Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Журналның 2 санында Р. Сафаров һәм Л. Леронов хатлары белән тәрҗемә тарында сөйләшү башланып киткән иде. Аннан соңгы саннарда М. Рафиков. Р. Кукушкин. II Арсланов. Р. Юсупов язмалары урнаштырылды. Бу санда сүзне тәрҗемәче Л. Хәмидуллин белән шагыйрь һәм прозаик Ә. Баяйов дәвам итә. Лерон Хәмидуллин: Бүгенге заманда бер генә әдәбият та аралашмый яши алмый. Ул үз ана телендә туган әсәрләрне башка телләргә күчерү мохтаҗлыгы кичергән кебек, үзе дә теге яки бу күләмдә башка халыклар үрнәген тәрҗемә итәргә тиешле Үз-үзенә генә чикләнгән иҗат дөньясының югары уңышка ирешүе мөмкин түгел. Безнең әдәбиятта бу өлкәдә нәрсәләр эшләнгән соң7 Без кемнәрне татар укучысы белән таныштырганбыз да. кемнәр безнең әсәрләребезне үз иткән7 Бу юнәлештә безнең алда тагын нинди бурычлар бар7 Иң әүвәл башкарылган эшне барлыйк Укучыларыбыз кулына 1979 елдан башлап иллегә якын тәрҗемә китап барып ирешкән Әлеге санның яртысын рус совет әдәбияты һәм рус классик язучыларының әсәрләре тәшкил итә Бу чорда без үз ана телебездә Алексей Толстойның «Михнәтле заман һәм Аэлита Николай Остров- скийның -Корыч ничек чыныкты-. Юрий Бондаревның «Кайнар кар» романнарын. Виктор Астафьев. Анатолий Алексин. Владислав Крапивин. Валентин Распутиннарның илкүләм танылган повестьларын. Константин Паустовскийның хикәяләр тупламасын кулыбызга алдык Аларны күренекле тәрҗемәчеләребез Афзал ага Шамов. Кыям Миңлебаев. Яхъя Халитов. Таһир Нурмөхәммәтов һәм башкалар уңышлы тәрҗемә иткәннәр Башка милли әдәбиятлардан унбиш китап татарчалаштырып ган Алар арасында казах язма әдәбиятына нигез салучыларның берсе Абай Конанбаевның иҗади мирасын барлаучы «Абай-, хәзерге заман казах әдипләренең кызыклы сигез повестен туплаган Ак дөя» китаплары, танылган белорус язучысы Василь Быковның СССР Дәүләт премиясе алган ике повестен берләштергән һәйкәл» җыентыгы, белорус Елена Кобец-Филимонованың фашистлар тарафыннан яндырылган Хатынь авылы балалары язмышына багышланган - Хатынь тургайлары» һәм украин язучысы Любовь Коваленконың дәһшәтле сугыш көннәрендә ике яшүсмернең язмышын тасвирлаучы -Кәләш- повестьлары бар. Бик үк тулы булмаган шушы исемлектән күренгәнчә, тормышның төрле заманын. төрле катламын чагылдырган шактый гына кызыклы әсәрләр татарчалашты- рылган икән Бигрәк тә сугыш темасы, сугыш алып килгән фаҗига-авырлыкларны тасвир итүче әсәрләр бу исемлектә беренчелекне алып торганлыгы күзгә ташлана Кайнар кар- «Талау», -һәйкәлОнытма гомергә». «Хатынь тургайлары». «Кәләш». Ак дөя» — боларның барысы да канлы сугышны тасвирлауга, шул сугыш алып килгән авырлыкларны сурәтләүгә багышланган бик гыйбрәтле китаплар. Җиңүнең кырык еллыгына багышлап чыгарылган күләмле -Рәхмәт сиңа, солдатҗыентыгына утыз тугыз авторның берәр әсәре тупланган Бу авторларның күпчелеге — сугышны үз күзе белән күргән, корал тотып утка кергән кешеләр яисә алгы сызыкта еш булган язучылар, журналистлар Инде үз әдәбиятыбыз республикадан читтә ничёк тарала соң7 Шушы ук дәвердә татар язучыларының әсәрләре кайлар- да басылган, ниндирәк әйберләр сайлап алынган7 Иң элек шунысы күзгә ташлана — татар китаплары Мәскәү белән Ташкентта. рус һәм үзбәк телләрендә иң күп чыккан икән Мәскәү һәм Ленинград нәшриятларының безнең әдәбиятка игътибары аңлашыла Бу чорда безнең Г Тукай. Г. Ибраһимов. М Гафури. М Җәлил. Г Бәширов. С Хәким. Ә Еники. 3 Нури. Г Ахунов. А Гыйләҗев. М Мәһдиев. Э Касыймов. М Хәбибуллин. Р Фәйзул- лий һәм башка язучыларыбызның берәр- икешәр китабы башкалада дөнья күргән, бөтен илгә таралган Ә башка республикаларда башка телләрдә (чит илдә чыкканнарын исәпкә алмыйча) тагын утыз алты җыентык басылган Әйткәнемчә, аларның иң күпчелеге — җиде китап — үзбәк телендә -сөйләшү» бәхетенә ирешкән Кызганычка каршы, бу дәвердә бездә бер генә үзбәк китабы да дөнья күрә алмады 1986 елда Ташкентта тагын әле Габдулла Тукайның • Сайланма -»сәрләр»ен чыгарырга планлаштыралар Үзбәкләрдән кала безнең әдәбиятны ка- захлар — биш. каракалпак һәм украиннар дүртәр тапкыр, белоруслар — өч. әзербәй- жан. башкорт, чуваш, молдаван, кыргызлар икешәр мәртәбә тәрҗемә итеп бастырганнар Шул телләрдә укучылар кулына безнең нинди әсәрләребез юл яра соң? Бу җәһәттән беренчелекне, әлбәттә. Муса Җәлил иҗаты алып тора Рафаэль Моста- финның Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган әсәрләре өч тапкыр басылып чыкты Башкорт, төркмән. үзбәк телләрендә Самат Шакир әсәрләре, украин һәм молдаван телләрендә Җәвад Тәрҗемановның •Шуктуган» әкияте дөнья күрде Арада берничә күмәк җыентык та бар казахча «Татар повестьлары», үзбәк һәм каракалпак телендә хикәя җыентыклары украин һәм каракалпак телләрендә татар шигърияте тупланмалары нигездә уңышлы тәрҗемә ителеп, яхшы сыйфат белән чыктылар Уик ргә кирәк, бу күмәк җыентыкларны ул республикаларга тәкъдим итү өчен безнең Язучылар союзының идарәсе дә байтак эш башкарган иде Республикабызда яшәп русча язган авторларның китапларын татарчалаштыру хакында бер-ике сүз әйтми ярамас Геннадий Паушкинның сугыш күренешләрен чагылдырган Кайтыгыз, ләкләкләр- повестен прозаик Ә Баянов. Зөфәр Фәт- хетдиновның Ачылган серләр исемле маҗаралы повестен Р Сабиров. Марсель Зариповның Үзеңнеке — үзәктә^ китабын Я. Халитов тәрҗемә итте. Шушы ук дәвердә танылган драматург Диас Вәли- евнең сигез пьесасы ике китапка бүленеп «Язмышның чарасы бер генә» һәм «Әгәр үзеңә хыянәт итсәң» исемнәре белән басылып чыктылар Димәк, безнең республикада тәрҗемәнең ике юнәлешендә дә байтак эш башкарылган икән Бик күп үзенчәлекле әсәрләрне татарчалаштыру нәтиҗәсендә татар әдәбияты шактый баеган, тирән эчтәлекле һәм кыйммәтле рухи азык алган Әйтик. Бөек Ватан сугышына багышланган күпчелек повесть һәм хикәяләрне. Ю Бондаревның Сталинград төбәгендә каты бәрелешләрне кырыс чынбарлыгы белән бик реаль сурәтләгән - Кайнар кар» романын мин үзебезнең әдәбиятны баетучы шул төр әсәрләр рәтенә кертәм Үзебездә дә сугыш хәлләрен яхшы белгән, аны үз җилкәсендә татыган әдипләрнең ишле генә булуына һәм кырык ел дәвамында «Кызыл Йолдыз- Газинур Мәңгелек кеше» (Г Әп- сәләмов). Яшәү белән үлем арасында». «Җимерелгән бастион- (Н Дәүли). һәркемнең гомере бер генә-- (X Камалов) кебек роман, повесть, хикәяләр язылуга да карамастан, әлеге тәрҗемә әсәрләре дә безнең әдәбиятка бик кирәк Алар тематиканы тулыландыра төшәләр, укучының офыкларын киңәйтәләр Шундый ук хәлне яшь буынга, яшүсмерләр һәм мәктәп укучыларына атап язылган әсәрләрдә күрәсең Бу чорда тәрҗәмәче-әдипләр иҗаты аша Анатолий Алексинның «Шалтыратыгыз д.> килегез», Альберт Лихановның Минем генералым» Владислав Крапивинның Баһадир шлемы , Евгений Носовның Ике дус». Виктор Астафьевның - Бәхилләшү . чит ил язучылары Александр Дюманың Өч мушкетер». Жюль Вернның Серле утрау . Этиль Войничның «Кигәвенкебек роман һәм повестьлары исәбенә балалар әдәбияты тагын да үстерелде. Безнең Рәис Даутов. Яхъя Халитов. Кыям Миңлебаев. Таһир Нурмөхәмматов. Фәния Гайнановалар кебек утызар еллык тәҗрибә туплаган оста тәрҗемәчеләребез бар Әмма бу эштә бер проблема да яши: милли телләрне белүче әдипләр бетеп бара диярлек Әүвәл бездә каАах. үзбәк ише тугандаш телләрне яхшы үзләштергән олы буын вәкилләре булган Шагыйрь Шәрәф Мөдәррис әнә инглиз һәм чуваш телләрен яхшы белгән, К. Ивановның «Нарс- пи» поэмасын һәм В Шекспир сонетларын оригиналдан тәрҗемә итеп калдырган Андый белгечләр хәзер сирәгәеп бара Байтак кына союздаш республикаларда тәрҗемә эшенең бу проблемаларын уңай хәл итү мисаллары бар Әйтик. Грузия. Латвия. Украина. Белоруссия оешмаларында илебез халыклары телен өйрәнүне оештыралар. аерым әдәбиятлар белән аралашырдай махсус белгеч-кадрларны хәзерлиләр Безгә дә бу хакта уйлана башларга вакыт Тәрҗемә эшендәге уңышларыбыз күз алдында Ә җитешсезлекләр бармы соң’ Алар нидән гыйбарәт’ Элекке елларда тәрҗемә ителәчәк әсәрләрне сайлап алуда талымсызлык күзгә бик ташлана иде Бүген инде теләсә кемне түгел, бары тик үз әдәбиятыбыз югарылыгында торган үрнәк әсәрләрне генә беренче чиратта бастыру хаҗәте туды Узган биш еллыкта бу таләп нигездә үтәлгән, очраклы авторларга. әһәмияте шикле роман, повестьларга мәйдан бирелмәгән диярлек Тәрҗемәнең сыйфаты да уңай якка нык үзгәрде. Яшь тәрҗемәчеләр дә иң элек осталары күзәтүендә тәҗрибә чорын үтәләр Әйе. тәрҗемә дә — әдәбиятыбызның бер мөһим тармагы Аңа караш һәм таләпләр шулай ук югары булырга тиеш. Нинди әсәр тәрҗемә ителергә тиешлеген сайлаганда да. ул эшне кемгә тапшырырга кирәклеген уйлаганда да китап нәшрияты белән Язучылар союзы киңәшеп эшләргә бурычлылар Шуны истә тотып узган ел бу ике оешма вәкилләре киләчәк ун елда татарчалаштырылырга фараз ителгән автор һәм әсәрләр исемлеген төзеделәр. Димәк, киләчәктә очраклы әсәрләр гомумән дә дөнья күрмәс дип ышанырга була Әхсән Баянов: 1. Теге яки бу әсәрне бүтән телгә тәрҗемә иткәндә, иң мөһиме — әсәрнең настроениесен. рухын, кичерешләр тирәнлеген тулы һәм дөрес җиткерү дип исәплим Тышкы калыбы сакланып та. әсәрнең җаны исән калмаса. тәрҗемәдә мәгънә юк Миңа сүзләр түгел тойгылар тәрҗемәсе кирәк Әлбәттә, форманы, эчтәлекне, милли колоритны төгәл саклауның максатка ирешүдә хәлиткеч чара икәнләген дә. шуңа өстәп шигырьдә строфалар, ритмика, инструментовка (авазлар, сүзләр яңгырашы), авторның шәхси стиле, конкрет әсәрнең стиле һ. б. үзенчәлекләре саклануын да истә тотарга туры килә Ләкин шушы чаралар белән, техник алымнар белән коралланган оста, әсәрне тәрҗемә иткәндә, автор кебек үк әсәрләнсә генә тәрҗемә икенче телдәге сәнгать фактына әверелә һәм тере организм сыйфатында яши ала Монысы теориядә, идеалда Практикада хәл катлаулырак Монда табигыйлек хакына. табышлар бәрабәренә, гадәттә, тел аермасы аркасында килеп чыга торган югалтулар белән килешергә тиеш булабьЬ 2. Тәрҗемә ителә торган әсәрне оригиналда укый алу—бәхәтле сыйфат, ә халыкның тарихын, культурасын аңлап эш итү — мәҗбүри шарт Ләкин телне белеп тәрҗемә итүчеләр һич тә җитәрлек түгел Шуның аркасында подстрочник ярдәменә мохтаҗлык туа. Бу инде законлы рәвешкә кергән хәл Киресенчә, подстрочниктан файдаланмау хәзер җитди кимчелек булып тора Хәлбуки бездә бер телгә тәрҗемә ителгәнне (башлыча русчага тәрҗемә ителгәнне) кабат икенче телгә тәрҗемә итү кебек җавапсызлык яшәп килә Хуҗа Насретдинча — шулпасының шулпасы килеп чыга һәм икенче төрле әйткәндә, тәрҗемә профессиональ дәрәҗәгә күтәрелә алмый Һәвәскәрлек бигрәк тә башка халыклар әсәрләренең үзебезнең телгә тәрҗемә ителешендә озакка сузылды Бу практикага чик куярга бик вакыт, чөнки бит материалны тиешле дәрәҗәдә белгән хәлдә генә осталык турында сөйләргә мөмкин Һөнәрнең тиешле дәрәҗәдә үзләштерелгән булуы күнегүләргә генә кайтып калмыйча. тәрҗемәченең эрудициясен дә эченә ала Аларны берберсеннән аеру мөмкин түгел Шул ук вакытта бу ике шарт берлеге дә бөтен нәрсәне берьюлы хәл итә торган кодрәт түгел Чөнки ахыр чиктә әсәргә җанны ни өрә7 Талант Хәлебез тәрҗемәләр азлыгыннан әллә ни зарланырлык булмаса да. тере характерларның, темпераментлы әсәрләрнең аз булуы хакында еш әйтергә туры килә. 3 Идеалда тәрҗемә оригиналның бөтен байлыгын биреп бетерергә тиеш Ләкин чынлыкта тәрҗемә барыбер оригиналның үзе түгел бит Кайбер югалтулар котылгысыз Ләкин компенсациягә ирешел- гән очракта отылыш булмый диярлек Художество кыйммәтенә ия хәлдә тәрҗемәгә бирелми торган проза әсәре була алмый Ә шигырьләр байтак очрый Милли телдә яңгыраш матурлыгына гына кайтып калган риторик әсәрләр (һәм шагыйрьләр) башка телгә авыр күчә Тәрҗемә еш кына укучыны алдау. Фәрхетдинне Фәтхетдин дип тәкъдим итү булып чыга. Андый әсәрләрне тәрҗемә итмәү хәерлерәк 4 Оригиналдан тәрҗемә итү иң табигый һәм хаклы таләп булса да. тормыш моны башкачарак хәл итә Оригиналдан начар тәрҗемә ителгән әсәргә караганда, подстрочник ярдәмендә талантлы эшләнгән тәрҗемә кадерлерәк. Димәк, өстенлек ысулга түгел, нәтиҗәгә бирелә 5. Подстрочниклар ясау проблемага әйләнде Подстрочник осталары соңгы елларда нык азайды Икенчедән, кызыклы хәл үзебез союз аренасына чыгуны активлаштыру. системага кертү хакында шаулашабыз. ә шул ук вакытта подстрочниклар өчен түләүне туктатабыз Димәк бу мәсьәләдә сүз бүтән аспектта барырга тиеш була. Тәрҗемә —иҗади эш. Ләкин ул да. иң беренче чиратта, материаль җирлеккә бәйле булып кала. 6 Подстрочник ясаучы да. шигырьне калыпка кертүче дә чын тәрҗемәче түгел Подстрочник фикер генә бирә, калыпка салу да шуннан ары уза алмый Чын тәрҗемә — әсәрне икенче телдә терелтү дигән сүз. 7 Кызганыч, классиканы русчага тәрҗемә итү һаман башланыш хәлендә таптана бирә Әсәрләрне башка халыкларга классик дәрәҗәдә җиткерерлек тәрҗемә табу кыен Булганнарын тәртипкә китерәсе. булмаганнарын булдырасы бар Бу зур бурычны чираттагы әңгәмә белән генә хәл итә алмабыз кебек Оештыру чаралары көтик. 8 Бүгенге шагыйрьләрнең русча чыккан китаплары белән дә эш шулайрак тора. Сыйфатка бер генә сүз белән бәя бирү мөмкин түгел Хәл катлаулы, чуар Әйбәт китаплар күренә, урта кул дигәннәре һәм чыкмаска тиешләре дә чыккалый Ләкин система һаман сизелми. 9 Проза китаплары хакында да шуны гына әйтә алам 10 Мөмкинлекләр'' Алар чикләнмәгән Ләкин аларны тормышка ашыру өчен куп кенә практик мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк әле.