Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОКТЯБРЬДӘН НУР АЛЫП


өннәрне — көннәр, елларны еллар алыштыра. Чорларны чорларга тоташтырып агучы елларнын һәрберсенең үзенә хас тантаналары. бәйрәмнәре бар. Бәйрәмнәр күп. Ал арның да һәрберсенең үзенә хас төсмере, үзенчәлеге була. Тик бусы — барлык бәйрәмнәребезнең нигезе, юл башы. Әгәр дә Октябрь бәйрәме булмаса. башкалары да бөтен халык бәйрәменә, азатлык алган хөр күңелле кешеләрнең эчкерсез тантанасына әверелә алмас иде.
Нәкъ менә Бөек Октябрь социалистик революциясе халыклар тормышын тамырдан үзгәртеп корды: социаль һәм милли изүдән коткарып кына калмады, хокуксызлык һәм хәерчелектән - социаль һәм милли яңарыш юлына, наданлык һәм томаналыктан — мәгърифәт үрләренә, фән һәм культура үсешенә, зәгыйфь промышленность һәм артта калган авыл хуҗалыгыннан — индустрия гигантларына, механикалаштырылган колхоз- совхоз хуҗалыгына алып чыкты.
Нәкъ менә Бөек Октябрь социалистик революциясе илебездәге йөзләрчә башка халыклар белән бергә татар халкына да кин юллар, иксез- чиксез мөмкинлекләр ачты. Моннан җитмеш ел элек кенә Каган губернасы патша Россиясенең ин изелгән һәм ачлык-хәерчелектән җәфа чиккән ярымколониаль төбәге булган. Бүгенге Татарстан АССР исә. тигез хокуклы башка республикалар арасында, үзенең алдынгы-фәне һәм промышленность куәте, мул уңыш үстерүче игенчеләре, абруе ерак-ераклар- га таралган әдәбияты һәм сәнгате белән дан тота. Дусларыбыз да, дошманнарыбыз да моны яхшы белә. Октябрь казанышларына күз йому мөмкин түгел.
Әйе, һәрберебез диярлек республикабыз Татарстанны яхшы беләбез дип исәплибез. Бер уйласаң, бәлки, ул шулайдыр да. Чынлап та. анын революция! ә кадәрге чоры, революцион үткәне, күренекле вакыйгалары һәм данлыклы кешеләре күбебезгә дәреслекләр буенча, әдәби һәм фәнни- популяр әсәрләр буенча билгеле. Ә республиканың бүгенгесе исә һәммә- безнең күз алдында. Әмма чын мәгълүмат ул чагыштырулар нигезендә генә барлыкка килә. Әйдәгез, үткәннәргә күз салыйк, бүгенгене алар яктылы! ында. Октябрь революциясе балкышыннан иңгән нурлар яктылы гында барлап карыйк. Кем идек тә кем булдык? Бу сүзләр риторик эндәш кенә түгел. Нибарысы бер кеше гомеренә тиң чор республикабызга ни- нәрсә биргән, нинди үзгәрешләр алып КИЛГӘН?! Уйласаң уйларлы! ы. соклансаң — сокланырлыгы. горурлансаң, горурланырлыгы бар!
Революциягә кадәр Казан губернасы промышленносте авыл хуҗа лыгы чималын эшкәртүче 148 кустарь һәм ярымкустарь предприятиедән I ыйбарәт булган. Аларда, нигездә, шәм. сабын, чыпта, кәрзин кебек әйбер
К
ләр ясалган. Җан башына промышленность әйберләре җитештерү тулаем Россия күләмендәгедән дүрт тапкырга кимрәк, ә Казан эшчеләренең хезмәт хакы Үзәк Россиядәге эшчеләрнекеннән якынча 25 процентка түбәнрәк булган.
Авыл халкының хәле исә тагын да аянычрак. Гомере буе нужадан башы чыкмаган авыл агае сука белән җир ерткан, агач тырма белән җир тырмалаган. Шулай булмый хәле дә юк. Барлы-юклы имана җирендә нәрсә генә иксен дә нәрсә генә үстерсен соң ул?! һәр өченче йортта хәтта ат та булмаган. 853 эре җир биләүче 200 мең крестьянга караганда күбрәк сөрүлек җиргә, болыннарга, урман-әрәмәлекләргә хуҗа булып торган заманда аңа алпавытларга, кулакларга бил бөгүдән башка чара калмаган да. Мәҗбүри хезмәтнең, ярым кол хезмәтенең кайчан яхшы нәтиҗәләргә китергәне бар?!
Азат хезмәткә сусаган халык, чын мәгънәсендә, могҗизалар тудырырга сәләтле. Бүгенге Совет Татарстанында җитештерелгән промышленность продукциясе иксез-чиксез илебезнең барлык төбәкләренә җибәрелә, дларны дөньяның сиксән илендә көтеп алалар. Илебездә чыгарыла торган полиэтиленның һәр дүртенче тоннасы, кино-фотопленканың һәр икенче метры бездә эшләнә. Пластмасса, сумала, шин, нефтехимия һәм вакуум җиһазлары, синтетик каучук, суыткыч җайланмалар, компрес-сор һәм медицина инструментлары, сәгать һәм үлчәү приборлары, тагын башка бик күп әйберләрдә «Татарстанда ясалды» дигән мөһер тора. Дөнья күгендә Казан самолетлары һәм вертолетлары да оча, чиге-кырые күренмәгән юлларда «КамАЗ» машиналары чаба. Җир асты торбалары буйлап, ил экономикасына көч һәм шифа биреп, җир мае агыла. Халыкара «Дуслык» нефть үткәргече шулай ук Татарстанда башлана. Әйтерсең лә Октябрьдә азатлык алган республикабыз шул торбалар аша тугандаш илләргә дә үзенең җан җылысын бирә, көче һәм куәте белән уртаклаша.
«Органик синтез». «Казаньрезинотехника», «Тасма», Түбән Камадагы «Нефтехим», «Шин» берләшмәләре, С. М. Киров исемендәге синтетик каучук заводы һәм башкалар синтетик каучук, шин, полиэтилен һәм кинофотопленка җитештерү буенча илдә төп предприятиеләргә әйләнделәр.
Ягулык-энергетика куәте турында аерып әйтәсе килә. 1986 елга рес-публикабызның җир асты тирәнлекләреннән 2 миллиард 298 миллион тонна кара алтын чыгарылды. Менә ун ел инде Татарстан нефтьчеләре Көнбатыш Себер киңлекләрен үзләштерәләр. Халыклар дуслыгы, аларның эчкерсез ярдәмләшүе һәм хезмәттәшлегенең ачык чагылышы бу.
Үз вакытында илебезнең барлык халыклары Татарстанга ярдәм кулын сузган иде. Беренче бишьеллыклар чорында да шулай булды, бүген дә шулай. Кама автомобиль гигантын кору интернациональ бердәмлекнең гүзәл сәхифәсе, чын мәгънәсендә, батырлыкка тиң эпопея булып тарихка кереп калды. Аның корпусларын һәм яңа шәһәрне илебезнең җитмештән артык милләт вәкилләре иңгә-иң торып төзеште, күтәреште. Борынгы Чулман буйларында әкияттәгедәй үсеп чыккан якты кала, теләк- омтылышларының изгелегенә ишарә иткәндәй актан киенгән ак шәһәр — совет кешеләренең эчкерсез бердәмлегенә һәм туганлыгына һәйкәл дә ул. Әнә шул туганлыкны без хәзер Татарстан атом станциясендә дә, Кама трактор заводы төзелеш мәйданнарында да күрәбез. Әгәр Татарстанда промышленностьның йөздән артык тармагы уңышлы эшләп килә икән, бусы да шул туганлык, хезмәттәшлек җимеше. Әйтергә генә ансат, Совет власте елларында продукция җитештерү 800 тапкырга арткан!
Әйе, халкыбыз металл кыра, нефть чыгара, машина төзи, йортлар сала, Әбугалисина хикмәтләренә тиң химик тылсым серләрен эшкә җигә... һәм, әлбәттә, ашлык үстерә. Татарстан — борын-борыннан иген игү, терлек асрау җире. Борынгы болгар бабаларыбыздан мирас булып калган изге һәм гомерлек һөнәр бу.
Күренекле инглиз язучысы, фикер иясе Джонатан Свифт үз вакытында болай дип язып калдырган: «Әгәр кем дә булса берәү элек бер башак
үскән урында ике башак, бер төп үсемлек үскән җирдә икене үстерә алса, бөтен кешелек дөньясының рәхмәтен казаныр, иленә олуг хезмәт күрсәткән булыр иде». Бүгенге игенчеләребезне, авыл эшчәннәрен без нәкъ әнә шундый кешеләр дип әйтә алабыз. Моңа тулы нигез бар. 1904—1913 елларда төбәктә бөртеклеләрнен уртача җыемы гектарыннан 6.8 центнер тәшкил иткән. Хәзер исә 35 һәм хәтта 65 центнер да гаҗәп күренеш түгел. Узган ел, мәсәлән, колхоз һәм совхоз эшчәннәре бөртекл ел әрнең һәр гектарыннан — 20.9. шикәр чөгендереннән — 183. бәрәңгедән 142 центнер уңыш җыеп алдылар. Аларны дәүләткә сату планы да шул культуралар буенча 113, 105 һәм 114 процентка үтәлде, сәүдә челтәренә планда билгеләнгәннән шактый артык күләмдә яшелчә озатылды.
Татарстан агропромышленность комплексы 574 колхоз. 293 совхоз һәм 83 хуҗалыкара предприятиене берләштерә. Элек файдасыз яткан сазлык һәм ташландык җирләр киптерелә, тазартыла, яраклы хәлгә китерелә; чәчүлекләр өстендә салават күпере уйный. Халык кайчандыр хыялында гына йөрткән ясалма яңгыр яудыру елдан-ел киңрәк колач ала бара.
Республика яулаган үрләрне дәлилләү өчен, саннарга күбрәк мөрәҗәгать итәргә дә туры килә торгандыр Ләкин шунсыз булмый. «Саннар дәүләт белән идарә итми, ләкин алар идарә итүнең яхшымы, яманмы икәнен ачык күрсәтәләр»,— дигән борынгы акыл ияләреннән берәү. Әгәр дәүләт белән халык үзе идарә итә икән, ул ү*зенен ничек идарә иткәнен дә, аның нәтиҗәләрен дә ачык күреп торырга тиеш.
1986 елда Татарстан эшчәннәре дәүләткә 260.5 мен тонна ит. 784,9 миллион йомырка. 2215 тонна йон саттылар, һәр сыердан уртача савым 2834 килограммга җитте. Ә Балтач. Кукмара, Питрәч районнарының алдынгы хуҗалыкларында хәзер 3500 — 4000 килограмм сөт савалар. Узган ел терлекчелек продуктлары сату буенча да барлык планнар арттырып үтәлгән иде. Димәк, әле резервлар һәм мөмкинлекләребез байтак. Авыл эшчәннәренен тырышлыгы, иҗади эзләнүләре нәкъ шуңа — игенчелек һәм терлекчелекне кызу темплар белән үстерүгә, илебездә азык-төлек муллыгын булдыруга юнәлдерелгән.
Ә моның өчен авыл хуҗалыгының материаль-техник базасы җитәрлек. Республика колхоз-совхозларында 35,6 мен трактор, 20.9 мен бөртек суктыру комбайны, 23,5 мен йөк автомобиле һәм байтак башка төр авыл хуҗалыгы техникасы бар.
Хуҗалык итүне камилләштерү, механикалаштыру белән бергә авылларның йөзе дә танымаслык үзгәрә. Бөтен уңайлыклары булган заманча өйләр, мал-туар асрау өчен каралты-курасы, гаражы, бакчасы булган йортлардан гына төзелгән яңа авыллар үсеп чыкты.
Бөек Октябрь социалистик революциясенең җитмеш еллыгы — ул кустарь предприятиеләрдән индустрия гигантларына, сукадан механи- калаштырылган авыл хуҗалыгына сикерешне генә аңлатып калмый, рухи тормыштагы бөек үзгәрешләрнең дә шаһиты булып тора. Мәдрәсәләрдән академия үзәкләренә, кубыз һәм курайдан милли опера һәм балетка үсә алганбыз икән, болары да Октябрь нурларында шыткан, тамыр җәйгән үсентеләрнең мул итеп җимеш бирүе дигән сүз. Татарстан — тоташтан укый-яга белүче республика гына түгел, ә бәлки югары белемгә ия республика.
Мондый чагыштырулар үткәргәндә, еш кына татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның шушы гасыр башында гына язылган «Гарәфә кич төшемдә» дигән фантастик хикәясен телгә алалар Миңа калса, урынлы искә төшерү. Хикәя каһарманы төшендә үзен ул чор өчен гадәти булмаган җир -- татар клубында итеп күрә. Клубта хокук, медицина, математика, фәлсәфә һәм фәннәрнен башка тармакларында эшләүче профессорларны. әсәрләре чит илләргә дә яхшы танылган татар азучыларын очрата ул.
Әйе. моннан сиксән ел элек, ерып чыккысыз мохтаҗлык, наданлык
шартларында бу, чыннан да. төш булып, буш хыял булып тоелырга мөмкин. 1905 нче елга кадәр татар телендә вакытлы матбугат һәм профессиональ театр булмаганны, ислам дине кануннары буенча музыка һәм сынлы сәнгать белән шөгыльләнүнең тыелганлыгын искә төшерсәк, моны аңлау кыен түгел. Халыклар төрмәсе — патша Россиясендә азчылык милләт кешеләренә түбәнсетеп карау, аларга аң-белем юлын томаларга тырышуның бер чагылышы ул. Патша власте татарларга югары белем бирмәскә тырышкан. Казан губернасындагы бердәнбер гомуми китапханәгә дә алар кертелмәгән. Бөек Октябрьгә кадәрге чорда, ягъни 113 ел дәвамында. Казан университетын татарлардан бары тик санаулы кешеләр генә тәмамлый алган. Ләкин бу кимсетелүләр инде күптән артта калды. Андый вакытлар кире кайтмаячак. Монысын да без яхшы беләбез.
Әйдәгез, тагын чагыштырулар үткәрик. Хәзерге вакытта республикада 2385 гомуми белем мәктәбе һәм 129 һөнәр училищесы бар. Аларда 42 меңнән артык укытучы, тәрбияче һәм инженер-педагог эшли. Дүртенче — унынчы класс укытучыларының 99,2 проценты югары белемле. Унберенче бишьеллыкта 307 мең егет һәм кыз урта белем турында аттестат алды, эшче яшьләр мәктәпләрендә укучылардан 83 мең кеше урта белемгә ия булды, һөнәр училищеларында яшьләр ике йөз төрле белгечлек буенча өйрәтелә. Үткән бишьеллыкта алардан республика халык хуҗалыгына 204,6 мең әзерлекле яшь эшче килде.
Югары һәм урта махсус уку йортлары тирән белемле, фәннәрнең төрле тармаклары буенча заманча әзерлек алган кадрлар әзерли. Татарстанда 13 югары уку йорты һәм илебездәге башка вузларның биш филиалы, 63 урта махсус уку йорты бар. Аларда белем серләрен өйрәнүче 135 мең егет һәм кызның яртысына якыны, ягъни 45 проценттан артыгы — татар милләтеннән. Ун мең кешегә туры килүче студентлар саны буенча Татарстан Англия. Франция, Германия Федератив Республикасы, Италия кебек нык үскән буржуаз дәүләтләрне узып китте. Ә Владимир Ильич Ленин укыган һәм революциягә беренче адымын ясаган Казан дәүләт университеты — безнең мактанычыбыз, горурлыгыбыз. Республикабыз башкаласына ямь биреп, аның яңа корпуслары күтәрелә; студентлар һәм галимнәр яшь Володя Ульянов кабызган революцион традицияләр ялкынын сүндермиләр, аңа яңа сулыш өстиләр. Илебездәге иң өлкән университетларның берсе — академик вузларның флагманы. Хәзер ул халыкара мәйданга да чыга. Аның аудиторияләре, коридорлары буйлап йөргәндә, немец яшьләрен дә, Азатлык утравыннан килгән кызлар һәм егетләрне дә. Әфганстан вәкилләрен дә. башка социалистик илләрдән килгән студентларны да очратасың. Революцион традицияләр әнә шулай интернациональ берлек белән тыгыз үрелә, бүгенге тормышка яңа рух бирә. Унҗиде яшьлек Володя Ульянов катнашында узган сходканың быел билгеләп үтеләчәк йөз еллыгы төрле илләр яшьләренең революцион үткәнгә тугрылыгына смотр да булачак.
Сүз уңаеннан шунысын да искәртик: Татарстан илебездә киң танылган гыйльми үзәкләрнең берсенә әверелде. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалына кергән дүрт институтта, югары уку йортларында, 75 фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык оешмаларында егерме меңгә якын галим эшли. Алар арасында СССР Фәннәр Академиясе академигы Б. А. Арбузов, член-корреспондентлары В. Е. Алемасов. П. А. Кирпичников. А. Н. Пудовик, И. А. Тарчевский, Педагогия Фәннәре Академиясе академигы М. И. Мәхмүтов, член-корреспонденты А. А. Кирсанов, алты йөзгә якын фән докторы һәм алты меңләп фән кандидаты бар.
Республикада — меңнәрчә клуб, культура йорты һәм сарае, китапханә, ун музей, тугыз профессиональ театр, филармония, цирк. Совет власте елларында Татарстанда, бөтен илебездәге кебек үк, социалистик милли культураның барлык төрләре чәчәк атты.
Әле шушы гасыр башында гына сөекле шагыйребез Габдулла Тукай «... безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга..- яңадан-яна милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ» дип язган иде. Аның бу хыялы да тормышка ашты. Г. Ибраһимов, һ. Такташ. Ф. Кәрим. Г. Кутуй. И. Гази, К. Нәҗми, X. Туфан, Г. Әпсәләмов. М. Әмир, Ш. Маннур һәм башка бик күп татар совет язучыларының әсәрләре күп милләтле совет халкының культура хәзинәсенә аерылгысыз өлеш булып керде. Ялкынлы шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең Моабит төрмәләренең калын стеналарын ватып чыккан үлемсез шигырьләре, бөтен иҗаты дөнья поэзиясенең казанышына әйләнде.
Татарстан язучылар оешмасы Россия Федерациясендә иң зурлардан санала. Яшь һәм башлап язучыларны исәпләмәгәндә. 183 кеше СССР Язучылар союзы члены булып тора. Соңгы елларда гына да алар республикабыздан бик еракларда да яхшы танылган яңа, күләмле әсәрләр иҗат иттеләр. Г. Бәшировның «Җидегән чишмә»се, Г. Ахуновның «Идел кызы». Ш. Бикчуринның «Каты токым», М. Хәсәновның «Язгы аҗаган» романнары, А. Гыйләжевның «Җомга көн кич белән» повесте һәм башкалар әнә шундыйлардан. Д. Вәлиеңның «Диалоглар», «Тормыш бүләк итәм», Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр». Ш. Хөсәеновның «Әни килде» пьесалары үткен социаль проблемаларны заманча югарылыкта куюлары белән игътибарны җәлеп иттеләр. С. Хәким. Н. Арсланов. 3. Нури, Ш. Галиев, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин, Р. Харис һәм башка шагыйрьләр укучыларны күтәренке рухлы, лирик һәм тәэсирләндергеч шигырьләре, поэмалары белән сөендерделәр, публицист М. Зариповның заман сулышы белән сугарылган очерклары ил күләмендә киң яңгыраш тапты.
Республикабызда татар телендә — сигез, рус телендә дүрт журнал чыгарыла. Аларның гомуми тиражы бер миллион данәдән артып китә. Биш республика газетасы, бер шәһәр һәм җитмеш тугыз район газетасы басыла. Татарстан китап нәшриятында ел саен өч йөз исемнән артык яңа китап дөнья күрә. Әдәбият сөючеләр татар әдипләре әсәрләре белән генә түгел, рус һәм күпмилләтле Ватаныбызда яшәүче башка милләт язучыларының китаплары, чит ил шагыйрьләре һәм язучылары иҗаты белән дә ана телендә таныша алалар. Соңгы өч елда, мәсәлән, илебез халыклары язучыларының кырыкка якын китабы бастырып чыгарылды. Аларның гомуми тиражы 1 миллион 237 мең данә тәшкил итте.
Театр, музыка, сынлы сәнгать өлкәсендә дә рухи һәм иҗади яңарыш, күтәрелеш күзәтелә.
Хәзерге вакытта Татарстан Художниклар союзы 93 рәссамны, скульптор һәм графикны берләштерә. X. Якупов, Б. Урманче. К. Максимов, Л. Фәттахов, С. Ахунов һәм башка күренекле осталарның әсәрләре гомумсоюз культура мирасының алтын фондына керде. Аларның традицияләрен В. Маликов, И. Зарипов. Т. Хаҗиәхмәтов. В. Скобеев һәм башкалар дәвам иттерә. Музыка һәм башкару осталыгы турында сөйләгәндә, татар музыкасының чит ил сәхнәләрендә дә зур уңыш белән яңгыраганын әйтми мөмкин түгел. Кырлай урманнарындагы сукмаклардан чыгып, «Шүрәле»без Европа сәхнәләре буйлап сәяхәткә китте. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, дөньяның әллә ничә контитентында булып, халкыбыз сәнгатенә баш идерде, алкышларга күмелеп катты. Республикабызның талантлы композиторлары, җырчылары, музыкантлары күп. Милли профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы С. Сәйдәшен, композиторлар Ф. Яруллин, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи. А. Ключарев, 3 Хәбибуллин- нарның якты истәлеге халык ку целендә яши, иҗатлары хезмәткә һәм көрәшкә рухландыра, рухи дөньябызны баетуга ярдәм итә. Заманыбызның күренекле музыканты. Социалистик Хезмәт Герое. СССРның халык артисты Н. Җиһановның күпкырлы иҗаты бөтен дөньяга танылды. СССРның халык артисты Р. Яхин исеме дә илебез музыка сөючеләренең мәхәббәтен казанган исем. М. Яруллин. Ф Әхмәтов. Р. Еникеев. А. Луппов.
Б. Мулюков һәм башка композиторларыбыз да музыка сәнгатен үстерүдә актив эшлиләр. Юл башында СССРның халык артисты Н. Рахлин торган Татарстан дәүләт симфоник оркестры республикада 1ына түгел, туган илебезнең башка якларында да зур абруй казанды.
Театр сәнгате үткән юл гаять катлаулы, ул — эзләнүләр һәм ачышлар юлы. Ленин орденлы. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын илебезнең теләсә кайсы шәһәрендә көтеп алалар. «Тагын килегез!»— дип озатып калалар икән, бу — шул ачышлар һәм табышларның халык күңеленә хуш килүе, театрның гомумсоюз мәнфәгатьләре белән яшәве, шул дәрәҗәне саклавы дигән сүз. Аның спектакльләренең Үзәк телевидение программалары буенча кат-кат күрсәтелүе дә шуны раслый. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының да, РСФСРда иң өлкән театрларның берсе булган Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы. В. Качалов исемендәге Зур Драма театрының да иҗат биографияләре гаять бай.
Татарстанда кино сәнгате уңышлы эшләп килә. Казан студиясе ки-нематографистлары «Киң Иделдә» киножурналының 180 санын төшерделәр инде. Чувашия. Мордовия. Мари АССРга тарала торган бу программа Идел буендагы республикалар тормышының киноелъязмасын алып бара. Бөтенсоюз экранындагы иң яхшы нәфис фильмнар шушында тәрҗемә ителә, аларның геройлары татар, башкорт, чуваш, удмурт һәм башка халыклар телендә сөйләшә башлый. Эшләү чорында барысы 375 нәфис фильмга дубляж ясалды.
Республикабыз экономикасы һәм культурасының үсешен, тарих өчен бик кыска чорда — нибарысы җитмеш елда ирешкән казанышларыбызны раслаучы дәлилләр әнә шундый. Дөрес, монда әле тагын башка бик күп мәгълүматлар һәм чагыштыруларны да китереп булыр иде. Ләкин, хикмәт аларда гына түгел. Иң мөһиме — без бу казанышларның Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңүе нәтиҗәләре икәнен. Коммунистлар партиясенең илебез халыклары бәхете турында армый-талмый кайгыртуы нәтиҗәсе икәнен, үз милли дәүләтен төзегән татар халкының һәм республикада яшәүче башка милләт вәкилләренең бердәмлеге, азат хезмәт җимеше икәнен яхшы беләбез.
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы — эшчеләр, крестьяннар һәм интеллигенциянең, республикадагы барлык милләт хезмәт ияләренең ихтыярын һәм интересларын чагылдыручы го- мумхалык социалистик дәүләте.
Халык дәүләт властен Татартсан АССРнын политик нигезен тәшкил итүче халык депутатлары Советлары аркылы тормышка ашыра». Республикабызның Төп Законында халыкның дәүләт белән идарә итүгә хокукы шундый юллар белән беркетелгән.
Автономиябезне төзүдә В. И. Ленинның турыдан-туры катнашуы һәм җитәкчелек итүе аеруча горурлык уята. Октябрь революциясеннән соң ике ел ярым чамасы вакыт узуга ук. 1920 елның 27 маенда игълан ителә ул. Республика Казан. Уфа, Самара, Вятка һәм Сембер губерналарының татар халкы яши торган төбәкләрен эченә алып, ул вакытларда анда барысы 2 миллион 892 мең кеше яши. Шулардан татарлар 51.6 процент. руслар — 39.2. чувашлар — 6,4, мордвалар — 1.8, марилар — 0,6 һәм башка милләт вәкилләре 0.4 процент була. Яшь республика алдында яңа мөмкинлекләр, яна офыклар ачыла.
Республикабыз үз карамагына бирелгән мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итә һәм РСФСР. СССР Верховный Советларындагы депутатлары аша, алар карамагына тапшырылган мәсьәләләрне хәл итүдә катнаша. Илебезнең иң югары власть органнарының Милләтләр Советында Татарстаннан унбер депутат вәкиллек итә. Вәкилләребез СССР Верховный Советының Союз Советында һәм РСФСР Верховный Советында да бар.
РСФСР Верховный Советының үткән елның декабрендә узган сессия сендә 1987 елда Россия Федерациясен экономик һәм социаль үстерүнең дәүләт планы каралган иде. Анда Татарстаннан сайланган депутат. Казан шәһәр Советы башкарма комитеты председателе Р Идиатуллин чыгыш ясады һәм шәһәр хуҗалыгына җитәкчелек итүдә экономик ысулларны киңәйтү, илкүләм мөһим предприятиеләр, оешмалар белән мөнәсәбәтләрне камилләштерү турында сөйләде.
Хикмәт шунда: шәһәр хуҗалыгына тотыла торган акчаның биштән дүрт өлеше чамасы әнә шул предприятиетәрдән алына. Ә аларның саны алтмыштан артык. Элегрәк һәр предприятие нигездә үзе өчен тырыша иде: йорт сала, балалар бакчасы төзи, больница, я башка объект кора. Зур оешма булса ярый әле. Ә кеше саны азрак һәм финанс куәте кечерәк булган предприятиеләргә нәрсә кала? Менә шушы хәл Казанның социаль үсешендә төрле чатаклыкларга — диспропорциягә китерде. Шәһәр Советы башкарма комитеты моннан котылу өчен 1986 елдан бердәм норматив булдырды. Ул шәһәрдә яшәүче һәр кеше һәм предприятиедә эшләүче һәр кеше исәбеннән шәһәр төзелешенә билгеле микъдарда акча бүлеп бирүне күздә тота.
Нәтиҗә озак көттермәде. Инде 1986 елда ук илкүләм әһәмиятле, ягъни турыдан-туры СССР һәм РСФСР министрлыкларына, ведомстволарына караган оешмалардан шәһәр хуҗалыгын үстерүгә 50 миллион сумлап акча алынды. Быел исә бу өлеш тагын да зуррак булачак дип көтелә.
Халык депутатларының Казан шәһәр Советы башлангычын илнең югары власть органнары хуплады, эшләнгән нормативлар «1987 1995 елларда Казанның шәһәр хуҗалыгын үстерү чаралары турында* СССР Госпланы кабул иткән карарга (1986 ел. 24 декабрь) нигез итеп алынды. Депутатларның, республика мәнфәгатен яклап, илнең югары органнарында эш итүенең бер мисалы әнә шундый.
Татарстан АССРның РСФСР Верховный Советы Президиумында да тулы вәкаләтле вәкилләре эшли. РСФСР Конституциясе нигезендә. Президиум председателенең уналты, ягъни һәр автономияле республикадан (шул исәптән Татарстаннан да) бер урынбасары бар.
Татарстан АССР Верховный Советы һәм 922 җирле Совет органик рәвештә республикабызның һәм ССР Союзының дәүләт власте органнары бердәм системасына керәләр. Аларның һәркайсы югары властьның бер өлеше булып тора, ү з вәкаләтенә кергән мәсьәләләрне хәл итеп кенә калмый, гомумдәүләт карарларын тормышка ашыручы буларак чыгыш ясый. Югары һәм җирле органнарның шушы бердәмлеге, югары властьның җирле инициативага таянып эш итүе Советларның асылын — халык белән какшамас элемтәсен, бәйләнешен күрсәтә дә инде.
Советларның көче партия җитәкчелегеңдә, ул аларның үз функцияләрен уңышлы үтәвенең политик гарантиясе. Республикадагы җирле Советлар эшчәнлегеидә. кызганычка каршы, формализм, сүлпәнлек һәм кайбер башка кимчелекләр әле бетеп җитмәүгә карамастан, яхшы якка үзгәрешләр байтак. Мөстәкыйльлек, активлык арта. Бу уңайдан Казан. Түбән Кама. Әлмәт. Азнакай. Лениногорск. Чиста»! шәһәр һәм Баулы. Октябрь. Менделеев район Сонетларын уңай яктан телгә аласы килә.
Түбән Кама шәһәр Сонеты һәм аның башкарма комитеты, мәсәлән, халык куллануы товарлары җитештерүне эшлекле контрольгә алдылар, нинди министрлыкка буйсынуга карамастан, һәр предприятиенең шәһәрне социаль үстерүгә бердәй катнашуына ирештеләр. Унберенче бишьеллыкта биредә халык куллануы товарлары эшләп чыгару 1.8 тапкырга артты. узган ел хезмәт хакы фондының һәр сумына бер сумлыктан артык шундый әйбер эшләнде. Планнан тыш дүрт мең квадрат метр торак салынды. бу тагын 200 гаиләгә тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде.
Халык депутатларының Баулы поселок С оветы да эшчәнлеген заман таләп иткәнчә үзгәртеп кора. Поселокны экономик һәм социаль үстерү
мәсьәләләре хезмәт коллективларында, халык арасында киң тикшерелә, әйтелгән тәкъдимнәр һәм фикерләр Совет кабул иткән карарларда чагылыш таба.
Партия оешмалары җитәкчелегендә җирле Советлар кешеләрнең көндәлек ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән чараларны әнә шулай кыюрак хәл итә башлады. Тизләнешнең көч җыя баруы, киңрәк колач алуы турында мондый фактлар да сөйли: 1986 елда промышленностьта җитештерү күләмнәренең һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары планда билгеләнгәннән 1,4 тапкырга югарырак булды. Үсешнең 95 проценттан артыгына җитештерүчәнлекне күтәрү исәбенә ирешелде. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм продукция урнаштыру планнарын үтәмәүче предприятиеләр саны ике ярым тапкырга кимеде. Соңгы елларда беренче тапкыр буларак, узган ел торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, клуб һәм культура йортлары, башка төр социаль һәм культура- көнкүреш объектлары, юллар, күперләр төзүнең еллык планнары арттырып үтәлде. Халык куллануы товарлары эшләп чыгару артканнан-арта бара.
Быелның беренче яртысы йомгаклары да алынган темпның тайпы- лышсызлыгы турында сөйли. Промышленностьта продукция җитештерү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү планнары арттырып тормышка ашырылды, өстәмә рәвештә 40 миллион сумлык төрле әйберләр эшләп чыгарылды, торак йортлар билгеләнгәннән 60 мең квадрат метрга күбрәк төзелде. Хезмәт ияләренең тормыш хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән байтак чаралар гамәлгә ашырылды. Бу нәтиҗәләргә ирешүдә халык депутатларының җирле Советлары мөһим роль уйнадылар, аларның эшчән- легендә сизелерлек үзгәрешләр бар.
Әйе, үзгәртеп кору Советлар тормышында һәм эшчәнлегендә тирән үзгәрешләр китереп чыгарды. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки дәүләт политикасының барлык җепләре Советлар аша үтә, кешеләрнең ихтыяҗы һәм мәнфәгатьләре, көзгедәге кебек, аларда чагыла.
Җирле Советларга 21 июньдә булып узган сайлаулар һәм аларга әзерлек республиканың җирле власть органнары эшен камилләштерүгә куәтле этәргеч ясады. Халык вәкилләренең үзгәртеп коруны, социаль- культура төзелеше планнарын тормышка ашыруда җаваплылыгы артты. Депутатлыкка кандидатлар ачыктан-ачык һәм принципиаль сөйләшүләр, фикер алышулардан соң гына күрсәтелде. Формализмнан арыну җиңел түгел. Әмма, үзгәртеп коруны без шуннан башларга тиеш идек. Теләгәнебезгә ирештек дип әйтә алам. Кандидатлар күрсәтү һәм сайлаулар активлык, тирәннән кызыксыну шартларында барды, халык вәкиле булачак кешеләрнең эшлеклелек һәм әхлакый сыйфатлары һәрьяклап тикшерелде, искә алынды. Мәсәлән, барысы 55016 кандидатура каралды, ә депутатлыкка кандидат итеп 31467 кеше теркәлде. Шулардан 31243 е югары исемгә лаек булды. Буа районында исә сайлаулар, беренче тапкыр буларак, күп мандатлы система белән үткәрелгән иде. Биредә тугыз кеше сайлаучыларның яртысыннан күбрәгенең тавышын җыя алмадылар һәм депутат итеп сайланмадылар.
Яңа сайланган Советларның беренче сессияләрендә дә демократизм ачык чагылды. Әнә шулай, республика, район, шәһәр һәм авыллар тормышы белән идарә итүнең торган саен халыкка якынаюын, демократиялерәк була баруын күрәбез.
КПССның XXVII съездыннан соң беренче тапкыр узган бу сайлаулар халыкның хезмәт һәм политик активлыгын күтәрде, Бөек Октябрьнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк 1987 ел планнарын һәм тулаем уникенче бишьеллыкны уңышлы үтәүгә рухландырды, көрәшкә туплады. Меңнәрчә коллективлар юбилей вахтасына басып эшли. Менделеев районы хезмәтчәннәре бу бәйрәмгә бишьеллыкның ике елы заданиесен төгәлләргә дигән башлангыч белән чыкканнар иде. Чакыру һәркайда теләктәш-
лек һәм яклау тапты. Патриотик хәрәкәтнен алдынгылары сафында КамАЗдан РСФСР Верховный Советы депутаты В. А. Ватагин җитәкчелегендәге токарьлар бригадасын, агрегат заводы эшчесе. Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Н. П. Корноуховны. 'Мамадыш» совхозы сыер савучысы С. В. Гарифуллинаны, СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Социалистик Хезмәт Герое. Әлмәт шәһәр Советы депутаты Д. М. Нуретдинов җитәкләгән бригаданы. КПССнын XXVII съезды делегаты. район Советы депутаты. «Казанькомпрессормаш» фәнни-произ- водство берләшмәсе токаре В. Н. Кузьминны һәм башка дистәләрчә фидакарьләрне әйтергә мөмкин.
. 1986 елның 23 декабрендә СССР Верховный Советы Президиумы
утырышында республика Советлары эшчәнлеге тикшерелгән иде. Анда КПСС Үзәк Комитеты генеральный секретаре М. С. Горбачев чыгыш ясап, экономик һәм социаль үсешне тизләнеш юлына күчерүдә республика Советларының эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу өлкәдә үзгәрешләр байтак, ләкин әлегә алар акрынрак бара. Советлар еш кына конкрет эш белән шөгыльләнәсе урынга төрле кәгазь язу белән мавыгалар, моңа чик куярга, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, сайлаучылар наказын үтәүгә игътибарны көчәйтергә кирәк. Советлар эшчәнлеген үзгәртеп кору — кешеләргә, ал арның ихтыяҗларына йөз белән борылу, бу эштә депутатларның, барлык совет кадрларының ролен һәм җаваплылыгын күтәрү дигән сүз ул. Республика Советларының алдагы чорга эшчәнлек программасы шушы юнәлештә билгеләнде.
Республикабызның хезмәт ритмында, аның алга омтылышлы ышанычлы адымнарында без Октябрь нурлары балкышын күрәбез. Тугандаш совет халыкларының бердәм сафында Татарстан республикасы да партия билгеләгән курс — революцион яңарыш курсы белән атлый.