Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тулган ай
...Очтык, очтык, аста калды болытлар, Арал диңгезе дә күптән күмелде Мотор моңы, заман моңын искәреп. Җилкәндереп күңелләргә түгелде
Ак тигезлек безнең аста—ак болыт. Их. чабасы шуннан чая малайдай Урталай киселгән бетен икмәк күк. Изге юллар теләп безгә кала ай
Җырлар багышласы килә аңарга Җирдәгедәй якын күреп, үз күрел. Әнә бит ул безне сынап озата Ярты йөзе пәрәнҗәле кыз кебек
Күңел сизә, бер-береңә талпынсаң. Үпкәләмә, ярты җаным, дигәнгә. Мин дәБер сөйләшик әле, дустым, ярты ай, Бу җиһанда һәрни беткән бәйләнеп — Йөзик әле шушы гүзәл киңлектә Ике ярты — бер бөтенгә әйләнеп.
...Кайтып барам... Бер гүзәлне хәтерләп, Кавын кебек бөтен булып мең яшә! Җирдә күпме төнге гашыйк адәмнәр Исәнме!— дип, тулган айга эндәшә.
Кайтып барам. Әле ничә көн элек Ярты җаным күтәрелде биеккә:
Колач җәеп каршылады киң Идел, Ярты идем., чөйде мине зенитка.
Ярты аем, якты аем, синең күк
Безнең язмыш бер үк төрле ахрысы: Дусларымда булыр, туганнарымда Калган булса әгәр җанның яртысы
Ә син миңа ярдәм кулы сузасың. Мин моңаймыйм, ташый куанычларым. Тулган ай күк кайтып барам: үзем күк Мул хисле дип каршылаган дусларым.
Кеше һәм бәхет
Мизгел
Мәдәррис ӘГЬЛӘМОВ тәрҗемәләре.
Мин язмышка сорау бирдем: «Миңа бәхет чәчәрсеңме?» Ул сорады: «Ә син үзең Кеше булып яшәрсеңме? Рәхәткә коенмассыңмы, Тынлыкка сыенмассыңмы?»
Саллы язмыш сындыргалап Сынады мине төрлечә. Сукмак салдым юлымдагы Чытырманны кисә-кисә, Елгаларда колач җәйдем Чоңгылларны кичә-кичә.
Әле үзе алып бәрә, Әле өскә килеп менә — Бәхет булып күтәреләм. Саклап кала өмет кенә.
Хезмәт дигән чая атым Мине әйдәп җилде генә. . Мин бәхетне эзләмәдем, Үзе эзләп килде миңа.
Кеше булып туганмын да Хезмәт итәм — Башка бәхет табылмады. Югалтмаска, пычратмаска Байрак итеп йөртәм аны.
Мизгел бит ул сәгать түгел, Мизгел бары мизгел генә... Ә бит түрдән урын ала Кереп кеше гомеренә.
Мизгел — йөрәк яра ала, Мамык кебек оча ала, Ана сыман үз баласын Мәңгелеккә коча ала.
Күп яклы ул, күп канатлы, Еллар, айлар тора аннан — Бер мизгеллек күз карашы Гомерлеген яулап алган.
Бәлки бәхет нигезе дә Бер мизгелдә салынадыр. Ә калганы — гомерең буе Шуны саклап барудадыр