Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫКЧАНЛЫК ТАМЫРЛАРЫ

 

КОМПОЗИТОР НӘҖИП ҖИҺАНОВНЫҢ СИМФОНИК МУЗЫКАСЫ ТУРЫНДА

Танылган осталарның музыкаль стилендәге милли «ирлек төшенчәсе турында сөйләшкәндә, фикер агышы, ирексездән. халык иҗаты белән профессионализм арасындагы бәйләнешләр проблемасына китереп чыгара Татар профессиональ музыкасына нигез салышкан күренекле композитор Нәҗип Җиһанов иҗаты да шушы юнәлештәге уйлануларга этәрә Композиторның үзгә иҗат йөзен билгеләүдә татар халык җырының гаять көчле йогынтысы сизелә Халык җыры аның музыкасын туктаусыз баетып кына тормый, ә иҗатының тирәндәге нигезен тәшкил итә Индивидуаль тематизмны һәм сүрәтләү чаралары табигатен билгеләүче беренчел фактор буларак, татар халык җыры художникның идея-эстетик карашларын билгеләүгә дә көчле йогынты ясаган Дөньяга халыкча карау, матурлыкны халыкча күзаллау халык эстетикасын тирәнтен белүче Н Җиһанов әсәрләрендә шактый ачык сизелә Шушы уңайдан аның «Сабан туе» симфониясен. «Кырлай» симфоник поэмасын «Симфоник җырлар» циклын искә төшерик Халык җырларына хас салмаклык. киңлек, тирәнлек. Композитор тормыш күренешләрен иҗтимагый-эпик киңлегендә күрсәтергә омтыла, шулай итеп, әсәрләрендә халык сәнгатенең оптимистик рухын, дәртләндергеч көчен һәм матурлыгын чагылдыруга ирешә Халык җыры Н Җиһанов иҗатының төп юнәлешләре — опера өчен дә. симфония өчен дә бетмәстөкәнмәс чыганак буларак хезмәт итә Музыка белгечләре композиторның халык иҗатын файдалануында ике алымны билгелиләр, халык көйләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итү. халык җыр һәм инструменталь иҗатының традицион чалымнарын иҗади үзләштерү. Композиторның опера жанрында халык музыкасына таянуы чагыштырмача тулы өйрәнелгән, ә менә симфония өлкәсендәге тәҗрибәсе әлегә җитәрлек ачылмаган. Югыйсә симфоник музыкада мондый өйрәнүләр өчен кирәкле булган тамырлар бигрәк тә ачык күренә Сәнгать белгечләренең хезмәтләрендә симфонизм үзенчәлекләренең опера иҗатыннан килүе басым ясап әйтелә Чыннан,да. композитор үзенең симфонияләренә операдан килде шикелле Беренче опера белән, әйтик, беренче җитди симфоник әсәр («Сабан туе») арасында утыз еллык гомер ята Шушы еллар эчендә авторның иҗат осталыгы югары камиллеккә иреште Шулай да композиторның симфоник музыкасы үзенчәлекләре опера жанры йогынтысында гына барлыкка килмәгән Болай уйлау симфониягә башка чыганаклар, әйтик, халык музыкасы йогынтысын чикләү булыр иде Безнең ышануыбызча, татар халык җыры Н Җиһановның операларын да. симфонияләрен дә бердәй баеткан һәм башка жанрлардагы әсәрләренә дә җирлек булып хезмәт иткән «Симфоник җырлар» циклы (1965) халык иҗатының бәһаләп бетермәслек хә- жнәсенә. мәңге җуелмаслык матурлыгына мәдхия рәвешендә языла Әлеге әсәрнең барлык җиде өлеше дә татар халык җырларына нигезләнгән Цикл тыңлаучыларның мәхәббәтен казанды «Иҗат могҗизасына сокланудан беркайчан да туеп булмый.— дип язды А Леман үзенең бер мәкаләсендә — Н. Җиһановның оркестр очен язылган «Симфоник җырлар» исемле яңа әсәрен тыңлаганнан соң. күңелдә әнә шундый хис барлыкка килә Композиторның зур һәм гаҗәеп нәтиҗәле иҗат юлы үз халкының музыкаль даһилыгын, халык җырының чишмәдәй саф интонацияләрен, бию көйләренең үзенчәлекле ритмнарын газизанә ярату белән сугарылган» «Симфоник җырлар»да. элегрәк язылган әсәр — «Татар темаларына сюита»дагы (1949) кебек үк. халык җыры автор өчен турыдан-туры илһам чыганагы булып Т хезмәт иткән. Композитор әлеге әсәрендә халык җыры образларын күпьяклап ачарга омтыла, халык җырының эмоциональ Эчтәлеген симфоник башлангычны үстерүдә җирлек итеп файдалана «Симфоник җырлар*ны тыңлаганда, ничектер -музыкаль картиналар галереясы* күзаллана Андагы һәрбер картина халык тормышы табигать гүзәллеге турында сөйли Композитор үз халкының тарихына, культурасына мәхәббәтен һәрбер образ-авазга салырга омтылган Кыскасы, әлеге әсәрдә художникның бөтен игътибары халык җанын чагылдыручы милли җырга юнәлгән, профессиональ осталыгы халык җырыннан новаторларча файдалануга хезмәт итә Халык җырлары үрнәкләрен, музыкаль идея гәүдәләнешенә ярашлы рәвештә мөмкин кадәр киңрәк кулланырга омтылу «Татар темаларына сюита*да да шактый ук ачык сизелә иде Симфоник жанрда халык җырларыннан файдалану алымы башка төрле кануннарга таяна шикелле Композиторның симфоник әсәрләрендә, гадәттә, программ характердагы күпкырлы концепция үткәрелә Халык бәйрәменең ачык тасвирлы манзарасын гәүдәләндергән «Сабан туе», лирик цикллардан торган Өченче симфония, апик-монументаль характердагы Бишенче симфония, бүгенге чорның киеренке драматизмын чагылдырган Унберенче симфония кебек әсәрләрдә, мәсәлән, авторның зур гомумиләштерүләр орбитасына чыгарга омтылуы, симфонияләрдә аның концеп- иион-жанр принципларына таянуы бигрәк тә калку күренә Менә шуңа да Н Җиһанов симфонияләрендә халык җыры аерым бер әһәмияткә ия булган чыганак-җирлек тесендә кулланылмый Автор аңа. сюиталардан аермалы буларак башка «вазифа* йөкли Әйтик, халык җыры симфоник циклның бер өлешенә аерым тема булып керергә момкин Мондый очракта, ягъни интенсив симфоник үсеш җирлегендә аның идея- зстетик яңгырашын көчәйтү өч₽н чикләнмәгән мөмкинлекләр ачыла Икенче симфония ахырында, мәсәлән. «Яшьлек* исемендәге халык җыры ни өчен кирәк булган? Беренчедән, әлеге җырда бәйрәмдәгечә бию рухы көчле, һәм композитор аны симфониягә шундый стихияне бирү өчен кулланган Икенчедән. «Яшьлек* күп санлы тамашачыларга яшьлек турындагы җыр буларак билгеле һәм ул тантана итүче халыкның рухына туры килә, симфониянең асылын тирәнрәк аңларга ярдәм итә Профессиональ иҗатта халык җырларының яшәеш принциплары төрлечә Кайвакыт композитор кулланыла торган үрнәкне жанр ягыннан бөтенләй башка төрле «төскә мана», шулай итеп, аны әсәрнең гомум концепциясен ачуга хезмәт иттерә Халык җыры Н Җиһанов өчен -бер якка да кушылмаучы* интонацион структура түгел, автор аны мөмкин кадәр тулырак ачылырга җирлек бирүче бүлеккә кертеп җибәрә Әйтик, «Татар темаларына сюита*ның җилкендергеч бетем өлеше *Уфа- Чиләбе* темасына нигезләнгән Ә «Симфоник җырлар»да. мәсәлән. «Рамай* «Бишек җыры* «Туган тел* кебек халык үрнәкләре лирикасы циклның сузып башкарыла торган өлешләренең эчтәлеген билгели Югарыда телгә алынган сюитаның өченче бүлеге нигезендә исә «Колаксыз Зариф- исемле халык көе яңгырый Әлеге җырның көлкеле булуы сюитаның скерцо рәвешендәге бүлегенә бик тә ятышып тора Композитор иҗатында халык көен жанр ягыннан бөтенләй яңача аңларга омтылу очраклары да күзәтелгәли Мондый алым, әлбәттә, яңа түгел Мисаллар шактый Мәсәлән П Чайковскийның Беренче фортепиано концерты финалында язга багышланган озын көй (веснянка) дәртле бию коенә әверелә Шулай ук Н Җиһановның Дүртенче симфониясе скерцосында да -Каръят батыр» көенең җиңел маршча яңгырашы бирелә Киная катыш шаянлык гадәттә, мондый жанрга хас үэенчшдо Әлеге сыйфат югарыда телгә алынган скерцода да чагыла Профессиональ музыка иҗатында әйе халык җырлары беренчел рәвешләрен саклаган хәлдә файдаланыла Әмма болан әйтүдә күпмедер шартлылык бар чөнки зур симфоник әсәргә килеп кергән халык җыры үзгәрешсез кала алмый Симфоник җирлектә ул гомум кануннарга буйсына кыскасы интонациясен котылгысыз рәвештә үзгәртә Әлеге мәсьәләгә Н Җиһанов ничек карый * Композитор фикеремчә автор чыганак «хакимияте*нә бирелмәскә, киресенчә, халык темасын үзенең музыкаль идеясенә буйсындырырга тиешле Татар халык җырларының күп кенә үрнәкләренә хас үзенчәлекләр аерым алганда кабатлануларның күп булуы, үлчәмнәрдәге «алдан билгеләнгәнлек- фольклорга мөрәҗәгать итүчеләргә өстәмә кыенлыклар тудыра Симфоник әсәрләр тукымасына җиңел генә кушылырга теләмәгән җыр менә шундый «карышучанлык* та күрсәтә Бу уңайдан Н Җиһановның «Җыр белән «көрәшергә* туры килә* дип әйтүе бик урынлы Симфоник музыка жанрында файдаланыла торган хдлык җырларын Н Җиһанов форма кысаларын киңәйтү лад-интонациясен «ачыгайту* юнәлешендә үзгәртергә омтыла шушы максатка ирешү өчен гармония, синтаксис, фактура, тембр һ б күп төрле чаралардан файдалана Әйтик «Симфоник җырлар-ында ул «Рамай* темасына шушы яктан якын килә шулай итеп, әсәрнең киңлегенә һәм тыгызлыгына ирешә Мондый мисалларны күпләп китерергә момкин Татар халык җырлары белән күпкырлы бәйләнеш композиторны музыкаль фоль клор үзенчәлекләре белән өртелгән оригинал көйләп тудыруга да китерә Мәсәлән. «Кырлай» симфоник поэмасының керешендәге сузынкы көй борынгы уен коралы курайның яңгыраш мөмкинлекләрен киңәйтеп җибәра Курай яңгырашы ритмик бәйсезлеге белән аерылып тора Төрле бизәкләргә бай булуы кереш музыкасын лирик озын көйләргә якынайта. Гомумән. «Кырлай» халыкчан яңгырашы белән генә түгел, ә татар халык җырының мөһим сыйфаты — көй фактурасының «күпкатлылы- гын» ачып күрсәтүе белән дә кызыклы Композитор әлеге катламнарны аерым скрипкалар. флейта белән кларнет дуэты ярдәмендә аерыпаерып күрсәтүгә ирешә. Төрле стиль һәм жанр катламнарына таяну үзенә күрә яңа тематик синтез тудыра. Мондый «эретмә-темалар»да, гадәттә, татар халык җыры жанрындагы торле стилистик элементларны күпләп табып була: шәһәр лирикасы үзенчәлекләрен дә. бизәкләргә бай озын көй аһәңнәрен дә Бүгенге көннәр музыкасында мондый күренеш шактый очрый. Мисал өчен Р Щедрин иҗатын алырга мөмкин Мәсәлән, аның-«Мәхәббәт кенә түгел» дип исемләнгән операсы фольклор жанры—такмакка нигезләнгән, һәм анда озын көйләр, шәһәр романслары һәм лирик «өзгәләнүләр»- нең стилистик үзенчәлекләрен синтезлаштырган темалар да очрый Композитор Н Җиһановның симфоник музыкасында такмаклардан яралган оригинал темалар да шактый, һәм алар циклларның скерцо өлешләрендә күбрәк кулланыла Моңа мисал итеп Өченче симфониянең—икенче. «Симфоник җырлар»ның өченче өлешләрен китерергә мөмкин Темаларның интонацион яктан бай булулары Н. Җиһанов музыкасының күркәмлеген билгеләүче сыйфатлардан санала Әлеге үзенчәлек халык иҗатыннан килә. Халыкчан нигез темаларда гына түгел, ә аларны гәүдәләндерү алымнарында да күренә. Авторның симфоник әсәрләрендә «йөртүчехәрәкәтләндерүче» вариацияләр алымы үзенең тамырлары белән халык музыкасына тоташа. Җырның аерым куплетларын төрле-төрле интонацияләрдә башкару, тема-идеяне төрле яклап яктырту әлеге алымның төп принципларыннан берсен тәшкил итә. Вариациялелек алымы рус композиторлары М Глинка, М Мусоргский, Н Рим- ский-Корсаков, С Рахманинов. С. Прокофьев иҗатларында аеруча көчле үстерелде. Эпик колачлы иҗатларда мондый алымның өстенлек алуы бик табигый, һәм, гомумән. масштаблы симфонизм авторның хыялфантазиясе белән турыдан-туры тоташкан вариациялелеккә алып килә Композитор Н. Җиһанов музыкасында вариацияләр алымы күп төрле сурәтләү чараларын колачлый. Метроритмик вариацияләүгә ул күбрәк таяна шикелле. Мондый үрнәкләр Өченче симфониядә, шулай ук Унынчы симфониянең финал өлешендә очрый Н Җиһанов иҗатында вариациялелек алымы төрле музыкаль төзелешләрне колачлый Шулар арасында мөстәкыйль форма барлыкка китермәгән вариацион бүлек рәвешендәгеләре аеруча еш очрый «Татар темаларына сюита». «Симфоник җырлар». «Кырлай» поэмасының экспозицион бүлемнәре шундый принципка буйсындырылган Соңгысының төп партиясендәге тема биш вариациядән тора, һәм алар үзләренә күрә бер микроцикл тәшкил итәләр. Шунысын искәртеп үтик мондый принцип М Глинкадан килә. Гомумән алганда, үзенә аерым төгәлләнгән форма буларак кабул ителә торган вариацияләр композиторның симфоник әсәрләрендә бөтенләй диярлек очрамый Шулай да «Симфоник җырлар»дагы «Бишек җыры»н дүрт тактлы кыска темага вариация итеп карарга мөмкиндер. Шактый ук тыгыз теманы автор кискен кульминацияле. көчле динамик яңгырашлы зур симфоник полотно рәвешендә «җәеп салу»га ирешә Татар халык җырының композитор Н Җиһанов стиленә йогынтысы мәсьәләсе, күргәнебезчә, күптөрле өйрәнү тармакларын эченә ала. Кыска мәкалә кысаларында билгеле, аларның бөтенесен дә колачлап булмый Әлбәттә, татар профессиональ музыкасында «композитор һәм фольклор» темасы Н Җиһанов симфонизмы белән генә чикләнми Мондый күркәм традиция төрле буын композиторлар иҗатында чагылыш таба Шулай ук яшь авторлар тарафыннан да шушы юнәлештә нәтиҗәле эзләнүләр алып барыла Мәсәлән, Ш Шарифуллин музыкасында татар халкының инде онытыла башлаган борынгы көй-аһәңнәре шактый ук уңышлы яңгырый Шул рәвешле яшь музыкантлар, күренекле композиторлар ирешкән казанышларны ишәй- тергә омтылып, татар музыкасының беренчел интонацион нигезе — пентатоника чикләрен киңәйтүдә мактауга лаек өлеш кертәләр. Композитор Нәҗип Җиһановның иҗаты — чын мәгънәсендә прогрессив һәм заманча сәнгать, совет һәм дөнья музыкаль культурасы үсешенең төп юлыннан баручы сәнгать Билгеле ки. милли җирлексез сәнгать булмый. Үз халкының тарихына һәм культурасына таянган композитор гына чын Милли һәм интернациональ художник дәрәҗәсенә күтәрелә, П Чайковский әйткәнчә, дөнья музыкале сәнгате бакчасында •үз агачын үстерә» ала.