Логотип Казан Утлары
Шигърият

УРАЛ ҖИЛЕ

Полетаеве станциясен узганда ...Поезд чаба Чиләбегә. Тирә-якта яшел урман. — Полетаеве кайда соң — Шагыйребез төшә торган? ...Җилә поезд. Тукай бара Уйлар уйлап, оеп кына. Авыру шагыйрь. Гамьле гомер... Йөзе, күзе боек кына... Селкетә дә тирбәтә юл Поезд барган бер уңайга... Хәтер китә еракларга — Пугач, Канкай һәм Юлай) а. Таныш Җае к далалары Хәтеренә килеп керә. Ике корыч елан кебек Юл йөгерә, юл йөгерә... Арыган һәм томаннарда, Яңгырларда туңган тәне — Урын сорый, йокы сорый Тәненең һәр күзәнәге... Оеп китә Габдуллабыз, Сизми поезд туктаганны. Кемнең кемдә ни эше бар? — Уятмыйлар йоклаганны. Тора поезд Полетайда. Пассажирлар йөгерешә... — Тукай юк! — ди аны көткән.— Юк бит Тукай, бу ни эш, ә?! Берничәсе вагоннарга Кереп китә, гаҗиз булып. Бер вагонда Габдуллабыз Черем итә онытылып. Җилкәсенә башын салган. Ике кулы — җиңнәрендә: Җылы эзли үги бала Газиз туган илләрендә... Уяталар мосафирны. Эндәшәләр әкрен генә: — Сез ошыйсыз ТУкаевка — Олы шагыйрь әфәндегә?.. Рәхим итеп, тарантаска Утырыгыз, чыгып, әйдә: Йомшак печән салган арба — Атлар көтә безне, бәйдә... Күрешәләр ике куллап, Кыенсынып, сабыр гына. ...Җылы җилләр кагылгандай Була халык шагыйренә... Юлга чыга Троиңкига Авыру шагыйрь һәм дуслары. Каршы ала Габдулланы Кояш, Җил һәм май кошлары... Келтер келтер жилә атлар. Алда — дала, алда — кымыз. Сихәтләнер шагыйребез — Әйдә, атлар, юыртыгыз!.. Саф һавалы дала жиле Җылы тынын ягып ала. Ат хуҗасы атын куа — Дилбегәсен кагып ала— Алда дала. Бияләрнең Яшь үләнне кырган җире. Дус мулланың Тукан өчен Киез тирмә корган җире... 1ИСӘ ГӘРӘЕВА — •Уралым» һ. б. шигырь китаплары авторы. Чилвбгдя яши Таш палатка Магнитогорскида, иеһәргә һәм металлургия комбинатына нигез салган беренче тезүчеләргә һәйкәл итеп, таш палатка куелган. Итәгенә Урал шагыйре Борис Ручьев шигырьләре таштан уелган. Башым иеп ялгыз басып торам. Таш палатка, синең алдыңда. Магнитканың утлы шәүләсеннән Горизонтлар кичен ал монда. Гүя сулый шәһәр минем алда: Мартеннардан төтен, пар чыга. Урам почмагыннан Борис Ручьев Килеп чыгар кебек каршыга... Таш урамнан бүген аермачык Тойдым кичтә шагыйрь килгәнен: һәм ишеттем чибәр Любаваның^ Чая Любаваның көлгәнен... Металл пешә мартен мичләрендә. Күккә ашкан горур станнар. Алар минем халкым җанына да Горурлык һәм ялкын кушканнар. Таш палатка тора Магниткада, Канат җәеп дала җилендә. Эшләп, янып, гөрләп без яшибез Борынгы, чал Урал җирендә!.. 1юбзва —шагыйрьнең шул исемдәге поэмасының тип героинясы. Озаймасмы бераз гомер. Җылынмасмы туңган җаны... Ашыгырга кирәк аңа — Күпме эшләр көтә аны!.. Дала, дала! Урал жиле! Шифалы бул җырчыбызга! Таң чыкларын, кояш нурын Кош моңнарын куш кымызга!.. Очрашулар, Сөйләшүләр монда үзгә: Сүзен әйтә кеше Туры карап күзгә. Кыса кулны Сөялләнгән учы белән — Кавышкандай Иң яраткан дусы белән. Кыерсытмас Юкка сине җирдә беркем. Үз эченә алса әгәр эшче төркем. Шулай була. Сынасалар сине эштә — Ихлас булсаң Эш һәм сүз сыналган төштә.— Шунда гына Була сина иң зур бәя (Уйлама, дип: Бөтен Урал кочак җәя!)... Монда халык Мактауга һәм сүзгә саран, Тик шушында Төзәлде куп күңел ярам... Учыма куй Сөялләнгән учларыңны,— Урал гизеп. Эштә сына дусларыңны!.. Балам Үзем туганчы ук, сабый булганчы ук йөрәгемдә, җылы тәнемдә кан тамчысы булып яшәгән ул — тамырларга килеп бәрелгән... Нур сөңгесе булып керфегемнән зур дөньяга карап көлгән ул. Вакыт җңткәч, пешкән алма кебек, җиргә киләчәген белгән ул. Моңнарымны, кайгы-хәсрәтемне. шатлыгымны эчкән туйганчы... Сулар ага Кызыл таллык суга кулын тыккан, зәңгәр шәлен юа тын гына. Җил уйнамый яшел яфракларда — яшьлегемнән килгән моң гына... Елга, елга, син эчкерсез, гади, бормалысын юлның сайлыйсың, Ач син миңа болын иркенлеген, сукмакларның якты, айлысын. Язмышымнан яңа үрләр көтәм,— күкрәгемә ургып һаман кер! Синең кебек миңа юлдаш булсын, сердәш булсын газиз туган җир! Алып китим киртләч сукмакларга тынычлыкны синең, көчеңне! һәм дусым бул: илт син киләчәккә минем җырны, минем исемне!.. Йөрәгемнең бөтен мәхәббәтен алган, минем кулга кунганчы. Нәселемнең бөтен билгеләрен, тамгаларын җыйган үзенә. Инде туган, үскән. Тере бәхет булып карый минем күземә. Кабатлый ул минем күңелемне. Тик бәхетле булсын язмышы: афәтләргә, канлы сугышларга юлыкмасын гомер агышы!.. Сулар ага, тансык сулар ага,— болганчыгы ага, тоныгы... Сокландыра чишмәләрнең моңы, урман, күлләренең тынлыгы... Тылсым тулы таллы ярга басып, тыңладым мин сүзсез елганы: Ул аңлады минем сагышымны, тыңлап ләззәтләндем мин аны... Нигә сүзләр?! Олы табигатьнең балалары сөйли бер телдә! Без — елганың, елга безнең җанны аңламый дип әйтмәс беркем дә!.. Кайда да су ага чылтыр-чылтыр, үз мохите, җыры, яры бар. һәм кайда да күзләр агымсуга йөрәк моңын кушып карыйлар... Үткән гомер, түгелгән яшь, хәтер, үкенүләр моңы, уйлану... Ни сәбәпле йөгерек агымсулар уйлануга охшаш булган ул?! Яр башында торам сулар ага... бөтерелеп, уйнап су ага. Моңга серләр, сагышка җыр ялгап, карый кеше агымсуларга... .