БОЛГАР БИЗӘКЛӘРЕ


ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БОРЫНГЫ ЮВЕЛИРЛЫК СӘНГАТЕ
Халкыбызның металлны сәнгатьчә эшкәртү традицияләре бик борынгы за маннарга, Идел
болгарларының зәркан, ягъни ювелирлык сәнгатенә барып тоташа. Аның бөтен дөньяда дан
тоткан үрнәкләре күпләргә мәгълүм. Болгар осталары яс аган алтын һәм көмеш бизәнү әйберләре
нәфислек һәм эшләнеш дәрәҗәсе ягыннан төрле илләрдәге иң яхшы үрнәкләр белән ярыша ала.
Ака демик Б. А. Рыбаков сүзләре белән әйткәндә, Идел болгарлары урта гасыр Европасында
беренче булып «металлны бөтереп эшләү һәм бөрчекләү культурасын барлыкка китерделәр».
Бөтереп һәм пәрәвездәй үреп, асылташлар белән бизәп эшләнгән бу әйберләр өрфиядәй җиңел
тоелалар, нәфислек өлгесе хасил итәләр.
Кош сынын гәүдәләндергән сыргалар, колак алкалары, үтә вак бөрчекләр дән пирамидалап
эшләнгән асылма бизәкләр, ат башын сурәтләгән парлы алкалар, баш-башына арслан йөзе
төшерелгән яссы беләзекләр, чулпылар әнә шун дыйлардан. Бу чорда сәнгатьтә бердәм стиль
юнәлеше барлыкка килә һәм у.1 бердәм дәүләт, уртак мөселман культурасы шартларынд а тагын
да үсә; шәһәр ләрдә генә түгел, авылларда да һөнәрчелек чәчәк ата. Болгар, Биләр. Сувар,
Җүкәтау, Кашан һәм башка һөнәрчелек үзәкләрендә ясалган ювелир әйберләр безнең көннәргә
кадәр килеп җиткән.
Болгар шедеврлары — алтын һәм көмештән үрдәк фигурасы рәвешендә бөтереп ясалган
колак алкалары хәзерге вакытта Мәскәүнең Дәүләт тарих музеенда һәм Ленинград Эрмитажында
саклана.
Бизәнү әйберләреннән өч-дүрт чыбыктан ишелгән муенсалар, асылташ, гәрәбә белән
бизәлгән көмеш беләзекләр аеруча киң таралган була. Хәситәләр нең сәнгатьчә эшләнешенә
бөрчекле бизәкләү аерата нәфислек өсти. Гадәттә күкрәктә йөртелә торган бу зиннәтле әйберләр
еш кына асылташлар белән дә бизәлә. Яссы тартмачык рәвешендә медальон кебек итеп ясала
торган бөтилек яки коръән савытларына да техник камиллек һәм нәфислек хас. Бөтен асыл-
ташлар да калку ояга утыртыла, бөтерелгән дулкынсыман чыбык белән кай малана. Шушы бизәү
алымы Казан татарларының коръән савытларында да сакланып калган.
Болгар бизәнү әйберләренең художество стилендә Кара диңгез һәм Азов диңгезе
буйларында борынгы Греция Тәэсирендә үскән шәһәр сәнгате, Иран һәм Кавказ аръягы
халыклары традицияләре йогынтысы аеруча калку гәү дәләнә. Бу орнаментлаштыру алымнарына
да, полихром стиль үзенчәлекләренә дә кагыла. Алар болгар зәрканчылыгында саклана һәм
аннан Казан татарларының ювелирлык сәнгатенә күчә.
Борынгы бабаларыбыз ювелирлык сәнгатенең эстетик кыйммәте дә нәкъ менә шунда —
утрак һәм күчмә халыклар традицияләренең үрелеп үсүендә Татар ювелирлары иҗатында исә
гасырлар тирәнлегеннән килгән шушы үзгәлекләр һәм милли үзенчәлекләр кадерләп саклана,
тагын да баетыла- Бол гар мотивлары, формалары һәм сурәтләү алымнары халык сәнгатенә
бүген дә илһам бирә.
Гүзәл ВӘЛИЕВА СӨЛӘИМАНОВА. сәнгать
фәннәре кандидаты.

Реклама