Логотип Казан Утлары
Публицистика

БОРЫНГЫ БҮЛӘР ҖИРЕНДӘ

А. И. Демидов,
КПССның Алексеевский райкомы беренче секретаре.

арих — кешеләрнең иң зур байлыгы Аны өйрәнмичә, аның тормыштагы гаять зур әһәмиятен бәяләми торып бүгенге эшләрне дөрес иттереп алып баруы мөмкин дә түгел Безнең район яклары исә тарихи хәлләргә, революцион көрәш вакыйгаларына аеруча бай
X—XIII гасырларда Идел Болгарстаны башкаласы булып торган Биләр шәһәрлегендә археологик тикшеренүләр ерак-еракларга мәгълүм Биләр үз чорында Европаның иң зур һәм мәртәбәле үзәкләренең берсеннән саналган. Узган ел гына мең еллыгы билгеләнгән Борынгы Русь белән Идел Болгарстанының истәлекле килешүе дә безнең Биләрдә төзелгән Аннан бераз алдарак илебезнең әдәби җәмәгатьчелеге болгар-татар шагыйре, мәшһүр «Кыйссаи Йосыф- поэмасы авторы Кол Галинең тууына 800 ел тулуны зур күләмдә билгеләп үткән иде Хәзер безнең Биләр зона китапханәсе Кол Гали исемен йөртә 1969 елны шәһри Болгар һәм Биләр СССР Министрлар Советы карары нигезендә, тарихи-архитектур һәм археологик заповедник дип игълан ителде
Инде сүзне безнең чорга якынайта төшсәк, бу төбәк, халкының Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр шактый авыр тормыш кичерүе күзгә ташлана Крестьяннар җирсезлектән. булган кадәр җирнең дә уңдырышсызлыгыннан интеккәннәр Шактый кешеләр, тамак хакына, батраклыкта, көнлекчелектә. асраулыкта бил бөккән Алексеевскийның үзен сәүдәгәрләр авылы дип йөртсәләр дә. мондагы халыкның да өчтән ике өлеше бик авыр тормыш кичергән Заманнар үтү белән, көн итүнең кыенлыгына чыдый алмыйча, ризасызлык арта барган, чуалышлар, баш күтәрүләр ешайган Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесенә дә безнең яктан бик күпләр катнашкан. Төбәктә революцион хәрәкәт куерганнан-куера барган
1905— 1907 елларда Алексеевскида РСДРПның беренче ячейкасы оеша Әүвәлге адымнарыннан ук большевистик эшчәнлек җәелдереп, халыкның тулы теләктәшлеген яулап өлгергән бу оешмада егермеләп кенә член исәпләнә. Аның җитәкчесе ярлы крестьян гаиләсеннән чыккан Аристарх Андреевич Казаков булган Соңра ул Совет власте өчен җан аямый көрәшә. Урта Азиягә җибәрелә. Төркстан ССРның Үзәк Башкарма Комитеты председателе. Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты члены дәрәҗәләренә күтәрелә. Аның исеме Зур Совет Энциклопедиясендә дә бар
Районыбызның башка күп кенә кешеләре дә социалистик революциягә зур өлеш керткәннәр Мәсәлән, якташыбыз, пулеметчылар взводы командиры Александр Павел- кин Кышкы сарайны алуда катнашкан Революция турында беренче аваз салучы Аврора» крейсерында да безнең район егете Михаил Котухов булган. Совет властен яклап. Колчак. Деникин. Врангель армияләренә каршы кан коюлы көрәшләрдә катнашкан бертуган Александр. Михаил. Павел. Иван Павелкиннар. Федор Маслов. Тимо-фей Басов. Иван Кольдюшов. Гаврила Поселягин кебек дистәләрчә баһадирларыбыз әле дә халык күңелендә яши Дошман белән йөзгә-йөз килгәндә дә сынатмаган ялкынлы патриот Василий Тюриков. Иван Абрамов Соколиков-Строганов. Аросьева- Вертинская кебекләр турында сокландыргыч хәлләр әле дә телдән-телгә сөйләнә
Утызынчы еллар башында райондагы ВКП(б) членнары 84 кә. членлыкка кандидатлар саны 130 га җитә Бу чор коммунистлары крестьяннар арасында бик зур эш алып барганнар. Өч совхоз, кырык дүрт колхоз, ике МТС оештырыла Районыбыздагы трактор-машиналарның саны артканнан-арта бара Мәктәпләр, уку йортлары 156
Т
ачыла, кино күрсәтү җайланмалары булдырыла, больницалар, медпунктлар, телефон элемтәсе, сату-алу эшләре рәткә китерелә.
Алексеевскилылар Бөек Ватан сугышы елларында да кыюлык үрнәкләре күрсәттеләр. Фронтка киткән унике мең якташыбызның 5711 е ил өчен гомерләрен куйдылар. Биш егетебез Николай Мамонов. Михаил Федин. Иван Кочнев. Хәбибулла Хәйруллин һәм Василий Халев Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды.
Бу батырларның исемнәре урамнарга, пионер дружиналарына, мәктәпләргә бирелде В Д Халев истәлегенә багышлап ел саен спорт ярышлары үткәрелә. Калининград өлкәсендәге бер шәһәр Н. В Мамонов исемен йөртә. Дан орденының тулы кавалеры Михаил Шляпников. Бөек Ватан сугышы ветераннарының район Советы члены буларак, зур иҗтимагый эшләр алып бара. Ул — Биләр авыл Советында халык контроле группасы председателе
Районыбызның фронтка бармаган кешеләре дә фашизмны җиңүгә зур өлеш керттеләр. Дәүләткә икмәк, ит, йомырка, тире тапшыру башка вакыттагыга караганда нык артты Колхозчылар' әле моннан тыш та. үз мөмкинлекләреннән чыгып, танк колонналары, самолет эскадрильялары оештырырга 8 миллион сум акча тапшырдылар. Бу елларда тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен меңнәрчә кешеләребез хөкүмәт орден һәм медальләре белән бүләкләнде. Алар арасында 'Мысль Ленина* колхозы председателе Е. М. Максимов, механизатор А. Н Беспалова да бар. А. Н. Беспалова сугыштан соң терлекчелектә бик тырышып эшләде, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды
Безнең яклар элек-электән укымышлы, тырыш, уңган кешеләре белән дан тота. Дөньяга мәгълүм галимнәребез А М. Бутлеров, А. Е Арбузов химия фәне корифейларыннан санала.
Безнең Новоспасскида—шагыйрь Н. А Некрасов. Ромодан авылында Н. Э. Бауман булган 1905 елда Алексеевскига Я М Свердлов килгән һәм. Чистай-Лаёш өязләренең большевикларын җыеп, яшерен киңәшмә үткәргән.
Тарихыбызга караган документлар шактый. Тик аларны бөртекләп җыясы, җентекләп өйрәнәсе һәм барын да бик яхшы музейга туплап куясы килә Бу мәсьәләне якын арада хәл итәчәкбез.
Алексеевский районы республиканың Кама аръягына беренче баскыч булып тора. Аның төньяк-көнбатышын Куйбышев сусаклагычы иңләп алган, көньяк-көнбатышы урманнар белән капланган. Җиребез кара туфраклы. Егерме ике колхозыбыз карамагында 133 мең гектардан артык җир, 42 мең мөгезле эре терлек, 36 меңнән артык дуңгыз. 12 мең баш сарык бар.
Районда җиңел, азык, урман промышленностьлары тармакларыннан сөт-коисерв комбинаты аерылып тора. Үткән ел аның эшли башлавына 50 ел тулды. Аның продукциясе Куба, һиндстан кебек чит илләргә озатыла. Истәлекле бүләкләр ясый торган сәнгатьчә туку фабрикабызның эше шулай ук мактауга лаек.
Районның төп таянычы булган авыл хуҗалыгы бүгенге көннәрдә материаль- техник базасын сизелерлек ныгыта Колхоз-совхозларның производство байлыгы, энергия белән тәэмин ителүе артканнан-арта бара. Хәзер безнең һәр хуҗалыкка уртача 43 трактор. 30 комбайн, 19 йөк машинасы һәм күп санлы башка ярдәмчел техника туры килә. Терлекчеләрнең эшен җиңеләйтүче чаралар күрергә дә онытмыйбыз: яңа биналар корыла, кул хезмәте машиналарга күчә бара, эш көне төгәл режимга көйләнә.
Авыл хуҗалыгына тотылган чыгымнар нәтиҗәне дә озак көттермәде Унберенче бишьеллыкта без сөтне унынчысына караганда меңнәрчә тоннага артыграк саттык. Терлекчелектәге уңышларыбыз республика күләмендә Почетлы диплом белән билгеләп үтелде.
Дөрес, җиргә, терлекчелеккә кертелгән байлык әлегәчә көткән кадәр үк игелек кайтарганы юк. Шушы кадәр куәтле машиналар, ашламалар, югары белемле хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән авыл хуҗалыгында ашлык та. ит тә. сөт тә. башка азык-төлекләр дә күбрәк җитештерелергә тиеш иде Кайберәүләр моны табигать хәлләренә кайтарып калдырмакчылар Алдынгы хуҗалыкларның тырышлык нәтиҗәсе исә уңышларның башка серен ачып бирә. ТАССРның атказанган механизаторы Алексей Яковлевич Левин председательлек иткән «Россия» колхозына гына тукталыйк. Инде ун елдан артык мондагы һәр сыердан савылган сөт уртача өч мең литрдан күбрәк исәпләнә. Узган бишьеллыкта колхозда игелгән бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 22 шәр центнер уңыш җыйдылар. Вахитов исемендәге колхоз уңганнары турында да мактау сүзләрен кызганмаска мөмкин. Председателе, — ТАССРның атказанган экономисты Нургазиз Кыямов
Бу колхоз көзге бодайның һәр гектарыннан 35 центнерга якын уңыш үстерде Ә «Родина» колхозы соңгы елларда азык культураларының гектарыннан 63-64 центнер азык берәмлеге алып, республика күләмендә макталды, күчмә Кызыл байрак белән бүләкләнде.
Алга куелган зур бурычларны үтәү ечен безгә барлык хуҗалыкларыбызны да әнә шушы алдынгылар рәтенә бастырырга кирәк 1990 елга без ит җитештерүне 1.6 мәртәбәгә арттырырга тиешбез Бөртеклеләрне 150-160 мең тоннага җиткерергә кирәк Күрәсез максат олы Димәк, җирне тагын да мулрак сыйлыйсы бар Әче туфраклы басуларны известьләү җитенкерәми Андый мәйдан безнең сорү җирләре-нең 71 процентын алып тора Гомумән,басу-кырларның уңдырышын арттыра торган чараларны ягъни ашлауны һәм сугаруны, тирәннән өйрәнеп үткәрергә кирәк Терлекчелектә дә шул ук хәл фәнни ачышлардан кыю файдалану, токымнарны яхшырту, белеп тукландыру, хезмәтне камилләштерү сорала Бу бурычларны белемле кешеләр, намуслы, тырыш, уңган хезмәтчәнпәр белән генә үтәп чыгып була. Эшкә бирелгәнлек, тәртип, яман гадәтләргә каршы бердәм көрәш сизелерлек нәтиҗәләргә китерәчәк.
Бездә иң кирәге, ышанып таянырдай, күпләргә үрнәк итеп күрсәтердәй кадрлар бар Моңарчы саналганнары янына «Алга» колхозы председателе Хәлилов М С. -Разумовский- совхозы директоры Әхмәтҗанов 3 К. Свердлов исемендәге колхоз председателе Козин М Н. шикелле алдан күрүчән җитәкчеләрне дә кушарга була Терлекчеләрдән — Ленин орденлы Лысов А. С. Гатина Ф Б. Бабыкин Д П. Иванова Г Ф Костеев А Ф Мәрдәнов Н Г кебек уңганнарны күрсәтергә мөмкин Комбайнчыларыбыз Нәсыйхов Р М Җаббаров А В , сыер савучыларыбызның һәм дуңгыз караучыларыбызның күпчелеге районыбызның горурлыгын тәшкил итә...
Алтмышынчы елларга кадәр районыбызның күркәм һәм мәрхәмәтле җирендә, бүгенгегә караганда, икеләтә күбрәк кеше яшәгән Авылларыбызда елдан-ел кеше кими барды; урамнар тынып, күңелсезләнеп калды сыман Сәбәбен ачыкламасаң. ашыгыч чаралар күрмәсәң, яшьләрнең авылдан читләшүе дәвам итәчәк Мөмкин кадәр күбрәк мәктәпләр, культура йортлары, тораклар, юллар салырга, авылларны кеше тормышына куаныч китерерлек итәргә иде' Бездә бу юнәлештә дә шактый эшләр башкарыла Соңгы ике ел эчендә генә дә дүрт-биш авылда урта һәм сигезьеллык мәктәпләр булдырдык. Кайберәүләрендә балалар саны җитеп тә бетми, әмма алар барыбер үзләрен аклаячак
Узган бишьеллыкта без 15 мең квадрат метр чамасы торак, унбер балалар бакчасы. яңа кибетләр. 17 чакрым юл. алты күпер салдык Бу бишьеллыкта райондагы күперләрнең калганнарын да яңартып чыгачакбыз Мурзихада йөк причалын төзеп бетереп киләбез Район өчен аның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлатып бетерүе дә кыен
Шул рәвешле яшьләрне авылдан читләшмәслек итәргә тырышабыз Орденлы председателебез Камил Сафин җитәкләгән «Родина- колхозындагы яңалыклар моңа дәлил була ала. Колхозда эш шартлары яхшы һәркемне даими хезмәт белән тәэмин итү өчен районда Чистай тегү фабрикасының филиалын ачтык. Өйләргә газ кертелгән. Колхоз үзәгенә кадәр асфальт юллар сузылган
Борынгы Биләребез дә танымаслык дәрәҗәдә үзгәртеләчәк Бу мәсьәлә инде хәл ителде, зур төзелеш һәм төзекләндерү эшләре җәелдерелде
Район үзә/ендә дә шатландыргыч яңалыклар бар. Поселокны матурлау уңайлы итеп үзгәртү монда яшьләрнең артуына сәбәп булды. Хәзер безнең район үзәгендә ел саен йөзләп туй уздырыла, ике йөзгә якын сабый туа. Бу — зур шатлык Борынгы Бүләр җиренең тырыш кешеләре яңа туганнарны тагын да бәхетлерәк тормыш белән тәэмин итү өчен көчләрен кызганмаячак.