Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЗ УРЛАУЧЫ


ттаукай кызлар кебек оялчан Аның белән мәхәббәт, гаилә, балалар, я булмаса тундра, поселок хатын- кызлары турында сүз башладыңмы кызара да чыга Җигеп йөри торган этләре, берәр ауга чыгуы яки узган ел авырып ятуы аягын тайдыруы хакында сөйләргә тотына Яратмый ул хатын-кыз хакында сүз куертуны, үзеннән көләләрдер, мыскыл итәләрдер кебек тоела башлый аңа
Утыз биш яшь инде Аттаукайга. әмма һаман буйдак Чукотлар моны юньлегә санамый Тундрада: «Хатынсыз ир-ат кызганыч кеше», дигән әйтем дә бар.
Әйбәт каюр ул Аттаукай. Этләре дә менә дигән Бармаган жире юк - тундрадагы бригадаларда да була, болан асраучылар янында да. яр буе авылларында диңгез җәнлекләре аулаучылар янында да Димәк, хатын табу аңа кыен эш булмаска тиеш иде кебек, әмма
Бу очракка тундрада бөтенләй башка әйтем дә бар: «Хатын кыз сукыр чебен».
Кирәкләре бар иде, дип кул гына селти Аттаукай Тел бистәләре! Берсенә дә ышанырга ярамый! Хатын кыз булган җирдә бер генә көн дә яши алмыйм мин
— Сынап караганың булдымы соң?
— Булды
— Син гел япа-ялгыз. дип дәвам иттерә кунакка килгән атасы Эгтувгы Күп йөрисең, өйгә сирәк кайтасың Андый тормышка нинди хатын риза булыр икән?
Авыр сулап куя Аттаукай. тик никахка фамилиясе аяк чалуын атасына белгертми «Аттау» чукотча «хуш» дигән мәгънәне бирә, ә «кай» кушымчасы иркәләү, кечерәйтүне аңлата Димәк, бу фамилияне «хушкай». «әлегәкәй», «саубулкай» дип тәрҗемә итеп була Әгәр фамилияң шундый мәзәк икән, кайсы хатын-кыз сәерсенеп карамасын инде сиңа?
Биш ел элек өйләнгән иде ул Эвенк кызына Язылыштылар, тик кәләше Аттаукай фамилиясен алырга теләмәде «Без. эвенк хатын кыз лары, фамилия алмаштырмыйбыз, диде Марҗалар алсын әнә. аларга килешә, ә минем үз фамилиям дә бик әйбәт»
АЛЬБЕРТ МИФТАХЕТДИНОВ (19.47) проигик Ма.-адан елклт кошоиол пр<*ичк- лауреаты СССР ФА География .цгмгыягенең «пкыйкый л-ма Ы. рус телемдл басылган бер- ничә китап ангоры. Әслрлгре СССР 1им чит ил халыклары гелекл дл тлрҗеил итеичн Магаданда яши
Аттаукай моны яратмау билгесе, начар фал рәвешендә кабул итте. Шулай булды да Бервакыт тундрадан йөреп кайтса, өендә кем дә юк: чәй кайнатып каршылаучы да. «Юлларың уңдымы, эшләрең пештеме?» — дип сорашучы да.
Хатынының китүен, хәтта озакка китүен сизенде ул Кая китүен әйтеп язу калдырмасына гына кәефе кырылды. Көтә башлады. Әмма тундрадан әйләнеп кайткан саен аны салкын өе генә көтеп торды. Хатыны бер ел кайтмый икән, димәк, бу инде шаярту-мазар гына түгел. Чынлап ташлаган икән инде, аның кая китүе кемгә хаҗәт? Шунлыктан ул аны көтми башлады Ирләр эше түгел бу. Тормышының ямьсез көннәрен онытып, яңа дәверен башларга кирәк, ә аны үткән истәлеккә нигезләү ярамас — төзелеш материалы ул түгел. Тундрада: «Су сибеп учак тергезелми».— диләр ләбаса.
Әйтем һәм мәкальләрне Аттаукай гадәттә булып узган хәлләрне аклау һәм үз-үзен тынычландыру кирәк чакта исенә төшерә Болай җиңелрәк булып китә: тундрада юкка әйтмәсләр!
Карт Эттувгы дәшми. Аттаукайның каршы төшүен көтә. Бәлкем шул чак якын киләчәктә оныкларны көтәргәме, юкмы икәнлеген аңлап алыр? Әмма Аттаукай да дәшми, үз эченә бикләнгән. Бу тема аның күңеленә ятмый, туйдырып бетерде инде, менә шул.
Сөйләшми генә чәй эчеп, тәмәке тарткач. Эттувгы юлга җыена башлады һәм өйләдән соң китеп барды Төнгә чаклы кайтып җитәчәк.
Аттаукай килеп кергәндә колхоз председателе кабинетында ят кеше юк иде, хуҗа тәрәзә янына барып баскан да кем беләндер телефоннан сөйләшә. Аттаукайны күргәч, кер дигәнне аңлатып, кул изәде. Аттаукай кереп утырды да хуҗаның бушаганын көтә башлады
— Уф! - диде, ниһаять, ачулы председатель. — Район үзәгенә барасың киләме?
— Килә - Аттаукайның йөзе ачылып китте
— Менә сиңа язу, складтан запас мех киемнәр ал. Поселокта ронога кереп, бер укытучыны утыртып алып кайт. Безгә яңа укытучы җибәргәннәр.
Аттаукай дәшмәде
- Я. ярый, сәфәрең ике көнлек, ял ит шунда Үзең беләсең, анда — кафедыр, ресторандыр Тик дусларча үтенәм, артыгын кылана күрмә Ишеттеңме, телефоннан ни дигәннәрен? Кляүл кичә анда туган көнен үткәргән, ә бүген милициядә утыра Менә сиңа соңгы хәбәр
Аттаукай башын селкеде, борчылма, янәсе, аңлыйм, бала-чага түгел
— Ярый, алайса, бир кулыңны, хәерле юл!
Район үзәгенә барырга ярата ул. Кино, кибетләр, ресторанда музыка, төрле колхоздан килгән дуслар Кунакханәдә дә әйбәт - мөлаем йөзле түти, чәй, чиста урын-җир Тундрада боларны күрә алмыйсың бит
Тиз җыенды ул. таң атканын көтеп тормады. Язгы төн салкын, кар өсте каты, йолдызлар иңгә кунгандай — йодрык кадәрлеләр. Ашыкмыйча гына өйләгә барып җитү өчен нәкъ юлга чыгар вакыт. Ә инде аз гына читкәрәк борылсаң, Кымынә әбигә дә кереп чыгарга була Алар инде язгы ярангаларын корганнардыр, бригадалары боланнар бозаулату өчен көтүлек сайлаганнардыр Аттаукайның Кымынә әбисен күптәннән күргәне юк, яңалыклар җыелгандыр Иртәнге ашка аларга барып җитеп була. Ә бүләккә ул бер нерпа алып барыр Мөгаен, болан асраучыларның күптәннән нерпа ите ашаганнары юктыр, сагынганнардыр Кыз ганыч. әлбәттә, морж ите юк
- Кая ашыгасың болай? Артыңнан куалармы әллә? — дип кычкырды аңа председатель үз өе баскычыннан.— Иртән китәр идең әле.
— Кирәк!
Председатель, телефоннан Кляүл турында сөйләшкәнен исенә тө-шереп:
— Аңлашыла —дип башын чайкады — Тик кара аны!
Аттаукай көлеп җибәрде
— Аттау!
— Этләр алга ыргылды, тыеп кына өлгер үзләрен
Төнге салкын тынлыкта сопкадагы бәс кунган ярангалар очлы башлы кар өемнәрен хәтерләтә Тирә-якта җан әсәре юк Учаклардан күтәрел- * гән талгын нәзек төтеннәр генә хатын-кызларның инде йокыдан торуын. чәй әзерләвен белгертә. Әнә теге кырый ярангада Аттаукайга туган тиеш- ле Кымынә. тынгысыз, мыгырдык, әмма олы җанлы Кымынә әбисе яши >
Ул аны шатланып каршы ала. мәш килә — озак көттергән кадерле 5 кунак бит. *
Көтүчеләр чәй эчә. Аттаукай яңа хәбәрләрен сиптерә Кляүл. пред- * седатель турында да. яңа укытучы хакында да сөйли Кайтканда укы : тучыны күрсәтергә вәгъдә бирә
Төнлек зур итеп ачылган, кояш нурлары хәтта яранга уртасындагы “ учакка ук җитә Яранга эчендә кояш күп. каршыда - кояш стена, нур I лар мул. аларны кул белән тотып алып булыр төсле
— Яз,— дип елмая Аттаукай һәм тагын бер кружка чәй ясый “ Чи нерпа итен барысы да яратып ашады Карчык болан ите пешергән = арада ирләр чәйгә ябырылды *
- Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, элеккеге кебек үк җитез.— дип “ шаярта Аттаукай һәм Кымынәне. биленнән түбәнрәк кагылып, сөеп куя -
— Сез язын барыгыз да тинтәк, көзге боланнар кебек'
Көтүчеләр көлә
Аның каравы, син яшь чагыңда язмы, көзме икәнен карап тор магансыңдыр' дип үрти аны Аттаукай
Әбисе елмая
Яшь кан салкында да кайный ул' — ди һәм чытлыкланыбрак иңнәрен сикертә.
Көтүчеләр тагын көлешә. «Әйбәт әйтем,—дип уйлый Аттаукай.- истә калдырырга кирәк. Әмма үз канының салкында «кайныймы» икәнен белмәгәч, яшь микән ул. картмы? Тикшерергә иде дә. тик ничек5» Бу уйларыннан ул ояла һәм кызара
Бу уйларыннан кәефе китә, бөтен кыяфәте ниндидер тонык төскә маныла, боегып кала Күңелендә көзге яңгырлы тундрадагы кебек баткаклык Тизрәк ялгызы каласы, моннан китәсе килә Ашыгып кына тагын бер кружка чәй эчеп, этләрен әзерли Кымынә әбисе аңа төргәк суза. Анда прәрәм болан сөяге мае белән вак кына итеп туралган ит. бик тәмле ашамлык
Ал! дип ягымлы Карый ул Аттаукайга — Юлда ризык авыр булмый.
Аттаукай рәхмәт әйтә, төенчекне рюкзагына сала, елмая Этләр дәррәү кузгала. Аттаукай нартага ава. борылып, әбисенә кул изн. нидер кычкыра Әбисе Аттаукайның ни дип кычкырганын ишетми Хәер, озак ламый тагын кунакка киләсе булгач, ишетмәсә дә ярый
Шимбә белән якшәмбене ул поселокта ял итеп үткәрде, ә дүшәмбе көн иртүк ронода иде инде
Без сезне көттек, диде мөдир Юлга чыгуыгызны җомгада ук шалтыратканнар иде инде Я. ничек, барысы да тәртипме5
Тәртип булмыйча! Укытучы кайда сон?
Кунакханәдә Мех киемнәрегез әйбәтме?
Өр яна складтан гына Тулы комплект
Анысы яхшы Кунакханәгә барыгыз да. укытучы кызны киен дерегез
Ничек укытучы кыз5 Аны хатын кыз дип әйтмәгәннәр иде бит. дип гаҗәпләнде Аттаукай
Ә сезгә барыбер түгелмени5
«Барыбер түгел шул. » — дип уйлый Аттаукай.
Ир кеше белән кайтырбыз, тормыш турында гәпләшербез, киңәш-ләшербез. укытучы кеше барысын да белә, дип уйлаган иде ич ул. Ә монда, менә сиңа мә — хатын-кыз! Ни сөйләшмәк кирәк аның белән? Михнәт чи-гәселәре бар икән әле юлда!
Теләмичә генә кунакханәгә китте.
Төньяк кешесенең күзе үткен, шунлыктан, ул ят укытучыны тиз таныды. Әмма шулай да үзен сынап карарга булды, дежурныйдан:
— Кем «Төньяк балкышына» барырга жыена? — дип сорады.
— Виолетта Сергеевна, сезгә!
Ялгышмаган икән, янына калын свитер, тар балаклы чалбар кигән. бармак араларына сигарет кыстырган, кыска чәчле, тулы йөзле бер чибәркәй килеп басты Укытучы кызның җитди үк булмаган тышкы кыяфәтенә күз салгач. Аттаукай авыр сулап куйды «Егермедән аз гына артыграктыр!»
— Мине алырга килдегезме? «Төньяк балкышы»ннанмы? Анда мине көтәләрме? Этләргә утырып кайтачакбызмы? Ай, нинди романтика! Бер-кайчан да этләргә утырып йөргәнем юк ич әле минем! Әнием белсә икән! Исемегез ничек соң? — дип тәтелдәде ул.
— Аттаукай...
— Шулай гынамы? Исемегезме ул, фамилиягезме?
— Исеме дә, фамилиясе дә шул,— дип сүзгә кушылды дежур хатын Чукча белән эскимосларның исемнәре генә бар, шул — фамилия дә. Шулай булган. Элек ничек кушсалар — шулай сакланган. Хәзер инде исемнәр дә. отчестволар да булдырылды.
Дежур хатынның кәефе әйбәт, җитмәсә үзен бу яктан бик тә белдекле итеп күрсәтәсе килә иде.
— Ай нинди кызык! Чыннан да, нигә кирәге бар ул исем-отчество- ның? Мине Виолетта Сергеевна дип йөртәләр, һм... ягъни Виолетта, Виола, димәк «Виола» дип кенә дәшегез миңа, ярыймы, Аттаукай?
— Ярар
— Менә яхшы Ә кайчан китәбез? Бүген үкме? Ә этләрегез кайда? Карарга ярыймы?
— Иртәгә иртән — Аттаукай аның тәтелдәвеннән туйган иде инде — Иртәгә карарсыз. Шушында көтегез.
Пассажир ошамый икән, иң элек каюрның кәефе кырыла.
— Сау бул.— диде Аттаукай.
— Сау булыгыз! Мин көтәм! Минсез китә күрмәгез!
«Кая китим инде?» — дип күңелсезләнеп уйлады Аттаукай
Юлда ул аны кайгыртты, тауга менгән чакта үзе нартадан төште, ә аңа утырырга кушты. Виолеттага мех киемнәр зур, уңайсыз иде Берничә адым атлауга ук арый Моны Аттаукай күреп торды, шунлыктан, тау менгәндә этләргә ярдәм итте.
Каюр юлдашының туктаусыз такылдавыннан курыккан иде. Башта шулай булды да. Аннары аны тирә-юньдәге күренешләр хозурлыгы җәлеп итте Тын гына яткан ак сопкаларга, гаҗәеп матур булып җемелдәгән карга (поселоктагыча түгел инде) исе китеп, сүзсез генә карап, нарта табаннары шыгырдавын тыңлап һәм этләрне күзәтеп бара башлады Күңелен көтелмәгән бәхет чолгап алгандай булды. «Я, хода, нинди матурлык! — дип пышылдады ул.— Нинди гүзәллек!»
Кымынә әбигә иртән үк килеп җиттеләр. Көтүчеләр юк иде — дежурлыкка киткәннәр. Көтү ике төркемгә — буазларга һәм кысыр ларга аерылган, тиздән боланнарның бозаулау вакыты җитә, шунлык тан кешеләр көне-төне дежур тора.
Кымынә кунакның күңелен күрергә тырышты. Ул Виолеттаның бо лан тиресеннән тегелгән йомшак торбасларын салдырды, икенчеләрен бирде, тузмадылармы икән дип тикшерде. Кунакны җылырак урынга —
чаршау артына кертте Кем белә, бәлки учак янында читенсенәдер. ә чаршау артында чишенергә, мех киемнәрне салырга да була
Чи нерпа итен ул Аттаукайга гына бирде, чөнки андынны русларның барысы да ашамаганын белә Ә кунак өчен учакта болан ите пешә Ит пешкән арада чәй эчәргә була Кымынә яна чынаяклар ала. әйбәтләп юа Аннары зәңгәр каеннар, зәңгәр өйләр, зәңгәр бизәкләр төшерелгән * тәлинкәләр чыгарыла.
Ипи юк. әмма май. коры печенье, шикәр бар Аттаукай әбисен ипи - белән сыйлый Ул аңа берничә бөтен ипи алып кайтты, көтүчеләрне х сөендерәсе килде Чөнки тундрада кышын ипи пешереп яталмыйсың. Әби 5 капчыктан бер ипи ала. аның яртысын кисеп, кунакка суза Ипи яңа. туң 1 ган. әмма май һәм кайнар чәй белән бик тәмле. Виолетганың мондыйны * ашап караганы юк иде әле!
Жылыда Виолетта изрәп китә, салкында берничә сәгать булу үзен | сиздерә бите яна Ул рәхәт арыганлык тоя
Кунаклар туклануга карамастан, әби чаршау артына яңадан чәйнек - кертә, үзе дә утыра хәзер инде бергәләп сыйланырга да була Чәй бер Z кайчан да эчне тишми — ашар алдыннан да. ашагач та Тундрада чәй “ сез яшәп булмый, чәйсез әңгәмә дә башлап булмый
Виолетта дәшми, әмма Аггаукай белән Кымынә әбигә рәхмәте ' карашыннан ук күренеп тора Әби белән каюрга барыбер нинди дә булса Z бер яхшылык эшлим дип уйлый ул. тик әлегә ни эшләячәген генә белми.
Талгын гына аккан әңгәмә вакытында әби Виолеттага егерме ике - яшь тулуын, аның Анадырьдан килүен белә Педучнлишедан соң шунда яшәгән «Төньяк балкышы»ндагы укытучы каникулдан соң кинәт китеп баргач, шунда баруын үтенгәннәр, һәм ул риза булган Анадырьда яшәсә дә. тундрага бер генә тапкыр да күз салмаган, практиканы да шәһәрдә узган. Төньякта аңа ошый Ә Мәскәүдә булмаган Әгәр материк ка китсә, һичсүзсез Ленинградка гына җыеныр иде. Дөрес, анда да аяк басканы юк Әмма апасы. Ленинградта Мәскәүгә караганда яхшырак, ди Ә аның апасы барысын да белә, яшьлегендә ул бөтен җирдә булган, хәзер Себердә яши Юк, юк. гаилә турында уйларга иртә әле. дөнья күрәсе бар. Дус кызлары барысы да кияүгә чыгып бетте, ә ул көтәчәк, өлгерер әле. кая ашыгырга5
«һм дип уйлый Аттаукай. сораучы булмаган сине, шуна шыт тырып утырасың да. Егерме ике5 Күптән вакыт инде бала табарга Малай малай да. кыз да булса, тагын да әйбәт, ул чакта күңелсез булмаячак >
Тундрада егетләр бөтенесе диярлек буйдак,- ди әби Кызлар артык иркә үсә. тундрага барырга, кәгүчегә чыгарга теләмиләр
Кулларыннан эш килми, дип мыгырдый Аттаукай Ничек бар сыннар алар тундрага? Укыган булалар да берәр кәнсәгә кереп оялый лар Нәрсәгә генә өйрәтәләрдер аларны5 Торбае тегә белмиләр, тире иләү, ашарга пешерүне инде әйткән дә юк Тундрада кемгә хаҗәт алар?
Әби елмая, ә тегесенең теле тагын да ачыла
Андыйларга гомеремдә дә өйләнмәс идем мин Чынлап!
- Сиңа әйбәт хатын кирәк, ди әби. тундрадан эзлә син Тундрада юк шул инде
- Ә яр буенда күрше эскимосларда? Эскимос кызлары чибәр
- Эскимослар артык мода куа
- Хатын кызларның барысы да мода ярата, дип көлә Виолетта Шулай шул! Сезгә киенергә ясанырга гына булсын их' Аттаукай кулын селти һәм үзенә яңадан чәй ясый
Сөйләнмә, ичмасам. - ди Кымынә Эчәсе килмәгән кешегә янын дагы чишмә дә ерак
Әбисенең һөҗүмен кире кагар өчен Аттаукай Виолеттага Бездә шундый әйтем бар. дип анлата
Әгәр кәләшне урласагыз? Ай. нинди романтика! Грузиядә әнә кызларны урлыйлар,— дип сөйли Виолетта
Аттаукай гаҗәпләнә:
— Ничек урлыйлар?
— Урлыйлар инде Авылга атта чабып киләләр дә хатын-кызны юрганга төреп сыпырталар!
Аттаукай аңламыйча җилкәләрен җыера Чукчалар гомер буе беркайчан берни урламый, сорамыйча берни алмый Ә монда кеше урла, имеш! Юк. аңламый моны Аттаукай
— Кайда соң ул Грузия? — дип сорый ул.
— Кавказда Шундый тау бар Тауларда яши алар, республика ул,—дип аңлата Виолетта
— Ә-ә, беләм...
Үз гомерендә грузинны ул беренче тапкыр «Казбек» папиросы кабында күргән иде Берәү тау итәгендә атта чаба. Ат — шул ук болан инде ул, тик мөгезе юк та гәүдәгә зуррак. Аттаукай яхшы хәтерли ул күренешне. Тау хатын кызларын шулай кимсетүләре өчен ачуы килә аның
— Юк ла.— дип тынычландыра аны Виолетта — Элек кенә чынлап урлаганнар, ә хәзер ризалык белән генә. Йоласы шундый Урлаганга риза булып торалар
«Риза булгач, ник урларга?» — дип аптырый Аттаукай, тик кычкырып сорамый Ул җитез бер грузинның алар торагына килеп керүен һәм Кы мынә әбине урлап китүен күз алдына китерә. Әкәмәт тә булыр иде соң! Әбисе «кияү» йортында шундый гауга куптарыр, бөтен грузин күз ачып йомганчы эзен суытыр иде' Барлык явызларны суеп, атып бетерер, матур зәңгәр рәсемле булуларына карамастан, барлык савыт-сабаларны кырып атыр иде!
— Ә савыт-саба металлдан анда, көмештән — дип сөйли Виолетта, аның уйларын сизенгәндәй.
Аттаукай күңелсезләнеп кала:
«Алайса, металл савыт-сабаны кыра алмый икән»
— Ә син үзеңне урлауларын теләр идеңме? дип сорый ул әбисеннән
— Грузины яшьме соң?
Виолетта көлә.
Аттаукай гаҗәпләнеп башын селки «Ай. әбекәй, кунак алдында оялыр идең, ичмасам! Юк инде, ике хатын-кыз очраштымы, юньле нәрсә көтмә син алардан!»
Ул кружкасын әйләндереп куя да әйтә:
— Этләрне карап керим әле
Якты апрель кояшы кар өстен нурга күмгән Каюр белән аның юл дашы кара күзлекләрен киделәр. Эссе Тынлык. Алда барысы да яхшы булыр кебек тоела Кәеф төшәр, я һава үзгәрер, яисә этләр бәлагә тарыр дип уйга да китерәсе килми.
Аттаукай шулай да ашыкты Ниндидер бер тойгы аңа кояш баеганчы һәм тыныч вакытта үткелне узарга куша иде Күрәсең, ерактагы болыт лар шик салгандыр күңеленә
Үткелгә җиткәч, этләр карга ятты Аттаукай ашыкмыйча гына порт сигарын алып папирос кабызды Виолетта, нартадан төшеп, аякларын язарга булды Кояш нурын сибә, әмма ул башка, салкын иде инде.
— Кара әле.— дип күрсәтте түбәнгә таба Аттаукай Канатларын киң җәеп, күктә бер урында козгын тора иде. Ә ике сопка арасында буран уйный, җирдән кар себерә, болыт күләгәләре арасындагы кар кояшта ялтырап күренә. Козгын аска, җиргә карый, ул буран өстендә, аңа төшәр урын юк «Без килгән якка — төньякка китәр». дип уйлады Аттаукай
Виолеттаның бу күренешне беренче тапкыр күрүе, һәм аңа тыныч урыннан буран өерен, кояш нурларына манчылган бурап өерен күзәтү сәер иде
- Безгә шунда барырга кирәкме5 дип сорады ул
Arrayкай башын селкеде
Коньяктан болытлар агыла, ә жил инде, дөрес. әлегә карсыз гына, үткелгә килеп житте.
Монда да буран кузгалачакмы? дип сорады Виолетта
Аттаукай башын селкеде Сөйләшәсе килми иде аның Ә нәрсә * турында сөйләшәсең инде Аска төшәргә кирәк, әлбәттә, анда жилдән | сопкалар бераз саклар. Ә биредә, үткелдә, үзләренә дә. этләргә дә начар * булачак. £
Озак кайтасымы әле безгә5 дип сорады Виолетта Эһе
Ул папиросын ташлады *
Ныграк тотын, аска кызу төшәчәкбез
Ул этләрне кузгатты Алар тордылар, өсләрендәге карны селкеп тө д шерделәр. кузгалдылар Нарта таеп китте һәм. этләрне узып, аска шуды - Аттаукай аны таягы белән тыйды Бөтенесе бергә кар бураны эченә кереп _ чумдылар, кояш шундук кандыр югалды
Йөзләрен жилдән борып, этләр нартаны көч хәл белән тарта Монда, ~ аралыкта, кар шактый калын иде, Аттаукай әледән-әле нартадан тө = шел янәшә атлый, иелеп куллары белән карны әрчи, сопка түбәләрен ' күрергә тырышып, як ягына карана. Алар шулай авырлык белән генә бер Г сәгать чамасы бардылар Үткел беткәч тигезлеккә чыгарга тиешләр Мен- z кайда адашуың да ихтимал Шуңа күрә анда жнткәнче тукталыш ясарга j кирәк Ышыкланыр урын табып, көтәргә кирәк
Юлдашы чыраен сытып дәшми генә утыра Гәүдәсен кар сарган, йөзен колакчын бүрегенә яшергән, төренгән Бернәрсәгә карыйсы килми аңа шулай яхшы
Этләр еш кына үзләреннән-үзләре туктый. Аттауканга аларны куа ларга туры килә. Ул аңлый: аларның да барасы килми, аларнын да кө тәселәре килә
Алда текә тауның таш кабыргасы шәйләнде Аттаукай бу урынны та иыды моннан тигезлеккә чаклы бер километр
Ж.ИЛ көчәйде Аның инде хәзер бернинди юнәлеше юк кебек, төрле яктан, хәтта өстән һәм астан да исә Әмма салкын түгел, жепшек апрель бураны җылы була
«Кызык, буранла козгын кая китә икән5 днп уйлады Аттаукай Көртлекләр, ябалаклар карга чума анысын ул белә /Кәйлекләр дә көрткә кереп поса Ә менә «ур кара кошның карга чумуын ул күз алдына китерә алмын Килешми бу аңа Мөгаен, ул буран булмаган нкка очып китеп өлгерәдер Аның урынында бул« «м. мин район у зәгенә очар идем, дип уйлады Аттаукай һәм елмаеп куйды Нартаны борып, кире шунда китсәң иде ул. Тик өлгереп булмый кызганыч»
Этләр, туктап, күзләрен каюрга төбәделәр Тегесе дәшмәде Этләр ятты
Шушында көтеп торабыз лиде ул Виолетта!а
Кыз. күзләреннән шарфын төшереп. Аттаукайга төбәлде
Нигә көтәргә? Барырга кирәк'
Кая? Әнә би I, күрәсеңме?
Виолетта кар пәрдәсе аша карарга тырышты, тик хәтта ип якындагы этне дә күрә алмады Борчыла башлады
Нишлибез инде хәзер. Аттаукай. нишлибез5
Берни эшләмибез, көтәбез
Нәрсә көтәбез, нәрсә кигибез. Аттаукай5
«Дәшмәсән иде. ичмасам?» дип уйлады каюр
Юлны югалттыңмы әллә? Югалттыңмы5
Этләр югалтты ул. мин түгел Мин аны күрмим генә. диде Аттаукай. аиыр сулап Сөйләшәсе килми иде аның
— Нишлибез соң инде, ә? Ә?
Тегесе дәшмәде.
- Кич җңгте бит, кич җитте!
«Кич җитсә дә, барыбер». Аның сүздәрен ишетмәс өчен. Аттаукай торып этләре янына китте. Алар бөгәрләнеп яткан, үзләрен кар каплаган Аттаукай каешларны тарткач, этләре торды, карларын селкеп төшер деләр. Ул алдагы маэмайның берсен муенчагыннан тотты да үзе артыннан тартты, барлык этләрне нарта янәшәсенә борып куйды. Этләр белән нарта бергә сынык ярымтүгәрәккә охшап калды.
— Тор' - дип кузгатты ул Виолеттаны — Бераз йөренергә, снкергә- ләргә кирәк. Аякларың өшемиме?
Виолетта нартадан иренеп кенә төште Аттаукай нартаны яны белән күтәреп куйды Астагы карны көрәде, укытучы утырып кайткан болан тиресен җәйде Бәләкәй генә ышыкланыр урын әзер Ж,илдә торган ише түгел инде.
— Утыр! — дип кычкырды ул.— Юкса күмеп китәр! Менә шулай. Әйбәтме? Бөтенләй җылы, өрми дә. әйеме?
Укытучы шыңшымасын өчен ул үзенең тавышына кыюлык өстәргә тырышты
— Йокларга да була хәтта! — дип кычкырды ул буран аша. .
Ж,ил тынмады, төн якынлашты.
Барлык бу хәлләр Аттаукайны бнк тә борчуга салды. Бураннан башка беркем дә — каюр да. этләр дә гаепле булмаса да, Виолетта ачулана һәм үпкәлидер төсле тоелды аңа Тик тундрада буранга үпкәләмиләр, чөнки кар. кояш, суык, буран — котылгысыз нәрсәләр Бу ранга үпкәләргә берәүнең дә башына килми
«Кызык. Грузиядә буран була микән?» —дип уйлады Аттаукай һәм әбисен исенә төшерде Мөгаен, хәзер чаршау артында утырадыр, анда җылыдыр, көтүчеләр белән чәй эчәдер. Аттаукай турында сөйлидер Аһ. бу карчыклар!
— Әй. тор әле! Сикергәлә бераз.— дип төрткәли ул Виолеттаны Юк-юк, кирәкми ди кыз калтыранган тавыш белән.
Каюр аңлый елый ул.
Елау . әйбәт түгел дип кычкыра аның колагына ук. Башка ча юата белми шул.
А-а-ай куркыныч миңа. Аттаукай Без туңып үләчәкбез, а-а а Әйдә, китик. Аттаукай матурым, әйдә, кузгалыйк Кайткач, мин синеке булырмын. Аттаукай хатының кебек булырмын
«Какомей! — дип коты очып уйлады Аттаукай. Ни сөйли ул?» Рус хатын-кызларының чукот кешесенә кияүгә чыгуы авылда булган хәл түгел Күрше авылда булды, аларда — юк Чөнки авылга бер генә рус хатын кызының да аяк басканы юк. бөтенесе ирләре белән килә Шак катырлар иде дә соң Аттаукай марҗа алып кайтса' Председательнең күзе маңгаена менәр иде' Менә егет икәнсең, Аттаукай. менә булдыргансың, дияр иде.
Әмма аның уйларын Виолеттаның елавы, сулкылдавы бүлдерә. Ул. җилдән борылган да. йөзен каядыр аның муенына яшереп, колагына тукый
— Аттаукай, кадерлем коткар мине, коткар. Хатының булырмын, әйдә китик, тырыш инде. юкса, туңып үләбез бит без монда!
— Әйе. әйе, китәбез! — дип юата ул аны.— Аз гына тынычлансын да. бер генә йолдыз булса да күренсен инде Аннары кузгалабыз. Бүген кайтып җитәбез, борчылма. Уф!
Беркайчан да болай күп сөйләгәне юк иде. Аттаукайның хәтта тыны кысылды.
Буран сызгыруы астында ул көтмәгәндә башына төшкән хәлләр турында уйланды. Рус булса да. дип фикер йөртте ул. бераздан күнегер 102
әле, укытучы лабаса, аңлы кеше булырга тиеш Әтисе хуп күрмәс бу эшен, анысы көн кебек ачык Әнисе дә өнәмәс, үзен дә, кулыннан эш килми, дип хатынын да битәрләр. Артык яшь, шунысы начар Әмма анысы утар, күнегер Бала табарга кирәк ана. шул чак барысы да рәтләнер, дип хәл итте Аттаукай
Төн урталары узгач, кар бураны арасыннан йолдызлар күренә. | сопкаларның кара шәүләләре шәйләнә башлады Кузгалырга була, дип - уйлады Аттаукай. Этләрне торгызды 7
Элеккечә үк әле нык себерә иде. Этләр нртән Аттаукай өенә кайтып ~ җитте Виолетта чәй эчеп тормады җылыда изрәп, көн буе йоклады ♦
Кич кенә председатель килде Өчәүләп чәй эчтеләр Председатель ? мондагы тормышны мактады, яшь белгечне тынычландырды Виолетта = юлда ничек кайтулары, нинди куркыныч булуы турында сөйләде, каюрны z мактады. Ә каюр дәшми генә елмаеп утырды һәм. бу кыз вәгъдәсе турын - да әйтсен иде инде, председатель безне котлар иде. дип уйлады Әмма « тегесе ул хакта дәшмәде, әйтерсең лә. буран вакытында бер сүз, бер- £ нинди вәгъдә бирмәгән Борчуга салды бу Аттаукайны
— Бүлмә зур, хәзергә шушында куныгыз. - диде председатель сау- s буялашканда. - Ә иртән кызлар килеп җыештырыр
— Кирәкми, мин үзем,- диде Виолетта
Аттаукай апа хатыныннан калган чиста җәймә-мендәрләр бирде. j ә үзе идәндә тиреләр өстенә урнашты. Әмма Виолетта чишенми генә ятты Аттаукай моны яхшылыкка юрамады
Юлдагы сүзләрне исенә төшереп тормады ул Чөнки Аттаукай әйт кән бер генә сүзен дә онытмый икән, ни өчен ул онытырга тиеш5 Монда, бу якларда, бер нәрсәне дә кеше исенә төшермиләр
Авыр көрсенде Аттаукай, чәй ясап эчте, тәмәке тартты
Төн буе боргаланып ятты ул. бик тынгысыз йоклады Өендә күп тәннән инде хатын кыз кунганы юк иде. ничектер үзенә урын таба алмады
Иртән Виолетта юк иде Кухняга күз салды чемоданыннан да җил лар искән
«Бөтен хатын кыз бер чыбыктан сөрелгән, дип уйлады ул. - бер сенә дә ышанырга ярамый»
Председательгә наряд алырга китте
Кер. Аттаукай. кер! Ничек уйлыйсың, соңгы буран микән инде бу, ә?
- һе-е бәлкем, соңгысыдыр
Мин соңгысыдыр дип уйлыйм Май җңтә бит инде Булса, бер-нке май бураны булыр да. бетте яз. әйеме?
- Әйе
— Тик син җәйне иртәрәк тә күрә аласың Чәчәкләр, җиләк җимеш, тансык азык-төлек.
Ничек? дип аптырады каюр
Яхшы эшләгәнең өчен, сиңа материкка путевка бирергә булдык Анда хәзер җәй инде Теләгән җиреңә бар
— Путевка кая?
— Үзең сайла, берсе Ялтага, икенчесе Карпатка Теләген бармы? — дип сорады председатель.
«Йөрәк теләкләр оясы» дигән мәкальне исенә төшерде Аттаукай, ләкин дәшмәде
- Я?
Аттаукай башын сслке.һ
Язын ау әйбәт Ауга барырга кирәк
Ул таныш тынсыз гына чыгып китте, ә председатель, әвыр сулап, яңадан кәгазьләренә иелде Тик бераздан Аттаукай яңадан кабинетка әйләнеп керде
— Кире уйладыңмы? — дип сорады председатель.
— Грузиягә путевка бармы?
— Грузиягә5 Кавказгамы?
— Әйе
— Кавказ нигә сиңа, Аттаукай?
Тегесе дәшмәде, бер урында таптанып торды. Күңеле белән ул анда, тауларда, җитез ат өстендә иде инде. Менә ул грузин авылына килеп керә, иң чибәр кызлар аның каршысына йөгереп килә. Аттаукай аларның берсен эләктереп ала да. тирегә сак кына төреп, аты өстенә сала. Бераз уйлап торгач, тагын берсен эләктерә, төрә һәм җайлап кына авылдашы янына яткыра Монысы Кляүлгә Унбиш көннән тундрадан кайткач, аңа да хатын кирәк булачак бит. Дустың турында беркайчан да онытырга ярамый
Бу уйларыннан аны председательнең арыган тавышы уятты:
— Районга шалтыратырмын ., белешермен.. Кара син аны, Кавказ кирәк, диген, әйтерсең лә, монда таулар юк! Әнә күпме алар, теләгәнеңә мен!
Аттаукай елмаеп чыгып китте. Әлбәттә, дип уйлады ул, әгәр предсе-датель путевка таба алса, бер ау сезонын корбан итәргә туры килер Нишләмәк кирәк, җитдирәк эшләр бар шул!
Русчадан Мирталнм ХАРИСОВ тәрҗемәсе