Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАРИХНЫҢ НӘНИ ЯРЧЫГЫ

Ямаш Игәнәй

 

 Утка салган инквизитор аны Юк итәргә теләде микән? Ә ул янган — мәңгелеккә балкып... һәм утында Палачларның үзен көл иткән. Инквизиторның эзе дә юк. Исемен дә тарих җилгәргән. Бруно яна якты учак булып... Тамырларын Гасырларга җәеп җибәргән!.. Тарих битләренә генә түгел, Җаннарга да уелып ул калган. Кешелекнең Бөек Януына Символ булып яна ул һаман! ...Ә мәйданда — инквизиция үз-үзенә хөкем чыгарган... ЯМАШ ИГӘНӘЙ< 1938)--шагыйрь,»Сәфәр чыгам» һ. б. шигырь китаплары авторы. Брежнев шәһәрендә яши. Җирдә бар да үз урынында: Гомер—-аны кичәр өчен. Юл — максатка җитәр өчен. Яр — юлыңда очрар өчен. Биеклекләр — менәр өчен. Упкын— юлың бүләр өчен. Авырлыклар — җиңәр өчен. Болын — чәчәк үсәр өчен. Чәчәк — бүләк итәр өчен. Офык — җанга сыяр өчен, Шатлык — тәмен тояр өчен. Дошман — чалып егар өчен, Дус — шулчак кул сузар өчен... Язмыш — сине сынар өчен. Рух — барына чыдар өчен, Б^Хетеңә чыгар өчен... Бакчамда түтәл ясадым... Әллә кемнәр килде: Кемдер анда Гөл утыртты. Кемдер Серен күмде. Кемдер анда Таш ыргытты. Кем тиК т*аптап үтте. Кем Мәкерен чәчте, кемдер Күз яшьләрен түкте. Кемдер чәчте Нәфрәт, Каргыш. Тагын әллә ниләр... Барысы да тишелсә... Дөнья Миңа нәрсә дияр?.. Семенга Җыр ургыла ишек, тәрәтләрдән. Нәни кыйтга — авыл ызбасы. Керәшен туе бүген бу кыйтгада — Борынгы җыр, болгар йоласы: «Тәрәзә төбендә әй, тутый кош. Ак мамыклар белән тотыгыз. Безнең бәбкәебез сезгә килә. Какмый гына, сукмый тотыгыз». Кода-кодаларның җор телләре Чакма белән гүя чакматаш. Җыр бәрелеп җырга очкын чәчри. Тапкырлык һәм акыл башма-баш. «Урманнарга кердем атым бәйләп, Кисепкәйләр алдым киртәлек. Хезмәтләрен килен аямаса — Шунда булыр аңа иркәлек...» Ничек бөреләнгән яңа дәвам — Үткәннәргә, яле, күз салыйк: Асылташта кояш чагылгандай һәр йолага сыйган бер тарих. Болгар учагыннан бүгенгегә Төшкән чаткы-чорлар аркылы... Авыл ызбасында керәшен туе — Чал тарихның нәни ярчыгы. Шул ярчыкта күпме ышанычы, һәм өмете балкый ил-көннең. Йөрәкләргә төреп, киләчәккә Илтиекче аны, и энем!.. О Мылтык тавышыннан, ахры. Сискәнде офык чите... Кайгымы, шоммы, төтенме Томалап алды күкне. Юеш Кояш ярчыклары Җиргә коелып төште... Тәкъдир Кемдер яшереп күмеп калдырган — Хәзинә саклый төбендә Имән. Тик белә мнкән. тамырларына Әҗәлен кочкан... хәзинә белән... • Үрмәкүч ятьмә үрә, Ул чаклысын кем белә? Нәрсә эләктерергә? — Күңелемә шом инә. Күпме җан һәлак булган Үрмәкүч ятьмә үрә. Эләгеп пәрәвезгә? — Инде тәмамлап килә.