Логотип Казан Утлары
Роман

Язгы аҗаган

Хатын бермәлгә тынып калды һәм. Иргалигә мөрәҗәгать итеп, исем-фам ил иясе белән кызыксынды. Үзе үк: «Миргалиев түгелме?» — дип сорап та куйды. Иргали, нәрсә эшләгәнен дә белештермәгән кеше сыман: «Так точно Миргалиев!» — дип, рапорт биргәндәге кебек кычкырып җибәрүеннән шул кадәр оялды, җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Телефон трубкасын элеп, рычагын борып, «отбой» биргәндә, Ксения Семеновнаның йөзе ачылган, тавышы таный алмаслык булып мөлаемланган иде инде — Хәзер кайтып җитәрмен, диде Исемегезне ишеткәч: Оо, господи! дип кычкырып җибәрде. Ышанмыйча тора, не может быть! ди — Ксения Семеновна, көлеп-елмаеп, болдыр баскычы янына килде — Ә хәзер, әйдәгез, чишенегез. Марфа, кунакка ярдәм ит Киемнәрегезне әнә теге шкафка элегез. Аңардан бер адымга да калмаган ике хатын, кулларыгызны юып чыгыгыз дип, бер бүлмәгә күрсәттеләр. Монда янә хәйран тамаша Бәдрәфнең стеналары тоташтан бизәкле чынаяк плитәләр белән капланган. Үзе якты, үзе чиста, үзе җылы Кулларын юып, күтәренке. бер рух белән кухняга кергәндә, анда инде табын әзерләнгән, Иргали алдына берничә төрле ризык тезеп куелган иде. Ксения Семеновна да өстәлнең каршы ягына килеп утырды. Салкын ит салынган савытны, өстенә алка-алка суган туралган кызыл балыкны кунак алдынарак этәреп куйды Графин белән к,итереп куелган эчемлекне дә бәллүр рюмкага хуҗабикә үзе салды. Шунда Иргали Ксения Семеновнаның кыйммәтле ташлар белән бизәлгән йөзекле шундый да нәфис, шундый да җыйнак кулларына, хуҗабикәнең үзенә сиздермичә генә, йөзенә, муеннарына күз төшереп алды Бу кадәр дә аклык, бу кадәр дә пакьлык булмас, моның юынганы да сөт кенәдер. дип уйлап куярга мәҗбүр булды Иргали: «Кагылган нәрсәм түгел».— дип. рюмкасын читкәрәк алып куйды Моны күргән хуҗабикә. җәйге челләдә яуган Яар сыман, уйламаДәвамы Башы 5 салда Иргали күн итекләрен дә салды, ап-ак йон оекбаштан гына калды Иелеп карасаң, йөзең чагылырлык дәрәҗәгә җиткерелеп ялтыратылган паркетларга басып, баскычтан өскә күтәрелде Залның буеннан- буена җәелгән кыйммәтле келәмнәр өстенә барып керделәр. ганда-көтмәгәндә килеп төшкән кунагына тагын да ышанычлырак күз белән карый башлады. Әллә ни күп вакыт та үтмәде шикелле, тышкы ишекнең ачылып- ябылган тавышы ишетелде. Ничәмә-ничә еллар үтүгә дә карамастан, Илья Олеговичның: «Яле, яле! Чыннан да улмы?»—дигән тавышын шунда ук таныды Иргали. Тамагын туйдырып, чәйләп алган мосафир да, менә ул, мин фәкыйрегез! дигән сыман, элеккеге командирын аягүрә торып каршы алды. Илья Олегович керр-керешли үк Иргалине күрде дә, якын, үз итеп, күзләрен мөлдерәтеп бермәлгә карап торды, аннары: «Дорогой мой, родной!» — дип, кунагын кочагына алды. Рус гадәтенчә өч тапкыр үпте. Куанычына бер ,дә чик-чама юк иде аның. Тавышыннан ук күңеле тулуын, сулышы кысылуын төшенүе әллә ни кыен түгел иде. — Ксана! Менә ул, күр, минем коткаручым! — Үзе һаман да Иргалине, шапышопы китереп, аркасыннан, иңнәреннән сөя. Бу мизгелдә авызы елмайса да, капчыкланып торган күз төпләре дымланган иде аның. Еллар үзенекен иткән, дип 'уйланды Иргали Чыннан да, Илья Олегович шактый ук бирешкән. Тар жилкә, батынкы күкрәк. Тутырган тавык кебек йомры, шул ук вакытта ифрат нәзакәтле хатыны янында яшүсмер сыман гына. Чәчләр дә кирәгеннән иртә чаларган. Илья Олегович, бик әһәмиятле нәрсә исенә төшкән кеше сыман,, хатынкызлар ягына борылып: «Кадерле кунак хөрмәтенә бүген үк, хәзер үк пир на весь мир оештырыгыз! Кунагыбыз лаек аңа Әтигә дә шалтыратмадыңмы? Ярар, үзем шалтыратырмын, иртәрәк кайтсын».— дип әмерләр бирде дә, җилкәсеннән кочаклап, Иргалине үз кабинетына алып кереп китте Илья Олегович кунагын кун белән тышланган тирән креслога утыртты да бик тә үз итеп Иргалинең сугышчан юлы, кайчан кайтканлыгы. тормыш-көнкүреше турында сораша башлады. Рухы күтәрелгән Иргали, җәһәт кенә чишелеп китеп, ачлыкта-мохтаҗлыкта интегүен, иза чигүен чыгарып селекмәде. Гомумән, табигате белән горур Иргалигә мескенләнү, түбәнсенү ят нәрсә иде. Әмма әнисенең ярты авыл халкы кебек үк ачлыктан үлгәнлеген, хәзер дә кеше өстендә торуын яшермичә ачыктан-зчык сөйләп бирде. Илья Олегович та Иргалинең тормышы, хәл-әхвәле турында бары тик сүз югында сүз булсын өчен генә кызыксынмый. Моны шәйләү әллә ни зирәклек сорамый иде. Менә ул үрелеп кенә солдатның иңенә сыңар кулы белән кагылып, гап-гади һәм эчкерсез итеп әйтә салды. — Дорогой мой человек! Шуны бел: мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәчәкмен. Син моны вәгъдә дип тә. изге әманәт дип тә кабул итә аласың. Ж,ылы, ифрат ягымлы, чын теләктәшлек белән әйтелгән бу сүзләр Иргалигә җан азыгы булды да куйды. Аңа кинәт рәхәт булып китте, ятсыну минутлары узды, тынычлана төште, тавышына кадәр тигезләнде. Барлык икеләнүләр томан кебек эреп юкка чыкты. Шул инде, яхшылык кыл да диңгезгә сал, адәм белмәсә, балык белер дип әйтмәсләр иде аны. Шулчак Илья Олегович, җәһәт кенә урыныннан күтәрелде, елмайды һәм, куанычлы хәбәр тапшырган кыяфәткә кереп: — Әти дә кайтты,— диде. Алар икесе дә өлкән Клочкинны каршы алу өчен залга чыктылар. Килешкилбәте шәп иде мәшһүр докторның. Чак кына юаная башлаган таза, төз гәүдә. Чәчләре, сакал-мыегы гына түгел, көя төшкәнгә охшап, тузгып торган калын кашларына кадәр чал йөгергән иде аның. Пенсне артында мөлдерәп торган соры күзләр үткен карыйлар, киң маңгаенда еллар сызган сырлар Йөзе якты, чиста. «Әййе.—дип уйлап куйды Иргали. - Чыннан да, үзенә карата һәркемдә ихтирам хисе уята торган могтәбәр, ягымлы, нәзакәтле кеше икән » >л арада залга күтәрелгән доктор, ерактан ук елмаеп, Иргалигә таба якыная башлады — Исәнме, саумы, служивый! — дип күрешү өчен, нәкъ мөселман нарча, берьюлы ике кулын сузды — Мина Илюша Сезнең ничек итеп * бергә хезмәт итүегез, ничек итеп аны газ эченнән, ут астынИан алып < чыгуыгыз турынды бер түгел, мең тапкырлар сөйләгәне бар Өчәүләшеп яңадан Илья Олегович кабинетына керделәр. Әмма алар- < га монда озак юанырга туры килмәде, аш әзер дип. табын янына чакыр £ дылар. 5 Сүз иярә сүз китеп, Иргалинең ниндирәк шартларда үз офицерын * үлемнән коткаруын, Аркадий Алексеевичның, җан дусты газаплануына “ чик куярга теләп, атар өчен пистолетын чыгаруын һәм Илья Олеговичның = йөрәгенә терәвен күзалларлык итеп кабат искә төшерделәр u Өлкән Клочкин Тарановның кем булуын, аңа карата үзенең мөнәсәбә- 2 тен. ике авыз сүз белән әйтте дә бирде. . •- — Аркадиймы? Аңа ышансаң, күзен дә йоммаячак, хәтта туган ата- s сын да атачак... х Сүз кинәт кискен борылыш ясады Сәбәпчесе -g яшь Клочкин Чак s кына башына китте ахрысы. Ул, Иргалинең язмышын шушында, табын янында ук бер селтәнүдә хәл итәргә җыенгандай, барысының да игътибарын җәлеп итеп, болай диде. — Әтием! Ксана. син дә тыңла. Сезнең каршыгызда мине үлемнән йолып калган кадерле кешем утыра. Әйтергә теләгәнем шул: әгәр дә бу кеше исән кадып, очрашырга язса, алдында тезләнер идем, ярлы булса, кулымнан килгән кадәр ярдәм күрсәтер идем, авыру булса, дәвалатыр идем дигән әманәтем-антым бар Күреп торасыз, ул минем тезләнүемә мохтаҗ түгел. Ә ярдәм кирәк булачак Барысы да тынып калдылар Илья Олегович шул кадәр үк турыдан ярыр дип уйламаган Иргали, уңайсызлануын яшерә алмыйча, башын ияргә мәҗбүр булды Баягынак кына, әнисенең ачтан үлгәнлеге, хәзер дә кеше өстендә торганлыгы турында әйтеп зарланганына чынлап торып үкенеп куйды. Ул арада кече Клочкин тәкъдим сыман нәрсә дә кертте — Минемчә, ярдәм кулы сузуны нинди дә булса табышлырак берәр эшкә урнаштырудан башларга кирәктер. Яклап та. каршы да сүз әйтүче күренмәүне тәкъдименең кабул ителүе дип уйлады булса кирәк. Илья Олегович шундук кызыл мал белән сату итүче зур мөлкәтле бер атаклы купецның исемен телгә алды. Шул сәүдәгәрнең шушы көннәрдә генә Рига кадәр җирдән өчме-дүртме вагон товар алып кайтуы турында әйтте. НЭПның чәчәк аткан чагы, нигә дип шул форсаттан файдаланып калмаска, янәсе Бәлки шул нэпман белән сөйләшеп карарга кирәктер Җитмәсә тагын Олег Авдеевичның якын танышы да икән Иргали аның өчен шактый кулай кеше булыр иде, телне белә, бераз грамотасы да бар Өлкән Клочкинның йөзендәге бер генә мускулы да селкенмәде Менә ул салмак хәрәкәтләнеп, якасына кыстырып куелган салфеткасын алып, иреннәрен сөртештерде дә яртылаш бушаган тәлинкәсе янына куйды. Бары тйк шуннан соң гына сүзгә кушылды. — Белмим.— диде ул. шушы беренче сүз белән үк Илья Олегович тәкъдименә кушылмавын аңлатырга теләгән сыман итеп — Мин үзем җиргә береккән, тумыштан күкрәгендә крестьян йөрәге типкән кешене туган туфрагыннан аеру ягында түгел. Кече Клочкин. әтисенең киңәшен ишетергә, аның әйткән сүзләренә колак салу гына түгел, берсүзсез кушылырга интегеп утырган диярсең, янәшәсендәге Иргалинең йөзенә туп-туры карап, искәрмәстән генә — Син үзен бу турыда ничегрәк уйлыйсың? — дип сорап кунды Кеше икмәгеннән дә ачы, аннан да яман нәрсә юктыр бу фани дөньяда Үз уйларына бирелеп утырган Иргали кырт кистереп бирелгән әлеге сораудан бермәлгә югалып калды Әмма бик тиз кулга алды ул үзен, — Бу очракта Олег Авдеевич хаклы,— диде ул.— Бездә, татарларда: иген иккән — нужаданмы*! көн иткән, дигән мәкаль дә бар... — Әлбәттә шулай! — дип хуплап элеп алды өлкән хуҗа.— Үз акылы уенда булган кешегә хәзер авыл җирендә дә тормышны җайга салып була. Ә инде ярдәм итүгә килсәк, бездән калмас, һәрхәлдә ач-ялангач булмас. Баш өстендә түбә булдыру чарасын да күрербез...*. Аштан соң ир-атлар яңадан Илья Олегович кабинетына җыелды. Сүз иярә сүз китеп. Чаллыда яшәүче ниндидер Кузька-Бурлак исемле бер башкисәрнең исемен телгә алдылар Аның турында сүз кузгату Юючкиннар- ның икесенә дә кызык иде ахрысы — бик аңлаешлы итеп елмаештылар Иргали аша шул Кузька-Бурлакка хат җибәрергә, ярдәмне таш астыннан чыккан шул «зимагур» аша күрсәтергә булдылар. Юкны да таба торган кеше диделәр аның турында. Шактый юандылар Ике-өч урында шәмнәргә охшатып эшләнгән электр лампочкалары янудан ялт итеп торган кабинетта утырулары бик тә, бик тә рәхәт иде. Илья Олегович йомшак креслода таралып утырып челем суырган арада, өлкән Клочкин Иргалинең изүен ачып, ярасын карады. Канәгать калдң. Чын хирург кулына эләккәнсез, моның белән яшәп була, дип нәтиҗә ясады. Күпмедер вакыт узгач, кичке чәйгә дип, аларны кабат аш бүлмәсенә чакырдылар Чәй янында яңарып киткән әңгәмә янә Иргалигә ярдәм итүгә кайтып калды. Бу юлы күбрәк өлкән Клочкин сөйләнде. — Дөнья күргән, тормыш итүнең ибен-җаен белгән кешене туган җиреннән аерырга ярамый. Кеше үз эшен тапсын, шунда гына җаны тынычлана аның. Татар халкы тырыш, иген игәргә дә. мал-туар асрарга да хирыс Әйтергә теләгәнем шул: җире булыр, мал-туарын алышырбыз. Көч — җирдән, байлык — көтүдән ди бит.— Шунда өлкән Клочкин аңлаган кешегә бик аңларлык сүз ычкындырып куйды — Җитмәсә без дә буш калмабыз Югыйсә әнә бал-май, ит-мазар тирәсенә якын килерлек түгел. Коточкыч кыйммәтчелек. Бу сүзләр айнытып җибәргәндәй итте Иргалине Аларның ярдәм итү дигәннәре шулай әҗәткә акча биреп торуга гына кайтып калыр микәнни? •Ай-Һай, белмим, белмим, дип уйланды ул. Уртак көймә сумала күрмәс дигәндәй, бурычка алып көн күрү төпсез көймәгә утыру булмасмы икән соң? һәркем әҗәткә генә алып яшәр иде аны. Мәрхүм Миргали карт: өлеш бар җирдә үлеш бар, дияргә ярата иде. Урыны оҗмахта булсын, акыллы, зирәк карт иде. Иргали күңелен янә тирән борчулы, хәвефле уйлар биләп алуын табын янында сиздермәскә тырышты Авызыңда кара кан булганда да сер бирергә ярамый, дип уйлады ул. Әйдә, хәерлегә язсын, бурычлы үлмәс, дигән булып, үзүзен юаткандай итте. Залдагы сәгатьнең доң-доң килеп, төнге унберне сукканы ишетелде. Табын янындагылар тынып калган сыман булдылар Шулчак горничная кереп, кунакка урынны Илья Олегович кабинетында җәюе турында хәбәр салды. Иргали бушаган чынаягын әйләндереп каплады да, ачык йөзле, юмарт күңелле хуҗаларга кабат-кабат рәхмәтләр әйтеп, гафу үтенеп, урыныннан купты. Кемнәрнең генә теләкләре кабул килгәндер, Иргалинең юлы котырып уңды Казаннан ат җигеп кайтты Крестьян хезмәте белән көн күрә башларга ниятләгән кеше өчен ат кадәр атның нәрсә икәнен аңлатып торуның хаҗәте юктыр Аты юкның заты юк диләр. Шуның өстенәәле чанада, торыпша астында, ике капчык он, бер капчыкка якын солы, кеше жилкәсеннән төшкән булса да, ярты авылны киендерерлек кием-салым да бар. Өйдәгеләрнең шатлык-куанычлары баштан ашты. Тормыш көтмәгәндә уйламаганда бәйрәм төсе алды Бары тик Иргали генә үзен тыенкы-ба- сынкы тотты, бүгенгә тамак тук, өс — бөтен, дип. артык туарылып ташламады Хәер, моның сәбәбе, дә юк түгел иде шул . Бер хәстәр и^енчеЛн тудыра, дигән сүз бик дөрес. Ат җигеп кайту гына да әллә ни кадәрле өстәмә мәшәкатьләр тудырды кайда асрарга? Нәр- * сә ашатырга?.. < Башта, берәрсенең буш абзарына куеп торыргамы әллә? дип тә уйла- J ган иде Иргали. Әмма баш вата торгач, бу уеннан кире кайтты. Өй хуҗасы < Зәйтүнәнең кайчандыр кәҗә асраган, соңрак өч-дүрт баш тавык тоткан 2 куышы бар. вакытлыча шуны файдаланып торасы итте Әмма әлеге куыш « бик бәләкәй, алды белән кертсәң, ат та борылырлык түгел иде. Арты белән * чигендереп кертермен, дип уйлап куйды Иргали, нәрсәгәдер мыек астын- о нан гына елмаеп. * Иргали иң әүвәл, әлеге куышны иске каз ояларыннан, сынган көрәк, о сапсыз сәнәк, иске себерке, яраксыз тимер-томыр ише нәрсәләрдән арын 2 дырды Шул ук көнне Гыйззәт хәзрәттән бер олау салам сорарга мәҗбүр >- булды Салам бердән ат астына салырга кирәксә, икенчедән иске алачык- у ның тишек-тошыкларын томаларга да кирәк иде. Гаҗәп хәл! Тегесе, бер * түгел, ике олау салам бирде. Шуның өстенә әле ындыр табагыннан бер ча- s на солы саламы да төяп алырга кушты Иргали, ягар өчен сүтелгән өенең ныграк такталарын сайлаштырып. куыш алдына бөркәү сыман нәрсә дә әтмәлләп куйгандай итте. Югыйсә улак куярга да урын юк иде. Бу эшләрне ул ләззәт табып, ибен белеп башкарды Саф һавада башы ачылып киткән сыман булды. Сулыш алуларына кадәр рәхәт иде. Аты алдына йомшак солы саламы салды да. алачыкның бөркәвен чак кына томалый төшеп, өйгә керергә булды. Керә керешли үк. яңа гына мичтән чыккан ипи исен абайлап алды Юк. аның өчен гап-гади арыш ипие чак кына әчкелтем, җанга ял, тәнгә сихәт бирә торган муллык исе генә түгел, сүз белән генә аңлатып булмый торган үзенә бер төрле могҗиза сыман иде Җитмәсә, җылылык төшеп, котсыз өйгә бердәм ямь иңгән Я а. ходай! дип уйлап куйды Иргали һәр тумыш көнне, үз әҗәлен көткән сырхау кебек, калтырап иза чикмичә, менә шулай интекми-нитми яшәсәң иде икән! Шулчак почмак яктан аш-су әзерләп йөргән Гөлниса чыкты. Пөз-бнтләре алсуланган, хәрәкәтләре өлгер-җитез, күз тия күрмәсен тагы, яшәреп тә, матураеп та киткән ич! Кулында иләк. Күрче зинһар, керфекләренә кадәр он кунган. Тавышына кадәр үзгә бит — Кердеңме, әтисе? Әйдә, чишен дә, чәйләп алырбыз Әнә, комганда җылы су... Казаннан кайтканның икенче көнендә үк Иргали атын җикте дә Чаллыга китте. Клочкиннарның ниндидер Кузька-Бурлак исеменә атап язылган хатын илтә барды ул Утлы башка ут кабар, дияргә ярата торган булган Иргалинең бабасы Миргали карт Иргалине дә юлның юл буе берсеннән-берсе шыксызрак уйлар борчыды. Җанына ял, күңеленә тынгылык табарга язмагандыр инде, күрәсең. Бигрәк тә төнен авыр уздырды ул, үлеп арыган булса да, күзләренә йокы кермәде. Шулай күңеле кыйналып, көеп, сызып, таңны каршылады Җанын кыйнаган, тынгылыгын алган нәрсә — әлеге дә баягы бурычка батып кайту иде Әҗәткә эчкән ике исергән, диләр бит Уйлый калсаң.бик тирән мәгънә ята ошбу сүзләрнең төбендә. Бирәләр дип бурычка алып, дөрес эшләдеме соң ул? Ничекләр итеп котылыр икән әлеге әҗәтеннән? Мондый уйлар аны тәмам пошаманга төшерде. Әҗәткә күп кергән бүре, бурычын тиресе белән түләр, диләр бит Кузька-Бурлак. Иргалигә мөрәҗәгать итеп, аның кайчан Казаннан кайтуы, тормышкөнкүреше, семьясы белән кызыксынды. — Н-да-а' —диде ул, үзалдына сөйләшкәндәй итеп.—Заманалар шактый ук четерекләнде Ул арада, кабаланудан булса кирәк, тыны кабып: — Тыңлыйм. Кузьма Данилович! — дип, финис атлы бәндә дә килеп җитте Ул керә-керешли үк: боерык сездән, йөгермәк бездән, дигәндәй ни кушсаң, шуны минуты белән башкарырга әзер булуын белдереп, тоҗрап тора иде Өй хуҗасы Иргали белән Динисны таныштырды Иргали, урыннан кубып, яңа 1анышының кулын кысты Диние, тышкы кыяфәте белән русны хәтерләтсә дә, солдат белән саф татарча исәнләште, хәтта, дуслык тәкъдим итәргә теләгәндәй, «яшьти» дип мөрәҗәгать итте. Өй хуҗасы сүзне кыска тотты. Иргалинең кем булуын, нинди йомыш белән йөргәнен әйтте, кичекмәстән ярдәм итәргә кирәклеген өстәп куярга да онытмады. Моның өчен Диние бүген үк, хәзер үк солдатның тормышы-көнкүреше белән танышып кайтырга тиеш иде. — Элемтә дә.барлык йомышлар да Диние аша йөртелер,— диде КузькаБурлак. кадак каккан сыман итеп.— Нәрсә кирәк, аңа мөрәҗәгать итәсең Кулдан килгәнне, мөмкин булганны эшләргә тырышырбыз. Олег Авдеевич өчен җан фида Диние ул көнен тулысынча Иргали белән уздырды. Кузька-Бурлактан чыгу белән Салаязга кайттылар. Иргали юлда ук аны үзенең уй-ният- ләре белән таныштырды. Клочкиннардан әҗәткә бераз акча алып торуын да яшермәде. Бурычны, алдан сөйләшенгәнчә, ит-май ише нәрсә белән каплаячак Моның өчен ул аяклы эре мал-туар алып, бераз икмәк каптырып, ит кундырып, суеп, Казанга илтергә тиеш иде. Аның бу фикерен яшьтие дә хуплады Диние белән Иргали бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Бигрәк тә Диние үзен гади һәм иркен тотты Өйдәгеләр аны беренче күрүдән үк үз иттеләр. Мөгаен, саф татарча сөйләшә белүе араларны шулай якынайткандыр. Иргалигә «яшьтиенең», тагын бер ягы — чын мәгънәсендә эш кешесе булуы ошады Чәй дә эчеп тормады Диние, Иргалине җилтерәтеп диярлек ишегалдына алып чыкты. Дәрья кадәр ишегалдында, чүмәлә кадәр генә булып торган «кәҗә куышы» янына килеп, эченә күз салгач, сызгырып ук җибәрде. — Ат кадәр ат ничек сыя соң монда? Ятарга теләсә, кашына- нитә калса, бүселеп килеп чыкмасмы соң? Иргалинең йорт урынына күчтеләр. Яшьтие бик ошатты өй-каралты буласы җирне. Шундук, кар ерып, олы-олы адымнар белән аркылыга- буйга үлчәп тә чыкты. Булачак каралты-кураның кайда, ничек урнаштырыласын чамалап карагандай итте. — Менә бу якка буйдан-буйга абзар-каралты урнаштыру хәерлерәк булыр Ә менә бу төштә, чарлаклы алты почмаклы өй' Тыкрык почмагы — таш келәт өчен үтергән дә куйган.. Иргали түзмәде, дустының сүзен бүлергә мәҗбүр булды. — һәй-й. яшьти!..—диде ул, юк белән башыңны катырма әле, дигән мәгънәне аңлаткандай кулын селтәп. — Кая инде ул безгә таш келәтләр белән чарлаклы өй турында уйлау. Ул бит тылсымлы таяк белән бер селтәнүдә генә эшләнә торган нәрсә түгел. Баш очыбызда кары-яңгыры үтмәслек үз куышыбыз булсын иде әле ичмаса. Өйдәш булып яшәгәнне үзең күреп торасың ич. Кеше түбәсе астында калачның да тәме юк димәсләр иде аны. — Син, яшьти, алай өметсезләнмә әле. Олы максат олы көч тудыра ди Кузьма Данилович әйткән икән, син аны барга сана. Ике сөйләшә торган кеше түгел ул. Менә әйткән иде диярсең, исән-сау булырга язса, менә шушы урында ялт итеп, кояшка каратып салынган йортың торачак. Иргали янә көлде. һәй й. Диние туган! Авызыңа бал да май иде кана да бит. Әйдә, һич югында шулай дип юаткан бул инде Кая инде ул безгә андый йорт- 8 жнрләр! Монда әле әнә төнгелеккә ат алдына салырга сыңар сәнәк печән заты юк — Анысы аның вак мәсьәлә, булмаса булыр,— диде Диние конкрет бер карарга килгән кеше сыман итеп.— Бүген үк булыр. Әйдә, атыңны бор. Чаллыга киттек. Берьюлы мине дә озатып куюың булыр. Шул ук көнне кичен Иргали, чанасына тау кадәрле итеп бер олау * печән төяп, җилкапка төбенә кайтып туктады Бу хәлне күргән өйдәге- < ләр. өсләренә дә кияргә онытып, шаклар катып, урамга йөгерешеп чык- £ тылар Гөлниса белән Зәйтүнәгә балачага да ияргән иде. Кайдан килде < шул тиклем хәзинә? дип аһ та ваһ иттеләр. Җилкапканы каерып ачып, £ олауны ишегалдына керткәч кенә тынычландылар Бераздан Иргали = янында, шәлен бөркәнеп, сырмасын киеп чыккан Гөлниса гына калды ♦ — Ай-Һай ла. печәне! Урман печәне икән ләбаса. Исенә генә игъ- о тибар итче, сиңа әйтәм. чәй урынына салып эчәрлек, билләһи!.. Печәнне, атка да җылы булсын, дип куышның җил ягына өйделәр. Күрше-күлән кәҗә-сарыгы кереп пәрвайсызламасын өчен, иске такталар * белән әйләндереп, койма ише нәрсә дә әмәлләп куйгандай иттеләр. *- Ир белән хатын өйгә ут алгач кына керделәр. Аркалары лачма су s булса да.үзләре шат. йөзләре алсуланган, күзләре бәхетле елтырый иде. * Өйгә кергәч тә мәзәк сүзләр әйтешеп, көлеп-шаярышып алдылар Ни s әйтсәң дә. бүгенге көндә, ходайның биргәненә шөкер, җан асрарлык мөм кинлекләре бар. ризыкка интекмиләр Ир белән хатын ашап-эчеп йокларга яткач та әле. байтак вакыт йокыга китә алмыйча, пышылдап сөйләшеп яттылар Башта Иргали бүген башыннан кичергәннәрен сөйләп бирде Билгеле инде, өй-фәлән хәстәренә керешкәнче, җылы абзар әмәлләп, аяклы мал алып, ит кундырып, әкренләп әҗәттән котыла башларга нияте барлыгын да киңәш-табыш итте. Күндәм Гөлниса берсүзсез риза булды. Гомумән, алар арасында ялгышлык белән генә дә аңлашылмаучылык, ачуланышу-үчләшү кебек нәрсәнең чыкканы юк. Ул көнне ир белән хатын арасында сүз шактый озакка сузылды Гөлнисаның иң исеакылы китеп тыңлаганы, әлбәттә. Кузька- Бурлак булДы. Әлеге хикәятнең хатынының күңеленә шаккату релән бергә шомга охшаган шик тә салуын Иргали аның тын да алмыйча ятуыннан төшенде. Әмма тынычландырырга ашыкмады, чөнки ул үзе дә әлеге сәер яңа танышы турында икеле-микеле' уйда иде. Хәер, бер Кузька- Бурлак кына түгел, хәзергә әле Диние «яшьтие» дә аның өчен ватып булмаслык каты чикләвек иде. Икенче тапкыр Чаллыга баруында Кузьма Данилович янына «яшьтие» генә керде һәм аннан асыл кош тоткандай авызын ерып чыкты. Иргалинең иң әүвәл сыер-мазар алып симертеп, Казанга. Клочкиннарга илтергә теләвен хуҗа да бик хуплаган имештер һәм, менә, минутында ярдәм итәргә дә керешкән... Диние Иргалине арткы урамнарның берсенә алып китте. Бер зур гына йортның, чуарлап-бизәкләп эшләнгән капкасы янында атларын туктаттылар Яшьтие әлеге өйдән дә тулган айдай балкып чыкты. Тар тыкрык буйлап, әлеге йортның бакча чгына төштеләр дә. ике-өч киртәне алып, тезелешеп торган печән кибәннәре янына кереп туктадылар — Сыйдыра алган кадәр төя — диде Диние, үз малы турында сүз алып баргандай итеп. — Олавы күпме торыр икән соң?. Яшьтие аны шундук бүлде: _ Юк белән баш катырып торма әле. төявеңне бел. Бәлки әле кибәне белән алырга туры килер. Ул арада Диние, бакчага тирес ташыган сукмак буйлап, өйнең арткы капкасына таба юнәлде. Бераздан ул аннан, каен агачыннан ясалган һәйбәт бастырык, юан арканнар һәм бер сыңар тимер сәнәк күтәреп чыкты. Печән төягән арада Иргали тынгылык бирмәгән. Казанда ук үзен кызыксындырган сорауны бирергә җөрьәт итте: үгезнекедәй иләмсез юан тык муенлы, шакмак ияк Кузька-Бурлакның кем булуы белән кызык сынды Яшьтиенең җавабы да сәеррәк: хикмәтле кеше. Кузьма Данило- внчны Идел-Кама буйларында белмәгән кеше юктыр, диде ул. Заманында пароходлар тотуын да әйтте. Әмма бөтен булган байлыгы, ничек кергән булса, шулай чыгып та киткән: картада оттырган, дигән имеш-мимешләр йөри, янәсе. Иргалинең күңелендә Диние сөйләгәннәрнең бары тик «хикмәтле кеше» дигәне генә уелып калды. Печән төяп кайтканның икенчеме-өченчеме көнендә таң белән җңл- капка янына, ат сыртына җитәрлек итеп юан-юан имән кискәләре һәм кайрылары каезланган төп-төз бүрәнәләр төяп, берьюлы өч-дүрт олау килеп туктады. — Әй-й. яшьти, давай каршы ал!. — Бу Диние тавышы иде.— Менә. әзер абзар бурасы китердек, бисмилла әйтеп, күтәреп куясы гына Яшь мал-туар өчен мич чыгарылган җылы бүлеге дә булачак. Тот та хет үзең яшә! Сүз белән озак булышмадылар. Көрәкләр белән юл ачкандай итеп, йөкләрне Динне күрсәткән урынга кертеп бушаттылар Иргалигә дә атын җигеп, әлеге олауларга ияреп. Чаллыга чыгып китәргә туры килде. Ул бер юллап кайтканда, каралты-кура буласы урында, бушатылган бүрәнәләр арасында калган Диние, күрше-күләннән алып чыгылган агач көрәкләр белән карны көрәп, ачылган җирнең җиде-сигез урынына учаклар ягып җибәргән иде инде Аның янындагы ике-өч кеше баулар сузып, нәрсәдер үлчиләр, нидер билгелиләр. — Яшьти. вакытлары булса, хатын-кызларга әйтче, өеңнең морҗасын сүтеп, тазарак кирпечләрен балчык-сөремнән арындыра торсыннар әле. Иш янына куш булыр Ә инде икенче тапкыр юллаганда киртләнгән бүрәнә башлары гына сыярлык итеп, буеннан-буена уемты ясалган, кеше кочагы җитмәслек берничә имән кискәсе утыртып та куелган иде. Шундый, имән сайгаклар җәелгән олы абзарны шулай тиз салып була дисәләр. Иргали үз күзләре белән күрмәсә. һич кенә дә ышанмас иде Өске өлешен кыеклап, түбәсен тоташтан өр-яңа такта белән ябылган иләмсез озын ялт итеп торган абзарны күргәч, «бөтен авыл мал-туарын ябарга җыенасызмы әллә?» — дип теш агартучылар да. өй салмас борын каралты-курага тотынгангамы, «ат алганчы ияр ярәшкән, дип менә шуны әйтәләр инде», дигән булып мыек астыннан гына көлүчеләр дә табылды. Иргалинең чираттагы базар көнне Чаллыдан чанасы артына бура кебек тулышкан берьюлы ике буаз сыер тагып кайтуын күргәч, авыл халкына янә җитә калды: китте гайбәт, китте сүз — түз генә Имештер. «Иргали калага барып, зур табышка юлыккан ..» Икенчесенең, дөньяга аеграк карый торганының җавабы әзер: «Шулайдыр, аңар дип атап төшереп калдырганнардыр». Хәер, арада дөреслеккә тартым ышын-пышыннар да булгалады Янәсе. Иргали сугыш кырында Казан каласында яшәүче бик олуг, бик атаклы докторның бердәнбер газиз улын үлемнән йолып калган Әлеге доктор аңа шул тиклем мал-мөлкәт биргән, ул байлыкларның бер дә чутлап чутына, санап санына чыга торган түгел, имештер. Базарның икенче көнендә үк. яшьтие чакыруы буенча, яңадан Чаллыга китте Иргали Бу юлы да буш кул белән кайтмады, берьюлы сигез капчык фуражлы булды Динисның Чаллыдагы бөтен Чулман буена атаклы элеваторында да әшнәләре бар икән. Иргалине озата чыкканда: «Килеп алырга гына иренмә, әлеге чүп-чарның исәбе-хисабы юк монда»,— дип калды. Шул көннәрдән башлап, өйдәгеләрнең барысы да диярлек, абзар тирәсендә мәш килеп ябышып яттылар Тиресеннән чыгардай булып иң тырышкан кеше, әлбәттә. Миңсылу иде. Орчык кебек бөтерелде ул мал- туар тирәсендә Аның хәтта кайчан торып, кайчан ятканын һичкем бел- 10 мәс иде: син күргәндә инде аның ду-у китереп эшләп йөргән чагы булыр. Иң хәйранга калдырганы шул: нинди генә эшкә алынса да, умырттырып, ■җиренә җиткереп башкарып куя иде. Ә эш баштан ашкан. Сыерлар янына тагын дүрт баш сарык, ике оя каз. егермеләп тавык та өстәлде. Бер заман, мин сиңа әйтим, сыерлар бозаулый, сарыклар бәрәнли башлады, хәйран-тамаша. Бу хәлләрнең ♦ һәркайсы барысы өчен дә үзенә бер бәйрәм төсе ала иде. < Яшь булуына да карамастан, бу эшләрнең үзәгендә, әлеге дә баягы g Миңсылу бөтерелер иде. Иң әүвәл. таң атар-атмас борын, йөгерә-йөгерә < су ташый, яшь малтуар бүлеген җылыту өчен, утын хәстәрләп, мичләргә £ яга. су җылыта, терлекләргә, кош-кортларга азык бирә, асларын тазарта. 5 Аның шулай очынып эшләвендә бер күндәмлек кенә түгел, ә үзенә бер ♦ төрле ниндидер үҗәтлек тә бар иде төсле Кая карама, бөтерчектәй ул “ бөтерелә. Өйгә дә күз бәйләнгәч кенә керер иде. = Анда да, тын алып, чак кына ял итү юк Бер караганда, тез арасына о гөбене алып, дөмберен шундый итеп уйната, туганнан бирле бары тик 2 май язу белән генә мәшгуль булган диярсең. Икенче караганда инде, юып н киптерелгән керләр белән мәш килә: сырлы бәләк белән дөбердәтеп кием- g салым тәгәрәтә, таслап-йомшартып һәйбәтләп җыеп куя. Өченче кара- * ганда инде, ул почмак якта, сукыр лампа яктысында дөпе-дөпе китереп, s он или. җилпучын кага-кага онын җыештыра, көрпәләрен урнаштыра. Шулай мал-туар, кош-корт белән мәш килеп, ярты кышның үтеп киткәне сизелми дә калды Ниһаять, Иргали, ит ише әйберләргә югары бәяне базар үзе билгеләгән бер чорны туры китереп, калага җыена башлады. Хәер, моның хәстәренә шактый ук элек керешкән иде инде. Беренче бозавыннан котылган яшь сыерга, сугымга дип билгеләнгән ике баш сарыкка алдан ук инде икмәк каптыра башладылар. Үзләре, угызны исәпкә алмаганда, бер генә сыңар чынаяк та аермаган сөтне авызларына алмадылар, сыерлар бозаулаганның икенче көнендә үк, Казанга алып бару өчен май яздырырга керештеләр. Бу эшләрнең барысы белән дә Гөлниса үзе шөгыльләнде, сыерларны ул сауды, сөт өстен җыйды, яз- дырылган майны һәйбәтләп үзе йомарлады Аларны чүп-тузан ише нәрсәнең әсәре дә кермәслек итеп томалап, махсус олы куәстә саклады Казандагы карт докторның: татарлар чиста, ару. пакь халык, дигән сүзләрен бер генә минутка да исеннән чыгармады ул. Бу турыда Иргали аңа зинһарлап. кат-кат тәкрарлап әйтте. Ниһаять, килеп җитте ул көн. Сыерны суярга аргы урамның Мүкләк Гатаулласын чакырды Иргали. Кулы җиңел, ул чалган малның ите тәмле була имештер. — Тә-тә-тә!..— дип куйды сугымчы, абзар буена чыгарып бәйләнгән боландай сыерны күздән кичереп.— Сөбханалла! Симез малга чүп-чар да ябышмый, дип дөрес әйтәләр шул. ялтырап торуларын гына күр син аның. Ир-ат үз эшенә кереште. Алар янында йомыш йомышлап, кая кушсалар. шунда йөгереп, җиңел сөяк Миңсылу гына бөтередде: кайнар су, сөлге, табак, ләгән ише әйберләр алып чыкты. Өйдәге хатын кызлар да ачы таңнан шундый ук җаваплы эш белән мәшгульләр иде. Бер тәпән сары май кайнаттылар, ике тәпәнгә атланмай тутырдылар. Тәпәннәр яңа гына оста кулыннан төшкән, борыннарны рәхәт кытыклап юкә исе аңкып тора иде. Тәпәннәрнең авызлары, кояш күзенә җәеп агартылган кершәндәй. ак киндерләр белән томалап бәйләнде. Чисталык, чисталык, тагын бер тапкыр чисталык. Хатыннарның эшеннән Иргали канәгать калды. Хәзер дә ул Мүкләк Гатаулласының өстендә тора, үтенече бер: тунаганда ит канга буялмасын. ялгышлык белән генә дә төк-йон ише нәрсә кала күрмәсен Иртәгә таңнан сәфәр чыгасы дигән көнне, өйдәшләр яшәгән түбә астында моңарчы һичкайчан күрелмәгән бәйрәм үткәрелде. Сыер кадәр сыерның, ике сарыкньГң эч-башы. тезбаш-тубык сөякләре — барысы да үз ләренә калды Казан тулы итле аш. мичтә вак бәлешләр пешә. Тормыш көнкүрешнең бөтен ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татыган адәм балаларына тагын ни кирәк ди?!. Китерелгән ит-майны ризалык белән генә кабул итеп алсалар ярар иде дип. көянәк җаны юлның юл буена тынгылык белмәде Иргалинең. Казанга якшәмбене күздә тотып сәфәр чыкты Иргали Максаты- Клочкиннарны өйдә туры китерү иде. Юл йөреп, өченче көннең төш вакытларына мәшһүр калага килеп керде. Ашкынуы тикмәгә генә булмаган икән, олуг кунаклар өстенә барып төште Иргали. Кайчандыр аны сукранып каршылаган хуҗабикәнең бертуган абыйсы Карл Семенович аларда иде Хатыны, ике баласы белән Үзе нык бәдәнле, таза-егәрле кеше, ә хатыны элеп киптерелгән балык сыман үтә дә чандыр, үтә дә юка иде. Кунак бар дип тормадылар хуҗалар. Иргалине дә ихлас күңелдән күтәреп диярлек каршы алдылар Алып килгән әйберләрен күргәч, бөтенләй аһ-һ иттеләр Бигрәк тә Карл Семеновичның хатыны үзенең сок лануын яшерә алмады, хуҗабикә сыман кыланды, иң әүвәл итләрнең киндерләрен йолкып атты, тәпәннәрнең дә авызын ачты. Шундук: зе һаман күзләрен уйнаткалап, артын биетеп, Иргали тирәсендә чуал- ♦ ды, аның таза-ныклыгына соклануын яшереп маташмады. «Менә ичмаса < ир!.. Кровь с молоком!» дип, иң-күкрәк тирәләренә кагылгалап алды. $ Гел төбенә күп төрле мәгънә салып: «Хатының бәхетледер...» — дип өс- < тәп куярга да тартынмады. Аннары инде, аңлаган кешегә бик аңлаешлы £ итеп, ире Илья Олеговичтан зарланасы итте: 5 Безнең ирләрнең рәте-чиратлары юк, аларны аракы, тәмәке, чит ♦ хатынкызлар янына йөрү эчтән сыздырып, ябыктырып-таркатып бетерә. . о Бу юлы Иргали Казан каласыннан тагы да баебрак кайтты, һәр- = хәлдә, ул инде элеккеге кебек тормыш агымына карусыз буйсынып яшәү- и че түгел иде. Чыннан да, тормышы күзгә күренеп үрләде, алга китте. 2 Аның озын юлдан кайтуына да карамастан, пар атын олы урамнан н җнл уйнатып чаптырып үтүен күреп калучыларның янә телләре язылып g китте Билгеле инде, «шикле кәсеп белән баеп китте» дип тә, моңа дию * пәриләре ярдәм итәдер дип тә теш чарладылар. Әмма эшчән Миргали s картны хәтерләүчеләр, шулай ук Иргалинең дә бар көчен-ихтыярын туплап, тиресеннән чыгардай булып тырышуларын күрүчеләр, башкача фикер йөртте: хикмәтнең башы — хезмәттә! Кеше ни сөйләмәс, тел сөяксез бит. Бу юлы Казан бүләгенең иң зурысы, эш дип ут кебек очып йөргән Миңсылу балдызына булды. Аның җилкәсенә һәйбәт якалы өр-яңа бишмәтне үз кулы белән салды Иргали. Калача тегелгән бишмәтнең барлык төймәләрен дә каптырып куйгач, барысы да бермәлгә тынып калдылар. Чыннан да, күзгә күренеп үсеп киткән икән ләбаса кызыкай. Күр син аны, карап сокланып туймаслык бит! Иргали дә буй җиткән балдызкаена карап, телен шартлатырга мәҗбүр булды. — Әттәгенәсе лә, күрче зинһар! Минем балдызыммы соң бу? — Кызның комачтай кызаруын күреп, сүзен икенчегә борырга ашыкты.— Ярар, үскәнем, җылы тәнеңдә тузарга язсын — Рәхмәт, җизни!.. Миңсылу, яңа бишмәтен һәйбәтләп э^еп куйды да, иске сырмасын җилкәсенә салып, атларга солы салырга дип чыгып та йөгерде. Иргали аның артыннан: — Менә бүләкләрне өләшеп бетерәм дә үзем дә чыгармын,— дип кычкырып калды. Әкренләп көннәр язга таба борылды. Аңарчы инде Иргали ике тапкыр Казанны әйләнеп кайтырга өлгергән иде. Соңгы баруында хәтта Карл Семеновичларга — Паратов затоны дигән яңа каЛага да сугылып чыкты. Юлы һәрчак ул көткәннән дә артыграк уңды аның. Нәкъ шул көннәрдә, юллар өзелгәләгәнче дип, Диние булачак алты почмаклы өйнең әзер бурасын ташыта да башлады Иргалигә дә, кырык эшен кырык якка ташлап, берьюлы ике атын җигеп. Чаллыга чыгып китәргә туры килде. Шәмдәй төз, бер төптән киселгәндәй тигез, сагыз исе аңкытып торган нарат бүрәнәләрен күреп, халык янә хәйран калды Өй салучы осталарга акчаны эш башыннан түләргә дип сөйләшенде. Әлеге дә баягы, Кузька-Бурлак әмере шундый булган. Хәер, бу чараны эшне башлап йөрүче Диние та хуплады: төзү эше тизрәк тә тотылыр, сыйфаты да менә дигән булыр, диде ул әлеге фикерне кабат яклап Әйтерсең лә яшьтие, Иргалинең күңеленә вәсвәсә төшүен сизенгән, буш минут сайлап, болайрак сөйләнеп алды. ' _ Хәер, бу кадәресен генә син үзең дә белергә тиеш идең. Сиңа хәзео тормыш итәргә өйрәнә башларга вакыт. Шуны бел, ярда утырып кына йөзәргә өйрәнеп булмый. Аннары тагы бер киңәш: һәр эшкә йөрәксе неп керешергә кирәк Тормыш — аягында нык торганнарны ярата. Сүз дә юк, зур эшкә алынабыз Дивана әйтмешли: мүкләве дә, чутлавы да бездән. Эш күп булачак. Әмма бу хәл өркетми безне. Эш күп булганда, вакыт үзе ярдәмгә килә ди бит. Мин монда осталарның бик кәттәләрен, эш теткәзми торганнарын алып килдем. Күңелең тыныч булсын, бернинди дә хилафлык булмас. Дүрт кешедән торган осталар әртиле, урам аша гына яшәүче Салиха карчыкта туктады. Ире Герман сугышыннан кайтмаган, тартып-сузып үстергән бердәнбер улы Кызыл Армия сафларына алынып, Бөгелмә каласы өчен барган каты сугышларда башын салган иде Әртилчеләр ике көнгә бер тәкә алып суйдылар. Эшкә беренче әтәчләр белән чыгып, караңгылык иңгәч кенә туктыйлар иде. Осталар, кайдандыр таш китертеп, биек итеп нигез салдылар. Калганы ничектер бик тиз эшләнде сыман. Биек болдырлы өйнең бурасы өч-дүрт көн эчендә күзгә күренеп диярлек күтәрелде. Үтеп-сүтеп йөрүчеләргә, бу хикмәтне күреп: боларга пәриләр ярдәм итәдер, бер дә бүтән түгелдер дип теш агартырга янә ярап куйды. Ишегалды ягында буйдан-буйга тоташ тәрәзәле веранда сузылды. Ул биек болдырлы, култыксалары сырлап-бизәп ясалган баскычка барып тоташа иде. Шулай итеп өй әкренләп түбә астына да керде. Түбә һәй- бәтләп ышкыланган тоташ нарат тактасы белән ябылды. Чират ишек белән тәрәзәләргә дә җитте. Диние көннәрнең берендә, иртәнге кояш нурлары сибелә башлаганда, тулы бер олау тәрәзә рамнары, йөзлекләре һәм тагын бик күп төрле нәрсәләр алып килде. Барысына да яңарак кына останың алтын куллары кагылган, һәркайсы карап туймаслык. Агачка чигү чиккәнгә охшатып, уймыр белән ясалган челтәрле бизәкләрне, чуарлап эшләнгән өлгеләрне күргәч, Иргали сөенергә дә, көенергә дә белмәде, бары тик җилкәләрен җыера төшеп: — Бу кадәр үк булмаса да ярар иде...— дип кенә әйтә алды. Тынгы белмәс Динисның үз*сүзе сүз. — Юк, яшьти, мондый өйгә килде-китте генә тәрәзәләр ярамый. Югыйсә алар нәкъ керфексез күзгә охшаячак. Синең бәләкәй генә, тонык кына тәрәзәле өйләргә игътибар иткәнең бармы? Бардыр, билгеле. Кемгә ничектер, әмма миңа алар көчләп күзләре йомдырылган адәм башын хәтерләтәләр. Диние, зур капканың як-ягына да кояш нурларына охшатып ясалган бизәкләр кактырды. Хәтта, урамның өй буе рәшәткәләренең өске өлешләре дә бизәкчачаклар белән челтәрләп ясатып алынган иде. Я-a, ходай, тиздән яңа өйгә күченәбез бугай ийде дип кенә торганда, КузькаБурлак яңадан үз хәстәрен китереп кыстырды. Кунарга дип кайтып киткән Диние янә дә өч оста ияртеп килде. Болары ташчылар иде. Очлы күз Диние үзләрен фатирда тотңан Салиха карчыкның, бөтен өй тирәсе ямен җибәреп, түбәсе ишелеп төшкән, күптән инде ташландык хәлгә килгән, тирәюнен котырып алабута, сукыр кычыткан баскан таш келәтне шәйләп ала. Бу турыда Диние Кузьма Даниловичка да сөйләп бирә. Тегесе: бик хуп, ди. Шулай итеп Диние, хуҗабикә белән килешеп, «харабә»не ике капчык арыш онына алыштырып та ала. Фәкыйрә карчык иксез-чиксез рәхмәтләр әйтеп, бик рәхәтләнеп риза була. КузькаБурлак- ның нияте изге мал-туар белән эш итү һәйбәт, игенчелек тә ярый, ди ул, әмма кибеткә берни дә җитмәс, аннан кесәгә акмаса да тамар ичмаса ди. Салаязда кибет ачып җибәрергә карар кыла. Әйткән сүз — аткан ук. Осталар шул ук көнне эшкә дә керештеләр Каяндыр кемнеңдер коймасын сүттереп булса кирәк, тагын җиде-сигез олау таш кайтардылар. Шулай итеп Иргали ихатасының тыкрык почмагында ташпулат үсеп чыкты. Түбәсен калай белЗн яптылар, кайдадыр лапас астында тутыгып яткан тимер ишекне табып алып, аны керосин белән җебетеп. һәйбәтләпе кы- рып, юып, яшелгә буяп, күгәненә асып куйгач, әлеге ташпулат үзе бер урам яменә әверелде ’ Иргалинең бу адымын Гыйззәт хәзрәт кенә хупламады, баксаң, әлеге таш келәткә үзе күптән кызыгып йөргән булган икән Ә инде күршесенең Минһаҗетдин бай көндәше булып, кибет ачып җибәрергә җыенуы турында ишеткәч, бөтенләй кара көйде. Әмма сер бирергә теләмәде. Иргалинең зурдан кубарга, кызыл мал белән эш итәргә теләмәве турында сүз алгач, бөтенләй тынычланды, хәтта, хуплагандай, сөйләнеп тә * алды: «Сәүдә— игелекле эш. батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый < торган кәсеп Синдә, мелла кем, ходайга шөкер, бу сыйфатларның J һәммәсе дә бар. Хәрам кермәгән кәсепнең бернинди гөнаһысы да юк: < алла каршында да, сәвит каршында да Әнә, үзең күреп-ишетеп тора- Е сың. дәрт иткән кешегә юл ачык...» « Хәер. Гыйззәт хәзрәтнең туганы Минһаҗетдин бай турында хафала- я нуы юкка гына булган икән, көндәлек кирәк-ярак: чәй шикәр, сабын-тоз, ° шырпы-керосин ише әйберләр белән генә сату иткән Иргали бу кәсептән п котая алмады, алай гына да түгел, бөтенләй уңмады. Ярты ел чамасы £ уздымы икән, юмарт, киң күңелле Иргалине, нәкъ әрсез тигәнәк кебек * булып, авылның ярлы-ябагасы. гарип-горабасы сырып алды Ике исәп — > бер хисап, дигәндәй, счет төймәләрен кат-кат тартып караганнан соң, < һәммәсе дә ачыкланды: кибет киштәләрендә бары тик әҗәткә дип алып торган кешеләрнең исемнәре теркәлгән күн тышлы калын-калын амбар 5 кенәгәләре генә утырып калды Иргали, яшелгә буялган богаулы тимер ишекне ишегалдына күчереп, урам якны әйбәтләп томалатты да. әлеге шөгылен түгәрәкләде дә куйды Шулай итеп, кеше эзе суынмаган таш кибет салкынча һавалы, ни куйсаң да сыярлык келәт вазифасын үти башлады. Ул арада Минһаҗетдин байның да көймәсе комга терәлде: авылда халык теленә «хөкүмәт кибете» дип кергән кооператив магазиннары ачылды. Тормышлар чак кына җайга салынды, крестьян өчен иң кирәкле товарларга кытлык бетеп килә иде инде. Иргали бөтен көчен туплап, ун тырнагы белән берьюлы җиргә ябышып. терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлады Яхшы сүз йөгәнле дә. иярле дә була дип. тикмәгә генә әйтми торганнардыр шул, Иргали дә күп нәрсәләрне рәхмәтле бәндә Диние кушканча, аның киңәше белән эшләде Иң әүвәл җир-биләмәләр булдыру хәстәренә кереште. Бу мәсьәлә дә ничектер үзеннән-үзе хәл ителде: һәркайда фәкыйрьлек, ятимлек, күпчелек хуҗалыкларның сөрим дисә аты. чәчим дисә орлыгы юк иде. Шунлыктан калдау җирләр дөнья кадәр, кодрәтеңнән, көч-хә- леңнән килә икән, теләсәң күпме эшкәрт: сукала, тырмала, умырып, уңышын җыеп ал. Иргалинең терлек белән әвәрә килүен исәпкә алып, күбрәк мал азыгына басым ясарга — борчак, ясмык, солы, кәрешкә ише нәрсәләр чәчәргә киңәш итте Диние. Хәтта сортлы яхшы чәчүлек тә табышты. — Шуны бел. яшьти. җылы абзар ярты азык булса, яхшы артым алуның, мул сөт савуның нигезе — терлек азыгы.— Гомере буе бары тик шул кәсеп белән генә шөгыльләнгән кешедәй, бик белдекле кыяфәттә болай дип тә өстәде,— Ел килеше игенчене болай да. тегеләй дә сыный Ни өчен әйтәм әле аны Аксымга бай үсемлекләр чәчү алдагы ел уңышына да уңай йогынты ясый Сынап баккан, зур тәҗрибә туплаган кешеләрнең әйтүенә караганда, быел борчак чәчелгән бер гектар җир. киләсе ел игене өчен җитмеш-сиксән олау тирес чыгару бәрабәренә тиң ди. Иргали игенчелек эшенә керешүнең беренче елында ук, калдау җир ләр белән бер рәттән, гасырлар буе сука күрмәгән ак кылганлы аланнарны да. авылдан читтәрәк яткан, кеше кулы тимәгән чирәм җирләрне дә эшкәртте. Яз башында ук сатып алган тимер сабаныннан, үзе уйлавынча. бик тә уңды. Хәер, төрәннәре елык-елык ялтырап торган, атлар өчен дә җиңел булган әлеге сабанга күрше-күләннәр дә кинәнде. Иң әүвәл әлбәттә, хуҗабикәләре Зәйтүнәнең бакчасын-кырын сөреп, тырмалап. чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып бирде. Югыйсә узган елларда ул имана җиренең нибары өчтән бер өлешен генә чәчеп килгән — калганына хәле җитмәгән. , „ , Нинди хикмәт кодрәтедер, еллар, һичкаичан да булмаганча матур килде, дөньялар имин, тормыш та ничектер сизелеп алга киткән сыман иде Йке ел рәттән бәрәкәтле җир моңарчы күрелмәгән, кеше әйтеп, кеше ышанмаслык уңыш бирде. Кырларын, булсын дип. җиренә җиткереп эшкәрткән. мул итеп тиресләгән Иргалинең җигүле атны күмәрдәй арыш басуларын күргән кешеләр янә аһ-һ иттеләр. Адәм баласының бүресе бер уласа улый икән, күр инде ә. кай арада өйлейортлы булды да. кай арада якты көнгә чыгып, михнәттән котылды, диген. Тәки күк капусы ачылды кешенең, байлык-дәүләт үзеннән-үзе керә бит! Тикмәгә генә: хәле барның әмәле бар дими торганнардыр, күрче, әнә нинди мул тормышлы булды да китте бит. мин сиңа әйтим. Чыннан да. ул елларда Иргалиләр ике арыш, бер бодай кибәне куйдылар Борчак, солы, ясмык ише нәрсәләрнең мул уңышы турында әйткән дә юк. Билгеле, боларның берсе генә дә үзеннән-үзе килмәде, күпме көч. күпме егәр сарыф ителде, һәр эшкә күңел җылысы, җан кайнарлыгы салынды. Тиреләреннән чыгардай булып эшләделәр Иргалинекеләр. Аның ял белми, төн йокылары күрми эшләвенә авыл халкы да хәйран калды. Иртә яздан кара көзгәчә шулай: эш, эш. эш. Башта чәчү, печән әзерләү, чак кына хәл алырга да өлгермисең — урак өсте, көлтә кертү, ындыр суктыру. Кыш кердеме, янә ял юк: терлек симерт, илтеп сат. янә абзар тутырып малтуар ал. Әмма Иргали һичкайчан да ару-талудан зарланмады, аяктан егылыр хәлгә җиткәндә дә күңеле көр. тәнендә сихәт артуын тоя. башкарган эшеннән тәм. тел белән аңлатып булмый торган ниндидер рәхәтлек. олы ләззәт, хозурлык ала. канәгатьләнү хисе кичерә иде. Иргалинең, өй туе сыман нәрсә ясап, үз нигезенә керүенә дә өч ел вакыт тулып узды. Аның нәсел-нәсәптән килгән байларны да артта калдырып салынган, йөзек кашы сыман балкып торган йорты, бөтен авылга ямь биреп, урамның кайсы ягыннан гына карасаң да. ялт итеп күренеп тора иде. Шулай итеп Иргалинең гаиләсе тормыштан тәм. яшәүдән ямь табып көн күрә башлады. Бер генә дә җитешмәгән җирләре юк иде Ак мунча лары да күп кенә кешеләрнең өйләреннән болайрак — болдырына кадәр бурадан буратылган Соңрак каралты-кураны уратып алган киртәләр дә. әле нык булуларына карамастан, өйнең ямен җибәрәләр дип. алып таш ландылар Алар урынына абзар-каралты бурасы биеклегендә башлары киртәләнгән, ышкыланган тактадан өр-яңа утыртма койма койдылар. Иске сирәк читәннән башка нәрсә күрмәгән караңгы тыкрыкның да буеннан-буена. бакчалар артында агып ята торган Агыйнеш елгасына чаклы, такта койма сузылды. Элеккеге өйдәшләре — Зәйтүнәләр белән мәңге йомыш-юлга керешеп яшәрбез дип. ике ишегалды арасында җилкапка калдырылган иде. эш белән артык мавыгып-кызып киткән осталар, әлеге капканы алып атып, кош та очып үтәлмаслык иләмсез биек койманы тулаем тоташтырып куйдылар. Койма биегәюгә карап, ут күршеләр арасына күләгә ятмады, һаман да башы фәкыйрьлектән чыкмаган Зәйтүнәгә күршеләре әледән-әле яр дәм кулы суза тордылар Балалары өсте алынган сөттән, катык-эремчек тән өзелмәде. Ә инде Иргалиләр май язган көнне янә бәйрәм, бер-берсен тапташып үсеп килгән өч ташбашы — Гази. Таҗи һәм иң татлы төпчеге — Һади эчләре күпкәнче әйрән эчәрләр иде. Әйрәне әйрән генә идеме соң. «өреле» әйрән, өстендә тары бөртеге кадәрле генә булса да мае йөзеп йөри торган әйрән. Тормыш дәвам итте. Иргали аякка басты, кеше булды һичнәрсәгә мохтаҗы юк дип тормады олы җанлы Диние, ике араны суытырга ашык малы. Һаман да килә-китә йөрде Үзе һичкайчан да буш кулы белой кил маде Берсендә арбага сузып салып, унлап тнп алмагач, чия үсентеләре, башка төрле жилэк-жимеш куаклары алып килде Янә дә бик белдекле кыяфәттә баулар сузып, үлчәп, оялар ясады да. төпләренә тирес аралаш 16 тырылган туфрак салып, үзе үк утыртып та бирде. Карлыган, кура җилә- iv. крыжовник ише нәрсәләр койма буена урнаштырылды Икенче килгәндә арбасына, тау кадәрле итеп өеп. берьюлы ун баш )марта алып килде Үзе үк бакчада, тиешле якка каратып, урнаштырып та бирде Ә инде аннан соңгы килүендә. Иргалине чынлап торып гаж.әп- кә калдырып, куеныннан бәләкәй бияләй чаклы гына бер әнчек чыгарды. ♦ Коңгырт көрән төстәге йоп-номры эт баласы юньләп йөри дә белми иде « әле йонлач булса да. корсагы шәп-шәрә үзенең. J Монысы тагын нәрсәгә? — диде Иргали, һаман да көлүеннән тые- < ла алмыйча. з Аның каравы Диние көлмәде. 2 - Син. яшьти. көлмә әле. көлмә Тормышың тагын да алга китсен ♦ әле. этнең нәрсәгә кирәклеген шунда белерсең. Синең шулай тамагың “ тук. өстең бөтен булуга күпләр сөенәдер дип уйлыйсыңдыр. Бар. көт. = сөенерләр' Үзеңә әллә ни сиздермәгәч тә. бик күпләр тиреләреннән . чыгардай булып күпсенә, ярсый торганнардыр әле. Көнчелек, кара * хөсетлек һәрчак булды, әле дә бар. булачак та.. Аның каравы Гөлүсә чат ябышты көчеккә. Шундук кулына алды. Ә J тегесе үзенең кыска, әмма юан аякларын алмаш-тилмәш китереп тыпырчына. Гөлүсә кулыннан ычкынмак була Җан-фәрманга тыпырчыну да i ярдәм итмәгәч, чынлап торып тешләшә, тырмаша ук башлады. Гөлүсәгә кызык. Әти' Әти дим Күрче бу усалны! Әнә. ничек тырнаша Тырнак та соң үзендә. У-у. тырнак батыр! .— Шул сәгатьтән алып, әлеге килбәтсез эт малаена, шушы исем ябышты да калды: —Тырнак! Күп тә үтмәде, көчек малае күзгә күренеп диярлек үсте, матурайды, килешле гәүдәле, яшен ташыдай җитез, карап туймаслык эткә әверелде дә'куйды Шуның өстенә әле. адәм акыллары бар иде үзендә, сүз катырга теле генә юк иде Таныган кешеләр инглиз овчаркасы диделәр, әлеге нәсел этләрен мактап күкләргә чөйделәр. Еллар бер-бер артлы уза торды. Хәзер инде Миңсылу да кызарып пешкән җиләктәй җиткән кыз. Гөлүсә дә үсте, дүртенче сыйныфка укырга йөри Иргалигә торыпторып: «һай-й. бу гомернең узулары!» — дип аһ орырга гына кала ңде. Тормыш итүләре исә торган саен катлаулана, четерекләнә барды. Эш муеннан ашкан, хуҗалык бик нык зурайды, мал-туар, кош-корт ишәйде Дүртесе дүрт яктан ат кебек җигелеп ”йл белмичә тартсалар да. байтак кына эшләренә куллары җитми иде. Бу хәл үзен соңгы вакытларда аеруча нык сиздерә башлады Умарталар үзләре генә дә аяк кулны тоташ бәйли, гелән күз-колак булуны таләп итә торган мәшәкатьле, четерекле эш булып чыкты Әле дә ярый күршеләр кул арасына кергәлиләр Зәйтүнә каралты-кура тирәсендә, аш-су хәзерләгәндә ярдәм итсә, олы улы Гази җәйләрен атларны төнгелеккә йөртә, кышларын басуга тирес чыгарыша. Ип яманы шунда: ярдәмче чакыру, хезмәтче яллау турында уйларга . да ярамын Әле дә инде аның мул тормышта яшәвен өнәп бетермәүчеләр бар Бигрәк тә «авыл хәбәрчесе» үшән Халәп каныга. Аның җыен тузга язмаган уйдырмалар белән тулы бер « ж алуы» аркасында. Ир- гатне Чаллыга да чакырып алдылар инде Шунда аның үзенең байбәтчә дә. сыйнфый дошман кулак та түгеллеген исбат итеп маташыр га туры килде. Иргали көне-төне бөтерелсә дә. ир-ат кулы җитмәве үзен барыбер бик нык сиздерә башлады Бу хәл язларын кыр эшләре башлангач аеруча җанга тия иде Җитмәсә тагын узган язда алар гаиләсенә зур гына бәхетсезт килде. . Әлеге фаҗига басуда җиргә ашлама керткәндә булды Иргалинең б\ эшкә карага сыналган үз ысулы бар. Ул аны «җиргә әҗәт кайтару» дип атый Бу ысул түбәндәгедән гыйбарәт, иң әүвәл терлек абзарыннан чыгары н ан тирес. коң1 тизәге, көл Чаллыдан махсус алып кайткан ашлама белән бик һәйбәтләп аралаштырыла. Бары тик шуннан соң гына басу башына илтеп тау-тау итеп өеп куела. Ә инде яз җиткәч, кыш буе парланып янып чыккан тиреснең бер генә сәнәге дә кояшта киптерелми, җилдә җилләтелми. Тау кадәрле итеп төялгән арба өстенә менеп баскан Гөлниса дүрт җәпле тимер сәнәге белән яңа гына Иргали ярып үткән буразнага таратып бара. Иргали икенче әйләнеш ясаганда, әлеге пар чыгып торган тирес җир белән томалатып үтелә Шундук тубалларын киеп алып, эшкәртелгән җиргә икесе ике яктан чәчеп чыгалар һәм тимер тырма белән орлыкны күмдереп тә куялар Кнниәрнең берендә, караңгы төшә башлаганда. Иргали артына борылып караса, ни күрсен, ат туктаган, ә Гөлниса, сәнәген бер читкә атып, тау кадәрле итеп өелгән тирес өстенә авып төшкән. Бөтен гәүдәсе бөтәр- ләнеп килгән хатыны, ике кулы белән эчен тотып: «Уф-ф. сиңа әйтәм. үләм!.» —дип. шыбыр тиргә батып, иреннәрен чәйнәп ята иде инде. Иргали иң элек хатынын күтәреп алып ызанга чыгарды. Бил тирәләрен капшаштыргандай итте. Юк. җиңеллек килер төсле түгел иде. Хатынының чәчрәп каннар чыкканчы чәйнәлгән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып: «Зинһар, сиңа әйтәм. өйгә алып кайта күр. Шунда үлим». - дип өзгәләнүен күргәч. Иргали, куәт кайдан килгәндер, иң әүвәл тиресне берьюлы аударды, аннары арбага торыпша җәеп. Гөлнисаны шунда күчерде. Сабанга җигелгән атларны җәһәт кенә туарып тышаулады да әле яңарак кына тибеп чыккан үләнле яр буена җибәрде Бары тик шуннан соң гына атны җән-фәрман авылга таба куа башлады Хатынының әрнүыңгырашулары, арбаның яман келтерәгән тавышына күмелеп, юк булды. Ай-һай ла авырга килде ул яз! Миңсылуның: каячы, җизни, ярдәмгә үзем барыймчы дип. атлыгып торуына да карамастан, җизни кеше ияртмәде балдызкаен, бары тик: «Кияүгә чыккач та җигелергә өлгерерсең әле». - диде. Кыр эшләрен үзе генә түгәрәкләде Иргали. Ашламаны да гадәти ысул белән генә кертте. Басудан кайткан көнне Иргали мунчага кереп чыкты да. ястык- мендәр түшәлгән тимер хут арбага Гөлнисаны сузып салып, Казанга дип чыгып китте Әмма. Олег Авдеевич Клочкин да берничек ярдәм итә алмады. Сырхауны якын таныш коллегаларына күрсәтеп карады һәркайсы: безнең кулдан килә торган хәл түгел дип. җилкәләрен генә җыердылар Шулай итеп Иргалигә, бу юлы Казаннан борчулы күңел белән кайтырга туры килде «Сүзем сүз. барыбер аякка бастырам мин аны. боерган булса » — дип. дәвалауга имче Мәгыйшә карчык алынды. Пәри кияүләгән сихерче даны чыккан булса да. Иргали каршы килмәде. Әйдә. Гөлниса шулай тели икән, дәваланып карасын, күңелендә төер калмасын дип уйлады Мәгыйшә карчык алардан атналар буе чыкмыйча ятты. Берничә тапкыр мунчалар яктырды, сылады-сыйпады. әллә никадәрле үлән төнәтмәләре дә эчереп карады, әмма берни дә майтара алмады Шулай итеп Гөлниса гомерлеккә билен тота алмас, сыңар кулы белән тезенә таянып кына хәрәкәтләнә торган зәхмәтле сырхау булып калды. Тормышның төп терәге, бөтен йортны үз кулында тоткан Гөлниса урын өстенә аугач, Иргали үзен аяк чалып егылган кеше сыман хис итте. Гөлниса сау-сәламәт чакта ирләр иңе сыгылырлык эшләрне дә ялт иттереп куйган вакытларны сагынып искә төшерә торган булды. Чыннан да. әлегә хәтле тормыш алып барулары уен гына булган икән ич Бу фаҗигане иң авыр кичергән кеше, әлбәттә. Гөлниса үзе иде. Аның кеше кара күрмәгәндә кая булса да капланып, сыктап-сыктап елаган чаклары күп булды Шулай ут йотып яшәгән көннәрнең берендә ир белән хатын арасында шактый ук җитди, шул ук вакы.та бик тә сәер бер сөйләшү булып алды Иргалинең йокыга китә алмыйча борсаланып ятуын сизенгән Гөлниса: - Сиңа әйтәм... бер сүз җиткерергә ниятләнәм үзеңә... vu ниндидер эчке бер борчу тоеп уянган Иргалине ешайта кал ДЫ Хатынының әйтәсе сүзен дәвам итмәвен хәерлегә юрамаса да Я-ә. тыңлап карыйк,— диде. Иргали Тагын берм.әлгә тынлык урнашты Күрәм. Бик авыр еиңа Хезмәттән башың чыкмый Үч иткән кебек, эшнең дә бик тыгыз чагы Гөлнисаның хәйлә-фәләнсез әйткән бу сүзләре, тавышының ♦ Да. еларга җыенган кешенеке сыман, ничектер калтырап чыгуы кабат 5 сагайтты Иргалине. < Минем . ир икмәге ирекле, дигән сүзне ишеткәнем бар иде Ни « уңай белән әйтелә торган булгандыр ул сүз. әлегә кадәр төшенә алганым £ юк Гөлниса кабат тынып калды, тик озакка түгел Әйтергә телә- 3 гәнём шул. сиңа әйтәм . Бәлки берәр саусәламәт яшьрәк хатынга ♦ өйләнерсең Хәзер мин бит нәрсә Хатын дисәң, хатынкызлыгым да.. “ Имгә калган — имгәкле димәсләр иде аны. Бер күз көеге генә бит мин = хәзер Иргали, мин риза-бәхил. — Бүтән сүз әйтә алмады Гөлниса. - тамагы төбенә утырган күз яшьләрен йотып, ястык почмагын чытыр- 2 датып тешләде дә янә тынып калды. Күңелендә аңлатуы читен моң-зар кузгату өчен җитә калды шушы g сүз. Иргали урыныннан ук сикереп торды Хәтта тузынып, әрле-бирле £ йөренеп тә килде. Үзе кызыпкызып сүгенә-тиргәнә иде ? — Дивана' диде ул. ятак янында туктап — Башка сүзең юк идеме? Син нәрсә? Кемгә саныйсың син мине, ә? Өсте бөтенәю, тамагы икмәккә тую белән яшь хатын алырга — кем дип уйлыйсың син мине? Мае котырынудан сикергән байбәтчәгә саныйсыңмы әллә син мине? Әйттең сүз! Әгәр дә мәгәр арт биетеп, жил куып, берәр җирдә себерелеп йөргәндә шундый көнгә төшкән булсаң, бер хәл иде Күрче, зинһар, нәрсә ди бит! Моннан ары ишетмим ыштубы мондый сүзләреңне. Гомумән. бу сөйләшүне безнең арада булмады дип сана. Бөтенләйгә оныт' Моңарчы ничек яшәгән булсак, моннан ары да шулай яшәрбез. Тыныч бул. әнисе... Иргали калага китәргә җыенып яткан нәкъ шул көннәрдә арткы урамда яшәүче бер кортка килеп керде Әйберләр төялгән чана янында кайнашкан өй хуҗасы башта аны танымады, берәр хәерчедер, дип уйла ды Карчыкның һәрбер хәрәкәтендә мескенлек чагыла иде. Ул телгә килгәч кенә бар да ачыкланды Бу ^ргали әнисе Мәүлиханың яшьлек еллары ахирәте Нәгыймә түти иде. Бик тә бетеренгән, бик тә бичара кыяфәттәге карчыкны таныгач, өй хуҗасы уңайсызлана калды Әйдүк. Нәгыймә түти., өйгә уз! — диде ул. эшеннән бүленеп - Кая инде. Иргали олан, өйләргә кереп торулар. Болай да бик тә оялып, бик тә зур гозер белән килүем иде.— Карчык әйтергәме, юкмы дигән кыяфәттә икеләнеп калды - Зинһарлап сорыйм, кем. Иргали олан, моңарчы мин сине киң күңелле, кешелекле адәм итеп кенә беләм. Дөнья лыкта тагын бер изгелек эшләслңче. Кая барып бәрелергә белмәгәч, янә дә сиңа килдем - Алланың рәхмәгләре явар иде үзеңә Сүз алыша торгач, әкренләп бар да аңлашылды Көннәрнең берендә авыл яшьләре йорт-җнрсез нзбач булмый, дип ике-нч ат җигәләр дә элеккеге алпавыт Никитинский урманына китәләр Ниятләре изге биш- алты бүрәнә юнәтеп, бер ташландык өйне сипләп, избач Хаяткә бер почмак әмәлләп бирү. Әллә ни юан булмаса да. шәмдәй төз ике-өч наратны аударырга да өлгерәләр. Шулчак каяндыр бер төркем атЛылар килеп чыга Барысы да коралланган. Кыяфәтләре яман Башта: «Кем рөхсәте белән кисәбез?» - дип сорау алгандай итәләр, аннары «Сез әзергә хәзермени әле. сове» этләре!..» — дип. адәм карамаслык хәлгә китереп дөмбәслиләр боларны. Югары оч Исмәгыйль малаеның тимерле камчы белән сугудан күзе агып чыга. Әмма җәзаның иң яманы, иң рә- химсезе үксез-ятим үскән Рәхимҗанга эләккән. Атларыннан сикерешеп төшкән әлеге бандитлар, як яктан эләктереп күтәреп алалар да моны, жан-фәрман чайкап, әле генә аударылган нарат гәбенә арты белән бәргәли дә башлыйлар Үзләре бәрәләр, үзләре сөйләнәләр: «Урманны иң элек үстерәләр, аннары гына кисәләр...» Акын югалткач та. җиргә салып, үңәче изелгәнче таптыйлар бичараны. Бу бәладән бердәнбер исән-имин котылган кеше авыл комсомол ячейкасы башлыгы Кадыйр була. Барысыннан да яшьрәк булуына карамастан, өнлерәк булып чыга егет, атлыларны күрү белән, юньле кешеләр түгеллеген чамалап ала да. башта куаклар артына поса, аннан текә яр астына сикереп, су буйлатып кына авылга шыла. Рәхимҗан исә бары тик икенче көнне генә, зиһененә килә һәм, тәмам кешелектән чыгарылган гәүдәсен сөйрәп, көч-хәл урман авызына шуышып чыга. . — Үз телләрем белән әйттем мин аңа: иярмә шул Кадыйрга, язылма шул камсамул дигән нәмәстәгә, җүнлегә илтмәс, дидем. Юк, тыңламады. Әнә, ята хәзер өзелеп-тилмереп, күз көеге булып. Хәзер бөтенләй аяктан язды, саргайды, чырагачтай кипте. Хараплар гына иттеләр шул дөлдел кебек ир-егетне. Аяк-кулы тартышты, хәрәкәтләнү юк та юк инде. Өшкер- теп-төкертеп тә карагандай иткән идем. юк. Үлән төнәтмәләренең дә шифасы тимәде. Үңәч зәхмәтенең бик тә яманы, бик тә катысы тигән ахры Жанын өзгәннәрдер тәгаен...— Карчыкның тавышы тигезләнә тнште — Әүвәлдән килгән хәл бит инде: чабаталык курыс төшергән өчен дә кешенең аяк-кулларын сындырып кайтарырлар иде ул урманнан. Миңа калса, асып куябыз дисәләр дә. андый юлга бармас идем. — Нәгыймә түтинең тавышы янә үзгәрде, йөзенә ялвару чалымнары чыгарып дәвам итте — Синең, кем. Иргали олан, кайда да сүзең үтә. калада бик зур таныш духтырың бар дип сөйлиләр. Хактыр ич ул сүз? Әллә, мин әйтәм, шуңа күрсәтеп караргамы икән дим? Үлә-нитә калса, үкенече күңелдә төенләнеп калмас иде, ичмаса. Мескенемнең әрнегрсы- зып. тилмереп күзләремә карап хәл өстендә ятуларын күрү бигрәкләр дә яман шул. Әтисе Герман сугышында башын салган,' әнисе егерме беренче ел афәтендә дөнья куйган бу ятим егет турында Иргали бары тик ишетеп кенә белә иде Шулай да ул тәмам бетәшкән, коелып төшкән фәкыйрь карчыкның гозерен җиргә саласы итмәде. — Ярар, Нәгыймә түТи, кулдан килгән кадәр ярдәм итеп карармын Булдыра алганны эшләмәскә хакым юк. Хәзер, кереп, чәйләп алам да, сәфәр чыгам Бар, кайт та оныгыңны олы юлга хәстәрли башла.. Карчык, тиле бәрән орлыгы ашаган кеше сыман миңгерәүләнеп, бер урында әйләнгәләп торды да, кинәт кенә айнып киткәндәй, мең-мең рәхмәтләр әйтә-әйтә капкага таба юнәлде. Газаплы уйлар баскангамы, карчыкның ансыз да бәләкәй гәүдәсе, тагын да куырыла, сыгыла төшкән иде Аның медер-медер үзалдына сөйләнгән соңгы сүзләре генә аермачык ишетелеп калды. — Я-a. тәңрем, я-a, аллам! Без ятимәләргә күрсәткән бу изгелекләрең өчен, бер урынына ун булсын, юл-сәфәрләрең гелән уң булсын... Атларын Нәгыймә түтинең карга күмелгән өе турысында туктатып, сырхауны алып чыгарга дип кергән Иргалинең, сәке йөзлегенә аркылы яткан Рәхимҗанның үзен күргәч, йөрәге жу-у итеп китте. Шундук юк, барыбер кеше була алмас бу дигән уй чагылып китте аның башында. Кырь$к ямаулы бишмәт, иске чабата киеп сәфәр чыгарга җыенган әлеге тере мәетнең чыкмаган җаны гына калган иде Иргали, шундый да инәлеп, ялварып-өметләнеп үзенә таба төбәлгән, нур әсәре калмаган күз карашын күтәрә алмады. Йөзен Нәгыймә түти ягына бора төшеп, Рәхимҗанны чанага кадәр алып чыгарга ярдЬм итү максаты белән, сәке янына атлады Шунда сырхау телгә килде: — Үзем Үзем. Иргали абый. Менә ул сәкедән тәгәрәп диярлек идәнгә төште. Биле сынган сыман, арт санын сөйрәп, ишеккә таба шуыша башлады Аһ та ух итсә итте, әмма пар ат җигелгән чанага кадәр үзбаш чыкты. Рәхимҗанның өсте бик юка, бу килеш олы юлга кузгалуны уйларга да ярамын иде. Иргали, ярым елаган тавыш белән. — Хәерле сәгатьләрдә була күрсен берүк Күрешү куанычы насыйп булсын иде дип өзлексез тәкрарлап арттан ияргән Нәгыймә түти белән саубуллашты да атларын өенә таба борды Тагын бер толып табып. Рәхимҗанны шуңа төреп салганнан соң гына, атларын олы юлга ♦ әйдәде. < Казандагы йомышлар да Иргали уйлаганча ук җиңел генә үтәл- < мәде Беренчедән, доктор Олег Лвдесвичтан уңайсызланды Чирләгән < Гөлниса белән дә шактый ук мәшәкать тудырган иде инде ул Хәтта f ике-өч көн буена куна-төнә яшәп тә ятканнар иде Бичарадан ничара 3 дип. Рәхимҗанны да туп-туры Клочкин шифаханәсенә алып барды ♦ Бәхетенә. Олег Авдеевич эш урынында иде. «О-о. Иргали! Нинди җилләр “ ташлады? » — дип күтәреп каршы алды ул Аның нинди йомыш белән = ‘килгәнлеген белгәч, авыруны шундук кабуллау бүлегенә керттерде Бер- и ничә доктор җыелып, бик җентекләп карадылар, консилиум сыман.нәрсә 3 үткәрделәр Ахыргы сүзне доктор Клочкин әйтте: егетнең өлешчә күкрәк t- читлеге, күкрәк авызы изелгән, шуның өстенә умыртка сөягенең аскы J өлеше — койрык кимерчәге зарарланган Шунлыктан авыруны аларда £ түгел, хирургия белән шөгыльләнүче бүтән больницага илтергә кирәк s икән. Олег Авдеевич бу мәсьәләне шундук хәл итү чарасын да күрде: башта телефон аша кирәкле шифаханә белән элемтәгә кереп карады, кирәк кешесен туры китерә алмагач, тиз генә язу сызгалап. Иргалигә тоттырды Тел Төркестанга илтер диләр. Кирәк больницаны бик тиз тапты Иргали. Олег Авдеевичның язуы могҗизалы көчкә ия иде ахры — Рәхимҗанны шундук носилкага салып алып кереп тә киттеләр Иргалинең үзенә соңрак, бүген булмаса иртәгәләргә килеп чыгарга куштылар Иргали иртәгесен, кайтып китәсе көнне генә килеп чыга алды әлеге шифаханәгә Авылдашы яткан палатага алып керделәр. Иргали кергәндә Рәхимҗан тәрәзә буендагы караватларның берсендә, чип чиста урын өстендә ята иде. Авыру аның кергәнен абайламыйчарак калды ахрысы, дөньялардан киткән сыман, күз карашларын түшәмгә төбәп, хәрәкәтсез калган. Ап-ак арык куллары, юка юрганы өстенә чыгарып салынганнар Бу минутларда аның ниләр кичергәнен саргаеп-суырылып килгән йөзеннән үк чамаларга мөмкин иде. Караваты янына килеп баскан Иргалине күргәч, әллә нәрсә булды Рәхимҗанга күзләрендәге өметсезлек, биген барлыгын биләп алган битарафлык, җилдә тузгыгандай, шундук юк булды. Ул хәтта сикереп торырга җыенгандай хәрәкәтләнеп алды, яңадан өмет һәм ышаныч галәмәтләре чагыла башлаган бөтен йөзе белән берьюлы елмайды. _ И-н. Иргали абый! Синмени бу? .— Чак кына тын алганнан соң. сүзен дәвам итәргә ашыкты: — Рәхмәт. Иргази абый! Рәхмәтнең чик сезесина Бу мәрхәмәтләреңә каршы изгелек белән җавап бирми калмам. Әйткән иде диярсең менә . - Юк белән башыңны катырып ятма әле,— диде Иргали, елмаеп — Әйдә, савык тизрәк Шунда сөйләшербез ' Операция ясарга уйлыйлар. Аякка бастырабыз дип вәгъдә итәләр. Шулай була калса, мин сезгә тормышым өчен бурычлы булачакмын. , Иргали Казанга моннан соң бары тик көннәр кга авышкач, кояш шактый ук туры карый башлагач кына килә алды. Русларның пасха бәйрәменә туры китеребрәк. Алдан сөйләшенгәнчә, чанадагы тана, сарык итләре янына һәркайсы кимендә егермешәрегерме бишәр кадак тартырлык утызга якын күркә түшкәләре дә төяп килгән иде Иргали, һәркайсы. сыңар төк тә калдырмыйча эскәк белән йолыккандай чип-чиста, һәркайсы аерым ап-ак киндергә төрелгән, шалкан кебек тыгыз, өреп тутыргандай симез күркәләрне күргән Ксения Семеновна аһ итте, үзе үк та ныш-белешләренә. күрше-күләннәргә таратып'та бетерде. Шуның өстенә әле, сатып алучыларның һәркайсы диярлек икеләтә диярлек бәһа биреп, чиксез рәхмәтләр әйтеп, күркә түшкәләрен Иргалинең кулына да йоктырмадылар. Эшләре тәмам түгәрәкләнгәч, Иргали авылдашы яткан шифдханәгә юл тотты Таный алмаслык булып үзгәргән, шактый ук төс керергә өлгергән Рәхимҗан аны койкасына утырып торган килеш каршылады. Иргали алып килгән күчтәнәчләрне күргәч, бала кебек шатланды Тик менә авылдашының алып килгән хәбәрләре генә куанычлы түгел иде. Март ае башларында Нәгыймә карчык, түшәк хастасы булып кеше- фәләнне борчымыйча гына, дөнья куйды. Аны җирләп атна-ун көн үттеме икән, малай-шалайлар «ялган» .йозакны ачып кереп, өйдә ут-күз белән шаяралар Янгын чыга. Ул да әллә ни зыян-зәбер китерми, хәтта сулар сибеп сүндереп тә маташмыйлар, берничә ир-ат килеп, тавык кетәге кебек кенә куышны төртеп аударалар! да кар белән күмеп куялар. — Өйнең өй диярлек җире юк иде инде,— диде Рәхимҗан, бу яңалыклар турында ишеткәч —Тик менә әби кызганыч Җирләгәндә үземнең була алмавым үкендерә. Шунысы аяныч. . Иргалине иң куандырганы шул булды: күчтәнәчләр өчен кабат мең-мең рәхмәтләр әйткәннән соң, авылдашы аны сыңар култык таягына таянып, тышкы ишеккә кадәр озата чыкты. «Болайга киткәч, булган бу егетем!..» Ә инде игеннәр буйга сикереп, сабан'бодайлары «тупсцга» утырганда, арышлар баш кысып серкә очырганда, Рәхимҗан үз аяклары белән туган авылына кайтып төште. Егетнең танырлыгы юк. Клочкнннар аның да өс-башын бер кат юнәткәннәр, юлына акча да биргәннәр Рәхимҗан туп-туры Иргали абыйларына кайтып керде. — Иргали абый...— диде егет оятчан инсафлык белән.— Теләсәң нишләт, хәзер мин ни кушсаң, шуңа риза булып, күнеп яшәячәкмен.. Мин бүгеннән синең карамакта. Әбине дә күмешкән икәнсең: кәфенлеген дә биргәнсең, сәдакасын да өләшкәнсең. Газиз җаным тәндә чагында бу изгелекләреңне онытасы кеше түгел мин. Бернинди хәйлә-мәкерсез, саф күңелдән әйтелде бу сүзләр. Моның шулай икәнлеге егетнең кыяфәтеннән үк күренеп тора иде. — Ярар, Рәхимҗан, уйлап карарбыз.— булды Иргалинең җавабы — Хикмәт — савыгып, үз аягың белән кайтуда. Калганы хәл ителер Хәзергә, әйдә, яшәп .тор... Имгәнгәннән соң шактый ук көйсезләнеп, холкы да ярыйсы гына кырысланып киткән Гөлниса гына иренең бу адымын хуплап бетермәде. Икәүдән-икәү генә калгач, яшереп-нитеп маташмады, үзенең ризасызлыгын белдерде Иргалинең: хәзергә алгы якта яшәп торыр дигән сүзенә каршы берничә төрле дәлиле әзер иде инде. Иң әүвәл өйдә җиткән кыз, Мнңсылу барлыгын хәтергә төшерде. Аннары үзенең дә сау-сәламәт түгеллеген китереп кыстырды. Вакыты белән тәрәтен дә шул кече якта гына үтәвен өстәп куярга да онытмады. Әмма дәлилләренең кире каккысызлары алдарак булган икән Ишетмәсәң ишет дигәндәй, тезә дә башлады. Заманаларның ифрат көйсез, хәвефле чагы, диде ул бик белдекле кыяфәт белән. Әнә анда ниндидер колхуз дип гөр киләләр. Хезмәтче тота, баТрак яллаган дип күзләреңне ачырмаулары бар бервакыт. Сүз дә юк. ул якларын да исәпкә алсаң, хатыны хаклы иде. Шулай да Иргали аның тар күңеллегенә, бик үк катгый-кырыс рәвештә булмаса да, чик куясы итте. «Ярар, әнисе,— диде ул,— күз-баш алгалаганчы гына бездә яшәп торсын да. аннары, шәт, җае чыгар Аның алгы якта кунуын теләмисең икән, синеңчә булсын, хәзергә әнә. печәнлектә йоклап торыр.» Ул арада Рәхимҗан башы-аягы белән чат ябышып хезмәткә кереште. Эшкә бик тә җәптәш булып чыкты, кушканны көтеп тормастан һәр эшне ялт иттереп, җиренә җиткереп, коеп куяр иде. Боерык сездән, йөгермәк бездән, дигән күндәм бер кыяфәттә, тиресеннән чыгардай булып, ут уйнатып эшләп йөргән Рәхимҗанны тор^- бара хуҗабикә дә үз итә башлады. Күңеле йомшарган чакларда, җаен туры китереп: Кулыңнан куан. Рәхимҗан,— дия торган иде. Рәхимҗанга моңарчы бары тик ишетеп кенә белгән эшләргә дә алы ♦ нырга туры килгәләде. Бер күрше авыл остасы белән бакчада кое казып ? б\ра батыру нәкъ менә шундыйрак күз күрмәгән шөгыль иде. Теләге < булган кешегә сабакны тормыш үзе бирә, диләр бит Күп тә үтмәде. < умарта белән җи^әк-җнмеш бакчасы да тулысынча Рәхимҗан кулына £ күчте Каядыр баргалады. кемнәрдәндер сораштырды, хәтта кирәкле 3 китап кулланмалар да эзләп тапты Бакчаның бер почмагында умарта өе ♦ шикелле бер нәрсә дә оештырып куйды. Көндәлек эшләрдән чак кына “ бушау белән шунда кайнаша кәрәз рамнары ясый, умарта ояларын = рәтли, кирәкле җайланмалар юнәтә Күч аерылып чыга-нитә калса. - юкә кабыгыннан ясалган олы тубалы да шунда гына Умартачылык * белән шулкадәр мавыгып китте ки. 6ai аерткыч аппаратларына кадәр ь алдыртты. * Кайчандыр Гөлниса әйткән сүзләр хакка чыкты, ниһаять, халык * арасында: Иргали хезмәтче тота дигән сүз телгә кррде. Билгеле, бөтен- ? ләй юктан бар булган хәбәр түгел иде бу. Моңа Рәхимҗан да чак кына гаепле иде ахрысы Аны бер-ике тапкыр фәлән-төгән дип. комсомол җыелышына чакыра килделәр Ул исә шактый ук дорфа рәвештә: «Мин хәзер эш кешесе, юкны бушка аударып йөрергә вакытым да. т тәгем дә юк».— дип кенә җибәрде. Әлеге эш әллә ни зурга китмичәрәк Калды, нәкъ шул арада, «хезмәтче» дигән шыксыз сүзгә дә. ничектер, үзеннән-үзе чик куелды Рәхим җан белән Миңсылу арасында уйламаганда-көтмәгәндә якынлык туды Яшьләрнең бер-берсенә тартылуларын беренче булып Иргали сизенде, ахрысы я. тагын нишләрсез? — дигән сыман, мыек астыннан гына елмаеп йөрде Яшьләр үзара шаярышып шук сүзләр әйтешәләр, шырык шырык көлешәләр, хәтта үзара тәпәләшеп тә алалар. Эшләгәндә дә бер тирә- дәрәк булырга тырышалар. Миңсылу болдыр баскычларын, сайгакларны чырагач белән кырып, гәрәбәдәй сап-сары итеп юган чакта Рәхимҗан да шунда, ялт иттереп, ишегалларын себерә, чүпләрен түгә. Бу эшләрне алар ничектер үзара ярышкандай, берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй башкаралар Калганы бик тиз. ничектер үзеннән-үзе эшләнде. Шул ук көзне тоттылар да. Гыйззәт хәзрәттән никах укытып, ике яшьне кавыштырдылар да куйдылар. Туй да бик күңелле узды Гомергә бер килә торган йола ич. ничек инде аны әвеш-тәвеш китереп кенә уздырасың ди Яшьләргә табын янында тазалык-саулык. тигез гомерләр теләделәр Иргали, уенын-чынын бергә кушып: «Бирнәгә әнә абзардагы бер баш ат. бер сыер, өчдүрт баш сарык сезнеке».— дигән булды Туйдан соң ай да үтмәгәндер. Чаллыда яшәүче бер карт маякчыдан җыйнак кына әзер бура сатып алып, ишегалды түренә сыерчык оясы сыман гына йорт та салып куйдылар Ишеге, сыңар тәрәзәсе ишегалдына. ике тәрәзәсе җиләк-җимеш бакчасына каратып салынган әлеге өй йорт-җиргә ямь өстәп җибәрде Яшьләрне шулай итеп «башка чыгардылар» Иң әһәмиятлесе. әлбәттә, бүтәндә иде. Кеше теленә «батрак» дип кергән җиде ят Рәхимҗан гаиләнең иң якын кешесенә — кияү баласына әверелде дә куйды Аңа карап, сүз тиз генә басылмады, сүз күп булды. Берәүләр «Тәки егетнең башына бәхет кошы кунды».— дисәләр, комсомол вожагы Кадыйр. «Комсомол башы белән шул герәздән кенәз булган адәми затка ялчы булып яллануын барыбер исенә төшерәчәкмен»,— дип әйткән, ди Кеше ни әйтмәс, тел сөяксез. Тик ничек кенә булмасын, Иргалинең дөньясы түгәрәкләнде дә куйды Дөрес, аңа карап хуҗалыкта эш тә, мәшәкать тә кимемәде. Әйдә, була бирсен, үзе теләп алган мәшәкать бит. Боланның мөгезе авырлыгыннан кайчан зарланганы бар?! Иргалинең дә шулай — мәшәкате дә таудай, юанычы да. Өченче көн I Бүген дә промыселчылар янында булдык Аерма тик шунда: бүгенге әңгәмәкиңәшмәдә Кама каскадының иң эре ГЭСын салачак «Кам- гэсэнергострой» вәкилләре дә катнашачак иде. Уналты турбина-агре- гатлы, Урта Идел белән индустриаль Уралны бергә тоташтырачак, Европа электр системасына ток бирәчәк әлеге гигант, һич тә көтелмәгән бик күп төрле мәсьәләләрне көн тәртибенә куйды Чулман-дәрья суы проекттагы югарылыкка күтәрелгәнче, иң әүвәл елга ярларын ныгыту, уңдырышлы җирләрне саклау дамбалары өю белән бергә, республикабызны илгә, дөньяга таныткан нефть ятмалары мәйданы турында да кайгыртырга кирәк иде Моның өчен нефть ятмалары мәйданнары булган урыннарны кичекмәстән күтәртү, өелгән дамбаларны, дулкыннар юып җимермәсен өчен, тимер-бетон плитәләр белән тышлау бурычлары тора иде. Нефтьчеләрнең бөтен өмете илле меңнән артык төзүче тупланган «Камгэсэнергострой» идарәсе коллективында. Дамбаларны шулар карамагындагы земснарядлар өячәк, плитәләрне дә идарәнең тимер-бетон әйберләр заводы коячак икән. Шундый карар кабул ителгән. «Икенче Баку» төбәге илебезнең төп нефть чыганагына әверелгән бер заманда башкача булуы да мөмкин түгел. Көндезге сәгать нәкъ икедә мин редакция белән элемтәгә кереп, беренче тапкыр телефон аша хәбәрләр тапшырырга тиеш идем. Шунлыктан мин, тавыштынсыз гына җыелыш-киңәшмәдән чыгып китеп, комиссия әгъзаларын йөртүче машиналарның берсен алдым да Чаллыга таба юл тоттым. Бүген иртәрәк кайтуымның тагын бер бик әһәмиятле ягы бар: бәлки әле өендә авырып яткан яшьлек дустым Гази янына да барып кайта алырмын дип уйлаган идем мин. Әмма әлеге ниятем, торган саен, икеләнү хисе белән алышына барды Чыннан да, кеше үз-үзен күрергә теләмәгән бер вакытта аны өенә барып бимазалах җанын кыйнап йөрү генә булмасмы икән? Мондый уйлар тууы да бөтенләй сәбәпсез түгел иде. Газиның, баш врач белән бәрелешкәннән соң, зиһенен җыя алмыйча торуы, ифрат та авыр халәттә исерек кеше кебек, әкрен-салмак атлап китүе әле дә булса күз алдымнан китми, һаман ла мине эзәрлекли сыман иде. Утларда янып, суларда батып, тау кадәрле авыр газаплардан тинтерәп, янә бер төн узды Бик авырлык белән узды. Очы-кырые юктыр сыман булып тоелган төннең кайсыдыр өлешендә, үч иткән кебек, тулы ай^калкып, яктысы Газиның баш очына төште. Начар да, ниндидер табигый булмаган сәер дә яктылык иде бу — мие кайнап чыга икән дип тора. Аҗаган балкышына караганда да яманрак тәэсир итте әлеге могҗизалы яктылык Аҗаган, калтырап уйнаклап, офыктагы төн пәрдәсен ерткалап, күк йөзен телгәләп, бар дөньяны бер итеп ялтыратып алганнан соң, тирәюнь шундук дөм караңгылыкта кала Аның ялт-йолт килеп канат кагуыннан күңел түренә ниндидер салкын шомлык иңгәндәй була. 1 ази. җан әрнеткеч сызланулардан җәфа чигә-чигә. ярым онытылып, шактый бәргәләнеп-суккаланган булса кирәк, урын өстендәге җәймәсе тирләүдән юешләнеп кенә калмаган, аркан сыман бөтерелеп беткән иде. Гази, ниндидер юаныч эзләгәндәй, янә дә уйлар тавы, хәтер чоңгылларын актарырга кереште Күрче зинһар, бик теләгәндә, сукыр күз- ф дән дә яшь чыга Дигәндәй, уйлый калсаң, аның да күңеленә дәва, җанына _ азык булырлык, гомер-бакый оныта алмаслык илаһи истәлекләре бар 2 икән ич Хыял канатлары аны инде менә ничәмә-ничә еллар тоташтан J һаман да бер юнәлешкә - Гөлүсәгә таба йөгертәләр иде. Гөлүсә! Күрче, колагыңны салыбрак тыңлачы, исеме генә дә җыр- £ ларга кушып җырларлык бит Татлы да. берүк вакытта үкенечле дә ха85 тирәләргә чумды Гази Әлеге уйлар, бердән ялгызлыктан котылып то- и рырга ярдәм итсә, икенчедән әрнүсызлануларны чак кына оныттырып о торалар сыман иде Я-a. гомер дигәннәрең! Балачак — баллы чак. аннары үсмер еллары, яшьлеге, иксез-чиксез күк йөзеннән аккан һәм һичкай- % чан да кире борылып кайтмас болытлар кебек, китәләр дә югалалар * икән. Уйлый калсаң, ачлы-туклы, ярым-ялангач узган балачак хатирәләре s арасында да мәңге җуелмастайлары бар Әле дә булса хәтерендә. Ир- £ гали абыйларының ниндидер могҗиза белән баеп китеп, яңа өйләренә г күченеп чыккан еллары иде бугай. Ике ут күршеләрне кош та очып уталмаслык биек койма аерса да. Гази белән нәни Гөлүсә арасына күләгә яткыза алмады, һәрхәлдә, җәяүле атлыга юлдаш түгел дигән мәкаль аларга һич кенә дә кагылмый иде. Нәкъ менә шул вакыт Гази бик тә хикмәтле, бик тә кыйммәтле сүз ишеткән иде Баштарак ул бу сүзгә әллә ни игътибар да итмәде кебек, әмма тора-бара әлеге сүзләрнең асылы, чын мәгьнәсе. бәһасе биниһая зурая барган сыман тоелды Кояш туры карап, табигатьнең күңеле йомшарып, миһербанлана башлаган бер чоры иде. Түбәләрдән көнозын тып та тып тамчылар тамды, баскыч төпләрендә, ишегалларында күзләрне чагылдырып, күлдәвекләр хасил булды Гази да. Таҗи белән Һади да рәхәткә тиенделәр, яланаяклап кына ишегалларын әйләнеп керәләр, көн тагын да җылыта төшсә, урамга ук чыгып йөгергәлиләр. Хәер, бер алар гына түгел, бөтен авыл малай-шалайлары шулай итә Шул вакыт ишектә, өстенә плюш жакетын гына киеп алган сылу Миңсылу күренде — Исән-сау гына яшисезме. Зәйтүнә тәтә! Хуҗабикә бу көтелмәгән хәлдән бераз гына каушап, берүк вакытта чак кына сәерсенеп тә калды. Без исән, ходайга шөкер! Үзегездә бер-бер хәл булмагандыр бит?. — Гөлүсә авырып китте ич әле. Зәйтүнә тәтә — Ай-й. ходаем' Нәрсәләр булды икән балага? — СалкЫн тигән булса кирәк. Беркөн әнә сезнең ташбашларыгыз- дан күрмәкче. ул да ишегалдына яланаяк чыккан Ай-й. ходаем ла! Хараплар икән. Әйтәм аны берничә көн инде күренгәне юк . _ Миңсылу шундук йомышын да чыгарып селтәде. Уттай янып яткан Гөлүсә чак кына аңына килгән һәм хәзер үк Газины күрергә тели икән Хәзер, хәзер керер, күрше. Менә. тиле, ник кермәсен ди. бик рәхәтләнеп керер.. Газига нәрсә, киенеп-нитеп торасы юк. кипкән утын агачы белән сабына тикле тимердән ясалган авыр пычагын мич алдына тотып атты да чыгып та йөгерде. Миңсылу да. эче катып көлә-көлә «Тукта, шайтан малай!» дип. аның артыннан чыгып чапты Гази ишектә күренү белән Гөлүсә, ятагыннан яртылаш күтәрелеп, аны келларын сузып каршы алды. Ул арада карават янына урындык китереп куйдылар, әмма җан дустын күрү бәхетеннән дөньяларын онытыр дәрәҗәгә җиткән Гөлүсә Газины үз янына утыртты Алай гына да түгел, дусы чыгып китә күрмәсен дигәндәй, чытырдатып җиңенә үк ябышты Ә күзләре, күзләре нәкъ ике бөртек фирүзә ташы диярсең инде менә. Гөлүсә шундук үзенең үпкәсен дә белдерә башлады. — Гази' Ник моңарчы кермәдең? — Авырганыңны белмәдем бит. Гөлүсә. — Ә ник белмәдең?.. Жавап табып кара син шундый сорауларга. Ул арада кызның әнисе Гөлниса апасы да сүзгә кереште. — Менә Гөлүсәбез авырып китте бит әле Мич буендагы эскәмиядә чуклы йөгәнен җиз төймәләр белән бизәп утырган Иргали абыеның да сүзе булган икән. - Барысы да сез ташбашлар аркас“ында Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, сездән күреп, ул да тышка яланаяк чыккан И-и. малай актыгы! Юк. ачуланып әйтмәде ул бу сүзләрне Аның каравы Гөлүсәгә әллә нәрсә булды. Ул кабат ачыргаланып «Нщ< кермәдең? Мин көттем сине гел көттем' .»—дип иң әүвәл өстендәге сырган юрганын аяк очына тибәреп атты, аннары чырылдап елап, бәргәләнәсуккалана баш лады Тәмам каушап-югалып калган ата-ана Гөлүсә янына ташланды Тәмам ярсыган бала, алар кулыннан ычкынып, ике куллап Газига ябышып һәм аны. янына ук тартып китереп, кочагына алгач кына тынычланган сыман булды. Анда да әле һаман берүк сүзләрне тәкърарлады: — Хәзер керерсеңме инде. Гази? Көн дә кер. яме Югыйсә мин сине сагынып беттем. Син дә сагындыңмы? — Бик сагындым... Тәмам тынычланып, йөзенә сәламәтлек алсулыгы кергән Гөлүсә, ниһаять, күз яшьләре аша елмайды һәм алар, бер-берсен уздырырга теләгәндәй, кемнең ныграк сагынуы турында сүз көрәштерә башладылар — Әгәр дә бик беләсең килсә, мин сине инде әллә ничә тапкыр төшләремдә күрдем,—диде Гөлүсә, күзләрен сөртештереп Мин дә телән сине уйладым — Төшемдә син мине күтәреп, су аша да алып чыктың әле. Гази Иргали абыеның: «Малай актыгы!» дигән сүзләреннән соң, Гөлүсәнең урын өстендә ятуында чыннан да гаебе бардыр сыман хис итте һәм ул. акланырга теләгәндәй. Гөлүсәнең озын ап-ак күлмәге эченнән күренеп торган шәрә тәпиләрен кушучына алып, сулышы белән өреп җылытырга теләгәндәй хәрәкәтләр ясап, сөйләнгәләде Сиңа. Гөлүсә, һич кенә дә яланаяк йөрергә ярамый Ишетсен колагың. Синең бу тәпиләрең туңар . Күр син аларны нинди ап-аклар. нәфисләр. Ә безнеке... Әнә күр! Гази сыңар аягын күтәреп үк күрсәтте Тузудан чуклана башлаган ыштан балагы эченнән чыгып торган тәпие чебиләп тәмам каешланып каткан иде Безнең аяклар суыкны бар дип тә белми. Кар өстеннән йөгергәндә - табаннардан ут чәчри, бик беләсең килсә .. Яңа гына балалыктан чыгып килә торган кыз белән яшүсмернең үзара мөнәсәбәтләре сәер дә. сокландыргыч та иде. Гази белән Гөлүсәнең. җан атып, берберсенә омтылуларын күреп торган ана әйтә куйды — Бу балаларны ходай бер-берсе өчен яраткандыр ахры, сиңа әйтәм. Ата кешенең талканы коры, күзенең агы белән генә карап, хатынының авызын бик тиз томалады — Теленә күбрәк салынып тор әле! Ләкин бу юлы да тиргәү булып яңгырамады аның бу сүзләре Вакыт үтә торды. Чак кына үсә-исәя төшкәч. Гази Иргали абыеның кул арасына керә башлады Иң беренче эше — төн кунып, ат сакларга бару булды Ә алар Һәр җәйне ике яки өч баш була. Хәер, бу куна ба руны эш димәсәң хәтере калыр Уйлый калсаң. үзе бер куаныч, үзе бер бәйрәм У чак тирәсенә түшәлгән печән өстенә кырын ятасында, н-и китә, мнн сиңа әйтим, әкият сөйләү, адәм әйтеп, адәм ышанмаслык хикмәтләр турында гәп сату Табигатьнең гүзәллегенә хозурланып, күк тулы йолдызларны күзәтеп ятулар турында әйткән дә юк. Көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгенең тел йотардай тәмлелеген кем генә белми икән! Аннары ♦ башлана уеннар, төрлечә шаярулар Йокыга китә-нитә калсаң, бетте. ; көлкегә калачагыңны бел дә тор Көйрәгән мамык иснәтеп кенә калмая- < чаклар, шаяруның шактый ук усалын да уйлап табалар «Мандалнна * уйнату» белән «Самакатта йөртү» нәкъ менә шундыйлардан санала з Моның өчен йокыга киткән малай шалайның кул яки аяк бармаклары 5 арасына кәгазь кисәге кыстыралар да. ут төртәләр Элегрәк байбәтчә- ♦ ләр. мулла-мунтагай азгыннары ярлы-ябагай балалары белән тагын да “ мәрхәмәтсезрәк кылана торган булганнар: аякларыннан арканга бәйләп, = ат белән сөйрәткәннәр. ' 3 Баштарак Газига да «мандалина уйнарга» да. «Самакатта йөрерп гә» дә туры килде. Шуның өстенә әле аны «Әй-й, кияү егете, ярәшкән н кәләшең бар диләр, кайчан өйләнергә исәбең?» — дип тә ирештергә- £ лиләр иде. Әмма Газиның моңа әллә ни исе китмәде, башкалар кебек х әтәчләнмәде, күтәрелеп бәрелмәде, үртәлеп, кеше өстенә дә ташланмады. " Җитмәсә тагын, ялланып, биш-алты хуҗалыкның атларын көтүче Шәях- мәт карт та: «Бер дә исең китмәсен. Газиулла улым, әйт үзләренә, һәркемгә дә тәти торган бәхет түгел ул диген»,— дип бик телләнгәннәрнең авызын тиз томалады Көтүгә куна баруларның тагын бер ягы бар. тамак үтүе иде. Газига дип. алдан ук хәстәрен күреп хәзерләп куелган киндер букчада, һәрчак каймактан куе бер шешә сөт. бодай күмәче кыерчыгы, янында тагын берәр кабартма, берничә коймак, яисә- бәлеш катылары булыр иде. Гази атларны алырга керә-керешли үк, Иргали абыйларының ишегалдында табада кыздырылган сызык исе тоя торган иде. Димәк, ул тагын берәр төрле таба ашыннан авыз итәчәк. Гомумән. Гази үзенең тормышыннан бик тә. бик тә канәгать иде. Ике атны тезгеннәреннән як-якка бәйләп, уртадагы озын торыклы җирән кашкага атланып, бик егетләрчә, бик эре кыяфәттә чыгып китүләре, шул тирәдә кайнашкан Гөлүсәнең кул болгап озатып калулары гына да берни белән чагыштыргысыз, гомер онытылмаслык, искә генә төшкәндә дә тоташ караңгылык баскан күңел күген сихри бер яктылык белән бизи торган күренешләр иде. Әле тагын Иргали абыеның аңа бик тә разый булганлыгын өстәсәң, бар да аңлашылыр кебек. Хәер, төнге томаннарда коенып, таң җилләрендә ялларын таратып кайткан көр малларын күреп, кем генә канәгать булмас иде икән! ’ Тагын бер вакыйга хәтеренә бик йык уелып калган Газиның Мәктәпкә төшәр елы иде. Иртәгә сабакка барасы дигән көнне Иргали абые аны таш кибетенә чакырып кертте. Башта зурларча кул биреп исәнләште, хәл-әхвәл сорашты Берәр йомышы төшкәндер дип уйлады Гази Ялгышмаган икән «Менә шушы әйберләрне киеп кара әле. Гази».— диде Иргали абые Иң әүвәл акка буй-буй зәңгәр сызык төшкән өр-яңа күлмәк тоттырды Аннары карадан нәкъ калача итеп тегелгән чалбар сузды Аннары төймәләре елкылдап торган костюм кияргә ярдәм итте «Монысын да киеп кара әле», дип. катыргы тартмадан яхшы күн исе аңкып торган өр яңа ботинка чыгарды Очларына җиз тимер куелган шнурларына кадәр үзендә. Иң соңыннан, киемнәр киелеп беткәч. Газиның башына кара бәрхет кәләпүш чәпәп куйды Иргали абые — Кара әле. Гази, бу киемнәрн^ кигәч, ярыйсы гына егеткә охшап киттең бит. әй,— дип. мыегы астыннан гына көлеп тә җибәргән иде әле Иргали абые Гази.’ аны моны абайламыйча, шушының белән эш тә беткәндер инде дип уйлап чишенә дә башлаган иде Әмма Иргали абые аны бу эшеннән бүлде: чишенеп мәшәкатьләнмә инде,—дип, кнем-салымнарның анын өчен атап Казаннан алып кайтканлыгы турында әйтте. Иргали абыйсы аны озата чыкты Шунда, койма буендагы бүрәнәләр өстендә гәп сатып утырган абзый кешеләргә тап булдылар Тегеләргә ■*теш агартырга сәбәп кенә булсын, китте сүз, китте фикер алышу. _ Бәс, Газиулланы әйтәм әле. тач кияү егете булган... — Әйтерең бармы! — Тәки күз өстендәге каш иттең бит малайны, Иргали күрше. Иргали абые да җавап эзләп баш вата торганнардан түгел. — Малай шәп бит үзе эшчән, үзе акыллы, үзе гыйнак. — Анысы хак, малай чыннан да шәп! Ләкин бит алар өчәү. Нигә соң син аның монысын гына якын итәсең? — Монысы аның чат әтисе, якын дустым Хаҗи абыйга тартым. Холкы-фигыле белән дә. Ә тегеләре югала торганнардан түгел, бигрәк тә уртанчысы — Таҗие Бик шома күренә. Менә әйткән иде диярсез, бик ерак китәчәк анысы. Ә кечесе, нәкъ керпе, кадалырга гына тора. Улын баштанаяк өр-яңа затлы киемнәрдән күреп, иң куанган кеше, әлбәттә, Газиның әнисе булгандыр Иргали күршесенә рәхмәтләрен белдергәндә, аның хәтта тавышы чатнады, еларга җыенган кешенеке сыман калтырап чыкты. Куануларының һич тә чиге-чамасы юк иде. — Ятимне куандырган өчен, ходай тәгалә үзеңә тагын да зуррак табышлар, көтелмәгән яклардан дәүләт һәм бәрәкәтләр иңдерсен. . — Ярар, игелеген күреп, җылы өстендә тузсын,— диде Иргали абыйсы. . Ул елны Гази бөтен авыл балаларының күзен яндырып, сабакка тузан да кунмаган өр-яңа киемнәр киеп барды Бер-нке елдан Гөлүсә дә укырга керде Ул вакытта инде аларның үзара мөнәсәбәтләре дә чак кына үзгәрде, сәерләнә төшкән сыман булды Аларның сабакка бергә барып,бергә кайтуларын күргәндә: «Кияү белән кәләш» кебек сүзләрне, кайчандыр бер дә исләре китмәгән үртәшүләрне. шактый ук авыр кичерә башладылар Ул елларда инде Гази да Иргали абыеның чын мәгънәсендә ярдәмчесенә әверелгән иде. Атлар белән куна баруны энеләренә калдырып, үзе җир тырмалады, игеннәр өлгергәч, ат менеп ургыч тарттырды, ындыр табагына көлтә кертеште Көз җитте исә. укудан бушаган вакытларында туңга сөрүгә дә чыкка- лады. Гази урын өстендә ята Әрнү-сызланулар авыру йөрәген кайта- килә талкый Әле дә ярый кешенең балачагы, яшүсмер чагы булган, югыйсә нишләр иде икән? Гази да хыялында шулай үткәннәргә китеп адаша да миңгерәйгән бер хәлдә, чарасызлыктан гаҗиз булып, бүгенгесенә кире кайта алмыйча тинтерәп тик ята Менә хәзер дә аны хыял канатлары хәтердән мәңге эзе җуелмас, гомере буена үзенең бөтен гүзәллеге белән күз алдында җанланудан туктамас Гөлүсәсе янына очырып алып китте. Кайбер күренешләрне күз алдына китергәндә генә дә Газиның йөрәге җилкенер, күңел күге пакьланып калган сыман булыр иде. Көннәрнең берендә ындыр табагы ягыннан кайтып килә иде, авыл кырыеннан, бакчалар артыннан агып уза торган Агыйнеш елгасы ягын нан бала-чагалар, кызкыркыннарның чыр-чу килеп су кергән тавышлары ишетелде Бала-чага тавышы арасында Гөлүсәнекен дә аермачык ишетеп калды Гази туктарга мәҗбүр булды Берьюлы берничә төрле уй туды аның башында: иң яманы.— тирән урынга кереп батанитә күрмәсә ярар иде Гази качып-посып әрәмәлеккә керде. Күрде, чыр-чу килеп коенучылар бик бәләкәйләр икән, Гөлүсә ңсә өч-дүрт дус кызы белән яр кырыенда, хәтфә үлән өстендә утыра Шулчак алар төркеме дә. ниндидер карарга килгән сыман, җанланып алды. Кеше-фәлән күренмиме дигәндәй як-якларына каранып алдылар да су читенә йөгерешеп килделәр Калганы бик тиз булды. Иц беренче булып Гөлүсә чишенде Күз дә иярмичә калды, әйтерсең лә күлмәгеннән чыгып кына төште Читтән. Гөлүсәнең яшүсмер малайларныкына охшаган чандыр гәүдәсен күргәч. Гази үзеннән-үзе оялып, карашын читкә, каршы як яр буйларын каплаган куе таллыклар ягына борырга мәҗбүр булды Йомшак җилдә лепердәп уйнаклаган тал яфрак- ♦ лары аша баю ягына авышкан кояш чагылып китте. Ул. нәкъ җәтмәгә ; кереп чуалган алтын-җиз тәңкәле сазан балыгы кебек, ничекгер кал- < тыранган-тыпырчынган сыман булып күренә иде. S Ул арада Гөлүсә, нәрсәгәдер чиксез шатланган сыман авазлар з чыгарып кычкырып җибәрде дә, сыек гәүдәсе белән бөгелә-сыгыла. g кулларын яман селтәпчайкап. тезләрен кирәгеннән артык күтәреп. ф сайлыкка йөгереп керде. Тирә-якка мул булып су чәчрәде. Ул да бул- и мады. кинәт урталай ярылган су Гөлүсәнең сихри гәүдәсен үзенең коча- ° гына алды Як-якка бәргәләнгән толымнары гына чагылып калды... о Нәкъ шул мизгелдә Гөлүсәнең башы өстендә вак вак кисәкләргә өзгәләнгән салават күпере хасил булды * Менә ул. малайларныкы сыман арык беләкләрен алга ташлаг/. колач £ салып, яр буендагы җикән камышларны, су үләннәрен, сирәк-мирәк s чәчелеп яткан төнбоек яфракларын чайкалдырып, йөзеп китте. Ул арада башка кызлар да суга сикерештеләр. Тирә-юнь янә чыр-чу, s шау-шу белән тулды, як-якка дулкыннар йөгереште, башларын су өстенә салган талларга. • лар Әле бая гына офыкта оеп торган болытлар, хәзер инде кара-кучкыл £ төскә кереп, бөтен дөньяны басып китәргә теләгәндәй, кабарынып-бүрте- s неп. якынлаша да башлаганнар иде. Ул да булмады, бөтен күк йөзен иң- * ләгән болытларның ишелеп-кайнап торган урынын кискәләп, ботлычат- г лы. берничә җәпле яшен камчылап алды. Шуны гына көтеп торгандай, кабат озакка сузылган дөбердәү ишетелде. — Ай-яй. шөкәтсез килә бу! Өннәрең алынырлык, мин сиңа әйтим...—диде савытсаба юган апаларның берсе —Хәвеф-хәтәрсез генә уза күрсен берүк. — Тикмәгә генә шулай кыздырды дисеңмени син аны! — Әнә салкын сулышы килеп тә җитте инде. Чыннан да. иркенләп сулыш алырга да ирек бирмәгән тынчу-тымызык һаваны теткәләп-өз^ләп. көчле җил исте. Елга буенда кинәт яңгыр алды эңгере өретелде. Күрде Гази: актарылып аккан күгелҗем-kapa төстәге болытлар ташкыны аларның баш очына ук килеп җиткәннәр «Гөлүсә кайда соң?..» Караса, гарасат якынаюы тегесенең исендә дә юк. Кызкыркыннар, яшь киленчәкләр коенырга киткән куе таллыклар каплаган борын ягыннан якынлашып килүен күреп алды. Кыз күлмәкчән • генә, алъяпкычына кадәр салган Башында да чәчәктән үрелгән такыя гына. Оек-чуларын, •кием-салымнарын төенчек итеп култык астына кыстырган да. вак-вак атлап, дулкыннар ялмап алган дымлы ком өстеннән килә. Бер кулы белән күлмәк итәген чеметеп тоткан. Чөнки ярга каккан дулкыннарның кайсылары аның аягына кадәр ыргылгалыйлар. Гөлүсә шул дулкыннар белән шаярып, кинәнеп, уйнап килә иде булса кирәк. Менә ул. җиңел Сәүдәсен уйнаклатып, төенчеген бер читкә куйды да хатынкызларга савыт-саба җыештырырга ярдәм итә башлады. Нәкъ шул вакытта якынлашып килүче кызлар төркеме дә күренде Гази да. авыр кара болытның канатлары белән бөтен галәмне иңләп. уңга-сулга утлы сөңгеләрен ыргытып, җилләп-давыллап килеп җитүен күреп, көймәдән чыгып кненмәкче дә иде инде, тик өлгермичә калды. Жыелып торган егетләр төркеменнән аерылган Кадыйр, посып кына якынайды да савыт-сабалар белән мәш килгән Гөлүсәне җәһәт кенә күтәреп алып Гази янына бастырды һәм көймәне җан-фәрман яр буеннан этеп тә җибәрде. Гөлүсәнең ризасызлык белдереп: «Кнтчәле!..» — дип кычкыруы белән, егетләрнең шаркылдашып көлешә башлавы гына ишетелеп калды. Нәкъ шул вакыт күз ачыргысыз әче салкын Лил исте, ком бураны дөньяны томалады К^к йөзен авыр яңгыр болытлары сарыл алды Гази белән Гөлүсәнең баш очында гына яман чатырдап яшен яшьнәп күк күкрәде дә. орып-бәреп. тхзгып- «төтенләп». яңгыр коя башлады И Бер генә мизгелгә каушап-югалып калган Гази аңына килгәндә, ярсып-ярсып искән җил этәрүдән һәм көчле агымга эләгүдән, көймә бе лән яр арасы күзгә күренеп ерагайганнан-ерагая бара иде инде. «Уены уен түгел... сакаллы сабый»,—дип мыгырданды Гази, һәм ул ^әрсә эшләгәнен үзе дә абайламаган кеше сыман, көймә кырыена чатырдап ябышкан кулларын ычкындырмыйча гына, суга сикерде. Ишкәксез-җилкәнсез көймәне ярга сөйрәп чыгару иде аның нияте. Әмма баштан тиң суга чумса да. аяклары төпне капшап таба алмады аның. Сизде Гази, көчле агымга, торган саен зәһәрләнә барган җилгә эләккән көймә ифрат зур тизлек белән һаман елга уртасынарак йөзә. Ул чалт та чолт көймә кырыен каккан дулкыннар арасыннан мәче тизлеге белән Гөлүсә янына күтәрелде. Үч иткән кебек, бөтен дөнья кинәт шомлы караңгылыкка чумды Әнә инде әле яңарак кына алар кузгалып киткән яр да, эңгер эчендә эрегәндәй, бөтенләй күренмәс булды. Нәкъ шул вакыт чал башлы дулкыннар биешкән Чулман өсте күзләрне камаштырырлык яктылык эчендә калды Ул да булмады, җирне кыл урталай ярырга теләгәндәй яман чатырдатып, тирә-юньне дер селкетеп күк күкрәде. Бу иләмсез гөрселдәү Гөлүсәнең өнен алды булса кирәк, ул атылып килеп Газига ябышуын үзе дә сизми калды. Гази да куркып кит.те. «Чыга алырбызмы?..» — дигән шыксыз уй бермәлгә аның ихтыярын богаулагандай итте. Тәне буйлап салкын йөгерде, калтыратып алды. Ул арада көчәйгәннән-көчәя барган дулкыннар, ак тешләрен ыржайтып, яртылаш су тулган көймәне йомычка урынына бнетепме-биетә: зәһәр ачу белән йә өскә чөя, ул да булмый, җаннарны тетрәндереп, ике дулкын арасында хасил булган бушлыкка, упкынга атып бәрә башлады Газиның бар борчылганы — Гөлүсә. Шулчак елга өстен янә яшькелт салкын төскә манып яшен уйнаклады. Күрде Гази: яр инде әллә кайда калган, алар Каманың урта бер җирендә чайкалалар. Көймә су астына китә-нитә калса, Гөлүсә ярга кадәр йөзеп чыга алырмы? Эчендә кабат нәрсәдер өзелгәндәй булды. Гази яңадан ярсып-нәфрәтләнеп, яше утызга якынлашып килсә дә, әле һаман комсомол вожагы булып йөргән Кадыйрны сүгеп алды: «Аһ-һ, кабахәт! Тапты бит уенын да...» Инде нишләп карарга? Җавап урынына көймә тирәсендә дулкыннар шаулашты да. баш очларында тау-ташлар актарылгандай, берьюлы берничә урында яман дөбердәтеп, гөрселдәп күк күкрәде. Ялт та йолт килеп уйнаган яшен яктысында Гази, көймә эчендә йөзеп йөргән агач соскыны күреп алды Шуны кулына эләктереп һәм көймә читенә иелеп, җитез хәрәкәтләнеп ишәргә маташып карады. Әмма бер- ике селтәнү белән бу чараның котылу юлы түгеллеген шунда ук абайлап алды. Соскыны курку-каушаудан телсез калган Гөлүсәгә тоттырды да көймә эчендәге суны түгәргә кушты. Ә үзе утыргыч тактага ташланды. Муртаеп беткән такта әллә ни карышмады, кадаклары-ниләре белән бергә йолкынып та чыкты. «Менә ишкәк тә булды...» Гази көймәнең арткы өлешенә күчеп билдән тиң суга чумып утырды да, көймәне ярга таба борып, җан-фәрман ярсып-кабаланып ишә башлады. Шунда аның, тирә-юньдәге зилзиләне басып, беренче тапкыр көр тавышы яңгырады: — Гөлүсә! Җәһәтрәк хәрәкәтлән., җылынырсың. Кадаклары тырпаеп торган, ифрат та җайсыз такта белән куллары суелганчы ишү. ару-алҗу. хәлдән таю бушка китмәде. Ниндидер афәт көче яман да чатнап күкрәгәндә, елга өсләрен шаулатып-күбекләндереп, чиләкләп яңгыр коя башлаганда, аларның көймәсе сөзәк ярга чыгып җитеп, борыны белән сайлыкка килеп төртелгән иде инде. Шунда күрделәр: тирә-юньдә шәрә, шомлы бушлык. Ниндидер кыргый урын Кереп ышыкланырга ник берәр аулак җир булсынчы. Анда- санда оя-оя вак таллыклар. Убылып купкан дәһшәттән котылырмын димә Ә өстән яңгыр түгел, тоташ ташкын коя. Өс-баш лычма су. хет тотып сык. 1 ази бу бәладән котылу юлын бик тиз тапты Ярга төшүгә, көймәне янтайтып, суын түкте, һәм алар икәүләшеп, көймәне як-ягыннан эләктереп алдылар да яр өстенәрәк. кашлаграк урынга сөйрәп менгезделәр. Гази күз иярмәслек тизлек белән иң элек көймәне гөрседдәтеп әйләндереп атты Шундый ук җәһәтлек белән, көймәнең бер ягын күтәреп, шуышып керерлек кенә ярык калдырды да «ишкәк» тактаны кыстырып * та куйды. Рәхим ит. менә сиңа әзер куыш' - Гөлүсә!.. Кер тизрәк... | Алар көймә астына кереп яшеренгәнне генә көткәндәй, яңгыр да < иләп-селтәп. давыллап-котырып, яңа көч белән коя башлады. 2 Гази белән Гөлүсә иң элек куш куллап, юешләнүдән өске өлеше ое- « шып киткән комны як-якка эшерделәр Ә аста көне буе кояш күзендә * ятып, яңгыр астында да суынырга өлгермәгән, уттай кызган коры ком. “ Бераздан көймәнең ачык урыннары, бигрәк тә җил бәргән як. тәмам = томаланды. Хәзер инде көймә асты салкын сулышын бөрки-бөрки ко- и тырынган гарасатның яңгыры түгел, җиле дә үтеп керә алмаслык ояга х •әверелде. н Егет белән кыз бәладән шулай котыла алуларына куанышып һәм кө s телмәгән уңайлыкның рәхәтен тоеп, сузылып яттылар да бер беренең ко- 5 чагына елыштылар Гөлүсә җылы эзләгәндәй, йөзен егетнең куенына s төртте. Алар шулай кочаклаштылар да тынып калдылар Көймәнең ачык калдырылган өлешеннән күренгән төн караңгылыгын чатыр да чотыр яшен телгәли, күк күкри Тик инде хәзер ул гөрселдәүләр баягы кебек үк шыксыз түгелләр, ничектер хәлсезләнебрәк, як-якка таралган сыман булып ишетелде. Аның каравы, яңгыр куәтләнде, тоташ ташкын сыман, көймә төбен шыбырдатып, ыргып-дулап койды. Ә көймә астына хет бер генә тамчы яңгыр үтеп керсенче Монда сумала, ләм һәм балык исе генә хакимлек итә иде. Гази, хисләнеп китеп, кызны тагын да үзенә таба елыштырды, ныграк кысты Шунда ул Гөлүсәнең тыгыз тәнен, кайнар калак сөякләрен, бил батынкылыгын тойды. Бер үк вакытта аяклары кызның ботлары, шома- йомры балтырлары белән аралашты Шунда бөтен барлыгын моңарчы таныш булмаган ашкынулы дулкын биләп алды: хисләре ташып, тыны кысылды, сикереп чыгардай булып йөрәге какты, гәүдәсе буйлап өзлексез йөгереп үткән вак дерелдәүне баса алмаудан гаҗиз иде ул. Назга сусаган, хис иркенә бирелүдән сулышы ешайган Гөлүсә дә. йөзен Газиныкына якынайтканнан-якынайта барып, ярым пышылдап кына: — Сөясенме?..—дип сорап куйды Акылын җуяр хәлгә җиткән Гази бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап та бетермәде ахрысы, күкрәгенә кызны тагы да ныграк кыса төшеп, исен- акылын җыя алмаган хәлдә, бары тик бер сүз әйтте: — Үлеп!.. Шунда анын иреннәре Гөлүсәнең яңа ачылган чәчәк таҗчыгыдай сафлык, самимилек бөркелеп торган иреннәре белән кушылды Бу назла ну-иркәләнү үзенекен итте Шунда Гази гомерендә беренче тапкыр буларак үз хәлен үзе аңламас халәткә килүен, тәненең ниндидер бер тансык нәрсәне таләп итүен, нидер көткәндәй ләззәтле оеп сыкравын, рәхәт аш- кынхын тойды Башында гомер булмаган сәер, иләс-миләс уйлар чагылып китте «Ә нәрсә? Без бит барыбер бергә булачак Безне хәзер инде кабер генә аерса аера алыр Тиздән, шушы көздә үк кавышып, ир-белән хатын булачак кешеләр Гөлүсәнең. «Сөясеңме?..» дигән сөаль бирүе дә. бәлки син минем насыйбым, алдагы көндәге терәгем, мин синеке, теләсәң нишләт, дип ишарә ясавы булгандыр » Члхәббәт исереклегеннән дә татлырак тагын нәрсә бар икән бу дөньяда-’ Ул вакытта Гази өчен мәхәббәт дигән бөек могҗизаның тылсымлы серлелек белән өретелгән кодрәте әле яңа гына ачылып килә торган нәрсә иде Гази иң элек эчке калтыравын тыярга, тигез сулыш алырга тырышып карады, аннары акыл-фикерен җыеп, ихтыяр көчен туплап, бу шашынкы- саташулы, моңарчы билгесез тойгылардан айнырга кирәклекне чамалап, үз-үзен кулга алды. Аңа кинәт түзә алмаслык бөркү, эссе булып китте, һәм тулысынча аның ихтыярына буйсынып, тойгылары ташудан һуштан язар дәрәҗәгә җиткән кыз баладан чак кына читкә тайпылды. Зиһене ачылып китү белән, янә уйлар өермәсе туды «Юк! Ярамый!., һич тә ярамый. Ярсыган хис-тойгыларны җайга салырга, тезгенли дә белергә кирәк. Ямен җибәрмик... Без барыбер бергә булачак. Шулай булгач, бәхет сәга- те сукканны көтә белергә дә кирәк...» Шулчак кинәт якында гына ялкынланып учак яна башлаганга охшап, тирә-як яктырып китте. Бу хәлгә иң элек Гази игътибар итте. Тиз генә көймәнең ачык ягына борылды һәм күрде: бөтен күк йөзен иңләп каядыр ашыккандай, ертык-пыртык итәкчабуларын җилфердәтеп, күксел- кара болытлар тонык кына дөбердәүгөрселдәүләр эчендә көньяктан төньякка таба йөзеп китеп баралар иде. Әлеге яктылык шул болытлар әсирлегеннән котылган тулы ай елмаюы икән. Ә иксез-чиксез булып киңәеп калган галәм киңлегендә — бихисап йолдызлар Көймә астыннан беренче булып Гази чыкты. Чыкты да хәйран булып катып калды. Сөттән ак төн. Сызылып кына таң беленеп килә Кама өсте томанга төрелгән Агымсу иркенә буйсынып хәрәкәтләнгән әлеге томан ертыклары арасыннан, кара урманнар белән капланган аргы яктагы текә тауларның бары тик тонык күләгәләре генә абайлана. Елга буенда шундый тынлык, бер якта эрерәк балык сикерсә, икенче якта аермачык булып ишетелерлек иде. Гази елга буена килде. Су өсте тулы аксыл-сары күбек йөзә. Томан елганың сулышын тыңлап торды. Чак кына читтәрәк, яңгыр сулары белән ермакланган яр читендә, әкәм-төкәм кабырчыклары белән чуарланган сайлыкта сызгырынып, озын сыйраклы ике тәлләтәвеч йөгерешеп йөри. Алар янында тагын ниндидер ак муенлы кошчык, кемнедер эзлиме, күзәтәме. Шулчак болыннар киңлегеннән тартай белән бытбылдыкның аваз биргәне дә ишетелде Сихри хозурлык үзенекен итте. Гази түзмәде, кызны да үз янына чакырды. — Гөлүсә! Чык тизрәк. Күр бу хикмәтне!.. Үзе. ай һәм таң яктылыгы астында җәйрәп, сулыш алгандай талгын гына чайкалып яткан суның җылылыгын белү өчен, тубыктан тиң суга керде. Су әле яңа гына сауган сөт кебек җып-җылы иде. Гази түзмәде, кабат Гөлүсәгә дәште һәм каядыр соңга калудан курыккан сыман кабаланып. комга буялып беткән киемнәрен бер читкә салып атты да, тирә- якка көлтә-көлтә көмеш тамчылар чәчрәтеп, алкын суга кереп тә чумды. Тәненә талгын рәхәтлек, көч-куәт иңгәнен тойды ул. Колач салып бер-ике селтәнү белән, кинәт каерылып, яр ягына күз салды. Көймә астыннан чыгып өлгергән Гөлүсәне кабат үз янына чакырды. «Әй-йем!..» диде кыз, су керүдән баш тартып. Сәбәбен белә Гази. Гөлүсә бер кат юка күлмәктән генә. Әмма ул кызның карышуын ишетергә дә теләмәде, икебезнең дә киемнәребезне чайкамыйча торып, барыбер киярлекләре юк. ком белән ләмгә буялып беткән. «Тиз генә чайкап, әнә теге тал куакларына эл дә суга кер; тартынма, мин карап тормыйм, эчкәрәк йөзеп кереп торам»,—диде Әмма үзе яр ягыннан күзен ала алмады Әнә Гөлүсә, кулларын баш очына күтәреп, чәчләрен рәтләде Әллә ниткән сихри сыек яктылык һәм серлелек эчендәге сылу гәүдә, зифа сын бу мизгелдә аңа ак мәрмәрдән коеп ясалган могҗизалы һәйкәл кебек булып күренә иде. Гази кабат чакырды. Якын килмәм, диде һәм. сүзен раслагандай, су чәчрәтәчәчрәтә тирәнгәрәк йөзеп кереп тә китте. Гөлүсә турылыклы дустының шулай итәчәгенә һич кенә дә шикләнми иде. Карама бу якка...—диде ул ахыр чиктә. — Юк... • г ВаК таллык янына килде дә. тез чүгеп, күкрәге турысында КҮЛ- Auuanu. РК11'1Ы Т0Р КЫЛЫ китеР еп - баш аркылы күлмәген сала башлады 1.тО„ Жг ЭТ кенә т>'Раеп - салган күлмәге белән буй-сынын каплаган' , .ю" • аз,,ның киемнәре янына килде. Аннары суга кереп чүгәләде дә cvnau кеР еште Йт күзләрнең күреп калуыннан курыккандай. няДЛяек^ГеР еП КеНӘ чыкты да - бер оя булып утырган тал куаклары арты- iiivu СЫП‘ җ " лләтеп алУ өчен - киемнәрне таратып элеп куйды Бары тик сүгак” С0Н ГЫНа‘ кУ ллаР ы белән күкрәк тирәләрен каплап, муеннан тиң — Җылымы? — дип сорады Гази, үз тавышын үзе танымыйча — Бик... Елга уртасындарак һаман хәрәкәтләнеп-йөзеп торган Гази читлә- 2 теп-читләтеп кенә Гөлүсәгә таба якынлаша башлады. Кыз: «Килмә»,— « димәде Ул үзенең шәрә тәнен күрсәтергә кыенсынып, кулларын кушы- « рып. үз-үзен кочаклап тора иде Гази, ниһаять, аягы астында комлы нык * төпне тоеп, аягына басты. Битен югандай итеп сыйпаштырды да Гөлүсәгә > күз төшереп алды Кинәт телсез калды Кызның чак кына күренеп торган « юеш җилкәләре, су тамчылары кунган чәчләре таң яктысында ниндидер тылсымлы бер яктылык белән елкылдыйлар. Юк. таң яктысы гына түгел. Гөлүсәнең кабарыбрак торган чәчләрендә ай-йолдызларның да җемелдәүләре чагыла иде булса кирәк. Гөлүсәнең пакь, матур йөзендә оялчан елмаю кабынуын абайлады Гази. Бу мизгелдә кызның күзләре ниндидер эчке нур белән тулы иде Әлеге нур зәңгәр күзләрнең карашын кабатланмас назлы, ә йөзен искиткеч мөлаем итә иде. Гази. Гөлүсәнең рәхмәт белән тулы күзләренә карады да. нәрсә дип әйтергә, ни дип сүз башларга да белмәгәндәй: «Туңмыйсыңмы?..» — дип сорады Аннары җылытырга теләгәндәй итеп, кызның кулларын үзенекенә алып, җилкә- - ләренә салды Кыз аңлады: Газины кочаклап, йөзен аның җилкә турысына куйды да тынып калды. Гази кызны кочагына кысты. Шулчак Гөлүсәнең калку нәфис, әмма салкын күкрәгенең кагылуын тою. бөтен тәнен көйдереп-өтәләп алды Бәгырьләрне эретерлек утлы ләззәт иде бу. Газиның кабат тыны кысылды. башына кан йөгерде һәм ул тиз генә читкә тайпылырга мәҗбүр булды Чумгандай итенде, аннары алны-артны. уңны-сулны абайламыйча суның тәнне рәхәт кытыкландыруын тоеп, кабат елга уртасынарак йөзеп кереп китте... Алар кайтырга чыкканда, кояш әле күтәрелмәгән, әмма офыкның буеннанбуена сузылган үтә күренмәле каурый болытларның итәкләренә ут капкан, аларны комач-кызыл төскә кертеп, ашыкмыйча гына яңа көн туып килә иде. Аның каравы су өсте байтактан бирле инде алсу нурга коена, күзләрне камаштыра Елга өсте урыны-урыны белән таң нурлары астында шадраланып җемелди Димәк, таң җиле исә Төнге яңгырдан соң җир өстеннән мул булып пар күтәрелә. Гази белән Гөлүсә җитәкләштеләр дә үзәнлек буйлап, билдән тиң үләнне чаж- чож китереп, өмәчеләр янына кайтырга чыктылар Аяк асларыннан яңгыр суы белән аралашып, бармак араларына эләгеп, өзелгән ромашка һәм башка чәчәкләрнең башлары да очкалый. Күзләрне камаштырып.җәүһәр ташлары сыман чәчрәгән тамчыларда салават күпере хасил була. Ә артларында, юеш болын өстендә, буланган пыяла буйлап агып төшкән тамчылар сызыгына охшап, аларның янәшә эзләре генә кала иде Ялан өстеннән, чайкалып торган томан сыман булып, җылы җил ш\ыша Баш очларында, шашынып, тургайлар сайраша Янә кояш чыкты. җиһан ачылды, дөнья яктырды, тирә-юньне сафлык-җиңеллек биләп алды Шулай итеп нурларга күмелеп җем-җем уйнаклап торган чыклы- томанлы иртәсе белән яңа көн туды Бу могҗизалы хәлләр булып узганнан бирле күпме гомерләр үтте, күпме сулар акты, чәчләргә чал бәрде, әмма әлеге иң татлы, иң изге, бер үк вакытта газаплы хатирәләре, кабатланмас яшьлегенең иң кадерле ядкаре булып, соңгы сулышына кадәр сакланыр, күрәсең. Шул вакыйгалар исләренә төшкәндә генә дә Газиның күңел түренә кайнар дулкын кагыла, тыны кысыла, йөрәге еш-еш тибә башлый, бөтен әгъзалары тартышып куя. Кинәт тирән сагыш, әрнү, әллә ниткән бер сызланулы ләззәттән. билгесез бер сөенечтән хәтта елыйсы килеп китә. Чөнки бер түгел, ике гомер кичерсәң дә, кабатланмаслык истәлекләргә бәйле иде шул ул көннәр, һай-й. хыялын яшьлек1 һай-й. шашынкы бәхет мизгеле кичергән чаклар'.. Дүртенче көн I Автобуста урыныбыз янәшә туры килде. Галина Николаевнаны күрү белән, кәефем күтәрелеп, җаным тынычланып киткәндәй булды. Димәк. Анатолий Степановичның хәле рәтләнү ягына борылган. Галина Николаевна үзе дә бик мөлаем, ачык чырайлы, төнен тыныч уздырганлыгы. яхшы ял иткәнлеге йөзенә чыккан иде. Әле беркөн генә мин аның күзләрендә күргән тетрәндергеч дәһшәтнең эзе дә калмаган Операциянең икенче көнендә дә әле аның керфек тирәләрендә ялкын- сыну-йокысыз үткәрелгән төн галәмәтләре аермачык булып ярылып ята иде. Кузгалып киттек. Машина алга ыргый. Ничектер шулай булды, алдан ук сүз куешкандай, әңгәмәбез дә нәкъ шул мәрхәмәтсез төннән башланып китте. Ул низагның нәрсәдән килеп чыгуына ачыклык кертергә, әлеге тәмсезләнүнең серенә төшенергә тырышып карадым. Мин, әлбәттә, телем бик кычытса да, операция ясарга рөхсәт ителмәгән хирург Газиның авылдашы, балалык дусты икәнлегемне әйтеп тормадым. - Операцияне ясаган сылу ханым сәбәпче түгелме икән?..—дигән булдым мин. һәм ярым шаярып өстәп тә куйдым: — Гауганың башын хатын-кыздан эзлә ди бит француз мәкале. — Моны мин дә сизендем кебек.— дип кушылгандай итте Горцева. Аннары шундый фикергә килүенә ачыклык кертүдән бигрәк, расларга теләгәндәй. болай диде — Хикмәт шул коеп куйган матурда Башка беркемдә дә түгел. «Яблоко раздора» нәкъ шул булгандыр, минемчә... Ләкин ул вакыйгага без башка яктан да килеп карадык. Сүзне дәвам итү максаты белән, мин баш врачның хирург Гази хакында: «Үткәне яман, әсирлектә...» — дип, шомлы сүзләр әйтүен дә искә төшердем. Бу юлы күндәм Галина Николаевна минем белән һич тә килешә алмавын белдерде. — Белмим, кем ничектер, әмма мин, мәсәлән, сугыш чорында әсирлектә булган дип.кешене гомере буена эзәрлекләү ягында түгел. Безнең законнар катгый, җинаятьчеләрне лаеклы җәзага тарта Әмма шәфкатьле дә безнең закойнар Күнләргә чын кеше буларга, кабат аягына басарга ярдәм дә итә — Шулчак Галина Николаевна, эчендәге бөтен тынын берьюлы чыгаргандай итеп әйтә салды һай-й. бу сугышны' Нинди генә бәла-казалар китермәде ул безнең халкыбызга?! Горцеваның башлаган темабыздан чак кына тайпыла башлавын сизенү белән, кабат Газины телгә алдым. Сугыштан соң күпме гомер үтеп тә җинаятьчеләрнең һаман да табыла торуы, суд алдына бастырыла торулары турында сүз кузгаттым. — Хирург Хәмзинның гаепләвен үзе дә кире какмады ич -дидем мин. - Белмим, белмим! — дип дәвамлады Галина Николаевна —Лев Толстой әнә әсирлектә булган Андрей Болконскийны герой дип атый. — Нинди генә батырлыклар күрсәтсә дә, әсир — әсир инде ул...— дидем мин. үзсүзләнгән булып Галина Николаевна бу юлы да минем белән капылт кына килешергә ашыкмады — Пленда булып та, могҗизалы батырлыклар эшләгән кешеләрне беләбез бит Искиткеч күп булды андыйлар ♦ Ул көйне сәяхәтебез кемгә ничек тәэсир иткәндер, әмма мин борау- § лаучылар янында уткәргән вакытыбыздан бик тә, бик тә канәгать идем Һади машинаны авылларына җиткәнче үк туктатты. Төшәм диде, о Бу хәлне күреп, бераз сәерсенгән шофер егет анардан акча алып тор- = мады 3 Машина таш җәелгән юл буйлап буш кузовын яман доңгырдатып, 2 тузан күтәреп китеп барды Һади исә биштәрен җилкәсенә салды да олы •юл дамбасыннай арыш басуы кырыендагы тар сукмакка төште. Күз күре- g ме җитмәслек мәйданда серкәләнгән арыш басуы дулкынланып ята Анын * җылымса әчкелтем исе борыннарны кытыклый Никадәр якын, никадәр s кадерле ис! Сукмак буенда, арыш сабаклары белән аралашып, күкбаш чәчәкләре утыра. Мул гына тузанга баткан алар Кояш баю ягына авышса да. бик бөркү идё әле Юл кырыйлары, сукмак өсләре ярылып-ярылып киткән, димәк, җир яңгыр тели. Каршыдагы үргә күтәрелү белән, авыл манзарасы да күзгә төште. Иң беренче булып мәктәп бакчасы, зират агачлыгы һәм ферма биналары янындагы силос башнясы күренде Авылына бер күз салу белән. Һадига әллә нәрсә булды да куйды Туган авылы өстен кинәт кенә кара күләгә каплады Гүя ул йөзен чытты, аның кайтып килүен күреп йөз чөерде, кара көйде. Караса, ап-аяз күк гөмбәзендә, кояшны каплап, ястык кадәрле генә булып бер ак болыт асылынып тора икән, авыл өстеннән шул болытның күләгәсе шуыша икән. Шул юк кына нәрсә дә әллә ничек тәэсир итте Һадига. Адымын әкренәйтте. «Бераз пристань тирәсендә юанасы калган. » — дип уйлап куйды ул. үзенең шулай иртә кайтып төшүенә үкенеп. Якты күздә авылга килеп керәсе килми иде аның Ничек кенә булмасын, кунактан кайтып килми ич. Аның турындагы гайбәт, имеш-мимешләр әле дә булса басылып бетмәгәндер. Хәтта төрмәдә утыра икән дип тә чыгарганнар лабаса. Шулай булгач ничек итеп кеше күзенә күренмәк кирәк! Һади адымнарын әкренәйтеп кенә дә калмады, арышны таптап үткән бер эз күреп, шунда борылды. Күкрәк авызына җитеп үскән арышны ерып бераз керде дә. җайлырак урын сайлап, шунда туктады. Башта утырып торды, аннары инде биштәрен баш астына салды да сузылып ятты Бөтен тәне, тез буыннары рәхәтләнеп китте. Тәмәке кабызды Яткан килеш бер ике генә суырды да ташлады Талгын гына чайкалган’башаклар аның өс тенә иелеп-иелеп алалар Һади шуларның берсен тагын да ия төшеп, караштыра башлады Әйе. арыш та. серкәсен коеп, б^ш кыса башлаган. Димәк, тиздән уракка да төшәчәкләр. Тпрә-якта тынлык Күңелне кытыклап, шомлы кыштырдап һәм ниндидер саңгырау авазлар чыгарып, арыш чайкала Барлык авазларны басып китәргә теләгән кебек итеп, чикерткәләр чырылдый Шулчак көчәйгәннән-көчәя барган тоташ гөрелте ишетелә башлады Таш юл буйлап яман доңгырдап, бер-бер артлы ике машина узып китте. Берәр юлаучы очрагандыр ахры, машиналарның берсе, хәтта, сигнал биреп куйды Ул да булмады. күңелле генә келтерәтеп, тарантаска җигелгән атлы узды Тарантаста утырганнарның медер-медер килеп үзара сөйләшүләре дә аермачык булып ишетелеп калды. Яңадан’ тынлык урнашты. Бу тынлык Һадиның күңелен тынычландырмады. киресенчә, берсеннән-берсе яманрак, берсеннән-берсе шом лырак уйлар өермәсен уятты. Уйларны исә бер-бер артлы туып торган сораулар алыштырды. Сораулары да ниндиләр бит әле. баш җитмәслек- ләр Шул сорауларның иң авыры, иң җитдие,'әлбәттә: «Ник кайттым мин монда?» — дигәне иде. Чыннан да. ник кайтты соң әле ул? Нәрсә калган аңар монда? Хәзер инде Айзәрәсе дә юк... Быел май бәйрәме алдыннан гына тормышка чыккан Һадины көтмәгән. Димәк, яратуы шул чаклы гына булган. Кемдер, ■мәхәббәтне, аерым торып, вакыт белән сынап карарга кушкан. Вакыт — нәкъ ыргып искән җил кебек икән. Пыскып, шәм кебек кенә булып янып торган зәгыйфь, ялган мәхәббәтне шунда ук сүндерә, юк итә. Ә инде сыналган чын хисне, киресенчә, дөрләп янган ялкынга, хәтәр көчкә әверелдерә. имештер. Эх-х. Айзәрә. шул булдымы вәгъдәләрең?! Фикрәтне генә күр әле син. тәки үзенекен итте бит. сволочь! Этләнсә этләнде, әмма сүзендә торды... Ә бит төптәнрәк уйлый калсаң, тормышының шулай пыран-заран килүенә Һади бары тик үзе гаепле. Бик күпләрнең төшләренә дә кермәгән бәхет аңа елмайган иде. авылда иң беренчеләрдән булып, университет кадәрле университет студенты булу бәхетенә ул ирешкән иде. Тик бу хәл бик күпләрнең канына тоз салды булса кирәк көннәрнең берендә Һади авылдан имзасыз хат алды Анда «Айзәрәгә өметеңне сузма, ул хәзер Фикрәтнеке...» — диелгән иде. Шул ук көнне юлга чыкты Һади. Авылына кайтып. Фнкрәт белән кара канга батканчы сугышты. Егетләр, кеше-кара күзеннән качып, караңгы тыкрыкка кереп сугышкан дип тормаганнар, кайсы җүнсезедер районга, милиция идарәсенә шалтыраткан. Бөтен гаепне Һади өстенә өйделәр Кулга алып өч көн буе районда тоттылар. «Утырталар...» — дигән коточкыч сүз дә озак көттермәде. Әле дә ярый район прокурорының өлкән яшьтәге беренче ярдәмчесе Һади әтисенең элеккеге әшнәсе булып чыкты-. Соңгы сүзне ул әйтте «Аттан ала да туа. кола да туа — менә шушы була торгандыр инде. Әтиеңнең абруйлы исеменә тап төшереп йөрисең ич. җүнсез! Ярар, бер юлга кичерәбез үзеңне..»— дип. Һадины чыгарып җибәрде. Әмма бу хәл зур бәланең башы гына булган икән: Казанда Һадины университеттан чыгарылуы турында боерык көтеп тора иде инде. И-н гарьләнде, бәргәләнде дә соң Һади! Университеттан документларын да алып тормады, шул көнне үк бер елга килешү төзеде дә Камчаткага китеп барды. Һади үткәннәр турында уйламаска тырышты, хәзер нәрсәгә дип юкка баш ватып торырга3 Кояш баегач, бакча артлатып кына Җәүһәрия җиңгәсенең хәлен белешеп, аңа рәхмәтен әйтеп чыгар да Таҗи абыйсы янына нефть районнарына китеп барыр... Җиңгәсенең тормышка чыгып, күп тә тормыйча аерылуы турында ишеткән иде ул. Кем белә, бәлки кабат чыккандыр3 һич тә булмас димә. Типсә тимер өзәрлек таза хатын. Үзе матур. үзе уңган. Шундый хатыннар турында бит инде кылны кырыкка ярыр дип әйтәләр Тормышы җитенке. Менә дигән йорт-җире бар. Шуның өстенә бөтен районда дан казанган савымчы. Орден белән дә бүләкләнде. Акчаны да көрәп кенә ала. Ул вакытлар бик еракта калдылар инде. Шулай да Һади җиңгәсен кабат күз алдына китереп карады Гаҗәп хәл! Җәүһәрия һәрвакытта да аның күз алдына ачык йөзле, мөлаем карашлы, игелекле бер җан булып килә дә баса. «һәрхәлдә, бу юлы да куып чыгармас әле » —дип уйлады Һади җиңгәсе турында. Кем белә, бәлки бу якларга бүтән кайтырга да туры килмәс Берьюлы шунда әтисе белән әнисенең каберенә дә баш иеп китәр Һади шундый уйларга бирелеп ятты да ятты Кояш баю ягына авышкан саен, арыш башаклары белән шаяручы җил дә тына төште Бераздан Һади да яткан җиреннән торды. Ашыкмыйча гына өс-башларын каккалап рәткә китерде Бары тик шуннан соң гына биштәрен җилкәсенә салып. баягы эз буенча олы юлга чыкты. Авылга җитәрәк. кепкасын тагын да батырыбрак киде дә капылт кына сулга, бакчалар артына борылды Җиңгәсенә ул бәрәңге бакчасы аша гына керергә булды Яр буендагы тар гына кәҗә суКмагы буйлап бераз баргач, җиңгәләре турысына җитте Яңа булсалар да. мал-туар кимерүдән алалы-колалы булып калган киртәләр аша атлап, бакчага төште һәм ике күрше арасындагы ызан буйлап каралтыларга таба ат- ♦ лады = Җиңгәсенең бәрәңге бакчасы тигез итеп утыртылуы, чиста уталуы < белән күршенекеләреннән аерылып тора Бәрәңге төпләре һәйбәтләп < өелгән. Быел бик уңганга охшый бәрәңге, төпләр бик нык яргаланган g Менә каралтылар Бу терлекләр абзарының түбәсен җиңгәсе белән бергә 3 япканнар иде. Ул вакытта Җәүһәрия сыер асрый иде. Соңыннан инде мә- ♦ шәкате күп дип, сыерын бетерде, бары тик биш-алты баш сарык, белән .“ ике оя каз гына калдырды. х Ишегалды. Аның хәтфә үләненә басып оекчан йөрерлек Чүп-чар. £ тирес-салам кебек нәрсәләрнең әсәре генә дә юк бит. ичмаса. Бар нәрсә н дә уз урынында, берни дә үзгәрмәгән. Әйтерсең лә исрафка уздырылган * ике елга якын гомер бөтенләй булмаган! Һади, тңрә-якка күз салгалап, х ишек янына килде. Караса, йозак. Фермададыр дип уйлап куйды ул. £ Менә ян тәрәзә. Һади, аның янына килеп, тәрәзә төбендәге яран, тамчылы гөл савытлары арасыннан өй эченә күз салды. Каршы якта чип- чиста итеп акшарланган мич күренеп тора. Аның кашагасында ялт иткән самовар утыра Түшәм белән мич башы арасына, күренеп тормасын өчен, челтәрле ак пәрдә эленгән Һади, тәрәзә яныннан китеп, яңадан баскыч төбенә килде Биштәрен элеп куеп, үзе дә шунда утырмакчы иде дә. урамнан үтүчеләр күреп калыр дип. каршыдагы бәләкәй гына җиләк-җимеш бакчасы буена сузып салынган бүрәнәләр өстенә күчеп утырды. Моннан кеше-фәлән күрерлек түгел, җиңел'тактадан эшләнгән җилкапка ышыгында ул. Һади ашыкмыйча гына сигарет чыгарды Кабызды, һәм бик тәмләп кенә бер-бер артлы суырып, башын Ьртка ташлап, төтенен һавага җибәрде Шул. боҗраланып, өскә таба күтәрелгән төтенгә ияреп. уй-фикер йомгагы да сүтелә башлады... Һадины сискәндереп, капка келәсе шалтырады Җил-җил килеп Җәүһәрия кайтып керде. Өстендә җилбәгәйгә җибәрелгән җиңел пиджак Башында чәчәк аткан көнбагышка охшашлы саргылт-кызыл косынка. Ул аны. колакларын ачып, артка бәйләгән Капкадан керү белән, урыныннан күтәрелә башлаган Һадины күреп алды. — Һади, җаным! Син түгелме соң бу? Син ич... Кайттыңмыни’..— диде дә. йөгереп килеп, үзеннән дә калкурак егетне кочагына алды. Һади җиңгәсенең тыгыз һәм шактый мул күкрәкләренең җылысын тойгандай булды. Җәүһәрия, бермәлгә онытылып киткән сыман, аны кочагыннан ычкындырмыйча торды. Аннары, кинәт аңына килгәндәй, җәһәт кенә: «һай-й. җаным!. Һади ла...» — дип, чак кына артка тайпылып, кунакны яңадан баштанаяк күздән кичерә башлады. — И-и. Һади! —дип гөрләде ул.— Олыгайган, әллә тазарып та киткән дип әйтимме? Шаккатам! Үзгәргәнсең., Бик нык үзгәргәнсең. Моңарчы бер авыз сүз әйтергә дә өлгерә алмыйча торган Һади, ярым шаяргандай итеп, сорап куйды — Әллә, начарланганмынмы?.. — Кая ул! Киресенчә, шәбәйгәнсең. Аннары утта янгандай кызыша башлаган бит алмаларына учлары белән баскалап алды да. тавышын тагын да күтәрә төшеп. Һадины җилтерәтә башлады. — Нәрсә дип монда торабыз соң әле? Әйдә, әйдә! Син нәрсә, йозакның бикләнмәгәнен белә идең ләбаса Нигә дип өйгә керең, бераз хәл җыеп, ятып тормадың? Әйдә. әйдә, өйгә керик... Керделәр. Җиңгәсе Һадига авыз ачарга да ирек бирмәде, һаман үзе сөйләнде. Бер почмак якка, бер олы.якка чыкты. Шунда ук чиләге белән су чыгарды, каяндыр чүпләмле киндер сөлге йолкып алды. — Менә сиңа су. Юынгыч әнә тышта. Чишенеп ташлап, рәхәтләнеп бер юын. Сабыны-мунчаласы шунда. Менә, сөлге. Тик аңынчы бар әле. чормага менеп, каклаган каз алып төшеп бир Эрерәген, симезрәген карап ал. Чиста киемнәрең бармы? Булмаса. өстеңнән салганнарны тиз генә юып бирермен Ә мин хәзер сиңа'ашарга әзерли торам. Хәзер әллә ни иркенәя алмам, кичке савымга барасым бар. Билгеле, анда озак булмаска тырышырмын. Өйрәнчек кызым бар. Бик тиз тотарбыз... Ул пошкырына-пошкырына юынган арада. Җәүһәрия дә шул тирәдә чуалды. Бакчадан төпләп кенә яшел суган йолкып чыкты, жил-жил килеп, келәткә кереп китте. Анда да әллә ни тормады, ялт итте дә кире чыкты Һади яныннан үткәндә барыбер теле авызына сыймады, тагын сорау биреп куйды. — Кара әле. Һади. Баядан бирле сорарга итеп торам. Бөтенләйгә кайтуыңмы? — Бөтенләйгә. Бер ел үтте бит. — диде Һади, сабынлаган йөзен Җәүһәриягә таба борып.— Килешүем шулай иде — Бигрәкләр генә дә шәп булган инде. Һади, юынып, өс-башын алыштырып өйгә кергәндә. Җәүһәрия тыры- шатырыша, каклаган каз турый иде. Өстәл уртасында зур гына таба белән йомырка тәбәсе чыжылдап утыра. Шунда ук тау кадәрле итеп юып өеп куйган яшел суган — Әйдә. Һади, утыра башла... Хәзергә кыты-мыты белән карын ялгап алгандай ит тә. кичкә берәр төрле таба ашы әзерләрмен...— Читтәрәк торган яртыны кулына алды, әмма Һади алдына куйгалаганчы. он утырган шешәне тастымал белән һәйбәтләп сөртештерде — Келәттә саклана иде. Тегермәнчегә охшап калган, хәерсез! Бу чагыштыру үзенә дә ошады ахры, кинәт кенә буынсыз булып бөгелә-сыгыла рәхәтләнеп көлеп алды. , Шул вакыт Һади искәрмәстән генә сорау биреп куйды: — Әйт әле. җиңги... Кайтып борчыган өчен ачуланмыйсыңмы? Җәүһәрия йөзендәге нурланып елмаю-көлүне жил тузгыттымыни?! Ул кинәт җитдиләнде. Аннары, нигә шундый юк-бар сораулар белән рәнжетәсең син мине, дигәндәй тезә дә башлады: — Шыр тиле икәнсең син. Һади . Шаккатам! Шундый сүзләр әйтергә ничек телең әйләнә? Әйтче зинһар, сездән башка кемем бар минем? Бер генә кешем дә юк лабаса. Бу турыда син дә беләсең ич . — Аннары кинәт тавышын күтәреп тезеп китте — Эх-х. Һади җаным! Белмисең генә. Абыеңның ташлавына да ул хәтле уфтанмыйм. Аны барыбер тота алмаган булыр идем. Җаны теләгән елан итен ашаган ди. Мин тиң түгел шул аңар. Урь^-дәрәжәне бик ярата иде шул Шулай да үкенечем бар . Бала булмады Балалы булып кала алмавым гына үзәкләремне өзә. Нәрсәдән шикләнгәндер, белмим. Сакланды шул. Сакланды Ана булу назын бирмәде. Жәлләде. Алимент-фәлән сорар дип курыккандыр бәлки. Кая ул! Сорар идемме соң! Акча гарипкә тансык ди. Минем бит үземнеке артып ашкан һай-й. яман ла ялгыз яшәүләре! Баласыз хатын — жимешсез агач кебек бит ул, берәүне дә куандырмый. Бөтен нәрсәм җитенке, бар да бар, тик менә балам гына юк Шул гына үзәкләремне өзә. Төшләремдә бала белән сат.ашып беТәм... Җиңгәсе сөйләнгән арада, бер чокыр аракы эчел куйган Һади, каклаган каз кисәге кабып чәйнәп йотты да. янә. кинаяле генә итеп сүз кыстырып куйды. — Җиңги Әгәр дә хак булса, сине тормышка чыккан дигәннәр иде ич.— диде. Һади бу сүзләрне бик гади итеп, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән әйтергә тырышты Җәүһәриянең дә әллә ни исе китмәде аады^ ХӘЛд~ дмде ул тыныч кына итеп.— Йортка керткән- ИЛР ю ӘН * |дем берәүне Әлеге дә баягы, ана була алмаммы дип өметләнү Ә Н.'АПО у'лмады БеР жүнсез нәмәстә булып чыкты, эчүдән бушамады _ лйтиаи к Оаштан - гадәттә, җинаять кенә эшләнә Аннары, дөресен генә < v Ә ’ тәнем тартмады Бөтен уй хисләремне, хыял-максатларымны. < | )хәооәтемне абыең үзе белән алып китте, күрәсең. Уйладым, уйладым < да. мондый ир белән торганчы, сагышлы моңлы тол хатын булып калу з мең кат артык дидем дә аерылдым. с Җәүһәрия кинәт кенә бик әһәмиятле нәрсә исенә төшкән кыяфәт « белән, табынны рәтләде дә: ® — Кая әле. мин тиз генә камыр башы ясап куйыйм.— дип җәһәт ° кенә кече якка кереп китте Бераздан аның иләкне’тацы-топы китереп, р он иләгәне ишетелә башлады я Һади җиңгәсен бер дә кече якка кертеп җибәрәсе килмәгән иде. Ул - аңардан Айзәрә турында, аларның тормыш-көнкүрешләре турында co- J рашмакчы иде. Бераз башына киткәч, бу теләк тагы да көчәйде, тел очына * чак кына эләгеп тора башлады Әмма ул. теләген җиңеп, бөтенләй башка 2 нәрсә турында сорап куйды , — Җиңги! . Дәү абыйдан хәбәр-хәтер юкмы? — диде ул. Җәүһәрия эшеннән туктап җавап кайтарды — Бар Тел төбеннән — бәлки әле туган якларны да бер әйләнермен дигән мәгънә аңлашылды һәй-й, кайтсын иде'. Һади җиңгәсенең эштән туктавыннан файдаланып, тагын сорау бирде — Монда, авылда ниндирәк яңалыклар бар соң?.. — Яңалык дип. ул кадәр искитмәле әллә ни зур үзгәрешләр юк. Айзәрәне тормышка биреп куйдык Шул булды менә яңалык — Һадиның дәшмәвен, сүзне дәвам итәргә теләмәвен сизенепме. Җәүһәрия онлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә. олы якка чыкты Өстәл янына җиткәлә- гәнче үк сөйләнә башлады — Син. Һади, үпкәләмә аңар Гаепләмә аны Тормыш бу... Ә тормыш, белгәнеңчә, бик катлаулы һай-й. катлаулы' Уйлап кына кара, кулында ярты гәүдәсен паралич суккан авыру әнисе. Эше. тегесе-монысы. шуның өстенә мең төрле мәшәкать. Ифрат та авыр булды Айзәрәгә. Ә Фикрәт аңар төрлечә ярдәм итте. Больницага-фәләнгә илтергә кирәк булганда, әтисенең машинасына кадәр алып биргәләде Кирәккәндә бит әле аның тиешле даруын да табып булмый Ә Фикрәт барысын да тапты. Хатын-кыз күңеле балавыз кебек бит ул. ягымлы җылылыкны аеруча тоючан була Гыйнвар аеның чатнама бер көнендә әнисе үлеп китте Айзәрә ялгыз калды Төннәрен өендә кунарга да курка башлады Эх-х. Һади' Белмисең шул. Ул түгел, минем күрше-күләнгә кереп кунарга җитешкән көннәрем була...— Аннары Һадиның күзләренә сынаган сыман текәлеп карап торды да капылт кына сорау бирде — Күрешергә телисеңме соң? Айзәрә белән дим. Һади: «Ә ул теләрме соң?» —дип сораудан чак кына тыелып калды. Әле дә ярый җиңгәсенең сүзе бетмәгән икән — Хәзер без кичке савым вакытында очрашабыз Ул да. Һади, сине оныта алмый Нәселегез белән шундый бит сез. Хак әгәр! Әллә инде сөйкемле сөягегез барэ Мескен Гази абыегыз гына бәхетсез булды Әле дә булса халык арасында аның язгы аҗаган күргәнлеге турында сөйләштергәлиләр Җәүһәрия вак төяк өй эшләрен караштырды да фермага китәргә җыена башлады Иң элек ул ялт итеп электр утын кабызды Тәрәзәләрнең пәрдәләрен тарткалап чыкты Үрелеп, кунак турысындагы ян тәрәзә нең пәрдәсен каплаганда. Һади кабат кул башы белән җиңгәсенең күлмәк изүләрен төртеп торган күкрәкләренең тыгызлыгын тоеп калды — Чакырып карыйм алайса?..— дип кабат сорады Жәүһәрия. Б\ сүзләрне әйткәндә, анын ансыз да сылу, ансыз да күркәм йөзен бизәп торган озын керфекле сөрмәле күзләре бермәлгә Һадиныкылар белән очраштылар. Һади күзләрен читкә алды Шулай да җилкәләрен җыерып, бер генә сүз әйтеп куйды: — Килсә... — Чакырсам, килә.— диде җиңгәсе, сүзенең барыбер өстен чыгачагына бик нык ышанган кебек итеп Җәүһәрия чөйгә эленгән пиджагын йолкып кына алды да: «Мин әллә ни озак булмам» — дип чыгып та йөгерде. Аның артыннан капка келәсенең шалтырап бикләнүе генә ишетелеп калды Һади чокыр төбендәге аракысын эчте дә. көлтәсе белән юып куелган суган өеменнән бер төбен алып, тозга манып, шалканланган башына шатырдатып тешләрен батырды. Урыныннан торып >Лиекле-түрле йөренеп килде Аннары, нәрсәдер исенә төшергән сыман, ишекне яртылаш ачып куеп, уң якта торган диванга килеп утырды. Сигарет чыгарды. Бармак арасында һәйбәтләп әвәләде дә авызына капты. Кабызды. Бик тәмләп бер-ике тапкыр суырды. Сигарет пачкасы белән шырпысын сузылып кына тәрәзә төбендәге гөл чүлмәкләре арасына куйды. Уйфикере әле һаман да бер тирәдәрәк болгана иде аның... «Килерме, килмәсме?.. Әгәр дә мәгәр чыннан да килсә?..— Һадины, ниндидер бер киеренкелек, дулкынлану хисе яулап алды. Ничегрәк итеп күрешерләр икән? Шулай да. ни күзләре белән күренә алыр икән ул Һадига?» Һади, бөтен барлыгын яулап алган бу уйларыннан арынырга теләгәндәй. урыныннан торды, тагын ишекле-түрле йөренеп килде. Тәмәке дә бер ике суыру белән күңеленә тиде. Аннары инде җиңгәсенең тиз генә кайтачагына өметен җуя бушлап. җыеп куелган карават янына килде Баш-башына икешәрдән аслы-өсле өеп куелган, челтәр белән капланган мендәрләрнең берсен алып диван башына салды да сузылып ятты. Әмма озак ятырга туры килмәде. Тышкы баскыч төбендә аяк тавышлары ишетелеп, корт чаккандай торып утырды. «Капкадан кермәделәр Бакча артлап кына кайттылар. Димәк. Айзәрә дә килгән...» — дигән ун чагылып китте Һадиның башында Беренче булып ишектән Жәүһәрия керде — Менә, без кайттык та...— диде ул бер дә исе китмәгән кыяфәт билән һәм шунда ук. ишекне тагын да киңрәк ача төшеп тезеп тә китте.— Әйдә. әйдә. Айзәрә! Кер. Зимагорны күреп чык инде. Менә ул... Һади җәһәт кенә үрелеп, сүнгән сигаретын тәрәзә төбенә куйды, һәм кыяркыймас кына кереп килүче Айзәрәне күреп, баскан урынында тораташтай катып калды. — Исәнме. Һади!. — диде Айзәрә. ишек катында туктап.— Кайттыңмы’.. — Исәнмесез. Айзәрә' Кайттым менә. Һади үзен шулкадәр каушар, шулкадәр югалып калыр дип. һич кенә дә уйламаган иде Житмәсә тагын күрешкәндә үк «сез» дип дәшүе, аннан соңгы сүзләренең дә ятышсыз, урынсыз чыгуына уңайсызланды, җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Шунда ук ул үз-үзен эченнән сүгеп, тиргәп алгандай итте «Эх-х. син. малай актыгы! Син түгел, ҮЛ каушасын, ул тетрәнсен каршыңда...»’ Жнңгәсе аның уйларын бүлде. — Ярар, сез сөиләшә-серләшә торыгыз Минем чак кына караштырасы эшләрем бар — дип чыгып китәргә җыена башлады Әмма ишек тоткасына кулын салгач кабат туктады — Менә нәрсә Кеше-каранын күз салып үтүе бар Ут янмасын әле.— дип рөхсәт-фәлән сорап тормыйча черт иттереп, утны сүндереп тә куйды, һәм үзе. бу ярамаган адымы өчен шелтә сүзе ишетүдән курыккан сыман, каерып ишекне ачты. Анда да әле сүзе бетмәгән булган икән Тартынып-нитеп утырмагыз Өстегездә йозак булыр.— диде дә үзе артыннан ишекне япты Киеренке тынлык \рнашты Тик озакка түгел Айзәрә искәрмәстән генә аркасына төртеп җибәргән кеше сыман: — «һа-ди!..» — дип. егетнең муенына килеп сарылды Ул елый иде Бераз үксегәч, сүз әйтер халәткә килгәч, әйтергә теләгән сүзләрен әйтеп бетерә алмаудан курыккандай. ♦ ашыгып-кабаланып тезә башлады < - һа-ди! «Көтүең шушы булдымы?!» — дип битәрләмә Кичер син ? мине Бу адымымны мин барыбер ничек тә аңлата алмам Әни үлгәннән * соң. әллә ни булды миңа Миңгерәүләнеп киттем димме?. Тормыш. £ ничектер, мәгънәсез бер нәрсәгә әверелеп калгандай булды Эх-х. Һади! ’ Янымда син дә юк идең бит. ичмаса! Син генә булсаң да.. * - Гынычлан!—диде Һади, аны юатырга теләп —Тынычлан . Хә- = зер үткән бит инде Әйдә, утырып тор. 3 Алар диванга утырдылар. Айзәрә Һадиның куенына тагын да елыша төшеп, егетнең ияк, муен тирәләрен үбеп алгандай итте Ә үзе. сүз югын- * да сүз* булсын дигән кебек итеп «Димәк, кайттың? Бик һәйбәт. Һади > Бик әйбәт...» дип тәкрарлап алды. * — Үзең ничек соң? — Бу сорауны Һади бирде — Тормышың ничек? л Канәгатьсеңме? 5 — И-и. Һади! Сорама инде . «Бәхетлеме?» — дип тә сорарсың әле тагын. Бар. яулап кара син ул бәхет дигән нәрсәне. Юк инде! Булмады һай-й. булмады. Һади бәгърем' — Зарланма! — Егетнең тавышы шактый кырыс иде — Сиңа аны көчләп такмадылар. Ташла! Нечего шыңшырга! Әллә миңа җиңел булды дип уйлыйсыңмы’ Булыр, бар көт. Шуңар күрә чит-ят җир диләр аны Өстәвенә кияүгә китү хәбәрең Акылыма зәгыйфьлек килә микән әллә дип торам. Син бит мине белә идең. Мин сине, барыбер үземнеке була дип . күз карам кебек саклаган идем — Беләм. беләм, Һади. Зинһар, үзәкләремне өзгәләмә! Барысын да беләм... — Урманда кунуыбызны.. Печән куышын! Үлгәндә дә онытасым юк минем — Мин дә хәтерлим. Һади' Әйе. ул хәтерли иде. Андый истәлекләр тиз генә онытылмыйлар алар. Айзәрә. егетнең муенына сарылды да ничектер елаган сыман тавыш • белән тезә дә башлады.—Эх-х. Һади! Әллә мине үкенми дисеңме? Үзең- неке генә итәсең калган. Аңар карап, барыбер җүнле сүз ишетмәдем. «Һади калдыгы. » булды минем исемем Хәер, ул кадәресендә үземнең дә гаебем бар. Сине оныта алмауда иде гаебем Кул күтәреп, эт итеп кыйнауга кадәр барып җитте... Әле дә хәтеремдә, иң элек урыннан тибеп төшерде, аннары уңлы-суллы яңаклап йөземне кара көйдереп бетерде. Кеше күзенә күренерлегёмне калдырмады Һади, еш-еш сулыш алып, тешләрен шытырдатып куйды. — Ах-х. сволочь! . Айзәрә. Һадины кирәкмәгән, ярамаган адым ясаудан йолып калырга теләгәндәй, егетнен терсәкләренә ябышты — Тимә аңар! Аның урынында теләсә кем шулай итәр иде. Онытылып китеп, ялгышып, үзен: «һа-ди-ым! »—дип атаганмын. Эх-х, Һади! Белмисең хәлләремне! Уйларымнан бер генә минутка да чыкмадың. Күз алларымда тоттым үзеңне. Ниһаять, менә, яңадан син. Минем янымда. Ышанырга да. ышанмаска да белмим. Синме соң бу, Һади? — Мин. Айзәрә... Айзәрә кайнарланып-шашынып яңадан Һади кочагына елышты, иреннәреннән, муеннарыннан үпте. Егет тә кинәт кенә ихтыярын җуйгандай булды, уй-фикерләре томаланып китте. Ниндидер тыелгысыз теләк, тетрәткеч хис иркенә бирелеп, кочагындагы хатынны, буып үтерердәй итеп, күкрәгенә кысты. Куллары белән сыйпаштырды. Кулы астында Ай- «К У > № 6 49 зәрәнең кайнар тәнен, чак кына дымлы култык асларын, тәмам җитлеккән тыгыз күкрәкләрен тонды, һаман да шашынып иреннәреннән суырып үпкән Айзәрәне. кочагыннан ычкындырмыйча гына, диванга яткыра башлады... Хатын карышмады, җаны-тәне белән тагын да ныграк елыша төшеп, егетнең ихтыярына бирелде. Аннары, кайнар сулышы белән Һадиның муен тирәләрен өтәләп, әкрен генә пышылдады: — Һади... җаным! Бәгърем'.. 3 Юк. Гази белән Гөлүсәгә кавышырга насыйп булмаган икән, тормыш дигән мәрхәмәтсез нәрсә башкачарак хәл итте аларның язмышларын. Алар өйләнешәсе елның көзе бик ямьсез килде. Декабрь азагына кадәр кар ятмады. Тагын дәһшәтле егерме беренче ел кабатланыр микәнни дип. халык пошаманга төште. Кар яумаган елны мал-туар да үрчеми имештер. Нәкъ менә шундый пошаманлы көннәрнең берендә, бик күпләрнең якты өметләрен өзгән, хыял-максатларын пыран-заран китергән яман хәл булды: халык теленә «авыл хәбәрчесе» дигән абруйлы аты чыккан Үшән Халәпне үтереп ташладылар. Гәүдәсен су буена төшә торган караңгы тыкрыктан Иргалиләрнең коймасы буеннан табып алдылар. Заманында волость дип йөртелгән, хәзер инде район үзәгенә әверелгән Чаллыдан көне-сәгате белән прокурор һәм милиция вәкилләре килеп җитте. Тикшерүләр башланды. Бик җентекләп инәсеннән-җебенә кадәр казындылар Күбрәк Иргалиләр өе тирәсендә чуалдылар. Бу хәлнең бик үк ошап бетмәгәнлеге өи хуҗасының йөзенә чыккан иде. Иң беренчеләрдән булып ишегалдына бәреп кергән, кызыл кырпулы фуражка кигән милиционер. моны сизенеп. Иргалинең йөзенә сынаган' сыман итеп карап торды да: — Безнең шулай ачы таңнан килеп керүебез кәефегезне кырды ахрысы? — дигән булды. Чак кына ят булып тоелды милициянең сүзне болай башлавы Әмма Иргали бер дә читләп-сипләп тормады, күңелендәгең чалт та чолт иттереп әйтте дә салды — Белмим, сезне күрү шатлыгыннан кем генә үрле-кырлы сикерер икән соң? Тегесе ирен читләре белән генә елмайгандай итте. — һе-е! Кызык әйттегез... — Юлар сүзгә йөгән юк. ди бит. Ул арада тыкрык буенда, бакча эчецдә тыз-быз килеп, адымлап нәрсәдер үлчәп йөргән вәкилләрнең берсе, тыны-көне бетеп. Иргали янындагы милиционер янына йөгереп килде. Кулында канга буялган чүкеч иде Әлеге вәкил чүкечне бик мәзәк итеп, ажгырып торган зәһәр еланны койрыгыннан аскандай, ике бармагы белән генә чеметеп кулына алды Чүкеч җил дә очып үтә алмаслык утыртма койма буендагы карлыган куагы төбеннән табылган икән Иң әүвәл шул урынны барып карадылар Янына наган таккан, арада үзен өлкән итеп тоткан әлеге кызыл кырпулы фуражка кигән милиционер, күзгә күренеп үзгәрде, кулына берни белән дә кире кагып булмый торган дәлил төшергән сыман, тавышына кадәр кырысланды аның. Шундук үзләренә ияргән Иргалигә сорау артыннан сорау бирә башлады — Чүкеч кемнеке? — Безнеке,—диде Иргали —Менә тамгасы да бар. . Иргалиләрнең сажинга охшаган сурәт өстенә ике сызык сызылган тамгасы авылда һәммә кешегә дә мәгълүм иде. — Тамгасын да үзегез суккан идегезме? — Юк. Тамганы Рәхимҗан сукты. — Анысы кем тагын? Хезмәтчегезме? — Юк. Хезмәтче тотмадым Рәхимҗан — безнең туганыбыз, ягъни киявебез Тннтерәткеч сорауларга җавап бирергә генә өлгер — Чүкечегез кайда саклана иде? — Кайда дип Гадәттә лапас астындагы киштә-шүрлектә. Балта, пычкы, ышкы, келәшчә ише җыен вак-төяк шунда саклана Яки чүн ♦ никтә... , X — Берәрсе алып тормадымы соң? Чүкечегезне дип соравым? Ь — Кем хәтерләгән инде аны.— диде Иргали, әллә ни исе китмәгән. * ваемсыз бер кыяфәт белән. 2 Әмма район милиция идарәсе вәкиле тавышын моңа кадәр ишетел- 3 мәгәнчә җитдиләндереп, хәтта кырысландыра төшеп, аяусыз рәвештә ♦ раслап куйды. . ® — Бу бик җитди мәсьәлә, әйтер идем, ифрат зур дәлил. Безнең ; кулда кеше утергән корал . Аңлыйсызмы шуны?.. ’ и Беренче авыздан «Үтерү» сүзен ишетү Иргалинең курку белмәс * йөрәгенә беренче кат борчу оеткысы салгандай итте Ул бары тик «Ко- н ралларны гадәттә Рәхимҗан тота иде»,— дип кенә әйтә алды * Ишегалдына кайттылар Җилтерәтеп кенә Рәхимҗанны чакырып ки * терделәр Канга буялган тамгалы чүкечне күргәч тынсыз-өнсез калып. « коелып төште ул. Соңгы тапкыр кайчан тотканлыгын исенә төшерә 5 алмыйча газапланды «Бу бик әһәмиятле мәгълүмат булачак, исегезгә төшерергә тырышыгыз».—дип тинтерәтә башлагач. «Соңгы атна-ун көн эчендә кулыма корал тотканым булмады»,—диде Дөньялардан китәр дәрәҗәгә җитеп курыккан Рәхимҗан шуннан гайре әйтер сүз таба алмады Ул арада мәет тирәсендәге тикшеренүчеләр яныннан да берәве килеп җитте. Үтергәндә Халәпнең башына бөркәлгән арыш капчыгына да кара буяу белән нәкъ чүкечтәге төсле тамга сугылган булуы турында хәбәр китерде ул. • Менә шунда наган таккан милиционер үзенең кырыс-катгый сүзен әйтте — Сезгә хәзер үк безнең белән барырга туры килер — диде ул Бары тик шушы шыксыз әмердән соң гына. Иргали ешрак тибә башлаган йөрәгенә үзәккә ‘тиярдәй салкын шом. кара күләгә үрләвен сизде Бар шатлыгдо, бар дәрте кинәт кенә сүрелгән кебек булды аның. — Кая? Озаккамы?..— дип сорады Иргали, әкрен һәм дәртсез тавыш белән — Хәзергә авыл Советына. Калганын прокурор хәл итәчәк. Нинди санкция бирсә, шулай булачак. Әлеге вакыйганың шушындый борылыш аласын башына да китермәгән Иргали, рухы сынып, ихтыяры какшагандай булды Аны алып китәргә җыенулары өйдәгеләргә дә минуты белән барып җиткән иде. Болдырга чыгып баскан хатыны Гөлнисаны калтырау алды, һәм аның бернинди тартынусыз: „ — Монысы нинди җәза тагын?! Ниткән гөнаһларыбыз, кайчан кылган языкларыбыз өчен? Я-a. тәңрем' — дип илереп җылый башлавыннан Иргали тетрәнеп китте Әнисенең иңенә авып төшеп. Гөлүсә елый ИИунда ук. болдыр янында. кай арададыр баласын алып чыгып өлгергән Миңсылу тора Ул да аптыраган бер кыяфәттә иде Bv хәлләрдән соң Иргалинең тузан бөртеге кадәр генә шик-шөбһәсе кинәт кенә таудай булып үсте дә китте Ул «Дөньяныкын белмәссең»,— дип җәһәт кенә өстенә гадәттә кия торган тунын киеп чыкты Каушау- югалу галәмәтедер инде, тун каптырмаларын таба алмый азапланды. Ә үзе һаман сөйләнде, һаман баскыч буена җыелган хатын-кызларны тынычландыру сүзләре тәкрарлады — Зинһар, борчыла күрмәгез. Бар да һәйбәт булыр Бу бер аңлашылмаучылык кына, вакытлыча хәл Кем ышансын ди андый тузга язмаган мәгънәсез нәрсәләргә’ Менә хәзер авыл Советына гына барып киләбез дә. әйләнәм дә кайтам. — Иргали кызыл кырпулы фуражка кигән милиционерны ярдәмгә чакыргандай, аңа мөрәҗәгать итте — Агай-эне, әйт әле шуларга’ Авыл Советына гына барабыз, диген...— Шундук тавышын күтәреп җикеренә үк башлады.— Я-ә. кемгә әйттеләр! Живо тынычланыгыз! Житте диләр сезгә!.. Кораллы кешеләр арасында урам уртасыннан авыл Советына кадәр үтүләре сират күпере кичүләре белән бер. үлемгә тиң булды Иргалигә. Башы тәмам исәнгерәде Үзен яман төш күргәндәгедәй хис итте ул. аяклары атласа да атлады, атламаса да атлады. Тәмам катып киткән башында берсеннән берсе яманрак уйлар Күр инде, ә' Адәм хурлыгы бит. Нәсел-нәсәптә булмаган хәл. Бу түбәнлекләргә, хурлыкларга ничекләр итеп түзмәк кирәк?’. Башта чыш-пыш кына-, имеш-мимеш кенә башланган сүзләр. Ир галинең кулга алынуы турында хәбәр таралгач, кинәт чынбарлыкка әйләнгәндәй, раслангандай булды Шундук бернинди тартынусыз үтерүдә Иргали гаепләнә икән дип. авыз тутырып, төкерек чәчәргә керештеләр Озын сыйраклы бу хәерсез хәбәр, кара гайбәт сәгате-минуты белән бөтен авылны бер итеп, әллә ничә кат әйләнеп чыкты Әлеге адәм әйтеп адәм ышанмаслык яман хәбәр аяз көнне күк күкрәп яшен суккандай тәэсир итте авыл халкына Иргади башына ишелеп төшкән бу дәһшәтне төрле кеше төрлечә кабул итте. Күпчелеге, әлбәттә, ышанмады" кешегә игелек, изгелек кылудан башканы белмәгән турылыклы, саф иманлы кешене бер дә юкка харап итмәсләр, андый заманнар үтте, хәзер Совет власте диделәр Иргалинең мөлкәтеннән. дәрәҗәсеннән. көченнән, гомумән, төбәкнең мәшһүр кешесенә әверелеп яши башлавыннан көнләшеп: «Ә-ә. шулаймы! Герәздән кенәз булганны күптән бер төнәтергә кирәк иде инде . Менә килешкән Гайрәтенә сугып, кикриген шиңдерсеннәр әле бер. Шулай ул: шеш кайчан булса да бер тишелә ул! Хәрамнан килгәнне тормыш һәрчак каза белән түләтә!..» *— дип. ачыктан ачык тантана итүчеләр дә булмады түгел. Илдә илле, берсеннәнберсе җилле, дигәндәй, нинди генә затлар юк дисең син бу фани дөньяда. Ниһаять, үлгән Халәпнең дә исеме телгә керде: «Юраганы юш килүен күрче мөртәтнең Үлгәч чынлап торып кеше рәтенә, кеше санына керде чукынмыш, бөтен районны аякка бастырды. Әнә ничекләр итеп бииләр...» Конвой белән китерелгән Иргалине, хәзергә шушында утырып то рыгыз дип. ишеге янында үрә каткан мылтыклы солдат торган кечкенә генә бүлмәге китереп яптылар. Авыл Советында мондңй бүлмәнең барлыгын ул белми дә иде Түрдәге нечкә бүрәнәләрдән салынган янкорманың ике генә бүрәнәсен уеп эшләнгән тәрәзә буена, эскәмиягә барып утырды Иргали Бүлмә эче ярым караңгы иде Иргали, чебен кунудан, тузан басудан пыяласы каракучкылланып беткән тәрәзәгә күз салды Аннан янгын каланчасының насос-мичкәләр беркетелгән арбасы, шул арба торган каралты һәмстена буенда котырып үскән сукыр кычытканның киндернекенә ошаган биек сабаклары гына күренә иде. Я-a. ходай! Нигә уйландыра да. нигә шомландыра икән шул чаклы' Кем әйтмешли: утсыз, төтенсез, кинәт ялкын Шул мизгелдә Иргали күңелен яулал алган болгавыр уйларының көчәюен, йөрәгенә бозлы салкынлык үрмәләвен ачыграк, ныграк тойгандай булды. Әмма аны әлеге тынчу, тычкан тизәге исе аңкып торган кысан бүлмәдә озак тотмадылар, сорау алырга керештеләр Авыл Советындагы Бәһрам җизнәсе утыра тррган иң зур бүлмәне кай арада тикшер\. сорау алу урынына әверелдереп өлгергәннәр диген син Артык нәрсәләрдән җилләр искән Түрдәге ике өстәлне бер итеп яшел постау белән япканнар Аның артында салкын, битараф бер кыя- 52 Ф әттг) прокурор һәм район милиция идарәсе начальнигы Сабиров утыра: Иргали аны күреп-танып белә иде. Советка кадәр озата килгән милиционер да шунда. Иргали, тәбәнәк ишектән иелеп килеп керү белән, барысын да берьюлы сәламләде. Аңа ишарәләп бүлмәнең урта бер җирендә торган урындыкка утырырга куштылар. Шундук сорау артыннан сорау яудыра * да башладылар, җавап бирергә генә өлгер. Сорау белән жавап арасында < хасил булган бер генә мизгел тынлыкта тәрәзә буендагы сыңар өстәл g артында утырган таныш түгел бер күзлекле егетнең каләме шыгырда- < ганы аермачык булып ишетелеп кала. Сораулар бик ерактан, ата-баба- £ ларны телгә алудан башланды Алар кемнәр булганнар? Күпме имана 8 җире биләгәннәр? Иргали үзе революциягә кадәр һәм революция елла- ♦ рында канда булган? Патша армиясендә пехота полкының II нче ро- “ тасында рядовой булып хезмәт итүләренә кадәр теркәп куйдылар. Әйт1 кән кадәресе документлар белән расланамы? Сүз әкренләп авыл хәбәр- 3 чесенә. үтерелгән Халәпкә күчте. Аның белән үзара мөнәсәбәтләре йинди 2 булган? Халәп турындагы сүзен Иргали уенга сабыштырган сыман итеп җаваплады: ’ х — Мин аның’турында авыз чайкарга да теләмәс идем 3 Арада иң битараф кеше — прокурор иде. Хәрәкәтләре салмак — дәртсез, ниндидер ифрат зур эш башкарудан хәле бетеп, тәмам алҗыган бер кыяфәттә утыра бирде. Сүзләре дә артык тонык-җансыз. Күз карашында да җан өшеткеч битарафлык Үзе болай карап торыр! а шәп тыгыз-таза буй-сын. ыспай-җыйнак киемнән. Менә ул башын калкЫтты. Иргалинең хәтерен калдырудан курыккандай. йомшак кына, ипле генә итеп янә сорау бирде. — Бу фаҗига булган көнне кайда идегез? — Өйдә идем. — Нәрсә эшләдегез? — Көндәлек эшләр, зарури шөгыльләр белән мәшгуль булганмындыр инде. Бетәсе-нитәсе юк крестьян тормышында эшнең. — Иргалине җавабы канәгатьләндерә алмады һәм менә нәтиҗәсе. — Кияү тиешле кешегез... - прокурор алдында яткан кәгазьгә күз төшереп алды.— Исеме Рәхимҗан бит әле? — Әйе. — Ул сездә кайчаннан бирле яши? — Өченче ел. — Аңынчы шул кадәр зур хуҗалыкны ничек итеп алып бара идегез соң? — Барылды инде Авыр булса да түздек.—Иргали елмайгандай итте — Мөгезе авырлыктан үгез зарланмый ди бит. тарттык инде.— Бу юлы да җавабының рәте-чуты булмавын сизенгән Иргали, төзетеп өстәп куясы итте.— Өй күтәргәндә, каралты салганда, осталар ялладым. Җиңелгә килсен өчен, көнлекләп түләдем. Ә инде урак уру. әвен сугу ише сезонлы эшләр китереп кысканда, өмә ясадым — Ул: «түләвеннән тормадым. өмә саен тояклы мал суя идем, шунлыктан кешеләр бик теләп киләләр иде»,— дип тә өстәмәкче булса да. бөтенләй үк туарылып-чишелеп китәргә ярамас диеп, бу уеннан кире кайтты. Шулай да әйтте — Андый вакытта, үзегез беләсез, килү-китүләр, чыгымнар белән санашып тормыйсың. Заманы шундый, бер эш тә әҗерсез булмый Прокурор, айнып киткән кеше кебек, кинәт үзгәрде, тавышы да кырысланганнан кырысланды. Менә ул. Иргалинең дошманнары булу-бул- мавы белән кызыксынды Дулкынлану хикмәтедер инде. Иргали канәгатьләнерлек җавап таба алмады, бары тик: бу турыда, ничектер, уйланылмаган. дип кенә әйтә алды. — Күренеп тора, сез күп нәрсә турында уйламагансыз...— Прокурор бу сүзләрне үтә җитди итеп, тел төбенә ниндидер кннәяле мәгънә салып әйтте. Янә сорау. — Бу җинаять турында сез нәрсә әйтә аласыз? — Бер сүз дә әйтә алмыйм,—диде Иргали кырт кисеп.—Тегеләй- болай диярлек дәлилләрем дә, вакланып йөрергә вакытым да юк... Тагын да конкретрак сорау: — Шул җинаятьтә үзегезне гаепле саныйсызмы? Бу салкын, кырыс тавыш белән искәрмәстән бирелгән сорау үзенекен итте, башына күсәк белән китереп тондырылган кешедәй, Иргали бермәл миңгерәүләнеп калды — Юк! — диде ул катгый-кырыс тавыш белән — Нахак бу. Гаепсез- гә гаепләү Аның белән, ул беткән җан белән кулымны Пычратаммы соң! — Бу аклану түгел. ' — Гаепле кеше аклансын... Иргалинең киреләнеп, үзсүзләнеп маташуы һич кенә дә аның файдасына түгел иде Моны прокурорның кыяфәтеннән дә күрерлек иде — Хода бәндәсе! — диде ул, тавышын әллә ни күтәрмичә генә, һәм шундук катгый-аяусыз карар укыган сыман итеп тезә дә башлады — Сез кеше үтерүдә гаепләнәсез, һаман да шуңа төшенеп җитә алмыйсыз- мыни соң әле? Бездә шактый ук мәгълүматлар, дәлилләр тупланды Дәлил дигән нәрсә—аяусыз. Ә Злар сезгә каршы һәрхәлдә, сезнең файдага түгел Җинаять күз алдында, һәрбер җинаятьнең, белгәнегезчә, тиешле җәзасы да була. Так что үзегезне акларлык дәлилләр турында да, бу җинаятькә ни дәрәҗәдә катнашыгыз булуы-булмавы турында да сезгә уйларга вакыт җитәрлек булачак, һәртөрле көтелмәгән хәлләргә, өстәмә сорау алуларга, аңлатма-ачыклауларга әзерләнә торыгыз Кабат караңгы, тынчу бүлмәгә кертеп япкач кына. Иргали гомер булмаган, булыр дип башына да китермәгән бу вакыйгаларның рәхимсез чынбарлык, чын хакыйкать икәненә төшенгәндәй булды Исләрең- акылларың китәрлек хәлләр бит! Шулай итеп кеше үтерүче дигән яманат тагарлар микәнни’ Илгә яман исемнәре чыгар микәнни? Шулайлар итеп хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утыртырлар микәнни? Ил алдында абруеңны җую. күздән төшү генә түгел шул ул! Әнә аңлаган кешегә аңларлык итеп: әлеге җинаятьтә, ягъни кеше үтерүдә гаепләнәсез дип ачыктан-ачык әйттеләр. Ничекләр итеп күтәрер ул бу хурлыкларны?! Иргали күкрәк турысында кинәт кенә нәрсәнеңдер бик әрнеп, бик сызып, тартылып өзелгәнен тойгандай булды Искәрмәстән китереп суккан кара кайгы, ачы хәсрәт, хәерсез хәбәр шулай телә, шулай кисә иде аның б.әгырен Ул да түгел, караңгыланып киткән күз алдына өйдә- геләр килде Янә имәнеп киткән сыман булды Иргали. Ничекләр итеп күтәрерләр бу берьюлы башка сыйдыра алмаслык кара кайгы, яман хәсрәтне? Аягы йөгерек коточкыч имеш-мимешләр. йөрәк әрнеткеч яман хәбәрләр, тагын да серлерәк томанга төрелеп, күптәу инде бөтен төбәкне аркылыга да. буйга да айкап өлгергәндер. Авыл халкының ул якка колагы сизгер, теле чос аның Тирә-юнь, нәкъ тузгытылган умарта күче кебек, гөж килеп торадыр Минем гаебем юк, күрәләтә торып нахак бәла тагалар, юкка гаеплиләр дип, җилгә таралган сүзләрнегайбәтләрне җыеп, кырык мирның авызын томалап кара син, бар' Иргали үзенең бөтен гомерен күз алдыннан кичерергә тырышып карады Чыннан да. кайчанрак башланды соң әле тормышының менә шулай сүтелә, коела, күзгә күренмичә, сиздермичә җимерелә башлавы? Ә бит ул үзен белә-белгәннән бирле дөньяга һәрчак аек акыл, ачык күз белән карап яшәде кебек һәрхәлдә, дөрес яшим дип уйлый иде ул үзе турында Бер кешегә дә баш бирмәде, бер кеше алдында да түбәнсенеп бөгелмәде, сыгылмады Хәрам килешмәгәнне белә иде, бәлки шуңадыр, гомерендә кеше малына кызыкмады, кеше исәбенә яшәргә тырышмады, Әмма, ничек кенә булмасын. Иргали эчке бер тоемлау белән күңеленең кайсыдыр бер почмагында, тел белән әйтеп аңлатып булмый торган ниндидер яшерен зәгыйфьлекме, мохтаҗлыкмы яшәвен тоя килде. Әлеге җан кабул итмәс ят нәрсәнең кайчан да булса бер үзен сиздерәчәген, бер калкып чыгасын тоеп яшәде. Шулай чуалган йомгак очын эзли торгач. Иргалинең зиһенен тагын бер яман фикер көйдереп алды күрче зинһар, аның бит акыл-киңәш бирерлек, кирәккәндә таяныч булырлык бер генә кешесе дә юк икән ләбаса! Бер генә мизгелгә үз-үзен кызгану хисе җилпенеп куйгандай булды Шул инде, дип уйлады ул, баш очында күк аяз булганда, тормышың да көйле генә акканда, бар да җайлы, бар дә шәп. Әмма тормыш дигән нәрсәнең бер алдын, бер артын күрсәтә торган гадәте дә бар Кук йөзе дә гелән аяз. күңелдә дә гел яз гына хакимлек итә алмый. Юкка гына: кояшта яфрак матурлыгы күренсә, давылда тамыр ныклыгы сынала, димәсләр иде аны - Уйлана торгач, үзенә карата хәерхаһ. ихлас теләктәшлектә булган кешене дә тапты Иргали, бу — Бәһрам җизнәсе иде. Әмма соңгы елларда. үч иткәндәй, тормыш дигән мәрхәмәтсез нәрсә алар арасына да узенең кара куләгәсен салырга өлгергән иде инде. Барысына да Иргали генә гаепле. v Иргали, берсе икенчесен алыштырып, яңарып торган ямьсез уйларыннан качарга теләгәндәй, тун якасын күтәреп, кулларын кушырып җиңнәре эченә яшерде дә җайсыз, тар эскәмиядән идәнгә төшеп ятты. Аркасын стенага терәп, бөгәрләнеп ята торгач, үз сулышы беләндер инде, чак кына җылына башлавын тойды. Бу җылы күңеленә дә иңде ахрысы Менә ул борынын якасы эченнән чыгарды, ойый башлаган аякларын сузып җибәрде Уйлары да аккан юнәлешләрен чак кына үзгәрткән сыман булдылар Ник чукынып китми шунда дип уйлады Иргали, йөрәк сыза, йөрәк әрни дип. башны ташка бәреп булмый бит инде ГОМУМӘН, йөрәге сызмаган, җаны сызламаган кеше бармы икән бу фани дөньяда! Әйдә, без күрәсен кеше күрмәс, шагыйрь әйтмешли, ир- ат башына ниләр килеп, ниләр китми . Иргали күтәрелгән якасы эченнән башын чыгарды да. тирә-юньгә колак салып, чак кына тыңлап ятты Берни дә ишетә алмады Тынып калган авыл өстендә кайдадыр бик ялкауланып, теләр-теләмәс кенә этләр өрүеннән башка тавыш юк иде. Иргали, йөрәк тибешен дә туктатырга теләгәндәй, сулыш та алмыйча. янә колак салып тыңларга кереште. Бу юлы ул өргән этләр арасында Тырнак тавышын ишетергә ниятләде. Тик шундук бу уеннан кире кайтты Моннан өч атна чамасы элек юкка чыккан этнең ничек итеп инде бүген генә өргән тавышы ишетелсен ди. Чыннан да. суга салгандай. җир йоткандай булды Тырнакны. Үлгәндер дигән нәтиҗәгә килде өйдәгеләр Яше д-> бар иде инде Читкәрәк киткәндер дә үлгәндер Яхшы эт үлгәнен һичкайчан да хуҗаларына күрсәтмәс ди халык. Хак < ү .w м ■ „ Бер шом икенчесен тудыра, дигәндәи нәкъ менә шул мизгелдә генә Иргалигә этнең эзсез югалуы белән әлеге фаҗига арасында ниндидер уртаклык бардыр сыман тоела башлады. Дөрес. Тырнакның элегрәк тә югалып торган чаклары булгалады Андый хәл гадәттә февраль ае азактарында. март башларында кабатлана иде. Әмма ике-өч көннән соң тырналып-яраланып. корсагы эчкә батып, тәмам йолкышка әверелеп кеше өлешенә кермәде, тикмәгә кеше җәберләп. рәнҗеш алмады Шуның нстенә гайрәтле иде. тәнәккәл иде. көч-егәре дә. ходайга шөкер, буа буарлык иде Кулыннан эш килде, бер хезмәттән дә тартынмады, курыкмады Теләсә кем әйтер: йөзенә кер кундырмаслык итеп яшәде. Бәлки шуңадыр, ил өстендә абруйлы, туй-мәҗлесләрдә. бәйрәм-җыеннарда урыны түрдән булып, үз көнен үзе күреп, үз өенә, үз тормышына үзе баш. үзе түш булып, дошманга сер бирмичә яшәде. кайтыр иде дә. берәр тәүлек оясыннан чыкмыйча хәл җыеп, яраларын ялап-дәвалап ятканнан соң, яңадан үз вазифаларын үтәргә керешер иде. Күпме гомер үтеп, бер генә бала-чагага да, бер генә кешегә дә тимәде Бер дә юкка өрмәде. Тик ни хикмәттер, Гыйззәт хәзрәтне өнәмәде. Үзе түгел, күләгәсе генә күренсә дә, чылбырын өзәрдәй булып ярсып, ыргылып-томырылып, буыла-буыла өрә башлар иде. Хәзрәтнең кигән киеме башка кешеләрнекенә караганда үзгәрәк булгангадыр дип уйлый иде Иргали. Хәзрәт тә Тырнакны өнәп бетерми иде. Берничә тапкырлар: «Котыргандыр б\, зәхмәт Күрче үзен, тач бүре бит Кешегә ташланып зыян- зәүр күргәләгәнче, аттырырга кирәк үзен»,— дип киңәш тә биргәләгән иде Иргали онытылып киткән сыман булды. Тирә-юнь, бар галәм кө- чәйгәннәнкөчәя барган ниндидер гөрелте белән тулды. Дикъкать бе- ләнрәк тыңлап карагач, төшенде: бөтен урамны биләп алган авыл халкы шулай гөжелди икән. Ил кавемендә, Иргалиләрнең нәсел-нәсәбендә булмаган әлеге фажигале хәлгә иң куанган, шатлыгыннан үрле-кырлы сикергән кеше Гыйззәт хәзрәт имеш. Әнә ул. халык арасына кереп алган др, кулындагы чукмар башлы таягы белән селтәнеп-кизәнеп, кемгәдер янагандай зәһәрләнеп кычкыра, каргый-каргый нәләтләр укый. «Я-а-а, тәңрем! Догаларым, ниһаять, сиңа барып җитте тәгаен. Тәки башына життең мәлгуньнең. Бер түгел, мең шөкер үзеңә. Тәки башына життең шул кафернең. Бик күп жәбер-жәфа күрсәткән иде, нәкъ котырган эт кебек иде йөзе кара! Языгына күрә жәзасы булыр дип әйткән ндейме? Әйе, әйткән идем. Ул ямансызны мин кичергән тәкъдирдә дә алла кичермәс иде. Менә күрегез, белегез!., һәр өргән сәвит этен шул язмыш көтә. Я-а-а. ходаем! Бер түгел, мең-мең рәхмәтләр үзеңә...» — Ул да түгел, хәзрәт эче катып каһкаһәләп көлә башлый. Аның шулай тәкбир әйткәндәй, вәгазь укыгандай, бөтен халыкка мөрәжәгать итеп кычкырынулары үтерелгән Халәпкә әйтелгәнлеген төшенгәч, Иргали чак кына тынычлангандай булды. Әмма озакка түгел, аның күңелен жан өшет- кеч икенче уй өтәләп үтте: «Күрче зинһар, безнең Тырнак та хэзрэт'кэ өрә иде ич! Аның да башына Гыйззәт хәзрәт каргышы төшмәдеме ИКЕЙ1?!.» Иргали шыбыр тиргә батып уянып китте. Уф-ф!.. Төшкә дә кереп борчымасаң соң дип эченнән генә хәзрәтне тиргәп тә куйды. Яшерен-oai ырын түгел, динне танымаса да, мәчет белән алыш-би- реше булмаса да, Иргали Гыйззәт хәзрәт белән тату яшәде кебек. Күрше хакы дип, кайчандыр ат биреп торып кылган яхшылыкларын истә тотып, һичкайчан да хәерсадакасыннан калдырмады Яңа өйне өлгертеп керү белән: «Коръән укып, дога кылып, өемә фатиха биреп чыксаңчы. хәзрәт»,— дип. иң әүвәл остабикәсе белән аны чакырды Садакасына аяклы мал — бүлтерек бәрән бирде. Түрнең башында утырды хәзрәт Хәтсез утырды Тәгаменнән җитеш дип, бик кыстагач, хатын- кыз кавеме сизенә күрмәсен дип, сакланып кына: «Мондый нигъмәтне пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам да кире какмаган»,— дип, ачы балдан да авыз итте. — Хәлләндең, бөтенәйдең... Ходай тәгалә биргән дәүләтеңнең игелеген күреп, кинәнеп яшәргә язсын. Бәла-казалар күрергә насыйп итмәсен берүк. Амин! — дип бик озаклап дога кылды. Дөньяви хәлләр турында да гәп сатып утырды хәзрәт Мәрхәмәтсез кыланалар дип, «бәлшәвикләр»гә дә тел-теш тидереп алды Ак патша Мнкулайны ничек итеп кулга алулары турында да гәп сатты. Әмма күпмедер вакыттан соң тату гына яшәп яткан ике күрше арасына күләгә ятты Барысы да Салиха карчыкның ярым жнмерек таш келәтен сатып алудЗн башланды. Әмма жәй башында, Камада саллар туктагач, хәзрәт белән Иргали арасында янә бер житди сөйләшү булды. Авылда яңа мәктәп салу өчен хөкүмәт бер зур сал агач биргән. Шул салны сүтеп, бүрәнәләрен кичекмәстән ташып куярга кирәк икән Авылның избачы. мөгаллимәсе, әле һаман да үзенең сылулыгын җуймаган Хәят Иргали абын, җаным дип сорыйм, берәр атыңны биреп тора алмассыңмы? дип гозерләп килгән иде Көлеп-елмаеп торган хатын-кызның гозерен ничек итеп инде аяк астына саласың ди, бер түгел ике атын биргән иде Иргали. Төнге ♦ томаннарда коенып, соңгы елларда төнгелеккә абыйлары урынына йөр- < гән Таҗи белән Һади чабышып кайтканда, таң җилләре ялларын тара- s ган атлар сокланып туймаслыклар да, тотып тыярльгклар да түгел иде. < Менә шул иртәне Гыйззәт хәзрәт. Иргалине туктатып, бик җитди g мәсьәлә турында әңгәмә корырга җыенгандай сүз катты. 5 — Нәрсә, күрше,— дигән булды ул, йонлач кашы астыннан сөзеп ♦ кенә карап — Калхузга керергә ниятләндеңме әллә? Ә?. “ Иргалинең әллә ни исе китмәде. х — Ник алай дидең әле, күрше? — диде ул, хәзрәтнең соравына 3 сорау белән җаваплап. « — Ник дип.. Шул инде. Өч атыңның берьюлы икесен биргәнеңне t- әйтәм... * — Колхозга түгел бит, хәзрәт Әнә, яңа мәктәп салырга җыеналар, х Укысыннар балалар. Тукаебыз әйтмешли өч наданга алышынмас бер g язу белгән кеше Надан кеше бу заманда сукыр белән бәрабәр... Аның соңгы сүзләренә бөтенләй игътибар итмәде хәзрәт, әйтергә теләгәне дә бик кыска иде аның. — Барыбер сәвиткә!.. Ә икенче тапкырында сүз тагын да кискенрәк, хәтта чак кына янауга да охшаган иде. Хәзрәтнең көйләп-вәзенләп әйткән сүзләре әле дә булса колагы төбендә яңгырап тора Иргалинең. — Син. мелла кем, ике арада, бер турыда кала күрмә. Дөнья хәлен белмәссең. €)ййе! Заманалар да тыныч түгел, буталып-нитеп китә калса, кыйблаң булырга тиеш, югыйсә авырга килүе бар дип әйтүем. Тормыш бөтәйгәч, йортка хафа килә дигән борынгылар. Берәр зәхмәте тиеп, йорт-җиреңнән бәрәкәт качмагае дип борчылып кисәтеп куюым Ике ут арасында калып, зыян-зәүрәткә юлыгып куйма, дип әйтүем. Килер көн килми калмый. Әй-йе!.. — Бу сүзләрне әйткәндә хәзрәтнең урыныннан купкан зәһәр күзләре яман ялтырый, ә ияге бизгәк тоткандагы сыман бии иде. Хәер, бу сөйләшүгә кадәр үк инде Иргали ниндидер хәвефле берәр хәл. фаҗига якынлашуын сизенә башлаган иде «Нишләптер хәзрәт сине чит күрә, ят итә башлады, яшерен таш төрән сындыра ди, искәрмәстән генә берәр кырын эш эшләп куймагае»,— дип сүз салучылар да булды. Хәзрәтнең ниндидер шикле кешеләр, кара көчләр белән тыгыз элемтәдә торуы, аралашуы, еш кына караңгы төннәрдә бакча артларында шөбһәле күләгәләр хәрәкәтләнүе, бу турыда авыл халкы арасында да ышын-пышын сүзләр йөрүе Иргали өчен дә сер түгел иде. Очы-кырые юктыр сыман булып тоелды ул төннең, әйтерсең лә җир шары ниндидер ерып үтә алмаслык куе караңгылыкка барып эләккән дә шунда туктап калган Иргали яңа көнне каршы алуына тәмам өметен өзү дәрәҗәсенә җиткәндә, авылда тереклек барлыгын белдерергә теләгәндәй, ачы таңны ертып, беренче әтәчләр аваз салдылар Беренче әтәчләрне генә көтеп торган диярсең, авылга да җан иңде: кайдадыр җилкапка шапылдады, якында гына кое сиртмәсе шыгырдады. Моңарчы тавыш-өне булмаган бер сыер, бозавы, белән кавыштыруны сораптыр инде, өзми дә куймый мөгри башлады. Күрше каралтыларның берсендә, бик ачыргаланып, бик түземсезләнеп, сарык бәрәне кычкыра ИДе Авыл Советына килүләрен көтеп яту янә бер төн озынлыгы тоелгандыр Ниһаять, сынар өлге кадәр генә тәрәзәгә дә яктылык инде. Аннары инде әллә ни озак көтәргә туры килмәде. Иргалине янә тикшерү бүлмәсенә чакырып алдылар. Анда бар да кичәгемә иде. Аерма тик шунда: тәрәзә каршындагы озын эскәмиядә Бәһрам җизнәсе дә утыра иде. Ин әүвәл аларның күз карашлары очрашты Бәһрамның күзләрендә сәерсенү катыш борчылу. Керфек төпләре ялкынсынган — ул да йокысыз төн үткәргән булса кирәк Димәк, җизнәсе дә Иргали өчен янган-көйгән. Ул арада йокысы туймаган сыман бүртенеп утырган прокурор Иргалигә ым кагып урын күрсәтте дә сабыр-салмак кына тезә дә башлады — Сезне менә авыл Советы рәисе иптәш Кәрамов халык исеменнән хәзер порукага бирүне үтенде. Тикшерүнең әле башлануын гына исәпкә алып, без дә үз чиратыбызда моңа каршы килмәскә булдык . - Прокурор. алдында яткан папкасыннан иң өстә яткан бер кәгазь битен чыгарып. Иргали алдына салды — Менә шушы документка кул куюыгыз сорала. Башта укып чыгыгыз. Анда, тикшеренүләр тәмамланмыйча торып. авылдан беркая да чыгып китмәскә дигән кисәтү ясалган. Иргали документны укып та тормады, имзасын салды. Прокурор, кәгазьне папкасына кире тыкканда, әллә ни әһәмияте булмаган сүз әйткән сыман, болай диде: — Хәзер берничә көнгә сез азат Тагы бу «дело» белән башка оешма кызыксына дигән хәбәр дә бар... Урамга чыккач. Иргали кинәт башы әйләнүдән авып китә язды. Ни күрсен: тирәюнь ап-ак. беренче кар төшкән. Иргалинең үлеп ярата торган чагы иде бу. Әмма бүгенге хозур манзара аның күңеленә мыскал да юаныч бирмәде, алай гына да түгел, бу минутта бөтен галәм ак кәфенгә төренеп ята сыман күренде аңа Алар, сүзләре беткән кешеләр сыман, янәшә атлап баралар Нәрсә. Бәһрам җизни, болар чынлап минем башка җитәргә чамалыйлармы әллә? — диде Иргали, сорау бирүдән бигрәк үпкәләгән, җәберсенгән бер кыяфәт белән. Чыннан да. бу мизгелдә Иргалинең такырлыгы калмаган, тәмам сөмсере коелган иде — Билләһи дип әйтәм. ниндидер мөгез чыгарырга маташалар болар Уйга да килеп карамаган нәрсә бит. Күр инде, ә! Башлар себер китәрлек нәрсә бит бу, уйлый калсаң... Алга таба сөрлегә төшеп титаклаган Бәһрам җизнәсе. Иргалине юатутынычландыру турында уйламый да иде булса кирәк, шуңадырмы, бары тик сыңар сүз генә әйтте: — Тырышалар Юлларын дәвам иттеләр. Бәһрам җизнәсенең соңыннан әйткән сүзләре дә җан кайтаргыч өметсезләр иде. Шулай инде ул. бәла-каза һичкайчан да көткән яктан килми. Беравык тын атлаганнан соң, рәис тагын сөйләнеп алды: — Ул. аяклы каза, үлде дә котылды. Монда, менә безгә калды гөрзинең чукмарлы башы Тиз генә китәргә ниятләмиләр. Сизенгәнсеңдер. ниятләре зурдан кубу... Иргали башта Бәһрам җизнәсенең нәрсә турында сүз алып, барганлыгын абайламыйчарак барды, бары тик үз нужасын китереп кыстыргач кына, барысын да төшенде. — Аның бит әле тамак ягы да хисапта Өрлек кебек алты-җиде ир-ат. Көненә өч тапкыр ашат Колхозныкына кул сузу — янә четерекле. Аларга бит тавык суеп кына котылып булмаячак. Шуның өстенә әнә өч-дүрт баш җигүле ат... Иргалинең башында: «Куянга — җан кайгысы, аучыга — мал кайгысы дию менә шушы була торгандыр инде» уе чагылып китте һәм ул. өлкән кардәшенең хәленә керергә теләгән сыман итеп, әйтә салды — Юк белән хафаланма әле, Бәһрам җизни. Әнә. миннән ике-өч баш харык алып тор... Авыл советы рәисе, коточкыч сүз ишеткәндәй, башта кулын селтәде, аннары якягыиа каранып алганнан соң. шактый кырыс тавыш белән өстәде- — Бу турыда эчтән тын. тешеңне дә агартасы булма. Каш ясыйм дип. күз чыгарып куярсың, шул булыр Район прокуроры белән тикшерүчеләргә ришвәт бирде дип. бөтен дөнья сасыр, күзеңне ачырмаслар — Баш өзелгәч, чәч турында кайгыртмыйлар, Бәһрам җизни. Иргалинең тавышында ниндидер ят. кара өметсезлек яңгыравын тоепмы, Бәһрам җизнәсе тизрәк аның авызын томалау ягын карады. ф — Куйчы, зинһар! Нинди баш өзелү ди ул тагын Үз-үзеңне кәфен- = ләми тор әле. Адәм баласы нинди--генә бәлагә тарыса да, өметен өзмәскә i тиеш... * Иргали үзсүзләнүен белде з ~ — Соң үзең уйлап кара. Бәһрам җизни. Эшнең зурга китәсе көн g кебек ачык. Үзең үк күреп торасың ич. иң яман җинаятьтә, кеше үтерүдә * гаеплиләр бит Моңа зиһен җитә торган гынамы соң!- Хет мыскал гына » чаклы хакыйкать, хаклык булсачы! Юк бит! Аның бит әле «кеше үте- 2 рүче» дигән исемен күтәрүе генә дә ни тора. Ничекләр итеп мир алдында J яшәмәк кирәк. Хурлыгыңнан авылны ташла да кач, билләһи!.. — Бу юлы о Иргалинең тавышы ничектер калтырабрак, сынып чыккан сыман яңгы- * рады > Бәһрам җизнәсе ирексездән аның ягына күз салырга мәҗбүр булды. * Аннары, әйтергә җыенган сүзенә җиңел төсмер өстәргә теләп, янә сөйләнеп алды: s — Алай димә әле син. Иргали туган, вәсвәсәгә бирелмә. — Аптырагач әйтүем. Эшләр мондый борылыш алгач, белмим шул. — Башыңны элмәккә тыгарга да ашыкма. Эшләр хәзергә син әйткәнчә үк өметсез дә түгел.. Бу сүзләр Иргалине айнытып җибәргәндәй итте, ул хәтта адымнарын әкренәйтте. Туганының сораулы карашын тойган Бәһрам дәвам итте:— Бәлкем әле бар да хәвеф-хәбәрсез генә узып та китәр. Бая сине чакырып чыгарганчы. доктор әнә нәрсә дип тора иде: Халәп, сезнең тыкрыкка китереп ташлаганчы ук инде ниндидер озынча йомры тимер белән сугып үтерелгән булган. Чүкеч белән бары тик синең койма буена китерелеп, башына капчык кидерелгәннән соң гына төелгән ди Мәет яткан җирдә дә кан заты юк дәрәҗәсендә, капчык та бары тик оешкан канга җиңелчә генә буялган, ди. Докторга да әлеге мәгълүматын ничек булган шулай язарга куштым. Бәхетебезгә, ул арада чын җинаятьчене дә табып коймаслармы әле... — Ходай кушсын иде кана да бит, Бәһрам җизни, белмим шул... Ул арада бөтен тыкрык башын биләп торган Иргали өе күренде Әмма бүген йорт хуҗасы өчен ул башка вакытлардагы кебек бөтен урамны яктыртып, бизәп, ямь биреп тормый иде Төннәрен соңга калыбрак кайтканда, кучкарда сукыр лампа гына кабызылган чакларда, нәкъ менә хәзерге кебек төссез, иләмсез зур һәм шөкәтсез булып күренә торган иде. Бәһрам адымнарын әкренәйтеп кенә калмады, бөтенләй туктады — Өйдәгеләр тәшвиштәдер инде?—диде ул. Аның бу сүзләре сорау бирүдән бигрәк раслау булып ишетелде. — Әйтмә дә инде, Бәһрам җизни Кайгы-хәсрәт. кара пошаман баш- тин ашкандыр. — Чөй өстенә тукмак дигәндәй, ичмаса Гөлниса киленнең дә сәламәтлеге чамалы. — Әйтерең бармы Бер мизгелдә генә тынып калган Бәһрам. янә телгә килде — Менә нәрсә, Иргали туган Моңарчы ир-егет идең, берүк моннан соң да шулай булып кала күр. Ир-ат башына төшкән кайгы-хәсрәтне, бәла-казаны, гадәттә, бусага тышында калдыра белергә тиеш. Нәрсә әйтергә теләгәнемне төшенгәнсеңдер шәт — Төшендем. Бәһрам җизни. Бер бәлане унга бүлүдән ни файда да. ни фәтвә!..— Иргали. юлдашы ягына борылып, искәрмәстән генә әйтә салды —Әллә, Бәһрам җизни, кереп чыгасыңмы? Ә? Рәис бәла ингән йортка керәсе итмәде. «Башка вакытта»,— дип, йорт хуҗасы белән хушлаша ук башлады Иргали үз чиратында: «Башка ва кытның булмавы мөмкин...» — дип әйтмәкче иде дә, тыелып калды Ул арада Бәһрам кабат саубуллашты да, кисәк кенә борылып, ниндидер хәвеф буласын көткән сыман, тынып калган урам буйлап китеп тә барды. Өйдәгеләр шатлык-куанычларыннан нишләргә дә белмәде: Гөлүсә, кулларын чәбәкләп, үрле-кырлы сикеренде, хуҗабикә белән Минсылу, авызларын ямьшәйтеп, еларга ук керештеләр Ярты авылны диярлек кәисәгә чакыртып, җыен килде-китте сораулар биреп, беркетмә төзүләре алар өчен сер түгел иде инде Җитмәсә тагын Иргалине ябып төн кундырулары, шуның өстенә берсеннән-берсе яман гайбәтләр белән күңелләренә шом салып, «Тәки Иргалинең башын ашыйлар икән!» — дип өннәрен алып бетергәннәр иде инде аларның. Ул да түгел, кабалану-ашыгудан хәл-әхвәл дә сорап тормастан «Сөенче, күршекәйләрем! Сөенче! Ходайның биргәннәренә шөкер»,— дип, күршеләре Зәйтүнә атылып килеп керде Шатлыгы тутсыл йөзенә бәреп чыккан иде аның. Әле яңарак кына прокурорның да, район милициясе начальнигы Сабировның да солдаткаравылчылары белән олауларга төялеп китеп баруларын үз күзләре белән күр^п калган имеш Тик иртәрәк сөенгәннәр икән: шул ук көннең төнендә, яман дөбердәтеп өйгә басып керделәр дә, Иргалине атка утыртып, кораллы конвойлар арасына алып, район үзәгенә — Чаллыга алып киттеләр. Шул китүеннән суга салгандай юк та булды Иргали Күзе ияләшә төшкәч, күрде Иргали: дымлы кирпеч стена буенда тар гына эскәмия тора икән. Бу мизгелдә Иргали ни үле, ни тере хәлдә иде Зиһене чуалган, 'йсен җуйган бер халәт биләп алды аны. Ул да түгел, өстенә бозлы дәрья капландымыни, бөтен тәненең нәкъ бизгәк тоткандагы кебек калтырана, туңа башлавын тойды Гүр салкынлыгы тәненә үтеп кереп кенә калмады, җанына да тәэсир итә башлады Уйлары да чамасыз авыр, хәлләре дә үтә мөшкел иде аның бу мизгелдә Кинәт кенә тагын нидер булды: башы түнеп, зиһене чуалып киткән сыман тоелды. Күз аллары әлҗе-мәлҗе очкыннар белән тулды Аяк астындагы таш идән дә, җан кергән сыман, кинәт убылып бер якка шуыша башлады Бермәлгә мие дә, йөрәге дә туктап калгандай булды, һәм ул үзен җәһәннәмгә убылып төшә башлагандай хис итте.. Иргали соңгы көчен җыеп, башта стенага тотынды, аннары, авып китмәс өчен, эскәмиягә килеп утырырга мәҗбүр булды «Әллә әҗәлем шушы микән?. » —дигән шыксыз уй чагылып китте «Я-а-а. язмыш, тагын ниләр күрсәтәсең бар икән әле5 !.» Тәмам аптырап калган, нахакка гаепләнүдән гаҗиз булган Иргали, ниндидер иңгерәүле, газаплы хисләр өермәсе иркенә бирелде. Рухы сынган, ихтыяры тәмам какшаган иде инде анын. Бәлки шуңадыр, баштарак эзлекле фикер йөртә алмыйча иза чикте. Чите-кырые күренмәгән чуалчык-чәбәләңгән уйларының очын табарга тырышкан саен, уй-фикер- ләре отыры чияләнә генә барды аның Ниндидер көч, төртеп диярлек, Иргалине урыныннан кубарды. Үз- үзен кая куярга урын тапмагандай гасабиланып, арлы-бирле йөренә башлады. Читлеккә ябылган ерткыч кебек күпме генә йөренсә дә, күпме генә баш ватса да. үз хәленә җиңеллек китерерлек бер генә өмет чаткысы да кабынмаячагын күңеле белән сиземләде ул Бар, адәм баласында алдан сиземләү көче бар ул. Иргали дә тормышында килеп чыгачак бу борылышны күңеленең кай җире беләндер сизенә, тоя торды Тагын бер нәрсәгә бик ачык төшенде ул: өсте-өстенә актарылыпябырылып килә икән адәм башына кангы-хәсрәтләр. бәла-казалар. Моңа кадәр Иргалигә фани дөнья бу кадәр үк катлаулы, мәрхәмәтсез. болай ук гаделсез түгелдер кебек тоела иде Ниһаять, аңа да яшәеш- Тынгысыз, хәтәр уйларыннан качарга, арынырга теләгән кебек, Иргали яңадан эскәмиягә барып утырды. Бәгыре иңрәвенә, җан сыкравына чама юк. Тирә-юньдәге сәер тынлыктан чыдый алмаслык дәрәҗәгә җитеп башы чатный, колагы шаулый башлады. Тоткынның башында мең дә беренче кат инде: «Нишләргә? Нишләп карарга?» — дигән, һичкайчан да өзеп җавап бирә алмаслык сораулар туа. Болай җаны бәргәләнүенең бер дә иге-чиге булыр төсле түгел иде Әмма кешене өмет дигән изге хис, изге көч яшәтә ди бит. Шулчак Иргалинең күңел күгендә дә, кара болытларны телгәләп үткән яшен ташы төсле, өмет чаткысы чагылып киткән сыман булды «Чыннан да!..—дип уйлады Иргали, башында туган әлеге аикергә ябышып.— Үзе тавыш салмаган кешегә кайтаваз да ишетелми ллә чыннан да, Казан белән, доктор Клочкиннар белән элемтәгә кереп караргамы? Ятып калганчы атып кал диләр бит. Теләгән тәкъдирдә, Рәхимҗан көнендә барып җитәчәк...» Ярсуы бераз басыла төшкәч, күңелендәге боз булып каткан рәнҗүе чак кына эри төшкәч, аеграк акыл белән фикер йөртә башлагач, ул әлеге карарыннан шундук кире дә кайтты. «Юк' Ярамас Кеше үтерүдә гаепләнә дигән коточкыч хәбәр хет аларга барып җитми торсын әле Моннан да яманрак, моннан да шыксызрак гаепләнүнең бу фани дөньяда бул-, ганы юктыр, мәңге-бакый булмас та...» Батканда кеше саламга тотына ди. Әмма Иргали баса алмый бу юлга Аягы да тартмый Аның бар өмете, бар хыял-максаты — бу хәлләрне, бу сынауларны гаделлек белән ерып чыгу иде. Ул бит ниндидер төшеп калган мәми авыз, әлләзи түгел... Берничә урында учаклар ялкынланган сыман. Иргалинең дә миендә берьюлы берничә төрле фикер туды: берсе икенчесен эзлекле алыштырып торса бер Хәл иде, вакыты белән берьюлы әллә никадәрле уй туып, үзара чуалып-чәбәләнеп беттеләр. Миенең кайсыдыр күзәнәгендә адашып йөрнең аяусызлыгы белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Аңа да шулай җиңелү ачысын татырга язган микәнни?! Мөгаен, язгандыр Гаделсезлекнең өстен чыгуын, тантана итәсен тою, ай-һай ла, авыр Ничекләр итеп түзмәк кирәк! Әйләнчек чире йоккан сарык кебек, шыксыз тәмуг базында ике-өч адым саен борылырга туры килгәнгәме, Иргалинең башы әйләнеп, күңеле болгана башлады Мондый хәл кабатланмасын өчен ул, камераның башына бер атлаганда — уңга, икенчесенә юнәлгәндә — сулга борылырга кирәклекне абайлап алды Кара уйлар җанны да каралта ди. Күңеле, өмете кырылган бу мизгелдә Иргалинең дә уйлары, ай-һай ла, яман иде Бу уйлар, өйдәгеләрнең хәлен күзаллагач, йөрәк бәгырьләрен телгәләп, чыдый алмас дәрәҗәгә җитеп күкрәкне кысып, яңа көч белән кузгалалар иде Ничекләр итеп мир гайбәтен күтәрерләр, җаннарым? . Ничекләр итеп кеше күзләренә туры карап яшәрләр? Аның үзенә дә кирәкме соң мондый яшәү?.. Бик теләгән тәкъдирдә бу бәлаләрдән үзен дә. якыннарын да коткара ала бит Ләкин шундук күңел түрендә икенче бер тавыш аваз сала: «Тилермә! Кеше кадәр кеше исеменә лаек икәнлекне исбатлар өчен иң әүвәл авырлыклар алдында югалып калмаслык кыю ир-егет була белергә кирәк Тилерә күрмә! Кеше бул. Дөрес, син моңарчы тормышның әлегедәй кискен борылыш ясауларына әзер түгел идең Менә сыналу сәгатең дә җитте. Түз! Тешеңне кысып булса да чыда. Үзеңә-үзең кул салып, мордар китәр идеңме әллә? Аннан да җиңел юл юк ул. Үзеңнең кеше икәнлегеңне онытма Кеше икәнлегеңне исбат ит. Сүз дә юк. язмышның кулы нык. Язмыштан узмыш юк димәсләр иде аны Язмыш тукмый, язмыш сыный дип, елапшыңшып, ялынып-ялварып кына берни дә үзгәртеп булмый Тәкъдирнең шундый шаяруларын да ир-егетләрчә кабул итә, каршылый белергә кирәк Тормыш сынауларыннан курыккан — яшәүдән курыккан ди. Кешенең гомере бер генә. Димәк, өлешеңә тигән көмешең шул булган. Димәк, тормышның сиңа карата үз исәбе-хисабы булган » гэн Кузька-Бурлак та чагылып үтте кебек. Ул аның Әстерхан якларына киткән җиреннән суга баткандай хәбәрсез юк булуы турында «Яшьти*е аша ишетеп белә иде инде. «Бәхилләтә алмадым кешене»,—дип уфтанды Иргали. Дөрес, ул аңа акчалата да. итмай ише нәрсә дә тәкъдим итеп караган иде Әмма тегесе ишетергә дә теләмәде. Бердәнбер кабул иткән нәрсәсе Иргалинең үзе тарафыннан хәзерләнгән казылык булды «Чудо-закуска! .» дип һушлары китәр иде Кузьма Даниловичның Казылыгы чыннан да шәп була торган иде Иргалинең. Моның өчен ул камыт күрмәгән елкы алып симертер иде Өйнең калай түбәсе астында еллар буе торып тәмам җитлеккән, камыт бөятедәй итеп бәйләнгән казылыкның майлары тибеп торыр иде Ике кулы белән чигәләрен кысып, күпме утыргандыр, искәрмәстән генә күңелен ниндидер бер моңсу юаныч биләп алды. Бу мизгелдә Иргали үзе өчен иң кадерле, иң тансык уйларына бирелгән иде язмышының иң зур бүләге, мәхәббәт кошы, балдызкае Миңсылу турында уйлап, изге мизгелләр кичерә иде Менә кем аның уен. күңелен, бөтен барлыгын үзенә бәйли алды Менә кем аның күңелен канатландырып, уй-хәсрәтләрен таратып, күңел күген чак кына аязландырып, пакьландырып җибәргәндәй итте Сүнә башлаган зиһене дә ачылып, сафланып, эзлекле фикер йөртер халәткә кайтты Шунда төшенде Иргали: йөрәгенең яртысы гына түгел, күпчелек өлеше барыбер Миңсылу дөньяга китергән күз нурыдай улы Азатта икән. Әнә аның Миңсылуы да янында, кул сузымында гына Әнә ул күзләрен зур итеп ачкан да: «Җизнәкәем, хәлләрең ничек? Бик авыр түгелме? Зинһарлап сорыйм, түзә күр. улыбыз хакына, минем хакка түзә күр»,— дип. үгет-нәсихәт биреп кенә калмыйча, ялынып-ялиара сыман иде. Аңа кадәр, алар югында, Иргали күңелендәге белән тормыш-яшәеше арасында ниндидер тәңгәллек җитмәвен һәрчак тоеп яши иде. Соңрак бар да үз урынына утырды кебек: ярсудан тәмам алҗыган йөрәге тынычланды. арган тәне сихәтләнгән сыман булды. Иргалинең тормышына гына түгел, хезмәтенә, хуҗалыкта чуты бетмәгән мәшәкатьләренә карата да мөнәсәбәте үзгәрде. Соңгы вакытларда хезмәте канәгатьләндереп кенә калмый, тынычландыра, юата торган ниндидер сихри көч. рухи ныклык өсти иде. Эшләгән саен, нәкъ хәят суы эчкәндәгедәй, үзенәкөч-егәр иңүен, җаны-тәненең яшәрә баруын, күңеленең көрлеген, йөзенең аклыгын, тормышяшәешенең алга китүен, күзгә күренеп диярлек бәрәкәт иңүен тоеп яшәде Аруталуның нәрсә икәнен тәмам онытты ул. Эшләгән саен эшлисе килә иде Эш көчледән түгел, уңганнан шөлли диләр Иргалидә исә көч-егәр дә җитәрлек, уңганлык та биш кешегә бүләрлек иде. Ул үзен баш имәс, буйсынмас. Алып батырдай җиңелү белмәс, теләсә нинди эшкә сәләтле, әгәр дә кирәксә, тормышның үзен бугазыннан эләктереп, кирәксә, чүп-чарын селтәп атып, аның килде- китте мәшәкатьләренә исе кгтми яши торган кеше хисаплый башлады. Бу халәт аның хәрәкәт-йөрешенә, үз-үзен тотышына да тәэсир итмичә кала алмады. Тын алуларына кадәр рәхәт, сулышы иркен, дөнья ифрат та матур. чиксез киң булып тоела иде Миңсылу белән үзара мөнәсәбәтнең ничегрәк башлануын күзалларга тырышып карады Иргали Уйлары бик ераклардан урадылар аның. Әле дә булса хәтерендә: яз исенә, яз шатлыгы белән ярым исереп йөргән көннәр иде Нәкъ шул көнне, таң белән. Рәхимҗан чанасына берьюлы ике сыер, дүрт-биш сарык түшкәсе, берничә тәпән бал. май салып. Казанга дип чыгып киткән иде. Күчтәнәчкә дип. биш-алты каз түшкәсе дә салды. Соңгы елларда Иргали. Клочкиннарны гына түгел, аларның туган-тумачаларын да. Казаннан 40-50 чакрымда урнашкан Паратск дигән җирдә яшәүче Ксения Семеновнаның бертуган абыйсы атаклы Губиннар гаиләсен дә азык-төлек белән тәэмин итә иде. Базарларда ит. май ише нәрсәләрнең иң кыйммәт чагы, яннарына килерлек түгел Димәк. Рәхимҗан яңадан уч тутырып акча алып кайта- чак Юллары гына уна күрсен берүк. Рәхимҗан кайтканның икенче көнендә үк, яңадан аяклы мал-туар алып җибәрерләр: сыер, тана ише эре малның иң арзан чагы хәзер Шундый уйларга бирелеп, өенә якынлашып килә иде Иргали. Кон чалт аяз Кояш астында кар җемелдәвеннән күзләр камаша Я-a, ходай, ф тагын язлар җитәмени! Тагын күккә сабан тургайлары күтәрелер чаклар ж якынаямыни' Андый чакта игенченең йокысы кача, җаны чуарлана, 2 өмет юанычлары кузгала Крестьян, нәкъ сабантуй якынлашуын сизен- J гән чаптар кебек, тәмам тынгылыгын җуя. Иргалинең дә күңеле җырлый < иде бу минутта Кайдандыр, басу якларыннан епшек кар исе, каен бөресе, 5 ' тал каерысы исе, чәчәк аткан көнбагыш исе килеп бәрелгән сыман булып 5 китте ' ♦ Менә бөтен урамга ямь биреп торган урыс капка. Бөтен иңе белән ° һәйбәтләп көрәлгән Койма буйларына мул итеп көрт салган. Өске өлеше о беләүләнеп ялтырап ята. Кар шундый пакь, шундый ак, астан, ниндидер Q ут белән яктыртылганга охшап күренә. Аның каравы күләгәдәге көрен- * деләп салынган көртнең дул кынга охшап торган түбәләре, сизелер-сизел- £ мәс кенә искән язгы җилдән дә тузгып, төтенләп утыра. s Иргали, кече капканы ачыйм дип. келәгә кулын гына сузган иде, кар- * шысында. нәкъ җир астыннан калкып чыккан сыман. «Аллаһу, бисмил- ләһү. » — дип. Мәгыйшә кортка пәйда булды. Күрәзәлек кылу, фал ачу, юрау, им-том ише нәрсәләр белән шөгыльләнүче карчыкны күргәч, Иргалинең баш очында гына карга кычкырдымыни, шундук кәефе кырылды. Кортканың өстендә бәрхете кыршылып беткән плюш бишмәт, аягында киез ката, башына зур кәшемир яулык өстеннән сай мескен бүрек чәпәп куелган. Йөзе зур эш башкарган кешенеке сыман алсуланып чыккан. күзләрендә ут Бу тынгысыз, төс ташламас карчык заманында эче төшкән Гөлнисаны да өшкереп-төкереп мунчалар яктырып төрле үлән төнәтмәләре белән дәвалагандай итеп караган иде, төрлечә алдалап- юмалап. акчаны да. бүләкләрен дә шактый ук сауган иде. Тик файдасы гына тимәде Шуннан сон Иргали аның өе тирәсеннән эзен суыткан да иде инде Бәлки шуңадыр, бу юлы да: — Бу пәри комалаган нәрсәгә ни калган бу тирәдә? — дип. шактый ук кырыс бәрелде Тегесе аның бу төртмә сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде, бәрә- бәрә килеп, шундук телләнә дә башлады — һай-й, аллам! Алай дияргә языгыннан курык, кем һай-й аллам! Оятлылар гына булдым Син кайткалаганчы китеп өлгерерменме әллә дип уйлаган идем.. Телгә остарып беткән им-томчы карчыкның бу сүзләре йорт башының күңеленә шом салгандай итте, ул аның юлына каршы төшеп диярлек, янә сорау бирде: — Нәрсә күреп чуаласың әле син бу тирәдә? Нишләп йөрисең? Теле төк ярырдай карчык бер генә мизгелгә югалып калды, тотлыга ук башлады. — Нишләп дип ни инде. Ни дип торам... Килгән идем әле менә. — Бездә булдыңмы? Кем чакыруы белән килдең? Кем янына? Тагын алдашып, тагын бушны юкка аударып йөрисеңме? — Юк. юк! Сездә түгел — булды кортканың җавабы — Сездә булмадым... — Бездән чыгып киләсең ич!.. Мәгыйшә карчык зур серен ачарга мәҗбүр булган кеше кебек, авыз тирәләрен каплагандай итеп, ярым пышылдап әйтте — Теге, түрге өйдә булдым Бу сүзләр янә шик кузгатты Иргалинең күңелендә. — Анда сиңа нәрсә калган ди? — Нәрсә дип Анда да җан ияләре яши ич Иргали чын-чыннан тиргәшергә үк кереште — Син. пәри кияүләгән нәмәстәкәй. боргаланма, яме Дөресен әйт! — Алла белән ант итәм. әгәр Ике күзем чәчрәп чыксын мәгәр — Алдыйсың ич! Рәхимҗан ачы таңнан калага китте.. — һаман да сихәткә туя алмаган Рәхимҗанның бу корткага йомышы төштеме икән дигән уй туган иде Иргалидә — Китә бирсен! Хәерле сәфәр була күрсен берүк,— диде Мәгыйшә карчык, исе китмәгән бер кыяфәттә — Миңа нәмәстәгә ди ул? Мин ир-ат белән эш итмим Иткәндә дә бик сирәк, онытканда бер... — Кем янына килдең соң алайса? — Аллаһу. бисмилләһү! Үзеңне дә әйтер идем Шулай итеп соңгы серемне дә ачтырырсың микәнни инде... — Әйт. яшермә! — Сылу балдызкаең янына килдем — Анысы нәрсәгә тагын? Бу сорауны көтеп алган диярсең инде менә, кортка элеп алып тезә дә башлады. — һай*й, алла! Соң ул да җан иясе ләбаса! Сезнең өчен хезмәтче вазифасын үтәүче генә булгач та. ул да бит хатын-кыз Әллә аның үзенең төг> вазифасын үтисе килми дисеңме?.. Ягъни ана буласы, бала таба сы килми дисеңме? Бала тели ул. бала! Аңлыйсыңмы шуны? Менәтерәк. чүлмәк салып, өшкергәндәй иттем әле үзен. — Мәгыйшә карчыкның, карчыганыкы сыман зәһәр күз'ләре. өй хуҗасының йөзенә текәлде. Тегесенең күтәрелеп бәрелергә, ачуланып-тузгый башларга атлыгып тормавын күргәч, тагын да кыюлана төште. - Тик белмим, кем. Иргали, бәгырь Тыны шифалы, фәлән-төгән дип. күпме генә даным чыккан булмасын. монда минем әфсүн-төфсеннәрем. ырым-шырымнарым, өшкерү-тө- керенүләрем генә әллә ни майтара алмастыр кебек.. Чын әгәр. Сихер, зәхмәт кенә йоккан булса бер хәл иде. бәлки шифасы да тиеп куяр иде. Монда белмим шул. Үземнең бөтен табиблык осталыгымны җиккән хәлдә дә әллә ни кыра алмамдыр төсле. Монда хәлләр тылсымлы сүрә укып, өреп-өшкереп кенә савыктыра алудан узган. — Исе китүдән, авызына су алгандай торган Иргалинең терсәгенә җиңелчә генә кагылгандай итте дә. күзләрен яман мәкерлеләндереп. тавышына шайтан вәсвәсәсе кушып, өстәп тә куйды — Әллә, кем Иргали бәгырь, син ярдәм итеп карыйсыңмы? Ә?.. Им-томчының көтмәгәндә ясаган бу тәкъдименнән Иргали көләргә дә. ачуланырга да белмәде. — Ничек итеп?.— дигән булды ул кортканың тел төбен аңламаган сыман итеп — Әллә минем дә өшкерү-төкерү белән маташуымны теләр идеңме? —Әмма йорт башы узынган убырлы карчыкның авызын томаларга булды Ул күзгә күренеп кырысланды һәм чынлап торып әрли үк башлады — Моңардан соң ничек инде сине «пәри комалаган нәрсә» димисең, ә! Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме соң синең, ә5 Нәрсә тәкъдим иткәнеңне төшенәсеңме соң син? Миңа бит хәзер кырык яшь! Ишетәсеңме шуны: кы-ры-ы-к яшь! Кызым кияүгә бирерлек бит мийем Телчән корткага сүз таба торганмы соң! Әнә күр. теле телгә йокмый бит мөртәтнең, тәтелдәпме-тәтелди. Йөзендә-сүзендә кинәялек җитмәсә - һай-й. бәхетең арткыры! Күрче зинһар, авызын кыеш-мыеш китереп «Кырык яшь» —дип торуларын гына күр! Күңелеңә берүк авыр алма, Иргали бәгырь, дивананың да диванасы икәнсең Әгәр дә бик инде беләсең килсә, кырык яшь ул адәм баласының акыл утырткан, сабырлык- зирәклек туплаган, иң егәрле, кодрәтле, беләгендә көче, йөрәгендә дәрте ташып торган чагы Менәтерәк. тиле түгел диген инде сине шуннан соң! Шуны бел кырык яшь ир-ат затының иң дәртле, иң илһамлы, хатын-кыз ның һушын ала торган чагы Яа-а. ходаем1 Булса да булыр икән үз кадерен үзе белмәгән тилемсә бәндәләр1 — Мәгыйшә карчык шаярткан сыман итеп Иргалинең касыгына төрткәләп алды —Тфү тфү. берүк күзләр тия күрмәсен үзеңә! Шушындый типсәң — тимер, орсаң өрлек сындырырлык Салсал батырдай килбәтле гәүдәләрең барда, авызыңны күтәреп. «Кы-рык яшь'» — дип торган була бит әле Тиледер син, валлаһи! Ә аның балага сусап тәкать тотмай торган чагы Синең ише имәндәй нык, әзмәвердән сау-сәламәт ир тансык аңа... Я-a, ходаем, булса да булыр икән хатын-кызда шундый кайнарлык. Таза-ныклыгы әллә кайлардан бөрке- ♦ леп тора инде менә Ул, мин сиңа әйтим, буй-сынының иплелеге һушлар- 5 дан яздырырлык инде менә Тәненең тыгызлыгы турында әйткән дә юк, < иңнәренә һич тә ир-ат кулы сарылган димәссең, тач җитлеккән кузак ин- 5 де менә... _ Ниһаять. Иргалинең сабырлыгы сынды, авызыннан ут чәчеп, чама- S бәрет>ГаЛТа б ашлаган сихерче карчыкны тыярга булды. Шактый ук каты ♦ Җиттеме сиңа, юкмы, канса кәнис! Ул кадәр узынам дигәч тә, х чак кына чама да белергә кирәктер ич. Син нәрсә, әллә аның минем ту- 3 ганым, балдызым икәнлеген онытып җибәрдеңме? Югыйсә исеңә төше- « рергә дә күп сорамам. Ул бит сиңа каяндыр килгән килмешәк яки анда * ниндидер асрау кыз түгел... >■ Бар, тыеп кара син Мәгыйшә кебек дөнья күреп, остарып-шома- * рып беткән ил корткасын. J — һай-й, алла! Авызын күтәреп: туганым, балдызым дип торган була бит әле Булса соң! Балдызларны якын күрү, үз итү, балдызларның биленә кул салу — борынгыдан калган йола Андый эшне әүлиялар, пәйгамбәрләр дә инкәрә итмәгән. Синең җылы канатың астында җил-яң- гыр күрмичә, оҗмахның оҗмахында — башка берәүләрнең төшләренә дә кермәгән сый-хөрмәттә яши. Әйтсәм әйтим инде алайса: сиңа бер түгел, мең хәләл ул. Берәү дә — алла да, бәндә дә сине гаепләмәс. Аннары ул сиңа туры балдыз да түгел бит әле Хәләл җефетең — Гөлниса белән карындаш туган түгел дип әйтүем...— Мәгыйшә карчык өздереп кенә янә Иргалигә күз төшереп алды. Өй хуҗасының сүз таба алмаган сыман тораташ булып катып торуын күргәч, тагын да кыюланды, күзләрен майландыра төшеп, авызыннан янә зәһәр чәчә башлады — Андый хәлләр, Иргали бәгырь, тормышта атлаган саен. Тикмәгә генә; күрше хатыны күршегә кунак кызы булып күренә димәгәннәрдер Ире ир булса бер хәл иде Юк бит! Моңарчы түзгәннәреңә дә шөкер итәрлек инде Синең урында башка берәү булса, күптән инде . — Кортка, кеше-кара ишетмиме дигәндәй, як-ягына каранып алды да, әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмаудан курыккандай, ярым пышылдауга күчеп, дәвам итте.— Алла шаһит, кем, Иргали бәгырь, минем бүтән чарам да, чамам да калмады. Әллә мин әйтәм, чыннан да. үзең генә Ни ни дип торам Дәрт-дәрманга әҗәткә керерлек түгелсеңдер әле шәт Әнә күр. көч-гай- рәтең ташып ашкан ирсең. Керсәнә хәлләремә Бердән ходайга, икенчедән сиңа мең-мең рәхмәтләр укыр идем. Шуны бел, бала тапмаган хатын — кысыр сыер ул Мин сиңа азып-ту>>1п, зина кылу ише хәрам эш тәкъдим итмим ләбаса. Бары тик аллага инанган кебек күзләреңә генә карап торган, сез дип җанын фида кылырга, сез дип, чәчләре белән җир себерергә әзер торган сөекле балдызыңа бер изгелек эшлә дип кенә ялы- нып-ялваруым Дөньялыкта ул да үз вазифасын үтәсен инде. Савабы үзеңә булыр иде Моңа кадәр булган барлык сабырлыгын туплап түзгән Иргали, ниһаять, ычкынды Иң әүвәл. хәйран булудан исе киткән кешедәй, башын селкеп торды, аннары кортканың үҗәт күзләренә туп-туры карап, эттән алып эткә салып сүгә башлады. — Иман дигән нәрсәнең заты да юк икән син бәндәдә Чистый иблис икәнсең. Авызын тутырып: «Изгелек». «Савап»,— дип торуларын күр әле син моның. Аһ-һ, аждаһа, аһ-һ убырлы' Бер авызын ачкан кортка, тиз генә бирелү турында уйламый да, Иргалине бүлеп, тәтелдәвен белде. 5 «К У » 6 — Абау-у, изгелек, савап дими, ни диим тагын?!. Юкны бар итсән, савап булмый ни булсын ди. Бер бездән генә калган нәрсә түгел. Икәү ятып өчәү торганны китап та хуп күрә. Алайга киткәч, әйттем исә кайттым Ире, ире чамалы шул. Орыпсугып хараплар иттеләр шул бахырны Гарип-горабага әверелдерделәр Болайга киткәч, читтәнрәк белешермен Әй-йе! Андый, чибәрлеге күзгә төшеп торган саусәламәт, яшь сылу хатынга күзләре янучылар табылмас дисеңме әллә? Кәсеп итсәң, насыйп була ул... Иргали үзенең чынлап торып ярсый башлавын тойды Ахыр чиктә үзенең иң яман, соңгы чутта гына әйтелә торган сүзен дә әйтте. — Аһ-һ, мур кыргыры! Аһ-һ, үләт! Белешермен мин сиңа, пәри кома- лаган нәмәстә Икенче бу тирәдә ялгышлык белән генә күренсәң дә, үзеңә үпкәлә. Тегесе бер дә «Китәм!» дип каударланып тормады. Ахыр чиктә Иргали Мәгыйшә карчыкны этеп-төртеп куып чыгарды. Әмма бу очрашу, очрашудан да бигрәк әлеге әңгәмә, аның күңелен урыныннан кузгатты, җанына таракан йөгерткәндәй итте. Өйгә кергәч тә тиз генә тынычлана алмады Иргали, җанын кая куярга белмичә бәргәләнде. Әкренләп акшам вакыты житте Өйгә эңгер иңә башлады Шулчак ишек артында туңган идән сайгакларының шыгырдавы ишетелде Ни өчендер, бары тик бер генә мизгелгә үзен жинаять өстендә тотылган кеше сыман хис итте Иргали. Чыннан да, балдызының керүен көтеп утырмый идеме соң ул? Нәрсә булды соң әле аңа?.. Ишек ачылып китте. Иң әүвәл, бүлмә эчен иңләп, ап-ак суык җәелде Ниһаять, көянтә-чиләкләрен күтәргән Миңсылу күренде. Бит алмалары комач кызыл, мамык шәле кырыйларына, сыпылып чыккан чәч бөртекләренә мул булып кунган бәс, кыйммәтле ташлар кебек, жем-жем итә. Балдызына ияреп, өйгә рәхәт салкын, күңелне күтәрә торган саф һава, юып тышта киптерелгән кер исе бөркелеп керде. Миңсылу да билдән тиң су ерып үткән кебек, көянтә-чиләкләрен күтәреп, аралык аша кече якка кереп китте. Иргали йөрәгенең ләззәтле сулкылдавын һәм ешрак тибә башлавын тоеп, балдызкае кереп киткән якка колак салды. Менә Миңсылу чиләкләрен тәрәзә буенда торган эскәмиягә куйды. Чиләк төбенә катарга өлгергән боз сөңгеләренең идәнгә тигәч, күңелле генә кетердәп уалуы аермачык булып ишетелде. Иргалинең ачы бал турында сүз кузгатуы булды, Миңсылу. — Хәзер эшлибез аны, җизни,— дип, урыныннан сикереп үк торды Ничә минут үткәндер, озынча муенлы чүлмәккә салынган, салкын идән астында әчеп кымырҗуы җиткән бал Иргали каршында утыра иде инде. Икенчеме, өченчеме тустаганны тутырганда, балны мактады, тәмам җитлеккән диде, табын янындагы хатын-кызларны да авыз итеп карарга кыстаган булды Бу сүзләрне әйткәндә күзләре балдызында иде Җитмәсә тагы сүзләре дә ничектер табигый чыкмады Моны ул үзе дә сизде Уңайсызланды Болай ярамас, дип үз-үзен кисәтеп тә куйды Сихерче карчык ни димәс. Хисләрне дә йөгәнли белергә кирәк. Алла сакласын, яман яктан бер телгә керсәң, ил өстендә ничек яшәрсең. Күңелеңә шундый бер бозык уй. бозык исәп кенә керсен, аннары инде бетте, кешелегеңне җуйганыңны бел дә тор. Ниһаять, табын җыештырылды. Урын-җир җәйгән арада Миңсылу, өйдәгеләрнең барысына да берьюлы мөрәҗәгать иткән сыман, абзардагы ике сыерның берсе бүген-иртәгә бозаулаячагы турында хәбәр салды Бары тик шуннан соң гына, тыныч йокы, татлы төш теләп, үз өенә чыгып китте Утлар сүндерелде. Тирә-юнь тынлыкка чумды Мич аралыгында сыңар чикерткә генә' үз жырын сузыпмы суза.‘Әмма Иргалинең күзенә йокы кермәде Тынып калган дөньяны гизгән тулы ай да, ниһаять, ян тәрәзәгә күз салды. Иргали һаман ята Уйлары һаман бер тирәдә чуала аның «Чукынып кына китсен инде»,—дип. чынлап торып сукранып та алгалый ул Чыннан да, сихерче карчык сүзеннән соң әллә нәрсә булды аңа, күңел түренә әллә ниткән тынгылык бирми бимазалый торган өр-яңа ♦ бер хис кереп оялавын тойды Бая гына бөтен табынны бизәп утырган < Миңсылу, аның алсу йөзе, зифа буй-сыны, кызларныкы сыман төртеп < торган күкрәкләре, житез-өлгер, иплекилешле хәрәкәтләре күз алдын- * нан китми газаплады «Мөгаен, яз галәмәтедер...» — дигән нәтижә яса 2 гандай итте Иргали үзенчә. Ни әйтсәң дә, күңеленең бик сизгер, бик & нечкә, бик тәэссоратлы чагы Кан шаяра, һәр җан иясе яңара, һәр терек- * лекнең саф һавага, һәр кояшлы аяз көнгә сөенә-сөенә яши торган ва х кыт җитте о X Иргали, барыбер йокыга китә алмаячагын тәмам төшенепме, ухыл- g дап.урыныннан торды Йокыга ифрат та сизгер Гөлниса иренең бу халә- п тенә әллә ни дикъкать итмәде Бозаулыйсы сыер, колынлыйсы ат-мазар * булганда, ким дигәндә бишалты мәртәбә абзар тирәләрен әйләнеп керү £ йорт иясенең фарыз эше ләбаса. « Әмма бу юлы Иргалине ниндидер башка көч, башка фикер урыннан j күтәрде Нәрсәгәдер күңеле кытыклана, йөрәге күкрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып тибә, бөтен барлыгын ниндидер бер татлы, бик тансык бер ашкынулы теләк, бер генә минутка да тынгылык бирмичә, бимазалап торуын тойды Тагын бер ят уй тууын абайлап алды ул: бу минутта балдызы янында берәр ят ират бардыр сыман булып тоела башлады Әлеге шыксыз уй тууы булды. Иргалинең тыны кысылып кына калмады, йөрәк тибеше чигәсен кыйнарга ук кереште Бу яман уйны тизрәк башыннан чыгарырга тырышып карады. Ә бит ул яхшы белә: Тырнак чылбырыннан ычкындырылган чакта, ишегалдына кеше түгел, күрше тавыгы да керә алмаячак. Иргали, шундый уйларга бирелеп, алгы якка чыкты. Ялан аягына киез катасын киеп алды. Мал-туарны карарга чыкканда йөртә торган фонарен кабызды. Сөремләнгән’куыгын сөртештергәндәй итте. Бары тик шуннан соң гына ишек катындагы чөйдә эленеп торган толыбын җилкәсенә салып, тышка чыкты Аны жил урынына абзарлар өстеннән очып төшкән Тырнак каршы алды. Куанычыннан нишләргә белмәде, хуҗасының аякларына сарылды, тиенурынына бөтерелде. Иргали буш кулы белән Тырнакны сыйпаштырды, сөйде һәм үз урынына сакка басарга кушты. Эт иң элек үз оясы, аннары абзарлар өстёнә сикереп менде дә, таштан коеп куйган сын кебек булып, яңадан тыкрык буйларына, бакчалар артына карап, тынып калды. Гомумән, кирәксә-кирәкмәгәнгә өрә торган гадәте юк иде Тырнакның. Иргали түрдәге кече өй ягына күз салды. Анда тынлык. Бары тик ишек алдына караган сыңар тәрәзәгә генә ай яктысы төшеп, өй эчендә ут янганга охшап тора иде Ул янә һәр күзәнәгендә ниндидер ашкынулы, жилкенүле хис кайный башлавын тойды Иргали, нәфесен котыртмаска теләп, тизрәк абзар ягына борылды, фонарен жиргә куеп торып, иң әүвәл аран бөркәвенең сыңар канатын гына ачып, эчкә үтте. Шундук борынына шулкадәр дә таныш, шул тикле дә якын мал-туар, печән һәм юеш яңа тирес исе килеп бәрелде Иргали, фонарен баш өстенә күтәреп, терлекләрне барлады Әнә имән сайгак җәйгән кырый бүлектә бүген-иртәгә бозауларга тиешле сыер тора Нәрсәдер өмет иткәндәй, олы күзләрен сәер мөлдерәтеп, Иргалигә таба борылды Бик авырыксынып, теләр-теләмәс кенә хуҗасы ягына таба хәрәкәтләнеп куйды Иргали, филтәсен чак кына кыса төште дә, фонарен баганадагы кадакка элде. Сыер янына килде — Нәрсә, хәлләрең хәлме? Зарар юк, бар дә һәйбәт булыр... Сыер, авыр гәүдәсен авыш тәвеш китереп, тагын бер-ике адым алга таба атлады да үзенең кайнар, дымлы, чалгы янавычыдай кытыршы ирене, теле белән Иргалинең сузылган кулына төртелде. Хуҗасы да үз чиратында күнегелгән хәрәкәтләр белән аның муенын, колак артларын сыйпаштырып алды — Чак кына түзәргә, сабыр итәргә туры килер.. Нишләмәк кирәк, дөнья шулай яратылган инде Иргали сыер алдындагы буй тагаракка күз салды Җебетелгән икмәк, көрпә апарасы исе аңкып торган парлы башакка кагылмаган да бичара малкай — Болайга киткәч, бүгеннән дә калмассың инде, ходай кушса Сыер белән сөйләшсә дә, бу мизгелдә .Иргалинең уе. хыялы һаман да. әлеге дә баягы, кече йорт тирәсендә иде Ул тагын бер нәрсәне бик анык төшенде: бик теләгән тәкъдирдә дә, дәртен кузгатып җибәргән балдызкае турында уйламыйча булдыра алмас иде Күңел җилкеткеч әлеге тынгысыз теләктән тыелып калырга тәкате юк иде инде аның. Иргали ни кылганын да белештермәгән кеше сыман, үрелеп фонареның филтәсен тагын да кыса төшеп, абзардан чыкты. Кече өйнең ишеге әнә генә, күп булса ун-унбиш адымда гына Нишләргә? Аны ниндидер киеренкелек биләп алды Йөрәк урыныннан купты Сулышы үзгәрде Тәненә әйтеп бетергесез рәхәтлек, татлы хәлсезлек таралган сыман булды. Менә ул ишек катында Тез буыннары гына түгел, бөтен әгъзалары ның җиңелчә генә калтыравын сизде ул Шашкан күңеле тәмам тилертте аны һәм Иргали тәвәккәлләде, йөрәкләнеп китеп, бөтен ихтыярын бергә туплады да җиңелчә генә ишек келәсенә кагылды. Миңсылуның ялт итеп өйалдына чыкканы ишетелде. — Кем бу? Иргали янә югалып калды — Бу мин...— диде ул калтыранган тавыш белән. — һай-й, ходаем ла. Гөл апага бер-бер хәл булдымы әллә? Ишек ачылып китте Ай яктысында ап-ак эчке күлмәктән Миңсылу басып тора иде. — Борчылма — Ул-бу юк,— диде Иргали, кинәт кенә тамагы кибеп чатный башлавын тоеп Менә ул иелә төШеп, бөтен ишекне тутырып, эчкә үтте. Ишекне ябып, үзе артыннан эшермәле бикне этәреп куйды. Тәмам каушап-югалып калган Миңсылу, кулларын күкрәге турысында кушырып, артка таба чигенә башлады — Җизни... Ут алыйммы? — Кирәкмәс-. Иргали, җилкәсендәге толыбын шунда почмакта торган бүкән өсте- нә генә шудырып төшерде дә яңарак кына юрган астыннан чыккан балдызкаеның кайнар гәүдәсен шашкын бер дәрт белән кочагына алды. — һай-й, җизни!. — дип өзгәләнде Миңсылу ярым пышылдап — Ярый торган эш булмас бу. Гөл апа сизенә-нитә калса, нишләрмен?.. Хисләре ташып, тыны кысылган Иргали бары тик бер генә сүз әйтә алды: — Сизенмәс Иргали яңадан абзарга чыкканда, фонарьнең мае бетеп, филтәсе күмерләнгән, сыер бозаулаган, салам өстендә ямчылар кия торган тире бияләй кадәр генә булып йомарланып яткан бәләкәчен ялтыратып ялап куярга да өлгергән иде

Дәвамы киләсе санда