Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМНӘР АЛАР— «ҺӘМ БАШКАЛАР»?

Балалар-яшүсмерләр прозасы яшь буынны героик рухта тәрбияләү, аларны батырлыкка әзерләү кебек мөһим темага игътибарын беркайчан да киметмәде Бары әлеге теманы яктырту, аны киң катлам укучылар күңеленә якынайта төшү ысуллары гына үзгәрә төште. Бер проблеманың берничә чишелеше булган кебек, балалар-яшүсмерләр прозасында да бу теманы яктыртуда ике юнәлешнең булуы үзен сиздерә Г. Гобәй, М. Әмир, Ф. Яруллин һәм башкаларның әсәрләре, нигездә, тыныч тормышта да батырлыкка урын бар дигән принципка таянып иҗат ителгән Әлеге язучыларыбыз батырлыкның әхлакый нигезен яшәешнең тирән катламнарыннан эзләп, чор герое образын көндәлек тормышыбыздан тапканнар. Г Бакиров, А. Әхмәт, Г. Әпсәләмов, Ә. Давыдов, Ш Рәкьйпов кебек язучылар иҗатында исә батьрлыкның тирән тамырлары героик дәверләргә, илебез язмышы хәл ителгән елларга, аның рухи җегәре һәм матди куәтле сыналган дәһшәтле көннәргә барып тоташа. Ә менә иҗатын тулаемы белән балалар-яшүсмерләргә багышлаган Ләбибә Ихсано- ва повестьларында әлеге ике принцип тигез дәрәҗәдә яши кебек. Язучы батырлык төшенчәсенең асыл билгеләрен революция елларыннан да таба, бүгенге заманның тыныч көннәреннән дә эзли Нәтиҗәдә, ул иҗат иткән геройлар язмышы аша кырыс көрәш Б аларның матур хыялларын күрсәтү максат ител куелган. Иске дөнья җимерелә башлаган көннәрне Л. Ихсанова балалар күңеле аша тасвирлый. Кайвакыт олылар да асылына төшенеп җитә алмаган вакыйгаларга балалар күзе белән карый. .Аларның рухи кичерешләрен җентекләп анализлый, психологик үзенчәлекләрен нечкәләп сурәтли. Повесть геройлары табигый кабул ителә Менә шуның бер мисалы. Балалар башта революцияне зурлар да мавыгып киткән галәмәт кьоык бер уен дип уйлыйлар. Шул «уенга» үзләре дә катнашып китәләр Чөнки ишегалдында бай сәүдәгәр булып уйнау аларны күптән туйдырып бетергән. Ә революция исә яңа. кызыклы, серле «уен». Өлкәннәр кебек митингларга йөрү, солдат чыгышларын тыңлау аларда ифрат зур соклану уята. Әмма социаль көрәш «уен» түгел икән Балалар моңа эшче егет Әсәдулланың һәлак булуьи күргәч төшенәләр Шулай итеп, алар әлегә хәтле чын булып күренмәгән хакыйкатьне аңлыйлар. Социалистик революция тормышка яңалык алып килә, балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә тамырдан үзгәртеп куя Мавыктыргыч уен. революция эшенә әверелеп, балаларньҗ зиһенен ача. күңелләрен үстереп җибәрә Балалар өлкәннәрнең яңа тормыш тезү өчен алып барган көрәшенә булыша башлыйлар, гомерләрен куркыныч астына куеп, кызылгвардиячеләргә хәрби пакет илтәләр. Бу җаваплы бурычны үтәгәндә, бер кыз бала авыр яралана Фетнәчеләрнең хәрби берләшмәсе — тимер дружинаны эчтән таркатуда да алар зурларга ярдәм итәләр Җәмгыять тормышын яңабаштан үзгәртеп кору турындагы фәлсәфи-эстетик күзаллавын Л. Ихсанова әлеге образларда гына туплап калмый, революциянең чын мәгънәсендә балалар психологиясен яңарткан шифалы асылына да игътибар итә Бу мәсьәләләрне чишкәндә, язучы тарихилык принцибына нык таяна Ләкин аны бераз тирәнәйтәсе бар әле. Балаларга үрнәк күрсәткән революционер образлары эпизодларда гына чагылып китәләр. Аннары Казанның татар бистәләре урнашкан өлешендә Болак арты республикасы дигән нәрсә әвәләгән буржуаз милләтчеләргә каршы көрәш тә өстәнрәк тасвирланган. Гади халыкны алдау юлы белән Совет властена каршы кораллы чыгыш оештырган Гыйльметдин бай, кибетче Хәнәфи, офицер Йосыф ише Печән базары исе аңкьган фетнәчеләр белән көрәш җиңел булмаган, билгеле. Үз вакытында бу «курчак дәүләтнең төзелүе бөек юлбашчыбыз В. И Ленинны да бик борчыган, һәм ул Казан большевикларына ярдәмгә кораллы көчләр җибәргән Шулар ярдәме белән генә Казанда Совет властен саклап калу мөмкин булган. Язучы бу көрәшнең кискенлеген оста табылган әдәби деталь—солдат улы Мәтәли белән мулла малае Сәетҗанның үзара эләгешеп алуы аша күрсәтә Олылар арасында барган сыйнфый көрәшне яшь геройлар дөньясында да күрү, бер яктан, балаларньҗ романтикасы чагыла, чор гаме белей янып яшәүче шәхес сыйфатлары сиземләнә. Шушы уңайдан Татарстан китап нәшриятында чыккан «Наил. Фаил һәм башкалар» китабыннан «Гөлләр кояшка карый» дигән повестька тукталасы килә Анда революция алды еллары. Казанда Совет власте урнаштыру көннәре, фетнә күтәргән милләтчеләргә һәм дин әһелләренә каршы аяусыз көрәш вакыты тасвирлана. Шушы вакыйгалар эчендә кайнаган балаларның «кояшка караган гөлләр кебек яктыга, белемгә үрелүләрен». наналыгын чагылдырса, икенче яктан, ул революция язмышын кайгыртучыларның җитди буыны үсеп килүенә дә ишарә ясьм. Дәлил рәвешендә, повестьтан бер өзек китерик ■ — Сөнгать абый, бүген без дә Сәетҗаннарны тукмадык әле,— диде Мәтәли эчке бер горурлык белән. — Сәетҗан кем соң улГ — Ул да контр инде. Зәңгәр мәчет мулласының малае. » Күрүебезчә. Л Ихсанова балалар психологиясен нечкә сиземләп кенә калмый алар күңелен биләп алган яңарышка гади бер урам »вакыйга»сы аша да үтел керә белә Яшь геройларның кылган гамәлләре аша дәвер героикасын тудыра алу сәләте язучыны Гайдар традицияләренә якынайта. Моны әсәрнең бөтен сюжетында, төзек композициясендә һәм тасвир чараларында да күрергә мөмкин Бер-бер артлы чиратлашып торган вакыйгалар тезмәсе әсәргә эзлекле юнәлеш биреп, сюжетны мавыктьргыч итә Повестьның пафосын көчәйтеп җибәргән динамик куәт белән драматик киеренкелекне язучы геройларның характер үзенчәлекләрен ачу максатына буйсындырган Автор бу чара белән тышкы эффект артыннан кумый. Реализм кануннары «рөхсәт иткән» кадәр романтик буяулар кулланып, үсеп килүче буьмны революцион традицияләр рухында тәрбияләү өчен матур бер өлге тәкъдим итә Китапка кергән икенче әсәр — «Авылдашларым» повестенда да героик чор — Бөек Ватан сугышы еллары үзәюъә альягган. Әмма биредәге геройлар, кулларына корал тотып, яу кырында көрәшмиләр Алар — унҗиде-унсигез яшьлек кызлар — әти-абыйлары урынына калганнар Фашист яулары белән авыр көрәш алып барган Ватан солдатларын азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итеп торалар Шуны сугышчан бурычлары дип аңлап, фронт өчен бар көчләренә тырышалар Язучы яшь кызларның героик хезмәтен аларның бай эчке дөньясына бәйләп бирә Бигрәк тә повестьның төп герое Назифә образы тулы ачыла. Ул колхоз комсомол оешмасын җитәкли һәм авыл яшьләрен оештырып йери. Сабыр табигатьле уңган кьодан яшьлек яме бөркелеп тора. Нәэифә мондый авыр көннәрдә дә күңел көрлеген югалтмый Ә аны саклау җиңел түгел Фронт еракта булса да. аның дәһшәте һәр адымда сизелә. Сугышның кәфенгә төренгән салкын шәүләсе, кара мөһер сугылган хатлар рәвешенә кереп, күп өйдә булырга өлгерә. Гарип солдатлар кайта башлый, хәбәрсез югалганнарның исемнәре телгә керә Авылдашларының боек күңелләрен күтәрү, якыннарын югалтканнарның әрнү-яраларын беразга булса да оныттьрып тору максатыннан. Назифәләр спектакль һәм концертлар куялар Әнә шулай, ил кайгы йоткан көннәрдә михнәт-газаплардан сыгылмаган, сынмаган яшь кызларның рухи гүзәллеген фронт сугышчыларының хәрби батырлыгына тиңләп булыр иде. Ә бүгенге көндә якты классларда белем алган балалар батырлык күрсәтү һәм илгә файдалы булып үсү кебек олы төшенчәләрнең тирән мәгънәсен ничек аңлыйлар соң? Моңа турыдан-туры җавап бирү «Наил һәм Фаил» повестенда үзмаксат итеп куелмаса да, әсәр геройлары белән очрашып, алар холкында очраган кайбер нюансларны күзәткәч. күпмедер аванс» белән уңай фикергә килергә була. >Циденче класс укучыларына багышланган повестенда Л. Ихсанова үзенчәлекле алым сайлаган ул балалар тормышындагы кимчелекләрне гыйбрәтле мисаллар җирлегендә раслау күзлегеннән чыгып бәяләү юлыннан киткән. Әлбәттә, мондый алымның үз өстенлекләре бар, Әйтик, повесть геройларында күзәтелгән кимчелекле яклар белән күзгә-күз очрашкач, укучы аны кире кагып кына калмый, тәнкыйть иләге аша да үткәреп карый, тормышта сабак бульрлык гыйбрәтле мисал күрә Шул хасияте белән үк повесть билгеле дәрәҗәдә тәрбияви көчкә ия була ала. Исеменн^р үк күренгәнчә, повестьның төп герое икәү — Фаил һәм Наил атлы укучылар. Фаил—уртача укучы, чая, тере, кыланчык табигатьле малай Шуңадыр да ул еш кына мәзәк хәлләр һәм кызганыч ситуацияләргә дә юлыга. Л. Ихсанова бик үк тәртипле булмаган бу малайның эчке дөньясына игътибар итә. Рухи яктан җитлегү чорында Фаил ясаган хаталарга җаны әрни. Аның зур борчулар, җан тынычсызлыклары аша үтеп сафлана баруын күреп сөенә, ялгышлардан арыну өчен күңел хезмәтенең дә кирәклегенә басым ясый. Повестьның икенче герое Наил исә. четерекле хәлләр каһарманы Фаилдән аермалы буларак, яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шахмат түгәрәгенә йөри. Кыскасы, ул бар яктан да килгән, булдыклы пионер, үрнәк булырлык әйбәт малай. Ләкин повесть белән танышып чьккач, күңелдә нигәдер андый фикер уянмый. Кайбер сәер гамәлләре белән Фаил образы бераз истә калса да. уңай сыйфатлары күбрәк булган Наил образы тойгыларыбызны тулысынча биләп бетерә алмый. Моның сәбәбе нидә соң? Уебызча, моның сәбәбе Фаил белән Наил образларында күңел көткән геройларның кайбер йөз чалымнары гына чагылып калуында бугай. Чөнки повестьта аларның әхлакый сыйфатлары ачылып китү өчен тиешле шартлар тудырылмый Фаил язмышы юри катлауландырылып алына һәм әсәр ахырында уңай якка хәл ителә Наил алдындагы киртәләр дә тиз алып ташлана. Образларның эчке үсешен болай ясалма рәвештә туктату тормыш һәм сәнгать дөреслеге белән җитди каршылыкка керә шикелле Кызганычка каршы Наил белән Фаилнең эш-гамәлләрендә кайчандыр Мәтәлиләргә көч биргән революция ялкынының бүгенге көндәге «дәвамы», безнең чордагы рухы җитенкерәми. Психологик кичерешләр динамикасьн йомшарту исәбенә, сюжет киеренкелеген хулиган белән сугышу, фатир басу кебек ситуацияләр ярдәмендә көчәйтергә тырышу да күзгә бәрелеп тора. Шулай булса да. Л. Ихсанова урамның яшүсмер күңеленә йогынты ясавын күрми үтмәгән Ул урамның яшүсмерне кызыктыру, үзенә тарту белән бергә, аның күңелсез хәлләргә куя торган ягы барльгыи да онытмый. Сүз бүгенге көндә актуальләшеп киткән мөһим бер проблема — яшүсмерләр арасында еш очрый торган тәртип бозу күренеше турында Бу хәлнең сәбәпләре төрле һәм катлаулы булса да. аның бер канаты балалар-яшүсмерләр прозасына да тиеп уза. Чөнки соңгы вакытта яшүсмер күңелен әсир итәрлек уңай герой образы күренми башлады Балаларга юлланган әдәби әсәрләргә күз салсак, андагы геройларньң да бертөслерәк булуьы күрербез. Әгәр без ул геройларны ничәмә буын сокланган Корчагин, Тимур кебек героик образлар янына куеп карасак, күңел юатьрлык нәрсә сизмәбез. Сүз дә юк бүгенге шәһәр балалары тормышы, мәктәп хәлләре турында әдәби әсәр язу җиңел эш түгел. Уку программалары катлауланган, яшүсмерләрнең мәгълүмат алу чыганаклары көннән-көн зурая барган чорда бигрәк тә Өстәвенә тук тормыш тудырган эленке-салынкылык, ата-ана җилкәсенә салыну, җиңел яшәргә омтылу кебек тискәре күренешләр дә яшүсмерләргә йогьнты ясый әле Болар барысы бергә тәрбиягә авыр бирелүчән үсмер, тискәре холыклы бала кебек төшенчәләрне тудыралар Бу күренешләр безне борчып кына калмый, тәрбия эшен яхшырту юлларын да эзләргә чакыра. Шуңа күрә дә инде, повесть, әлеге кимчелекләр хакында да искәртеп бар кечене чаң суга Чөнки усеп утьрган агачларга үткен пәкеләр белән «Мәдинә Илдус» дигән сузләр уел йөргән һәм, өлкәннәрдән качып, подъезд төпләрендә тәмәке көйрәтүне зур батырлыкка санаган үсмерләр ишәя бара Шул сәбәпле, аларның киләчәк язмышына без битараф була алмыйбыз Тик без аларны Наил белән Фаил кебек үзәкләре ныгып җитмәгән геройлар мисалында әдәпкә өндәсәк, итагатьле, инсафлы булырга чакырсак, бу—сабагын начар үзләштергән укучыга, ниндидер ташлама ясап, яхшы билге кую кебек сәер килеп чыкмасмы соң? Әлбәттә, бүгенге көн яшүсмерләре сугыш чоры яшьтәшләреннән шактый үзгәләр. Аларның теләкомтылышларын, матди байлыклар белән рухи кыйммәтләрне үзләренчә бәяләүләрен безгә бәлки тулысынча аңлау җиңел түгелдер. Шуңа күрә дә, «Ана көндәлеге» повестеның герое Рөстәмнең зчке кичерешләре башта сәеррәк тоела Ләкин бу тойгы озакка бармый Зур тормышка аяк атлаган яшүсмернең катлаулы күңел дөньясы бездә теләктәшлек хисе уята Рухы ниндидер бер уртальк, билгесезлек, нәрсәдер көтү халәтендә таптанган мәлдә аңа ярдәм кулы сузасы килә Рөстәм кайбер гаделсезлек- ләргә һәм зурлар ясаган хаталарга карата кискенрәк мөнәсәбәттә тора, үзе аңлап бетермәгән катлаулы күренешләргә бәйле характер һәм язмышларны аңларга омтылганда, яшьлек максимализмына хас кайнарльк, ашыгучанлык күрсәтә Шул сәбәпле, үзе дә ялгышлар җибәрә Беренче мәхәббәте кире кагылгач, Рөстәм өчен яшәү яме югалгандай тоела Кешеләргә һәм үз-үзенө ыхтаньяты кимеп барганда, укытучы Хәсән абыйсы йөзендә хәленә керүче һәм җанын аңлаучы дустын очрата. Акыллы һәм телле киңәшләре белән ул Рөстәмнең язмышын уңай якка борып җибәрә Укытучы Хәсән образы шул ягы белән кызыклы ул мәктәпкә, укыту-тәрбия эшенә яңача карашны гәүдәләндерә Ул педагог-тәрбияченең бурычы һәм вазифасы итеп иң элек укучы җанын аңлый алу, аның күңел тирбәлешләрен дөрес сизә белү сыйфатын саный. Укучыга зур эшләр башкарырга сәләтле шәхес итеп карый. Хәсән образында без яңа тип педагогны күрәбез Ләкин яңа принциплар, яңа карашлар тамыр җәю өчен, аның җиңүе кирәк әле Повестьта без шул карашларның бәрелешен күрәбез Укыту-тәрбия эшендә үз фикерен уздырырга тырышкан Ләлә Мәхмүтоана башта эшчән, тырыш укытучы кебек күренсә дә, төптәнрәк фикер йөрткәндә, без аның зур сыйфатлар артына яшерелгән башка иезен дә таныйбыз Аньң укучы яхшы билге алу хакында гына уйларга тиеш дигән фикерләре, бердән, яшь буынның гармоник үсешен чикли, икенчедән, аның мөстәкьыль шәхес булып җитлегүен тоткарлый Бу карашларның ялгышлыгың раслаучы мисалны повестьның үзеннән үк табабыз Ләлә Мәхмүтовнаның яраткан укучысы отличница Света каты бәгьрьле, матурлык хисләрен аңламаучы циник табигатьле кеше булып үсеп килә Әнә шулай, Саетаньң тупас гамәле аша Ләлә Мәхмү- товна «теориясе»нең зыянлы асылы ачыла Повестьта яшүсмер һәм тирәлек, тирәлекнең яшүсмергә йогынтысы һәм яшүсмер өчен уңай мохит тудыруда олыларның роле кебек гаять әһәмиятле бурычларны хәл итүнең матур үрнәге бирелә Менә без Ләбибә Ихсановаиың дүрт повестен үз эченә алган шактый күләмле китабы белән танышып чыктык Язучының озак елларга сузылган иҗади эзләнүләре, балалар әдәбияты өлкәсендәге фидакарь хезмәте берьюлы күз алдына килде Без геройларның кызыклы һәм мавыктыргыч тормышы белән очраштык, аларны борчыган күпкырлы проблемаларны йөрәгебез аша кичердек Болар барысы да—без белгән, без яшәгән тормышның үзе, безне тирән борчыган проблемалар Язучы мохит, әйләнә-тирә (гаилә — урам — мәктәп һ. 6 лар) белән балалар һәм аларның үзләре арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне җентекләп тикшерә Хәтта «Наил, Фаил һәм баималар» дип әйтүдә дә шуңа ишарә бар сыман Кемнәр алар — «һәм башкалар»? Без язучының «Гөлләр кояшка карый» кебек укучыларга тиз арада танылган повестенда бу сорауны җентеклерәк, җитдирәк өйрәнү, аңализлау мисалын күрдек Бу—бик катлаулы бурыч Аңа ирешә алмаган очраклар да була Әлеге четерекле проблема һаман игътибар үзәгендә кала һәм язучы моны истән чыгара алмый Катлаулы заманда үсүче яшь кешенең ил-кенгә файдалы шәхес булып формалашу үзенчәлекләрен өйрәнү, уңай мохитне тудыруда лаеклы өлеш кертү — әдәбият алдына партиябезнең XXVII съезды куйган иң зур бурычларның берсе Балалар өчен язу кебек изге эшкә тугрылыклы әдип Ләбибә Ихсанова менә шуим бурычны тирәнтен аңлап иҗат итә Әдәбият алдында—тормышньҗ яңа катламнарына тирәнрәк үтеп керү, хәзер урамда туп тибеп иерүче Наилләребез, Фаилләребез күңеленә тагын да ныграк якынаю бурычы тора