Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДӘВАМ

Күзгә төртсәң күренмәслек көзге төн. Бөтен нәрсә караңгылык диңгезенә чумган. Тәрәзәләрдәге якты нокталар гына төрлесе төрле биеклектә җемелдәшәләр. Вакыт узган саен аларның саны да кими бара. Төн урталары җиткәндә, инде бөтенләй бетәләр Авыл йокыга тала. ...Чү! Туктагыз! Кемдер йокламаган: Тәрәзәсеннән аның кояш карый. Якты нур көлтәсе бөркелә! Авыл кешеләренә бу тәрәзәләр яхшы таныш Мәктәп директоры Гөлчирә Латыйловна Рәхмәтуллинаныкы ул тәрәзә. Гөлчирә Латыйповна һәр көнне шулай, бик озак кич утырып, алдагы көннең эшләрен планлаштыра. Аңа иртәгәге дәресләргә хәзерләнергә генә түгел, ә укучылар һәм укытучылар коллективы белән ниләр башкарасын да. хуҗалыкта ниләр үтәргә икәнен дә чамалап куярга кирәк. Ул — совхозның партком члены, агитколлектив җитәкчесе дә, пропа- андист та. Авыл советы депутаты буларак, халык үтенечләре буенча эш алып барырга да, РОНО советы члены буларак, район мәгариф бүлеге эшчәнлеге үзәгендә кайнарга да кирәк. Аның вазифасына ата-аналар алдында педагогик темаларга чыгышлар ясарга да туры килә. Шулар янына өйдәге «тавык чүпләп бетерә алмаслык» көндәлек мәшәкатьләр өстәлә. Кабаланмыйча, чәбәләнмичә генә менә шуларның барысына да өлгерергә кирәк. Гөлчирә РСФСРның милли мәктәпләр буенча фәнни-тикшеренү институты белән берлектә тәҗрибә дә алып бара Республика һәм союз күләм үткәрелә торган фәнни-практик конференцияләрдә системалы рәвештә катнашып, методик докладлар ясый. Класстагы һәм класстан тыш эшләре буенча уңышлы тәҗрибәләрен уртаклашып, педагогик матбугатка мәкаләләр яза. Педагог, әлбәттә, вакытлы матбугат, радио-телевидение тапшырулары, педагогика һәм әдәбият өлкәсендәге яңалыклар белән дә танышып барырга тиеш. Шул эшләрнең барын да күз алдында тотып, төгәл кысага кертелгән планың булмаса, сиңа тапшырылган бурычларны үтәү шактый кыенлашыр иде. Гөлчирә Латыйповна үзе дә шулай аңлата. — Син җиңел эшлисең диләр миңа. Чыннан да шулай бу. Тыныч кына, кабаланмый гына барын да бербер артлы җиңә киләм. Сәбәбе шул: һәр эшемне энәсеннән җебенә кадәр җентекләп планлаштырам,— ди ул. Дөрес әйтә директор. Уйлап төзелгән дөрес план — уңышка китерүче иң туры юл ул. Минем кулда «Совет мәктәбе» журналы. «Рус теле һәм әдәбияты» бүлегендә Гөлчирә Латыйповнаның зур гына мәкаләсе урнаштырылган. Мин беләм: Гөлчирә бу журнал белән 1960 елдан бирле эшлекле элемтәдә тора. Арада бер мәкаләсе «Класстан тыш уку дәресләрендә съезд материаллары» дип атала. Автор КПССның XXVI съезды материалларына бәйләп, матур әдәбиятның тәрбия эшендәге ролен ачып бирә. Дөресрәге, әнә шул көчле йогынты чарасыннан ничек файдалану мөмкинлеген күрсәтә. Фикерләрен раслау өчен автор күп милләтле әдәбиятыбызның ике әсәренә: Чыңгыз Айтматовның «Гасырга тиң бер көн» һәм Юрий Бондаревның «Сайлау» әсәрләренә туктала. Бүгенге көннең әдәби җәмәгатьчелеге арасында күп бәхәсләр кузгатып, миллионлаган укучыларның игътибарын җәлеп иткән бу ике әсәрнең җанны тетрәндерә алырлык көченнән яшьләрне тәрбияләүдә ничек файдаланырга икәнен күрсәтә. Юрий Бондаревның «Сайлау» әсәрендәге художник Владимир Васильев образына съезд трибунасыннан бирелгән бәяне Гөлчирә Латыйпоанага карата да әйтәсе килә: «...Аның К деньяда яшәве мәгънәле, анарда — Ватанга чиксез мәхәббәт хисләре Әнә шул бетмәс - твкәнмәс көч чыганагы аны куәтле итә, тормышының иң кыен моментларында яшәүгә омтылыш бирә» Гөлчирә Латыйповна тормышында да кыенлыклар очрап кына тора Аның сабый җанына беренче тетрәндергеч җәрәхәт 1931 елның май азакларында ясала. Кулаклар Гөлчирәнең әтисе Латыйп аганы Сарман районының Рангазар авылы бас у ьы да җәзалап үтерәләр Ул вакытта Латыйп ага Иске Әлмәт авылында балалар укыта. Авылның бердәнбер коммунисты буларак аны партия райкомы Рангазарга колхоз оештыру эшенә җибәрә Җыелыш үткәрәләр Күпләр колхозга язылалар. Аннары Латыйп ага, иптәшләренең куна калырга кирәклеге турындагы кисәтүләренә дә карамастан, төнгә каршы юлга чыга, һәм шунда һәлак була. Гөлчирә бу вакыйганы болай хәтерли — Әткәйне мин кан эчендә күрдем. Еракта, уҗым өстендә аның эшләпәсе ята Барып аласым килә, кузгалып булмый Бөтен нәрсә кара булып хәтеремдә калган Кешеләр әткәйнең битенә каплаган ак япманы ачкан саен, сеңлем; «Эттә!» — дип куя. Ул шулай әйткән саен, кешеләр елап җибәрәләр. Мин елый да алмыйм. Ул чакта әле мин үлемнең ни икәнлеген белмим, шунлыктан аның кабат өйгә кайтмавына да ышана алмыйм. Ишек алдында аның белән бергә ясаган балчык уенчыклар аунап ята. Шкафта— түшенә кадап йергән значогы. Значоктагы рәсемне әткәй дип уйлыйм... Кабер өстендәге бик күп чәчәкләрне, зурзур җиз торбалардан агылган көчле музыканы хәтерлим. Үсә төшкәч, мин значокта Ленин рәсеме булганлыгын белдем Авыл халкы мине «коммунист кызы» — дип, хөрмәтләп йөртә Бәйрәмнәрдә байрак янында басып торырга чакырып алалар. Шуңа күрә мин үземне «бик яхшы»га гына укырга тиеш дип хисаплый идем Фаҗиганың аннан да хәттәррәге 1941 елны килә Сугыш дәһшәте үзе белән ачлык, ялангачлык, кайгыхәсрәт, әче күз яшьләре китереп кенә калмый, Гөлчирәнең ак чәчкә кебек ак,чишмә суларыдай саф. кояш нурларыдай якты күңел йолдызын — яшьлек мәхәббәтен тартып алып, көлгә әйләндерә. Сугыш аның хыялларын чәлпәрәмә китереп, тормыш сукмакларын Урта Азиягә үк илтеп тоташтыра. Бу еллар Гөлчирәнең рухи ныклыгына чын-чынлап сынау еллары була. Иң элек ул үзлегеннән үзбәк телен өйрәнергә керешә, һәм Ташкент шәһәрендә, үзбәк телендә укып, «отлично»га техникумны тәмамлый. Уку елларында ук ул актив комсомолка була Төннәрен, М Горький исемендәге тегү фабрикасында эшләп, фронттагылар өчен җылы киемнәр әзерләшә. — Хезмәтнең изге нәр£ә икәнлеген мин шул чорда аңладым. Шул хис миңа күтәрә алмаслык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте Мине шәһәр комсомол конференциясенә делегат итеп сайладылар Шуннан соң миндә хезмәтнең кешене олылавына ышаныч туды. Хезмәт юлына аяк басуы турында сөйләгәндә Гөлчирәнең күзләрендәге нурлы караш тагын да яктырак балкый. — Техникумнан соң мин Фмрганә өлкәсе кышлакларында балалар укыттым. Үзлегемнән рус теленә өйрәнә башладым Фирганәнең укытучылар институтына читтән торып укырга кердем,— дип дәвам итте ул — Муеннан эшкә чумдым. Көне буе мәктәптә булам, төнге уникеләргә кадәр халыкны мамык чистартырга оештырып йөри идем. Аларга кич утырып китаплар, газеталар укыйм, фронт хәлләре белән таныштырам Үзешчәннәр белән концертлар куябыз Үзем дә үзбәк халкының күренекле язучылары, шагыйрьләренең әсәрләре белән таныштым. Сәнгатен, гореф-гадәтләрен аңларга өйрәндем Иң яраткан шагыйрем— Зөлфия. Мин аның шигырьләрен сәхнәдә яттан сөйли идем.— дип. Гөлчирә минем алдыма Ташкентта чыга торган хатын-кызлар журналы төпләмәсен китерел куйды —Бу журналга ел саен язылам. Зөлфия шигырьләре булса, ул саннарын телләп барам Гөлчирә Зөлфиянең «Уйларым» исемле шигырен сүзгә-сүз миңа аңлатып бирде, без бергәләп шигырьне татарчата тәрҗемә иттек Йөрәгем ярсып типкәндә. Тәнемдә җегәр барда. Хезмәтемне, илһамымны Багышлыйм мин Ватанга! — Бу юлларны мин үз сүзләрем кебек хис итә идем.—ди Гөлчирә.—Кышлакларда, үзбәк яшьләре белән бергәләп, ниләр генә эшләмәдек беэП Мин комсорг идем Фирганәнең өлкә комсомол конференциясенә катнашып, анда чыгышлар ясадым Шушы елларда мин рус һем совет классикларының әсәрләрен укый башладым Денья әдәбияты белен таныштым Үзешчәннәр белән эшлерге дә елгерә идем Безнең коллектив ярышлар вакытында елке күлемендә беренче урыннарны алды Үэем ечем, кайчандыр, буй җит мәслек биеклек саналган укытучылык һөнәренең серләрен» дә мин шушы елларда тешен» башладым. 1951 елның июнь аенда, институт дипломы алу шатлыгымны бөтен кышлак белән, зур бәйрәм итеп, билгеләдек. «Шул елларда миңа хөкүмәтебезнең бик кадерле бүләген — «1941 — 1945 Ватан сугышы елларындагы намуслы хезмәт өчен» медален дә бирделәр... Халык тикмәгә генә. «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил» — дип җырламаган икән Туган якның тарту көче җиңә, Рәхмәтуллиннар гаиләсе кабат Татарстанга, Әлмәткә кайтып урнаша. Гөлчирә өч ел Миңлебай урта мәктәбендә эшли, 1954 елдан хәзергәчә— Кәләй урта мәктәбендә. Гөлчирәнең тормышында яңа күтәрелеш чоры шушы мәктәпкә бәйле. Бу вакыт эчендә ул Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый, партия сафларына кабул ителә. 1964 елны аңа мәктәп белән җитәкчелек эшен тапшыралар. Гөлчирә Латыйповна белән без беренче мәртәбә Әлмәт районының «Хезмәт байрагы» газетасы редакциясендә очраштык. Газета каршында оештырылган әдәби берләшмәгә ул үзенең «Чишмә» исемле шигырен алып килгән иде. Истә калырлык детальләре булган матур яңгырашлы шигырь иде ул. Шулай да мин шигырь язучылар арасында аны кабат очратмадым. Гөлчирә үзенең олы юлын педагогия өлкәсендә тапты. Бик дөрес һәм вакытлы тапты. Ул чакта республика мәктәпләрендәге укыту-тәрбия алымнарын яхшырту буенча зур яңалыклар кертелә башлаган иде. Гөлчирә Латыйповна Рәхмәтуллина яңалык өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында килүчеләрнең берсе булды. Ул татар мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытуны яңача оештыру проблемаларын хәл итүдә җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Уңышлар да озак көттермәде. Аны Мәскәүгә чакырдылар. Гөлчирә Рәхмәтуллина Татарстан мәктәпләрендә рус телен өйрәтү буенча ирешкән уңышларын башкалабыз трибунасыннан торып пропагандалады. 1965 елны исә Мәскөүдө үткәрелгән үзәк педагогик укулар вакытында ясаган методик доклады өчен ул СССР педагогия фәннәре Академиясенең мактау грамотасы белән бүләкләнде. Гөлчирә Латыйповна фәнни-практик тикшеренүләр белән дә шөгыльлән». Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә техник җайланмалар куллану буенча тәҗрибә дәресләре үткәрә 1981 елның мартында Мәскәүдә узган тәҗрибә алып баручы педагоглар семинарында шул эшләренең нәтиҗәсе буенча чыгыш ясады. Минем Гөлчирә Латыйповнаның дәресләрендә булганым, класстан тыш эшләренә катнашканым, трибунадан сөйләгән сүзләрен тыңлаганым бар. Өендә кара-каршы сөйләшеп утырып, таңнар каршыладык. Вакытлы матбугатта басылган хезмәтләрен укыйм. Аның турында укучыларының, хезмәттәшләренең, партия-совет җитәкчеләренең, ата-аналар- иың, авыл халкының фикерен ишетеп торам Алар барсы да Гөлчирә Латыйповнага карата соклану хисләре тудырдылар һәм хәзер дистә меңләгән укытучылар сафыннан очерк герое итеп аны сайлап алуыма сәбәпче булдылар. Сарман юлы буенда тимер чардуган белән уратылган һәйкәл бар. Бу —революционер укытучы Латыйп ага Рәхмәтуллинның изге каны тамган урын Рангазарлылар, һәр язны беренче буразнаны шуннан башлап сызалар. Рангазар урта мәктәбе каршындагы бакча эчендә батыр кыяфәтле бер кешенең бюсты тора. Бу — Латыйп ага Рәхмәтуллин бюсты. Укучылар аңа чәчәкләр салалар. Аның каршында пионер сборлары үткәрәләр. Иске Әлмәт авылы зиратындагы тимер чардуганлы кабер өстендә мәрмәр һәйкәл тора. Бу — авылның беренче укытучысы, беренче коммунисты Латыйп ага Рәхмәтуллин кабере. Әлмәтлеләр аны кадерләп саклыйлар. 1981 елның 31 маенда партиянең Сарман райкомы тәкъдиме белән, Латыйп аганың кулаклар тарафыннан ерткычларча үтерелүенә 50 ел тулган көнне билгеләп үттеләр. Сарманга Әлмәт районы делегациясе составында Гөлчирә Латыйповна да барды Латыйп аганың кабере янында уздырылган митингта ул чыгыш ясый. — Моннан 50 ел элек әткәм каберенең нәкъ менә шушы урынында басып торган идем мин... Әткәй минем рус телен өйрәнүемне теләгән Хәзер мин үзем балаларга шул телне өйрәтәм. Партия, Ватаным, халкым минем бу тыйнак кына хезмәтемне бик олылый,— дип сөйли ул үзенең чыгышында. Гөлчирә Латыйповна өенең стенасында хәрби форма кигән, горур кыяфәтле бер рәсем бар Латыйп аганың эзләп табылган бердәнбер фоторәсеме ул. Фаҗигалы һәлакәтен искә алу уңае белән, зурайтып ясап, Гөлчирә Латыйповнага бүләк иткәннәр аны.' Әлмәт шәһәреннән 10—12 чакрымнар гына ераклыкта урнашкан Калай авылында, шул авылның үз егете Советлар Союзы Герое Токорликов исемендәге урта мәктәп бар Ул мәктәптә, инде егерме елдан артык, Латыйп ага Рәхмәтуллинның кызы Гәлчирә балаларга рус теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәпнең алыштыргысыз директоры, Мәгариф отличнигы, ТАССРиың атказанган укытучысы, коммунист Гвлчнрә Латыйповна Рәхмә- туллина, әтисенең якты гомер юлын дәвам итә. Алмагачларга күмелеп утырган мәктәп бинасының зур тәрәзәләреннән тирә-якка нур кәлтәләре беркелә. Алар авылның икенче башындагы терлекчелек йортларында кабынган яктылыкларга барып тоташа. Бу балкышта моннан ярты гасыр элек Латыйп ага Рахматуллин эш әстәлен яктырткан җиделе лампа яктысы да бар сыман. Мәктәптә дәресләрдән тыш та күп төрле чаралар оештырыла. «Икмәкне һәм хезмәтне олыла!», «Безнең конвейер» кебек исемнәрдәге ял кичәләре, пионер сборлары үткәрәләр. Анда укучыларның авыл эшчәннәренә ярдәме, киләчәккә планнары хакында сөйләшәләр Мәктәп уңган хуҗабикәнең оста җыештырылган өен хәтерләтә Кабинетлар бай. Рус теле һәм чит телләрне өйрәнү өчен лингафон кабинетлары бар. — Киләчәктә без башлангыч класслар өчен дә лингафон кабинетлары булдыруны күздә тотабыз,— ди Гөлчирә Латыйповна. Укучылар батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнәләр. Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган күргәзмә дә шул хакта сөйли. Аның янында «Батырлык дәресләре» үткәрелә Алар Токорликовны производство бригадасы членлыгына кабул иткәннәр Аның елешеиө тигән керем «Тынычлык фонды»на күчерелә. Шулай да Гелчирә Латыйповна җитәкләгән укытучылар коллективы хезмәтенең төп нәтиҗәсе — кадрлар Инженермы, врачмы ул. төзүчеме, Нефтьчеме, кырда иген игүчеме — Кем булса да, акыллы һәм көчле булып. Килеп баса ил алдына Кеше булып Шул чакта син чын күңелдән шатланасың: «Бу бит минем укучым!» — дип мактанасың, укытучы! — Укучыларның производство бригадасы бик әйбәт эшли,— диде совхозның партком секретаре. — Совхозда эшләүчеләрнең җитмеш проценттан артыграгы — үзебезнең мәктәпне тәмамлаган кешеләр Әйбәт эшлиләр. Быел да социалистик ярышта Күчмә Кызыл байрак яулап алдык,— диде совхоз директоры. Бу сүзләр—Кәләй уныгучыларының бүгенге көн таләбенә җавап бирүен, азык-телек программасын үтәүгә дә зур елеш кертүләрен раслаучы дәлилләр