Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛЛАР ДӘФТӘРЕННӘН


Күпкә китсә...
Күпкә китсә, сүзнең кадере калмый, Күп суз — юк сүз, бетә бәясе. Әйткән сүзләр аткан уктай булсын, Киерелсен мәгънә җәясе.
Инфляция булмас борын, әйдә, Бу хакта без болай киңәшик: Сүздән эшкә күчик һәм сүзләргә Экономия өчен көрәшик!
1969
Ятим бер сүз йөри...
Чит телләрнең кара урманында Адашканга түзем, көч телим, Тавыш бирде бүген бер ятим сүз, Нәрсә әйтмәк була—Усть Илим?
Бәргәләнә микән, онытылдык, Мин ялгызым калдым, иш телим! Аваздашлар инде күптән тынган, Таныш аһәң көтмә, Усть Илим
Мин аңларга сине бик тырышам, Нинди хикмәт, сер син, Усть Илим - Бар җиһанга сөрән саласыңмы, Монда диеп, минем үз илем?
Ятим бер сүз йөри сукбай сыман, Ни аңлатмак була Усть Илим? Халкымнан син аерылмасаң иде. Адашмасаң иде, үз телем!
1983
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ (1928) шагыйрь, татар һ»м рус гелллрендг донья күрглн күп санлы лирика, сатира юмор һлм балалар очен шигырь китаплары авторы. ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ул шулай ук Г X Андерсен исемен дле Халыкара Почетлы дипломга лаек булды Камнда яши
Берни булмый чуенга ут тигәннән. Күмер кала андый утта имәннән. . Ә диңгездә ул корычка охшый ди! Чуен исә изрәп тешә, йомшый ди.
Шундый бер уй тырнап узды күңелдән: «Кемнең кайда сынатасын кем белгән. .» Авырлыкны җиңгән кеше кайчакта Бирешә дә куя тәмам җай чакта...
1963
Асфальтны тишкән үсенте
Юлда очрады исә,
Сокланып туктал калабыз:
«Яшәү көче зур бит, ә!»
Гайре табигый бу хәлләр
Булмауга соң ни җитә —
Үсәргә дигән гомерләр
Асфальтлар тишеп үтә...
1974
Елдам...
Календарь бүләк иткәндә
Ил алдында бурычың бер, Ватан кушкан урының; Юллары төрле якларда Татарстан улының.
Төрле кыйтгада төрлечә Чыга да байый кояш... Кайсы улың кайсы көндә Изге сагыну тоймас?
Ностальгия белән авырый һәрбер рухы сәламәт... Ерактагы улларыңа, Туган җирем, сәлам әйт. һай, белмисездер, чит җирдә Кылдай тартыла хисең... Татарча календарь сорый Төрле яктан дус-ишең.
Казан вакытын күрә дә, Казан кояшын таный — Баеган сәгатен түгел, Чыккан сәгатен карый!
Кайсы елгы календарь һәм Кемнән килгән булса да. Язмыш кая ташласа да Кайтыр көннәрне сана!
1970
Электән үк
Әләкләгән —
Кемнәр генә
Эләкмәгән...
Ни кыланмас Бала-чага...
Инде — олы. Әмма — чага!
Елгыр кеше,
Елдам кеше, Ә бит эше —
Елан эше...
1969
Кәсеп
Халтура
Лаф ора
— Ант! Урра!
— Ант! Урра1
Чакыра.
Акыра, Бакыра — Колакны Тондыра.
...Ул шулай Тамагын Туйдыра!
1969
*
Уйлап баксаң, кеше тозлы бит ул: Эшләгәндә чыккан тир тозлы. Җылаганда тамган яше тозлы. Ярасыннан аккан кан тозлы
Кәеф-сафа корып яшәсә гел, Течеләнеп читтә торса ул. Кешелеген саклый алмас иде — Бозылыр иде тозсыз булса ул!
1973
Сабыйга
Өйрәтерләр, Үзләре кебек итәрләр.
Аннары
Искелек калдыгы дип орышырлар Үзләре бозыклар киңәш бирерләр. Төзәтергә тырышырлар
Алай да шүрләмә, Арый биләүләрдән. Тор син бишектән. Зур дөньяга чык Төбенәчә ачып Тар ишектән!
Син әле саф. сабый.
Әшәкелек күреп дөньяны тарсынма. Өйрәте алырсың барсын да — Сафлыкка.
Намуска.
Хаклыкка —
Яхшылыкларның барсына, барсына!
Ирнеңдәге сет тамчысы кебек Пакь әле син, сабый. Бу йортта иң сафы — Намуслы, Тәүфыйклы.
Инсафлы
Ят әле сиңа Яклашу, Белмисең Яраклашуны. Азат син Мәкердән. Икейезлелектән. Мәгънәсез үзсүзлелектән
Син әле саф. сабый. Тыныч ят.
Бишегеңне тарсынма Берзаманны өйрәтерләр Тәпи йерергә. Сөйләшергә.
Барсына, барсына;
Өйрәтерләр Ялгыш юлдан йөрергә.
*
Юл газаплы булды, читен булды, Узган авырлыкны киметмик — Җиңү яулаганнар батырлыгын Ихтыярсыз шулай кимсетмик...
Дәвам итүчеләр тынычланып, Көтмәсен гел алда такырны — Авырлыклар җиңеп бару гына Көчле иткән һәрчак батырны.
1962
1967
1970
Синхрофазотрон караганда
(ДУБНО ИСТӘЛЕГЕ)
Атом серен ача торган җир бу, Тантаналы, серле, шомлы да. Мин сагаеп атлыйм һәр адымны, Як-ягыма карыйм шым гына.
Ышанычлы микән бу әкәмәт, Диварлары ныкмы, тазамы — Дулап-нитеп китә калса әгәр, Шул могҗиза—атом казаны...
Ничек моны уйлап чыгарганнар, Кемнәр тота моның тезгенен? Кеше әнә әллә ниләр корган, Берни кырмаганбыз без генә... Бу яшь физик бездән — лириклардан «Шигырьчеләр» диеп көлмиме? Сөйләп авызына каратканга Галимнән мин, ахры, көнлимен...
Без дуслашып киттек соңга таба, һәм уртак бер табын ясадык, Физиклар да, лириклар да бергә Тату гына кыяр ашадык.
Алар да нәкъ безнең ише икән, Шаян сүзле икән, җор икән. Атом казанының уртасында... Чын күңелдән туган җыр икән!
I960
Уянып күз салсам, бүлмәм якты- Кай арада әле таң аткан? Баксаң, дөньяларны иркенәйтеп Көткән шатлык булып кар яткан!
Ярый әле алмашынып тора Декорация — елның фасылы. Күңелләр бит гел үзгәреш көтә, Яңарышта тормыш асылы!
Юаш идем, кызык өчен Үртәп елаталар иде;
Кыюсызлык хак сүзне дә Әйттермичә тыеп килде.
Бүтәннәрне рәнҗеткәнне Тыныч карап узалмадым — Хакыйкатьне әрсезләрдән Яклар өчен