды. аларны алмаш-тилмәш ышкыды
Бүгенгә бармыйм сезгә,—диде Гаян һәм. машинасына таба бераз жир киткәч борылып, кулын күтәрде: — Исән булып тор. Җәүһәрия
Районнан килгән начальниклар безнең әтине күрмичә китмиләр иде ич
Күр син бу кызыйны, сүзгә беткән, ни әйтсәң дә чәтелдәтеп жавап кайтара
Мин китәм менә
Китсәгез соң Ялынмыйм
Җәүһәриянең үз ише белән сөйләшкәндәй тартынмавы сәбәбе председатель кызы булып иркәләнүдән түгел, ә аның ачык күңелле булуыннан икәнлеген аңлады Гаян һәм кызга, үз итәргә тырышып тагын күл изәде.
Машинасын кабызуга ук кузгатты да. кырт борылып, күпер чык канла ярамаса да. тизлекне алыштырып, килгән юлыннан элдертте Әмма ерак китә алмады, арткы уң тәгәрмәчнең сөйрәлгән кебек баруын гәүдәсе белән тойды Моторны сүндермичә генә артка чыгып карады
— Атасына сәлам әйткере! — дип сүгенде Сәйф улов.— Тәгәрмәч алыштырып ят инде хәзер, начальник иптәш. Ачу ташып кайнаган да! Бүтән чаран да юк. Авылда булсаң, берәр шофердан алыштыр- тыр идең дә, хәзер үзеңә кала, агайне.
Ул, чиста күлмәген салып, алгы утыргычка куйды, арткы утыргычка ябылган калын келәм өстеннән кара сатин халат алып киде
— Чепуха! Тәгәрмәч алыштырмаган кеше түгел без. Кирәк икән, моторының эченә кереп актарынабыз
Кылыкка килергә чыгар алдыннан Гаян Сәйфулов колхозга шалтыраткан иде. Председатель Әмир Хәкимовны туры китерә алмады Өенә кайтып китте, диделәр, ә председательнең өендә телефон юк икән. Хәйләкәр күренә Хәкимов дигән егеткәй, дип уйлаган иде Гаян, өенә телефон керттермәгән, карлыган агачларын күтәрткәндә, бүлдермәсеннәр ягъни. Әмир Хәкимовка биргән бәясе әлегә шушы иде аның, пред-седатель исә аның үзенә, әнә, кәттәрәк бәя тапкан: аңлашылмый торган адәм. Ә бит шулай кирәк, иптәш Хәкимов, эчеңдәге тышыңнан күренеп тормасын, ягъни мәсәлән.
— Гади колхозчыны тыясы урында,— дип район киңәшмәсендә ясаячак докладына әзерләнүен дәвам итте идарә начальнигы,— кайбер җитәкчеләр үз хуҗалыкларын баетуда аларга үрнәк күрсәтәләр. Әйтергә кирәк, җитәкчеләрнең мондый үрнәкләре кайчакта чикне-чаманы сикереп кенә үтә. Нәтиҗәдә посттагы агайларыбыз үз хуҗалыкларыида камыр-башак болгатудан, карлыган яфрагыннан телә чүпләүдән арына алмыйлар Мисаллар кирәкме’ Рәхим итегез Кылык колхозы председателе хөрмәтле Әмир иптәш Хәкимов көннең күп вакытын үз хуҗалыгында әвәрә килеп уздыра Телефоннан шалтыратасың, өендә, диләр, колхозына барып чыксаң, иптәш Хәкимов үзенең җимеш бакчасында кайнаша.— Сәйфулов яңа куйган тәгәрмәчкә үкчәсе белән тибеп -карады, машина җиңел генә чайкалды — Ярап бетмәс, бала сүзенә ышанып, район киңәшмәсендә Хәкимовка гаеп ташлау ярамас. Колхозы әйбәтләрдән санала Соң, Җәүһәрия, әти карлыган бакчасында, диде ләбаса, моны мин үз күзләрем белән күрә аламмы? Алам!
Гаян «Уазикжны авылга борды, колхоз председателенең йортын белә ул хәзер, зу-ур тупыл моннан ук күренеп тора.
Күпергә җиткәнче, уентыкларны тагын күздән кичерде Сәйфулов Шәп җирләр, әйтәсе дә юк. Яшелчә үстерү өчен бигрәк тә Күп табыш алып булачак бу җирләрдән. Әйе, уңдырышлы уентыкларны сабан туе мәйданы һәм бозау арканлау урыны итеп кенә карап та була Җәүһәрия, колхоз председателе кызы, мине, аңлашылмый торган кеше, дип атаган кеше. . адәм кызы, шулай бәяли. Бала акылы, әтисе әйткәнне кабатлый Сабан туе мәйданын каз-үрдәктән саклаучы кыз кадим карашлы әтисе сүзләрен кабатлый, әлбәттә Мине дә куып җибәрмәкче, әй. Районный җир хуҗасын, мине...
Идарә начальнигы, авыл белән күперне тоташтырган дамба беткән төштә уентык өсләтеп, таллар рәтеннән Сул Тамак урамына таба салынган бормалы юлга керде. Анда машиналар йөрүдән ике ызан сизелерлек тирәнәйгән иде.
— Карачы,— дип тагын үзалдына әйтте Гаян,— бу пар ызаннар арасы каш сыман икән ич! Дамба бүлгән уентык ике күз икән дә ярлар өстеннән кыйгач кашлар сузылган икән Әкәмәт Авылнын күзләре...
Сул Тамак урамының зур тупыллы йортын узарак туктады Сәйфулов, машинасын капка турына ук куярга иде исәбе башта, әмма астына җәйпәк ак ташлар кыстырылган юан бүрәнәдә утыручы картны күргәч, каршыдагы бакча киртәсе буена елышты Машинасының ишеген ачык калдырып, карт янына килде.
— Исәнмесез!
— Шөкер. Иминлек әлегә.
Сез Әмир Хәкимовның әтиседер, мөгаен
Газизҗан карт
Мин идарә начальнигы Гаян Сәйфулов булам
- Беләм Күргәнем бар сине.
Сезгә турылап килүем
Монда туктагач, шулай, әлбәттә. Тик мин түргә чакырганчы. * машинаңның ишеген ябып куй
Торсын ачык! Көн бик тә бөркү булыр Кабйнага да сулыш 2 алу кирәк ләбаса.
Ишек ачылыр өчен генә түгел, ябу өчен дә
Торсын,— дип артка кул селтәде Сәйфулов — Зыян юк
Кош-корт кереп кунакламагае. г
Таныкнын мие машина эченә үк алып керерлек эшләмәс
Нишләп хәзерге тавыкның мие эшләмәсен икән? Инкубаторда S чыккан чебешкә техника тумыштан ук таныш Бик теләсә, руленә кунып. ♦ машинаңны да җилдертер замана чебеше Газизҗан, каш астыннан 5 гына карап. Сәйфуловны бөтен буена сөзеп чыкты — Утыр, монда тупыл < күләгәсе, җиләс
Төксе йөз белән каршылавын яшерми Газизҗан Ләкин Сәйфулов 5 җебеп төшә торганнардан түгел, үзенең хаклыгына аермачык инанган £ чакта олысына яшенә турыдан бәрергә тарсынмый Шулай да бу очракта J картның кәефен бөтенләй үк бозасы итмәде Колхоз председателенең әтисенә ярау нияте юк иле аның уенда. Җәүһәрия сүзләре исенә төште дә сырхау Газизҗан белән әңгәмәне үзенчә төпле юнәлешкә җибәрергә булды Бүрәнәнең карт күрсәткән төшен, утырганчы, учы белән сыпырды Ярылмый торган әйләнмә карама агачы икән шул капка төбе бүрәнәсе, дип искәрде, бүтәнгә ярамаганга күрә монда сузып салганнар Югыйсә, хуҗалыкта башка кирәген тапкан булырлар иде. мал кадерен белүче агай күренә Газизҗан карт, председатель Әмир Хэкимовнын әтисе
Кәефегез ничек соң. Газизҗан бабай? дип сүзне яңартты Гаян
Картның ашыгып җавап кайтармасын абайлап, читләрен кара төкләр басып тарайткан маңгаен учлары белән алмаш-тилмәш сыпырды Маңгаена һәм хәтта күз төпләренә төкләр үсеп аптырата аны Эскәк белән йолкып та карый, ләкин барыбер бетерә алмый Студент чагында университетта астрономлыкка укучы берәүнең бөтен йөзен кырып йөрүе турында ишеткәне бар иде аның Әллә Гаянның да йөзе төккә төренүенә кыргый зат сыман! ишарәләп сөйләделәр инде бу мәзәкне Шуннан сон ул да маңгаен кырмакчы булган иде Нидер тыеп калды аны шушы юләр уеннан, шул чакта бөтен йөзен бер тапкыр кырса, йөрер иде хәзер адәм гыйбрәте булып Җитәкче эшкә күтәрелү түгел, кеше күзенә күренергә дә хурланыр идең. Әле кырып гадәтләндермәгән килеш тә төкләрне йолкып бетерә алмыйча алҗый
Газизҗан кымшанды, Сәйфуловның соравына җавап кайтарырга җыена ахрысы Түгел икән Карт, ак күлмәгенең изүеннән чеметеп тотып, күкрәген җилләтге Тирән галошларын ышкып кына салды да аякларын чирәмгә сузды Шуннан соң гына
Шөкер, дидем ләбаса, днп Гаянның соравына төксе җавабын кайтарды
Авырын тора, днп ишеткән идем
Җәүһәрия сүзе
Әйе Аны мин күпер төбендәге уентыкта очраткан идем
Анысын кайтып керүгә ук миңа ирештерде Әле. энесен җнтәк ләп, уйнарга чыгып йөгерде Килен китап укырга өйрәтә торган семи нардан баш тубалландыргыч киңәшләр төяп кайтырга тиеш Әниләренә булышасы иттеләр бугай, киңәшмәдән алган йөге ялгызына авырга килмәгәе, дип Каршыларга киткәннәрдер Тик әниләре төшләр узмыйча кайтмас
Жәүһәрия башлы бала күренә, андый ярдәмгә ашыгуы бик тә мөмкин,— дип көлемсерәде Гаян Тик ул сезнең авыруга гына дәва- шифа таба алмый икән. Бабайның сырхавы әби кайтуга ук бетәчәк, ди. Сәер шунысы...
— Син. Сәйфулов иптәш, кеше җанын аңлый торган начальникмы соң? Әллә түгелме?
Газизҗан. Гаянның күзләренә текәлеп, шактый озак карап торды. Берсен-берсе өйрәнеп алдылар алар. Элгәре Сәйфулов карашын картның йөзе буйлап йөртә башлады. Төскә-биткә чибәрләр рәтенә бастырып булмый Газизҗанны, җәенке курнос борын, иреннәренең тупас калынлыгын сакал-мыегы да яшерә алмый, ә битенең тиресе шома, өлгереп җиткән егетнекедәй, ялтырап тора Юк. беренче боз кебек шома. Боз кебек салкындыр Бу абзыкайның йөзен бүгенге челлә дә җылыта алмыйдыр, дип уйлады Сәйфулов. Бетмәс салкынлык бар йөзендә, тимер салкынлыгы,’ диимме, салкынлык кына да түгел, ә ниндидер... ныклык, тимер катылыгы. Усал кешесендер син, Газизҗан карт, кем әйтмешли, усаллыгың йөзеңә чыккан. Әллә усал гына да түгел, ә явыз бәндәме син, Газизҗан иптәш? Нечкә күңеллелек сиңа бөтенләй ят сыйфатмы? Кеше җанын аңлау турында сөйләнәсең шулай да...
— Нигә җавап кайтармыйсың? Мин синнән кыеш-мыешсыз сорыйм лабаса: кеше җанын аңлыйсыңмы син? Әллә, ит-сөт һәм бүтәнне күбрәк булдыру өчен, мал-туарны кешедән алгарак чыгарасыңмы? — дип. мәйданда билгә сөлге салырга җыенган кебек итеп кулларын түгәрәкләп алга сузды Газизҗан.— Әйт. Юкса, синең белән сүз боткасы куертырга ният итмим.
— Кинәт чоңгылга чумасың, Газизҗан бабай! Чирканчык алу кирәктер элгәре,— дип башын чайкады Сәйфулов.— Дусларча әңгәмә кору хәерлерәк.
- Шулай да, үзең әйтмәгәч, соравыма җавапны табарга тиеш булам Кешеләр белән сөйләшүең гел дусларча булса, бик шәп тә канә. Белмим шул, алай ук микән?!
— Төрлечә булгалый инде, эшем җаваплы, әрләгән чаклар да бар, мине дә ачуланалар
Капка астыннан ап-ак тавык чыкты Кабарынып, түшенә кунган тузанны какты да. көдерәеп кенә атлап, Газизҗан янына узды һәм аның янәшәсенә менеп кунаклады. Карт аны йомшак кына сыйпады, ак тавык, шушы иркәләү өчен рәхмәт әйткәндәй, Газизҗанның кул аркасына томшыгын тидереп алды һәм, җиргә сикереп төште дә, шулай ук эре кыяфәт белән читкә китеп барды.
— Кулга ияләшкән икән ич бу тавык. Сәер.
— Иркә җан һәм чытлык та. — Газизҗан кулларын тез башларына куйды - Әйе, сәер хәлләр бар дөньяда. Беренче карашка. Ә төптән уйласаң, сәер дигәнебез дә гап-гади аңлаешлы нәрсә икән. Менә син минем авыруның карчык кайтуга ук бетәсен ишеткәнсең. Ниткән сәер сырхау икән, дисең инде син,— Газизҗан башын салмак кына чайкады да: — Сәерлек юк монда,— дип өздереп әйтте.— Кеше күңелен аңлый белсәң әгәр.
— Бәлки, аңлап җиткермимдер, ә...
— Бәлки, бу киресенә беткән картка ачылып бетәсем килми, шуңа күрә аңлавымны сиздермәскә тырышам, дисеңме?
— Бәлки,— дип кырт кисте Сәйфулов та.
— Бәлки генә түгел, чыны шулай. Ә беләсең килсә,— дип Гаянга таба кинәт борылды карт,— карчыкны сагынудан авыруга сабышам мин! Әмма замана карчыкларының исе киткән ди мондый сәерлеккә! Син сагынудан үлеп барасың, ә ул әнә гүләнҗәдә! Кичә иртүк киткән иде күрше авылга. Минем анда ике сеңлем кияүдә. Шулар янына. Кайтмый һаман.
— Мине төксе каршылавыгызның сәбәбе менә нәрсәдә икән.
Әйтәм ич. сагынуыннан үл хет! һәм авызына су салучы да юк.
О-о. арттырып җибәрдегез. Газизҗан бабай'
Нигә? Шулай түгелме әллә? Малайның колхоз эшеннән башы чыкмый, килен китап укырга өйрәнә. Җәүһәриясе энесе Җиһангирны ияртеп шыпырт кына чыгып шылды, карчык кунактан кунакка чаба * Икесе дә болын хәтле кара-каршы өй вә каралты-кура Газизҗанга Z гына кирәк, һе, тавык белән сөйләшергә дә өйрәнерсең! Өйрәнмичә! f Синен дә рәтле сүзең юк, ичмасам
Сәйфуловның ни йомыш белән килүен оныттырды Газизҗан карт. 1 әнгәмәне үзе теләгәнчә алып барды, монда үзенең хуҗа икәнлеген - әле капканы кергәнче үк сиздерде
Гаян учлары белән шома караманы сыпыргалады Китеп барырга j кыенсынды ул, чөнки болай эшләү киМ дигәндә дорфалык булыр иде. t ә Газизҗан моны гафу итмәячәк Килүе максатын турыдан туры әйтергә ♦ дә кыюлыгы җитмәде. Соң, Сәйфуловның председатель Әмир Хәкимовның = хуҗалыгын күрергә теләве тикшерү, хәтта тентүгә керү кебегрәк булып < чыга бит. аның исә моңа хокукы юк. Дөрес, эш дәрәҗәсе зур. авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, партия райкомы бюросы члены ул. әмма тентүгә прокурор гына вәкаләт бирә, әле дә шунысы исенә вакытында төште.
— Улыгызны өйдә дигәннәр иде бит. диде начальник, бүтән сүз таба алмыйча.
Өйдә! Чыгып качканына биш былтыр. Карлыганнар җиргә иелеп төшкән, күтәртергә кирәк. Хәзер гадәткә кереп бара бит: бер эшне башлыйбыз да. аны ташлап, икенчесенә тотынабыз и тәк дәли Ярты.- йорты эшләүгә күнектек. Минем малай да шул якка каера Әнә ич. бер төбен дә күтәртеп бетермәгән
Картның сүзләре үз хуҗалыгын алга чыгару булып тоелды Сәйфу- ловка. Әмма ул эш яшеннән күптән чыккан Газизҗанны үгетләп торуны кирәк санамады. Әйе шул, басу юлына үз кирәгендә генә чыгучы бабайдан хәзер күмәк хуҗалыкка ни файда, шуңа күрә авыл агаеның тыр- пайган сырт йоннарын уңайга сыпырасы итте Сәйфулов
Начар председатель исәпләнми улыгыз, йорт җир карарга вакыты җитмидер.
һе. начар эшләсен тагын! Ни хакы бар аның килделе-киттеле эшләргә?! һе. җитмәгән ди сиңа вакыты' Кая киткән ди аның вакыты’ Үзең теләп җәһәннәмгә олактырсаң, әлбит, булмас вакыт, булмас Тукып тормасаң, аркылыны буйга да алып салмас иде синең председателең!
Минем председатель
Кемнеке соң?
— Сез. барлык колхозчыларыгыз, сайлап куйган бит аны башлык итеп.
Районнан кушмасалар. без башка берәүне сайлаган булыр идек, бәлки. Әйтик, әтисе сүзен тыңлый торган егетне. Бәлки Газизҗан иреннәрен кыса төшеп тукталып калды Тешләре шыгырдаганы ишетел де. Нигә мине председатель итеп калдырмаска тиешләр иде ди әле?!..
Сәйфулов. көтелмәгән сүзләрдән сискәнеп, урыныннан торды, картка текәлде Шаяртмаган сыман иде Газизҗан, идарә начальнигына серен чишүе дә түгел иде аның бу теләге бу юләр хыялы Әйе. Газизҗан бабай, синең җанны аңлавы ай-һай кыендыр, карчыгың ла шуңа күрә, синең бәйләнүләреңнән котылып тору өчен, ягъни ялгызыңны калдырып, кунакка бару сылтавы белән чыгып сызадыр яныннан
Гаянга Газизҗан аның ни-нәрсә аңлавын сизеп торадыр кебек тоелды, әңгәмәдә дилбегәнең карт кулында икәнлеге шиксез иде Әмма Сәйфулов та сүзен аста калдырмас өчен көчен кызгана торганнардан түгел Бигрәк тә соңгы вакытта үз сүзен сүз итәргә гадәтләнде ул Газизҗанның тел төбенә нинди фикер яшеренүен аңлауны кирәк сана
малы Йомшак сөйләшүне тупаслыкка кырт әйләндерә алу гадәте «стен чыкты.
— Хәзерге заманда председатель булуны уенга саныйсыз икән. Карт инде сез колхозга җитәкчелек итү өчен, бик карт.
Газизҗан эндәшмәде, анык күзләрендә астыртын елмаю чагылды, ачуы кубуы күренмәде. Сәйфулов, җирне сытарга теләгәндәй каты басып, карама бүрәнә буенда йөренде. Ләкин карт мондый түрәлек йөрешенә гамьсез иде. Начальникның горурлыгын каты чеметте авыл агаеның бу битараф кыяфәте.
— Житәкче булу өчен белем кирәк хәзерге заманда, дип ачуын тыймады Сәйфулов. — һаман председатель буласыгыз килә. ә. Малаегыз...
— Улым...
— Хуҗа булуы гына җитмиме? Соң, сезнең кайчандыр алган белемегез дә коелып беткән ләбаса. Әле укыган булсагыз. Карт инде сез. Тормыш һәрчак яшьләргә йөз тоткан. Картайгансыз, Газизҗан бабай.
— Яшь түгел. Беләмен. Еш кабатламасаң да. Сиксәннән өстә. Туксанга өмет бар. Йөзенә дә.
— Ә йөрәк яшь, ә? Житәкчелеккә менәргә исәп. Юк инде, сездән җитәкче чыга алмый. Хәзерге заманга исә, социалистик авыл хуҗалыгына ягъни, түрәләр кирәкми —Сәйфулов, башын селкеп, йорт-җиргә ишарәләде — Сез шул, менә, үз байлыгыгызны ишәйтегез. Көчегез җитеп.
Карт куллары белән этенеп торып басты. Жәһәт иде аның .хәрәкәте.
— һәм ишәйтәбез! Көч җитә. Шөкер.
Газизҗан кечкенә капка келәсенә басты да икенче кулының бармак очлары белән генә уртадагы түгәрәк бизәккә төртте Бәләкәй капка йомшак кына ачылган уңайга теге яктагы сихри... серле дөнья киңәя барды Сәйфуловның күзләре челт-челт йомылгалап ачылды, тик эчке яктагы бер нәрсәне дә ап-аермачык күреп җиткерә алмады. Чынлап торып күзе уйный иде аның.
— Уз ишегалдына,— дип кулын сузып күрсәтте Газизҗан. Багананы төргән яшел тактага таянгач, учына кытыршы нәрсә тиде, һәм буяу төерчеген җәйпәк тырнагы очы белән куптарды - Кер. дип кабатлады ул, кинәт сүзсез калган Сәйфуловка баш кагып.— Сизеп торам лабаса. председатель йортын күрәсең бик тә килә. Йөзеңә ат башыдай хәрефләр белән язылган Председательнең байлыгын тикшерәсең килә. Машинаңны пыранлатып безгә турылавың шуңа ич.
Начальникка морадын яшерергә урын калдырмады хуҗа карт.
— Минем тентү ниятем юк. — Сәйфулов бу кискен сүзләр белән, акланудан бигрәк, үзенең кызыксынуын урынлы санавын исбатларга тырышты.
— Ха'— диде Газизҗан, башын мыскыллы тайчандырып. Моңарчы аның картларча тигез ишетелгән тавышы шушы ярым-йорты сүздә генә тупас калынаеп алды.— Кем тентүгә кертсен ди сине? Прокурордан рөхсәтең юк лабаса Ә прокурор андый рөхсәт бирмәячәк. Ни өченме? Чөнки минем байлыгым хәләл икәнлеген белә ул. Байлыгым инде, агайниш, чынлап та бар!
Сәйфуловның өнен алды белемсез авыл карты Газизҗанга карап сүзсез тора бирде Гаян, картның карашын тота алмады, ә хуҗа, читкә караса да, начальникны үтәли күрәдер кебек иде.
— Кер! Юлыңа арата салмаган лабаса. Тукталып калырга Теләгеңне бик тә чирак хәл кылмакчы идең, әй. Газизҗанның акылын тайдырмакчы идең хәтта ки.
— Астыртын кеше икәнсез, Газизҗан бабай.
— Минме?' Менә син, ә! Әллә татарча аңламыйсыңмы соң син? Астыртып адәм — ул син. Колхоз башлыгының байлыгын син астыртын гына тикшермәкче идең бит, астыртын эш итмәкче идең, әлбит Мин. агайниш, гомерем буена астыртын булмадым, һәм синең белән саф
сата сатканда да. Әйтәм ич, карчыгымның кунактан кайтуын сагынып көтәм мин Аяладыңмы3 Сагынып!
Аңладым
Аңладың пычагым' Бүтәннәр күңелен күрә белгән кешенең чырае якты була аның. Ә синең йөзеңдә явызлык дүрт япьле сәнәк ф белән кыеш-мыеш итеп язылган килеш һаман юылмыйча тора *
— Мин ачулана да алам бит
Куркытты!
һәм сез уйлаганча мескеннәрдән дә түгелмен
— Өректем!.. — Газизҗан. куган кебек итеп, кулы белән ишарәлә- з де.— Житте. Озакка китте сүз боткасы Син, Сәйфулов. минем белән = кирәкле әңгәмә кыласың килсә, үзеңне алланың кашка тәкәсенә тиңләмә i һәм мине бер үк сүзләрне кабатлаттырмакчы булма Югыйсә, минем i кабатларга теләмәвем бар бит Кер. дидемме?
- Соң бит. • дип мәгънәсез аклана башлады Сәйфулов Аяклары ♦ алга да атламый, кире борылып кул селтәргә дә көче җитми, тәмам = бөтереп алган иде аны сиксәннән узган егәрсез дигән карт, әйтерсең. * бармакларына җеп асып, курчак итеп уйната иде Газизҗаның һәм * ишегалдына атлатты ул авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигын
— Шулай булгач, нигә терәлеп каттың? Тентү тагын син җебегән " явыздан Тентү дигәнең әбсәлүт орына алмый миңа Заманында бер у тапкыр тентеп карадылар, бик җиткәнгә саналыр шунысы да. агай- и иш.
Ишегалды зур һәм чирәмле икән, аркылы-торкылы ташланган әйбер-сәйбер юк монда Өйалды баскычыннан урам капкасына, лапаска һәм каршыдагы алма бакчасы эчендәге коега таба таштан җәелгән сукмакларны еш себереп торалардыр хуҗалар, тыгыз тезелгән ташлар чиста, юылган кебек ак.
Лапас авызындагы оясы яныннан Сарбай торып басты, сузылып киерелде, Сәйфуловны куркытып балагына кагылып үтте дә йорт нигезенә гамьсез генә терәлеп ятты Чит кешеләр кереп йөрүенә күнеккән, күрәсең, өрмәде Хәтта ырламады да дәү эт Юаш булса да байлык сакларга асрыйлардыр, дип уйлады начальник
Тими ул, диде Газизҗан, өйалды ишеген ачып җибәреп Ачуын китереп котыртмасаң һәм ихатадагы әйбергә кагылмасаи Сәйфулов бүрәнәдән һәм нарат тактадан салынган абзар-курага карап тора иде Сарысы да уңмаган әле аларның.
Былтыр гына яңарттык,- диде хуҗа, начальникның кызыксынуын аңлап Бик искергәннәр иде, җылы абзарның аскы ниргәләре череп беткән булган, утынга да ярамады Авылдашлар. Газизҗан карт абзар- курасын музей әйберсе нтмәкче икән, дип мәзәк чыгарганнар иде. Тотынырга нигәдер кул җитми иде шул. Башлагач, тиз тоттык тагын, ике малай белән өчәүләп бер җәйдә тергезеп бетердек Акча булмаудан түгел, акчабыз җитәрлек. Бер йорттан алты җанның дүртесенә акча килеп тора бит. Әле. Газизҗан Гаянны, өйгә керергә ишарәләп, алга уздырды, бер айда минем пенсияне, икенчесендә карчыкның пенсия акчасын Тынычлык фонды кесәсенә салып барабыз Нигә алмашлапмы3 Карчыкның да өлешсез каласы килми чөнки Шулай Монысы бердән Икенчедән ки. сугыш булмасын, дибез Җиңүнең кырык еллыгын гөрләтеп бәйрәм иттек Нигә зурдан куптыкмы? Дөньяны тап калдырырга Ватаныбыз лаеклы чөнки Димәк, мин-дә лаеклы моңа. Гаян туганкай Алай да бәйрәм сугыш бәйрәме булды, хезмәт бәйрәме түгел, сабан туе түгел ягъни Сугыш һай. иптәшкәй, бик саллы тондырды соңгы сугыш безгә' Афәттән соң кырык ел узса да. югалту-зыяннарны хәзергәчә санап бетерә алмыйм Мин санап бетерә алмыйм* Аңлыйсыңмы син шуны3'
Газизҗанның бу хәбәрләре Гаянны тагын аптыратты Алар болдырда аяк киемнәрен саллылар.
— Аңлыйм,— диде Гаян, урам башы өйнең бусагасына җиткәч кенә.— Аңлыйм.
Гәрчә хуҗа картның сүзләре аның анына сеңмәгән иде 1 азиз- җан исә Гаянның бу халәтен сизде, аңлаудан ерак икәнсең әле син. агайннш, дип уйлады, фикерен тәфсиллисе итмәде, егылганны тәпәләү аның гадәте түгел.
Бүлмә тактасы буендагы озынча өстәлдә җиз самавыр утыра Дәү түгәрәк подноста, самавыр борыны төбендә үк, пар чынаяклар эченә шакмаклы тастымал чокыраеп төшкән Өйдә җиһаз күп түгел, телевизор да күренми, анысы каршы як өйдәдер, мөгаен Монда исә күзгә иң бәрелгәннәре — түрдәге ак кашага да тәрәзәләрнең һәр ике ягы саен эленгән киҗеле озын сөлгеләр иде.
— Сүрелгән бу бөтенләй дә,—диде Газизҗан һәм. самавырны мич алдына куеп, ут яңартасы итте — Кайтып җитми бит һаман, карчыкны әйтәм Хатын-кызның ялгызын гына кунакка җибәрсәң, дөньясын оныта инде. Син. начальник иптәш, газеталар актара тор. югыйсә, вакытың калмыйдыр очеркылар укырга. Әбине әйтәм, кайтмыймы икән, чыгып карыйм әле. Түбән оч ягыннан кайтырга тиеш Коймалар буйлап менсә, моннан күрмичә дә калырсың. Әбине әйтәм. урам уртасыннан йөрми хәзер, ә кыз чагында, әле килен булгач та. урамның читенә чыгуны бар дип тә белми иде.
Әмма Газизҗанга чыгып китәргә туры килмәде. Гаянның газеталар арасыннан идәнгә очып төшкән хатка үрелүен күрде ул.
- Хат та бар икән монда. Газизҗан бабай, - диде Гаян иелүдән кысылган тавышы белән.
— Ж.әүһәриягәдер, аңарга көн саен чит илләрдән хатлар килә
— Юк, оныгыгызга түгел Нәкъ сезгә атап язылган. Хәкимҗан Газизҗанына, диелгән.— Гаян, урыныннан торып, хатны Газизҗанга сузды.
- Әбине көтеп, почтаны актарып карарга да онытылган Кемнән икән сон5 Яшьлек заманындагы кызлардан була алмый, чөнки Сәхәрия әбиеңнән бүтән берәүне дә яратмадым,—дип шаяртты Газизҗан Хатны кулына алгач, аны ераграк тотып, кемнән икәнлеген укымакчы булды Ләкин конверт тышында кире адрес юк иде. Адресатын чынлап та сәер язганнар район һәм авыл исемнәреннән соң, татарчалап «Хәкимҗан Газизҗанына» диелгән.
Газизҗан конвертны ябыштырылган төшеннән куптарып ачты, түрдәге урта тәрәзә янына барып, кына гөл чүлмәге төбеннән күзлеген алып киде Туры сызыклы дәфтәр битенә эре һәм калтыравык хәрефләр белән язылган беренче сүзләрне укуга ук, агач чөйгә эленгән киҗеле сөлгене тарттырып, тәрәзәнең уң яңагына сөялде. Гаян аның хатны дикъкать белән укуын, йөзендә канәгатьләнү яки ачу кубу чаткыларының еш алмашынуын эндәшми генә күзәтеп утырды Әйе, хатка битараф түгел иде Газизҗан карт
— Мә. укы,—диде йорт хуҗасы, хатны Гаян Сәйфулов алдына өстәлгә куеп.— Идарә начальнигы буларак, син дә җавап язарсың Уйланырга шәбрәк булыр үзеңә Югыйсә, колхозлашуның асылын оныт- калап җибәрә хәзерге җитәкчеләр Кайберләре. Тутырып әйткәндә, күбесе оныта Сине кайсылары исәбенә кертергәдер — хәзергә белмим Миңа ярдәмең кирәк булган өчен укырга кушуым түгел Моңарчы мондый хатка җавап язганым булмаса да, табармын белермен нәрсә язарга Анлык башым эшләми түгел. Түгел! Бу хатка җавап яза алмасам, яшәвемнең мәгънәсе югалыр иде. Ә мәгънәсезлеккә бу яшемдә аерата бара алмыйм. Хәер, ярдәмең дә кирәк булуы ихтимал Укы һәм уйлап бак хәзер колхозда эленке-салынкы эшләүче агай безнең сыйнфый дошманыбыз буламы яки ул нибарысы ата ялкаумы? Без ярым падай килеш чын күңелдән инанып күмәкләшкән замандагы кулактан нәрсә белән аерыла соң бүгенге хөрәсән? Әйтә аласыңмы5
Мин хатның эчтәлеген белмим ич Сорауларыгызнын хикмәтенә төшенмим •
Шу на күрә укы. дим бит
- Әмма.
Шулаймы? Танымыйсыңмы
Сәхәрия карчык күрше авылдан һаман кайтып /китмәде. ♦
Самавыр яңарды. Газизҗан ике чынаякка чәй ясады Алар чәйне ? сөйләшмичә генә эчтеләр. Карт уйга чумган иде. Гаян Сәйфуловны * чакырып кертүен онытты ахрысы ул
Идарә начальнигы саубуллашты, ләкин йорт хуҗасы моңа казак g салмады Хәкимлсан Газизҗаны көтелмәгән хатка җавап язарга утыр- Z ган иде инде Тимер кызган икән, димәк, вакытында чүкергә кирәк j аны.
Колхозлашу елларында районнан бер йөз кырык кулак хуҗалыгы « сөрелде. ' =
Кылык авылыннан сөргенгә җибәрелгән бер генә гаилә булды, ә < гаилә башлыгы Арысланбәк үзе - сәүдәгәр һәм революциягә чаклы * җир биләүче, хуҗалыгын алып баруда һаман да бүтәннәр хезмәтен * нән файдалануы, ягъни изүче сыйныф вәкиле булуы өчен, нэптан сон д хөкемгә тартылып, тиешле җәзасын алган иде Өч кулак, бөтен гаилә- т ләре белән, берсенең тәпи баскан гына игезәк малайлары да бар иде. куылуларын көтмичә, караңгы төндә чыгып качты Җигүле пар атларын тимер юл станциясе янында тугарылган килеш чирәм ашап йөргәндә таптылар Аларнын атлары һәм калдырып киткән башка мөлкәтләре колхозның бүленмәс фондына алынды Бу өч кулак авылдан чыгып качкан төндә Әлгый Фәсахетдине исемлесенең игезәк малайлар аныкылар иде ике катлы йорты, абзар-курасы янып көлгә әйләнде Авыл кешеләре артыннан эзли чыкмасыннар, янгын сүндерү белән мәшгуль булсыннар өчен ут төртеп киткәннәр, дип фараз кылынды Куып җибәрелүче гаилә кешеләре дә. чыгып качканнары да хәзергәчә бернинди хәбәр бирмәделәр Аларнын язмышы билгесез
2
1984 ел. иртә көз
Урман янәшәсендә аты юл Анда көз боткасы чыйрый Урманга сыенып тар сукмак сузыла. Аңа яфраклар тушәлә
Яфраклар коела. Ашыгып коелалар Ашыкмыйча ярамый Җнр күкрәгенә җайлап ятмаса, холыксыз җил яфракны тәгәрәтә-очырта әллә-ә кайларга алып китәчәк тә. бәрелгәләүдән чәрдәкләнәчәк ул Җилсез чакта һәм көн яктысында үз агачың төбенә төшеп түшәлүең хәер, үз агачың тирәсен бизәү бәхет
Әллә соң яфраклар Каюмны әйдәп бөтереләләр дә аның барыр сукмагына йомшак палас булып түшәлү өчен ашыгалармы икән
Сукмак буенда усак ботагы ята Кайчан сынды икән сабыйкай1 Җил көз хәбәрен салганчы инде, чөнки яфраклары хәзер дә коелмый, атар. бөрешеп, кара чуклар булып катып калган Шулай шул. сынган ботакның яфраклары карая Тирән җыерчыклы бу яфракларның төсе котсыз кара кинәт килгән кайгы сыман
Имән, әнә. яфрак коярга атлыкмый, бөреләрен кышын салкын тию дән саклаячак аның яфраклары Үзе каты булгангамы инде, каты суык лардан бик курка ул Ботагын тиз сындырмый имән, җелеге нык аның Тор мыш табигать серләрен төпченеп өйрәнә имән акыл иясе кебек
Каюмның җилкәсенә юкә яфрагы кунды һәм төшми дә төшми Шушы яшь юкәнекеме икән бу яфрак1 Йомшак агач юкә. узенчә сылу Җан
җылысын һичкайчан кызганмыйча сиңа кызуланып бирә юкә мәрхәмәт иясе шикелле.
Кайгы...
Акыл...
Мәрхәмәт...
Әллә соң боларның гел дә киресеме һәм санау тәртибе бүтәнме: Ахмаклык...
Шатлык...
Явызлык...
Яфракны җилкәсеннән алып куен дәфтәре арасына кыстырды Каюм. Көз башы хозурына сокланып, арттан машина килүен дә сизмәде ул, машина аның турысына туктап кычкырткач кына юл ягына борылып карады. Яшел «Жигули» хуҗасы ишекне ачып
— Утырыгыз,—дип Каюмны чакырды, тукталган уңайдан шакмаклы кызгылт калын косынкасын рәтләп бәйләде.
«Хатын-кызның иң матур хәрәкәте — яулыгын бәйләве. Яулык бәй ләгәндә шөкәтсез хатыннар да сөйкемле күренә»,— дигән уй килде Каюм ның башына. Әмма ул, кинәт купкан бу уйны вакытсыз һәм кирәксез санап, аны җәһәт онытты һәм. кулын күкрәгенә куеп:
— Рәхмәт.— диде — Жәяү генә, минем сәфәрем ашыгыч түгел.
— Ихтыярыгыз
Машина пычрак боткасын ипләп кенә ерып кузгалды Аның артыннан сузылган эзләр теләр-теләмәс кенә йомыла бардылар Ерагай ган саен машина кызулады Хәзер инде сыеграк пычрактагы янәшә эзләр дә кабаланып күмеләләр иде.
— Олы юл һәм тар сукмак, — дип сөйләнеп куйды Каюм - Абыйлы- энеле кебек Әллә апалы-сеңелле кебекме? Әллә абыйлы-сеңеллеме? Әллә апалы-энелеме соң юл белән сукмак? Әллә... акыллы белән тиле кебекме һәрхәлдә игезәкләр дә түгел алар...
Бу уйларын да кирәксезгә чыгарды Каюм һәм аларны күңеленнән шулай ук җәһәт куды. Баш катырмыйча да була лабаса - көзнең кичке як табигатенә сокланып, шушы йомшак сукмактан салмаклап атлауга ни җитәр соң?! Күңелсез’ уйларга бирелер вакытлары алда әле, йомышы җиңелдән һәм кызыклыдан түгел Ә бәлки...
Йомышының уңасын-уңмасын фараз итәргә өлгермәде ул, бая узып киткән «Жигули»ның юл уртасында көчәнеп пычрак боткасы туглавын күрде Каюм апарага әйләнгән юл читенә килеп туктаганда, машина хуҗасы:
— Начар шофер булдың ла син, Рәсиха,— дип үзен әрли иде Ихш уңмаган Рәсиха — Ул машина бүксәсе тигән төшне тагын да иелебрәк казырга кереште.
— Рәсиха исемле икәнсез,— диде Каюм һәм, сүзне җайсыз башладым, дип уйлады.
— Ә-ә, сезме, куып җиттегезме.
Рәсиха башын чөерде, һәм кыска чәчләре артка сирпелеп ятты. Аның йөзенә кызыллык йөгергән һәм яшьлеге җуелмаган бу түгәрәк йөзне елтыр-якты күзләре матурлый иде. Чибәрлекнең сере, мәгънәсе, галәмәте шул күзләрдә иде. Тормышка гашыйклык яктысы иде бу күзләрдә. Машина астын кабат казырга тотынгач, шома чәчләре, алга төшеп, Рәсиханың йөзен йәнә каплады. Ул, машинадан косынкасын алып, аларны нык кысып бәйләде.
— Ничек булышырга икән соң сезгә? Минем ботинкаларны пычрак килештермәс,— дип шаяртмакчы булды Каюм, әмма сүзләренә үзе үк аптырады: ир җаны була торып, ничек ярдәм итәргә кирәклеген белмә инде, йә. Нигә соң башта керделе-чыктылы уйлар тулгана да, авыздан мәгънәгә туймаган сүзләр ук кебек атыла5
— Теләк булса, җае табылыр Монда хәйран казыйсы икән Рәсиха көрәген ачык ишеккә сөяде.— Портфелегезне бирегез, кабинага куйыйм. Ә ботинкаларыгызны менә бу резин итекләргә алыштырырсыз
Машинаны чыгарганчы кичке имәзә җитте Инде сукмакка яфраклар түшәлми, олы юл боткасын эңгер-меңгер салкыны кхерта башлаган иде.
Утырып барырга теләмәгән идегез дә. барыбер сезнеңчә булмады Рәхмәтегезне юл баткагына әйтегез
Каюм моны шаярту дип аңлады һәм калын кашларын аз гына * кымшатып елмайды да
Урман буеннан йөрү бик сирәк эләгә миңа, шуна күрә таби- ~ гатькә хозурланып җәяүлисе иткән идем, диде Инде яңадан кереп = батмыйк
- Урманда төнгә калудан куркасызмы әллә?
Белмим. Урманда төн кунганым юк Мин урман тирәсендә j үсмәдем Ә сез куркасызмы соң?
Юк Мин бернидән дә курыкмыйм
Батыр ханым икәнсез. Минкайбернәрсәдән куркам менә •
— Нәрсәдән? =
— Бакадан. «
- Чиркану анысы. - дип елмайдыРәсиха. аңа бу уеношый китте — *
Тагын нәрсәкәйдән3
— Еланнан. Иң курыкканым монысы. д
- Алайса котыгыз очмасын Мин елан түгел
Олы юл. кырт борылып, урманны кисеп керде Монда ике чак ' рым чамасы урман юлы биегрәк күтәртелгән һәм әйбәтрәк каралган иде
Урманны чыккач. Каюм куен дәфтәре эчендәге яфракны алды
Рәсиха ханым, диде ул. яфракны сабагыннан тотып бармаклары арасында бөтереп торгач, бүләгем булсын сезгә Ә рәхмәтем. сез әйткәнчә, баткаклы иңкешкә Юкә яфрагы, шәфкатьле агач яфрагы
Рәсиха. машинасын акрынайта төшеп, артка борылып карап алды да. ун кулын арка терәгеч өстенә күтәрде Каюм яфракны аның учына куйды
Көз бүләгеме? Аның тавышы йомшарган иде
Көзе мин буламдыр
Машина, акрыная барып, юл кырыена туктады Рәсиха тагын артка борылды. Каюмга сынап-өйрәнеп карады. Нидер таныш кебек булды бу тәвәккәллек һәм гайрәт ташып торган йөздә <Ә күзләрендә төпсез моңсулык үзенең», дип уйлады Рәсиха. Тик бу тәэсирләрне Каюмга әйтмәде, тел очына бүтән сүзләр килде
Минем сезне күргәнем бар түгелме икән
Юктыр Хәер, дөнья киң. дибез дә. әмма ул да таныш йөзләр белән тулы
Рәсиха яфракны алгы тәрәзә төбенә, резин кыршау арасына ипләп кыстырды
Моңарчы миңа берәүнең дә чәчәк бүләк иткәне булмады. Ул. моны әле генә белгәндәй, гаҗәпләнеп башын чайкады Кыз һәм малай таптым, яшем кырыкка якыная вакыты да. сәбәбе дә булг айдыр бүләккә чәчәк алырга Инде көзем киләдер, ашыгып киләдер, күрәсең
Чәчәк түгел, яфрак ич
Минем өчен чәчәккә тиң бүләк ул
Ә бит. дип көлемсерәде Каюм, минем дә берәүгә дә чәчәк бүләк иткәнем юк икән Чәчәккә балачактан күнел сеңмәгәнгә күрә шулайдыр Үсмер чакта ашарга ярый торган үләннәрне ген.» белеп калынган Шулай да кыр чәчәкләреннән таҗ үргәнем булды бер тапкыр
Тәкыйдыр
Таҗ.
һәм хатыныгызны таҗдар иттегез, әйеме?
Икенче хатынымны
Күпмени алар сезнең?
Беренчесе белән аерылыштык, икенчесе белән торам Килешеп яшибез.
— Шөкер. мин бердәнбер ирем белән бәхетле.
Гаилә мәсьәләсендә тиз ачылып сөйләшми торган иде Каюм, ә хәзер таныш булмаган ханымга уйламыйча да артыгын сөйләп салды Рәсиханңң йөзендәге мәрхәмәт, аның кешеләргә игелек эшләргә теләвен сиземләү ачты Каюмның телен Югыйсә, ул бүтәннәрнең ярдәменә үзен мохтаҗ санамый. ташкынны үзе ерып чыгарга күнеккән иде. һәм башкаларга игелек кылуда Каюм үзе дә ахыргы исәптә йөрми. Хәзер әнә Рәсиха аның серләрен җиңел генә ачтырды. Бу ханым, теләгән очракта, һәркемне һәрчак буйсындыра аладыр, кемне дә сындырыр ул. бәлки, шундый көче булганга күрә бернәрсәдән дә курыкмыйдыр. дип нәтиҗә ясады Каюм
Агачларны балачактан ук яратам. Алар миңа гел тансык бүләк булды. Анысы, агачларны, урманны яратмаган кеше юктыр да,—дип. тукталып торган әңгәмәне яңартты Каюм Урман буеннан җәяүләвем дә көзге агачларга сокланудан иде. Мәктәптә укыганда, көзен төрле яфраклар жыя идем дә китап битләре арасына сала идем Китапны ачкан саен агач үзе күз алдына килә. Ул чакта минем урман күргә-нем юк нде. Гаҗәп, китап арасына бүтән нәрсә кыстырсаң, укытучылар ачуланыр иде. ә яфрак өчен әрләмәделәр. Башлангыч классларда әни укытты мине.
— Урманчымы әллә сез?
Ю-ук! Хезмәтем һөнәрем бөтенләй башка. Сәфәрем — Кылыкка
- Күптән булганыгыз юк ахры безнең якларда.
— Күптән Бик күптән. Тумышым белән Кылыктан үзем.
Әйтәм ич. минем сезне күргәнем булырга тиеш. Безнең авыл кешесе икәнсез ич.
— Бәлки, башка җирдә күргәнсездер. Әмма Кылыкта түгел! Минем киткәнгә йөз былтыр, әле сез туганчы ук. Гомумән, Кылыкта мине берәү дә белә алмый. Басу капкасы төбендә туктатырсыз, мин төшеп калырмын
Нигә? Мин сезне кушкан җирегезгә илтеп куя алам. Ә басу капкалары юк бит хәзер.
— Алайса, күпер чыкканчы төшерерсез.
Рәсиха машинасын күпергә шактый кала туктатты да кинәт тагын алдырып китте. Үзе артка борылып карады Каюм төшәргә әзер иде.
- Авылның күзе күп. Әни әйткәндәй. Ни өчен әле сез. таныш булмаган ир кешене утыртып, урам буйлап йөрергә тиеш ди? Кирәкмәс Утыртып кайтуыгыз өчен рәхмәт сезгә, төнгә үк каласы икәнмен. Ары таба мин үзем барырмын.
Куркуыгыз бака белән еланнан гына түгел икән ич Гайбәттән дә куркасыз Минем өчен булса борчылмагыз. Ирем шушы Кылыкта колхоз председателе минем. Шулай булгач, тормышыбыз авыл күзе алдында гына түгел, район күзе алдында. Ирем исә хыянәткә бармаячагыма ышана. Шуңа курыкмыйм.
— Туктатыгыз.
Куркам. Каюм абый, мин дә бер нәрсәдән куркам. Алдашудан.
Бу очракта курыкмагыз. мин сезгә бернәрсә дә алдамадым Инде ачыктан ачык сөйләшкәч, шуны да өстәп әйтим, мин дә колхоз председателе булам. Моннан ерактагы колхозда. Әгәр очраша калсак, сүз бирә.м, шулай ук алдамам Вәгъдәмдә тора беләм мин. Ләкин без кабат очрашмабыздыр, беркайчан да.
Каюм машинадан чыккач. Рәсиха. ачык ишеккә борылып:
Рәхмәт сезгә. Каюм абый, бүләгегез өчен рәхмәт. - диде.
Машина ишеге. Рәсиха эчке яктан тартса да. Каюм тыштан этсә дә. ябылып җитәр алдыннан бер мәлгә тукталып торгандай булды. 80
Гәрчә мондый хәл мөмкин саналмый Әмма шулай булды Танышу табышмаклар калдырганга күрә шулай булды
Ләкин машина ишегенен ябылыр-ябылмас торуы да, Каюм белән Рәсиханын көзге очрашуы да теләп вә көтеп алынган хәлләр түгел иде. Кирәкмәс тә иде бу очрашу. Хәер, дөнья дигәнең очрашулар белән тулы ич. Аның үз кануннары, үзенчә гөман кыла ул. *
1929 елда мин авыл советы рәисе булып эшләдем Ноябрьнең егер- ? ме бишендә волость киңәшмәсе булды Шуннан кайткач, двыл ярлыларын з җыйнап сөйләштек. Колхозга керергә теләүчеләр исемлегенең башына с үземне һәм гаиләмнең барлык әгъзаларын язып куйдым Бу кичне колхоз- t га керергә тагын дүрт гаилә язылды Колхозга керергә берәүне дә мәҗбүр С итмәдек. Күрше-тирә авылларда колхозга бирмәс нияттән атларын сую- 1 чылар хөкемгә — штрафка тартылды Безнең Кылыкта мондый хәлләр Z булмады «Революция» колхозы оешуга илле ел тулган көнне Газизҗан ф Хәкимҗаиов авыл җыенында шулай дип сөйләгән иде.
*
3
1985 ел, җәйге каникул башы
Җаүһария кендалегеннан
«Безнең ял. ял! Җәйге ял безнең!
Ай й аллам икән!
Бу сүзне Сәхәрия әбием еш кабатлый, аңардан оттым мин аны Ай й аллам икән! Калын дәфтәремне җәйге каникул җитүдән түгел, бөтенләй бүтән нәрсә язып башларга уйлаган идем лә
Көндәлек язып барырга кем кушуын хәтерләмим Мин аны өченче ел дүртенчедә укыганда ук яза башладым Быелга, менә бу калын дәфтәргә яза башлаганчы, унике битле җиде дәфтәрне тутырганмын Кечкенә дәфтәрләрнең тышлары тиз төшә, ал арны җыеп йөртүе дә уңайсыз Шуңа күрә барысын көрән күн тышлы, шакмаклы калын дәфтәргә күчерәм дә куям, бер уңайдан өстәштереп уә язармын Монысы тулгач, яңасын башлыйм
Аннары, вак дәфтәрләрдә, әни әйткәндәй, язганымның һич кенә дә элә-танагы юк Хәзер яңачарак итеп, бабай кушканча, тасвирлап язар мын. юкса, бабай әйтә, кызыклы итеп язмыйсың, ди Менә бу калын көндәлекне укып карасын /оле ул, мине мактап бетерә алмас Матур итеп язмаска ни. дүртенче класста түгел, алтынчыны укып чыккан дәү кыз ич мин
Беренче дәфтәрем бат ай башланган
Бүген октябрьнең соңгы көне Биш дәрес укыдык Ахыргысы физ культура иде Укытучы абый мәктәп стадионына алып чыкмады
Көннең ничек котырганын күреп торасыз,— диде. Мондый чакта чыланып кына калмыйсың, өстәвенә уен мәйданын да изәсең Аннары аны тиз генә юньгә кертеп булмый Ә төзүче абыйларыгыз-апаларыгыз яңа спорт залын бәйрәм алдына гына өлгертәчәкләр әле.
Без быел укуны яңа мәктәптә башладык Элеккесе, авылның өч мәчетен кушып салынганы, бик тузган иде Яңа мәктәпне ак кирпеч тән, өч катлы итеп салдылар Монда бөтенесе дә әйбәт. Тик мәктәпнең арткы ягына кушып салынган спорт залын гына һаман өлгерт миләр Шуңа күрә укытучы абый безгә класста гына дәрес буеаа спорт ярышлары турында сөйләде. Безнең авылда электән үк җәен йөгерешләр, кышын чаңгыда узышлар оештырганнар икән Чаңгы ярышында минем Газизҗан бабай баш килә торган булган
Мәктәптән кайткач, уйнарга чыкмадым һаман елак кар ява Көн озын түктый белмәде шул Телевизордан йөзү ярышлары күрсәттеләр зәьми 8!
Безнең мәктәпнең дә бассейны булачак. Әти әйтә, яслегә дә бассейн ясатабыз, ди.
Юк, мин йөзүче булмыйм. Мин. мин велосипедчы булам!..
Әби белән әни табын әзерләп йөргәндә, әти кайтты Өсте-башы чыланган, резин итеге кунычына тиңентен пычранган, аны. өйалдыңда ук салып, кунычларыннан чеметеп кенә күтәреп керде. Мин итекләрен шулай пычратканы өчен әтине и-и каты итеп ачуландым да ләгәндәге суда мунчала белән ышкып юдым. Әти әрләгән өчен мине мактамады. Бүтән чакта минем ачуланып тәртипкә өйрәтүемне - әбидән йокты инде миңа бу гадәт - ярата иде ул. Кәефе кырылган аның бүген. Бабайның көндәгечә:
— Ничек? — дип соравына да башта:
— Әйе. шәп икән,— дип киреле-морылы гына җавап кайтарды.
Фермада булган әти Сыер-таналарны ябарга урын җитми, иткә җибәрергә тиешлеләрен һаман алмыйлар, ит комбинаты өлгерми, ди. Симерткән үгезләр мондый көндә лапас астында тотып кына күпме ашатсаң да ябыгачак, колхоз зыян күрәчәк икән.
И-и авыр да, мәшәкатьле дә безнең әтинең эше. колхоз председателе бит ул.
Юк. мин колхоз председателе булмыйм Мин. мин кирпечтән сыер абзарлары салучы булам да әтинең эш хәсрәтен бетерәм! Юкса, утыра бит әнә тезләренә егылып Әни әйткәндәй, ни ал юк, ни ял юк үзенә
Безнең әби әти кайтуына алма турап чәй ясап куя. Әти шул чәйне эчәргә дип дәү чокырны кулына алуы гына булды, чыгырына тотынып ншекле-түрле йөргән энем Җиһангир чатый-чотый атлап әтигә таба китте дә барды' Калды чыгыры мич казнасына «дырк» терәлеп! Җиһангирның тәпи атлап китүенә и-и сөенештек инде, барыбыз да — бабай да, әби дә, әти дә, әни дә, мин дә сөендек. Җиһангир үзе дә бик сөенде, әти янына җиткәч, тагын йөреп күрсәтмәкче булып борылган иде дә, әти аны җәһәт күтәреп алып сөйде
— Миннән дә бәхетле кеше юк бу дөньяда! — дип кабатлый-кабат- лый әти Җиһангирны ишек катына күтәреп илтеп бастырды да, үзе түргә барып чүгәләп колачын җәйде Минем бердәнбер Җиһангир энем авызын ерып шаркылдый-шаркылдый, ава-түнә әтинең кочагына башы белән барып чумды. Әти Җиһангирның тәпи йөреп китүенә барыбыздан да күбрәк сөенгән инде әллә, шулайдыр да шул, үгезләрне иткә алмау хәсрәтен дә оныткан иде бугай ул.
. Шәп икән!
Монысы инде миңа әтидән йокты. Ул <шәп икән»не әбинең «ай-й аллам икән» дип кабатлавыннан да ешрак әйтә.
Шәп икән!
Көндәлекнең башына ук нәсел агачыбызны язып куярга оныткач, кире мәгънәдә әйткәндә генә шәп икән шул.
— Нәсел агачын онытырга ярамый, аны кимендә җиде буынга тикле һәркем төгәл белергә тиеш,— дип бик күп тукыган иде ич миңа Газизҗан бабай — Әгәр шуны белмәсәң,—дип тә кисәткән иде,— нәсел агачын шырантай итәсең.
Шырантай — корыган, әмма әлегә төбендә утырып тора торган агач икән Бабай бу сүзне, мин аңламый торгач, шулай дип аңлатты.
— Ә корган агачны давыл кыеп сындырырга йә төбе-тамыры белән куптарып ташларга да күп сорап тормый.— диде бабай — Аннары череп юк була инде башта төз утырган, соңрак шырантайга әйләнгән агачың.
— Нәсел җебе нык эрләнгән булырга тиеш, Җәүһәрия кызым,— дип өйрәтә мине Сәхәрия әбием Ул агач дими, җеп ди
Әй-й. бабай да. әби дә дөрес әйтәләр инде: колакка нәсел агачы да, нәсел җебе дә бик матур ишетелә Мин генә нәселебез турында көндәлец башына язып куярга онытканмын
Ә-ә. мин аны дәфтәрнең тышлыгы эченә язам да куям, дәфтәрне ачуга ук күренеп торсын Монда нәсел агачының төп кәүсәсен терким дә. ә тармакларын-ботакларын көндәлеккә рәсем итеп ясармын
Мин — Җәүһәрия Безнең әти — Әмир Әтинең әтисе — безнең бабай Газизҗан Энем — Җиһангир Безнең әни — Рәсиха Әтинең әнисе — безнең әби — Сәхәрия Газизҗан бабайның әтисе — Хәкимҗан Хәкимҗан бабайның әтисе — Хуҗиәхмәт Хуҗиәхмәт бабайның әтисе — Мостафа Мостафа бабайның әтисе — Габделкаһир Габделкаһир бабайның әтисе- Габделкәрим Габделкәрим бабайның әтисе — Габделнасыйр Габделнасыйр бабайның әтисе Габделкадыйр Габделкадыйр бабайның әтисе — Габделкәбир
Нәсел агачыбызны язучы Әмир кызы Җәуһәрня 1985 елның июне
Газизҗан бабай шуннан арысын исемләп белми.
— Безнең ерак бабабыз Габделкәбирнең борынгы бабасы, дип сөйли ул. — тагын алты кеше белән бергәләп. Казан тирәсендәге Кы лыклы авылыннан монда килеп нигез корган Күчеп килүчеләрнең башлыгы Шәрипъелга исемле булган, диелә бабайлар сөйләгән тарихта Авылыбызның исеме дә электә шул кеше исеме белән Шәрипъелга дип йөртелгән. Ул чакта бу тирәләр карурман булган Безнең бакча башын дагы инешнең теге ягын Арыслан тавы дибезме, анда арысланнар күп булган өчен шулай атаганнар аны Безнең йорт җиребез Габделкәбир бабайның борынгы бабасы корган нигез булырга кирәк. Ә Шәрипъелга бабайның нигезе авылның уртасында, хәзерге клуб урынында булган булырга тиеш Боларын ук төгәл кистереп атавы кыен, борынгы заман хәлләрен язып бармаганнар бит Нәсел агачыбызның минем әтигә - Хәкимҗан бабабызга килеп ирешкән хәтлесе шушыннан да ерагракка китми
. Ай й аллам икән! Мин иске көндәлекләрне күчерә идем ич. әй Борынгы тарихка кереп киткәнмен
Әйе шул менә, тарихны белмичә ярамый да әле Безнең бабай әйтә. тарихыңны күпмегә ераграк белсәң, алга барыр юлың шуның хәтлегә анык була, ди Чагыштырып та күрсәтә артка борылганда йөз чакрым ны күрсәң, алга карагач, төп-төгәл йөз чакрым синең алдыңда ялтырап ята. ди
Элек язганнарымны күчерәм Кай төшләрен кыскарткалыйм. җөмләләрен дә үзгәрткәлим»
4
1984 ел. октябрь уртасы, ә төп вакыйга, нигездә. 1926—1927 еллар кышыннан
Мншәнең ике ягында да сөзәк үрләргә терәлгән болыннар бар Авыл халкы, район җитәкчеләреннән болыннарны сөрергә күрсәтмә ләр явып торса ла. аларны бетермәде Хәер, җитәкчеләр арасында туган як табигатен саклау кирәклеген аңлаучылар да булгандыр Югыйсә.
авыл халкының карышуына колак салып тормаслар иде, болыннарны сөрдереп, туфрагын язгы ташуда күптән Мишәгә тутырта алырлар иде Авыл кешеләренең онытылмас балачагы яши Чәчәкле Болыннарда'
Кылыкның Арыслан тавы итәгеннән Мишәгә хәтле төшендә әрәмәлек бар Кечерәйми әрәмәлек, хәзер дә авылның өлкәннәреннән берсе Хәкимҗан Газизҗаны малай чакта ук белгән чиктә ул. Авыл кешеләренең кайнар яшьлеге яши Моңсу Әрәмәлектә!
Әрәмәлектә күл-коебар. Зур түгел, гадәти авыл йорты урыны хәтле генә үзе Әмма тирән, бик тирән, хәтта төпсез, диләр аны Гөнаһ кылган кешеләрне кайчандыр шушы күлгә таш бәйләп салганнар Авыл кешеләренең табигатьнең пәһлеван көченә аңлы буйсынуы яши хәвефле Күл-коеда!
Арыслан тавында һәм аңа каршы яктагы Таң тавында чишмәләр бар Авылның ике ягыннан аккан мул инешләрне шул чишмәләр туендыра. Авыл кешеләренең матур өметләре яши Җырлы Чишмәләрдә!
Таң тавы белән Мишә тугае арасында сазлык бар. Шүрәле Сазлыгы. диләр аны. Йөгереп чыныгыр өчен такыр сукмаклар гына аз авыл балаларына, тормышның яшерен көчкә ия баткакларын читләтеп үтәргә өйрәнер өчен түмгәкле сазлык та кирәк аларга Авыл кешеләренең түмгәктән түмгәккә сикереп шикләнүле имтихан тотулары яши Миһербансыз Сазлыкта!
Кылык авылының табигый тасвирлары болар һәм баштарак әйтелгәннәр белән генә бетми Бу байлыкларның барысы турында да язып бетерү мөмкин түгел. Туган як бит ул! Моны алдарак сурәтләргә тырышырмын, әлбәттә Хәзергә үземне менә нәрсәләргә басым ясап әйтергә бурычлы саныйм. Кылыкта, иске китаплардагыча әйтсәк, ләүхелмәх- фузның (язмышның, тәкъдирнең) тискәре ягында чуалгалап беткән кайгының күзенә туры караучы, бәлки, шуңа күрәдер, кырысрак, хәтта кы рыс-кире холыклы, әмма, төп сыйфатны алга чыгарсак, эш рәтен белүче кешеләряши.
Балачагымның күп көннәре Кылыкта узды минем. Шушында мин икмәк тәмен белә төштем, хәреф ятладым Суда йөзәргә, шара-кәшәкә уйнарга, чаңгыда шуарга, ат чабыштырырга һәм атны җиңел тартырлык итеп җигәргә, каз оясы үрергә талчыбык җыярга — кыскасы, тормышның беренчел серләренә Кылык авылында аңыша башладым. Кылыкның Болын буе басуында ерак туганыбыз Шәрифулла абзыйның (хикәяләүгә ул бүтән кермәячәк, гәрчә мин аның кешеләргә матурлык бүләк итә белүе хакында озын да яза алыр идем, әмма ул безне — малайларны — эш рәтенә өйрәтсә дә, матурлыкны тәфсилләп аңлатуда үтә аз сүзле иде, димәк, хикәяләү дә бу урында аның холкынча) чөмәлә- кәй тубалын күтәреп, як-якка салмак авыша-борыла, бер көйгә атлап, иң куанычлысы — бәхетле елмаеп, язгы туфракка бодай чәчкәнен күргәнем бар Чәчү чәчәргә мине дә Шәрифулла абзый өйрәткән иде. Тормышның дәвамлы икәнен чәчү чәчәргә өйрәнгәндә аңлый башладым
Шигъриятле табигатен, күп төрле язмышлы кешеләрен балачактан ук яраттым мин Кылыкның Бәхетле мин - балачагымны күңелемә сеңдерде Кылык. Мин аннан беркайчан да аерыла алмаячакмын
Йомышларым төшеп һәм сагынып, еш кайтам мин Кылыкка. Ә хыялымда кайтуларым исә — бихисап!
Менә бу юлы озаграк торырга исәпләп кайттым Максатым — хәзерге күмәк хуҗалык авылы кешеләре турында һәм авылның сугыш дәверендәге пәһлеван малайлары, мәрхәмәтле кызлары турында материаллар туплау иде.
һәм бу әсәрне нигездә анда яздым
УРАК ӨСТЕ БОЛЫТЛАРЫ дип уртак исем куелган хикәятләремә соңарган кереш шушы булсын
.Мин Газизҗан бабайларда торам. Әле сугышка чаклы ук без гаиләбез белән аларның эчкәрге өендә торган идек Шул замандагы тату-
лык хакына һәм Кылыкны яратуым өчен үз итәләр Газизҗан бабайлар мине. Урамга караган өйнең аты ягы минем карамакта. Эш өчен уңайлы, берәү дә комачауламый, хуҗалар, кирәге чыкса, өйнең кече як ишегеннән йөриләр, хәтта бәләкәй Җиһангир да аты якка кереп эштән бүлдерми ф
Кичке аштан соң гына минем янга Газизҗан бабай керә һәм. күл- а мәгенең сызганган җиңен сыпыра-сыпыра төшерә, бүгенгә эш бетте, ди- | гәндәй. диванга килеп утыра
— Кешегә иркенләп сөйләшеп утыру да кирәк, — дип сүз башлый = ул Борынгылар әңгәмә корып акылларын баетканнар Бербереңә s киңәш-кораш бирү, ай-яй. мәслихәт тә соң вакыты белән Гыйбрәт булыр- = дай хәлләр дә ишетәсең. г
Хәкимҗан Газизҗанының ил тормышындагы күркәм эшләрдә үз 5 өлеше бар. кырт борылышларның, сикәлтә-салуларның шаһиты ул. > Аның егет чакта ук җибәргән мыегы инде кара төсен җуйган, битләре ♦ иткә саеккан. Хәзер сакал да йөртә Авыл мәшәкатьләренә күнеккән = кулларын йодрыклап куйса, йодрыклары чәнти бармаклары ягыннан * кыйгачланып, өчпочмакка охшабрак тора
Ул йомры башын диван аркасына салып, .куллары белән йомшак- * ка таянып, үткәндәге берәр хәлне иң элек хәтерендә барлый, аннары. ~ тирән түбәтәен маңгаенарак төшереп, сүзгә керешә Сөйләү — Газиз- i җан бабайның бер һөнәре, ул сөйләмичә булдыра алмый, чөнки авылның һәм тирә-якның тарихын күңел китабында саклый Хәтере нык аның, вакыйганың кайчан булуын көне-сәгате белән әйтеп бирә ала
Бераздан, аш-су тирәсендә җыештырып бетеренгәч. Сәхәрия әби дә безнең әңгәмәгә кушыла Карчыгы ишектән күренүгә, Газизҗан бабай кытыршы учы белән Сәхәрия әбн утырасы урынны йомшарта, карчыгы тукталып яулыгын төзәтеп бәйләгән арада диван өстендәге япманы тигезли. Бу һәр кичтә шулай кабатлана, һәм Сәхәрия әбн картының хөрмәтен тиешле кабул итә Өйләнешкәнче Газизҗан атлы егетең Сәхәрия чибәренә, өрмәгән җиргә утыртмам, дип вәгъдә биргәндер, шәт Шул вәгъдәсенә тугрылык мәхәббәттә гомер буена сыналгандыр кебек Хәер, ачуланышырга сәбәпчел авыр чаклар булгандыр, бигрәк тә бала лар үстергәндә бер береңне иркәләүләр онытылып торгандыр Үзара игътибарга аларның хәзер вакытлары иркен, хәзер тормышлары җиткелекле. балалары, шөкер, игелекле булып үстеләр дә үз юлларын тап-тылар Әмма Газизҗан бабай белән Сәхәрия әби озын гомер юлында идәнгә төшеп ватылган чокыр тәтәйләре өстенә аш тәлинкәсен дә тотып томырмыйча яши белгәннәр
Көне буена ялгызың хыялланып утырасың. диде/>үтен Газиз җан бабай миңа Армыйсынмы соң Анысы, хыял итү кирәк Хыял, беләсең килсә, кешенең бәрәкәтле байлыгы ул. Хыял эшкә өйрәтә, тормыш җаен таптыра. Әллә син. Сәхәрия каракаш Газизҗанга хыял итмичә генә эләккән, дисенме?! һей. күп егетләр күз атты ана. чиләкләрен җырлатып чишмәгә суга төшүен күпләр күзәтте Әмма ки Газизҗанга булды Сәхәрия' Ничекме? Хыял итә белде Газизҗан йомры баш чөнки' Бабай, карчыгына карап, шулай бит. әнисе, шәп яшәдек бит. дигән дәй. йомшак кына ым какты Әби дә күзләрен тутырып картына карый, канәгатьлек җавабы шул аның, ә үзенең йөзенә көлемсерәү йөгерде һәм сүзне һич тә үпкәләү-ачу салмыйча, бәлки назланырга һаман хакым һәм дә чамам бар. дигән кебек, ипләп кенә әйтеп куйды
Урладың ич
һей. карчык, законлы урлау булды ул. бабай үзе сине минем кулга тоттырып җибәрде. Соң. Газизҗан, киявем бул санә. дип ялыныр га тиеш түгел иде лә инде ул Башы эшләсә, егет үзе чамалар, дигәндер
Кызыл Армиядә хезмәтне тутырып кайткан чак минем Хуҗалы гыбыз бөтен, җиткелекле, әмма бүселеп баюга да бармыйбыз Иген игәбез, герлек асрыйбыз Җир кешеләренчә Эш күплектән зарланып
булмый, ел әйләнәсенә иркен вакыт күп җыйнала Өч хуҗалык берләшеп, бәләкәй ширкәт оештырып, уртакка атлы урак машинасы һәм сугу машинасы алып җибәргәч, хезмәт тә җиңеләйде.
Көзге-кышкы кичләрдә Совет өенә җыелырга гадәтләндек, шунда газет-журиаллар укыйбыз Әле бу чакта авылда көтепханә ачмаган идек Күбесенчә мин кычкырып укыйм, революциягә тикле мәдрәсәдә үк җәһәт уку буенча алдыра идем Хатын-кыз безнең бу укуларга йөрми. Алар, авылда көтепханә ачкач та. бусагадан атлап керергә шикләнделәр. Шуңа күрә аннары атнаның ике көнендә көтепханәне алар карамагына гына бирергә мәҗбүр булдык.
Авылда хәбәр давыл җиленнән дә тизрәк тарала бит. Сәхәрия чишмә юлында берәүсенең аркасын көянтә белән каезлаган, имеш Теге егетең Сәхәриянең чиләген тартып алган булган икән Гарасат җилләре искән ди егетеңнән. Ничек сүз кушмак кирәк шуннан соң Сәхәриягә. минем ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорап тормас кызыкай. Ә күңел дигәнең һаман саен аңа тартыла. Куера гыйшык
Яз җиткәч. Әрәмәлек буенда «Наза»лы уйнаганда, чакырдым бит мин Сәхәрияне! Уртадан очып кына биеп чыктык. Тик шунда ук мине тагын так калдырдылар Сәхәриягә күз атучылар биниһая күп иде. дим бит Газизҗан да җебегән үк түгел, тагын чакырдым Сәхәрияне! Теге егет белән эленке-салынкы гына биегән иде, минем белән аягы җиргә тимичә бөтерелә Сәхәрияң!
— Монысын күперттең лә,— дип бүлдерде Сәхәрия әби — Гомеремә рәтле бии белмәдем лә мин.
— Юк. карчык, син үзең сизмәгәнсең, минем белән шәп биедең син шул кичтә, һай шәп биедең мәгәр!
Ярар, кыш җитте. Әйткәнемчә, авылда кызлар аулак өйгә йөресә- ләр дә. Совет өенә китап укырга килмиләр. Күрәсе килә Сәхәрияне, әмма көндезләрен сукмакларыбыз сирәк очраша. Күзен сирпеп бер исәнләшеп китсә, миңа ике-өч көнгә юанып йөрергә шунысы да җитә җитүен. Әмма дә ләкин гомер буена урам аркылы сәламләшеп йөрмәссең бит. Әллә, дип хыял итәм, Сәхәрияне кәләшлеккә сорап караргамы? Тәвәк-кәлләдем дә ди. егылып бил сынмасмы, дип тә шикләндем Миңа бабай буласы Басарый абзыйның да холкы ара-тирә кырт бормалы, ризалык бирмәве бик тә ихтимал Инде ике яучыны, сезгә кызганыч, юлыгыз уңмады. дип. елмаеп кына капкага хәтле озаткан, диләр Газизҗан җибәргән яучыны капкадан ук кертм'эскэ булдырыр Басарый абзаң!
Йөрим үземә үзем киңәш биреп. Тузга язмаган хыялларга кереп чумам Ниһаять, шул хыял дигәнең Сәхәрияне минеке итте дә куйды. Вә ләкин барысы да законлы тәртиптә булды! Сәхәрия әбиең, урладың ич дип. үзе күпертеп җибәрә.
Басарый абзый, бабай ягъни, почта йөртә иде. Сәхәрияне дә волостька алып баргалый. үз эшенә өйрәтә икән Китүләрен күреп калам болар- ның. кайтуларын читтән генә күзәтеп көтәм. Ут алыр чактарак кайталар.
Беркөнне, төшке аштан соң. үзебезнең Бурлы Кашканы җиктем дә. өйдәгеләргә:
— Волостьта ширкәт эше белән йомышым төште, кичкә әйләнеп кайтырмын.— дип чыгып та очтым Чана башына юныш балтасын кыстырдым.
Үзең беләсең, элеккеге волость, хәзерге район үзәге белән безнең авыл арасы унике чакрым, аның ике чакрымын урман аша чыгасы Басарый абзыйларның кайтыр вакытлары җиткәнче, өч чыршыны балта белән чабып, юлга аркылы-торкылы егып та салдым. Куәтле идем ул чакта Ат белән үтәрлек түгел, урман юлы таррак иде ул чакта. Ботаклы агачлар юлны бөтенләй каплады Читтән дә үтеп булмый — куелык- • Атымны борылышта калдырган идем. Басарый абзыйлар күренгәч кенә каршыларына юыртып кузгалдым Егылган агачлар янына башта алар килеп җитте.
Бу ни хикмәт тагын? Юлны кисәргә кайсы тилесенең башына килде икән?— Басарый абзый толыбын саЛып чанага атты. - Берәр хәвеф купканмы әллә?
Белмим шул
- Газизҗан, балтаң юкмы5 Ботакларын чапкаласак, чыгарга булыр иде дә моннан
- Юк шул. Балтам чыршы төбенә чапкан килеш калган икән, шекер, ялтырап күренми
һе, диген Кая барышың соң?
Тиз генә волостьтан урап кайтасы идем Булмады инде, борылам! Сәхәрияне утыртып алып кайтыйм, дип өстәп җибәрергә дә исәплим, тик хәйлә бозылудан куркам Басарый абзый үзе әйтмәсме, дип көттем Атны бора башладым
һе, алайса, диде Басарый абзый сузып кына Кабаланучан кеше түгел иде ул Сәхәрия, бар. Газизҗан атына утырып кайта гор Газизҗан энем, йөкне дә сиңа күчерик, минем атка юыртырга җиңелрәк булыр. Күрше авылдан ук әйләнергә туры килә Әйберләрне Сәхәрия алып калыр да аера торыр
Соң. ходай, миңа шул гына кирәк ләбаса' Йөкне җәһәт кенә күчереп төя, Сәхәрияне толыпка төреп чана уртасына утырт та. әй-дә?
Урманны яңгыратып сызгырып җибәрдем Бурлы Кашкага баскан урыныннан ук җилдәй очып китте малкай! Килен алын кайтуын сизенде бугай
Тиз кайттык, атны менә шушы капка төбенә - элек тә шунда ук нде безнең капка борып туктаттым, тәртә башы, капкага «дыңк» бәрелеп, өйгә хәбәр салды
Монда хәтле кайттык, ә хәзер нишләргә соң? Сәхәрия безгә кайтуын сизми бугай, баштанаяк төренеп утыргач, берни күрмидер Инде караңгы эленгән иде Болдырдан көянтә алып чыктым да аны Сәхәриягә суздым
Мә. мин әйтәм, әгәр минем сыртны каезларга карар итсәң, көянтәбез нык. сынмас Инде мине үзеңә тиң күрсәң, шушы көянтә белән чишмәгә суга йөрерсең, көянтәбез кисмәк хәтле чиләкләр ассаң да сынмас, һәм без мәңге бергә булырбыз
Көянтәне алмый гына Сәхәрияң'
Ж.ебемә, чүбеккә әверелмә, дип батырайтам у темне, җитәкһә Сәхәрияне, юк. күтәреп алып кер өеңә Сәхәрияңне, дим'
һәм күтәреп алып кердем Карышмады Сәхәрия каракаш
һич ялгансыз, менә Сәхәрия җиңгәң үзе Гомеремдә мин нч мәртәбә алдадым, шуның белән минем гомергә каралган алдашу лимиты бетте
Өч алдашуым да шул көнне булды Беренчесе агачларны аударуымны Басарый абзыйга танмадым Икенчесе аңа балта бирмәдем Ә өченчесе Сәхәрияне өйгә алып кергәч булды
Гаиләбез өстәл әйләнәсенә түгәрәкләнеп утырган әти кош табакка ит турый, әни тәлинкәләргә аш бүлә иде
Әти, әни, дидем, өйләндем мин Менә киленегез Сәхәрия
Безнең әни эшенә дә уңган, сүзен дә җайлый белә иде Өйдә анын сүзеннән чыгучы булмады, бәлки, ул әтинең карарын безгә ирештергән генәдер. соңгы боерыкны әти чыгаргандыр, чөнки әни әйткәнгә әти бер кайчан да әсәреп калмады
Хәзер нәрсә дияр әни? Күзенә генә карап торам Юк. ачуланмады Хәер, малаен килене каршында хур итәме сон әни кеше'
Исәнме, саумы. Сәхәрия балакаем' Әйдә, төкле аягын белән уз' дип Сәхәриянең шәлен-бишмәтен ук салдыра башлады Кара соң. нәрсә аптыраштыгыз? Бар әле. син бер тәлинкә алып кил Кая әле. кыз лар. сез өстәлнең бу ягына күчеп утырыгыз \л урыннар абыегы» белән җиңгәгезгә булыр Рәхмәт төшкерләре. ризык бүлгән чакка туры килде кайтуыгыз, гомерегез туклыкта узар
Соң. киленен шулай каршылыйсын белдем бит әнинең! Минем әни бит ул!
Әти үтә аз сүзле кеше иде безнең.
— Басарый кодалар белдеме соң?— дип кенә сорады ул.
— Сәхәрияне бабай үзе риза булып бирде!
- Хәерлегә Бәхетегез үзегез белән — Әтинең дә хөкеме шулай кыска булды.
Бабай кызын мина риза булып бирде, дип бу кичтә өченче тапкыр алдавым өчен, Сәхәриядән миңа яман эләкте. Әгәр тагын кайчан да булса чеметем генә дә алдашсаң. Сәхәрияңне мәңгегә онытырсың, диде. Әкәмәт хәл. шуннан соң миңа түмгәкле җирне тигез итеп күрсәтер өчен ялган корырга кирәкмәде.
Шулай Мин кәләшле булдым, йорт яшь киленле булды. Инде бабай белән әбине килештерергә кирәк иде. Монысын да кызуында сугып калу мәслихәт!
Басарый бабайларның да йорт-җире Сул Тамак урамында, безнең рәттә, тик югары очта ук. Хәзер урыннары пужум, бабай белән әбидән соң кеше калмады, кайнишләрнең икесе дә сугыштан кайтмады. Сүз уңаеннан бу искәрмәбез. Хәер, үзең дә беләсең Сәхәрия җиңгәңнең энеләре сугышта калуын Бабайларның йорт урыннарын да беләсең.
Шулай Мендек бабайларга Сәхәрия белән икәүләп. Бурлы Кашканы туармаган идем бит. аннары, яшь киленне җәяү йөртмәссең ич. өстәвенә почта әйберләре дә чанада туңып яталар иде.
Тәрәзәләренең пәрдәләре тартылган, ләкин пәрдә өстендәге ачыклыктан бабайның башы күренә, ишекле-түрле йөри бу. Буйлы да. таза да кеше иде. мәрхүмкәй. Көч сынашка, тукмашуга китсә, миңа бирешмәве бик ихтимал Шулай да үз бабаңнан куркып торып булмый ич инде. Кияү кеше бабайга һәрчак якын була.
Күтәрдем өйалды ишегенең келәсен, ачтым каерып ишекне. Өйал- дында фонарь яна. кысып куелган, күтәрдем пилтәсен. Өйдән очып кына чыгасы булса, монда кармаланырга туры килмәсен, янәсе. Ә Сәхәриягә нәрсә, поскан ул минем артка, беләккә ябышып кына йөри, көянтә белән егетләр сыртын каезлаган чакларын оныткан, бахыр!
Ачтым өй ишеген дә каерып, хәтта тоткасы кулдан ычкынып китә язды. Тупсаны атлап кердем. Сәхәрия һаман минем беләктән җибәрми. Катып торам. Тирән каккан казыктай. Сәхәрия аркамнан сөйгән кебек булды, сыгылып төшмә, дип аңлатуы инде үзенчә, көч бирә миңа, ягъни.
— Бабай. — дидем. Сәхәрияне миңа үз кулың белән биреп җибәрдең. безнең тормыш корып җибәрүебезгә каршы төшмә хәзер. Син дә, әби. Фатихаларыгызны бирегез.
Басарый абзан идән уртасына аякларын киң җәеп баскан, кулларын биленә таянган, күлмәк изүе чишелгән, муенында кан тамырлары ташу суы ярдан чыгарга талпынгандай күперенгәләп ала. Әби яулык почмагы белән авызын каплаган, тора бүлмә тактасына сөялеп, баскан төшенә береккәндәй, аңлыйм аның хәлен, үзем дә шундый хәләттә ләбаса. Каршыда хыял итүдә җиңелгән Басарый абзаң күзләреннән өермә чәчеп карап торганда, керер тишек эзләгәнгәме әллә Сәхәрия беләктән кысып тотып тынычландыргангамы, мин шул чактагы дөньяны җентекләп күзәткәнмен. Шуңа күрә тамчы да ялган катыштырмыйча сөйлим боларны.
Йа ходай, шөкер, бабай карашын мич казнасы буена күчерде.
Йа ходай, бетте баш. ята ла мич казнасы буенда минем юныш балтасы. Түтәсендәге карлар эреп аккан, ак карның суы кызыл бугай ла, әллә буялган идәндә генә шулай күренәме соң...
— Их. Газизҗан, Газизҗан...
Акрын гына, теш арасыннан изеп-сытып чыгарып кына әйтте моны бабай. Ә тавышында хыял нтү көрәшендә батырны тану йомшаклыгы да бар иде бугай. Миңа калса.
— Бабай, Сәхәрияне туры үзебезгә алып кайтмаган булсам, егет саналаммы инде мин?’ Син үзен дә, бабай, холкың-гадәтен белән егет кеше, егетнеке егеттә калмас, кызны рәнҗетмәм. Егет сүзе!
- Менә сиңа Газизҗан — Бабай сәкегә утырды да тезләренә йодрыклары белән сукты Балтанны оныткансың Мин ботакларны чабып атны бу якка чыгарганчы, җилдертеп өлгердең Бурлы Кашкаң , җилле икән Минем Күк юртак та хәтәр җилле анысы, ләкин, әйтәм ич, | мин атны чыгарганчы, күздән югалып өлгердегез Җиткән булсам әгәр - куып. .
Өйдә ыгы-зыгы, әйтер идем, чын революцион хәрәкәт купты 2 Бабай белән кара-каршы утырып мин сөйләшәм, сүз җитмәс төштә й кулларны бутап алабыз. Сәхәрия, юньле кияүгә чыгуына сөенеп, i очынып йөри Әбине әйтәм. олы як белән кече як арасында җил-җил i килә, өйалдына чыгып нәрсәләрдер күтәреп керә Моңарчы күзгә чалынмаган ике кайниш куышып ук уйный башладылар, ачуланучы ♦ юк үзләрен
Шуннан соң мин бабай белән әбигә һәм бөтен Кылык халкына * «Кияү Газизҗан» булып киттем
Бурлы Кашка җигүле, канка төбендә безне көтә Алып төштек бабай - белән әбине үзебезгә һәм дә ике кайнишне Томырылып. юыртты Бурлы - Кашка, шатлыкны ул да аңлый булыр
Килештеләр кода-кодагыйлар
Шулай Газизҗан бабаң хыял җигеп башлаган туй бездә ике көн. бабайларда ике көн дәвам итте. Сыйлар мул булды Аннары, энекәем, ике йортның да кече якларында сәке түренә кунаклаган бал мичкәләренең бөкеләре бәреп атыр чагы җиткән булган икән
Газизҗан бабай сөйләвеннән туктады, диван аркасына тагын башын салды Өйләнүе хикәясен күз алдыннан кабат кичерә кебек тоелды ул мина. Картының истәлеген бүлдермичә тыңлап утырган Сәхәрия әби:
— Балта турында әйтеп бетермисең мени?— дип сорады - - Белмидер ич ул аны
Әйе, балта һаман исән. Теге чакта бабай аны миңа кире бирмәгән иде, шушыннан да истәлекле кияү бүләгең булмастыр миңа, дигән иде Юнышка гына тотты ул Ижау балтасын, йөзен чыгарырга вак сырлы Ижау игәве дә юнәткән иде Өйнең бакчага караганын, монысына каршыга, сугышка чаклы җиткергән идек Сез килеп фатирга урнашканчы Бүрәнә чабарга шул балта белән булышты бабай Вафаты алдыннан миңа бирде. Балта кайнишләрнең берсенә булыр иде дә, калдылар сугышта кайнншләр
— Төп нигезебез дә бетте шулайтеп Сәхәрия әби тирән сулап алды Югыйсә бит. төпчек энем төп йортта калыр иде дә олысы, башка чыгып, авылны зурайтасы иде > зебезнең Кәшафет- диннең өч кызыннан соң туган беренче малае Фәрахетднн язга өйләнер нияттә, безнең нигезгә күчеп утырырга каршы түгел үзе Тик һаман күңеле очынкы, нигез корырга тәвәккәлләп бетерә алмый Шул баланың күңелен Әмирҗан абыйсы да аңламый ичмасам Газизҗан бабаң. Фәрәхетдингә йорт салганда үзем дә бүрәнә чабам шул балта белән, дип хыяллана Ай-й аллам икән Гомерен бир сен Сәхәрия әбн Кылык хатын кызларына хас базымлылык белән өстәде Бабасы Басарый нәселен Газизҗан үз иткән икән, ни гә соң әле аның оныгы бу нәселне чит итәргә тиеш ди?' Минем дә оныгым ул. минем дә каным бар аңарда Барыр безнең нигезгә, торгызыр нигезне Фәрахетднн'
Авылларда йортларны һәм пуҗумнарны саныйлар икән Тик барМак бөгеп санау өлкән яшьтәгеләрнен генә шөгыленә калып бара түгел ме икән?
5
1985 ел, хикәяләү башланган көн. өйлә алды
Хәкимҗан улы Газизҗан Хәкимҗановка атап килгән хат гарәп хәрефләре белән язылган иде. Элегрәк заманның шактый ук укымышлы кешесе язган булуы беренче җөмләләреннән үк сизелеп тора, хәреф хаталары юк. хәрефләре сикерешсә дә. язуы матур. Хатны хәзерге әлифбага әйләндерик.
«Кем син миңа? Иптәш түгел һәм моннан соң да булмассың. Энем, дип шулай ук эндәшә алмыйм Синең кебек эне миңа хәзер дә. соңгы түшәккә ятыр алдыннан да. кирәкми Гәрчә мин синнән алты яшькә өлкән. Санап торма, хәтерем нык. алты яшькә кече син.
Хәкимҗан Газизҗанын, сине, синең безгә кылган әшәкелегеңне беркайчан да онытырлык түгел’ Утызынчы елны гына исеңә төшер Кем идек без. кем иттең син безне, бөтен авылга ямь биреп торган йортыбыздан мәхрүм иттең, йорт-җирсез иттең
Хатны кем язуын төшендеңме?
Тәүфирә мин. Әлгый Фәсахетдине җәмәгате.
Өзә-төтә язам. Кулларым тиз тала. Туксанны уздым Картайдым, электәге җегәр тәнне ташлады. Күңелнең эреп агар чагы җиткән. Әмма сиңа ачу һич кимеми Чөнки мин кичергән михнәтләргә син генә гаепле, власть түгел.
Властьны күптән таныдык без. Аңа хәтта авылдан чыгып киткәнче үк каршы түгел идек. Нэп чорында тагын баеп алдыкмы? Баедык. Продразверстка-продналогларда күргән зыяннарыбызны капладык. Без гаепле түгел моңа, чөнки нэпны Ленин үзе чыгарды. Электәге һәм нэп заманында тупланган байлыгыбыз колач киереп яшәргә җитте, һәрхәлдә. минем гомеремә җитте.
Без югалып калмадык. Үзебез кебекләр җыелып, далада авыл булып утырдык. Син. бәлки. Себердә черегәннәрдер, дип сөенгәнсеңдер. Башта балаларга сабак биреп, мөгаллимәлек иттем мин Гаҗәпме? Түгел булыр. Чөнки мин Бишбалта гимназиясендә мәгълүмат ала башлаган кеше ич. Тәмам кылмасам да. Монысының үз сәбәбе. Монда укыта башлаганчы, мөгаллимәлеккә курслар уздым, мәктәпне үзем башлап йөреп оештырдым.
Онытылмыйсың. Кияү Газизҗан!
Синең кебек мәдрәсә сабагын дүрт кыштан ташлап качкан надан түгелмен Тәүбә! Шөкерана кылам ярый ла сиңа ары укырга язмаган! Гыйлемең байлыгы ташыса, син галәмне кочаклап алачак кешесеңдер. Булгансың Җитәр-җитмәс дүрт кышлык мәдрәсә сабагың белән дә син безгә көчле дошман идең. Әгәр авыл башында синнән бүтән берәү торган булса, без андыйларны, ирем Фәсәхетдин еш кабатлар иде. алдыбызда бил бөктерә белер идек.
Жанын тәненнән аерып газраилга үзем тоттырыр идем... Ләкин аның җанын учка йомарлап бетереп булмый! Ә сыймастай булгач, учтан барыбер шуып исән калачак бу җан һәм көчен арттырачак кына, аны вакыт үзе дә тиз хәл кыла алмас.— дип үкенгән иде Фәсәхетдин, без авылдан чыгып китәргә төйнәлеп беткәч.
Синең хакта иде бахырның сүзләре.
Фәсахетдиннең сиңа бәясенә мин ышандым. Шуңа күрә хатымны да синең исән икәнлегеңә ышанып язам. Шулай да былтыр көз. авылдан без китеп илле биш ел узгач, синең исәнлегеңне беренче тапкыр белештергән идем. Исән генә түгел, нык сәламәт тә икәнсең.
Ә минем Фәсәхетдинем сугыштан орден-медальләр алып, шуларга алмашка кулын калдырып кайтты. Сызлануы соңгы көненәчә чамасыз булды Фәсахетдинне җир куенына былтыр көз куйдык Аның вафатын- нан соң гына мин синең хакта белештердем Ирем исән чагында барыбер рөхсәт итмәс иде. чөнки ул исемеңне ялгышып та искә алмады. Малаем Каюм кайтып килде Кылыкка.
Каюм улым советча кеше булып үсте Институт гыйлемле. Үзебез салган авылда, үзебез үк оештырган колхозда рәислек итә. Хәер, шактый соңлап оештырдык без аны Колхозыбыз бай Элекке кулаклар бит, байлыкка күнеккән кешеләр, эш майтара белүчеләр. Авылыбыз хәзер шәһәргә тиң Йортны шәхсән үзебез монда да ике катлы итеп салдык. ф
Ә без теге чакта атларны чаптырып урманга кергәндә, безнең ике 2 катлы йортның ялкыны катач-катач учма очкыннарны күккә чәчрәтеп | сибә иде Мин игезәкләремә шул куәтле янгынны күрсәтмәкче булдым, Z йөзләрен ачтым Тик тәпи баскан гына күкрәк балалары ни аңласын- = нар соң инде
Утны Фәсахетдин үзе төртте Абзар-курада мал-туар һәм кош-корт = калмады. Алармы сата килгән идек, якын тиешлеләргә дә биргәләдек t Яндырмадык гөнаһсыз җан ияләрен Көндездән үк чыгып киткән кара < мәчебезне генә тапмадык Мәче утта янмас, яңа хуҗа тапкандыр
Нигезебездә күмелгән байлык юк. Эзләп барыбер куана алмассыз. ♦ Алтын-көмешләрне Фәсахетдин бу якларга алдан китереп урнаштырган = иде Бетте инде алтын көмешләребез, яна урындагы пулатларны шул 5 элекке байлыктан җиткердек
Көзге төндә Кылыктан безнең белән чыгып китүчеләр сезгә моңарчы * шулай ук хәбәр салмадылар Мин дә алар хакында язмыйм Кирәк сана- Z салар, үзләре каләм тота беләләр. Әмма ай-һай! Гәрчә Кылыкны алар » туган җирләре булган өчен онытмаслардыр Ә минем өчен сезнең өч мәхәлләле авылыгыз торган җир генә, чөнки мин үзем, Фәсахетдингә кияүгә чыкканчы, кала мәхдүмәсе идем
Шулай да хатны мин язам Чөнки мондагы тормышны корганда, минем сүзем үтемле саналды һәр эшне мин башлап йөрдем Югыйсә, тормышны үзгәртеп кормасан, үсеш булмаячагын, яшәу юклыгын мин ныграк аңлый идем
Максатым бер
Уйлап кара, димен Әгәр сез, иң башлап син. безне байларны кумаган булсагыз, байлык туплауда, хәзергечә әйтсәк, авыл хуҗалыгын күтәреп икмәккә туенуда, безнең белән эшне кора белүчеләр һәм снңа караганда укымышлырак кешеләр белән бергәләп һәм киңәшеп эшләү җиңелрәккә һәм тизрәккә туры килер иде ләбаса' Синен һәм синең кебекләрнең шуңа гакылы җитмәде һәм чиләндегез Бездән битәр чиләндегез
Чынлыкта, илгә без күбрәк файда иттек Чөнки файдаланылмаган байлыкны ил табынына башлап без кулак булып куылганнар бирдек Жәһәннәм читендәге җирләрне үзләштерергә кулаклар көче кирәк иде Ул чакта моны бары тик алар гына эшләргә сәләтле иде
Әйе. ил табынына Хәзерге газета-журналларны да укып барабыз без, туган телне җуймадык
Авылыбыз зур Безнең авылда төрле-төрле милләт кешеләре яши Әйбәт кешеләр
Зираты да зурая авылның Шунда китеп барырга әзерләну .
Хатны язды кала мәхдүмәсе, гимназистка, бай бичәсе, кулак хатыны, дала авылында мәктәп оештыручы һәм аның беренче мөгаллимәсе, ундүрт милләт кешесе яшәүче шушы авылда кат хоз оештыручыларның берсе, шул колхозның беренче рәисе, инде шактый еллар атап бирелгән пенсиядә яшәүче, бүгенгесе көндә түшәк хастасына әйләнеп баручы. Әлгый Фәсахетдиненең тат хатыны
Тәүфирә атлы кеше Язылды 1985 елнын май аеның 25 30 көннәрендә*
Хат шунда бетә Ләкин Тәүфирә карчык, соңгы юллар астындагы кысынкы урынга болай дип тә өстәгән
Туган як урманнарының язгы матур көннәрендә.
Үзе искәрткәнчә, кулының хәле беткәндер, бу юллардагы хәрефләр бик калтыравык, хәтта монысын хат авторы үзе өстәмәгәндер кебек
Газизҗан, хатны тәрәзә яңагына сөялеп укыганда, җавабын кыска тотмакчы иде Бүре баласын бүреккә салсаң да... яки ана сөте белән һәм бетте шуның белән Озынга сузсаң, аклану кебек булып тоелыр да, тормыш максатыңа хыянәт итүең ихтимал дип уйлады ул. Газиз җанга исә акланырга кирәкми, чөнки максатына һәрвакыт тугры ул Булгандыр, булды ялгышлары, әмма алар явыз нияттән, әшәкелектән түгел. Түшәк өстенә менгән хаста карчыкка тормышның асыл мәгъ-нәсен аңлатырга тырышу үзе үк мәгънәсезлектер, ул моңа хәзер инде барыбер төшенмәс, һәм хатын-кызны, бигрәк тә хаста карчыкны тәпәләү егетлек түгел Димәк, җавап кыска язылырга тиеш
Ләкин идарә начальнигы Гаян Сәйфулов. Кылык гадәтен хөрмәт ләмичә, сыңар чынаяк чәйдән соң ук машинасын кабызып китеп баргач, Газизҗан элгәрге фикерен үзгәртте. Авыл хуҗалыгының куәтен бүгенгесе көндә тиз арттыруда өйрәтергә генә яратучы һәм нәрсәгә өйрәтүен үзе дә төшенеп җитмичә акыл сатучы шушындый түрәләрне дә гаепли иде колхоз агае.
— Әйе, колхозларны аякка бастыру өчен, өлкән һәм урта буын кешеләре күп чиләнде,—дип үзалдына сөйләнде Газизҗан, әле һаман да җавап хатын нәрсәдән алып китәргә белмичә - Әмма ки колхозның, совхозның да. шулай аякта нык басып торуы гына хәзерге заман өчен аз Аның йөгереп китүе кирәк Вә ки хәзер чиләнмичә йөгерербез, кем Тәүфирә карчык Шуңа күрә юл күрсәтүче начальниклардан беренче чиратта тирән акыл белән эшләүләрен таләп итәбез дә... Соң, боларны җавап хатына язып куйсаң да була лабаса!
һәм үзалдына сөйләнгән сүзләрен кәгазьгә төшергәч, болай дип дәвам итте:
«Тәүфирә-пенсионер. колхоз төзүең белән мактанырга ашыкмыйча тор Илдә яшәргә теләгән кеше, шәһәргә күченмәсе, күмәкләшергә мәҗбүр булды, колхозның өстенлеген күрде ул Шәһәргә күчүчеләрнең саны шактыйга җитте, авыл шул чакта күз ачып йомганчы кечерәеп калды Соңарган аерым хуҗалыкларга колхозга керү өчен чын мәгънәсендә үтенеп сорарга туры килде, һәм сез дә, кулаклар да, колхозлашырга мәҗбүр булдыгыз Сезгә дә хөкүмәт ярдәм итте Иң башлап, сезгә миһербанлы каравы өчен, хөкүмәткә рәхмәт укы Шөкерана кыл Җинаятьләрегез өчен конвой белән озатмау — безнең ялгыш!
Башлы хатын син, иреңне дә бөтерә идең, гәрчә аның үз явызлыгы да җитәрлек иде Син, җилнең кайсы якка искәнен тиз сизенеп, колхозга тотынгансың. Вә ки син күмәк хуҗалыклар оештыруның илебез социализмга барганда зарури икәнлеген, хаҗәт икәнлеген үз мәнфәгатеңә кайтарып боргансың
Ягъни, алга таба мин дә, син дә бер үк юлдан сәфәр тоткан кебек. Ләкин мин олы һәм туры юлдан барсам, син яшерен борылышлары бихисап тар сукмактан атлагансың һәм колхозыңны аякка бастыргач, син шул сукмактан, борылышларына да кермичә, кирегә туп-туры сыпыр- тырга күп сорап торасы кеше түгелсең икән. Синең кебекләр кызганадыр, бәлки — әмма яңа тормыш кирегә элдертү сукмагыгызны кисте, колхозлар һәр җирдә дә. аякка баскач, йөгереп китәрлек көчтә.
Сез. башкалар хезмәте җимешен — без дә газета телен беләбез — татып яшәүчеләр, миннән ни өчен игелек көтәргә тиеш идегез икән! Шулай да Әлгый Фәсахетдиненә һәм аның астыртын бичәсе Тәүфирәгә кылган әшәкелекләремне үземнең санау ниятем юк Яшәү рәвешен үзгәрткәндә кылган ялгышлар булды. Мине дә бит йомшак уч белән гел аркамнан сөеп кенә тормадылар, чукмардай йодрык белән сиздермәстән арка чокырына күп тондырдылар Шулай да миңа эшләнгән әшәкелекләрне санамастан, мин сезгә эшләнгәннәрен искә төшерик
Егерме җиденче елда, өч гаилә берләшеп, атлы урак машинасы алдык Шушы кечкенә ширкәткә мин башлык идем һәркайсыбызнын арышын берәр көндә урып бетердек Уру җиңеләйде безнең' Әмма бу машинага уру кырының зуррагы кирәк иде Безнең машина өчен аеры жирләр кыйпылчык кына! Киләсе елга арышны, язын сабан ашлыгын, жирләребезне күршеләр белән алыштырып, бер төшкә чәчтек Уруы ♦ чагыштыргысыз җиңел булды.
Кызыктылар безнең машинага Синең Фәсәхетдинең дә күзен ялты- г ратты! Үзе. акчасы юк, янәсе, машина сатып алмаган иде Әйе. акчасы 1 юк. имеш! Килеп сорады Фәсәхетдин абзаң миннән машинаны, арыш ; коелып бетә, акча юнәтеп ничек тә түләрмен, ди Хәер элгәре синең Z белән киңәшкәндер яки үзең үк киңәш иткәнсеңдер, әйтәм ич. яңалыкны Z үз ягына каерырга хәйләкәр бичә идең син Бирдек сезгә машинаны * Түләвен үзебезгә алмаска булдык.
Безнең авылда Мөбарәк Гафифәсеннән тиз уручы кеше юк иде * Ул, сезгә ялланып, көненә өчәр чүмәлә куйган һәм көненә егерме тиен = түләү алган. Болар революциягә чаклы булган Гафифә апа авыру иде ? инде, егерме сигезенче елда ире Мөбарәк абый вафат иде
Синең Фәсахетдинеңнән, безнең урак машинасыннан файдаланганы > өчен, тиешле хакны сезгә урак урып чиләнгән Гафифә апага үз күз - алдымда бнрдерттем Нигә аңамы? Үземнең сезнең кулдан акча алып J пычранасым килмәде, ә Гафифә апага сезнең исәпләнмәгән бурычыгыз күп иде. Хәтерлә. Тәүфирә бичә, акчаны, бирмәс өчен, кулыңда шытырдатып кысканыңны онытма Әмма ки түләргә мәжбүр булдың Бу вакытта. егерме сигезенче ел урак өстендә, мин авыл советы рәисе булып сайланган идем инде
Сез — кулак гаиләсенә кылган әшәкелегемнең берсе шушы — Әл- гый Фәсахетдиненә урак машинасы биреп тору, машинадан файдаланган өчен хакны аның бичәсе Тәүфирәдән түләтү. Әйе. акчаны син саный идең, Фәсәхетдин түгел
Миңа җибәргән хатыңдагы фикерләреңнең барысын да юкка чыгара алам Тик файдасын күрмим Ә хәбәр салу максатың турындагы сүз ләреңне җавапсыз калдырырга тиеш түгелмен
Кулак белән ярлы крестьян күмәкләшә ала иде. дисең Мөмкин хәл түгел Бай белән ярлы беркайчан да бер казаннан ашамаган Ленин әсәрләрен укымагансың, надан калу мөгаллимәгә килешми Күмәкләшү чорында, кешеләр хосусый милекчелектән аерыла башлаганда, кулак агай, төсен-йөзен генә үзгәртеп, крестьянга иш булырга төрлечә кыла нып карады Бу хакта синең сүзләрең яңалык түгел Кулакларга колхоз капкасын ачсаң, сез безнең арба тәгәрмәченә таяк тыгу өчен жай гына эзләячәк идегез Авылда социализм төзү өчен кулакны сыйныф булу ягыннан бетерү мәҗбүри шартларның берсе иде
Кулакларны куарга тиеш идек без һәм кудык! Дөрес эшләдек! Ә далада колхозларны сез безнең үрнәктә төзергә мәҗбүр булдыгыз Чиләндермичә акылга утырмаячак идегез сез
Жирләр колхозларга мәңгелеккә файдаланырга бирелгәч тә. кулак калдыклары эшләгән корткычлыклар җан тетрәткеч булды Кайтып йөрмәдек, дисең Ай-Һай ла1 Кулак кылганнарны газеталардан укып булса да белергә тиешсең Әйтик. Кылыктагы Түбәкуак хәлләрен. Күп шаулады халык бу хакта, газеталарда да яздылар һе. өйләренә ут төрткәнче җан ияләрен көзге чебешләренә кадәр тыныч җиргә урнаштырганнар, имеш! Әгәр бөтен авылга ут капкан булса?!
Без күмәкләшүгә каршы түгел идек, дисең Монафикъ булу һич кайчан бизәми адәми затны, ахыр килеп, түшәк өстенә калгач булса да онытырга кирәк иде икейөзлелекне
һе. җиргә сеңгән өйле ярлы крестьян белән ике катлы дәү йорт хуҗасы күмәкләшү хакында гомере буена хыялланып яшәгән икән лә ич' Хәкимҗан Газизҗаны шуны да аңламаган, ә?
Әйе, хатыңда бер хаклык бар Совет властеның беренче елларында белем бирүне оештыруда мөмкинлекләр чамалы иде. Мәктәпне без егерме алтынчы елда ук салдык. Безнең Кылыкта салынган беренче совет мәктәбе иде ул. Ике генә класслы иде Аны миңа чаклы авыл советы рәисе булып эшләгән Саттаров Хәниф абый салдыртты. Боларны оныт магансыңдыр Утыз беренче елда инде мәктәпне җиде класс бүлмәле итеп өлгерттек. Ә хәзерге мәктәп өч катлы, барлык кирәкле бүлмәләре белән, Мишә суы тутырылган бассейнында балалар кышын да чумып йөзәләр. Фән сарае безнең хәзерге мәктәп!
Әйе. күбәүләргә, һәм миңа да, махсус уку йортына кереп белем алу тәтемәде. Гыйлемлекне, тормышның бүтән мәшәкатьле шөгыльләре белән бәйләп, үзлегемнән баетам Мактанаммы? Мактанам бераз, чөнки гыйлемем безнең тормышның асылын ялангач итеп күрүче мөгаллимә гыйлемлегеннән баерак икәнен белдем Хагыңны укыгач.
Җитәр
Авылда күмәкләшү өчен көрәштә минем җиңүем бәхәссез. Илдә җәмәгать милке, иҗтимагый байлык булдыруда, бик беләсең килсә, авыл үзенең күмәкләшүе белән хәтта эшче сыйныфка, интеллигентка билгеле дәрәҗәдә үрнәк күрсәтте. Минем фикер бу, һәм мин аның дөреслегенә ышанам.
Ә сезнең тарафлардан, нәкъ синнән, димим, көч сынашырга чакырып хәбәр салуыгызны көткән идем мин.
Хатны язды чыгышы буенча революциягә чаклы батрак малае, революциядән соң җирле крестьян, урта хәлле крестьян һәм кызылармеец. Кылыкта 1928—1929 елларда авыл советы рәисе, Кылыкта колхозга керергә беренче булып язылучы һәм аның беренче рәисе, сугыштан, орден-медальләренә өстәп, тәнендә мина кыйпылчыклары да алып кайтучы, өлкәнәя төшкәч булса да экстерн тәртиптә имтихан тотып җиде класс белемле, инде шактыйдан персональ пенсиясенең яртысын Тынычлык фондына күчереп баручы. Кылыкның басу-кырларында. болыннарында йөрүдән туймаучы, бүгенгесе көндә сәламәтлегеннән зарланмаучы, коммунист Хәкимҗан Газизҗаны.
• Язылды 1985 елның печән өсте җитәр чакта, июнь аеның Сабан туен якынайтучы бер көненең төш уңаенда».
Гаян Сәйфулов. идарәгә туры бармыйча, юл уңаеннан фатирына кереп чыгасы итте. Кичен эштә тоткарланырга туры киләчәк. Авылдагы бүгенге эшләр турында идарә белгечләрен чакыртып шелтәләмәкче иде ул Газизҗан картның бер чынаяк чәенең җегәре озакка бармады Шуңа күрә өендә коры-сары булса да капкалап алырга кирәк иде. Гаян, машинасын туктатып моторын сүндерүгә, көтелмәгән хәлдән сискәнеп китте: ак тавык, алгы ике утыргыч арасыннан гәүдәсен яртылаш чыгарды да. тизлек тоткасының эчендә чәчәк бизәкләре калдырып койган йомрысын чукып карагач, кытаклап җибәрде.
Менә оят тавыкны берәрсе күреп китсә, идарә начальнигы колхоздан үзенә тере хайван ташый, яңа суйган мал ите генә ашый икән яңа начальник, дип гайбәт таратырга да күп сорамас. Дәрәҗәңә сукты диген ул чакта,, шушы ак тавык Әллә муенын борып ыргытыргамы соң? Бер тавык бәясен түләр иде әле. Түләмәсә тагын, бер тавыкка калмаган Хәкимовлар, бай күренәләр Әмма гомерендә бер тавык суйма-ган килеш, ни кодрәтең җитеп аның башын борып ташлыйсың...
Гаян, капканы ашыгып барып ачты, машинасын ишегалдына кертте. Тавык чыгып качмасын өчен ишекне томалап ябып, телефонга йөгерде.
— Алло! Кылыкны тоташтырыгыз! Председатель Хәкимовны хет җәһәннәмнән табыгыз! Алло, алло! Кылыкмы? Хәкимов, синме?!
— Мин
— Сезнең колхоздан кайттым гына әле.
- Күрмәдем
— Кайда идең?
— Эштә.
— Канцеляриядә юк идең
— Басуларны әйләнеп, игеннәрне карап йөрдем Силос салырга әзерлекне тикшердем *
— Начальник киләсен белеп торырга кирәк.
— Алдан әйтергә иде Йомыш белән йөри идегезме сон’
— Ничек?!
— Колхозга килеп, аның председателен дә күрмәгәч, димәк, эшсез з йөрүегез булган. ң
— Да. авыз зур ачыла икән синей Ярар, бүтән чакта тел шомар- f тырсын Ә хәзер уракка әзерлек турында докладывай' i
— Ремонтлыйбыз Тик запчастьләр җитми
— Тап, Син шуның өчен куелган. ♦
Мин сайланган кеше, постка куелган кеше сез ул.
— Да-а. кирегезгә беткән кешеләр икәнсез, әтиең дә. син дә < Начальник трубканы каплап сүгенде Гадәтенә кергән бу шөгылен- * нән аны Кылык колхозы председателенең иркен тавышы калагын тырнап * бүлдерде:
— Иптәш Сәйфулов, мина ни йомыш белән шалтыратуыгыз соң у әле? Комбайннар ремонты турында белергә теләсәгез, сез моны сводкадан карый аласыз Бүгенге көнгә мәгълүматларны кичә кичтән генә идарәгә тапшырдык Алдашмадык, дөрес мәгълүматлар Инде запчасть- ләрне үзебез табарга кушып шалтыратуыгыз һәм безгә килеп китүегез дә шуның өчен генә булса, миңа моны әйтеп тә тормагыз Идарәнең тәэминат белән чынлап торып шөгыльләнмәячәгенә иманым камил Давай ашлык, давай сөт, дип оран кычкыруны җитәкчелек итүгә саныйсыз.
— Слушай, Хәкимов. партияне тәнкыйтьләвеңне төшенәсеңме син?
— Нишләп партияне?! Мин иптәш Сәйфулов эшеннән, ягъни сез начальник булган авыл хуҗалыгы идарәсе эшеннән канәгать түгеллегемне әйтәм
Гаян беркадәр ара җавапсыз торды
— Карале. Әмир Газизович. мин сезнең өегездә булдым
— Бик әйбәт Чәй эчертергә әти өйдә иде
— Эчтем Бер чынаяк
— Нигә берне генә? Кимендә икәү тиеш Татар гадәте буенча Әни шуны белсә, сезне өйгә бүтән кертмәячәк бит
— Сездә кабат булырга теләгем зур түгел
— Кыстамыйм
— Әмир Газизович, сезнең ак тавык минем машинада кайткан Трубкадан шаркылдап көлгән тавыш яңгырады
- Нәрсәсе көлке моның5
— Көлке булмыйча соң! Тавыкның ерак сәфәре — әрәмәлек, диләр иде, ә безнең тавык, әрәмәлекне узып, район үзәгенә барып җиткән!
- Шоферыңны җибәр әле, алып китсен тавыгыгызны
Нигә мин машина җибәрергә тиеш дн?! Машинаны кем хисабына куыйм, иптәш начальник? Алып киткәнсез, кцтереп бирегез Кнтермәсә- гез шулай ук сезнең эш
Сәйфулов трубканы шап итеп куйды
Авылның урта турына, мастерскойлар һәм техника паркы янына, бакчалар башына чыгарып ак кирпечтән ике катлы итеп салынган идарә йортының колхоз председателе бүлмәсендә шаркылдап көлү кабат яңгырады Әмир Газизов ачык тәрәзә янына килеп басты Аның карашы, беренче булып, тыкрыкларда һәм бәрәңге бакчаларында актарынып чүпләнеп йөрүче ак тавыкларга төште Кычкырып көлүеннән туктады, тын алгач, кеткелдәүдән шулай да тыела алмады
Ишек шакыдылар.
Керегез.
— Кәефләр шәпме. Әмир абый.
- К^реп торасың лабаса — шәп бит! Көлүдән туктый алмыйм Нинди җиңел заманалар җитте бит, ә. Фәрах энем, көлеп кенә эшлибез!
Председатель, ачык тәрәзәгә үрелеп, нәрсәгәдер сагайды, аннары башын чыгарып, комбайннар тезелеп торган уңайга кулын изәде. Кем гәдер нәрсәдер тыеп боеруы булды бу аның, әмма тел белән әйтеп аң латмады Кулъяулыгын алып, тирләгән йөзен каты ышкып сөртте һәм бат ай да алсу табак бите кызарып ук чыкты. Әмир өстәле артына бармады, стена буйлап тезелгән урындыклар арасыннан икесен идән уртасына җилтерәтеп кара-каршы куйды да түр яктагысына үзе утырды, аның гәүдәсе авырлыгыннан урындык сыкрангандай шыгырдады
— Утыр, Фәрах агайне. Ни йомышың төште?— Егет ишек катыннан килеп җиткәнче, калын кашларын уйнатып, чәнчеп алды:—Сездән безгә ни кирәк?
- Әй. Әмир абый, ипләп кенә сөйләшикче! Төртке сүзләргә минем үземнең дә осталык тулып ашкан Бертуган абыеңның төпчегеннән бер елга элек туган малае ла мин Анысы. Фәрахтан сезгә кирәк нәрсәләр дә булуы мөмкин. Нигә булмаска ди!
- Алайса, бездән сезгә ниләр кирәк?
Күп кирәкми, Әмир абый. Син мине үз эшемә кире ал Шул гына.
- Шул гынамы?
— Шул гына, дим ич инде.
Чамасыз күп сорыйсыз Гозереңне үтәп булмый. Инде болай дисәң Әмир абый, мин синең белән саубуллашырга кердем, бүген үк калага китәм, район үзәгенә автобуска хәтле.
— Тотынды тезәргә!
автобуска хәтле җәяү барырга горурлыгым ирек бирми, колхоз «Волга»сы белән озаттырчы, дисәң, ике куллап риза Нәкъ йомыш та төшеп тора иде, райүзәктән тавык алып кайтасы бар.
Фәрах, зур күзләрен уйнатып, ялтыравык кара түфлиләрен бер-бер- сенә каккалап, джинсы чалбарының бот буена салынган кесәсенә баш бармагын кертеп, бүтән бармаклары белән гармонь телләренә баскан кебек итеп, председательне тыңламагандай утыра. Әмма Әмирнең сүзләрен ишетә икән.
- Суйган тавыкмы?—дип сорады ул һәм почмактагы телевизорга беренче күргәндәй чекерәеп карады
— Тересен!
— Соң, бер тавык өчен генә райүзәккә машина кума. Үзегездә тавык аз икән, бездән алып төш. Култык астыңа кыстыр да тәпи-тәпи генә...
— Минме?
— Син булмыйча. Миңа тавык кирәк түгел ич.
— Сиңа берни дә кирәкми
- Сиңа күп кирәк. Әнә, телевизор алдырып, кабинетыңны бизәгәнсең 6>1Т Төслесе, әй «Фотон» дигәнеме соң, әллә «Горизонт»мы?
— «Лазурь». .
— Колхоз акчасына инде, кәнишне.
Ни өчен мин аны үз акчама алырга тиеш ди әле?— Әмир урыныннан җәһәт торды да телевизорны кушып җибәрде.
— Ни өчен алмаска тиешсең? Аны син үзең генә рәхәтләнеп карыйсың бит.
— Син дә кара! — Председатель, телевизор җылынып сурәт күрсәтә башлаганчы, аны сүндереп тә куйды
— Карыйм ич. Шәп күрсәтә — дип көлде Фәрах Әмир абый, зәһәрең кайчан бетә?
Иртәгә!
— Сөйләшүне иртәгә калдырырга микәнни соң инде. Бүген хәл итәсе иде бит. Әти борчыла, кичә аракы эчте.
— Эчмәгәе! Эчкән кеше ерак китә алмый, хәзер закон каты!
— Алай ярамый инде, Әмир абый. Минем әти синең бертуган абыең бит
— Шуннан? 5
Шуннан болан: мин сине. Фәрахетдин пеләмәш. диген, эшкә 5 алам, диген. Минем братанга хәсрәт чиктереп йөрмә. Фәрах энем. ну. = малай актыгы, дип тә өсти аласың. Анысын әйтмәсән дә була, әлбәттә. 1 чөнки минем дә серкә су күтәрми Аннары да килеп. Фәрах атлы асыл = егет тишек төпле ләгәнне барабан итеп кагып уйный торган тиле түгел, i — Шыр тиле син! *
— Шыр акыллы!
Фәрах урыныннан торды, чалбар-күлмәген сыпыргалап төзәтенде. ♦ Каян килде соң әле сиңа мондый көязлек? дип гаҗәпләнде = Әмир, янына Фәрах килә башлагач, өстәле артына узып
Каян түгел, кемнән, диген. Синнән өйрәндем
Әмир, шаркылдап көлеп, әйләнмә кәнәфиенең таянсаларына шапыл- ' датып сукты.
— Миннән? дип тавышын йомшартып сорады ул.
Фәрах, җавап кайтармыйча, мотоцикл ачкычының чылбырын бармагына киертеп әйләндерүен белә иде.
— Әмма мотоцикл ачкычын зыр әйләндерергә минем осталыгым җитми.
Аның каравы, син кешеләрнең башын әйләндерергә оста
- Нервыларымны тәмам кыздырасың бит син' - Әмир башын чайкап куйды Үзең беләсеңме хет шуны?
Мин бик изге эш башкарам. Әмирҗан абыкай. - диде Фәрах, председательгә акрын-акрын якынаеп
Нинди?
— Мин синең нервыларынны бозмыйм, ә кузгалган нервыларыңны тынычландырам
һе!
- Хак дөресе. Көлгән тавышың ишетелгәч, мин синең кәефең шәп дип уйлаган идем Ә син райүзәктән <Волга»га тавык кунаклатып алып кайту турында хыялланып утырасың икән Инде кече башымны иеп кергәч, мәсьәләне хәл итмичә чыгып та китә алмыйм. Син дә үз сүзеңә беткән, мин дә сиңа иш. Кайсыбыздыр юл куярга тиеш Иначе орыш, кырыш, сугыш. Бу очракта Әмирҗан абый пләмәше Фәрәхетдингә юл бирергә тиешле.
Мин?
Син. Тагын бер мәртәбә сорыйм мине эшкә аласыңмы?
Председатель, өстәлгә җәелеп таянып, башын аска иде. Аның баш түбәсе такырая башлавын күргәч, фәрах, иртә пеләшләнә председатель, безнең әтинең, анардан, тәк. унсигез яшькә өлкәнрәк булса да. чәчләре агармый ла. коелмый да. дип уйлады. Әмир башын салмак кына күтәрде. Фәрахка озак карап торгач
Син, Фәрахетдин братулла. колхозны керделе-чыктылы ул. күзләрен кыса төшеп, нәкъ кирәкле сүз эзләде, керделе-чыктылы хуҗалык дип саныйсынмы әллә? Колхоздан чыгаруны сорап гариза яздыңмы? Яздың. Үтенечең канәгатьләндерелде. Хәзер кабат эшкә алыгыз, дип тинтерәтәсең. Алдык та ди. бераздан тагын, җибәрегез, дип. гаризаңны җилфердәтеп йөрерсеңме? Аннары тагын кайтырсың да тагын китәрсеңме? Жир кешесе юл тиресләми ул. җирлә ябышын ятып эшли. Ә син колхозны. җир хуҗасын мыскыл нтмлкче буласың. Ю ук. Газизов Фәрах иптәш, моңа колхоз да. җир хуҗалары ла юл куя алмый Күмәк хуҗалыкның максаты һәм асылы бай яшәү генә түггл. ә бәлки хокукын тигезлектә матур итен яшәү Мин гнуларны хаклыйм
һәм бат арны бозу ямьсезлек чоңгылына батыра. Син исә, Фәрәхетдин, тигезлекне һәм матурлыкны санга сукмыйсың, байлык ягын гына кайгыртасың. Ничек килеп чыга инде: без, туганнар булсак та. бер-беребезгә дошманнар икәнбез. Уйладыңмы шул хакта?
Фәрах, чигәсен кашый-кашый, озын өстәл буеннан урындык тартып утырды.
Тирәнгә кереп киттең лә син. Әмир абый Бүтән китмим, дим бцт инде. Өйләнмим дә! Ник чәнчелеп китми шунда. Хәер, бернәрсә дә чәнчелмәсен. Фәрах тынычлыгын җуя башлады, шаянлыгы сыпырып алгандай югалды, җилкәләрен сикерткәләде. Дошман түгел мин сиңа, Әмирҗан абый, энең мин синең! Әти сөйләшеп караса да. үз киреңне тукырсың инде син. хәтта Газизҗан бабай сүзен дә тыңламассың. Валлаһидыр, синнән дә үҗәт кеше юк безнең нәселдә. Сиңа Рәсиха җиңги ничек түзеп яшидер, ходай ярдәмен бирсен үзенә!
Соң. алла каты Фәрәхетдин.—дип пеләмәшенең көенә салды әңгәмәне Әмир,- соңгы тапкыр сорасаң да. минем сине эшкә алырга хакым юк. Башта син катхозга член булып керергә тиешсең, ә моны бары тик гомуми җыелыш кына хәл итә.
Әмир абыйсының холкын Фәрах әйбәт белә, аны мәсьәләдән сиз- дермичәрәк читкә сөйрәштермәсәң, җаена китерүе кыен. Ләкин хәзергә председательне бөтенләй буташтыра алган кеше юк. Шулай да тырышып карарга кирәк, белмәссең, дип өметләнгәннәр бабайлар мондый чакларда һәм егет председательнең сүзләрен ишетмәмешкә салынды, үзалдына сөйләнеп утыра бирде. Әмир абыйсы әңгәмәне тәмамларга ашыкмый бит. димәк, кырт кисмәгән
Авыл белән шәһәр арасындагы аерманың йогын да калдырмыйбыз. дибез Мактанырга кирәк булса, колхозлар төзүебез белән авылны шәһәргә якынайттык, хәзер аерма юк дәрәҗәсендә, дип тә җиф- фәрәбез. Булмаган ди' Мине шәһәргә теләп тә пропискага кертмиләр. Фәрзанәне авылга прописать итеп була, әмма үзе теләми. Каршылык түгелме инде бу? Антагонистик каршылык! Шулай булгач, мине хәзерге көндә шәһәргә пропискага биш кулларына ун каләм тотып язсалар да. авылда торачакмын, ягъни Фәрзанәне онытып, антагонистик каршылыкның тамырына балта чабачакмын. Авылда яшәүне философ Фейербах та яклаган.
Әйе, философ Фәрах-Фейербах. син шәһәрдә ни майтара аласын соң? Шәһәрнең үз хөрәсәннәре дә җиткән. Шәһәр мәйданында комбайн белән урак урдырып булмый. Синең урының менә шушында, колхоз җирендә иде. Гәүдәң генә түгел, җаның да очкалак синең. Колхоз җире тиз сагындырды Фәрәхетдинне, ә! Шәһәрдә син. иң күбе, трамвай юлы чистартып. тротуар пычратып йөрер идең, ялгыз тамагыңны туйдыра алмас идең. Ә колхозда почет Фәрах Газизовка, комбайн бункерын тутырып акчасын ала! Былтыр уракта, айга күчереп исәпләгәндә, дүрт йөз алтмыш өч сум акча алдың син Шәп саныйм мин, председатель башымны уйлатып саныйм. Әле колхозның механизаторга һәм терлекчегә, гомумән, һәр колхозчыга, бүтән өстенлекләрен ходай ярдәме итеп исәплибез Фәрах кебекләр шулай исәпли. Син бит. әти әйткәндәй, агайниш, акча катына әйләндең. Булган акчаңны ике арада киләп сарып туздырып бетердең. Әгәр хәзер кулыңа җитешле акча тоттырсаң, шул акча сиңа хуҗа булып ала һәм син секунды-минуты белән авылдан чыгып йөгерәсең. «Валга» белән озаттырганны көтмисең. Янәсе, үз көче белән урак өстендә колхозда эшләп, күп акча каера да тагын китеп бара. Эшкә алуны сорарга акчаң юклыгы гына мәҗбүр итә. Димәк, колхозны син акча сыгу чыганагы итеп исәпли башлагансың. Ак,ча эшләргә бүтән җаен булса, җилкә аша гына төкерәчәксең син колхозга. Мин шуны да аңламаслык аңгыра түгел, агайниш. Бигайбә.
Колхоз председателе белән колхоздан гариза биреп чыккан механизаторның бәхәсендә атысы үзенең хаклыгына таянса, кечесе, моны таныса да. иҗтимагый ялгыш ясамавына инанып, үз фикерен туглый. 98
Ара тирә чәнечкеле сүзләр әйтешеп шаяртуга күчсәләр дә. бәхәснен асылы тирәндә икәнен аңлыйлар алар Колхозларга үз җиренә тамырны нык беректергән кешеләр кирәк, димәк, ахыр килеп, коммунизм җилбәзәк очкалаклар җәмгыяте түгел — председатель хаклы Шәхси тормышның аерым мәсьәләләрен, атап әйткәндә, мәхәббәт газапларын со-циализм чишә алмады, коммунизм үзе дә моны хәл итмәс, мәхәббәт гомер-гомергә үзенчә булган һәм мәңгегә үзенчә булып калыр Мәхәббәтнең җәм1 ыять кануннарына сыешмавы гел булыр заман крестьян- механизаторы шулай ук хаклы Капма-каршы хаклыклар узара сыешыр га тиеш тә. без роботларга әйләнербезме? Юк. без — кешеләр, һәм кешеләр булып калырбыз
Бәхәс куертучыларның икесе дә матур әхлакый якларны үзәктә тотарга онытмыйлар кебек югыйсә Председатель Әмир турыдан бәрсә, механизатор Фәрах читтәнрәк суктыра
Философларча тирәнтен уйласаң, дип дәвам итте Фәрах, ишекле-түрле адымнарын сузыбрак атлап йөренергә тотынган Әмиргә кырын күз генә төшереп, минем колхоздан чыгарга гариза язуыма колхоз идарәсе гаепле
Инде председатель бу сүзләрне ишетмәгәнгә салышты
һәм иң башлап аның председателе гаепле
Әмир монысына да илтифат итмәгәндәй булды, пеләмәшенең бәхәсләшү ысулын кабул итте
Уракта комбайнчылар ярышы шартларын председатель җитәкчелегендәге идарә эшләде. Минем барыбер җиңеп чыгасымны белә торып. беренче урынны алучыга туристик путевка куйдылар Шулай итеп, түмәр генә буйлы булу сәбәпле армиягә дә алынмаган һәм туган авы лыннан кендеге дә өзелмәгән Фәрахетдин исемле алтын куллы егетне Балтик буе республикаларына сәяхәт кылырга мәҗбүр иттеләр Гәрчә җинаять эшләмәгән кешегә карата мәҗбүри рәвештә көчләү кулланыла алмауның социализм казанышы икәнлеген идарә әһелләре һәм аның башында торучысы белергә тиешләр иде Алар, ярыш шартларын эшләгәндә үк. урак батыры чандыр Фәрахның Рига шәһәренең нәкъ уртасында чибәр кыз Фәрзанәне яратачагы, ягъни үлеп гашыйк булачагы турында анык акыл белән уйларга бурычлылар иде Шулай итеп, колхозның кайбер җитәкчеләре, үзләренең акыл сәламәтлеге какшавын социализмнан коммунизмга бару чорыннан яшереп, явызлыкның чигенә җитәләр, ягъни изге байлык белән тулы ике яшь йөрәкне мәхәббәт газабына бәйләп салалар
Сураеп йөргән егетләрне мәхәббәт газабы чиктереп, җитәкчеләр бик дөрес эшлиләр, дип ялгап китте Әмир, йөрүеннән туктамыйча Беренчедән, ул ун кулын Фәрах ягына сузып чәнти бармагын бөкте, кайбер егет затлары, сазаулык бусагасын атлап керергә җыенулары белән, нәселне югалтуга таба баралар Икенчедән,- атсыз бармак та бөгелде, өйләнү өчен шәһәргә таярга. диелмәгән философларның хезмәтләрендә. Электә сала кешесе, гомумән, калага китмәгән, ә туган туфрагында яшәгән Киресенчә, шәһәр агайларының авылга кайтып төпләнү очраклары аз булмаган Әйтик, философ Людвиг Фейербах авылга кантын.беркая да китмичә диярлек, егерме биш ел яшәгән һәм эшләгән. Ә хәзерге заманның үз дәрәҗәсен өреп кабартучы, җил тегермәне коручы, теле белән, әлбәттә, философы Фәрах Кәшшафн, урак өсләрендә генә авылга кайтып күп акча эшләп, елның калган вакытларында сөеклесе Фәрзанәне Рига урамнарында читтән генә күзәтеп яшәмәк че була Моңа саллы дәлил Фәрах Кәшшафиның Фәрзанәгә булган кайнар гыйшкыннан наз кичәргә җыенуы
— Шулай итеп. Әмир Хәкнмовнын у зен генә яратуы чире табылды Кызганыч хәл Чөнки эгоизм дигән чир бик йогышлы авырулардан санала Председательнең бу чире июнь ае кояшы җир кешеләрен чиксез сөендергән бүгенге көндә чиктән узып азды Моның ярылып ята торган чагылышы түбәндәгеләрдән гыйбарәт Беренчедән. Әмир Хәкнмов бер-
туган абыйсы Кашшафетдиннең озак көтеп алып туган малае Фәрәхетдинне яраткан эшенә кире алса, колхозчылар каршында җавап тотудан курка, үзе турында гына уйлый, ягъни мәсәлән, бары тик үзен генә ярата, димәк Икенчедән, социалистик ярышта күп тапкырлар җиңеп чыккан комбайнчы Фәрах Әмир абыйсының хәзергесе сәгатьтә теңкә- сен корытса да. аның, өенә кайтып көләч Рәсиха җиңгине күрүгә һәм малае Җиһангирны йомшак җиреннән сөюгә үк, нервылары тагын корычка әвереләчәк, ә Фәрах җебегән мондый мөмкинлектән мәхрүм — уңган егетнең хатыны юк. хатыны булмагач, малае юк та юк.
— Фәрахның үзен әтисе кайчандыр йомшак җирен сөеп шатлана иде Ләкин хәзер моны эшләп булмый Бүгенгесе кояшлы көндә очкалак егетнең йомшак җирен тукмап кына әтисе Кашшафетдин үзен бераз тынычландырырга мөмкин, һәм ул моны бертуган энесе Әмир Газизов алдында берничә минуттан бик теләп эшләр дип чын күңелдән ышаныйк. Әнә. Кәшшаф абый үзе монда кереп килә.
— Ә-ә?!— Фәрах атылып тәрәзә янына барды һәм болайга таба килүче әтисен күрде.— Чын, әй!
Кәшшаф гәүдәсен алга чайкалдырып, сүлпән атлый иде. Адымыннан ук талчыгу сизелеп тора, әйтерсең, гәүдәсен аяклары йөртми, ә бу аяклар таккан кебек кенә иде. Салмаклык тәбәнәк гәүдәле кайберәү- ләрне буйга үстереп җибәргән кебек итеп күрсәтә, горур кыяфәт кертә. Ләкин Кылыкта Җәһәт кушаматын лаеклы булып алган Кәшшафет- дингә бүгенге салмаклыгы бөтенләй дә килешми иде.
— Әмир абый, дус.— дип чигенә башлады Фәрах,—әти монда керәсе булгач, мин хисапчылар бүлмәсенә чыгып торыйм. Син аны көйләп-җайлап һәм тиз генә өйгә кайтарып җибәр инде. Безнең югары дәрәҗәдәге әңгәмәбезне, мәгълүм җитди сәбәпләр аркасында, вакытлыча бүлеп торырга мәҗбүрмен Сөйләшүләр туганнарча эчкерсезлек һәм агайнеләрчә аңлашу шартларында барды Шөһрәт казанган колхоз председателе һәм потомственный комбайнчы арасындагы моннан соңгы әңгәмә дә. ә без аны әти китүгә үк возобновим, вполне прилично дәвам итәр, дип ышанам
— Авыл белән шәһәр арасындагы каршылыкларны бетерү буенча изге эшкә тотынып юл тиресли торгач, телегезне шактый шомарткансыз сез, философ Фәрах Кәшшафи. .
6
1930 ел, февральнең ике киче, урта төштә 1929 елның декабрь башына кайтып
Газизҗан волкомда һәм волбашкармада йомышларын бетергәндә, кич якынлаша иде Моңсу булыр сыман бүгенге кич Төнлә җиргә чатнама суык җәелеп кунаклыйсы хәбәрен сөенеп ирештергән кырыс кичләр февральдә еш була. Мондый чакта һаваның, үзалдына тыгызланып. биткә ышкылуын тик басып торганда да тоясың Бүген һава, мамык кар бөртекләре очкалагангамы. йомшак Кояш баеды, ә аның турысындагы җете яктысы качкан төшен белдереп тора Газизҗанның Кылыклысы әнә шул турыда, аның авылында кояш иртәрәк байый Кояш чыгышында караңгылык куерып күтәрелә, аның карасы да җете. Җир дигәнең чынлап торып түгәрәк, әй. менә хикмәт.
Бурлы Кашка хуҗасының килүен күрде, башына элгән буш сапы капчыгын селкеде.
— Ашап бетердеңме,—дип ат янында сөйләнде Газизҗан — Шунысына туеп торырга туры килә, җәйне җиткерергә шактый әле — Ул ат өстенә япкан толыпны селкеп чана башына салды Аркалыкны күтәреп, тезгенне тартып бәйләде.— Әйдә, хайванкай, бик соңламыйк
һәм танышларына кереп чәйләп торасы итмәде Ерак юл түгел. түзәр, бүре-фәлән төнге ауга чыкканчы, урманны кичү чәер Бурлы Кашка арттан куган бүрене житкермәс җиткерүен дуамалланып чабар чаклары узып барса да. әле көче житәрлек. әмма ки бүренең юл кисеп ташлануы ихтимал, ул да үзенә жайлыны кыла, башы эшли ерткычның
Авыл чыккандагы чишмә буенда юлаучылар өчен куелган, ярты- * лаш боз каткан кыска тагаракка бер чиләк су салып, атын эчерде Га- 5 жәп тә акыллы соң бу ат дигән хайван, ләкин ашарга-эчәргә сорарга : теле юк. картая, ләкин чәче-ялы ялтырап агармый. Бурлы Кашка, уң = аягын гына янга алып, тагаракның авыш башындагы суны чыжлатып Z чөмереп бетерде, хужасына борылып карады
— Туймадыңмы Эчеп бетерердәй булсаң гына тагын салам бит i Ярты чиләк тә житәр. Урманны юыртып чыгасы бар
Аты. суны тагын эчеп бетергәч, тагарак буйлап авызын йөртте дә башын күтәрде. *
Советлар йортына кызу якканнар иде. Өстәвенә кояш булды, ул = да тәрәзәләрне сыйпап жылысын сиздерә хәзер Волкомнын һәм ват- < башкарманың тынчу бүлмәләрендә утырып тирләткән иде. салкынны • тәне тиз сизде Газизжаннын. Шулай да ул толыбын кимәде, бүрегенең f колакчыннарын төшереп батырып киде, билбавын кысып бәйләде, тез- - ләре астына бишмәт чабуларын кыстырып чана уртасына тезләнде ; Хужасының юлга әзер икәнлеген дилбегә тартудан тоеп. Бурлы Кашка ' алгы аякларына сикереп куйды да урыныннан ук юыртып китте
Яңа оешкан колхоз председателе Газизжан Хәкимжанов волость житәкчеләренә нигезләп тә сөйләп карады, үтенеп тә сорады, ләкин бер йомышын да ахыргача хәл итә алмады Бу көннәрдә колхозга кергәндә биргән гаризаларын кире сорап килүчеләр ишәйде Нишлисен. Газиз- жанның һәм башка житәкчеләрнең үгетләүләренә казак салмыйлар
— Колхозга керү дә. чыгу да ирекле, бир гаризамны' Керү взносымны кире бир!
Бирергә туры килә. Берәүне дә көчләп яздырмаган булсалар да. колхозга тоташтан алып ялгышынган. күрәсең Иртә булган болан эшләргә. уңышлардан баш әйләнгән Революциядән соң гына атка тиенгән һәм үз жирендә иген игү бәхетен татыган кешеләр арасында да. хосусый милекчелеккә караганда, күмәк хужалык милекчелегенең тор-мышны яхшыртуга тизрәк китерәчәген аңламаучылар бар иде Аларга ялгышуларын ничек аңлатырга соң? Моны волкомда да анык әйтүче булмады.
— Бәлки, колхоздан чыгучыларның да. безнең дә ялгышуларны тө шецдерү өчен колхозга үзегез килерсез яки вәкилегезне жнбәрерсез? — диде ахыр чиктә «Ревозюиия» колхозының беренче председателе Кем мин аларга’ Кияү Газизжан. дип тә саныйлар бит әле мине авылда Үзебезнең генә көч житмидер
Кылыкка барып, колхоз төзелешенең иң авыр сынавында катнашырга теләүчеләр шулай ук булмады
Язга әзерләнгәндә, колхозны таратабыз, дип уйлады Газизжан Атын, чәчү орлыгын кире бирергә кирәк Атлы хужалыклар колхоздан чыгып бетсә, язгы чәчүне ничек үткәрербез соң? Их. чет бер генә тракторыбыз булса! Тиз генә булмас шул Тракторлар эшләп чыгару өчен Татарстан буенча бер миллион дүрт йөз мең сум акча жыелды күп түгел бүгенге газетада шулай язганнар иде Гыйнварда языла башлаган идек трактор заемына, бер заемы — илле сум Мал-туарын, чәчү орлы гын кире бирдең дә. ди. яз чыгуга жирне бүләргә кирәк була бит Димәк, кайсы сабан ашлыгын кайда күпме чәчәргә дип ниятләнүдә ребез бушка китә Республикада авылда яшәүче һәр хужалыкка уртача жиде гектар жир туры килә Безнең Кылыкта да шулай Колхоз таралып бетсә, сиңа да жиде гектар өлеш чыга. Газизжан Житәр дә бу жир сиңа, юлыңа хәзер бүре чыгып буып ташласа, өч аршыны да жн теп ашыр Әмма нигә син. Хәкимжан Газизжаны. колхозны йөзе килеп
пешкән итле бәлеш итеп күз алдына китерергә тиеш тә. аны табынның уртасына, нәкъ синен каршыңа, утыртып сыйлауларын көтәргә тиешсең?’ Бәлешне пешергәндә — минем катнашым юк, инде пешеп чыккач — кашыгым кулымда, шулай булып чыгамы? Шулай, хәтта өстәмә сыйлары белән һәм бәлеш төбен кисәргә дә сиңа, Кияү Газизҗанга, кушарлар әле. Тот... _
Юк инде, колхозны таратырга ирек куймабыз! Сизеп торам, бу көннәрдә кулак куллары оста уйный, сүзләренең йогынтысы көчәергә уңайлы чак. Әлгый Фәсахетдине колачын тагын җәя башлады. Революциягә чаклы җир биләүче һәм арендатор, сәүдәгәр булган кеше, байлыкның җирдә икәнлеген белә Фәсахетдин абзаң Әле былтырга хәтле, колхоз төзи башлаганчы, дүрт хуҗалыкның җирләрен арендага дигән сылтау белән алып тотты Тегеләре колхозга кергәч, үз өлеше генә калды Фәсахетдинеңә, һәм колхозга керергә гаризасын бирде Фәсахетдинең. Әйе, сузмаска иде. моңарчы куарга иде кулакларны, барысын да сөрергә иде! Авылдашлар, янәсе, алар да җир кешеләре, алла бәндәләрен туган-үскән җирләреннән аерырга ничек җөрьәт итмәк кирәк, кызганыйк үзләрен . Алар кызганып торырмы икән соң хәзер? Көт! Ярлы крестьяннарның, үз көчләре белән иген игә алмаучы хуҗалыкларның җирләрен кабат тартып алырга кулакларга җай калдырганбыз. Колхозны тиз төзибез дә, социализмны юыртып кына узып, коммунизмга тиз генә барып җитәбез, имеш Имеш, шул менә...
Соңгарак калынды. Ичмасам, бер йомышың үтәлсә дә ярыйсы булыр иде. Юк бит Сәхәрия үпкәләгән сыман әйтеп калган иде Волостька еш йөри башладың, ди. Әллә көнчелеге купмакчы инде, әй, атлаган саен волость белән авыл арасын таптыйсың, телефон суздыртыгыз авылга, ди. Бик суздыртасы да. волость җитәкчеләрен килештереп булмый Быел, күрше-тирә волостьларны бер итеп, безнең якта да район оештырылачак, диләр. Район оешкач, зур итеп Советлар йорты саласы бар. киләсе елсыз авылларга телефон сузуны башларга мөмкинчелек юк. диләр Алар да хаклыдыр, кирәкнең чиге ерак, каян чыганак тап- мак кирәк. Элгәре колхозлар төзеп байыйсы иде, тарткалау-йолыкка лауга калса, әллә ни майтара алмыйсың инде, агайниш.
Бушка вакыт әрәм ителде, волбашкармага кереп тә торасы түгел иде миңа. Телефон кирәк булган Газизҗанга, әй. Сәхәриясе көнләшмәсен өчен Тоттырдылар телефонның төребкәсен! Республикадагы алтмыш эре колхозга радио кертелгән инде. Безнең дә колхоз кечкенә исәпләнми югыйсә Ә радиосын да, телефонын да төштә генә күрәбез. Син Кылыкның дәрәҗәсен тота, данын күтәрә белмисең, шуңа күрә сине волостьта санга сукмыйлар. Колхоз да синең җебегәнлегең арка сында таркалып бара.
• Әйдә, малкай, кызула! Урман чыгып барабыз. Сәхәрия җиңгәң бәлеш пешерәсе иде. Минем кайтуны Кашшафетдин ишек тупсасыннан төшмичә көтәдер, салкын эләктермәгәе тагын, бирешеп куймагае, болай да бик чандыр, әбигә тартым. Сәхәриянең әнисенә. Сау-сәламәт үсәр, шәт. Кашшафетдин улым Тик менә әти белән әни оныкларын күрә алмыйча китеп бардылар. Бер-бер артлы. Инде әтинең вафатына да икенче ел, әнинең кырыгы узганчы гына яшәде, мәрхүм.
Күп авырлык Сәхәрия җилкәсенә төшә хәзер. Мал карау бөтен ләе белән дигәндәй аның кулында, бала үстерү мәшәкатьләре дә аңа Сеңелләрне озатканчы узасы гомер шактый..
Газизҗан толыпны аягына япты. Шуны алганда, кулы кистәнгә тиде, аның элмәген табып беләгенә киде. Уйланып барып онытылган, югыйсә, караңгыда урман чыкканда, кистәнен гел әзер тота иде Ышанып булмый бүре дигән ерткычка, әмма аң булсын иде ул. Газизҗан кулындагы бу кистән аның үз язмышын хәл итәчәк, шуны белмәсә генә юлга аркылы төшсен.
Бурлы Кашка, ул да бүреләрдән шикләнәдерме, колакларын шомар тып, бар көченә юырта. Ара-тирә колакларын торгызып ала. урманда 102
ботак-сатак сынуы бетеп тормый, шул шылт иткән тавышка сискәнүе малкайның Бүрене ат ерактан ук сизә, диләр Бурлы Кашка тыныч, шулай булгач, бүреләрдән куркырга сәбәп юк. инде урман чыгарга да ерак калмады
Малае Кашшафетдин тагын исенә төште.
Их. хәзер малайны куенга кысып сөйсәк икән! Нәсел дәвамын' ♦ Тунар иде микән, әй? Туңмас иде. чыдам булачак Кашшафетдин, кайгы £ тирәсеннән җитез-йөгерек кенә узып китәчәк, хәсрәт дигәнен чабуыннан - эләктерергә өлгермәячәк. Безнең балаларга михнәт чигәргә туры кил- 5 мәс. шәт Яна тормышны нык нигезле итеп төзеп бирербез узләренә : Рәхәтләнеп яшәсеннәр Нигә алар гына ди?! Тигез матур тормышта Z үзебез дә яшәргә өлгерербез Ашыгуларыбыз да шуның өчен
Бурлы Кашка мылтык тавышыннан кинәт читкә сикерде Газиз- ж җан берни ачышырга өлгермәде, терәлеп барган төшеннән атылып каршы үрәчәгә капланды. Ат юлга кире менеп куш аяклап чаба башлагач та. « чана бер табанында һәм үрәчә очында шуып шактый ара барды.
Моннан өч ай гына элек оешкан «Революция» колхозының пред- < седателе Газизҗан Хәкимҗанов көтелмәгән хәлләрне күп кичергән урман ' нын кышкы тар юлы читеннән сөйрәлә иде.
Толып, шуып төшеп калып, кара түмгәк булып чүмәште
Мылтык тавышы кабат яңгырамады
Бүреләр өеренең урман кичкәндә башлап Бурлы Кашкага ташлануын- У нан курыккан Газизҗанның караңгыда үзен'ике аяклы бүре сагалап торган икән.
Бурлы Кашка авылга кергәч тә капка төбенәчә чабып кайтты Капка баганасына тәртә башы бәрелеп, чана «дырк» чигенеп алгач кына, Газизҗан аңын җыйды Үрәчәнең челтәрләп бәйләгән бавыннан кулын ычкындыра алмыйча беравык азапланды, бармаклары бөгелеп каткан иде Уң кулыннан кистән элмәген чыгарып, бияләен салын, берегеп каткан бармакларын язырга булышты Торып аягына басканда, кечкенә капка ачылды
Исән-сау кайттыңмы? дип кабул ителгән гадәттәгечә каршылады Сәхәрия
Шәп! Сине бабай кулыннан алып кайткандагы кебек чапты Бурлы Кашка!
Үлем тырнагыннан котылган мәлдә үк бу су зләрне әйтергә куп көч кирәк булгандыр Газизҗанга Ә бит алдашмады, чыннан да. исән- имин кайтты, бу катлаулы заманда чат саен диярлек сагалап торган бер хәлне әйтмичә калдыра икән, монысы гөнаһ түгел, чатын кышын кайбер ваклыкларны хәтта эре ваклыкларны белмәве хәер Югыйсә, борчыла торган халык алар, аның Сәхәриясе бигрәк тә өзгәләнүчән
Тидерә алмаган дошман, соңгарак калып, аскарак алып атты бугай. Бәлки. Бурлы Кашка мылтык көпшәсе төбәлүен курен читкә тайпылганга тилерә алмагандыр Ат караңгыда да әйбәг күрә бит
- Кая. толыбыңны ала керим
Толын Тотчеп калган икән толып. әнисе
Алламады, татын чыннан да төшеп калган иде бит. аны Газизҗан үзе атып бәрмәде нч. Бәлки .ул татып коткаргандыр Газизҗанны, дошман аның үзен мәтәлеп төшен калды дип уйлагандыр
Анын өчен кире барып йөрмәссең Карашы төндә Атың да манма су булган
- Әрәм нч инде.
II и. әтисе, юл йөргәндә югалганы да. табылганы да булыр Яңасын тектерербез Көз җитеп маллар чалгач, толыплык тиребез җыелыр. Әлегә җылыга княренә бар. әткәйдән калган кыска тун киеп туздыргысыз
Хәвеф булып узганын Сәхәрия сизенгән булса кирәк Хатыннардан сер яшерермен димә инде, чакрымнан тышыңны күрсәләр, йөзеңә кара мынча да күңелеңдәген күрәләр
Сәхәрия, әллә соң Бурлы Кашканы колхоз абзарына төшереп йөрмимме икән?
- Үзеңә кара. Колхоз аты ич ул хәзер.
Сәхәрия, атның юеш сыртыннан сыпырды да. калын шәле астына кулларын кушырды.
Озаклама, өйгә кайтып җиткәч тә. дим. Бәлеш суыныр. Кашшафетдин көтә-көтә көтек булды.
Ай-й соң бу хатын-кызның тел тегермәне, көйләнеп тарта башласа, онга көрпәне бөтенләй дә катнаштырып чыгармый. Урман вакыйгасыннан соң дуамалланып холыксызланырга иренә җай калдырмады Сәхәрия. алдан искәреп, юмалап өлгерде Газизҗанның кызу кан белән хатынын ачуланып ташлавы да мөмкин иде. Бет ачуын туннан ала. дигәндәй. Әле хәтта... Юк. анысы булмас. Газизҗан Сәхәриягә кул күтәрмәс.
Шулай итим әле, илтмим Бурлы Кашканы. Аягына су төшмә- сенгә. туарып йөртеп килим дә. җылы абзарга кертеп ябармын. Сыерны сарыклар янына күчер син Төнлә чыккалап карамыйча ярамый малкайны. Каты чапты, тай чагында да болай ук элдерткәне юк иде...
Иртәгесен толыпның янып бөгәрләнгән кыйпылчыкларын урман юлында күреп кайтучылар булды. Бу хәбәрне Сәхәрия дә ишеткәндер, әмма ул иреннән толыпның яну сәбәбен кызыксынмады Толыпның яндырылуын Газизҗан да ишетеп кенә белде. Кесәсендә шырпы йөртсә дә. тәмәке тартмый ул. һәм. урман чыкканда, бүре өерен куркытырга учак якмады Белгәнегезчә, толыпның януында Газизҗанның катнашы юк. Татып чанадан карга шуып төшеп калды, ә кар. гомумән, үзеннән- үзе ут булып кабынмый. Белгәнегезчә.
Талып хәбәре Кылыкта көндезен таралды. Кемнең талибы януын тәгаен берәү дә бетмәде. Газизҗанның сеңелләре дә үз толыплары югалгандыр дип башларына да китермәделәр.
Димәк, минем үлгәнме-юкмы икәнне тикшереп караган, толыпны күргәч, минем чанадан егылып төшеп калмавыма ачуы килеп, толыпка ут төрткән, яралы булсам, маңгаема ук терәп атасы икән мылтыклы бәндә, дип уйланды Газизҗан. Алданган мылтык атучы агай, әллә энекәшме? Минем бәхеттән! Утлы көпшәгә кистән белән каршы торып булмас иде.
Сәхәрия әйткәндәй, толыпның яңасы булыр. Баш исәнлеге кадерле! Ә минем баш дошман өчен дә бәһале икән, монысын төшенеп җиткермәгәнмен. Дошманга баш кистермәбез, боерган булса, сакларбыз башны! Ничек сакларга? Дошманың белән күзгә-күз очрашкач, саклануның ысулын таба алмыйча, коелып төшүең мөмкин, ул чакта инде сина ысул сайлап торырга вакыт юк. Чөнки дошманың алдан уйлап килгәнчә хәрәкәт кыла, син салкын яки утлы коралмы, әллә үтемле сүзме сайларга тиешлегеңне белмисең. Ә белергә кирәк, шушы чуалчык заманда моны белү бигрәк тә кирәк...
Кичен Газизҗанны бүтән хәвеф, кичәге урман юлындагысыннан бөтенләй үзгә хәвеф көтә иде. Бу юлы аңа дошманы белән күзгә-күз очрашырга туры килде.
Колхозның канцеляриясен былтыр декабрь башында нэптан соң хөкем ителгән сәүдәгәр һәм җир биләүче Арысланбәк йортында ачтылар Тәртиптә тотылган бу йорт-җир Урта мәчет каршында, авылның гадәти кешеләреннән өч хуҗалык утырган чамасы урынны били иде Сәүдәгәрнең хатыны Фәрзия һәм балалары, колхозның яралгысы оешып, атна чамасы узуга, кулак буларак, сөргенгә җибәрелде. Халык җыенының карары шундый булды, хатын-кыз дип кызганмадылар, чөнки болар Кылык кешеләренә гомер буена җәфа чиктереп яшәгән нәселләрнең берсе иде. Фәрзия бичә үзе дә миһербан сорамады. Ул бер генә нәрсә үтенде.
Безнең нәселдән берәүгә дә тырнак белән чиертүче дә булмады.
шуна күрә сез дә безгә тән ярасы ясый күрмәгез, диде Фәрзия бичә Сукмыйча-ормыйча җелекне суырдыгыз'
Сәүдәгәр хатыны моңа туры җавап кайтармады
Без үзебез җыенып китәбез Монда безгә барыбер тынгылык булмас. Каныга башларсыз да хакыйкать бозылыр Сезгә хәзер хакыйкатьне. хөрриятне бозмыйча саклый белергә кирәк Булдыра алсагыз,— * дип авылдашлары хөкемендә соңгы сүзләрен әйтте Фәрзия Ике малаем | белән күпме күтәрә алырбыз, шул әйберләр җитәр /Китеп торыр Ач ; булмабыз. Малайлар кечкенәрәк, берсенә унбиш, икенчесенә унике яшь з кенә Ирем, елын тутырып, исән калса да. Кылыкка кайтмаячак. Безнең - беребез дә кайтып йөрмәячәк монда, балаларымның балалары да. хәтта - аларның оныклары да Бездән калган мөлкәт сезгә, ярлыларга Телә- ? гегез. бүлешәсезме, колхозныкы итәсезме сезнең эш Ут төртә алмыйм ж бит инде мин мөлкәтемә! Дәгъвам кж Өчебез күтәрә алганнан кал- * ганына Яшеренгән байлыгыбыз юк. кайтасы булмагач, яшерү файдасыз ♦ Хәзер үк тентү кертегез Нинди мал мөлкәт калдыруым теркәлсен Кай- = чан да булса кулак гаиләсе байлыгын искә төшерергә теләвегез мөмкин < ич. Кирәге чыгуы ихтимал Әйберләрнең исемлеген узем язып тур өйдәге * өстәлгә куярмын Гафу сорамыйм, тез чүкмим — Хатын җыенда утырган > Әлгый Фәсахетдиненә төбәп өстәде Тормыш синен белән очраштырмаса > иде. Башта авыл советына кереп оялап, үзенә тиешле салымнарны 2 да алдап-йолдап безгә бүлә идең син Авылда син дә озак яшәмәссең Жир йотсын сине, хәшәп хәшәрәт! Таш астыннан шуышып чыккан елан!
Жыен халкы, киң күңеллелек күрсәтеп, сәүдәгәр хатынының үтенеченә каршы төшмәде, ире тиешле җәзасын алды, тормышның агымы үзгәрүен, бәлки, аңлагандыр, сүзләре дә хактыр, дип фикерләштеләр Байлыгын шыпырт кына саклам акчыдыр, дип шикләнүчеләр дә булды Сәүдәгәр хатыны Фәрзия, төш җитәрәк, кеше күз алдында, ике малаен ияртеп, авылдан җәяүләп чыгып китте
Капка төпләрендәге апайларның кайсыдыр акрын гына
Исән-сау яшәгез, дигән иде. юл алучылар моны ишетмәделәр ахрысы, хушлашу җавабы булмады
Фәрзиянең кулында ак төенчек, малайларының аркасында биштәрләр. кечкенәсе талчыбык кармак сабын да тоткан иде Авыл башындагы биек күпер уртасына җиткәч, кече малай кадерле кармак сабын Мншә бозына сөнге итен кадап ыргытмакчы итте, уеннан кире кайтып, кар мак сабып җилкәсенә салып, авыл ягына борылып та карамаган әнисе һәм абыйсы артыннан ашыкты
Хикмәт, әй. китүчеләрнең дә. калучыларның да берсенең дә күзләреннән яшь чыкмады. Миңа калса, китүчеләр, яшь күрсәтмәс өчен, соңгы көчләрен җыеп чыдаганнар, ә күреп калучылар ал арны бөртек тә кы и аямаганнардыр
Әйе. колхоз канцеляриясе авылдан горур чыгып китүчеләрнең унике артыша сигез аршынлы итеп гел бер иш нарат бүрәнәләрдән салынган. зур тәрәзәле, калай түбәле, кояшка караган урам башы өенә урнашты Моңарчы элеккеге мәдрәсәнең бер бүлемендә торып торган авыл советы сәүдәгәрнең эчке өенә күчте
Колхоз председателе Газизҗан Хәкимҗанов. авыл советы председателе һәм комсомол ячейкасы секретаре кичләрен канцеляриянең берсен дә кайсы председатель алданрак килүенә карап төнгәчә киңәшеп утырырга гадәтләнделәр. Көндезен җыйналырга вакыт тими, колхозның төзелеп килә торган каралтыларында да. өйдә дә эш җитәрлек, колхозга керүчеләр барысын да тигез эшлиләр, җитәкче булу өстәмә вазифа кебек кенә хәзергә
Бүген Газизҗан алданрак килде, күбесенчә шулай була да. чөнки ул якынракта яши
Алар колхоз канцеляриясендә утыралар Помышы төшеп яки гел дә сөйләшеп кенә утырыр! а керүче юк әлегә. иртәрәк
Газизҗан урта матчага элгән унлы лампаның пилтәсен күтәрде, нй эче яктырып китте.
Кинәт ишек тартылды. Бүрегенең алдын артка әйләндереп кигән кем дер. танытмас өчен тавышын да калынайтып, ишек ярыгыннан кыч кырды
Киләләр! Монда киләләр!
Авыл җитәкчеләре бернәрсә дә аңышмыйча карашып алдылар. Ишек тагын тартылды Шул ук тавыш үкергәндәй ишетелде;
Әлгыяләрнең ак мунчасында җыйналып киңәштеләр! Сезне.. Монда менәргә чыктылар! Тагын кешеләр җыялар!
Ишек шап итеп ябылды.
Җитәкчеләр сүзсез аптырашып тордылар. Берәрсе шаяртадыр, дисәң, тавышы борчулы һәм калтыравык иде. Әмма ни өчен үзен белгертмәскә тырыша соң ишектән кычкыручы? Ирештергән хәбәре дөрес булып та. соңыннан кулакларның үч алуыннан куркамы?
Менә син ә. авыл кешесен таныма инде, әй! Газизҗан калайлы түгәрәк мич кырыеннан фонарьга ут кабызды, ишек катындагы чөйдән катакчыннары артка бәйләнгән бүреген алып башына киде, ишегалдын һәм урамны карап керәсе итте. Ике өй арасындагы киң өйалдыңа чыккач, фонарен югары күтәреп, як-ягына каранды. Кеше юк иде. Ишегалдында һәм капка төбендә кеше йөргәне шулай ук сизелмәде. Тынлык Болытлы. Төн дөм караңгысын төшереп өлгергән инде. Җирне тигез каплаган кар да. фонарь яктысы төшкән җирдән кала, каралып күренә.
Юк беркем дә. диде Газизҗан, канцеляриягә кергәч
Ул сәүдәгәрдән калган түгәрәк өстәл янына таянсалы агач кәнәфине күчереп куйды Учы белән таянып, өстәлне селкетеп карады Какшауны белми дә иде имән өстәл. Кәнәфине ишеккә турылап тартты, әмма утырмады
Әйбәт эшләгәннәр, нык та. матур да. диде Газизҗан сәүдәгәрдән калган әйберләргә ишарәләп. һаман бер нәрсәнең серенә төшенә алмыйм Бу йорт-җирне. әйберләрне колхозга каршылыксыз һәм хәтта үз теләкләре белән калдырып китүнең әкәмәтен уйланып та таба алмыйм Әллә чынлап та колхозга игелек эшлиселәре килде, әллә авыл халкы алдында гөнаһ-гаепләрен шуның белән юарга теләделәр тагын Тормышның үзләре генә дилбегә тоткан чагы кайтыр дип өметләнмәгәннәрдер бит инде Монысы беркайчан да булмаячак, әлбәттә, колхоз төзелү моңа келә төшереп кенә калмаячак, ә йозакны ачылмый торган итәчәк. Шулай да кулаклар варис иткән милекне бәрде-сукты тотарга ярамый. Түгел, хуҗалары кире кайтып алар алдында җавап тотудан куркып түгел. Әйтәм ич, колхоз тормышны кирегә бору юлын бикли. Төзибез колхозны! Сак тотарга кирәклек иҗтыяҗ безнең. Чөнки без моңарчы «минеке» булганын гына әрәм итмәү турында уйлый идек. «Безнеке» булуга күнекмәгән идек. Безнең күмәкләп корган әйберләребез күпер дә басу капкалары гына иде Революция булып, ничә еллар узгач та. күмәклек дигән нәрсә бик күпләрнең күңеленә ятмый. Хикмәтле нәрсә шунысы..
Урам яктан буталчык тавышлар ишетелде. Канцеляриядәге җитәкчеләр сискәнеп аягүрә бастылар. Кичәге мылтык тавышы Газизҗанның колагын бер мәлгә кабат томалап торды. Ул. каты бәрелүдән аңына килгәндәгедәй. башын селкеде. Нәрсә дә булса эшләргә белештермичә, ишеккә таба атлады Тоткага тотынырга өлгермәде, ишекне тыштан төбенәчә каерып ачтылар. Ишектән, кысылышын, кешеләр керә башлады Газизҗан, чигенеп, түгәрәк мичкә терәлде. Инде ёй тула, ә ишек төбендә һаман этешәләр. Әлгый Фәсахетдине күренгәч, керүчеләр, читкә тайпылып. ана узарга аралык ясадылар Әлгый Фәсахетдиненең йөзе ачуы кайнаудан кызарып бүртенгән иде. Изүе ачык, аны төймәләргә бүрәнәдәй’муены ирек бирмәгәндер кебек. Ул. кулларын кыска туны кесә
ләреннән чыгармыйча гына, вәкарь кыяфәт белән түргә узганда. Газизҗанның эченә, башкаларга сиздермәскә тырышып, ышкылып кына киткәндәй итеп, каты бәрелде, авыз эченнән генә кыска үкереп алды. Эчен кинәт кысуга Газизҗан бөгелә төште, әмма саклану өчен каршы хәрәкәтләр ясарга сон иде инде.
Әлгый Фәсәхетдине алдына кемдер кәнәфине тартты Бу куштанның * кем булуын абайламады Газизҗан, бу адәмнең артка чөечдергән бүреге. 5 кәнәфине җайлаганда, идәнгә төшеп, такыр башы ялтыравы гына й күзенә чалынды. =
Йә, нигә әтәчләнмисең? Нигә кикригең шәлперәеп төште?
Әлгый Фәсәхетдине бу сүзләрне председатель Газизҗанга кырын ± карап кына әйтте. Ул каеры тунын, салып, түгәрәк өстәлгә ташлады. ® кара буй сызыклы ак күлмәгенең җиңнәрен өскә таба сыпыргалады. * сары каймалы кәзәкиенен итәкләрен тартып куйды Аннары гына кәнә- £ фигә киерелеп утырды, бүре тиресеннән тегелгән күперенке бүреген ба- » шиннан салмады. =
Газизҗан җавап кайтармады. <
Колхозны тиз генә төзисең дә тиз генә дәү түрә булып алмакчы 5 идеи, ә Барып чыкмас. Газизҗан энекәш!
Колхозны төзедек инде без Димәк, эшебез барып чыкты - д Газизҗанның аркасын мич артык җылытып җибәрде, ул алгарак тай- - пылып басты Хәзер ныгытачакбыз колхозны!
Ныгытачаксыз? Хәкимҗан Газизҗаны колхозны үстерә, менә шушы ике иярчене белән ныгыта. - Әлгый Фәсәхетдине өстәлдә яткан тунны читкә этәрде һәм, чалбар кесәсеннән кәгазь алып, аны өстәлгә җәеп салды Менә минем гаризам, чыгам мин колхозыгыздан'
Синең чыгуыңа каршы төшмибез! — дип тынычлыгын сакларга тырышты Газизҗан Сине алмаска да тиеш идек без. Хатабыз монысы Син бит җир биләүче, арендатор Хәтта колхозга кергәндә дә синең егерме биш гектар җирең бар иде
Арттырма! Җиде гектар иде җирем, башкалардан артыгы юк иде.
Атсыз хуҗалыкларның жирен кем эшкәртте?
Алар үзләре миннән ярдәм сорадылар, уңышы уртакка булды Син монда казына алмыйсың, барсы да законча эшләнде Минем кулымда аларның үзләре биргән ризалык язулары бар Кирәкмәс төштә казынма! Упкынга таруын бик-бик ихтимал!
- Хәзер артыңнан җыеп йөрүеңә шикләнмим. Изүче сыйныф һәрчак хаклы саналганда гына, син артына карап тормагансың. Революциядән соң гына яраклашу хәйләсен оста табасың. Хәер, син патша заманында да үзеннән баеракларга ярый белгәнсең
- Казынма, диләр түгелме сиңа' - Әлгый Фәсәхетдине Газизҗанның каршына торып басты V 1 ялгышын өчен җавабыңны тот!
Әйттем, хатам шунда сине колхозга алуга риза булуымда Авылдашны кулак итеп күрергә ярамый, имеш Авыл советының беренче секретаре булган. Совет властен таныган Әлгый Фәсәхетдине. дип уйлап ял1 ышканмын
Булдым шул. авыл советын мин оештырдым
Син анда кереп оялагансың һәм ки. контрибуцияләрне үзең ким түләп, башкалар өстенә өеп салгансың
Әлгый Фәсәхетдине кеткелдәде.
- һәркемгә байлыгына карап Мин авылның зур бае түгел, урта хәлле кешесе.
Мин урта хәллесе. Фәсәхетдин абзый, син авылның корткычы' Авыл советы секретаре булуың белән канатланма, беренчедән, сине гыйлемлерәк кеше дип куйганнар Авылда иң күп гәзит журнал Әлгый Фәсахетдиненә килә, ди иде минем Басарый бабай Икенчедән, бик тиз секретарьлыктан чөеп тә аттылар
- Их. нигә синен белән сүз озайтып торам соң мин?!
Әлгый Фәсәхетдине. Газизҗанның каршына ук килеп, аның бугазына беләген терәде Колхоз рәисе тагын мичкә сөялергә мәҗбүр булды, башы күтәрелеп калды. Әлгый Фәсәхетдине аның бугазын акрынлап кыса иде Таза иде Әлгый Фәсәхетдине. бу акайган күзләр белән текәлеп караса, явызлыкны күп кылган карт бүре дә тез чүгәр иде, бүреләрне өере белән буып ташларга да көче җитәдер моның. Газизҗан да йом-шак җил өруеннән генә бөгелеп төшә торганнардан түгел. Әлгый Фәсахетдинен бөгәрләп сала да алыр иде. бәлки, әмма аның тарафыннан кул көче куллану хәзер һич тә акланмаячак.
— Җибәр!
— Җибәрермен! Ләкин башта, мин сезне колхозга көчләп яздырдым. дип халык алдында әйт.
— Мин. .
Әйт! Колхоздан чыгарга сезгә ирек, диген! Моннан соң колхозга керергә берәүне дә әгитләмәм, диген!
— Мин берәүне дә...
— Мине көчләп яздырдың колхозга! Чыгар мине колхоздан! Мин властька каршы кеше түгел, власть үзе колхозга көчләп кертелүчеләрне яклый. Мә гаризаны!
Әлгый Фәсәхетдине. өстәлдәге гаризасын алып. Газизҗанның битенә бәргәләп җилфердәтте.
Чыгарабыз сине колхоздан! һәм бик теләп.—диде Газизҗан, бугаз төенен ышкып торгач.— һәм кулак буларак авылдан да сөрәчәкбез.
Сөрә алмассың! Чөнки колхозың юк синең! һәркем ирекле! Көчләүләр бетте! Укыдыңмы Сталин ни язганын?!.
Колхоз рәисе өй эченә тулган кешеләргә күз йөртеп чыкты Барысы да таныш кешеләр, әмма берсе дә аны якларга исәп итми, кайсылары ның йөзләрендә сөмсезлек ярылып ята. икенчеләре башларын аска игән яки читкә карый иде. Авыл советы рәисе һәм комсомол ячейкасы секретаре Газизҗанның күзенә чалынмады. Әллә күзләрем күрмәскә әйләнде инде, дип уйлап алды колхоз рәисе.
Кемнәр Әлгый Фәсәхетдинен һәм аның гаиләсен колхоздан чыгару яклы шулар кулларын күтәрсен.
Алар үзләре дә катхоздан чыгарга килделәр.— дип зәһәр мыскыллап елмайды Әлгый Фәсәхетдине.— Нигә терәлеп каттыгыз? Гаризаларыгыз кайда?
Күпмедер тынлыктан соң, чыш-пышлар кузгалып алды. Ниһаять, берсе җөрьәт итте, аңа баштарак көттереп кушылдылар, аннары бер- берсен булдерергә үк тотындылар
Без үзебез колхоздан чыгып торасы иттек...
- Мин дә...
— Колхозда тигезлек була, дип аңлаттың син. Газизҗан авылдаш. Әмма алай булып чыкмады бит Син Бурлы Кашкаңны үзең җиңелгә җигеп йөрисең дә үзеңнең җылы абзарыңа кайтарып төн кундырасын. Ә минем Җирән бетән көн буе урман тарттыралар, лашман аты иттеләр тәмам Мин бу агач аягым белән урман чыгара алмыйм, шуна курә атымны кем тели, шул җигә. Җирәнне ябыктырып бетерделәр, коры сөяккә калып бара, шунысы җанны кыя.
Монысын авылда балта остасы һәм төзү-коруда бер өмәдән дә калмаучы Мөсәвир әйтте. Газизҗан аны кешеләргә ярдәмчел булуы өчен ихтирам итә иде.
- Бүрәнәләрне колхоз каралтылары өчен ташыйбыз бит,—дип аңлатмакчы булды ул Мөсәвиргә. әмма бу сүзләр колхоз рәисенең аклануы сыман булып чыкты, чөнки Җирән ат хуҗасының дәлиле тагын булган икән.
Колхоз каралтылары барыбызга да кирәктер бит. миңа гына
түгел Урман ташырга синен Бурлы Кашкай тазарак, ә минем Җирәнне волостька йөрергә үзен җигәргә иде.
Мона җавабы булмады Газизҗанның. Колхоздан чыгарга теләүчеләрне үгетләүдән хәер бөтенләй дә юк иде хәзер Шулай да кисәт мичә кала алмады
— Керереннән элгәре чыгарынны уйла, дигән борынгылар,—дип * кыюланды Газизҗан Җебеп төшәргә һич тә ярамый иде хәзер — Бу 5 очракта, ягъни, чыгарыннан элек керереңне уйла
— Сайра әйдә.— дип чәпчеде Әлгый Фәсахетдине
— Сайрыйм, Фәсәхетдин абзый, киләчәктә матуррак та сайрармын з
— Күрербез Ишетербез елак тавышыңны'
— Күрмәссез! Ишетмәссез! Әйе,— диде ул. халыкка карап. — әйтәм « ич. сез чыгардан элек керерегезне уйлагыз Киләчәктә колхозга бик * җентекләп тикшереп алачакбыз бит Кайберләрегезне алмабыз да. шәт
— Өркетмә! *
- Алланың кашка тәкәсе булган, әй! Мөгезенә элеп кенә чөймәкче' =
- Куркытмыйм да. берәүне дә аяк чалып егарга да җыенмыйм * Ләкин кисәтәм: колхозга кабат керүе бик кыен булачак' Кабаттан керүе у
- һе. киттек-бардык калага' Алмасагыз. сезгә ялынганнар ди бик' '
- Ирек хәзер!
— Ә син көчләп колхозга язасын! i
- Киткәнгә — ак юл. Тик туган җирне - Газизҗан ашыгуыннан тыелып туктап торды,— ташлап китүе җиңел булмастыр Иманым камил авылның киләчәге колхоз кулында, безнең кулда! Әйе Мин берегезне дә көчләп гариза яздырмадым Колхозга керергә өндәдем, булдыра алганча аңлаттым Булдымы бер?' Колхозга без башта өчәү кердек, өчебез дә кул күтәрдек Аннары колхозның һәр яңа әгъзасын, барыбыз җыелып, кул күтәреп алдык Икенчедән, булды монысы Димәк, инде өченчедән, колхоздан чыгучылардан һәркайсының гаризасын тавышка куябыз Кем дә кем. кулак Әлгый Фәсахетдинен һәм аның гаиләсен колхоздан чыгарырга дй. шулар кул күтәрсен Кабат куела бу тәкъдим тавышка. Бердәм чыгарылдың колхоздан. Фәсәхетдин абзый Теләгең үтәлде, китә аласың.
- Китмим әле
- Утыр соң. Әвереп чыгарырга хакым бар да бит. көч куллана сым килми.— Газизҗан тагын халыкка эндәште — Гаризалы кешеләр бармы? Бар Кем дә кем Бертавыштан Кем дә кем
— Мал-мөлкәтне кайчан кире алабыз? — дип сорады Җирән ат хуҗасы Мөсәвир
Иртәгә. - диде Газизҗан
— Шулай дөрес Сузмаска кирәк Югыйсә, ни мул ашатып та. Җирәннең сабан сукасына көрәеп җитмәве бар бит
— Иртәгә бирәбез, дип сузып кына кабатлады Газизҗан Иртүк,— дип өстәде Биек маңгаен бармак очлары белән ышкып торгач, кызуланып сөйләп китте Яктыруга ук монда җыелыгыз Башта малларны, аннары чәчү орлыкларын бүләрбез Ләкин орлык сез биргәндәгедән кимрәк чыгар, чөнки суырылган, чүбеннән аерылган.— Ачуы ташый иде аның, әмма кызарга ярамый һәм ул. максатына кулак коткысы балта чапса да. үзен тыныч тотарга тырышты - Ә син юкка хафаланасың. Мөсәвир кордаш. Җирәнең бетәшмәгән, хет бүген сукага җик Минем Бурлы Кашкага килсәк инде, кичә ул җенен дә эшли алмастайны эшләде. Манма су иде. шуңа күрә җылы абзарда кундырдым Ярты төнгәчә җитәкләп йөрткәч Аягына су төшмәсенгә Бурлы Кашкага нн өчен җилдән җитез чабарга туры килгәнен мин үзем генә белом Бәлки, моны белүчеләрдән тагын берәү генә бардыр монда Җитәр бүгенгә, таралыгыз
Канцеляриядә Газизҗан белән Әлгый Фәсәхетдине генә калды Авыл советы рәисе һәм комсомол ячейкасы секретаре да төркемг.» ияреп
шылганнар иде Жебегән җаннар икән, икесе дә минем күләгәгә ышык- ланмакчы булып йөргәннәр, ә күләгәгә яшеренеп булмый, дип уйлады
- Йә. Кияү Газизжан,— дип уйларыннан бүлдерде аны Әлгый Фәсәхетдине — Төзедеңме колхозыңны’ Шулай ул тормыш дигәнен, буең житмәстәйгә үрелмәскә куша. Энекәш! Ялгызың торып калдың, юк колхозың! Кем җиңде? Без! Әлгыйләр!
— Синең заман арбасыннан төшеп калмавыңа бик ышанасым килгән иде минем. Фәсахетдин абзый Ә син безнең ap6ai а утырырга да теләмәгән булгансың икән. Хәзер үк чыгып кит син моннан, югыйсә икебезнең дә каннар кызышкан, ботарлашуыбыз бик ихтимал. Кит. өеңә кайт, бар Хәерле чакта.
— Чәпчемә!
- Ләкин мин башлап кул пычратмыйм Көтмә моны. Сабырлыгым житәрлек.
— Сабырлык сиңа тимер рәшәткә эчендә бик тә кирәк булыр.
- Тимер рәшәткә артына кемне ябарлар бит әле!
— Сине! Син партия һәм хөкүмәт күрсәтмәсен боздың! Өстәвенә, колхозга кергәндә без биргән чәчү орлыгын урлаган булсаң...
- Мин урлаганмы?!
- Кызма, кызма, сабырлыгыңны сакла. Фәсахетдин абзаң беркайчан да буш сүз сөйләмәде, шуны онытма!
Көйгән йон исе аңкый синнән. Әлгый Фәсәхетдине! Төлке татып йоны исе Кеше янына бик якын барып сөйләшмә, сизәрләр
— Сизмәсләр! Җәвит итсәң дә. шаһитың да. дәлилең дә юк, Хәким- жан углы Кияү Газизжан! .
Әглый Фәсәхетдине ишекне тыштан селтәнеп япты Ишек каты бәрелеп кире ачылды. Ул эчке яктан да кара күнгә тышланган иде, шундагы ак кадак башлары лампа яктысында җемелдәшеп өлгерде.
Газизжан фонарен алмады, канцеляриянең болдыр ишегенә йозак элә алмыйча бераз маташты Йозакны, бикләгәч, тартып карады.
Төн уртасы якынлашадыр, караңгылык үтә куерган иде.
Өенә кайтып житкәндә, кар шыгырдаган тавышлар ишетелгәндәй булды. Газизжан сискәнеп тукталды, як-ягына каранды, ул-бу күренми иде. Капкага сагаеп, акрын гына якынайды.
Әй, курыкканга куш. дигәндәй, кем сагалап торсын соң аны, кемнең үче булыр. Әлгый Фәсәхетдине теләгенә иреште, чыкты колхоздан, ачулы кеше бүтән юктыр аңа. Әйе, колхозны тараттык. Юк. бер төнгә сүздә генә таралып торыр колхоз, иртәгесен мал-мөлкәт дәгъвалап килмәүчеләр дә булырга тиеш. Тиеш!
Сәхәриясе ишек ачып керткәч, Газизжан иркенләп сулыш алды Күзләрен йомып ятса да, якты беленгәнче, черем итмәде.
Кем белә бит Әглый Фәсәхетдине йортыңа кызыл әтәч җибәрергә дә күп сорамас. . Гажәп икән шомлы төн дигәнең Йокламый ул, каты тавышланмаса да, черт-черт итеп авазын биреп тора икән...
Иртәгесен колхозның мал-мөлкәтен бүлделәр Шулай да колхоз таралып бетмәде, анда җиде хуҗалык оешып каЛды. Мөсәвир дә шул исәптә иде Колхозда калырга теләүчеләргә бу очракта каршы төшмәле Газизжан. Жиңүе иде бу аның. Өйләдән соң Әлгый Фәсәхетдине җитәкчелегендәге бер төркем халыкны каршы төшеп тә туктата алмады. Газизҗанны колхозның чәчү орлыгына җыелган ашлыгын урлауда гаепләп, тентү белән керделәр. Өч капчык арыш, икс капчык бодай, бер капчык арыш онын һәм ярты капчык чамасы бодай онын - җәмгысы утыз алты пот—алып чыктылар (илле биш ел чамасы вакыт у.<гач, сабан туе алды көннәрендә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гаян Сәйфулов белән сөйләшкәндә, Кылыкта колхоз төзүче, хәзер почетлы колхозчы Газизжан Хәкимжанов шушы тентүне күздә тотты) Шул ук кичне колхоз рәисенең хатыны Сәхәрия, әле өченче көн генә үзләре хә
зинәсе белән бәлеш пешереп, ирен каршылаган Сәхәрия, алъяпкыч астына тәлинкә яшереп кенә, күршесеннән кичке ашка умачлык он алып* чыкты Әҗәткә.
Әмма йөдәү-хәвефләр моның белән генә бетмәгән икән әле.
Уңышлардан баш әйләнүдә гаепләнеп. Газизҗан Хәкнмҗановка унсигез ай төрмә җәзасы бирелде Шул ук хөкем утырышында Әлгый * Фәсәхетднненен колхозны тарату өчен алып барылган коткысы фаш 5 ителде Бу хакта утыз шаһит күрсәтү әйтте Кулаклар башлыгы кол- Z хоздан чыгарга ризалык бирүче сигез кешегә яңа суйган сыерының = бер алгы санын бүләк итәргә ышандырган булган Әлгый Фәсахетдине. S җинаять кодексының илле сигезенче статьясы, икенче пункты белән = гаепләнеп, шул ук хөкем утырышында кулга алынып, озаграк вакытка i төрмәгә утыртылды. ’ *
Газизҗан төгәл егерме көннән кайтып төште. >
Татарстанның баш прокуроры чакырып алды үземне, дип сөй- ♦ ләде ул Сәхәриясенә. Син азат. диде, без сине кулаклар һөҗүменнән = саклау өчен генә кулга алып тордык, яшереп тордык, диде
Шулайдыр да. дип килеште Сәхәрия һәм Төрмәгә үк яп- ' масан булсалар да ярый иде дә бит. дип. ризасызлыгын да белдерде -
Әй. оныт син аны! Баш прокурор әйтте миңа, колхозыгызны z әйбәтләп төзегез, диде. Вәйт әйбәт тә кеше инде, прокурорны әйтәм. i Кайчан да булса барып күрәм әле мин аны Колхозны төзеп бетергәч, име Үзен кунакка да чакырырбыз әле. Сәхәрия, яме
Акыл дигәнеңне читкәрәк этәргән сөенечтән туган сүзләр иде бо лар. Шатлык дигәнең акыл утырткан кешене дә гөнаһсыз бала яшенә кайтара шул.
Сентябрьнең соңгы көнендә Әлгый Фәсәхетдине дә Кылыкка исән- сау әйләнеп кайтты Ябыкмаган да. алҗымаган да иде. киемнәре дә үзенеке иде Икенче көнне үк өр-яңа киемнәрдән, читек кәвештән урамга чыкты Киң читле эшләпәсен маңгаена төшереп кигән иде Каршына очраучылар белән баш.кагып кына исәнләште, берсе белән дә тукталып сөйләшмәде, хәтта сүз дә алышмады Кулларын артка куеп төрмәдә гадәтләндергәннәрдер' - аты гәүдәсен алгарак иеп. туры колхоз канцеляриясенә таба атлады
Иртәнге як иде Канцеляриядә рәис Газизҗан ялгызы иде
Синең тиздән кайтканыңны мин тегендә үк белдем, диде Әлгый Фәсәхетдине, исәнләшеп тә тормастан, һәм баш бармагы белән артына ишарәләде.
Кайттым шул Минем гаебем юк бит
Мин дә кайттым
Күреп торам
Качып түгел.
Әлгый Фәсәхетдине папирос кабызды
Дөнья дигәнең абзацны тартырга өйрәткән. Ләкин кыйммәтлесен кулга төшергән бу. төрмәдән кайтса да мәгәр
Кайттым, дим
Күрәм, дим
Бер ялгышым булган теге чакта.
Хатаңны аңлау хәер Төзәтерлек хата икән төзәтерсең, бәлки һәм авылда калдыруыбыз да мөмкин
- Теге чакта, колхоздан чыккан төндә, сине, урам уртасына бас гырып. безнең авылда колхоз бетерелде, моннан соң колхозга керергә өндәп, берәүгә дә бер сүз дә әйтмәм. Кылыкта авылдан куарга кулак лар юк. дип кычкыртырга тиеш идем мин
Кычкырмас идем Хәзер бу хатаңны төзәтергә бигрәк тә соң Хәзер соңрактыр Тиз үзгәрә заман Теге чакта көч миндә иде Ант иттергән булыр идем мин сине'
Юк! Алай уйлавың белән тагын хаталанасын' Син Фәсахетдин
абзый, үз алачыгында нкәнсен һаман, заман үзгәрешен күрә алмас хәлдә нкәнсен.
Рәсми кәгазьләргә таянып алдарак әйтелгәнчә, бу көздә авылдан өч кулак хуҗалыгы чыгып качты Аларнын берсе йорт-җиренә ут төртеп китте Ихатада бөтенесе көлгә әйләнде. Үз йортын яндыручы Әлгый Фәсахетдине иде.
Кара мәче генә болын буендагы йортны тиз оныта алмады. Баштарак ышык куышларда кунып йөрде дә аннары кыргыйланды. Малайлар аны ике җәйдән сон да пужум әреме арасында күргәләделәр. Нигезенә тугры бу мәчегә алар Кыр мәчесе дип исем куштылар
7
Төрле вакыттан — нигездә, сиксәненче еллар ба шыннан — Җәүһәрия көндәлегенең дәвамы, соңрак — 1970 ел. августның 26—27 көннәре
Җзүһзрия кондзлегеннзн
«Безнең өйләребез икәү, кара-каршы өйләр. Урамбаш өебезнең кече ягы — минем бүлмәм. Анда минем стенага терәп ясалган тар сәкем. шуның турысында ук китап-дәфтәрләр куярга озын шүрлегем бар. Сәкене дә. шурлекне дә әти ясап бирде. Такталарны үзе шомартты, сәкенең йөзлек ырмавын ничек алырга икәнен генә бабай күрсәтте. Бабай ырмау эзен линейка белән сызган кебек итеп башлады, аның балтасы нәкъ кирәкле төшкә генә чабылып торды. Әти дә бабайдан күрмәкче шулай нтмәкчс иде дә. аның кулында балта читкә чаба шул. Шуңа күрә сәке йөзлегендә балта очының эзләре дага кадагына охшап калды Әти соңыннан аларны ышкы белән дә шомартып бетерә алмады
Ырмауны әти өтерге белән алмакчы булган иде дә. бабай рөхсәт итмәде.
Мондый тирән һәм озын ырмауны өтерге белән чокый китсәң, ярты гомерең шуңа узар. диде. Балта белән эшләп булганда, кулыңа өтерге тотма Балта тотарга малай чактан ук өйрәнергә иде. тыңлаусыз!
Бабай монысын дөрес тә әйтми инде, чөнки әти. мин нәрсә кушсам, шуны үти. Җиһангир сүзенә дә карышмый әле ул. Әй лә. бабай әтигә тыңлаусыз дип. әби киребеткән дип яратып әйтәләр ич' Тик менә шуны авыл кешеләре аңлап җиткермиләр, әтигә төрле кушаматлар такмакчы булалар Мин инде кайбер абый-апаларны кисәттем дә. әти турында алай димәгез, дидем. Ә алар:
- Без әтиеңне яратып әйтәбез бит! — диләр
һе. яраткач, матур сүз әйтергә кирәк лә ул Мин үзем, яратканга күрә, әтигә:
- Дөньяда иң-иң әйбәт кеше син. әти!— дим.
Чыны да шулай менә! Шуңа күрә ул миңа:
— Акыллы һәм матур кызым, үземә охшагансың,—ди.
Охшавын мин төскә биткә әнигә охшаганмын үзе. чәчләрем әниемнеке кебек чем-кара, кашларым да аныкыдай кыйгачланып бара.’ Әти, миңа охшагансың, дигәч, мин моңа да ышанам, әти дөресне гел турыдан ярып әйтә ул. Онытам да икән, әнигә минем иягем дә охшаган, түгәрәк. Бәләкәй чакта синең кебек кинәт көлеп жибәрсәм. минем дә бит урта-ларындагы чокырларым тирәнәя иде. хәзер генә шул чокырлар җыерчыкларга әйләнеп бара, ди Әй лә. безнең әни картаймаган ла әле ул. аның ' йөзендә җыерчыклар бөтенләй юк та. бик беләсегез килсә, яме. Безнең Сәхәрия әбинең йөзендәге җыерчыкларны ни теләсәң дә бетереп булмыйдыр Әби картайган шул инде, ул үзе әйтә, карчык кеше, бите җыер- чыкланмаса. ямьсез булып күренә, ди Шулайдыр шул. җыерчыклары матурайтадыр әбине Бабай да шуңа күрә матур Матур дип тә булмый
инде аны. йөзе яңа буразналы бәрәңге бакчасы сыман, кара тутлы
Әй лә, без барыбыз да акыллылар һәм матурлар
Ә әтиебез бигрәк тә әйбәт әти Әтигә шулай дип әйтергә Җиһангирны да өйрәтәм әле. Йөрсен әле безнең әти гел шатланып кына, кайгы белмичә!
Бүлмәм турында яза идем ич. әллә кая кереп киткәнмен Бабай ‡ әйткәндәй, «бизәнеп» алганмын Бер эшне бетермичә ташлап, икенчесен башлауны нигәдер «бизәнү» дип атый ул Аның сүзләренең мәгь- ; нәсенә тиз генә төшенеп тә булмый Сүз дигәннән, беркөнне мине.
— Син, кызым, сүзнең кем икәнен беләсеңме5—дип аптыратты | — Беләм. дим. сүзгә кем дип түгел, нәрсә дип сорау куярга - кирәк. Кем дигән сорауга хавап бирсә генә, ул сүз хан иясен бетдер- = гән исем була. Ә сүз хансыз, - дип аңлатам бабайга
Белмисең икән шул. диде бабай Сүз ханлыларнын да хан- £ лысы. Сүзнең тере тәне бар, аның үз тылсымлы дөньясы бар Шул ук • тылсым сүзен күз алдыңа китереп бастырып кара әле менә Күрәсеңме, = төн пәрдәсен күтәреп ачкан тан сыман елмаеп тора ул Әнә. күр әле. < күр. космик корабльне узып, аның алдына төште дә тыпырдап бии-бин. ' аны үз артыннан әйди Шул арада, әнә, безнең дәү аЛмагач төбенә ки- 5 леп баскан да сандугач сайравын мөкиббән калып тыңлый Тылсым гали- хәнаб үзе сандугач сайравын тыңлый! Әйтнк. гап-гадн нәрсәне £ алыйк икән соң.. Әйтик, арба сүзе тере түгелмени5 Хәтер сүзе Иген сүзе. . Сүзнең ханы бар. кызым, бар, сүз тере ул Чоны син күз алдыңа китереп аңла. Аннары, Җәүһәрия кызым, тагын бер нәрсәне бик тә шәп белергә кирәк Менә бу тупыл хирдән чыккан да нинди биек һәм юан булып үскән Минем әти утыртканда, сабый бала бармагыннан да нечкә булган ул Ничек үскән соң тупыл? Нигә давыл да аудара алмый аны5 Агачны тамырлары ничек төз итеп тота? Арыш тамырын күргәнең бармы синең? Бар Былтыр ук үзем күрсәттем Аның хеп кебек кенә тамырлары хирдән сабагын да. кылчыгын да, бөртеген дә ничек ала икән соң? Неп нечкә тамырның бөртек сындырырлык авызы юк бит Менә шуларны бел, Җәүһәрия кызым, ярыймы
— Син боларны миңа үзең аңлат, бабай
Алай, дип сузып кына әйтте бабай, бик аңлатыр илем дә. бу хикмәтле тылсымнарны һәркем үзе өйрәнеп белергә тиеш Югыйсә, тырыш шәкерт булмыйча, остаз була алмыйсың Аннары, кызым, мин боларны сине өйрәтерлек дәрәхәдә үзем дә белеп бетермим Син дә, өнле бала булсаң да, тормыш тылсымын хәйге каникулыңда гына белеп бетерә алмассың, аны гомерең буе өйрәнергә туры килер Әмма хәзерлән үк өйрәнә башлавын зарурият
Бабайның үзе ген.» белә торган шундый сүзләре бар инде аның Зарурият Моны безнең Кылыкта бүтән әйтүче кеше дә юктыр Аның сүз ханы, тамыр белән бөртек арасындагы бәйләнеш турындагы фикерләрен бөтенләй дә аңламадым Монда үзеннән ишеткәнчә язып куйдым Үсә төшкәчрәк укырмын, дип.
Әй лә, тагын «бизәнеп» алганмын ич мин Әби әйткәндәй, ай н аллам икән!
Бүлмәдәге дәрес әзерли торган өстәлемне тәрәзә төбенә терәп куйдык Монысын әни шулай боерды
Якты шәп төшсен өстәленә, күзең бозылмас, диде
Өстәлне бүлмә тактасына буйлап куйсаң да якты хитәрлек инде анысы. Әни кушуына карышмадым инде, тыңлаулы шул мин Әни мине гел. «Тыңлаулы кызым», дип мактап торгач, ни ханым белән кары шыйм дн инде, карышмыйм Аннары бит әле. әти өчен дә тыңлаулы буласым килә минем Кичләрен мин бүлмәмдә ут кабызмыйча гына утырырга яратам Бүлмә тактасына терәлеп, сул терсәгемне өстәлгә куеп, учыма таянам да Урта урамда» ы якты тәрәзәләргә озаклап карыйм Безнең авыл клубы
‡ •« *•*“ 113
ул. ике катлы, зур Аны ак кирпечтән салдылар. Тик түбәсен пигәдер кыеклы итмәделәр. Әтигә шуны әйтергә минем дә башым эшләмәгән Ул чакта кечкенә идем шул. беренчедә укый гына башлаган идем. Шул клубның икенче катында авылның китапханәсе. Минем әнием Рәсиха шуның мөдире булып эшли.
Китапханәнең тәрәзәләре зур. Тоташ бер пыялалы. Ут алгач та. анда пәрдәләрне тартмыйлар, көчле лампочкаларның яктысы тышка бөркелеп тора Аның бу өлешен уку залы дип йөртәләр. Бер-бер артлы тезелгән өстәлләрнең бушы юк. Абыйлар-апалар бик бирелеп китаплар укыйлар, минем кайчаннан бирле бинокльдән карап торуыма исләре дә китми, башларын күтәреп тә карамыйлар, кызыктыр шул китаплары. Нинди китаплар икән алар? Их. шул китапларны мин дә укысам икән! Аннан китаплар алып укыйм мин үзе, балалар бүлегеннән. Олылар ягындагы китапларны карап йөргәнем бар.
Бер тапкыр әнидән:
— Мина китап алып кайт әле,—дип сораган идем, ул миңа:
— Бүтәннәр хезмәтеннән файдаланып үсмә әле,— диде. - Минем эш урынымнан үз максатларыңда файдаланма. Барып ал. илтеп тапшыр, эчтәлеген сөйләп бир Иркәләнмә.
Менә минем әни шундый инде. Нәкъ әти холкы аңарда. Бер-берсенә бу кадәр охшасалар да охшарлар икән Моннан соң мин дә Җиһангирны үзеннән эшләттерәм әле. Ату беркөнне пычракка батып кергән дә туфлиен миңа суза:
— Апа. жу-жу ит. ди
Юдым инде, нишлисең, бәләкәй бит әле ул. Үссен геНә, эшләтә белермен мин аны. Китапларны ул да үзе алып кайтып укыр.
Утны кабызам да мин дә укый башлыйм. Пәрдәләрне тартмыйм Минем дә тырышып укуымны күрсеннәр китапханәдәге абыйлар-апалар! Бинокльдән карамыйча да күрсеннәр! Ярышып укыйм, барыбер ярышам! Әй лә. алар болайга карамыйлар, мин генә аларны күрәм. Әнә, бер кочак китабын илтергә кузгалганы Фәрах абый, минем туганнан туган абыем. Моннан да күреп таныйм мин аны. Җил-жнл йөрсә. Фәрах абый булыр инде ул Читтән торып институтта укый, инженерлыкка. Комбайн жене кагылган аңа. Әле бүген дә. чаңгы шуарга чыккач, комбайны янында матавыклануын — бабайдан оттым бу сүзне - күрдем, йөри шунда кар ерып
Бүлмә ушеген шакыйлар Җиһангир икәнен белеп торам инде. Шакыган булуы, әни әйткәндәй, рәвешен китерүе генә, минем янга барыбер кермичә калмый ул. Миннән сөйдермәсә, аның күңеле булмый. Керсен инде. әйдә, язуымнан бүленеп торырмын...
Җиһангир яныма килеп сырпалана, колагымны иркәләргә тотына. Аның шундый гадәте бар яратуын колактай сыйпап белдерә. Кечкенә- кечкенә чакта әнинең колагын тотмыйча йоклап та китә алмый иде ул.
Аннары минем алдагы китапның тышын укымакчы булып карады Әле барлык хәрефләрне дә өйрәтмәгән идем шул. китапның исемендә ул белмәгән хәрефләр дә бар.
— Җәүһәрия апа. кызык китапмы?
— Кызык, дим. аның сораштырмыйча барыбер чыгып китмәсен беләм бит.
— Ә кемнәр турында?
— Пионерлар турында.
— Ә алар нишләгән?
— Тырышып укыганнар
— Җәүһәрия апа. ә син бүген ничәле алдың?
— «Дүртжле.
— Ә син тырышмадыңмыни?
— Менә бүген тырышыбрак укыйм да иртәгә «биш»ле алам.
Җиһангир теге өйгә йөгерде. Ишекләрне ябарга да онытты. Әнә. кичке утырышка жыелган бабай, әб.и, әти. әнигә яңа хәбәрен әйтә.
Җәүһәрия апа бүген «дүрт»ле алган'
«Өч»ле түгелмени?
Әни шулай дип сорый инде. Ул үзе мәктәптә дә. институтта да бер тапкыр да <өч»ле алмаган. Безнең әтидә инде билгеләр калейдоскопы — монысы аның үз сүзе. «Биш»легә җавап бирсә дә. «өч»ле куйдырт- калаган ул. Бу фәнне шуннан артык белмим, дип Анысы, бар инде безнең * әтинең үзе сүзенә катканлыгы, авыл кешеләре белеп тә әйтәләрдер ана ? кайчак. Киребеткән, дип. Ә үзләре әтине барыбер яраталар Әтине бу- 3 тән эшкә куймакчы булгач, җибәрмәделәр Җыелышта Фәрах абый 5 әтине бигрәк тә мактап чыккан
Тагын читкә кереп киткәнмен икән ич. р
Җиһангир җавап бирмичә торгач, әни кабатлап сорый
— «Өчэле алмаганмыни әле апаң һаман? 5
«Дүрт»ле алган!
Апаң мәктәптән кайтуга ук сорарга иде ♦
Сораган идем.
— Әле генә тагын сорадыңмы? *
Бу юлы сезгә әйтергә сорадым ла Апа бу ген бик-бик тырышып * әзерләнә Минем белән дә сөйләшмәгән була Иртәгә «биш>ле алам, ди *
И-и, әйбәт тә соң минем Җиһангир улым'
Әби әйтә инде моны. Әнә, белеп торам ннде. Җиһангирны сөя Бер * Җиһангир булмады инде, аны барысы да сөеп кенә торалар Әле өстәвенә мин лә иркәлим Ә мине бер Сәхәрия әбием аркамнан сөя Әни. күзләре белән миңа бик-бик яратып караса да. хәзер кочагына бик бик сирәк ала Мин зур бала булганга шулай итәдер инде, кечкенә Җиһангирга яратуым күбрәк кирәк, диядер Мин үзем, әби әйткәндәй, боерган булса, барлык балаларымны да гел гел бик бик яратачакмын Әни кебек кырыс булмам. Әллә әбинең:
Балалар, үсә төшкән саен, кулдан китә баралар, дигән сүзләренең хаклыгы шушымы икән?
Җиһангир тагын минем янга атылып керде Тагын тәкелдәргә тотынды '
Безнең өйдә Җиһангирдан да күп сөйләшүче юк Ничек теле армыйдыр Әтине дә, әнине дә эштән кайткач аптыратып бетерә Бабай белән әби дә, кая да булса барып кайтсалар. Җиһангирга бәйнә-бәйнә сөйләп бирмичә котыла алмыйлар Күп белергә теләведер инде Җиһан гирның Минем энем шул ул. мина охшаган! Нәкъ мин инде менә!
Китапханәдән таралыша башладылар Ике өстәлдә утны сүндер дел әр инде. Әле Фәрах абый кузгалмый. Беләм ннде. ул озакка чаклы утырачак.
Миңа да йокларга кирәк Язудан аерыласы килми дә. җитәр, ва кытында ятмасаң. әни әрли
Карагызчы. нигә минем турыда да китап язмыйлар икән? Минем турыда язмасалар да ярый ла. Җиһангир турында, бабай һәм әби. әти һәм әни турында бик калын бер китап язсыннар иде Алар турында шәп китап чыгарсалар, аны укымаган кеше калмас иде Әгәр безнең класс турында китап язсалар?! Безнең класста тарихка керерлек хәлләр күптән дә күп ннде ичмасам! Укытучыларыбыз беравыздан
Сезнең класс һәр яктан данлыклы' дип торалар бит
Әллә үзем язып карыйммы икән? Булдыра алмам шул Кызыклы итеп яза белмәм »
Августның соңгы чәршәмбе иртәсе аяз иде Төн буе матур җемелдәшкән йолдызлар, лампага өргән кебек, сүнеп бардылар
Әмир, урманны чыгып, үрне төшкәч, болын кырында тукталып тор ды Яктырып җиткән, күктә болытның әсәре дә юк. кояш Арыслан тавы башыннан түгәрәк утлы таш сыман булып карый иде
Кичен радиодан, иртәгә аязучан болыт, төнлә Татарстанда сигез- ун. көндез унөч-унсигез градус жылылык. уртача тизлектә жил. вакыты белән көчле жил. яшенле яңгыр, дигәннәр иде. Гажәп бу табигать дигәнең. август ахырында яшен яшьнәячәк. Югыйсә, моннан дүрт көн элек түбән урыннарда беренче көзге йомшак кырау да төшкән иде бит Үр итәге, болын чите — түбән төш ягъни, ә барыбер кырау юк. Бәлки, болын уртасында кыраулы төшләр бардыр? Булмаганны! Күңелең рәхәт уйларга бирелгәндә, башка тузга язмаган нәрсәләр керә, әй!
Әмир авылга болын эчләтеп кайтасы итте. Чык мул. Кырауның әсәре дә юк. Әмирнең күн туфлие үтәли юешләнде, озын курпыда чалбар балаклары су ергандай булды.
— Ат жибәрдем курпыга,— дип жыр сүзләрен көйләмичә генә әйтеп куйды ул — Ат жибәрергә түгел, моны чабып алырга кирәк Кыш корсагы озын, терлек күп Бәлки, колхозчыларга бүлеп бирергәдер. Юк. машина белән чабарга да, киптереп чүмәләгә салгач, шобага уйнап бүлергә. Кызык булсын әле, әй. өлеш бүлүнең борынгы ысулын искә төшерик. Үпкәләшсезен. Аннары болынга ат жибәрәсе булыр...
Әтисе Газизжан башында торып төзелгән «Революция» колхозында Әмир Хәкимовның председатель булып эшли башлаган елы иде бу Ул. институтның механика факультетын тәмамлагач, ел ярым чамасы авыл хужалыгы идарәсендә инженер булды. Быел язгы чәчүгә төшәр алдыннан авылдашлары председатель итеп чакырып кайтардылар. Газизжан пенсиягә чыкты, яше узгач та биш елдан артык эшләгән иде инде. Ул үз урынына улы кайтуына башта каршы иде — Хәкимҗаннар нәселенә генә димәгән лә колхоз арбасының төбенә җигелү! Утызынчы елда төр-мәдә уздырган егерме көнне һәм сугышта булуын исәпләмәгәндә, колхозга .Газизжан җитәкчелек итте ләбаса! Җитәр Хәкимҗаннар нәселенә. Тик ахырда нәкъ менә нәсел мәсьәләсе җиңде. Малаен кайтаруга каршы төшеп. Кылыкта аның нәселен тотучыларны нигә азайтырга ди? Әмирҗан гомере буе идарәдә утырмас, бүтән хуҗалыкка җибәрү ләре ихтимал. Улының әйбәт җитәкче булачагына ышана иде ул. Димәк. чит җиргә җибәргәнче, үз авылыңа, үз колхозыңа кайтару хәер Әмирҗанны Малаен председательлеккә Газизҗан үзе үк тәкъдим итте аннары һәм Әмир Хәкимов председатель итеп бертавыштан сайланды
Әмир. уз ихаталары буендагы тыкрык турына җиткәч, әнисенең чишмәдән су алып менүен күрде. Каршысына ашыгып барды да чи- ләк-көянтәләрен үз җилкәсенә алды.
— Әни. мин әйләнәм.— диде ул алга төшеп.
Сәхәрия колагы ишеткәнгә башта ышанып җитмәде, сискәнеп, хәтта тукталып торгандай булды. Аннары, малае янәшәсенә чыгып, чирәмнән атлады. Әмирнең карарын шаяртып бәяләргә дә. чынга алырга да белмәде.
— Нигә өйләнәсең.— дип, беренче уйлауда мәгънәсезрәк сорады ул.
— Сиңа су ташытып булмый ич инде шушылай.
— Шуның өчен генә булса, өйләнмә. Минем әле су ташырлык кына җегәрем бар. Чишмәгә йөрүләре миңа гомерем буеиа рәхәт кенә булды, мине шуннан мәхрүм итмә. Әй-й. аннары, хәзерге киленнәрнең чишмә сукмагын тарсынганнары да була. Өйләнмә!
— Әйләнәм, дидем.
Кабатлап әйткәч, шаяртуы түгел икән бу киресенә беткән Әмирҗанның.
— Кайчан?— диде дә Сәхәрия көлеп үк җибәрде.
— Бүген.
— Синнән бүтәнчәсен көтмәдем дә инде мин — Сәхәрия чәбәйле алъяпкычының җилкә элмәкләрен төзәтте.— Тик язылышу якларыгыз ничек булыр икән соң^ Язылышмыйча, килен булачак кешене өйгә аяк та бастырачак түгелмен.
Хнын безнең өйгә инде аяк басканы булса? һәм без бүген язылышачакбыз.
— Кем яза ди сезне? Рәис булып алгач, аллә сиңа закон бозарга ярый дип беләсеңме?
— Гариза күптән бирелгән. Язылышу көне бүген. Район үзәгендә. Паспортта шундагы адрес икән бит әле минем
— Сон, аны алданрак белгертергә ярамый идемени?!— дип ачынып әйтте Сәхәрия, малаена борылып, ачуын күпертергә теләгәндәй. * иелеп куйды.
— Нәрсәгә алдан әйтергә ди?! Бәлки, бер айда без гаризаны кире п алган булыр идек. Киленең дә кодаларыңа бүген генә әйтә — Әмир сә- = гатенә карады.— Нәкъ хәзерге мәлдә әйтәдер менә һе,—дип туктал- = ды ул,— чыннан да, нигә алдан сөрән салырга тиеш ди мин?! Гоме- - реңә диярлек председатель хатыны булып яшәп, әллә синең туй узды- j рырлык байлыгың юкмы? Кайчан да булса өйләнәсем мәгълүм, мәҗлес * хәстәрен син күрергә тиеш
— Ай-й аллам икән!—дип сузды Сәхәрия.— Син минем байлыгыма • кул сузасың түгелме соң? =
— Сузмыйм Ләкин мин сиңа миллион туйлык кына акча алып кай- < тып бирдем ич инде,— дип, әнисенең күзләренә туры карап елмайды м Әмир. >
— Менә син ә, кире беткән җан!—дип, тыкрык башында тукталды 2 Сәхәрия һәм ике кулын да аска селтәде. Аннары тәкәббер кыяфәт бе- J лән малаена карады — Туй мәҗлесенә акчаң булу гына аз Туй уздыру өчен, күңелнең энҗедәй хәзинәгә чөмәләкәй тулып торуы кирәк ләбаса, күңел байлыгы кирәк! Улым, улым! Бай без, Әмирҗан, бай! Ләкин шуны бел: әтиең белән әниең бусагасыннан бер тәгам да хәрәм ризык кермәде!
— Ачуланма инде. әни. мин шаярып кына бит
— Шаярма бу төштә! Келәтеңнең икмәккә тулып торуы гына байлык түгел әле Байлыкка шатлык өстәлергә тиеш, ди тормыш аксакал Казанда биш ел укып кайттың, шуны да белмисең Ай-й аллам икән
- Әни, дим, әйләнәм мин бүген Төп-төгәле шул.
— Ай-й аллам икән инде!— Сәхәрия тыкрык башыннан үз капкаларына таба кырт борылды.— Чишмәдән бакча ызаныннан гына менәсем калган аны, мине күрмичә дә калган булыр идең Син кире беткән җан белән өйдә кычкырышкан булыр идек, урам уртасында түгел
— Әни, минем хәбәргә әллә сөенмәдең инде?
— Шатланмаган кая! Өйлән!—дип. каты кычкырып ук әйтте Сәхәрия. чиләкләрдән су чайпалдырып артыннан кызуланучы малаена
— Шулай диген, шатланам, диген Югыйсә, миндәй юаш кешене куркуга төшерүең бар
— Куркытырсың сине, бүредән толыбын яндырткан Газизҗан малаен!
Болай төрткеле сөйләшсәләр дә, ананың малаен яратуы, улының әнисен дөньяда иң изге кеше итеп санавы бөркелеп тора иде
— Мин — синең дә малаең!
— Белми идем!—дип ачуын басмаган булды Сәхәрия
— Бик төгәлләп әйткәнем бар ич инде сезгә, минем әти белән әни дән дә яхшы кешеләр юк дөньяда, дидем, алардан әйбәт бер мин генә, дидем Чыннан да шулай инде.
— Моны син әйтмичә дә белом мин
Сәхәрия, урта өйнең аш-су бүлмәсенә кергәч. Әмирдән чиләкләрен алып, суны мич кырыендагы кисмәккә бушатты
— Аш суы чишмәсенә барган идем — дип, эш арасына кыстырып кына куйды Сәхәрия Шуннан соң, бая ук әйткән сүзләрен кабатлап болай диде:— Соң. балакаем, синең адәм рәтле өйләнүеңне көтмәдем дә мин Әтиең дә миңа юньләп өйләнә белмәде Княү Газизҗан' Үзенчә хәйлә корган, имеш!
Әмир эндәшмәде Бу дөньяда әнидән дә әйбәт кеше була алмыйдыр, дип. күңеленә меңенче кат салды ул. Горький да. безнең түли алмас
бурычыбыз — бары тик әнигә, дигән. Горький сүзләрен төгәл үк әйтмимдер. әмма мәгънәсе шул
Сүзне Сәхәрия дәвам итте:
— Әйтәм ич. нәкъ әтиеңчә өйләнерсең дип көттем. Бер Кашшафетдин улым бөтенесен алдан көйләп өйләнде. Оныгым Фәрәхетдиннең дә өйләнүе адәм рәтле булыр, боерган булса. Ә менә синең тумаган малаең үзеңә охшар Монысына иман китерәм.
— Нәкъ үзем булачак! Киленеңә тамчы да охшамаячак!
- Килен Килен дип. яулыгын артка бәйләде Сәхәрия.— Киленем Рәсиха буладыр бит? Килен сайлауда әкәмәт чыгарып куйма тагын
— Менә бу соравың өчен мин ачуланам инде сине, әни! Килене кем була, имеш! Белеп торасың ич инде! Рәсиха!
— һе, куркытты' Рәсихадан бүтән кешене, әйтәм ич. бусагамнан да атлатмаячакмын! Тик менә син кире жанны Рәсиха да акылга утырта алырмы икән? Әтиең сыңарын!
— Бүген үк өйләнүемне әтигә үзем әйтимме соң?
— Кияү Газизҗан белән аның Киребеткән малае Әмирҗанның кыланмышларын Кылык халкы бик көтеп тора, ди! Әйттерермен мин сиңа! Бар. әнә. урамбаш өйдә өстәл-урындыкларны тезә тор. ичмасам Ялт итсен бөтен җир. килен төшә бүген!
Килен төшүне тиз оештырдылар «Газик» машинасының руле артына. киленне алып кайтырга. Әмир үзе утырды Арткы утыргычта әтисе белән әнисе иде Арттан үз «Москвич»ында абыйсы Кашшафетдин хатыны белән барды Борынгы Кылыкка Рәсиха килен Әмир янәшәсенә туй күлмәгеннән утырып, артта ике кода. Кашшафетдин машинасында кодагыйлар, озата килүчеләр машиналарында киленнең туган-тумачалары кайтты.
Туй табыны мул булды Сәхәрия карчык килен төтәсенә алдан ук җиткелекле хәстәрен күргән булган, димәк Ә табын әзерләшергә син инде Кылык кешеләренә әйт кенә' Күрше-тирә апайлары туй табынын борчактан да тиз куырганнар иде.
Августның егерме җидесе көненә, атна кичкә, синоптиклар Татарстан радиосыннан һава торышын болай дип хәбәр иттеләр: төнлә дә. көндез дә болытлы, төнлә алты сигез, көндез унике-унбиш градус җылы, уртача тизлектә җил, вакыты белән көчәюе мөмкин, явымсыз. Хак булып чыкты сүзләре, әкәмәт! Хәер, монысын кич җиткәч кенә бәяләп булды.
Әмма, чыннан да. иртәдән үк күк йөзен болытлар каплаган иде Күк тымызык күлне хәтерләтә, сыек болганчык булса да. хәрәкәтсез иде ул. Җилнең уртачасы да. көчлесе дә әлегә исми, көн басынкы, тыныч иде Яшь килен, иртә уянып ишегалдына чыгуга ук. табигатьнең шул тыныч басынкылыгын тойды Ир хатыны булуының беренче таңы аңа тыныч та, басынкылыгы белән шактый авыр да тормыш вәгъдә итә кебек иде. Ул үзен өйдә беренче уянучы дип уйлаган иде. Алай түгел икән Сәхәрия лапастан ак чиләк белән яңа сауган сөт күтәреп чыгып килә иде Каенана чәчәкле яулыгы өстеннән, маңгаен кысып, тагын бер яулык бәйләгән иде. башы авыртып киткән чакларда шулай итә ул
— Тордың дамыни, килен, йоклыйсы идең. Иртә бит әле.
Рәсиха ничек җавап кайтарырга да белмәде, нәрсә әйтсә дә, каенанасы гаепкә алыр кебек тоелды Алай дисәң, әнкәсе аңа үз итеп: эндәште. Ир хатыны булу, килен булу тормышы ничек башланып китәргә тиеш икән соң бу? Кичәге туй мәжлесе тормышның бер ярында калды да. бүгенге иртә аның каршысыннан башланып китә кебек. Мәҗлестә каенатасы белән каенанасын, яңа туганнарын үзләренә сиз-дермәскә тырышып күзәтте. Алар да Расиханы сынап караганнардыр, моңа гаҗәпләнәсе юк Әмма яшь килен үзенә мөнәсәбәттә ясалмалык сизмәде, аны аты нәселгә чын күңелдән кабул иттеләр Рәсиха шундый
фикергә килде Шулай да шик бар бит әле күңелдә, бу фнданлек гомер буена дәвам итәрме икән? Гел ихласлыкка боерган булса, җнр йөзендә Расиха ип бәхетле кеше булачак'
Әнкәй, мин сыер сава белмим
Йа. хикмәт, крестьян хуҗалыгы алып барган гаиләдә мондый булдыксызлык гафу ителмәячәген уйлап җиткермәде Рәсиха Каенанасы моңа каршы сәеррәк сүз әйтте, ачуланмады да. хупламады да бугай ул Югыйсә. Сәхәрия битараф калмый, өздереп сөйли иде.
Сыерыгызны кибетчедән саудыргач, ничек белмәк кирәк инде аны һәм Сәхәрия әмер бирә башлады Бар. юын да килешлерәк күлмәгеңне ки Самавыр кайнаган, чәй эчеп ал Мин сөтне сөзеп урнаштырыйм Ә-ә. карәле, Рәсиха. менә җылы сөт эчәрсең, яме Әткәң көтүне куар Теге ялкавыңны уят. эшенә бармаска әйтәме әллә ул Барсын. сөйрәп торгыз Туйның аның иртәнге мәшәкате авыр, кодалар төшеп җитәр, башка туган-тумача җыелыр Мин учакка ут элдерәм Ашны әткәң әйбәтләп карап кайнатыр Син бәрәңге алып кер. казып кына ал. көрәкне бакча капкасына сөяп куйган Аннары, синең белән икәүләп, чишмә сулары алып кайтырбыз. Кодалар төшеп җиткәләгәнче. эшне җиңеләйтеп куйыйк. Бүген эш бетмәс инде анысы Ай-й аллам икән. Бу тенге мәҗлес кичәгесеннән зуррак та булыр, шәт Киленне күрергә бөтен авылы сылтау табар Син бер үк сыната күрмә. Рәсиха Кем килене дигәндә. Сәхәрия килене, дигән сүзе дә бар бит әле аның
Ике йортны да. борынгы гадәт буенча, беренче төнгә яшь кияү белән яшь киленгә калдырганнар иде Газизҗан белән Сәхәрня бер төнгә күршеләренә өйдәш булдылар Кодалар Кашшафетдиннәрдә. » Рәсиха ягыннан килгән бүтән туганнар да шулай ук күрше-тирәдә Кундылар Кунаклар княү йортына җыелыша башлаганчы, каенана Сәхәрия белән килен Рәсиха чишмә суына киттеләр
Кылыкта зур чишмәләр бишәү, өчесе Сул Инештә, икече Уң Инештә һәр чишмәнең суы ү згә икән. Сәхәрия су юлында Рәснхага шуны аңлата барды Бер чишмәнең суы ашны тәмләтә, икенчесе чәйне чыгышлы итә. өченчесенең суын терлек туар яратып эчә. дүртенчесенең суы керне бик агарта нкән Алар кайта китә йөргән арада, табын хәстәрен дә күрделәр Кашшафетдин беренче булып килде. Сәхәрня апа коедан мунчага су ташырга кушты Коеның суы. Сәхәрия әйтүенчә, нәкъ мунча өчен икән ләбаса, тәнгә рәхәтлек бирә икән? Бишенче чишмәгә каенана иң соңыннан алып барды Ул Сул Инештә, авылның өске уңаенда ук. апа тыкрыктан төшен, елга эчләтеп кенә дә менәргә була Әмма Сәхәрия Расиханы Урга урамнан алып менде Бу юлы үзе дә чиләк-көянтә ләрен күтәргән иде Ярата иде Сәхәрня урамның уртасыннан йөрергә, бер гадәте иде бу аның Яшьлегендә бигрәк тә ярата идз Хәзер урам уртасыннан сирәгрәк йөри башлады Уза гомер, кырык бишенче елда. Ж.инү көнендә туган кече малае Әмирҗан да өйләнде Урта урамның уртасыннан менсеннәр алар. Кылык кешеләре Сәхәриянең киленен күрсеннәр! Ә Рәсиха әйбәт килен булырга охшаган
Әнкәй, бу чишмәнең суы нәрсә белән данлыклы-* дип сора ды Рәсиха, тыкрыктан күтәрелеп. Сул Инеш урамына борылгач
Монысының
Кинәт Сәхәрия сүзеннән генә түгел, баруыннан да тукталды Көянтәсен икенче җилкәсенә күчерде Аннары, урам читенә чыгып, чиләк ләрен янәшә, ә көянтәсен чиләкләр өстенә куйды
Әнкәй, кирәкмәс сорау бирдемме әллә?
Юк ла. соравың бик урынлы Үзем ничек башлап, ничек аңлатырга белмим Син д » куй чиләкләреңне
И-и. әнкәй, уңайсыз бит. Сәхәриянең килене уңмаган нкән. тукталып ял итмичә. чишмәдән су да алып кайта алмый, диярләр, дип елмайды Рәсиха һәм каенанасына шушыннан башлап күңеле якы наюын сизде ул
— Күрче, салпы якка салам кыстырырга үзебезгә охшагансың икән ич! Ә монда туктаган өчен яманлап сүз әйтмәсләр Безнең Кылыкта хаксыз сүз сөйләмиләр, сөйләмәсләр Монда тукталмыйча узсак, гаепләсәләр дә урынлы.
Сәхәрия карашын Арыслан тавы башына күчерде. Аннары сулы чиләкләре яныннан ук башланучы бушлыкка текәлде Ул килене соравына җавапны читтән башлады.
- Рәсиха. мин сине бер күрүдә үк киленем итеп яраттым бит. Әмирҗан, колхозга рәис булып кайтканчы ук. сезне чәй эчәргә алып кергән иде. Семинар, дисезме әле. китап җене кагылган кешеләр әнә шул семинарыгызга безнең авылга җыелган идегез Хәйләкәр дә соң! Әмир җанны әйтәм. Нәкъ әтисе,-нәкъ Кияү Газизҗан инде. Сезне чәйгә чакыруның сере килен күрсәтүе булган икән Булачак киленен әнисе арадан үзе танып алырга тиеш явызның. Таныдым бит! Әле кичә сораган идем, киленебез Рәсиха буладыр бит. дигән идем Кем булсын тагын, ди. тавышын күтәреп әйтә бит Ай-й аллам икән... Әнисе булачак киленнең бер сөйләшүдә исемен ничек хәтерләп калуына илтифат та итми бит ичмасам.
Рәсиха. каенанасын ярата ук башлавын сиздереп, апа сыенды һәм аны беләгеннән ике куллап сыпырып сөйде
— Бу пуҗум. диде Сәхәрия, каршысындагы бушлыкка күрсәтеп,— минем туган нигезем Инде ничәмә ел шундый мескен хәлдә менә. Кашшафетдинемнең Фәрәхетдине үсеп җиткәч, шушында баш ка чыгарырбыз дип исәп корабыз да бит. Әле аңарга егет булырга шактый шул Кашшафетдинем башка чыкканда, энеләремнең кайсы да булса исәндер, дигән өметебез яши иде. Инде сугыш беткәнгә егерме биш ел узды, һәлак булганнардыр шул. үлү хәбәрләрен китергән кәгазьләргә хак язганнардыр. Урыныбыз буш. Синең малаең кайчан туып үсеп җитәр, малай табарсыңмы әле тагын. Аннары Газизҗан нигезе өчен дә малай кирәк бит Фәрахе! динне шушында башка чыгару дөрес булыр. Ул инде күзгә күренгән бала. Тизрәк үсеп кенә җитсен. - Сәхәрия чиләк-көянтәсен күтәрергә әзерләнде. Ә минем туган Нигеземнең бакча башындагы чишмәнең суы. Рәсиха киленем, аш өчен дә, чәй өчен дә. мал эчерергә дә. кер уарга да әйбәт. Бәби коендырырга безнең чишмә суына җитәрдәе юк. дияр иде әни мәрхүмәкәем Ай-й аллам икән! Кодалар төшеп тә җиткәндер, ә без икәүләп гүләйттә. ике ялкау1 Килендәшен хөрмәт күрсәткәндер анысы Рәт белә ул. мин генә гомер итеп эш рәтенә өйрәнә алмадым, хәерсез Ә син. Рәсиха, өйрәнерсең, боерган булса, сыер саварга гына түгел. Газизҗанның сөйкемле сөяге Әмирҗан хатыны булырга да өйрәнерсең. Дөнья бу. Рәсиха киленкәем! Дөнья...
Ахыры бцр