Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРГӘ ГОМЕРГӘ

1963 елның матур җай ае Казандагы дусты Талияләргә кунакка килә Исламия, Бергәләп башкаланың истәлекле урыннарын карал йериләр. Кремль белән дә танышлар Кинәт «Татар дәүләт республика күчмә театры» дигән язуны күрел, сискәнеп китә кунак кызы. Тукта, бу театр артистларының Әлки якларына да килгәне, Исламиянең аларны мәкиббән китеп, шаккатып караганы бар лабаса Сабый чактан ук җанына тынгы бирмәүче хыялы, артистка булу теләге, бөтен батырлыгын җыел, театр бусагасын атлап керергә көч бирә аңа Юлы уң була. Шул керүендә үк «имтихан» тота кыз. Яр- сып-ярсып, һ. Такташның «Алсу»ын сөйли, Ф Әхмәдиевнең Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә язылган, ул вакытта бик тә популяр булган «Кама буе туган як» җырын башкара, М. Фәйзинең «Галиябану»ыннан авыл сәхнәсендә үзе уйнаган өзекне күрсәтә. — Ә хәзер Галиябануны болайрак уйнап карагыз,— ди аның һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтүче Равил Тумашев Исламия режиссер әйткәнчә уйнарга тырыша. Галиябану булып җырлый. Табигый моңы, тавышка хис сала белүе, зчке музыкальлеге белән тыңлаучыларда өмет уята һәм... театрда эшкә кала. Көненә кадәр хәтерли Исламия 18 апрель, 1964 ел. Беренче мәртәбә олы сәхнәгә чыга ул. А Гыйләҗевның «Кара күзле кызлар» әсәрендә Гөлләр образын башкара Тәүге адым, кыюсыз хәрәкәтләр Беренче иҗат газаплары, иҗат шатлыгы! — Гүя нәни кош баласы мин,— дип иске ала әлеге көнне Исламия.— Әйтерсең яңа гына канат чыгарганмын да. бераз гына каушап, бераз гына куркып, зур очыш алдында торам, очар өчен зәңгәр офыкларны күзәтәм, җирнең күк белән тоташкан урынын эзлим. Ә офык ерак Анда барып җитү өчен кавырсынны ныгытырга, канатларны чыныктырырга кирәк икән әле «...Ул (Исламия) саран гына адымнар белән дә Гөлләрнең иң нечкә хисләрен шактый ачык чагылдыра алды Сәхнәгә яңа аяк баскан яшь кеч өчен бу уңышлы һәм өметле башлангыч».— дип язылды «Социалистик Татарстан» газетасында «Кара күзле кызлар» турындагы рецензиядә «Беренче талпынуда ук рольгә кереп китә алуы, бушлык калдырмыйча уйнавы белән барыбызны да шат лаидырды».— Ди Ирек Баһманов, Исламия Мотыйгуллина-Мәхмүтова белән бергә эшләгән көннәрен искә алып. Халыкны ышандырырлык һәм сокландырырлык образ тудыру өчен, беренче чиратта, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгага артист үзе Италия ялучысы Карло Гольдониның •Ике хулсаның хелмятчесе* лслрендл Ис ламия Млхмүтова — Беатриче. Хелал Млхмүтов — Флориндо роленде ышанырга, үзен шул вакыйга герое итеп тоярга тиеш Бу хакыйкатьне яшь артисткага театрның баш режиссеры Кәшифе Тумашееа тәкрарлап topa. Бәхеткә каршы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. республикабыздагы беренче хатын-кыз режиссер Кәшифә ханым белән байтак кына бергә эшләргә туры килә аңа Беренче рольне дә ул бирә Сәнгатьнең сикәлтәле авыр юлыннан сыкранмыйча барырга кирәклеген өйрәтә. әйткән сүзләре белән генә түгел, үз- үзен тотышы, яшәү рәвеше белән дә яшьләргә үрнәк булып тора. — Кәшифә Җамалетдиновнаның Һәрбер репетициясе — үзе бер сәнгать дәресе Аның ихлас күңел белән дөньяны, тере» Сзнгатъ лекие. табигатьтәге һәр хәрәкәтне яратуын күрү үзе бер хозурлык иде.— ди Исламия, остазын хөрмәтләп искә алганда Шулай ител, берсеннәнберсе талантлы сәнгать кешеләре арасына килеп керә ул. Люция Фар- сина, Сания Исмәгыйлеаа, Фәридүн Юны- сов, Фирдинанд Фарсин кебек сәхнә осталары арасында эшли башлый. — Якты йолдызлыкка килеп эләккәндәй хис иттем үземне. Алар минем өчен укытучылар. остазлар гына түгел, алар минем өчен илаһи бер җан ияләре иде.— ди Исламия Мәхмүтова үзенең коллективташлары турында. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрә, театрны изге урын, андагы кешеләрне әллә нинди могҗизалар турында да сәләтле затлар итеп таныганга күрә, бөтен күңеле белән яратып, җанытәне белән бирелеп, онытылып башкарадыр ул үзенә тапшырылган рольләрне. Югарыда телгә алган остазлары белән берлектә уйнаган спектакльләреннән Зәйни Шаһиморатовның Әи. әшнәләр, әшнәләр» исемле комедия-водевилен алыйк. Гаять тә каршылыклы, катлаулы Галимә ролен уйнарга туры килә Исламиягә бу спектакльдә Галимә — эш сөючән, акыллы кыз. Ул әти- әнисен хөрмәт итә. Төрле хәлләр кичерсә дә. тормңшта гадел булып, мәхәббәткә тугрылыклы булып кала Эчке дөньясын җыр белән ача. «Ник син. кояш, мине күрмисең?»— ди ул йөрәктән килгән әрнү катыш моң белән. Бераздан «Мин тагын җил белән сөйләштем».— дип өзгәләнә. Исламиянең моңы, йөзенә чыккан эчке кичерешләре Галимә образының музыкаль монологы булып яңгырый. Алай гына да түгел, башкаручының йөрәге халык йөрәге белән бер- бөтенгә әверелә — Җырлы рольләр гомумән дә килешә Исламиягә. Андый вакытта аеруча эмоциональ, аеруча нечкә һәм сизгер күңелле булып туа аның геройлары.— ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. ТАССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Тумашев. Исламия Мәхмүтова — чынлап та, ша- ' гыйранә күңелле хатын-кыз. Үзенә генә хас нечкә драматизм, лирик йомшаклык бар анда. геройларның эчке психологиясен ачу осталыгы бар Исламия иҗаты өчен вакыйганың эчендә кайнап, кечкенә генә хәрәкәтне дә үзенең җанына сеңдереп, һәр күренешне дәлилли белеп гәүдәләндерү хас Бәлки нәкъ шушы хасият — Исламиянең актерлыгындагы иң калку сыйфаттыр. «Нәкъ шул байлыгы ул иҗат иткән геройларны үзе кебек «сөйкемле сөякле» итәдер . Бу уңайдан Ю Әминовның «Умырзая чәчәкләре» исемле эпик драмасы буенча куелган спектакльне искә төшерик Исламия анда, егерме пот арышка алыштырылып, авыл мулласына кияүгә бирелгән, рәнҗетелгән Фирүзә ролен башкара. Әмма кыз югалып калмый. Октябрь революциясе Фирүзәнең аңын яктырта, күңелен уята, һәм ул иренең йортын ташлап китә, революция эшенә кушыла. Дөреслек өчен, хакыйкать өчен көрәшә һәм шул юлда һәлак та була. Фирүзә образы халык күңелендә чисталык һәм батырлык символы булып җанлана, кешелеклеге. мөлаемлеге белән тамашачыны әсир итә. Хәтта тормыштан киткәндә дә эчке дөньясының сафлыгын, күңеленең дөрес булуын күрсәтеп китә. А. Гыйләҗевның «Сары чәчәк ата көнбагыш...» драмасында да гражданнар сугышы чоры фаҗигасе сурәтләнә Бу әсәрдә Исламиягә яшь монашка Анна ролен башкарырга туры килә. Ул — «алла колы». Монастырьның калын таш стенасы аша үтеп кереп күзләренә кояш нуры төшмәсә дә, йөрәгендә өмет яктысы бар. Аның гыйбрәтле язмышы үз бәхетен, үз мәхәббәтен көтә. Ул большевик Хәлил (X. Мәхмүтов) белән очраша. Ачык йөзле сылу кыз белән кайнар йөрәкле, яхшы күңелле егетнең көтмәгәндә очрашулары уртак мәхәббәт хисләре уятаСүз уңаеннан әйтеп киткәндә, Исламия Мәхмүтованың күп уены Хәлил Мәхмүтов белән бара. Табигый һәм тормышчан була аларның бергә башкарган эпизодлары, чөнки берсенең уенын икенчесе тулыландырыл, камиллеккә омтылып эшлиләр. — Сәхнәдә мәхәббәт уйный-уйный. бер- берсен тапты Мәхмүтовлар. Хәзер исә гел дә бергә.— дип искәртә алар турында иптәшләре шатланып. — Бергә гомергә! — дип елмая Исламия. бәхетле итеп. Зәңгәр күзләрендә генә түгел, һәр күзәнәгендә шатлык кайный кебек. Гүя шул шатлык аның һәрбер хәрәкәтенә җиңеллек өсти, күз карашыннан нур булып тарала. Тарала да: «И. кешеләр, һәркем үз бәхете өчен үзе көрәшергә, өлешенә тигән көмеше белән гомергә бергә булырга тиеш!» — ди шикелле. Менә зәвык белән җыештырылган якты, чиста бүлмә. Шунда бер-берсенең кадерен белеп яшәүче биш җан: кайнана, ике бала, ир белән хатын. Кайнанасының йомшак тавыш белән «кызым» дип эндәшүе, балаларының «әнием» дип киңәш соравы, иренең ихтирам белән «Исламия» дип сүз катуы — һәммәсе дә бер хакыйкать турында — өйдәге тыныч, тату мөгамәлә, үзәктә торучы киң күңелле, ачык йөзле, уйнаклап торган Исламия турында сөйлиләр кебек... «Туктагыз әле, Исламия әллә тормышта да артистка булып яшиме?» — дип сорар бәлки кайберәүләр. Юк, Исламия — әни булып, Исламия — килен булып, Исламия ______________________ сөя һәм сөйдерә белүче акыллы хатын булып яши. Шәхси тормышында спектакль уйнамый ул. Киресенчә, сәхнәдә тормыштагыча чын итеп, дәртле итеп, ашкынулы итеп яши. Бәлки шуңа күрә, сәхнәдә табигый итеп яши белгәнгә күрә, ул иҗат ит кәй образлар тере һәм тормышчан булып туалардыр да. Бәлки шуңа күрә, кеше күңеленең иң нечкә кылларына кагылып, тамашачыны каләм алырга мәҗбүр итәләрдер.. «Исәнмесез, минем яраткан артисткам Исламия! Мин Сезне «Үзебез сайлаган язмыш» спектаклен караганнан бирле күңелемдә йөртәм. Телевизордан уйнаганыгызны күрсәм — авыруларым онытыла. Әгәр Зәй-Каратайга килсәгез, безгә керегез. Мин йәри алмыйм. Ә Сезне якыннан күрәсем килә. Бик тә күрәсем килә. Кәтибә Гыйльметдинова. Лениногорск районы». «Сеңелем, гафу ит. Якын иткәнгә «син» дип эндәшәбез Беренче мәртәбә 1969 елда Ямаш авылы клубында күрешкән идек. Шул вакыттан бирле йерәкләрдә якты образ итеп саклыйбыз сине. Сагынып искә алабыз. Бигрәк тә «Кыр казлары артынннан» спектаклендә уйнавың күз алдында тора Андагы җырны бары тик синең йомшак, ягымлы тавышың гына җиренә җиткереп, үзәккә үткәреп башкара ала кебек Рәхмәт сиңа, сеңелем! Балык Бистәсе районы, Юлсубино мәктәбе укытучылары исеменнән: Әминә Сәлахова, Наилә Эмирова» Димәк, артистканың сәхнә аша җиткерергә алынган фикерен, уй-хисен тамашачы кабул иткән, димәк, халык аңа ышанган, үзенә рухи азык алган. Ә бу — иҗатчы ечен бәхет түгелмени?! — Бервакыт шулай авылларда «Кыр казлары артыннан» спектакле белән йөрибез.— дип сөйли Исламия.— Чираттагы тамашадан соң, билгеләнгән йортка ял итәргә кайттык. Хуҗа хатын «Наныем, синең тавышыңны магнитофонга яздырып калу ечен улым бүген йөргән кызын озатырга бармады. Шул «Кыр казлары артыннан» җырын бик яратабыз инде без Җырламассың микән!»— ди. «Җырлыйм, апа,— мин әйтем,— Рәхим итеп язып алыгыз!..» Кыр казлары артыннан биеклеккә тартылам Тик очалмыйм, карап калам Кыр казлары артыннан... Җырлап бетерүгә Хәлил коры гына. — Туктале, карчык. Нәрсә дип бәйрәм көнне мондый җыр җырлыйсың! — димәсенме. — Мин башка җыр белмим ич,— дим мескен тавыш белән — Белмәсәң дә мондый җыр җырлама! — ди ул тагы до кырысрак итеп. Шулчак хуҗа кеше куркынып: дип Хәлилне тынычландыра башлый Бактың исә, хуҗабыз, эштән соң кайту сәбәпле, безнең уенны карый алмаган икән Әлеге әңгәмәнең спектакльдән бер өзек икәнен белмичә, әнә шулай каушап, югалып калды ул. — Каймакта менә шулай да була,— дип рәхәтләнеп көлә Исламия. Зәңгәр күзләрендә бәхет очкыннары кабына. Юк, күзләрендә генә түгел, һәр адымына, һәр кул хәрәкәтенә күчә. Берсе пианинода уйнап, берсе җырлап утырган кызлары янына килеп, башларыннан сыйпый Әле Лилиясенә, әле Ләйсәненә кушылып, күңелле балалар җырын башкара. Кайвакыт Исламиядән: «Кызларыгызны музыкага кайман өйрәтә башладыгыз7» — дип сорыйлар. Ул исә күренекле венгр композиторы Золтан Ходай сүзләре белән җавап бирә: «Туганчы тугыз ай алдан!... Хәер. Исламиянең үз күңеленә дә туганчы тугыз ай алдан кереп ояламадымы икән ул музыка дигән серле сәнгать Чөнки әтисе һидиятулла, әнисе Мәрвияне Түбән Әлкидә генә түгел, бөтен тирә-юньдә җырчы Мо- тыйгуллиннар дип беләләр Заманында аларны хәтта башкалага да чакырып карыйлар. Ләкин һидиятулла абыйның сүэе нык була. «Кулымда егәрем, күкрәгемдә йөрәгем булганда, балаларыма үзем үстергән ипекәйне ашатачакмын!» — ди һәм дерес әйтә Балаларында гына түгел, оныкларында да авыл кешесенә, туган җиргә карата мәхәббәт хисе тәрбияли Туган җиргә мәхәббәт дигәннән, ниндидер сәбәпләр аркасында читтә оя типкән кешеләр белән очрашырга туры килә Исламиягә 1981 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театры оч сәхнә әсәре: Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», М Гафуриның «Кара йөзләр». И. Юзеевның «Кыр казлары артыннан» спектакльләре белән Ленинградта гастрольләрдә була Спектакльләрне карарга Финляндиядә яшәүче татарлар да килә Күрешеп, сөйләшеп утыралар Менә шул чакта туган җиреннән аерылган кешенең җирсүенә, туган илен сагынуына. Тукаебыз әйтмешли, әткәсе-әнкәсе телен тансыклавына шакката Исламия Сагынып саргаю әнә ничек була икән дип уйлый ул. Туган илендә туган халкың белән бергә яшәүнең олы бәхет икәненә инана Шушы очрашулардан соң Исламиянең иҗат фантазиясенә тагын бер яңа төсмер өстәлә Илең, җирең, сөйгәнең белән бергә булуның олы бәхет икәненә тагын да ныграк басым ясау теләге уяна «Бергә гомергә • Эне шулай туктаусыз эзләнә Исламия Олы сәнгать осталарының иҗатын өйрәнә Казанга килгән бер генә гастрольне дә. коллегалары уйнаган бер генә спектакльне дә карамыйча калмый Зшлисен эшләдем днл, кул кушырып, канәгл-|.лөиеп утырмый, ирешкән уңышлары белән бервакытта да һаваланып сөйләшми. Яңадан-яңа образлар — тормышка, халыкка якын геройлар иҗат итү өстендә эшли. Исәпләп карасаң, ел әйләнәсенә сигез- тугыз ай вакытын халык арасында яши Исламия. Икмәк үстерүчеләр, терлек караучылар. Азык-төлек программасын тормышка ашыручылар арасында. Кышкы суыкларда туңып, җәйге челләләрдә сусап, алҗып та, талчыгып та алган чаклары була аларның. Әмма барыбер ярата, барыбер үз итә ул авылны, аның кешеләрен. Кайтып, шәһәрдә бераз яшәүгә, күңеле юлга чакыра башлый. Саф йөрәкле, дөрес күңелле авыл кешеләре белән очрашу үзе бер гомер булып тоела аңа. Кешеләрне шатландыру, алар өчен күпмедер вакытка рәхәтлек тудыру аның кодрәтендә икән — нигә әле кулыннан килгән шул яхшылыкны эшләмәскә?! Елмайсыннар, көлсеннәр, күңелләре күтәрелсен кешеләрнең дип уйлый артистка. Күңел күтәренке вакытта әллә ни гомер кул бармый яткан эшләрне эшлисең, әллә нинди авырлыкларны да җиңәсең бит ул... — Беләсеңме? — Исламиянең зәңгәр күзләреннән нур көлтәсе тарала.— Андый вакытта үзем дә карыш ярымга үсеп китәм мин. Буем түгел, билгеле, күңелем үсә. сулыш иркенәя, дөнья яктыра... Балачагыннан белә Исламия: артистларның авылга килүе—көтеп алынган бәйрәм. Ә бәйрәмнең бөтенлеге, матурлыгы артистларның намуслы хезмәтенә бәйләнгән. Залда берьюлы йөзләгән күз, йөзләгән йөрәк күзәтә аларны. Йөзләгән акыл йөз төрле фикер йөртә Әнә шул вакытта килде-кит- те уйнап кара син! Зәвык югары, ихтыяҗ зур халыкта. Халык бер вакытта да яхшыны — начар, начарны — яхшы димәс. Үзен борчыган гаделсезлекне күзеңә карап әйтер Турыдан ярып, Т. Миңнуллинның ■ Үзебез сайлаган язмыш» әсәрендәге укытучы Нурия шикеллерәк. Нурия образы Исламияне кабат яшьлегенә алып кайта. Чөнки ул театрга килгәнче бер ел булса да пионервожатый булып эшли. Дөрес, ул эшләгән мәктәптә спектакльдәге кебек конфликт булмый Биредә балалар язмышына бармак аша карап, гаделсез хөкем йөртмиләр. Нурия образын иҗат иткәндә олы йөрәкле, киң күңелле, туры сүзле аксакал педагогларның якты сыйфатлары өлге булып тора аңа. Нәтиҗәдә менә дигән, тормышчан укытучы образы туа. һәр артистның иҗатында аеруча истә калырлык образлар була. Илдар Юзеевның «Кыр казлары артыннан» әсәрендәге Ясминә роле — Исламия өчен шундый образларның берсе. Беркемне дә кабатламыйча, зур осталык белән, мавыгып, үзенең героиняларын тирән аңлап уйнавы Исламия Мәхмүтованы күпкырлы талант итеп танытты. Бактың исә, нечкә хисле, киң күңелле, сабыр холыклы хатынкызларны гына түгел, әйтик Риза Ишморатның «Кайту» әсәрендә сурәтләнгән аяусыз, усал, зәһәрен чәчеп торучы пырдымсыз Мәхмүзәләрне дә бик шәп уйный икән әле ул. Авыр сугыш елларында илдә икмәк өчен көрәш бара. Ил йөген төпкә җигелеп тартучы фидакарь хатын- кызлар янында гайбәтче, башкалар исәбенә яшәргә омтылучы Мәхмүзәләр дә яши. Гыйбрәтле хәл. Әмма иртәме-соңмы. Пытымыр Мәхмүзә үз сыныгын, үз өлешен тир түгеп, хезмәт куеп табу юлына баса. Исламия башкарган рольләрне саный китсәң, алар бүген илледән артык. Ул — үз тамашачысын инде күптән тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендергән, шатландырган сәхнә остасы. Татарстанның халык артисткасы! Колхозчы гаиләсендә туып, алты бала арасында тәрбияләнгән гади авыл кызына — халык артисткасына кадәр үсү өчен күпме тырышлык кирәк булган. Хезмәт юлын бу- тафорчы кассир булып башлаган унсигез яшьлек кызга әлеге үрне яулау өчен күпме вакыт кирәк булган. Ике дистә елдан артык! Азмы, күпме бу вакыт? Егерме өч ел рәттән түгел, ә нибары бер җәен, бер язын балаларыннан башка каршылаган, нибары бер кышта бурап яуган кар көртләрен ерып юл йөргән, нибары бер көздә үзәкләргә үтеп искән әче җилләргә каршы атлаган кеше әйтсен. Азмы, күпме ул егерме өч ел буе тоташ юл йөрү?!.