Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛИСӘ — ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ


азан тимер юл вокзалында Мәскәү —Тында поездын каршы алучылар гадәттәгедән күбрәк иде. Поездның соңгарак калып киләчәген хәбәр иткәч тә, җыелган халык таралырга ашыкмады Алар арасында республика Дәүләт физкультура һәм спорт комитеты җитәкчеләре дә, танылган шахматчылар да. журналистлар да бар 16 яшькә кадәрге шахматчы кызлар арасында денья чемпионы булган Казан кызы Алисә Галләмованы каршыларга җыелганнар иде алар СССРның спорт мастерлары, республикабызның иң кәчле шахматчыларыннан саналган Наил Мв- хәммәтҗанов белән Лев Волошиннарның сейләшүенә колак салам
— Татарстанның бер генә шахматчысын да болай тантаналы тестә каршылаганнары юк иде әле.— ди Н. Мөхәммәтҗанов— Хәтта Рәшит абый Нәҗметдиновны да
— Әйе,— дип аның сүзен куәтли Лев Волошин.— Казанга беренче тапкыр денья чемпионының алтын медале кайта. Соңгысы булмасын иде! Афәрин, Алисә!
— Рәшит абый исән булса, ничек шатланыр иде! Ул бит һәр яшь талант турында кайгырта, аларга уен серләрен бик теләп өйрәтә иде
Поездның килеп җитүе белдерелгәч, җыелган халык 12 нче вагон янына ашыкты Менә вагоннан Алисә, аның тренеры Олег Ильясович Игьламов тешә Алар чәчәкләргә күмелде Каршылаучылар арасында Алисәнең әнисе Гамбәрия Муллагалиевна белән энесе Ринат та бар.
Перронда ук кыска гына митинг булып алды ТАССР Дәүлет физкультура һәм спорт комитеты председателе Хәниф Мортазин яшь шахматчының уңышлары турында сөйли, зур исемне яулавы белән котлый Аннан соң — республика Дәүләт физкультура һем спорт комитетында, ТАССР Мәгариф министрлыгында, профсоюзларның елке комитетында очрашулар, журналистлар катнашында пресс-конференция
Икенче көнне яшьтәшләре Алисәне республика пионерлары слетына җыелган делегат лар белән очрашуга чакырдылар Ул анда да бик күп сорауларга җавап бирде берьюлы берничә тактада уйнады Кайтуына өч кон үтүгә ул, көндәшләре белен чын- чынлап көрәшер өчен, тагын шахмат тактасы каршына утырды. Бусы инде танылган шахматчы якташыбыз, биш тапкыр РСФСР чемпионы, халыкара мастер Рәшит Нәҗметди- нов истәлегенә Казанда ел саен үткәрелә торган шахмат турниры иде Иптәшләре аңа беренче тактада, ягьни башка командалардагы иң кечле малайларга каршы уйнауны ышанып тапшырдылар Алисә монда да сынатмады — 9 уенда В очко җыйды һәм шулай итеп Казан командасына беренчелеккә чыгарга булышты
Шуннан соң, Актаныш районы Татар Ямалы авылына әбиләренә кунакка кайткач кына, бераз ял итте ул. Рәхәтләнеп Асыйделдә коенды, яшьтәш кызлары белән бергә кичке уеннарга чыкты. Бирде аның теп-тәгәл биш ел булганы юк иде инде Әбисе Тәхия дә бабасы Муллагали дә оныкларының кайтуына бик шатландылар
Июль уртасында Алисә хатын-кызлар арасында СССР бәрәнчелегенең ярымфиналында катнашты Ул ярышларда катнаша торсын, ә без аның шахматка ничек килү юлын карал китик әле.
Сезнең күбегезнең, мөгаен. «Алисаның могҗизалар илендәге маҗаралары- дигән китапны укыганыгыз бардыр Аны 1865 елда Англиядәге Оксфорд колледжының математика укытучысы Чарльз Доджсон язган Иң башта ул үзенең 10 яшьлек кызы Алисага ■Могҗизалар илендә күргәннәре» турында әкиятләр сөйли торган булган Бу әкиятләр кызга һәм аның сеңелләренә бии тә ошый, һәм шуннан соң Доджсон аларны китап итеп бастыра Аның Льюис Кэрролл псевдонимы белән чыккан -Алиса Могҗизалар илендә» китабы моннан 122 ел элен денья күргән Шул чордан бирле ул миллионлаган тираж белен илледән артык телгә тәрҗемә ителгән Китап хәзер дә кибетләрдә һәм китапханәләрдә тормый — аны бик теләп укыйлар Хәтерләсәгез, Алисаның Көзгеләр патшалыгындагы сәяхәте шахмат тактасыннан башлана һар бүлек бер йөреш рәвешендә бирелгән Соңгы унберенче бүлектә Алиса Королева була һәм каршы якка мат куа
К
Тарих безгә әкият каһарманы Алиса Лидделлның шахматта оту серләре турында мәгълүматлар калдырмаган, әмма ул Казан кызы Алисә Галләмованы җиңә алмас иде
Алисә дә шахматның могҗизалы дөньясына әкияттәгечә килеп эләгә. Кыз Казандагы 62 нче мәктәпнең III классында укыганда, класска бер абый керә дә «Кемнәр шахмат уйный белә?» дип сорый. Алисә ялгышып кына кул күтәрә. Чынында, өйләрендә әнисе белән шашка гына уйный икән Шушы ялгышу аны Идел буе районындагы «Прометей» клубының шахмат түгәрәгенә алып килә. Менә шуннан соң инде тылсымчы, ягъни тренер белән бергә могҗизалар дөньясына сәяхәт башлана Олег Ильясовичка Алисәнең тыйнаклыгы, сабырлыгы, бер эшкә тотынса, аны ахырына кадәр җиткерүе ошый. Кыз, әкренләп. шахмат белән шулкадәр мавыга, башкалар атналар, айлар буе чишә алмый торган мәсьәләләрне дә икенче көнне үк чишеп алып килә башлый Бервакыт тренер аңа өйго бирерлек мәсьәләләр таба алмас була Шахматтан хәбәре дә булмаган кыз. ел дигәндә, беренче разрядлы шахматчы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу — сирәк очрый торган күренеш
Уңышлар, билгеле, үзеннән-үзе генә килми. Аның өчен шахматны ярату гына да җитми Моннан дүрт ел элек О И. Игъламов
— Түгәрәктә Таня исемле бик талантлы бер кыз бар иде,— дип сөйләгән иде.— Ул, уңышка ирешә башлагач, тырышудан туктады һәм фигуралы шуу түгәрәгенә китеп барды. Анда да озак йөрмәгән Алдыңа билгеле бер максат куймасаң, даими шөгыльләнмәсен. спортта уңышка ирешеп булмый Ә Алисәдә шахматчы өчен кирәкле бөтен сыйфатлар да бар шикелле. Ул шахмат тактасы каршында сәгатьләр буена утыра ала Турнирлар вакытында командадашлары җиңелсәләр дә. аларга кисәтү ясамый, ә хаталарын тыныч кына аңлатып бирә
Кызның шахматчылар өчен бик кирәк булган тиз отып алу сәләте, яхшы хәтерле булуы кечкенәдән үк күренә
— Алисәгә өч яшьләр чамасы булгандыр, мин аңа кибеттән рәсемле кубиклер алып кайтып бирдем.— дип сөйли аның балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче әнисе Гамбәрия Муллагалиевна.— Берничә минуттан ул аны дөрес итеп төзеп тә куйган иде инде. Үзе сабыр, үзе укырга да, шахмат түгәрәгенә йөрергә дә, миңа булышырга да өлгерә Өйгә бирелгән эшләрен тәмамламыйча бервакытта да йокларга ятканы юк.
— Ә менә 4 нче класста укучы Ринат — Алисәнең киресе.— дип сүзгә кушыла әтисе — Казан шәһәре юл төзү-эксплуатация идарәсе шоферы Җәүдәт абый.— Аңардан гомердә дә шахматчы чыгачак түгел, шул хәтле кыбырсык, бер урында һич утыра алмый Башта тимераякта йөреп карады, аннан көрәш түгәрәгенә күчте, хәзер әнә. ишкәкче булам, дип
Алисәнең өйгә бирелгән эшләре кайвакытта бик күпкә җыела. Ярышларга йөргәндә — аеруча. Әле ярый классташлары булышалар Ул Казанның 16 нчы, 131 нче мәктәбендәге классташларына бик тә рәхмәтле Алар да Алисәне яхшы хәтерлиләр булыр — күпме классташын шахмат уены серләренә өйрәтте бит ул.
Узган елның сентябрь аеннан А. Галләмова Мәскәүдәге махсус спорт-интернат мәктәбенең шахмат классында укый башлады Бу адым, кызның әти-әнисе, тренеры белән киңәшкәч һәм республика Дәүләт физкультура һәм спорт комитетының ризалыгын алгач. осталыкны тагын да үстерү максатыннан ясалды. Алисә аңа кадәр Чиләбедәге танылган гроссмейстер Александр Панченко белән тыгыз элемтәдә яши иде Дөресрәге, А Панченконың читтән торып оештырылган шахмат мәктәбендә укыды Мәскәүдә исә кыз РСФСРның атказанган тренеры Рудольф Киммельфельд җитәкчелегендә шөгыльләнә. Әмма ул Казан өчен. Татарстан өчен чыгыш ясавын дәвам итә. Зур-эур ярышларда катнашканда, анкета тутырганда «Тренерың кем?» дигән юлга «О. И. Игъламов» дип язып
Беренче разрядка ия булган Олег Ильясович моннан 15-20 еллар элек Казанның һәм республиканың иң көчле шахматчыларыннан берсе иде Ул берничә тапкыр Казан дәүләт университеты чемпионы исемен ала. республика беренчелегенә уңышлы чыгыш ясый Моннан ун еллар чамасы элек «Прометей» балалар клубында тренер булып эшли башлый.
— Беләсезме,— диде ул бер очрашу вакытында.— мин үземнең төп тренерым итеп Рәшит абый Нәҗметдиновны саныйм. М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында урнашкан югары спорт осталыгы мәктәбенә өч елдан артык йөрдем Андагы шахмат түгәрәген ул чакта Рәшит абый җитәкли иде
Шахмат кебек серле, күпкырлы уенда кемгәдер иярү, кемнедер кабатлау — бик кыен һәм бәхәсле алым. Шулай да Алисәнең уенында Рәшит абый уйнаган партияләрдәге кыюлыкны, ахырга кадәр уйнауны, көтелмәгән чишелешләр таба алуны күрергә була Шахмат белгечләренең фикере шундый. Үзенең биш елдан артык шахмат уйнау дәверендә кыз ике йөзләп ярышта, турнирда катнашкан икән. Алар арасында, билгеле. «Прометей» клубы ярышлары да. укучыларның РСФСР чемпионаты да, СССР халыклары Спартакиадасы финалы да бар Шунысы куанычлы; һәр ярыш — шахматчы кызның осталыгын
Алис* тренеры О. И И/ъламоа бел*н Камн вокмлында
арттыруда бер адым Эйтии, 1983 елда РСФСР укучылары ярышында ул тугызынчы урынны гына ала, әмма куп кенә мастерлыкка кандидатларны, шул исәптән, РСФСР чемпионы Свердловск кызы Юлия Деминаны да ота Юлиянең тренеры Алисә уенын карап торганнан соң: «Минем укучым аның яшендә бопай уйнамый иде әле. бу кыз бик ерак китәчәк»,— ди Ша>мат Казан кызын, чыннан да, бик еракларга — Австриянең Инсбрук шәһәрендә уткән донья чемпионатына кадәр алып китте Ә аңа кадәр ул сайлап алу турнирларында куп кенә кечле шахматчыларны отты.
Грузия шахмат мәктәбенең даны еракларга билгеле Соңгы 10 ел эчендә хатын- кызлар арасында донья чемпионы исеме очен шушы республика вәкилләре генә керәшәләр. Майя Чибурданидзе, Нона Галриндашвили, Нана Александрия кебек шахматчыларны бетен дөнья белә Алисәгә дә сайлап алу турнирларында Кахиани, Лагвилава. Джанджгава, Тереладзе кебек яшьтәшләре белән коч сынашырга һәм җиңәргә туры килде Ә шулай да ул укучы кызлар арасында ил чемпионы Софико Никопадэены җиңүен иң зур уңыш дип саный Дөнья чемпионкасы Майя Чибурданидзе туганының кызы булган Софико моннан алдагы ярышларда гына Алисәдән өстен чыккан иде бит Тик Казан кызы сайлап алу турнирында бөтен көчен биреп уйнады, яшь буенча үзеннән елкәнрәк спорт мастерлары Софиева, Матвеева, Зайцеваларны да бирелергә мәҗбүр итте һәм 16 яшькә кадәр булган кызлар арасында дөнья чемпионатына бердәнбер путевканы аулады
Менә ул Ак Олимпиадалар башкаласы Инсбрук шәһәре Бирегә малайлар һәм кызлар арасында шахмат таҗын дәгъваларга дөньяның 43 иленнән 70 кә якын шахматчы килде Безнең командада Алисәдән тыш Ленинградта яшәүче 12 яшьлек татар мол ае Гата Камскии да бар иде Сүз уңаенда әйтеп китәргә кирәк Гата кырыклап көндәше арасында унөченче булды Алисә исә яшьтәшләре арасында аңа илдә генә түгел, е дөньяда да тнңиер юк икәнен раслады
Беренче турда ул Франциядән Сабине Фрутоны, икенчесендә фин кызы Жоаина Паасикангасны отты Шуннан соң бераз йомшабрак китте — өченче турда Болгариядән Кристина Ладйова, аннан соң Румыниядән Раду Луминита белен »ничья»га уйнады Дүртенче тур тәмамланганнан соң таблога караса, исе китте— ул өченче урында гына бара икән Кичен илебез делегациясе җитәкчесе, халыкара гроссмейстер Айвар Гипслис бүлмәсендә зур сөйләшү булып алды
— Көндәшләреңнән куркып уйныйсың,— диде аңа танылган шахматчы — Алар да синең кебек үк бу ярышларга беренче тапкыр гына килгәннәр бит — курыкма!
Аннан соң беренче турларда җибәрелгән кайбер хаталар тикшерелде, көндәшләрнең уены анализланды һәм алга таба кем белән ничек уйнарга кирәклеге хәл ителде
Алдагы турларда Алисә Галләмова Колумбия вәкиле Изолина Майюльне. Югославиядән Наташа Бойковичны, Венесуэладан Амелия Хернандесны. Грециядән Анна-Мария Боцарины, Нидерландиядән Рената Лимбахны. Исландиядән Лилия Гретаршдотирны, Германия Федератив Республикасыннан килгән Каролина Глусны отты 11 уеннан — 10 очко1 Бу инде, ул — дөнья чемпионкасы дигән сүз иде.
ФИДЕ. ягъни Бөтендөнья Шахмат Федерациясе, президенты Кампоманес Алисәгә алтын медаль һәм алтын йөгертелгән кубок биргәндә, аның киләсе дөнья чемпионатына сайлап алуларсыз катнашу хокукына да ия булуын әйтте. Инсбрук шәһәре мэры Казан кызына хрусталь шахматлар бүләк итте.
Шахматчы кызлар, ярышларда бер-берсенә каршы уйнасалар да, матчлардан тыш вакытларда шәһәр буйлап сәяхәтләргә бергә йөрделәр, бергә төрле уеннар уйнадылар. Кызлар бер-Ьерсе белән хат алышырга сүз куешып, елашып аерылыштылар. Алисә бигрәк тә болгар кызы Кристина һәм Югославияле Наташа белән нык дуслашты. Кайтып китәр алдыннан Кристина аңа Болгариядә чыга торган «Народен спорт» газетасын күрсәтте. Анда дөнья чемпионаты шактый киң яктыртылган иде. Мәкаләләрнең башларына игътибар итте Алисә Беренче язма «Болгария кызы — лидер» дип атала иде Аннан соң «Көрәш кискенләшә» һәм «Медаль булырмы?» дигән мәкаләләр. Иң соңгы хәбәр «Медальсез калды» дип исемләгән...
Безнең ил газеталары бу чемпионат турында коры, бер-ике юлдан торган хәбәрләр генә биреп бардылар. Әмма без, Алисә өчен дулкынланып, аның уңышы өчен куанып тордык 24 нче май көнне исә «Вакыт» программасын алып баручы диктор «Австриянең Инсбрук шәһәрендә 16 яшькә кадәрге кызлар арасында Казан укучысы Алисә Галләмова чемпион булды» дигәч, шатлыкның чиге булмады сыман. Чөнки безнең Алисә анда Татарстан данын гына түгел, илебез данын яклап көрәште, совет шахмат мәктәбенең көчен тагын бер тапкыр раслады!
Күп кенә шахмат сөючеләрне хәзер «Алисә кайчан хатын-кызлар арасында дөнья чемпионы Майя Чибурданидзе белән уйнаячак?» дигән сорау борчый. Бик урынлы сорау Тик әле моның өчен, ким дигәндә, ике-өч ел еакыт кирәк.
Шахмат дөньясы могҗизалы, газаплы, сихри дөнья. Аңа килеп кергән кешеләр аны бервакытта да ташламыйлар Алисәнең дә бу могҗизалар илендә адашмыйча йөрүен теләп калыйк!