Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОМТЫЛЫШ ҺӘМ БИЕКЛЕК

ВАХИТ ХАКОВКА 60 ЯШЬ

Озак еллар татар тел гыйлеме өлкәсендә эшләүче галим, филолог-тюрколог. филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы профессоры Вахит Хаковка 60 яшь тулды. Ул — 200 гә якын фәнни-теоретик. методик-практик хезмәтләрнең, шул исәптән 10 китап һәм монография авторы Инде чирек гасырдан артык университетта фәнни- педагогик эш алып бара. Бөек Ватан сугышы ветераВ. Хаков Татарстанның Буа районы. Күзби (Урта Лашчы) авылында 1926 елда укытучы гаиләсендә туган Әтисе Хөжҗәт Хаков (1901 — 1984) — гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны. 1919 елда Күзби авылында беренче совет мәктәбен ача һәм 40 елдан артык башлангыч мәктәптә укытучы булып эшли. башында басылып чыккан күл кенә газета һәм журналлар да була Көнчыгышның, төрки халыкларның классик әсәрләре —«Ләйлә вә Мәҗнүн», «Кыйссаи Йосыф», «Таһир вә Зөһрә»- ләрне кышкы кичләрдә җыелып уку гаиләдә зур тәрбияви роль уйнаган. Үз авылында башлангыч белемне алгач, Вахит Кильдураз урта мәктәбендә укый башлый, ләкин 8 классны гына бетереп кала Сугыш бөтен киләчәк планнарны өзә. 1943 елда. 17 яшь тулар-тулмас вакытта, ул Совет Армиясе сафларына баса Сугыш юллары аны илебезнең Көнчыгыш тарафына илтеп ташлый. 1945 елда милитаристик Япониягә каршы сугышларда катнаша, Гоби чүлен һәм Хинган тавын кичә Көнчыгыш экзотикасы, борынгы төрки бабаларыбыз яшәгән җирләр, элекке төрки культура аңарда зур кызыксыну уята Ташка чокып язылган терки рун язуларын да ул беренче мәртәбә шунда күрә, алар берән якыннан таныша. Болар барысы да аның киләчәк профессиясе формалашуда нәтиҗәсез калмагандыр дип уйларга кирәк. 1949 елда армиядән кайту белән үк В. Хаков укырга керә: Тәтеш педучилищесын, Казан дәүләт университетын тәмамлый. Ә 1957 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага керә Аңа кадәр Буа районы мәктәпләрендә башлангыч мәктәп мөдире, укытучы, урта мәктәптә завуч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли Аспирантураны тәмамлагач, XX иез башы әдәби тел мәсьәләләренә багышланган кандидатлык диссертациясе яклый һәм университетның татар филологиясе бүлегенә укытучы итеп чакырыла В Хаковның бөтен фәнни-педагогик эш- чәнлеге нигездә Казан университеты белән бәйләнгән. 1965 елдан — доцент 1971 елда «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Ә 1974 елда аңа профессор исеме бирелә Аның тел фәнни юнәлеше — терки һәм татар әдәби телләре тарихы, андагы стилистик категорияләрнең үсеше, татар язма истәлекләрнең теле. Ул үзенең игътибарын, шулар белән бәйләнешле рәвештә, гомуми тел мәсьәләләре, лексикология, терминология, фразеология орфография, этимология, сөйләм культурасы, хәзерге стилистика, мәктәптә телне өйрәнү мәсьәләләренә дә юнәлтә. «Тел һәм стиль мәсьәләләре» (1961). «Татар теле стилистикасына кереш» (1963), «Татар әдәби теле тарихыннан очерклар» (1965), «Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше» (1972), «Стилистика һәм сүз сәнгате» (1979), «Татар теле стилистикасы» (1980), «Татар әдәби теленең совет чорында үсеше» (1985) һ б китап, монографияләрендә ул татар әдәби теленең лексик, фонетик, грамматик һәм стилистик нормалары үсешенә, аларның тарихына туктала Әдәби тел белән язучылар теле бик тыгыз бәйләнгән Шуңа күрә тарихи юнәлештә матур әдәбият әсәрләре теле шул чорның әдәби нормаларын бик нык саклыйлар В Хаков хезмәтләрендә әдәби тел тарихы, язучылар теле, стилистик нормалар үзара аерылгысыз менәсәбәттә тикшерелә Тулаем алганда, бу тел — әдәбият-культура тарихын ачарга да ярдәм итә. Аның Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Г. Тукай. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов. Ш Кәмал. М Җәлил һ б язучыларның теленә караган хезмәтләре шул турыда сөйли «Мәктәптә стилистиканы өйрәнү», «Мәктәптә язучылар телен ейрәнү» һәм шул юнәлештәге башка эшләр укытучылар өчен кунланма-ярдөмлек рәвешендә әһәмиятле материаллар булып тора һәм менә ул озак еллар хыялында йерткән хезмәтен — татар әдәби теленең тарияи үсешенә багышланган 35 табаклы зур хезмәтен тегәлләде Китапка-белемгә омтылыш Вахитта бик яшьли башлана. Моңа өйдәге шактый бай китапханә дә зур этәргеч ясый. Анда К Насыйри. Ш Мәрҗани. Г Тукай һ 6. әдипләрнең әсәрләре белән беррәттән, XX йөз Терки халыкларның фәнни җәмәгатьчелегендә В. Хаков хезмәтләре киң яклау тапты һәм кызыксыну уятты Ул Мәскәү, Алма-Ата, Баку, Ташкент. Ашхабад, Фрунзе, Уфа. Махачкала, Карачаевск. Нальчик шәһәрләрендәге тюркологлар белән тыгыз элемтәдә тора. Алар белән күп кенә бәхәсле мәсьәләләрне чишүдә катнаша, тәҗрибә уртаклаша, тугандаш республикалар һәм өлкәләрдәге яшь тюркологларга булыша. Бөтенсоюз тюркология конференцияләрендә докладлар белән чыга. Төрки-татар тел гыйлемендә әдәби тел тарихы мәсьәләләрендә ачыклыйсы урыннар бик күп. Бу катлаулы өлкәдә язма ядкарьләрның телен тикшерү — аеруча әһәмиятле проблемаларның берсе. Казан, Башкорт университетлары, Казан һәм Алабуга педагогия институтларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендәге студентлар «Әдәби тел тари- хы»н. «Стилистика» курсларын В. Хаков хезмәтләре нигезендә укыйлар. Ул, мөстәкыйль предмет буларак, бу фәннәрне беренче мәртәбә системага салып, программа төзеп, Казан университетының татар филологиясе һәм журналистика бүлекләрендә укыта башлады. Махсус курслар төзүгә һәм укытуга да ул зур игътибар бирә. /Аәсәлән, «Әдәби телләрнең үсеш этаплары». «Функциональ стильләр». Социолингвистика нигезләре» курслары шуны ачык раслыйлар. Яшь буынга белем бирүгә, аны коммунистик рухта тәрбияләүгә В Хаков аеруча зур көч куя. Аның күп кенә шәкертләре бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, илебезнең башка өлкәләрендә дә халык хуҗалыгының төрле тармакларында нәтиҗәле хезмәт итәләр. Алар арасында мәгариф хезмәткәрләре, укытучылар, галимнәр язучылар, журналистлар, культура, партия-совет аппараты, нәшрият хезмәткәрләре күп. Җәмәгать эшләрен үтәүгә дә В. Хаков җаваплы карый. Ул күп еллар буе университетның татар филологиясе бүлегендә партия оешмасын җитәкләде. Татар сөйләм культурасының актив пропагандисты, «Белем» җәмгыяте члены. Фәнни белемнәрне халыкка таратуда киң эш алып бара. Аның катнашында Татарстан радиотапшырулар программасында «Тел күрке — сүз» исеме астында махсус бүлек оештырылды. Фронтовик буларак һәм хезмәттәге уңышлары өчен В Хаков Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр. СССР Югары белем министрлыгының «Хезмәттәге иң яхшы уңышлар өчен» билгесе. Мактау грамоталары белән бүләкләнде Журнал укучыларга күренекле галим Вахит Хаковның туган телебез мәсьәләләренә багышланган мәкаләсен тәкъдим итәбез.

 

КҮҢЕЛ КЫЛЛАРЫН ТИБРӘТҮЧЕ

Халык шагыйре Габдулла Тукай үзенең табигый сәләте, сихри моңы һәм әсәрләрендәге җанлы сөйләмнең эчке яңгырашы белән кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтүче һәм хәрәкәткә китерүче бөек шәхесләрнең берсе иде. Ул татар халкы тарихының иҗтимагый-политик вакыйгаларга бай, катлаулы бер чорында мәйданга чыкты. Аның әдәби тел тарихында тоткан урыны да XX йөз башындагы шул вакыйгалар белән тыгыз бәйләнештә карала. Тукай хәзерге әдәби телнең нигезен салды, әдәби телне халык сөйләменә якынайтуда, матур әдәбият һәм публицистика стильләрен үстерүдә гаять зур эш башкарды, телнең киң мөмкинлекләреннән файдаланып, тирән эчтәлекле һәм халыкчан әсәрләр иҗат итте Ул әдәби телне элекке тар стиль кысаларыннан чыгарды, заман таләпләренә туры китереп, аңа киң үсеш юлы ачты. Татар әдәби теле тарихында гасырлар буе килгән уңай традицияләр Тукай иҗатында бер ноктага җыйнала һәм киң күләмдә гомумиләштерелә Аның осталыгы да шунда: Тукай халыкны тел гадилеге һәм матурлыгы белән тәэсирләндереп кенә калмады, аны рухи азык итте, сүзнең көчен дәлилләп һәм раслап күрсәтте. Татар теленең эчке хасиятен һәм иң нечкә төсмерләрен бик ачык тойган Ж- Вәлиди Тукай әсәрләренең теле турында болай дип язды: «Тукайның иң сөйдергән ягы,— ди ул,— шөбһәсез, аның тел вә өслүбедер. Тукай кадәр җиңел вә тәкәллефсез, шуның белән бергә аһәңле вә сәлис язучы шагыйрь әле һәнүз татарда килгәне юк. Давыт кулында тимер ничек балавыз кебек булып эресә, Тукай авызында татар теле шулай эри». ' Тукай татар әдәби телендә генә түгел, бөтен төрки әдәби телләр үсешендә тирән эз калдырды. Шагыйрь үзенең иҗаты белән XX йөз башында яңа юнәлештә үсеп формалашып килгән азәрбайҗан, казах, үзбәк, төрекмән, башкорт, каракалпак, кыргыз, комык әдәби ’ Вәлиди Җ Тукайның шагыйрьлеге.— .Мәгариф., |»23. 3 — 4 сан. Х телләреме дэ зур йогынты ясады Урта Азия. Казахстан. Урал буе, Кавказ язучылары Хәмзә. Кадыйри, Кербабаеа. Аткай. Батырмурзаевлар, Юлтый. Кудаш, Юсупов һ. б лар Тукай иҗаты үрнәгендә үз әдәбиятларын һәм әдәби телләрен тагы да үстерделәр һәм баеттылар Менә ни өчен Октябрь революциясенә кадәр үк Тукай әсәрләренә игътибар иттеләр, алариы төрле телләрдә бастырып чыгардылар, шагыйрьнең иҗатына багышланган | мәкаләләр яздылар Казах («Айкап»), азәрбайҗан («Мелла Насретдин»), үзбәк («Садойи Төркстан»), төрек («Тюрк йурди»), инглиз телләремдә басылып чыккан мәкаләләр шул турыда сөйли Революциядән соң 20— 30 елларда ук Тукай иҗаты турында хезмәтләр һәм аның әсәрләре илебезнең күп телләрендә һәм чит илләрдә (француз, иемец, венгр һ б) дөнья күрде Г. Тукай әдәби телне халыкның җанлы сөйләм теле нигезендә үстерүне әһәмиятле юл ител сайлады Бу юнәлеш аңа татар поэзия телен яңача үзгәртеп корырга мөмкинлек бирде. Шагыйрьнең татар әдәби телен үстерүгә һәм баетуга керткән иң зур өлеше дә шуның белән билгеләнә Әдәби телдәге халыкчанлык юнәлеше дигәндә. Тукай һич тә сөйләү теле үзенчәлекләрен генә күздә тотмый, бәлки язма һәм сөйләмә форманың үзара тыгыз үрелеп, кушылып бару тенденциясен яклый Аның бу карашлары төрле стильләрдә язылган күп әсәрләре белән ачык дәлилләмә. Ул әдәби телнең язма традицияләренә тугрылыклы булып кала. Шагыйрь элек-электән килгән яэма-китап теле үзенчәлекләреннән дә сөйләү теленең киң мөмкинлекләреннән дә дөрес файдалана Тукай әсәрләрендә телнең тарихи үсешендә күзәтелә торган борынгы төрки-татар сүзләре дә, шактый кулланылышта булган гарәп, фарсы алынмалары да очрый , Шагыйрь рус теле һәм Европа телләреннән кереп, телдә нормалашып бара торган сүзләргә дә зур игьтибар бирә Шулай ител ул җанлы сөйләмне әдәби тел дәрәҗәсенә күтәреп, киң мәйданга чыгаручы, аны бөтен халык өчен уртак һәм культуралы телгә өйләндерүче булды Тукайның замандашы һәм иҗади дусты, татар халкының классик әдибе Ф Әмирхан шагыйрьнең үлүенә бер ел тулу уңае белән язган мәкаләсендә үк Тукай иҗатының нигезендә халыкчанлык ятканлыгын күрсәткән иде -Милләтебезнең бетен халык җырларындагы төп аһәң, кайгы, хәсрәт, авыр моң аһәңе, аның шигырьләрендә дә төп кеи әсас иде. Менә шуңа күрә аны халык бик яшь лә й үз шагыйре ител таныды, аиы аңлады ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды» Әдәби телдәге халыкчанлык юнәлешенә ул үзенең мөнәсәбәтен яшьли билгели Моңа халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү аеруча ярдәм итә. Шагыйрь фольклор әсәрләрен җыя, алариы туктаусыз өйрәнә һәм андагы үзенчәлекләрне әсәрләрендә бик оста файдалана. Аның турында Ф Сәифи-Каэанлы юкка гына «татар халкының телен шомарткан, зиннәтләгән, шул тел белән халкының кайгысын, шатлыгын җырлыйҗырлый уртаклашкан Габдуллабыз»,— дип әйтмәгән Халык иҗаты әсәрләре шагыйрь күңелендә гаять зур кеч булып гәүдәләнә Тукай халык җырларында гаҗәеп тел байлыгын, халыкның осталыгын һәм телнең камиллеген күрә, моны аеруча басым ясап күрсәтә: «Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк, дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк! Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була»1 һәм шагыйрь үзенең фикерен болай дәвам иттерә: «Халык җырлары чын үземеэнеке генә булганда, анда читләрдән гареп, терек, сарт кебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм». Иҗатының беренче көннәреннән үк Тукай шул юнәлешне сайлап ала һем әдәби тел үсешендә моны бердәнбер дөрес юл итеп күрә Үзенең шигырьләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә шагыйрь әдәби телне төрек һәм гарәп телләренә нигезләргә тырышучыларга каршы чыга «Шартлар» (1906), «Янә «Тәрҗеманга» (1906), «Тәрҗеман»ның татарларга галәкасы» (1906) һ. б әсәрләрендә ул төрекчелек агымын алга сөрүчеләрне һәм бу юнәлешне яклаучыларны каты тәнкыйть итә. «Бармы анда бер генә татарча сүз! ди Тукай «Тәрҗеман» газетасы турында— Көчләре беткәнче: «Без «Тәрҗеман» бабай артыннан калмыйбыз».— дип маташкан иске өлфәтче вә башка да мөхәррирләрнең тәхрмрләрен алыгыз Бармы аларда татар рухы вә татар сүаөГ Андый мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләое җиткәч кенә туктадылар» 1 Шагыйрь тарафыннан кулланылган халык сөйләменең бик тәэсирле булуы турында Г Рәхим болан яза «Тукаевның теле — саф халык теле Ул — чит сүзләр катышмаганга күрә гене түгел, үзенең бетен тезелеше, бетен тарзы ифадәсе (стиле) белен халык теле. Аның һәммә сүзләре «чат!» итеп бәрәләр Ул күңелдә эз калдырырлык сүзләрне бер де мәшәкатьсез таба ала, ченки ул алариы тепсез кое шикелле булган халык теленнән чүпли» 5 Тукай иҗат итә башлаган чорда татар әдәби теле үсешендә зур үзгәрешләр һәм яңа күренешләр барлыкка килә. Халык теле киң күләмдә бердәм әдәби нормалар югарылыгына күтәрелә. Җанлы сөйләм әдәби телне билгеләүдә төп күрсәткечкә әйләнә. XIX гасырда һәм аннан да элегрәк башланган бу үзгәреш — тамырдан үзгәреш чор таләпләре белән бәйләнгән иде Заман гасырлар буе Кол Галиләр. Котби, Сарай, Мөхәммәдьярлар. М Колый, У Имәниләрдән килгән традицияләрне үзгәртүне таләп итте. Яңа чор мәгърифәтчеләре мәйданга чыкты. Күренекле мәгърифәтче К Насыйри тел белемен һәм әдәби тел нормаларын яңа баскычка күтәрде, татар теленең үз кануннарына нигезләнеп үсәргә тиешлеген яклап чыкты, фәнни-практик әһәмияткә ия булган әсәрләр язып, география, тарих, лингәистика. математика, биология, медицина һ. б. фәннәргә караган атамаларны эшкәртүдә зур хезмәт күрсәтте. Татар әдәби тарихында К. Насыйри һәм Тукайның тоткан урыннарын Г. Сәгъди болай билгели «Язудагы чын татар әдәби теленең нигезен.— ди ул,— К. Насыйри салды, назымда исә бу телнең нигезен салучы, аның шәкерте бөек шагыйрь Г. Тукаев булды» 6. Поэзия телендә (Ә Каргалый, Ш. Зәки, Акмулла. Г. Мокрый һ. 6.) җанлы сөйләм үзенчәлекләрен киңрәк, югары поэтик яңгырашта, эмоциональ югарылыкта файдалану өстенлек алды. Мәсәлән, Г. Кандалыйның без XIX йөздә поэзиядә борылыш ясаучы һәм халыкның бай тел үзенчәлекләрен, шигъри сүрәтләр тудырырга ярдәм итә торган тасвирлау алымнарын оста кулланучы буларак беләбез Прозаның тагы да үсүе һәм тел чараларына баюы М. Акъегет, 3. Бигиев. Р Фәхретдинев әсәрләрендә ачык чагылыш таба. Халыкның сөйләү телендә язылган яңа драматургия стиле формалаша (Г. Ильяси, Ф. Халиди, Г Камал драмалары). XX йөз башы татар әдәби теле тарихында зур үзгәрешләр һәм тел тирәсендә барган көрәшнең иң кызган вакыты булды. Нәкъ шушы чорда әдәби телнең, тулысынча җанлы сөйләмгә нигезләнеп, шул юнәлештә үсеп китүе өчен яңа иҗтимагый-гарихи шартлар барлыкка килде. Җәмгыятьтәге катлаулы иҗтимагый-политик вакыйгалар, буржуаз-демократик революция алып килгән яңалыклар телнең үсешенә дә зур йогынты ясады. Нәкъ шушы чорда татар халкы арасында беренче мәртәбә марксизм-ленинизм тәгълиматы тарала башлый, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсә һәм революцион хәрәкәт киң күләмдә җәелеп китә. В И. Ленин 1905— 1907 еллардагы беренче рус революциясенең тарихи әһәмияте турында болай язган иде. «Беренче революция (1906 ел) туфракны тирән казып йомшартты, гасырлар буена килгән хорафатларны тамырыннан йолкып ташлады, миллионнарча эшчеләрне һәм ун миллионнарча крестьяннарны политик тормышка һәм политик көрәшкә уятты, рус җәмгыятенең барлык сыйныфларын (һәм барлык төп партияләрен), аларның чын табигатен, алар интересларының, алар көчләренең, эш итү ысулларының, аларның якындагы һәм киләчәктәге максатларының чын чагыштырмасын бер-берсенә һәм бөтен дөньяга күрсәтте» 7 Көн тәртибенә әдәби телне киң хезмәт ияләренең теле итү, иҗтимагый- политик төшенчәләрне халык аңына барып җитәрлек сүзләр белән белдерү, үткен агитация һәм пропаганда теле булдыру, уңышлы һәм нәтиҗәле тел-стиль чараларыннан файдалану мәсьәләләре килен басты. Чор шуны таләп итте. Әдәби телне халык теленә якынайту язма телне аңлаешсыз чит сүзләрдән арындыру, аны җанлы сөйләм үзенчәлекләре белән тыгыз кушу юнәлешендә барды XIX гасырда мәгърифәтчеләр башлап җибәргән бу юнәлешне. XX йөзгә чыккач. Хөсәен Ямашев. Гафур Коләхметов, Габдулла Тукай. Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан. Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал. Шәриф Камал һ б. лар яңа баскычка күтәрделәр. Бу чорда нәшрият эшенең киңәеп, матур әдәбият, публицистик һәм фәнни әдәбият әсәрләренең күпләп чыгуы, иң әһәмиятлесе — беренче мәртәбә вакытлы матбугатның мәйдан алып, киң халык арасында таралуы милли әдәби телнең нормалары ныгуга зур этәргеч ясады. XX йөз башында әдәби телнең җирлеге киңәя, анда бөтен халык өчен уртак һәм бердәм нормалар үсеп чыга. Алар гасырлар буенча формалашып килгән күренешләрне үзләренә берләштерәләр Шулай булганда гына нормалар тотрыклы була һәм төрле төбәкләргә тарала ала. Бу чорда әдәби телнең бөтен катламнарын хәрәкәткә китергән киң күләмдәге стилистик бүленеш башлана, яңа жанрлар туа һәм функциональ стильләр зур үсеш ала. Матур әдәбият стиле, публицистика һәм фәнни әдәбият теле эчтәлек һәм форма ягыннан тагы да байый Үз чиратында, бу күренеш сөйләмнең дөреслеге, төгәллеге, ачыклыгы һәм гадилеге кебек төшенчәләр белән бәйләнештә торган тел нормаларында да ачык чагыла. Тукай телнең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә. лексик чараларның төрле үзенчәлекләреннән файдалана Бер үк сүз аңарда төрле мәгънә төсмерләре белдерүгә ярдәм итә. Күпмәгънәлелек (полисемия) дип йөртелгән бу күренеш Тукайда аеруча еш күзәтелә. Сүзләрнең мәгънәләрен ачуда контекст зур урын тота. Тукайда халык сүзенең мәгънә төсмерләре күп. Киң мәгънәдә ул җәмгыятьтәге барлык иҗтимагый катлаулар һәм сыйнфый төркемнәрне белдерә. Хезмәт ияләре, эшче-крестьян мәгънәсендә бу сүз еш очрый «Быел 6 Сагъди г Татар жалкыныч үсошонда К Насыйринын рола.— -Совет адабиаты-. 1944. 10 сан, 53 6. 7 Ленни В И Эсерлар Дүртенна басмадан тарҗема 23 « I960. 322 6. ул әфәнде халыкны чакырса да. халык сарык тиресе ябынып килгән бүрене таныды» («Тәшәккер»), Шул юнәлештә Тукайда бик күп фразеологик әйтелмәләр барлыкка килә (халык моңнары, халык хисе, халык теләге, халык уе һ. б.). Шулай ук аңарда, сөйләү телен- дәгечә. халык сүзен кош, хайван, бөҗәк исемнәренә кушып әйтү киң таралган Мәсәлән «Аны шунда чебен халкы тынычсызлый» («Ялкау маэмай»), «Мин карыйм да һәм дә курәм кош халкы сез» («Өч хакыйкать»). Халык сүзе милләт, кешеләр төшенчәсендә дә һәм башка төсмерләрдә дә киң кулланыла. Сүзләрне күпмәгънәле иткәндә, аларны күчерелмә мәгънәдә куллану омтылышы өстенлек ала Төп мәгънәсендә бирелү белән бер- рәттән, сүзләр башка төшенчәләргә дә күчереләләр. Мәсәлән, диңгез, йөрәк, дәрәҗә, донья, җәмгыять, иш. ерак. ис. йөзү, йөрү һ. б. бик күп сүзләрнең яңа мәгънә төсмерләре барлыкка килә. Шагыйрь поэтик сөйләмнең яңгырашын һәм аһәңен көчәйтүдә мәгънә ягыннан бер-берсениән ерак торган аваздаш сүзләрдән (омонимнар) дә оста файдалана. Бу чараның киң күләмдә поэзия телендә урын алуына без Тукайга бурычлыбыз Поэтик каламбурлар шул аваздаш сүзләр нигезендә барлыкка килә Мәсәлән: Твгярмвн »йл»н»-«йл»на д». тартылмыйдыр арма. (.Пачан базары, аауд Яна Кнс««6аш.) Бу алымны Дәрдмәнд һ. б шагыйрьләр дә нәтиҗәле файдаландылар Татар әдәби телендә градация алымының да киң кулланыла башлавы, бу алым белән поэзия теленең баюы Тукай исеме белән бәйләнгән. Бер-бер артлы тезелеп килгән сүзләр, мәгънә ягыннан көчәйтелеп, әйтелә торган фикернең эзлекле рәвештә күтәрелә баруын яки түбән таба төшүен белдерәләр Кайбер мисаллар Шул рәвешле тиңдәш кисәкләрнең үзләренә хас стилистик үзенчәлекләре барлыкка килә. Мәгънә ягыннан градацияләрдә үзара синоним сүзләр дә катнаша, әмма бу алар эчен бердәнбер шарт түгел. Градацияләрдә теге яки бу күләмдә аерым җөмләләр дә катнаша ала: Терле иҗтимагый-политик фикернең динамик үсешен тәэмин итүдә, аны калкурак итеп күрсәтүдә дә градацияләр зур әһәмияткә ия Шагыйрь бу алым белән естен сыйныф вәкилләренә үзенең карашын да белдерә батар! сындыр, «ырып ташла, матамурра 0* 6-яба-эай! Г. Тукай татар революцион-демократик публицистикасын һем аның телен үстерүгә зур өлеш кертә, аны жанр ягыннан баетуда һәм вакытлы матбугат аша әдәби телне киң халык массасына җиткерүдә әһәмиятле эш башкара. Ул иҗтимагый-политик публицистик*- ның очерк, памфлет, фельетон, сатирик мәкалә кебек жанрларын күп куллана Шагыйрь аларны сатирик, фаш иткеч тел белән сәнгатьчә югарылыкта иҗат итә Шунлыктан Тукайның публицистик әсәрләре тел-сурөтлоү чараларының байлыгы, сейлемнең эмоциональ яңгы Машаиатьланма бушка качланал, юл уртасын арма рашы белән матур әдәбият теленнән аерылмый Анда киң җәмәгатьчелекне дулкынландыра торган, заман таләпләренә туры килгән иҗтимагый-политик һәм тормыш-көнкүреш мәсьәләләре күтәрелә Шагыйрь халыкны җәмгыятьтәге кимчелекләргә һәм искелеккә каршы көрәшкә чакыра, яңалыкны тоткарлап, белемгәмәгърифәткә бару юлында киртә булып торучы һәрнәрсәне юк итәргә өнди. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» исемле сатирик әсәрендә Тукай азатлыкка һәм киләчәк якты идеалларга ирешү максатын тормышка ашыруны бөтен кискенлеге белән куя: «Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвешле ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырмыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борынгы кыйлган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын кырылдатып чыгарсын». Кош, хайван, бөҗәк исемнәрен күчерелмә мәгънәдә кулланып. Тукай көчле сатирик эффектка ирешә, үткен сүзләр, сатирик-метафорик бәяләмәләрне киң куллана, аларны сүз уйнату алымы белән бергә куша Әйтергә кирәк, бу бик уңышлы чыга. Мәсәлән: Тәрҗеман бабай, мәкьбуль озын вә биек папаха (И. Гаспринский), ахмакҗан. кабан дуңгызы («Бәянелхак» редакторы Әхмәтҗан Сәйдәшев), интеллигентный монах (М. Бигиев). Эчтәлеккә туры кигереп, шагыйрь мондый әйтелмәләргә дә шактый урын бирә: курчак уены (думага сайлаулар), сыра мичкәсе (байлар), теләнче фабрикасы (мәдрәсәләр), дингә ми- шәйт («Дин вә мәгыйшәт» журналы) һ. б. Тукай поэзиясе һәм публицистикасы сатирик тел-стиль чараларына гаять бай. Шагыйрь, сүз уйнату, сатирик характеристикалар, образлы комик сыйфатлау һәм чагыштырулар, ирония, пародия, риторик өндәү һәм сорау, кабатлау алымнары, бер-берсенә капма-каршы куелган сөйләм берәмлекләре, сәнгатьчә сурәтләү чараларының күп төрләрен кулланып, үзенең дошманнарын һәм җәмгыятьтәге кимчелекләрне рәхимсез фаш итә. Бу алымнарның һәрберсе сөйләмдә нинди дә булса бер максатны үти. Мисалга Тукай стиленә хас алогнк чараларны — оксюмороннарны алыйк Кайбер очракларда теге яки бу тезмәләр, фразалар эчендәге сүзләр арасында үзара логик бәйләнеш бозылырга да мөмкин. Тукайда ул капма- каршылык мөнәсәбәтен белдерүче үзенә бер сатирик алым булып китә. Теге яки бу объекттан көлү һәм аны фаш итү өчен, шагыйрь аннан бик оста файдалана. Хосусый милекчелек белән бәйләнешле аптекалардан һәм аларның хуҗаларыннан көлү өчен, ул «Алырга ашыгыгыз!» дигән фельетонында болай яза: «Сукырайта торган, баш авырттыра торган, эч күптерә торган дарулар сатыладыр» Монда дарулар сүзен ачыклап килүче сүзләр логик бәйләнештә түгел Шунлыктан ул үзенә бер алымны — оксюморонны барлыкка китерә. Төрле вакыйгалар яки күренешләр арасында каршылыкны белдергәндә, Тукай еш кына антитеза алымына да мөрәҗәгать итә. Мондый сөйләмдә вакыйгалар бер-берсенә каршы ике яссылыкта сурәтләнә Җәмгыятьтәге тигезсезлекне биргәндә, бу алым аеруча отышлы. Антитезалы сөйләм ясауда шагыйрь антоним сүзләрне генә түгел, төрле лексик берәмлекләрне ала Болай эшләү сурәтләү мөмкинлекләрен бермә-бер арттырырга мөмкинлек бирә. «Ит базарында тәрәкъкый» шигырендә нәкъ шуны күрергә була. Тукай әсәрләрендә контекст белән бәйле рәвештә төрле стилистик төсмерләр алган лексик берәмлекләрнең аерым катламнары бергә кушыла. Әйтик, публицистик әсәрләрдә иҗтимагый-политик төшенчәдәге сүзләр аеруча зур урын ала. Җәмгыять, хөкүмәт, сыйныф, җыелыш, берләшү, сайлау, алмашмак. чыгару, бәһа, акча, эшне бүлмәк, товар кыйммәте, акча кыйммәте, хезмәт вакыты, сораусорату кебек сүзләр һәм сүзтезмәләр белән беррәт- тән. рус. Европа телләре сүзләре дә шактый киң кулланыла Мәсәлән: капитал, социалист, политика, конкуренция, депутат, бюрократ, локаут, аристократ, дума, вексель, манифест, банкрот һ. 6. Халыкара сүзләр белән шулай баету юнәлешен Тукай тагы да үстереп һәм киңәйтеп җибәре Аның әсәрләрендәге иҗтимагый-политик фразеология дә публицистик стильнең бер үзенчәлеген тәшкил итә, гадилеккә, югары яңгырашка, сәнгатьчә югарылыкка ирешүдә уңышлы чараларның берсе булып тора Бу төркемгә кергән фразеологик әйтелмәләр мәгънә ягыннан иҗтимагый төшенчәләрне белдерүгә, шул чордагы тарихи вакыйгаларны аңлауга һәм төшенүгә ярдәм итәләр. Мәсәлән, җанлы мал әйтелмәсе, эшче сүзенә синоним буларак, капитал дөньясының эчтәлеген, эавод-фабрикалардагы эш шартларын ачык күзалларга мөмкинлек бирә. Җәза таңы, җәза мәйданы, кайгы болытлары, наданлык урманы, тормыш дулкыннары, җәһәннәм газаплары. милли болытлар кебек әйтелмәләрдә дә иҗтимагый-политик вакыйгаларга бәйләнешле мәгънә төсмерләре салынган. Бу чорда милләт, халык сүзләреннән торган әйтелмәләр киң кулланылышта була. Тукайда болар үзенчәлекле стиль тудыра Ми- (.Сайфи,.) м и л п • т микроблары, милләтне юату, милләтнең һушы китү милләтне ашау кебек әйтелмәләрне алырга мөмкин Халык к ы з ы, х а л ы к диңгезе, халык аңы, халык уяну ы.халык азатлыгы һ. б. фразеологик берәмлекләр дә шул өлкәгә карый Әсәрнең идея эчтәлегенә карап, аларда теге яки бу күләмдә төрле мәгънә төсмерләре күзәтелә. Гомумән, Тукай поэзиясе үзе дә революцион- I публицистик пафос белән сугарылган. Бу — тел-стиль чараларында да ачык күренә. «Государственная думага», «Иттифак хакында», «Сорыкортларга», «Китмибез», «Көзге җилләр» кебек шигырьләр шуны ачык раслыйлар. Биредә тагын бер хакыйкатьне билгеләп үтмичә мөмкин тугел төрле халыкларның классик шагыйрьләрендә язу-стиль алымнарында аерымлыклар, шәхси-индивидуаль үзенчәлекләр булу белән беррәттән, аларның хис-тойгыларында, психологик кичерешләрендә, фәлсәфи фикер йөртүләрендә һәм иҗади алымнарында зур охшашлык та күзәтелә Тукайның «Тугай җиремә» дигән шигырендәге И Катай «рты! сиң« ««йттым сип тагын да ми»,— дигән юлларны укыгач, үзеннән-үзе М Лермонтовның «Кавказ» шигыре искә төшә Лермонтовка Кавказ кадерле булган кебек, Тукай өчен Казан арты да шулай ук якын. Әсәрдәге мондый охшашлыкларны, бердән халыклар тарихында гомуми культура байлыгы нәтиҗәсе итеп бәяләргә, традиция рәвешендә буыннан-буынга күчеп килгән төрле алымнар һәм фикер үсеше белән бәйләп карарга мөмкин Икенчедән, кешелек дөньясында гасырлар буе иҗат ителгән әдәбиятны файдалану һәм тәрҗемә итү юлы белән дә үз әдәбиятыңны баетырга мөмкин. Тукай моннан да киң файдалана. Ул гомумтөрки һәм Көнчыгыш иран- гарәп культурасы белән бәйләнешле традицияләргә дә тугрылыклы булып кала, әдәби телне рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятындагы тел-стиль, сурәтләү алымнары белән дә баета Башка әдәбиятлардан үрнәк алганда, Тукай әсәрне үз стиле аша үткәрә, аны төрки- татар поэтик традицияләренә яраклаштыра, классик шигырь төзелешенә якынайта һәм аны күләм ягыннан да үзгәртә. Мәсәлән, ул А Пушкинның «Евгений Онегинпындагы 14 юллы бер өзекне файдаланып. «Кемне сөяргә кирәк?» дигән 20 юллы яңа әсәр иҗат итә Ирекле тәрҗемә рәвешендә язылган «Алтын әтәч» әкияте Тукайда 16 иҗекле классик шигырь тезелешенә буйсындырыла һәм юл саннары ягыннан шактый кыскартыла (224 юлдан 194 юлга калдырыла), ә һәр юлдагы иҗек саннары икеләтә арттырыла (Пушкинда строфалар 8—8—7—7 үлчәмендәге шигъри юллардан тора). Лермонтовтагы 20 юллык шигырь Тукайда «Вәгазь» исемендә 38 юллык шигырь булып китә Шагыйрь башка әдәбиятлардагы фикерме җанлы сөйләм чаралары белән күңелгә ягымлы итеп халык күңеленә җиткерә Татар поэзия һәм проза телен Көнчыгыш һәм Көнбатыш классик әдәбиятындагы стилистик алымнар, тел-сурәтләү чаралары белән баета Яңа әйтелмәләр, киңәйтелгән чагыштырулар, күчерелмә мәгънәдәге символик-метафорик сүзләр, теземнәр, сорау һәм җавап алымы һ 6 тел-сурәтләү чаралары татар әдәби телендәге башка тел-стиль үзенчәлекләре белән бергә кушыла. Тукай татар сөйләменең эчке мөмкинлекләрен киң рәвештә эшкә җигеп, тел-сурәтләү чараларын гаять оста куллана белүче, әдәби телләрнең стильләрен, бигрәк тә матур әдәбият һәм иҗтимагый-публицистика телен яңа юнәлештә үстереп җибәрүче һем алармы тагы да баетучы, әдәби телнең үсешенә йогынты ясаучы, аңа сиэелерлек елеш керткән шагыйрь һәм әдип булып тарихка кереп калды Шиһап Рамазанов бу хакта бик урынлы әйткән иде «Тукай иҗаты, бер яктан, татар халкының әдәби үсеш процессын һәм әдәби теле оешу тарихының үткәннәрен чагылдырса, икенче яктан, татар әдәбияты теленең җитлеккән гүзәл үрнәкләре булып тора» 8 Шуны да әйтергә кирәк: әле бездә Тукайның теле, язу алымнары бер ээлеклелекте тиешенчә тикшерелмәгән һәм өйрәнелмәгән Бу мәсьәләдә моңа кадәр чыккан мәкаләләр һәм берничә диссертация белән генә чикләнеп булмый Пушкинны. Горькиины, Шолоховны өйрәнгән кебек (аларның иҗаты, тел-сурәтләү. язу алымнары турында йөзләрчә диссертацияләр. фәнни монографияләр бар). Тукайны да җентекләп өйрәнергә вакыт җитте Берничә томнан торган «Тукай сүзлеге-н чыгару мәсьәләсен дә хәл итәсе иде Русларда күп томлы «Пушкин сүзлеге», үзбәкләрнең «Нәвои сүзлеге» безнең өчен матур үрнәк булып санала. , , , Тукай: «Минем һәр минутым бетен денья бәһасенө тора».— дип үзенең бөеклеген бик дөрес күрсәткән иде. Әйе! Без моңа кеннән-кен инана барабыз Тукай башкарган эш шагыйрь иҗатының һәр минуты денья бәясе тора Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны без шулай бәялибез һем аны шулай тәкъдир итәбез.