Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

 

Журналыбызның быелгы 2 санында Р Сафаров һәм Л. Леронов хатлары буенча тәрҗемә турында сөйләшү башланып киткән иде. Аннан соң сөйләшүне М. Рафиков. Р. Кукушкин. Н. Арсланов. Р. Юсупов, Ә. Баянов, Л. Хәмидуллин. Ә. Исхак. Р. Гатауллиннар дәвам итте. Бу санда сүзне прозаик һәм драматург Фоат Садриев белән шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин ала. Фоат Садриев: — Иң мөһим нәрсәдән башлыйсы килә: кайсы язучыны, нинди әсәрне тәрҗемә итәргә? Бу процесс аерым шәхесләрнең иҗади инициативасына гына бәйлеме, әллә аңа билгеле дәрәҗәдә юнәлеш бирелергә, ул оештырылырга тиешме? Сүз дә юк. тәрҗемәче әсәрне бер телдән икенчесенә әйләндереп салучы машина түгел. Ул — билгеле культурага һәм әдәби зәвыкка ия булган иҗади шәхес. Тәрҗемә процессының уңышын, әлбәттә, ул тәшкил итә. Шуңа да карамастан, теге яки бу язучыны, әсәрне башка милләт халкына тәкъдим итү мотивлары тирәндәрәк ята. Аларны әлёге халыкларның иҗтимагый-политик тормышыннан. рухи .омтылышларыннан һәм культура дәрәҗәләреннән эзләргә кирәктер. Фикеремне үземә танышрак әдәби фактларга таянып дәлиллисем килә. Миңа революциягә кадәрге татар әдәбиятында М. Ю. Лермонтов әсәрләренең тәрҗемәләрен барларга һәм өйрәнерге туры килгән иде. Шул чакта бик кызыклы бер күренешкә тап булдым: Лермонтов поэзиясе бездә башлыча 1907 —1910 елларда гына тәрҗемә ителә. 1907 елга кадәр аның нибары ике әсәре — • Ашик-Кериб» хикәясе (1897 елда) һәм «К деве небесной» (1906) шигыре татар телендә дөнья күрә. Ә инде 1907—1908 елларда «Бәла» һәм егермегә якын шигыре тәрҗемә ителә. Алар арасында «Парус». «Смерть поэта», «Выхожу один я на дорогу» кебек поэзиянең югары үрнәкләре бар. Габдулла Тукай да аның 12 шигырен тәрҗемә итте. Хикмәт нәрсәдә? Ни өчен 1907 —1910 елларда рус шагыйре безнең өчен «уң ягы белән торган* соң? Билгеле булганча, зур күкрәүләр белән башланган 1905 ел революциясе бастырылгач. татар хезмәт ияләренең якты хыялын реакция сөреме каплады. Азатлык идеяләре үлмәсә дә, хыял тормыштан аерылды, халык өметләре реакция чынбарлыгы белән капма-каршы килде, аңа протест рәвешендә гәүдәләнде. Татар иҗтимагый фикерендәге шушы киеренкелек әдәбиятта романтизм агымын тудырды. Әлбәттә, аңа кадәр дә аерым романтик әсәрләр булган. Әлеге агым тарафдарлары — С. Рәмиев. Дәрд- мәнд, Н. Думавн. Г. Ибраһимов. Ш. Бабич һ. б. шәхес азатлыгы өчен көрәш ачтылар, йзүгә протест белдерделәр, якты идеаллар эзләп билгееезлеккә ашкынучы бунтарь образын тудырдылар. Яңа идея яңа форма да таләп итте. Ул чордагы мәгърифәтчелек рационализмы һәм дидактикасы романтик идеяне гәүдә ләндерерлек форма түгел иде. Үзләренең идея-эстетик ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен татар язучылары XIX йөз рус әдәбиятына һәм Европа романтикларына мөрәҗәгать иттеләр. Пушкин. Жуковский. Плещеев. Гейне. Шиллер. В. Гюго әсәрләре тәрҗемә ителде. Әмма рус романтизмының күренекле вәкиле М. Ю. Лермонтов поэзиясен өйрәнү һәм тәрҗемә итү аеруча көчәйде. Бу Һич тә очраклы хәл түгел иде. Лермонтовка. башка рус романтикларыннан аермалы буларак. Николай реакциясенең аеруча котырынган вакытында иҗат итәргә туры килде. Аның поэзиясендә әлеге эпохага хас булган ялгызлык һәм сагыш, протест һәм котылу чарасын эзләү мотивлары искиткеч дөреслек белән гәүдәләнде. Татар халкының да шундый караңгы дәвер кичерүе. шундый идеяләр белән януы Лермонтовны татар чынбарлыгына якынайтты. Аның поэзиясе үзенең идеяләре белән дә. художество чаралары белән дә татар милләтенә һәм яңа эпохага хезмәт итә башлады. Мин бер төрле эпохада бер иш язучылар гына, икенче эпохаларда икенче иш язучылар гына тәрҗемә итедә, реалист язучылар реалистларга гына, романтик метод вәкилләре романтик әсәрләргә генә мөрә- жәгать итәләр дип расларга җыенмыйм Реалистик әдәбият беркайчан да дөньяны танып белү, эстетиктәрбия кыйммәтен югалтмый. Монда теге яки бу сәбәпләр аркасында милли әдәбиятларның үзара якы наюының аеруча көчәюе яисә йомшавы турында гына сүа бара. Тәфсилләп сөйләвем юкка түгел. Хәзерге шартларда, идеология эшенең әһәмияте туктаусыз арта барганда, тәрҗемә фронты аның бик мөһим участогын тәшкил итә. Тәржемә, әдәбиятның барлык башка төрл;< реннән аермалы буларак, конкрет юнәлеш бирүне, махсус оештыруны сорый. Әсәрне русчага тәрҗемә итү ул — татар әдәбиятын барлык совет халкына (аның аша бөтен дөньяга) тәкъдим итү булып тора. Бу — бик җаваплы эш. Чәчүлек орлыкны чүп чардан чистарткан, калибрлаган кебек, иң элек әсәр җентекләп сайланырга тиеш. Мин бу сайлауның механизмын белмим, анысы на белүчеләр тукталыр. Һәрхәлдә, русча чыккан китапларны күргәч, бу эш тәрҗемә ителергә теләүче язучының күбрәк үз ты рышлыгына бәйле түгел микән дигән уй туа. Ә кем сайларга тиеш? Бәлкем, тәрҗемә секцияседер? Бәлкем Язучылар союзы һәм нәшрият каршында абруйлы бер комиссия кирәктер? Ләкин бер нәрсә бәхәссез: бу специфик тармак, әдәбиятның башка сфераларыннан аермалы буларак, әдәби агым ны көчле фильтр аша уздыруны сорый. Миңа калса, бүгенге көндә бездә рус һәм дөнья прозасына ихтыяҗ зур. Ә менә бү тенге поэзия һәм драматургия өлкәсендә без үз «товарыбызны» дөнья базарына тәкъ дим ит» алабыз. Мәсәлән, былтыр Т. Миң нудлинның «Әлдермештән Әлмәндәр»енең үзәк телевидение аша күрсәтелүе безнең өчен дә, барлык совет тамашачылары өчен дә вакыйга булмадымыни? Совет халкының рухи хәзинәсе татар милләте тарафыннан баетылуы түгелмени бу?! Фильтрдан әнә шундый хәзниә булырлык әсәрләр генә үтәргә тиеш. Ярый, әсәр сайланды. Аны тәрҗемә итү дә иң мөһиме нәрсә? Журнал куйган сорау лар арасында мондые бар: иң мөһиме эчтәлек не тулы килеш саклаумы, милли колоритны бирүме, метафораларны төгәл тапшырумы? Бу сорау кояшның нуры кирәгрәкме, җылылыгымы, яктылыгымы днгән кебег рәк тәэсир калдыра. Формадан башка эч тәлек юк һәм киресенчә. Киңәйтелгән бер метафора рәвешендә язылган әсәрләр аз түгел. Аларның идея-эчтәлеге дә, мнллн колориты ди. тсл-сурәтләү чаралары да шул метафора эчендә эрегән бит. Сорауны башкачарак куярга кирәктер: тәрҗемәдә эчтәлекне, милли колоритны, сурәтләү чараларын бертигез дәрәҗәдә төгәл биреп буламы? Аларның бердәмлегенә ирешү нәрсәгә бәйле? Минемчә, тәрҗемәченең интеллектына, әдәби зәвыгына һәм осталыгына бәйле. Ул үзе тәрҗемә итә торган язучының иҗат манерасын, әсәрен, әгәр шулай әйтергә яраса, эстетларча нечкәлек белән тоярга, әсәрнең ндеяпроблематнкасын. художество көчен һәм үзенчәлекләрен әдәбият галимнәре дәрәҗәсендә аңларга тиеш. Тәнкыйтьне әдәбиятның намусы диләр. Тәрҗемәчедә әдәбиятның намусы белән фидакарьлеге берләшмиме икән? Язучыны, аның әсәрен башка телдә яңгырату өчен йөрәк кайнарлыгын сарыф итү, тау-тау сүз катламнары актару һәркемнең дә кулыннан килми. Аның хезмәте игенченеке кебек үк — иҗат җимешеннән барлык кешеләр авыз итә. ә кем көче кергәнне белүче сирәк. Иң элек идеаль вариантны алыйк. Шигырьне — шагыйрь. прозаны — прозаик, драма әсәрен драматург тәржемә итә. Инде бу эш подстрочниксыз да башкарылса, ягъни тәрҗемәче ике телнең дә хасиятен белсә — бал өстенә май. Минемчә, идеаль вариантта да объектив югалтулар белән килешергә туры килә, алар котылгысыз. Тәрҗемә — катлаулы процесс. Әйтик, һ. Такташны А. Мнних һәм күренекле рус шагыйре Е. Винокуров тәрҗемәсендә укыган бар. Берсе 193» елда чыккан, икенчесе 1971 елда. Аларның аермасы — җир белән күк арасы. Е. Винокуровта инде Такташ бар. Ләкин ул әле һаман да гел үк «татарча» Такташ түгел. Рус телендә Тукай да тиешле яңгыраш ала алмады. Миңа калса, төп гаеп әлеге дә баягы подстрочник аша эшләүдәдер. Тукайның «Пар ат»ын хәтерегезгә төшерегез: Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. Бу ике юл — әсәрнең увертюрасы. Без тыпыртыпыр атлар чапканын ишетәбез, лирик геройның шул атлардай норәк ярсуы безне дә чолгап ала... А. Ахматова тәрҗемәсендә ул белой яңгырый: Лошадей в упряжке пара, на Казань летит мой путь. И готов рукою крепкой вожжи натянуть. Атлар чапканын ишетәсезме'' Юк. әлбәттә. Увертюра югалды, шуның белән бер гә шигырьнең төп дулкыны — билгесезлек- кә ашкыну тойгысы да югала. Лирик геройны бит пар_ ат түгел, а язмыш арбасы билгесезлеккә алып чаба. Ул сагышлана да. курка да. нәрсәгәдер өметләнә де. «Пар ат« бик оста, белеп, ихлас күңелдән тәрҗемә ителгән, ләкин тәрҗемәче әсәрнең поэтик дулкынына, йөрәк музыкасына тулысынча кереп, көйләнеп бетә алмаган. Бу кимчелек бүгенге шагыйрьләрне тәрҗемә итүдә дә күзгә бәрелә. Поэтик әсәрне тәрҗемә иткәндә, минемчә. сүздән башламаска кирәктер. Әсәрнең поэтик дулкынын, шагыйрьнең текст астында яткан күңел ярсуын табу эшнең тәүге баскычын тәшкил итми микән? .Шигырьнең беренчел элементы булган ритм шул чакта гына дөрес табыла, үзенә тел-сурәтләү чараларын «суыра*. Шул күзлектән караганда. Г Такайның «Пар ат*ы. рус теленә 8—7 иҗек үлчәме белән тәрҗемә иткәндә. ничегрәк яңгырар иде икән? Тукай димәктән. бөек шагыйребезнең тәрҗемә практикасын җентекләбрәк өйрәнергә вакыт. Ул ирекле тәрҗемә итте. Ләкин Тукай үзе тәрҗемә иткән шагыйрь алдында беркайчан да бурычлы булып калмады. Ул шагыйрьнең күңел утын, аның кайнарлы гын укучыга илтеп җиткерү өчен оригиналдагы тел-сурәтләү чараларын көчәйтүдән. тыгызлаудан курыкмады, шигырь агы шына бәйле рәвештә үзгәртте. Текстка ябышып тәрҗемә итүнең нинди зур югалтуларга, төгәлсезлекләргә китерүен без яхшы беләбез. Алайса, бәлки ирекле тәрҗемәгә яшел урам ачаргадыр? һич тә! Тәрҗемә эшенең магистраль юлы һәм эчтәлектә. һәм формада төгәллеккә, тәңгәллек кә ирешү аша гына үтә ала. Ләкин хәзерге этапта ирекле тәрҗемәне дә арбадан ыргытып бәрергә ярамый. Ул башка мөмкин лекбулмаганда кулланылырга тиеш. Ә нин ди очрак соң ул? Аны билгеләүче критерийлар нәрсәдән гыйбарәт? Төп критерий — тәрҗемәнең оригинал рухын төгәл сакла ган хәлдә художество ягыннан көчле тәэсир итүендә булса кирәк. «Пар ат*ның унике сүздән торган беренче ике юлын татар кешесе бер укып чыга да мәңгегә-исендә калдыра. Ул аңардан котыла алмый, ул аның канына, җанына тарала. Ә менә җырлап торучы шушы ике юлны рус укучысына ничек итеп шундый ук куәтендә җиткерергә? Монда ирекле тәрҗемә ярдәмче була алмас идеме икән? Бәлкем аны дүртәр юллы ике строфа белән тәрҗемә итеп карарга дыр? Ә бәлкем, гел башкачадыр.. Гарифҗан Мөхәммәтшин: — Тәрҗемә ул — бай әдәбиятыбызны ил мәйданына чыгару, бөек рус теле аша илебезнең башка тугандаш халыкларына җиткерү, дөнья күләмендә яңгырату (ә бит әдәбнятыбьв ул дәрәҗәгә лаек!) дигән сүз. Илебезнең төрле почмакларына таралып яшәүче үзебезнең татар халкының яңа буыны да еш кына туган әдәбиятын шул тәрҗемәләр аша бәяли. Хәер, тәрҗемәнең әһәмиятен барыбыз да аңлыйбыз, һәм барыбыз да зарланабыз. Хәтта тәрҗемә эшендә нәрсә яхшы, нәрсә начар, алай итсәң дөрес буламы, әллә бо- лай итсәңме дип, искитмәле интеллектуаль югарылыкта акыллы бәхәсләр дә алып барабыз. Әмма нәкъ шушы рухта, шушы эчтәлектә барган бәхәсне мин инде әдәбиятны укый башлаганнан бирле беләм. Шушы ук рухта, шушы ук эчтәлектә. Димәк, ул зарланулар. ул сөйләшүләр тәрҗемәнең «тәрҗемәи хәлен» үзгәртмәгән. Ни өчен? Тәрҗемә турында әңгәмәгә кушылган иптәшләрнең дә күбесенең фикере борчый мине. Хәтере калган сабыйны хәтерләтәләр. Имеш, әллә кайдагы дәү абруйлы тәрҗемә осталары (хәтта аларның исемнәре дә атала) татар әдипләрен тәрҗемә итмиләр. Ә бит шул ук Я. Смеляков. А. Солоухин. Я. Козловский. Л. Мартынов. Н. Гребнев. В. Чивилихин һ. б. безнең күп әсәрләребезне рус теленә менә дигән итеп яңгыраттылар. Димәк, безнең «тауларыбыз, бар. Бу мәсьәләгә кагылган һәр язмада диярлек — моңа кадәр кылынган тәрҗемәләр тиешле яңгыраш тапмады, аларның сыйфаты түбән булды, дигән зар ишетелә. Узган съездда Гариф Ахунов үз докладында да шушы фикерне әйтте: «Такташны Л. Мартынов тәрҗемә итте. Әмма ул Такташның трибунлыгын бирә алды, ә моңын яңгырата алмады*. Шундый мөһер сугып торганда «таулар« безнең янга бик килеп тормаслар шул. Әйтәсе килгәнем шул — безгә абруйлы, зур тәрҗемәчеләрнең килгәнен көтеп торырга түгел, аларны табарга, алар белән иҗади дуслыкны ныгытырга, ярдәм итәргә, аларга карата миһербанлырак булырга кирәктер. һәрхәлдә тәрҗемәченең эшендә җитмәгән якларны гына табып тору эшне уңайга алып бара алмый. Шундый чагыштыру урынлы булыр — рус телен менә дигән итеп белсәләр дә. әдипләребезнең бик азы гына рус әдәбиятын татар теленә тәрҗемә итүдә катнаша. Ә менә татар телен бөтенләй белмәгән рус әдибенең татар әдә- бнятын тәржемә итү эшенә алынуын ничек бәяләргә? By иҗади батырлыктыр, һәм андый кеше милли колоритны колачлауда да, тел стихиясенә һәм нечкәлекләренә үтеп керүдә дә, безне бик борчыган моңны үз ләштерүдә дә безнең иң эшлекле, дусларча ярдәмебезгә лаек, һәм мохтаҗ, билгеле. Моң дигәннән, бездә аны татар әдәбиятына гына хас булган, башка телдә аңлатып булмый торган серле-сихри нәрсә итеп күзаллау гадәткә кергән. Ә бит шундый тирән, үзәк взгеч моң рус әдәбиятында да. башка әдәбиятларда да җәйрәп ята. С. Есенинны гына алыйк. Аның шигырьләрен укыганда, еш кына һ. Такташ, X. Туфан яки башка үз милли шагыйрьләребез алып кергән моң дәрьясына кереп чумганыңны сизми дә каласың. Мин Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән рус телендә таныштым. By бөек әдипнең һәр әсәрендә чайкалып мөлдерәп торган моң шулкадәр тирән, шулкадәр нечкә һәм тәэсирле, әсәрне беренче генә түгел, кабат кабат укыганда да җанны парә-парә ките pen уйга сала. Уйланыйк әле, тәрҗемә мәсьәләләренә кагылган чыгышларның күбесендә тәрҗемә уңышлы булуның иң әһәмиятле шарты итеп: тәрҗемәченең авторга хас кешелек һәм иҗади сыйфатларын, аның эстетик дөньясын, иҗат кредосын һәм лаборатория сен һ. б. бик күпне белүе атала. Аннан соң бит әле тәрҗемә ителәсе әсәрнең тәр җемәче өчен авторның үзенә булган кебек үк якын, үз булуы, тәрҗемәченең иҗади зәвыгына туры килүе кирәк. Тәрҗемәләребездәге у ңышсызлыклар ның иң зур сәбәбе, билгеле, аларның күп челек очракта татар телен, татар культу расын, татар дөньясын белмәүчеләр кулы белән башкарылуында. Мондый тәрҗемәче үз алдына нинди генә зур максат куйма сын, нинди генә зур сәләткә ия булмасын — уңай нәтиҗәгә ирешә алмый. Чөнки ул әсәрнең үзе белән түгел, аннан эшләнгән ярымфабрнкат подстрочник белән эш итә. Дөресен әйткәндә, ул телнең нечкәлекләрен, образлы гүзәл бормаларны, милли бизәк ләрне һәм башка бик күпне сиземли дә алмый. Әсәрнең рухына, җднына үтеп керү турында сүз дә була алмый. Әнә бит. Л. Мартынов булып ул да ирешә алмаган моңа. Болардян гади генә нәтиҗр чыга — әгәр до үз милли әсәрләребезнең рус телендә тулы җегәрендә яңгыравына ирешергә теләсәк. аларны үзебезнең татар әдипләре тәрҗемә итү кирәк. Бәлки моннан 30—40 ел элек мондый таләпне кую урынлы да булмагандыр. Ә бүгенге көн әдипләребезнең күбесе рус телен туган теле дәрәҗәсендә белә, су кебек эчә. Эшкә алыну гына кн£әк. Бездә еш кына зур шагыйрь яки язучы булу оста тәрҗемәче булу түгел әле ул. диләр. Килешеп булмый бу фикер белән. Әнә бит, үз әсәрләребезне русның нң зур әдипләре тәрҗемә итүен таләп итәбез. Нигә соң үзебезгә дә таләпнең шундый зурын куймаска? Үз фикеребезне раслау өчен без еш кына халык акылына мөрәҗәгать итәбез. Ә тәрҗемә мәсьәләсендә халыкның фикере катгый һәм икеләнүгә урын калдырмый. «Та тарга тылмач кирәкми!» — дигән халык. Бездә тәрҗемәче хезмәтенең тиешенчә бәяләнмәве, аңа үзе иҗат итә алмаучылар эше итеп, кимсетеп карау да, бәлки, күп медер сәбәптер? Ә бит «Мокамайны» чын Такташча рус телендә яңгырату ниндидер уртакул яңа әсәр иҗат итүдән түбән эш түгел! Шундый гына мисал китерим — газета һәм журналларда язучыларыбьо ның, шагыйрьләребезнең тормышы һәм иҗаты турында еш кына языла. Ә менә ниндидер зур тәрҗемәчебез турында мин андый язманы укыганымны хәтерләмим. Мәҗит ага Рафиков чыгышын укыгач («Ка заи утлары», № 3, 1986 ел), мин таң кал дым. Менә нинди зур талант, хезмәт, күңел байлыгы, жан олылыгы кирәк икән тәр җемәче булу өчен. Ул чыннан да нң олы иҗатчы икән. Димәк, хөрмәте дә шулкадәр үк булырга тиеш. Халкыбызга рухи байлык итеп үз иҗа тын калдырып, күпме олы әдипләребез дөньядан киткән. Алар инде үз иҗатларын башка халыкларга җиткерү турында кай гырта алмыйлар. Бу — исәннәрнең изге бурычы. Әдәбиятка яңа буыннар, яңа талант лар килә. Аларның күпме гүзәл әсәрләре татар дөньясыннан чыга алмый ята. Тәрҗемә өлкәсендә эшлиселәребеа кими тү гел. арта гына икән. Үзебездә тәрҗемәчеләрнең ышанычлы корпусын булдыру — кон таләбе. Әдәбиятыбызның штабы булган Язучылар союзы идарәсенә бу мәсьәләгә җиң сызганып алынырга һәм тәрҗемәнең • тәрҗемәи хәленә» яңа. яктырак сәхифә ләр язу кийларын табарга кирәк. Бүген үк, иртәгә калдырмыйча