Логотип Казан Утлары
Шигърият

Балалар өчен шигырьләр

Хәкимҗан Халиков Минем бабай ...Сабантуйда Җиңелүне Белмәгән ул. Дәү булгач та Ниләр генә Күрмәгән ул. Ә шулай да Лһ-ваһ килеп Йөрмәгән ул. Кулак аткан Пулядан да — Үлмәгән ул... Ерткычларны Өннәренә Чаклы куган. Рейхстагка: «Җиңдек!» — диеп Язып куйган. Әнә шулай Җиңү яулап һәр адымда. Катнашкан ул Бөек Җиңү Парадында... Әйе, үлем Аны дүрт ел Сагалаган, Бабай исә Фашистларны «Дагалаган». Сиксәнне дә Узып бара Инде бабай. Менә нинди Безнең бабай! Ул. чыннан да. Җиңү бабай! Үзе өйрәтә икән Курчагын күтәреп Килгән дә яныма, « Күлмәк тек, абый»,— дип. Сеңелем ялына. Бер тектем, бер сүттем. Шулкадәр интектем. Әнием бик ансат Тегә соң ничек дим. Нишләргә? Текмәсәм, Үпкәләр Гөлчәчәк. «Энә-җеп тотканым Юк»,— дисәм, көләчәк. Башлаган эшемне Алай да ташламыйм. Ташларлык булсаммы — Мин аны башламыйм! Ни генә дисәң дә. Мин аның абыйсы. Әллә, дим. шулай да Тотынып карыйсы? ....Ниһаять, тап-таман Курчакның күлмәге: Эш үзе өйрәтә Икән бит. күр әле! ХӘКИМҖАН ХАЛИКОВ (1933) тятар h.-ж» рус телендә дистәдән әртыж («йолдымар ничәү», «Октябрятлар шәһәре», «Ин шатлыклы конем» һ. б.) китап авторы. Катандл яши. Ill Яшел шар Очып килеп кунганмы, Берсе элеп куйганмы, Бер шар тора тирәктә, Матур инде бигрәк тә, Яшел болын төсендә. Менә шуның өчен дә Җир шарына охшаттым. — Чынлап бит, әй, Иршат,—дим. «Мин күрдем,— дип,— иң элек»,— Ирек килде йөгереп, Ә артыннан — Әхмәтхан... Тарта торгач як-яктан, Берзаман «шарт!» — шарыбыз. Тып-тын калдык барыбыз. Нәрсә генә дисәк тә, Вак-вак кына кисәкләр Калды аннан нибары... Әгәр шулай Җир шарын Шартлатсалар, ни калыр? Җир шарында кем калыр? Кемгә бал, кемгә ял Бакчачы карт чирәмдә Ял итеп утырганда, — Нишлисең? — дигән ялкау, Аңа карап торган да. Бабай әйткән: — Арысаң, Кил, ял итеп ал,— дигән. Ялкау исә: — Балмы ул, Нәрсә соң ул ял? — дигән.