Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШКӘ РУХЛАНДЫРГАН ҖЫРЛАР


оссиядә эшчеләр хәрәкәтенең тууы һәм бигрәк тә В И. Ленинның большевиклар партиясен
тезүе белән илдә революцион көрәш тагын да киңрәк колач, аңлы, максатчан һәм оешкан төс
алды. Эшчеләрнең һәм крестьяннарның сыйнфый аңын үстерү, аларны революцион теория,
социалистик идеяләр белән коралландыру партия эшенең гаять әһәмиятле бурычы булып
әверелде.
Халыкка социалистик идеяләрне җиткерүнең отышлы һәм үтемле бер чарасы, әл бәттә, поэтик
сүз, революцион җыр иде. Революцион җырның яшә. чән көчен, аның төрле киртәләрне җимереп,
миллионнарча кешеләргә барып ирешү, аларны көрәшкә туплау һәм рухландыру мөмкинлеген В И.
Ленин бик югары бәяләде «Германиядә эшчеләр хорларының үсеше» дигән мәкаләсендә даһи
юлбашчы «дөньяның барлык шәһәрләрендә. барлык фабрика поселокларында һәм батраклар яши
торган алачыкларда кешелекнең яллы коллыктан котылу көне якынлашу турында пролетариатның
бердәм җыры һаман ешрак яңгырый һәм полициянең бернинди бәйләнүләре дә моңа комачаулый
алмый» дип күрсәтеп үтте«Интернационал» авторы Евгений Потьены ул «җыр ярдәмендә
пропагандалаучы иң бөек пропагандистларның берсе» дип атады2
Халыкара һәм рус эшчеләр хәрәкәтенең революцион поэзиясе, аның идея-художество
ягыннан иң көчле әсәрләре революцион интеллигенция е киллере, профессиональ
революционерлар тарафыннан иҗат ителде. Рус революционерлары халыкара эшчеләр гимны
«Интернацноналпны, «Марсельеза» кебек атаклы җырларны рус теленә тәрҗемә иттеләр, күп санлы
яңа җырлар тудырдылар. XIX йөзнең соңгы елларында һәм XX гасыр башында Л. П. Радинның
«Смело, товарищи, в ногу», Г. М. Кржижановский- иың «Варшавянка», «Беснуйтесь, тираны», А.
Богдановның «Песня пролетариев», «Студенческая марсельеза» кебек җырлары барлыкка килде.
Атаклы революцион җырлар беренче башлап кайсы илдә, нинди телдә тууларына ка-
рамастан, тиз арада төрле милләт эшчеләренең йөрәкләренә юл таба алдылар. Алар массаларга
аңлаешлы формада марксизм-ленинизм һәм пролетар интернационализм принципларын
пропагандаладылар. Бу җәһәттән хезмәт ияләренең күренекле эшче- шагыйре Эжен Потье һәм эшче-
композитор Пьер Дегейтер иҗат иткән «Интернацио- нал»ның язмышы аеруча бәхетле булды.
«Бу җыр,— дип язды В И Ленин*— Европадагы барлык телләргә һәм алардан тыш башка
телләргә дә тәрҗемә ителгән Аңлы эшче нинди генә илгә эләкмәсен, язмышы аны кая гына илтеп
ташламасын, туган иленнән читтә, тел белмичә, таныш-белешлә- реннән башка ул үзен нинди генә
ят кеше итеп сизмәсен.— таныш «Интернационал» «өе белән ул үзенә иптәшләр һәм дуслар таба
ала.
Барлык илләрнең эшчеләре үзләренең алдынгы көрәшчесе, пролетар шагыйрьнең җырын
күтәреп алдылар һәм бу җырны бөтендөнья пролетариаты җыры иттеләр»’.
Казан большевиклары да В И. Ленинның «социализмны эшчеләр җыры белән пропагандалау»
турындагы күрсәтмәсен гамәлгә ашыруга җитди игътибар бирделәр. Зур ышандыру һәм фаш
итү көченә ия булуларын истә тотып, РСДРПның Казан комитеты
’ К Маркс. Ф Энгельс, В И Леин» адабнат һем саигать турында. Казан.1976. t99 6
1 К. Маркс, Ф Энгельс. В И Ленин альбит, Нам саигать турында. Казан,1976 198 6
3 К. Маркс, ф. Энгельс. В. И Ленин едебият һам саигать турында. 197 6
Р
революцион җырлармы аерым җыентыклар, листовкалар рәвешендә бастырып массаларга
җиткерде, алардан взекләрне прокламация текстларында оста файдаланды Комитетның 1905 елгы
апрель аена отчетында «Марсельеза»ның башта 100 данә, аннан «Варшавянка» җыры белән бергә
340 данә бастырылуы, шуның естенә партия Үзәк Комитетының Канчыгыш Бюросыннан алынган
150 данә җыр тексты таратылуы күрсәтелә' Шул ук елда «Похоронный марш». «Смело, товарищи, в
ногу», «Марсельеза» җырларын эченә алган «Песни борьбы» җыентыгы. «К солдату» исемле җыр-
листовка денья күрә5. РСДРПның Казан комитеты революцион җырларны татарчага тәрҗемә итүне
дә мөһим чара итеп санады Беренче рус революциясе чорында һәм аннан соңгы елларда
«Марсельеза». «Похоронный марш». «Варшавянка», «Смело, товарищи, в ногу» кебек атаклы
җырлар һәм гимннар листовкаларда татар телендә дә басылып чыктылар Татарстан Үзәк Дәүләт
архивында шундый җыр-листовкаларның аерым нөсхәләре сакланып калган. «Марсельезамның
беренче тәрҗемәсе РСДРПның Казан комитеты листовкасы формасында гектографта басылган
була. Аның башында, шул чордагы яшерен типография чыгарган материалларда куелганча
«Берләшегез, бетен деньяның пролет ариясе!», ә соңыннан «РСДРПның Казан комитеты нәшер
итте» дип күрсәтелгән* Шул ук текст төрле рәсемнәр белән бизәлеп башка листовкаларда да
бастырылган Мәсәлән. листовкалардан берсенең башында — демонстрациягә чыккан халык рәсеме
Демонстрантлар күтәргән алгы плакатта — татарча «Бетсен самодержавие! Хөррият!» сүзләре.
Рәсем астында ярым түгәрәк рәвешендә «Берләшегез, бөтен дөньяның проле- тариясе!» дип
язылган. Текст янына сул як читтә РСДРПның Казан комитеты печате басылган .
Революцион җырлар яки алардан өзекләр татарча газеталарда, шулай ук русчадан тәрҗемә
ителгән брошюраларда да очрыйлар. Мәсәлән. Г Тукай «Фикер» газетасының 1906 елгы 46 санында
«Интернационалпның «Никто не даст нам избавленья» дип башланучы строфасын рус телендә
файдалана Шушы ук строфаны шагыйрь газетаның 47 санында татарчага тәрҗемә итеп урнаштыра"
«Фикерпнең 1907 ел 7 санындагы баш мәкалә (ул Тукай тарафыннан язылган дип уйланыла)
Уральскидагы карагруһчыларны фаш итә, хезмәт ияләрен актив көрәшкә әзер торырга чакыра
Мәкаләнең азагында «Марсельеза» тәрҗемәсеннән бер куплет (кушымта) китерелә
Торгыл, күтәрел, эшче кешеләр.
Каршы тор дошманга, ач кешеләр
Яңра дөньяга үч авазы
Алга. алга, алга
X. Ямаше» тәрҗемәсендә «Урал» газетасына кушымта итеп чыгарылган «Эшчеләрнең котылуы
үзләренең эше булырга тиешле» дигән брошюра да »Интернәционал»дан алынган «Безне һичкем
коткармас» дип башланучы куплет белән тәмамлана (Оренбург 1906. 35 б ).
«Урал» газетасы редакциясе большеяистнк брошюралар белән бергә «кечкене- кечкенә
революцион җырлар» җыентыклары да бастырып тараткан булса кирем Мәсәлен. 1907 елда
Оренбург губерна жандарм идарәсо Троицк шәһәрендә шундый бөр җыентыкны кулга төшереп, аны
чыгаручыларны эзләрге керешә Уп җыентык кечкенә форматта, 8 битле итеп, ал кәгазьдә басылган
Конспиратив максат белен кайда, кем тарафыннан басылуы күрсәтелмәгән Анда татарчага тәрҗемә
итеп «Эшчеләр марсельезасы», «Дружно, товарищи» җыры. «Похоронный марш» һәм бер
оригиналь әсәр— «Авыл кешесенең җыры» урнаштырылган
Билгеле, көчле полиция ээәрлекләяе. цензура кысуы шартларында революцион поэзия
әсәрләрен матбугатта чыгару мөмкинлекләре бик чикле булган Шуңа күре алар күп вакытта кулдан
күчерү юлы белән таратылганнар Бу җеһеттән Г Ибраһимоа исемендәге Тел. едәбият һәм тарих
институтының фәнни архивында саклана торган (Әхнәф бине Әсәдулла Җамалетдин тарафыннан
күчереп язылган) бер кулъязма җыентык игътибарга лаек (39 ф. 1 тасе 3 эш) Ул Г Тукай. М Укмаси. Н
Думеяи һем башка ша гыйрьләрнең әсәрләрен, шулай ук күп кәнә җырлар бәетләр шәкерт садәләрен
,ч. мә ала. Җыентыкның баштагы һем ахыргы битләре юк. әмма 55—88 битлерө номерланган һем
бергә теркелген хәлдә бик яхшы сакланганнар Бу өлештә «Татарча Марселье-
зап һәм «Авыл кешесенең бәете- дигән әсәрләр дә бар Алардан соңрак килгән бер биттә «бәгъзе
сәбәпләрдә мөбәййине» (бәян итүче) язылмады» диелгән һәм 19061907 еллар дагасы куелган Шушы
чордагы куп санлы шәкерт дәфтәрләрендә дә революцион рухтагы җырларга, шигырьләргә шактый
урын бирелгән булуы мәгълүм .
Политик брошюраларны, листовка һәм прокламацияләрне, революцион җыр текстларын
татарчага тәрҗемә итүдә, бастырып чыгаруда һәм массаларга җиткерүдә, бер як тан Хөсәен Ямашев.
Галимҗан Сәйфетдинов һ. 6 профессиональ революционерлар турыдан-туры үзләре катнашсалар,
икенче яктан, бу эшкә Габдулла Тукай, Гафур Ко- ләхметов, Фатих Әмирхан. Сәгыйть Рәмиев,
Габдрахман Мостафин кебек күренекле әдипләр, журналистлар шулай ук укучы яшьләр зур өлеш
керттеләр.
Кайбер революцион җыр текстларын татарчалаштыруга Гадрахман Мостафин белән бергә Г
Сәйфетдиновның да каләм көче кергән булырга тиеш. Казанда һәм Оренбургта X Ямашев белән
бергә актив революцион эш алып барган, «Урал» газетасын чыгаруда турыдан-туры катнашкан бу
турылыклы большевик һәм ялкынлы публицист политик әдәбиятны татар эшчеләренә үз ана
телләрендә җиткерүгә гаять зур көч куйды.
«Уралода эшләгән вакытта Галимҗан күптәнге хыялын тормышка ашыра — революцион
җырларны татар теленә тәрҗемә итә. аларны аерым җыентыкларга туплап бастырып чыгара»,—
дип язалар Г. Сәйфетдинов турындагы очерк авторлары’’. Сүз инде алдарак телгә алып үтелгән
җырлар җыентыгы турында бара. Жандарм идарәсе бу җыентыкның авторын һәм бастырып
чыгаручысын эзләү процессында Г Сәйфетдиновны да допроска тартуы турында архив
материалларында мәгълүматлар сакланган''1. «Марсельеза» җырының 1905—1907 елларда татар
телендә төп ике варианты булуы билгеле. Шулерның икенчесен — «Татарча Марсельеза» дип
йөртелгәнен — шагыйрь С. Рәмиев тәрҗемә иткән дип санала. Бу хакта соңрак сүз булыр. Ә менә
РСДРПның Казан комитеты листовка итеп бастырган «Марсельеза» Г Сәйфетдинов тәрҗемәсе
булырга мөмкин Тәрҗемә, беренче чиратта, русча текстка сүзгә-сүз диярлек якын торуы, ягъни
әсәрнең революцион эчтәлеген тулысынча саклавы һәм саф татарча булуы белән сок ландыра
Дөрес, кайбер куплетларда рифмалар бик үк уңышлы түгел, әмма, гомумән алганда, бу яктан да
тәрҗемә канәгатьләнерлек эшләнгән. Бигрәк тә җырның кушымтасы матур яңгырый:
Торыгыз, күтәрелегез, эшче кешеләр!
Каршы тор дошманга, ач кешеләр! Яңра
дөньяга, үч авазы! Алга. алга, алга!
Менә бу юлларның шигъри дәрәҗәсе чыннан да югары булуын күрү өчен, аларны
«Марсельеэа»ның танылган шигырь остасы Нури Арсланов тарафыннан безнең көннәрдә эшләнгән
тәрҗемәсе белән чагыштырып карарга мөмкин Ике кушымта арасында шактый ук якынлык,
охшашлык бар
Кузгал, күтәрел сугышка, эшчеләр. Ач
халык, каршы тор дошманга. Яңгыра,
халыкның үч авазы: Алга' Алга! Алга!
Алга! Алга!
1905 елгы революцион күтәрелеш чорында партиянең Казан комитеты Г Сәйфет- диновиы
Алафузов районындагы татар эшчеләре арасында агитация эше алып баруга җаваплы ител билгели
Ноябрь-декабрь айларында ул күп санлы митингларда ялкынлы речьләр белән чыга. Татар
эшчеләренең бу чордагы настроениеләрен. теләк-омты- лышларын ул тирәнтен аңлый Шуңа күрә,
массаларның революцион җырларга ихтыяҗын канәгатьләндерү максатында, аның үз каләмен
шигъри әсәрләр тәрҗемә итүдә дә сынап караган булуы — бик табигый хәл. Нәкъ шул көннәрдә —
«Казан мөхбире» газетасының 5 декабрь санында «Вы жертвою пали в борьбе роковой»
(«Похоронный марш») җырының тәрҗемәсе «Бәхилләшү» (хөррият өчен корбан булганнарга) исеме
белән дөнья күрә. Текст азагында имза урынына куелган «С» хәрефе игътибарга лаек Аның
«Сәйфетдинов» фамилиясенең баш хәрефен аңлатуы мөмкин.
И. Абдуллин кигергән мәгълүматлардан күренгәнчә. 1905 елның 12 декабрендә полиция Г
Сәйфетдинов квартирында тентү уздыра Тентү вакытында «Бәхилләшү. җыр- листовкасының
татарча караламасы, шулай ук «Казан мөхбире» газетасының җыр тексты басылган алты данәсе
табыла Менә бу фактлар да «Бәхилләшү» җырын татарчага тәрҗемә итүгә аны гектографта һәм
газетада бастыруга Г Сәйфетдниовның турыдан-туры катнашы булуы ихтималын куәтлиләр'6
«Похоронным маршпның 1905 елда Казанда рус телендә чыгарылган «Песни борьбы»
җыентыгына кертелгәнлеген алда күрсәтел үткән идек Шундагы текст белән чагыштырып карагач,
тәрҗемәнең оригиналга шактый якын булуы күзгә ташлана Инде алар арасындагы аерымлыкларга
килсәк, татарча текстта
А деспот пирует в роскошном дворце
Тревогу вином заливая
Но грозные буквы давно на стене
Чертит уж рука роковая— дигән турыдан-туры патшага каршы юнәлтелгән юллар
төшерел калдырылган Әмма алариың. Б Гыйззәт язганча. «Казан мөхбире» газетасы редакциясе
тарафыннан сызылган булуы да бик мөмкин. «Тагын шунысы характерлы.— дип күрсәтә Б Гыйззәт
— татарчага тәрҗемә итүче русча текстта булмаг.ан. ләкин әсәрнең идея эчтәлеге өчеи кызыклы.
бик кирәкле өстәмәне дә керткән Ул изге юлда һәлак булганнарның бөек эшен дәвам иттерүчеләр
турында җырлый, революцион традицияләрнең, көрәшнең яңа буын тарафыннан дәвам
ителәчәгенә ышандырган оптимистик юллар өсти:
Яшь иптәшләр барырлар сезнең юлдан.
һәр эшкә хәзер һәм гайрәтле,—
Әлбәттә җырны газетада бастырып чыгару Г Сәифетдииов инициативасы буенча зшләнгон Ул
«Аваз» газетасының редколлегия члены була
Революцион поэзия әсәрләренең татарчага тәрҗемә ителүе һәм татар халкы арасында
популярлык табуы шактый дәрәҗәдә шагыйрь Сәгыйть Рәмиев исемә белән бәй ленгән Алдарак
революцион җырлардан «Марсельезамның бер вариантын татарчага С Рәмиев тәрҗемә иткәнлеге
турында әйтелгән иде инде Бу хакта шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләләрдә һәм истәлекләрдә
еш телгә алына «Ләкин.— дип яза Ш Сад ретдинов.— бу күрсәтүләрдә конкрет бер дәлил, чыганак
текст китерелми «Марсель- еза»ның ике тәрҗемәсеннән кайсы С Рәмиевнеке соң’ Беренчесеме елле
икенче вариантмы? Безнең тикшеренүләр шуны күрсәтте С Рәмиев тарафыннан «Марсель еэа»
тәрҗемәләренең икенче варианты — «Татарча Марсельеза» иҗат ителгән Аның баштагы
строфалары, езек-өзек булса да. 1906 елда «Тан йолдызы» газетасының 61 санында «Казан» 5 нче
ноябрь» дигән баш мәкалә эчендә басылып та чыккай.
«Татарча Марсельеза» теистында иренле тәрҗемә ияреп яэу сыйфатлары эур урын алып тора
Моның кайбер тышкы билгеләрен күрсәтеп үтәргә мемкин егәр русча текст кушымтасыннан башка.
40 юл тәшкил итсә, татарча текстның күләме 48 юлга җиткән Оригинал һәм тәрҗемә арасындагы
текстуаль якынлыкны һәм образлар уртаклыгын бары тик әченче-алтынчы һәм тугызынчы-уныичы
строфаларда гына күрел була Ләкин моңа карал калган строфаларда «Марсельеэаяның
революцион пафосы саклан мәген яки йомшарган дип әйтә алмыйбыз
дип, алмашчылар килүен, көрәшнең дәвам итәчәген белдерә»
Г Сәйфетдинов революцион җырларга мәхәббәтен бетен гомере буенча саклады аларны
матбугат аша яки башка юллар белән массаларга җиткерүгә һәрвакыт җитди игътибар бирде. Аның
турында 1917 елны Беренче Май алдыннан «Марсельеза» ■Варшавянка» кебек революцион
җырларны татарчага тәрҗемә итте дип тә язалар Әмма мөселман социалистлар комитеты органы
«Аваэ» газетасының 1917 ел 22 апрель санында басылган «Татарча Марсельеза» һәм «Бәхилләшү»
исемле мәкаләсендә Г. Сөифетдниоя үзенең бу җырларны бастырып эшчеләр арасында таратуы
хакында гына әйтә «Марсельеза» тексты 29 апрельдә «Аваэ» газетасында да басылып чыга. Ләкин
бу — С Ремнев тәрҗемәсе булып саналучы «Татарча Марсельеза» Газетада ул шундый исем астын-
да басылган да. Ә менә җырның кушымтасы «Марсельеза»ның беренче (листовка} варианты
буенча бирелгән Дөрес, аның да «Торыгыз, күтәрелегез, эшче кешелар» диган юлында
«күтәрелегез» сүзе. «Татарча Марсельеэа»дагыча. «килегез» дил үзгертелгән
С Рәмиевнең замандашы К Гыйрфанов шагыйрь турындагы истәлекләрендә: «ул тәрҗемә
иткән «Марсельеза», «Бәхилләшү» һ. 6 ш кебек революцион җырлар татар халкының яратып
җырлый торган әсәрләре иде»,— дип искә ала Ягъни бу истәлектә «Похоронный марш» җырының
да татарчага С. Рәмиев тарафыннан тәрҗемә ителгән булуы атап күрсәтелә
«Марсельеза» кебек үк, «Похоронный марш» та революциягә кадәр татарчага ике вариантта
тәрҗемә ителә Беренчесенең — «Бәхилләшү» исемлесенең — Г Сәйфетдинов тәрҗемәсе булуы
ихтималы хакында әйтелгән иде инде. Ә «Матәм маршы» исемендәге икенче тәрҗемә. Ш.
Садретдинов раслаганча, С. Рәмиев каләменә карый. Бу текст, беркадәр кыскартылган хәлдә. «Таң
йолдызы» газетасының 1906 елгы 1 ноябрь санында «Халык корбаннары» дигән мәкалә эчендә
дөнья күргән19 20.
Ниһаять, шушы ук чорда С Рәмиев татарчага тагын бер атаклы революцион җырны — «Смело,
товарищи, в ногупиы тәрҗемә итә һәм аның баштагы ике строфасын үзенең «һәркемнең бурычы»,
«Казан, 14 ноябрь» дигән мәкаләләрендә («Таң йолдызы», 1906, 63, 64 саннар) бастырып чыгара Бу
җырның кайбер вариантларында «смело» сүзе «дружно» сүзе белән алыштырып та әйтелгән.
Татарча чыганакларда ул «Дружно, товарищи» исеме белән йөри башлый.
Күренә ки, Россиядәге беренче революция елларында дөнья һәм рус революцион поэзиясенең
күп кенә атаклы гимннары һәм маршлары татарчага тәрҗемә ителәләр. Бу җырлар хезмәт
ияләренең политик аңын, сыйнфый көрәш активлыгын күтәрүдә зур роль уйнадылар. Алай гына да
түгел, алар турыдан-туры азатлык өчен көрәш коралы сыйфатында да киң файдаланылдылар
Татар хезмәт ияләренең күп төрле революцион чыгышларында: маевкаларда, демонстрацияләрдә,
митингларда, баррикада сугышларында «Марсельеза», «Смело, товарищи, в ногу» кебек җырлар
тулы куәт белән яңгырадылар Бу хакта күп санлы документлар, истәлекләр бик ачык сөйли.
« .1905 ел 17 нче октябрь манифестының чыгуы турында хәбәр алынгач та, шәһәр управасы,
университет кебек җирләрдә җыелышлар, митинглар башланды... Социалистларның аңа исләре бер
дә китмәде Алар һәрбер җыелышта ул манифестның алдавыч кына икәнен халыкка аңлата
бардылар. Бер көнне халык шундый җыелыштан соң университеттан чыгып бик зур демонстрация
ясады . Халык, «ура» кычкырып, русча һәм татарча «Марсельеза» җырлап, Пләтәнгә таба китте.
Пләтән урамы чатына җиткәч, халыкның бер өлеше 5 нче полиция часына. андагы приставны,
ярдәмчеләрен, надзирательләрне һәм полицейскийларны коралсызландырырга, бер өлеше
Крестовников заводына — андагы эшчеләрне алып чыгарга китте Заводка килеп җитү белән, андагы
эшчеләргә зур митинг ясалды Хөсәен Ямашев, тротуар баганасына менеп, ...эшчеләрнең кызыл
флаг астына җыелырга тиешлекләре турында бик кызу рәвештә бер нотык сөйләп алды. Аның сүзе
бетеп җитмәс борын «ура» кычкырып, «Марсельеза» җырлый башладылар. Русча җырлау
тукталуга, татарча җырлап җибәрәләр...»'21.
Революцион җырлар татар халкының барлык катлауларына, шул исәптән укучы яшьләр
арасына да. киң үтеп керде Г Ибраһимов язганча, «исляхчы татар шәкертенең алгы сафы мәдрәсәне
ташлап чыгып, үзе теләгәнчә митингларга, демонстрацияләргә, түгәрәкләргә йөреп, революция
рухын тагын да киңрәк ала башлагач, татар шәкертенең йөрәгендәге үзгәреш тагы ныграк тирәнәйде.
Башта тик «Уян, шәкерт!» җырласалар, хәзер инде «Марсельезамны — «Ташлыйк, туганнар, иске
тормышны, ул тормыштан илгә файда юк. булса байлар илән тик түрәләр аркамызда рәхәт
күрәләр»,— дип көйли башлады (Әсәрләр Сигез томда. 7 т., 337—338 бб )
Нәкъ шушы фикерне раслаган шикелле, 1906—1907 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә
укыган Фәтхел Корбангалиев үзенең бер истәлегендә болай дип яза:
«Марсельеза»ны, «Сада»ларны яхшы белә идек без. Мәдрәсәдә, кичләрен бергә җыелып,
сәгатьләр буе кычкырып җырлый идек Ул безгә тел белән әйтеп бетерә алмаслык рухи ләззәт, көч
бирә һәм безне каядыр алга, көрәшкә, безгә әле билгеле булмаган, әмма ничектер нурлы булып
тоелган тормышка чакыра иде»22.
«Галия» шәкертләре, Галимҗан Ибраһимов инициативасы буенча, 1907 елның февралендә Уфа
вокзалына икенче Дәүләт думасы членнарын Петербургка озатырга, шунда аларга үзләренең
наказларын тапшырырга җыелалар Менә шушы вакыйга вакытында татар шәкертләре
«Марсельезамның нинди көчле көрәш коралы булуын үз тәҗрибәләрендә таныйлар. «Галимҗан
наказның баштагы пунктларын укырга өлгермәде,— Дип искә ала Ф Корбангалиев.— каяндыр ике
жандарм килеп чыгып, безне залдан куа башлады, берсе Галимҗанның беләгеннән тотып алды,
аның кулыннан наказны тартып алырга теләде.
Садретднноа Ш Күрсателтан тетнэт 66—67 66
20 Шунда у« 72—75 66
^Корбангалие» Мыетдин Хкм» Ямашеа турында нсемдо аал-лниар -бвэнан тол-. 1927. N9 1 30—31 66
Галимҗан Ибраһиме» турында «таланлар Татумесе А Ша»оа Катай. 1966. 37 6
Башка жандармнар да, городовойлар да ярдәмгә килеп җитеп, безне шактый тупас төрткәләп
куарга тотындылар Без, никадәр карышсак та, вокзалдан чыгарга мәҗбүр булдык Шулай да
таралмадык, барыбыз бергә җыелып, перронга килеп кердек Анда халык шактый иде Кайсыбыздыр
«Марсельеза»ны кычкырып җырлый башлады Беренче строфаны бердәм күтәреп алдык
Ташлыйк, туганнар, иске дөньяны.
Китсен аяктан аның тузаны!
Бетсен дөньяның алтын санәме,
Кейсеи патшаның алтын сарае
Бездән йөзләрен чөергән Дума членнарына да, жандармнарга да, городовойларга да бик
каныбыз кызган иде Аларның барысына үч итеп, кечебездән килгән кадәр кычкырып
җырлавыбызда дәвам иттек
Без барыйк мескен иптәшләребезгә.
Барыйк ач калган кардәшләргә,
Аларны без чакырыйк сугышка,
Эшчеләрнең дошманнарына
Перрон калык белән тулды. Каяндыр бер теркем эшчеләр килеп чыкты Алар да кушылдылар
Көебез бер булганга, җырыбызда бер терпе дә аерымлык тумады •
«Марсельеза» җыры, бигрәк тә «Татарча Марсельеза» Россиядәге беренче революция
елларында да. Беек Октябрь кениәрендә дә татар хезмәт ияләре арасында иң киң таралган, иң
яратып җырлана торган әсәр булган Теләсә кайсы маевканың, демонстрациянең ничек узуын
тасвирлаган материалларга мерәҗәгать итсәң дә аларда һәрвакыт «Марсельеза»ның телгә
алынуын күрәсең. Биредә тагын «Аваз» газетасының 1917 елгы 4 санында басылган «Казанда
Беренче Май бәйрәме» дигән мәкаләдән еэекләр китерел үтү дә кызыклы булыр: « Сәгать 9 да кара
болыт кебек халык мәйданнан кузгалды. Балык базары, Проломный урамы белән Управа янындагы
Ивановский мәйданыма киттеләр Барган вакытта, деньяны яңгыратып, түбәндәге «Марсельезаңны
әйтел бардылар Ивановский мәйданында Алафузов. Пороховой һәм башка эааод-фабрика
эшчеләре бергә килеп кушылдылар. Бу җирдә крепость эченә иореп киткән делегатларны көтеп,
туктап «Марсельеза» әйтеп тордылар Татар эшчеләре бергә булды Алар гаять күп булса да, тәртип
фәүкылгадә (гадәттән тыш) яхшы булды Делегатлар чыккач, татарлар үзләренә зур армия булып,
Воскресенский, Грузинский урамнары буенча җырлап йөрделәр.
Шушы ук маевка мөселман социалистлар комитетының актив эшлеклесе Каюм Саттаров
истәлекләрендә до тасвирлана Баштагы чорда комитетның күпчелек членнары һем татар эшчеләре
революцион җырларны белмиләр, бигрәк тә күмәк җырларга күнекмәгәннәр иде,— дип искә ала
ул,—Галимҗан Сәйфи «Марсельеза» һем »Вәршәеяика»ны татарчага тәрҗемә итте Көен өйрәтүне
Кәрим Тинчурин үз өстене алды Беренче Майда коллектив белән җырлап бардык, демонстрациядә
ул бик шәп чыкты «Бик әйбәт чыга, булдырасыз, егетләр»,— диделәр рус иптәшләр» '
Тәрҗемә юлы белән таралган революцион поэзия әсәрләре, әнә шул рәвешчә тотар эшчеләре
фольклорының органик бер элеше булып әверелделәр, алар безнең халык иҗатында революцион
кереш темасының ныклап урнашып китүе ечен әйбәт кигез булдылар