ОЛЫ ЮЛ БАШЫНДА


еек Октябрь социалистик революциясен Галимҗан Ибраһимов күренекле әдип, педагог, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак каршы ала. Аны прогрессив интеллигенция һәм киң катлам халык массалары заманның социаль каршылыкларын оста чагылдырган әдәби әсәрләр, югары методик таләпләргә җавап бирә торган дәреслекләр, катлаулы иҗтимагый проблемаларны күтәргән мәкаләләр авторы, демократик карашлы җәмәгать эшлеклесе дип беләләр, ихтирам итәләр. Ә кайберәүләр исә аның инде күптән революцион көрәш юлына басуы турында да хәбәрдар иделәр. Г. Ибраһимовның халык бәхете өчен көрәшчеләр сафына басуы бик табигый иде. Чөнки аның үткер акылы, актив табигате. кешене-кеше эксплуатацияләүгә корылган җәмгыять каршылыкларын күрмичә үтә алмый, яшьтән авыр крестьян тормышын үз җилкәсендә татыган кеше буларак ярлы авыл һәм шәһәр халкын азатлык юлына алып чыгу турында уйламый булдыра алмый.
Халык бәхете өчен көрәшкә бөтен көчен һәм сәләтен биргән Г. Ибраһимовның иҗаты һәм эшчәнлеге күптәннән галимнәрнең игътибарын үзенә тартып килде һәм бүген дә игътибар үзәгендә кала бирә. Бүгенге көндә аңа багышланган берничә монография һәм брошюралар, йөзләгән мәкаләләр бар. Алар арасында филология фәннәре докторы, профессор Мансур Хәсәновның фундаменталь хезмәтләрен аеруча басым ясап күрсәтеп үтәргә кирәк. Ләкин ул яшәгән чорның катлаулы һәм эшчәнлегенең гаять күпкырлы булуы күренекле язучының иҗатын һәм тормыш юлын җентекләп өйрәнүне дәвам итүне таләп итә, күп кенә фактлар, чыганаклар махсус тикшерүне сорый.
Менә шундый темаларның берсе — Галимҗан Ибраһимовның Совет властеның беренче елларында ленинчыл милли политиканы үткәрү юлындагы эшчәнлеге. Милли мәсьәләнең асылы, аның чишелеш юллары Г. ИбраһимовнЬ1ң уйлануларында инде яшь- ли ук шактый зур урынны алып торган булырга тиеш. Изелгән халыкларның тормышын яшьтән күреп үсүе, ил тормышы һәм аның халыклары турында киң мәгълүматлы булуы, политик һәм матур әдәбиятның төрле юнәлешләрен яхшы белүе аның иҗатында инде революциягә кадәр шактый ачык чагыла, һәм ул милли мәсьәләне хәл итүнең иң мөһим юлы — иске режимны бәреп төшерү һәм илне идарә итүне хезмәт ияләре кулына, алар мәнфәгатьләрен яклаган көчләргә бирү кирәклеген яхшы аңлый. Шуның өчен дә Февраль буржуаз-демократик революциясеннән соң Галимҗан Ибраһимов революцион эшкә чума һәм тиздән үзен хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен актив яклаучы зур абруйлы политик эшлекле итеп таныта. Аны Бөтенроссия Учредительное собраниесенә член итеп сайлыйлар.
Билгеле булганча, үз заманында патша самодержавиесенә каршы көрәштә барлыкка килгән, асылы белән буржуаз-демократик эчтәлекле бу политик оешма. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң контрреволюцион көчләр тарафыннан совет властена каршы көрәштә файдаланылды. Күпчелеге уңнардан торган Учредительное собрание 1918 елның январь башында Петербургта җыелып. Совет хөкүмәтен һәм аның киң халык массалары мәнфәгатьләрен чагылдырган декретларын танымады, тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндерергә азапланды. Шуның өчен дә В. И. Ленин аларны «теге дөньядан килгән кешеләр» дип атады.
Нәтиҗәдә, большевиклар һәм алар яклы политик көчләр бу контрреволюция оясын ташлап чыгалар. Алар арасында Галимҗан Ибраһимов та була. Ул шушы адымы
Б
белән Учредительное собраниедә «мөселман социалистик фракциясе» дигән исемдә оешкан группаның бердәмлеген боза Чөнки бу төркемнең күпчелеге фактта советка каршы көчләр ягында булалар Г. Ибраһимовның бу адымында аның күптән формалашкан карашы чагыла. Чөнки төрле буржуаз-милләтче оешмаларга, аларның матбугатына каршы ул моңа кадәр дә сыйнфый позициядә торган революционер буларак көрәшеп килде. «Милли бердәмлеккә» өндәгән милләтчеләрнең үз сыйнфый өстенлекләрен шул юл белән саклап калырга маҮашулары аңа күптән ачык иде инде.
Мөселман фракциясенең сул канаты Учредительное собраниене большевиклар белән бергә ташлап чыгуы В И. Ленинның да игътибарын җәлеп иткән, һәм ул аны контрреволюцион көчләрнең мөселман хезмәт ияләре арасында да йогынтысы кими баруын күрсәткән бер факт дип бәяли. Петроградка Бөтенроссия Учредительное со- браниесенә кичегебрәк килгән күренекле революционер М. Вахитов һәм 111. Манатов Г Ибраһимовның бу адымын хуплыйлар, аны дөрес дип табалар.
Учредительное Собраниенең күпчелеген тәшкил иткән уң канат тоткан юл илдә политик һәм идеологик көрәшнең шактый кискенләшүенә китерде, хезмәт ияләре, шул исәптән элек изелгән халыклар эшче-крестьяннары арасында политик-агарту һәм бигрәк тә революцион үзгәртеп кору эшләрен тагын да киңрәк җәелдерүне таләп итте. Партиянең ленинчыл милли политикасын, аерым алганда совет хөкүмәтенең В. И. Ленин имзасы белән чыккан «Россия халыкларының хокуклары декларациясе». «Россия һәм Көнчыгыш мөселман хезмәт ияләренә!» мөрәҗәгатьләрендә күрсәтелгән милләтләрнең үзбилгеләнү хокукларын тормышка ашыруны тизләтергә кирәк булды. Менә шушы юлда заман таләпләреннән чыгып, бер яктан, үз халкының ихтыяҗларын тирән белгән, аның алдында абруй казанган, икенче яктан, партия политикасын эзлекле тормышка ашыра ала торган яңа милли совет органнары кңрәклеге көн тәртибенә килеп басты. Алар «Милли Комиссариатлар» дип аталдылар һәм, 1918 ел башында оештырыла башлап, Милләтләр эше буенча Халык Комиссариатлары янында формалаштылар.
Татарлар һәм башка төрки халыклар арасында совет милли политикасын тормышка ашырырдай махсус милли комиссариат төзү эшенә Г Ибраһимов беренче- ләрдән булып алынды. Учредительное Собраниене ташлап чыкканнан соң ук ул Милләтләр эше буенча Халык Комиссары И. В Сталин янында була һәм үз фикеренә яклау таба, 1918 елның январенда Учредительное собрание мөселман фракциясенең сул канатын тәшкил иткән М Вахитов, Ш. Манатовлар башта И 8 Сталин тарафыннан кабул ителәләр, ә аннан соң аларны В И. Ленин белән әңгәмәгә чакыралар. В И Ленин Идел һәм Урал төбәкләрендәге милли-азатлык хәрәкәте турында җентекләп сораша, буржуаз милләтчеләрнең тактикасы белән кызыксына. Учредительное собраниенең совет власте яклы депутатларына Үзәк Мөселман учреждениесе оештырып, мөселман халыкларына кагылышлы декретлар хәзерләргә киңәш итә Ягъни алар алдында совет дәүләтенең политикасын, мөселман халыкларының милли үзенчәлекләрен исәпкә алып, тормышка ашыру бурычы куела. Бу зур бурыч, үз гомерләрен революция эшенә багышлаган М. Вахитов. Г Ибраһимов һәм Ш Манатов тарафыннан зур күтәренкелек белән кабул ителә
1918 елның 17 январенда В И. Ленин декреты белән «Эчке Россия мөселман эшләре Комиссариаты» оештырыла, соңрак ул «Үзәк Мөселман Комиссариаты», «Үзәк Татар-Башкорт комиссариаты» дип тә йөртелә Аның комиссары итеп күренекле татар революционеры М. Вахитов, урынбасарлары итеп Г. Ибраһимов һәм Ш. Манатов билгеләнәләр Яңа совет органы алдына бик күп мәсьәләләр килеп баса. Иң беренчесе — ул нинди конкрет эш алып барырга тиеш? Нинди юллар белән? Ул үзәктәге һәм урыннардагы партия һәм совет органнары белән ничек хезмәттәшлек итәргә тиеш? Яңа органның структурасы ничек булырга тиеш?
Бу мәсьәләләрне чишү дөньяда беренче мәртәбә барлыкка килгән эшчеләр диктатурасының мондый үзенчәлекле органнары җитәкчеләреннән иҗади һәм тәвәккәл эш таләп итте. Бу эштә Г Ибраһимов М. Вахитовның иң якын көрәштәше булды, алар барлык мәсьәләләрне дә киңәшеп хәл иттеләр. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер башкалыклары булса да, төп максатлар бер булгач, ахыр чиктә уртак фикергә килә алдылар.
Комиссар М Вахитовның урынбасары буларак Г Ибраһимов барлык бүлекләр эшенә дә игътибар бирә Комиссариатның органы «Чулпан» газетасының беренче редакторы сыйфатында ул һәр бүлекнең эше анда тулы чагылыш табуын кайгырта. Моннан тыш Г Ибраһимов Комиссариат составындагы җир эшләре бүлегенең дә җитәкчесе була Бу уңайдан, ирексездән сорау туа ни өчен соң киң җәмәгатьчелеккә күренекле әдип, педагог һәм журналист буларак билгеле булган Г Ибраһимовка—матбугат, мәгариф эшләре һәм культура-агарту бүлекләрен җитәкләү тапшырылмыйча, аның төп шөгыленнән шактый ерак торган эш — җир эшләре бүлеген җитәкләү йөкләнгән? һәм ни, өчен язучы моңа риза булган? Бу мәсьәлә шактый уйлануларны, шул ук вакытта ул заман проблемаларын тирәнрәк аңлауны таләп итә
Россия халкының күпчелеген тәшкил иткән, гасырлар буе ачлыктан-ялангачлык- тан җәфа чигеп килгән крестьяннар үз тормыш хәлләрен яхшыртуны җир мәсьәләсе белән бәйләп килделәр. Патша иярченнәре алпавытлар, чиркәү кулында тупланган, гади халык кулы һәм тире белән эшкәртелә торган җирне крестьяннар арасында гадел итеп бүлү аларның күптәнге хыялы иде Илнең милли районнарында бу мәсьәләнең тагын бер үзенчәлеге бар иде Патша самодержавиесе тарафыннан изелгән рус булмаган халыклар крестьяннарында бу хәл аларда милли азатлыкка омтылыш белән дә бәйләнгән иде Шуның өчен дә В И. Ленин Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк милли мәсьәләне хәл итү асылда аграр мәсьәләне хәл итүдән тора дип күрсәтеп үтте
Дөрес, крестьяннар ачлыктан, сыйнфый изелүдән чыгу юлларын башта бик- ачык күз алларына китерә алмадылар Җирне халык арасында тигезләп бүлү, алар уенча, сыйнфый изелүдән дә. ачлык-ялангачлыктан да коткарырга тиеш иде. Тик коллектив хуҗалңк нигезендә генә мул тормышка чыгарга мөмкинлеген ул чакта авыл халкы әле аңлар дәрәҗәдә түгел иде Безнең уебызча, Г Ибраһимовны җир бүлеге комиссары итеп билгеләү, аның авторитетын һәм энергиясен бу катлаулы, шул ук вакытта социаль-политик һәм милли яктан гаять мөһим революцион проблеманы чишү юлында файдалану булырга тиеш.
Чыннан да. Г Ибраһимов аграр мәсьәләгә инде күптән игътибар биреп килде һәм крестьяннар арасында бу өлкәдә дә шактый зур авторитет казанган дип әйтә алабыз Бу уңайдан аның Учредительное Собраниегә -авыл халкы списогы» белән сайлануын һәм Уфа губернасы Стәрлетамак өязе крестьяннарының гомуми җыелышы тарафыннан тәкъдим ителүен дә әйтергә кирәк. Икенче яктан, Г. Ибраһимовның бу вазифаны башкаруы Совет власте ягына сул эсерларны да тартырга мөмкинлек бирде. Бу мәсьәлә буенча да Г Ибраһимовн>|ң җир бүлегендә эшләйе политик яктан бик урынлы иде.
Социалистик җәмгыять төзү эше авыр һәм катлаулы сыйнфый көрәш шартларында барды.
Эшче-крестьян һәм киң халык массаларының аңын үстерү, алар алдында бур- жуаз-милләтчеләрнең чын йөзен ачып салуны Г Ибраһимов үзенең төп бурычларыннан берсе итеп карады. Аның инициативасы белән чыккан татар телендәге беренче совет газетасы «Чулпан» совет хөкүмәтенең милли политикасын эзлекле яктыртты, буржуаз милләтчеләрнең һәртөрле уйдырмаларын фаш итте.
1918 елның январь аенда, «Чулпан« газетасының беренче санында ук Г Ибраһимов Үзәк Мөселман Комиссариатының территориаль автономия нигезендә милли дәүләт төзү юлында эш алып барачагын язып чыккан иде "Федерация, туфраклы мох- тариять һәм шуралар хакимияте» дигән баш астында «Чулпан» (24 январь. 1918) газетасында басылган мәкаләсендә Г. Ибраһимов Советларның III съездында кабул ителгән милли политикага кагылышлы документларны җентекләп аңлата, буржуазиянең үзбилгеләнү хокукын бозып күрсәтүен һәм аның бу политиканы үз мәнфәгатьләрендә генә файдаланырга Омтылуын яза. Шушы Идел һәм Урал территориясендә советлар платформасында милли республика төзү мөмкинлеген әйтә. Бу мәсьәлә газетада дөнья күргән башка мәкаләләрдә дә алга сөрелә.
Нәкъ менә шушы вакытларда ук Г. Ибраһимов инициативасы белән һәм аның актив катнашында беренче совет автономиясе проекты өстендә эш башланган булса кирәк һәрхәлдә. "Чулпан»да басылган мәкаләләр әнә шундый нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирәләр
1918 елның 23 һәм 24 мартында бөтен үзәк газеталарда Милләтләр эше буенча халык Комиссариаты тарафыннан әзерләнгән «Татар-Башкорт Совет республикасы- турында декрет басылып чыга. Үзәк газеталарның шул ук саннарында бу мәсьәлә хакында Милләтләр эше буенча Халык комиссары И В Сталин мәкаләсе дә дөнья күрә. Анда яңа оештырылачак республика турындагы -Положение»нең татар һәм башкорт революцион массалары теләге белән Советларның III Бөтенроссия съезды карарлары нигезендә Халык Комиссарлары Советы ризалыгы белән төзелүе һәм аның иң авторитетлы «татар һәм башкорт совет оешмалары тарафыннан» эшләнүе күрсәтелә. Декретка кул куючы җитәкчеләр арасында Г. Ибраһимов имзасы да бар.
Совет автономиясе проектын пропагандалауга Г Ибраһимов бөтен көчен бирә: аның турында мәкаләләр яза, конференцияләрдә һәм митингларда чыгыш ясый, оештыру эшләрендә дә актив катнаша. Г. Ибраһимов бу эшне «бөек бәйрәм» дип атый. «Чөнки,— дип яза ул «Чулпан» газетасында дөнья күргән бер мәкаләсендә, халкыбызның федерация, туфраклы мохтариять һәм аерым җөмһүрият хакында күңеленең тирән җирендә сакланган бөек өмете юлында олуг, бик олуг бер адым атланды». «Ләкин, дип дәвам итә мәкалә авторы,— бу ышанычлар тик совет власте булганда гына тор-
мышка ашырга мөмкин, шуның өчен дә һәр революционерның изге бурычы — совет хакимиятен, халыклар туганлыгын урнаштыручы властьны ныгыту». Мәкаләдә буржуаз милләтчеләрнең мәкерле планнары, патша һәм вакытлы буржуаз хөкүмәтнең рус булмаган милләтләргә карата тоткан юллары фаш ителә. Совет автономиясендә хакимият тик эшче-крестьян кулында булырга тиешлеген, буржуаз милләтчеләрнең дәүләт мәсьәләсендә тик үз сыйнфый мәнфәгатьләрен генә кайгыртулары турында бөек язучы кат-кат басым ясый. >Хәзер юл ачык,— дип дәвам итә Р. Ибраһимов.— Татар, башкорт һөм рус буржуазиясе бер якка ыргытылсын., матур азат җөмһүриятебезне төзү эшен татар һәм башкорт революционерлары, татар һәм башкорт эшче һәм ярлы халкы башка милләт демократиясе белән кулга-кул бирешеп үз җаваплылыкларына алсыннар».
Шулай итеп, Г Ибраһимов милли дәүләтчелек мәсьәләсен партия куйганча, сыйнфый позициядә торып аңлата, аңа пролетар интернационализм күзлегеннән карый. Бу фәнни метод аңа милли өлкәдәге шактый четерекле мәсьәләләрне дә уңышлы чишәргә ярдәм итә.
Мәгълүм булганча, совет властеның беренче елларында Идел һәм Урал шәһәрләренең күбесендә җирле советлар янында татар-башкорт комиссариатлары (бүлекләре) төзелде Мөселман комиссариаты» исеме астында төзелгәннәре дә асылда шул региондагы татар һәм башкорт халыклары арасында эш алып бардылар
Уфа шәһәрендә эш башкачарак тора Монда губерна халык комиссариаты янында бу ике халык арасында совет эше алып бару өчен ике милли комиссариат— ■Башкорт комиссариаты» һәм «Мөселман комиссариаты» төзелә. Эш барышында килеп туган кайбер аңлашылмаучылыклар 1918 елның 20 апрелендә Мәскәүдә Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Үзәк Татар-Башкорт комиссариаты коллегиясе утырышында махсус тикшерелә Мәсьәләне чишү өчен коллегия зур вәкаләтләр белән Уфага Г Ибраһимовны җибәрергә карар бирә
Үзенең беренче адымнарын ул монда хезмәт ияләре белән аралашудан башлый. 1918 елның 28 апрелендә Г Ибраһимов Уфада татар һәм башкорт эшчеләре алдында доклад ясый Аның дәлилле, ышандырырлык чыгышы эшчеләргә хуш килә Алар бертавыштаи Үзәк Татар-Башкорт комиссариатына ышаныч белдерәләр, беренче совет автономиясе проектын хуп күреп, илне эчке һәм тышкы дошманнардан саклау өчен татар-башкорт хәрби частьлары оештырырга кирәк дип табалар Икенче көнне Г Ибраһимов татар һәм башкорт совет оешмалары вәкилләре җыелышында рәислек итә. Г Ибраһимов үзенең чыгышында Мәскәүдә Мөселман эшләре Комиссариатының Үзәк Татар-Башкорт Комиссариатына үзгәртеп корылуын һәм урыннарда да шул юнәлештә эш баруын сөйли Нәтиҗәдә аңлашылмаган мәсьәләләр ачыклана, сорауларга тиешле җаваплар алына Бердәм совет оешмаларында кулга-кул тотынып, совет властен ныгыту юлында яңа эшләр башларга мөмкинлек туа.
Дөрес, совет автономиясе мәсьәләсен чишү соңрак башкачарак формалар алды. Бу мәсьәләне җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә Идел һәм Урал буенда яшәгән һәр рус булмаган халык өчен аерым совет автономиясе төзү кирәклеге ачыклана, һәм шуның нигезендә гражданнар сугышы барышында 1919 елның март аенда Башкортстан АССР, ә 1920 елны Татарстан АССР төзелә. Татар һәм башка халыкларның совет власте нигезендә төзелгән милли республикалары барлыкка килүе һәм бу юлда күп кенә мәсьәләләрнең чагыштырмача тиз һәм уңышлы чишелүе, һичшиксез, беренче совет автономиясе проекты булган «Татар-Башкорт Совет Республикасы» турындагы положениене бөтенхалык белән һәрьяклап тикшерү, фикер алышу нәтиҗәсе дип тә әйтә алабыз. Бу юлда Үзәк Мөселман Комиссариатының башка эшлеклеләре белән бер- рәттән Г Ибраһимовның да хезмәтләре, тырышулары бушка китмәде. Алар күпмилләтле Совет Социалистик Республикалар Союзы төзү эшенә үз өлешләрен керттеләр Илебездә социализм төзү һәм СССР халыкларының дуслыгын ныгытуга Галимҗан Ибраһимов бөтен көчен, сәләтен бирде. Дәүләт эшлеклесе буларак та. әдип һәм журналист, педагог һәм галим буларак та — кайда гына һәм кайсы өлкәдә генә эшләсә дә, ул пролетар интернационализм, халыклар дуслыгы байрагын югары тотты.

Реклама