Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Чүплек
Шартлатылган Европаның хәрабәсе гүя чүплек.
Тракторлар. Ком. Тутык ләгән. Табаныннан мәхрүм итек. Алабута арасында — циклон күзе — ак унитаз.
Эчәгесе актарылган карт солдат күк — иске матрац.
Күзләремне ала алмыйм чәрдәкләнгән бер вазадан — Нигә сыкрап искә төште
тере Вас я, тере Юхан?
Кызганудан җан дусларны ник кысыла шулай йөрәк?— Кешеләргә караганда әйберләр шул хәтерлерәк!
Үзләрен бит тутык баса, алабута үсә өстә —
Үзләренең хәтерләре тутыгуны белми һич тә.
..Хыялланды яшь бер егет бер бәләкәй бүлмә, диеп,
Булмаса да артык иркен, булмаса да артык биек.
Эшләнмәсе дә тәрәзнең яңаклары бизәп-сырлап,
Сыйсын гына аңа өстәл, лар урындык, бер карават!
Бу куышта булмас иде беркайчан да тимер йозак —
Яши бирсен
Нух пәйгамбәр йолып калган һәр тере зат!
Кызыкмады
Людовикча нәфис, кеяэ, зат ятакка —
Кызыкты ул гади, җылы, ныклы тимер караватка
Тимер ятак эзләп китте бар булганын чутлап кат-кат:
Пружинасы сынатмаса ярар безгә тимер ятак!
Тыңламады киңәшләрне —
барды.
сатып алып кайтты
Сафо софасын түгел, ә спартаннарга хас ятакны.
Аның ялгыз хыялларын белде бары ялгыз мендәр...
Изольдасыз гына үтте күпме ялгыз, уйлы төннәр!
Тристанның да ут кылычы
кирәк түгел иде аңар...
һәм карават белде:
әгәр
өстә бәйрәм башласалар —
Аякларын сындырмыйча туктамаслар караватның!—
Бу яуга да әзер иде һәр тимере карт солдатның.
Килде сәгать! Сукты сәгать!—
ныклы ятак — әйлән-бәйлән!—
Күпме төннәр дәвам итте
караватта ярсу бәйрәм!
Ыңгырашып, сыкранып гел пружиналар җырлады җыр —
Бу җыр —
кеше дигән затның
яшим диел җырлавыдыр.
Яңгырады яңа аваз...
Кеше килде бу дөньяга
Алсу тәпиләре белән
тибә-тибә пружинага.
Нәкъ шушы җан аңлатмасмы
мәгънәсен зур Яшәешнең,
Җирдә кылган һәр гамәлнең, дөньядагы һәрбер эшнең?
Спартаннарча кырыс ятак!
Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт!
Синдә гомер башладык без, җылыттың син, булдың рәхәт.
Тик...
тарайдың... чүллеккә дә
бик вакыттыр инде сиңа.
Ял ит хәзер
алабута һәм әремнәр арасында.
Лафетларга салып сине китерәсе иде монда —
Олы яулардан талкынып чыккан карт бер солдат сыман. .
Озатасы иде сине байракларны түбән иеп
Ә без кайтып киттек менә
зур чүплеккә сине... түгеп.
Лаек идең курганнарга!
Сыктавына хатын-кызның!—
Өсләреңә кунды карга.
Әче әрем сабак сузды.
Шартлатылган Европаның
хәрабәсе гүя чүплек.
Тракторлар.
Ком.
Тутык ләгән.
Юллар йөреп тузган итек...
ЗӨЛФӘТ тәрҗемәсе.