Логотип Казан Утлары
Шигърият

УЛ — АВГУСТ ЙОЛДЫЗЛАРЫННАН

(БӨЕК ИСПАН ШАГЫЙРЕ Ф Г. ЛОРКАНЫҢ ҺӘЛАК БУЛУЫНА 50 ЕЛ)

Август.

Кемгә ничектер, бу аи минем күңелгә ел саен моңсу сагыш алып килә. Ничәмә- ничә еллар инде шушы тойгыдан арынып булмый-. Август — сагыш... ..Август. 1936елның19августы. Франко палачлары — фалангистлар испан шагыйре Федерико Гарсиа Лорканы атып үтерәләр. Шагыйрьгә нибары 38 яшь... . Август. 1943 елның 8 августы. Немец фашист палачлары чех язучысы Юлиус Фучикны җәзалап үтерәләр. Язучыга нибары 40 яшь... —Август. 1944 елның 25 августы. Немец фашист палачлары татар шагыйре Муса Җәлилнең башын кисәләр. Шагыйрьгә нибары 38 яшь— _.Август. 1945 елның августы. Хиросима белән Нагасаки һәлакәте— Быелгы августта прогрессив кешелек дөньясы бөек испан шагыйре Федерико Гарсиа Лорканын һәлак булуына 50 ел тулу көнен билгеләп уза. Әле 1921 елда ук үзенең бер шигырендә Гарсиа Лорка аңлашылмас бер алдан күрүчән- лекәүлиялек белән болай дип яза: «Алтын пычак йөзе. Август. Егерме алтысы—» Шагыйрь берничә конгә генә ялгышкан; аны атаклы Гранададан сигез чакрымдагы Виснар авылы тирәсендә 19 августта атып үтерәләр. Лорка белән бергә тагын өч кеше атыла. Аларны Айна- дамар чишмәсе янындагы карт зәйтүн агачы төбенә җирлиләр. Шагыйрьнең «Кистеләр өч агачны» шигыре хәтердә янара Өч әү үсә иде. (Балталы кон килде.) Икәү генә калды. (Агач канатлары күләгәне ярды.) Калды берәү бары... Берсе дә калмады. (Шәрә чиигмә яры.) «Ин хәсрәтле шатлык — шагыйрь булу»— моны бары Лорка гына әйтә алган. Лорка әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителмәгән диярлек. Шагыйрьнең образлар системасы. шигъри күзаллавы гаҗәеп үзенчәлекле, гажап катлаулы. Лорка — тәрҗемәгә «буйсынмый» торган шагыйрьләрдән. 1929 елның җәендә Гарсиа Лорка Америка Кушма Штатларына бара. Бу сәяхәт көтелмәгәндә генә була. Ул шагыйрьнең һәм рухи, һәм иҗади кризис кичергән вакытына туры килә. Америкада Лорка 1930 елның мартына кадәр яши. Ләкин ул Американы кабул итә алмый. Җырларның нәфис сабагы шәфкатьсез киселгән монда, агачларның тере суты үле каучукка әйләнгән. • Негрлар сәнгатен исәпкә алмаганда. Кушма Штатларда механика белән автоматизмнан башка бер нәрсә дә юк».— дип яза ул. Лорка Америкадан Кубага китә, тик анда да җанына урын таба алмый, яңадан Испаниягә әйләнеп кайта. Әлеге сәяхәт нәтиҗәсендә Гарсиа Лорка ике пьеса һәм «Шагыйрь Нью-Йоркта» дигән шигырьләр китабы яза. Бу җыентыгын ул бик тәфсилләп, кайта-кайта эшли, төрле кичәләрдә укый. 1935 елның августында (янә август!) Лорка бу китабын бастырып чыгарырга әзерли. Әмма китап чыкмый кала. Ул бары тик 1940 елда гына Мексикада басылып чыга. Укучыларыбызга шул китаптан бер шигьфьне татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим итәбез. Федерико Гарсиа Лорка, испан шагыйре Үлем биюе Өрәк! Карагызчы — өрәк! Өрәк оча Африка ярларыннан НьюЙорк кварталларына! Нәни ак фосфор бөреле борыч агачлары кайда? Арган гәүдәле дөял&р. аккош томшыклары тишкән якты нур — дулкыннар кайда? Карагыз, һәр нәрсә кипкән: башаклар сукыр, жднварлар изелеп-сьгтылып беткән, күпер тимерләре тутык, тирә-юньдә җансыз тынлык. Карагыз, үле жднварлар бары бергә җыелганнар гиппопотам аяк сузган, тояклары күренә көлдән. кыр кәжэсе авызында кычыткан ефәге үскән — мескеннәрнең барысын да үткен көн яктысы тишкән. Ташландык, сулган тынлыкта сытылган өрәкләр бии. Артта — ярты дөнья комы, алда — калган ярты дөнья, кургашын дөнья, кояшсыз, каннар ага теркөмештәй. Өрәк! Карагызчы ор$к! Чүлләр комы крокодилның иләмсез авыз упкыны йотудан куркынган өрәк, курку оча Нью-Йорк өсләрендә! Буш. жднсыз күкне акшарлап, известька катырган тынлык, плантация кырларында үлгән коллар тавышы тик. битараф, буш, чнп-чиста күк. чәчәкләр эреп җуелган аның ераклык ларын да. Җырларның нәфис сабагы шәфкатьсез киселгән монда, агачларның тере суты үле каучукка әйләнгән. яктылыкның көзгеләрен чәлпәрәмә вата-вата. соңгы тыныч йолдызларны жил себерә койрык болгап. Салкын диварлар буенда ялангачлар елаганда, банк директоры үзе, телсезөнсез тиен-сумнын үлчәп миһербансызлыгын. манометрга бакканда, өрәк иңде Уолл-стритка. Үзенә биергә урын — соры күзле крематорий сайлап алган икән үлем — моның бер дә гажәбе кж. Сфинкс, я тимер сейф ач сабыйларның йөрәген бер төсле өшетә ала. Машина энергиясе табигать энергиясен миһербансыз таптый монда, һәр икесе яралганны кояш нурыннан гына тик — бөтенләй белми дә үзе. Әгәр дә көпчәк онытса механизм икәнлеген, ат тояклары янында рәхәтләнеп җырлар.иде; әгәр ялкын эретә алса проектларның салкын бозын, тәрәзләрнен җанлы-тере. нурлы, матур балкышыннан качып китәр иде буш Күк. Ышандырып әйтә алам, үзенә биер урынны үлем яхшы сайлап алган. Өрәк биер ургып аккан кан ташкыны уртасында, алтын бураннар эчендә, саннар сафы арасында, айсыз төннәрдә илергән эшсезләр ыңгырашында Кыргый, явыз Америка, карлы чикләргә жделгән оятсыз Америка син! Өрәк! Карагызчы - өрәк! Пычрак сазлык дулкыннары шуыиш Нью-Йорк өстендә!

алтын ватып, ватыкларын почмакларда ашын алар. Мин балконда басып тор^м, Ай белән сугышам үзем. Тен йөзенә теш батыра көтү-көтү тәрәзәләр. Бозау-болытлар күземнең нурларын суырып эчә. Бродвейнын кан каплаган пыяла витриналарын озын ишкәкле җил кыйный. Айнын коры ботагында сулган алма чәчәгедәй кан тамчысы кибеп каткан, көтүчеләр үзәннәрдән җилләр куып китергәннәр, изелгән медуза булып, калтыранып үлә жилләр. Үлем биюен биюче, юк. мәетләр түгел һич тә. Юк. ышанмыйм. Алар ята тырнак кимереп, тыныч кына. Үлем-өрәк уйный торган скрипканың тавышына бии монда гел башкалар. Ул башкалар — салкын затлар, көмештән исергән алар, шәрә аяк кисешеннән һәм чәнечкеле утлардан үсеп чыккан затлар алар, баскыч панорамасыннан корт чүпләүче затлар алар, үлгән кызларның күз яшен банкаларда эчә алар. Җитте. Папа, биемә син! Җитте. Король, биемә син! Җитте дим. биемәгез сез, зәңгәр теш — миллионерлар, чиркәү чаңнарына басып, биемәсен балерина, асылташлар җыючылар, акылсызлар, гаугачылар, җитте дим. биемәгез сез! Сезнең белән бии бары, бии бары карт бер өрәк, канланган, сәләмә өрәк, бары. бары, бары өрәк! Белеп калыгыз әмма сез. котсыз небоскребларның иң соңгы этажларында кобра еланнар ысылдар, урамнарда, балконнарда шайтан таяклары үсәр, кычытканнар тирбәлерләр, мүк капланган таш өеме булып калыр сезнең биржа, мылтык утына уралып, лианалар үрмәләрләр, үрелеп-урап буар алар бик тиздән, әйе, бел, тиздән — о, Уолл-стрит! Өрәк! Карагызны — өрәк! Агулы үлән агуын төкерә ул Нью-Йоркның йөзенә! Шәһәрнең котсыз йөзенә!

Марс ШАБАЕВ кереш сүзе һәм тәрҗемәсе