Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕ ЯШЕЛ АГАЧ ҖИМЕШЕ

 

Тормышта һәрнәрсә үзара бәйләнештә. Бабалары утыртып калдырган бакчаны уллар, оныклар үстереп җиткерәләр. Башлап җибәрүчеләрнең хыялын алдагы буыннар тормышка ашыра. Бина каршында кечкенә генә бакча. Анда—Сергей Миронович Киров һәйкәле. С. М. Киров исемендәге Казан химия технология институты. Бормалы коридоры буйлап барсаң, синтетик каучук кафедрасына килеп чыгасың... Тукта, сүзне ниндидер бәйләнешләрдән башлаган идек бит. монда нинди бәйләнеш бар дисезме? Бар шул. Революциягә кадәр бу бинага урнашкан реаль училищэда Уржум шәһәреннән килгән үсмер Сережа Костриков укыган. Соңрак Ленинград коммунистлары җитәкчесе булып елгергән Сергей Миронович Киров шул үзе инде. Костриков-Киров тропиклар иркәсе — каучукны Россия кебек кырыс табигатьле нлдә дә, гомумән, жир шарының теләсә кайсы почмагында да ясарга момкин икәнлеген һәм бу шөгыльнең искиткеч әһәмиятен аңлаган, шул өлкәдә эзләнүче галимнәргә җитди ярдәм күрсәткән. Социализм төзүче совет халкы гаҗәеп кыюлык белән элекке Россия хыяллана да алмаган эшкә тотынды. Заводлар корылды, җимерелгән промыселларга, шахта ларга яңадан җан керде, геологлар руда, күмер, минерал ятмалары эзләүне дәвам иттерделәр. Ихтыяҗлар күп иде, акча гына җитенкерәмәде. Дөресен әйтергә кирәк, шул акча җитмәү сәбәпле кайбер эзләнүләр инде тәмамланыр алдыннан туктатылып тордылар. Бәхет кошы инде кулда дигәндә генә... Унөч мең — хәзерге заман өчен бик аз. ә ул чорда бик зур байлык. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган ачышның язмышы шуңа бәйле булган, һәм ул акча Кировның шәхси күрсәтмәсе буенча бирелгән. Инде харап булды дигәндә, эш яңа көч, яңа дәрт белән дәвам ителеп, егерменче гасыр ның иң зур фәнни техник укышларыннан берсе белән тәмамланган. 1932 елда Яро сланльдә дөньяда беренче синтетик каучук заводы эшли башлады. Бер елдан Ефре мов шәһәрендә конвейер сафка басты, соңрак Воронеж. Казан заводлары эшкә тотын дылар. Илебезнең материаль хәле бик авыр заман өчен зур фидакарьлек иде бу. Казан химия технология институтының синтетик каучук кафедрасы — беренче заводларның яшьтәше. Алга куелган бурыч ул вакытта ук ачык иде — ясалма каучук җитештерү өчен белгечләр хәзерләү, эшне фоннн яктан тәэмин итү. Хәзер инде синтетик каучукның күп төрләре бар. Бу өлкәдә тагын нәрсә эзлэ нәләр? Пигә хаҗәт? дигән сораулар да бик табигый кебек. Казан химия технология институты ректоры, СССР Фәннәр Академиясе член корреспонденты Петр Анатольевич Кирпичников һәм кафедраның профессоры, химия фәннәре докторы Александр Григорьевич Лиакумович белән әңгәмә нәкъ шундый сораудан башланды да. «Нигә кирәк?» Ачыш никадәр әһәмиятле, яңп тәгълимат никадәр ышанычлы булса, аңа карата ихтыяҗ да күбрәк. Атом төш физикасы барлыкка килүгә сәбәп булган, беренче тап кыр Беккерель күзәткән радиоактив нур. Петровның эретеп ябыштыруга нигез сал гаи электр дугасы органик химиянең күп тармакларына башлангыч булган Бутлеров теориясе белән дә нәкъ шундый хәл. Мәңге яшел фен агачының каучук дип аталган ботагында инде йөзләрчә яңа үрентеләр бар. Көн саен башка бөреләр ачыла тора. Табигый каучук бер генә тирле. ә ясалма каучукка төрледән төрле сыйфатлар МАРСЕЛЬ ЗАРИПОВ (1931) — рус теленд» язучы прозаик, очеркист ‘Ордер на квартиру». »Чужой медовой месяц*. ‘Мзңгелек шзһзр» кебек повесть һзм очерк ки таплары авторы. Татарстанның атказанган культура работнигы. Татарстан журна листларының X Ямашен uct мендзге премиясе лауреаты ‘Советская Россия* газе гасының pj хзбзрчеее. Казанда яши Т иңдерергә була. Кайбер төр каучукларга нефть тә сыланмый, иң көчле кислоталар да тәэсир итми, температураның бик нык үзгәрүенә дә түзәләр. Мисал итеп шуны алыйк. Самолет Очкан биеклектә салкынлык 40 градус чамасы, җиргә төшкәндә, аның резина көпчәкләре дүрт йөз градуска кадәр кызалар, һәр үзенчәлекне алдан планлаштырып куярга туры килә, кайбер кушылмаларның бик аз микъдары гына да бер үк материалга капма каршы сыйфатлар бйрергә мөмкин. — Моңа ничек ирешергә соң? — Табигать белән идарә итүнең бөтен кыенлыгы да шунда инде. Безгә таш кебек каты каучуклар да кирәк, пәрәвез җепләре кебек сузылучан сыйфатлысы да. Бу мәсьәләләр белән зур институтлар шөгыльләнәләр. С. В. Лебедев исемендәге Бөтенсоюз синтетик каучук институты эзләнүләренең төп юнәлеше — катализаторлар һәм эреткечләр булса, Ярославль сннтезкаучук мономерлары институтында исә яңа төр чимал табуны максат итеп куйдылар. Шин ясаучыларның, машина төзүчеләрнең. кибернетикларның, физикларның да үз бурычлары бар: табигатьтә әзер хәлдә булмаган яңа материаллар ачарга тырышалар. Фән һәм техниканың, медицина һәм биологиянең, авыл хуҗалыгының үсеше бездән шуны таләп итә. — Каучук—каучукның көнД&ше булып чыгамы? — Хезмәттәше дисәк, дөресрәк булыр, кеше табигатькә ярдәм итә бит. Мәсьәлә гаять катлаулы, күп ьеллык хезмәт нәтиҗәсе булган һәр ачыш үзе яңа бурычлар тудыра. Табигать — чиксез. Синтетик каучук кафедрасы галимнәренең фәнни хезмәт мәйданы — яңа каучуклар. Күп ачышлар ясалган, әмма хәл итәсе эшләр арта гына бара. Институт ректоры, кафедра мөдире Петр Анатольевич Кирпичников каучуклар белән, беренче дүрт завод эшли башлагач, кызыксынучан акыл ияләре өчен бәхетле чорда мавыгып киткән. Институтны тәмамлаганнан соң заводка эшкә килгән. Башта — мастер, соңрак цех начальнигы булып эшләгән. Шул ук чорда, төп хезмәте белән бергә институтта ассистент вазифаларын да алып барган. Әйтүе кыен, кайсы омтылыш өстенлек алган булыр иде икән. Инженерлыкмы, әллә фәнни хезмәтме. Сугыш аның бөтен планнарын үзгәртә. Кирпичников кандидатлык диссертациясен диплом алганнан соң егерме ел узгач, 1956 елда гына яклый. Аннары — докторлык диссертациясе, член корреспондент итеп сайлану. Сугышчан Кызыл Йолдыз орденына тыныч хезмәт өчен бирелгән Ленин ордены өстәлә. Үзенчәлекле, шул ук вакытта күпләргә хас биография. 1956 елда СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты Алексей Андреевич Коротков җитәкчелек иткән лабораториядә халык хуҗалыгына бик күп күләмдә кирәкле изопрен каучук уйлап табылды. Инде лабораториядәге ачышны завод конвейерына күчерү мәсьәләсе туды. Галимнәр хезмәте завод конвейерларына барып җиткәч кенә чын ачыш булып санала башлый. Гомер гомергә акыл ияләренә мәд хия җырлыйлар, ә рәхмәт эшне башкарган оста куллыларга әйтелә. Күпме ачышлар завод конвейерларына барып җитә алмыйча онытылалар бит. Лиакумовичның тормыш юлы башкачарак. 1962 елда ул башкала институтында лаборатория мөдире урынын калдырып, Урал ягына, Башкортстандагы Стәрлетамак шәһәренә китә, тәҗрибә заводында яңа процесс оештыра. Бу яңа эш аның гомерлек хезмәте булыр дигән уй башына да килмәгәндер. Сәгатенә бары тик бик аз гына каучук эшләп чыгаручы кечкенә генә заводның төп максаты — сынаулар үткәрү. Сыналган технология исә теләгән җирдә кулланылырлык булырга тиеш. Төзүчеләр Стәрлетамакта. Тольяттида, Түбән Камада зур заводлар сала башлый. Заманча технология элеккечә спиртка түгел, нефть куллануга җайлана. Фән белән шөгыльләнү кайда уңайлырак — башкаладамы, әллә төбәкләрдәме? Галим үзенең бәхет кошын кайда тизрәк тота ала? Бу турыда бәхәсләр инде бик күптәннән бара. Иң әһәмиятлесе кайда тотуда түгел бит, ничек тотуда. Казанышлар белән мактанып кына яшәргә була, шул ук вакытта әлегә кадәр тормышка ашырылмаган эшләр турында уйлап, борчылып йөрергә дә була. Тормыш һәм фән, фән һәм тормыш — кеше эшчәнлегрнең бер ягы кайда тәмамланып, икенчесе кайдан башлануын төгәл әйтеп бирү кыен. Өченче юл дөресрәктер: җитештерү өлкәсендә кыю, колачлы фәнни фикер йөртү, детальләрне гомумиләштерә белү мөһим булса, галимгә ачышының мөмкин кадәр тизрәк җимеш бирүенә ирешү кирәк. КПССның XXVII съезды карарларында да моңа басым ясап: «Төп бурыч — фән һәм производствоның үзара бәйләнешен ныгыту, фән, техника һәм производствоны интеграцияләүнең. фәнни идеяләрнең тиз арада тормышка кулланылуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган оештыру формаларын булдыру•.— диелгән. Лиакумович Урал якларында алты ел эчендә фән кандидаты булуга ирешә, докторлык диссертациясен яклый. Соңрак ул дистәләгән химия заводлары булган Татарстанга, әллә ничә төрле продукция җитештерүче нефть химиясе гиганты ш» һәре — Түбән Камага килә. Башта институтның Түбән Камадагы кичке факультетында эшли, аннары Казан химия технология институты кафедрасына профессор булып күчә. Шул ук вакытта ул Түбән Кама химикларының фәнни консультанты вазифасын үтәвен дәвам итә. Синтетик каучукларның изопренлылары уйлап табылганнан соң узган чирек гасыр дәвамында профессор Лиакумович ирешкән иҗади уңышларга күз салыйк: аның җитәкчелегендә ясалган йөз сиксән ачыш илгә илле миллион сум табыш китергән. Галим-миллионер! Намуслы хезмәт, мактауга лаеклы нәтиҗә! Гомерендә бер мәртәбә яңа төр роза үстерүгә ирешкән, җирдән иген уңышы ала алган яки Арктиканың боз чүлләре аша бер тапкыр узган кешеләр бу төр мавыгуларын ташлый алмыйлар. Ә инде, атом һәм молекулалар дөньясына үтеп кереп, материянең күзгә күренмәс кисәкләрен үз теләгенә буйсындырган галимнең, яңа ачыш хакына башка нәрсәләрдән ваз кичүе һич гаҗәп түгел. Синтетик каучук кафедрасы — институтның илле тугыз •күзәнәгенең» берсе. Анда иңгә-иң торып бер член-корреспондент, өч фәннәр докторы, утыздан артык кандидат һәм әле фәнни дәрәҗә алырга өлгермәгән хезмәткәрләр, аспирантлар эш лиләр. Нинди зур акыл һәм белем байлыгы тупланган монда! Алар укыту, фәнни тикшеренүләр алып бару белән бергә мәсьәләләрне практик яктан тормышка ашыру белән дә якыннан торып кызыксыналар. Профессор Л. А. Аверко-Антонович группасы тиокол каучуклар белән шөгыльләнә. Бу материаллар герметик булулары ягыннан кыйммәтле. Алар йортлар һәм күперләр салганда, автомобильләр, уенчыклар ясаганда, хәтта җәрәхәтләрне дәвала ганда да кулланыла. Тикшерүләрнең икенче бер юнәлешен доцент Л. А. Зенитова җитәкли. Механик тәэсирләргә каршы тора алуы буенча цементтан, бетоннан, металлдан ныграк поли- уретаннар бар. Алардан ышкылу көченә каршы торырга кирәкле башка материаллар чыдамаган очракларда файдаланалар. Ут һәм нефть ярдәмендә дөньяга килгән синтетик каучук вакытны бик «авыр» кичерә. Һәрвакыт йомшак булсын өчен аны «картаюдан» сакларга кирәк. Профессор Н. А. Мукменова группасы, Стәрлетамак тәҗрибә заводында эшләүчеләр белән бергә, махсус стабилизатор ачкан. Аның ярдәмендә каучукны һәрвакыт яшь килеш сакларга мөмкин. Унберенче бишьеллыкта галимнәр йөздән артык ачыш ясадылар. Производствода куллана башлау турында акт язылганнан соң гына авторлык таныклыгына лаек дип табылганнары да аз түгел. Табигать серләрен үзләштерү юлында аерым этап булырдай ачышлар ясаган Сергей Васильевич Лебедев: «Каучук — чиксез төрлелек чыганагы ул...» — дигән иде. Бу сүзләр бүген каучук серләрен ачуда беренче юл салучыларның киләчәк буыннарга васыяте кебек яңгырыйлар. 1970 елда Түбән Камада беренче изопрен каучук заводы эшли башлады. Яңа завод дистәләрчә миллион сумга төште. Соңгы унбиш елда заводның куәте дүрт тапкырга артты. Могҗизалар химиядә дә була алмый, тормыштагы һәр вакыйганы аңлаткан кебек үк монда да гаҗәпләнерлек урын юк. Бергә өчне кушкач, һәрвакыт дүрт була. Инде эшли башлаган завод янына тагын берсе артыннан берсен салып куясың да — җиңү- турында рапорт бирергә мөмкин! - Монысы — арифметика. Идарә итү өлкәсендә югары математика отышлы рак. дип аңлата Түбән Кама иефтехимнкларының баш инженеры Алексей Павлович Ворожейкин. Ул елына миллиард сумлыктан артыграк продукция чыгаручы, заманча техника белән коралландырылган берничә зур завод белән идарә итә. Беренче изопрен каучук заводында, беренче карашка, үзгәрешләр юк та кебек. Чынында исә, эшләүчеләр саны азайган. Җитештерелгән продукциянең күләме дүрт тапкыр дип әйтерлек арткан. Болар барысы да галимнәрнең пыяла савытларыннан килеп чыккан бит! Мин аңлатып бирүләрен үтенәм: Ничек, заводларны пыяла савытларда эшләп буламы? Химиядә мөмкин,- диде Ворожейкин — Химиклар табигать ялгышларын төзәтә алалар икән, нигә әле кеше мөмкинлекләрен дә арттыра алмаска тиешләр? Беренче заводны сафка бастыру дистәләрчә миллион сумга төшкән иде Хәәер шул производствоның гомуми куәтен дүрт тапкырга арттыру өчен.яңа заводлар салуга ка раганда. дүрт тапкыр кимрәк акча тотылган Моңа ничек ирешелгән дисезме? Станокта да. машинада да кайбер детальләр ышанычлырак, кайберләре «йомшаграк» булалар. Заводларда, гомумән, халык хуҗалыгының һәр тармагында да үсешне тоткарлаучы шундый урыннар бар. Берәүләр өчен, конвейер эшли башлау җиңү турында рапорт бирергә сәбәп, башкалар моны яңа эзләнүләр башларга ЭтВр- геч итеп күрәләр. 1970 елда шинчылар Түбән Кама каучугыннан техника өчен «башмаклар» коя башладылар. Унбиш ай үтүгә, ягъни билгеләнгән сроктан ике тапкыр тизрәк, завод бөтен көченә эшли иде ияде. Алдан исәпләнгәннәр барысы да расланды. Уңыш. җиңү, казаныш — ботен бәяләр дөрес, төгәл! Түбән Камадагы гаять зур нефтехимия комплексының изопрен каучук заводы илебездә беренчеләрдән иде. Аны салганда җитешсезлекләр, ялгышлар да булмады түгел. Тормыш үзе дә планнарга төзәтмәләр кертә тора. Уңыш бит ул үзе дә — һәрвакыт яңага, камилләштерүгә юл эзләү, галимнәрнең яңа ачышларын күзәтеп бара белү һәм тәвәккәлләү нәтиҗәсе. Үзгәрешләр ясамыйча, көн дә бер үк эшне кабатлап, тыныч яшәү, әлбәттә, җиңелрәк, тик барыбыз да башкаларга гына ышыкланып торсак, отышлы яңалыкларга кем юл ярыр? Шул ук мәйданда акчаны дүрт мәртәбә кимрәк тотып, яңа продукция җитештерә башлау — агымдагы камилләштерүләр нәтиҗәсе, илебездә генә түгел, дөньякүләм әһәмиятле кырык ачыш җимеше. Каучукның чималы йөзләрчә-меңнәрчә үзгәрешләргә дучар ителә. Иң әүвәл нефтькә ияреп чыгучы катлаулы газдан этан-пропанны аерып алалар. Аннары чималны изобутан һәм гади бутанга таркаталар. Янәшәдәге реакторда аппаратчылар изопентан һәм нормаль пентан белән маташалар. Пентан молекуласында бер углерод атомы «адашып йөри», аны кирәкле ноктасына урнаштырырга кирәк. Шушы эшне башкарып чыкканда гына безгә кирәкле изопентан барлыкка килә. Анысыннан изопрен-мономер алачакбыз. Аннан инде төп максат — каучукка да ерак калмый... Бер җайланмада ялкын котырына, икенче бер урында колонналар кар кызы кебек акка төренгәннәр. Шушы ут. су. пар. катализатор һәм эреткечләр мәхшәре аша узганда матдәләрнең күзгә күренмәс кисәкчәләре — атомнар парлашалар, чылбыр. күпкырлыклар рәвешендә тоташалар яки. кеше ихтыярына буйсынып, таркалалар. Конвейердан агылып торган каучук брикетлары, әзер шиннар — әнә шул катлаулы хезмәт җимеше. . Әмма полимерлашу процессында аппаратлар арасындагы тоташтыргыч җайланмалар томалана. Менә бәла! Гадәттә нефтехимиклар, бу бәладән котылу өчен, җайланманы туктатып торалар, корым утырган торбаларны кыралар. Түбән Камада исә аппаратларны эштән туктамыйча гына чистарталар, бу эшне махсус ингибаторлар башкара. Ингибаторларны С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институты галимнәре уйлап таптылар, ә нефтехимиклар эштә сынап карадылар. Җаваплылыктан курыкмыйча, тәвәккәлләп куллана башлаган иделәр, хәзер шул кыюлыкларының рәхәтен күрәләр. Отыш — биш миллион сум, тик хикмәт акчада гына да түгел. Хезмәтнең, үз көчеңнең, табигать каршылыгын буйсындыра алуның аерым бер ләззәте дә бар бит әле. Унберенче бишьеллык Түбән Кама нефтехимиклары җитмештән артык ачышны эшкә җиктеләр. Экономия — йөз миллион сум чамасы. Уйлап табулар заман кагыйдәсе буенча сайлап алына: яңа фикер әлегә кадәр бер җирдә дә ишетелмәгән булырга тиеш. Бу шартның таләбе бик аңлашыла, мәсьәлә никадәр җитди, каршылыклы булса, осталыгыңны, гражданлык батырлыгыңны күрсәтү өчен мөмкинлекләр шулкадәр күбрәк. Дивинил заводында окисьлаштыра торган дегидридлау кулланыла башлады. Аның идеясен Ярославль синтетик каучук мономерлары фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре тәкъдим иттеләр, монтажчылар, аппаратчылар, инженерлар тормышка ашырдылар. Атамасы бик катлаулы, тик фән нәфис сүзләргә караганда фикер төгәллеген кулайрак күрә, ә эшнең асылы гади. Дегидридлау — аерып алу процессы. Арадаш продукт бутилен дивинилга әверелсен өчен, аның молекуласыннан ике водород атомын аерып алырга кирәк, шуннан соң кирәкле ярымфабрикат-дивннил барлыкка килә. Дивинилдан каучукка кадәр ара бик якын, тик ничек үтәргә?! Водород — гаять зур энергия чыганагы. Эш процессында аны һавага, атмосферага гына очыралар. Янәшәдә генә һавадан азот аерып алучы аппаратлардан күккә кислород чыгып тора. Водороды — ягулык, кислород ут өчен җан кебек кадерле нәрсә! Нигә бу көчтән нефтехимиядә дә файдаланмаска?! Артык кислородны, аерып алынган водород белән кушып, күптонналы реакторның энергия чыганагына әверелдерәләр. Бу эшне тормышка ашыручыларның югары дәрәҗәдә һәм техник, һәм фәнни яктан белемле булулары кирәк. Түбән Кама неф- техимикларының үз араларында дистә ярымлап фән кандидаты бар. диссертация якларга әзерләнүчеләре дә җитәрлек. Шулай да нәтиҗәләрне әйтеп үтәргә кирәк. 144 Колонналарга кислород җибәрү җылылык файдалануны киметергә генә түгел, реак цияләрне тизләтергә дә мөмкинлек бирде, җайланмаларның куәте егерме процентка артты. Еллык файда —биш миллион сум. Тагын бер өстәмә аппарат көйләсәләр, кислород әле башка җайланмаларга да хезмәт күрсәтәчәк. Менә шулай. Түбән Камада берсе артыннан берсен агрегатларны, тулы бер тех но>ргия җайланмаларын яңадан үзгәртеп җыялар, яна фәнни ачышларны озакка сузмыйча куллана башлыйлар. Нәтиҗәдә яңа заводлар салгандагыдай байлык туа. Кешеләр тропик урман каучугына артык баш ими башлаганга ярты гасыр ва кыт узды. Әмма ниндиен кулланырга дигәндә, һәрвакыт табигый каучукка өстенлек бирелә. Чит ил фирмалары да. шин ясаганда, катнашманың өчтән бер өлешенә табигый каучук кушалар. Түбән Кама химиклары эшләп чыгарган каучукта почетлы сыйфат билгесе. Ап паратлар проектта күрсәтелгән график буенча эшли башлаган көннәрдә Түбән Камага куанычлы хәбәр килде: Ленинград галимнәре катализаторны түбән температу рада әзерләргә тәкъдим итәләр. Утка каршы — салкынлык! Төп фикернең хуҗасы С. А. Вудер ярты гомерен Түбән Камада уздыра, яңа ачышны практикада файда лануны оештыра. Лабораториядәге эзләнү нәтиҗәләренең конвейерда расланмаган очраклары да аз түгел. Әгәр барып чыкмаса? Алдын-артын күп уйлаучылар көтәләр һәм оттыра лар. азагы уңышлы булуына ышанучылар тәвәккәллиләр һәм оталар. Түбәнкамалы лар институттан яңа процесс серләрен иң беренче булып соратып алдылар, һәм ике елдан рәхәтләнеп яңа катализатор кулланып эшлиләр иде инде. Чыгымнар булмады түгел, булды, әмма эш тә җайга салынды. Түбән Кама нефтехимиясенең профессиональ горурлыгы артты. К Маркс: «экономик чорлар берсе икенчесеннән нәрсә җитештерелүе белән түгел, ә ничек, нинди хезмәт чаралары кулланып җитештерү белән аерылып торалар» — дип язган иде. Түбән Кама заводлары төзелә башлаган елларда компьютерлар куллану кагыйдәгә әверелмәгән иде әле. Идарә итү тулысынча автоматларга нигезләнде Автомат тиз башкара, әмма компьютер тагын да тизрәк һәм төгәлрәк эшли. Молекуланың бер генә бәйләнешкә керә алучан биш атомы өч төрле вариантта , кушылырга мөмкин. Әгәр алариы боҗралар, өчпочмаклар, ромблар рәвешендә тоташ тырсаң, вариантлар арта. Алты атом биш төрле тоташа ала. ун атом — җитмеш биш, унөчесе — сигез йөз төрле. Кыскасы, төрлечә эшләп карауның исәбе-хисабы юк, тик кыенлыклар да арта бара. Арадан иң отышлы нәтиҗәне табарга кирәк. Иҗади дәрт белән, һәвәсләнеп эшләүче рәссам киндергә әкияттөгедәй сихри төс ләр төшерә, скрипкачы үзе уйнаган музыканың һәр тавышын үзе сайлап уйный ала. сүзләр, иҗекләр сайлый-сайлый шагыйрь шигыренең камиллегенә ирешә. Матдәнең күз белән күреп, кул белән тотып булмый торган кисәкчекләре кирәкле тәртиптә кушылсын өчен реактор янында үз вазифаларын үтәүче аппартчылардан нинди төгәллек, осталык таләп ителә?! Кеше үзенең сиземләү көченә, зирәклегенә, осталыгына гына таянса, бу эшне башкарып чыга алмас иде. Түбән Кама нефтехимия берләшмәсенең кибернетик үзәгендә егерме биш электрон хисаплау машинасы бар. Системаның техник өлешен академик Константинов исемендәге Ленинград атом төш физикасы институты. СССР Фәннәр академиясенең аналитик приборлар төзү институты. Ленин орденлы шин промышленносте фәнни тикшеренү институты галимнәре башкардылар, технология программаларын завод кибернетиклары төзеделәр. Икенче изопрен каучук заводында мин баш инженер Равил Шияповтаи дисплей ны эшләтеп каравын үтендем. Экранда кызыл тамгалар, исем фамилияләр йөгереп үтте. Биш секунд эчендә машина һәркемгә «гадел бәя« биреп чыкты. Программа ларның берсе каучукка өстәлә торган кыйммәтле стабилизаторны «күзәтә» Төсле тасма, барлык мәгълүматларны тиз генә тикшереп, заводта иң оста, иң сакчыл смена ның Валерий Назаров җитәкләгән смена булуы турында хәбәр итте — Чын хуҗаларча эшлиләр! — дип мактады Штатов.— Башка сменаларда ста билнзатор бер тонна продукцияге ике килограммга артыграк тотыла, болар янга калдыралар! Түбән Кама нефтехимиклары тугызынчы бишьеллыкта продукция җитештерүне ун тапкырга арттырдылар, унынчы бишьеллык та күрсәткечләр тагын оч тапкырга артты, унберенче бишьеллыкта, плдпгы биш елдагы белән чагыштырганда, бер мил лиард сумлык продукция артыграк җитештерелде. Коллектив байрагында илебезнең иң югары бүләге—Ленин ордены балкый. Бу зур хөрмәт — фидакарь хезмәт, иң мөһиме — нәтиҗәле хезмәт белән яулап алынды. — һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш, һәр производствоның да үсеш мөмкинлек ләре билгеле бер вакытта файдаланылып бетә. Ул чакта нишләрсез? — Ул көннәр турында уйларга иртәрәк әле,— дип җавап бирде минем сорауга Ворожейкин.— Мөмкин булганның барысын да эшләдек кебек, ә һәр яңа көн моңа кадәр башка да кермәгән яңа мөмкинлекләр алып килә. Тамгалы изотоплар җибәргән идек, беләсезме, ниләр ачыкланды? — Ниләр?— Мин Ворожейкинның яңа могҗизалар турында сөйләвен көттем. — Чынбарлыкта колонналарның өчтән бер өлешендә генә без теләгән процесслар бара икән, калган өчтән ике өлеше эшкә җигелмәгән булып чыга. Нишләргә? Сораулар бик күп, җаваплар азрак. Әмма төгәл куелган сорауларга җавап эзләү җиңелрәк. Кеше никадәр күп эш башкарса, шулкадәр күп мөмкинлекләр туа тора. Николай Васильевич ‘Гогольнең үлемсез әсәре буенча эшләнгән — «Үле җаннар» фильмын Үзәк телевидение күп мәртәбәләр күрсәтте. Анда шундый эпизод бар. Россиядәге губерна шәһәрләренең берсе. Алпавытлардан үле җаннар сатып алучы Па вел Иванович Чичиков рессорлы арбада кунакханә ишегалдына кереп бара. — Бу вакыйга шәһәрдә бернинди тавыш-гауга чыгармады.— дип башлый Гоголь әсәрен.— Ике мужик кына бер нәрсәгә игътибар иттеләр. — Кара әле,— диде берсе,— нинди көпчәкләр, ә! — Син ничек уйлыйсың, бу тәгәрмәчләр Мәскәүгә барып җиткәнче чыдарлар иде микән? — Чыдарлар,— ди икенчесе. — Минемчә, Казанга кадәр чыдамаслар кебек. — Казанга кадәр чыдамаслар.— ди икенчесе. Тарантаслар, арбалар авылларда гына калды. Бөтен кеше автобусларда, тиз йөрешле «Волга». «Запорожец», «Пива» һәм »Жигули»ларда йөри. ВАЗ конвейерында көн саен ике мең ярым җиңел машина җыялар. Бер тәүлек эчендә ике мең ярым җиңел машина! Тагын бер тәүлек—тагын ике мең ярым! Әм*ка машиналарга көпчәкләр дә кирәк. Запастагысы белән биш данә. Автомобиль гомеренә бер генә комплект җитми әле. ул аларны биш кат туздыра. Димәк, һәр машинага егерме биш ка мера, егерме биш покрышка кирәк. Тольятти автомобильләр заводы ел саен эшләп чыгарган җиде йөз мең машинаны егерме биш көпчәккә тапкырласак, егерме миллион килеп чыга. «Жигули» һәм «Нива»лар өчен генә шулкадәр »аяк киеме» кирәк. Әле бит «Запорожец«лар, «Москвич»лар. «Волга»лар, «УАЗ»лар да бар. Илебездә ел саен бер миллион өч йөз мең җиңел машина эшләп чыгарыла, алга таба бу сан тагын да артачак. Машинаның байлык хикмәте генә түгел, хәрәкәтләр чарасы, файдалы, кирәк әйбер икәнен дә истә тотыйк. Һәр автомобиль ике дистә көпчәк туздырса, шулкадәр машинага «аяк киеме» ничек җиткермәк кирәк? Шин нар ясау өчен өч йөз миллион тонна чимал гына кирәк булачак, күпме көч, энергия, башка ресурслар сарыф ителәчәк. Ә нигә көпчәкләрне автомобиль гомеренә чыдарлык итеп ясамаска? Мәшәкать тә кимрәк булыр иде, дәүләт өчен дә файда?! Мин шушы җитди сорауга җавап эзләп. Түбән Кама нефтехимиклары янына барган көннәрдә Ленин орденлы шин промышленносте фәнни-тикшеренү институтының каучуклар лабораториясе мөдире Людмила Владимировна Мәсәгутова да анда иде. Түбән Кама нефтехимия комплексының баштагы вариантында шин заводлары төзү күздә тотылмаган иде, чимал буларак Татарстан нефть байлыкларын файдала нуга исәпләнгән тиңдәшсез производствоның технологиясе каучуклар җитештерү белән тәмамланачак иде. Әмма вакыт үзе төзәтмәләр кертте. 1968 елда Түбән Камада промышленность мәйданының биш йөз гектарын беренче шин заводы төзелешенә бүлеп бирделәр. Алты елдан соң монда миллионынчы камера эшләнде. Бу нәтиҗә киләчәк хезмәт җиңүләренең беренче карлыгачы иде. Коллектив унберенче бишь еллыкны менә нинди уңыш белән тәмамлый: автомобиль, трактор һәм башка тех ника өчен миллионнарча көпчәк. Башка бер генә чит ил фирмасының да. илебездәге предприятиеләрнең дә мондый нәтиҗәгә ирешкәне юк иде эле. Киләчәктә илебездә эшләнгән шиннарның байтагы Түбән Каманыкы булачак. Борын-борыннан ничә гасырлар буе җир эшкәртү, терлек үрчетү, бакча үстерү, урман кисү, җәнлек аулау, балык тоту белән генә шөгыльләнгән кешеләребез хәзер самолетлар һәм вертолетлар ясарга, сәгатьләр һәм электрон-хисаплау машиналары җыярга, җир куеныннан нефть чыгарырга һәм аннан кирәкле әйберләр эшләргә өйрәнде. Инде хәзер яңа һөнәр үзләштерде — шиннар ясый. Вакыт ашыктыра, һәркемнең - Түбән Камада эшләүчеләрнең дә, алар белән элемтәдә торучы партнерларның да үз мәшәкатьләре бар. Түбән Камага Мәскәү, Ленинград. Казан. Ярославль. Киев. Баку, Куйбышев. Уфа кебек фән үзәкләреннән галимнәр килә. Фәнни яктан тәэмин итүдә алтмышка якын фәнни-тикшеренү институты гына түгел, академик үзәкләр, Югары һәм махсус урта уку йортлары министрлыгы да катнаша. Бер көн эчендә без Түбән Камада СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы председателе, член-корреспондент Петр Анатольевич Кирпичников һәм Бө- тенсоюз каучук институты директоры Алексей Павлович Никандров белан очраштык. Үз эшләре белән бу якларга Казан химия технология институты профессоры Александр Григорьевич Лиакумович та килеп чыккан. С. В. Лебедев исемендәге Ветенсоюз ясалма каучук институты өлкән фәнни хезмәткәре С. А Будер химиклар шәһәрендә чираттагы бәхет кошын тоту уе белән йөри. 1983 елда химиклар Будер нын бер ачышын кулланып дүрт миллион сум экономия ясаганнар. Саллы бит! Вудерның Түбән Камада елга ничә кон булуын санап чыгардык — нәкъ алты ай җыела. — Нормаль хәл,—дн Будер.—Кама буенда эшләүнең Нева проспектында эшләүдән бернинди аермасы юк. Институтта чәчкәннең уңышын монда килеп җыябыз. Машина гомеренә чыдарлык көпчәк турында минем соравыма шин коючылар һәм Бөтенсоюз институты хезмәткәре Людмила Владимировна Мәсәгутова менә ничек жввап бирделәр. — Иң элек машина йөртүчеләрне тынычландырыйк: җиңел машина көпчәкләре һәм Казанга, һәм Мәскәүгә, һәм Владивостокка кадәр барып җиткәнче түзәчәк, экватор буйлап әйләнергә дә җитәр. Нефть каучугыннан ясалган шиннар өч мең чакрымга чыдагач, ничек куануыбызны искә төшерик. Хәзергә шиннар кырык-илле мең километр юл узалар, тик безне бу да канәгатьләндерми. Чыннан да. кичәгә рекорд бүген нормага, гомуми кагыйдәгә әверелә, көн узган саен казанышларыбыз да үсә, димәк, максатларыбыз да югарырак булырга тиеш. Нигездә, мәңгелек көпчәк ясау кыен эш түгел, бүгенге көндә андый мөмкинлек ләр бар. Әгәр шинны полиуретан каучуктан эшләсәң, машина тузып беткәч тә, көп чок яңа кебек калачак. Тик эш шунда ки, мондый шин киертелгән машина беренче борылышта ук мәтәләчәк, гомумән, урыныннан кузгала алмаячак, чөнки полиуре- танның башка өслекләргә ябышу үзенчәлеге бик түбән. Мәсьәләнең шул ягын хәл итәсе бар. Шин кытлыгын бетерүнең беренче юлы — аны мул иттереп җитештерү яхшы бара, ә менә чыдамлыгын арттыру мәсьәләсе авыррак. Автомобиль шины — металл дискка киертелгән резина кисәге генә түгел, шактый катлаулы нәрсә ул, сыгылмалы көпчәктә бөек Менделеев таблицасының шактый өлеше тупланган. Көпчәк озак вакыт хезмәт нтсен өчен аның бөтен детальләре дөрес хәл ителгән булырга тиши. Өстәвенә, эксплуатация шартларын, һава хәлен, эшнең зурлыгын да истә тотарга кирәк. Тиз оча торган самолет көпчәкләренә тәэсир итүче көч белән вертолет көп чәкләрено туры килгән коч арасында аерма бик зур. Яки Арктика белән субтропик тирәлекләрне алыйк. Төньяк салкынында бер төрле резина пыяла кебек уалырга мөмкин. Коньякта — эрүе ихтимал. Шуңа күрә каучук, резина катнашмаларына мах сус өстәмәләр кертәләр, шиннарның кояш, җил. яңгыр тәэсиренә каршы тору сый фатын үзгәртәләр. КПССның XXVII съездында расланган «1986—1990 елларга һәм 2000 елга кадәрге чорга СССРның экономик үсешенең төп юнәлешләре» ндә дә бу турыда: «Металл җепләр куллануга нигезләнгән радиаль конструкцияле шиннар, зур һәм үтә зур габаритлы шиннар эшләп чыгаруши киңәйтергә»,— диелә. Мондый шиннар элеккеләр белән чагыштырганда бер ярым тапкыр артык юл уза алачаклар. Әмма шин гомерен озайтуның иң ышанычлы илымы материалның, беренче чи ратта, каучукның сыйфатын яхшыртуга бәйле. Шинчылар химиклардан кыйммәтле сыйфатларга ия булган каучук көтәләр. Кыскасы, алда — катлаулы, кызыклы эш. Хәзергә кадәр эталон буларак табигый каучук алына, чит илләрдә эшләнгән шиннарда ул утыа-кырык процент тәшкил итә. Безнең халык хуҗалыгыбыз мондый • бәхет, турында хыяллана алмый, тропиклар «күчтәнәче» өчен алтын белән түләргә кирәк, шуңа күрә партиябезнең XXVII съезды химия промышленносте алдына яңа бурычлар куйды: «1990 елда... синтетик каучуклар эшләп чыгаруны 2.7—2.9 миллион тоннага җиткерергә.- Заманча конструкцион пластик массалар һәм полимер материаллар җитештерүне тизләтеп үстерергә-.» Химикларга теләкләр күп әле: шинчыларга әлегә махсус реагентлар аз килә, аларны чит илләрдән сатып алалар. Эшләнәсе эшләр, хәл ителәсе мәсьәләләр күп әле, әмма «мәңгелек башмакка» заказ кабул ителгән. Бүген бел элеккегә караганда .зуррак омет белән, фән булдыра плмпгпн эш юк дип әйтә алабыз. Кешенең үзе куй ган сорауга дөрес җәнапны кпйчан табуы гына ачык түгел Полимерлар, пластмассалар, гомумән, табигать байлыкларын үзләштерү, җир астыннан чыккан чималны кирәкле әйбергә әйләндерү шактый кыйммәткә төшә. Каучукны эшкәртеп, эластик резина ясау ысулын ачкан, тик җитештерүне оештыра алмаган, бурычка батып, хәерчелектә үлгән американ Чарла Гудьир турында; • Әгәр сез өстенә резина плащ, башына резина эшләпә, аягына резина башмаклар кигән, кулына резина зонтик тоткан, резина янчыгында бер бакыр акчасы да булмаган кеше очратсагыз, белегез: бу, һичшиксез I Чарлз Гудьир булыр»,— дип көл гәннәр. Табигый каучук плантацияләренә ярдәмгә килгән күп санлы заводлар эшли башлауга карамастан, халыкара базарда каучукның тоннасы хәзерге көндә мең доллар тора һәм бу бәя, экономик шартларның нинди булуына да карамастан, артык үзгәрми. Түбән Кама изопрен каучукларының абруе югары, аларны дөньяның күп иллә рендә бик теләп сатып алалар. Чимал, энергия һәм кеше хезмәтенең аз сарыф ителүе нәтиҗәсендә, продукциянең бәясе дә арзан. Чирек гасыр дәвамында Ленин орденлы «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсе заводларына ике ярым миллиард сум дәү ләт акчасы тотылган. «Заводлар» дип әйтү генә Кама буендагы үзгәрешләрнең күләмен, характерын ачып бирә алмастыр. Түбән Кама нефть химиясе комплексы —экономик һәм социаль мәсьәләләрне уңай хәл итү үрнәге, илебез Түбән Кама халык хуҗалыгы комплексына биргән өч миллиард сум акчаның бер миллиарды шәһәр төзелешенә, монда эшләүче кешеләрнең тормыш-көнкүрешен бар яклап тәэмин итүгә тотылган. Хәзергә көндә яшь шәһәр Түбән Камада йөз җитмеш мең кеше яши. Бер ел дәвамында шәһәрдә җитештерелгән продукция —синтетик каучук, шиннар, монда гына эшләнә торган башка әйберләр, күп катлы йортлар — ике миллиард сумлык. Ел саен күбрәк, ел саен яхшырак эшләү — шәһәр кешеләренең төп кагыйдәсенә әйләнгән. Егерме алтынчы съезддан соңгы биш елда гына да промышленность предприятиеләре төзелешенә, культура көнкүреш объектлары челтәрен үстерүгә бер миллиард сум акча тотылган. Төзүчеләр ике йөзгә якын күп катлы йорт салганнар. Биш урта мәктәп, балалар өчен егерме ике комбинат, пионерлар йорты, балалар культура сарае. «Ана һәм бала» санаторие да—төзүчеләрнең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе. Шәһәрдә төзелгән яңа объектлар арасында химик юл белән чистарту һәм буяу фабрикасы, санаторий-профилакторий, стадион, автовокзал. «Балалар дөньясы» кибете, • Олимпия» спорт сарае, «Татар ашлары йорты» да бар. Кайбер ниятләр уникенче бишьеллыкта тормышка ашачаклар, башкалары ике меңенче елга кадәр исәпләнгән. озак еллар программасына кертелгән. Менә алдан исәпләнгән берничә сан. Ике меңенче елга шәһәрдә яшәүчеләр саны өч йөз меңгә җитәчәк. Җитди сан бу, проблемалар күп. мәшәкатьләр тау кадәр. Якындагы елларда промышленность мәйданында дистә ярым эре производство сафка басарга тиеш, халык куллануы товарлары җитештерүне ике тапкырга арттырырга кирәк. Торак мәйданы бүгенгегә караганда ике тапкыр артыграк булачак. Аның гомуми мәйданы биш миллион квадрат метрдан артып китәчәк. Шәһәрнең баш заказчысы, ягъни нефть һәм химия промышленносте, уникенче бишьеллыкта Түбән Кама үсешенә 180 миллион сумнан артыграк акча бирә. Бу суммага яңа заводлар, алты йөз мең квадрат метр торак мәйданы, егерме балалар бакчасы, биш урта мәктәп, больницалар, ике кинотеатр төзеләчәк. Чыгымнар шактый, тик алар файда бирәчәк, төгәл экономик фикер йөртүгә, алдан күрә белүгә нигезләнгән чыгымнар. Шушы еллар дәвамында «Нижнекамск нефтехим» берләшмәсе заводлары гына да ике ярым миллиард сум саф табыш алыр. Шин заводлары табышы миллионнарча сум тәшкил итәчәк. Бу инде гаҗәеп зур нефтехимия комплексы аңа сарыф ителгән бөтен акчаны дәүләткә кайтарып биргән, киләчәктә ел саен дәүләт бюджетына миллионнарча сум саф табыш керәчәк дигән сүз. Яхшы саннар! Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк. Түбән Кама аппаратлары, реакторлары нефть нең иң җиңел бүленмәсен — углеводородлар эшкәртәләр. Әле күптән түгел генә алар, күзгә дә күренмичә, цистерналардан, резервуарлардан һавага оча иделәр, күчереп йөрткәндә дә югалтулар күп булды, факел итеп яндырырга да туры килде. Димәк, заводлар да. шәһәр дә һавадан алынган булып чыга. Әкиятләрдә, риваятьләрдә генә булган сихри сарайлар, шәһәрләр чынбарлыкка әверелә. Тик алар тылсым белән түгел, кешеләрнең ихтыяр көче, хезмәте, ныклыгы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.