Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪРУР ИМӘН КЕБЕК...


Татар язучыларының якын дусты булган чуваш халык шагыйре Педер Хузангай- га шушы елның январь аенда сиксән яшь тулыр иде... ■
Шагыйрьнең туган җире д& — Татарстан. Әнә шуңа күрә ул кечкенәдән үк төрле милләт халыкларына хөрмәт белән карарга өйрәнә. Алай гына да түгел — халыклар дуслыгы темасы аның бөтен иҗаты буйлап кызыл җептәй сузыла. Бу мотив шагыйрьнең туган ягын мактау аһәңнәре белән бик табигый үрелә. Туган як турындагы җанга ягымлы ул җырда бик күп татар авылларының, Казан дигән башкаладагы урам-мәйданнарның, шулай ук шагыйрьнең якын дуслары — татар әдипләренең исемнәре дә еш ишетелә.
Педер Хузангай язып калдырган истәлекләр дә аның туган җире хакында сөйли. Нәсел-нәсәбен барлап, шагыйрь бер урында болай яза: «Минем бабамның бабасы Кируша Казанда өйләнгән, ә бу шәһәрнең исеме чувашча «Хузан» дип йөртелә. Менә шуннан инде минем фамилиям дә килеп чыга. «Гай» кушымчасын исә мин борынгы мәҗүси исемнәре Улангай, Юмангайга охшатып алдым... Дөрес минем фамилияне революциягә кадәрге халык саны алу вакытында русчага яңадан Казанков дип тәрҗемә иттеләр итүен. Ләкин революциядән соң Чуваш автономияле республикасы төзелеп, киң катлау халык массаларында милли аң уянган елларда, минем Хузангай фамилиям үз милләтемнең яңарган аңын символлаштыра иде...»
Яшь чагын искә алып, Педер Хузангай сабан туйлары турында еш яза, бу бәйрәмдә русларның һәм чувашларның бик рәхәтләнеп күңел ачуларын тасвирлый. Шулай ук чуваш милли бәйрәме Уяу вакытында башка халыкларның катнашуын сөенеп сурәтли.
1924 елда авыл мәктәбенең икенче классын тәмамлаган Хузангай Казандагы Чуваш педагогия техникумына укырга керә.
Кечкенә чагында ук күңеленә сеңдергән һәм тора-бара тагын да якынайткан халыклар дуслыгы темасын Хузангай беркайчан да онЬгг- мый. «Туган Татарстаныма» дигән шигырьдә мәсәлән, ул болай яза:
Татар, чуваш һәм рус авылы Бер-берсенә күрше иде. Иптәш, юлдаш һәм товарищ
Безнең дуслык сүзе иде.
Бер мәгънәле өч сүз сыман Бердәм иде бу өч туган.
Татар шагыйрьләре Кол Гали, Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури
аның өчен иҗат күгендәге юл яктырткыч йолдызлар иде. Ә Һади Такташ, Муса Җәлил, Гадел Кутуй һәм Хәсән Туфаннар белән ул үзе аралашып үсте, әдәбиятның җиңел булмаган сукмакларында алар белән бергә чыныкты.
Педер Хузангай талантының табигый чыганагы — туган җир, халык. Аның әнисе дә картаймыш көненә кадәр чигү чигә һәм җырлый торган була. Улы янына Болгариядән Веселии һәм Димитрина Иосифов дигән язучылар кунак булып килгәч, шагыйрьнең әнисе аларга Дунай турындагы җырны җырлап бирә. Ә бу көннәрдә инде аның вафатына өч кенә атна калган була...
Әйе, шагыйрьгә шигъри талантны туган җире, халкы бирде. Ә ул талантны зур итеп, көчле итеп бөек революцион эпоха үстерде. Шагыйрьнең йөрәге илебез тормышындагы һәр вакыйгага сизгер иде, безнең күпмилләтле ил чынбарлыгы аңа һәр яктан да якын иде. Әнә шуңа күрә ул «Коммунар» исеме белән Мәскәүдә басылган үзәк чуваш газетасының хәбәрчесе буларак гбик күп йөри, күп яза. Шулай итеп аның «Егерме алты», «Магнит тавы» дигән поэмалары туа. Бу әсәрләрдә шагыйрь киң масштаблы вакыйгалар аша хезмәт кешесенең күңелендә барган зур үзгәрешләрне сурәтли. Иҗатының баштагырак чорында күбрәк интим лирика белән һәм, рус шагыйре Сергей Есенинга ияреп, иске авылны сагыну белән мавыккан Хузангай утызынчы елларда әсәрләрнең гражданлык яңгырашына ныграк әһәмият бирә башлый. Аның шигырьләрендә яңа матурлыкны төзү, шуны ныгыту кирәклеге көчлерәк раслана.
Хузангай язмышына Бөек Ватан сугышы зур тәэсир ясый. Сугыш елларында ул Иделдән алып Вислага кадәр юл үтә, гади солдат та, политработник та, хәрби журналист та була. Авыр яралана да. Күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш чорын искә алып шагыйрь түбәндәгеләрне яза: «Ул елларның үзем өчен иң зур вакыйгасы итеп мин партиягә керүемне саныйм. Сталинград янында булды бу онытылмас күренеш. Кечкенә генә кәгазь кисәген автомат дискы- сына яисә солдат көрәгенә куеп, яки котелок төбенә терәп иптәшләрем: «һөҗүм вакытында һәлак булсам — мине коммунист дип санарсыз» сүзләрен еш язалар иде. Мин, гади солдат та, партиягә әнә шулай кердем... Колак төбендә җыр да яңгырап тора иде кебек — «Үлемгә дүрт кенә адым...» Ләкин тора-бара үлемнең артык куркыныч түгел икәнен аңлый башладым. Үз яшәвемнең ниндидер бер дәвамлырак, яшәүчәнрәк көч белән — ил язмышы белән нык үрелеп китүен тоюдан шулай булды ахры бу. Безнең уртак, бик зур һәм үлемсез эшебезнең дөреслеген тоюдан иде ул...»
Сугыштан соңгы елларда П. Хузангай поэзиясе үзенең канатын киң җәйде. «Таня» исемле лиро-эпик поэмасы һәм популяр шигырьләре, җырлары аша халыкка нык танылган шагыйрь сугыштан соң • Аптыра- ман гаиләсе» исемле күләмле шигъри әсәр өстендә эшләвен дәвам итә. Еллар узгач, бу эштән күп планлы һәм масштаблы роман килеп чыга. Мәскәү тәнкыйтьчесе Г. Кузнецова әлеге әсәр уңаеннан болай дип яза: «Аптыраман гаиләсе» романын бик хаклы рәвештә чуваш халкының тормыш китабы дияргә мөмкин».
Чыннан да, тамыр очы чуваш халкы тарихы буйлап бик еракларга киткән Аптыраман нәселе турында бу әсәр. Әнә шул нәсел кичергән олы вакыйгалар хакында. Аптыраманнар үзләренең кыюлыклары белән Суворов һәм Кутузов вакытында ук билгеле булалар, рус-төрек һәм рус-япон сугышында да танылалар. Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышы кырларында Аптыраманнарның яңа буыны яңа батырлыклар күрсәтә...
Аптыраман — татарчадагы «аптырамаган, күңелен төшермәгән», дигән сүз инде ул. Әлеге нәсел, бу мәгънәгә тугры калып, аны буыннан- буынга күчерә, үзенә хыянәт итми.
П. Хузангай иҗатында эпик һәм лирик башлангычлар бертуган булып, кулга-кул тотынып бара. Аның сюжетлы әсәрләреннән һәрвакыт якты хис, тойгы бөркелә, ә лирик шигырьләреннәнсюжет агышы сизелеп тора. «Җәйге тәүлек», «Алмалы Төрләмә» дигән поэмалары һәм «Туган тел», «Идел күзе», «Тукай каены», «Чикләвек» исемле шигырьләре әнә шундыйлар. «Тиллә җырлары» дип аталган циклда да без әлеге ике агымның югары сәнгатьчә үрелүен күрәбез. Бу шигырьләр элек патша армиясендә хезмәт иткән шат күңелле бер җырчының җырлары сыман иҗат ителгәннәр. Тиллә үз гомерендә бик күпне күргән, тормыш сынаулары аңа акыл биргән. Әсәр герое белән бергә уйланып, автор яшәүнең бөек серләрен ачу дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Хузангай әсәрләренә хас булган публицистик ялкын, актуаль яңгыраш турында да әйтми узу мөмкин түгел. Аның «Горкидагы өй», «Сүз», «Минем Россиям», «Туфракта да черемәбез», «Владимир Маяковский» һәм «Бүгенге поэма» дип аталган поэмалары нәкъ әнә шул сыйфатлары белән чуваш әдәбиятының алтын фондына керделәр дә инде. Чорлар каршында искерми торган актуальлеге булганга күрә, шагыйрь әсәрләре башка телләргә дә күп тәрҗемә ителде. «Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы» дигән ышаныч аның гомерлек юлдашы булды.
...1928 елның 23 январе көнне Казанның «Казанское подворье» гостиницасында Педер Хузангай һәм аның дусты Микулай Шелеби Владимир Маяковский белән очрашалар, шактый гына вакыт сөйләшеп утыралар. Белгәнебезчә, бу хакта Маяковский үзенең «Казан» исемле шигырендә язып та чыга. Ә Хузангайга әлеге очрашу поэма язар өчен этәргеч була.
...1933 елда П. Хузангай ерак Украинага бара һәм халык шагыйре Павло Тычина белән очраша. Алар гомерлеккә дуслашалар, ике милләт арасындагы егерменче елларда Михаил Сеспель нигез салган дуслыкны ныгыту буенча һәр яктан зур эш эшлиләр.
...Алтмышынчы елларда исә Хузангай Болгария укучыларының яраткан шагыйренә әверелә. Анда Хузангайның әсәрләре еш басыла, ул үзе дә X. Ботев, Н. Вапцаров һәм үзенең замандашларының шигырьләрен турыдан-туры чувашчага тәрҗемә итә. Аңа хезмәтләре өчен Кирилл һәм Мефодий ордены тапшырыла.
Чуваш халык шагыйре П. Хузангай үз чорының бик күп әдипләре белән якыннан таныш һәм дус иде. Мәсәлән, аның П. Неруда, Н. Тихонов, А. Сурков, М. Рыльский, Р. Гамзатов, Г. Голәм, М. Кәрим, К. Кулиев, Э. Межелайтис, С. Хәким һәм башка танылган шагыйрьләр белән дуслыгы хакында бик күп сөйләргә мөмкин булыр иде. Тәрҗемә эшенә Хузангай шуңа күрә олы хөрмәт белән карады. Тукай, Җәлил, Туфан һ. б. татар шагыйрьләренең әсәрләре аның тәрҗемәсендә еш яңгырады. Ә аның Гадбулла Тукай һәм Константин Иванов иҗатын янәшә куеп өйрәнгән «Рухи туганнар» исемле мәкаләсе хәзер дә искерми.
Әйе, күп халыкларның дусты булган Педер Хузангай иҗаты бүген дә — бөек Идел ярында үскән мәгърур имән сыман — һаман шаулап, һаман тирә-юньгә ямь биреп утыра.
Юрин СЕМЕНДЕР.
Чувашстаннын, М. Сеспель исемендәге комсомол премиясе лауреаты.