Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 

Киңәшүләр кирәк

Сөйләш әле, әткәй. Минем белән сөйләш! — Кискенләште җирдә Яшәү, Сөю, Көрәш... Элек сез күзгә-күз Килгән вәхши бүген Синең оныкларга Яный төрле яктан. ...Сыны таштан — әмма һәйкәлләргә хәтта Көрәш гаме капкан! — һәйкәлләр дә. әткәй. Хәрәкәткә килә. Булып безнең аңга, Намусларга терәк! ...Сөйләш әле, әткәй. Киңәш әле. әткәй! — Аяк өсте торып Киңәшүләр кирәк. Минем онык белән, Үз оныгың белән Әткәй, сөйләш әле!.. ...Әткәй — аяк өсте! Мин дә — аяк өсте!.. Аяк өсте — Җирнең Бездә киләчәге! Авыллар... Юллар... Юлдашлар... Никтер ямансулыйм әле... Табылса берәр юлдаш, Туган-үскән авылыма Бер кайтып килми булмас. Елгалар кичмичә булмас, Яфрактан басма түшәп. Яфрактай сарыла җанга Башлардан ашкан исәп... Исәйдем исәпләремдә, Нечкәрдем хисләремдә: Үрелә иркә тирәкләр Олы юл өсләренә. Авылда бәйрәмчә табын. Каршылап алалар да... ...Шауласа, авыл — урман ич! һәм терәк калаларга! Тамырларыбыз исәнме?! — Бик сирәк кайтып күреп, — Авылда үстек без,— дибез. Калада кала биреп.— Яшәтер туган як дибез,— Бүлеп һәр кабымлыгын... Тотармы мәңге тамырлар Кәүсәләр калынлыгын? ФЛЕРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА — шагыйрә. «Чишмә юлы». «Сәлам хаты». «Акчарлагым — асыл кошым» һ. б. шигырь китаплары авторы. Ка занда яши. в ...Исәйдем исәпләремдә Уелдым уйларымда: Чайкала куе урманнар Олы юл буйларында. Ял ала сыман олы юл Авылга кергәч кенә!.. Авыллар. юллар. юлдашлар Чорларны берләштерә. Көзге кайтаваз Кояш төшә баю уңаена... Түбән инде Кояш, бик түбән. Баешлардан — уңыш, Таңнан — тумыш, Көннән хәерле кич үтенәм... Мин сорыймын сездән, көз кошлары. Сайрауларның язгы аһәңен... Ничә еллар буе бу урманга Килә алмый ничек яшәдем?.. Үз моңымны мин бит шәһәрләрдә Көзге кайтаваздан ауладым. ...Кояш төшә баю уңаена. Җилфердәтеп алсу байрагын. Кояш төшә... Әмма, алтын нуры Наратларда чал төс яңарта. Яшьлегемнең сайрар пар былбылы Килеп кунды иң чал наратка. Кош сайратыр өчен сайладым мин Көзге моңсу кояш баешын. Үзе дә бит кояш бу мәлендә Тансыклаган былбыл тавышын. Шушы мәлдән — наратларга чал төс. Ә йөзләргә кунган алсулык... Йөзә урман — минем шигъри урман ,— Шәфәкъ алсуына манчылып. ...Тибрәлсәк — без дә тирәк ич! Яктырсак — юлга маяк! Бер кәүсә бер үк тамырда — Сабыр җан. йөгерек аяк!. Таныйлар безне якташлар Авылча йөрешләрдән... Без олыгайсак, авыл яшь Елларга бирешмәгән. ...Сагыну-сагышлар ташкайда Йөрәктән тулып-тулып. Авылга кайтып төшәбез. Бер бушанмакчы булып. Кайтабыз күпләп, күмәкләп. Сыйхөрмәт, бәрәкәткә... • Күрәбез: Авыл кешесе һәрвакыт хәрәкәттә! ...Дөрес юл ярып Алдан барганда. Юл күрсәткәндә Яхшы-яманга: Оялмыйк әле Күз яшебездән, Кулларыбыздан һәм эшебездән! Эш-мәшәкатьсез, Тумый көн яме!.. Җанда — күкрә үле Яңгыр бит әле!.. ...Безнең бу кулны. Сөялле кулны Үбәрдәй ирләр Бардыр бит әле!? И, киләчәк! Көн нурыннан эчә гөлләр Киләчәкнең тыныч моңын. Гөлбакчамнан табып алдым Бушап калган кылыч кынын. Бушап калган кылыч кыны — Коралсызлык билгеседер... Бер ярасыз кулларымда Гөл иседер... Гөл иседер... Бу табылдык кынның урыньГ Музейдадыр... Музейдадыр: Шушы якты юравыма И, киләчәк! Кул изә бер?! И. киләчәк! И, күрәчәк! — Мең бәхил! дип, бәхиллә бер?! Чорга чиксез тугрылыкны Чит итмәде безнең бәгырь! Вакыт тыңлый Телевизор карыйм: Яп-якында Туп ярыла. Ярыла миллион йөрәк... һәм якыннан гына диктор сөйли: — Сугышларны туктатырга кирәк! ...Вакыт тыңлый төрле ераклыктан Исән йөрәкләрнең тибешләрен, Төн дикторы телеэкранга Калдырса да ябып көмеш шәлен. Утлы минутлар Узган сугышларның авырлыгын Тарта бит ул шушы көнгәчә! — Улы гына түгел, оныгы да Ана: — Әткәй! — диеп эндәшә. Анасыннан яшьли аерылганга. Канатлары җилдә каерылганга Үксеп елый бала акчарлак... Бала көйләү, дөнья көйләү өчен Бишек ясый һаман карт солдат. ...Ата бала хакын хаклаганда. Бишекләрдән төшеп, тездән төшеп. Тәпи атлаганда оныклар. Канатлана давыл акчарлагы... Кабатлана утлы минутлар. «Шахта көе»н җырлап Көн тууга, келтер-келтер кителә гомер: Бу газиз баш нишләп йөрер? Ниләр күрер?.. Эшләр эшем, йөрер юлым, уйлар уем Бүгенемә, иртәгәмә ниләр бирер? Уйларым да, юлларым да, эшләрем дә Күмер ятмалары сыман, катламкатлам. ...Җәйнең җылы яңгырлары битне юса, Кышкы буран карын сибә төрле яктан. ...Шахталарда — калган эшкә карлар яумый; Эш бетмичә әмма күңел тынмый иде! — Без сулаган дымлы шул катламнар тыны «Шахта көе» төсле тирән, моңлы иде. Катламнарын чабып алгач, буш лавалар Басылалар, калып тынлык куенында! — Күкрәк көче, кул көчләре белән бергә Күмелмидер кемнең нинди уе монда!? ...Үткән гомер... Уйланган уй, куйган хезмәт Бездән китеп югалмый* уЛ ансат кына; Яңа ятма, яңа лава өеп китә Иртәгесен — ирешәсе максатыңа. Хезмәт өчен егәр туплар йөрәк сыман. Тыгызланып, җир ул һәрчак кызып тора... ...«Шахта көе»н җырлап урам урыйк әле, Яшьтәшләрне кызыктыракызыктыра.