Логотип Казан Утлары
Роман-хроника

АВГУСТНЫҢ АЛТЫСЫНА КАДӘР

 Бу әсәрнең төбендә документларга, истәлекләргә нигезләнгән тарихи дөреслек яга. Романда чагылыш тапкан вакыйгалар, асылда — булып үткән чын хәлләр, катнашучы ларның күпчелеге - тормышта булган яшәгән реаль кешеләр Без мөрәҗәгать иткән сәхифәләрнең кайберләре теге яки бу күләмдә тарихи истәлекләрдә чагылыш тапкан иде инде МӘСӘЛӘН. Раифа монастыренда булган фаҗига, губчека председателе Г Ш Оль кеницкийның улеие һәм бшика кайбер күренешләр укучыга таныш тоелырга да мөмкин Ләкин без. тарихи ззлеклелекне сакларга тырышып, ул гыйбрәтле хәлләрне әсәр тукымасыннан төшереп калдыра алмадык Әлбәттә, әсәр геройларының байтагысын без үзебез уйлап чыгардык Әдәби персонаж ларыбыз, тарихи дөреслеккә һәр милге.үдә тугры калган хәлдә чын шәхесләр белән бергә яшиләр, бергә көрәшәләр ЛВТОРЛАР зган гомер искән жил! — диләр Узган гомер аккан су.— дип раслый бүтәннәр Бардыр, гомерләре аккан су кебек эзсез-өнсез узган кешеләр дә бардыр Атна-айлары гына түгел, еллары да ашыгып искән сукыр жил кебек үтеп киткәндер Кемнәр килмәгән дә кемнәр кичмәгән гомер юлларын! Ә безнең гомернең атна-айлары гына түгел, ке- не-сәгатьләре дә тарих сукмакларында әллә никадәр тирән эз калдырды Чоры шундый иде «Уза. үтә китә!» — дисәләр, ышанмагыз Әгәр кеше тарихны тудырып гомер итсә, үзе катнаша алмаган вакыйгаларга да ' битараф калмаса. хәтер төпкелендә әллә ничаклы вакыйгалар, исемнәр сизелеп кала, һәм ип кызыгы шунда ки. аларны син белгән хәтле башка берәүнең белмәве бик ихтимал Ни үкенечкә калса да. кичәгене бүген кабатлап булмый, узганнарны үзгәртү дә мөмкин түгел Гадәттә, без тарих мизгелләрен аерым шәхесләр исеме белән беркетергә гадәтләнгәнбез Чапаев дибез икән, безнең күз алдыннан |ражданнар сугышының хәтәр чарпалышлары чагылып уза Жуков дибез икән, тиңдәшсез Җиңү китергән Бөек Ватан сугышы кырлары хәтергә төшә. Алар янәшәсендәге меңнәрне без бик аз беләбез диярлек Вакыт узган саен, бел тәннәребез дә кими. тора-бара алар да бөтенләй онытылалар Әмма тарихның асыл бер кагыйдәсе бар — кирәАЯЗ ГЫПЛӘЖ.ЕВ (1928) прозаик, драматург Күпсанлы ПИСаяар «Жомга кни кич белән ». «Әтәч менгән читәнгә» һ б повестьлар. «Урманнар артында яшел батын» романы авторы Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши. АЛЕКСЕИ ЛИТВИН (1931) Казанда туган Профессор, тарих фәннәре докторы В. И Ульянов Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының СС< Р тарихы кафедра сында ашлн. У ген сакларга тырыша ул! Хатлар кала, истәлекләр, көндәлекләр, батар берзаман ХӘТЕР булып төйнәләләр Бер чорда яшәгәннәрнең аңы. уйлары бер бөтен булып оешып, алдагы буын кешеләренә күчә бара Кеше эшчәнлегенең мөмкинлеге чикләнгән, табигый рәвештә, мин бу вакыйгаларның күпчелегенә шәхси катнаша алмадым Ләкин ил язмышында гаять мөһим урын тоткан ул еллар мине һәрдаим дулкынландыра, мин төрле чыганаклардан ул хәтәр хәлләргә катнашучыларның исем- фамнлияләрен төгәл ачыклый алам, йөз-кыяфәтләрен. мөнәсәбәтләрен тулаем күз алдына китерәм, яшәү рәвешләрен, эш урыннарын дөрес чамалыйм — шушы кешеләрнең язмышлары белән танышып, төп вакыйгаларның үзәгенә үтеп керә алам . Юк. юк. узган гомер искән җил генә түгел, аккан суга тиңләргә дә ярамый аны. безнең гомер шаулы-давыллы иде. һәммәсе дә хәтеремдә, әле кичә булып узган кебек, гомеремнең бик күп мизгелләрен күз алдыма китерә алам! Истә, хәтердә! Покровск госпиталенең шәфкать туташы Варя истә-оста югында мине коридорның аулак урынында куып ж итте, жиңемнән тотты һәм кызарынып-бүртенеп: — Сез комиссармы, әллә чекистмы?—дип сорады. Сорады да ялтырап торган күн курткамның жиңен ычкындырды Борылдым да, көлемсерәп: — Комиссар! — дидем мин Кыз кырт борылды да ашыгып китә үк башлады. Җиңгә тотынырга минем чират җитте. — Кабаланма! — дидем - Нигә яратмыйсың комиссарларны? — Лыгырдыйлар алар! — диде кыз кистереп — Үзләре кыл да кыймылдатмыйлар, башкаларны чаптыра беләләр Моннан өч көн элек кенә төнге чуалышларның берсендә иптәшем Кирилл яраланды Аны озата килгәндә, Варяны — ягымлы зәңгәр күзле, сипкелле кызны — хәтерләп калган идем. Кириллның кем булуын, әлбәттә. белми иде ул. Йөгерә-кача башлаган Варяны куып җитеп, Петерс имзасы куелган таныклыкны күрсәтергә туры килде. — Чекист мин. чекист! һәр очраклы хәлгә дә игътибар итәргә күнегеп килә идем, тавышым, мөгаен, шактый кырыс булгандыр, кыз шып тукталды. Сүз берләшкәндәй, тагын да аулаграк почмакка атладык — Егетем бар минем Володя Иванов. Элек юнкер иде... — Я, я,— дидем мин, аны тынычландырырга тырышып.— Сөйлә. — Бүген кара таңнан килеп кергән бу Чырае көл сыман.. Сөйләгәч, шундый курыктым, котым калмады... Берәр чекистны табарга булдым аннары. . Сезне күрдем дә Варяны үзем белән ияртеп кайтырга туры килде. Лубянкага җитәрәк артыма борылып карасам — юк кызым! Аяк очларына басып кына качарга маташа. Оча гына! — Тукта! Нигә куркасың, җүләр? Борылып килде кызыем — Сез Володяга зыян салмассызмы? , — Син ни теләр идең? — Белмим, тегеләй дә куркам, болай да... Зинһар Мин аның исән калуын гына телим. Кабинетыма кергәч, мин аңа су салып бирдем, кәнәфигә утырттым, бераз тын алгач, ул шактый тынычланды, ни белгәнен сөйләп бирде. — Элек эшемә дә килгәләп йөри иде Ваюдя Ярәшелгән кыз белән егет идек без Әйтәм бит. төнгедән кайтып кына яткан идем, ишектә тавыш Ул! Күзе-башы акайган, дер-дер калтырый «Хәзер үк Мәскәү- дән чыгып ычкынып кал. бер-ике көннән монда мәхшәр кубачак! Больше- пикларны, комиссарларны һәм совет хезмәткәрләрен рәттән асып-кисеп барачаклар Фетнәгә мин дә катнашам' Хәзер мине тынламасан. харап буласын!» — ди. Каным кайнарланып китсә дә. салкын суны аңа эчерттем — Ул куа. «бетәчәксең!» ди Ә мин кая барыйм? — Кыз елаудан тагын да кечерәеп калды — Әти чирле Әни дә чак-чак сөйрәлеп йөри ♦ Икесе дә типографиядә эшләделәр Бердәнбер таянычлары мин Йомшак сүзләр белән аны тынычландырырга телим, «фетнә» дигәнне ишеткәндә, йомшак сүзен каян табасың? * Володяны яратам, ана җил-яңгыр тиюен теләмим Сез миңа = сүз бирдегез. Зинһар, исән калдырыгыз аны' «Булып узганнарның байтагысының шаһиты мин түгел идем!» - < дип. ачыктан-ачык искәрткәннән соң. беренче зат исеменнән сөйләп бару ~ җиңел булмас, сизәм Әмма аңым, вөҗданым миңа туктаусыз тукып = тора: «Син үзең күрмәгәннәрне укып белдең, алар йөргән юлларны х уздың, шуның өстенә хыялын бай. уең йөгерек, ниятең нык!» = Булып узганнар ераклашкан саен, хыял әллә ниләр тудыра ата. бик ф күп нәрсәләрне уйлап чыгарырга мөмкин Акылым исә мина кисәтә: «Син - күреп яки ишетеп белгәннәргә тагын ни өстәргә кирәк3 Шулай булды = Шулай иде! Әгәр башка берәү: «Юк. ул хәлләр бүтәнчәрәк иде!» •дип әйтергә җыена икән, әйдә, ул язсын, башкача исбат итеп карасын! 5 Соңгы вакытларда башым әйләнеп интегәм. канчандыр арттан наган < сабы белән тондырганнар иде. шуның нәтиҗәсеме, авып авып китәрдәй а булам. Иң гаҗәбе шунда, аңымны бөтенләй үк югалтмыйм, ава башла- “ ганда да зиһенем ачык кала, күз алдымнан, тезелешеп, тарих уза * Үткәндәге якын юлдашларым белән сөйләшеп-гәпләшеп алам, шул күре- «; шүдән җаным рәхәтләнеп, күз алларым яктырыл китә Аннан батар уза. ® тулаем үз хәлемә кайтып, тирә-ягыма, бүгенгегә күз төшерәм Ә күңел- - нең изге түрендә әле генә сагынышып күрешкән иптәшләремнең тере < шәүләләре, алар миңа туп-туры карыйлар да: «Сөйлә безнең хакта, сөйлә! Исән калучылардан бердәнбер кеше син! Син сөйләргә тиеш'» дип тәкрарлыйлар. Ул чакта вакыйгалар бер-берсен шундый ашыгыч куаладылар ки. нәрсәнең кирәк тә нәрсәнең чүп-чар икәнен үз вакытында аерып алыр лык та түгел иде. Тизлеген чамасыз арттырган тарих тәгәрмәче көннәрне, атналарны ашыгып-кабаланып йомгакка чорный торды Шәфкать туташы Варяның кемлеген, кияү егете Володя Ивановның өен ныклап, төпле итеп күзәтеп торырга җай булмады фетнә башланырга ифрат аз вакыт калган иде' Ике көн эчендә Варяның. госпитальдән чыккач, бары тик Володясы белән генә очрашуын, ә элекке юнкерның гел бер йортка кереп-чыгып йөрүен ачыкладык Кече Левшинский тыкрьп ындагы өченче йорт, тугызынчы квартирага сугыла егет Бу йортка аннан башка да унбишләп кеше кереп чыкты Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, бу кешеләрнең офицерлар икәнлеге кыяфәтләренә сеңгән иде Берәм-берәм киләләр дә. ялгыз ялгыз таралалар Артык кө тәргә ярамый иде. икенче көнне кич. күз бәйләнгәндә, бер взвод чекистлар белән тавышсыз тынсыз диярлек өй эчендәге унөч кешене кулга алдык Арада Володя Иванов та бар иде Нәкъ Варя әйткәнчә дер-дер калтырый иде юнкер Тик соры күзләрендә нәфрәт уты яна Бу ашыгыч һәм хәвефле эш буенча материалларны мин әзерләДем һәм. кулга алынганнарның исемлеген тотып. Петерс янына кердем Ул ашыкмый гына кәгазьгә күз йөгертеп чыкты һәм. штабс-капитан Альфред Пинку исеме турына җиткәч, бармагы белән төртте Бу бәндәне латыш дивизиясендә хезмәт иткәннән бирле белом Кавырсыны йомшак, аннан күп нәрсәне чокып чыгарып булыр' Пинку тәбәнәк кенә, әмма нык бәдәнле җирән кеше булып чыкты Авыз ачарга да өлгермәдем — Әгәр тормышымны саклап калсагыз, бар белгәнемне түкми-чәчми сөйләп бирәм! — диде. Сорау алудан калган кайбер язмаларым исән икән әле Мине ул чакта чамасыз кызыксындырган һәм күңелгә туп-туры барып кадалган күрсәтмәләрнең канберләрен куен дәфтәренә дә теркәп куйганмын' «Безнең яшерен оешманың исеме «Ватанны һәм ирекне саклау союзы»,—дип башлады Пинку — Максатыбыз — илдә тәртип урнаштыру һәм Германия белән сугышуны дәвам иттерү. Оешманың башында Савинков тора. Планнарыбыз шуннан гыйбарәт: немецлар Мәскәүне алган очракта ашыгыч рәвештә Казанга күчәргә һәм шунда союзниклардан ярдәм килгәнне көтәргә.. Казан оешмасында бүгенге көнгә биш йөз әгъза исәпләнә, һәм анда бик күп корал да тупланган 28 майда Казанга квартирьерлар китте Алар Төньяк номерларына барып төшәләр дә Якоб- сонны сорыйлар. «Җирле оешма белән элемтәне ныгыту өчен, Виктор Иванович җибәрде»,— дип әйтергә тиешләр». Җирән Пинку шактый күп белә икән, тагын бер адресны атады. Поперечная 2-й горы, 12 йорт, 13 квартирага барасында шунда квартира хуҗасы Винокуров Константин Петрович аша Леонид Иванович Розановны эзләп табасың. Аңа хат һәм значок тапшырасың.. Тентү вакытында табылган «О. К» хәрефләре басылган өчпочмаклы кәгазьнең серен дә Пинку ачып салды: катыргы кәгазь союз әгъзалары очрашу өчен пароль икән. Өчпочмакның икенче өлеше очрашасы кеше кулында булырга тиеш. Озын-озак уйлап торыр чама калмаган, эшләр бик тирәнгә һәм хәтәргә киткән иде Без өчәү — Леонид Ваковский, Иван Владимиров һәм мин — тиз үк Казанга сәфәр чыктык Мин җитәкче. Юлдашларымнан яшьрәк булсам да, алар миңа Сергей Сергеевич дип эндәшәләр. Без Савинков җибәргән вәкилләр сыйфатында Казанда Пинку күрсәткән адреслар буенча барып керәчәкбез Килүебезне үзебезнекеләргә хәбәр итеп, бездән алда Казанга телеграмма китте. Анда без белгән фетнәчеләрнең төсе-бите күрсәтелгән һәм аларны ашыгыч рәвештә кулга алырга боерыл- ган иде. (Соңыннан Казан ЧКсы председателе Григорий Олькеницкий мине бу бәндәләр белән таныштырды һәм аларны эләктереп алуның артык кыен булмавын сөйләде. Ашыгуның файдасы шул — фетнәчеләр аны-моны искәрмичә дә калганнар!) Фетнә әзерләүчеләрнең берәмләп тә, дистәләп тә кулга алынуын белә идем инде Әмма фетнәнең чамасыз күп тармакланып, төрле юнәлешләргә тамыр җибәрүе дә ачыкланды. Хәзер тизрәк Казанга барып җитеп, фетнәне зарыгып көтеп яткан дошманнарның тамырын корытырга кирәк иде. Бар булган көчне эшкә җигеп, фетнәне булдырмый калырга! Безнең бурыч шул'. Авыр бурыч, чуалчык-катлаулы бурыч... Хәзер юлдашларым турында бер-ике сүз... Эчебез тулы ут, гамь булса да,без тыгыз, тынчу вагонда күңелле генә сөйләшеп барган булабыз — сер бирергә ярамый! Өстебездә таушала төшкән шинельләр, иңнәрдә юка солдат капчыклары Капчыкларда кружка белән кургаш кашыктан тыш бер-ике кыерчык икмәк Тукталышларда яньчелгән котелок белән кайнар су алып керәбез. Леонид тап-таза, үтә егәрле эшче егет Өстәвенә акыллы да, сизгерлеге, зирәклеге дә җитәрлек Кыяфәте белән офицерга ук охшап бет- мәсә дә, аны солдаттан күтәрелгән, шәхси батырлыгы өчен окопларда прапорщик дәрәҗәсе алган дип әйтерлек иде. Иван ягына килгәндә, аның эш бераз четереклерәк — ул элгәре жандарм ротмистры булган, ВЧК председателенең урынбасары Александрович һәм яшерен бүлек начальнигы Блюмкин тәкъдиме белән эшкә алынган. Сул эсерлар: «Владимиров жандармериядә безнең партия кушуы буенча хезмәт итте һәм бик күп иптәшләрне кулга алынудан коткарып калды»,— дип раслап бардылар.. Менә без өчәү Өчебез өч юлдан килеп, бер йодрык булып төйнәлгән чекистлар. Безне Казанда катлаулы һәм авыр эт көтә Ниндиләр без. ныклармы — моны әлегә берәү да белми Гадәттән тыш хәлләр Казан вокзалына барып төшүгә үк башланды. Халык күплегенә исебез китмәде, хәзер бөтен жирдә мәхшәр. Мәскәүдә ♦ дә. Казанда да ана кызны, ата улны белерлек түгел Без. бер-беребез- а. не күздән югалтмаска тырышып, шул ук вакытта беребезгә беребез 5 тагылмаска омтылып, трамвай тукталышына таба бара идек, арттан кем- * дер: «Сергей Сергеевич. Сережа!» — дип эндәште Ягымлы гына хатын- ~ кыз тавышы. . Азмы әллә дөньяда адаш кешеләр, борылып карамадым, т жанлы, тәртипсез ташкын уңаена ага бирдем Трамвай ишеге каршы- = сына беялгән төркем арасына кысылырга ниятләп торганда гына тавыш < бик якында, колак төбемдә генә яңгырады — Сергей Сергеевич! = Ялт итеп борылып карадым һәм сискәнеп киттем янәшәмдә генә х Зоря басып тора! « Кайчагында: «Анын көтелмәгән борылышлары әллә алдан ук әзер- ф ләп куелганмы?» — дип шаккатасың «Язмыш»,— диләр «Маңгаена - язылып куелганнан котылмак юк»,—дип өстиләр «Язмыштан узмыш х юк», дип катгый нәтижә чыгаралар. Билләһи, ышанырсың Өстемдә чит кеше киеме, ияк-янакларны сакал баскан. күз-кашлар * жыерылган, анаң очраса да, шушы кадәр ыгы-зыгыда аралап, танып < алырлык түгел... Гомерем буе үз юлыма үзем хужа булырга, язмыштан в. өстен булырга, ана баш бирмәскә омтылдым Нигә яшәвемне белеп, ни - өчен көрәшүемне ап ачык аңласам да. юлыма, адашып, әллә кемнәр * килеп кергәләде Шундый сәер мизгелләрнең берсе иде хәзер „ _ 2 Зоря. Зоря... u Без аның белән бергә бер ишегалдында үстек Яшьтәшләр диярлек < Беренче саф мәхәббәтем, бөреләнеп уянган иң татлы хыялларым шушы кызга барып ялгана дисәм дә. ялган түгел. Алар Мәскәү ыгы-зыгысыннан. ачлыктан качып. Казанга күчеп киттеләр дә. кызның эзе югалды Заман чуалчык, юллар чәбәләнгән, язмышлар буталган, кемнең иртәгесен белеп була5 Зорины эзләдем димим, чат язмадым, сораштырып та йөрмәдем. алай да кыз онытылмаган икән Шушы сәер хәлдә, трамвай ишеге алдында, уңнан кысалар, сулдан изәләр, без бер-беребезгә терәлеп диярлек басып торабыз, мин сүрелмәгән хисләремнең котырып яңаруын тойдым Бик якын, кадерле икән миңа Зоря' Тик ничек дип дәшәргә5 Ни дип? Мин яшерен, үтә яшерен командировкада. Казанда безне беркем белергә тиеш түгел! Беркем' Тоткарлануымны күреп. иптәшләрем, гажәпләнеп. мина карыйлар Хәлем мөшкел, катлаулы булса да. кыз яныннан дәшми-тынмый гына уза алмадым Хәер, ул мине үзе туктатты ич' Әйткән беренче сүзеннән егылып китәрлек иде Син һаман шигырьләр язасыңмы5 - диде ул. сәлам дә биреп тормыйча Юка яулыгы астыннан бөркелеп чыккан чәчләре минем йонлач яңагыма тиеп-тиеп алды - Мин бүген сине монда очратасыммы б&тә идем Егылмадым, киресенчә, аның б\ куркыныч сүзләре Казанга ни йомыш белән килүемне хәтеремә төшереп, тетрәндереп жибәрде. Кемнән, ничек белдең? дип сорамыйча кала алмадым Узып барышлый гына мин' Казан аша үтәсем өченче көн генә мәгълүм булды Ул аңлатып тормады, бармагын янады һәм Мин башка бер урында күрешергә телим. диде Без кайда һәм ничек очрашу турында аныклап өлгермәдек, ул арала икенче трамвай килен туктады, халык төркеме, соң дәрәжәдә гаҗәпләнгән юлдашларым белән мине өстерәп, вагон эченә алып керде, исемә килеп, кеше иңнәре аша калкынып караганда, янымда Зоря юк иде инде. 1Ь Кемнән шуЛэй курыкты ул? Күз карашы кемдә тукталгач, анык кашлары дерелдәп китте, ике куллап бер секундка гына минем иңнәремә ябышты? Шул мизгепдә мин дә ул караган якка текәлдем I адәт- тән тыш берни дә юк иде ләбаса анда! Ыгы-зыгы, этеш-төртеш, хәрәкәт... Әллә бар идеме? Күпереп торган аксыл мыеклы берәү авыр капчыкны биштәрләп аскан авыл агаеның артына посарга маташты түгелме?.. Шуны күрдеме Зоря, шуннан шүрләдеме? Нигә сүзсез-өнсез эреп югалды? Кемдер берә\нең сагалаганын абайламаса. бел ай ташлап китмәс иде. Зоря акыллы кыз. Искәртергә теләдеме, кисәтергә җыендымы, нигә шулай кинәт югалды ул? Күз алдымда аның куркынган күзләре, күз алдымда томан, күз алдымда күпереп торган аксыл мыеклар Кем иде ул? Дусмы-дошман мы? Юлдашларым эчкәрәк узды, мин ишек катында калдым. Ачык ишек аша Казан урамнарын күзәтеп барам Урам буйлап әрсез җил йөгерә, җил тузан болытларын өермәләп уза, ертык-пыртык кәгазь кисәкләрен бөтереп-чайкап куа. Чуар-чуар кәгазьләр, нидер әйтмәк булып, безгә ияреп баратар. Үрелеп карадым: Гостинодворская урамы буйлап барабыз икән Акшары кубып беткән йорт почмагына сыңар кадакта эленеп торган чалыш агач тактадан укып белдем Ул арада борыныма ысланган балык исе килеп бәрелде. Сулга борылып карадым, трамвай тәрәзәсе пыялаларының ватылып-кырылып беткәнлеген күрдем Ябыштырылган калын кәгазьләр дә ертылып, тишелеп беткәннәр, берсе генә бөтен калган, аннан «Всем, всем, всем!» дигән шөбһәле чакыру кычкырып тора. «Всем, всем, всем!» — дип актарылды сискәнеп күңелем, «Казанга фетнә басарга өч кеше килә! Мәскәүдән!» — дип, бөтен дөньяга игълан итәләрдер кебек тоелды. Шигемне арттырып, өзәңгеләрен басып өскә күтәрелгән, ат муенына иелгән өч атлы чабып үтте.. Битләрен тузан өермәсеннән томаларга тырышып,казанлылар каядыр ашыга. Борылышларда зәһәр чылтырап тавыш бирә-бирә, трамвай безне алга — куркыныч билгесезлеккә илтә. Без шәһәрнең югары ягына, Гоголь урамындагы чекага барырга тиеш. Гоголь урамы, 28 нче йорт. Шәһәр мәйданын үтәбез. Ж,әяүлеләр, атлылар монда ишлерәк. Вагоннардан байтак халык шыбырдап коелып калды. Леонид кемнәндер ишетеп калып: — Рыбноряд урамы,—дип ачыклады. Ниһаять, без элеккеге губернатор йорты янына килеп җиттек һәм шунда төшеп калдык. Грузин һәм Новокомиссариат урамнары чатында бераз каранып торганнан соң. очраган бер хатын-кыздан Гоголь урамының кайдалыгын сораштык, якында гына икән, шунда атладык. Большая Лядская урамына кадәр әле без берни дә сөйләшмәдек. Як-ягыбызда, алда-артта шикле адәмнәр күренмәгәч. Толстой урамы чатында тукталып, бераз хәл алдык. Уйлар борчулы. хәвефле иде... 1918 ел! Майның икенче яртысы Гражданнар сугышы көннән-көн хәтәррәк, канлырак һәм дәһшәтлерәк була бара. Кайчагында мин үземне туктаусыз тәгәрәп, юлдагы бар нәрсәләрне кырып-себереп ташларга хәленнән килгән таш тәгәрмәчнең нәни бер өлеше итеп сизәм Шул тәгәрмәч ничаклы тизрәк һәм нәтиҗәле әйләнсә, илдә туып килгән яңа тормышка каршы күтәрелгән кара көчләрнең актыккы көне тизрәк якынаер кебек тоям Кара көчләрне тар-мар итеп кенә алардан котылырга мөмкин икәнлеген хәзер бәхәссез аңлыйбыз. Ничек тар-мар итәргә ал арны?! Без ул чакта кызыл террорны белми идек, юк! Ә контрреволюционер- лар каршылыкны көннән-көн көчәйтәләр, мәкер-явызлыкның яңадан яңа, без белмәгән өр-яңа ысулларын уйлап таба торалар иде. Зорянын сонгы сүзләре, яшермим, борчыды да. каушатты да Ул хйкта туктап уйламыйча ярамый: безнең ашыгыч сәфәр-хакында Мәскәүгә ВЧК җитәкчеләреннән тыш Казанда бер Олькениикий гына белергә тиеш Зоряга хәбәр каян килеп ирешкән? Шунда, Гоголь урамына борылышта, юлдашларыма Зоря белгән .нәрне җиткердем Леонид күн фуражкасын салып тезенә бәрде. Иван ♦ жиргә төкерде. =. — Ну?! й Өчебез дә бер мәлгә югалып калдык Казанга аяк басуга, беренче * очраган кеше синең яшерен эш белән килүеңне көне-сәгате белән ап- | ачык белсен инде Менә сиңа фетнә! Фетнәчеләр белән көрәш' — Хатын-кыз белүе аерата яман’ —диде мондый эшләрдә тәжри- | бәле элекке ротмистр.— Авызлары тишек аларның! — Кичен барын да ачыкларбыз!—дидем мин. гәрчә Зоря белән з очрашырга вәгъдәләшмәсәк тә. Инде Мәскәүдән кайчан киләсемне белә алган икән, Казанда ничек тә булса эзләп табар әле дип өметләндем * ул вакытта... < Элекке хужасының исеме белән «Набоков йорты* дип атап йөртелгән ♦ бизәкле пулаттагы кабинетында безне Олькениикий каршылады Тиз-тиз = генә сәлам алышкач, ул Казандагы хәл белән таныштырды — Бездә,— диде ул. чем-кара күзләрен тутырып карап,- Савинков ~ иярченнәреннән тыш та дошманнар житәрлек икән. Әйе, әйе! Монархиягә турылыклы офицерлар оешмасы яшәп ята' Башлыклары генерал Попов •< Алар да тик ятмый: генерал Алексеевка. Корниловка иренлеләрне озата « торалар Шуның өстенә монда фетнә әзерлиләр Фетнә' Очраклы бер * вакыйга аларның эзенә төшәргә ярдәм итте. «Очраклы вакыйга* диюгә, калагым үрә торды: тормыш гел шундый * очраклы вакыйгалар тезмәсеме әллә? Шунда ук: «Очраклы вакыйгалар з күп кабатланса, алар очраклы булудан туктый»,— дип. үземне тыныч и - ландырдым * Без Олькениикий янына тыгызрак тартылдык, бүлмәдә киеренкелек, йөзләрдә житдилек арта төште. Олькениикий. тәрәзә төбенә үрелеп, папирос кабы алды, ана ияреп,Леонид белән Иван да тәмәке кабыздылар Утырам шулай бүлмәмдә, Вера Брауде килеп керде. Сез минем урынбасарымны беләсездер инде? (Леонид белән Иван жилкә җыердылар. мин: «Беләм!»—дип ияк кактым) Бер кеше иярткән Кешесе дә таныш, Сергей Пиантковскнй, бездә хезмәт комиссарының ярдәмчесе булып эшли Вера аннан әлерәк кенә сөйләгәннәрен түкми-чәчми кабат лавын үтенде, һәм Пиантковскнй безгә гажәп бер хәбәр китерде. Олькениикий урыныннан торып йөреп килде Яшь иде Казан чека сының председателе' Студентлыгы гәүдә тотышыннан да. чыраеннан да чыгып бетмәгән иде. Кара чәчләре ак маңгаена ишелеп ишелеп төшәләр дә, ул озын, сизгер бармаклары белән аралап аларны артка сыпырып куя Өч дүрт сүз әйтә дә башын калкытып, әңгәмәдәшенә сөзеп карап ала Теләктәшлеккә чакырамы? Пиантковскнй кичә өченче гимназиядә бергә укыган яшьлек дус тын очраткан Дусты соңыннан юнкерлар мәктәбен тәмамлаган, офицер дәрәҗәсе ал)ан. сугышта катнашкан, яраланган, шуңа курә хәзер өендә ята икән Иптәшенең кыланышы сәер тоелган аңа Башта кызып нидер әйтмәк булган, аннары кул селкеп ) дип пышылдады Безнең хәл күзгә күренеп кискенләште. Винокуров квартирасына ? баруның мәгънәсе калмады. Анда безнең кемлекне әллә кайчан бетә- = ләр, әзерләнеп көтәчәкләр. s Өчәүләшеп Олькениикий янына юнәлдек. «ЧКда юк, ашыгыч эш = белән каядыр китте»,— дндетәр Хәзер ышаныч безнең өчебездә һәм * ЧК билгеләгән өч иптәштә иде. Азрак түгелме? — Бармыйк' — диде Леонид Заковский — Көч безнең якта Өстәмә = отряд алыйк та ояларын пыр туздырыйк. Барыйк! — диде Иван Владимиров — .Алар бетгәнне без дә бетеп * барабыз. Бәлки, көтелмәгән берәр нәрсә килеп чыгар? * Мине дә мәсьәләнең шушы ягы тарта иде! Күп уйлашып торырга а вакыт тар, тиз үк бер карарга килдек тә, тәвәккәлләп. Винокуровлар и өненә барырга булдык Төнге унберләр иде инде. Май төненә охшамаган күкне тоташ г болытлар сарып алган, урамнар дөм караңгы дип әйтерлек Портны тиз генә эзләп таптык. Порт тирәсендә жан әсәре сизелмәде, безне *- беркем туктатмады. Әгәр 1еге өч иптәш монда булмаса?! < Тышкы ишек ачык иде. берәм-берәм эчкә уздык Тар һәм әче исле коридор буш. ярым йорты яктыртылган, буявы купшакланган тәбәнәк ишек төбендә дә кеше-мазар барлыгы сизелмәде. Ишек яңагындагы патрон төбе хәтле генә жиз төймәгә басуга, ишек ачылып та китте, кысыла кысыла эчкә кердек. Бетне өч фетнәче каршылады Парольләр алыштык. Өстәл янына чакырдылар, чәй тәкъдим иттеләр Өстәл башында дәү. юан корсаклы жнз самавыр пар атып утыра иде. Утырыштык Бер-беребезгә бүре булып карап та алабыз Фетнәчеләрнең кайсысы Винокуров булуын чамалау читен түгел иде. Озын, зифа буйлы, кин ак маңгайлы, бөдрә чәчле, сөрмәле зәп-зәңгәр күзле кеше аягүрә басып чәй ясады, утырырга да ул тәкъдим итте Борынгы бәет батырларын хәтерләткән бу кеше баш әйләнерлек дәрәжә- дә чибәр иде Кылт итеп исемә Зоря килеп төште Ул шушы кешенең элемтәчесе ич! Элемтәчесе” Алай гынамы? Шул чакта минем түземем шартлады Беләсездер,— дндем мин. Вннокуровның күзенә чекерәеп кереп - Без ВЧКдан. Мәскәүдә сезнең тарафдарларыгыз тар-мар ителде, күбесе кулга алынды Әйе Бу безгә мәгълүм,—диде хужа тнз-тиз - Тик сез безне өркетеп маташмагыз Порт безнең кешеләр тарафыннан камалган Моннан исән-аман чыгарбыз дип өметләнмәгез Ярый, дидем мин — Булды, өркештек Хәзер эшкә күчик Риза, диде Винокуров — Сезнең сәяси жнтәкчелек астында Казанда офицерларның берничә отряды төзелеп. Советларга каршы восстание әзерләвегезне беләбез. Катнашучыларның исемлеген, адресларын. жыелу урыннарын, корал складларын ачып саласы* Безгә шулар гына кирәк! Вннокуровның чибәр йөзе чалшайды, ул явыз көлемсерәде, иптәшләре бер-берсенә карашып хнхылдап-гөрләшеп алды — Яшьлеккә яшь, ә үгезне мөгезеннән эләктерергә чамалый, диде хужа күңелле генә.— Иң әүвәл безнең сорауларга җавап бирегез. Безнең! Бу сүзнең аерым басым белән яңгыравы безне сискәндерде, янәшәмдә утырган Заковский миңа күз кысты. Борылып карадым: безнең жилкә- ләргә пистолетлар терәлә язган иде. — Менә нәрсә,—дидем, ачуыма буылып — Бала-чага уенын ташлагыз. Йортны сезнекеләр генә түгел, безнекеләр дә камаган. Моннан чебен дә очып чыга алачак түгел. Я?! Моннан соңгы хәлләрне, атыш башланганын, ут сүнеп.ыгы-зыгының көчәюен әйле-шәйле генә хәтерлим. Шул бәрелештә наган тоткасы белән арт чүмечемә бик нык тондырганнар Аңымны жуеп авып төшкәндә, каяндыр атылып килеп чыккан Зоря мине каплаган, үзе каты яраланып, мине пулядан саклап калган... Икенче көнне соң гына, көн тәмам яктырып, ачылып беткәч, госпитальдә аңыма килдем Шактый вакыт үземнең кайдалыгымны аңламыйча яттым Кичәге вакыйгалар әүвәл тонык шәүлә рәвешендә, ахырда апачык булып аңымда яңардылар. Кинәт калкындым да ми капкачымның авыртуына түзә алмыйча, ыңгырашып урыныма аудым Тавышка шәфкать туташы керде. — Зоря кайда? — дип сорадым мин (Идәнгә авып төшкәндә, ыгы- зыгы уртасында мин аны күреп калганмын икән!) — Зинһар, кузгалмагыз,— диде туташ.— Сез яралы. — Үтенеп сорыйм — Сөйләшмәгез дә. Сезне бик тиз аякка бастырырга диделәр. — Анысы шулай. — Зоря күрше палатада. Ул да авыр җәрәхәтләнгән Көчсезлегемнән, чарасызлыгымнан ярсып-шашынып ятам Ми капкачын ни беләндер тишеп, эченә кереп оялаган авыртуны тышка чыгарасым, котыласым килә. Көн уртасында авырту сизелерлек кимеде, тынычланып, өзек-өзек йокымсырап ль алдым, хәлем бөтенләй аруланды Күземне ачып жибәрүгә, караватым янындагы урындыкта утырган каратут йөзле, озынчарак яңаклы сөйкемле генә кызны күрдем Аның кара, калын толымнары ак халат өстендә аерата матур күренделәр. — Фәридә мин,—диде кыз, мөлаем гына елмаеп — Мине Оль- кеницкий жибәрде. — Зоряның хәле ничек? Фәридәнең сылу йөзе сүрәнләнде, күзләреннән кара күләгә йөгереп узды. Җавапны көтмәскә дә була иде, алай да Фәридә: — Зоря вафат,— дигәч, арт чүмечемне айкап-иңләп тагыП сызлау дулкыны узды. — Винокуров исән, утыра,—диде Фәридә.—Калганнарын ул үзе сөйләп бирер. Григорий Шмулевич шуны тапшыруымны гына үтенде: кичә кулга алынганнар арасында хәтәр кош бар! — Кем ул?—дип сорадым түземсезләнеп — Вакытлы хөкүмәтнең элеккеге министры хатыны Никитина Ва лентина Васильевна Хәбәрнең җитдилеге мине урынымнан кубарга мәжбүр итте, ярсып килеп кергән врачның ай-ваена да карамыйча, булдыра алган кадәр ашыгып киендем дә, Фәридәнең юка, әмма көчле, җылы иңенә таянып госпитальдән чыгып киттем Зоряны алып киткәннәр иде инде. «Әтисе, сеңлесе килеп алды»,— диде шәфкать туташы «Узган гомер — искән жил!» — дисәләр, ышанмагыз Алай түгел. Кеше хәтеренең тирәнлеге чиксез, ул үзендә әллә никадәр байлык- хәзинә саклый Бөтенесен дә хәтер сандыгына тутырып булмый, әмма хәтер сакчыл хужа. ул берәмтекләп күп нәрсәләрне үзенә җыя Менә монысын аңлау*анлату кыен нигә әле заманында бик мөһим кебек тоелган аерым вакыйгалар бик тиз онытылалар да. үз вакытында әллә ни зур да тоелмаган хәлләрне кайта-кайта. гомерен буе искә атасын Гомернең бары тик син генә бетгән вак-төякләре дә хәтергә сенеп калмыймыни? Шул ук вакытта хәтернең теге яки бу хәлләрне бутап, ялгыш аңлап беркетеп кую очраклары да азмыни? Була ышансаң, ялгыш * аңлаганны чынга санап гомерен буе ялгышып киләсең. ~ Бу юлы миңа нәни генә дә ялгышырга ярамый Миңа Никитинаның дөрес күрсәтмәләре генә кирәк < Чәбәләнгән жепнен очы кайдадыр булырга тиеш ич' Әлегә йомгак зурайганнан-зурая бара, бүселә, кабара—ә жепнен 5 очы юк Кемдер йомгакны тырышып-тырышып урый, әйтергә кирәк, бе ч леп. хужаларча оста итеп урый Без һаман зурая барган йомгак тирә- ~ сендә чабышып йөрибез, аның туктаусыз кабаруын күреп-бәяләп тора = быз. очы гына юк Очы табылмыйча йомгакны сүтеп булмаслыгын һәркем “ беләдер Күрер күзгә бик яшь. бик нык сакланган, әмма чак кына калынаеп * киткән купшы, чибәр ханым допроста үзен чиксез һавалы тотты * Беренче сорау шул: Казанга ни өчен килүегез турында, мондагы танышларыгыз ха- ® кында сөйләгез. Сез сөйләргә тиеш! Тиеш?! Нигә сөйләргә тиеш әле мин аларны? Сезгә? — дип бүлдерде ул мине Мин түгел, сез мина тиеш! Бар булганымны явыз- * ларча тартып алдыгыз да Тиеш имеш! Никитина күзләрен акайтып, кулларын бутап акыра-бакыра башла < ды Чибәр ханымның шулкадәр ямьсезләнуен күрү үтә сәер иде Мин. 2 сабыр булырга тырышып, аны күзәтеп тордым, үзем туктаусыз Зоря ту = рында уйладым. Якты дөньяда аның юклыгына күңелем ышана алмый. ’ ышанырга теләми иде Без тагын-тагын күрешергә тиештер кебек Әле Фәридә белән урамнан узганда да алда баручы кыз бер мәлгә Зоря булып тоелды Хәтта адымнарымны ешайттым. Фәридә дә сизенеп, сәерсенеп миңа карап алды Җиңел холыклы дип уйладымы әллә? Чит кыз да күз карашымны сизеп борылып карады, ул бөтенләй башка кеше. Зоряга бөтенләй охшамаган да икән Әйе. бүген, менә шушы авыр мизгелләрдә миңа Зориның исән булуы бик кирәк иде Акылсыз кыз түгел, бәлки зур эшебездә ярдәме дә тияр иде Кирәк иде ул миңа, бик кирәк! Сабырлыгым шикләндердеме, әллә уйларымның читтә, еракта гизеп йөрүен сизендеме Никитина, кинәт тыелып, тынычланып, миңа карады «Кылана белә!» дип уйларга өлгердем . Сүзсез чакта исертерлек чибәр ханым, акыра башласа, аждаһага әверелә икән! Тавышым чыңлап чыкты Сезне мин гаепләү акты игълан итеп, жавап алырга чакырдым. Ә сез тормышыгыздагы барлык бәла-казалар өчен мине гаепләргә маташа сыз Теләп очрашмадык, әмма сез сау-сәламәт, ә мин яралы Сез исән, минем якын кешем жир куенында' Кем зарланырга тиеш әле монда’ Ярый, тыңлагыз алайса. Сез Никитин хатыны Ирегез меньшевик Керенскнйның соңгы хөкүмәтендә почта һәм телеграф министры Ирегез идән астына качкан хөкүмәт составында да министр иде. Сез Казанга Савинков вәкиле, дөресрәге, аның контрреволюцион оешмасының вәка ләтле вәкиле сыйфатында килдегез Сезнең ирегез. Петроградтан чы гарып жнбәргәндә. «Министр социалист буларак ант итәм Совет властена каршы беркайчан да көрәшмәячәкмен», диде Сезнең андый сүз биргәнегез юк әмма ирегез боерыгын утәп йөрмисезме икән, дип шнкләнәм Сезнең төп бурычыгыз безгә мәгълүм сез теләсә кемне 1 Ул чакта икс елдан сон Россия кнньягы кооперациясе >ш«< алып барырмын да. анын председателе А М Никитин болан очрашыр0ы< дип кем уйлаган' Югары революцион трибун ал яны контрреволюцион тшманлеге ечеи 15 елга хнкем итте меньшевикларны, эсерларны, монархиягә турылымы офицерларны «Ватанны һәм ирекне саклау Союзы»на тартырга маташасыз! — Сүзегез - башыннан ахырына хәтле уйдырма' - диде Никитина сабырлыгын җыярга тырышып — Мин партиядәш дусларым Якобсон белән Винокуровларга кунакка килдем Ирем белән без төрле партияләрдә: ул меньшевик, мин уң эсер! Ун эсерлар партиясе Совет хөкүмәтенең рөхсәте белән ачыктан-ачык хәлдә яши Ә сез минем якага ябышып. властька каршы көрәштә гаеп ташлыйсыз Сезнең белән бу хакта сөйләшәсем килми. Сөйләшүне үземә түбәнлек дип саныйм Сөйләп бетерсен, бушансын ул. Чак кына көтеп тордым Аны минем сүзсезлегем җенләндерә башлады, борын яфраклары дерелдәде, күн сумкасыннан чыгарып, батист кулъяулыгы белән ирен читләрен сөртте. Бүлмәгә кыйммәтле хушбуй исе таралды. Тагын бераз көттем — Кәкре агачтан туры күләгә төшми! — дидем мин — Сезне монда Виктор Иванович җибәргән. Бу исә — Савинков Борис Викторович Сез әлерәк кенә «дусларым» дип атаган Якобсон белән Винокуров — бөтен Казанга мәгълүм совет дошманнары! Сезнең белән бергә кулга алынган генерал Попов. Ольгин белән Розанов дигән офицерлар да — фетнә әзерләүчеләр! Тиккә җыелмагансыз сез ул яшерен киңәшмәдә. Үзәктән алып килгән инструкцияләр белән таныштырырга җыелгансыз. Я. аларга нинди хәбәрләр җиткердегез? Без дә белик. Бу юлы сөйләгәндә, күземне Никнтинадан алмадым, уйларымны чәчмәдем. тик аның ник бер кылы селкенсен, исе китмәгән кыяфәттә утыра бирә. Озакка сузылган тынычлыкта бүлмәгә яшь тикшерүче Гайнулла Таһиров килеп керде.. Гайнулла Таһиров белән әлерәк кенә, мин госпитальдән чыккач та таныштык Белгән кадәресе шул: аны ЧКга эшкә алафузовчы эшчеләре җибәргән. Егерме яшь. Шәһәрдә совет власте өчен көрәшләрдә катнашкан. Танышканда ул «Фамилиямнең тамырында «ирек» сүзе бар, «бәйсезлек», шуңа күрә татарлар арасында Таһировлар күп очрый»,— диде. Кешене эштә дә. сүздә дә сыныйсың. Егетнең кешеләрне: «Моның белән утка да суга да керә алам, ә аның белән юк, каберең якын булмасын». - дип. кискен аерып каравы да хәтеремә сеңеп калды Егерме яшьтә мондый туры сүзле булу өчен үзеңнең дә утны-суны кичкән булуың зарур. Әле мин ул чагында Гайнулланың Гафур учитель мәктәбендә укуын да. татарларның бөек шагыйре Тукайны күмгәндә моңарчы татымаган хисләр кичерүен дә белми идем «Бөек кешенең үлеме мине яңадан туарга мәҗбүр итте»,— диде ул соңрак, без якыннанрак танышкач Аның бу сүзе турында мин ул чакта да гаҗәпләнеп уйлаган идем. Таһировча «утка-суга керерлек булу» — кешенең эшкә, хезмәткә бирелгәнлеге дә. намус-вөҗданының саф булуы да иде. Беренче очрашуда ук Гайнулла әйбәт тәэсир калдырды. Егет елгыр, җитез һәм бик аңлы булып күренде. «Утка-суга керерлек кешенең төп сыйфаты нинди булуын телисең?» —дип соравыма ул: «Хаклык өчен үлә белсен».— дип җавап бирде. «Татар халкын халык итеп шагыйребезне соңгы юлга озатканда күрдем».— диде әңгәмәләрнең берсендә. Олькеницкий безне җирле чекистлар белән таныштырганда. «Таһиров сәләтле, үткен. Тәҗрибә тупласа, егет үзен күрсәтәчәк»,— дигән иде... Таһиров кукыраеп утырган Никитинага күз сирпеп алды да миңа нәни генә бер язу калдырып чыгып китте Кәгазьгә ашыгып, хәрефләрне берсе өстенә икенчесен сикертеп, бер генә җөмлә язылган иде: «Күрше бүлмәдә, миндә допроста Зорины үтерүче капитан Богданов утыра» Күрәм, Никитинаның сабырлыгы югалды, минем төсне үзгәртерлек нннди ят хәбәр китерде икән теге яшь егет дип баш вата ул хәзер Әлегә аның белән сөйләшерлек хәлдә түгел идем, никадәр тыныч күренергә тырышсам да. бөтен тәнемә бөркелеп ут капты Конвоир чакыртып. Ники- тинаны ялгыз камерага озатырга боердым Таһиров бүлмәсенең ишеген ачканда тирән көрсенеп куюымны сизми дә калдым Менә ул үтерүче Таһировның яшьлегеннән. тәҗрибә- сезлегеннән көлеп, мыскыл итеп, тезен тезгә чәнчеп утыручы дошман! ♦ Кердем, мина күтәрелеп тә карамады Тын тартырга да өлгермә- =. дем. тезгенне үз кулыма апдым, җәяне киереп тарттым — Капитан Богданов! Сез аттыгызмы5 ! Кызны сез үтердегезме? * — Ха! Мин хатын-кыз белән сугышмыйм. х Каян килгән базарның барысына да тәкәбберлек? Богданов мина озак уйларга ирек бирмәде Мина сезне үтерергә боерылган иде Кыз үзе ыргылды Очраклы < Һәлак булды, диде =■ - Ах. сез ялланган үтерүче икәнсез әле! Арттан килеп төбәгәнсез. = Хатын-кызны ихтыяри-мәҗбүри үтердегез азайса? Юнкер булгансыздыр, х мөгаен? Офицер намусы турында лыгырдарга яраткансыздыр5 5 Ул башын югары күтәрде. * Әйе. Казанда юнкерлар училищесын тәмамладым Әйе. офицер, х Фронтта булдым Офицер намусының нн югары ноктасы боерыкны үтәү я дип саныйм Тагын ни кирәк5 Әгәр сезгә боерыкны намуссыз, пычрак кеше бирсә5 — днп. тиз- тиз бүлдердем мин Богдановны ч Таһиров. утырган урыныннан кузгалып, тәрәзә янына китте һәм я йотылып тыңлый башлады Кабахәт биргән боерыкны да үтисезме? Мин үтәүче! - диде капитан, ниһаять, сүрелеп. Ахыр чиктә “ минем хакта теләсә ни уйлагыз Ардым мин Куркак җан сарык тиресе ябынып җайлашырга тырышамы? — - диде мин тәмам ярсып Бөтенләй гаепсез кеше һәлак була Аткан кеше- < дә дә гаеп юк. имеш Янәсе, боерган кешедә генә гаеп' Кем боерды? Исеме? Адресы5 Тиз бул' Халәтемнең ялгыш икәнен аңлыйм, тикшерү вакытында алай сөйләшергә хакым юклыгын да беләм. әмма үземә-үзем хуҗа була алмыйм, нәфрәтем ташып тышка чыга. Таһировның гаҗәпләнгән һәм борчылган күз карашы да мине тыя алмый Кызып китүемнең мондый дәрәҗәдә аңымны томалавын очратканым юк иде әле. хәзер үк допросны тукта тып чыгып кына китәсе дә бит, юк. киресенчә. Богданов янына очып барып җиттем, якасыннан алып кычкырырга керештем Син кабахәтне хәзер атып егам! Совет властена сукыр бер тиен дә файда китермәячәгең көн кебек ачык Кем кушты?' Кем? Шушы сорау га җавап бир' Кем5 ' Сез аны сөя идегезме5 днп сорады Богданов кинәт үзгәреп, ничектер тынычланып Хәзер генә асылын аңладым Винокуров йортының үз кешесе дошманны коткарыр өчен үзен корбан итте Сез мине ата аласыз! Әмма мин офицер булып калам, әгәр генерал Попов рөхсәт итсә, дөресрәге, кушса, барын да сөйләп бнрәм Ә хәзер Җаныгыз ни тели, шуны кылыгыз «Винокуров йортының үз кешесе» дигәне өчен тагын бер тапкыр якасыннан алып, җаны бугазына килгәнче селкергә ниятем бар иде, Таһировның ишарәсен аңлап, тыелып, туктап калдым Шулай булсын. - дидем, бар сабырлыгымны җыеп Попов та ерак га түгел' Хәзер алып керерләр Попов та янәшә бүлмәләрнең берсендә иде. аны безнең янга Владн миров алып керде Минем ярсыган ачулы кыяфәтемне күреп, ул башта Таһнровка эндәште: Бераз утыра торсыннар Сез ал арга сүз алышырга гына ирек бирмәгез Аннары миңа борылды: — Ә сезгә бер хәбәрем бар,— диде. Миңа билгеләнгән кабинетка чыккач, Владимиров гафу үтенде: — Сергей Сергеевич, сезгә чак кына ял итеп алырга иде. Аннары Попов яшәгән квартира хуҗасының допроста күрсәткәннәре белән танышып керсәгез, яхшырак булыр. Мин күңелемнән генә аңа рәхмәт укыдым.. Попов үзенең политик партияләр белән багланышта булуын катгый кире каккан, төзегән оешмасының максаты—бары тик ярлы офицерларга ярдәм итү, иганә җыю дип кенә раслаган. Винокуровны. Никити- наны бөтенләй белмим дип барган... Кызык! Нәрсәгә өметләнә икән ул генерал? Ул яшәгән йорт хуҗасы — шушы яшерен оешманың әгъзасы икән. Хуҗа шактый буталчык сүзләр тезеп барган. Ләкин аның соңгы йомгаклау сүзе мине сагайтты. Контрреволюционер-мешан, фәлсәфәгә бирелеп болай дигән «Бергә эшләү дәверенең тәүге көннәреннән үк Попов үзен өметсез бер бәндә итеп танытты, аның эчендә контра ята». — Бар булганы шушымы? — дип сорадым мин Владимировтан. Мәсьәлә ачык та, караңгы да Мин — Мәскәүдән килгән чекистларның җитәкчесе. Кемдер нәкъ мине юк итәргә куша. Владимировны да түгел, Заковскийны да түгел, мине.. Юлдан алып ыргытырга... Эш шуңа барып терәлде. Бу «кемдер»нең Винокуров катына безнең килүне хәбәр итеп куйган булуы ихтимал. Җепнең бер очына тотынып, болай уйларга була: ВЧК председателенең урынбасары Александрович — сул эсер. Ул Казан ВЧК председателе Олькеницкийның урынбасары Вера Браудега, шундый ук сул эсерга, партиядәшенә, безнең үтә яшерен сәфәрне белдереп куйган. Монда артык гаҗәпләнерлек урын юк. Винокуров— уң эсер. Уңнар сул эсерлар белән, бигрәк тә суллар Совет хөкүмәте составына кергәннән соң, ике ара дошманлашып беттеләр. Юк, Александрович хәбәр итмәс Винокуровка. Алайса, Винокуров каян белгән? Аңа кем хәбәр иткән? Зоря «телеграмманы үзем күрдем» диде бит Ах, ул исән булса!.. Хәбәр иткән кеше бу операциядә башмы, түгелме? Таһиров ишеге төбендә чак кына тукталып тордым, юк, Попов белән Богдановның сөйләшкәннәре ишетелми, анда тып-тын. Допросны дәвам итәргә кирәк, ашыктырырга, тизрәк-тизрәк җепнең очын тотып алырга. Югыйсә, йомгак тагын да зураеп, очның бөтенләйгә гаип булуы ихтимал. Ашыгырга кирәк, ә кулдагы фактлар бик аз... Кем, кем, кем? Тып итеп бүлмәгә кереп бастым да, җепнең очын кулда тоткан кебек, туптурыдан бәрдердем: — Генерал Попов! Богдановка боерыгыз мине юк итәргә кем кушканын әйтсен! — Рәхим итегез, капитан,— диде Попов, шуны гына көткән сыман.— Җаныгыз ни тели, шуны сөйләгез. — Ярый! — диде Богданов — Алайса белегез: мин сезнең приказны үтәдем, генерал! — Поповның гаҗәпләнүенә игътибар итмичә, Богданов дәвам итте: — Без кулга алынган көнгә каршы төндә поручик Сердо- больский бер капитанны алып килде. «Капитан Михайлов» — дип таныштырды. Шул капитан сезнең приказны тапшырды. Мин Поповтан күземне алмадым. — Нинди приказ?—диде ул. — Винокуров квартирасында булырга, сезне сакларга, һәм, әгәр анда чекистлар була-нитә калса, командирларын, менә аны, Богданов миңа төртеп күрсәтте,— атарга! — Кабахәт! — диде Попов, ирен читләрен генә кыймылдатып. Күлмәк төймәләремне чишкәнне сизми дә калганмын. Арт чүмечем котырып сызласа да, аны-моны сиздермәдем.. Мин таш маңгайлы кешеләрне бер чакта да сөймәдем Ялганчы итеп күрәм мин андыйларны, үз куркаклыкларын яшерергә азапланып, хыянәтне. астан чагуны, ваклыкны «өстән куштылар'» дип акланучы вак ж.аннар дип саныйм мин аларны Әлбәттә, дөньяда күп нәрсә, бигрәк тә армиядә, тәртипкә буйсынып яши. анда приказны сүзсез һәм карышусыз үтәргә кирәк Күзгә-күз сугышка чыккансың икән инде, икеләнергә урын ♦ калмаган: я син аны. я ул сине!.. Ә монда фронт сызыгы күзгә күренми. вакыты шундый: дусмы ул. дошманмы, тикшереп торыр ара тар. аерып алу читен. . Дошман диярсең, ә ул вакытлыча гына ялгышкан, пар нарат * арасында адашкан кеше булыр, киләчәктә илгә әллә ни чаклы файда ки- = терер! Җитәкчеләребезнең дә гап-гади жан ияләре икәнен аңлый идем, баш- | калар кебек аларның да хаталану ихтималы бар Тик алар ясаган хатаны < төзәтү авыррак! Кеше язмышын хәл кылганда, бигрәк тә үлем жәзасы чы 5 гарганда уйландыра... Дөресен әйткәндә, һәркем үз бәясен, сүзенең кыйм- = мәтен. уңай яки кимчелекле якларын тәгаен белә Монын өчен үзеңә чит > кеше күзе белән бер карап алу да житкән Йөрәкле һәм намуслы бу- ? лырга гына кирәк Кызганычка каршы, читтән торып үз-үзеңә карау ♦ сәләте барлык кешегә дә бирелмәгән Кайберәүләр, читтән караган саен. = үзүзләренә ныграк гашыйк була баралар Бу — бәндәләрнең куркыныч ’ кимчелеге. Богдановка карыйм да уйлыйм монда икеләнер урын юк. дошман' q Тотарга да атарга кирәк! Бу теләк мине шулкадәр ашыктыра иде ки. кул < үзеннән-үзе кобурага үрелә «Хәзер үк. хәзер үк!» Үземне тыям, ку- ш лымны утта пешкән кебек ашыгып тартып алам — Допросны дәвам итегез' - дип бүлмәдән йөгереп дигәндәй чыгып киттем Владимиров белән Таһиров сорау ала калдылар Шактый вакыт узгач Таһиров минем янга керде Карыйм канәгать! з Авызы ерылган.Генералдан рөхсәт алгач. Богданов шактый ачылып кит - кән, корал складының урынын күрсәткән. < Ничек булды соң? — дип сорадым мин Гайнулладан — Бардык! диде Гайнулла тыйнак кына - Таптыгызмы? - Тапмыйча! — Гайнулланың күзләре балкып ук китте — Отряд алып барып илле биш винтовка алып кайттык - Илле биш? - Богданов анда йөз сиксән винтовка һәм бер тартма граната булырга тиеш дигән иде - Калганнары кая киткән? - Безгә кадәр анда кемдер кул тыккан булса кирәк Тартмалар ачык иде. ашыкпошык ачканнары күренеп тора Бөтен жнрдә күн итек эзләре. Уйга калдым Таһиров Без барасын офицерларга берәрсе хәбәр итеп өлгердеме5 Складны яртылаш бушатканнар Шик тә юк' Үз фикеренең кыюлыгына гажәпләнгән төсле. Таһиров сүзен йомгак ларга да оялган сыман бер чнткәрәк китте Казан вокзалында башлан ган гажәп хәлләрдән чыгып фикер йөрткәндә, аның шиге бик тә урынлы, йомгак сүзендә хаклык бар иде Йөз сиксәннән нибарысы илле биш винтовка калган Склад урыны бүген генә мәгълүм булды Хыянәтче безнең үз арабыздамы? Кем ул? Хәзер үк Поповны кертегез' дидем мин Владимировка телефон аша. Тик Поповның җаваплары да авыр табышмакны чишәргә ярдәмче була алмады Хыянәтче кем? Үз арабыздамы? Хыянәтченең безнең ниятне, эшне, корган планнарны, хәрәкәтне, юлны бик анык һәм алдан белеп торуында бернинди шик шөбһә калмады Белүчеләр аз булса да хәзер генә аларны бергә жыеп. чүпләү ысулы белән ачыклау жае юк иде Болай, ашыгыч хисләргә баш биреп, кемгәдер кара шик ташларга минем хакым юк иде Исбатларга кирәк, какшамас, ныклы дәлилләр белән исбатларга!. Поповның Т1еле тиз ачылды. Әллә мин артыгы белән кискен идемме ул очрашуда? — Минем оешмада 400-460 офицер әгъза булып торды. Төп эшебез— аларның матди ягын кайгырту. Генерал Алексеевтан килгән инструкция нигезендә рядовой офицерларга аена 150 сум, взвод командирларына 200, рота командирларына 300 сум түләп тордым... Корал мәсьәләсенә килгәндә, складка сездән алда кем барып йөргәнен әйтә алмыйм. Владимировка склад турында беренче допроста ук әйткән идем. Складта корал аз булуын бер сүз белән генә аңлата алам: акчага корал сатып алырга тиешле кешеләр ялганлаган булып чыга. Акчаны үз ихтыяҗларына тотып бетереп мине алдаганнар, ә сезне ялгыш юлга кертеп җибәрергә маташканнар!.. Әһә' Димәк, Владимиров корал складын Таһиров белән бездән элегрәк ишеткән! Ишеткән, безгә әйтмәгән! Таһировны чакырдым — Сиңа әйттемме? — Юк,— диде Гайнулла.— Склад хакында Попов авызыннан гына ишеттем. — Допрос беркетмәләрен тикшер! Көтәргә чама калмады, беркетмәләрне икәү актарып чыктык: склад турында ләм-мим. Тагын Поповны чакырттым. — Склад турында беренче допроста ук күрсәттегезме? — Әлбәттә! Димәк, хыянәтче—Владимиров, минем юлдашым. Чекада хәтсездән эшли, шул рәвештә жандармнар арасында буталган, яшертен эш ысулларын өйрәнгән. Хәзер Попов авызыннан сүз чыгуга тарафдарларына безнең складка барасыны хәбәр итеп өлгерә, һәм тегеләр, җүләр түгел, тиз арада «кул җылытып» алалар... Бары тик шушы бер дәлилгә нигезләнеп, бар булган шик-шөбһә- ләрне кушып, кешене хөкем тактасына бастырырга ярыймы? Ә хөкем аяусыз, кискен булачак! Заман бары кискенлек таләп итә. Вакыт үтә нык чикләнгән. Мәскәү аша кайта-кайта, төпченеп торырга форсат калмаган Үз иптәшебезне йолыккалап карыйкмы, әллә фетнәчеләрдән сорауларны тизләтергәме?! Бер хыянәтченең нинди зур эшләрне дә егып сала алуын беренче тапкыр мин шунда аңладым шикелле. Заковскийны чакырдым: хәзер бердәнбер өмет аңарда. Эшче егет, ышанычлы һәм күзәтүчән. Керде Леонид, мин аңа сынап карап торам, ул, бераз гаҗәпсенеп һәм сәерсенеп, миннән күзен алмый. Юантык гәүдә, тупас, нык куллар... Ничек без аны «офицер, прапорщик» дип тәкъдим итә алдык икән? Егет — җир кешесе, хезмәт язган аңа, эш Мондыйлар бер чакта да хыянәткә бармыйлар — Леонид,— дидем туп-туры,— Владимиров турында ни уйлыйсың? — Начар уйламыйм,— диде ул эшлекле һәм ышанычлы тавыш белән. — Винокуровларда чуалышта син аны күрә алдыңмы? Аның маңгаена буразна ятты —тик озакка түгел! — Үзен кыю һәм ышанычлы тотты. Шикләнерлек берни булмады. Ишегалдыннан ярдәмгә чекистлар кереп җиткәнче янымда булды... Леонид шикләнүләргә ачыклык кертә алмады, мин Олькеницкийга мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Менә хәзер күз алдымнан уртачадан биегрәк буйлы, какча ябык йөзле Гирш Шмулевич узып китте Жае чыкканда Казан ВЧК председателе турында бер-ике авыз сүз әйтәсем килә. Якты сүз белән яд итәсем килә көрәштәш дустымны1 Кеше, соңыннан кем генә булып китмәсен, гадәти тормыш юлы уза. Туа, үсә, ныгый, яши. Балачак, үсмерчак, егетчак артыннан балигълык, урта яшь еллары килә Яшьлекнең тыелгысыз дәрте сабыр акыл, тәҗрибә һәм салмаклык белән алышына Үзгәрә кеше Ә кайберәүләр гомер буе бала-чага булып калалар, алардан сабыйлык, беркатлылык китми дияр лек, еларга кирәк чакта көлә андыйлар. көләр чакта сытылырга әзерләр ♦ Авырга да, җиңелгә дә битараф була алар «Ясмык булса да көн үтте, а. борчак булса да көн узды»,— ди татар халкы .Чонда мин «көн» j дигәнне «гомер» дип кенә алыштырыр идем Шундый кешеләр дә бар * алар балачактан ук ачык зиһенле, олыларча уйга сәләтле, житди була- = лар Уйный белә андый кеше, көләргә дә оста, ләкин аның уенында — 3 акыл, шаяруында зирәклек ята Андыйлар дөньяга һәрдаим ачык күз бе- | лән карый, укага алданмый, асылга сатылмый, дөнья мазасын бик тиз < үзенеке итә, дөнья гаме аның өчен уртак гамьгә әверелә. Григорий 5 Олькеницкий шундый кеше иде Ярлы баласы! Ул дөньяга килгәндә, z әтисе гаиләсен түгел, үз тамагын да туйдыра алмаслык фәкыйрь, көчсез- х сырхау була Григорий ипинең тәме ачы икәнен тиз татый! Үсә, калка. $ нужа куа. Уфадагы бер туган апасы белән жизнәсе чакырып ал м аса. бел- * мим, кара нужада жан саклап кала алган булыр идеме икән? 1911 елда х Григорий туган өяз шәһәренең полиция идарәсендә өлкән Олькеницкий * турында болай дип теркәп куялар: «Ярлы ябагай, мал-мөлкәте юк, шул 3 сәбәпле унжиде яшьлек уллары Гиршны карап, тәрбия итү хәленнән килмәде, улы Уфадагы апасында яшәргә мәҗбүр» < Уфада Григорий гимназия тәмамлый, шул чакта ук үзенең фикер х сәләте, иманының ныклыгы белән башкалардан аерылып тора һәм күпләргә үрнәк була Иншаларының берсендә ул. «Кеше үз хокукы өчен дау- о лаша белергә дә, мохтажларга ярдәмләшергә дә тиеш'» — дип яза е Уфадан Петербургка бара, академик В М Бехтеров нигез салган •атаклы психоневрологический институтка укырга керә Аның белән бер < үк вакытта бу институтта Мулланур Вахитов. Лариса Рейснерлар укый, институтта ирек рухы хөкем сөрә. Бер ел укыганнан соң Олькеницкий ни сәбәптәндер Казан университетына күчә, шунда укый һәм шунда. Казан каласында. 1915 елда ул язмышын большевиклар белән бәйли Без очрашканда, ана егерме биш яшь иде Бездән күпмегә генә өлкәнрәк ул, әмма шактый олырак яшьтәгеләр дә аның яныннан үзгәреп, җыелып һәм җитдиләнеп китәләр иде. Совет властеның иң явыз дошманнары безне кимсетеп һәм түбәнсетеп караган бушбугазлар да аның янында басылып һәм юашланып калалар Ул үзенең салмак кул хәрәкәтләре, пенснесеның тонык ялтыравы, сүзләренең сайлап һәм үлчәп әйтелүе, кыскасы, бөтен тышкы кыяфәте, эчке ныклык бөркелеп торган уйчан күз карашы белән дусны күтәрә алган, дошманнарны үзенә буйсындырган искиткеч көчле шәхес иде Бер үк вакытта аның кай җирендәдер студентлыгы калган әле. ул яшьләрчә, хис белән онытылып көлә дә ала, сүздә уен көлкене, тапкыр тәгъбирләрне мул куллана Нәни генә факттан житди һәм ифрат дөрес нәтиҗә чыгара ала. хәтере нык. фикере йөгерек һәм акылы саф иде. Кыскасы. Казан чекасында мин олы шәхес, чын революционер белән очраштым Менә хәзер, шушы минутларда мин аның кабинетына менеп барам Ишек катына житәрәк шып туктадым кая кереп барам? Нигә? Ул мине бер сүз белән егып салачак бит' «Мәскәүдә чакта ни карадыгыз3 Юлдаш итеп хыянәтчене алып килдегезме?» дисә3 Юк. аны борчып торуның кирәге юк. Владимиров артыннан ныграк күзәтергә генә кирәк' Олькениикийнын очрамавына куанып, тиз тиз атлап, уземә бирелгән кабинетка кайттым. . Эшне без болай бүлешкән идек мин. Владимиров һәм Таһнров кулга алынганнардан сорау алабыз һәр кичне, бик сон гына җыйналып, уртак эшкә йомгак ясыйбыз ig Олькеницкий белән Зэковский безгә оператив ярдәм оештыралар хәзер алар поп малае Сердобольский белән капитан Михайловны Э3>ци- ләр, әлегәчә эзләренә төшә алганнары юк Табылган, дошман булулйры расланганнарны төрмәгә яба торалар. «Серле фетнә йомгагына» тегеннән дә, моннан да усал язмышлар килеп кушыла. Казан чекистлары ал- ялны оныттылар, нинди елгыр Таһиров та ябыгып, суырылып калды Ул һәр иртәне: — Покы качты әле. Сергей Сергеевич! Фетнәчеләрне тотып бетерербез, качкан йокыны ничек тотарга? — дип шаярта Савинковчылардан тыш генерал-майор Попов оешмасының чамадан тыш тармакланган булуы безнең эшне киңәйтте, Мәскәүгә кайчан кай- тасыбызны да онытып эшкә чумдык... Соңгы көннәрдә кулга алынганнарның эшләрен актарып утырам. Кабинетта берүзем Ике тәрәзә. Берсе ишегалды ягына караган Аннан ике катлы бина күренеп тора Кайчандыр купең складлары булган озынча бу бинада хәзер төрмә Анда совет властена каршы корал тотып чыккан кешеләр утыра Иң куркынычлы дип саналганнар — «чека урнашкан йортның подвалында Набоков үз йортында кем урнашасын белгән диярсең. подвалын бетоннан коеп, аерым-аерым бүлмәләргә бүлеп эшләткән. Май төне. Икенче тәрәзәмдә урам. Урамда кеше калмаган диярлек, тәрәзәмнән яз исә һәм тынлык агыла. Баш ярасы котырып сызлап ала, ләкин мин ул турыда уйламаска тырышам Ярам турындагы уйларым Зоря янына алып китә Ихтыяр көчемне җыеп, тешемне кысып эшкә чумганда. җәрәхәтем турында онытып торам Җәрәхәт онытылганда. Зоря да читтәрәк кала бирә. Соңгы көннәрдә, иптәшләрнең күзәтүләренә таянып, акыллы бер нәтиҗә ясадык: совет власте дошманнарны тегендә дә, монда да йорт алып, арендага килешеп, ашханә ачып җибәрәләр дә гөрләтеп яши башлыйлар Кем керсә дә. шикләнерлек түгел — һәркемнең корсагы ашау сорый' Шушы туклану урыннарының хуҗалары барысы да диярлек офицерлар икәнен Фәридә Ибраһимова ачты Үзем дә, ашарга дигән булып, шундый шикле нокталарга кереп чыккаладым. Көяз мыекларын бөтереп куйган әзмәвердәй егетләр, үгез-үгез ирләр, ялтыр кунычлы итекләрен, галәфи чалбарларын салып та тормыйча күбеген күпертеп, мактый-мак- тый сыра тәкъдим итәләр. Кысла да бар боларда, салкын ит тә табарга була, аракысы да мул ага Шундый урыннардан байтак дошманны кулга төшердек соңгы көннәрдә Капитан Нефедов Поручик Ольгин Февраль революциясенә кадәр үк Керенскийнын шәхси секретаре булган Борис Осипович Фликкель. Аерата бу соңгы шәхес кызыклы - аның эзенә дә ут күзле Фәридә төште Ул аны Пассаж йортына урнашкан «Мәскәү» кафесында очраткан Яңа ачылган диярлек бу кафе да контрларның очрашу, күрешү урынына әйләнеп киткән икән Ике зур кабинетка аерым-аерым бүлмәләр ялганган бу кафеда мин дә булдым Хуҗасы офицер булмаса да. ай-һай!. Хуҗа ханым Мария Мельгунованың теле-телгә йокмый, бер сорауга мең җавабы әзер, чәтелдәп тора Йөзенә сары сарган, бик күп ирләргә яр булып, иртә картайган бу ханым бүлмәләрне ике мең ярым сумга сатып алган. Мондый буталчык, тотрыксыз чорда кафе ачу уе каян башына килгән? Ике мең ярым аз акча ту гел Урынны ничек эзләп тапкан5 Кем күрсәткән? Хуҗага беренче сорауларым шул иде.. Шул көнне безнең арага полковник Сужко исеме килеп керде Бу исемне хәтерләгез, алда да исем-фамилияләр ишәеп китсә, гаҗәпләнмәгез' Революция — бөтен халык эше. аны яклаучылар күп булган кебек. дошманнары да җитәрлек иде... Димәк, Сужко Сужко яшеренеп ятмый, Казан гарнизонында хезмәт итә Мельгунова белән яшьрәк чакта таныш була, һич уйламаганда хә- А Тимсргалина рәсеме зер аны эзләп таба, танышлыкны яңарта, кафе ачарга киңәш бирә, акчасын кызганмый, ярдәмгә үз кызын да шунда эшкә урнаштыра, ашарга көн саен шунда йөри, «искиткеч тәмле ашаталар», янәсе’ Гарнизбн- да да начар ашатмыйлар, тикшердем . Казан чекасының яшерен хезмәткәре Мөнәвәр Галимов ике-өч көн эчендә шактый нәрсә ачыклады. (Үсә милли кадрлар, алар безгә бик бик кирәк') Кафега ашарга күпчелеге кадетлар, эсерлар һәм офицерлар йөри икән. Башка халыкны көрәк сакаллы, элекке офицер булуы тотышына чыккан швейцар ишеккә якын да җибәрми' Галимов үзенең отчетында: «Рус контрасынын эте’ бете шул кафеда кайный».— дип язган. • Кафены да. «тәмле тамаклар»ны да күзегү астына алырга туры килде Сорау алганда. Фликкель артык зур нәрсә әйтә алмады. «Совет властен бәреп төшерү өчен көрәштә Казан хәзер үзәк урынны алып тора, төрле яктан фетнәчеләр монда агыла»,— дип. без белгәннәрне кабатлады Казан фетнәчеләренең кемнәр белән һәмничек элемтә тотуларын сөйләүдән баш тартты, көрсенеп, ачы елмаеп өстәп куйды: — Остарып барасыз! Шундый сөйкемле Фәридәгә: «Кайчандыр Керенский белән таныш идем».— дип әйтеп тә өлгермәдем, тәбе капкачы шапылдап ябылды да.. Бу сүзенә кәефем килде, дөрес, остара барабыз! Узганнарны у згәртеп булмаган кебек, аның кайбер нечкә, четерекле якларын аңлап та. тулаем аңлатып та булмый. Килүебезгә күпме генә вакыт узды. мин. Мәскәүдән гадәти бер эшне башкарырга җыенып чаккан кеше, нинди зур һәм җаваплы эшкә юлыкканымны тулысы белән аңладым Хәзер, җыйнап һәм йомгак ясап әйткәндә, без ифрат зур һәм җаваплы зш үтәп чыкканбыз икән! Казанда без Ярославльдагы дан ким булмаган фетнәнең башын һәм койрыгын кискәнбез икән! Бераз алга китеп булса да эшебезнең олылыгын дәлилләр белән беркетеп узуны кирәк санадым Эшнең азагын белеп тотынганда, башын, башлангычын аңлау җиңелрәк була кайчакта Мисалга иң элек 1922 елны, ун эсерлар партиясе лидерларын судка әзерләгәндә, теркәлгән материаллар арасында күземә чалынган бер офицерның тануын сезнең игътибарга тәкъдим итәсем килә. Безнең эшнең зурлыгын да. хәвефле икәнен дә раслаучы документ ич ул! 1918 елның маенда, үзләренең 8 нче советында, уң эсерлар совет властен бәреп төшерергә дигән карар чыгаралар Аз да түгел, күп тә түгел: «бәреп төшерергә!» Алар февраль революциясе игълан иткән буржуаз-демократик Россия өчен «актык тамчы каннарына хәтле» сугышырга әзерлекләрен белдерәләр. «Бу бурычны тормышка ашыру юлында тере киртә булып большевиклар власте тора» Большевикларны юкка чыгару барлык демократларның иң мөһим һәм кичектергесез бурычы!» — дип белдерәләр алар Россия туфрагына интервентлар килә икән — килсен! Совет җитәкчеләрен террор юлы белән кырып бетереп була икән — булсын! Советка каршы фетнә күтәрүнең иң уңайлы урыны итеп Идел буе — Казан шәһәре сайлана. Абрам Гоц — эсерларның иң әрсез җитәкчесе бо- лай ди: «Әгәр бүген түгел икән — кайчан5 Әгәр без түгел икән — боль шевикларның муенын кем сындырыр?!» 1918 елның алтынчы августында ак чехлар һәм комучлар белән Казанга бәреп кергән уң эсер Владимир Лебедев соңыннан, эмиграциягә качкач. Идел буеның ни өчен фетнә үзәге итеп сайлануы турында болай дип язды: «Идел буе большевистик үзәкләрдән читтәрәк. шәһәр-авыл- ларында туктаусыз чуалышлар дәвам иткән төбәк иде Идел буенда фронттан кайтарылган бик күп корал тупланган. Идел — табигый киртә буларак та күтәрелеш өчен уңай аның аръягында бөтен көчне җәеп җибәрергә мөмкинлек бар иде* Казан. Лебедев сүзләре белән әйтсәк, фетнәчеләрнең һәр төрен үзенә тартырлык урын дип табыла' «Казанда — Россия дәүләтенең барлык алтыны. Артиллерия һәм интендант хезмәте кирәкяракларының чиксез зур запасы Казанга шушы байлыкка кызыгып. күпме офицер гына җыйналмагандыр' Аларның күпчелеге советка каршы оешмаларга берләшеп өлгергән, көрәшне башлап та җибәргән Кыскасы, большевикларны тар-мар китерү өчен Казаннан да кулайрак шәһәр юк. Шуның өстенә Казан — Россия дәүләтенең сәяси бер үзәге * һәм Идел буе төбәгенең төп шәһәре иде» = Менә, һәммәсе үз урынында, ап-ачык... 5 Контрреволюцион агымның башында ул чагында Борис Савинков * торган. Чит ил интервентларының акчасына төзелгән «Ватанны һәм ирек = не саклау союзы»н ул партиясез оешма дип санаган. Союзга эсер белән - меньшевикта, кадет белән монархист та кергән, буржуаз милләтчеләр дә. £ анархистлар да анда җылы урын тапканнар Килсеннәр, керсеннәр, бер- * берсен ашарга әзер булган группа вәкилләре дә керсен, советка каршы 5 көрәшкә генә чыксыннар' Кем тели шул керсен Кем совет властена - каршы — шул кеше авантюрист Савинков байрагы астына баса һәм * алар байракны нәкъ менә Казанда күтәрергә чамалаганнар 1920 елда. Варшавада, үз үткәннәренә «тарихи йомгак ясап», үз ♦ бәясен күтәрергә тырышып.Савинков бер китап чыгарды Китапның исе- = ме дә авторы кебек үк. танавын күккә чөеп тора: «Большевиклар белән ® көрәш». Бу китапта кызыклы бер сан бар, 1918 елның маенда (димәк, 7 без Казанга килеп төшкән көннәрдә!). Союз Россиянең 34 шәһәрендә ч нигезләнеп, анын биш мең ярымнан артык әгъзасы булган икән Гади сан « түгел, гади кеше анда әгъза булып керә алмаган, совет властена каршы « ыжгырып торган биш мең ярым кораллы бандит, башкисәр террорист- * лар илебезнең утыз дүрт шәһәрендә фетнәгә сигнал гына көтеп торган 2 нар' Восстаниенең планы да бар Бар' «Бу план нигезендә, дип яза Савинков. Архангельскига кергән союзннклар. безнең фетнә нәтиҗә- 2 сендә кулыбызга төшкән Ярославльгә таянып, каршылыксыз-нисез Вологданы алалар да Мәскәүгә хәвеф тудыралар Рыбинск белән * Ярославльдән соң чиратта Муром. Владимир. Калуга Аннан Казан . Мәскәүдә төп удар хәл ителгәннән сон (Ленин һәм башка җитәкчеләр юк ителгәч, дип тә аныклаган дошман') башкаланы фетнә күтәргән башка шәһәрләр белән урап алу күздә тотылды Союзннклар төньяктан узып әзерәк кенә Самараны алган ак чехларга ярдәмгә килә дә. Идел буе большевикларының өметен өзә» Мактанчык һәм бушкуык Савинков үзенең «грандиоз планнары»н бәян иткәндә бер нәрсәне тырышып-тырышып «оныта», нәни генә төгәлсезлек «җибәрә» Ул үзенең Казанда җиңелүен танырга һәм икърар итәргә теләми' Телгә дә алмый авантюрист, үзенең Леонид кебек эшчеләрдән. Гайнулла Таһиров һәм Фәридә Ибраһнмова кебек алафузовчы эшче балаларыннан җиңелүен танырга теләми Юк' Ул сүзен вакытлыча уңыш китергән Ярославль фетнәсеннән башлап алып китә Казанны соңыннан гына, сүз уңаенда гына телгә кертә Ә аның иң якын яраннарыннан берсе Дикгоф-Деренталь исә. әлерәк кенә булып узган вакыйгаларга бәһа биреп, 1918 елның ноябрендә болай дип яза «Мәскәүдә тар-мар ителгәннән сон савннковчылар май аенда Казанда ирешәчәк уңышларына йөз тотып кына яшәделәр Мәскәү вариантын читкә куеп торып, штаб Казанга хуҗа булуны планлаштырды һәм шуны тормышка ашырырга да кереште Максат бер һәм ул Казан' Казанда тупланган частьлар ашыгыч ачыклана, аларның яшерен туплану урыннары билгеләнә. шәһәргә бер бер артлы квартирьерлар озатыла» Үтә яшерен һәм җентекләп эшкәртелгән планнар да беренче карашка юк кына сәбәп аркасында фаш ителү ихтималы барын без мисалларда күргән идек инде. Монда тагын шунлыйрак хәл кабатлана бөтенләй башка бер сәбәп белән полк командирларының берсенең квартирасында тентү була һәм «Союз»ның барлыгын гына түгел, алдагы көнгә планнарын да күрсәткән кыйммәтле яшерен кәгазьләр чека кулына төшә Кайчан һәм кайсы хәрби частьларның Казанга киләсе беленә. Совет власте органнары фетнәнең башы кайда икәнлекне ачыклыйлар Кызганычка каршы, оешманың үзәге ачылмый кала Үзәге исән калган оешма өр-яңадан фетнә әзерли башлый һәм бу юлы үзәк итеп Ярославль шәһәре сайлана.. Чекистларның, Мәскәү фетнәсен ачып, Казанда да дошман тамырына балта чабулары турында Савинков та, Днкгоф-Деренталь да артык җәелмиләр. бу факт алар файдасына түгел! Чехословак корпусының, баш күтәреп Самараны алгач, Идел буйлап өскә үрмәләп, Казанга һөҗүм әзерләвең дә белмәмешкә салышалар алар. Белү генә түгел, контррево- люциянең бөтен тармаклары тоташкан булган! Татар буржуазиясе дә читтә калмаган. Каламы соң?! 1920 елда. Казан губчека председателе Иванов совет властеның явыз дошманы буларак танылган Габделбари Батталов турында болай дигән иде: «Батталов кыенсынып-читенсенеп тормады, бәбәкләрен терәп: «Большевиклар власте өч көннән чәнчелер дип көткән идек, мәгәр ялгыштык бугай».— дип, уен ап-ачык икърар итте Берүк вакытта, хәйләкәр төлке сыман, койрыгы белән себереп эзен югалтырга да тырышты. «Мин һәрбер мөселманга лазем булган кебек әз-әз генә милләтче булсам да, бүтәннәр кебек ата милләтче түгел!» — дип сөйләп азапланды». Документлар исә бөтенләй башканы сөйли Болак арты республикасы тар-мар ителгәч. Идел-Урал штаты төзибез дип койрык чәнчеп йөргән эшкуарлар советка каршы күтәргән коралларын ташламаганнар, мылтык-пуле метл арны идән астына, уйфикерләрен тел астына яшереп һаман нәрсәгәдер өметләнгәннәр, әзерләнгәннәр Батталов кәгазьләре арасында 1918 елның май аенда юк ителергә тиешле партия-совет хезмәткәрләренең исемлеге теркәлгән. Мулланур Вахитов, Сәхипгәрәй Сәетгалиев, Шәһит Әхмәдиев һәм башкалар була ул кара исемлектә. Менә сиңа «ата милләтче түгел!» Менә сиңа Батталовның кыңгыр салган тәкъвә түбәтәе! Контраның Казанда шулай күп туплануын, әлбәттә, без соңрак белдек Элгәре бөтенләй капма-каршы якта торган, моңарчы бер-берсенең бугазын чәйнәргә әзер төркемнәр көннәрдән беркөнне кулга-кул тотынышыр дип кем уйласын?' Төрле почмакка карап чукынган төрле милләт кешеләрен дә бер йодрык итеп туплый антисоветизм. Җөмләдән берсе, генеральный штабның элекке полковнигы, гражданнар сугышы елларында ак офицерларның психик атакаларын оештыручы Владимир Каппель, Самара эсерларының отряд командиры булырга ризалыгын сорагач: «Биш куллап риза! Сугышып карыйк' Иманым белән мин мәңге монархист, мәгәр большевиклар белән сугышырга дигәндә, теләсә нинди байрак тотарга да әзер!» — дип җавап биргән. Менә шулай — теләсә нинди байракка табынырга, теләсә нинди иманга тукынырга әзер!.. Хакыйкатьне табу, бигрәк тә аны ачыклау ифрат читен, гадәттә, тарихны җиңүчеләр яза. ә алар үз үткәннәрен ал төскә манарга яраталар. хаталарын аклыйлар, яки. күрмәмешкә салышып, сикертеп үтәләр Әйе, «Хакыйкать шик аша табыла»,— дип васыять иткән борынгылар Әмма, һәр хакыйкать — замана җимеше. Күп тарихчылар, үткәннәрне актарып, аны таба да, хәзерге заманга карап дөресли. Хәтернең дөреслеген тәгаен тикшереп яисә аны төзәтеп буламыни? Берсен бик яхшы хәтерләп, икенчесен дөм онытып кара син! «Аларын оныт, оныт!» —дип, Хәтергә боерык биреп булса икән ул! Юк, үз хәтереңне җиңеп тә, җимереп тә булмый, ярамый да. Әлбәттә, үткән дәверне бөртекләп өйрәнгән галимнәр һәрчак диярлек тарихны шәхси мөнәсәбәтләреннән чыгып, шәхси тәҗрибәләренә таянып язалар Заман таләпләрен онытып җибәреп кара син! Мин бу мәсьәләгә һәрьяктан дөрес якынлашырга тырыштым Иң элек — ялганнарыңның дөрес булуы шарт, заман һәм кешеләр соңыннан ан!й үз бәяләрен бирәчәк Хакыйкатем бер — үткәннәр үзгәрми, ана һәр заман биргән бәһа гына үзгәрә тора Әйткәнемчә, ул чакта Казанда күп нәрсә аңлашылырлык түгел иде. * газеталар: «Фетнә куркынычы кимемәде, киресенчә, әлегә гел арта то- а ра!»— дип, хәвефле хәбәрләр белән кисәтеп чыга торды Тып-тын тор- J ган көннәрдә дә һавадан яшен исе аңкый, күк читеннән шома гына үтеп * барган нәни генә ак болыт мендәре дә зилзилә, давыл хәбәрчесе кебек = тоела иде. Икеле-микеле сүзләргә урын калдырмас өчен, сөйләгәннәремнен саф й раслыгын исбатларга ниятләп, ул көнге вакыйгаларга, көннәрнең агы < шына документлар күзе белән карап алыйк, кемнәрдер безнең рух 5 тарихыбызны бозып «Алай булмады!» — дип әйтмәсеннәр Вакыйгалар агышында мине, Гайнулла Таһировны, Олькеницкийны * яки кара толымнарын җилдә җилфердәтеп революция өчен көрәшеп йөр- 5 гән Фәридә Ибраһимованы күрмәсәгез, исегез китмәсен, без анда идек. ♦ шул давыллы көннәр эчендә, гарасат уртасында Документлар чын = булган кебек, безнең барлыгыбыз да чын иде. хак иде. 1918 ел. 25 май Буржуазияне коралсызландыру максаты белән * Казан губбашкармасы контрреволюциягә каршы көрәш комиссиясенә с; шәһәрдә тоташ тентүләр бурычын йөкли < 1918 ел, 25 май Солдат секциясе өндәмәсендә шундый юллар бар ® «Без кичергән хәвефле мизгел социализм өчен көрәштә туганлык, тигез ~ лек, ирек өчен бөек идеяләр югарылыгына күтәрелуебезне таләп итә» -и 29 май А га ман Дутовнын ак казаклары белән көрәшкә Казаннан Самарага татарбашкорт батальоны чыгып китә. 29 май Ак чехословакларнын күтәрелешен басар өчен Пензага *" кораллы отряд озатыла 1 июнь Буада хәрби-революцион штаб халыкка болай дип мөрәҗәгать итә: «Революция биргән җир һәм суның кадерен белгән аңлы гражданнарны, кулга корал алып, хезмәт халкының хокукларын яклап калырга чакырабыз Шушы армияне җитәкләгән өяз советы тирәсенә тупланыгыз! Иптәшләр, актыккы сәгать сукты' Вакыт барлык көчләрнең туплануын көтә Акрын кыймылдарга ярамый Коралланыгыз, иптәшләр! Яшәү яки үлем' Җир һәм ирек яки коллык' 2 июнь Казан губбашкармасы шәһәрдә һәм губернада Хәрби хәл игълан итте. Революцион тәртипне саклау өчен оператив штаб төзелде. Алдан тәгаенләнмәгән митинглар, гражданнарның урамда тупланулары тыелды. Урамда күренгән исерекләр бер елга төрмәгә ябылып, спирт сатуда тотылганнар губернадан ук куылдылар 7 июнь «Революция байрагы» газетасы «Шушы көннәрдә Казанда революциягә каршы фетнә ачылды Күп санлы тентүләр булып, дошман нарның байтагысы кулга төште Совет власте кулында кыйммәтле фак тик материаллар тупланды Табылган фактлар заговорчыларның Мәскәү фетнәчеләре белән тыгыз элемтәдә торуын раслады Контрреволюционер- лар арасында уң социалистлар партиясе әгъзалары да бар Контрреволюция белән көрәш комиссиясе тикшерүләрне дәвам итә. тәмамлангач, кулда булган бар материал игълан ителәчәк» Безгә ул чакта егерме яшь иде Без үзебездән күп тапкырлар тәҗрибәле, оешкан, көчлерәк һәм әзер лекле дошман белән очраштык Безнең бер генә өстенлегебез бар иде алар узган көн өчен көрәшсәләр, без киләчәк өч^н сугыштык Без һәр адымда өйрәнә идек ялгыша-ялгыша, абына-сөртенә, гарьләнгән чакларыбыз да аз булмагандыр, әмма без усалрак, кырысрак була бардык, анда да уртак эшкә намуслы хезмәтебез күбрәк өлеш керткәнен сизеп тоеп яшәдек Ул заманнарда без. ерак еллар узгач, ки ләчәктә, кемдер берәү, жып-җылы, тын һәм якты бүлмәсендә утырып, без узган юлларны тикшерер, хаталарны чокып чыгарып, соңга калып булса да. безгә акыл өйрәтер һәм .хөкем чыгарыр дип уйламаган идек. Ерак еллар ачыграк күренәдер, мөгаен. Безне вак-төякләрдә гаепләүнең кирәге бармы икән? «Ул артык дәрәжәдә сул иде»,— дип, яки: «Бу кеше кирәгеннән артык икеләнде, бик озак шикләнде»,— дип тә гаепләргә кирәкми. Безнең намуслы исемне Хәтер һәм Вакыт саклап тора. Без бит бүгенгә кайтып: ә син үзең андый гадәттән тыш шартларда ни кылыр идең дә кем булыр идең дип сорый алмыйбыз!.. Кешенең яшәү яки үлеме бары тик сиңа гына бәйле булганда, хөкем тукмагы синең кулда барында әллә бер дә икеләнеп тормас идеңме?.. Хәзер ап-ачык дошманның — дошман, дусның дус икәнен вакыты әллә кайчан исбатлап өлгергән... Ә без уйларга мәжбүр идек. Менә дошман. Әлегә. Бәлки аны үгетләргә дә мөмкиндер әле. заман чуар. аңлашЫлып бетмәгән сызыклары әллә ничаклы. Ә үгетләп, өндәп торырга вакыт бирелмәгән. Иң кирәк чагында сүзе дә табыламы аның?! Безнең хакта сөйләсәгез, дөреслекне кинаясез генә языгыз (кинаяләр ачыклык та кертмәс, төзәтмәс тә!), безне тере дип исәпләгез, үзләрен яклый алырлык тере дип санасагыз, сезнең хәтердә без мәңгегә калырбыз. Юк. юк. узган гомер — аккан су түгел! Кулга алынганнардан жавап алулар, шаһитлар белән очраштырулар. яңаларны кулга алулар — болар бер-берсе белән чиратлашып барды Хәл бераз ачыклана һәм аныклана төште Атна-ун көн дигәндә, без Казанда әзерләнгән фетнәнең күләмен төгәл чамалый алдык. Җавап алу беркетмәләре, шаһитлар күрсәтүе, кулга алынганнар белән иярә килгән кәгазьләр теркәлеп, калын-калын томнар тегелде, шуларны жентекләп күздән кичереп, фактларны янәшә куеп кына нигезле нәтижә ясап була иде. Төннәр буе укып утырам, йокыга китә башлагач, сап-салкын су белән маңгайны, чигәләрне чылатам . Без. күпме интегеп, көч түгеп табылган фактлар, ирешелгән нә- тижәләр сәгатеминуты белән дошманга барып ирешмиме?.. Арада хыянәтче бар ич әле. ул исән-сау. тотылганы юк. эзе дә беленми. Бу факт безне бик нык борчыса да. эшне туктата алмыйбыз, туктатырга мөмкин дә түгел, ярамый да. Менә Ольгин кәгазьләре арасыннан квартирьерларга бирелгән инструкция. Савинков «Союз»ы разведчикларына күрсәтмәләр һәм аның Казанга килүе турында язмалар килеп чыкты «Гади, мөмкин кадәр эленке-салынкы киенергә, беркем белән дә сәяси сөйләшүләр алып бармаска. урнашкач та саклык чараларын онытмаска! Бер кергән рольдән чыкмаска артист икәнсең, артист бул. йөк ташучы икән — йөк ташучы. вак-төяк сәүдәгәр .» Ольгинга Казанда өч «явка» күрсәтелгән: безгә мәгълүм Винокуров квартирасы. 2 нче тауда Вишневский йортында Төньяк номерлары. Посадский урамында Трифонов йорты. «Монда Кузнецов яши», диелгән. (Фамилия ялган булып чыкты, андый кеше монда юк. ә Төньяк номерларында кемне эзләргә кирәклеге әйтелмәгән). Казанда Ольгинга штабны урнаштыру буенча егермеләп кеше булышлык итәчәк, һәм алар бергәләп Мәскәүдән килгән бер полк савинков- чыларны фатирга урнаштырырга тиешләр Бусы мәгълүм. Бусы ифрат мөһим Әгәр килгән бер квартирьер Казанда бер полк дошманны урнаштыра башласа... Ольгин артыгын дәшми Карыша Теше-тырнагы белән чынбарлыкны яшерергә азаплана Карыйм, укыйм Ольгин — чын исеме Василий Александрович Герцек. элекке студент, сугышта поручик Советка каршы көрәшкә аны шәхсән Савинков тарткан. Кулга алынган икенче квартирьер Розанов Леонид Иванович, элекке прапорщик, сүзгә юмартрак булып чыкты. Савинков союзына май башында керүен, квартирьер сыйфатында Винокуров квартирасына килеп төшүен әйтте Ул исә Казанда 500-700 офицерны урнаштырырга тиеш була Алар Ольгин белән бергәләп Югары Ослан, Үсия тирәләрендә шулкадәр кешелек урыннарны сайлап та өлгергәннәр инде Беренче төркем — * 200 кеше килгән, калганнар турында белми Белми, әлегә без дә белмибез Квартирьерлар тагын ничәү? Кемнәр? Күпме кешелек урыннар әзер- < ләнгән дә шуларның күпмесе килеп өлгергән? Урамда һәр «эленке-салын- 5 кы йөргән» кешене, артист яки вак сәүдәгәрне тотыл алып, якасына ябы- з шып булмый ич! Тикшерергә кирәк, әмма тикшереп бетерә алырбызмы? S Әгәр бетермәсәк? х Розановның бер сүзе мине аерата сагайтты = Винокуровларда квартирада торганда. Мәскәүдән телеграмма “ алынды «Варя апа шимбә көнне килеп җитә. Товар кабул иткәндә аера- i та сак булыгыз», диелгән иде анда Шимбә көнне юлдашларым белән Винокуров квартирасына мин бар- * дым ич! Заговорчылардан килгән хәбәрне Розанов та күргән булып 5 чыкты Кем ул? Безнен юлны каян, ничек белә алган? «Товарны сак кабул итү» җәһәтенә килгәндә, арт чүмечем һаман х авырта, салкын су белән юганда, мин наган сабы эләккән урынны кап- ~ шап-капшап карыйм «ТЪгын бер-ике миллиметр' » — диде врач ярамны * теккәндә Дошманнар мине исән калдырырга уйлаганмы, белмим, әнә ® шул «бер-ике миллиметр» һәм Зоря мине саклап алып калды и Хыянәтче-провокатор мәсьәләсе һич көтмәгәндә, ran-гади хәл ителде ™ дә куйды Тик ана кадәр мондый хәлләр булып узды Без Олькеницкий белән хыянәтчене тоту турында катлаулы план ’ әзерләп маташканда. Мәскәүдән фельдегерь килеп төште Ул безгә Мәс- < кәүдә кулга алынган һәм Казан «филиалы» белән багланыш тоткан «Союз» членнарының сорау алу кәгазьләрен һәм Петерснын приказын китереп тапшырды. Безгә генерал-майор Поповны. Никнтинаны һәм Ольгин белән Розановны тизлек белән Лубянкага озатырга'боерыл га н иде Приказның бер юлы мине сагайтты «Югарыда саналган тоткыннарны Владимиров озата кайтсын».-- дигән боерык нык кына сәерсендерде Алар юлда булсын, ә мин Мәскәүдән килгән беркетмәләрне йотылып укый башладым Менә латыш укчы полкының элекке командиры Фридрих Бреднсның кәгазьләре Үзен «милләтче һәм Германиянең кан дошманы» дип атарга яраткан утыз яшьлек бу полковник Савинков «Союзы»нда разведка һәм контрразведканы җитәкләгән. Асылкош! Тыңлагыз әле. тыңлагыз! Латыш полковнигы Гоппер. капитан Пинку һәм Бредис унсигезенче елның маенда Савинков белән очрашалар, җыйнаулашып полковник Перхуров һәм генерал Рычков янына баралар, шунда булачак контрреволюцион оешманың төп асылын билгелиләр. Шул вакытта ук Бредис «Союз»га керүче офицерларны кыл иләктән үткәрә Ирешкән хәбәрләргә ышанмыйча. Идел буе шәһәрләрендә — «Союз»ның филиалларында инспекция уздыра Хәзер иң әһәмиятлесе «Май башында Ка занга килеп Биржа гостиницасында биш көн яшәдем», дип күрсәтә Бредис. » Рәхмәт Петерска! Ифрат кыйммәтле кәгазьләр җибәргән' Дөрес. Бредис Казанда ни эшләвен дә. кемнәр белән очрашуын да әйтмәгән «Әйтмәсә дә максаты көн кебек ачык'» дип уйладым мин Савинков хезмәтчесе буларак, ул айый максатларын тормышка ашырган, димәк, шәһәр шартларын ачыклаган, кадрларны тикшергән һәм «Союз» җитәкчелеге Казанга күчеп килсә ни хәлдә калачагын белергә тырышкан Казан гарнизонының саны. көче, иманы турында кайгырткан, фетнә купкан очракта гарнизон кем ягына авар5 Шушы сорауларга ул монда ашыгыч җавап эзләгән булырга тиеш Сорауларга җавап бирерлек хәбәрдар кешеләр белән очрашмый калмагандыр Бредис Гәрчә без күпме тикшерү алып барсак та бер авыздан да аның исемен ишетмәдек, беркем дә моңарчы аны телгә алмады. Сорашсак: «Андый офицер белән хезмәт итмәдем, белмим»,— дигән җавап кына ишеттек. Бредис, мөгаен. Казанга башка исем белән килгәндер? Мәскәү кәгазьләренә аның берничә фотосы ябыштырылган иде. Иш ишен эзли, таба да Чекист, юл төшеп, чит шәһәргә юлыкса, иң элек иптәше — чекистны очратырга ашыга Бредисның Казан хәрби округының контрразведка офицерлары белән очрашу ихтималы бармы? Бар1 Хәзер Казанда округ юк. губерна Идел буе хәрби округы карамагына тапшырылган, әмма аның учреждениеләре калган ич, шул килеш сакланган диярлек! Контрразведкасы да исән-имин, исеме генә башка — Хәрби контроль дип йөртелә ул хәзер Белештем, анда үз эшләрен шактый яхшы белгән, шпионнарны тотып алырга остарган тәҗрибәле офицерлар эшли. Ул чагында Казанга Көнбатыштан төрле сәяси партияләргә кереп-чыгып буталып йөргән әллә никадәр әтрәк-әләм килеп тулган иде Төрле илләрдән үтеп кергән шпионнар да мыж иде Яшь Совет республикасына һәр тармакта белгеч- кадрлар бик кирәк. Апрель аенда чека Хәрби контрольне үз карамагына алды, әмма элекке кадрларны эшендә калдырды. Алафузов заводыннан килеп кенә кергән егет-кызларны чит ил шпионнары белән көрәшкә чыгарырдай элек, аларны әзерләргә кирәк иде әле. Республикада Көнчыгыш фронт барлыкка килеп, аның штабы Казанда урнашу белән үк. армия һәм кыр контрразведкасы оешты. Әлегә бу эш яңа тернәкләнеп маташа, кадрлар җитми, ничә карасаң да җаваплылык Хәрби контрольгә кайтып кала иде. Ә анда әлеге дә баягы элекке офицерлар утыра1 Күпчелеге «Фронтовиклар союзы» әгъзасы. Ә анда, балга җыелган шөпшәләр кебек, контра кереп тулга'н.. Ышанычлы кешегә Бредисның фотосын күрсәтеп, аның Казанда кемнәр белән очрашуын белергә кирәк иде. Тагын Олькеницкий янына кердем. - Хәрби контрольдә ачыктан-ачык сөйләшерлек кешебез бармы? — Нигә булмасын? — дип көлемсерәде Григорий Әгәр без аны эшләмәсәк инде — Кем ул? Всеволод Аристов белән Хәбибулла Вәлиуллин Икесе дә — революциягә кадәр үк большевиклар. Аңлы, зирәк, сыналган иптәшләр. Офицерларга күз-колак та булып торалар, катлаулы эшкә дә өйрәнәләр. Очраштык Хәбибулла Вәлиуллин зур борынлы, киңчәрәк битле, эре сөякле кеше икән. Зур йодрыгын өстәлгә суккалап сөйләп бирде: — Эш авыр! Сарык тиресе ябынган бүреләр эшкә гел үз ишләрен тарталар, совет властена аяк чалырга гына торалар Германия белән Брест солыхы төзелгәннән соң большевикларга тагын дд ныграк үчегәләр... — Шпионнарны оста тоталар, — дип, сүзгә ялганды Аристов.— Немец шпионнарына худ бирмиләр. Чехословаклар Советка каршы күтәрелгәч. чех шпионнары артты. Әлерәк кенә дары заводын шартлатырга маташкан бер өерне тотып кайттылар Чехлар файдасына шпионлык иткән кешеләрдән унсигез пулемет, мең ярым мылтык, йөз меңнән артыграк патрон табып алдык.. Хәбәрләр, хәбәрләр, хәбәрләр... Казан, чыннан да. ак дошманнарның эре бер үзәгенә әйләнеп бара! Савинковчылар. Попов иярченнәре, шулар өстенә хәзер ак чехословаклар.. Аристов та. Вәлиуллин да Бредисны таныдылар, алар аны Хәрби контроль начальнигы сул эсер Файерман, элекке офицерлардан Величко һәм Дугин янәшәсендә күргәннәр (Молодцы, егетләр!) Сүз ни хакында баргандыр, анысын икесе дә белмиләр, (һм, бусы кызганыч') Мин Аристов белән Валиуллин атаган кешеләрнең тормышы, таныш лары турында белешеп торырга, күбрәк кызыксынырга тәкъдим иттем Озак та үтмәде, минем янга, кабаланып. Вәлиуллин килеп керде Ул үзе югында. Дугиннын өстәл тартмасын ачкан, аннан яшерен тартма тапкан. Тартмада бер төргәк өндәмә1 «Эшче-крестьяннарга> адреслан ган өндәмәгә «Ватанны һәм ирекне саклау союзы» дип кул куелган ♦ Өндәмәдә Керенский заманында ук телгә кергән бик әшәке ялган -кабатлана иде: «Большевиклар немец шпионнары'» Ак чехлар кузгалышын алар болай аңлаткан иде: «Халык комиссарлары советы үзенең хыянәтчел сәясәтен дәвам итеп. = граф Мирбахның боерыгын үтәп, көнбатышка — немецлар белән көрәш- j кә барырга чыккан алтмыш мең кешелек чехословак корпусын баш ку = тәрергә мәҗбүр итте Граф Мирбах чехларны коралсызландырырга боер- * ды. Халык Комиссарлары Советы аңа буйсынды» Өндәмә дәһшәтле сүзләр белән тәмамлана иде: Барыгыз да коралланыгыз' Бетсен Халык Комиссарлары советы' * Аларны себереп ыргытып кына без икмәк һәм ирек алачакбыз' Яшәсен 5 Россиядә бердәмлек һәм тәртип! Яшәсен туачак Учредительное собрание’ ♦ Яшәсен хөр бөек Ватан!» Ничек сайрарга керешкәннәр болар! — дидем мин Вәлиуллин : га —- Дугинны бер минут кичекмәстән кулга алырга' Дугинны таба алмадылар Ул качып өлгергән, кемдер аңа безнең й киләсен белдергән иде Көл савытында янып бетмәгән папиросы ята Кем, кем?! m Казан шәһәре мисалында без бик күп нәрсәләрне ачыклый алдык - контрреволюциянең илдә ифрат киң җәелгәнлеге һичшиксез дөрес иде - Аның вәкилләре совет органнарына кереп оялыйлар, хәрби оешмаларга " үтеп керәләр, хәтта чекистлар арасында да посып яшиләр Болай уй 3 ларга безнең тулы хакыбыз бар иде Бераз алгарак .китеп булса да - генерал Поповның. Ольгин белән Розановның атылуын әйтеп узыйм < Аларның гаепләре искиткеч зур һәм күп санлы дәлилләр белән ныгытыл ган иде. Алардан да алда минем юлдашым Владимиров үзен-узе атып үтер де... Олькеницкий белән без «Владимиров хыянәтче һәм провока тор!» дигән ныклы фикергә килгәндә, аны ашыгыч кына Мәскәүгә ча кыртып алдылар һәм аның чуар язмышының азагы шунда тәмамланды. Провокаторлар һәм хыянәтчеләр каян туалар? Бу сорауга бер төсле генә җавап биреп булмый Тауга һәркем бер юлдан менсә дә, төшкән дә һәркем үз юлын, кыскарак юлны сайлый Бер нәрсә ачык хәтта рухи ихтыяҗларга нигезләнгән провокаторлыкны да аклап булмый' Владимиров мисалына кайтыйк Чын исеме Штрнмпфлер Карл, ту ганда ук провокатор булган Баеп киткән руслашкан немец гаиләсендә дөньяга килеп, кадетлар корпусында чакта ук әләккә, гайбәткә, астан сүз йөртергә маһир булуы тиешле даирәләргә бик тиз барып җитә. Андыйларны бик тиз күрәләр дә «карандашка алалар»! Вакыты җиткәч «тиешле даирәләр» аны эшкә дәшәләр, жандарм корпусында хезмәт итсә дә. ул мундир кими, кемлеген беркемгә күрсәтми Шомакай, җитез, төчекәй һәм һәрвакыт аек акыллы Карл студентлар. интеллигентлар арасына балавызга кергән ннә кебек кенә үтеп керә, ышаныч яулап, аларны сүз ачыклыгына котырта, сүз алырга ирешә. Соңыннан бу тирәдә кулга алулар башлана' Штрнмпфлер ул арада икенче бер шәһәргә ычкынып өлгерә Анда да шул ук хәл кабатлана Табигате белән тәмам азынган, бозылган Карл охранкага хезмәт итүе белән генә әрсез күңелен төкәндерә алмый' Ул ике якка, озак ламыйча өченче якка да теләсә кемне сата башлый Жандармнарга эсерлар планын ирештерсә, эсерларга жандармнар планын илтеп сата Социал-демократлар арасына елышып, боларның икесен дә аларга сата башлый... Дзержинскңйнын урынбасары Петр Алексеевич Александрович, революциягә чаклы «Дмитриевский» яки «Пьер Ораж» исемнәре белән атаклы эсер, Штримпфлерны жандарм буларак белә, Карл аны һәм якыннарын бер моментта куркынычтан коткарып калган була Бармагыңны бирсәң — кулыңнан коры калырсың. Александрович мондый гыйбрәтне исеннән чыгара. Карлны бер белеп алгач, ана еш мөрәҗәгать итә. файда да күрә. 1918 елның гыйнварында сул эсерлар Совет хөкүмәте составына керделәр, аларның вәкилләре күп санлы совет учреждениеләренә урнашты ВЧКнын Коллегия әгъзалары Михаил Емельянов. Владимир Волков. Петр Сидоров сул эсерлар иде. Сул эсер Александрович ВЧК председателе Дзержинскийның беренче урынбасары булып алгач ук... Карлны хәтеренә төшерә. Ә аны эзләп торасы да юк, шунда ул. аяк арасында урала, дәшүгә, үрмәләп килеп тә житә. Ул чекада хезмәт итә башлый һәм шушы хезмәтенең тагын кемнәргә кирәк булуы турында көн-төн баш вата. Элекке танышларыннан берәү аны Бредис белән очраштыра һәм чека хезмәткәре, Владимиров фамилияле немец Штримпфлер уң эсерларга, монархистларга һәм башка төрдәге совет дошманнарына тез чүгә-чүгә хезмәт күрсәтә башлый. Бредис ахмак түгел, үзе разведчик, ул Дзержинскийның кемлеген аңлап өлгергән, үз тормышын саклап калу нияте белән яраннарын уңнан-сулдан атый башлый, арада Владимировның да фамилиясе калкып чыга. Бу эш белән Александрович үзе шөгыльләнә.жандарм идарәсендә сакланган документларга юлыга. Карлның ничә якка койрык болгавын ачыклагач. Владимировны ашыгыч рәвештә Казаннан Мәскәүгә чакырта Казанда да аның эзенә төшү ихтималы барын ул бик дөрес чамалый! Кайткан көнне үк кичен Владимиров камерасына керә, пистолетын суза да: — Менә корал Нишләргә икәнен әйтмим Югыйсә иртәгә сине хурлыклы рәвештә атачаклар! — ди. Владимиров — вак жан, тырнаклары белән таш идәнне тырнап еларга тотына, ялына, ялвара Иртән кереп карасалар, гәүдәсе әллә кайчан суынып беткән.. Әйткәнемчә, хыянәтнең төп табигатен аңлату кыен. Күп тә вакыт узмады, революциягә хыянәте, сул эсерларның советка каршы фетнәсенә актив катнашканы өчен июль башларында Александровичны да аттылар. Бу уңай белән Дзержинскийга шаһит сыйфатында чыгыш ясарга да туры килде. Соңыннан ул бопай дип язды: «Александровичка тулаем ышана идем. Комиссиядә без бергә эшләдек, мин аның икейөзлеләнгәнен күрмәдем, һәр очракта да ул минем белән килешеп эшләде Гәрчә мин хәзер дә аның аңлы рәвештә хыянәтче булуын уема да китерә алмыйм... Әлбәттә, дәлилләр ышанычлы, һәм бу хакта ике фикернең булуы мөмкин түгел!» Хөкүмәт белдерүендә Александровичның хыянәтчел эшләре атаклы провокатор Азеф эшчәнлеге белән бер дәрәҗәгә куелды.. Болар да минем өчен соңрак ачыкланды. Ул чакта телеграф бер жөмлә генә ирештерде: «Владимиров — хыянәтче». Без — Олькеницкий, мин һәм Ваковский — өчәүләшеп жиңел сулап куйдык һәм бер-беребезгә карадык. . — Бер Владимиров кына микән безнең уз арабызда йөргән дошман?—дип куйды Леонид. Аның бу сүзләре тагын да ныграк уйландырды. Казанга килеп төшүемә ничә көн генә әле. Нинди кыска ара, ә шул көннәрдә кичергәннәрне, очрашкан кешеләрне, тикшергән документларны күз алдыннан уздыра башласаң, хәйран калырлык. Саҗидә апаның Гайнулланың ерак кардәше икәнен бүген генә белдем Гап-гади йомыш белән ашыгып кына өемә кайтсам, түремдә тирләп-пешеп чәй эчеп Тайнулла утыра Ашыга! Баш кагып кына сәлам бнрдем дә. берни белмәгән кеше сыман, тиз генә чыгып та киттем Димәк. Саҗидә апа минем кем булуымны белә? Әллә белмиме? Анын Гайнулланың кардәше булуы кәефемне күтәреп җибәрде: бер яктан минем яшәешем тыныч. ♦ йорт хуҗам ышанычлы кеше... х Бүген, бөтенесен онытып торып. Арча кырына Зоряның каберенә j барып кайтырга кирәк. Зоряның кайда күмелүен дә Гайнулла ачык- * лаган иде. = Июнь башы, Җылы кич. Батып барган кояшны беренче тапкыр ? күрә.м ахрысы. Урамнардан төрле яктан искән җил арганлыгымны үзе 2 белән ияртеп алып китә кебек Ешрак буласым килсә дә. зиратка сирәк < барам, барган саен Зоряның я әти-әнисен. я туганнарыннан берәрсен ; очратмый калмыйм. Кызларының кем аркасында һәлак булуын алар бик = яхшы беләләр, шул сәбәпле минем белән очрашканда тагын да кырыс- s ланыбрак. сагышланыбрак калалар Нишлисен, җиткән кызлары кара | кабердә ята. ә мин исән, теп-тере килеш алар каршысында басып ♦ торам Аларга да уңайсыз, миңа да читен. Бармый да ярамый, бара- = сым. үз гомере бәрабәренә мине саклап калган серле кызга хөрмәтемне * җиткерәсем килә.. *■ Урамда атлылар очрый, чыңгылдап трамвай узып китә Мин җәяү генә барам, алым да. ялым да шул Җәяү барганда, уйлар читкә китми. 4 уйлар Зоряга гына барып ялганалар х Арча кыры Шәһәрнең чите Моннан торып халкы йөз мең кешедән ~ ашып киткән Казанны тулысы белән күз алдына китереп була Зират - капкасы төбендәге хәерчеләрне тиз-тиз узып китәм Бүген кабер янында Зоряның әнисе белән сенлесен очраттым 3 Әнисе, кич җылы булса да. кара шәл ябынган Сеңлесе — унбиш-ун ал- *- тыга җитеп килә торган сөйкемле генә кыз икән. Элек. Мәскәүдә ча < гында. мин аны чак кына тазарак бәдәнле, оялчан гына бала дип белә идем, хәзер ул буйга тартылган, беренче күрүемдә имәнеп киттем: Зоряга шул кадәр охшаса да охшар икән' Әнисе, мин килеп, кабер өстенә чәчәкләремне куюга, шәле белән ярты йөзен каплап, кызын бер читкәрәк тартты, әмма кыз (ул да мине Казанда беренче мәртәбә күрә ич'), кызыксыныпмы, китәргә ашыкмады . Алар, аналы-кызлы. зират таләп ләре рөхсәт иткәнчә генә бераз әрепләшеп тә алдылар Басын торам Зиратта гына була торган, башка бер җирдә дә очрамаган тынлык Кешеләр монда җан авазы белән, сүзсез сөйләшәләр Тик мин Зоряның әнисе ни әйткәннәрне ишетмим Сеңлесе минем хакта ни уйлый икән белмим Бу билгесезлек мине борчый, җанымны талый, гаеплеме мин алар алдында, түгелме моны мин дә. башка берәү дә ачыклый алачак түгел иде Тынлык Тынлык сагындыра бу араларда Тик бу тынлыкта йөрәгеңнең тибешен, вакытның мыштым гына агуын, яшәүнең мәгънәсен яки мәгьнәсезлеген ачыграк тоясың. Зоряның үлеме шушы якты көннәр бәрабәренә булса да акланамы - сон? «Сабыйларның бер тамчы күз яше өчен бөтен дөньяны бирергә t була һәм кирәк тә!» дип раслаган Достоевский хаклыдыр бәлки? Тик үзе үк «Үсеп барган һәр күзәнәк эчендә, кагыйдә буларак, чиксез- чамасыз җимерү инстинкты да яшеренеп ята'» - дип тә раслаган түгелме? Моны ничек аңларга? Ничек кабул итәргә? Без үзебезне укы мышлы. алга киткән кешеләр дип исәплибез, тормышны яиача төзергә омтылабыз Ә дөньяда дошманлык, нәфрәт, үтереш-кырылыш кимиме соң? Зоряның үлеменнән соң кимедеме? Яки ни булса да яхшырдымы’ Яктырдымы? Ә мин? Мин киләчәккә омтыла торган бер яшь кеше Минем җаныма гына булса да тәэсир итмәдемени аның вакытсыз үлеме’ Шушы тынлыкта мин, бүгенге белән саубуллашканда, анын исемен гомергә яхшылык белән искә алырга хәтеремә беркетеп куймадыммыни?. Йөрәгем өзгәләнә, агач арасыннан тын гына узып киткән кешеләр дә. тонык май күгендә ялтырый башлаган ай урагы да мине бүлдерә алмый Минем уйларым киләчәккә нәкъ менә Зоря белән бергә, җитәкләшеп, дуслашып агылалар Мин алга таба бары тик аның белән барам Исемә килеп, башымны күтәрсәм, кояш күптән баеган. Зоряның әнисе дә, сеңлесе дә монда юк. мин китергән чәчәкләр генә көндезге кебек үк хуш ис таратып яталар «Хуш, Зоря!» Аның белән баш кагып саубуллаштым да капкага атладым, озын чикмән кигән зират каравылчысы капканы бикләп маташа иде инде. Капка төбендә мине Зоряның әнисе белән сеңлесе көтеп торалар икән. Әнисе Таняны (кызның исеме шунда гына хәтеремә төште!) алып китәргә тели, кыз тартыла һәм һичшиксез мине көтә иде. Шул чагында әнисе кызны куеп торып, миңа каршы китте һәм яшьле күзләрен мина төбәп: — Сез һәлак иттегез аны, сез! — дип кабатлады — Әни! — дип инәлде Таня. — Дөрес түгелме әллә? — диде ана, яшьле күзләрен яшермичә. — Кем уйлаган бит,—дидем мин, ни әйтергә белми аптырап. — Сез генә гаепле! —дип кабатлады ана. Таня. үпкәләп, аны читкәрәк тартты, мин. китәргә дә яхшысынмыйча. калырга базмыйча, атарга якынрак килдем — Зоря шикле кешеләр белән араташа башлагач, нигә аны тыймадыгыз? — дип кинәт кабынды Таня — Винокуров йомышын үтәп, шәһәр буенча чаба башлаганда, нигә аны туктатмадыгыз? Гаилә сере чәчелеп таралганда, иң яхшысы китеп бару иде дә бит. мине нидер тога. Зоря хакында күбрәк беләсем килә. Менә бит: Таня апасының шөбһәле юлга тап булганын да, юлның азагы яхшы түгеллеген дә белеп яшәгән ләбаса! Иртә өлгергән кыз, иртә. Әллә бик иртә түгелме? Заманы шундый бит, тиз ага. гомерне, яшәүне ашыктыра, Таня да зирәк кыз булса кирәк, барын да күреп, белеп һәм борчылып яшәгәндер. Минем ул кыз яныннан тиз генә аерылып китәсем килми, без өчәүләшеп акрын гына караңгы урам буйлап барабыз. Әллә каян гына чыккан болытлар көнбатышны, кичке шәфәкъне капладылар, кайдадыр еракта атыш тавышлары яңгырады Бу тавыш миңа кыюлык бирде: — Мин сезне озата барам,—дидем. Караңгыда да абайладым: Таня сөенде, әнисе бер сүз дә дәшмәде. Бара-бара, Таня тагын миңа эндәште: — Сез нигә безгә кергәләп йөрмисез, Сергей Сергеевич? — диде.— Кергәләгез. — Уңайсыз,—дидем мин — Хәсрәтне искә төшереп, җәрәхәтне яңартып йөрисем килми — Сез кермәде дип, аның язмышы үзгәрмәс, Зоря терелеп кайтмас.— диде ныклык белән Таня — Әти һаман: «Ул харап итте!»—дип кабатлый Ә мин каршы төшәм... Эләгә миңа! Ә сез читләшәсез. Керегез, әти белән дә сөйләшегез. Зоря сезне якын итә иде Әнисе шелтә тавышы белән: — Күп сөйләшәсең,— дип куйды. — Күп сөйләшәм икән, күп уйлыйм да!—диде Таня. Бусы инде олыларча иде. — Яхшы. Әгәр дә шулай икән, иртәгә үк керергә тырышырмын. Әтисе һаман миңа бик нык рәнҗи икән.. Димәк, шул ук кичтә керергә кирәк иде Бүген үк! Тик бүген кич капитан Нефедовтан сорау алу билгеләнгән Капитанны Гайнулла Таһировка тапшырган идек, бүген иртән, ул бик уңайсызланып кына: — Авыр аның белән көрәшү. Сергей Сергеевич! диде— Сизәм: әллә ниләр белә, ә тартып алуы кыен! Гел әйләндереп-тулгандырып йөртә, бутый, уйны чуалта. Егеткә ярдәм итәргә кирәк иде. Очрашу үтә җитди булыр дип күңелем сизә, ашкына, ярсый Никадәр ярсып ашкынсам да. Зоря кабере янында әнисен һәм сеңлесен очрату кич буе күңелемнән китмәде Чынлап караганда, аның вафа- % тында өлешчә минем гаебем дә бар ич! Юк, хәзергесен. Винокуров < квартирасында очрашуыбызны гына әйтмим, элегрәк. Мәскәүдә. әле ул < сабыйлыктан чыгып барган дәвердә, без еш-еш һәм бик тетәп, сагыны- | шып диярлек күрешә идек Есенин шигырьләрен укый идем мин аңа. 5 яраткан шагыйремнең җан авазына үзем язган юлларны да кушып t җибәрә идем Музейларда була идек, концертларда, мин аңа тормыш * турында югары пафос белән, гашыйкларча, аллы-гөлле, чуклы-чачаклы 5 итеп сөйли торган идем Аның төпсез күзләренең комсызланып, комар- - ләре жиңәчәк. мин шуның өчен көрәшәм Учредительное собран иене < телгә алдыгыз. Җөмләдән. ул совет хөкүмәтенең ризалыгы белән жыел ды Ул чакта ук Советлар халык властеның камил формасы буларак күпчелек исеменнән хөкем йөртә иде Учредительное собрание ялгыш старт алды, советларга каршы китте, аның өндәмәләре, сезнең ишләрне жылытып. тарихны артка сөйрәргә көчәнде. Халыкның күпчелеге советлар ягында, сез моны беләсез' Инде тигезлек идеяләренә күз салсак, бүгенгә безнең сафларда меңнәрчә дворяннар, интеллигент вәкилләре дә эшли Хәзер, бу теоретик бәхәсне туктатып, эшкә күчик «Союз»га кайчан кердегез дә анын Казандагы эшчәнлеге. әгъзалары турында ниләр беләсез? Боевиклар группасында идем Бурычым бер сезнең кебек ләрне теге дөньяга озату Богдановның сыңары икәнсез! Кем ни булдыра ала инде' - Ссрдобольскнй кайда? Михайлов? Полковник Сужко турында ни әйтә аласыз? Бу сорауларның берсенә дә жавап бирмим Мин офицер Тез асты йомшакмы? Әйе. минем куллан килми торган эшләр дә бар Туры сорауга жаваптан тайчанасыз инде алайса? - Дөп дөрес аяладыгыз Конвой чакырып Нефедовны однночкага озатканда, аны ныграк сакларга боердым Алла сөйләнәчәк вакыйгага минем катнашым була алмады Ишеткәнбелгәннәремне һәм шулай булу мөмкинлеген сөйлим Олькеницкийга шалтыраттым Юлдан язган Винокуровны ник чыгарып жнбәрдегез? Бу сорауны бүген мина Гайнулла Таһиров биргән иде. Гаҗәпләнүеннән күзләрен шар итеп, минем янга атылып керде дә тавышы-өне бетеп: — Винокуровны иреккә чыгарып җибәргәннәр! — диде. Аерым камераның ни икәнен анда утырган кеше генә аңлый. Анда уйландыра. Уй сине көчли, хәтер газаплый, көне-төне үкенечләр дәрьясында агасың Камерада «уй да мин», башка беркем юк. Стеналар нык, тәрәзә тар гына, ул да түшәм астында диярлек, биектә. Җитмәсә ишегалды ягыннан аны агач тартма белән томалап куйганнар Ишек катында өстә йөргән сакчының аяк тавышлары да төнләтөнлә, дөнья тынгач кына ишетелә, урамнан атлылар үткәне дә беленми. Калын, мүкләнгән юеш түшәмнән эч пошырып тып та тып су тама. Константин Петрович Винокуровның уйланырга вакыты җитәрлек. Мул аның вакыты! Уйланырлык үткәне дә бар. Хәтер казнасында күпме чүп-чар, ничаклы хатынкыз назы, күпме шашкын истәлекләр саклана. Камера уртасындагы бердәнбер агач урындыкта утыра-утыра да, калкынып, Уайльд шигырьләрен укый башлый. . Соңгы тапкыр шигырьне кемгә укыган иде соң әле ул? Әйе, теге Мәскәүдән күченеп килгән, шашкын хисле, шигърияткә һәм матурлыкка мәҗнүннәрчә гашыйк Зоряга бугай Әллә университет студенткасы гүзәл Тамарага укыдымы? Сексны алла иткән Лизага да укыган иде шикелле Исемнәр, исемнәр, алар я чакрым баганалары, я зират ташлары шикелле хәтердә тезелешеп калалар икән һәр исем аерым бер тарих. Ничек болай булды? Нигә килеп капты ул? Бу сорауны ул үзенә мең кат бирде Меңнән артык. Менә ул — Казан кызлар гимназиясенең география укытучысы Кызлар гимназиясе! Ул класска килеп кергәндә, гимназисткаларның күзләрендә тоташ ут кабына, битләре аллана, күкрәкләре дерелди башлый Аның сихри күзләренә карап, класс бер мәлгә телсез кала Аның гөрләп торган йомшак тавышыннан кызларның күзләренә яшь тыгыла, бугазлары кымырҗый. Дәртлерәк гимназисткалар аны төшләрендә күреп саташып уяналар. Хушбуй сипкән зәңгәр кәгазьләргә Над- соннан, Мережковскийдан чүпләп шигырьләр язалар Күпме хатлар килә аңа! Кызлар каны шашып-кайнап тамырлар буйлап чапкан өлкәнрәк класс укучыларын май кичләрендә ул теләсә кая чакыра ала Килми калырлар дип уйламый Аның белән күрешер өчен гимназисткаларның атлыгып торганын, көнләшеп, бер-берсенең чәчләрен йолыкканын ул бик яхшы белә, көнчелек янәшәсендә әләк бар, әләк булган урында кемгәдер яшәү җиңел Ул бу уңай кагыйдәне бик шәп үзләштерде, иркен яшәде, рухи өстенлеккә, тәкәбберлеккә гадәтләнде. . 1905 елдан ул — эсер! Винокуров шушы партиядә торуына чиксез шат! Патшага, царизмга нәфрәтен кайбер фиркале салам сыйраклар кебек сүз белән генә белдерми ул, нәфрәтен эше белән, гамәле белән ныгыта! Ул царизмның тугры ялчыларын үтергән, ирекле крестьян Россиясе турында хыялланган сугышчан партия әгъзасы! Аерата Казан эсерлары белән горурлана Винокуров, узен һәм фикердәшләрен Александр II гә аткан Дмитрий Каракозов, Александр III кә үлем әзерләгән Александр Ульянов группасына кергән Василий Осипанов кебекләрнең тугры варислары итеп саный. 1906 елның мартын онытырга ярыймы соң? Эсерлар комитеты тулы составында жандармнарның губерна идарәсенә бомба ташлады Атыш башланды, һәм вице-губернатор Кобяко яраланды! Җиңеш' Шартлаткыч матдәләр ясау лабораториясе оештыру дисеңме, террор актлар үтәргә сәләтле боевнклар тәрбияләү дисеңме, һәммәсен булдырдылар, күпне татыдылар, кулга алуларны, сөргеннәрне, дар агачла рын. Фикердәшләренең күпмесе, богау чыңлатып. Россиядән ерак Се- бергә узды Тора-бара аларга «контрреволюиионерлар» дигән исем ябышты Колегаев элек-электән кисәтә килде: Әгәр элеккечә яшәсәгез, иске ысуллардан баш тартмасагыз, яна агымнарны кабул итмәсәгез революционердан контрага әйләнгәне- ♦ гезне анышмый да калырсыз! =. Әйе. Андрей Лукич Колегаев. сул эсер, большевиклар белән гөр- § ләтеп эшләргә кереште, республиканың җир эшләре халык комиссары 2 вазифасын башкарды, күптән түгел генә Казан губбашкармасының = рәисе итеп сайланды Юл башында бергә иделәр, хәзер исә Константин Петрович че- g каның ялгыз камерасында утыра һәм Колегаев аны хөкем итәчәк! 5 Икенче яктан караганда, әгәр эсерлар җиңгән булса, урыннар алышы- = ныр иде Нишләтер иде икән Винокуров губбашкарма рәисен?! Бер мизгелгә ул хыялында губбашкармага менеп утырды һәм 5 эсерлар партиясенә хыянәт итеп большевикларга кушылган элекке юл- « дашларына җәза бирә башлады һичшиксез, ул аларны ипи белән суга ф утыртыр! һәммәсен одиночкаларга бикләр' Шушы кан ката торган х шыксыз төрмәгә' Колегаевны судсыз-нисез аттырыр Аның ишеләргә - көн күрсәтмәскә кирәк Хыялларны уйлар алыштырды, гаҗәп хәл. Россия хөкүмәтенең ± соңгы ике составына да Казан эсерлары керде Керенский хөкүмәтендә С. Маслов җир эшләре министры булды. Ленин хөкүмәтендә менә Колегаев Уйлар, уйлар. < Ялгыз камерада, таш читлектә чакта да иркен агыла алар, уйга £ төрмә юк. уй һәрвакыт ирекле кош «Уйлыйм икән яшим дигән сүз», анысы да куаныч Коры куаныч. “ мәгәр яшим дигән сүз Уйлары өзлексез сикергәлән шушы урынга < җиткәч. Винокуров ачы елмайды нишләргә? Чекадан ничек чыгып котыл ырга? Уйлар, тыгызланып, бер берсен алмаштырдылар Быел гыйнварда, кыш уртасында. Казанга уң эсерлар партиясе Үзәк комитеты члены сыйфатында Сергей Каллистов килеп төште Казан комитеты председательлеген һәм «Халык эше» газетасының редак торлык вазифасын үз кулына алды (Шаярма. Үзәк Комитет әгъзасы') Партиянең сигезенче советы утырышында «Советларга каршы чыкмыйбыз, алар белән килешенеп яшибез Алай гына түгел, советлар белән кулга-кул тотынышып эшләүгә күчәбез», дип көтелмәгән белдерү ясады. Тик күпчелек аны тыңламады, өндәмәләрен уенга алдылар, арттагы рәтләрдән берәү әче итеп сызгырды Казанда посып яткан Калинин дигән бәндә шыпырт кына Мәскәүгә китте, анда Савинков белән күреште Икесе дә әшнәләр, заманында икесе дә Керенский тирәсендә юргаладылар, серләре килешә Калинин Казанга дәртләнеп, «яңа идеяләр белән баеп» кайтты. Савинков исеменнән сөйләп, ул Казан эсерларына болай диде «Совет влас re белән көрәштә барлык ысуллар законга сыячак: террор, тагын бер мәртәбә террор' Союзниклар белән бергә булырга, хәрбиләр һәм карагруһлар белән берләшеп көрәшергә» Казан лылардан Бартольд. Якобсон. Ильинский һәм башкалар (шул җөмләдән Винокуров та), советларны бәреп төшерү өчен фетнә күгәрергә кирәк, дип кычкырдылар Ниһаять, офыкта, озын күлмәк итәкләрен җилфердәтеп. Никитина пайда булды Ул үзен Савинков «Союз»ы штабының әгъзасы дип атады «Союз»нын паспортлары һәм квартиралар өчен ул җаваплы икән, хәзер, штаб боерыгы, буенча, ике меңнән артык офицерны квартира белән тәэмин итәргә килгән Бу ике мең кеше «Союз» җитәкчеләре белән бергәләп Казанга күчәчәк һәм алар, җирле әгъзалар белән берләшеп. Совет властена каршы восстание күтәрәчәк Өметле бу хәбәрләр Винокуровны күккә чөйделәр. Ул. аерата дәртләнеп. көнентөнен белмичә. Никитннага ярдәмгә ташланды Никити- наны казанлылар«ур-ра!» кычкырып каршыладылар, бу гомуми күтәрелеш Сергей Каллйстовка да тәэсир итми калмады, ул да восстание идеясенә кушылды: «Күпчелек кайда — мин шунда!» Килештеләр Мәскәү белән ара ныгыды Винокуров Щетинкин номерларында Никитина белән кунып та чыкты Шул вакытта гына һәлакәт! Өмет яңарганда, якын киләчәк шундый кызыктыргыч чакта — төрмә камерасы... Уйлар усал, алар Винокуровны туп-туры стенага териләр: губернада хәрби хәл игълан ителгән, ә аның квартирасында атыш булып алды Корбаннар бар. яралылар Мәскәүдән килгән чека вәкиле яралы Димәк аны «хәрби вакыт законнары белән» хөкем итәчәкләр. Хәл мөшкел, үтә мөшкел . Юк. юк, кулына килеп эләксә, Колегаевны Проломный урамындагы фонарь баганасына сул аягыннан астырып куяр иде ул. Тикшерүче Таһиров: «Вакыт аз. бет тәннәреңне тизрәк сөйлә»,— дип кабатлый Барыннан да бигрәк аны офицерлар арасындагы элемтә, корал һәм восстаниенең ни дәрәҗәдә әзер булуы кызыксындыра Аның вакыты аз. ә Винокуровның. . Өмет тә бар «Исән калуын калырмын, әлегә чекада беркемне дә атканнары юк» Монысын ул тәгаен белә. Срок әзрәк эләксен өчен кемгә таянырга булыр иде? Аның акылы, камера кысасына гына сыймыйча, давылланып, тышка ташлана, гомернең соңгы айларын, елларын капшап бара, таяныр кеше эзл н Юстиция комиссары Мартын Межлаук. Яшь. революциягә җаны- тәне белән тугры кеше Ул ярамас Әллә ревтрибуналның яңа председателе Иван Мохов белән сөйләшеп караргамы5 Эх. элеккеге йомшак табигатьле, намуслы Вихорев булса!. Сызгырып кына чыгып китәр иде Винокуров* Әле ярый Мәскәүдән. ВЧКдан килгән кешене үтермәгәннәр... Менә ул ялгыз камерада Әгәр теге Зоря исән булса, юлын табып, төрмәгә дә килеп керә алыр иде. Тик тормас иде ул! Әһә! Тагын бер өмет калган икән әле.. Винокуров бер генә мизгелгә үзенең утыруын онытып, соңгы сөяркәсенең йомшак кулларын, фәрештә тавышы шикелле иркә тавышын хәтергә төшерде Юк. ул берни кыла алмас, ире губернада мәгълүм, дәрәжәле кеше Дөрес, кирәк тапса, һәрбер хатын газиз ирен уч төбендә камаринскийга биетә ала, Лиза да төшеп калганнардан түгел, ирен башмак астыннан чыгармый, әмма бу юлы хәл артык авыр, артык дәрәҗәдә катлаулы Чека кадәр чекадан иблис анасы да тартып чыгара алмас! Винокуров кинәт тетрәнеп алды, татлы, исерткеч хыяллар каядыр упкынга очты, күгәргән түшәмнән су тамчылары кабаланыбрак идәнгә тыпырдый башлады, камера ишеген кыяр-кыймас кына кемдер ача кебек тоелды Колакка ишетелдеме? Күзгә күренәме? Саташу шушы була икән! Иң яхшысы бүтән якка карарга да хәтерне тоташ эшкә жигеп уйларга да уйларга кирәк. Кинәт аның колагына һич көтелмәгән сүзләр ишетелде. Караңгы камерада шыпырт кына, ул күрешергә килгән бәхетле-татлы мизгелләрдә яңгыраган сүзләр кабатланды: «Син мине һаман яратасыңмы? Мине элеккедән дә ныграк телисеңме?» Константин Петровичның маңгаена салкын тир бәреп чыкты: «Шашам. ша-шам!» Ул күзләрен авырттырып йомды «Беттем* Беттем!» Кинәт аның йон баскан яңаклары тирәли йоп йомшак куллар сыйпанып йөри башлады. Аның куллары! «Әҗәлем җиткән икән!» Күзләрен кысып кына ачып караса — каршысында ул! Лиза! — Лиза! — Акрын! Ул! Свекле, назлы җан. Сөенеченнән телсез калган Винокуров байтак вакыт өнсез утырды, ишек шакыдылар, ул бераз айнып Ничек килеп кердең син монда5 — дип сорады Мин синең коткаручы фәрештәң' - Фәрештәләр дә чекага үтеп керә алмый! ♦ — Мин сине алып чыгарга дип кердем. а. «Төш күрәм яки акылдан шашам!» — дип сызланды Винокуровның § тәкатьсез калган күңеле. 5 Лиза төрмә диварларына сыймас тавыш белән чыркылдады £ — Тыңла Башта иремнән мин үтендем Аннан мин аны бик 2 каты иркәләдем' Сине иркәләгән кебек, син дип белеп' Аннан ул си- 5 нен өчен үтенде. Олькеницкий иремнең гозеренә колак салган «Әгәр $ шәһәрдән чыкмаска, сәясәт белән шөгыльләнмәскә сүз бирсә, иреккә г чыгарабыз», дигән Иң актыктан Григорий Шмулевичтан мин ялварып = сорадым «Камерасына кереп, үзем алып чыгам'» — дидем Түбәнсенеп £ тормадым. «Нинди романтично!» — дип әйттем, яшермәдем Син дә риза- г лаш Ни сорасалар да. күн. яме.җаным' — Синең һаман шаяртасың килә! Алай да ничек монда үтеп _ керә алдың 5 Винокуров түшәмгә, калын стеналарга, тимер ишеккә = ымлады — Кош та үтел керә алмас җир' — Кош үтмәгән җирдән мәхәббәт уза! Жыен. чыгабыз! Лизаның янында булуына һаман ышанып бетә алмыйча. Вино4 куров курка-курка гына ишеккә юнәлде, коридорда ачкычлары белән * уйнап, түземсез кыяфәт белән киң җилкәле кызылармеец көтеп тора нде. “ ул аларны сүзсез генә үткәреп җибәрде, буш камераның тимер ишеге < шартлап ябылды. Ул. Лизаның кулыннан тотып, тар һәм текә баскычтан менәргә е булышты. Иң элек ишегалдында баскыч төбендә үк үсеп утырган өч 2 купшы юкәне күрде Юкәләрнең дымсу йомшак яфраклары әкрен генә ~ җилдә тирбәлә «Лизаның куллары да шушы яфраклар кебек йомшак». * дип. сәер уй уйлады ул кинәт Шәһәрдән чыкмау турындагы кәгазьгә кул куйдырганнан соң аны Олькеницкий янына керттеләр Гирш Шмулевич аңа җирәнеп карады — Артык җүләрләнмәгез! һәр адымыгызны күзәтәчәкбез Үзегезгә дә, сезне яклаган кешегә дә кыен ясамагыз Шау-шусыз, гади генә яшәгез. хезмәт итегез Менә шул. диде ул. Яшәмиме соң?! Гади яшәргә дә. шау-шусыз гомер кичәргә дә шатланып риза Константин Петрович Төрмәнең ялгыз камерасыннан котылып. көнгә чыккан кеше бүтәнчә уйлый аламы соң5 ! Сикерә-снкерә риза! Урамда аны күперенке бантик иреннәрен ялаштырып, түгәрәк соры күзләрен уйнатып. Лиза көтеп тора иде. алар җитәкләштеләр, капка төбе саклаган кызылармеец аларга бармак янап тешен ыржайтты . Гайнулла Таһировның тәшвишле соравына мин Олькеницкий сүзләре белән җавап бирдем Винокуровнымы? Кая бара ала ул? Тамгалы бүре' Аны төрмәдән коткару революциянең какшамас көченә ышану Әлбәттә, бүренең башын бүреккә салсаң да. урманга карын, аны куздән ычкындырырга ярамас Белмим. Гайнулланы минем җавап канәгатьләндердеме, юкмы, минем күңелдә юшкын уелып калды, җанны нидер тырнады. Ольке- ннцкнн белән килешеп бетмәдем! Әлбәттә, шушы көнгә кадәр Таһнрое та. мин дә ата мәче Винокуровның шәһәрдә бик җаваплы эш башкаручы берәүнең хатыны белән гыйшык мыйшык уйнавын бөтенләй белми идек Казан фетнәсен ачуның истә калган вакыйгаларын мин сезгә тезеп сөйләп барам Чынлыкта исә һәммәсе дә мин язганнарга караганда авыррак, четереклерәк нде Без контрреволюциянең әзерлекле, оеш кан. белемле кешеләре белән күзгә-күз килдек, алар белән сөйләшү җавап алу. алар корган мәкер йомгакларын чишү тәҗрибәсез, өчле-тугызлы гына уку эләккән намуслы, эчкерсез, хәйлә серләрен бөтенләй бетмәгән егетләргә ифрат кыен иде Офицерларны чекерәеп күзгә кереп торган хак дәлилләр белән стенага китереп терәсәң, дә. күпчетек туры сүздән баш тарта, булганнарның киресен, яки үз файдасына үзгәртеп сөйли, тикшерүне кире якка, ял гышларга алып кереп китәргә тырыша иде. Шуны да онытмыйк май урталарында Казанда бөтен шәһәрдә чекистлар саны уннан артмый иде! Казанның яшь чекистлары аз-азлап, бөртекләп, җыелганнарны чыдамлык белән бергә туплап, нигезле бер эзгә төшеп кенә совет властена каршы оешкан заговорның көч-куәте турында тулы хакыйкатьне ача бардылар. Ул чагында мине аерым бер эзлеклелек гаҗәпләндерде... Унсигезенче елда бөтен илдә, барлык милләтләр, халыклар арасында. шул җөмләдән Казанда да контрреволюция бердәм җанланып китә! Интервентлар белән эчке контра бер таякның ике башы булсын да ди. алар элек тә каршы булдылар, калдыклары җанланып та куйсын ди.. Әмма татар, рус. украиннарный, латышяһүдләрнең, кавказлыларның нәкъ бер вакытта, нәкъ менә унсигезенче елда оешып, күтәрелеп чыга алуларының сере кайда?! Татар милләтенә бармак аша караган русукраин буржуазиясе, көне килеп җиткәч тә. тавышын үзгәртте, алар бердәм рәвештә Казандагы милли буржуазиянең күтәрелешен яклап, аның Советларга каршы көрәшен тоташтан хупладылар Мәсәлән, унсигезнең февраль-мартында. «Болак арты республикасы» көннәрендә, рус-украин буржуазиясе дә «Идел-Урал мөселман штатлары» таләп итеп чыктылар Бөтенләй акылга сыймаслык хәл! Унсигезенче елның мартында совет властена каршылык тагын да оешканрак төс ала Яшерен оешмаларның Мәскәү, Казан һәм башка бик күп шәһәрләрдә бер үк вакытта, бер үк формаларда калкып чыгуы куркынычны арттыра иде. Сигез йөз чакрым ераклыкта урнашкан казандылар. тылсымлы таяк фәрманы белән, күз ачып йомганчы мәскәүле фетнәчеләргә кушылып китәләр Бәлки бу оешмалар кемдер берәүнең ихтыярына буйсынып, элегрәк үк әзерлек эшләрен башлагандыр? «Со- юз»ның Үзәк штабы оешканда, алар инде яшәп ятканнардыр бәлки? Элгәрге яшерен оешмалар пешеп өлгереп «Союз» составына кушылып киткәннәрдер? Мондый сораулар байтак җыелгач, мин. махсус хат язып. Петерска юлладым, аннан киңәш сорадым Хатны да махсус кеше аша җибәрдем Элемтә начар, элемтә шактый ышанычсыз иде ул көннәрдә... Хатка җавап көткән арада да эш туктап тормады, сорау алулар, күзгә-күз очраштырулар туктаусыз дәвам итте, уйландыра торган материаллар һаман арта иде... Кулга алынган офицерлардан берәү «Мин уң эсерларның Казан комитеты членнары Бартольд һәм Ивановский белән элемтәдә идем. Ивановский мине «Союз»га тартты, ашыгыч рәвештә ышанычлы кешеләрне табарга, корал җыярга. Учредительное собраниене яклап. Советларга каршы көрәшкә өндәргә боерды».— дип белдерде. Өндәве ничек булгандыр, билгесез, мәгәр егерме револьвер белән утыз винтовка табып өлгергән. Икенчесе: «Безнең «өчлек»нең командиры полковник Петров иде Савинков «Союзы»на кергәндә, өч йөз сум акча бирделәр Шәһәрдә фетнә башлануга шәһәр телеграфын яулап алырга куштылар».—диде. Бер офицерның куеныннан карагруһчыларның Киевта нәшир ителә торган «Киевлянин» газетасы чыкты. Өр-яңа саны! Анда совет властеның культура өлкәсендәге гамәлләрен бозып күрсәтә торган мәкалә каләм белән билгеләп куелган иде. . «Ун яше тулган балаларны большевиклар партиясенә язарга, мәктәпләрне Луначарский әфәнде карамагына тапшырырга, буйсынмаган- нарны уку йортларыннан куып чыгарырга Иске режимның хорафат калдыкларын, җөмләдән — Мәскәүнен изге урыннарын, тарихи изге храмнарны, сарайларны, музейларны юк итәргә» Имеш. Совет власте шундый күрсәтмәләр биргән! — Сез шушы тузга язмаганнарга ышанасызмы? — дип сорадым офицердан. Елмая! Авызы тулы алтын теш' * — Мин — юк Ә кемнәрдер ышанып куюы бик ихтимал. а Жавабы шул. тайчанып та тормый кабахәт j Чекадан. Олькеницкий тәкъдиме белән. «өчлек»ләрнен берсенә Ни- * колай Углов кертелгән Кергән, урнашкан, эшли. Аны чакыртып алдым = Үз квартирамда очраштык. Сажидә апа каядыр чыгып киткән иде. өй J аулак Углов чандыр гына, маңгай туры сизелерлек яктырган пеләш с дип әйтерлек урта яшьләрдәге кеше икән — Ивановский белән гимназиядә бергә укыдык «Өчлекжә шул тәкъ- | дим итте. Офицерлардан Богданов. Лебедев һәм Нефедовлар белән дә г ул таныштырды. Очрашкаладык Бергәләп шешә тирәсендә гәпләшкән * чаклар да булды. Сүздән сүз чыгып, өчесенең дә полковник Сужкога 5 буйсынуларына төшендем.. ♦ — Сужко?! Таныш исем. s — Саксызлык күрсәттем,— диде кул аркасы белән маңгай тирен » сөртеп Углов — Сужконың кайда, кемнәр белән очрашуын күзәтергә ; тотындым Кем уйлаган бит: Сужконың үз кешеләре, тән сакчылары ң һәр адымда саклый икән!.. Берәвесе белән маңгайга-маңгай бәрелешә < яздык. Чак качып котылдым. Мин аны. ул мине танып калды Хәзер а «өчлекжтә калуымны мәгънәсезлек дип саныйм “ Өстәп ни әйтә аласыз? Углов бераз уйланып утырды. £ - Шигем бар Богданов белән Нефедов исемен кайта-кайта телгә з алдылар. Сужко исемен әйтеп, әллә мине тикшерделәр инде, әллә башка - бер нәрсә. Әгәр Сужко «Союз»ның Казандагы җитәкчесе булса, өч’ < офицер, авыз ачып, аның исемен миңа тәкрарлап торыр идеме5 Углов хаклы, монда нидер бар Сужко артыннан без байтактан күзәтәбез, әмма ныклап бәйләнерлек бер хәбәр дә кергәне юк Әллә күзәтүчеләрнең кавырсыны катмаганмы, әллә төлкедәй хәйләкәр полков ник эзен оста яшерәме? Әйе. ул «Москва» кафесында булгалый Бусын Фәридә Ибраһимова ачыклады Бу хәбәрне Угловка җиткергәч, ул полковник артыннан атна буе тагылып йөрде, әмма без көткән дәлилләрне кулына төшерә алмады Углов аптыраудан гаҗнз иде Ул күрсәткән Богданов. Нефедовлар күптән кулда. Угловны «Союз»га тәкъдим иткән иптәше Лебедев белән Самарага чыгып сызганнар Богданов белән Нефедов кулга алынгач, нидер сизенгәннәрме, әллә тәҗрибәсез Углов аларны шиккә төшергәнме? Шунысы шиксез, алар өчәүләшеп «Союз»га яңарак кергән кешегә Сужко исемен юкка гына телгә кертмәгәннәр Ни теләгән алар? Соңгы көннәрдәге материалларда безнең игътибар үзәгендә торган шул ук фамилияләр яңгыраган: Сужко. Петров. Ахтамиров һәм. ниһаять. генерал фон Ахте белән полковник Почтин Бал арны кулга алу безгә берни тормый иде Адреслары билгеле, исән, монда яшиләр Тик алар гаепсез булып чыкса? Гаеплеләрнен юри. тикшерүне буташтырыр өчен тугры кешеләрнең исемнәрен атау очраклары булмадымы әллә? Ул чакта, хезмәт ияләре вәкилләрен даими хәрби хезмәткә чакырып. Кызыл Армия төзелеп кенә килә иде Тәҗрибәле, белемле офицер кадрларга һәр тарафта кытлык Элекке офицерлардан байтагысы. намуслы кешеләр буларак, хезмәт халкына хезмәткә күчтеләр Революция көннәрендә җиңүче халык ягына баскан Казан гарнизоны офицерлары боль шевнк прапорщиклардан Николай Ершов. Якуб Чаныш ев. полковник Руанете белән капитан Евгений Масальский турында мина, горурланып. Олькеницкий сөйләгән иде. Болары дөрес сафларга кичә басканнар, иртәгә алар арасына яңа көчләр киләчәк, һич югында без шуны телибез. шуны көтәбез. Әгәр без гарнизон офицерларын капыл-копыл кулга алсак, ашык-пошык хөкем итсәк, башкаларга бу кире тәэсир итәчәк. Бигрәк тә хәзер. Казанда Көнчыгыш фронтының Үзәге оешып килгәндә, армиягә ирекле язылудан даими хәрби хезмәткә күчү чорында, бу моментны истән чыгарырга ярамый иде. Контрревопюциянең тоташ агитациясе тәэсирендә бүгенгә икеләнебрәк торган хәрбиләрне тоташтан дошман ягына аударачак иде мондый кинәтлек. Юк. исбатларлык, дәлилләр халык арасында белдерерлек булганда гына офицерларны кулга алырга кирәк. Монда кыек атарга һич тә ярамый. Революциягә чын күңелдән бирелгән сугышчылар азмы әллә?! Май аенда шәһәрдә күңелле булып язылганнардан алты мең кызыл армеец иде. Бу кадәр сугышчы Идел буе шәһәрләренең берсендә дә юк! Савинков «Союз»ына кергәндә, офицерлар ант биргәннәр. Антны да безгә Углов хәбәр итте. Болай диелгән анда: «Үз иманыңа якыннардан күбрәк кешене «Союз»га тартырга Корал туплап, кирәк чагында Совет власте вәкилләрен тар-мар итеп, «учредилка» игълан итәргә...» Петерстан һаман хат булмавына эчем поша иде. Казан фетнәсе тулаем бастырылмаса да. күпмедер вакытка тоткарланган булуын, байтак дошманнарның фаш ителүен истә тотып, мин Петерска шалтыраттым һәм Мәскәүгә кайтырга рөхсәт сорадым. «Казан чекистлары үзләре дә башкарып чыгачак, биредә бик шәп яшьләр үсә!» — дип, казанлы иптәшләремә ышаныч белдердем. Петерс әлегә кайтмаска кушты. — Казан майда гына түгел, июньдә дә иң әһәмиятле стратегик үзәкләрнең берсе булып кала. Шуннан торып Көнчыгыш фронтының уңышларын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү — безнең бүгенге төп бурычыбыз,— диде. «Безнең», димәк,— минем дә... Петерс хаклы булып чыкты Без май азагында, июнь башында күргәннәр әле «чәчәкләре» генә булган икән. Аз-маз баш-күз алырга да өлгермәдек, вакыйгалар тагын да куерып, хәвефлерәк төс алды. Иң мөһиме: кемдер бу вакыйгаларга үзе теләгән юнәлеш биреп тора, әле бер урында, әле икенче бер төштә безнең йомшак якларны капшап таба. Карыйсың, гарнизонга барып кереп, анда чуалыш кузгатып ала. Завод-фабрикаларда забастовка, саботаж оештыра, я кемне дә булса ерткычларча үтереп, халыкны кур- кытыптетрәндереп тота. Кем кулында соң бу дилбегә? Советка каршы акцияләрне бер кулда тотучы бармы? Булса — кем? Уйлар тезелешеп тагын артка йөгерәләр, һәммәсен жай белән сөйләп бирим булмаса... Ж.ылы һәм тыныч июнь кичендә Зоряның әтисе белән сөйләшү ансат булмады Теләсә нинди дәһшәтле, усал офицерлар алдында да каушап калмаганны, бу юаш. кирәгеннән артык нык өшәнгән, көмеш сәгать чылбырын түш кесәсенә чыгарып салган бу кеше белән сөйләшкәндә иң зарури сүзләр онытылды, маңгаема тоташ дым бәреп чыкты. ж.әрәхәтем элеккедән дә ныграк сызлады... Сәгать чылбыры аның бердәнбер байлыгы иде булса кирәк, бик кадерле берәр хатирәседер дип уйладым, өс-башы шактый таушалган, чалбарының тез башлары сизерәгән бу кеше минем белән очрашуны көтмәгәндер дә ахрысы Мин өйләренә барып кергәч, аптырап калды... Мин аны юатырга тырышмадым, юату сүзләре артык та. файдасыз да иде. Таня безнең бер сүзгә дә катнашмады, хәсрәтле кеше буларак, кулларын тез өстенә куеп, бер почмакта, болай да артык булмаган йортның иң караңгы почмагында тик кенә утырып торды, ач ай да бик бирелеп тыңлап утырды. — Революция корбансыз гына була алмый,—дидем мин. бераз дөнья хәлләреннән хәбәрләр алышканнан сон. мөмкин кадәр сабыр булырга тырышып.— Кирәккә дә. кирәкмәскә дә кан күп коела — Минем өчен коеламы ул кан? — диде Зоряның әтисе —Минем өчен түгел ләбаса! Революциядән качып, мин монда килдем Ә ул мине һаман артымнан эзәрлекли Мина аннан берни дә кирәкми' * — Революциягә сез дә кирәк! — дидем мин — һәркем, үз өлешен с. бирмичә торып, бу чуалчык чорны уза алмый. - Тыныч яшәргә телим! Минем сүзем шул. — Тыныч яшәү мөмкин түгел. Диңгез дулкынланганда чайкалма- = ган кораб юк. . Аңлата алдыммы мин аңа. юкмы, белмим Безнең сүз ялганмады, р бер юнәлеш алмады Ул мәгърипкә карап табынды, мин башка якка < тарттым... ± Алардан кузгалганда, ачык тәрәзәләргә сабыр зәңгәр сыеклык ят = кан иде инде. Таня мине озата чыкты. Бер нәрсә өчен хуҗаларга х рәхмәт укыдым: алар Таняны чыгудан тыймадылар, дәшмәделәр. Тә- = рәзә турыннан узганда, әнисенең кара шәле күземә чалынып калды, ул ♦ каядыр омтылып, кулларын алга сузып, очып китәрдәй булып Таняга = йотылган иде. Хәвеф-хәтәрләрдән аралап калырга теләдеме ул. шуңа ом- = тылдымы? Без Казанка елгасы яры буйлап ары да. бире дә берничә кат урап килдек. Монда тын. һава саф. үләннәргә мул булып чык коелган иде. < Куерып үскән куаклар арасыннан шыпырт кына сөйләшкән кеше тавыш- я лары килде, трубкасын капкан, ишкәкләрен күтәргән йөнтәс чырайлы “ карт узып китте. Ул борылып борылып безгә карады. — Китик моннан,— диде Таня Без, җитәкләшеп. Большая Проломная дип аталган үзәк урамга ат- а ладык. крепость астыннан шунда барып чыктык. Таня мине Казанка - буйлары,аръякта күренеп торган куе шәмәхә әрәмәләр турында сөйләп. < таныштырып барды, үзәк урамның исеме дәһшәтле патша Иван Грозный заманыннан ук калганын әйтеп бирде Мәскәү гаскәрләре хан крепосте стенасын шартлатып кына шәһәрне ала алганнар икән Аның бер темадан икенчесенә җиңел генә күчүе. хәсрәткә баткан күңелемне аз гына бушатырга тырышканлыгы күренеп тора иде Мин ипчектер җиңеләеп калдым. Таняга апасы турында. Мәскәү. яраткан шагыйрьләрем турында сөйли башладым Арадагы читенсенүнен эзе дә калмады, йортта өебездә торган шәүлә-томан таралды, күңелле үк бу лып китте. Сөембикә манарасы тирәсен чуарлап, күктә кыяр-кыймас кына яшькелт йолдызлар кабынды Кызлар белән янәшә барганда, ай- йолдызларга күз ташламыйча ярамый, күңелеңдә сер булып сакланган шигырьләрне тышка чыгармыйча ярамый! Төрле шагыйрьләрнең мине әсәрендергән шигырьләрен сөйләдем, әле ул чакта мина аз таныш булган Борис Пастернакның шушы юллары Таняга аерата ошады В тог день всю тебя, от гребенок до ног Как трагик в провинции драму Шекспиров) Носил я с собою и знал назубок. Шатался по городу и репетировал. Таня кинәт тутады. каршыма чыгып басты, күзләремә карады һәм: Сез минем апамны сөя идегезме? дип сорап куйды Тик дөресен әйтегез «Әйе» дип әйтергә кыенсынам,—дидем мин Күбрәк балачагын хәтерлим мин аның Зурайгач, беләсең, бик аз очраштык. Әмма ул бик әйбәт кыз иде. миңа бик ошый иде. Жаны тере иде аның, омтылышы бар иде/ Үзе белән ияртә ала торган җан иде! Боларын мин һич икеләнмичә әйтә алам Аннары, ул минем өчен үзен корбан итте. «Сөймәдем» дияргә намусым кушмый, вөҗданым Мөгаен, без бик якын бул гаябыздыр. Таня үзен ачыларча тота, сүзләрен үлчәп сөйли, гомумән, апасы вафатыннан соң ул кинәт җитдиләнеп, олы кыз булып калды. Проломный урамыннан без. Болак аркылы салынган бердәнбер таш күпер аша чыгып, вокзал янына уздык. Вокзал — Зоря белән Казанда беренче очрашкан урын Аның наз белән тәшвишләнеп: «Син һаман шигырьләр язасыңмы әле?» — дип сораганы колак төбемдә чыңлап тора. «Син һаман мине сөясеңме?» — дип соравы булдымы бу аның? «Сөя» дип ышандымы, шуның өчен утлы ук аның юлына аркылы төштеме?.. Вокзалда мине Вәлиуллин эзләп тапты. — Сергей Сергеевич.— диде ул. Аның карлыккан тавышы.йөзенә бәреп чыккан каушавы — ниндидер гадәттән тыш хәл барлыгының билгесе иде. Мин Таняны чак кына читтәрәк калдырдым. — Гафу ит. Таня, мин хәзер... Вәлиуллин миңа иелә төшеп: — Сезне хәзер үк чекага килеп җитсен диделәр,—диде. Хушлашканда, Таня минем кулны жибәрми торды. — Әтиләр янында бигрәк читен хәзер.— диде ул. Сүзләре моңсу булса да. жыламады. елмайды, шуннан чыгып, мин Таняның апасы кебек үк сизгер жанлы олы кыз булып җиткәнен аңладым. Үзенең жит- кән кыз икәнен расларга теләгәндәй, ул. аяк очларына басып, минем яңак битеннән чак кына үбеп алды.—Беләм. Сезне чакыралар, эзлиләр. Борчылмагыз, ахыры хәерле булыр. — Нәрсәнең ахыры? — һәммәсенең дә! — диде Таня чыраена чегән хатыннарыдай серле- сихерле төс чыгарып — Беләм: Сез минем апамны ярата идегез. Чын күңелдән аны Сез генә яраттыгыз. . Мин Сезне апамны яраткан өчен яратам Килеп йөрегез, зинһар, мине ялгыз калдырмагыз. Әти белән әнине-зарланмаска күндерермен мин. зарланып яшәүнең беркемгә дә файдасы юк. Ул тагын — икенче битемнән үбеп алды да саубуллашып китеп барды. Берни сорамады, бары аңлады. Барын кабул итте. Чекада мине Аристов белән Вера Брауде бик борчылып көтәләр иде. Эш ашыгыч булса да. куркынычлы хәбәрләр дулкын кебек өсте- өстенә килеп торсалар да. жае чыкканда, Вера Петровна Брауде хакында да бер-ике сүз әйтеп китүне вөҗданым куша... Үтә гайрәтле һәм үтә матур хатыннар сирәк була. Вера Брауде сирәк очрый торган шундый гали затларның берсе иде. Аның кыз чагындагы фамилиясе Булич, ул атаклы затлар нәселеннән. аның бабалары арасында философ-демократ П. Я. Чаадаев һәм бөек рус химигы А Н Бутлеровлар бар. Яшьтән үк тере, хәрәкәтчән һәм туры сүзле Вера Булич уналты яшеннән революцион хәрәкәткә катнаша башлый. Мең тугыз йөз дүртенче елда, затлы кызлар институтында тәрбияләнгәндә «Ходай фәрманнары» дәресенә йөрми. Директор, чакырып алып, аны нык кына пешерә. — Йөрмисеңме? — Йөрмим! — Нигә йөрмисең? — Библия — әкиятләр җыентыгы. Минем әкият тыңлыйсым килми. Вера Булич чыгып киткәч, директор, куркынып, почмакка карый: — Я хода! Рус дворян кызы Библияне әкиятләр тупланмасы дип атый... Олькеницкийның урынбасары булып эшләгән Брауде, сул эсер булуына да карамастан, революциягә бөтен барлыгы белән ышанып хезмәт итә. Казан чекистларының нәтиҗәле эшчәнлегендә рус дворян кызының да мактаулы өлеше бар! Кабаланып. Вера Петровна кабинетына барып кердем. — Гарнизонда хәлләр бик күңелсез,—диделәр алар —Контра кораллы күтәрелеш оештырмыймы3 — Сәбәп? — дидем мин Озын, матур муенын каплап торырлык көрән күлмәк кигән Вера Петровнанын болай ук кызып киткәнен күргәнем юк иде әле Инде ул шулай ярсыган икән, гарнизонда хәлләр чыннан да яман булырга ♦ тиеш Хәлебез кыен, аны берни белән чагыштырырлык түгел Хәрби г частьләрдән килгән информацияләрне, төрле-төрле хатлардан тап- 2 кан мәгълүматларны, кулга төшкән телефон сөйләшүләрен бергә туп- = лагач, советка каршы коткы таратучыларның, көрәшкә өндәүчеләрнең f исемлеге, байтагысының адреслары ачыкланды. Аларны кулга алып, тиз2 лек белән тикшерү башларга гына кала Хәл киеренке, хәвефле, безгә < төрле яктан куркыныч яный Без Аристов белән аны бүлдермичә генә тыңлап утырабыз Крепость казармасындагы солдатларны бу көннәрдә юри начар я ашаталар Ашка исле кәбестә тутырганнар' Советка һәм анын солдат- = лар секциясенә үч итеп эшлиләр Кием-салым складының киштәләрендә ф әллә никадәр обмундирование саклана артиллеристларга кирәкле зәң- = гәр инглиз сукносы, инглизләрдән килгән яшел диагональ шевиот Ә сол- * датларныц өстенә карарга куркыныч! Кызыл Армия иреклеләренә яна - кием тиеш булса да. алар һаман алама-сәләмә өстерәп йөриләр. Күбесе- ® нең аягында чабата! Ни өчен?! Интендантларны беркем юньләп тик- < шерми. шуның нәтиҗәсендә белән турыдан-туры бәйләнештә торуын хәзер ачыкладык, бу юнәлештә = нәтижәле тикшерү дәвам итә. Байтак контрларны кулга алып Мәскәүгә ф озаттык. Мәскәүдә. ВЧКада «Ватанны һәм ирекне саклау Союзы»ның - материаллары бергә туплана Хәзер Казан шәһәренең шушы яманаты х чыккан союзның һәм аның боевикларының житди бер үзәге булуында »- һич шик-шөбһә юк Безнең чекада Богданов. Нефедов кебек офицер- * ларның - боевикларнын эшен тикшерү тәмамланды Болар—хезмәт халкына нәфрәтләрен яшереп тә тормаган Совет властеның кан дошманнары Алар складларга корал туплаганнар. «өчлек»ләр оештырып офицер- - Ларны коралландырганнар Дөрес, болар чит кеше ихтыярына буйсынып. * ул ни кушса, шуны үтәп килгәннәр Әмма чит кеше ихтыяры аларның шәхси үзмаксатларына да бик туры килгән Эткә эт иярә, өер булып =■ туплангач алар усалланганнан усаллана. Хәзерендә сәяси һәм хәрби _ хәлнең искиткеч киеренке булуын истә тотып, Богданов һәм Нефедов < ише халык дошманнарының эшен ревтрибуналга тапшырырга дигән тәкъдим кертәм һәм. трибунал члены буларак, аларны атуны таләп итәчәкмен Соңгы чик житте' Бу юлы тынлык озакка чыдый алмады, берничә урыннан шартлап ярылды, аннан моннан сикерешеп торган кешеләр, бер-берсен уздырып сүз сорадылар - Сөйләргә телим! Миңа сүз бирегез! — дигән хәтәр авазлар яңгырады. Казанның сул эсер лидерларыннан берәү — Казимир Шнуровскнй торып баскач та. тавышлар, болганулар шактый озак дәвам итте. Теге почмакта да. бу якта да кабынган аерым-аерым бәхәс учаклары, төрле якка сүз очкыннары чәчеп чатырдап, шаулап яна иде Беркем беркемне тыңламый, һәркемнең сүз буасы бердәм ярылып киткән. Олькеницкий керткән тәкъдим бөтенләй үк яңа булмаса да. әле бу хакта болай ачыктан ачык, турыдан туры сөйләшенгән юк иде шикелле Атаргамы революция дошманнарын, әллә элекке кебек аларны тәрбия итеп, хак юлга бастырырга тырышыргамы? Олькеницкий кул хәрәкәтләре белән тынлык урнаштырырга тырышты, алай да булмагач бик озаклап жнз кыңгырауны селкеп, чыңлатып торды Ниһаять, тавыш учаклары акрынлап сүнде, сүрелде Григорий, дип Шнуровскнй нңәүвәл Олькеницкнйга эндәште Хәзер бе» төрле партияләрдә торсак та. иске* дуслар Без универ ентетта бергә укыдык, бер бүлмәдә яшәдек, жандармнар безне Чнстайга да бергә сөрде, аннан да бергә кайтып төштек Февраль революция сеинән соң. сәяси сәбәпләр аркасында, безнең юллар аерылды Кемдер калын тавыш белән. Шәхси мөнәсәбәтләрне калдырып торыгыз! — дип кычкырды. Шнуровскнй тавышка игътибар итмичә дәвам итте Сез большевиклар - үзегезне эшчеләр партиясе дип атыйсыз. ә без — сул эсерлар — үзебезне эшчеләр һәм хезмәтчән крестьяннар партиясе дип саныйбыз Кемнең эшчәнлеге һәм программасы дөресрәк икәнен тарих ачыклар Үзегезгә мәгълүм, бездә, Казанда, күптән түгел генә сул эсерлар партиясенең губерна конференциясе булып \зды. Без, анысын да беләсез, революциягә катнашкан барлык партияләр белән хезмәттәшлек итү турында декларация кабул иттек. Гәрчә без сезнең, комбедлар төзеп, крестьяннарны «бусы ярлы»«монысы исә — урта хәлле» дип аеруыгызга каршы, безнең өчен алар һәммәсе дә— бердәм хезмәтчел крестьяннар. Мин боларны залдагы иптәшләр сүзләремнең чын икәнен белсеннәр, намусыма ышансыннар өчен сөйлим Безнең губерна газетасы «Жир һәм ирек өчен»нең «Көрәштә үз хокукың- ны яуларсың» дигән девиз белән чыкканын беләсездер Моны искәртү дә артык булмас. Бу көрәш туктаусыз дәвам итә һәм мин иске дустым Олькеницкий чыгышына өстәп, газетада басылган үз мәкаләмә игътибарыгызны юнәлтәм Вәхәләнки, мин дә уң эсерларның һәм чехословакларның фетнәсенә кискен каршы чыгам! «Бездә, Казанда,— дип язам мин анда,— революциягә каршы көрәшкә чыккан акгвардияче оешма барлыгы беленүгә үк уң эсер Винокуровның кемлеге ачылды фетнәчеләр килеп төшүгә, туптурыдан аның квартирасына юл алганнар». Нигә Олькеницкий аны төрмәдән чыгара? Беләм, ул үзенең тәрбия көченә, сүзенең ныклыгына ышанып чыгарган Хәзер кайда ул? Кем аны чыгарырга булышкан?. Беребез дә монысын белми Бу мисал барыбызны да уйландырсын Бүген тикшерелгән мәсьәләгә килгәндә, мин контрреволюционерларга үлем җәзасы бирү ягында Эсерлар бер чакта да каннан курыкмадылар, үзләрен һәлак итсәләр дә, патша ялчыларын байтак кырдылар Безнең вәкилебез Вера Брауде Казан чекасының председателе урынбасары, димәк, без сезнең эшләрне белеп торабыз. Шуны әйтмәкчемен, дошманнарны чека исеменнән атсак, бу аның абруен гына күтәрәчәк. Шуның өстенә, чека — вакытлы орган, димәк, атулар да вакытлы чара дигән сүз. Суд — аны ни дип кенә атасак та — дәүләт органы, буржуаз дәүләтләрдә дә суд бар Акгвардияче дошман офицерларны чека исеменнән атуны яклап чыгам. ■ Бу мөһим җыелышта социал-демократ интернационалист Сергей Пионтковский, большевик Михаил Жаков, губком председателе Яков Шейнкман сүз сорадылар Университет профессоры улы Пионтковский белән революциягә кадәр үк большевиклар партиясенә кергән Жаковның бу мәгълүм очракта гына түгел, башка чакларда да бер төсле сөйләүләре миңа сәеррәк тоелды Пионтковский (сезгә мәгълүм кеше!) Казан губернасы хезмәт комиссарының урынбасары иде Тыштан акыллы сүзләр сөйләсә дә ул урап- урап, мәсьәләне чуалтып маташты — Террор,— диде ул.— сәяси көрәшнең бер төре, ачыграк әйткәндә, сәяси дошманнардан үч алу формасы Элгәрге революцияләрнең һәр каю- сында без бу форма белән очрашабыз. (Пионтковский белгечлеге буенча тарихчы иде. советта хезмәт итү өстенә ул университет профессоры Фирсовта аспирантура уза иде) Англия һәм Франция революцияләре чорында балтаны аксөякләр, корольләр генә татымаган. Маратны үтерүче Шарлотта Корденыңда башы чабылган. Дөньяга һәм тарихыбызга ирек, тигезлек, туганлык идеяләрен. «Марсельеза»ны кешелеккә бүләк иткән Бөек француз революциясе мәшһүр гильотинаны да иҗат иткән Революция уллары Робеспьер белән Дантониың башлары да шунда чабылган Бездә исә башка төр социалистик революция Кабатлап әйтәм — социа лис-тик! Без гильотинаны куллана алабызмы? Аның белән янәшә яши алабызмы? Юк! Безнең революция үзенең иҗади эчтәлеге, кешелек- лелеге, шәфкате белән дә көчле. Гильотинаны куллана алмый ул! Аның белән яши дә алмый Узган гасырның буржуаз галиме, француз философы Тән әйтмешли, «гыйльми кыюлык һәм ат печүче тупаслыгы белән бөтен кешенең аяк-кулын кисү» өчен түгел безнең революция Кеше хакына ясалган революциядә кемнеңдер анлы рәвештә җанын кыеп, без уз сафларыбызны киметәбез. Кеше санын түбәнәйтәбез' Безне» белән килешмәгән өчен генә кемнедер таптап-сытып узарга безнең хакыбыз юк Тагын шау-шу, тагын тавышлар, берәул5р аны яклый, берәүләр тегене Жаков сүзен өзеп әйтте — Безгә кол җаннар кирәкми Безгә уйлау сәләтенә ия булган яңа фикер әйтерлек кеше кадерле Революция җиле кагылмаган кеше ♦ илдә юк. Берәүләр аны шунда ук үз итте, икенчеләр икеләнде, өчен х челәр ярсып-дулап каршы төште Аның зарурлыгын, әһәмиятен, кирәген 2 аңлар өчен Россиягә азмы-күпме вакыт кирәк. Бугенгә берәуләр сүз 2 белән каршы чыга, икенчеләр коралга ук тотыналар Бу ген корал тотып 2 каршы чыгучыларның күпчелеге — офицерлар Минемчә, аларнын ба - рысын да тотып ябарга гына кирәк Яшәсеннәр, күзәтсеннәр, күрсеннәр | Теге дөньядан берәүне дә кайтара алмыйсың Без француз революциясеннән үрнәк алырга тиешме? Андагы революциядә илдәге егерме = дүрт миллион кешенең өч миллионы һәлак булган Николай II ил өс- = теннән егерме өч ел идарә итте, самодержавие йөз илле мен кешене ; үтерде, берничә миллион россиян 1914 ел сугышы кырларында башын х салды. Ил халкын кыруны без дә дәвам итикме’ Мин барлык офицер ф ларны концлагерьларга ябарга һәм гражданнар сугышы чорында берсен _ дә чыгармаска тәкъдим итәм Уйлансыннар' Акылга килерләр бәлки = Акылга килгәч үзләренә оят булыр Без патша генераллары, суды ла ‘ түгел, шулай ук кан коючы фетнәчеләр дә түгел без' Без законлы * рәвештә туган халык власте, без җиргә «тынычлык, татулык» дигән J сүзләр белән яралдык, әйдәгез алайса үз дөньябызның тынычлыгы өчен ' дә көрәшик Тагын сүзләр булды, болары артык хәтердә калмаган, мәгәр байтак < чыгышларны мин язып барган идем, югарыдагы хатирәләрне куен - дәфтәремнән китердем Йомгаклау сүзе белән Шейнкман чыкты Мин Олькеницкийны хаклы дип саныйм Җыелышта әйтелгән , өч тәкъдимне тавышка куярдан элек, мин соңгы сүзне әйткән иптәшләргә каршы кил үемне белдерәм Совет власте халык дошманнарын ата аламы? һичшиксез Без - дәүләт, безнең җәза аппаратыбыз да. җәзалау ор саннарыбыз да бар Илдә күпчелекнең тынычлыгы өчен, изелгәннәр нең ихтыярын тормышка ашырып, без изүчеләрне буйсындырабыз Соң гыларына без кат-кат әйттек, бертуктаусыз кисәттек басыгыз безнен сафларга, белемегезне, акылыгызны, осталыгыгызны туган халкыгызга бирегез, дидек. Сез боларнын барысын да халык исәбенә ала алдыгыз Сезгә рәхмәттән башка сүз оулмас Әгәр инде сез һаман безгә каршы атасыз икән, илдә элек булган буржуаз тәртипләрне кире кайтарырга маташасыз икән без сезне юк итәрбез Власть башына килгән эшче белән крестьян да моны теләми, идарәне үз кулына алган большевиклар партиясе дә моңа рөхсәт бирми Без беркемне дә сүз өчен хөкем итмибез безгә каршы кораллы хәрәкәт өчен генә җәзалыйбыз Атаклы рус язучысы Иван Сергеевич Тургеневның чәчмә белән язылган бер шигырендә шун дый юллар бар «Дошманыгызның җенен котыртып аңа зыян сала сыгыз килсә, диде миңа бер карт сукбай, аны үзегездә булган яки барлыгы сизелгән бозыклыкта һәм гөнаһларда гаепләгез Тузынган булып кыланыгыз мәгәр гаепләгез'» Без Бөек француз революция сенең хаталары өчен җавап бирмибез Җавап бирергә җыенмыйбыз дә Безнең революционерларны аскан кискән Николайның кылган эшләрен нигезләр өчен тарихтан мисаллар эзлисе юк Без яна тарих тудырабыз, яңа тормыш төзибез һәм төзи белүебезне дә. төзелгәнне саклап кала алуыбызны да бөтен дөньяга исбатларбыз. Хәзер тәкъдимнәр кергу гәр тибендә тавыш бирүегезне үтенәм Күпчелек Шнуровский тәкъдимен яклап тавыш бирде Икенче көнне Казан газеталарында хәбәр басылды «Контрреволюция белән көрәш комиссиясенең карары белән 18 июньдә Совет властена каршы кораллы «аговорда актив катнашкан Богданов белән Нефедов атылдылар» Мин кайтканда өстәл һәрвакыт диярлек чип-чиста ашъяулык белән ябылган була. Саҗидә апа я бәрәңге пешереп куя, я арыш кабартмасы. Карын ачып, арып кайтканда көнбагыш мае белән мул майланган арыш кабартмасы бик тәмле була. Саҗидә апа ялынып сораса да мин самавырны кайнарлап тормыйм, аңа вакыт та, көч тә калмый, табында ни бар, салкын чәй белән шуны сыпырып куям да йокларга ятам. Саҗидә апа мине көтеп тормый, йокламаган булса да үзенең нәни генә бүлмәсеннән чыкмый, сүз белән, сораулар белән мине борчымый. Бүген төн урталарында кайтып керсәм, ул тәрәзәгә карап басып тора. Минем аяк тавышларын ишетмәгән ахрысы, ишек шыгырдавына аптырап борылып карады. Мин аның нык кына борчылганын күз төбенә сибелгән күгелҗем җыерчыкларыннан ук белеп алдым — Хәерле кич. Саҗидә апа! — дип юри тантаналы, күтәренке тавыш белән сәлам бирдем. Кичме, төнме, белгән юк... - Нигә йокламыйсыз? — мин мич арасына кереп бит-кулымны юып чыктым — Соң бит инде. — Сезнең янга бер кыз кереп чыккан иде, Сережа улым — Кыз? Кем булыр икән ул? — Сылу гына бала. Исемен Таня диде Рус кызы. — Бер сүз дә әйтмәдеме? - Сезне «кайтмадымы?» дип кенә сорады. — Хат-мазар калдырмагандыр? - Юк Сүз шушының белән бетте, мин тастымалга төрелгән, әле бик суынып та өлгермәгән бәрәңге яркаларын тоз сибә-сибә бөгә башладым. Саҗидә апа чыгып китми дә китми. Димәк, тагын ниндидер йомышы бар аның. Мин ашавымнан туктап аңа күтәрелеп карадым: Авырмыйсыздыр ич, Саҗидә апа? — дип сорадым. Ул, күкрәген кулы белән тотып, ишетелер-ишетелмәс кенә йөткереп алды. — Авырмыйм Мәгәр йокы да алмый Шуны сорамакчы идем, Сережа улым, синең чекада эшләгәнеңне беләм... Күршеләр әйтте. Алар каян ишеткәндер... Мин елмаеп аны тынычландырырга теләдем: — Эшемне яшергәнем дә юк минем,- дидем. — Алаен алай да... менә күршеләр бүген сөйләп тордылар... Сез мең кешене атып еккансыз димме, ун мең диме?.. Тагын атачаклар, имеш. Дөресме шул сүз? Бәрәңгем чак тамагыма тыгылмады: ике кешене ату вакыйгасын тел- дән-телгә йөртеп, йөзгә-меңгә җиткергәннәр! Ышандыра алдыммы икән Саҗидә апаны, юкмы — белмим. Таңнан эшкә киткәндә ул үз бүлмәсендә калды. Безнең мөиәсәббәтләр үзгәрә башлавын мин шул төнне сиздем Күршеләр аны туктаусыз котырталар ахрысы... Гайнулла белән ныгытып сөйләшергә кирәк әле, Саҗидә апа янына кереп чыгып, мине ялаялганнардаи аралап калсын. Ягымлы татар карчыгының мәхәббәтеннән һич тә коры каласым килми иде минем! Соңгы көннәрдә ниндидер хәвеф-хәтәр сизенү минем җанымны гел борчып тора иде Саҗидә апа белән сөйләшкәннән соң да җаныма тынычлык кайтмады. Таня килеп җиткән. Мин аңа кайда торуымны әйткән идем әйтүен, әмма кыз кеше, «килермен» дигән сүзе булмады... Килгән. Әллә ул да әнә шул тузга язмаган имешмимешләрне ишетеп борчылганмы? Әллә ул да мине Саҗидә апа күршеләре сыман канлы куллы палач дип таныдымы? Әллә миңа берәр куркыныч яныймы? Әллә аның үзенә куркыныч киләме? Зоря сеңлесе ич ул, аны беләләр, аны минем белән янәшә дә күргәннәре бардыр Сак йөрсәк тә качып йөрмибез ич без! Сак булырга кирәген дә беләм, барыбер Таняны күрәсем килә Урамда очрашмыйча кайда очрашырга сон безгә? Проломный урамында «Унион» кинотеатры бар. Анда барасым килми. Кафе-рестораннарга Танн керми «Яратмыйм аракы исен, тәмәке исен женем сөйми'» - ди Бүген көндез Таняларга кереп чыктым, әтиләре өйдә юк иде. әнисен күрдем, Таня белән сөйләштем «Ник безгә кердең?» дип сорамадым, ул * үзе дә кереп чыгуы турында сүз кузгатмады Димәк, болай гына, күреп ь чыгарга теләп кенә кергән булса кирәк. Шәһәрдә куерып арта барган гай- $ бәтләр турында да ул аны-моны әйтмәде * Танялардан жинеләеп чыгып китсәм дә күңелдәге таш һаман эре- = мәде Кулга алынганнардан сорау алганда да. вакыйгаларны бер жепкә С тезеп анализ ясаганда да таралып китә алмыйм. Гадәттә, йомгаклау сүзен ө Олькеницкий һәм жирле шартларны бик яхшы белүче, көннән-көн үсеп. * ныгып барган Гайнулла Таһиров әйтәләр Алар минем таркаулыкны. | дәртсенеп китә алмавымны күрәләр, әлбәттә. «Шундый әле минем хәл- - ләр!» дип зарланып алган идем, икесе тиң көлеп жибәрделәр Алдан күрүчәнлек сәләтегез .бармы әллә? диде Олькеницкий < Моңарчы сизми идем,— дидем мин. сүзне хенга борырга теләп ♦ Таһиров миңа 19 июньдә чыккан «Революция байрагы» газетасын = сузды: а Алда сезне ниләр көткәнен беләсегез килсә, Сергей Сергеевич, “ мин сызып куйган урыннарны укыгыз • Газета битенә буйдан-буйга эре хәрефләр белән «Бөтен Россияне < иңләп капиталист, помешиклар. уң эсерлар, меньшевиклар һәм буржуа = зиянец Совет властена каршы контрреволюцион заговор жәтмәсе корыл ~ ган Башыңда ун эсерлар һәм кадетлар торган советка каршы оешма Казан да да яшәп килә. Иптәшләр, аларныц коткыларына бирелмәгез, ялган £ нарына ышанмагыз!» з Шәп әйткәннәрме? - диде Таһиров - Шәп! < Димәк, күрәзәдән башка да әйтә алам сезне алда зур мәшәкатьләр, моңарчы күрелмәгән хәлләр һәм йокысыз төннәр көтә Куандырдың. Гайнулла, рәхмәт Әле әйтеп бетермәдем' Әйткәнен житәрлек булды Яман хәбәрләр көтә сезне. Сергей Сергеевич һәм безне дә Бәхетсезлеккә каршы, яман хәбәрләрнең аягы жнңел. алар озак көттермәделәр Андый хәбәрләр бер бер артлы ишелеп өскә ава башлагач, бер мәлгә аптырап югалып та калдым Теге кичне. Олькеницкий һәм Таһиров бергә утырганда. Таһиров алдагы көннәремә күрәзәлек иткәндә. Григорий Шмулевич Козьма Прутковның сүзләрен хәтергә төшергән иде: Есть бестолковица. сон уже не тот. Что-то готовится, кто-то идет Алай гына идеме соң монда! Көндәлек мәшәкатьләр белән онытылып яшәгәндә кеше үзе яшәгән заман турында артык уйлап, баш ватып тормый Яши, рәхәт күрергә омтыла, михнәткә дә чыдый, һәркемнең үзе йөри торган ехкмак-юллары, үзе белә, аралаша торган кешеләре була Яши-яшн кешенең яшәеш сферасы һаман тарая, ул үзенең бәләкәй дөньясына батып, шуннан тәм табып, юанып яши башлый Соңрак мин болай дип уйладым безнең бантагыбыг тиешле дәрәҗәдә әзерлекле иде. күбебез төрмә университетлары узган, күпме кыен ашаган, тукмалган, изелгән жаннар иде Полиция камчы белән ярды безне, жандармнар, төрмә кадимнәре тукмадылар, палачлар безне изде сытты, сөяк-санакларыбы шы сындырды, болармы чутлап, исәпләп бетерерлек түгел Әйе. монысы аерата мөһим үзләрен интеллигент санап йөрүчеләр. үзара очрашканда Бетховен. Шопен музыкасын тыңларга яраткан. Ватан, тугрылык, изгелек турында суган саткан җәлладлар безне җәзаларга боерык бирделәр, хәер-фатыйха, сәдака белән дәртләндерделәр, кайчагында тәм табып җәзалауга үзләре дә катнаштылар Кешеләрне кимсетү, мәсхәрәләү, кыйнау тәҗрибәсе бар иде аларда. алар аның мең төрле ысулларын уйлап тапкан, камилләштергән, җәзаны сәнгать дәрәҗәсенә җиткергән, җан ияләрен җәзалау яки атарга кушу алар өчең сукыр бер тиенгә дә тормый иде Җәзалау. җәзаларга боеру, үтерү аларның төп кәсебенә әйләнгән иде. Без исә бу яктан бөтенләй тәҗрибәсез... Җәзаландык, әмма җәзаларга өйрәнә алмадык. Өйрәнергә теләгебез дә юк иде Революциянең тәрбиясе бер: революциябез белән горурланган хәлдә, ул китергән чиксез зур үзгәрешләр белән куанып, без һәркемгә туганлык, дуслык кулы сузарга әзер идек. Олькеницкийның. акыллы большевикның, ата дошман Винокуровны бер җәзасыз-нисез генә чыгарып җибәрүе дә әнә шуннан килә Революциянең бәрәкәтле җилләре канатландырды Григорийны Мин боларын хәзер генә аңлыйм, мең кат уйлап, йөз кат үлчәп караганнан соң гына үзебезнең ул чорда бер-беребезгә искиткеч охшаган булуыбызны беләм. күңелләр киң иде безнең, күңелләр һәркем өчен ачык иде. Сузган кулыбызны һәркем- җылы учына алмас- лыгын белсәк тә. без көтәргә, аңлатырга, ышандырырга әзер тордык Безнең күңелләр шәфкатьмәрхәмәт яралгылары белән тулып ташты Ә безгә көчләүнең сыналган ысулын — атып үтерүне тәкъдим иттеләр Бер мин генә түгел, бик күпләр башта шулай уйлый иде: кешеләр туганда бөтенесе дә тигез булалар, бала ата-ананы сайламый, аларның кем һәм нинди булуында аның эше. гаме, катнашы юк Милләте кем аиын да иле... Туганда тигез булалар Вакытлар узу белән берәүләр икенчеләргә баш булып утыра . Без властька саф йөрәк, якты йөз. иң изге теләкләр белән килдек. Җннү шатлыгыннан исереп килдек,*без килгәч моңарчы яшәгән дөнья тамырдан үзгәрер, властьны кулына алган халык үз-үзен кысмас дип ышанып килдек. Менә шуңа күрә дә үлем җәзасына хөкем итү. аны тормышка ашыру искиткеч кыен иде безгә. Менә шуңа күрә кушеләр- нсн. халыкның берне ун ител, унны мең итеп сөйли башлавын ишетү читен иде. Күкрәкне ертып халыкка йөрәгебезнең саф. уйларыбызнын якты, омтылышыбызның уртак икәнен күрсәтеп бирәсе килә н.м- Рев*< люция бөтен кешене йокыдан уятты, берәүләрне, әйтик Гайнулла Таһиров кебекләрне ул якты идеаллар өчен көрәшнең иң хәтәр, иң дәһшәтле сызыгына китерде Ә Саҗидә апаның күршеләре ишеләр рәхәтләнеп сагыз чәйнәделәр, гайбәт тараттылар. Алар да уяу! Алар да революция кузгаткан дулкыннарда безнең белән бергә чайкалалар Бүген көндәлек хәлләргә Вера Брауде йомгак ясый Хәбәрләр бүген дә куанырлык түгел Фетнәче ак чехлар корпусы Идел буендагы барлык контрреволюцион төркемнәрне берләштерде Моңарчы икеләнебрәк, посып яшәгән дошманнар да яктыга чыктылар совет властеның көннәре санаулы дип исәпләде алар Матбугатта француз хөкүмәтенең Самарадагы үз консулына махсус аңлатмасы игълан ителде: Идел төбәгендә Германиягә каршы Көнчыгыш фронт оештырырга һәм Брест солыхын юкка чыгарырга Бурыч шул. Кыска һәм аңлаешлы. Дәһшәтле һәм кискен Фетнәчеләр Идел буйлап югарыга үрмәли, кушылу гына түгел, төрле урыннардагы кулаклар, элекке офицерлар, буржуа вәкилләре һәм милләтчеләр ярсыган түземсезлек белән аларны көтәләр иде инде. Куеннардан таш чыга, итәк астындагы пычаклар ялтырый, чормалардан пулеметлар төшә Совет власте вәкилләренә ачыктан ачык яныйлар, якынайган дошманны тантаналы каршылау өчен әзерләнәләр, чиркәү чаңнары чыңлый, мәчет манараларыннан азан тавышлары яңгырый Итекләрне дегет белән мул итеп майлыйлар, өзәңгеләр тартыла, кылычлар үткерләнә. Идел буе дошманнарына рух инә. жан керә Ниһаять, большевизмны тар-мар итәрлек реаль көч килә! .Меньшевиклар, ун эсерлар да тик ятмый, аларда да жанланыш: социализм, демократия дигән сүзләргә кушып ачы борыч тараталар, совет властеның көннәре санаулы калганын халыкка искәртәләр.. Киләләр, киләләр, киләләр Бетәчәк, бетәчәк, бетәчәк... Унны сулдан аерып бетерә алмаган, пар ♦ нарат арасында аяз көндә дә адаша торган крестьян аптырап башын =. кашый: кемгә бил бөгәргә дә. кай якка карап чукынырга3 ' Меньшевик j лар. эсерлар һаман бер балык башын чәйни Россиянең киләчәген дик * татурасыз-нисез генә, башында Учредительное собрание торган демокра- = тик федератив республика итеп күрергә тели алар. Властьның кайсы да 5 булса класс интересларын якламавы мөмкин түгеллеген истән чыгарган £ булып кыланалар. Сүзләр, сүзләр, сүзләр 16 июньдә кулаклар Тәтеш советын куып тараттылар Соңыннан f Тәтеш эшчеләре бу хәлгә бәя биреп «Кулак койрыклары томана £ халык массаларының зиһенен чуалтты, азык-төлек белән тәэмин итүне ’* юри кыенлаштырып. Совет властена каршы өзлексез хәйлә, коткы тарат- 5 тылар. нәтижәдә халык массалары советка каршы күтәрелде», диделәр ♦ Әйе. авызыңнан ипине тартып алсалар, дус белән дошманны аерып = бетерә алмассың Бигрәк тә дошман дигәнең сарык тиресе ябынган булса. = миләш куагына кунган былбыл бу тын сайраса Советларга, азык-төлек отрядларына, комбедларга каршы чыгышлар й Чистай, Буа һәм Ядринск өязләрендә дә булгалады. < Без көне төне эштә, мәшәкатьтә, хәрәкәттә Отряды белән Леонид Ваковский кайтып төште Мәшәкатьләр ара - сында Леонидны телгә алырга онытыбрак үтәм шикелле? Монда ул. - исән-сау. кайтып та керми диярлек, кушканны жнренә житкереп үти £ торган басынкы, намуслы, аз сүзле бу егетне ин авыр заданиеләргә 2 жибәрәләр. Менә бүген алар, өч чекист. Карл Маркс исемендәге батальон *- нан бер взвод солдат алып Казан-Мәскәү юлындагы Свияжск станция « сендә булганнар, каһәр суккан Сердоболье кийны һәм шәһәрдән ычкына алган башка фетнәчеләрне эзләгәннәр Ул үзенең капларда булуын, ничек-ничек эзләүләрен шактый мавыктыргыч итеп сөйләсә дә. минем чыраем караңгыланганнан караңгылана барды ахрысы. Леонид ярты сүздә туктап калды Авырыйсызмы әллә. Сергей Сергеевич? - Фетнәчеләрнең шәһәрдән китеп эреп югалуларына же нем котыра' Димәк, аларны кайдадыр яхшылап каршылыйлар, яшерә беләләр. Чүп үләннең тамыры тирәнгә китә! Раифа монастырена сугылмакчы идек, барып жнтә алмадык. Атлар хәлдән тайды Анда Несмелое белән Колко. Лавринович һәм дүрт кызылармеец китте Иртәгә кайтырга тиешләр Тик алар әйләнеп кайтмады Кайта алмады Шушы көнне алар һәммәсе дә һәлак булды Аларның канлы һәлакәте болайрак булгандыр дип күз алдына китерәм Валентин Несмелое. Федор Колко. Петр Лавринович һәм дүрт сугыш чы: Антон Барель. Иосиф Мазюк. Семен Акунов һәм Инан Бельчик монастырьга кичкырын гына барып житәләр Капкадагы махсус тишектән якынаеп килгән атлыларны күзәтеп торган хадим. килүчеләрнең кем икәнен абайлагач, атлылар белән бер ике сүз алышып, янып-пешеп игумен Варсонофий янына чабып керә - Атакай, хәрбиләр' Төн кунып чыгарга диләр Совет власте вәкилләре дигән булалар Маңгайларында йолдызмы? Йолдыз Варсонофий бер мизгелгә генә авыр уйга кала — Менә нәрсә, монастырьга кертмә син аларны Бар. < идор белән Гаврилоны Бело-Безводный авылына җибәр. Тиз арада халыкны күтәрсеннәр. «Монастырьны таларга бандитлар килгән»,— дисеннәр Ни бар, шуның белән коралланып тан яралганда монда килеп җитсеннәр. Ишетсен колагың, кораллансыннар! Ә мосафирларны «Килүчеләр йорты»на урнаштыр. Йокласыннар, иртән уятырбыз. Соңгы сүзләрне әйткәндә Варсонофий хадим сизелер-сизелмәс кенә елмая, елмаюы куе сакал арасында бик тиз сүнә. Ул почмакка карап, бөгелмичә генә чукынып ала. Игуменның тавышында зәһәр янау ишетеп, хезмәтче хадим тиз-тиз артына чигенә һәм озын чикмәненең иләгенә урала-урала чыгып йөгерә. Варсонофий тагы бер тапкыр чукынып ала да иң ерак, иң аулак хөҗрәгә ашыга Анда берничә көннән бирле борынгы дусты поп Сердо- больскийнын улы Сергей белән тагын бер «кунак» яшеренеп ята. Сергей игуменга кунакның кем икәнен /ачыкламый, ул аңа нигәдер гел фамилиясе белән «Михайлов!» дип кенә эндәшә. Ашыгып барып кергәндә, Михайлов корал чистартып маташа, ашыгыч аяк тавышына икесе дә сискәнеп калкыналар. — Килеп җиттеләр! — ди игумен уфылдап. Ашыгып йөргәннән аның майлы кабартмадай симез яңакларына тимгел-тимгел таплар бәреп чыккан. — Шулармы? — дип сорый поп малае. — Маңгайларында йолдыз ди. — Ярый,— ди Сердобольский канәгатьлек белән.— Кунарга калалар алайса? Безне эзәрлеклиләр, мине — Мин авылга кешеләр җибәрдем,—ди игумен.— Килсеннәр, күрсеннәр... - Дөрес уйлагансың, атакай,— ди Сердобольский тагын да ныграк җанланып — Халык властеннан сезне гражданнар үзләре сакласын. Үзләре' Килүчеләрне мин дә күрдем. Берсен — чекист Попконы таныдым да! Чекистлар алар. Безне эзәрлекли! Алар Михайлов белән бер-берсенә мәгънәле карашып алалар, игумен белән сөйләшкәндә бер чакта да сүзгә катнашмаган Михайлов сиздермичә генә баш кага. — Без Михайлов белән бу эшкә катышмыйбыз,— ди Сердобольский.— Без таңнан кузгалабыз. Халык үзе хәл итсен. Үзләре! Хезмәтче хадим янында Варсонофийның чыңлап торган тавышы йомшап кала. — Шулаймыни? Аның асылда кемгә таянырга исәп тотканын, иртәгәге вакыйгалар уртасында кемне к\рергә теләвен аңлау кыен түгел. Сердобольский өстәлдә яткан калын катыргы тышлы китапка ишарәли: Мин монда кайбер нәрсәләрне укыштырдым. Яше бар икән монастырьның, ике йөз илледән артык. Раифаны игумен Саватий башлап җибәргән, крестьяннарны монахларга хезмәт итәргә өйрәткән, христиан динен сакларга һәм көчәйтергә күнектергән. Аның изге гамәлләрен игуменнардан Гермоген, Герман. Адриан дәвам иткән Хәзер менә сезнең чират, атакай Алар дистәләгән еллар дәвамында тирә-як крестьяннарының рухына хуҗа булганнар, монастырьга карышусыз хезмәт итәргә, тукландырырга, хөрмәт итәргә һәм куркырга өйрәткәннәр. Ничә еллар дәвамында алар карышусыз буйсынып яшәгән. Карап карыйк, сез ул изге затларның эшен ничек дәвам итәсез икән? Сезнең кайсы гамәлләрегез шушы китапка язылып калыр икән, изге ата? Игуменны эчке бер калтырау тетрәтеп уза. — Хәзер һәркем үз эшендә булсын,— ди боерган тавыш белән Сердобольский.— Төн яртылашкач, көнбатыш стенадагы капканы ачып куйсыннар Шыпырт кына, сак кына! Варсонофий абына-сөртенә чыгып китә. Юл кешеләрне туганлаштыра Юлда бер-беренне сыныйсың, бербереңә күнегәсең, бер береңнең эчен тышын бик яхшы белә башлыйсың Әгәр юл авыр икән, сиңа йөкләнгән бурыч читен һәм мәшәкатьле булып, ул синнән һәрдаим әзер булуны, сизгерлек һәм саклыкны таләп итә икән, юлдашларың берзаман туганнарыңа әйләнеп кала «Килүчеләр йорты»нда алардан башка берәу дә юк Бу бераз сәер. * чөнки монастырь атаклы, аны беләләр, изге урынга баш ияргә ерак- £ ераклардан да халык өзелми иде. Хәерче-саилчеләр. илгизәр буш-буйдак- 5 лар. атай малын туздырып ертык ыштанга калган җилкуарлар монда * кунар урын, каткан ипи сыныгы, бер җамаяк кайнар ясмык ашы өчен = булса да кереп куналар иде. Бүген нигәдер йорт буш = Шикәрсез чәйне каткан-коткан ипи кыерчыклары белән эчеп, аз- £ маз тамак ялгап алгач, кем кая — берәүләр ян сәкегә, берәүләр киң- * киң агач караватларга ятарга җыенгач. Валентин Несмелое, гадәтенчә, з фәлсәфәгә керешә: — Заманында без Казанның политехникум студентлары идек. Хәзер £ чекистлар. Мин рус. Федор белән Петр белоруслар, безнең арада татар- < лар. украиннар, мадьярлар бар Шуннан чыгып әйтеп була, дөньякүләм ♦ революциягә дә әллә ни ерак калмады! Без гаҗәеп бер тарихи язмышка = юлыктык. Әле ярый, вакытын белеп туганбыз! Жнр йөзендәге шак- = шылыкны себереп түгеп бетерүгә, һәркем үзе сайлаган якты юл белән = китәр Узган юлыңда эзләрнең яхшысын гына калдырырга кирәк. Брюсов. ~ шагыйрь, болай дигән: * m А мы. мудрены и поэты Хранители тайн и веры. Унесем зажженные светы В катакомбы, пустыни и пещеры с 3 — Син шушы йортның түшәменә, караңгы почмакларына карап 1_ мәгарәләрне исеңә төшердеңме? — дип шаярта Копко. як ягына каран 4 галап Ул ара булмый, бая чиләк белән кайнар су китергән хадим- хезмәтче килеп керә. Чиләкне алып чыгарга кергән икән, йокларга урнашып маташкан чекистларны, кызылармеецларны берәм-берәм куздән кичергәч, хадим тавышсыз-тынсыз гына чыгып китә - Ошамый бу хадим миңа! — ди Копко кинәт кайнарланып. - Монда кунарга калып хаталанмадыкмы икән? ди кызылармеецларның өлкәнрәге Монахлар - сатлык халык Валентин Несмелое кулларын баш астына кушырып чалкан яткан килеш һаман хыял диңгезендә йөзә шикелле, хадимнең кереп чыгып йөрүенә аның бөтенләй исе китми. — Без әлегә шагыйрьләр дә. хикмәт ияләре дә түгел, мәгәр без хәзер үк хикмәтле һәм шигъриятле дөньяның бер кисәге Кисәге генә түгел, без дөньяны үзгәртүчеләр, без халыклар яхшырак яшәсен дип тырышабыз, шуңа йөз тотып яшибез. Еллар узар, безне дә онытмаслар. безнең теләкләр тормышка ашар Син. Валентин, шигырь укый-укый аз гына тегеләйгә, хыялыйга әйләнгәнсең, ди сабыр акыллы Копко Халык онытмас имеш Безне искә алып утырырга гына калган ди аларга! Ләгәнсез чаптар кук әллә кая барып керәсең Сердоболье кийны тотып аласы диген син' Шуның ишеләрне ятьрәк тотып бетерсәк, әтн-әннләр белән тизрәк күрешер идек. Дошманнарның барын кырып бетерсәк. Белоруссиягә тизрәк кайтыр идек Ошамый мина бу урын! Хезмәтче хадимнең майлы күзе төче су.зе дә ошамый Бу хөҗрәләр дә шик тудыра Исе дә ят Өстеңнән бикләп алсалар, чыгармын димә. Болай итик без. егетләр, чиратлашып кына йоклыйк Сез. әйдә, йоклагыз, мин сакта калам Хәзер төн кыска Башкалар анын тәкъдимен хуплыйлар, кемдер «черки тешли» дип сукрангач, тәрәзәләрне дә ябып куйдылар Копко. торып, тәрәзә бикләрен үзе тикшереп чыга Несмелое йокыга китеп кенә барганда кемдер аны төрткәләп уята. Копко икән, ул чамадан тыш дулкынланган. Торыгыз, тор.— ди ул пышылдап кына — Йорт белән монастырь тирәсендә шау-шу, ыгы-зыгы Каяндыр кеше җыела шикелле. — Уят башкаларны! — ди Несмелое, йокысы ачылып.— Хәлне ачыклап карыйк. Башкалар да тнз-тиз калкыналар, сәке такталары шыгырдый, кемдер сак кына йөткереп тә ала Ул арада ишектән өчәү килеп керәләр. Каш астыннан бүредәй карап тын гына ишек катына басалар. Копко ишекне эчтән бикләгән түгел идеме сон? Бикләгән иде. Димәк, алар җаен белә, ача алалар. — Сез кемнәр? — дип сорый Несмелое. — Безнең кем икәнне белү читен түгел Игумен Варсонофий ата ашыгыч йомыш белән китте дә мине үз урынына калдырды. Мин — Федор ата. ә болар Ермаков белән Гаврилов, крестьяннар — Сезгә бездән ни кирәк һәм ни өчен крестьяннарны ияртеп кердегез? Нигә алар монда? — дип сорый Несмелое тап-таза монахтан. Кара сакал арасыннан анын итләч гөреҗдә кебек калын иреннәре кызарып, майланып күренеп торалар. Түгәрәк төймә төсле зәңгәр күзләре чекистларны капшап әле берсенә, әле икенчесенә сикерә тегенең. Варсанофпй ата монастырьны хәвеф-хәтәрдән, бандитлардан сакларга кушып калдырды — Нинди бандитлар3 Кайда алар! Без дә шуларны эзлибез. — Бандитлар менә сез инде. — Без нинди бандитлар булыйк? — Минем янымда иманлы крестьяннар Аллага тугрылыклы алар. Кыңгырау кагып аларны мин җыйдым Авыл бар монда, ерак та түгел, Бело-Безводное. Шуның халкы җыелып сезне хөкемгә чакыра. Карышмагыз. бирелегез. Без бандитлар түгел. Несмелое белән Копко. үзләре дә сизмәстән. бер авыздан сөйли башлыйлар — Без законлы совет власте вәкилләре, җинаятьчеләрне һәм бандитларны эзәрлекләп монда кердек. — Алла йортына басып кергән бандитлар сез ул! — ди, ниһаять, крестьяннарның да берсе, телгә килеп. Берничә офииер-контрреволюционерның монда качып ятуы безгә мәгълүм булды,— дип тыныч кына дәвам итә Несмелое.— Без беркемне дә таларга, җәзаларга җыенмыйбыз Монахларның тынычлыгын саклап, хәтта кичен дошманнарны эзләп тә маташмадык. Хәзер эш башка, бандитлар монда икән, аларны безгә тапшырасыз да, без китәрбез. Документларыгыз бармы? — дип сорый Ермаков атлы крестьян. Булмыйча! Менә, карагыз! — Несмелое белән Копко чека пичәте басылган, куллар куелган таныклыкларын сузалар. Федор атаның төймә кү зләре кәгазь өсләп тәгәри, Ермаков та кәгазьләрне күзенә якын китереп- кнтереп карый. Ялган кәгазьләр! — дип кычкырып җибәрә Федор ата — Ялган' — Сез талаучылар, бандитлар! — дип куәтли арттарак торган Гаврилов Чыгыгыз әйдә! Без сезне кулга алабыз. Лавринович наганын чыгарып кычкырып җибәрә: — Әй сез, салам сыйраклар, кулларыгызнь! күтәрегез. Туктап тор, Петр,—ди Несмелое аңа,—Чыннан да бандит-дип уйларлар. Без хезмәт халкын яклаучылар, крестьяннарны, аңлыйсызмы? Әгәр безгә кул салсагыз, совет власте моны кичермәс. Бу бер Соңра сезнең балаларыгызга, аларның балаларына оят булыр. Күрәсез, безнен явызлык кылганыбыз юк Сезнең бәхетегез өчен, эшчеләр бәхете өчен көрәшәбез Ә сез дошман сүзенә карап безне харап итәргә җыенасыз. Әйдәгез, егетләр. Кызылармеецлар дүртәүләшеп сәке йөхтеге янында укмашып торалар. беренче булып ишеккә атлаган Несмеловка алар теләр-теләмәсрәк иярәләр Лавринович та, арттан килә-килә «Кирәкмәс иде. Валентин'» дип пышылдый. Менә алар жидәү баск/п торалар яшьләр, коралсызлар, һәлакәткә дучар ителгәннәр. Аларны сәнәк-балталар. мылтык һәм винтовкалар белән коралланган ике йөзгә якын крестьян камап алган Арада картлар да. яшьләр дә. хатын-кызлар да бар Нәфрәт, дошманлык тулы күзләре ♦ белән жиде егетне капшыйлар. & - Туганнар' — дип кычкырып жибәрә Федор ата. төркем өстеннән j яшен чатнап узамыни, бөтен кеше уртага тартылып, кыймылдап куя х Менә алар, күрегез: денсез дәһриләр, изге монастырьга, сезнең генә = түгел, әллә ничә буын ата-бабаларыгызнын терәге, яклаучысы булган Т изге урынга кул ягучылар Алла капәрләгән явызларны ни көтә? Аларны £ үтерергә, юк итәргә кирәк Ходай үзенекеләрне таный һәм яклый ала. - Халык төркеме жанлы бер йодрык булып йомарланып, тагын бер j адым алга күченә. Сулыш алулар ешая, борын яфраклары киерелә. Е таң йокысыннан айнып кына килгән күзләрне кан баса Туктагыз’ Нишлисез? - Вәкил булып кергән икенче крестьян Ер- ? маков ц/улай дип кычкыра Документларын үзем күрдем Жаныгызга ♦ язык өстәмәгез, христианнар!= Ах. син алар беләнмени әле?' — Икенче вәкил Гаврилов Ермаков- 5 ныи баш түбәсенә балта түтәсе белән китереп ора Жәмәгать. кырыгыз “ динсез дәһриләрне Безнең изге яклаучыбызны пычратып йөрмәсеннәр - Халык, мичкәдәге балык кебек тыгызланса да. әле беркем дә алга ыргылып чыкмый, бер-берсенә кысылышып диярлек басып торган жиде = егет, арадан яклау сүзе, теләктәшлек көтәләр Лавринович кына кесә- ~ сендәге наганын капшап: «Эх!» - дип пышылдый Менә чекистларның аяк астына канга манчылган Ермаков егылып “ төшә, кан күргәч якындагылар ухылдап ала. һәм менә шушы кан аларны 5 тәмам котырта Кан чыгаручының Гаврилов, үз ишләре икәнен алар бер - секундка оныталар, алар бары тик ермак булып агып төшкән кып кызыл * юлны гына күрәләр. Кан? Димәк, бетнекеләрне кыйныйлар, гомер буе жәбер-жәфа күргән крестьян канын агызалар?! Кыска һәм шәфкатьсез, унны-сулны белми торган кыйнау башлана Бертуктаусыз хәрәкәтләнгән типкән, таптаган, сикергән аяклар ара сыннан танырлыгы калмаган бер кызылармеец үрмәләп килеп чыга, аның корсагын сәнәк белән ярып жибәрәләр Ун минут та үтми, әле генә аякларында басып торган сау-сәламәт, яшь. чибәр, көчле кешеләр урынына туралган, суелган, изелгән канлы кисәкләр генә кала. Аларның чак чак селкенгән, хырылдаган, яман ыңгырашкан гәүдәләре өстендә, арыш көлтәләре өстендә уйнаган чаба гачлар кебек, балта-сәнәк. мылтык түтәләре уннан тора Ниһаять, алар тына Жәзачылар гына тынмыйлар, арттагы рәтләрдә басып торган хатын-кызлар, мыексыз егетләр, гомуми үлем исереклегенә бирелеп, алда торганнарны ера-ера уртага узалар, канлы ит кисәген » әйләнгән гәүдәләргә һаман-һаман типкәлиләр. изәләр, балчык белән ара лаштыралар Кардәшләр! дип кычкыра битенә, сакалына кан чәчрәгән Федор ата Гөнаһкяр жаннарны ут аша уздырыйк! Як учакны' Гөрс-мэре килеп торган имәндәй таза мужиклар, корый ауган агачларны тамыры ние белән жирдән суырып чыгарып, китереп өяләр дә ут кйбызалар Кайсыберләренен жаны да чыгып бетмәгән гә\д»ләрне дөрләп торган ялкын арасына ыргыталар Ишегалдына боерыгыз' дип чакыра кичәге хадим хезмәтче \ i арада кемнәрдер мичкәсе белән ачы бал тәгәрәтеп чыгаралар, ипи. бәрәңге, пешкән ит китереп өяләр Варсоиофнй ата боерыгы белән төн буе пешкән ит калжаларын чаны чопы ашарга, сөякләрне шытыр шытыр кимерергә керешәләр, жирән. кара сакалларның канын юып иякләртә ачы бал ага Икенче көн иртә белән Казан урамнарыннан канга манчылган башы ак сөлге белән уралган, кырынмаган, яңаклары суырылып эчкә кергән бер кеше ава-түнә бара иде. Очраганнарны туктатып ул чеканың кай- далыгын сорый да тагын кузгала. Аңа трамвайга утырырга киңәш биреп карадылар, ул кул гына селкеде дә. тагын җәяүләп китте. Бераз баргач чеканын кайдалыгын тагын сорады. Бу кеше Ермаков булып, часовой янына килеп җиткәндә аның аяк өстендә басып торырлык хәле дә калмаган иде. Алай да часовойга пышылдарга өлгерде: — Анда... Раифа янында., сезнекеләрне яндырдылар... Аны шул секундта ук госпитальгә озаттылар. Өч пулемет белән коралланган интернациональ батальонның ярты рота солдатлары атларга менеп туктаусыз юрта-юрта монастырьга таба элдерә... Иң алдагы алмачуар атта Леонид Заковский бара. Аның йөрәгендә һәлак булган иптәшләре өчен үч белән бергә вөҗдан газабы да кайный. «Нигә аларны җибәрдем мин? Нигә? Яшь. тәҗрибәсез дусларымны һәлак иттем... Үзем анда булсам — мондый фаҗигага юл куймас идем!» Кем болай булыр дип уйлаган? Ул бу минутта үзенә дә нибарысы егерме дүрт яшь икәнен, әле алдагы көрәшләрдә, бөтен ил киңлегендә барган бәрелешләрдә, контрреволюцийнерларны эзәрлекләгәндә моннан да хәтәррәк хәлләр белән очрашасын күз алдына да китереп карамый иде. Ул нн шәп аттамы, әллә иярдәге хуҗасының йөрәк какканын ишетеп хайван ашкынамы, алмачуар шактый алга киткәч. Федор авызлыкны тартып, аны тыя. борылып иптәшләренә кул болгый. — Тизрәк, тизрәк! Ни ашыксалар да ярдәм инде соңга калган... Бу үкенеч, бу кыйналу Леонид Заковскийнын мәңге хәтерендә калачак Мондый вәхшәтне, кешелексезлекне әле ул беренче тапкыр күрә... Җан-фәрманга юрттырып килсәләр дә монастырьга якын бара алмадылар. бөтен яктан аны урап, тыгызланып җирдә крестьяннар ята иде. Атлар сөрлегеп шып туктадылар. — Кайда безнең иптәшләр? — дип кычкырды ярсып Заковский. Дәшмиләр, мышныйлар гына .. — Кайсыгыз башлады? Җавап бирү түгел кымшанмыйлар да... Заковский аттан төште: Безнең иптәшләрне харап иткән явызларны бирмичә торып без моннан китмибез' — дип тагын да катырак кычкырды Заковский.Сугышчылар аның янына пулемет сөйрәп китерделәр.- Ягез! — Гөнаһтан курык! — диде ятканнардан берәү. — Безне шүрләр дисеңме әллә?- диде икенчесе. — Ил белән хөкем иттек. Я таптат, я кулыңнан килмәсә, юлыңда бул. Заковский пулеметка тотынып, ятучылар өстеннән пуляларны сиптереп җибәрде. Кинәт тып-тын булып калды Ул арада ялгыз аткан тавыш янгырады һә.м Заковскийның алмачуары баскан җирендә янтая башлады. Ул яңадан пулеметка тотынды. Ләкин кемгә атасың? Ничек? Алмачуарның шәмәхә күзләре ачык калды, ярасыннан кубекләнеп кан акты, бераздан ул бөтенләй тынды — Яхшы,— диде Заковский икеләнеп.— Без китәбез Иптәшләрдән ни калса, шуны бирегез. — Әнә. учактан ни калса, шуларны җыегыз. Христиан җаннар иде бит. әйбәтләп күмегез. Тик монда буталмагыз, монастырьны таларга барыбер ирек бирмәбез,— диде бая сүз башлаган тавыш Кемдер, мыгырдап. аны куәтләде: — Үлсәк үләрбез! Сугышчылар юынылмаган калын такталардан берничә тартма ясап, һәлак булганнарның сөякләрен шунда тутырдылар да Казанга юнәлделәр.. Допрос вакытында шул билгеле булды: 1918 елның апрелендә үк Бело-Безводная һәм Осиново авылларыннан таза тормышлы алтмышлап крестьянны игумен Варсонофий монастырьга чакырып ала Ашка! Аш янына ачы бал да чыга, ак башлы шешәләр дә елтыр-елтыр йөреп ♦ китә, ике авыл «делегаты» шактый кызгач, күзләр томаланып, колаклары &. томалангач, игумен речь тота: § — Большевиклар динне дә. изге монастырьны да. беребезне дә * жәлләмәсләр! Әгәр монастырьга һөжүм-мазар була калса, православ- = ныйлар, ярдәмгә килерсез'бит? Безме, без хак юлда үлсәк үләрбез! — дип күкрәк кага «делегат- 2 лар»... < Кулга алынган монахлардан Голышев. Ретин исемнәрен. Бело- = Безводныйдан Гаврилов. Осиново авылыннан Яныкин. Макаров һәм = башкаларның исемнәрен атадылар Чекистларны һәм интернациональ > батальон сугышчыларын шулар газаплап үтергән икән. 5 Кулга алынганнар монахлар сүзенә тулаем ышанганнар, үзләрен * хак эш, ходай кушканны башкарганнар дип исәпләгәннәр Большевистик «Рабочий» газетасы болай дип язып чыкты «Зөя өязе Раифа җирлегендә булып узган канлы фаҗига шаһит- = ларын тыңлаганда ачудан һәм сыкранудан чәч үрә тора, йөрәк кысыла 4 Майлы пирогтан коры калган кара козгыннар — поплар һәм монахлар * аерым кешеләрне үлемгә дучар итеп революциядән үч алырга азапла- « налар. Эшче-крестьян властен тәмам юк итә алмасалар да. алар ачуларын < шулай чыгармакчы булалар. Иң кабахәт, нәкъ менә руханиларча, поп- 2 ларча ысуллар белән эш итәләр...» s з Иптәшләрдән калган изге сөякләрне күргәч, ниләр кичергәнемне u аңлату кыен түгелдер Контрреволюция корбаннарын үз иптәшләрем * нен асыл сөякләрен беренче күрүем Канлы җинаятьнең җиргә Тынычлык иңдерергә килгән Гайсә пәйгамбәрдән фатыйха алып калган чир кәү әһелләре тарафыннан башкарылган булуы ачуымны тагын да ныграк арттыра Белмим, нәфрәтләнүем шул кадәр көчле иде. үз-үземне белештермәс хәлгә килеп. Каллистов белән Шнуровский ишеләрне пыр туздырып ташлавымнан куркып, кабинетыма кереп бйкләндем дә беразга ялгыз калдыруларын үтендем. Телефон шалтырады Трубканы озак кына алмый тордым һаман шалтырый Минем монда икәнемне, эчтән бикләнүемне белеп шалтыра талар булса кирәк дип алсам, телефонда Таня' — Сергей Сергеевич! - Тыңлыйм. Таня Сез мине күрергә теләмисезме? Син бездәге хәлләрне ишеткәнсеңдер инде? Ишеттем Башта мин Сезне дә харап иткәннәр икән дип уйладым Бик нык җыладым. • Жыладыңмы? Бу дөньяда япа-ялгыз калам икән днп уйладым Берүк үзегезне саклагыз. Сергей Сергеевич Зорядан кала сез — миңа ин якын кеше Рәхмәт. Таня Якын араларда кереп чыгарга вәгъдә биреп, трубкамны куйдым, чак кына тынычландым Белә идем, чиркәү хуҗаларының «Чиркәүне дәүләттән һәм мәктәптән аеру» турындагы декретны бер дә өнәмәүләрен аңлый идем Монастырь һәм чиркәү биләмәләренең дәүләт кулына күчүе нә котырынулары да мәгълүм иде 1918 елның гыйнварында чиркәү соборының «Православный халыкларга» мөрәҗәгате дә хәтеремдә. «Бер дәшегез. православныйлар! Ир һәм хатыннар, картлар һәм яшьләр, бер дәшегез дә изге урыннарыбызны сакларлык союзлар төзегез! Христиан динен аяк астында калдыруга караганда бу дөньяда кан коеп, теге дөньяда рәхәт күрүе яхшырак!» Нәкъ шул чорда Казан митрополиты Иаков «Православный динен саклауның Казан кардэшлеге»н оештырды, яшерен /кыелышлар үткәрә баш 1ады. шстовкатар таратты Совет властен бәреп төшерергә бнген ҺН чей җигеп, акча чыгымнары түкте. Монастырь биләгән җирләрне, башка мал мөлкәтләрен саклан калыр өчен, монахлар «Хезмәт әртилләре» укмаштырып маташтылар Аларның бу адымнарын аңлап та була иде әле үз малларын кайгырталар' Дин әһелләре һәм монахлар якын-тирә крестьяннарын котыртып, куркыту максаты белән шундый канлы җинаятькә. губерна күләмендә беренче зур террорга җөрьәт итәрләр дип уйлау, ана ышану кыен иде Моңа үзләре генә тәвәккәлли алмас иде a iap. мона ук куллары бармас, куркырлар, шикләнерләр иде Руханилар сак халык Алла «сакланганны саклармын» дигән. Монда шәфкатьсез. тәҗрибәле кеше кулы уйнаган Сердобольский түгелме, әллә .Михайловмы? Әллә алар икесе бергәме?.. Шушы, вакыйгалардан соң мин тагын бер нәтиҗәгә килдем Без. кулыбызда булган күп санлы материалларга нигезләнеп, илдә барган фет нә җепләренең бер кулда булуын уйлап ялгышмыйбызмы? Аерым-аерым кешеләрнең төркемнәрнең, группаларның ихтыяры туры килеп, алар бер берсең белмәсәләр дә бер үк юнәлештә көрәш алып бармыйлармы икән? Чекистлар Ранфага очраклы рәвештә диярлек барып кергәннәр- А.тарны юк итү мәсьәләсен кемгәдер хәбәр итеп, киңәшеп эшләмә- тәннәрдер ич!.. Эзләүләрне һич туктатырга ярамый, җөмләдән берсе, игумен Варсонофийдан да ныклы сорау алырга кирәк! Ишек шакыдылар Олькениикий керде. Без аның кабинетында ешрак очрашабыз. Ул сирәк кенә, бик ашыгыч һәм мөһим булганда гына минем янга килеп керә Мин Мәскәү вәкаләте белән килгән булсам да. ул монда чека башлыгы. Чека башлыгы гына ла түгел, большевиклар партиясенең җитәкчесе. Безнең очрашулар төрле характерда була Ул миңа Казан турында, тирә-юнебездәге кешеләр турында озынрак та сөйләп ала. мин аның якты хәтеренә, меңнәрчә исемнәрне, саннарны күңелендә тота алуына гаҗәпләнәм һәм сокланам Әгәр бер кеше турында бәһа әйтә икән, тормыш аны һичшиксез раслый, Олькениикий. кешеләрне бәяләгәндә, бер чакта да ялгышмый. Бу анын — тормыш тәҗрибәсе белән ныгытылган тумыштан килгән сәләте. Без моңарчы берберебезгә тулаем ышанып, ярдәмгә атлыгып, кулга-кул тотынышып эшләдек Булды, хыянәтче Владимиров аркасында мина да авыр сүзләр ишетергә туры килде. Тик монда бер мин генә түгел. Дзерҗинскии да. Петерс та хаталана язганнар иде... Винокуров мәсьәләсендә мин дә Григорийга гаепләү ташлый ала идем... Ул чакта Григорий тагын бер зирәклек, акыл күрсәтте. Винокуровка теләктәшлек күрсәтмәдем мин. юк.. Сезнең дустыгызның үлемендә аның да өлеше барлыгын белә идем. Мәгәр мин Винокуров өчен үтенгән югары кешене кызгандым. Хатыны! Хатынына хуҗа була алмады бичара Тезгенсез, йөгәнсез зат булып чыкты хатыны Ә ирләрнең һәркайсында да йомшак як була. Хатыннар аны тиз сизеп ала... Ә сез. Григорий, кайчан өйләнергә уйлыйсыз? Олькениикий уйга калды. Минем аңа вакытым җитми Менә эшләр бераз җиңеләйсен инде, диде Шунда ук сорап куйды - Ә сез? - Бөтен дөньяда революция җиңгәннең икенче көнендә үк әйләнәм. Олькениикий дәшмәде, ничектер, сынап, уйчан гына карап алды. Бүген ул гадәттән тыш борчулы иде Аның мондый минутларын очрата идем мин тәкин куп вакытта, борчуларның сәбәбен белмәгән чакларда, ничектер кешенең халәтенә игътибар итеп бетермисең. Кешенен үзе генә белгән серләре азмы әллә?.. Ә бүген, әле көрәштәш иптәшләрнең тавышы колак төбендә чынлап торганда, безгә бер-беребезнең хәлен аңлау кыен түгел иде Керде, утырды. Минем хәлне сорашты, тазалыгың ничек диде, ашау- эчү мәсьәләсе белән кызыксынды Сажидә апага рәхмәт укыдым. «Юкны бар итә белүче тылсымчы ул апа!» — дидем. Аннары икебез дә тындык ♦ Тынлыкны бозарга мин дә ашыкмадым Әгәр Олькениикий ашыкмый & икән, ана уйларга вакыт бирергә кирәк. Уй күп чагында ялгызлыкны е ярата Ялгыз түгел чакта да ялгыз гына уйланып була' Мин. мәсәлән. * ялгыз йөргәндә күбрәк уйлыйм Уй сиңа ияреп бара башлый, хужа = булып алгач, уйны син ияртеп китәсең. Бара ул. очын гына югалтма 5 һәм кайчагында һич көтмәгән нәтижәләргә китереп житкерә Баштарак £ бөтенләй игътибар ителмәгән фактлар яңача яктырып китәләр Уй < кодрәт ул! Уй фактларны үзе эзләп таба, үзе аралый, эресен хәтердә ? сеңдереп, вак-төяген жилгә очыра . — Юк. монахлар үзләре уйлап чыгара алган нәрсә түгел бу' — * дидем мин. баягы уйларымны аңа белдереп - Монда кемнеңдер оста кулы 5 уйнаган Көпә-көндез чекистларны үтерергә ба үзем рөхсәт итмәдем. $ Мин сезнең өчен бик курыктым. Сережа. диде ул. телефоннан ♦ әйткәннәрен кабатлап. Телефоннан бер нәрсә, хәзер ул үз сүзләрен моң = лы күз карашы белән беркетте, минем учларымны ике куллап кысып = алды — Әлегә исән-саумын. Таня Сезне үтергәннәр дип уйладым Хәтерлисезме, теге чакта «Алда •< һәммәсе дә яхшы булачак!» - дигән идем — Хәтерләмимме соң. Таня?! ~ Хәзер тагын бер кат юрадым әгәр бу юлы исән икән. Сережа. бик озын гомерле була дидем Бергә яшик. Таня - Мин дә озак яшәячәкмен. Ходай миңа Зорянын гомерен дә *" бирәчәк. * «Ходай» сүзен ишетеп, кинәт куырылып киттем, тәнем буйлап ут йөгерде, анда, Раифада да ходай исеменә ышыкланып җамнарын кый гаинар бит безнең иптәшләрнең! Ходай исеме белән, аллага таянып, аның шәфкатенә ышанып Ул минем кулны озак кына җибәрмичә торды, алай да без башка чактагыдан корырак аерылыштык сыман Ходай сүзе миңа шулай тәэсир иттеме? Шулдыр, башкача булмас Тик ул аны аңламады, күзләрен тутырып карап басып калды Борылып карадым, ул һаман басып тора, күзе юлда. Таня йомшак кына итеп кул болгады Ярдан тауга менеп җиткәч, нәни генә бакча бар Шунда мин Таһиров белән Фәридәне очраттым Алар бергәләп каядыр баралар иде Жәй я үтеп кергән икән, мөгаен, аның бик ашыгыч йомышы булгандыр Әгәр = Мөнәвәр Галимов белән Фәридә чак кына көткән булсалар Әгәр. Юк. • юк. алар көтә алмаганнар, түземнәре җитмәгән күз алдында Олькениц- х кийны үтерүче утырсын әле! Ярый, теге матрослар үз иптәшләренен төс- = кыяфәтләрен бөтен ваклыкларына кадәр дөрес тасвирлаганнар икән Фә- *- ридәнең күзе үткен, ул чамалап алган — Кнн янына керик. - дидем мин Таһнровка. * — Сергей Сергеевич, диде Гайнулла тукталып - Рәхмәт инде х сезгә. — Ни өчен? — Дошманнарның бер ише минем тәҗрибә азлыкны чамалап ала " Миңа карышып маташкан иде. сезне күрүгә, шунда ук җебеп төште Нин- j ди сихерегез бардыр Кин янына киттек, барышлый Ваковский белән Николай Городецкий- < ны иярттек Сүзне үтә кыска т or тык белгән адреска дүрт чекист белән Городецкий барачак. Йортта кем булса шуны кулга алырга Квартира буш икән - икәү эчтә засадага калырга Кемдер адашырмы, атап килеп керәме. эчтәге егетләр аны чыгармыйлар, тоткарлыйлар Якын-тирә йорт ларын күзәтү өчен алты кеше алып. Таһиров сакка бара Мин Коросты левтан сорау алуны дәвам нтәм Кем өчен һәм нигә килгән ул кафега? Эш ашыгычка киткәч һәм кыенлашкач, алдан корган планнар сүтелеп тә куя.. Городецкий бара, йортны таба, буш квартираның ишеген җайлап каерып ачып, эчкә уза Төне буе эчтә утыралар Таң алдыннан гына бил гесез берәү ишек шакый Ишек ачып, аны эчкә уздырабыз дигәндә генә теге бәндә ике револьвердан ата башлый Атыш тавышына Таһиров группасыннан ике кеше йортка якынлаша. Бандит чекистларның берсенә ата. икенче чекист, яраланган иптәшенә булышырга дип. бер секундка гы на иелә Ул арада өйдән засадагылар да атылып чыга Таһиров бандит артыннан үзе чаба. Теге, борылып, нәкъ аның аяк астына граната таш лый, бәхеткә каршы граната ярылмый Бандит йортлар арасына кереп югала. «Эх. ычкындырдым!» дип уйлый, граната килеп төшкәч бер чит кәрәк тайпылган Гайнулла Ул арада ишектән себеркесен тотып урам себерүче килеп чыга һәм. сакалының очын селкеп, ишегалды почмагын дагы сарайга күрсәтә. Гайнулла акрын гына алга бара, почмак артында качып торган бандитның тупас итек башларын абайлый ул да булмый атыш тавышы яңгырап. Таһнровның яңагын пуля сыдырып уза Кара каршы атыш барышында бандит үлә Карыйлар, коралларын алалар, документлары юк Байтак вакыт үткәч, ике чекист утырган квартирага ир белән хатын керә (Городецкий белән Таһиров «Атыш тавышын бөтен шәһәр ишетеп бетергәндер, әйтелгән адреска инде беркем дә килмәс!» — дип, хәлне аңлатыр өчен чекага кайтып китәләр, таныр өчен мәетне дә үзләре белән алалар) Өй эчендәгеләр «чакырылмаган кунаклар»ны тавыш-тынсыз гына эләктереп алалар, коралсызландыралар һәм тып-тын гына утырырга боералар Чекистларның берсе телефоннан шалтыратып, машина һәм конвой сорарга чыгып китә Шактый утыралар Ир кеше — Су эчәсем килә.— дигәч, сакта калган чекист, револьверын каешына кыстырып, чүмеч белән су алып килә Чүмечкә сузылган кул билдәге коралны суырып чыгара. Хәзер урыннар алышына, бандит чекистка тын утырырга боерык биреп, ишек янына сакка баса, икенче чекист бусаганы атлап керүгә, тегенең башына револьвер сабы белән берне кундыра Ир белән хатын ике чекистны да ныгытып бәйлиләр дә авызларына мендәр почмагы тутырып чыгып та сызалар... Берзаман конвой кидеп җитә һәм «ачык авызлары» мендәр белән томаланган «җитез»ләрне коткара. Ары-бире чабып карыйлар, тү-тү. җил ләр искән... Йортны да. тирә-юньне дә күзәтеп торганнар Атыш тавышларын, һичшиксез, ишеткәннәр. Портта засада барында чамалаганнар: бала-чага түгел Шуңа карамастан йортка яңа кешеләр — ир белән хатынны җибәргәннәр. Нәрсә мәҗбүр иткән Вырвачны? Йортка аны ни тарткан3 Әллә бандитлар иң кирәкле нәрсәләрен алып китеп өлгермәгәнме? Квартираны бнк җентекләп тентергә куштым. Күпме кирәк булса, шунча монда утырырга кушып, өч иптәшне тагын засадада калдырдык Бәхетсезлек белән башланган көннең маҗаралары моның белән генә бетмәгән икән әле. Кичен. Коростылевны чакырырга ниятләп, кайсы яктан тотып алыйм икән дип уйланып-әзерләнеп утырганда, минем янга Таняның әтисе килеп керде. Шул ук таушалган киемнәрдән, сәгать чылбыры гына юк та күлмәк төймәләрен ялгыш каптырган, якасы тырпаен калган. — Сергей Сергеевич. — диде бу керә-керешкә — Сез мине икенче кызымнан да коры калдырырга җыенасызмы? — Аңламадым. — Мин аңлыйммы? Ни булды? — Менә. Укыгыз. Ул китергән саргылт калын кәгазьдә мондый юллар бар иде: «Дустыгыз — Мәскәү чекистына җиткерегез: әгәр бүген кич. 22 сәгатьтә. Зур Проломный урамында, банк бинасы янына Коростылевны алып килмәсә. сезнең кызыгыз Таняны җәзалыйбыз!» — Таня кайда? Коты чыккан ата сорауны ишетми торды... — Алар аны алып китте. Шушы язуны тоттырдылар да алып киттеләр. Бичара ата елап җибәрде. Сәгатькә карадым, сигез тулып килә. Димәк, көтелмәгән һәм хәвефле очрашуга кадәр әле ике сәгать вакыт бар Ике дә уйлап тормадым: — Барам. Сез. зинһар, дип әйтәм. хафаланмагыз. Таняны ничек тә аралап алырбыз — Инде бу бәлаләрдән исән-аман котылсак, бер көн Казанда тормас идек. Кая китәрсез? — дидем мин, үз уйларымны уйлап — Кая китсәк тә риза Җәһәннәмгә барып керер идем, ишеген генә белмим — Кайда да бер Дошманнар канда да бар — Йөрмә дидем, тыңламады Зоряга да әйттем мин. кисәттем. революция яхшылыкка илтми дидем Хәзер менә икенче баламнан да калам... Өеннән чыкмаска, беркемгә дә ишекне ачмаска кушып, мин аны озатып җибәрдем. Әзерләнергә кирәк, уйларга, ә ул вакытны алып тора Ялгыз калгач, бандитлардан килгән ультиматумны тагын бер кат укыдым Ничә кеше яздылар икән? Кин янына кердем * — Хурлык, ультиматумнар көненә калдык! — дидем * Тавышымны көр чыгарырга ниятләгән идем, барып чыкмады. Кин. аптырап, күтәрелеп карады, кәгазьне ана суздым Бер-ике минуттан * аның бүлмәсенә оператив группа җитәкчеләре җыелган иде. Июль төне. Көннәр күзгә күренеп кыскара, менә бүген дә ярым Т караңгы дип әйтерлек. Халык, вакыт соң булса да. берән-сәрән йөреп = тора. 5 Мин аларны шунда ук төсмерләдем: икесе банк ягында, икесе кар- 5 шы як тротуарга басканнар Качарга да. посарга да уйламадылар. £ исләре китмәгән кыяфәт белән бәгрәеп карап торалар Коростылевны уң > кулыннан таза бау белән минем сул кулга бәйләгән идек Әлла миңа ® гына шулай тоелды, без банкка якынлашканда, халык азайган кебек « булды, кичкырын гына көчәя башлаган җилдән урам фонарьлары тир- х бәләләр Каракаршы баскан бандитларның күләгәләре дә аларга ияреп * тирбәлә, бер караганда, алар дүртәү генә түгел, күп булып, ишле бу- »- лып күренәләр Банк янындагы ике сакчы, нидәндер шигәеп, әле безгә. әле бер-берсенә карыйлар, андый-мондый һөҗүм башланса дип. винтов < каларын ике куллап алга сузганнар. Күренмәсәләр дә. мин Таһиров. За- я ковский, тагын дүрт чекистның монда якында гына икәнен беләм Зур « Проломный урамыннан параллель ике яктагы урамнарга да йортлар ас- * тыннан, ишегалларыннан үтәргә мөмкин икәнлеге дә безгә мәгълүм п Бандитлар да шуңа һәмхалык күплегенә исәп тотканнар булса кирәк Атыш башланса, мине Таһиров. Заковскийлар капларга тиеш Атлы <- милиция юлда, командирлары хәзер сәгатьтән күзен алмый, алар да хә- < зер килеп җитәчәк. Урам уртасыннанрак барырга тырышам. Коростылевның сулышы ешайды: дулкынлана, тартылып-тартылып ала Мин аңа: Читкә китмәскә, китмәскә! — дип пышылдыйм, үзем көчәнеп елмаям Минем янга дәү имән кискәсе кебек бер ир килеп басты, икенчесе Таня белән банк алдында калды Хәзер үк Коростылевны ычкындырасың. Кызыкайны аласың да яңадан очрашканга кадәр аерылышабыз. Хуп! Килештек! — дидем дә. Коростылевны үземнең алга чыгарып бандитны атып ектым «Таня. ят!» — дип кычкыруым атыш белән бергә яңгырады Бандит Таняга түгел, миңа атар дип уйлаган идем, шулай бу лып чыкты. Коростылевны кысып кочаклавым мине коткарды, ул үлде, пуля аны үтеп минем иңбашыма керде Чекистлар һәм нәкъ вакытында килеп җиткән атлы милиционерлар ншегалларына кереп сибелгән бандит ларны куа киттеләр. Банк алдында басып торган сакчылар да арлы- бирле чаба башлады Коростылевны чншцп ташлагач, бер минутка гына хәлем китте. . Заковский. Таһиров. Таня өчәүләп мине санчастька алып бардылар Ярам куркыныч түгел иде Алай да мине әйбәтләп бәйләделәр Аннан өчәүләп Таняны озата киттек Капка төбенә җнтәрәк. Леонид мине арткарак алып калды да: Без Гайнулла белән сезне калдырып китсәк, үпкәләмәссезме? дип сорады Нигә? Безгә кайтырга кирәк, ашыгыч эш бар! Калдырырга да уңайсыз! Син дә булмасаң. Мәскәүдән бергә килдек ич без. Син миңа иң якын туганым кебек Мин сыңар кулым белән Леонидны кочаклап алдым, тиздән аерылышуымны белә идем.. Иң элек Таниның исән-аман кайтып җитүен өйдәгеләргә кереп белдердек. Ата белән ана шатлыгының иге-чиге булмады, нинди генә тәмле сүзләр әйтеп бетермәделәр алар исән калган кызларына. Әле кичке сигездә генә: «Бер көн дә монда калмыйм, кызымны да алып китәм»,— дип кызган ата. Таня мине озатырга җыенгач, бер сүз дә каршы әйтмәде, әни кеше кызының җилкәсенә мамык шәл китереп салды. Без капка төбендәге эскәмиядә утырабыз. Койма өстеннән узып, безнең иңнәргә сирень ботаклары асылган —- Авыртамы?—диде Таня минем яралы иңемә карап. Ул тартылып килеп, мине үбеп алды, битем аның күз яшьләренә чыланды Кызның язмышы кыл өстендә иде бит! Әле аны да сакларга, саклап алып калырга кирәк иде Мин шаяртып: — Син безнең икебезгә дә озын гомер юрадың, Таня. Шуңа таянып кына бардым мин очрашуга! —дидем Озакламый Таһиров белән Заковский җибәргән ике чекист килеп җитте, алар бу араларда Танялар йортын күзәтергә тиешләр Таняны. әти-әнисен: «Яхшы белгән кешеләрегез булмаса: берәүгә дә ишек ачмагыз!» — дип кисәттек. Аларга һөҗүм булуы бик ихтимал иде. .

Ахыры бар