Логотип Казан Утлары
Хикәя

НИК САГЫНАМ ИКӘН?

әр елны, туган көнем якынлаша башладымы, җанны сәер сораулар биләп ала. Үзем, заман гадәтенчә, кот-ларга киләчәк кунакларымны каршыларга әзерләнәм: өебезне бизим, эскәтерләрнең ап-агын алам, тастымал-ларны барлап куям — күңел түрендә сораулар куера. Аларны сизмәмешкә салышып табын тезәм: иң затлы тәлинкәләрне, чынаякларны чыгарам. Әнием өйрәткән әмәл белән пешерелгән, шуңа күрә бары бездә генә авыз итәргә мөмкин булган татлы бәлешне өлешләргә бү- ләм — фикерем исә биниһая каршылыклы сораулар арасында адашып адашып йөри. Бәйрәмем истәлеге булсын әле, дип. кич утырып, сәер бер өлге белән күл мәк тә тегеп өлгертәм, әмма юк, бәйләнчек сораулардан котыла алмыйм. Го-мер юлым буйлап эчкәрәк кергән саен сораулар катгыйлаша гына бара, төпле җавап таләп итәләр: сагынаммы соң мин балачагымны, яшүсмерлек елла рымны сагынаммы? Үткән гомерне сагынмаска мөмкинме? Нәрсәсен сагына сың аның?..
Читтән караганда, бу сорауларның бер катлаулылыгы да юк шикелле. Мәгълүм ки, кешелектә гомер-гомергә балачакны сагынганнар, бу тойгыга багышлап бик күп җырлар чыккан. Берәве:
...Сикердем — бакча икән. Яшелдин х»тфз икән. Бу гомернең бар рәхәте Сабый балачактайкән. —
дип сузган.
Икенчесе:
Әй. яшь чыгым — рәхәт чагым.
Әйләнеп кайтчы тагын! —
дип хыялланган.
Җырларга күчкән изге хисләрне инкяр итү мөмкинме? Анысы шулай, тик җанны сискәндереп куючан сораулар алдында икеләнеп калуымның сәбәпләре дә шактый җитди. Кайчак мин алардан тәмам каушап төшәм дә: «Юк, юк, яшьлегем әйләнеп кайта күрмәсен!» —дип тә ычкындыргалыйм. Җавапларның һич кире кагып булмастаен эзли китсәм, ерагаеп баручы ул дәвернең шомлы манзаралары яңара да котымны ала.
Әнием, больницадан кайтып кергәч, мин төрелгән биләүсәне бишеккә сал ган да тәгәри-тәгәри еларга тотынган. Сабыр итәргә киңәш бирүче хатыннар га стенадагы шәп-шәрә киштәләрне күрсәтеп ала икән дә тагын елый икән: • Берсе генә дә калмаган бит! Алардан башка мин нинди укытучы инде? Бөтен таянычым шулар иде...»
Хәл белергә кергән кешеләр таралышкач, әти аңлатып биргән. Көзге кара төндә кемдер тәрәзә шакыган:
— Закир абый, өстеңнән шикаять бар: коръән хәрефе белән язылган китаплар саклыйсың икән. Утка як! Иртәгә тентү килә...
Әти белән абый, ипи салганда гына ягыла торган олы мичкә ут үрләтеп, төне буе китап яндырганнар: янган Мәрҗани, янган Дәрдмәнд, янган Фатих Әмирхан, янган Ибраһимов, янган Тинчурин, хәтта Тукай белән Такташ та янган, чөнки барысының да китаплары гарәп хәрефе белән басылган икән.
Төн хәбәрчесенең сүзе исә рас килгән, иртән әтине, чыннан да кулга алганнар «Китапларыңны кая яшердең?» — дип интектерә башлаганнар.
— И-и, кара инде, яшерү дигән нәрсә башыма да килмәде, ярамагач, ярамыйдыр, дидем.— әти үзенең беркатлылыгына аптырый калган.— Утка
яктым, ышанмасагыз, өй тирәсендәге карны тикшерегез, китапларның көле шуннан ерак төшмәгәндер...
Мин яңа яуган карның каралган көннәрендә туганмын. Сагыныр дәверме? Уртанчы апама ияреп Наратлы Елга авылының «Балалар мәйданы»на йөргәнемне, анда майлы ботка, мәкле күмәч белән сыйлауларын хәтерләмим. Мул уңыштан авыл кешеләренә ашлык өләшүләрен, кайберәүләрнең: «Җит-те, бүтән кирәкми, зинһар, кире алып китегез!» — дип. колхоз олавын борып җибәргәннәрен дә ишетеп кенә белдем. Өлкәннәрнең бу хакта сөйләгәннәре-нә, әкият тыңлагандай, гаҗәпләнеп утыра идем. Җайсызрак чакта туганмын диимме соң: мине тапканда әни — кырык, әти илле яшен тутырган. Мин дөньяны таный башлаганда, гаиләбезнең терәге булырдай бердәнбер абый, унсигезе тулар-тулмас, фронтка киткән. Халык өстендә кара кайгы җилпенә, илдә Бөек Ватан сугышы бара иде.
Ашлыкны инде олаулап түгел, учлап исәплиләр. Берәр әрсез малай, куырып ашарга дип, басудан бер уч бодай уып алса, артыннан атка атланган бригадир килеп җитә дә. тузанлы юл буйлап, тирги-тирги. куып кайта, кесәсен амбарга бушаттыра иде. Уйныйсыңмы, өйдәге вак төяк эшкә катнашасыңмы, йокларга җыенасыңмы — гел ашыйсы килә. Әниләр, балалардагы сүнмәс бу теләкне тоеп, казан казан аш пешерәләр. Аңа байлыктагы бөтен тәм том салына: шакмаклап туралган бер-ике бәрәңге, куш уч оннан әвәләнгән умач, бер кашык туң майда кыздырылган суган. Беренче кошта бак күз ачып йомганчы «ялт» итә. Әни тагын өсти. Анысы да бетә. Тагын салалар, тагын, тагын... тамак туймый.
Язын безгә эш арта: әниләр кайткан җиргә бер табак яшь кычыткан яфрагы җыеп куярга тиеш булабыз. Олы кешеләр белде микән — безнең кебек бала чага авылның бөтен тыкрыкларын, читән төпләрен бүлешеп чыга иде. Кычытканны да теләсә кайдан эзләргә ярамый, һәркөнне кыркый торгач, күрәсең, анысы да санаулыга әйләнгән. Өзлексез ашыйсы килү үзәккә шул кадәр үткән ки, мин әле дә. сабый чагымны шау чәчәкле болында аллы гөлле күбәләк куып уйнаучы нәни кыз хәлендә күреп, елмаеп ятасы урында, төш ләремдә ипи эзлим. Таба алмагач, котым очып, уянып китәм. Өзелеп сагына-сы җирдә, кире кайта күрмәсен дип, пышылдап куйсам, гаҗәпмени?!
Һәр баланың сабырсызланып көтеп ала торган мәктәпкә керү вакыйгасы өебезгә яңа мәшәкать өстәде, минем өс-башны адәм рәтенә китерергә кирәк иде. Төпчек бала өлешенә ни тия дип уйлыйсыз? Әни башта берәр киемен олы апага чамалап, үзгәртеп тегә. Ул киеп арыгач, уртанчы апага яраклаштыра лар. Иң азактан - миңа. Шулай да. мин беренче класста укыганда, яз көне әти. укытучыларга бирелә торган карточкага туры китереп, миңа гына сыеш лы галошлар алып кайтты. Ул аларның матурлыгы! Ялт-йолт итеп торалар, эчләренә җылы, йомшак, кып кызыл фланель ябыштырылган, үзләре көмеш кашык кадәре генә — уенчык урынына кадерләп йөртерлек An ак йон оек баш белән киеп куйсаң, курчакка әйләнерсең кебек.
Мин аларны, бер генә киеп салдым да. сыйпап-сырпап кулымда гына йөртә башладым. Көзге каршына куеп та карыйм, китаплар өстенә дә мен гезеп утыртам, йокларга ятканда да баш очыма алам. Бөтен барлыгым тан-тана кичерә — бу галошлар минеке, минеке генә, миңа атап алынган! Жа ным шулай күкләрдә йөзгән көннәрнең берендә әни сорап куйды
— Кызым, аларны кайчан кия башларсың инде? Киеп бар мәктәпкә!
«Дерт» итеп киттем. Мәктәптәге малайларның күбесе — чабата, без. кыз лар, «шахтер-галош» киеп йөрибез. Андый галошның эче-тышы тонык кына резина. Кайберсе бик каты була, бер ике көндә шартлап чыга, йомшагы озак ка чыдый Мин дә уртанчы ападан кечерәеп калган «шахтер галош» сөйрәп йөрим Ямаулы оекбаш белән кисәң, тап таман. Инде үземә атап алынган кы-зыл эчле галошны киеп барсам... Бөтенесенең күзе миндә генә булачак. Дус кызларым, аягыма иелеп, капшап сыйпап та карарлар Оялмыйча, ничек ба сып торырсың?! Иң яхшысы — кимәскә. Әнигә дә
— Әй лә’ — дигән булдым.— Кия башласаң, түзар ул. торсын!
Язгы көннәр тиз үтте Сукмак төшүгә, без яланаяклап элдертергә тотын дык. Җ»й узып, көзге яңгырлар коя башлаганда, минем матур галошлар аягыма сыймый иде инде...
Кием салымга безнең әллә ни ис китми иде лә ул. Бераз алгарак сикереш ясап булса да әйтим: авылда гына түгел, мәшһүр Казан университетының иң зур валында уздырыла торган яңа елны каршылау кичәсендә дә, ападан калган зәңгәр бизәкле штапель күлмәкне киеп, пыр туздырып танцевать итә
идем мин. Кешенең кыйммәте киемендә түгел, калебендә, дигән хакыйкатькә (хластан ышанып үсү бик затлы киенеп йөрүче яшьтәшләр арасында да горурлыкны сындырмый сакларга нык ярдә»м итте.
Авыл мәктәбендә исә үзәккә үткәне китап-дәфтәр җитмәү иде. Дәфтәр урынына латин хәрефе белән басылган иске китаплар тотабыз. Языйм дисәң, карасы бозга әйләнгән. Кара савытын куенга тыгып, кабыргасы беленеп тор ган арык тәнгә тидереп, өстенә сулыш өреп, эреткәндәй итәбез.
Болары да түзмәслек түгел, һәр иртәдә классташларның әле берсе, әле икенчесе, күз яшенә буылып, башын аска иеп, кара кайгыга батып килә. Сәбәбе бер — фронттан емет өзгеч хәбәр алганнар. Күршедәге дус кызым Мәйсәрә Мәхмүдованың әтисе Хәйдәр абыйның һәлакәтен ишетү аеруча авыр булды. Әниләре Кәшифә апа түшәккә егылды. Без кергәндә, аның биш баласы да карават тирәсенә сырышкан, тын да алмый куркышып торалар иде. Кәшифә апа ара-тирә сулкылдап куя, олы улы Җәүдәт абый аңа тартыла да:
— Әни, ярар инде! — ди.— Ярар инде, әни!
Башка сүз юк. Салкын өйнең ватык тәрәзәсендә шомлы җил генә улый.
Әтисез калган балаларга мәктәп ярдәм итәргә тырыша: киез итек, ботинка яки бүрек-фәлән бирәләр. Шулай да кайберәүләр укуын ташлый, әни ләренә ярдәмгә алына, колхоз эшенә йөри башларга мәҗбүр була иде.
Мин 1943 елны укырга кергән Иске Роман авыл мәктәбе җидееллык кына иде. Аннары биш чакрымдагы Каргалы урта мәктәбенә йөрдек. Күрше авыл да укуның өстәмә мәшәкатьләрен санап кына бетерерлек түгел. Каргалы кыз ларына караганда, кимендә, ике сәгать алдан торырга кирәк, өйгә дә караңгы төшкәндә генә кайтып егыласың. Буранлы көннәрдә куна калырга фатир да табасы бар. Мәктәпнең иске тулай торагы барыбызны да сыйдыра алмый. Юл йөрү өчен кием-салымның да җайлырагы кирәк. Кирәк, кирәк, кирәк... мөмкинлекләр генә чамалы. Әле бит сугыш беткәнгә дә күпме генә?! Ил җимереклекләрдән арына.
Кагыйдәләр кырыс. Ул елларда имтиханнар да дүртенче класстан соң ук башлана. Дүртенчедән башлана да — һәр елны. Җиденче класстан соң укуы да түләүле. Рәтең юкмы, әйдә, ни белгәнең җитәр, эшләп аша! Шулай да күпләр, әле урта мәктәпне тәмамламас борын, югары белем турындагы ләззәтле хыялларга бирелә иде. Авыл китапханәсендәге эреле-ваклы бөтен китапларны укып бару хикмәте булгандыр бу. Күп укый иде безнең буын: таң атканда да — кулында китап, ай яктысында да укып ята, сукыр лампа янында да. Китаплар гел алга, матурлыкка, каһарманлыкка дәшәләр. Тик...
Ул чакта вузларга инде тернәкләнеп килүче илнең урта белемле күп яшь-ләре агыла башлады. Конкурслар коточкыч. Мин барып борын төрткән Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә, мәсәлән, бер урынга җиде кеше иде. Әле шәһәр балаларының, таныш-белешләренә таянып, баш аша үтү осталыгын да чамаласак, без, шәт. көч сынашып тормаган да булыр идек. Юк. без, авылның беркатлы җаннары, бары үзебездәге гыйлемгә һәм имтиханнарның гаделлегенә ышанып, мөгезсез сыерлар кебек, бардык та кердек. Җиде сынау арасында иң куркытканы — русча сочинение. Аны сында гына сөрлегеп егылмас өчен кайберәүләребез дистәләгән сочинениены, өтеренә кадәр, күңелдән ятларга мәҗбүр булды.
Казанда укый башлагач, дөньяның матдилеге тагын кисәтеп куйды: тулай торак юк, стипендия, хәзерге исәп белән, нибары 22 сум. Дүрт-биш ай саен кабатланып торучы имтиханнарның берсендә «өчле» эләктерсәң, анысыннан да колак кагасың. Шунлыктан без бары бишлегә генә укырга мәҗбүр идек, чөнки гел «биш»кә укучыларга акча күбрәк бирелә. Кыскасы, сабый чактан күрә килгән хикмәтләрнең файдасы тиде, шәһәрдәге киртәләр дә берәм-берәм артта калдылар.
Әмма без дипломлы белгечләр булып өлгергәләгәнче, югары белемлеләр дә шактый күбәйгән, кадерләре китә төшкән иде. Бу хакта миңа олы әдибебез Мирсәй Әмир, матбугаттагы беренче язмаларымны күреп. «Азат хатын» редакциясенә кергәч, ачыктан-ачык әйтте:
— Котлы булсын! — диде.— Бу эшкә алынуыгыз әйбәт, тик хәзер әдә-биятта кызларга түгел, ир-атка да ифрат кыен. Бар иде заманнар, нәшрият кешеләре яңа әсәрне кулдан тартып алалар иде. Китабың килеп чыкканны сизми дә каласың. Каләм тибрәтүче кызларга — урын түрдән иде. Язсын гына! Юк иде алар. Бик азлап, акрынлап килделәр. «Азат хатын» журналына автор таба алмый йөдәгәч, анда җаваплы секретарь булып эшләүче
Такташ кайбер мәкаләләренә. Һәдия Такташева. дип кул куйган. Бар иде сездәйләриең кадерле чаклары! Хәзер читенрәк булыр...
Дистәләгән еллар ераклыгына төренгән ул дәвернең шушы барлык авыр-лыклары берьюлы күз алдына килеп баса да: «Нәрсәсен генә сагыныйм сон?» — дигәнеңне сизми дә каласың.
Шулай да берәү җырлап җибәрсен әле: «...Үтеп бара яшь гомерләр, әйләнеп кайтмас микән?» Яки уйламаганда гына балачак дустың очрасын да:
— Әллә танымыйсың инде? — дип, каршыңа килеп бассын. Азга гына чамалап торуың да оят тоела. Ашыгып:
— Сине дә онытсаң, җир йотар. Фәүзия! — дип. үткәндәгегә кереп китүеңне тоймый да каласың.— Вер телем ипине кыл урталай бүлә идек бит Мин, сындырып кына бир. дим. Син пычак эзләп азапланасың
— Сындырганда тигез бүленми ул,— дип. Фәүзия сүзне нәкъ теге еллар-дагыча дәвам итә...
Инде юлың туган җирләргә барып чыкса, сагынаммы? дип. икеләнеп торуың бөтенләй онытыла. Тамакка елаткыч төер тыгыла, тавыш калтырана башлый. Хәер, нигә болай тәгаенләп маташам? Яшьлек эзләренә кайтып төшкәндә һәркем үзенчә сагышланадыр. Минем дә. сагынаммы юкмы дип. кирегә тырнап азапланулар, үткәндә кичергәнне адәм баласы чыдамаслык иттереп сурәтләп күрсәтүләр — барысы да сабый чактагы, яшьлегебездәге саф-самими мөнәсәбәтләрне өзгәләнеп сагыну хикмәте ул.
Иң шомлы көннәрдә дә авылдашлар арасында, үз башын хәвеф астына куеп, тәрәзә шакучысы, икенче берәүне һәлакәттән коткаручысы табылган лабаса! Ашарына. кияренә такырая барган саен кешеләр бер берсенә ярдәм челрәк. шәфкатьлерәк була барган. Алар матди авырлыкларга каршы буын нан-буынга үстерелә килгән рухи байлыкларны калкан итеп күтәргәннәр. Уйлана китсәң, ул елларда көн иткәннәрнең хис-тойгылары сафлыгына, гамәлләренең гаделлегенә хәйран калырлык. Шулары искә төшсә, сагыну дан сыгылуыңны көт тә тор!
Бервакыт яшәү өчен иң кирәкле нәрсәләр — тоз. шырпы, сабын, керосин бетте авылларда. Инде берәрсе Чистай ягыннан тоз юнәтеп кайтса, бөтен тирә күршегә өлеш тия. Каршыбыздагы Гыйльметдин бабай, бер кызы калада яшәгәнгә, тозны ешрак таба иде. Бабай берәр стакан тозны безгә дә керттерә. Әнигә уңайсыз: алырга да. алмаска да белми, кунак ашы кара каршы, ди гәндәй. җавап төсендә бирердәй әйбере юк бит.
— Мә. мич өстеңә куй. эреп китә күрмәсен! — дип. күрше карчыгы кырт кисә.— Ике уйлап торма! Бу дөньяда ялгыз ялгыз яшәп булмый, береңне ке — береңдә...
Шул «береңнеке береңдә» дигән фикер әллә нинди авырлыклардан да йолып калыр кебек тоела иде. Янәсе, кыенлык килгән икән, ул сиңа гына түгел, аны кешеләр бергәләшеп күтәрәләр. Бары да. югы да. кайгысы да. шатлыгы да — уртак.
Шырпы булмау авыл халкын тагын да ныграк туганлаштырды. йорт борынча, чиратлашып, ут саклыйлар иде. Иртән торасың да. яланаякка киез итек кенә элеп, соскыч тотып, күршегә чабасың. «Ни йомыш?» — дип сорап торучы юк. учактан утлы күмер тутыралар.
— Сабыр ятла! Бияләең белән каплап бар!
Икенче көнне синең ишекне кагалар, кешеләргә син саклап калган ут кирәк.
Сабынсызлыкка да чара табылды: селте ясыйлар иде. Селтенең утын кө-леннән кайнатылганы шәп. Тик безнең Иске Роман авылында утын дигәнең теш казырлык кына Төп ягулык - тирес кирпече. Аны җәйнең иң кызу көннәрендә бала чага суга- Пычрак эш. көнендә бетүе хәерле дип. без аны тирә күршеләр белән берләшеп, балалар өмәсендә суга идек. Олы олы стан нарга шыплап тутырылган лычма тиресне ташый ташый баштанаяк пыч ранасың. Аруның чиге-чамасы бөтенләй югала Әмма күршеләрең белән бергә булу, андагы уен көлке, тиресне үзләндерер өчен таптаганда әйтелә торган шаян такмаклар — кая ул күңелсезләнеп тору! Бии бии эшлисең!
Тирес утынының җылысыннан да рәхәтрәк җылылык юктыр кебек. Аның белән кыздырылган мичтә «тәгәрәткән» бәрәңге, «тыш бәлеш» шәп пешә. «Тыш бәлеш»не каз өмәләре вакытында салалар Бәрәңгесен бик вак лап турап, суганын борычын кушып, аңа казның эч башын бутап (казның түшкәсе базарга китә), тирән табага тутыралар да өстенә генә җәймә кап
лыйлар. Бәлеш тышына җитәрлек он юк. Тирес утыны белән җылытылган мичтә көне буе утыра утыра тәмам чын бәлеш хәленә килә ул. Ни дисәң дә, шәп иде ул тирес утыны, тик аның көле селте ясарга ярамый. Халык, селте өчен, утын көлен я мәктәп, я колхоз идарәсе миченнән ала. Җыештыручылар чират сыман нәрсә саклый. Берәрсе, әрсезләнеп, ешрак килә башласа, туп- туры әйтәләр:
— Юк, канатым, бүгенге көл — Кәҗә Минһаҗларына тиеш!
Мең дә бер җитешмәүчәнлекне җиңәрдәй тапкырлык, шул хәлләрдә дә гаделлеккә хилафлык китермәү сагынып сөйләрлек түгелмени?!
йорт башына кашыклап бүлгәндәй, аз-азлап кына бирелә торган керо-синны мөмкин кадәр озаккарак җиткерү өчен ниләр генә уйлап чыгармады халык?! «Болары чүмечләп чөмерә», дип, затлыдан саналган «егермеле», «утызлы» лампаларны чормага ук менгезеп элделәр. Бераздан «унлы»сы да • ялга» чыкты, «җиделе» лампаның куыгы белән челтәрен салдырып «сукы-райттылар», Аннары аны да йорт саен түгел, 5-10 йортка берне генә үрләтеп кич утырулар башлап җибәрделәр. «Унйортлыклар» дип аталган бу «якты» өйләргә хатыннар бала-чагасын да ияртеп керә. Алары дәрес карый, аналар оекбаш бәйли, ямау ямый. Бәйрәм якынлашса, әлеге йортларда, колхоз идарәсе кушуы буенча, сыйлы мәҗлесләр дә үткәргәлиләр иде. Кемнең кай сы йортта бәйрәм итүе алдан белдерелә:
— Җиденче ноябрьдә, җыелыштан соң, Рәһбәр апаларда утырабыз. Колхоз кеше башына берәр стакан он бирә, калганы — үзебездән...
Безнең ише бала чаганы аерып чакыру гадәте юк, апаларга ялынып, алар чабуына тагылып бару ягын чамалыйсың. Кем ничек җаен тапкандыр, әмма ләкин мәҗлесле йортта унбиш-егерме җиткән кыз булса, балалар да шуннан ким җыелмый. Аерма шунда гына: апалар — түрдә, без мич арты белән сәндерәне «яулап» алабыз. Безгә бит аның әллә ни кадер-хөрмәте кирәкми, җырлауларын тыңлап, биюләрен, гармунчы абыйның, чибәр кызларга күз кыскалап, аяк тибә-тибә уйнаганын карап торырга булса — җитеп ашкан. Шулай да, мәҗлеснең төп кунаклары табын тирәсенә тезелешкәндә, хуҗа апа безне дә кече як сәкесенә чакыра. Безгә ым кагучы гына кирәк — сәкенең иң арттагы тактасына менеп, кош балалары кебек, кунаклыйбыз.
Ул табыннарда егет-кызларның ни дәрәҗәдә тыйнак, сабыр утыруларын күрсәгез иде! Алар, күңелләре бик кирәксенсә дә, пар-пар булып бүленмиләр, кая ул?! Егетләрне өстәлнең түр ягына чакыралар, кызлар түбән якка тезелә. (Бездә әле хәзер дә. хәтта парлылар мәҗлесендә дә, ир-атлар белән кыз- хатыннар табынның төрле тарафларына утыралар).
Егетләрнең күбесе үз теләгәненең каршына утыра. Утыра да, җан сөй гәненнән күзен ала алмый, гел текәлеп тора. Кызның, бичараның, хәле мөш кел, читлеккә эләккән кош кебек, егет карашының кайнарлыгына түзәр хәле калмыйча, керфекләрен аска ия, йөзе комач, уттай яна. И-и, ул мөнә-сәбәтләренең самимилеге! И-и, ул бәхетле бичаралар! Бер-берсенә иң кирәкле сүзләрен дә әйтергә кыймыйча таралышалар иде бит! Кызлары алдан кулъяулык чигеп, перчатка бәйләп тә килгәли. Тик аны ничек тапшырырга?
Менә шул четерекле мәсьәләне хәл кылганда бездәй гөнаһсыз сабыйлар-ның дәрәҗәсе арта инде. Егет яки апа кеше, мич арасына кереп, синнән аны моны сораштыргалый башласа, һич шикләнмә, бу — аның сиңа бик зур йомышы бар дигән сүз: я хат кисәген, я кулъяулык-перчатка кебек бүләкне, берәүгә дә сиздерми генә, тегенең җан сөйгәненә тапшырырга кирәк. Юк, апалар безне бер дә юкка гына ияртеп йөрмиләр иде, һич юк!
Тик, ни дисәң дә, апаң сине «тулы хокуклы» кунак итеп ияртсен өчен, алдан ук хуҗабикәгә үз өлешеңнең тапшырылуы яхшы. Ул чаклардагы такы-токы «хәзинә»дән кунак табынына тиң булырлык нинди өлеш чыга рырга соң? Шул каһәр суккан сорау ел саен безне тәмам гаҗизләндерә иде. Хәтеремдә: берсендә уртанчы апам миңа кырт кисеп әйтте:
— Салышырга дигән ашамлык табу — синең эш. Тапмасаң, алып бар-мыйм.
— Ярар, апа, табам! — Миңа «алып бармыйм»нан да куркыныч сүз юк, шуңа күрә алдын-артын уйлап тормадым.— Табам да, Рәһбәр апаларга ил теп тә кайтам, апа, борчылма!
Апам, тонык кына елмайгандай итеп, күз сирпеп кенә алды. Мыскыллы карашы аңлашыла: өйдә коштабакка тутырып кына башка кешегә илтеп бирерлек затлы ашамлык юк. Бар ул әнә бәрәңге, кабак — идән асты тулы. Мәҗлес буласы йортка ит, май, йомырка кебегрәк нәрсәләр кулай. Алары
безнең өйдә — им урынына гына. Безнең әти: «Көн-төн абзарда әвәрә килгән кеше педагог була алмый!» — дип, гомер буе мал-туарны аз асрау ягында иде. Андый йортта нинди ашамлык артсын?!
Төрлесен уйлыйм, баш ватам, тик бу хакта әти-әнигә әйтү юк. Бик яхшы беләм: алар безне мәҗлесләргә йөртү ягында түгел. Әле тагын «ашамлык» кирәген дә сизсәләр, һич икеләнүсез:
— Беркая да бармыйсыз! — диячәкләр.— Башыгыз яшь. йөрисе мәж лесләрегез — алда!
Шулай итеп, «ашамлык табу» мәсьәләсе каршында мин япа-ялгыз кал-дым. Башымда гел шул уй бөтерелә: «Нәрсә генә табарга? Ничек кенә мәж лескә эләгергә?! «Әти-әниләр өйдә юк чакта кеше кулына тоттырырлык, кунак табынына өлеш булып өстәлерлек берәр ашамлык килеп чыкмасмы, дип, өйнең, чоланның астын-өскә китерәм. Ниһаять, таптым! Апа белән киңәшеп алырга да илтеп тапшырырга! Мич арасыннан атылып чыктым да:
— Апа! — дип кычкырып салдым.
— Ни бар? — Апа дәрес әзерләп утырган җиреннән, теләр-теләмәс кенә башын күтәрде.— Борчыма әле, сеңлем!
— Юк, апа, борчымыйм. Әйт кенә: суган — ашамлыкмы?
— Ашамлык, ашамлык.— Ул, әлбәттә, минем бу сорауның ник бирелүен сизмәгәндер.— Бар әле. мәсьәләне чишә алмыйм, кит әле!
— Китәм, апа, китәм.
Мич артына кабаттан кереп киттем дә тукмак башы кадәр суганнар үрелгән метр буйлык теземне кадактан ычкындырдым. Монда андый тезем нор күп, берсенең алынуын әни сизмәячәк. Киез итекне элдем, туганнан туган апа биргән иске, киң бишмәтне кидем. Эчтән муенга суган бәйләмен тактым. Авыр, муенны кисә, тик түзмичә ярамый. Ничек җитте шулай чыгып шылдым. Арт юллар буйлатып Рәһбәр апаларга да барып җиттем Керә ке решли үк, баһадирларча кычкырып:
— Менә, Рәһбәр апа, бәйрәм табынына — Чәчәк апа белән минем өлеш! — дип, суган теземен буе белән идәнгә сузып салдым.
Бер агарды, бер кызарды Рәһбәр апа. Бәйләмгә күз генә төшереп алды. Сабыр атлап, ишек төбендәге сәке читенә килеп утырды. Актан-карадан сүз әйтмәде. Мин чыгып китү ягына борылдым. «Сау булыгыз!» — дигәндә генә кабат аңа карап алдым: Рәһбәр апа елый иде. Берничә көннән, кызыксынып, мич буендагы суган тезмәләренә күз салган идем, исем китте. Мин бушаткан кадакта суган бәйләме кабаттан эленеп тора. Күрдем дә оныттым, дигәндәй, ул чакта мине анысы бик кызыксындырмаган иде. Хәзер генә баш ватам: кай арада, кем, ничек кире китереп элгән ул бәйләмне?! Бәйрәм мәҗлесендә исә рәхәтләндек без. Җыр, бию. уеннар! Кунаклар ишектән керә-керешли үк уен-көлке башлый. Гармунчының кулы гына талмасын!
Бер мәртәбә җырлап биеп алгач, табын тезәләр. Октябрь бәйрәмендә сый шактый мулдан була: каз шулпасында белбелдәп кенә күпертеп алынган токмач! Шулпалы бәлеш! Чәй янына — кабак бәлеше! Әле колхоз бал да биргән булса!..
— Әллә чәйне соңгаракка калдырыйкмы? — Табын мул күренсә, арадан берәү шундый тәкъдим кертә.— Уйныйк әле тагын!
Шуны гына көткәндәй гармунчы сыздырып җибәрә. Тотыналар уйнарга йөзек салыш, күз бәйләш, «станок», әйлән бәйлән. Кайбер уеннарда «җәза» бирешәләр дә анысы аерым аерым җырлауга яки биюгә, ягъни ялгыз чыгыш ларга әйләнеп китә. Таң атканчы шулай.
Мондый мәҗлесләрдән таралышуы да бер тамаша. Кызлар өйне җыеш тыргалаганчы. егетләр капка төбендә көтеп тора. Гармун һич тукталмый. Колак салсаң, хәйран каласың. Әле аръяктагыларның җырлап таралуы ишетелә, әле түбән очныкылар сыздырып җибәрә. Авыл гөр килә. Кая ул бүгенге дискотека дигән, әллә кайсы чит-ят илләргә ияреп чыгарылган нә- мәрсәләренә безнең чын халыкчан мәҗлесләрдәге җыр биюләр белән тиңлә-шү! Гармунчыларыбыз, һәрчак диярлек, бүленгән: бездә — Гатин Сәгыйть, Локман абыйларда утыручылар Әпсәли бабайның иң оста улы Шәфикъны чакыралар. Нәҗми абый Садертдинов затлы табыннарга йөри. Укытучылар янында да гел ул була.
Укытучылар әлеге «унъйортлыклардан» үз эшләрендә бик оста файдалан дылар. аларны әңгәмә урынына әйләндерделәр. Атнага бер мәртәбә, кич утыручылар янына барып, яңа газеталарны кычкырып укыйлар, хәл әхвәл сорашалар, кешеләрнең кайгысын шатлыгын уртаклашалар. Шунда ишетеп белгәннәренә таянып, колхоз идарәсеннән якн мәктәп дирекциясеннән кем
гәдер ярдәм сорыйлар: берәүнең өен төзәттертәләр, икенчесенең баласын укырга юллыйлар.
Ул елларда колхозчыларның, завод фабрика эшчеләренең нинди батыр-лыклар күрсәтүе турында күп сөйләнде. Норманы никадәр арттырып үтәгән-нәр, күпме отыш ясалган — һәммәсе тиенгә-тиен саналып, дәлилләп бирелде. Авыл укытучыларының ул чактагы фидакарьлеген үлчәрдәй берәмлекне кайдан табарга?! Авылның нинди генә мәшәкатен үз өсләренә алмадылар алар?! Законда каралган елга ике айлык ялның ике көнен генә үз хаҗәтләре нә файдаландылар микән? Юктыр, мөгаен. Агитация эшләрен — әйтәсе дв түгел, шул ук вакытта, чалгы тотып, печәнен чабышу, ат җигеп, ашлык ташу, элеваторга йөрүләр. Сентябрь җиттеме, дәрестән соң классын җитәкләп, кыр-га, башак җыярга, бәрәңгесен алырга, кәбестәсен өзәргә чыгып китә. Кар төшкәнче шулай. Болар барысы да — аның төп эшенә өстәмәләр генә бит. Алар бер генә мизгелгә дә иң изге вазифаларын — авыл балаларының, бә-хетләрен сугыш урлаган нәүмиз җаннарның, язмышы алдындагы төп җа ваплылыкларын онытмадылар. Хәзер һич икеләнмичә әйтергә була: авыл укытучылары бөек бурычларын намус белән үтәп чыкты, туган ил сугыш китергән авырлыклардан соң нәкъ менә алар тәрбияләгән көчле рухлы, тугры күңелле, уңган егет кызларга таянып аякка басты. Шул укытучыларны ничек сагынмыйсың?!
Якшәмбе җиттеме, халык клубка агыла иде. Аны җылытырга утын юк. Барысы да телогрейка кигән килеш утыра. Зуррак класс укучыларыннан берәү — гармун, аръякныкы сукыр Ибраһим абый скрипка сыздыра. Ул елларда нинди генә җырлар, уеннар чыкмады?! Берәве Чистайдан ишетеп кайта, икенчесе күрше авылга барган җиреннән отып ала, кайбер уен-җырлар «Идел аръягыннан» ук килеп ирешә. Барысы да үзәгеңә үтәрлек моңлы яки бөтен кайгы-хәсрәтеңне оныттырырлык шаян. Шулай булмаганда, аны кем отып азаплансын да бөтен авылга ишеттерерлек иттереп җырлап йөрсен?! «Көймә генә килә генә», «Бас әле станокка!», «Идел бит ул», «Рамай», «Хәтерлә син, иркәм!», «Вәгъдә»...
һәвәскәрләр ел саен район күләм ярыш — «олимпиада» — уздыралар. Монда соңгы елларда чыккан җырлар гына җитми, борынгыларны да искә төшерәләр. Махсус җыр китаплары юк, кем нәрсәне белә, шуны башкара. Минем әнине дә җырлаталар иде. Ул «Эскадрон», «Ашказар» кебек озын көйләргә җырлый. Гармунчысыз гына. Ак кофтасын, кара костюмын киеп, шомырт кара чәчләрен шомартып тараган килеш, горур кыяфәттә сәхнә уртасына чыгып баса да:
Җанкай-җанаш китте, ай. сунарга.—
дип суза,—
Ашказаркай буена ла чәшкегә.
Чәшкеләргә китеп вафат булды.
Ялгыз башым калды ла яшь көйгә.
Сулыш та алмыйча тыңлыйлар. Бераздан, сунарчы юлында түгел, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ирләрнең япь-яшь көенчә «ялгыз башы» кал-ган хатыннары «мышык-мышык» елый башлый.
Концертның уртасында «пирамида» дигән бер чыгыш бар. Анда, хәзергечә әйтсәк, авылның гимнастлары үз осталыкларын күрсәтә. Әүвәл иң көчле өч дүрт малай идәнгә тезләнә. Алар тезенә кечерәкләр үрмәли. Шулай берничә катлам өелгәч, иң өскә кеп-кечкенә бер генә «гимнаст»ны күтәрәләр. Ул — залга кичәнең иң мөһим өндәмәсен «ташларга» тиеш: «Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясенең 27 еллыгы!» Халык «ду-у» килеп кул чаба.
Кайчагында: «Менә, менә, үзе кечкенә, үзе ябык!» — дип, бу түбәгә мине дә менгезәләр иде. «Шанлы Кызыл Армиягә — дан!» — дип, бар куәткә кыч-кырасың да, кул чаба башлауларына, «дөп* иттереп сикереп төшәсең. Идән — боз. Син яланаяк. Астагы «гимнастларга» җиңелгә килсен өчен, синең кием-нәрнең дә иң кирәклесен генә калдырганнар. Дер-дер калтырата. Шуңа күрә, аяк идәнгә тиюгә, сәхнә артына йөгерәсең. Анда иске булса да, җылы бишмәт, астына салган булса да, олы киез итек бар, ичмаса.
Укытучылар авыл яшьләре, укучылар белән берлектә «Галиябану»,
• Ташкыннар», «Мактаулы заман», «Мәрьям», «Изге әманәт», «Гөлзадә»,
• Кайту» кебек пьесаларны да сәхнәләштерәләр иде. Тукайның «Шүрәле»сен, «Су анасы»н, «Бала белән күбәләге»н дә спектакль итеп куйгалыйлар. Сце
нарий дигәнен кем язган, костюмеры кем булган да декорациясен кем ясаган? Хәзер мондый чыгышлар әзерләнсә. Казан. Уфа. хәтта Мәскәү капкаларын кагалар, һәвәскәрләрнең бер күлмәге генә дә йөзләрчә сумга төшә. Безнең авыл спектакльләре исә Иске Роман кешеләренең сандык төбендә сакланган әйберләре белән куела: Гайниҗамал әбинең яшел хәтфә камзулы. Биктимер бабайның бәрхет кәләпүше, Галия апаның чигүле калфагы. Гомәр абыйның соры шинеле белән кызыл йолдызлы пилоткасы Бу кичәләр авыл ны тагын бер кат туганлаштыра. мәшәкать уртак куанычка әйләнә иде.
Спектакльләрдән соң гомуми уеннар башлана. Гармунчы гына чыдасын да скрипкачы Ибраһим абый гына кайтып китә күрмәсен! Аһ. кайда икән ул скрипка. кайда икән ул гармуннар? Авылга кайтып, бот буе малайларның жилпуч кадәре магнитофон кычкыртып, мактанып йөрүен күргән саен. Әпсәли бабайның кош кадәре генә иске гармуныннан бөтен авылга сирпелгән моң сагындыра. Кулдан килсә, шул ял кичәләренең берсен генә (!) кабат күрер идем. Гәүдәмнең салмакланганлыгыннан тарсынып тормыйча, ерак еллар «пирамидасы» түбәсенә очыплар гына менәр идем дә. быелгы иң зур бәйрәмебезне хуплау йөзеннән, халкыма һәм Октябрьгә булган тирән рәх мәтемне белдереп: «Яшәсен Бөек Октябрь социалистик революциясенең 70 еллыгы!» дип. ихлас күңелдән өндәмә ташлар идем. Кешеләрнең биек кә. яктыга омтылуын раслагандай ясата торган шушы «пирамида»лар да сагындырыр дип кем уйлаган?!
Аптыраш: дөньялар тынычланып, тормыш-көнкүреш рәтләнгән саен. Жанны рәхәтләндерүчән кадерле нәрсәләребез ераклаша, югала барган икән бит. Каргалы урта мәктәбенең белемле укытучылары — Зөфәр Әхмәдиев. Зәкия Хәмитова. Хатыйп Җәүһәров. Рияз Махмудов «Шүрәле»не сәхнәдәш терү белән шөгыльләнмиләр иде инде. Болар җитди рәвештә безне киләчәккә әзерли. Университетта без фән докторларын, фән кандидатларын тыңлый башладык: Латыйф Җәләй. Мансур Габдрахманов. Дмитрий Морозов. Ха тыйп Госман. Якуб Агишев. Хәмит Ярми... Шәп укытучыларга туры килдек без. Фәнгә, әдәбиятка тартулары бер хәл. алар үз үзләрен тотышлары, сту-дентларга кайгыртучан карашлары белән дә күпкә өйрәттеләр
Бу укытучылар янында ниндидер яманлык кылырга мөмкин дә түгел кебек иде. Шулай да берсендә, инде өлкән курс студентлары булып жнтеш кәч, группабыздан кайсыдыр кызның туган көн мәҗлесен үткәрергә тәвәк кәлләдек. Күбебез моңарчы андый гадәтнең ни икәнен дә белмәгән. Шәһәр шаукымына бирелеп, ясап карамакчы булдык. Үзебез салып кергән тулай торакның әлеге кыз яши торган бүлмәсендә табын әзерләдек. Күп кенә вине грет ясадык, үрдәк ите турап, дөге боткасы пешердек. Чәй янына марта рин ягылган ипи белән шикәр комы.
Кунакка һәммәбез — группаның егерме егете һәм җиде кызы чакырулы. Мәҗлес башланыр алдыннан гына егетләрнең берсе өч литрлы азюмин чәйнекне сорап алып чыгып китте имеш егетләр дә табынга күчтәнәч кертмәкче була Озак үтми, әйләнеп тә кайттылар Чәйнекне мөлдерәмә тутырып кызыл аракы алганнар. Ул чакта аны иске киоскларда кружкалап саталар. Безнең халык, ул якка күз салырга да куркып, аларны ерактан уратып уза иде. Инде менә үз егетләребез, оялмыйча, шунда барган! Резеда исемле кызыбыз, барыбызның да фикерен белдереп:
— Ә-ә, сез әле шундыйлармыни, егетләр? — дип сүз башлады Сез эчкечеләрмени әле?
— Эчкән кеше юк бит әле! — Егетләрнең берсе җаваплылыкны үз өстенә алды - Ярар, кирәкмәгән сүзне озакка сузмыйк! Утырышыйк'
Дәү чәйнекне өстәл астына шуыттылар. Без винегретны бүлеп чыктык, уртага боткалы кәстрүлне китереп утырттык. Бүлмәне үрдәк итенең хуш исе тутырды Туган көн иясенә теләкләр ява башлады. Барыбыз исеменнән алынган китап — Муса Җәлилнең сайланма шигырьләр җыентыгын тап шырдык. Шул арада егетләрнең берсе чәйнектәге кызыл сыеклыкны безнең чынаякларга коеп та өлгергән. Сүзсез генә һәрберебезнең алдына куеп куеп чыктылар. Резедабыз тагын безнең фикерне аңлату әмәлен тапты
— Абау, мәхөббәтсезнең исе. фу! диде Табынның ямен җибәрә күрмәсен! — ул чынаягын читкә этте.
Бу хәрәкәт эчемлекнең язмышын бөтенләйгә хәл итте Кызлар аңа ирен дә тидермәделәр, егетләрнең дә. ТӘВӘККӘЛЛӘР татып карарга кыюлыгы табыл мады. Шигырь сөйләүләр, җырлаулар дәв.м итт. Ниһаять, чәй »чәр чак җитте.
— Чәйнек, кирәк, егетләр!
Бу сүздән соң табынга ят сый кертергә өтәләнеп йөргән егет үзе үк. чәйнекнең мөлдерәмә кызыл аракысын, туалет бүлмәсендә түгеп, һәйбәтләп. чайкатып, аңа ару су тутырып керде.
Менә шулай. Биш ел бергә укып, без егерме егетебезнең берсен генә дә эчкән хәлдә күрмәдек. Эчмәделәр алар. Әмма шунысын да әйтергә кирәк: безнең буынның саф күңелле, ап-аек егетләре, соңыннан, сиздертмичә генә канат җәеп җибәргән эчкечелек шаукымына, мәйданга әзерлексез килеп кергән көрәшче кебек, һичнинди күнекмәсез каршы торырга мәҗбүр иде. Бу хәл кайберәүләр язмышына кара күләгә булып капланды. Укытучылары быз да ул хакта уйланмаган икән. Аларның кайгыртучанлыгы күбрәк безнең укуга, эшкә бәйле рәвештә гәүдәләнә иде.
Диплом эшемә өстәмәләр эзләп. Габделҗаббар Кандалыйның туган ягына җыенганда. Җәләй ага миңа күз салды да: «Бар. безгә кереп чык,—диде.— Хатын киез итекләр бирер. Ульяновскида кар күп быел, бу ботинкалар белән йөрсәң, аяксыз калырсың»...
• Азат хатын» журналында эшли башлагач, кафедрабыз мөдире Хатыйп ага: «Төшкән урыныңда таш бул! — дип шалтыратты.— Моны яшь киленнәргә әйтәләр. Мин күчермә мәгънәдә кулланам. Яратып, озак итеп эшлә!»
— Бир әле бер хикәяңне! — дип, «Татарстан яшьләре* газетасының баш редакторы язучы Барлас Камалов килеп керде.— Безнең укучылар ничек кабул итәр икән?
Анда чыккан «Имтихан» исемле хикәямне тотып Нәкый ага Исәнбәт килде. Авызы күзе көлә. Минем әдәбиятта «тәпи басып* китүемә сабый баладай шатланган. Хикәянең өстенә карарлык түгел, карандаш белән әллә нинди тамгалар төшерелгән.
— Телеңдә инверсия күп,— дип аңлатты Нәкый ага.— Безнең телгә ят нәрсә, халык телендә сирәк очрый. Белеп куллан!..
20-25 еллык ераклыкта калган шул кадерле мизгелләрне ничек сагынмый сың?! Бездәйләрнең беренче китапларын Язучылар союзының проза секция-сендә тикшергәндә заманыбызның алтын баганасыдай әдипләре җыела иде: Мирсәй Әмир. Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Шәйхи Маннур, Гази Кашшаф. Фатих Хөсни. Габдрахман Минский, Абдулла Әхмәт, Гариф Гобәй, Афзал Шамов... Секция эшләренә Барлас Камалов җитәкчелек итә. Ул һәм аның яшьтәшләре, инде шактый тәҗрибәле язучылар булсалар да, өлкәннәр тирәсендә итәк-чабуларын җыеп кына йөриләр. Безгә исә алары да бик дәү күренә, алар да безгә бик игътибарлы, киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзерләр.
• Зәңгәр күлмәк» дигән беренче китабым чыккач, язучы Газиз Мөхәммәт- шин «Социалистик Татарстан» газетасында зур мәкалә бастырды. Авторның иҗатымны хуплавы, изге теләктә икәнлеге язманың исеменнән үк күренә: • Кояшлар яктырак янсын!»
Берсеннән-берсе кадерлерәк бу остазлар үзләрендәге осталык серләрен, һич кызганусыз, безгә дә иңдерүне төп максатларыннан саныйлар иде кебек. Алар үрнәгендә без дә кечеләрне якларга, аларга шәфкать күрсәтергә омтыл-дык. Әле авыл кешеләре үк әйтәләр иде: яхшылык эшләве авыр, шуңа ирешергә тырышыгыз! диләр иде. Явызлыкка тәһарәт кирәкми, анысына дөнья үзе мәҗбүр дә итә әле.
Шул ук вакытта гаделлек өчен көрәшергә кирәклекне дә һаман искәртә килделәр «Азат хатын» журналында эшли башлагач, һөнәрем мөмкинлек-ләреннән файдаланып, мин дә, шул максатны алга куеп, кыерсытылганнарны якларга тотындым. Беренче язмаларым арасында ук усал фельетоннар, тәнкыйть мәкаләләре дә бар: «Балаларың үзеңә охшамасын!». «Сезме бу, ата белән ана?», «Оятсыз куллар», «Җиде карт», «Шагыйрь белән мулла»...
Көннәрдән бер көнне мине республиканың идеология җитәкчесе үзе (!) чакыртты. Идәненә затлы келәм җәелгән бик җайлы, җылы, якты бүлмәдә дистәләгән урындыклар тезелеп торса да, утырырга тәкъдим ясамыйча, йөзгә бәреп сорау яудырырга тотынды:
— Яшь кенә башың белән шундыен да кара тапларны кайдан табасың син? Миһербансыз балалар, зиначы хатыннар, азгын ирләр... Социалистик җәмгыять мәнфәгатьләренә муафыйкмы болар? — Ул Урта Азия халыклары теленә хас төсмерләр белән сөйли иде.— Кем ул сине университетта шуңа өйрәтте? Ник журнал сәхифәләренә күләгә төшерәсең?..
Егылып китә яздым. Егылмадым, ярамый иде. Мин туган елны әтинең
тәрәзәсен шакучы кеше искә төште. Бу коточкыч фикерләргә каршы тору те-ләге уянды. Юк, мине укучыларыма каршы куярлык дәлилләре юк иде аның. Мин әле укый башламас борын: «Октябрят булам!» —дип. сугыштагы абыйдан калган кызыл йолдызлы бер значокны сакладым. Укый башлагач, октябряты да, пионеры да. комсомолы да миндәйләрне үз сафына алды, үзе тәрбияләде. Җырларыбыз шаһит! Тәнәфес вакытларында иске мәктәпнең караңгы коридорын яңгыратып:
Без туганбыз октябрьдз, без — Октябрь баласы.
Октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы.' —
дип җырлый идек. Һәм мин «Октябрь баласы» булудан. Ленин бабайны иң якын бабам итеп санаудан ярты мизгелгә дә тукталмам. Язмаларым турында яман фикер кайдан чыккан? Нишләп мин бердәнбер социалистик Ватанымны тапларга тырышыйм ди әле? Шуңа охшашрак фикерләрне җитәкче затка да аңлатырга теләдем:
— Киресенчә, миң Татарстанны тагын да матуррак итәргә теләп язам. Ре-дакциягә килгән хатларга таянып, укучылар үтенечен искә алып, яман гадәтләрне фаш итмәкче идем.
— Монда бәхәсләшмиләр! — Олуг җитәкченең тавышы галәмәт кырыс иде.— Тыныч кына эшлисең килсә, якты якларны мактап яз. андыйларны таба алмасаң...
Ул тукталыбрак торды. Хәер, мин аңлаган идем инде. «Таба алмасаң. матбугатта эзең булмасын!» — димәкче ул. Әйе. әйе. мин инде сабыйлыктан чыккан, доньяның гыйбрәтле якларын да күргәләгән инде.
...Бер язда безнең бер баз бәрәңге харап булды. Белсәгез иде: ул елларда язын бәрәңге базын ачкан көнне ничек көтә идек! Ул көнне шалкан кебек шыгырдап торган бәрәңгене казан тутырып пешерәләр. Исәпләп чамалап тору юк ул көнне. Алдыңа бер чынаяк сөт тә куела. «Шикәр тәмнәре килә!» — ди-ди. мактый-мактый ашыйсың. Олылар да канәгать, айлар буе: «Суык тимәсме, су төшмәсме?» — дип. шикләнеп көтеп алган бәрәңге, ниһаять, табында.
Ул кайгылы язда да без, кечкенәләр, бәрәңге базы ачылу конен шулай ук көтеп алган идек. Сәкедә авыз суларын чупылдатып утырабыз. Өйгә, зур капчыкны авызыннан тутырып. Энҗе апа кайтып керде. Керде дә. бусагага чүгәләп, үксеп җибәрде. Әни аны ачуланырга тотынды:
— И кызым, тилердеңме әллә, шул тамаша авыр күтәрмәсең?
- Буш шырпы кабы кебек бит ул. Базның төбенә кадәр төштек, бер таза бәрәңге дә юк. Әллә тычкан, әллә күсе харап иткән...
Өзелдек тә калдык. Көндәлек ашау ягын ничек хәл иткәннәрдер, белмим. Анысы шул гел ашыйсы килеп тору булып хәтергә уелган. Тик бу юлы яны сыннан зуррак хәсрәт басты бакчага ни чәчәргә? Өйдә бер мәл «аһ ваһ» килеп алдылар да бөтенләй сөйләшмәс булдылар. Чарасызлык дигән нәрсә изсә дә изә икән адәм баласын! Шундый өнсез көннәребезкең берсендә иртән иртүк безгә Садыйк бабай килеп керде. «Камал Садыйгы* дип йөртәләр иде аны. Керде дә:
— Әйдә. Закир кордаш! - диде. Чыгып ал. кул арбасына салып китердем. орлыкка ярамаслык түгел. Ваклыкка — вак инде, бишташ кебек кенә, терлек туарга дигән бәрәңге иде. Орлыксыз калгансың дип ишеттем, ничек терлеккә ашатыйм инде? Әйдә!
Әти урыныннан кузгалмый торды. Аннары;
— Ала алмыйм. Садыйк абзый, - диде. Директор булгач, күп төшерә, дип уйлыйсыңдыр- Айлык хезмәт хакым өч йөз илле сум минем, синең бәрәңгенең поты алты йөз. Ничек түлим?
— Синнән акча сораган кеше юк бит әле. түләрсең җаең белән.
Котылдык бит бәладән! Укытучыларга бирелә торган унбиш сотыйлы бакчаны тутырып утырттык. Тик безне һәлакәттән коткарган Садыйк абзый га дигән бурычны аның үз кулына тапшыра алмады әти. Бакчага бәйле язгы эшләр төгәлләнер-тогәллонмөс бер арада, район үзәгеннән зур кешеләр килеп, җыен җыеп, уртага Садыйк бабайны бастырып. «Син кулаклыкны яңпртмакчы булгансың!» дип. рисвай итеп, аны авылдан сөрергә ясады лар. Сугыштан яңа гына кайткан сыңар аяклы улы Сәгыйть абый Камалов, куш култык таягында чайкала чайкала, бабайны бераз озата барды. Халык, куркынып, читтән карап калды. Без. бала чагалар, аны моны уйламыйча, олау артыннан чаптык. Күпер төбенә җиткәч. Сәгыйть абый баганага барып
сөялде. Аска иелгән башындагы коңгырт бөдрәләре күзләрен каплады. Шу лай да йөзенең җыерылып килүен, җыерчыклары буйлап күз яше саркуын күреп була иде. Сәбәбен генә ачыклавы читен: әллә фронтта өзелгән аягының җәрәхәте сызлый, әллә әтисен югалтуга бәгыре сыкрый? Сызланырлык та. сыкранырлык та булган икән шул. Соңыннан: «Камалов Садыйкның гаебе юк».— дигән кәгазь килсә дә, бабай үзе авылга әйләнеп кайта алмады, ерак якта үлеп калды...
Җитәкчемнең кисәтүеннән соң мин, ихтыярсыздан, шушындый күңел- сезлекләрне искә төшереп, бераз онытылып киткәнмен. Кабат тыңлый баш лаганымда ул минем өчен «якты темалар» саный иде:
— Беткәнмени хезмәт батырлары? Эзли белергә, күрергә кирәк!
Күрмәгән кая ул! Без балигъ булгалаганчы, тирә-юнебезнең матураюын без дә күрмәгәч, тагын кем күрсен дә кем сөенсен?!
Матди якны әйткән дә юк. Һәр яңа көн муллык өсти сыман. Колхозчыларга да хезмәт хакын акчалата түли башладылар, пенсияләр тәртипкә салынды. Кешеләр берсеннән-берсе уздырырга тырышып мал туплыйлар. Ул гынамы? Мин туган 1937 елны көлләре күккә очкан китаплар: Галимҗан Ибраһимов. Тинчурин. Бурнаш. Бабич әсәрләре күптән безнең китапханәләрне баетты. Хәсән ага Туфан үзе безнең янда йөри, яңа әсәрләр яза иде инде.
Күрмәгән кая ул күркәм яңалыкларны! Татарстан ата баба белмәгән төзелешләр җәелдереп җибәрде: Зәй ГРЭСе. «Оргсинтез» заводлары тезмәсе. Түбән Кама нефтехимия гиганты, КамАЗ... Аларны коручылар, аннары шунда эшләүчеләр телдән төшерми мактауга лаек. Языйм, дигән кешегә «азык» — муеннан, һәр җирдә җиңүчән адымнар гына эзләү язучыга да рәхәт ул. Хезмәте макталган каһарманнардан рәхмәт ишетәсең: КамАЗ кызлары. БАМ егетләре. Түбән Кама химиклары, авыл уңганнары миңа да мең рәхмәт яудырдылар. Мин булып мин, гомер буе авылда эшләгән гади укытучы баласы, Татарстанның Журналистлары һәм Язучылары союзына алындым. Чит илләргә сәяхәтләр ясадым: Европаның күп илләрендә, Африкада бул дым, Мисыр пирамидаларын күрдем.
Бүгенгенең рәхәтен тоймаган кая! Тирес утыны ягып җылынучы безнең Иске Роман авылына газ керде. Аш-су өчен генә түгел, өй җылытырга да өч тиенлек газ ягалар. Элек без ерак чишмәдән көянтәләп ташый торган чәй суы да — өйләрдә, краны мич авызы янында гына. Бор да җаның теләгәнчә агыз! Электр, радио, телевизор, машина-мотоциклны малга да санамыйлар.
Безнең гаиләнең дә эшләре җайга салынды. Абый, берничә тапкыр яра-ланган булса да. башы сау килеш, Кызыл Йолдыз ордены, әллә ничә медаль тагып, әйләнеп кайтты. Әниебезгә, мәгариф өлкәсендәге тырышлыгы өчен, Ленин ордены бирделәр. Дөрес, хәзер, туксан яшенә якынлашканда, бераз өшәнде, шулай да, төпчегемнең илле яшьлегендә җилпенеп алмый булмас дип, борынгы калфагының сәйләннәрен төзәтеп утыра әле, кулында — чигеш энәсе. Җаны тыныч: дүрт баласы, җиде оныгы югары белемлеләр. Әтиебез генә, мин университетка кергән көннәрдә, дөньядан кичте. Төпчегем урнашсын инде дип көтеп яткан диярсең! Гаилә язмышына төшкән төп авырлыклар аның йөрәге аша үткән, аның җанын суырган, аның гомере бәрабәренә җиңелә килгән, күрәсең. Башкача була да алмый иде, әти бит ул, безнең әти бит ул!
Дөнья шундый: бер сөенечкә — мең көенеч. Дөнья каршылыкларны җиңә-җиңә генә алга бара ала. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә дә, син ихластан иҗат итәсең икән, тормыштагы көрәш килеп керә. Керә дә әсәрнең язмышын почмакка китереп тери. Дөресрәге, тери иде. Әлеге дә баягы, ♦ җәмгыятьне каралап күрсәтмә!» дигән кагыйдәләр әсәрләргә юлны бикли дә куя иде. Минем 1971 елда язылган «Тәңкәле тау» повестем, «совет галимнәре арасында конфликт юк», дигән киртәгә дучар булып, 1979 елда гына, анда да нык «кыркылып», дөнья күрде. «Синең өчен» исемле повестемда ятим кызның төрмәгә эләккән әнисе турындагы тулы бер бүлекне тоташы белән сызып ташларга туры килде. Газета-журналларда басылган хикәя, мәкалә, очеркларның кайберләре нинди корбаннар бәрабәренә чыгуын санап бетерү авыр. Миннән күпкә тәҗрибәлерәк, дәү-дәү агайлар да, әсәрнең дөнья күрүе хәерлерәк дип. кулъязмада күтәрелгән җитди мәсьәләләрне шомартып, тән-кыйть тезгенен ычкындырдылар.
Ниһаять, ул хаталануларыбыз фаш булды: без дилбегәне артык дәрәҗәдә бушатып җибәргәнбез икән шул. Бер карасаң, дөньябыз бөтен, бары да бар.
элекке җитешмәү чәйлекләр —гүя төндә күргән төш. Үлчәмнәребез үк баш ка. «Квартираның дүрт бүлмәлеге генә кирәк!» — дибез. Күпләр бүгенге муллыкның ни бәрабәренә килүен уйлап та бирми. «Беләбез инде! — диләр алар.— Ну, ипигә туймаганнар^ Ну. өйләре салкын булган. Ну. чабата кигән яәр. Ну. тол калганнар. Калсалар соң? Инде миңа да интегергә димәгән бит'» Алар горур! Кайберәүләре, бәхәскә керсә, үзәгеңә үткәрерлек иттереп әйтә дә сала:
— Мин синең кебек ачлы туклы яшәп, ятим үсмәдем, белдеңме’ — Икен-чесе аны хуплагандай иттерә:
— Минем нәселдә аксөякләр булган. Миндә шулар каны уйный, гади халык кергән ательега кереп күлмәк тектерер хәлем юк...
Бүгенге укучылар балачакта безнең төшләргә кереп йөдәткән ак күмәч бе-лән мәктәп коридорында туплы уйный. Башкага ни сан. борын-борыннан халыкның иң күркәм сыйфатларын саклап яшәгән авыл хатыннары
— Әй, күчтәнәч дигән булып, конфет ташымагыз! — диләр.-- Анысы авыл кибетендә дә буа буарлык. Түгәрәк ипи алып кайтыгыз, арыш ипие, мич төбенә салынганын!
Ни химкәт: авыл кешесе аш-су әзерләргә иренә, өстәлләрендә — кибет ри зыгы. Күбесе 50-55 яшьтән пенсиядә бит әле!
Сугыштан соң. тирән бер сулыш алгач, безнең әниләрнең кабаттан сала башлаган ипиен татып карасыннар иде алар! Эшкә киткәнче, караңгылы янтылый ук өлгертәләр иде аны. Иртәнге чәйгә үк ипи камырыннан пеше релгән кайнар кабартма куела. Аны баздан чыккан сөт белән ашасаң.. Аһ. юк, мин аның ләззәтен сүз белән генә аңлатып бирә алмыйм! Берәр сәгатьтән өйгә зиһеннәрне чуалтырлык хуш ис тарала. Аннары, көле-күмере иярмәсен өчен, каз канаты белән сыйпый-сыйпый, мичтәге могҗизаны чыгаралар Аш-су ягының тар сәкесенә тезелгән кояш кояш ипиләрнең нуры бөтен урам ны балкыта иде сыман!..
Болары бүгенге көн өчен бик вак булып калды. Акча, мал. модалы кием нәр, ике бозауга кибәк бүлеп бирә алмаган бәндәләрнең дәрәҗәле урын артыннан кууы китте. Кеше башына басып югары үрмәләү гадәткә әйләнде Дилбегәнең бушаган ягыннан, без тел теш тидермәскә, гел матур дип кенә күрергә һәм күрсәтергә мәҗбүр ителгән арада, җәмгыятебезгә чит ят агым нар үтеп кергән: ялагайлык, күз буяучылык, ришвәтчелек, кода кодагыйлык, битарафлык... Бер яктан баеганбыз, машиналарның яңадан яңа маркаларын өйрәнәбез, алганда оттырырга исәп юк. Ул кием салым, ул өй җиһазлары, ул табыннар муллыгы күз тия күрмәсен! Табышларыбыз, иреш көннәребез зур, аһ, югалтуларыбыз да булмасачы' Оч тиенлек файда артыннан чапканда кешелектә иң кадерле исәпләнгән күркәм сыйфатларыбыз коелып бетә язган түгелме?
Алтмышынчы еллар башында «Азат хатын» журналы хезмәткәрләре мөхтәрәм язучыларны һәм журналистларны 8 Март мәҗлесенә җыя торган булды. Ел саен. Кичәдә җырлыйбыз, биибез, кызларның үзләре теккән күл мәкләргә, үзләре әзерләгән аш суларга ярыш оештырабыз. Истәлекле бүләк ләр өләшәбез Монда һичнинди рәсмилек тә юк. Язучылар союзы председате ле булган Мирсәй ага Әмир, сүз ала да: «Гыж гыж курай тартаһың • дип башкортча җырлап җибәрә иде. Фатих Хөсни - күршегә, таба сорарга кереп, шул зур табага утырып, тау шуа шуа әнисенең йомышын онытып җибәргән малай турындагы моңсу хикәясен сөйли. Сибгат Хәким әнисенә күчтәнәч итеп җибәрер өчен клнндерләр эзләве хакындагы шигырен укый Хәсән ага Туфан, кызларга карап • Кайсыгызның кулы җылы? Бәйлисе бар йөрәк не...» — дип сүз башлый Шәриф Камал кызы Зәйнәп апа Байгильднева • Чегән биюе»н башкара. Аннары барыбыз бергә җырлыйбыз
Егерме еллар буе шулай дәвам итте. Инде күркәм бер гадәтебез артты, дип торганда гына, сүтелде 8 Март бәйрәмендәге якты кичәләр. Беренчел оеш тыручылар олыгайды, алар урынына килгәннәр майлы бәлешне, коллектив белән уртаклашмыйча, дәү агайлар белен үз өендә генә татый баш зады Кайберәүләр дөньядан ук кичте Яшьләр өлкәннәр белән берләшүне өнәмиләр инде.
Сагынып сөйләргә генә калды 1978 елның 8 Мартында оештырылган соңгы очрашуларның берсендә Фатих ага Хөсни үтенече белән без «Олы юлның тузаны» җырын сузган идек. Фатнх ага үзе дә кушылды Алай гынамы, дирижер сыман селтәнеп, ул безнең җырлауны бер эзгә салып та торды Аннары
— Туктагыз, соңгы строфасы болай аның,— дип. радиода да, сәхнәләрдә дә ишетелмәгән сүзләрне җырлатты:
...Олы юлдан атлар уза.
Безгә кала тузаны. Алда да гомерләр бардыр. Сагындыра узганы.
Җыр беткәч, озак кына тынып тордык. Фатих аганың, еларга җитешеп, сагышланып калуы барыбызны да тетрәндергән иде...
Инде менә ул кичәләребез тукталганга да ун еллап вакыт узган. Ул чакта әле уен-көлкене хубрак күргән безнең буын да хәзер ешрак сагышлана, үт-кәннәрнең мәгънәсен тирәннәнрәк эзли.
Башыма сыймый: гомуми мәнфәгатькә күз йомарга, бер-беребезгә бита-раф булырга кай арада гына ияләнеп үк җиттек соң без? Тирә-юнебезне дошман урап алган, матди яктан өшәнгән елларда да сыгылып төшмәгән саф, нык, куәтле рухыбыз ничек болай такыраеп киткән?..
Бу хакта хәзер зурдан кубып, ил күләмендә сүз алып барабыз. Үзгәреш, кичекмәстән революцион (?) борылыш кирәк, дибез. Бөтенләй үк ялгышканчы, искә төшеп, дөреслеккә борылырга ниятләвебез әйбәт анысы. Чирен яшергән үләр, дигәндәй, инде хәзер дә «җәмгыятебез кара булып тасвирланмасын’» дип, борын төбендәге кырга сыймастай кыланмышларны күрмәмешкә салышып яши бирсәк, тагын да аянычрак булыр иде. Партия яман якларны башлап үзе фаш итте. Халык та бу көрәштәге һәр яңалык турында хәбәрдар булырга тиешлегенә басым ясалды. Әллә мәсьәләнең нәкъ менә шу лай. кешелекле төстә алга куелуы нык тәэсир итте инде — күңелдә таштай укмашкан сагыш, еллар буе эчкә йота-йота юшкынга әйләнгән хафалар берьюлы искә төште. Ерак елларда авылдашларның саф, самими мөнәсәбәт-ләреннән татып-тоеп калган хисләр өр-яңадан сагындыра башлады.
Мин бик тирәннән аңлыйм: адәм баласы ачлы-туклы яшәр өчен тумаган. Юк, мине үткәндәгеләрнең казан казан умач шулпасы, ямаулы киемнәре, кар базыдай салкын мәктәпләре сагындырмый. Кеше горур, ул бу яманлык ларны бөтенләй татымаска тиеш. Сагындырганы, бөтен вөҗүдемне биләп тартып торганы — халыкның бердәмлеге, адәм баласы чыдамаслык авырлыкларны җиңеп, күңел сафлыгын, әхлакый бөеклеген саклау көче!
Без, үз чиратыбыз җиткәч, ул елларда үзәккә үткән матди кытлыкларга каршы күтәрелдек. Әмма тамак туклыгы, өс бөтенлеге өчен генә яшәүнең мәгънәсе тар. Тук тормышның кешене кеше итеп танытучы күркәм сыйфат-ларны, буыннан-буынга, мең михнәт аша сакланып килгән рухи байлыкны таптап узарга хакы юк. Электәге күркәм гадәтләребезнең кадерен белеп, рухи хәзинәбезне тагын да тулыландыра барсак, өзлексез камилләштерсәк кенә, еллар узгач, безне дә сагынырлар. Хезмәтебез, омтылышларыбыз яктылыкка, фидакарьлеккә юнәлтелгән. Мин хәтта шаулы бүгенгенең ифрат тиз узуына да пошынам кебек инде. «Ник сагынам икән?» соравы да тикмәгә генә баш калкытмыйдыр, мөгаен. Тик... аңа җавап биреп бетерерлекмени? Биниһая катлаулы икән шул ул. Сорау җанланган саен, күңелдә җавабы да табыла сыман: и-и, нәрсәсен сорыйсың, яшьлекне сагынмыйлармыни инде? Сагындыра. Татлы, ләззәтле бер тойгы белән сагындыра. Капкасының кай- далыгы мәгълүм булса, шул татлы сагышны биргәне өчен генә дә, каршысы- на барып, бил бөгеп, рәхмәтләр укыр идем лә!..
1987 ел.